УЙДЫК-УЙДЫК УЙЛАР
Болгар бабаларга ачык хат Бу шигырь 1996 елның 23 январь төнендә Татарстанның Спасс районы Болгар шәһәрендәге кунакханәдә язылды. Мин борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән изге җирдә ялгызы.» төн үткәрдем... Сез — Болгар бабалары. Без — Болгар балалары. Без бит тарих чылбырында Боҗралар гына бары. Сез — Болгарның юл башы, Ә без — аның дәвамы. Сездән өлге алабыз без, һәм дә рухи дәваны. Арабызда зур чорлар. Әмма уртак ич җырлар! Сездән безгә мирас булып Калган Иделләр, кырлар. Болыннарда сез дә күргән Шул ук чәчәкләр үсә. Безнең битләрне иркәләп Болгар җилләре исә. Кадерлибез сезнең куллар Корган Болгар оясын. Таң белән каршы алабыз Изге Болгар кояшын. Кемнәр килгән, кемнәр киткән — Гасыр артыннан гасыр Ята милләт маңгаена Тарих сызган күпме сыр. Изге Болгар изгелеге Иманыбыз күгендә Сез табынган Тәңребезне Олылыйбыз бүген дә. Без мәҗүси... Без мөселман Кем сызган аермасын?!. Ходаем ата йортыннан - Болгардан аермасын Без Болгарның бөеклеген Саклаган хәлдә генә Азатлык яулый алабыз Татарстан иленә. Сез — Болгар бабалары. Без аның балалары Бөюнебез бер чылбырның Тарихи боҗралары 1996 Самоед (Татары ма каш җыерып әйтелгән сүз) Чулманыңда чумганым... Иделеңне иңләвем Чистаеңда чистарып Чирмешендә чирләвем . Татарстан, тар җирем Тар күңел татар илем.. Кендек җебем син булганга Тик сине яклар җирем. Татарым син. тарым син. Кендек бавым, ярым син. «Югым» түгел. «Барым» син. Борынгы болгарым син Болгар өчен көрәштем*. Татар өчен көрәштем1 ‘ Tai арның беренче тарихи нәфис фильмы «Исә Болгар җилләре» сценарие авторларының берсе булуыма ишарә (Автор) * «Татар пониясе антоло!иясенең төзүчесе булуыма ишарә (Автор) Хәзер: «Син соң кем соң1 , диләр,— Син бит,—диләр,— керәшен!..»1 2 Болгардан аермакчы, Татардан аермакчы. Шулай тарих һәм халыкны Вак-ваклап каермакчы. Алайса әйт: «Кит, мишәрем. Дуңгызыңны ишәрем!.. Ычкын моннан, татарым. Ботыңнан тотып атарым!..» Алай булгач Чирмешәнне Чирмешнеке диикме?.. Алай булгач Кукмараны Күк марилар диикме?.. Типтәрен дә, кырымын да, Себерен дә себерсәң — Тарихында нәрсә калыр. Кендек бавың өздерсәң?.. Әй, татар, татар гынам. Татар гынам, тар гынам. Үз илендә үз булалмый Интегә татар гынам. Чын татарның шәм яктысы Төшми Татарстанга. Аның каравы балкый ул Төрле-төрле «...стан»да. Бәлки вакыт инде безгә Аз-маз сабак аласы — Казан булып Казаныбыз Күптән «Казань» каласы. Телен оныта татар, Үзен оныта татар. Татарның башын ашаучы Бердәнбер халык — татар... Болай үз башыңны ашау Заманы үтәр... үтәр. Йа, Хода!.. Татарның аты «Самоед»’ булып китәр... 1 Минем паспорт буенча исемем Родионов Григорий Васильевич. (Автор) 2 С Шәйхетдинованын «Куда дуют ветры древних Булгар» дигән мәкаләсе («Известия Татарстана» газетасы. 2 апрель. 1994 ел). 3. Зәйнуллинның Татарстан мәдәният фонды съездындагы чыгышы һәм матбугатта күренгән башка кайбер язмалар күздә тотыла. (Автор) ’ Үзен-үзе ашаучы. Төньякта яшәүче бер аз санлы халыкны руслар шушы исем белән атыйлар. Бу шигырьне файда эзләп Укый күрмә, татарым. Йөрәк каны тамган җирдә Бел бары тик моң барын. 1996 Вафирә җыры Халкыбызның яраткан җырчысы Вафирә Гыйззәтуллинага Сыйгандыр аңа туган халкымның Иң асыл моңы, дәвере, чоры Күңелгә якын таныш җыр бит ул - Үзәк өздергеч Вафирә җыры Монда туган ил, изге Иделе, Кара урманы, болыны, кыры Туган ил кебек игелекле син. Изгелекле син, Вафирә җыры Халкымның теле, халкымның дене. Балкыйдыр илнең өмет йолдызы Чыңла, тынма син. гел яңгырап тор. Син халык җыры. Вафирә җыры 1986 Сездән ирләр яшәгәндә Әлмәт районы Шарлама авылы егете «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ренат Галиевка һәм нефть якларында туып, бүгенгә кадәр шунда ут уйнаткан күренекле якташ егетләргә Җәйрәп яга илем киңлегендә Әлмәт, Шөгер, Баулы. Бөгелмә. Азнакае, Зәе. Шушмалары Чал тарихны салган иңенә Тугайларда яшел әрәмәләр. Әрәмәдә яшел балтырган Шул балтырган шулпасыннан гына Арык тәндә бер уч җан торган Тик тупылдап кына торган җаннар. Тик сулкылдап кына типкән каннар Безне исән-имин саклаган Чөнки сине, минем боек халкым. Үзеңә хас ирләр яклаган Туган халкы мул яшәсен өчен Җирнең маен сыгып ала торган, Туган халкы инде яңадан да Ашамасын өчен балтырган — Бөтен җанын-тәнен фида кылган Фидакярлар туган бу якта. ...Үз җирендә үз җырларын тапкан Ирләр алган илне кочакка. Ватанпәрвәр егетләр сез бүген, Туган якның патриотлары! Нефть якларының титаннары, Алга табан барыр хутлары! Инде Әлмәт, Шөгер. Баулы, Зәйләр, Азнакайлар, Шушма, ямьле җәйләр Артка табан юл алмаячак! Илдә сездәй ирләр яшәгәндә Туган халкым югалмаячак!.. 1997 Әйдә Әйдә, киттек! Менә алтын чана, Көмеш чаптар җиктем. Кил, утыр! Җиз дилбегә кагып, Җиз кыңгырау тагып Көмеш чаптар күккә юыртыр. Әйдә, утыр! Янәшәмә генә. Кайнар янтыгыма терәлеп. Китик бергә! Сәлам биреп илгә Галәмнәрне гизеп йөр әле. Әйдә, йөре! Минем белән бергә Йолдызларга кадәр күтәрел! Айга күзең кысып, Кояш аша узып Галәм тыкрыкларын үт әле! Әйдә, үтче! Үтче йөрәгемә. Көмеш чаптар җигеп кер җанга. Әле син күрмәгән. Галәм дә белмәгән Яңа дөнья көтә бит анда. 1997 Сәламәтлек, тамак, ял турында. Үз хакында тәмам онытып. Бүген кирәк булган бөтен эшне Эшли алса кеше. ут йотып Йөрүләрен исенә дә алмый. Әйтерсең ул һич ут йотмады — Канәгатьлек белән әйтеп куя: «Бүгенге көн юкка чыкмады...» Эшли-эшли тәмам эштән чыгып Чирләп ауг*ач урын өстенә. Менә-менә жаны чыгачагы Инде анык булгач үзенә. Кичкә кадәр әгәр үлми калса Чакмый калса әжәл чакманы — Канәгатьлек белән әйтә тагын: «Бүгенге көн юкка чыкмады .» 1992 Язга керәм Язга керәм.. Никтер хәвефләргә. Борчуларга сала яз ае. Беләм, юкса, яз ул яшәрүләр. Саф мәхәббәт, сөю, наз ае. Тик мин инде шактый өлкән кеше. Күпме генә гүзәл дисеннәр Язның иң-иң матур көннәрендә Арта илдә үлем-житемнәр. Язга керәм... 1990 Уйдык-уйдык уйлар 2 «к у »*•> Урман эчләрендә Уйдык-уйдык чирәм Яшьлегемне уйлап Урман буйлап киләм. Хатирәләр тора Күңелдә туп-тулы. Уйдык-уйдык чирәм Язгы урман юлы. Яз белән ярәштем. Урман буйлап киләм Истә әле. истә Уйдык-уйдык чирәм Булдымы соң алар Чын ярәшү Туйлар.. Дөрләплөрләп ала Уйдык-уйдык уйлар 1990