Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕЛЛАРДАГЫ ЮЛЛАР

Кылганнар йөгерә... «Дала буйлап кылганнар йөгерә...». Ә. Еники Кылганнар йөгерә, кылганнар.. Дулкыннар йөгерә сөрлегеп; (Акъәби йөридер кырларда Ак мамык шәленә төренеп.) Кылганнар йөгерә сөрлегеп. Хәтер - - җил; мәңгелек җил-давыл,— Актара учаклар куызын; Шәфәкъләр — кып-кызыл, кан кебек; Дала — киң; көн — кыска; юл — озын... Җил тузгый учаклар куызын. Офыкта — чатырлар; яна ут,— Учак та җилпенә, тынгысыз; Таң белән—сәфәргә, сәфәргә! Хыял — ук; хис-хәнҗәр — кынысыз. Чатырлар каршында яна ут. Акъәби торгандыр сәхәргә, Җилләрдән көткәндер хәбәр-өн,— Кылганлы кырлардан Ак атта Бер кайтыр Ил кичкән хәләлең. Акъәби көткәндер хәбәр-өн. «Ир-егет җанында ат ята» — Акъәби сүзе бу колакта... Кайсыбыз менәчәк толпарлар Кешниләр тибенеп улакка?! «Ир-егет җанында ат ята». Кылганнар йөгерә, кылганнар... Кырлардан йөгерә сөрлегеп; Акъәби учагы сүнгәнче Булырмы сәхәргә өлгереп?! Дулкыннар йөгерә сөрлегеп. Кылганнар йөгерә... Йөгерә... Сии — бер генә Меңнәр арасында син — бердәнбер. Син бер генә дөнья йөзендә; Бер гомер ул нәрсә?! Мөмкин булса Бирер идем унын, йөзен дә Сиңа гына... Син кайларда хәзер. Җир шарының кайсы төшендә?! Нинди билгеләрдән танып дәшим Очрата калсам төшемдә?! Чәчкәләрең кайда орлык коя. Туфрагына нинди түтәлнең?! Син гөл идең, сеңлем, һичберкайчан Шиңмәс гөле ерак үткәннең. Дуслар, иптәш, таныш, якыннардан Бармы кешең «абый» диярлек?! Син беренче идең, син — бергенә «Сеңлем» итеп башым иярлек. Мәхәббәт Әкиятләр укый идем шашын: «Таһир белән Зөһрә» кыйссасын. Кешеләрдән качып тын бакчада. ...Аһ. Шул чакта ук уйда син булгансың. Агачларга менеп, биеклектән Ерак кырлар түрен күзләдем,— Ачылдылар хозур манзаралар. ...Аһ, Шул чакта ук сине эзләдем. Нинди киң бу дөнья, йөгер, уйна. Яшьлек белми кимлек, тарлыкны: Күге биек, йолдызлары якты. ...Аһ, Белдем шул чак синең барлыкны. Болыннарга чыктык, таңга каршы Көлә-көлә сүтеп тараттың Гөлләр исе сеңгән чәчләреңне ...Аһ. Мин шул чакта сине яраттым. Чыкты җилләр, ышыкладым сине. Кулы каты була ир-атның. Кочагымда килеш сулды гөлләр. ...Аһ, Мин шул чакта сине елаттым. Тынды дөнья, күтәрелде кошлар, Мин аларга төзәп ук аттым, Берсе төште егылып алларыма. ...Аһ, Мин шул чакта сине югалттым. Мин идем ул сыра залларында Бер почмакта оеп утырган,— Яшьләр тулы касә кулларымда. ...Аһ, Мин теләдем сине онтырга. И мәхәббәт! Һәр тән буйлап ага бер агым су, һәр күкрәктә ага бер җырым,— Җанны кап урталай ярып үткән, Телептелеп үткән бер җылым. И мәхәббәт! Шөкер, миндә дә бар Синнән калган шушы бер яран: Аны уйлыймын да — үлеп тереләм. Өр-яңадан туып яңарам Төтеннәре туры чыкканнарның Урау була кайтыр юллары. Дигән иде кырда юлаучы карт. Мин юлымны озак юлладым Ахырысы... Сырындылар сара — Эзләр күмелә, сүнә, югала. Кичәгедән калган хатирәләр Тоныклана бара. Юк алар. Урамнар буш. Койма ярыгыннан Өреп торган әрсез җил генә. Хәбәре юк инде дигән кебек. Иләгендә карлар җилгәрә. Ак төтеннәр чыкмый морҗагыздан. Капкаларга йозак эленгән. Өянкегез моңсу. Ак йөзләре Телем-телем булып теленгән. Төтеннәре туры чыкканнарның Урау була кайтыр юллары. Диде юлаучы карт. Сезгә җиткәч. Хәлсез калды аяк-кулларым. Еллар үтеп, юллар югалса да. Сүтелсә дә гомер сүсенем — Мин эзләрмен синең эзне генә Җырларыма кергән сеңелем! Еллар үтеп, юллар югалса да. Урман Тын Шомлы уфылдый Бары ябалак кына; Югыйсә таң аткан иде бит Әле яңарак кына. Көн туган иде яктырып. Бар җиһан нурда иде; Офыклар көләч Кояш та Иң биек турыла иде. Кай ара инде эңгерләр. Кай ара җитте киче9 Төн куып җитте юлчыны Урманга кергәч. Читен. Сәфәргә чыккан иде ул Моннан мең еллар элек. Сихри атаулар артында Гүзәл балкышлар күреп. Барды да барды, дәштеләр,- Борылып карамады; (Төн. Урман. Байгыш уфылдый Очында караманың.) Алда үр Анда яктылык. Үзәндә күләгәләр. (Күлмәге ертык Юләрлек Гел шулай түләнә лә.) Тан белән юлга. Юллары Чытырман урман аша Уйлый ул Уен биштәрләп. Йокыга урынлаша. Урман. Тын. Авыр уфылдый Бары ябалак кына. Таңнарга ерак Сүнде көн Әле яңарак кына Минем өчен Әкияттәге Шәмшәрифтән гүзәл Утыз йортлы туган Бүләкнең Хәтер томаннары аръягында Торып калган нәүмиз сурәте. Көннәр якты монда. Томаны да Үтә күренмәле, сөт томан; Күпереп тора ястык болытлары Килиманджаро карлары сыман. Таулар бик күп җирдә. Тик аларны Ничек кенә җан аямасын - Газизерәк барыбер Чана шуып үскән Шәех тавы — Авылымның Фудзиямасы. Әйтәсең кайчак: «Тузгыттың Бер дигән тормышымны.» Җимердем хәрәбә өстенә Корылган куышыңны. Өермә... Хәбәр бирсәңме — Күптән юк булыр идем! Хәзер билгесез тарафка Аткан ук кебек инде. Йә пигә сиздермәдең бер Артык йөк икәнемне? Юкса, мин арбам чүмәлеп Киткәнне көттеримме? Шикләнмә тагын юлыма Аркылы басар, диеп. Ябып куелган тәрәзне Вакытсыз кагар, диеп. Курыкма, төшмә хафага. Урынсыз борчуларың. Сиңа да җайсыз түгелдер. ...Мин дә иркен суладым. Сүрелде көннең күзләре, Шым калды әрәмәлек; Җанымда - тегермән ташы ла. Суларга бәрәм әле. Уянсын кошлар, балыклар Тегермән буасында; Таң атса, дөнья кендеген Буардай буласың да... Иске тегермән... Җен кызы Тор да син, үр дә чәчең,— Югыйсә синең урманда Карт дию — ялгыз яшим. (Чикләвекләр кысыр быел,— Төшләрен алды яшен.) Тегермән ташы.. Ватылган,— Суларга бәрәм әле. Ачылсын көннең күзләре. Терелсен әрәмәлек. Бәлки... Бәлки юкка барлык омтылышлар. Бушка бәлкем сөюянулар?! Поезд киткән инде., юллар ябык,— Алда яна кызыл семафор. Йөгереп каршы чыктым... Уты гына Чагылып калды соңгы вагонның; һәм күренеп барды — офыккача — Тәрәзәдән сузылган кулың. Минме соңга калдым, әллә синме Иргә киттең?! Кайда буталыш? Бәлки минем соңгы вокзалымдыр Таныш түгел шушы тукталыш?! Бәлки шулай үзенеке итәр Әрем баскан шушы кыр-үзән?! Без җирнеке барбср күкрәгенә Күкрәк куеп авам йөзтүбән. Мин ятармын олы юл читендә Ерак киңлекләргә күз агып: Килер поездларны каршы алып, Китәрләрен Хәерле юл теләп озатып.