Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ ТӘКЪДИМЕ БЕЛӘН Моннан оч ел элек, Татарстан Республикасы Президенты М. Шаймиев тәкъдиме белән, элекке совет киңлегендәге низагьлы хәлләрне жайга салу буенча Гаагада (Нидерланд корольлеге) консультатив «Түгәрәк өстәл оешкан иде. 23—24 май көннәрендә биредә, Тынычлык сараенда, «Түгәрәк өстәл»нең чираттагы өченче сессиясе булды. Анда Россия Федерациясе белән Ичкерия Чечен Республикасы (ИЧР) арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу мәсьәләләре каралды. Әлеге сессия Татарстан Республикасы белән Ичкерия Чечен Республикасы арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы Шартнамәгә кул куелганнан сон ике көн үткәч һәм Мәскәүдә РФ белән ИЧР арасында Тынычлык һәм үзара мөнәсәбәтләр принциплары турындагы Шартнамәгә кул куелганнан соң ун көн үткәч үткәрелде. Россия һәм чит ил сәясәтчеләреэкспертлары Мәскәүдә «теләсә кайсы бәхәсле мәсьәләне хәл иткәндә көч кулланудан яисә көч куллану белән янаудан мәңгелеккә баш тартырга» дип килешүне канәгатьләнү белән билгеләп үттеләр. «Гаага инициативасы» дигән консультатив «Түгәрәк өстәл», уртак килешү белән кабул ителгән Белдерүгә, Мәскәүдә кул куелган Шартнамәгә бәя биреп, аны тынычлык һәм үзара аңлашуга ирешү өчен төп документ итеп саный. Өченче сессия утырышында Чечня икътисадын торгызуга барлык чаралар белән һәм һәрьяклап тотрыклы ярдәм итәргә, Кавказ төбәгендә тынычлык, иминлек һәм тотрыклылыкиың нәтиҗәле механизмын эшләргә, үзара мөнәсәбәтләрне алга таба тагын да үстерү өчен РФ белән ИЧР арасында сөйләшүләр процессын дәвам итәргә кирәк, дигән мөһим карарларга киленде. Сессия эшендә ТР Президенты М Шаймиев, ИЧР вице-президенты В. Асланов, Ингушетия Президенты Р Аушев. РФ Президенты киңәшчесе Э Пайн. РФ Иминлек Советы секретаре урынбасары Б. Березовский. чит ил сәясәтчеләреэкспертлары катнашты. БАТЫРЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ 7 июльдә Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев Арча районының Ка- занбаш авылына килеп, биредәге «Известия» күмәк хуҗалыгында озак еллар рәис булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиевны 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, бүләкләр бирде. 8 июльдә исә ул Казан Кремлендәге резиденциясендә Советлар Союзы Герое — легендар очучы, капитан Михаил Девятаевны кабул итте һәм ана, 80 яшьлек юбилее белән котлап, Татарстан Республикасының Мактау Грамотасын тапшырды һәм исемле сәгать бүләк итте. МӘСКӘҮ САБАНТУЕНДА Мәскәүдә һәр елны июль аеның беренче якшәмбесендә Сабантуй үткәрелә. Быел да ул 6 июль көнне Измайлов паркында зур оешканлык, рухи күтәренкелек белән узды. Әлеге олуг бәйрәмгә Татарстан белән Башкортостаннан, Түбән Новгород белән Пензадан, гомумән, Россиянен, БДБ илләренең күп кенә төбәкләреннән бихисап кунаклар килгән иде. Сабантуйны ачу тантанасында Россиянен Үзәк Европа өлеше һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзараты рәисе, Мәскәү Җәмигь мәчете имамхатибы Равил хәзрәт Гайнетдин. Россия һәм БДБнын Европа өлеше мөселманнары Диния нәзараты рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәренең вице-мэры Рәшит Фәсхетди- нов. Мәскәү хакимияте вәкиле Игорь Пономарев һ б. чыгыш ясады Сабантуйда спортның күп кенә төрләре буенча мавыктыргыч бәйгеләр үткәрелде, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Казан һәм Чаллы сәүдә оешмалары милли ризыкларны, һәртөрле сувенирларны күпләп алып килгән иде Татарстан сәнгать осталарының чыгышларын да тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. ХАЛЫК ШАГЫЙРЕНӘ БАГЫШЛАП Татарстан Республикасының Мәскәүдәге даими вәкиллеге конференцияләр залында Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимне искә алу кичәсе үткәрде. Аны әлеге вәкиллек һәм Татар «ПЕН-клубы» бергәләп оештырган иде. Әлеге кичәдә «ПЕН-клуб»- нын тышкы элемтәләр сәркатибе Вахит Юныс, шагыйрьнең улы — күренекле галим- сәясәтчс Рафаэль Хәкимов. тәрҗемәче Венера Вәлиева, язучы-академик Азат Әхмәдул- лин катнашты. ТӨРКИ ӘДӘБИЯТЧЫЛАРЫ КИҢӘШӘ Мәгълүм булганча. Төркиянең Ататөрк культур, тел һәм Тарих институты. Ататөрк культур Мәркәзе җитәкчелегендә, төрек телендә 30 томлык (һәрберсе 600 биттән гыйбарәт!) «Төрки дөньясы әдәбиятлар тарихы» хезмәте хәзерләнә. Аның 13 томын әдәбият тарихы, 8 ен — антология, 5 томын энциклопедик белешмә, 4 томын әдәбият белеме сүзлеге тәшкил итәчәк. Әлеге олуг хезмәтне язуда, терек галимнәре белән бер- рәттән, башка төрки мәмләкәтләрнең һәм җөмһүриятләрнең (шул исәптән Татарстанның да) күренекле әдәбиятчылары катнаша «Торки дөньясы әдәбиятлар тарихы»иа багышлап, 1995 1996 елларда Анкарада ике кинәшмә-симпозиум уздырылган иде инде. Аның оченчссс быел 13—18 ман көннәрендә Ташкентта үткәрелде. Анда «Әдәбиятлар тарихы»н 1997 елның ахырына кадәр язып бетереп, 1999 елда томнарны чыгара башлау турында килешенде. Әлеге халыкара киңәшмәдә Татарстаннан вәкил булып «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы, язучы-академик Хатыйп Миннегулов катнашты һәм чыгышлар ясады. Бер үк вакытта ул Үзбәкстан телевидениесенә дә кызыклы интервьюлар бирде ЕРАК АРАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТЫП Калмыкия Республикасының халык шагыйре Давыт Көгелтиновка 75 яшь тулуга багышлап, Элиста шәһәрендә үткәрелгән тантаналарда Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, язучыакадемик Флүн Мусин һәм танылган шагыйрь «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Зиннур Мансуров та катнаштылар һәм чыгыш ясадылар Алар, кочле алкышлар астында, юбилярга Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиевның котлау сүзләрен ирештерделәр һәм аңа Сөембикә манарасы сурәте төшерелгән келәм белән исемле сәгать тапшырдылар НӘШРИЯТ КОНГРЕССКА Татарстан китап нәшрияты, II Бөтендөнья татар конгрессын каршылап, байтак кына китаплар бастырып чыгарды Алар арасында Р Фәхретдиновнын «Казан ханнары», Г. Батталнын «Казан төркиләре», Я Гришинның «Польсколитовские татары», С Алишевның «Казань и Москва межгосударственные отношения в XV XVI веках», Г. Исхакыйнын «Остазбикэ». Г Гыйльмановныц «Татар мифлары» исе мле хезмәтләре бар 1552 елда Казанны дошманнан саклаганда шәһит киткән Кол Шәрифнең «И күңел, бу дөньядыр » дип исемләнгән шигъри җыентыгы һәм Б Урман- ченын мәдәният-сәнгать әһелләренә багы шланган зиннәтле альбомы да конгресс ку - наклары күңеленә хуш килерлек ител эшләнгән ТУГАНДАШ БАШКОРТОСТАН ҖИРЕНДО БАШКОРТОСТАН ТАТАРЛАРЫ КОРЫЛТАЕ 28 июнь конне Уфада Башкортостан Республикасында яшәүче татарларның (ә алар биредә барлыгы 1 миллион 120 мен кеше исәпләнә) беренче зур җыены булды. Әлеге корылтайда Татарстаннан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ренат Харисов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Аның составында ТР Президенты киңәшчесе Рафаэль Хакимов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәнсе урынбасары Римзил Вәлиев, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники, шагыйрь Госман Садә бар иде Башкортостан татарлары корылтаенда әлеге тугандаш Республиканың мөхтәрәм Президенты Мортаза Рахимовның, БР Дәүләт Җыелышы Рәисе Михаил Зайцевның катнашулары һәм чыгыш ясаулары җыенның абруен тагын да күтәрде. Корылтай бик күп мәсьәләләрне хәл итте, республикада яшәүче татарларның киләчәк үсеш юлын билгеләде Башкортостанда дәүләт теленең өчәү башкорт, татар һәм рус телләрендә булачагы турында килешенде. Җыен II Бөтендөнья татар конгрессына 35 делегат сайлады Икенче көнне Казан кунаклары атаклы әдип Галимҗан Ибраһимовнын туган җирендә булдылар, аның корылтай алдыннан гына ачылган музее белән таныштылар. Әдәбиятыбыз аксакалы Әмирхан ага Еникинең туган төбәгендә Дәүләкән районында булу да күңелләрдә онытылмаслык якты тәхирләр калдырды ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ НЫГЫЙ Моннан берничә ел хтек Башкортостан белән Татарстан арасында үзара хезмәттәшлек турында Шартнамә төзелгән иде Ул уңышлы төстә тормышка ашырыла Бу өлкәдә һәр ике республиканың да мәгълүмат һәм матбугат министрлыклары (җитәкчеләре Галим Хисамов. Ислам Әхмәтжанов) нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтәләр. Шуның бер матур чагылышы буларак. 14 20 июль көннәрендә Башкортостанда «Татар һәм башкорт әдәбиятлары көннәре» булып узды «Әдәбиятлар дуслыгы халыклар дуслыгы» девизы астында үткән бу бәйрәмдә Татарстаннан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, танылган шагыйрь Равил Фәйзуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры Харис Әшрәфҗанов, Башкортостан ягыннан исә әлеге республиканың китап нәшрияты директоры Кадим Аралбаев, күренекле шагыйрь Абдулхак Игебаевлар катнашты Тугандаш ике халык вәкилләреннән торган делегация Баймак районында, Снбай шәһәрендә, атаклы Темәс һәм Юлык авылларында булдылар, дистәләрчә очрашуларда катнаштылар Язучылар Чнләбе өлкәсе территориясендә урнашкан борынгы Аркаим мемориаль шәһәрчегенә дә сәяхәт кылдылар Г. ИБРАҺИМОВ КУНАККА ДӘШТЕ Боек әдип һәм җәмәгать эшлеклесс Галимҗан Ибраһимовнын тууына 110 ел тулган көннәрдә, Башкортостан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Равил Бикбаев җитәкчелегендә бер төркем каләм әһелләре әлеге республиканың Авыргаты районы үзәгендә һәм Солтанморат авылында әдәби очрашулар үткәрде Аннары тантаналар Уфада дәвам нгтерелде. Әлеге чараларда Татарстан нан «Мәдәни җомга» газетасының баш мо- хәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров та катнашты һәм Г Ибраһимов турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Казан кунагы шулай ук Башкортостан телевидениесе аша да чыгыш ясады. ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ 24—27 июньдә Башкортостан Республикасында "Татар яшьләре көннәре» үткәрелде. Аны, "Азатлык» татар яшьләре берлегенең Уфа филиалы белән бергә, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты оештырган иде Татар яшьләре җыенына Башкортостанның 20 ләп районыннан. Чаллыдан. Казаннан, Самарадан да байтак делегатлар килгән иде Җыенда үсеп килүче яшь буын алдында торган үтә мөһим көнүзәк мәсьәләләр татар гимназияләре, милли мәдәният йортлары ачу, үз ана телебездә төрле дәреслекләр нәшер итү кебек проблемаларны чишү юллары турында сүз барды. КҮРШЕЛӘРДӘ КУНАКТА Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары тугандаш Башкортостанда гастрольләрдә булып кайттылар Татарстан кунаклары Уфа тамашачыларына күренекле драматурглардан Г. Камал. Ф Бүләков. Н Гаетбаев һ б әсәрләре буенча куелган спектакльләр күрсәттеләр. Спектакльләрдә иң оста уйнаучы актерлардан Роза Салихова белән Фоат Зари- повка ('Башкортостан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. ЯКТАШЛЫК ҖӘМГЫЯТЬЛӘРЕНДӘ Башкортостан Республикасының Янаул районында туып, бүгенге көндә Татарстан башкаласында гомер кичерүчеләр, үзара берләшеп, якташлык җәмгыятенә нигез салдылар. Җәмгыятьнең президенты игеп, бертавыштан, Татарстанның халык шагыйре. күренекле драматург Илдар Юзеев сайланды Вицепрезидентлар итеп «Тат нефтепродукт» холдинг компаниясенең техник директоры Замфир Закиров, Казан дәүләт педагогия университеты проректоры Фираз Харисов, Татарстан радиосының баш мөхәррире урынбасары Рәзин Нуруллин расланды Күренекле юрист Назим Сафин «Янаул» фонды рәисе итеп билгеләнде. Татарстан Язучылар берлеге бинасында Казанда яшәүче мамадышлыларның якташлык җәмгыятен оештыру җыелышы булды. Җәмгыятьнең президенты итеп ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан халык депутаты Ринат Мөхәммәдиев, вице-президентлар итеп республикабызның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Мансур Абдуллин, Казан дәүләт педагогия университетының музыка сәнгате факультеты доценты. Татарстанның халык артисты Мингол Галиев. "Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, язучы Шаһинур Мо- стафнн, оешманың сәркатибе итеп «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Люция Фаршатова сайланды Мамадышлыларның Мәскәүдәге вәкиле итеп язучы һәм журналист «Азатлык» радиосының Россия башкаласындагы хәбәрчесе Нәзифә Каримова билгеләнде Киләчәктә «Мамадыш якташлыгы» җәм(ыяте филиалларын башка төбәкләрдә оештыру да күздә тотыла. Хәбәрләшү өчен адрес: 420012, Казан шәһәре, X. Мөштәри урамы, 14 нче йорт. Телефон: 36-97-71. КОТЛЫЙБЫЗ! Башкортостан Республикасы Президенты М Рәхимов Указы нигезендә, танылган шагыйрь һәм драматург Әш ам Касыйм улы А|набаевка Башкортостан Республикасының халык шагыйре» дигән мәртәбәле исем бирелде. Ошбу Указ әлеге җөмһүрияттә яшәүче татарлар корылтае алдыннан игълан ителде Татарстан Республикасы Президенты М. Шаймиев Указы белән, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты әйдәүче гыйльми хезмәткәре күренекле тарих- чы-археолог Ранкл Габдрахман улы Фәхрет- днновка «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде Музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Фәйзрахманов Айдар Фәтхерахман улына «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде