Логотип Казан Утлары
Кыйсса

АХЫРЗАМАН ПӘЙГАМБӘРЕ

Пәйгамбәрлекнең унынчы елы у елда гомерләрен кяферлектә уздырып, якасына үлем ябышкач кына мәңгелек йорты исенә тешерюн вә җәннәткә керергә исәп тоткан бәндәләр эчен бик тә гыйбрәтле вакыйга булды Ул исә Мөхәммәгнсгт агасы Әбу-Талип белән бәйләнгән Китаплар бу хакта болай дип сөйлиләр Адашкан вә туры юлда булган кешеләрнең бар- ч ас ы па гыйбрәт булсын! Әбу-Талип үлем түшәгенә егылды Тәне авырайды, әҗәле якынлаш* каннан-якын л аш ты Корәишләр аның хәлен белергә вә соңгы сүзләрен ишетергә дип. түшәге янына җыелдылар Шунда Әбу-Талип болай диде: Мин инде донья белән бәхилләшү минутларын кичерӘм Шуңа күрә сезгә васыягь игеп әй ген калдырыр сүзләрем бар. Белегез. Мөхәммәт чын мәгънәсендә Аллаһы тәгаләнең колы һәм ул үз белдеге белән генә сезне иманга чакырмый, бу аның Иясенең әмере Мин аның изге бәндә булуына ышанам. Әмма вакытында диненә керә алмадым Аңлагыз, барлык гарәп вә күп халыклар исламга килерләр, аның динен кабул игәрләр Ул барыбер өстен чыгар Аның юлына аркылы төшмәгез, дип. калтыранган тавышы белән нәсыйхәт тәрен әйтте Әмма әй гәнә-г ирәсендәгеләр бар да Мәккә кяфер.тәрс булганлыктан. үртәү кебек бер мескен эшне уйларына кертепме, әллә инде сынау ясапмы Мохоммәт синең энең вә туганың. Җәннәт бакчасыннан сиңа җимешләр вә шәрабләрдән өлеш чыт арыр әле. дип әйттеләр Әбу-Талип ооларнын сүзләрен үзенчә кабул итте һәм арадан бер кемсәне пәйгамбәр янына Йөгерт те. Ахыры Алдагы өлеше журналыбызның 7 ашында чыкты Б Фәрит Яхин — И Мөхәммәт, абзац Әбу-Талип үлем түшәгендә ята, синнән хәер дога өмет итә, аңа җәннәт бакчасыннан бер ашарлык җимеш насыйп ит? — дип, бу бәндә пәйгамбәребезнең каршына килеп баш орды үтенечен бәйнә-бәйнә сөйләде. Әмма Мөхәммәт галәйһис-сәлам бер генә сүз белән дә җавап бирмәде. Күндерелгән кешегә хәбәрсез кайтырга туры килде. Пәйгамбәр җавап бирмәде исә. димәк, имансыз кешегә җәннәт сараеннан бер бөртек җимеш тә вә бер тамчы шәраб дә тәтемәячәк иде. Мөхәммәт галәйһис-сәламнән кайткан кеше шушу хәлне сөйләп бирде. Барчасы да пәйгамбәр шәфкатеннән вә Аллаһы тәгалә ярлыкавыннан мәхрүм булуларын аңладылар. Әмма.. Бу кемсә сүзен сөйләп бетерүгә, Әбу-Талип йортының тупсасыннан пәйгамбәр үзе атлап керде. Бөтен йорт эчен кяфер корәишләрнең тыгызлап торганын күрде, әмма аларнын бер-бер зыян итүеннән куркуны кирәккә санамыйча, түргә узды, Әбу-Талипның янына түшәккә утырды һәм: — Болар барчасы бераз вакытка икебезне генә калдырсыннар, сөйләшер сүзләрем бар,—дип таләп куйды. Әмма корәишләр: Әбу-Талип безнең якыныбыз, аны һич тә калдыра алмыйбыз. Сиңа туган булган кебек ул безгә дә кадерле,— дип киреләнделәр. Шуннан соң Әбу-Талипка карап, Мөхәммәт: - И абыем, барлык теләкләрнең вә өметләрнең кабул кылына торган вакыты иде, Хак тәгаләнең бер-бер кәлимәсен әйт, мин аның алдында сиңа ярлыкау теләрмен вә шәфкатен сорармын,— диде. . — Ул нинди кәлимә соң?—дип сорады Әбу-Талип хәлсез тавыш белән. Аллаһы тәгалә бердәнбер, аннан башка бүтән илаһи зат юк,— дип, Мөхәммәт галәйһис-сәлам кәлимәне Әбу-Талипка җиткерде. Бәндәләр тынсыз калдылар. Үлем тырнагына каба барган Әбу-Талип үз файдасына вә җәннәт эченә керүе өчен генә дә бу сүзләрне әйтер дип өмет иттеләр. Тынлык хөкеме барчасының җилкәсенә авыр таш булып ятты. Әмма ӘбуТалип: — Әгәр дә мин сау-сәламәт кеше булсам һәм дә үлем якасында тормасам, шаһитлар каршысында әйтәм ки, һич тә шикләнүсез динеңне кабул итәр идем. Ә хәзер исә үземнең ялгышканымны танудан тыш һичбер нәрсә әйтә алмыйм. Үлем якасында булуы өчен генә, җәннәткә керергә теләп исламны кабул итте, дип әйтмәсеннәр, шуңа күрә үземне... мәхрүм итәм,— дип белдерде дә бер мөнәҗәт әйтте. Бу мөнәҗәтендә Аллаһы тәгаләгә дан җырлавын вә исламны мактавын башында аңы булганнар аңламый калмадылар... Әбу-Талип вакыйгасыннан соң корәишләр арасында икеләнү хисе хөкем сөрә башлады, йөрәкләре урыннарыннан өзелеп төшкәндәй булды һәм ничек тә иман китерү теләге белән яши башладылар. Исламның юлы киңәйде, иманга килүчеләр арта барды. Риваятьләрдә шулай сөйләнелә ки. Әбу-Талип соңгы сулышында барыбер иманга килде, әмма аның сүзләрен якындагылар ишетә алмады. Ул сүзләр, гүяки, бу дөньялыктан мәңгелек йортка кереп барганда теленә килде, җирдәге тормышы белән бәхилләшү авазы да һәм бакый тормышны сәламләүләре дә аның тарафыннан шушы сүзләр белән әйтелделәр. Мөхәммәт пәйгамбәр агасы Әбу-Талипның үлемен бик авыр кичерде. Җеназасы артыннан елап-сыктап барды. Телендә һаман да Аллаһы тәгаләдән мәрхүм рухына мәрхәмәт үтенү сүзләре булды Рәсүлебез агасын ярлыкауны һәм аны җәннәтле итүне кат-кат сорады. Чөнки Әбу-Талип Һашим кабиләсенең җитәкчесе иде, барлык 1уган-тумача, нәсел-нәсәбе аның әмеренә буйсына, таләбеннән чыкмый, сүзен аяк астына салып таптамый иде. Ул гына да түгел, һәммә корәишләр арасында мөхтәрәм карт саналып, аңа каршы чыгарга һичберәү батырчылык итми һәм хөрмәтеннән ӘбуТалипны мәхрүм калдырмый иде Шуңа күрә дә Мөхәммәт пәйгамбәргә никадәр җәбер-золым юллаган Мәккә кяфсрләре чиктән узып китә алмадылар. Әбу-Талип тәрбиясен күргән вә анын һаман да сөекле туганыннан булган Мөхәммәт шәһәр эчендә яшәп кала алды. Ә агасы вафат булгач, хәлләрнең начар якка үзгәрәчәге көн кебек ачык иде. Пәйгамбәребезнең дога-үтенечләре Аллаһы тәгаләгә килеп иреште һәм Әбу-Талипның җаны җәннәтле ителде. Абыйсының үлемен бик авыр кичергән пәйгамбәргә Җәбраил галәйһис-сәлам бу хакта хәбәр җиткерде, шуннан соң гына рәсүлебезнең бит очыннан соңгы күз яшьләре киптеләр. Гомеренең ахыргы мизгелендә иманга килеп өлгерүе вә Мөхәммәт га- ләйһис-сәламнең катлы-катлы үтенеч догалары аркасында гына ӘбуТалипның рухы җәннәт сараеның ишекләрен ачып керә алды. Әйтерләр ки. иман китерергә бервакытта да соң түгел! Чөнки ӘбуТалип та туксан яшенә кадәр имансыз торды, әмма дөньялыкта яшәгән вакытында яманлыкка караганда яхшылыкны күбрәк кылды вә Мөхәммәт саллаллаһ галәйһис-сәламне тәрбия итүдә үзеннән зур өлеш кертте. Аңлашыла булса кирәк, бары тик шулар аркасында гына Әбу-Талип Аллаһы тәгаләнең мәрхәмәтеннән өлешсез калмады. Абыйсын җирләп кайтканнан сон. Мөхәммәт галәйһис-сәлам өеннән берничә көннәр буена чыкмады. Әбу-Талип рухына вә Ибраһим пәйгамбәргә, ягъни нәсел бабасына атап догалар чыкты. Ходайга үтенечләрен җиткерде. Барчасы кабул булды. Аңа ияреп, мөселманнар вә хәтта кяферләр дә шушы рәвешчә үз бабаларын вә нәсел-нәсәпләрен исләренә төшерделәр, аларның рухына хәер-догада булдылар. Әйтерләр ки. җирдәгеләр бәхете күктәгеләрнең шатлыгы өчен, күктәгеләрнең шатлыгы җирдәтеләрнең бәхете өчен Бу сүз хактыр! Билгеле булсын, кяфер дигәннән, кяферләр дә ике төрле. Бер төрлесен әйтерләр «кяфер инкарь» дип. икенче төрлесен «кяфер жөхуди». диярләр. Ягъни, беренчесе «Аллаһы тәгаләне инкарь игүче кяфер» булса, икенчесе «Аллаһы тәгаләгә ышанып җитмәүче, хәерсез кяфер» була. Беренчеләре исә йөрәкләре вә җан-күңелләре белән Аллаһы тәгаләне танымыйлар, юк дип саныйлар. Аларның телләре Алла исемен әйтүне түбәнлек саный, иманлы кешеләрдән көлү аларның төп шөгыле була. Алар Аллаһы тәгаләнең ярлыкавыннан мәңгегә мәхрүм Мондый кешеләр барчасы да Әбу-Җәһил кебек ксмсәләр «Кяфер җөхүди»ләрнен иманнары янәшәдә генә йөрен, күңелләренә керен ояламаганлыгы билгеле булсын. Бу ксмсәләр җаннары вә йөрәкләре белән Аллаһы тәгаләгә инаналар, аның сыйфатларына вә үзенә тел озайтмыйлар, әмма дә ләкин Аллаһы тәгалә исемен телләре белән әйтеп, аңа дога вә хәер кыла алмыйлар. Җаннары бер төрле уйлап, тәннәре икенче тарафка хәрәкәт итә. Әбу-Талип исә нәкъ шушындый кемсә.тәр- дән иде. Аның җаны вә йөрәге-Аллаһы тәгаләнең барлыгына ышанды, шуңа күрә аның уллары беренче, гәрдән булып иман китерде. Мөхәммәт пәйгамбәрнең яраннарыннан саналдылар Бигрәк тә Гали бине ӘбуТалип хәзрәтләре ислам өчен күп батырлыклар кыл ты. Әмма Әбу-Талип үзе иманга вакытыңда килә алмалы, теле әйләнеп. Хак тәгаләгә бер дога да юлларга хәленнән килмәде Юкса үзе шагыйрь иде Имеш. Мөхәммәткә ияреп, ул бервакыт намазга да тезләнгән иде. җаны белән иман да китергән иде. әмма халык алдына чыгып, изге кәлимәне адәм балалары ишетелерлек итеп кабатлый алмады Шунлыктан кяфер хәлендә калды Җан вә тәннен үзара дошманлыгы да шушындый затларда күренә. Аларның бер ишесе җәннәтле, икенчеләре тәмут кисәүләренә әйләнәләр Барча эш Аллаһы тәгалә әмереннән тора Пәйгамбәрлекнең унынчы елы Мөхәммәт галәйһис-сәлам вә әһеле- ислам өчен зур кайгылы ел булды Югалту тар бер-бер артлы килеп, бәхетсезлек сөремен ислам йөзенә сарылган кебек иттеләр Авыр, бик авыр иде хәлләре. Шуңа күрә до ул елны «каты к «йты вә сагыш елы» дип атадылар, икенче төрле әйткәндә, бу 619 ел «матәм елы» буларак хәтерләрдә калды. Әбу-Талип вафат булганнан соң өч көгг үтүгә, пәйгам- бөребезнең хатыны вә чын мәгънәсендә тормыш вә дин иптәше Хәдичә ханым да гүр иясе булды. Риваятьләрдә шулай хәбәр ителә: Хәдичә ханым авырып түшәккә яткач, пәйгамбәребез һәрвакыт аның янында булды. Әйтте: И хатыным Хәдичә, синең урының җәннәттәдер, ислам хатыннарының иң күркәме вә иң акыллысы син булдың, Мәрьям вә Асия һәм дә Хәува синең кыз карендәшләрең вә көндәшләрең икәнлекне үзен дә җәннәттә белерсең, алар синең исемеңне телләрендә йөртәләр, үзеңне күрү өметендә яшиләр.— дип хәбәр итте. Хәдичә ханым аларның исемнәрен телгә алды. Хак тәгаләгә рәхмәтле булды, сабырлык сорады. Әйтерләр. Мөхәммәт пәйгамбәр мигьраҗга ашкач, җәннәттә ана Мәрьям вә Асияне никях иттеләр. Мәрьям исә Гайсә пәйгамбәрнең әнкәсе, Асия исә Мусаныкы иде. Минем хатыным Хәдичәгә уртаклык булыр,—дип, Мөхәммәт галәйһис-сәлам никяхтан баш тартты. Әмма шунда Хәдичә ханым күренде һәм: Асия белән Мәрьям минем кыз карендәшләрем, шунлыктан алар миңа уртаклыктан була алмый! — дип җавап бирде. Шулай итеп. Мөхәммәткә алар насыйп кылынды. Вакыйгаларны сөйләүчеләр шундый хәбәр китерә. - Җәннәтле булгач, әни үлгәч ник еладың?—дип сорады пәйгамбәребезнең кызы Фатыйма Аны сагынып еладым! -дип җавап бирде әтисе. Хәдичә чын мәгънәсендә сагынырлык зат иде шул. Чөнки ул һәрвакыт иренең кайгы-хәсрәтләрен, уңышларын вә югалтуларын үзенеке кебек кабул итте, һич гә Мөхәммәтне киңәш-табышсыз калдырмады. Балаларына игелекле ана. иренә тугры хатын булды. Анын белән бергә яшәгән чакларында Мөхәммәт галәйһис-сәлам бер генә тапкыр да башка бер яшь хатынга өйләнү вә гашыйк булу хакында сүз әйтмәде, бу турыда күңеленә уй да салмады. Алар арасындагы мәхәббәт Фәрһад вә Ширин, Таһир илә Зөһрә һ. б. тасвири гыйшык ияләренең бетмәс-төкәнмәс кайнар утларыннан да көчлерәк вә шагыйранә бөегрәк иде. Әйтерләр ки, Хәува белән Адәм мәхәббәтеннән кала, дөнья йөзендә Хәдичә белән Мөхәммәтнең гыйшкы иң көчлеләрдән иде. Чөнки аларның бер-берсенә булган сөю хисләреннән тыш күңелләрендә Аллаһы тәгаләгә карата уртак ярату да яшәде, ә бу мәхәббәт исә атаның—балага, баланын анага булган ярату хисе төсле үк чиста вә саф, шул вакытта, үзара ир һәм хатынның да гыйшкын көчәйтә ала торган ут иде ки. ялгышмыйча әйтерләр, аларның бер-берсенә мәхәббәте, Аллаһы тәгаләгә юлланган хисләре белән бергә өртелеп, күкләргә кадәр ашкан һәм гүзәл бер гөл чәчәге I өсле балкыр иде. Хәдичә бай хатын булып, бар табыш-килешен ире Мөхәммәт пәйгамбәрнең дин эшләре өчен салды, мөэминнәрнең тынычлыгы хаҗәтенә сарыф итте. Шуңа да аны «Ислам анасы» дип атадылар. Фараз кылып кына да әй тергә мөмкин, әгәр дә Хәдичә ханым иренә шулкадәр ярдәмнәр күрсәтмәсә, Мөхәммәтнең барлык омтылышлары тагын да зуррак авырлыклар белән генә тормышка ашар иде һәм, бәлки, пәйгамбәр кяфер кабиләләр өстенә вә Мәккәгә бәддога да юллаган булыр иде Мөхәммәт пәйгамбәр Хәдичә киңәше белән Мәккәдән китмәде, корәишләр алдында ачуланышып сүз башламады Түземлек вә сабырлык кебек күркәм сыйфатлары Хәдичә ханым аркасында аның йөзендә нур булып балкыды. Әйтерләр ки, хатыны нинди булса, ире дә шундый! Бу сүзне мәгънә ягыннан тирән ген төшенгән кемсәләр белә, ирне тәрбия-кылган хатыннан да күркәмрәк кешене дөнья йөзендә табып алуы мөмкин түгел. Ул исә бәхет белән бәрабәр бер төшенчәдер. Китапларда шулай язалар, Хәдичә ханым вафат булганда гомере алтмыш биш яшькә таба бара иде. Мөхәммәт пәйгамбәр аның гәүдәсен үз куллары белән гүргә иңдерде, күзләрендә яшь иде. Бары тик Аллаһы тәгалә каршысында ипләргә тиешле эшләре генә анын үзен дә гүр иясе булудан саклап калды. Хәдичә белән аерылышу Мөхәммәт пәйгамбәр өчен бик зур югалту иде Әбу-Талипнын вә Хәдичәнең вафатыннан соң Мөхәммәт пәйгамбәр бик күп елады, күзләреннән аккан кайнар яшьләрен тыя алмады Бик озак кайгыхәсрәт чикте. Ә көннәрдән беркөнне шушындый авыр вакытында аңа корәиштән бер төркем кяферләр очрап, аннан көлә башладылар. Арадан берсе учына туфрак алып, пәйгамбәрнең өстенә сипте, аны мыскыллады. Мөхәммәтне шушы хәлендә кызы Фатыйма күрде, күзләреннән яшь агызып, аның итәкләрен туфрак-тузаннан чистартты Мәккәдә Әбу-Талип агам бар чагында корәишләр миңа кул күтәрергә вә болай мыскылларга кыймый иделәр, хәзер ул да юк. Елама, кызым, Хак тәгалә мине ярдәменнән ташламас һәм тугры юлыннан күндәм баруым өчен тәрбиясеннән аермас, дип. Мөхәммәт пәйгамбәр кызын юатты. Әбу-Талип урынына һашимилар нәселенә Әбу-Ләһәп юлбашчы кылынды. Ул кемсә Әбу-Талипнын зуганы булса да. холкы вә акылы белән аннан бик түбән тора иде. Мөхәммәтнең пәйгамбәрлеген һичбер вакыт өнәмәде, ничек кенә булса да аны үз нәселдәшләреннән аерырга тырышты, гаиләгә төшкән барлык бәхетсезлекләрне Мөхәммәтнең пәйгамбәрлегеннән күрде Бер көнне исә Мөхәммәт галәйһис-сәламгә Әбу-Җәһил очрады һәм аны бик каты итеп орышты да Моңа кадәр сине Әбу-Талип ат аң яклап килде, инде ул да юк, Лат вә Гузза потларым белән ант итеп әйтәмен ки, Мәккә шәһәреннән синең эзеңне корытачакмын' дип янады Бер ксмсә корәишләргә килеп әллә юри, әллә үч кайтарып Әбу-Ләһәп иман кигергән. Мөхәммәт энесенә кушылган, дип хәбәр бирде. Бу сүзне ишетүгә Әбу-Җәһил. барча кяферләрен җыйнаштырып, Әбу-Ләһәп тупсасыннан атлап керде һәм Сине исламга кергән дип сөйлиләр, хак сүзме? дип ачулы йөзен аңарга төбәде Бу хәлнең әлегә кадәр булмаганлыгы хакында Әбу-Ләһәпнен сүзләрен ишеткәч кенә тынычландылар болар Әмма аптыраштан битәр тау кадәр җыелган ачуларын басып бетерә алмадылар. Әбу-Ләһәпне иман кигерергә барыбер барыр дип уйладылар Әбу-Ләһәп исә иман китерергә бер дә ашыкмый иде. Шулай да Мөхәммәт пәйгамбәр белән сөйләшеп карарга уйлады Бәлки. Аллаһы тәталәнең хак юлыннан кире кайтыр вә иске динен гота башлар дип өметләнде, үгетнәсыйхәт кылырга да исәбе юк түгел иде, Мөхәммәт пәйгамбәргә килде, сорады Туганыбыз Әбу-Талип җәннәтле булдымы9 диде Тел гөбе яхшы аңлашылды: кяфер була торып та җәннәткә керергә мөмкиндер ич! Әмма Әбу-Ләһәп бик каты ялгышты. Мөхәммәт пәйгамбәр аның гел төбен бик гиз төшенеп алды һәм Кяфер кешегә җәннәтне өмет итү мөмкин эш түгел, кяферләр тәмуг утында мәңге яначаклар, дип җавап бирде Пәйгамбәрдән бу сүзләрне ишетүгә, корәишләрнең ачулары тагын да кабарды. Гүяки, аларның җәннәттән мәхрүм булуларына Мөхәммәт галәйһиесәлам гаепле иде. гүяки, ул аларны тәмугка мәҗбүри кертә иде Шунлыктан ачу ташларын ахмаклык угында кыздырдылар һәм Мөхәммәт пәйтамбәргә үчләшә вә каныга башладылар Төрле яклап аны кысы- рыкларга вә җәберләргә уйладылар Хәзер инде. Әбу-Талип вә Хәдичәнең вафатыннан сон. Мөхәммәтне яклаучы вә саклахчы туган-тумачасы калмаган төсле булды Мөселманнар әлегә барчасы бергә җәбер вә золым дингезе тчендә калдылар. Әбу-Ләһәп исә Һашим гаиләсен Мөхәммәтне якламаска күндер.» алды Әбу-Җәһилнсн шатлыгы эченә сыймады. әмма шулай тоелды гына, чынлыкта исә бу «бәхете» озакка бармаячак иде. Мәккә шәһәрендә аек акыл иясен очрата алуына шикләнә башлагач. Мөхәммәт галәйһис-сәлам дин карендәше булган Зәйд бине Харис белән каладан читкә таба юл алды. Башта Бәкер бине Ваил кабиләсенә һәм башка бәдәи кабиләләргә төбәп киттеләр. Әмма берсендә дә аларны кабул итмәделәр, сырт йоннарын кабарткан этләр шикелле ырылдап каршыладылар. Хәтта кайберләре аларга ташлар атты. Шундый бер очрашудан соң китеп барганда таш аткан ахмакларның берсе Мөхәммәтнең башына туры китерде. Пәйгамбәр канга буялды Бу кадәр дә кадерсез, бу кадәр дә авыр чаклары һичкайчан булмагандай иде. Алар шушы китүдән Рабига балалары хөкем йөрткән бер уйсулыкоазиска, ягъни бакчага керделәр Мөхәммәт пәйгамбәрнең өмете тәмам киселгән иде. Бер агач төбенә барып утырды. Аяклары канаган вә уңышсызлык авырлыгыннан бәгыре телгәләнгән чагы, нишләсен, теленә аять вә үтенеч килде һәм ул: — И Аллаһы тәгалә, бу кадәр җәбер вә кимсенүләрне дә миңа күрсәттең, аяк табаннарым кан булды, әмма кяферләрне иманга китерә алмадым Сыеныр затым бары син генә. Синнән башка минем яклаучым юк. Син бер нур1 Шул нурың белән барча караңгылыкларны яктырт, бәндәләреңнең күзен ач,— диде. Аның бу сүзләрен Рабига кабиләсенең олугларыннан Гатабә вә Шәйбә ишетеп тордылар, яннарында бер коллары да бар иде. Ул колның исеме Гаддас идс. Дине христиан булганга, аңа Аллаһы тәгалә белән сөйләшкән бу кемсә бик якын тоелды Теге олугларның да тәннәрендә тын гына йөреп торган каннары кайнарланды, күңелләрендә мәрхәмәт хисе уянды һәм алар. Мөхәммәт пәйгамбәргә күрсәтеп, коллары Гаддас- ка ризыктан берәр нәрсә китерергә куштылар. Бу кол дигәннәре бик тә тыңлаучан вә җиренә җиткерүчен булганлыктан, әмерне тиз үтәде. Пәйгамбәргә ризыкларны сиздермичә генә китереп куйды һәм соңыннан аның белән әңгәмә кылды. Аның пәйгамбәр булуын вә җәберзолымнар күрүен белеште. Әйтерләр ки, бу көндә ул кемсәләр иман китерделәр вә исламга керделәр, дип. Мөхәммәт галәйһис-сәламнең авыр вә кайгылы көннәре булганлыктан, аның мөселман таифәсе дә шушындый ук хис-кичерешләр белән яшәде. Әмма шушы вакытта, риваятьләргә караганда, хикмәтле бер вакыйга булды, кырык мең җен исламга килде, иман китерде. Китаплар бу вакыйганы болай дип язалар. . Көннәрдән беркөнне алты җен заты Мәккә яныннан узып бара иделәр, ишеттеләр, Мөхәммәт галәйһис-сәлам дога укып, Аллаһы тәгаләгә дан вә сәламен җиткерә иде Тавышы гаять дәрәҗәдә күркәм вә укыганы җанга ятышлы булганлыктан, бу җеннәр барыр җирләрен оныттылар һәм. рәсүл янына килеп, сүзләренә колак салдылар. Сорадылар: — И адәми зат, бу укыган әйберләрен ни-нәрсә?—диделәр. — Бу -Аллаһы тәгаләдән иңгән Бөек Коръәннең аяте иде. ишеттегез булса кирәк,— дип җавап бирде пәйгамбәр. Риваятьләр, бу вакыйганы кичке якта булды, дип сөйлиләр. Берничә кат сүз алмашканнан соң. җеннәр иман китерделәр һәм үз өсләренә башка җеннәрне дә иманга китерү вә исламга дәгъва кылу бурычын алдылар Шуннан соң барчасы бергә юк та булып, икенче көнне тагын кырык мең җенне алып килделәр. Мөхәммәт галәйһис-сәлам Габдулла бине Мәсгуд белән бергә утыра иде. Пәйгамбәргә вәхи, иңеп, бу кич җеннәрнең иман китерәчә! е хакында хәбәр иреште. Мөхәммәт, якын иптәше Габдулла бине Мәсгудне әйләндереп бер әйләнә-даирә сызды һәм аның эченнән чыкмаска боерды. Шуннан соң догага утырды Ул арада артыннан вә яныннан җеннәр болыт-болыт булып килделәр вә ана ияреп аятьләрне укый башладылар. Габдулла бине Мәсгуд курка калды, пәйгамбәргә бер-бер зыян ясамасыннар, дип борчылды. Әмма Мөхәммәт галәйһис-сәламне күрмәде. Ул исә як-ягына өелешкән җен төркеме эчендә иде Барчасы бердән иман кигерә башладылар. Пәйгамбәрнең нәсыйхәтләрен ишеткәннән соң гына күтәрелделәр вә. төркем-төркем булып, болыт кебек күкләргә оча-оча, юкка чыктылар. Бу вакыйганы Мөхәммәт галәйһис-сәлам үз дусларына сөйләде. Әмма аларның берсе-бер ышанмады һәм дәлил таләп иттеләр. Шунда каршысында үсеп утырган агачка пәйгамбәр төртеп күрсәтте вә аның шаһит булуын белдерде, сүзе хакмы-ялганмы икәнен сорады. Рәсүлнең таләпләрен ишетүгә, агач җиргә кадәр иелде һәм телгә килеп: - Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән хәлләр дөрес, ул, чын мәгънәсендә, Аллаһы тәгаләнең җирдәге илчесе. Аңа җеннәр дә иман китерделәр.— диде. Бу вакыйгага кемнәр ышанды, кемнәр аптырады, кемнәр исә аны игътибар күзеннән читкә куйды. Әмма ләкин безнең көннәр өчен дә хәбәр булсын диярәк, хәдис вә аятьләрдә бу хакта мәгълүмат калды. Пәйгамбәрлекнең унынчы елында булгап вакыйгалардан тагын да бер хикмәтлссе Тафил бине Гомәр Дәүсинең иманга килүе иде. Ул кемсәнә Дәүси кабиләсенең җитәкчесе булып, арада, хөрмәт вә дан тотудан тыш, батыр һәм күркәм кешеләрнең берсе иде. Аның Мәккәгә килүен корәишләр күреп алдылар һәм, янына җыелышып, әңгәмә кордылар. Мөхәмммәг пәйгамбәрдән зарландылар, әйттеләр: Безнең шәһәребездә дуслык, хөрмәт вә тигезлек кебек күркәм сыйфатлар чәчәк ата иде Әмма Мөхәммәт үзен Алланың илчесе дип атап, динебездән көлә башлады Үзенә кешеләрне аударып, аларны безгә каршы котыртты, дип төрле сүзләр белән рәсүлне яманлый башладылар. Аны һәлак итмичә безнең шәһәребездә тынычлык вә иминлек булмас, дип белдерделәр Син аның янына барып, сүзләренә колак сала күрмә, юкса башкаларны үз ягына аударган төсле сине лә саташтырыр, дип нәсыйхәт вә киңәшләрен дә бирделәр. Тафил аларның сүзләренә колак салды, рәсүл янына бармаска булды, Кәгъбәгә таба юнәлде Олуг потларга үзенең ягыннан тиешле хөрмәтләрне күрсәтеп чыгарга уйлады Керде. Анда Мөхәммәт пәйгамбәр дога укып утыра иде. Тафилнен колакларына ирексезлән пәйгамбәрнең сүзләре кереп йөрәген кузгаттылар, акылын сафландырдылар Тафил бине Гомәр: Бүген миңа киңәш биргән вә бу кемсәнәне яманлаган ул кешеләр көнчелек вә ачу белән генә шулай тшләгән булсалар кирәк, чынлыкта һәр адәмнең үз башы үзенә Сүзләре һич тә яманга охшамаган. Аның белән сөйләшеп тә карыйм әле, дип уйлады, әмма пәйгамбәрнең догасын бүлдермичә, тәмамлаганын көтте Мөхәммәт галәйһис-сәлам. намазын укып бетерүгә, үз йортына таба юнәлде. Тафил аның артыннан китте Күңеле курку вә икеләнүләрне белмәде. Пәйгамбәргә ияреп йортына ук керде Йа рәсүл, мин шәһәрдәге корәишләр белән сөйләштем, алар сине яманладылар, синнән зарландылар, сүзләреңә колак салмаска киңәш иттеләр Әмма бу көн сүзләреңне ишеттем, алар күңелемә хуш килделәр. Аңладым, бу ксмсәнәләр сине үчлек игеп вә көнләшеп яманлыйлар икән. Инде лә үз динең хакында миңа мәгълүматыңны бирсәң иде9 дип үтенде шулчак Тафил Пәйг амбәр аңарга шәрит атьтән бераз белем бирде, аятьләрдән берннчәсен укып күрсәтте Минем моңа кадәр бер генә дә бу сурәттә күркәм сүзләрне ишеткәнем булматан иде «Әшһәлү ән лә иләһә и.тләллаһн вә әшһәдү ән Мөхәммәдән рәсүлуллаһи»,— дип, Тафил бине Гомәр Дәүси иман китерде һәм,— и пәйгамбәр, мин кабиләмә кайтам, кабиләмнең исеме Дәүси булып, аларны иманга китерергә рөхсәтеңне бир,—дип үтенде. Шунда Мөхәммәт галәйһис-сәлам аңа иман юлын өйрәтте. Китапларда шулай язылган ки, Тафилның кулында бер янар ут төсле якты нур хасил булды. Аны «иман нуры» дип атадылар. Ул үз кабиләсенә кайтып иреште Башта әткәсе янына керде һәм: • — Мин мөселман булдым, ислам дине алдым, без хәзер бер-беребез белән бер юлдан баручылар вә сәламләшүчеләр түгел инде, дип белдерде. — И улым, син кайсы диндә булсаң, мин дә шул диндә булыйм,— дип. атасы да иман китерде. Аннан соң әнкәсә вә туганнары да, иман китерделәр. Шуннан Тафил бине Гомәр үзенең Дәүси кабиләсенә чыгып сүз әйтте, аларны иманга чакырганда, кайсы иман китерде, әмма күпчелеге батыйль диннәрендә калдылар. Моңа Тафилнең бик каты ачуы чыкты... Пәйгамбәр янына килеп: — Минем кавемемнән бик күпләр иман китермәделәр, динеңне кабул итмәделәр, аларга бәддогаңны юлла? —дип үтенде. Әмма Мөхәммәт галәйһис-сәлам Тафилнең үтенечен кире какты, бары тик: - Дәүси кабиләсенә, Хак тәгаләм, шәфкать-бәхетләреңпе ирештер,— дип сорады. Тафил бине Гомәр, пәйгамбәрнең бу сүзләреннән соң. Мөхәммәтнең никадәр изге вә шәфкатьле кеше булуын аңлап алды һәм җаны- тәне белән аңа хезмәт итә башлады, барлык гомерен изгелек юлына салды. Әйтерләр ки. бу Дәүси кабиләсен, үз заманы җиткәч, Әбу-Бәкер хәзрәтләре барып иманга китерде. Шунда Тафил бине Гомәр дин юлында шәһит китте. ' Хәдичә ханым вафатыннан соң, Мөхәммәт галәйһис-сәламнен йортында эшләрне карар кеше калмады. Пәйгамбәребез үзе бик тә инсафлы кешеләрдән булганлыктан, өс-башын, чәчен-сакалын үзе карый, киемен үзе юа, тузганын үзе ямый иде. Әмма йорт арасына барыбер хатын-кыз кулы кирәк булганлыктан, өйне җыештырырга Госман бине Мәзгуньнең хатыны ХәүләХәким кызы килеп йөри башлады. Көннәрдән беркөнне җае туры килеп: — И Мөхәммәт пәйгамбәребез, синдәй олуг кешебезгә ялгыз тору бер дә әйбәт түгел, сиңа бер күркәм хатын вә киңәшче кирәк,—дип белдерде - Әгәр рөхсәтегез булса, сиңа лаеклы бер хатынны табарбыз. — И Хәүлә, минем хезмәтемә лаек нинди хатын булыр икән? — диде пәйгамбәр. Аның берсе хатын кешедән булыр, икенчесе исә кыз баладан булыр.- диде Хәүлә. — Алар кемнәр?—дип сорады пәйгамбәр. Хагын дигәнем — Сәүдә булыр, кыз дигәнем — Гайшә. Әбу-Бәкер баласы, диде Хәүлә. — Ярый, икесен дә эзлә,—диде Мөхәммәт галәйһис-сәлам. Шушы бурычны өстенә йөкләп, Хәүлә Әбу-Бәкер капкасына килде. Ул вакытта Гайшә әле балигъ булмаган үсмер кыз иде. Үзе бик чибәр иде. Әтисе Әбу-Бәкер исә, Хәүләдән Мөхәммәт пәйгамбәргә кызын никах кылып бирергә мөмкинлек барлыгын ишетүгә, аптырашта калды: Карендәшкә карендәшне бирү дөрес булырмы? дип сорады. — Дин карендәшенә дин карендәшен никах кылу дөрес булыр, кан карендәшенә кан карендәшен никах дөрес булмас.— дип белдерде Хәүлә. Бу сүзләрне ишетүгә, Әбу-Бәкернең йөзе яктырып китте, бәхет аңа ишелеп килә иде, чөнки пәйгамбәр белән туганлашу зур мәртәбә буларак кабул ителде. Әмма бу никахка каршылык килеп туды. Электән Гайшә Моггыйм бине Гуланын малае белән ярәштерелеп куелган иде Әбу-Тали бу хакта Хәүләгә җиткерде, ә ул исә: Моггыйм бүгенге көндә дә кяфер булып кала бирә, мөселман башын белән кяфсргә кызыңны бирерсеңме’ дип сорады Шушы сөйләшүдән соң Әбу-Бәкер Мотгыймга китте. Аны дингә чакырды, иман китерергә кушты. Әмма Мотгыйм ахмаклык юлыннан чытарга җыенмады Шуннан соң Әбу-Бәкер ана үзенең кызын хатынлыкка бирү мөмкин түгеллекне белдерде, үзара төзелгән килешү туктатылды. Пәйгамбәр үзен соратуны ишетүгә. Гайшә бик тә сөенде. Әбу- Бәкер йортына бәхет инде, шатлык тулды. Гайшәне укырта вә язарга өйрәттеләр, пәйгамбәр хатыны булырлык дәрәҗәдә гыйлем бирергә теләделәр, чөнки Гайшә яшь килеш Хәдичә ханым урынына килергә тиеш иде. Хәүлә шуннан сон Сәүдә янына барды Билгеле булсын ки. Сәүдә үзе угыз яшьләрдәге тол хатын булып, Мәккәгә кайткан иле. Беренче Мөслимәләрдән иде Ире. риваятьләргә караганда. Сәкрән бине Гомәр иде. Хәбәш иленә күченеп, шунда яшәделәр Сәкрән анда христиан диненә күчте һәм. озак тормый, вафат булды. Сәүдә исә Мәккәгә кайтып. Хәдичәдән соң пәйгамбәрнең хатыны булырга бик тә теләде Теләге хакында пәйгамбәргә дә ирештерде. Хәүлә шуңа күрә Мөхәммәт галәй- һис-сәламгә аны да хатынлыкка гәкъдим итте, рәсүл әкрам каршы килмәде Әмма Мөхәммәт пәйгамбәр Сәүдәне ярагалмады Яратмыйча никахка керү дөрес булмаганлыктан. пәйгамбәр галак әйтте Шунда Сәүдәнең күзләре канлы яшь белән тулдылар Ул үзенең гыйшкы хакында такмаклап-такмаклап сөйләде, аяк астында гуфрак булыйм, дип егылды. Мөселман кешенең мөслимәне кимсетүе зур гөнаһлардан иде Сәүдә: Әгәр дә хатының игмәсәң, колың яса. хезмәтләремне күрсәтермен. бар эшеңне үзем башкарырмын Гайшәгә һичбер вакыт көнчелек күрсәтмәмен, көндәше булмамын, дип үтенде. Аннан сон Гайшә янына китте, үзе белән бу хакта сөйләшергә теләде Китапларда шулай дип белдерелә ки. бу көнне Мөхәммәт пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә килде һәм Хак тәгалә әмере белән билгеле булсын, бу Сәүдә Күкләр тарафыннан саклана, аны безнең гарип-ятим балабыз дип белегез. Син аны талак кылдың. Әмма Аллаһы тәгалә әмерен җиткереп әйгәм, син аны үзеңнән аерырга тиеш түгелсең. Ул сиңа ташыйк кылынды. Синең хатының булсын! дип белдерде. Шуннан соң гына Мөхәммәт галэйһис- сәлам Сәүдәне үз йортында калдырды Гайшә бик яшь булганлыктан, ул балшь булганчы, Сәүдәгә никахланып торды Сәүдә исә хәзерге Гомәр заманына кадәр яшәде һәм вафатыннан сон Мәдинә шәһәренә җирләнде Пәйгамбәрлекнең унынчы елы әнә шушы вакыйгалар белән тарихка кереп калды . Мәккә кяферләрс белән бәхәсләр өхәммәт салдалдаһ галәйһис-сәламнен укымыйча ла i ыйлем вә һәр әйткәненең адәмнәр күңелейә ирешерлек булуы белән Мәккә кяферләрсн хәйран калдырганлыктан, алар пәйгамбәребезне сихерче вә бозучы дип белдерә башладылар Шул рәвешле, аннан көлү, рәнжегү Һәм мөселманнарны җәберләү кебек эшләрдән чирканмадылар Бозык җаннары, томаналыклары аркасында, шакшылык сазлыгына кереп баны Атарны моннан тартып чыгарыр өчен Мөхәммәт галәйһисМ сәлам күпме көч вә тырышлык сарыф итте, алар белән дуслык мөнәсәбәтендә булып карады, шул рәвешле үзләренә ярдәмен бирергә иде исәбе. Көннәрдән беркөнне Мәккә кяферләреннән олуглары булган Гатабә һәм Шәйбә, Әбу-Сафйан, Надар бине Әл-Харис, Әбу-Бухтури. Әбу- Җәһил, Әсвәд бине Әл-Мотлап Кәгъбә дивары янына җыелышып сөйләштеләр һәм әйттеләр: Бу Мөхәммәт һаман да үз динен таратуны дәвам итә, әйткән сүзләребезгә колак салмый, җәбер-золымнарыбызга сөртенеп баш-аяк килми, үзен чакырып алыйк, сөйләшик. Кеше көлкесенә калдырыйк,— дип сүз беркеттеләр һәм, бер кемсәне пәйгамбәр янына күндереп, аны үзләренә чакырттылар Мөхәммәт галәйһис-сәлам килде болар янына. — Ни диеп сөйләшергә исәбегез?—дип сорады рәсүл. — Син безнең динебездән вә потларыбыз-аллаларыбыздан көлдең, үзебезне наданнар вә ахмаклар, караңгылыкта яшәүче томаналар дип атадың, кабиләләрне таркатып бетердең. Әйт, болай эшләүдән максатың нәрсә? Әгәр дә солтанлык, йә булмаса дан, яки башка бер-бер әйбер эзләр булсаң, таләбеңне күндер, барсын да хасил итәрбез, әмма үз динеңә өндәүдән һәм дә бездән көлүдән тукта,—диделәр. — Минем максатым, һичбер мал яки солтанлык, йә булмаса башка бер әйбер түгел. Мин. Хак тәгаләнең арагызга күндерелгән пәйгамбәре буларак, сезне тамуг якасыннан коткарырга, барчагызны җәннәтле итәргә генә телим. Кешеләрне ике дөньяда да иман белән яшәп, бәхет иясе булырга өйрәтәм. Мин сезгә Коръән китердем. Әмма сез каршы төштегез. Сабыр итәрмен. Хак тәгалә ни-нәрсә әмер итсә, шуны үтәрмен. Мин бары гик аның әмерен үтәүче вә теләкләрен инсаннарга җиткерүче генә,— дип җавап бирде аларга Мөхәммәт галәйһис-сәлам. сабыр холыклы булуын күрсәтеп. Мәккә томаналары бу сүзләрне ишетүгә, кабарынып тордылар, кайсы орыша, кайсы кыза башлады. Алар: — Син үзеңне Аллаңның пәйгамбәре дип атадың. Сүзләреңне Хак тәгаләңнән килә дип белдердең, иманга чакырып, үзенә хәер-садака теләдең. Әгәр дә син чыннан да шундый пәйгамбәр икәнсең, күрсәт безгә могҗиза! Мәккә янындагы таулар вә ташлар күченсеннәр, бакчалар чәчәккә төренсен, барчасында җимеш вә сайрар кошлар тулып торсын, чиста сулар вә чишмәләр челтерәп аксыннар. Шам шәһәрендәге вә тирә-ягындагы төсле булсын, шатлык-сөенечләр белән гомерләребез үтәр, шул чагында без дә иман китерербез.— дип каты таләпләрен куйдылар. Аларга каршы Мөхәммәт галәйһис-сәлам: — Мине аның өчен пәйгамбәр итмәделәр,— дип җавап бирде. Әгәр дә боларны булдыра алмыйсың икән, ул вакытта күктән бер фәрештә килсен һәм, безгә күренеп, синең хактан да рәсүл, Аллаң илчесе булуыңны дәлил итсен?— дип томаналар тагын да ачулы тавышлар белән дәштеләр.— Әйдә-әйдә!—дип шаулаштылар. Аларны таләпләреннән туктатырга һич тә мөмкин түгел иде инде. - Сез әйткән нәрсәләр минем максатыма туры килми, мине моның өчен пәйгамбәр итмәделәр,—дип җавабын кабатлады Мөхәммәт. — Син бит халыкны алдыйсың,—дип шашынды кяферләр.—синең Аллаң да. фәрештәләрең дә юк. Әгәр бар икәннәр, алар сиңа күркәм вә сихри бакчалар ясап бирсеннәр, үзеңне алтын белән күмсеннәр, зиннәтле сарайлар төзесеннәр. Ул вакытта халык иманга килсә дә, без каршы булмабыз! Томаналарның шашынулары җиткән иде, менә хәзер аларга бер хикмәтле могжиза күрсәтсәң, барчасы бердәй егылачаклар иде. Мөхәммәт галәйһиссәлам моны яхшы аңлады, һәм ул: — И корәиш халкы. Хак тәгалә мине сезгә Коръәнне өйрәтергә күндерде, миңа сез таләп куйган эшләрне йөкләмәде һәм сез теләгәннәр- не таләп вә әмер белән хасил итәргә куймады.— дип үтемле итеп җавап бирде. - Без сиңа иман китермибез, әгәр Аллан бар икән, һич югы безгә газап күндерсен, без шуңа да риза, дип көлештеләр Мәккә кя- ферләре. Аллаһы тәгалә бөек зат, ул ни теләсә, шул була. Тәүбәгә килегез! диде рәсүл. — Болай булгач бел, без сине һәлак итәчәкбез, шулай сөйләштек Әгәр дә үзеңнең иман таләбеңнән тукталмыйсын икән, син арабызда вә шәһәребездә йөрергә тиешле түгел, син үләргә тиеш’ — дип кычкырыштылар ярсыган корәишләр. Аларның дәһшәт диңгезе ярларыннан гашып чыкты, телләре өстенә утырып Шайтан биеде, күзләрен утлы очкыннар каплап алды Мөмкин булса, хәзер үк пәйгамбәрне җиргә салып таптый- сылар иде. Шунда арадан берсе: Фәрештәләреңне чакырмыйча, сиңа иман китерү юк Аллаңның кызлары фәрештәләр килсеннәр, үзләрен күрик, дип көлә башлады Шунда халык арасыннан пәйгамбәрнең туган тиешлесе Габдулла бине Өмөййәт калкынды һәм: Минем сиңа иман китерәсем юк. бар. күккә мен. аннан фәрештәләрне китер яки бер китап китер, алар синең пәйгамбәрлегеңә шаһит булсыннар Әгәр боларның барчасын да җыеп китермәсен. мин синең пәйгамбәрлегеңә ышанмыйм, сине Алла илчесе дип танымыйм, иман ла ки юрмим Бар. кигер барысын да! дип кычкырды Аның бу сүзләреннән соң Мөхәммәт галәйһиссәлам борчуга төште. Бу томаналарның шул надан хәлләрендә калачакларын вә ахмаклыклары телләрен шулай сөйләткәнен аңлап аллы. Йортына кайтып китте. Озак кына вакытлар онытылып утырды. Шулвакыт Җәбраил галәйһиссәлам вәхи китереп, аны I ынычландыру вә Мәккә кяфсрләренең хәленнән хәбәр бирү, шушындый җаһил халыкның мескенлеген аңлату өчен аять күндерде, алар куйган таләпләрнең барчасы җәннәттә әзер булуын хәбәр итте Мөхәммәт галәйһис-сәлам. кяферләрне калдырып, үзенең йортына кайтып киткәч. Әбу-Җәһил аптырап утырган корәишләрнең каршыларына чыгып басты һәм: И халык. Мөхәммәтнең бу эшләренә асылда сабырым вә тәкатем калмады Ул безнең динебезне мәсхәрә кыла, арабызга дошманлык угы сала, талаштыра, безне гөнаһка батыра Без аны үтермәсәк. ул безне харап игәчәк, дип кызарып-бүртснеп. ярсып-шашынып сөйли башлады Ант итеп әйтәм, бүген ул монда сәҗдәгә килгәч, бер дә куркып тормыйча, башына таш белән орам Кардәшләре аның канын кайтарыр өчен мине һәлак итсәләр дә. нсс.м китми Болай яшәп тә. торып та булмый. Мин моңа риза түгел! диде. Ул вакытларда Мөхәммәт пәйгамбәр Кодсс (Иерусалим) тарафына карап намаз укый торган иде Урыны ла Къгъбә уртасында булганлык- iaii. вакыты җиттеме, һичбер нәрсәгә карамыйча шушында килә иде Иргә булды. Гадәтенчә, пәйгамбәр намазга Кәгөбәдәге үз урынына килде, сәҗдә игте. Бу арада кулына ләгыйнь Әбу-Җәһил алдан әзерләп куелган олы бер таш алды һәм арттан Мөхәммәт галәйһис-сәламгә таба килә башлады Барлык корәиш ни булыр икән дип читтән генә күзәтеп торды. Мөхәммәт пәйгамбәр исә һичбер нәрсә дә сизенмәде, догасын дәвам и пе Әбу-Җәһил акырын-акырын якын килә бирде Баш өстенә олы ташны кизәнеп күтәрде һәм катып калды Кайбер риваятьләрдә әйтелә ки. бу таш аның кулына ябышты, дип. Бер риваятыә исә. аның куллары корыды, дин язалар Әбу-Җәһил сугар җиреннән ышны ыргы га алмады, тораташ булды. Пәйгамбәр исә намазын дәвам игте Артында басып торган Әбу-Җәһилне бар дип тә белмәде Корәишләр Әбу-Җәһилнең таш белән пәйгамбәрне менә-мснә сыгасын күрде. Дөнья гыпчын калды Менә Мөхәммәт галәйһис-сәлам нурлы йөзен игелекле куллары белән сыпырды, намазны тәмамлап калыкты. Әмма Әбу-Җәһил һаман да хәрәкәтсез тора бирде. Китеп барган пәйгамбәрне Мәккә кяферләре туктатып, Әбу-Җәһил ягына төртеп күрсәттеләр. Ул тораташ кебек каткан хәлендә һаман да тора иде. Килделәр Кулларының каткан икәнлеген күрделәр һәм Мөхәммәт пәйгамбәрдән ярдәм үтенделәр. Ул тагын догага утырды һәм Әбу- Җәһилнен кулларын язу-савыктыруны Аллаһы тәгаләдән үтенде. Шуннан соң гына кяфернең куллары язылып, ташы төшеп китте вә чак кына үзенең аяк бармакларын изми калды. Мәккә кяферләре Әбу-Җәһилдән үтенделәр: Сөйлә, нигә сүзеңдә тормадың? Нишләп болай катып калдың? — дип. Әбу-Җәһил үзенең оят күләгәсе артына кереп качардай булды һәм: Мин аның янына якынлаштым. Менә-меиә таш белән орырмын дигәндә генә каршымда бер аждаһа пәйда булды һәм. авызыннан утлар чәчеп, мине туктатты, чарасыз калдым, кулларым тораташ булдылар. Ул намазын бетергәнче аждаһа мине саклап торды, Мөхәммәт янына адым да атлатмады, дип озак вә озын сөйләп акланды. Тарихлар шулай хәбәр игә ки, ул вакытта Җәбраил галәйһис-сәлам ӘбуҖәһилнең эшен күреп алды һәм хәтәр ачуы килде. Бер аждаһа сурәтендә аның каршына барып басты. Авызыннан ут өрде Мескеннең куллары катып калдылар. Әгәр бу ахмак тагын да бер генә адым атласа иде. ул вакытта бөтенләй тораташ буласы иде. Шушы вакыйгадан соң Мәккә кяферләре намаз вакытында пәйгамбәр өстенә ташланудан курка башладылар. Шулкадәр өркеделәр ки, әгәр дә шунда бер көчсез генә өн ишетелсә дә, җаннары тәмуг җәфасына олагасы иде. Әмма’ вакыйгалар үз чиратлары белән бара бирделәр. Корәишләр арасында бигрәк тә Әбу-Ләһәп җәһәннәм утына ышанмады. Ул боларның барлыгын шундый оста итеп инкарь итә иде ки, хәтта кулларына ут алып, болар минем җанымны тәнемнән аермый, дип әллә нинди сүзләр сөйли башлый иде Әгәр пәйгамбәр тәмуг хакында хәбәрләрен бирә башласа, теләсә ничек булсын, аннан көләргә вә кире дәлилләр эзләргә готына һәм: . Минем тәнемнән җаным һич тә аерыла алмас,— ди торган иде. Аның бу кыланышларыннан соң пәйгамбәр: Әбу-Ләһәпнең тәмуг утында иң беренче булып куллары өзелеп төшәр, дип хәбәрләрен бирде. Бу сүзләр Әбу-Ләһәпкә килеп иреште. Бу вакытта гаурәт мәсьәләсе дә билгеле булды Болардан хәбәр алган Әбу-Ләһәп түземлеген югалтты, тәкате калмады. Кулына таш алып. Кәгъбәгә килде һәм Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйк белән пәйгамбәрнең сөйләшеп утырганнарын күреп алды да ташы белән ормакчы гына иде. икс күзе дә Мөхәммәт галәйһис- сәламне күрмәс булды ӘбуЛәһәп башта аптырап калды. Әбу-Бәкер утыра, әмма пәйгамбәр күренми иде. Мөхәммәт кая китте? Таш белән башына тондырмакчы идем, күрми дә калдым, юк булды? —дип Әбу-Бәкердән сорап карады бу ахмак Әмма ӘбуБәкер Әс-Сыйддыйк җавап бирмәде Үзенең янында утырган Мөхәммәт галәйһис-сәламне яхшы күреп тора иде шунлыктан һичбер исе китмәде. Әбу-Ләһәп тагын пәйгамбәрне эзләп бакты, әмма күрмәде Шуннан соң. бу качты бугай дип уйлады да, ташын читкә атып, кабаттан боларга карады. Күрде. Мөхәммәт галәйһис-сәлам һаман да Шул урынында утыра иде. Бу хәлдән соң шушы кяфер курка калды һәм т изрәк үз ишләре янына йөгерде. Аларга вакыйгадан хәбәр биреп, пәйгамбәрне сихер иясе вә бозык кемсә дип атады Бу сүзләрне мөселманнар колагына барып житәрлек итеп сөйләделәр ки. алар да курка калдылар. Әмма, куркудан бигрәк аптырадылар Әгәр дә пәйгамбәр дип йөргән кешеләре сихерче булса, моннан да яманрак ялган, алар фикеренчә. булмаска тиеш иде. чөнки сихерчеләр бары тик Шайтан ләгыйньгә генә хезмәт итәләр. Аллаһы тәгалә әмеренә буйсынмыйлар иде Шуна күрә барчасы да пәйгамбәр янына җыелдылар. Әбу-Ләһәп вакыйгасын сөйләп биргәннән соң. Мөхәммәт галәйһис-сә- лам аларга: Ә аның таш күтәреп килүен Хак тәгалә күрми калды дип белә идегезме? Юк.’ Күрде, әлбәттә. Аның күз нурын алып, миңа күчерде. Шунлыктан ул мине күрә алмады, бары тик Әбу-Бәкерне генә күрде, дип жавап бирде Мәккә кяферләре арасында ни шайтан, ни адәм нәселеннән булган Надар бине Әл-Харис исемле үтә дә ахмак вә оятсыз бер бәндә бар иде Теләсә кайда торып, төрле җирдә һәм илләрдә йөреп, күп кенә кыйсса вә хикәят ләр өйрәнеп. Рөстәм һәм Әсфәндияр турында риваятьләр тыңлап, шулардан тәм табып өлгергән бер мокыт иде. Әгәр кайда булса да Мөхәммәт галәйһис-сәлам Коръән хакында хәбәрне бәян итә башласа, аннан бер-бер аять укыса, халыкка иман хакында өйрәтергә тотынса, хәзер шушы Надар килеп җитә һәм тыкшынасөйләнә үз ягына халыкны аудара иде. Телен телгә йоктырмыйча, вакыйгаларны тәмләп вә озаклап, урагып-уратып сөйли иде ки. барча адәмнәр авызларын ачкан хәлдә, дөньяларын оныгын, аның сөйләгәнен тынлап утыра иделәр Бервакыт Мөхәммәт галәйһис-сәлам Вәлид бине Мөгайрәнен җәмәгате белән Коръән хакында сөйләшеп. Хак тәгалә турында хәбәрләрен бәян итә иде. араларына шушы мөртәт Надар бине Әл-Харис килеп керде һәм пәйгамбәр белән бәхәс кыла башлады Мөхәммәт галәйһис- сәламнең бик каты ачуы килДе, аларнын тәмугка олагасылары хакында әйтте дә мәҗлесне ташлап чыгып китте Бу хәлдән соң җәмәгать аптырашта калды, күңелләрен курку биләде. Араларына Габдулла бине Зәбгари килеп керде. Аңа да пәйгамбәр әйткән аятьне кабатлап әйттеләр. Габдулла исә моның чын асыл мәгънәсен аңлый алмады һәм Пәйгамбәр исә Гозәер вә Муса пәйгамбәрләрне тәмугка олаккан дип әйткән, аларның тәмугка керүләреннән хәбәр биргән икән .дип сөйләнеп аллы. Бу сүзләрдән соң Вәлид бине Мөгайрәгә җыелышкан халык тагын да аптырашта калдылар, мәсьәләне чишәргә үзләренең гыйлемнәре җитмәде. Надар мәлгуньнең боларга теше үтми иде Никадәр гыйлем иясс булып күренгән кемсәләрнсн көймәләре комга терәлде, акыллары кайнарланып чыкты, җаннары көйрәде Аптырашта калган халык тагын да икенче вакыт җәмгыять вә мәҗлес җыеп. Мөхәммәт галәйһис-сәламнс чакырт гылар. Болар үзләренең наданлык дәрәҗәсен күрсәтеп, аның әйткән сүзләрен аңлатып биргәч, пәйгамбәр Гозәир вә Муса һәм дә Гайсә пәйгамбәрләр хакында монда һич тә сүз бармый, бәлки аларнын сурәтләрен ясаган һәм аларга табына башлаган кемсәләр хакында әйтелде, дип белдерде Аларнын сурәтләренә табынуны Аллаһы гәгаләгә сәҗдә кылудан өстен күрә башлаган кешеләр дә шулай ук кяфер булып, тәмугка олагачаклар Чөнки алар Шайтан коткысына бирелделәр һәм фиргавен ничек потлар ясатып, шуларга «абынса, болар да шул рәвешле сурәтләр ясап табына башладылар. диде Шушы хәбәрләрне ишеткәч кенә халык тынычлана алды Юкса күңелләрен кайнар хәсрәт уты яптырып бетерәчәк иде. Шушы вакыйгадан соң Мөхәммәт галәйһис-сәламнсң чын мәгьнәсе- ндә пәйгамбәр вә галим булуы тагын да ныграк ачыкланды. Мәккә кяферләрсмлә дә ана карага яшертен бер хөрмәт хисе кузгалды. Әбә бине Хәләф һәм I акабә бине Әбә-Мог ыйг у тара бик дус иделәр Әмма икесе дә пәйгамбәргә үтә дә дошман булдылар Беркөнне Гакабә- нең күңелендә бер нур балкып, ул нур илә тәэсирләнде вә Мөхәммәт галәйһиссәлам янына килеп, аннан Коръән аятьләрен тыңлады, бик тә күңеле булып, өенә кайтты. Әмма аны Әбә каршы алды һәм: — Минем яныма киләсе булма, башка мин сине күрмим вә синең белән сөйләшмим! — дип антлар эчте. — Әйт, ни гөнаһым булды? Ни сәбәптән син мине шулай инкарь итәсең?- диде аңа Гакабә. — Үзең дә беләсең. Ни өчен син Мөхәммәт янына бардың һәм аның сүзләрен тыңладың? Мин аңа ышанмыйм, ә син ышандың,—дип ачуланды аны Әбә. Шуннан соң Гакабә кабат пәйгамбәр янына килде һәм аның сүзләрен ялганга чыгарырга маташты, исламга кермәячәген белдереп китеп тә барды. Шушы вакыйгадан кяферләрнең илаһи сүзне аңламаулары һәм Шайтан юлында йөрүләре ачык булып, пәйгамбәргә күркәм бер аять вә хәдисләр иңде. Томананың күңеле ачылса да. акылы туң булса, һаман да наданлык тоткынында кала бирә икән. Кяферләр арасында коткы таратучыларның берсе булган Вәлид бине Могайрә халыкка шундый бер сүз сөйләп йөри башлады. Имеш. Мәккәдә Мәсгуд бине Гамер, Гамир бине Сафафи кебек күркәм вә бай һәм дәрәҗә иясе кешеләр була торып, нигә Аллаһы тәгалә Мөхәммәт кебек бер ятим, малсыз, дәрәҗәсез кешегә генә хәбәр китерә дә, фәрештәләр арадан нигә аны гына сайлап ала?. Әмма ул Аллаһы тәгалә каршында барлык кешеләрнең дә бердәй булуын аңлый алмады, кешеләрне дә тышкы сыйфатлары белән сайлап алмавын белмәде. Шуңа күрә аның сүзләре кяферләрне котыртса да, мөселманнарның иманнарын какшата алмады. Әбә бине Хәләф беркөнне череп беткән бер кеше башының сөяген тапты һәм кулына алып: — Бу да күпме гомерләр үткәч терелеп, җан алып, мәйданга килерме?— дип көлә-көлә сөйләнде дә пәйгамбәр каршысына китте. Кызык ясап, Мөхәммәтне аптырашта калдыру иде исәбе Шуңа күрә үзалдына көлемсерәп килде. Баш сөяген пәйгамбәргә күрсәтеп: — Син, адәмнәрне үлгәннән соң каберләреннән кубарылалар һәм дә үз гөнаһлары өчен җәзаларын алалар, дисең. Ул вакытта бу баш сөяге дә кабереннән торгызылып, аңа җан иңеп, терелеп, үз җәзасын алырмы?— диде дә шул сөякне куллары белән уып ташлады - Әйе, бу баш сөягенә дә җан кайгыр. Ә син. кабереңнән кубарылып җәһәннәм коесына олагырсың! диде аңа Мөхәммәт галәйһис- сәлам. һәм дә үз сүзләрен дәлилләп. Коръән һәм дә хәдисләреннән берничәсен бәян итте. Кяферләр белән Мөхәммәт пәйгамбәр арасында шушындый вакыйгалар бик еш кабатланып торды. Алар ничек тә булса аны рәнҗетергә вә аннан көләргә теләделәр Яңадан-яңа хәйләләр уйлап чыгардылар, бер- берсенә сөйләп көлдерергә уйладылар. Әмма дә ләкин Мөхәммәт галәйһис-сәлам аларның ни-нәрсә теләп киләселәрен алдан ук Җәбраил фәрештәдән ишетеп, аларга җавабын әзерләп тора иде Шунлыктан Мәккә кяферләренең төкрек вә селәгәйләре үз иякләреннән читкә төшмәде, мескеннәр үз ахмаклыкларына үзләре гарык булып, һаман да шулай көлке хәлдә кала иделәр. Шушы вакыйгалар, әлбәттә, могҗиза иде Шулай итеп, пәйгамбәрлекнең унберенче елы тарих мәйданына чыкты. Бу елда зур бер истәлекле вакыйга булды Мәдинә шәһәреннән хаҗ кылып Мәккәгә килгән алты кемсә Мөхәммәт галәйһис-сәлам белән очраштылар һәм иман китерделәр. Алар Хазрәҗ кабиләсенең олуглары иделәр Исемнәре Әсгать бине Зурарә, Гавеф бине Харис. Гакабә бине Гамир. Җабир бине Габдулла, Кутабәт бине Гамир бине Хәдид һәм Рафигъ бине Малик Алар, Мәдинәгә кайтып, халыкны иманга өндәргә булдылар һәм Мөхәммәт галәйһис-сәламне шәһәрләренә чакырып, ислам дине таралуга бар мөмкинлекләрен вә ярдәмнәрен бирәселәрен әйттеләр Бөек мигъраж1 вакыйгаларыннан хәбәрләр әккәдә булган вакыйгаларнын иң зурларыннан берсе, әлбәттә. Мөхәммәт галәйһи вә сәлләмнең мигъражы. ягъни Күккә сәяхәте булды. Бу хикмәтле хәбәрләрне китаплар бик тәфсилләп язарга яраталар, ниятем алардан калышмаска иле Әмма иҗат атын аларның сүз кәрванына тагып йөри торгач, шактый озак вакытлар туры юлдан адашып калдым, аптырадым. Хикәяне каян башларга, ничек итеп сөйләргә белмәдем. Мигъраж хакында китаплар никадәр күп булса, буталулар да шулкадәр үк арта барды Кайбер язучылар мигъраж кичәсен Рабигыль-әүвәл аенда пәйгамбәрлекнең уникенче елында булган, дип язсалар, икенчеләре рәжәп аен күрсәтәләр, өченчеләре Рабигыль-ахыр аеның егерме жидесен хакыйкатькә чыгарып, дүртенчеләре исә Рамазан шәриф аеның жидссснә туры китерәләр, бишенчеләре бөтенләй мигьражны Мәдинә шәһәренә һиҗрәт иткәннән, ягъни күченгәннән сон булды диләр. Мин инде, арадан иң дөресе дип Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләреннән вә олуг китаплардан алып, бу вакыйга пәйгамбәрлекнең уникенче елында, ягъни 622 елла. Рабигыль-әүвәл асның дүшәмбе кичәсендә Өмме-һани йортында, ястү намазыннан соң Мөхәммәт пәйгамбәр йокыга талгач булды, диеп сөйләүчеләр ягында торам. Мохәммәг галәйһис-сәлам ул кичәдә шактый озак вакытлар догада булды, намазын тиз генә өзәсе итмәде. Тәне бик каты арыса да. жаны сау булып, күңеле ниндидер үзгә бер нурның тәэсирен тойды Пәйгамбәр үзенең шактый арьп -айлыгын төшенде һәм урын өстснә ятты Тәне тыныч кына изрәп кипе, әмма жаны-күңеле һаман да уяу калды Шул вакытта Күк капусы ачылып китте һәм Җәбраил галәйһис- сәлам. үзенең канатларын сирпеп, пәйгамбәргә хәбәр салды: И Мөхәммәт, бу кичә шундый да бер олуг кичәләрнең берседер, йоклап ята торган вакытмы.’ Күкнең капуслары ачылыр, бәндәләрнең теләкләре кабул булыр, Үгәйгамоәрлөр вә фәрештәләр саф-саф тезелеп басарлар Бу кон ятып йоклыйлармы'’ диде. Хәбәрләрдә шулай сөйләнелә ки, Аллаһы тәгалә үзенең фәрештәләренә әмерен җиткерде, җәннәт сарайларын бизәргә вә нурландырырга кушты. Пәйгамбәрләргә саф-саф басып торырга вә арачан олуг бер хикмәтле вакыйга күренәчәгенә өметтә булырга боерды Әйтерләр ки. пәйгамбәрләрнең җаннары үзләренең бөеклекләрен тойдылар вә фәрештәләр Хак тәгаләнең әмерегг җиренә җиткерделәр Җәбраил галәйһнс-сәлам җәннәт болынына килде Монда кырык мең бурак йөреп торыр иде Бурак дигәннәре, хикәяләрдән күренгәнчә, үзе ишәктән калку, аттан тәбәнәк булыр, әмма йөрешләре хикмәт илә бик гиз вә җитешерлек кенә түгел икән Җәбраил галәйһис-сәлам менә шулар янына килде Барысының муеннарында бер кызыл якут эленгәнен һәм аларда «Лә илаһә илләллаһи. Мохәммәдүр-рәсүлуллаһи» дип язылган мөһергге укыды Барчасы да берсеннән-берсе күркәм, берсеннән-берсс ышанычлы иде. Фәрештә алар арасыннан кайсын да булса берсен сайлап алырга тиеш булганлыктан, аптырашта калды Күрде, читтәрөк бер бурак күзләреннән энҗе яшьләр агызып елап тора иде. Аның янына килде. Сорады Җәннәт болынында бар иптәшләрең дә шатлык вә рәхәтлек диңгезендә яшиләр, ә син арадан бер үзең генә моң-зар белән елап • Мигъраж Күккә ашу 17 М торасың. Күзләрең шулкадәр сагышлы, сине күрүгә күңелем өзелеп китәрдәй булды. Сәбәпләрен бәян кылсаң иде?—диде. Шунда бурак телгә килеп әйтте: И фәрештәләр арасыннан иң хөрмәтлеләреннән булган Җәбраил, белмисеңме минем хәлемне? Хак тәгалә мәңгелек еллар башында ук бер әмер җиткереп, мине үзенең олуг колы Мөхәммәт галәйһис-сәлам пәйгамбәргә насыйп кылган иде. Изге кичәдә мин аны үз өстемдә йөртермен дип уйланылган иде. Әмма чиксез еллар узып та, бу вакыйгалар мәйданга чыкмады. Мин шушы вакыйганы сагынудан сагышлымын вә Мөхәммәт пәйгамбәрнең нурлы йөзен күрергә геләүдән зарлымын,— дип җавап бирде. Ошбу сүзләрдән соң Җәбраил фәрештә арадан шушы буракны сайлап алды һәм аның тугры хезмәттә буласын аңлады. Риваятьләрдә шулай сөйләнелә ки, Мөхәммәт пәйгамбәрнең янына Җәбраил галәйһис-сәлам килде, Рәсүл йокысыннан айнып китте, торып утырды. Җәбраил фәрештә: — Бу кичә Аллаһы тәгаләбез сине олугларын вә җәннәт сарайларын күрмәгә урыныңнан кузгатыр вә сиңа бер могжиза буларак шул хәлләрне күрсәтер,—дип аңлатмалар бирде. Мөхәммәт пәйгамбәр шушы сүзләрне ишеткәч, урыныннан купты һәм дә ике рәкәгать намаз чыкты. Бер риваятьтә әйтелер ки, тәһарәт алды, дип. Шул эше вакытында Җәбраил галәйһис-сәлам: — И Мөхәммәт, бу эшеңне калдыр, сиңа Хак тәгалә әмере белән җәннәтнең Кәүсәр чишмәсеннән тәһарәт өчен су китерелде, шуның белән юыну мәслихәт күрелер,—диде. Шуннан соң пәйгамбәрнең башына нурдан эшләнелгән чалманы кидереп, анда дүрт хатны күрделәр. Аның берсенә: «Мөхәммәт рәсүлул- лаһ», икенчесенә: «Мөхәммәт нәбиуллаһ». өченчесенә: «Мөхәммәт хәли- луллаһ», дүртенчесенә: «Мөхәммәт хәбибуллаһ» дип язылган иде. Моннан соң исә пәйгамбәрнең аркасына Җәбраил фәрештә тагын да нурдан ясалган бер кием салды, биленә кызыл якуттан эшләнелгән ярымай, кулына яшел зәмрә камчы бирде. Аягына яшел зәмрәдән башмак кидерделәр. Тагын да хәбәр бар ки, шуннан соң җәннәттән Микаил фәрештә алтын ләгән алып килде һәм пәйгамбәрнең эчен ачып, дүрт ләгән Кәүсәр суы белән барлык әгъзаларын юдылар һәм Җәбраил аның йөрәген ярып, эченә гыйлеммәгърифәт энҗеләрен салды. Шуннан соң кулыннан тотып, аны Кәгъбә сараена китерде. Ходайның әмере белән башта җиде йөз фәрештә саф-саф булып янына килделәр, сәламнәр бирделәр һәм дә буракны китерделәр. Йөзе- адәм кебек, колаклары —фил колагы төсле, коерыгы ат койрыгыдай, муены —дөя муены кебек, күкрәге — ат күкрәгенә охшаш, аяклары — сыерныкын хәтерләтә, тояклары да сыерныкы кебек. Буракның ике канаты булып, аларны тәмам ачып бетерсә, мәгърип вә мәшрикъка җитәр, төшерсә, үзенә бәрабәр. Күкрәге кызыл якут төсендә ялтырап тора, аркасы көмештәй, аяклары яшел зәмрә, койрыгы— кызыл мәрҗәннән, муенына кызыл якуттан ике тезмә төймәләр асылынып тора, уртадагы зур кызыл якутына «Лә иләһә иллаллаһи, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһи» дигән сүзләр язылган иде. Боларны күргәч, Мөхәммәт пәйгамбәр сорады: — И Җәбраил, мондый да галәмәтләрне күргәннән соң күңелемә өммәтләрем өчен кайгы-хәсрәт уты кабынды. Минем өммәтләрем гөнаһларын күтәреп илле мең еллык юл гарасат мәйданыннан ничек кичәрләр, ничек итеп җәннәткә килеп ирешерләр вә Сират күперенең утыз мең еллык юлын ничек үтеп китәрләр дип сагышландым. Алар ни юл белән күчәрләр?—диде. Җавап шул булды: — Өммәтләреңнең һәрберсенә шушы бурак төсле атларны китерермен вә илле мең еллык юллары бер «аһ» чыккан вакыт эчендә үтелер.— диде. Болардан шул аңлашылыр, адәм балалары хаклык юлында булсалар. иманнарына тугры калып, диннәреннән авышмасалар вә чын мөселман кеше дәрәҗәсен дә исламны нык тотсалар. Кыямәт көнендә Аллаһы тәгаләнең шәфкать-миһербанлыгына лаеклы кылыналар вә мен газаплардан азат ителеп, жәннәт сараена барып ирешәчәкләр. Кяферләр вә бозыклар тамугка олагып, мең газап вә авырлыклар күрәчәкләр. Шулвакыт алар иман үтенерләр һәм үзләре иман китерергә теләрләр, ислам шәригатендә булмаулары өчен үкенеп канлы яшьләр түгәрләр Мөхәммәт пәйгамбәргә шушы бурак ияренә утырырга боерылды Әмма мөмкин булмады Бурак чыгымлый башлады һәм Минем өстемә утырыр кешем Коръән сәхибе корәиш нәселеннән Мөхәммәт бине Габдулла! дип белдерде. Буйсынмады Шуннан соң Җәбраил галәйһис-сәлам: Алла хакы өчен, бу кеше Мөхәммәт пәйгамбәрнең үзе була инде. Мөхәммәт пәйгамбәр бу! дип белдергәч кенә ул бурак, аякларында тыпырдап, корсагына ятты һәм: И Җәбраил галәйһис-сәлам, бер үтенечем бар. Кыямәт көнне башка бураклар теләсәләр дә. Мөхәммәт пәйгамбәр бары минем генә жайдагым булсын, диде. Риваятьләрдә шулай сөйләнелә ки. Кыямәт көнендә Мөхәммәт пәйгамбәр шушы буракка утырып жәннәткә керәчәк Буракнын бу үтенече кабул кылынганнан соң пәйгамбәр аңа менеп утырды һәм алар Кәгъбәдән китеп бардылар Бер ягына сиксән мен фәрешгә кулларына утлар тотып бастылар, икенче ягына шулай ук сиксән мен фәрештә шул хәлдә тезелде. Җәбраил галәйһис-сәлам Әгәр юлда сиңа берәрсе аваз салса, яки эндәшсә, яисә туктатса, аларг а игътибар бирмә! диде. Кузгалып киттеләр Җәбраил фәрештә алга чыкты. Шунда берара жир уздылар, пәйгамбәрнең сул ягыннан кемдер эндәште, әмма Мөхәммәт игътибар бирмәде, аннан соң тагын да берара жир кичтеләр, уң яктан аваз ишетелде, пәйгамбәр тагын илтифат итмәде Шул рәвешле очып барганда буракнын каршысына бер күркәм’ йөзле хатын килеп басты. Йөзе бик тә сокландыргыч иде Мөхәммәткә эндәште. Бурак туктап калды Шулвакьп пәйгамбәр Җәбраилның биргән киңәшләрен исенә төшерде һәм камчысы белән буракка орды, туктап калган бурак урыныннан алга тартылды. Бераз ара үттеләр. Җәбраил галәйһис-сәлам пайда булды. Пәйгамбәр аннан Мине юлла күреп, исемемне әйтеп эндәшүчеләр кемнәр иде?-дип сорады. Әгәр аларга игътибар итсәм, нинди хикмәткә юлыгыр илем? Сиңа эндәшкән кешеләрнең беренчесе яһүди иде. диде Җәбраил Әгәр дә син аңа игътибар иткән булсаң, өммәтләрең яһүдиләр рәгендә булырлар иле Икенчесе носари, ягъни христиан иде, әгәр дә ул кемсәгә илтифат иткән булсаң, өммәтен тулысынча носари булыр иде Өченчесе исә потка табынучы булып, әгәр дә шунда г уктан калсаң, өммәтең тулысынча потка табынучы гына булып калыр иде, дип җавап бирде Юлларын алга таба дәвам иттеләр. Шунда аларга бер таш очрады Ул ташнын авызы булып, эченнән су чыга иде Чыга иде дә киредән керергә тырышыр иде. әмма теләге насыйп булмас иде. Моның мәгънәсе нәрсә9 дип сорады пәйгамбәр Бу чикмә г. кешеләрнең сүзләрен айлата, әгәр бер кеше сүз әйтә, сөйләсә, аны инде кабат җыеп ала алмый, дип җавап бирде Җәбраил Алга таба юлларын дәвам иттеләр Картлыларына бер карт, бер ир уртасы кеше һәм бер егет очрады Мөхәммәт пәйгамбәр егеткә игътибар итте, тегеләрен күздән кичермәде. Шуларны узгач. Җәбраил Син дөрес эшләдең, арадан бары тик егеткә генә илтифат бирдең Синең өммәтен җирдә вә күктә мәңге нигъмәтле вә бәхетле була, синең шәригатен мәңге яшәячәк, диде. Яңадан да беркадәр араны уздылар. Шунда пәйгамбәрнең кулына ике савыт тоттырдылар. Берсендә сөт, икенчесендә шәраб иде. Мөхәммәт пәйгамбәр алардан сөтне авыз итте. Шуннан соң Җәбраил пәйгамбәр: - Савытлардан сөтлесен сайлап алдың, синең өммәтең кыямәткәчә саф шәригатең белән яшәр, аларга җәннәт шәрабе вә ширбәтләре насыйп булыр,— дип хикмәтне аңлатып бирде. Алга таба киттеләр. Аларның каршына бер кемсә очрады. Ул кое янына су эзләп килә һәм чиләген бәйләп төшерә, әмма су таба алмый газап чигә иде. — Бу бәндә ялган, икейөзлелек белән эш итә торган кешеләр өчен мисал булып торыр, бар эшләгән эше буш булыр, Кыямәт көнне кулына һичбер нәрсә кермәс,—дип сөйләп бирде аның хакында Җәбраил галәй- һис-сәлам. Алар юлларын дәвам иттеләр. Бурак Мөхәммәт пәйгамбәрне Бәйтел-Мөкатдәс бинасына китерде. Күк капусы ачылып, фәрештәләр аңа сәлам бирделәр, ахырзаман рәсүле икәнлеген белдерделәр. Ул арада барлык пәйгамбәрләр пәйда булып, һәммәсе дә Мөхәммәт галәйһис-сәлам белән күрешеп, үзләренең дөньялыкта кылган эшләрен бәян иттеләр, Мөхәммәтнең бөеклеге алдында үзләренең баш июләрен таныдылар. Беренче булып Ибраһим пәйгамбәр, аннан соң Муса, Сөләйман. Гайсә пәйгамбәрләр «Инжил» вә «Тәүрат» хакында хәбәрләрен ирештерделәр. Мөхәммәт каршында үзләре кылган могҗизалары хакында сөйләп бирделәр. Бер риваятьтә әйтелер ки, «Бакара сүрәсе» Мөхәммәт галәйһис- сәламгә шушында иңде һәм барча пәйгамбәрләр саф-саф басып. Мөхәммәт галәйһиссәлам алар өчен имам кылынып. барчасы сәҗдәгә килделәр, намаз укыдылар. Шуннан соң Җәбраил фәрештә Мөхәммәтне бер сахрага китерде. Анда мигъраҗ юлы ачылды. Күк капуслары күренеп, фәрештәләрнең вә рухларның шушыннан чыгып-кереп йөрүләре беленде Ул капкаларның берсе—алтыннан, икенчесе — көмештән, кызыл якут белән бизәлгән иде ки. әгәр дә берәр кеше бу капкаларны күрсә, исе-акылы китеп, һушсыз калыр иде. Мөхәммәт пәйгамбәр Җәбраилнең канатына утырды һәм алар ике йөз еллык юлны тиз арада үттеләр, күк капусыннан эчкә керделәр. Әйтерләр ки. ул күк капусында бер фәрештә Мөхәммәт пәйгамбәргә сәлам бирде һәм үзе белән таныштырды. Бер риваятьтә, пәйгамбәр диңгез янына килде, аның дулкыннарын чылбырлар белән фәрештәләр тотып тора, ә бер башы күккә барып тоташкан иде, дигән хәбәрләр бар. Пәйгамбәр беренче кат күккә ирешеп һәм бик күп гаҗәп хәлләрне күрде, һәртөрле фәрештәләр белән очрашты Җәбраил галәйһис-сәлам беренче кат күк капусына Мөхәммәтне китерде. Аның исеме «Хафиз капкасы» иде. гарәпләр «Бабул-Хафиз» диләр. Аның артында Исмәгыйль атлы фәрештә торып, сорады: — Җәбраил, синең белән кем анда? — Мөхәммәт! — диде Җәбраил фәрештә. — Күккә аштымы?—дип сорады ул фәрештә. — Әйе,— диде Җәбраил. Шуннан соң Хафиз капкасы ачылып китте, унике мең фәрештә әзер булып килде. Бер ише китаплар аларның җитәкчесе дип Исмәгыйль пәйгамбәрне күрсәтерләр, икенче төрлеләре исә, ул пәйгамбәр түгел, бәлки фәрештә, дип белдерерләр, әмма үзара бәхәс кылмаслар Бер риваятьләр мигъраҗ юлын зәмрә баскыч иде. дип белдерерләр, икенчеләре исә нурдан кылынган, зәмрә вә якут белән бизәлгән бер юл иде, дип сөйләрләр. Шулай ук болай ике төрле сөйләүдә һичбер каршылык күренмәс, чөнки аны берәүләрнең «баскыч», икенчеләрнең «юк» дип күзаллаудан берни дә үзгәрмәс, аннан күтәрелү җирдәге тизлек белән хисаплаганда биш йөз еллык юл булып, гади теләк белән генә аның буйлап күккә ирешү мөмкин эш тә түгелдер Кадир кодрәте билгесе булыр бу! ' Исмәгыйль фәрештә карамагында булган күк яшел зәмрәдән кылы- нган иде. Аның исеме «Ракыйга» дип аталып йөртелә иде Бу күкнең зурлыт ы биш йөз мең еллык юл дәрәҗәсендә булып, эчендә төрле гаҗәеп күренешләр бар иде Мәләкләр-фәрешгәләр һәрчак Аллаһы тәгаләгә сәҗдә итеп торырлар, һәм дә бу күктә энҗедән ясалган вә нурлар белән балкып торган бер гәхег куелып, анда бер рух утырып тора иде. Бу кем була?- дип сорады Җәбраил галәйһис-сәламнән Мөхәммәт пәйгамбәр. Бу синең атаң Адәм пәйгамбәр рухы була, үзенең балаларына, ягъни җирдә яшәүче адәм затларына нәсыйхәтләрен юллый, алар өчен кайгыра, дип җавап бирде Җәбраил. Бар, син аңа килеп сәлам бир Хак тәгалә апа хәбәр җиткереп, үзенең мөэмин улын очратачагын белдергән. Адәм рухы шуның өчен Аллаһы тәгаләбезгә чук рәхмәтләрен юллый, диде. Мөхәммәт галәйһис-сәлам Адәм рухына килеп сәлам бирде. Адәм рухы исә сәламен хөрмәт белән аллы. Үзенең сөенечен белдерде Адәм рухының тәхете уңында бер капка булып, ул ачылыр, аннан хуш ис бөркелеп килер, тагын ла сул ягында бер капка бардыр, аның ишеге ачылуга, яман ис килер Адәм рухы уң яг ына багар, ул ишектән килгән искә сөенер, сул ягына багар, күзләренә мөлдерәмә яшь тулып, күңелен сагыш-кайг ы биләр Бу нинди ишек-капкалар? дип сорады Мөхәммәт пәйгамбәр. Уң ягыңда булган капка җәннәткә кертер. Адәм галәйһис-сәлам ул яктан килгән хуш искә соенер. күңеле хушланыр, ә сул ягындагы ишек исә тәмугка юнәлтер, ул ачылуга, уг ялкыны бөркелер. Гөнаһлы бәндәләр өчен Адәм рухы кайгырыр, күзләреннән яшьләр килер, дип хәбәр и г 1 с Җәбраил фәрештә. Бу сүзләрдән шул аңлашылыр ки, Адәм атабыз рухы Җирдәге бәндәләр кайгысында булып, алар өчен һаман да җан атып торыр Татын да күкнең шушы катында күренде ки. бер төркем җәмәгать бардыр. Бертөрле бәхет белән күңелләре шат нә кулларында энҗе булыр Болары кемнәр? дин сорады пәйгамбәр. Болары Аллаһы тәгаләнең әмерен тоткан вә сәдака биргән кешеләр! диде Җәбраил фәрештә Шулай ук бер төркемгә юлыктылар, болар бик арык, какча-сөяк кенә иделәр. Болары кемнәр булыр? — дип сорады пәйг амбәр Болары ятимнәрне кимсеткән вә байлыгыннан тиешле өлешен җәмәгать файдасына бирмәгән кемсәнәләрдер. А ларның урыны тәмугтадыр. дип җавап бирде фәрештә Шулай ук бер төркем күренде Аларның атларында затлы азык белән янәшә 'табак га үләксә иде. Алар затлы ризык кабарга теләрләр, әмма кулларына үләксә эләгер Болары кемнәр? диде пәйгамбәр Болары исә хәрамга күңел салган кешеләрдер. • алар җирдәге тормышларында хәләл маллары була торып та хәрам малга ябышкан бәндәләрдер, диде фәрештә Тагын да бер җәмәгать очрады Болары тәмам ут кебек яна иделәр. М о хаммә г г алай һ ис-сәл а м Болары тагын кемнәр? дип сорады Богары исә юл буенда торып, кнлгән-кигкән кешеләрне каш сикертеп үртәүчеләр вә мәсхәрә итүчеләр, рәнҗетеп калучы гайбәтчеләр в> бирдем.—диде Аллаһ Муса өммәтен дәрьядан кичердек, аннан чыкканда хәтта аякларына тамчы да су тимәде.— диде Мөхәммәт пәйгамбәр. Синең өммәтеңне шул рәвешле җәһәннәмнән чыгардым, хәтта аяклары да тәмуг уты өстендә асылынып калмас, очкыны да барып ирешмәс, диде Хак тәгалә. - Муса пәйгамбәреңә могҗиза таягы бирдең, аңа күпме могҗизалар кылырга юллар ачтың,- диде Мөхәммәт. Синең өммәтләреңә шәфкатемне ирештердем. Кыямәт көнеңдә ничә мең өммәтләрең шушы шәфкатем аркасында гөнаһларыннан арынырлар,—дип җаваплады Аллаһы тәгалә Муса галәйһис-сәламгә тишекле таш бирдең. Кирәк вакытында шул таштан чишмә чыгардың, диде Мөхәммәт пәйгамбәр. Синең өммәтләреңә Кыямәт көнендә хсслектән тәннәре пешмәсен өчен йолдызлардан сөт, ширбәт вә бал ирештердем Алар хселек вә ялкыннан шуның ярдәмендә котылырлар, диде Хак тәгалә Муса чишмәсеннән бу өстенрәктер! Давыт пәйгамбәреңә «Зәбур»ны бирдең, кулында тимерне эреттең, җир йөзендә хәлифә иттең, диде Мөхәммәт Сиңа «Әшамь» сурәсен бирдем, халыкларның йөрәкләрен шәфкать вә рәхмәтең белән йомшак ясадым, синең өммәтенә җир йөзендә иң хөрмәтлеләрдән булырга мөмкинлек кылдым, дип белдерде Хак тәгалә. Сөләйман пәйгамбәргә мөлекләреңне тапшырдың, җеннәрне вә диюләрне буйсындырдың, диде Мөхәммәт . Сиңа вә өммәтләреңә җәннәт мө.ткен бирдем, никадәр юлларны җиңел генә үтәр өчен буракны ирештердем. Болармы өстен, әллә Сөләйман өчен җирлә бирелI өннәрме? диде җавабында Аллаһы тәгалә. Юныс пәйгамбәрне өч төрле караңгылыктан азаг иттең, дип белдерде Мөхәммәт галәйһис-сәлам. Синең өммәтеңне исә гүр караңгылыгыннан. Кыямәт көне каралыгыннан вә тәмуг караш ылыт ыштан азат иттем, дип белдерде Хак тәгалә. Болардан Мөхәммәт өммәтенең мең өлеш бәхетлерәк булуы ачыкланды. Әмма моның өчен һич. башларыбызны ют ары күтәреп, аргыгы белән чөелеп, ахмаклык сазлыгына бату ярамас Киресенчә, күңелләр белән горурлык тоеп һәм исламда тормаган кемсәләрнең язмышларына кызганып карарга тиешле. Шәфкатьлелек иясе булырга кирәк Хак мөселманлык шушы түгелме? Аллаһым. Ганса пәйгамбәргә ниг ьмәгләр тулы өстәлеңне бирдең? диде Мөхәммәт галәйһис-сәлам Аны өммәтеңә Кыямәттә әзерләдем, диде Хода тәгалә. Аллаһы. аңа «Инҗил» бирдең? Сиңа «Ихлас» сүрәсе бирдем1 Аллаһы. Гайсане күккә күтәрдең’ Сине барчасынын башлыкларыннан ясадым, төнлә вә көндезләрен биш тапкыр «Әшһәдани лә иләһи илләллаһи. Мөхәммәдүр-рәсү- луллаһи» дип әйтерләр! диде Хак тәгалә Йа Илаһи, бәни-исранлга күкнең манный боткасын бирдең вә аларга ярдәмнәреңне ирештердең? Сиңа вә өммәтеңә дөньялыкта вә күкләрдә сансыз нигъмәтләр хасил иттем. бәни-исраилның күпләренә кулым белән кагылдым, аю вә маймул ясадым, өммәтеңнең берсенә дә кат ы ямадым, гәрчә алар кылган кебек гамәлләрне эшләсәләр дә. диде Хода тәгалә. Йа Мөхәммәт, сиңа шундый бер сүрә бирдем ки. андый сүрә «Инҗил»дә дә. «Тәүрат»та да ток Аны «Фатыйха» сүрәсе дип атарлар Китапның башында торыр Әгәр дә кем дә булса аны укыса, үзен җәһәннәмгә хәрам итәрмен. анасыннан вә бабасыннан газапларын алырмын. И Мөхәммәт, синнән дә бөек берәүне җир йөзендә бар кылмадым!—диде. Шуннан соң Аллаһы тәгалә Мөхәммәт пәйгамбәрнең өммәтләренә бурычлар йөкләде һәм: - ИА Мөхәммәт, синең өммәтеңә гыйбадәт таләбен ирештердем, кичә вә көндез илле вакыт намаз кылу кирәк булыр, һәр елда алты ай буена ураза тотарсыз,—диде. Аның бу сүзләрен ишеткәч, Мөхәммәт пәйгамбәр аптырашта калды һәм Аллаһы тәгаләдән бу таләпләрен киметүне, кичә вә көндез егерме биш вакыт намазы һәм уразаны өч айга калдыруны үтенде. — Тәмам кабул иттеңме?—диде Хак тәгалә. — Әйе. кабул иттем! дип фавап бирде Мөхәммәт. Шуннан соң Мөхәммәт пәйгамбәр Муса галәйһис-сәлам белән сөйләште. Аллаһы тәгаләнең егерме биш вакыт намазы вә өч ай ураза бурычын йөкләвен ишеткәч: — И Мөхәммәт, синең өммәтләрең болай да барчабызның кавемнәреннән өстен чыктылар, бу кадәр бурычларны алар өстенә йөкләмә зур авырлыклар вә кыенлыклар тудырыр Аларны үтәү гаҗизлек белән башкарылыр. Минем кавемемә бик аз гыйбадәт тә авыр тоелды. Хак тәгаләдән үтен, намаз вә уразаны кыскартсын,—дип киңәшләрен бирде Мөхәммәт пәйгамбәр бу сүзләрне Аллаһы тәгаләгә ирештерде. Китаплар шулай яза. үзенең яраткан пәйгамбәренең үтенечләрен Хода тәгалә кабул итеп алды һәм: —Синең өммәтләреңә биш вакыт намазы вә бер ай буена ураза тоту илле вакыт намазы вә алты ай уразаның савабына тиң торсын,— дип белдерде.— Ишеттең, синең вә өммәтләрең өчен Кыямәт көнендә никадәр уңайлыклар вә рәхим-шәфкатьләр әзерләдем. Сиңа биргән кирәмәт вә могҗизаларым да шунда булыр, саннары хисапсыз икәнен күрерсең. Алар бары хак юлдан йөз чөермәсеннәр вә иманнарына тугры калсыннар, диде. Шуның белән Хак тәгаләнең һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең сөйләшүләре тәмам булды. Бу кадәр сөенеч вә бәхетләрнең берьюлы Мөхәммәт галәйһиссәламгә ирешкәннәре юк иде әле. Шуннан соң Хода тәгалә: — Инде минем яратканым вә сөекле колым Мөхәммәт пәйгамбәргә өммәтләре өчен әзерләнеп куелган җәннәтне илтеп күрсәт! — дип Җәбраил фәрештәгә боерыгын җиткерде,—Рәсүлемнең хәтере икеләнүләрдән азат булсын! Шулай итеп. Мөхәммәт саллаллаһ галәйһи вә сәлләмнең каршында җәннәт сараеның ишекләре ачылып китте һәм ул анда сәяхәт итте, гаҗәеп хәлләрне күрде. Пәйгамбәрләрсбезнең җәннәттә булуын китаплар бу рәвештә сурәтлиләр ки, без алардан берничәсен генә сөйләп үтәбез... Җәннәт бакчасының капкасы кызыл алтыннан корылып, һәр канатының яссылыгы биш йөз еллык юл бәрабәренә тиң иде. Мөэминнәр каберләреннән кубарылып чыгарылган, күзләре шушы капкага төшәр. Ул капка исә күктә үз алдына эленгән сарай сыйфатында күренеп торыр һәм аннан фәрештәләр, барчасы җыелышып, мөэминнәрне үзләре янына чакырырлар. Бу капканын дүрт йөз кадагы булыр, кайсы энҗедән, кайсы якуттан, кайсы — зәмрәдән эшләнгән, күзләрне үзләренең сихерле елмаюлары белән чагылдырып торырлар. Уртасында кызыл якуттан бер бөек түгәрәк күренер, ул гаять тә боек булуы белән хушларны алып, күңелләрне тартып, җаннарга рәхәтлек иңдерер. Җәннәт капкасын ачып керүгә, кырык мең шәһәр нур чәчәр. Ул кырык мең шәһәрнең һәрберсендә кырык мең тешле швар күтәрелеп торыр, һәр дивар теше өстендә бер фәрештә утырыр. Кулларында ике табак булып, берсендә — нур, икенчесендә- затлы кием икән Мөхәммәт галәйһис-сәлам Җәбраил фәрештә белән җәннәт капкасына килделәр, вә пәйгамбәр бу хәлләрне күреп исе китте һәм алар хакында белешә башлады. — Болар барчасы да Адәм галәйһис-сәламгә кадәр сиксән мен ел әүвәл бар кылындылар. Кыямәт көнендә синең өммәтенә бу фәрештәләр шушы табакларны китерерләр. Алар барчасы да хак мөселманнар өчен әзерләнеп куелганнар,— дип аңлатып бирде Җәбраил фәрештә. Җәннәт капкасын Ризван хәзинәче саклап тора иде Мөхәммәт пәйгамбәрнең мөбарәк кулыннан тотып. Җәбраил галәйһис-сәлам аны Ризванга китерде. Анда кем бар? -дип сорады Ризван, килүчеләрне күреп Җәбраил! — Синең белән кем бар9 — Мөхәммәт саллаллаһ галәйһи вә сәлләм! — дип җавап бирде шунда Җәбраил — Аның пәйгамбәрлек заманы килдеме?—диде Ризван Әйе. килде' диеп җаваплады Җәбраил — Аллага шөкер! диде Ризван. Барлык мәләкләр вә фәрештәләр Мөхәммәт пәйгамбәребезнең Коръән сәхибе булуы вә мигъражга күтәреләчәге хакында хәбәрдар иделәр, алар өчен шөһрәт казанган бер сәхифә буларак, аны түземсезлек белән көттеләр Шунда Ризван җәннәтнең капкасың ачып җибәрде. Тупсалары көмештән, такталары алтыннан, бизәкләре ак энҗедән иде Ризванга Мөхәммәт пәйгамбәр сәлам бирде, үз чиратында җәннәт сакчысы ла ана хөрмәтләрен күрсәт ге. Бу җәннәг сиңа вә өммәтләреңә әзерләнеп куелган иде. ул синеке вә өммәтләреңнеке! диде ул Шунда Мөхәммәт галәйһис-сәлам Ризванның сигез хәлифәсен вә күпсанлы гаскәрләрен күреп алды Бу хәлифәләрнең һәрберсе аерым ишеккә куелып, аларның һәркайсына хезмәттә йөз мең фәрештә, тагын да җитмеш мен гаскәр башлыгы, җитмешәр мең мәләкләрдән торган сугышчылары бар иде Шуннан соң Ризван үзенең гәебнхын әйтте вә Мөхәммәт пәйгамбәргә җәннәтнең нигъмәтләрен күрсәтте Әгәр дә бөтен гомерен адәм баласы шундый нигъмәтләр Җыярга сарыф итсә дә бу кадәр байлыкларны хасил кыла алмас иде Җәннәт сарайларының кирпечләре шундый да камил вә хушны алырлыклар ки, берсе алтыннан, икенчесе энҗедән, өченчесе якуттан, дүртенчесе зөбәрҗәттән, барчасы да нәкыш белән бизәлгәннәр һәрберсенең яссылыгы биш йөз еллык юл вде. Бу диварлар һәммәсе утә күренмәле булып, эчендәгё туфраклары мөшкәт вә гамбәрдән, өсләренә зур тәхетләр куелган вә энже-якутлар бар тарафларга сибелеп, күзләрнең алкасында нур уйнатырлар, боларны күргән кеше кабат моннан чыгасы килмәс, барсын да язарга телдә сүз җитмәс Ул шәһәр дивар гары артында тагын да сарайлар вә асылмалы йортлар кылынган иде ки. кайсы алтыннан, кайсы көмештән, кайсы зәррәдән, кайсы шжедән. кайсы зөбәрҗәттән һ б һәр сарайда җитмеш мен зал. һәр залда җитмеш мең бүлмә, һәр бүлмәдә алтын вә көмештән тәхет куелган һәр тәхет янында берберсенә тиң булмаган ' утыргычлар куелып, тәхет өстендә бер фәрештә башына гаж кигән хәлендә торып, янындагы жигмеш мәләккә әмерләрен җиткерә, тавышлары бер илаһи моң төсле ишетелә иле Шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәр җәннәттә чишмәләргә тап булды Берсе сөт тән. берсе судан, берсе хәмердән, берсе балдан, һәр сарайга бу чишмәләрдән ермаклар аерылып, шуларга агып керер Аларның чыккан җирләре алтыннан вә энҗедән ясалып, ташлары җәүһәр вә якуттан, алтыннан, көмештән, ә яннарында мөшкәт һәм гамбәр туфрак, яр чигендәге үләннәре зәгъфран вә сөмбел иде. Тагын да агачлар күренде. Алар шулкадәр биек иделәр ки. очларын күз белән карап та күрү мөмкин түгел. Аларның кәүсәләре алтыннан, ботаклары -якуттан, энҗедән вә зөбәрҗәттән, яфраклары—ефәктән, парчадан иде. Ә үзләренең зурлыклары бер Каф тавыннан икенчесенә кадәр бөтен җирне каплап тора, җимешләре йодрык кадәр вә аларда җитмеш төрле ләззәт вә тәм бар Әгәр дә бу агачтан ул җимешне җәннәткә кергән кеше өзәргә теләсә, табактагы нурга таба ул сораган җимеш үзе килер вә табак мөэминнең авызы янына җитешеп, авызга кабарлык булыр. Агачның кайсы гына җирдә, түбәндәме, биектәме, башка урындамы үсүенә карамастан, җимешләре җәннәткә ирешкән кешене шушы рәвештә тукландырыр. Ул агачларда тагын да кошлар туе иде Шуннан соң Мөхәммәт пәйгамбәргә сигез җәннәтне күрсәттеләр. Беренчесе — Фирдәвес, икенчесе— Җәннәтел-Мәэвә. ягъни Торак-Җәннәт, өченчесе — Җәннәтел-Гаден, ягъни Җәннәт-Бакча, дүртенчесе — Җәннәтел-Нәгыйм. ягъни БәхетҖәннәте. бишенчесе—Дарес-Сәлам, ягъни Тынычлык вә Иминлек Йорты, алтынчысы — Дәрел-Карар. ягъни Карар Йорты, җиденчесе - Дәрел- Җәлал. ягъни Бөеклек Йорты, сигезенчесе —Дәрел-Хулд, ягъни Мәңгелек Йорты. Бу җәннәтләрнең беренче дүртесе гөлбакча вә агачлыклар рәвешендә булып, калган дүртесе бакча вә сарайлар хәлендәдер. Ул җәннәтләр эчендә олуг вә зиннәтле сарайлар корылган һәм арада иң биегенең иясе Әбу-Бәкер Әс-Сыйддыйкка, тирәсендәге кечерәкләре Гомәр. Госман вә Гали — Мөхәммәт пәйгамбәрнең дүрт ярына багышлап куелган. Алар эчендә олуг тәхетләр корылып, барча урыннар вә җирләр энҗе-якут. алтын-көмеш, зәмрәд вә зөбәрҗәт һ. б. асыл ташлар белән бизәлгән. Мөхәммәт пәйгамбәр оҗмах сарайларын күреп сөенде, эчләренә үтәргә кыенсынды. Аларда сансыз күп хур кызлары хезмәт итә иделәр. Шулай да Мөхәммәт галәйһис-сәлам Гали сәхабәгә багышлап куелган сарайга кермичә үтә алмады. Анда кияве булган вә хәлифәсе ителәчәк Галинең ясалып куелган сурәтен күрде. Галинең бу сурәте фәрештәләргә килеп карар вә соклану өчен монда эленгән,— дип аңлатты Җәбраил галәйһис-сәлам. Шуннан соң Мөхәммәт пәйгамбәр бакчага үтте дә агачыннан бер җимешне алып капты. Ул арада сарайдан бер хур кызы килеп чыкты. Мөхәммәтнең бу эшен күреп алды да: - Син кем буласың?—дип сорады.— Бу агачның җимешләре Гали сәхабәгә аталып куелган, башка һичкемнең аңа тияргә хакы юк,— диеп белдерде. Аның шушы сүзләреннән Мөхәммәт үзен кыен хәлдә күрде. Җәбраил белән бергә сарай эченнән чыктылар һәм җәннәтнең уртасына җиттеләр Анда оҗмах күгеннән агып килгән бер чишмәгә очрадылар. Моның улагы — зөбәрҗәттән, юлындагы ташлары җәүһәрдән, балчыгы гамбәрдән, ярларында үскән үләннәре зәгъфыраннан иделәр Эченә вә читләренә күз күрмәгән, колак ишетмәгән асылташлар сибелеп, күктәге йолдызлар кебек күз кысышып җемелдиләр Агып чыккан суы сөттән, хәмердән, судан, балдан булып, бер-берсе белән буталмый вә бер-беренә карышмый иделәр. - Бу нинди чишмә икән?—дип сорады Мөхәммәт пәйгамбәр Җәбраил фәрештәдән. — Бу — сиңа дип аталып куелган вә вәгьдә ителгән Кәүсәр чишмәсе була инде! дип сөендерде аны Җәбраил. Әгәр дә берәр кемсә аннан бер генә йотымны гына эчсә дә, мәңгегә Аллаһы тәгаләнең шәфкатенә вә рәхименә юлыга вә бәхет эчендә нурланып яши,— диде. Кәүсәр чишмәсенең челтерәп аккан тавышларына кадәр җанга ягымлы вә күңелләрне шатлык-сөенечкә күмә, кырларында үсеп утырган агачлар вә чәчәк-үләннәр хисләрне адаштырырлык хуш исләр тарата һәм ботакларына вә сабакларына басып сайраган кошлар күңелләргә рәхәт- 40 иск өләшә.Ә җәннәт кошларының муеннары дөянеке төсле озын, матур вә гүзәл иделәр. Бу бакча төсле урын җәннәттә башка юк иде. Моннан алда күренгән сигезе дә аннан калыша иделәр. Кәүсәрдән бер тармак су бүленеп китә иде. - Монысы Зәмзәм чишмәсенә коя. дип белдерде Җәбраил Кәүсәр чишмәсенең читләрендә кече сарай вә чатырлар корылган, алар эчендә хур кызлары хезмәт куя иделәр һәркайсынын йөзләре сөттән ак. би I очлары якуттан кызыл вә нурлы, үзләре җирдән йомшак, айдан якты, чәчләре гаять тә кара вә уралып-үрелеп куелган, һәрберсенә мен хезмәтче бар. Аларны күреп. Мөхәммәт пәйгамбәр Болар уртасында бөтен гомереңне уздырсаң да һич кайгы-хәс- рәтең булмас, болар белән бергә булудан да зур бәхет тәтемәс.- дип сөенечен белдерде. Бу сарайлар вә бу хур кызлары синең хатыннарың өчен вәгьдәләнгән. алар бәхеге өчен әзер кылынган. .тип белдерде аңа Җәбраил фәрештә. Ул хур кызлары шулай ук синең өммәтен өчен дип тә бар кылынганнар, диде Мөхәммәт пәйгамбәр әлеге дә баягы дүрт чишмә хакында хәтерен янарггы вә Җәбраил фәрештәдән сорады Ул чишмәләр каян килә дә кая китә? Кәүсәр чишмәсе Зәмзәмгә төшә, әмма ул чишмәләрнең каян килгәннәрен вә кая киткәннәрен тәгаен генә әйтә алмыйм, дип җавап бирде Җәбраил Әгәр кирәк тапса. Хак тәгалә үзе сиңа белдерер, диде. Аның бу сүзләре әйтелеп тә бетмәде, бик зур бер фәрештә пәйда булды. Пәйгамбәрнең аны әлегә күргәне юк иде. Ул. сансыз күп канатларын сирпеп Йа Мөхәммәт. Аллаһы тәгаләбезнең сөеклесе, бер канатыма аякларыңны куй вә мөбарәк күзләреңне йомып тор. диде Мөхәммәт галәйһис-сәлам аның әмерен үтәде. Пәйгамбәрне фәрештә күтәреп алып китте һәм бераздан Инде күзләреңне ач' диде. Алар биек вә олуг агач өстснө килеп җиткән иделәр Каршыла бик зур гөмбәз күренде Аның зурлыгын вә матурлыгын сөйләп кенә аңлатып бетерерлек түгел иде Әгәр дә бу гөмбәз янына Җир шарын куйсаң, тау башына кунган кош кадәр генә калыр иде Бу гөмбәзнең зөбәрҗәттән бер ишеге булып, алтыннан ясалган ачкычы күренде Мөхәммәтне монда китергән форсит ю «Бисмиллаһ ир-рахманир-рахим!» дип әйт. диде. Бисмиллаһ ир-рахманир-рахим! диде Мөхәммәт галәйһис-сәлам һәм кинәт ачкыч үзлегеннән борыла башлады, ишек ачылып китте. Алар тиунда үттеләр Бу гөмбәзмен эче дә тышы кебек үк бик тә гүзәл вә искиткеч иде. Аның бер як диварына «Биеми» дип. икенче якка «Ал- лаһ» дип. өченче ятына «Рахман» дип. дүртенчесенә исә «Рахим» дин язылган иде. Шул язулар булган урынла чишмәләрнең чыга торган җире, ягъни күзләре бар иле «Биеми», ягъни «исеме» дип язылган дивардан су. «Аллаһ» дип язылган дивардан сөт, «Рахман» дип язылган диварыннан хәмер. «Рахим» дин язылганыннан бал чишмәләре атып чыта иделәр. Шуннан билгеле булды ки. жәннәт чишмәләре менә шушы дүрт сүздән барлыкка килә һәм тулардан агып чыта икән' Шулвакыт Хак тәгаләдән вәхи иреште: Йа Мөхәммәт сөеклем, әгәр дә синең өммәтләрең шушы дүрт сү кануннарын өйрәтергә вә дин таратырга тиеш булды Китаплардан күренгәнчә. Мисгаб сәхабә үзе яшь кеше иде Иман китергәннән сон. дин исламга кермәгән әти-әнисеннән бик күп җәбер- золымнар күреп яшәде. Аны һаман да иман китергәне өчен 1ирги вә җәберли иделәр Мисгаб сәхабә Әсгать бине Зурарәтнен үзе белән килгән кешеләр ягыннан Мөхәммәткә бәй1ыт китергән килешү вакьныида катнашты һәм Ясрип (ягыш Мәдинә) шәһәренә вәкил булып килергә ризалыгын белдерде. Алар белән китеп. Әсгать бине Зурарәтнен йортына төште, анда яшәде һәм әнсариларның. ягъни Мәдинә гарәпләренең олугларына килеп, аларга дин 1әгълима1ыннан хәбәрләр биреп, исламга өнди башлады Арадан иң башлап Бәня-Габделашһал вә Бәни-Зафир кабиләләре иман кигерделәр, аларга бүтәннәр дә кушыла башлады Мәдинәдә исламга карата артык зур каршылык очрамады Хәбәрләрдән шулар билгеле, пәйгамбәрлекнең унөченче елында Мәккәгә хаж кылып әнсарилардан тагын да кешеләр килделәр һәм пәйгамбәргә иман китереп, бәйтыт бирделәр. Әмма аларның Мөхәммәт белән аралашуларын һәм рәсүлне үзләренә алып китәргә җыенуларын Мәккә кяфер/тәре белеп алдылар һәм әнсари.гарны кипе кайтармаска тырышын карадылар Бары тик Мәдинә халкы гына, кяферлөр алдында ачылып ки ген. серләрен чишмәделәр Кяферләрнең мөселманнарга кылган авырлыклары тагын ла арта барганлыктан. Әбу-Солим Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кы гырга уйлады Уңай вакыт сайлап алып, дөя өстене кызын вә хатынын утырт ты да юлга чыкты Шәһәрдән Мәдинә тарафына китүче юлга тешуләрс булды, кар- шыларына кяферлар килеп чыкты П — Син кая барырга җыендың болай?—дип Әбу-Сәлимнен кулыннан дөя нуктасын тартып алдылар.— Син үзең нәрсә эшләсәң дә эшләрсең. әмма без кабиләбезнең олугы булган хатыныңны шәһәребездән җибәрмибез,—диделәр дә, кызы белән хатынын Мәккәгә алып кайтып киттеләр. Качмасыннар өчен кызын — бер йортка, әнисен икенче йортка куйдылар Әбу-Сәлим ялгызы гына Мәдинәгә килеп җитте. Мисхаб сәхабәгә кунарга төште. Әмма хатынын бик нык сагынганга күрә көн-төн кайгыла вә сагышта йөрде. Күзләреннән тамган кайнар яшьләре Мәккә тарафына киткән юл тузанын сугарды. Хатыны да бик пакизә кемсәнә иде. Әбу-Сәлимне исенә төшереп, ул да кайгыга калды. Беркөнне Мөгайрә кабиләсеннән булган кемсәнәләр аны сахрада кайнар күз яшьләрен агызып утырган вакытында очраттылар Күңелләре кузгалды, аның хәсрәтеннән күңелләрен борчу басты. Мәккәгә кайтып. Мөгайрә янына килделәр һәм Әбу-Сәлимнен кызы белән хатынын азат итүне үтенделәр. Кызы белән әнкәсе очрашкан көнне үк яңадан юлга чыктылар вә, дөягә утырып, Мәдинәгә таба киттеләр. Сахрага гына җитүләре булды, аларга Талха бине Габделгази каршы төште. — Сез кая барасыз болай? —дип сорады. — Иремне эзләп, Мәдинә шәһәренә барам,—дип белдерде хатын. Бу вакытта Талха бине Габделгази иман китергән иде инде. Ул аптырап калды: — Ничек икегез генә юлга чыгарга булдыгыз. Берәр сакчы да алмагансыз. Курыкмыйсызмы?—диде һәм, миһербаны килеп, аларны үзе озатып куйды. Шушы вакыйгадан соң Мәккәнең мөселманнары азлап-азлап та, төркемтөркем булып та Мәдинә шәһәренә күченә башладылар. Моны белеп алган кяферләр, җыелышып, киңәш-табыш кылдылар һәм Әбу- Җәһил: — Болай булмый, без Мөхәммәтне кылычтан үткәрик! — диде. Мәккә кяферләре сүзнең ахырында аның тәкъдимен кабул иттеләр һәм пәйгамбәрне үтерергә карар биреп таралыштылар. Мөхәммәт галәйһис- сәлам өстендә үлем вә дәһшәт болыты кабат куера башлады. Имансыз Мәккә кяферләре, кан таләп итеп, җинаять юлына бастылар, кылычларын айкап, кулларына үлем богавы тоттылар. Шул минутта Җәбраил галәйһис-сәлам Мөхәммәт салаллаллаһу галәйһи вә сәлләмгә вәхи китерде...

1990—91 еллар.

Беренче китап тәмам.