Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИР ҖАНЫНДА —НИ БУЛМАС!

Зәет ага Мәҗитов—күпләребезнең университет буенча укытучысы, остазы. Әйе. озак еллар буена татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты булды ул. кырык елга якын вакыт аралыгында университетта сабак алып, әдәбиятка килгән берничә буын язучылар—аның шәкертләре Бигрәк тә шагыйрьләр. Тыйнак, тыштан бик тыныч күренгән, хәтта юаш кебегрәк Зәет агадан әдәбият теориясе, фольклор. Бөек Ватан сугышы чоры татар поэзиясе буенча байтак мәгълүматлар алган кеше без! Бигрәк тә Фатих Кәрим шигърияте турында ялкынланып, гашыйкларча дәрт белән сөйләгәне хәтердә. Шулай булмыйча' Актаныш районының Иске Айман авылында туып үскән. Пучы мәктәбендә (Нур Баян кебек якташ шагыйре белән горурланып') укыган, аннары университетта белем алганда үзенең шигырьләре матбугатта күренә башлаган Зәет Мәҗитов аспирантурага калдырылгач та. диссертация темасын «Фатих Кәрим поэзиясе* дип ала: 1955 елда аны яклап, филология фәннәре кандидаты исемен алгач та. шул темага, шул чор шигъриятенә тугры кала (1954 һәм 1979—1981 елларда, ике тапкыр Фатих Кәримнең «Сайланма әсәрләреянең өч томлыгын чыгаруы гына күпне сөйли Кереш сүзе генә дә ни тора! Ә искәрмәләр-аңлатмалары?!). «Сугышчан поэзия» исемле китабы (1978) әнә шул мәхәббәт җимеше, үз әтисе кебек үк. сугышта һәлак булган татар яугирләренә багышланган фәнни һәйкәлдер. Бу өлкәдәге хезмәтләре белән безне, булачак шагыйрьләрне дә. югары гражданлык поэзиясе белән тәрбияләгән ләбаса! Аннары, шул елларда Татарстан язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясе җитәкчесе буларак, аның яшьләргә аерым бер кайгыртучанлыгы хәтердә. Җөмләдән. 1965 елда узган язучылар съездында шигърият буенча докладны ул ясады, шунда ул беренче буларак безнең буын шагыйрьләренә киң тукталды (Равил Файзуллин һәм шушы юлларны язучының исемен, зур өметләр баглап вакыйга буларак әйтеп узды), ә инде яшьләр иҗаты һәм ирекле шигырь турында бәхәсләр кузгалгач, матбугатта безнең буын турында рз фикерен әйтеп. «Хәерләре белән үссеннәр» исемле әтрафлы мәкалә язып чыгуы исемдә. Без аңа һаман да рәхмәтлебез Әйе. күп шагыйрьләр, зур исемнәр, пюрле-төрле характерлар. язмышлар, мәхәббәтләр булгандыр — шәкертләре белән күп еллар аралашуында Әмма Зәет агада көнчелек, хөсетлек, тарлык, кинә-үч кебек сыйфатларны беребез дә белми моңа иманым камил, һәр укытучы-остаз кебек үк. «данлы, олуг шәкертләре» фонында ул үзе күмелеп тә калгандыр., тәгаен шулайдыр да ...әмма Зәет ага үзенә, холкына, табигатенә һәм шагыйрьлегенә дә тугры калды Шагыйрьлеге дигәннән 1953 елда «Таңгы җыр» исемле беренче китабын аннан соң уннан артык мәҗмуга бастырып чыгарган (арада «Рәхмәт яусын» (1977). «Чыклы сукмак» (1987) исемле сайланма характердагылары да, «Ярсу Ык» (1966) кебек шигъри повесть та. поэмалар да. җырлар, мәсәлләр, юмор-сатира бәйләмнәрен туплаган китаплары да бар') әдип гомере буе үзен шагыйрь санады, шигырьгә тугры калды, каләмдәшләре өчен сөенде, поэзия мәсьәләләренә багышлап мәкаләләр язды Кыскасы, бүгенге олуг юбилее - 70 яшенә дә ул шагыйрь булып, яңа шигырь бәйләмнәре, бүгенге ил үзгәрешләренә, халык, me t язмышына үзенең актив карашы булган аксакал булып, чын мәгънәсендә татар улы татар булып килде. «Ачулы еллар дәфтәре»ннән дип атала без тәкъдим итә торган шигырьләр.. Әйе. «мәңгелек сер» булган кеше күңелендә, «ир җанында — иярле, йөгәнле ат ятар», дигәннәр. Шагыйрь күңелендә дә ниләр генә булмас! Ә ачылырга, янарга чилли асылына кайта-кайта язарга теләк зур анда. Афәрин. Зәет абый!—дибез.