ҮТКӘННӘРДӘН ГЫЙБРӘТ АЛ!
Ү М КАРАТЕЕВНЫҢ «РУСЬ ҺӘМ УРДА» КИТАБЫН УКЫГАЧ ТУГАН УЙЛАР тж ув" әгьлүм ки. Чыңгыз хан үзенең озакламый гүр иясе булачагын истә И тотып, алдан ук теге дөньяга күчү хәстәрен күрә башлый Барыннан да элек, ул үз карамагындагы очы-кырые күренмәс биләмәләрне дүрт улына бүлеп бирә. Иң зур өлеш өлкән улы Жучига тия Хөрмәт те ата кушуы буенча Җучи Енисәйдән Дунайга кадәр сузылган, ә коньяк га көнбатыш Төрке- станны. Хәрәземне. Кавказ һәм Кырымны эченә алган җирләрнең хужасына әйләнә. Бу кадәрле байлык аның гаскәр башлыгы буларак күп санлы бәйгеләрдә күрсәткән батырлыгына бәя бирү булып тора Чөнки ул заманда, хәзерге кебек, ордсггнар бирү гок. яугир хезмәтенә бердәнбер бәя жир, мал-мөлкәт Жучига карата күрсәтелгән зур игътибар бер дә арггырып җибәрү түгел. Дөрестән дә. ул бәйгеләрдә зур казанышларга ирешкән гаскәр башлыгы Чыңгыз хан җитәкчелегендә гамәлгә кертелгән «Өермә» тактикасын нн уңышлы, ин оста тормышка ашыручыларның берсе Ул җитәкләгән атлы гаскәр нәкъ менә өермә сыман тизлек, куәт белән дошман өстенә ябырылган һәм аны пыран-заран китергән. Беренче һөҗүм тулы җиггү бирмәгән очракта, гаскәр тиз генә чигенгән, аннары көчләрне ашыгыч рәвештә яңадан туплап, өермәдәй зил-зилә куптарып, бар тавышка кычкыракычкыра кабат дошман өстенә ташланган. Өстәвенә Жучи үз заманы кысаларыннан калкып торган гуманист Ул җиңелгән дошманга карата мәрхәмәтлелек күрсәткән кеше, кирәкмәгән, акылсыз җимерү, вату, яндыруга каршы чыгучы, гаделлекне яклаучы, кыю. туры сүзле җитәкче Ул кырыс холыклы әтисенең күзенә карап, аның кимчелекләрен әйтүдән дә тартынып тормаган. Ләкин аңарга озак яшәргә туры килми 1226 елда ул үзенең туган энесе Чыгыгай әләкләреме ышанган Чыңгыз хан тарафыннан үтертслә Моннан соң аның карамагындагы биләмәләр Жучиның өлкән улы Ичан-Урда кул астына күчә Ләкин монысы Урта Азиягә караган җирләрне. Урал таулары буйлап сузылган далаларны гына үзендә калдырып, калган биләмәләрне кече энесе Батуга тапшыра Ул моны Батунын хәрби галантын, нык куллы оештыручы, акыллы дәүләт эшлеклесе булуын истә тотып эшли Хәрби походларны тәмамлап. 1243 елда Багу Алтын Урда дәүләтенә нигез сала Бер халыкның да өлешенә кермичә, буш яткан көньяк кыпчак датасында дәүләтнең мәркәзе Сарай-Бату күтәрелә башлый Багу күпкырлы шәхес, үзе төзегән империянең беренче бөек ханы Аның турында төрле ил вәкилләренең язмалары бар Әрмән галиме Киракос Гонд- закеңи «Монголлар тарихы» исемле китабында болай яза Бап ханга даими рәвештә патшалар, кенәзләр. сәүдәгәрләр, нахакка рәнҗетелүчеләр, ватанын, мал-мөлкәтен югалтучылар килә иде. Ул аларның гозерләре белән чын иг ътибар күрсәтеп таныша, хаклы булсалар, аларга кснэзлсклэрсн. биләмәләрен кайтарып алырга булыша иде Шулай ук ярлыклар, файдалы таныклыклар биргәндә дә Бату юмартлык күрсәтте һәм беркем дә аның нхгыярына каршы килмәде» (М Каратссв «Русь и Орда». М . 1992 г . т. 2. ст 51) Әфг анлы Әл-Журжани «Бату бик г адел кеше иде Ул хакимлек нгкән елларда аңа бәйле ислам илләренә аның үзе тарафыннан да. кешеләреннән дә. гаскәрләреннән дә бәла-каза килмәде Безнең сәүдәгәрләр һәм башка һөнәр ияләре һәрвакыт иминлектә, хәвеф-хәтәрсез, анардан файда күреп яшәделәр». (А. Джурджани «Табак-и-Насири, 1259, в к-ге Каратеева т. 2, ст. 52). Михаил Каратеев: «Әлбәттә, Бату хан яхшы кеше үрнәге түгел. Ләкин төрле кабиләле зур империяне идарә итүдә ул үзен акыл иясе, зирәк кеше, оештыру остасы итеп таныта. Кирәк чакта Бату кырыс һәм шәфкатьсез була, күп вакыт исә ул — тәмле телле, нәзакәтле һәм юмарт Анын өчен барлык диннәр тигез хокуклы, шулай да үзе православие динен якынрак күрә Бәлки шунадыр, улы Сартак православие диненә күчә, әти буларак Бату моңа каршы булмый». («Русь и Орда» китабы) Ниһаять фарсы тарихчысы Галәветдин Жувәйни: «Бату — акыллы, гадел хан иде Ул бигрәк тә шәһәр төзүгә, сәүдә эшләренә зур игътибар бирде. Анын мәркәзенә төрле яктан товар агылды, Бату аларны кире какмады, кабул итте, юмарт кул белән бәясен түләде. Эшкә килүчеләр булсын, сәүдәгәрләр булсын. Батудан зыян күрмәде, киресенчә һәркемгә файда тиде» («Русь и Орда», т. 2, бит 51). Әйтергә кирәк, Бату хан үзен бигрәк тә гаскәр башлыгы буларак таныта, дан казана Аның хәрби концепциясе шундый: сугышта жинеп чыгу, аныңча, сугышчыны сугышчы итеп тәрбияләүдән башлана Максат шул: син, сугышчы, сугыш осталыгын камил үзләштер, физик яктан таза, көчле бул, оста ата бел. нык тәртип сакла, бирелгән әмерне берсүзсез үтә. һәр очракта башкалар белән бер жан, бер тән булып эш ит! Бату җитәкчелегендәге сугышчылар әнә шундый сыйфатларга ия булалар. Гомумән, ул сугыш хәрәкәтләрен оештыруда зирәк акыл, нигезле тәвәккәллек, ышанычлы кыюлык, оригинал чишелешләр күрсәтеп эш итә һәм бик хәтәр бәйгеләрдә дә җинүгә ирешә Аны замандашлары «Җиһангир» дип атап йөртәләр. Бу исем, дөньяны үзенә буйсындыручы мәгънәсендә. Бату ханнын титулына әйләнә. Хәрби походлар тәмамлангач Бату хан үзе төзегән биниһая зур империянең мәркәз шәһәрен - Сарай-Батуны төзекләү, зурайту эшенә алына Бу шәһәр үзенең тәүге чорында хәзерге Әстерханнан житмеш чакрым төньяктарак урнашкан була. Бату хан аны берничә ел эчендә сәүдә һәм һөнәрчелек үзәгенә әйләндерә. 1256 елда Бату хан үлә. Тәхеткә Батуның өлкән улы Сартак утыра Йомшак күңелле бу хан әтисенең либерал карашларына ияреп, үзен тагын да либералрак итеп күрсәтә башлый. Александр Невский белән дуслаша, анын ахирәт дустына әйләнә, хатыны белән бер булып, православие диненә күчә Мондый гамәлләр Ислам кануннары нигезендә яшәүче Бәркәнең ачуын чыгара, аңарда нәфрәт тудыра һәм ниһаять Сартакның язмышы хәл ителә Ул күп эшләр башкара алмый, аны Бәркә агу эчерттереп үтертә Моннан соң хан итеп Сартак улы Улатчы игълан ителә. Бу вакытта Улатчы балалыктан да чыкмаган булганга, хан вазифаларын малайның дәү әнисе Бату ханнын өлкән хатыны Баракчы гамәлгә ашыра. Ләкин озак түгел. Тиздән Улагчыны да Бәркә «теге дөньяга» олактыра. Ниһаять, Бәркә 1259 елда үзе тәхеткә утыра. Абыйсы Батуны либераллыкта гаепләп, аңа каршы ачу саклап, көнләшеп яшәгән Бәркә. бөек хан исемен алгач, империянең үзәге итеп Иделнең сул ягында яңа шәһәр төзергә керешә Бу үзәк СарайБәркә исемен ала. Бәркә хан — катлаулы шәхес Аңарга ике капма-каршы сыйфат хас: бер яктан ул явыз, усал кеше Бату улы Сартакны. Сартак малае Улагчыны үтертү моңа беренче дәлил. Ул үзенең абыйсы Бату ханга ачу итеп, аның беренче хатыны Баракчыны, мәчеләр белән бер капчыкка тыгып, суга батырып үтертә Бу — анын явызлыгына икенче дәлил. Шул ук вакытта Бәркә- коручы, ижатчы. яңаны тудыручы, талантлы оештыручы, житәкче. Өстәл кебек тип-тигез кыпчак даласында бөтен дөнья халыкларын сокландырырлык Сарай-Бәркә шәһәренең калкып чыгуы аның әнә шул соңгы сыйфатларына бәйле Ул яңа шәһәрне кору, матурлау эшенә бөтен көчен, сәләтен, тырышлыгын, оештыру осталыгын сала, калган гомерен тулысынча шуңа багышлый. Барыннан да элек, ул көнүзәк эшләрнең берсе итеп, яңа шәһәрне язгы Идел сулары басып китүдән саклау чараларын гамәлгә ашырта Моның өчен шәһәрне балчыктан өелгән киң. биек дамба белән әйләндереп алдырта. Аннары йортлар, кәрвансарайлар, мәчетләр, мәдрәсәләр, хан сарайлары, хан төрбәләре салу киң колач белән жәелеп китә Бу эшкә Алтын Урдага бәйле бар илләр, төбәкләр үзләреннән өлеш кертәләр. Төньяктан төзелешкә бер дигән сыйфатлы агач-саллар килә. Уралдан зәңгәр гранит, башка төзү-бизәү кирәк-яраклары төялгән кәрваннар юл ала. Кырым — Мәрмәр, Иран затлы паласлар, нәфис савыт-саба юллый. Тезелештәге корылмаларнын архитектура ягыннан камиллеген тәэмин итү ин әһәмиятле мәсьәлә итеп карала. Шәһәр корылмалары матурлык кануннары буенча төзелсен! хакимиятнең төп омтылышы шундый була Әлбәттә мондый максатка ирешү өчен югары осталыкка ия төзүчеләр, һөнәрчеләр кирәк Андый көчләр дә шәһәрдә житәрлек дәрәжәдә туплана Аларны жыю хәрби походлар дәвам иткәндә үк башланып китә Әсир| ә төшүчеләр арасыннан беренче чиратта кору осталары сайлап алына. Шуларнын ин сәләт теләре— рәссамнар, архитекторлар. скульпторлар һәм башка бик күп һөнәр ияләре көн-төн шәһәр төзиләр, бизиләр, матурлыйлар Ләкин Бәркә хан үзе ниятләгән эшләрне тулысынча башкарып чыга алмый. Вакыты житми. Ул 1266 елда вафат була Мә1әр Бәркә хан башлаган кору эшләре тукталып калмый, аны башка ханнар, бигрәк тә Үзбәк хан зур уныш белән дәвам иттерә Нәтижәдә анын хакимлеге чорында Сарай-Бәркә чын мәгънәсендә матурлык һәм мәгьрифәт. камиллек һәм яңарыш, сәүдә һәм һөнәрчелек үзәгенә әйләнә Үзбәк Алтын Урданың тугызынчы бөек ханы Анын турында тарихчылар бик уңай фикер әйтәләр. Әл-Бирзали (XIV гасыр) «Үзбәк хан Ислам диненә тирән инанган булуы, үзенең чибәрлеге, көяз-ыспай гәүдәсе һәм бигрәк тә акылы белән кешеләрне үзенә әсир игә иде» («Русь и Орда», т. 1. бит 175). «Батыйдан соң Үзбәк Алтын Урда ханнары арасында ин күренеклесе, ин талантлысы. дисәк дөреслеккә хилафлык булмас, мөгаен Ул хакимлек иткән елларда Алтын Урда ин зур үсешкә ирешә, көчен-куәтен. байлыгын арттыра. Үзбәк —каты куллы, ләкин акыллы монарх Ул үзенең күп кабиләле империясендә үрнәк тәртип урнаштыра, гражданнарның кануннар нигезендә дустанә яшәвенә ирешә. Сәүдә эшләрен жанландыру. тормыш уңайлыкларын арттыру, шәһәрләр төзү, аларны бизәү, матурлауга ул даими кайгыртучанлык күрсәтә Бигрәк тә Сарай-Бәркәне камилләштерү! ә зур игътибар бирелә Шул ук вакытта аның чит илләр белән эшлекле, тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча эшчәнле!е дә югары бәя!ә лаек. Нәтижәдә Алтын Урданың дөнья күләм абруе үсә. дәрәжәсе күтәрелә. Визан!ия белән дуслык, якынлык ньпый. Мисыр хәлифе, таманның башка бик күп монархлары Алтын Урданы үз итәләр. Каһирәдәге мәйданнарның берсенә Үзбәк хан исеме бирелә Кытай императоры Тоюн-Тэмур Үзбәккә үз кызын ярәшә. Азия. Аурупа Үзбәк фаикерләрен. Үзбәк гамәлләрен исәпкә алып эш итәргә тырыша», ди Михаил Каратсев («Русь и Орда», т 1. бит 178). Үзбәкне үз халкы да якын күрә Анын турында халыкта сүз йөри Үзбәк гадел хан. Үтенечен чын икән, анын яныннан ризасызлык күрсәтеп, ана ачу тотып китмисең Әгәр инде ялган, уйдырма эш белән йөрсәң, үзенә үпкәлә Сиңа рәхим, шәфкать булмас. Ю1 арыда Үзбәк ханның шәһәр төзелешенә зур игътибар бирүе билгеләп үтелгән иде Әйе. ул Бәркәдән калган мирасны баетыр! а. арттырырга, камилләштерергә акчаны да. вакытны да кызынмый Аның тырышлыгы белән төзелештәге корылмалар яңа төс. яңа бизәлеш алалар, биналарны бизәкләүдә мозаика, майолика кулланышка керә Төзүче архитекторлар, рәссамнар, һөнәрчеләр кул- лаш ан бизәкләү чараларының сыйфа I ына белгечләр ю> ары бәя бирәләр Мәсәлән урыс галиме Г А Федоров-Да вылов үзенең «Искусство кочевников и Золотой Орды» (М . 1976) исемле китабында болай яза «Алтын Урдада архитектураның «майолик мозаикасы» дип аталган ныклы стиле барлыкка килә Ачык зәңгәр, фирүзә һәм башка шундый матур төсләрдән торган бизәкләр, тарәп язуының ап-ак хәрефләре, сары һәм кызыл чәчәкләр Менә шушындый мозаика төрле төсләрдә!е керамик тактачыклардан хасил була Аеруча кызыл ик өстенлек итә Эпи! рафик орноментлар белән бергә кара! анда мондый мозаика үсемлекләрдән һәм башка үрелмәләрдән хасил булган матур күренеш тәшкил итә Алтын Урда мозаикаларының декоратив яктан сыйфа!лары гаять югары була (122 бит) Әлбәттә, мондый бай төсләр!ә ия бул!ан мозаика гыштан зәңгәр iранит белән тышлаш ан хан сарайларын, кызыл, сары төсләргә манчылган хан төрбәләрен. күп санлы жәмәгать биналарын тагын да матурла!кан. |үзәл иткән Үзәктән чнпәрәк хрнашкан һөнәрче бистәләрендә дә матурлык турында кайгырту булган Биредә һәр һөнәр төренең үз бистәсе була Әйтик |ранит- мәрмәр эшкәртүчеләрнең. тимерчеләрнең һ. б һәр бистәгә һөнәрченең, хәзергечә әйтсәк, милләтенә карап архитектура стиле сайланган Гарәпләр гарәпнекен, урыслар урысныкын Шушы төрлелек аша матурлыкка ирешелгән Чөнки төсләр. формалар төрлелеге ул матурлыкның аерылгысыз компоненты Бистәләрнең тагын бер үзенчәлеге була: аларның һәркайсында базар эшләгән Өстәвенә барлык сәүдәне бергә туплаган үзәк базар да шаулы, шанлы тормыш белән яшәгән. Әйтергә кирәк, сәүдә буенча Сарай-Бәркә үзенең унайлы географик хәле аркасында Азия белән Аурупаның үзәк базары булып таныла. Монда товарлар төрле илләрдән килә: һиндстаннан — гәм-том, Ираннан — затлы паласлар, Себе- рдән -мех, Фландриядән постау, Венециядән йорт кирәк-яраклары, Дәмә- шекътән — корал, Алтын Урданың үзеннән — атлар, дөяләр, кымыз, киез, тула, керамика... Сарай-Бәркәдә һәр илнең үз кәрвансарае була, базарында — бихисап товар. Җаның ни тели, шуны сайлап ал! һәм алалар да Чөнки тормыштан зарланырлык түгел, һөнәрчеләр хан казнасыннан яхшы хезмәт хакы ала, сугышчыларның үз әүкате җитәрлек Иң ярлы дигәненең дә кимендә ике аты, төрле мал-мөлкәте бар. Ат исә сугышчы өчен иң кадерле хәйван Ул үз хуҗасын ашата-эчертә, яшәү өчен кирәкле азык-төлек, мал-мөлкәт китерә, бәйгеләрдә — тугрылыклы ярдәмче. Җәмәгать тәртибе өлкәсендә дә Үзбәк чорында Урда күп бозыклыклардан азат булган. «Урлау, алдашу,—дип яза М Каратеев,—Урдада бөтенләй диярлек булмаган Башка халыкларда гадәти күренеш дип саналган кечкенә генә намуссызлык өчен дә татарны Урдада рәхимсез җәза көткән Намуслылык, дөреслек, туры сүзле булу — болар татар кешесенең иң күркәм сыйфатлары. Аның бу сыйфатлары гасырлар сынавын үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитте. Революциягә кадәр акча эшләр өчен читкә чыгучы Идел буе кешеләре үз әртилләренә ничек булса да бер татарны кертергә тырышкан. Акча, ашау-эчүне оештыру шул татарга йөкләтелгән. Бу очракта акчаның бер тиене дә әрәм-шәрәм китмәячәк, беркемгә дә зыян-зәрә тимәячәк. Татар кешесе моңа гарантия дип танылган». («Русь и Орда» Т., 1, бит 160). Кешеләр арасында әхлакый күркәм мөнәсәбәтләр урнаштыру Үзбәк хан хакимлеге чорында тормыш, яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә алып барыла Ул чагында җәмгыятьтә кешелекле караш яши: бозыклыкны, жинаятчелекне беренче чиратта тормыш авырлыклары китереп чыгара Димәк, бозыклыктан, җинаятьчелектән котылырга телисең икән, яшәү шартларын яхшырт! Үзбәк хан шулай эшли дә. Ул тәхеттә утырган елларда Алтын Урда үсә, ныгый, байый, дөньякүләм абруй казана Әгәр дә Бату «Җиһангир» дип аталган булса, хәзер Үзбәккә «Җир йөзе кояшы» дигән исем бирелә. Ләкин 1342 елда Үзбәк хан вафат булгач, татар дәүләте Алтын Урданың хәле үзгәрә — кирегә китә башлый. Бердәмлек бетә, оешканлык юкка чыга. Алтын Урданың уникенче бөек ханы Туктамыш әйткәнчә, «Урда аллаһы тәгаләнен сөекле кызы булудан туктый». Туктамыш бу хәлнең сәбәпләренә туктала. «Элек безнең хакимебез- бер кеше иде. - ди ул—Аның каршында Җунгар тауларыннан алып Узу (Днепр) ярларына кадәр сузылган җиһан калтырап тора иде. Ә хәзер нәрсә? Менә инде ничә дистә ел улус ханнары бер-берләре белән чиратлашып хакимлек өчен, тәхет өчен талашалар» («Русь и Орда» Т. 2, бит 281). Туктамыш шушы ызгыш-талашларга. таркаулыкка чик куярга теләп, Алтын Урда белән Ак Урданың берләштерелгән бөек ханы булуга ирешә. Ләкин анарга да Алтын Урданың таркалуын туктатырга насыйп булмый. Бер яктан урыс иле, икенче тарафтан Аксак Тимер гаскәрләренең аяусыз һөҗүме астында татар дәүләте таркала, җимерелә. Татар шәһәрләре Сарай-Бату, Сарай-Бәркә. Үкәк... ватыла, юкка чыга Мондый аяныч нәтиҗә беренче чиратта татар ханнарының тормыш агышын алдан күрә белеп эш итәргә сәләтсез булуларыннан килә Мәсәлән, Мәскәү кенәзләре астыртын да, ачыктан-ачык та үзләренә көч җыялар. Үзбәк моңа ярдәм күрсәтеп тора. Ул Иван Калитаның Тверьне буйсындыруын тәэмин итү өчен, аңа үз гаскәрен биреп тора. Гомумән, кенәзләр татар ярдәмендә ныгыйлар, көчәяләр, бергә тупланалар. Үзбәк исә әлеге көчләрнең киләчәктә татарларга каршы чыгачагын башына да китерми. Алтын Урданың таркалуын китереп чыгарган сәбәпләрнең тагын берсе шул Үзбәктән соң тәхеткә килгән ханнар соң дәрәҗәдә хакимлек, тәхет яратучан булалар. Әйе, аларга син хакимлек бир, тәхет бир! Чөнки алар өчен тәхет — ул теләсә-ничә хатынга өйләнү, эчү, кәеф-сафа кору мөмкинлеге Башка максат юк, халык язмышы, дәүләт язмышы турында уйлау юк. Бу уңайдан урыслар тарафыннан әсир ителгән Казан ханбикәсе Сөембикәнең Казан белән саубуллашканда әйткән сүзләре гыйбрәтле. Алар ханнарның яшәү рәвешен күзалларга ярдәм итә. «Кайгы-хәсрәт биләп алды сине. Казан! - ди Сөембикә — Таҗың төшерелде, данын тапталды Хан кәефен табу өчен оештырылган сый мәҗлесләрен юк инде. Казан! Уен-көлке, жыр-бию белән узган күңел ачу кичәләрен дә бетте. Казан! Баллы эчемлек елгаларын туктады, мәҗлесләреңне ташу сыман басып китә торган шәрабләрең акмый хәзер!» (Спутник по Казани. Казан. 1895 бит 67—68). Әйтәсе дә юк. мондый тормышта кая инде ул халык язмышы, дәүләт язмышы турында уйлау? Хәлбуки, урыс кенәзләрендә идеясезлек, коры практицизм күзәтелми. Куликово кырындагы сугыш алдыннан Дмитрий Донской аллага ялварып, мондый теләк белдерә: «И. Ходаем! Ишетсәнә минем ялваруны' Бар ометем — Синдә! Күреп торасын, Тәңрем, үз дәрәҗәмне, үз данымны арттыру өчен кылыч алмадым. Туган җирне саклау өчен, туган җирне яклау өчен ул минем кулда Ирек бирмә Русьны һәлак итәргә!» («Русь и Орда» Т. 2. бит 371) Ә менә гади рус сугышчылары ничек уйлый: «Бу кенәз белән кенәз сугышы түгел. Андый сугышта ни өчен үләсенне дә белмисен Бусы - үз йорт-жирең өчен сугыш, изге Русь өчен сугыш!» (Русь и Орда. Т. 2. бит 391) Ни кызганыч, татар ханнарына мондый анлы идеялелек җитмәде, ә халыкта милли үзаң, татар җанлылык тәрбияләнмәде Хан — тәхет өчен, сугышчы — малмөлкәт өчен сугышты! Бүгенге көндә дә татар халкының үз җитәкчеләренә хаклы дәгъва белдерергә нигезләре җигәрлек Менә шуларнын берсе: Татар халкының әле һаман тулы милли белем системасы юк. Дөрес, бу системаның башлангыч буыны балалар бакчалары барлыкка килә башлады, аның урта буыйы мәктәпләр дә начармы- яхшымы эшли. Ә менә системаның югары буыны милли университет, милли институт юк! Хәлбуки, татар халкын саклап калу, аны юкка чыгармау төгәлләнгән. очланган милли белем системасыннан башка мөмкин түгел. Димәк, милли университет, милли институт ачу ул халык язмышын хәл итү. ди1ән сүз. Татарстан хакимияте менә шушы уку йортлары өчен әлегә кадәр лаеклы бина төзеп биргәне юк. Акча юк. диләр. Шул ук вакытта үзләре Казан Кремлен реставрацияләү эшен башлап җибәрделәр. Сорау туа: боларнын кайсы беренче чиратта башкарылырга тиеш? Шөбһәсез, милли югары уку йорты өчен бина! Әйе. бина! Чөнки ул безнең язмышны хәл итә, без -тагарлар киләчәктә булырбызмы, юкмы? шуны хәл игә! Кремльне реставрацияләү исә ашыгыч эш түгел Аны 5 елдан. 10 елдан соң тормышка ашырсаң да. зыяны юк. Кызганыч ки. хакимнәребез шушы хакыйкатьне аңларга теләмиләр, дәүләт сәясәтен үткәрүдә вакы- тывакыты белән буталып калалар, милләтнең үсеш перспективасын кулдан ычкындыралар. Борчу тудыручы тагын бер мәсьәлә бар хәзерге заманда Русия Федерациясендә яшәүче аз санлы милләтләрне бетерү, юк итү өч юл белән алып барыла Беренче юл аларны кыру, үтереп бетерү Чечен халкына каршы сугыш мона ачык дәлил Икенче юл катнаш никахларны арттыру Өченче юл аз санлы милләтләр арасына урыс теллелерне урнаштыру һәм шу л рәвешчә төп халыкны сыегайту, аны үзенең туган җирендә азчылыкны тәшкил итүчегә әйләндерү Безнең җитәкчеләр беренче юлга аз-маз каршы чыкса да. калганнарына битарафлык күрсәтә Хәлбуки, аларның өчесе дә аз санлы милләтләрне бетерүгә хезмәз ИТӘ Тарихта да шулай булган заманында зур абруй казанган Алтын Урда таркала, татар дәүләте юкка чыга, аның шәһәрләре бистәләре җир белән тигезләнә Татар халкы үз исеменнән оялып, ятсынып яшәргә мәҗбүр ителә Тарих боларнын барын да үзенә теркәгән, барына да ул шаһит' Теләк шул: хәзер ул хаталарны кабатламыйсы иде Үткәндәгеләрен дә. бүгснгеләрен дә!