ЯШЕЛ ЧИШМӘЛӘР
Акыл иясенең гамәлләре чәчәккә зыян китерми генә ширбәтен эчеп киткән бал кортыныкы шикелле булсын. Дһамманада. йтергә кирәк, нефтьчеләрнең табигатьне саклау буенча үз төбәкләрендә үткәрә торган чаралары турында тәфсилле тасвирланган төрле-төрле документларны, эш кәгазьләрен мин шулкадәр кызыксынып укыдым ки. әле бер генә матур әдәбият әсәрен дә алай мавыгып укыганым булмагандыр. Нефть осталары кылган эшгамәлләрнең нәтиҗәсе өчен борчылу-дулкынланула- рымны бары тик, Робинзон Крузо маҗаралары турында укыгач, аның язмышы өчен балачагымда булган борчылу-дулкынлануларым белән генә чагыштырырга мөмкиндер. Ә Аһ, нефтьчеләрнен башкара башлаган бу уй-ниятләре, матур хыяллары тулысы белән тормышка ашсачы иде! Чөнки аларны язучы хыялы белән елгаларны кирегә боручы, океан төпләренә төшүче, ерак планеталарга күчеп китүче әдәби геройлар түгел, ә бүгенге тормышыбыздагы гади кешеләр — нефтьчеләр гамәлгә ашыра бара бит Бу инде сиңа Робинзон Крузонын кешесез утрауда ялгызы калып яшәү өчен көрәшүе генә түгел Хәер, нефтьчеләрнен куйган максатлары да шундыйрак түгелме соң? Робинзон Крузо үз тормышы өчен көрәшсә, нефтьчеләр, үзләре яшәгән һәм эшләгән төбәкләрнең табигатен һәлакәттән коткарып, йөз меңнәрчә кешеләрнең — ватандашларының тормышы өчен көрәшәләр ич Табигатьне саклап калу — тереклекне саклап калу дигән сүз ул! Нефть төбәгәндә чыгып килә торган «Хәзинә» һәм «Нефтяник Татарстана» исемле күптиражлы газетларда «Азнакайнефть»нефть һәм газ чыгару идарәсенең икенче цехы эшчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләренең җөмһүриятебездәге барлык неф I ьчеләргә, төбәктәге авыллар һәм шәһәрләр халкына мөрәҗәгате басылган Мөрәҗәгать безне, табигатьнең җелеген суырып кына яшәүдән туктап, барыбыз бергә, бердәм булып, әйләнә-тирә мохитне сәламәтләндерүгә керешергә чакыра «Ни кызганыч,—диелә ул мөрәҗәгатьтә.— җир асты байлыкларын озак еллар буенча ничек кенә булса да күбрәк суыртып алу сәясәте Татарстанның көньяккөнчыгышында экологияне җитди бозу-жимерүләргә китерде чишмәләр корыдыкипте, сулар тозланды, һава сәламәтлеккә зарарлы төрле калдыклар белән пычратыла тора. Җирнең үпкәләре булган урманнар елдан-ел кими — юкка чыга бара Без эшләгән, оез яшәгән җирләрдә шәрә тау буйлары, коры елга- ерымнар, ишелә торучы текә ярлар бик күп. аларны жил-сулар ашый, юа- жимерә, байтак урыннар чүплек башын хәтерләтә Алар барысы да безнең кулларның ярдәмен агачлар һәм куаклар утыртуыбызны көтә Безнең хезмәт коллективы үз җирләрен яшелләндерүне намус эше дип карый. Без язын-көзен һәр эшләүче унар төп агач һәм 15—20 төп куак утыртыр, җирләребезгә үлән чәчәрбез дип карар кылдык Нефть төбәгендә яшәүче барлык кешеләрне дә бу изге эштән читтә калмаска чакырабыз. Агачлар утырту ул туган Татарстаныбызны чүлгә әйләндермәү дигән сүз. Нефть төбәген яшел оазиска әйләндерик! Бу җирдә без һәм безнең балаларыбыз яши һәм яшиячәк бит!» Әлеге мөрәҗәгать 1995 елның 24 мартында игълан ителгән Нефть чыгара башлап, Татарстан нефте елъязмасының беренче сәхифәләре ачылуга 52 ел үткәч! Янә бер эш кәгазе «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең администрациясе һәм профсоюз комитеты «Чишмәләрнең сафлыгы өчен» дигән махсус конкурска йомгак яса1ан Бу ярышта җәмгысы 28 предприятие, шул исәптән 13 нефть-газ чыгару идарәсе, 2 бораулау эшләре оешмасы. 3 автомобиль юллары идарәсе, 3 катламнарның нефть бирүен арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе катнашкан Нефть чыккан якларда 178 чишмә гәргипкә китерел!ән, матурлап бизәлгән һәм теркәп исәпкә алынган. Иң зур эшчәнлекне «Әлмәт- нефть» нефть-газ чыгару идарәсе коллективы күрсәткән 27 чишмә. «Елхов- нефть» 15 чишмә. «Азнакайнефть», «Актүбәнефгь». «Прикамнефть» идарәләре 13 әр чишмә чистарткан Бигрәк тә «Сөләйнефть». «Азнакайнефть». Лсниногор- скнефть», «Баулынефть» идарәләре җирләрендәге чишмәләр яхшы сакланганнар Шунысы әһәмиятле болар җөмһүриятебезнең иң беренче нефть промыселлары җирләрендәге чишмәләр Конкурс нәтиҗәләрен йомгаклап, мондый карар чьп арыла I. Пычратылган чишмә суларындагы хлоридларны киметү юнәлешендә табигатьне саклау чараларын нәтиҗәле үткәргәннәре өчен 1 нчс урын «Әлмәтнефть» идарәсенә 50 миллион сум һәм җинел автомашина, 2 нче урын «Елховнсфть» идарәсенә 40 миллион сум һәм җинел автомашина, 3 нчс урын «Баулынефть» идарәсенә — 30 миллион сум һәм җиңел автомашина бирелә II. Чишмәләрне эстетик яктан матур итеп бизәгән-жиһазла! ан өчен 1 нче урын «Актүбәнефгь» идарәсенә чит ил җинел автомашинасы. 2 нче урын «Җәлилнеф1ь» идарәсенә 15 миллион сум. 3 нче урын «Иркеннефть»идарәсе- нә 10 миллион сум бирелә III. Иң саф сулы чишмә өчен 1 нчс урын «Сөләйнефть» идарәсенә 20 миллион сум. 2 нчс урын «Азнакайнефгь» идарәсенә— 10 миллион сум, 3 нчс урын «Лениногорскнефть» идарәсенә 5 миллион сум бирелә. Болардан тыш. бу гадәти булмаган ярышта катнашучыларның бик күбесенә. исемфамилияләрен атап, төрле бүләкләр тапшырыла. «Азнакайнефть» идарәсе башлыгы Әхтәм Фәсхетдинов. мәсәлән, эшчеләрне бүләкләү өчен скважиналарны җир астында килеш ремонтлау цехына. 2 нче нефть-газ чыгару цехына, энергетик корылмаларның прокат-ремонт цехына һәм технологик транспорт идарәсенә һәркайсына 15 әр миллион сум акча бүлеп бирә. Ул цехларның җитәкчеләре.— чын мәгънәсендә табигать сакчылары.— И. Шәри- пов. М Максютов. Ә Маликов берәр айлык хезмәт хакы белән бүләкләнәләр. Әлбәттә, әгәр дә урманнар утырту, инеш-чишмәләрне саклап калу-яңарту кебек, табигатьне саклау хәрәкәте Татарстандагы нефть ятмаларын үзләштерү, беренче нефтьне чыгару буенча үзенең масштаблары белән искиткеч зур һәм күләмле эшгамәлләр белән бер үк вакытта башланган булса — нур өстенә нур гына булыр иде. Нефтьне эзләп табу, скважиналар бораулау, табылган нефтьне суыртып алу кебек эшгамәлләрне башлаганчы ук. «ничек итеп тирә-юньдәге табигатьне саклап калырга икән?» дигән борчылулар өстенлек итсә, ни әйтер идең дә бит Аек акыл, хужаларча исәп-хисап белән эш итә белүчеләр нефть чыгару эшенең котылгысыз рәвештә табигатькә зарар китерәчәген искәртергә-кисәтергә. иң өстәге түрәләрнең дә колагына иңдерергә тиешләр иде югыйсә. Әмма булмаганны бар дип әйтә алмыйбыз шул. Булмаган. Дөрес, бер Җир шары гына түгел, хәтта бөтен галәм күләмендә табигатьне саклау программалары бар. алар галимнәр тарафыннан исәпләнгән-саналган. җентекләп әзерләнгән, төрле Конвенцияләр, килешүләр, берләшүләр, шартнамәләр рәвешендә кабул ителгәннәр Мәсәлән. 1971 елның 2 маенда төрле илләрнең 2200 галиме Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре У Танны. «кешелек дөньясына моңа кадәр күрелмәгән гомуми куркыныч яный» дип. Җир шарында яшәүче барлык халыкларга мөрәҗәгать белән чыгарга тәкъдим ясыйлар. СССР белән АКШ арасында тирә-юнь мохитне саклау буенча хезмәттәшлек итү турындагы Килешү дә бар. һаваны аэрокосмик ераклыкларда пычратуны чикләү буенча Европа илләре. Америка һәм Канада кул куйган гамәлдәге Конвенцияне дә искә алып үтик. Мондый зур күләмле, яхшы ниятләргә кагылышлы үзебездәге (СССРдагы һәм Россиядәге) күп санлы документларны саный китсәк тә. исәбенә чыга алмаслыктыр Мәсәлән, вак елгалардан акыллы файдалану турында хөкүмәт карары. Идел һәм Урал яклары елгаларын пычратудан саклап калу турындагы шундый ук карар бар Соңгысын Россия хөкүмәте үз исеменнән яңартып та куйды Кәгазьдә аны эшләгәнче, башта иске карарларны искә төшерергә. аларда күрсәтелгән чараларның күпмесе үтәлгәнен тикшерергә, күпмесе онытылган, кайсы түрәләрнең өстәл тартмаларында, шкаф шүрлекләрендә тузан җыеп ята — шуларны барлап чыгарга кирәк иде юкса. Мин әле үземнең дә «Советская Россия» газеты әләме астында оештырылган «Иделне коткару җәмәгатьчелек комитеты» әгъзасы булып торганымны хәтерлим. Табигатьне сакларга чакырып чан суккан башка бик күп һичшиксез файдалы башлангычлар, уй- ниятләр шикелле, ул Комитет та яңа хакимиятнең чуалыш-буталышлары өермәсендә юкка чыкты, чөнки бу хакимият тә үзенең эшен, кайчандыр хакимият башында булган большевистик партия-дәүләт номенклатурасы үрнәгендә, илдәге үзгәрешләрне гаҗәп зур җимерүләрдән башлады. Мәгълүм пролетар гимнын- дагыча, « нигезенә кадәр җимереп, аннары » шигыре белән эш итү. ай-һай ла. юньлегә илтерме икән? Инде ничәмә-ничә дистә еллар буена, берничә буынның тормышы дәвамында табигатьне саклау чаралары, шуңа кагылышлы уй-ниятләр иң соңгы чиратта гына, калдык-постык принцибыннан чыгып кына гамәлгә ашырылып килә. Гомумкешелекнен уртак йорты — җиребез үзенең әйтеп бетермәслек гүзәллеген җуя. пычрак бер чүплек башына әйләнә бара, академик Яншин сүзләре белән әйткәндә. «ул инде тормыш мохите түгел —җир үлем мохитенә әверелеп килә» Әйдәгез, бу борчулы уйлардан арынып, нефтьчеләребезнең үз төбәкләрен чәчәк атып утыручы яшел оазис итү өчен башлап җибәргән изге-игелекле эш- гамәлләренә кайтыйк әле. Әнә бит. «Азнакайнефть» идарәсенең икенче нефть промыселы цехы эшчеләре, инженерлары, җитәкчеләре — һәркайсысы язын-көзен 10 ар агач һәм 15— 20 төп куак утыртырга алынганнар. Әгәр дә бу эш киләсе елда да. өч ел, биш ел. ун елдан соң да дәвам итсә?! Куанып: «Булдырасыз, афәрин!» — дияргә генә кала Чынлап та, төньяк елгаларын корылык янаган төбәкләргә борып җибәрергә, дип баш ватканчы, һәр кеше һәр елны үзе яшәгән төбәктә берәр агач утыртса, һәр авылда, һәр шәһәрдә яшәүчеләр, җыелышып, берәр чишмәне рәтләсә-яңартса, берәр нәни генә инешне мул сулы итәрг тырышса — нинди изге эш булыр иде! Юкса бик авыр эш тә түгел бит инде Нефтьчеләрнең әлеге матур башлангычын, барлык нефтьчеләрдән тыш.—ә алар 80 мең кеше чамасы, шушы төбәктәге кала-салаларда гомер итүче халык та бердәм күтәреп алса, ул бит миллионнарча пар ышанычлы-таза эшче куллар дигән сүз. «Нефть төбәген яшел оазис изик' ------------------- дигән чакыруга һәр ике кешенен берсе кушылса да. ул бит табигатьне яклаучы-саклаучы бихисап фидакарьләр дигән сүз. Ел саен, әйтик, яңа утыртылган биш миллион агач яна урманнар булып күкрәп үсеп китсәләр, шатланмас идекме? Әле бүген зәгыйфь кенә утырган яшел үсентеләр, «кара алтын» осталарына рәхмәт әйтеп, тирә-юньгә ямь биреп шаулап торырлар. Кешеләр дә автомобильләрдән, төрле моржа-торбалардан чыккан төтенне-газны иснәмәсләр, ә -кислород фабрикалары» — урманнарның саф һавасын суларлар Бу матур башлангыч үзе дә. саф сулы чишмә кебек, астан-төптән. халыкның кайгыртуыннан бәреп чыккан булуы белән кадерле Җирнең яшел йөзе өстеннән пычратылмаган саф сулы инеш-елгалар агармы, алардан башка Идел-Чулман шикелле иң зур елгалар да кибеп-корып бетмәсме, кешеләр ярдәм итмәсә. тирә-юньдә болай да сирәкләнә барган урманнар да үлеп бетмәсме, тормыш бүләк итәргә тиешле һава тоташ агуга әйләнмәсме менә шундый борчулы уйланулардан сон. халык тиз ватылырга, тиз жәрәхәтләнергә торган табигатьнең язмышы өчен үзен жаваплы гоя башлаган икән бу бик яхшы, куанычлы фал. Карагыз әле. күп кенә файдалы теләк-ниятләр. табигатьне саклау буенча ныклап исәпләнелгән-уйланылган программалар ни өчен тормышка ашырылмый калалар сон? Юри эшләгән шикелле, барысы да киресенчә килеп чыга никадәр күбрәк яклау чаралары уйланылса. урманнар шул кадәр азрак кала, жәнлек- жанварлар. кошкортлар, бөжәк-күбәләкләргә яшәү урыны юкка чыга бара Борын-борыннан чисталык-сафлык чыганагы булган, халык һәрвакыт изге итеп караган елга-чишмәләр ничек кирәк алай тереклек итү. суын эчү. аш-су пешерүгә тоту, юыну-кер юу өчен дә яраксызга әйләнә бармыймы9 Эчкән суына кайчандыр. ата-бабалар ырымына буйсынып, жептер-фәләндер генә салып киткән кешеләр хәзер суларга дуңгыз фермаларының шакшысын, мал-туардан калган тиресне. көндәлек тормышта җыелып килгән чүп-чарны ташларга-түгәргә дә тартынмыйлар Билгеле, табигатькә карата булган бу вәхшилекләр закон-кануннар белән тыелган санала, әмма, намус-вөҗданың белән үзеңне тыя белмәгәндә, ул законнарга кем карап тора сон9 ! Шуңа күрә дә өстән төшерелгән директив күрсәтмәләр халык тарафыннан күтәреп алынмый Бер мәзәктәге кебек урман өстендә шаулый, аста исә яфрак та селкенми! Менә гадәти нефть промыселы скважиналар, бер күтәрелеп-бер төшеп нефть суыртып утыручы сиртмә «торналар», төрле-төрле торбалар, су җыйгычлар, бер катлы кечерәк кенә контора бинасы, аның стенасына беркетелгән «Тәмәке тартырга ярамый'» дигән искәртү.. Дөрес, хәзер элеккеге вышка-манаралар. каланчалар юк. аларны бер утыз еллар элек алып бетерделәр, алар урынына хәзер йөк автомашиналары көпчәкләренә утыртылган күчмә мачталар кулланалар Ә гадәти булмаганы базаның барлык мәйданында яшелләнергә тырышып утыручы зәгыйфь үсентеләр, киләчәктә матур-мәһабәт буласы агачлар Үсентеләр тернәкләнеп гә киткән инде, димәк, үсәчәкләр! Аларны операторлар Нурия Хаҗиева. Нияг Сәйфиев. Ирек Хәлиуллин. Газинур Габдерәшитов. Нәфис Юны сов, Тәлгать Газизуллин. Рамил Измайловлар утырткан Кем соң изге эштән баш тартсын9 Фикер тусын да. башлап җибәрүче генә булсын! башлап җибәрүчеләр нефть суырту цехы башлыгы Илгиз Шәрипов, мастер Әбүзәр Гыйлфановлар Менә шулай, барысы дәррәү көрәккә тотынганнар алар Үрнәк эшнен көче зур аның' Мин ул елны бу якларда күп йөрдем, кайда гына барсам да, беренче эшем игеп, урманнар үстерүдә башлап йөрүче фидакарьләрнең чакыру сүзләре уңдырышлы туфракка төшкәнме дип. күпме агач утыртулары белән кызыксына тордым һәм чын-чынлап куанычлы мизгелләр кичердем, чөнки күреп йөрдем изге гш җавапсыз калмый Кара көз кергәч. Актаныш нефть ятмаларын тәкъдир итүдә катнашкан идем Гадәттә, нефтьчеләр яңа мәйданнарны үзләштерә башлау уңаеннан алай шау- шулы тантаналар үткәрү белән мавыкмыйлар Бездә шулай бит суга берәр яна кораб төшерсәләр галәмәт тантана һавага баш киемнәре чөяләр, корабка бәреп, бәхет юрап, шампан шешәсе ваталар КамАЗ автогигаитын эшләтеп җибәргәндә дә заводның беренче һәм икенче чиратларында икс митинг булган иде. Тантанага килгән кунаклар төзүчеләр-эшчеләрдән дә күбрәк булмадымы икән әле? Казаныннан. Мәскәвсннән махсус самолетлар белән зур түрәләр. дисеңме, торле газет-журнал. радио-телевидениеләрнең көтү-көтү хәбәрчеләре, дисеңме! Галәмәт инде! Кызык бит: завод сафка баса—митинг, яна мәктәп ачыла — митинг, мәчет күтәрелә — митинг Ә нефтьчеләр яңа ятмаларны эшкәртүне тын гына, тыйнак кына, көндәлек эш итеп кенә башлап җибәрәләр, борыны сизгер журналистлар гына, эләктереп алып, язып чыксалар инде Җөмһүриятебездә илледән артык ятмалар эшкәртелә, калганнары әле чират көтә, ә тантаналы тәкъдир итү Актаныш җирләрендә генә булды. Бу «кара алтын» хәзинәсе беренче Ромашкино ятмаларына тиңләшә алмаса да. еллык табышы 100—120 мең тоннага гына исәпләнсә дә. бәйрәм- тантана истә калырлык итеп үткәрелде. Район үзәгендә — ярминкә: нефтьчеләрнең сәүдә итәргә килмәгән кибете дә калмагандыр, товар төягән КамАЗлар кәрванына исләрен китеп карап торырлык иде. Мәйданда — үзешчән артистлар фестивале җырчылар, музыкантлар, биючеләр һ. б. һ. б.... Хәттә Президентыбыз Минтимер Шаймиев тә вакыт тапкан, бәйрәмгә очып килеп җиткән иде Беренче нефтьне суырта башлаган промысел биләмәсендә митинг булды Президент Минтимер Шәймиев, Татарстан нефтьчеләренең генераль директоры Ринат Галиев, бәйрәмчә матур теләкләрен белдереп, чыгышлар ясадылар, бергәләп торбаның биген ачтылар һәм нефть төп нефтьүткәргечкә юл алды Хәерле юл! Минем күз алдымда әле язын Азнакай якларында күргән яшел үсентеләр торгангамы, биредә — Актаныш якларының уңдырышлы кара туфрагында да күз карашым җирдән төртеп торган яшел башлы нәни чыршыларны абайлап алды. Әле промысел эшли башламаган, ә агачларны утыртып та өлгергәннәр! «Афәрин!» дими, ни диярсең?! Баксаң-күрсәң, өч йөз төп чыршы, унбиш алмагач, илле төп карлыган икән — үзе бер бакча! Бакча гынамы, һәйбәт урман! Актаныш промыселы операторларының башлап йөрүчесе мастер Илгиз Раянов «Бу әле эшнең башы гына».—диде. Монда бит әкренләп скважиналар саны да арта барачак, димәк, яшел бакча-урманнар да ишәячәк, кешеләр углеводород парлары суламаслар, ә ылыслы урманнарның шифалы-фитонцидлы һавасын сулап кинәнерләр. Мин әле тагын Норлат нефть ятмаларыннан алынган нефтьне комплекслы әзерләү җайланмасы булган Күтәмә җайланмасын карарга да барган идем Аның башлыгы Тәлгать һилалов мина, бу зур һәм катлаулы корылмавын ни өчен төзелгәнлеген аңлатып, технологик процессларның нечкәлекләренә кадәр төшендереп бирде Башкача ярамый икән. Нефтьтә су бар, төрле тозлар бар. ә аны чиста булса гына, төрле кушылмалар юк дәрәҗәсендә булса гына кабул итәләр икән Шуңа күрә, нефтьчеләр катламнардан алынган ике миллион тонна «кара алтын»ны башта җитмеш градуска кадәр җылыталар, махсус реагент—химик матдәләр кушалар, мичләр-деэмульгаторлар аша үткәреп, җыеп тондыралар, шул рәвешле генә чит илләргә — экспортка җибәрерлек дәрәҗәгә җиткерәләр. Әгәр сыйфаты тиешле шартларга җавап бирмәсә. начар нефть өчен шундый зур штраф салалар, аны чыгарып азаплануның мәгънәсе дә калмый Аннары Тәлгать һилалов җайланма тирәсенә көздән утырткан агачлары белән дә мактанып алды... Бер мисал очраклы булырга мөмкин. Ике үрнәк инде уйланырга, фикер тупларга мәҗбүр итә. Ә өч үрнәк-мисал нәтиҗәләр чыгарып, йомгак ясарга мөмкинлек бирә Карагыз әле, нинди бөек һәм матур гадәт-йола туып килә түгелме соң? Теге яки бу җирне үзләштерү-эшкәртү урманнар кисүдән башланмый. ә агачлар утыртудан башлана! Юкса, урман кисүченен балтасы күп кенә ил-халыкларнын милли фаҗигасенә әйләнгән заман бит Кызганыч ки, бу җәһәттән Татарстаныбызда да эшләр мактанырлыктан узган. Ә ни өчен, нефтьчеләре- безнен әлеге башлангычын үрнәк кагыйдә итеп алып. Россиянен һәр төбәкләрендә үтәлергә тиешле эш-гамәл итеп, аны дәүләт документлары белән законлаштырмаска. аннары хуҗалык итүнең бу үрнәген башка илләргә, башка кайтгаларга да таратмаска икән? ефть төбәкләрендәге чишмәләр янына барып йөри башлаганчы ничектер «чишмә» сүзенең мәгънәсе хакында уйланганым юк иде. Ә бит ул чишмәләр, мең булмаса да. дистәләр-йөзләрчә берәүләре җир астыннан шундый көчле бәреп, ургылып-ташып чыга ки. суын торбалар аша авыл йортларына. фермаларга, остаханәләргә кудырырга буладыр хәтта; икенчеләре тауН таш токымнары арасыннан тавышсыз-тынсыз гына саркып-тибеп. нечкә агым булып кына сызыла, бу агым кибәр, юкка чыгар, янадан жир астына китәр төсле, куркынып куясың. Чишмә, чыгыш, кизләү Төрки-татар телендәге бу сүзләрнең тамырларымәгъиәләрс шактый ачык тоемлана Азмы чишмәләр зур-зур елгаларның башы чьп ышы булып тора, күлләрне тутырып-тулыландырып тора Тверь ягындагы Волгине Верховье чишмәсеннән бөек Волга, үзебезчә әйтсәк. Иделебез башлана. Иделнең жир йөзендәге унбиш мен кушылдыгының һәркай- сысы шулай бер чишмә-чыгыштан юл яра бит! Алар арасында Ка.ма-Чулман. Ока-Ука. Свияга-Зөя. Сура кебек мул сулы озын-озьш елгалар да бар. Алар да. чишмәләрдән башланган вак инеш-слгачыкларны жыя-жыя. шулай үскәннәр Әйе. әйе. һәр зур гамәлләр кечкенәдән башланган шикелле, алар үзләренә эреле-ваклы инеш-елгачыкларны ияртә-куша килеп, зур елгаларга әйләнгәннәр. Мин ышанам: нефтьчеләребезнен матур башлангычы да. үз үрнәгенә башкаларны ияртә-куша килеп, илкүләм зур. изге эш-гамәлгә әйләнер әле. «Чишмә» сүзенең урысчасына — «родник»ка килсәк, «род», «родить» тамырына барып чыгарбыз Димәк, «тудыру» дигән сүзгә барып тоташа икән бит ул! Нәрсәне тудыру'.’ Әлбәттә, суны! Ә суны тудыру ул тормышны, тереклекне тудыру. Су булдымы, аның янында яшел үлән төртеп чыгар, берәр куак-агач тамыр җибәрер, ә аннары инде, чишмә көч алып инеш-елгаларга әверелгәч, аның ярлары яшел хәтфә болыннар-тугайлар белән бизәлер. Зур сулар янына кешеләр тартылыр, авыллар нигезләнер, зур-зур шәһәрләр күтәрелер, завод-фабрикалар төзелер. Су бар жирдә тегермән буалары, гидростанцияләр калкып чьп ар. сусыз икмәк тә пешереп, сыра да кайнатып булмый, сусыз нефть тә чыкмый, тимер- корыч та эреми Су юкка гына иң гади һәм ин алыштыргысыз минерал, ин серле һәм иң могҗизалы матдә булып саналмыйдыр1 һәркайда су кирәк, су, су. су... Әмма без жир астының караңгы катламнарыннан кояш яктысына яңа гына тибеп чыккан чишмәнең көчсезлеген-зәгыйфьлеген. яклаучысыз-саклаучысыз. әле туып кына килгән сабый бала хәлендә икәнлеген онытмаска тиешбез Менә ул тернәкләнер, алдындагы тау-ташларны тишеп йә әйләнеп үтеп, диңгез-оксаннар- ның зур суларына кушылырга юл эзләп сәфәргә чыгар Кешеләрнең ин тәүге ярдәмчесе булган чишмәләргә без дә мәрхәмәтле ярдәмче, аны яклаучы-сакла- учы ышанычлы юлдаш булырга бурычлыбыз. Без — кешеләр бит! Фашист Германиясе белән сугыш елларында Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның эш кабинетында сугыш хәрәкәтләрен чагылдырган карта эленеп торган, ул карта фронт сызыклары, саклану чаралары һәм һөҗүм юнәлешләрен күрсәткән уклар белән, тагын бик күп герле билге-тамгалар белән чуарланып беткән булган Бик табигый, бик аңлаешлы, армия һәм флотлар белән җитәкчелек итүче кешенең күз алдында шундый карга булмыйча, нәрсә булсын? Татарстан Президенты Минтимер Шаймиевнең эш кабинетында Идел. Чул- ман. Нократ. Агыйдел. Зөя кебек елгаларның зәңгәр челтәренә уралган Җөмһүриятебез каргасы Шунда ук йөзләрчә вак елгачыкларның нечкә тамырлары, авыл-шәһәрләрне күрсәткән кара төртке-түгәрәкләр. Монысы да гадәти. табигый күренеш. Илбашы икән — шулай булырга тиеш Ә менә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Галиевнең эш кабинетында иң түрдә. . чишмәләр картасы! Ул картада 434 чишмә билгеләнгән, аларның 78 е өстенә хәвефле тамг а кызыл флаг чыклар кадалган Мин юри игътибар иттем: анда запас нефть ятмаларының урыннары да. Татарстан промыселларыннан «кара алтын» белән тәэмин ителеп торучы Россиядәге, якын чит илләрдәге. Европа илләрендәге «нокталар»га сузылган үзәк нефтьүткәргечләр дә, нефть суыртып утыручы скважиналар да түгел, ә нәкъ чишмәләр генә төшерелгән. Гаҗәбрәк хәл бит нефть генералы юкса үзе. мин бераз сәерсенеп тә калдым. Ә нәрсәсе аңлашылмый соң моның? дип сүз башлады Ринат Галиев Әгәр дә без. нефть, нефть дип, чишмә-инешләребезне һәлак итсәк, үзебезнең җиребезне нефть Чернобыленә әйләндереп бетерербез, анда яшәргә дә мөмкинлек калмаячак бит Җир шарының бер пар үпкәсе бар урман белән су Шулар безгә тормыш-тереклек бирә, шатлык һәм ләззәт китерә, матурлык һәм сәламәтлек бүләк игә Нефть өчен шундый бәя гүләсәк бик кыйммәткә гөшәр. шундый табигать байлыкларын исраф итеп бетергәнебез өчен балаларыбыз-оныкларыбыз безне гафу итмәсләр Шуңа күрә, нефтьчеләрнең игг беренче кайгылары табигатьнең көчен-куәтен саклау, матурлыгын-г үзәнлеген арттыру булырга тиеш Шуннан соң гына инде нефть чыгару м.гсьәләләрс турыңда уйланырга мөмкин Табигатьне саклау һәм табигать байлыкларын үзләш терү-эшкәртү бу икс эш-гамәлне бер-берссннән һич аерып карарга ярамый һәр чишмә ул табигать бүләге. Кешеләр, әгәр дә әйләнә-тирәдәге матурлыкны сакларга, шул матурлык-сафлык эчендә үзләре яшәргә телиләр икән, ул чагында жир өстенә бәреп чыккан һәр нәни чишмәнең, инеш-елгаларга әверелеп, дингез-океаннарга бару юлында үлән- нәргәчәчәкләргә, болыннарга-урманнарга, кошларга-киекләргә тереклек биреп, күбрәк файдалы-игелекле эшләр эшләвен кайгыртырга тиешләр Нефть чыгару эшен нефтьнең үзеннән түгел, ә, кайберәүләргә никадәр сәер тоелса да, әнә шул урманнарчишмәләрдән, табигать-анабызны саклаудан башларга кирәк. ер диңгез тозлы су бер кувшин төче судан арзанрак исәпләнә Мондый югары бәһа тозлы суның, диңгез-океаннар булып та, эчәргә-сугарырга, башка хуҗалык эшләренә яраклы төче суның гомуми су күләменнән нибары ике процент кына булуы белән генә дә аңлатылмый. Тозлы океан-диңгез суларын эчеп булмаудан гына да түгел бу Ахыр чиктә, суны төчеләндерә торган махсус җайланмалар төзергә, шул рәвешле авыл-шәһәрләрнең сусавын басарга мөмкин Жюль Верн романындагы капитан Немоның су асты көймәсе океаннын тозлы суын файдаланган бит әнә. Казагыстан нефтьчеләре шәһәре Мангышлак та диңгездән алып төчеләндерелгән су эчә. Табигатьнең бөек минераль байлыгы булган төче сулы чишмәләр әйләнә-тирә мохитне яхшырта-сафландыра, аларны карап-тәрбияләп тоту өчен, физик көч-куәт һәм рухи кичерешләр өстенә, зур чыгымнар да таләп ителә Шуңа күрә дә зур кадерхөрмәт ул чишмәләргә. Нефтьчеләрнең югарыда әйтеп үтелгән конкурс-ярышында исәпкә алынып, махсус схема һәм карталарга төшерелгән чишмәләрнең барысын да күреп бетереп булмады, әлбәттә. Моның өчен, асфальт юлдан җилдереп кенә түгел, ә хуҗаларча ягымлы куллар кагылган һәр чишмәгә илтүче сукмаклардан йөреп чыгарга. Татарстанның ярты җирен диярлек аркылыга-буйга гизәргә кирәк булыр иде. Шулай да мин байтак чишмәләрне күрдем, аларга сокланып карап тордым, тешләрне сындырырлык шифалы салкын суларын эчтем. Актүбә поселогы. Технологик транспорт идарәсендә чишмәләр башлыгы итеп Наил ага Кәлимуллинны куйганнар. Гомеренең ин матур елларын нефть эшенә багышлаган ветеран, әле пенсия яшенә җиткәч тә мастер булып эшләгән, соңгы елларда гына гомерен үзенең тугрылыклы карчыгы Зәйтүнә әби белән бергәләп өйдә уздыра башлаган. Әмма барча халык кузгалганда, ничек тыныч утырасын, ди?! Идарә башлыгы Петр Баязитов Наил аганы чакыртып ала да әйтә: Тәҗрибәң бар, әйдә, чишмәләр командиры бул әле!—ди. — Ә эшчеләр, техника, материаллар?. — Беренче чиратта—сиңа. Синең кайчан, кайда, күпме кирәк икәнен әйтүең җитә. Килештекме? — Килештек. Мин килгән көнне Наил ага Кәлимуллин үз кешеләре белән урман чишмәсен рәткә китереп ята иде Шимбә ял көне, ә алар, колхоз бәрәңгесен алырга баргандай, дәррәү кузгалып, чишмәгә килгәннәр Механиклар, слесарьлар, балта осталары һәм, әлбәттә инде, хатын-кызлар техниклардан Гөлйөзем Хуҗина белән Зәфинә Сабитова, операторлар Резеда Ибраһимова, Лилия Гарипова. Наталья Усольцева. Эш һәркемгә җитәрлек иде: күперчекләрне, киртә-коймалар- ны буядылар, юл-сукмакларга вак таш җәйделәр, чишмә алды мәйданчыгын асфальтлап куйдылар. Скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе коллективына катлаулырак һәм җитдирәк бурыч куелган Микулино авылы чишмәләрен коткарырга кирәк Бик күптән инде, крестьяннар патшасы Пугачев пәйда булганчы ук, Микулино иратлары Урал таулары итәгендәге яшел калкулыклар ышыгына — шушында беренче йортларын нигезләгәннәр Тау, урман, аста инеш, аңа тау өстеннән берьюлы берничә якты чишмә су коеп тора Ул чишмәләрнең агымнары бер- берсенә янәшә 1енә кебек, ә менә суларның тәме төрлечә икән. Су булгач, крестьян агаена нәрсә кирәк тагын? Җир, дисәң, әнә ул — тирә-якта уңдырышлы кара туфрак. Вакытлар үтү белән авыл үскән-зурайган. чиркәү калкып чыккан, халык мәктәбе ачылган, крестьян хуҗалыкларында кешеләрнең күплеге белән бу авыл тирә-як авыллардан аерылып торган һәм волость булган. Әмма аннары төрле аграр үзгәртеп корулар, буталчыклыклар башланган. Крестьяннарның ялгыз хуҗалыкларын бетереп, үзләрен колхозга куып керткәннәр, иң хәлле-тырыш һәм мул тормышта яшәгәннәрен, «кулак» мөһере сугып. Б авылдан сөргәннәр. Аннары инде Никита Хрушевнын колхоз-совхозларны эреләндерү сәясәте, картаеп беткән генсек Леонид Брежневның эшкә ашмас азык-төлек программасы. Михаил Горбачевның социализмны җимереп үзгәртеп кору шаукымы һәм. ниһаять, үзен реформалар остасы дип санаган Борис Ельцинның төрлечә көчәнүләре - боларнын аяныч нәтиҗәсе шул: ахыр чиктә Микулино авылы, бетәшеп, үлеп бару хәленә килеп җиткән. Берәүләре зур коммунистик төзелешләргә чыгып ычкынган, икенчеләре, акчасына кызыгып, «кара алтын» осталарына әверелгән, тузган иске йортларда үлем көтеп ятучы карт-коры гына торып калган. Көтелмәгән бәла аяк астында ята. диләр. Кинәт кенә авыл чишмәләрендәге сунын тәме үзгәргән, аны эчеп булмый башлаган Бу инде колхозлашу-фәлән ише генә каза түгел! Микулино халкына суны, гарәп чүлләрендәге бәдәвиләргә ташыган шикелле, цистерналар белән китереп эчертә башлыйлар Бәхетсезлек, фаҗига... Моннан дүрт ел элек авыл халкының өмет йолдызы кабына Микулиноны нефтьчеләр шефлыкка ала. Фермаларны торгызалар, авыл урамнарына, ферма юлларына асфальт җәяләр — сыер савучы чибәрләр эшкә туфли киеп кенә йөрешле! Өйләргә газ кертәләр, утын кайгысы бетеп, җылыда яшәгәч, оҗмах инде бу! Ләкин менә — су, су, су... Ниһаять, 1996 елның җәендә Микулинонын кайчандыр тирә-якта дан тоткан чишмәләренә дә чират җитә. Эшне скважиналарны капиталь ремонтлау цехына тапшыралар. Ни әйтсәң дә, аларда иң куәтле техника, белгечләре жир асты катламнарының серен яхшы аңлый: кирәксә, ача да. ябып, томалап куя да беләләр. Шулай итеп, бер шимбә көнне ремонт эшчеләре, цех башлыгы Владимир Пестриков җитәкчелегендә килеп, чишмә суларының сафлыгы өчен көрәш башлап җибәрәләр Бер таудан берьюлы биш чишмә челтерәп агып ята. һәркай- сынын тәме, температурасы үзенчә ремонтчы осталарга гаять катлаулы бурычны үтәргә гуры килә: тау эчендәге «тишек-тошыклар»ны эзләп табып, ямарга- томаларга кирәк, чишмәләр суына шулар аша төрле зарарлы минераль тозлар саркып кушыла икән бит Шул «тишек-тошыклар»га бер вак ташны гына да 150 (!) самосвал китереп тутыралар Әлбәттә, башка эшләргә дә тоталар — Җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм,—диде миңа Владимир Пестриков, жир астында үткәреләсе катлаулы «хирургик» операциянең нечкәлекләрен аңлатып Саф сулы чишмәләрсез авыл халкы да бик интегә, безгә дә даны юк Пычранган чишмәләр һөнәреңне рәтлс-юньле белмичә, аннан-моннан гына, пычрак итеп эшләүгә тиң инде ул. Чишмәләргә нефтьчеләр кушкан исемнәрнең шигърилеген тыңлагыз әле сез: авылына-урынына карап, татар, урыс, чуваш, мордва телләрендәге ин матур, ин төгәл сүзләрне сайлап ала белгәннәр бит! Барысын да санап бетерә алмасам да. кайбер татарча исемнәрен генә әйтеп күрсәтим әле: Якты чишмә. Салкын чишмә. Баллы чишмә, Кызыл чишмә. Татлы чишмә. Каенлы чишмә, Урман чишмәсе. Кыр чишмәсе. Нури бабай чишмәсе. Самаварлы чишмә Азнакай хакимияте башлыгы Әнәс Исхаков, яшьлегендә шигырьләр язып йөргән чакларын исенә төшереп, нефть төбәкләрендәге чишмәләр турында «Чишмәләр иле» дигән поэма иҗат иткән хәтта! Ә менә шагыйрь Марс Шабаевнын бер шигырендә мондый юллар бар: Таш астыннан сызылып кына Чыкса ла салкын суы. Туктамый кайный, ургыла Син тыеп кара шуны! Нигә тынсын, кайнамасын. Тереклек тынамыни’’ Чишмәсез, каен, миләшсез Бу дөнья дөньямыни'’ Булганыгыз бармы ссзнсн Шундый чишмә янында? Суы бик салкын булса да. Яндыра ул. яндыра Мин шагыйрь телгә алган шундый чишмәләр янында күп тапкырлар булдым һәм үзем дә халык күңелендәге шигъри дулкынга кушылдым шикелле- бу язмамны «Яшел чишмәләр» дип агадым Ни өчен яшел’’ Чишмәләр челтерәвенә кушылып, тирә-юньдә яшел урманнар шаулап утыруын күрәсем-ишетәсем килә Яшел ябалдашлы агачлар булганда, чишмәләр мәңге корымаячак-кипмәячәк бит алар! Вакытлы бараклар салып маташмыйча, япан кырда чиста-саф матур шәһәр булып күтәрелгән бердәнбер шәһәр — нефтьчеләр шәһәре Җәлил булыр. Менә шунда тар гына сукмак мине каен урманына алып чыкты. Урман эче чиста, бер янган учак эзе, бер тутыккан консерв банкасы, бер ертык-портык полиэтилен пакет сәләмәсе күрмәссең. Шундый рәхәт! Кошлар сайрый, күбәләкләр оча. Гөлчәчәкләр өстендә — умарта кортлары, төклетуралар гөжләшә. Яшел үлән арасыннан ялт итеп кенә яшел кәлтә үтеп китә. Ирексездән, күңелгә янә шигырь юллары килә: Каеннарда һаман яшьлек күрәм: Яшьлек аның сылулыгында, Аклыгында—яшьлек, яшеллектә... Таң җилендә сыгылуында. Каен урманнары шундый якты! Якты сафлык бии. Туйны күр! Җиһан нигә шундый яктылыкка, Инсан ак бәхеткә туймыйдыр?! Бу шигъри юллар да — Марс Шабаевтан. Ә биредә—оҗмах! Күңелдәге куанычны тагын да тулыландырып, ике торбадан ак ялкын шикелле салкын чишмә суы агып тора. Булса булыр икән матур урын! Каен урманының салкынча күләгәсендә уч төбе кадәр җирдән берьюлы ике чишмә бәреп чыккан. . Куш чишмә. Ярлары ишелеп, чишмә агымын томаламасын өчен аларны зур-зур ташлар тезеп ныгытканнар, каеннар астына утыргычлар ясап куйганнар: утыр, ял ит, тыныч уйларыңа тал. Шәһәрдән бирегә, мөгаен, ике чакрымнар бардыр, ә бәлки, артыграктадыр. Сукмак әйбәт тапталган, димәк, шәһәр халкы чишмәләргә юлны белә! Җәлил — зур шәһәр түгел. Халкы ун меңләптер, нигездә, нефтьчеләрнең беренчеикенче буыны Аргы очтан яки аннан да ары китеп булса да, иң тәмле чишмә суы алып кайтып самовар кайнату гадәтен халык монда да онытып бетермәгән — чыгышлары белән авылныкылар бит Идәнен-керен юарга, башка кирәк-яракларга суны өйдәге краннан гына агызып алалар, ул тәмсез хлорлы суны кемнең эчәсе килсен — берәр көн торса, графиның каралып чыга, чәйнекләргә сары юшкын утыра. Шуңа күрә дә чәйлеккә чишмә суына йөри булыр Җәлил халкы. Чишмәләр административ бүленешләрне, ил-дәүләт чикләрен белмиләр, алар җир асты суларына һич уйламаган урыннардан юл табалар: ерым-ерганак ярларыннан, калкулыклар-тау битләреннән, караңгы, тын урман ешлыкларыннан бәреп чыгалар да, үз тормышлары белән яши башлыйлар Җәлил шәһәреннән без Сарман якларына китеп бардык. Утыз чакрымнар ары. Район үзәге Сарманның бер читендә нефтьчеләр шулай ук куш чишмәне чистартыптөзекләндереп ясап куйганнар Табигатьнең шуклыгымы бу. әллә көтелмәгән сөенечме — бер җирдә эзләп тә таба алмыйсың, икенче җирдә — ике, биш, хәтта ун чишмә! Шагыйрь Сибгат Хәким дә «Бер тауда ун чишмә» дип юкка гына язмагандыр шул. Чишмәләр — хикмәтле дә. серле дә алар. Мине «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең табигатьне саклау буенча баш инженер урынбасары (нефтьчеләрдә хәзер шундый вазифа да бар!) Марат Фәсхетдинов озатып йөрде. Мин аңа: — Кайчандыр «әби патша» Екатеринага яки партсовэлита түрәләренә «Потемкин авыллары» гына күрсәтеп йөрткән шикелле, миңа дә әйбәт-төзек чишмәләрне генә күрсәтеп мактанмыйсызмы9 Картада кызыл флагчыклар белән билгеләнгән «авыру» чишмәләр кайда соң? Нигә без цистерналар белән су китерелгән авылларга бармыйбыз? Яшерәсезме әллә?—дип бәйләнмәкче дә булган идем — Андыйларына да барып чыгарбыз,— дип тыныч кына әйтеп куйды Марат Фәсхетдинов — һәр пычратылган-тозландырылган чишмәгә махсус паспорт булдырылып, нәрсә эшләтергә икәнлеге тәгаенләнгән, җаваплы кешеләре билгеләнгән икән — аны кемнән яшереп торасың, ди? Суы саф-тәмле чишмәне төзеклән- дерүбизәү, аңа матур исем бирү, әлбәттә, изге эш, әмма иң җиңел эш. Авыры — бәланең башы булган, тузып челтәрләнгән-куышланган җир асты катламын эзләп табу, чишмәләрнең саф суларына шуннан кирәкмәгән зарарлы тозлар саркып үтә, аны пычрата. Башта менә шул җир асты куышлыгын-тишеген эзләп табасың, ә ул өстә генә—уңдырышлы туфрак катламында гына да, өчәр йөз- бишәр йөз метр тирәнлектә дә булырга мөмкин, аннары шуны яхшылап ямый- сың-томалыйсың. Буралы Чишмә авылында шундый тозланган ике чишмәне сафландыру эше жәй буена сузылды. чишмә суы берничә йөз миллион сумга төште Ул кадәр чыгым ясау өчен бер генә мең тонна нефть суыртмыйсын. Менә шулай ул чишмәләр арифметикасы' Сарман чишмәләрен карарга барганда, ярты юлга җиткәч. Яхшыбай авылы аша уздык. Марат Фәсхетдинов. шоферга ым кагып, асфальттан яшел әрекмән яфраклары, кычытканнар каплап киткән тын тыкрыкка борылырга кушты Борылмаларны ышанычлы күрсәтеп баруына караганда, бу юл ана шактый таныш иде булса кирәк. Бара торгач, без бәрәңге бакчалары артына килеп чыктык та. биек тау битеннән үзенә юл салып, зур елгаларга кушылырга ашыккан исемсез бер инешкә килеп төртелдек. Инештән өстәрәк ярдан тагын су саркып тора иде. чистартсак чишмә буласы юкса Әмма суы тәмсез икән, минераль тозлар белән бозылган — мин татып карадым, ләкин эчмәдем. Чишмәләрнең төрлесе бар. дип аңлатты Марат Фәсхетдинов —Нефтьчеләр аяк басмаган жирләр дә күп. ә менә эчәргә әйбәт, йомшак су табып булмый, чәй дә кайната алмыйсың Бу төбәкләр нефть яклары булып исәпләнгәч, жаваплылык барыбер безнең жилкәгә төшә Чарасын күрергә кирәк була. — Слесарь-сантехниклар шикелле, мондый чишмәләрне томалап-ябып куясызмы? Анысы кыен эш түгел: начар су юлына скважина гишәсен дә. шуннан цемент тутырасың, ләкин биг башта кайсы урыннан скважина тишәргә икәнен табарга кирәк әле. Менә бу тозлы чишмәгә дә чират житәр. насыйп булса. Сарман читендәге куш чишмәгә, шоферлар туктап ял итсен, озын сәфәргә чыгар алдыннан саф чишмә суы алып китсен өчен, асфальт юл да сузганнар. Юл унай район газеты мөхәррире Дамир Гарифуллинны да үзебез белән алган идек Ул сәләтле генә шаг ыйрь. әмма бик тә тыйнак инде мең бер йөз робагый язган, шәрекь шигыренең боек остасы булган Гомәр Хәйямнекеннән дә күбрәк, тик бастырып чыгарырга жөрьәт итми икән үзе. — Әлегә бу жирләр шәрә, кояшка-жилгә изүләрен ачып тора, —дип. хуҗаларча сөйләп алып китте Дамир Озакламый куш чишмә тирәсенә урман утыртырбыз Өйләнүче яшь парларның һәркайсысы. бәхетенә юрап, берәр агач утыртуны матур гадәткә кертербез Берничә елдан куш чишмәбез агачлар күләгәсендә калыр. Су өчен урманнан да яхшы сакчы бармы соң? Икенче промыселның урманчы операторлары күтәреп чыккан «яшел» башлангычны һәр кешегә 10 топ агач. 15—20 төп куак утыртуны янә искә төшерөм: Корбан бәйрәмендә нәкь үз вакытында азан әйтелгән шикелле, нәкь үз вакытында, изге сәгатендә башланган игелекле эш дими, нәрсә диярсең? Чишмәләрсез инешелгалар булмаган кебек, агачларсыз урманнар да була алмый. Хәзер бу матур башлангычның «яшел ялкыннары»на сүнәргә генә бирмәскә, аны яна эш-гамәлләр белән гел дөрләтеп торырга гына кирәк Мин әле бу язмамны төгәлләп тә бетерә алмаган идем, икенче жәйдә «Татаринформ» республика агентлыгы чишмәләр һәм инешләр айлыгы турында газет- лар аша хәбәр таратгы Саба районында 35. Кукмара районында 27. Балтач районында 20 чишмәне төзекләндереп-матурлап ясап куйганнар Бер айда җәмгысы 110 чишмәгә куллары җиткән бу як кешеләренең Әлбәттә. Татарстан күләмендә әллә ни күп сан да түгелдер, әмма саф. тәмле суның файдасын- шифасын аңлаган кешеләр, елга бер үткәрелгән айлыкларда гына түгел, теләсәләр. сл әйләнәсе, гомер буе ул чишмәинешләрне карап-кайгыртып торачаклар биг Су исә һәр ходай бирмеш көн кирәк ул! иңа кадәр бу чишмәләр юлыннан Татарстан нефтьчеләре генералы Ринат Галиев узган Ул инде, минем кебек, кызыксынучан турист сыйфатында гына йөрмәгән, үзе белән нефть эшенен командирларын да ияртеп чыккан Тәмле сулы чишмәләр бу гдыручыларны «Менә ничек миләргә кирәк! » дип мактаган, ә инде чишмәләрнең тирә-юнен бизәп-матурлап кына, суын авызг а алмаслык итеп калдыручыларны «Без бит килмешәк варяг лар түгел! Без шушы җирдә мәңгегә йокыга таласы, шушы җирдә балаларыбыз-онык- ларыбы г яшисе биг!» дип. оялткан да. шелтәләгән дә ул Дөрес эшләгән Табигатьне, аерым алганда, чишмә-суларны. урман-кырлар- ны. сулый юрган һавабызны саклау гурында сүз бара икән үрнәк булырлык эшләрне күрсәтеп, ярамаган яманнарына гаеплеләрне борыны белән төртеп тә М өйрәтергә кирәк. Мак .'ялганнары, дәртләнеп китеп, яхшы гамәлләрен ишәйтер- ләр, шелтәләнгәннәре оялырлар, кабат ярамаганны эшләмәскә тырышырлар Татарстан нефтьчеләренең тәжрибәле. кайгыртучан генералы Ринат Галиев, командирларча ашыктырып, ирексезләп кенә, уңга-сулга шелтәләр сибеп кенә нефть төбәкләрен яңарту-яшәргү мөмкин түгеллеген бик яхшы аңлап алган Максатлар зурдан, бурычлар авыр' Җөмһүриятебезнең нефть чыккан якларында ярты гасыр дәвамында актарып-бозып. пычратып бетергән жирләрне төзәтү, кешеләр файдаланып яшәрлек итү бер максат булса, нефть чыгаруны тор- мышяшәешнен «кендеге» итеп, суыртылган фәлән миллион «кара алтын» башка хилафлыкларны каплар әле дип ышанып йөрү шикелле, үлемгә тиң зарарлы гадәтләрне кешеләр аңыннан бәреп чыгару — икенче максат, җир асты хәзинәсендәге байлыкны суырту белән табигать мәнфәгатьләрен бергә кушып алып барырга өйрәнү — өченче зур максат. Кешеләр: «Табигатьне җиңдек!» — дип мактанмаска, ә: «Табигатьне үтерәбез...» дип көенергә тиешләр Чөнки анын кәсафәтен һәр вакытта да җиңүче үзе түләячәк. Авыл-шәһәрләрендә бер миллион халык яшәгән нефть якларындагы жирләрне савыктырырга юнәлтел- гән бу изге максатлар, әгәр дә бу көрәшкә, нефтьчеләр белән берлектә, республиканың газетжурнал. радио-телевидение журналистлары, язучылар да дәррәү күтәрелсә, тагын да тизрәк, тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашырылыр иде Каләм тотып яза белгән, фотоаппарат яки видеокамера белән төшерә белгән бер генә журналист та бу изге-игелекле эштән читтә калмаска тиеш, минемчә. Бар кыйтгаларга ишетелерлек итеп чаң сугарга кирәк безгә, каләмдәшләр! Тирә-юнь мохитне: җирне-һаваны. чишмә-елгаларны, һәр яшел үләнне, һәр яшел агачны саклау бурычы шул кадәр катлаулы, шул кадәр зур һәм авыр чишелешле ки, моны тик халыкка тулырак-тәфсиллерәк итеп аңлатып, һәр кеше бу изге эшкә теләп кушылганда гына тормышка ашырырга була. Кеше, табигатьнең матурлыгын саклау белән генә чикләнмичә, анын табигый байлыкларын арттыруишәйтү гамәленә дә керешергә тиеш. Табигатьнең бүгенге хәл-халәтен, ул нинди генә хәвефле-җитди булса да. яшермичә-шомартмыйча кешеләргә ирештерү гомуми һәлакәтне булдырмый калу юлында беренче адымдыр. Шуна күрә дә, нефтьчеләрнең җәмәгать оешмалары белән багланышлар бүлеге башлыгы Ришат Әбүбәкеров, көндәлек мәшәкатьләрдән теңкәсе корып беткән булуга карамастан, нефть төбәкләрендәге журналистлар чирүен даими җыеп әңгәмәләр кора, аларны экологик әһәмиятле эш урыннарына алып бара Берәүләрнең кулында — микрофон, икенчеләрендә — видеокамера, өченчеләре блокнотларына нәрсәдер сырлый. Журналистлар төялгән автобус «дәваланган» чишмә янына килеп туктый, үзе тешне сындырырлык салкын, үзе гаҗәп тәмле чишмә суын эчеп кинәнә журналистлар. Аннары күп урынлы автобус хәйләкәр борылыш ясый да, кунакларга генераль директор һәм, кабинетта бикләнеп кенә утырмыйча, көннәрен-төннәрен «кара алтын» суырткан эш урыннарында үткәрүче аннан түбәнрәк дәрәҗәдәге командир-башлыкларның карта-схемаларында кызыл флагчыклар белән тамгаланган «авыру» чишмәләрнең суыннан авыз итәргә тәкъдим ясала. Аерма тик шунда гына берәүләр үз эшен җиренә җиткереп намус белән үти, аларнын скважиналары, резервуарлары, хастаханә палаталары шикелле, ак буяулары белән күзеңнең явын альт тора, икенчеләре исә эшенә салкын карый, шапшак, кая карама—нефть, мазут таплары Иң мөһиме — кешеләргә куелган бурычның әһәмиятле булуын аңлату, аларны бәллүр шикелле тиз ватылучан, тиз жәрәхәтләнүчән табигатьне саклау эшенә тарту. Табигатьне саклау мәсьәләләренең котылгысызлыгын аңлау нефть якларындагы һәр йортка үтеп керергә, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, һәр кешенең шәхси эшенә әверелергә тиеш Игелекле башлангыч учагына үз вакытында мактау һәм, кирәксә, тәнкыйть чыбык-чабыкларын даими өстәп торырга да кирәктер, шәт! уу ишмә-инешләр бер нефтьчеләр кайгысы гына түгел, җөмһүриятебезнең И башка районнарында да алар шундый ук кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ. Чиста-саф сулардан тыш. сау-таза яшел урманнар, төтен-газ белән пычратылмаган һава өчен дә үзебез борчылырга тиешбез Ашамыйча кеше—биш атна, сусыз —биш көн, ә һавасыз биш минут кына яши ала Шуна күрә, кешелекнең, һәр кешенең иң беренче мәнфәгате шул өч төп мәсьәләгә кайтып кала ин әүвәл нинди Һава суларга, аннары — нинди су эчәргә, ин соңыннан — нәрсә ашар! а? Мин үзем, икенче промысел хезмәтчәннәренен игелекле «яшел» башлангычы зур яңгыраш габар. нефгь якларын яшел оазиска әверелдерик, дигән бу мөрәҗәгать нефтьчеләрне генә түгел, һаваның сасы газлы булуына зарланып яшәүче авылшәһәрләр халкын да кузгатыр, табигатьне саклау жәмгыятьнен урындагы бүлекләре (ә бит бар шундый җәмгыять!), уянып, чан кага башларлар, дип уйлаган идем ЮНЕСКО карары белән һәр елнын бер матур яз көнендә «Җир коне» үткәрелә, дөньяның барлык кыйтгаларында кешеләр уртак йортыбыз булган Җиребезне җыешгыра-чистарта, Татарстанның авыл-шәһәрләрендә яшәүче меңнәрчә халык, чиләк-көрәкләр күтәреп, агач утыртырга чыга Олысы-кечесе дәррәү кузгалса да. һәркемгә эш җитәрлек, ялкау гына үзенә эш таба алмас! Җөмһүриятебез җирләрендәге урманнарның хәле бик мөшкел Без халыкка зарлану-шыңшулар белән генә һаваларның сафланмаячагын үтемле итеп аңлатып бирер! ә тиешбез, халыкны шелтәләргә-оялтырга да тиешбез Бу — без журналистларның бурычы Ни өчен без әле халык хезмәтчеләре депутатларыбызны бераз төрткәләмибез, ни өчен алар Татарстанны экологик хәвефле зона дип игълан итмиләр? Урыннарда эш башкаручы җирле түрәләр хуҗалык итүдә күп еллар буе урманнарны саклау-үстерү эшенә бармак аша гына карап килделәр. Дәүләт хакимияте башында кем генә утырса да, коммунистлармы, демократлармы. барыбер. Софокл әйтмешли, эш-гамәлләр белән сүз идарә итә Ниһаять. каләм ияләре шуны да аңларга тиеш: хакимлекнең дүртенче тармагы дип аталабыз икән бу зур дан гына түгел, ә зур җаваплылык та Җаваплылык исә без!ә олуг бурычлар йөкли. Әйе, хәлләребез бик хәвефле Удмуртия. Башкортстан. Мари Эл җөмһүриятләрендә урманнар барлык җир мәйданнарының иллешәр процентын тәшкил итсә. Татарстанда ул уналты процент кына Безнең җирләрдә Урал-Идел буе нефть ятмаларының иң )ре промыселлары. Түбән Кама нефть-химия комплексының дистәләрчә заводлары. КамАЗ гиганты (аңа әле тагын Алабуга автомобиль заводы да килеп өстәлде), Казандагы «Оргсинтез». Менделеевскидагы ике химия заводы. Европада иң эреләрдән булган Зәй ГРЭСы агрегатлары Бу галәмәт зур гигантлар, индустрия киiлары монстрлар һавага углекислота газларын, башка төрле зарарлы матдәләрне ташкын-ташкын чыгарып торалар, шул әшәке, сасы һаваны сулап яшәргә мәҗбүрбез Бик рәхәтме әллә? Әле ярый. Татарстан өстендә даими рәвештә циклоннар һәм антициклоннар өермәсе уйнап юра алар йә башкорт урманнары ягыннан исәләр, йә мари ешлыклары-чытыр- манлыкларының саф һавасын алып киләләр дә. күкнең жидс катын бутап- болгатып, без сулыйсы һаваны да чистарта төшәләр Юкса, чынлап та. нәрсә сулар идек? Үпкәләребез нишләп бетәр иде- ’ АКШ вице-президенты Альберт Гор. Ак йорт администрациясенә хезмәткә кил!өнче, экология мәсьәләләре белән шәтыльләнгән. Зәңгәр планетабызны нинди һәлакәт-катаклизмнар көткәнен сурәтләргә омтылып язган бер китабын ул «Җир үлчәү тәлинкәсендә» дип атаган Китап урысчага да тәрҗемә ителгән. Мәскәүдә басылып чыккан, теләгән кешеләр аны габып укый алалар Альберт Гор үзенең китабында: «Бер американ һаваны елына 20 тонна углекислота белән пычрата», дип яза. Әлбәттә, бер кеше шул кадәр углекислотаны сулышы белән генә чыгара алмый, моның өчен аның үпкәсе урынында күп тонналы, дизельле йөк машинасы моторы булырга тиеш Ьер кеше үпкәсенең еллык нормасы гадәттә бер тонна чикләрендә була Америка вице-президенты көтү-көтү автомобильләр, электр станцияләре, заводфабрикалар, сервис индустриясе. органик Аллык яндырып энергия кулланучыларның барысы бергә чыгарган углекислотаны жыеп саный. Галәмәт зур хуҗалыкның авыр көпчәген вак көпчәкләр-шөрепчекләр бары бер макса г белән әйләндерә америка милләтенең, димәк, һәр американның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү максаты белән Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Җир шарындагы халыкның нибары алты процентын тына тәшкил итүче американнар барлык энергетик запасларның өчтән берен исраф итәләр, үзләренең икътисад учагында утын, торф, күмер, нефть, мазут, уран белән бергә бихисап кислородны да яндырып юкка чыгара торалар Американың барлык үсемлекләр дөньясы биргән кислородка караганда, алар аны бер ярым тапкыр артыграк файда ганалар Шулай игеп, бу милләт башкалар җилкәсендә яшәүче, кешелек цивилизациясе тәнендәге паразит, әрәмтамак милләт' Мөгаен, башкача әйтеп тә булмыйдыр Биредә исәп-хисап бик гади Әгәр дә бу ил. дөньянын өчтән бер энергия чыганагын яндырып, һавага шул кадәр үк өлеш зарарлы калдыклар чыгарып тора икән — димәк, ул шулай ук өчтән бер өлеш күләмдә пычратылган һаваны сафландыру фабрикалары да булдырырга тиеш. Фабрикалар дигәндә, әлбәттә, ин элек урманнар күздә тотыла Ләкин Америка үз урманнарын бик нык кыра-кисә. кайчандыр урманнары 900 миллион гектар булган булса, илнең «яшел үпкәләре» хәзер өч мәртәбәдән артыкка кимегән һәм нибары 250 миллион гектар гына тәшкил итә. Җир шарындагы урманнарның уннан бер өлеше генә бу1 Кешелек цивилизациясе тәненә ябышкан бу паразит милләт Галәмгә миллиардларча тонна углекислота һәм башка төрле зарарлы матдәләр ыргытып тора, ә үзе Амазониянең тропик урманнарыннан. Атлантик һәм Тын океан киңлекләреннән искән җилләр алып килгән кислородны сулап яши Кешелек дөньясы, аның эшче штаблары булган Берләшкән Милләтләр Оешмасы. ЮНЕСКО. «Яшелләр» конфедерациясе кебек оешмалар берләшеп. Америкага карата җитди чаралар күрсә, санкция-штрафлар салса да. начар булмас иде. минемчә Теге яки бу милләтне оешканлыгы, үҗәт тырышлыгы, эшлекле-булдыклылыгы өчен, үз тормыш-көнкүрешен башкалардан яхшырак итеп кора алганы өчен шелтәләү, әхлакый яктан караганда, бик үк ярап бетмәстер. Дәгъва башка ни өчен шул үҗәт тырышлыкларын янкилар зур чыгымнар сорый торган табигатьне саклау чараларына да юнәлтмиләр, ни өчен башкалар хисабына туй итәләр? Коточкыч хәл: планетабызның кислородын талау уйсыз-гамьсез. җиңел тормыш алып баручы аерым ил-халыкларның гына түгел, ә бөтен кешелекнең көндәлек гадәтенә әйләнеп бармыймы сон?! Яман гадәттән дә йогышлысы юктыр, диләр. Америкача яшәү шул кадәр кызыктыргыч-ымсындыргыч икән ки, байтак илләр, хәтта кыйтгалар, үзләренен кислород фабрикалары булган урманнарын кыра-бетерә барып, читтән бушка кергән һава хисабына яшәргә исәп тоталар. Бөтен планетада урманнарны уйсызнисез кисү, юк итү дәвам итә. һәр секунд саен җир йөзендә ярты гектар урман харап була, һәр секунд саен' Кеше ике тапкыр керфек кагып алган арада бер гектар агач юкка чыксын әле! Кайчандыр чәчәк атып утырган Хәбәшстан (Эфиопия) җирләрендә кешелек дөньясы барлыкка килгән. Оҗмахка тиң ул җирләр хәзер нишләп беткән? Урманнары нибары ил мәйданының бер процентын гына тәшкил итә, калганнары кырып салынган, кая карама — кояш өткән җансыз чүлләр, корылыктан ачлыкка дучар ителгән хәлсез хәбәш халкы Шушы фаҗигале мисал да бик җиткән югыйсә, әмма уйланучы-борчылучылар күренми һәр елны җир йөзенең 0.8 процент тропик урманнары киселә тора. Әгәр дә бу гамьсезлек шулай дәвам итсә, планетабызны кислород белән туендырып торучы яшел табигатьне кырып бетерсәләр, күп кенә илләр әнә шул Хәбәшстан чүлләре кебек чүлләрдә утырып калачаклар. Америка вице-президенты Альберт Горның исәпләп чыгарган нәтиҗәләрен кабат тикшереп торуның кирәге юктыр. Безгә үзебезнең Татарстаныбызда яшәүче бер кешенең, аерым алганда сәнәгать эшчәнлеге. социаль инфраструктурасы Американыкына якынрак торган Кама-Чулман аръягында яшәүче кешенең елга уртача күпме кислород яндырып, күпме углекислый газ чыгарганын исәпләп табарга кирәк Минем, язучы буларак, чама белән генә исәпләвемчә, нефть төбәкләрендә бу аяныч хәл бер дә Американыкыннан ким булмаска тиеш. Ә. бәлки, артып та китәдер әле. Кама-Чулман арьягы—дөнья күләмендә бик эре нефть-газ чыгару төбәге, биредә җир астыннан өч миллиард тоннага якын «кара алтын» суыртып алынган. Мондый күрсәткеч тагын Көнбатыш Себер төбәгендә генә бар. Үзебезнең исәпхисап дәфтәренә органик ягулыкта эшләүче Зәй һәм Урыссу электр станцияләрен салыйк, аларның гомуми куәте ике миллион киловатт булыр Шул ук мәйданда Түбән Кама нефтехимия комплексының ике дистәләп заводы күкне «җылытып» утыра, әле СССР таркалганчы ук бу комплекс илне 60 процент ясалма каучук белән тәэмин итә иде. Бөтендөнья автомобиль төзелешенең әйдәп баручысы булыр дип. ике конвейрдан елына 150 мен йөк машинасы чыгарырга тиешле КамАЗ автогнгантын да китереп кушыйк. Озакламый Чаллы белән ярыша башлаячак Алабуга җинел автомобильләр заводы да бар. Менделеевскидагы ике химия заводының берсе инкыйлабка кадәрле үк эшлекле-тырыш заводчы Ушков тарафыннан нигезләнгән булган, икенчесе — минераль ашламалар эшләп чыгаручысы— заман таләпләре тудырган «бала». Күрдегезме, күпмегә җыелды болар?' Бер төбәктә генә! Социаль инфраструктураны да онытмыйк: ашханәләр, кибетләр, хастаханәләр. мәктәпләр, балалар бакчалары, клуб-театрлар. сөт һәм ит комбинатлары Аларда эшкә яраклы шәһәр халкының кайда — өчтән бере, кайда биштән бере хезмәт итә Ә һәр квартирдагы газ плитәләре. алар да кислородсыз янмый бит Нәрсә ул ут? Химия буенча мәктәп дәреслеген ачып карыйбыз: ут ул ягулыкның углероды белән һавадагы кислород кушылудан барлыкка килә, нәтижәдә кайнар ялкын хасыйл була һәм углекислый газ бүленеп чыга. Кислород никадәр күп тотылса, ялкын да шул кадәр кайнар була. Шуна күрә дә. мартен мичләре, энергоагрегат топкалары, нефтьне -җылытучы промысел җайланмалары горелкаларына, кайнарлыкны арттыру өчен, көчле компрессорлар белән саф һава кудырыла, әмма,—ни аяныч! — атмосферага углекислый газ чыгару да шул ук күләмдә арта Юк, болар белән генә бетмәде әле Автомобиль, трактор, комбайн, самолет, пароход-теплоход, паровоз-тепловоз, ракеталар һ. б. һ. б. китергән зарарны да исәпкә алыйк. Җөмһүриятебез нефтебазалары кулланучыларга елына бер миллион тонна бензин һәм дизель ягулыгы озата. Моторда бер литр ягулык яндыру өчен унбиш литр һава исраф ителә, анын егерме проценты —саф кислород Бу саннарны тапкырлап карасан, автомобиль — татлы хыял һәм рәхәтлек түгел, ә зур зыян китерә торган бер албасты булып күз алдына килә. Ниһаять, җөмһүриятебезне тоташ газлаштыру — сәнәгать предприятиеләрен, электрстанцияләрен, авыл һәм шәһәр йортларын күмер белән мазутка караганда күпкә арзан газ белән җылыту-эшләтү бу зәңгәр ягулыкны елына унбиш миллиард кубометр тотуга китерде. Галәмәт зур сан бу! Әмма газ кислородсыз янмын, димәк, шул кадәрле үк кислород та яна. шул кадәрле үк углекислый газ да бүленеп чыга. Ярты гасыр эчендә Кама-Чулман арьягында яшәүчеләрнен саны бер миллионга арткан. Минем якынча исәпләүләремә караганда, тотыла торган энергиянең яктылык һәм җылылык калорияләрен, киловаттларын шул кешеләр санына бүлсәң, бер кешегә туры килә торган углекислотаның Америка нормасы бер дә алай «буй җитмәслек» түгел икән Кыскасы, шагыйрь Равил Фәйзуллин әйтмешли: Татарстан Төтснстан... Дәүләт тимерчелеге! Ахыры бар.