Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЫНАЛАБЫЗ —СЫНМЫЙБЫЗ

Татарстан Республикасы Мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам ӘХМӘТҖАНОВнын «Казан утлары» журналынын баш мөхәррире Ражая ФӘЙЗУЛЛИН белән әңгәмәсе Р. Ф. Хөрмәтле Ислам әфәнде' Сезнең министр булып эшләвегезгә дә инде биш ел икән Бу еллар илләр тарихында, халыклар язмышында. хәтта аерым шәхесләр эчен дә гаять гыйбрәтле, истәлекле -бер яктан рух өчен демократик иркенлекләр ачылса, икенче яктан, икътисад өлкәсендә, катаклизмга якын хәл-вәзгыятыәр туды Сез шушы чор зчендә. үз вазифагызны үтәү елларында халык өчен, басма китаплар, газета-журналлар өчен, һәм дә аларны иҗат итүче язучылар, журналистлар, каләм ияләре өчен нинди уңай үзгәрешләр кертүгә ирештегез дип саныйсыз? И. Ә. Эшкә тотынган көннәрдә матбугат өлкәсендә азау тешен чыгарган күптәнге танышым «һай. братук. акчаның дәрманы көн дә кысылган болгавыр заманда гәжитжурнал ларын ябылып бетеп, япа-ялгызың ярык тагарак алдында утырып калмассыңмы?» кебегрәк сорау дип әйтимме инде, киңәш дипме, юллаган иде Ачыклап китү максатында. 1992 елда республикада 127 гәжит-журнал нәшер ителүен дә әйтим. Бүген, замананың ай-ваена. вакытлы мәшәкатьләренә илтифат итмичә, 377 басма, сайлаган кыйбласына тугрылыклы калып, халыкка үз сүзен, хак сүзен житкерүдә хәлдән килгәнчә тырышып эшли Хәбәрдарлыкның, демократик җәмгыятькә таба йөз тотуыбызның бер бизәге түгелмени бу9 Кайдадыр матбугатны тезләндерергә, гаярь, туры сүзле журналистларны эзәрлекләргә тартынмаган бер заманда (андый мисаллар күп хәтерегезгә генә төшерегез) Татарстанда ай саен диярлек яңа басмалар «борын төртә» Яңгыравык сүз рәвешендә кабул итә күрмәгез сүз иреген, матбугат иреген соңгы елларның зур казанышы дип бәяләр идем Моның бөтен асылын-мәгънәсен аңлау максатында яшьләр өчен «Идел» журналын чыгару теләге белән Мәскәүдәге күн белән тышланган дәү ишек бусагаларын егерме еллап таптарга туры килгәнлеген, өстәге цензорларның күңеленә хуш килмәү сәбәпле, күпме кыю әсәрләрнең кәржингә ташлануын, күпме каләм әһеленең йөрәген тотып мендәргә авуын искә төшерергә кирәк. Моны эшләдек, тегене булдырдык дип сөйләү, дөресрәге, лаф ору, ихластыр, табигатемә каршы Куелган сорауларның берсе дә җавапсыз калмас, әңгәмә барышында һәркайсын бәйнә-бәйнә тикшерербез, әлегә рәхим итеп, сорауның чираттагысына күчик. Р. Ф. Матбугат иреген узегез ничегрәк аңлыйсыз? И. Ә, Матбугат иреген, сүз иреген, хәбәрдарлыкны соңгы елларның, демократик җәмгыятькә күчү елларының иң зур казанышы дип әйтә алам Икътисадта хәл ителергә тиешле булып га, хәл ителмәгән мәсьәләләр, чишеләсе төеннәр аз түгел. Сәясәттә дә кул кушырып утырырга вакыт юк — өлгергән мәсьәләләр байтак Ә менә матбугат иреген, сүз иреген, теләгән фикереңне курыкмыйча әйтү иреген һәркайсыбыз тоеп, укып, ишетеп, шуның шаһите булып яши Матбугат иреге һәм Россия, һәм Татарстан Конституцияләре тарафыннан гарантияләнә. Үзегез шаһит: безнең күптәннән инде «менә бу язманы басыгыз, тегесен төшереп калдырыгыз» ише фәрман-боерыклар белән мавыкканыбыз юк. Теге яки бу басма уңаеннан өстәл төюләр, «партбилет белән куркытулар» да бетте. Дөрес, редакцияләр белән без даими элемтәдә Әлбәттә, ниндидер тәкъдимнәр, юл күрсәтү очраклары, «менә бу мәсьәлә республика өчен мөһимрәк» кебек киңәш тотулар булмый тормый Әгәр дә теге яки бу язма белән килешмибез икән, безнең бик көчле коралыбыз бар; хокукый дәүләт шартларында ул төп чара булачак — судка мөрәҗәгать итү. Әйтик, кемнеңдер шәхесен кимсеткән, йә бул- маса милләтләр арасындагы дуслык-туганлыкка чөй кагарга тырышкан, канко- ешка яки конституцион хакимиятне бәреп төшерергә чакырган язмалар була икән, без, һичшиксез, чаралар күрергә тиешбез. Матбугат иреге һәм җаваплылык хисе журналист өчен аерылгысыз принцип булырга тиеш. Тиеш, әмма булып бетми Карагыз безнең кайбер басмаларны. Беренче битеннән алып дүртенче битенә кадәр— үтереш, кыйнау, көчләү, ягъни бүгенге болгавыр заманның гел кара, җитешмәгән яклары Менә бу берьяклылык күңелне әрнетә. Әгәр дә иртәгә «Казанский телеграф» яисә «Крис» ише гәҗитләрдә «Татнефть» берләшмәсендә егерме бишенче миллион тонна «кара алтын» суыртылды» (димәк, нефтьчеләр тотрыклы эшли, димәк, бюджетның керем өлеше үтәләчәгенә өмет арта) яисә «Балтач районы хужалыкларында эш хакын түләүдә тоткарлыклар юк» (димәк, авыл кешесенә дә акчаны үз вакытында биреп барып була икән!) кебегрәк хәбәрләр басылып чыкса, ихластыр, аларнын әбунәчеләре: баш мөхәррирне алыштырмаганнардыр бит дип. гаҗәпләнүдән иңбашларын сикертәчәкләр. Чөнки аларнын кыйблалары башка—бармактан суырып язу, дөньяга «кара күзлек» аша карау Дөрес, бүгенге тормышта проблемалар бар. Алар элек тә булган, киләчәктә дә булачак. Тормыш проблемаларсыз булалмый Ләкин тормышның якты яклары да бар бит. Сүз — ул бик зур, бик көчле корал. Әйтер сүзеңне даруга да, агуга да манып әйтергә, сүз белән кешеләрне берләштерергә һәм сүз белән үк бәрелештерергә дә мөмкин «Шаккат- ризм» чире татар телендә нәшер ителә торган кайбер басмаларга да хас. Юкны бар дип ышандырырга теләүчеләрнең гомере озын булмый. Ник дигәндә, бүгенге заманда кеше төгәл һәм туры сүзгә, хакыйкатькә мохтаҗ Укучының, бу иптәш тәнкыйть язмаларын өнәп җиткерми, күрәсең, дип уйлап куюы ихтимал Дөрес түгел. Тәнкыйть кирәкле шәйдер, дип шагыйрь белеп әйткән. Тик ул нигезле, кире каккысыз дәлилләргә нигезләнгән тәнкыйть булсын. Аннары, форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә безнең басмалар чамадан тыш сәясәт белән мавыгалар. Социологик тикшеренүләр шуны күрсәтте: гәҗитләребез 30—40 процент мәйданнарын сәяси язмаларга бирә. Ә дөнья стандарты бер 10—12 процент. Дөресен әйтик, халыкны сәясәт туйдырды. Халыкны тынычландыра торган, аның рухи дөньясын баета, базар шартларына яраклашырга өйрәтә торган язмалар күбрәк кирәк безгә. Тагын шуңа да игътибар итәсе килә: безнең матбугатта сәясәт берьяклырак яктыртыла Сәяси, экономик проблемаларыбызны күтәрәбез, житешсезлекләрне нык камчылыйбыз. Әмма шул төеннәрне чишү юлларын күрсәтмибез, эзләмибез... Р. Ф. Хәләл акчаңны туләп язылган журналның уз вакытында килеп җитмәвен матбугат ирегенә селтәну рәвешендә кабул итәргә кирәктер?.' _ И. Ә. Кайбер журнал-гәжит редакцияләре — сүз Мәскәү басмалары хакында барганлыгын искәртим — әбунәчсләрдән акча җыеп алалар да. ни хикмәт, алар хакында «оныталар». Янәсе, саллы сәбәпләр теге яки бу басманы үз вакытында, бүтәнчәләтеп әйтсәк, айныкын-айга бастырып барырга һәм таратырга мөмкинлек бирми. Әлеге әңгәмәне әзерләгәндә агымдагы елнын апрель уртасына «Искусство кино». «Фотомагазин», «Трамвай». «Костер» ише журналларның бер генә саны да чыкмаганлыгы мәгълүм иде Ике еллап «Театр» журналының бер санын да күрмәдек. ИТАР-ТАСС ике-өч көн элек анын янадан чыта башлавын хәбәр итге. Бездә соңарып чыгу очраклары бөтенләй юк түгел, әмма ул бер-ике атнадан узмый. Дөрес. «Казан» журналының күпкәрәк соңарган чаклары да булды Моның сәбәпләрен ачыклап, министрлыкта басманын баш мөхәррире белән жилле генә сөйләшеп тә алдык. Киләчәктә «озын тәнәфес»ләр булмас дип уйлыйм. Инде сорауга әйләнеп кайтыйк Әйе, мондый очракны үз укучыңны санга сукмау, алай гына да түгел, аларны алдау, төп башына утырту дип кабул итәргә кирәк. Р. Ф. Сез элеккерәк бер чыгышыгызда ике йөзләп яңа нәшрият ачылды дигән идегез. Әйтегезче. шу ларның купмесе татар телендә7 Тиражлары7 Кәгазькуләмнәре буенча?.. И. Ә. Итагатьлек саклап туктап калдыгыз шикелле Дәвам итегез, яна ачылган. буын ныгытып килгән яисә күплелеге белән сез шапырынган нәшриятларның кайсысы газиз халкыбыз файдасына эшли соң, диегез Кулга тотардай китаплары бармы дип тә сорый аласыз Нинди генә яссылыкта карасак та. яна нәшриятлар ачылуны заманның уңай бер төсмере дип карыйм. Бездә теркәлгән 176 нәшриятның байтагында гагар китаплары басыла «Заман». «Иман». «Тан-Заря». «КамАЗ». «Татар китабы». «Мирас». «Идел». «Абак». «Шура». «Райнур», «Фест». «ПЖИ». «Дело». «Еникеева нәшрияты». «Хәтер китабы». «Фән» Исемлекне тагын да дәвам иттерергә мөмкин. Хуш. исемнәре матур икән, ә менә узган ел. аннан алдагысында ниләр бастырдылар соң алар, дип сорыйсызмы? Санап үтелгәннәрдән «Абак» нәшрияты. мисалга, геләсә нинди халыкара күргәзмәдә куелырлык һәм дә шикләнмичә әйтем, саллы бүләк алырлык «Әлмәт жырлый» дигән җырлар китабы бастырып чыгарды Унбиш мең т ираж белән' Йә булмаса. тәүге адымнарын ясый башлаган «Татар китабы» нәшриятының Мөхәммәт Мәһдиев турындагы истәлекләрдән һәм дә әдип әсәрләреннән торган «Кеше китә жыры кала» җыентыгын (тиражы 10 мең). Фәнис Яруллиннын «Мирас» нәшриятында дөнья күргән өч томлы әсәрләрен алыйк. Әлеге китаплап рухи тормышыбыздагы олы бер вакыйга рәвешендә кабул ителергә тиеш иде һәм. шөкер, ул шулай кабул ителде дә! Шулай итеп, узган елда Татарстандагы нәшриятларда (ә алар хәзер читтә дә бар. әйгик. Мәскәүдә. Төмәндә. Уфада) татар телендә 241 китап дөнья күрде Күпме бу. азмы’’ Чаг ыштырын карау өчен 1988 елда - 186. 1989 елда 184. 1990 елда 208. 1991 елда 127 исемдә гагар китабы басылган Димәк ки. бәрәкәтле хәрәкәтнең, бәйсез нәшриятларның мәйданга чыгып, хәл жыя башлауларының шаһитлары без! Тиздән, бик тиздән аларнын энциклопедик басмалар, балалар антологиясе, күренекле әдипләрнең сайланма әсәрләре, сүзлек-бслешмәләр. күз явын алырдай альбомнар чыгару кебек бик житди эшкә алыначакларына иманым камил. Сүзен барда сөйләп кал дигәндәй, тагын бер нәрсәгә тукталмыйча булмас Соңгы вакытларда абруйлы җыелыш-киңәшмәләрдә «китап басу сүнә, корый», «киләчәктә китапсыз калмагаск» ишс «аһ» оруларны еш ишетергә туры килгәли Берәүне дә сәбәпсез чан кага, дип гаепләргә җыенмыйм Әмма хакыйкать хакына бер-ике мисалга тукталу кирәк булыр Чыгыш ясаучыларның кайберләре өлге рәвешендә 1990 елны атый Ягъни, рухи азыгыбыз китап галиҗәнапларының гөп «казаны» саналган Татарстан китап нәшрияты 1990 елда җәмгысс 259 исемдәге китап чыгарса, узган ел ул нибары 103 кә генә калган Бәхәсләшергә җыенмыйм, бу өлеше дөрес Тик бармакларны бөгә-бөгә менә нәрсәләрне игъ- гибарга алыйк әле Иң әүвәл 259 санының үз эченә нәшрият чыгарган дәреслекләрне дә «йотуын» әйтик («Мәгариф» милли нәшрияты 1992 елда гына оешты) Димәк ки. алдарак аталган 103 кә «Мәгариф» җимешләрен дә ә алар узган ел 83 булды өстәү шарт Чамалыймсыздыр. барыбер «бил алышуы» авыр ничек кенә әйләндереп карасаң да минус, артка китеш - 259 һәм 1861 Чынлап та «ур-ра» кычкырырлык, лаф орырлык бер нәрсә дә юк икән биг Шулай да ашыкмыйк. Татарстан китап нәшриятының 1990 елдагы тематик планын кулга алып, саный башлыйк Чү, Ленин, партия, ярыш, остазлык, интенсификация, алдынгы тәҗрибә, «әйтер сүзем бар»... Авыл агаен ничек яшәргә өйрәткән китаплар дисеңме, партия вожакларының «акыллы сүз-киңәшләре» дисеңме... Менә кайберләре: В Ленин «Кооперация турында», С. Чикин «Дмитрий Ульянов», М. Миролюбов «Где у коровы молоко». Коллектив «Без үзгәртеп коручылар», Р. Алюшев «Водосборные сооружения земляных плотин», Р Хэйрет- динов «Рождение Советской Татарии» Шушыларга охшаш утызлап китап санадым Күпме көрпә, күпме кибәк, күпме буш, дөресрәге, ялган сүз! Теге минуслы арифметиканы болай да борып була бит Тегеләйме-болаймы. бүген берәвебезнең дә мондый китапларга юлыкканы юк. Хуплыйк һәм сөеник шуңа! Р. Ф. Китап кибетләренә кергәч, безнең дәүләт нәшриятларында чыккан китапларга карагач, татар китабының карап торышка ук төс-кыяфәте. ягъни полиграфик эшләнеше шактый ук зәгыйфь икәнлеген күрәсең. Бу аннан башка да аерым рекламага мохтаҗ татар китабының «тез астына» нык суга. Бу хәлне төзәтү юнәлешендә дәүләт берәр төрле чара күрергә җыенамы? И. Ә. Әлеге тешле сорауны бер-ике ел элегрәк юллаган булсагыз, белмим, ниндирәк җавап кайтарыр идек. Былтырлы-быеллы дөнья күргән китапларның күбесенә төс-кыяфәтенә, бизәлешенә тел-теш тидереп булмый. Яшермим, сыйфат мәсьәләсе байтак вакытлар җанны бәләкләде. Төссезлеге, кулга алсаң таралырга торуы аркасында күпме китап «үтмәс товар» рәвешендә кибет шүрлегендә тузан җыеп ятты икән?! Ниһаять, хөкүмәт ишеген шакый, кулга каләм алып исбатлыйраслый торгач, гәҗит-журналлар нәшриятына Алманиянең «Зиглох» фирмасыннан 3,5 миллион (долларлык — сумнарга әйләндерсәк егерме миллиардлап була ул!) китап басу линиясе сатып алынды. Танылган фирма, техникасы камил, төгәл, ничә айлар эшләсә дә, чыгымчалап караган юк «Зиглох» машиналары сыйфат мәсьәләсендә революция-борылыш ясады дисәм, хакыйкатькә хилафлык китермәмен. «Татарстан Республикасының Кызыл китабы»н, Татарстан китап нәшрияты әзерләгән «Президент Минтимер Шаймиев», «һәлакәт» (Вакыйф Нуруллин), «Кояш баер алдыннан» (Әмирхан Еники). «Ишан оныгы» (Атилла Расих). Илһам Шакировка багышланган «Илһам», «Фаҗига» (Рәмзи Вәлиев), шулай ук Сезнең «Кыска шигырьләр» кебек китаплар инде дөнья стандартлары кимәленнән бер дә ким түгел. Үткән ел Министрлар Кабинеты 1997—2001 елларда республика полиграфиясен һәм китап басу эшен яңа баскычка күтәрү хакындагы максатчан программа кабул итте. Шактый озак әзерләнгән һәм шактый вакыт үз сәгате сукканны көтеп яткан программа ул. Бәһасе аның 279(!) миллиард сумга тигез. Программа нигезендә китап баса торган икенче төп базаны — Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатын яңа машиналар белән җиһазлау да, дәүләт нәшриятларын компьютерлаштыру да каралган. Р. Ф. Без үскәндә гөрләп торган китап кибетләре хәзер сүнүгә таба бара Аларның күбесе ябылды да инде. Дөрес, кайбер кибетләр почмагында китап сату бүлекләре күренгәли. Бу күренеш, безнеңчә, китапның халык күңелендә югала- тоныклана баруын раслый. Татар китабын югалту—милләтебезнең рухын- җанын да югалту дигән сүз. Бу хакта да Сезнең фикерне ишетәсе иде. И. Ә. һәрбер язучының өч җан газабы бар, диләр. Беренчесе - ижат газабы. Төн йокыларын качырган, көннәр буе тынгы бирмәгән, кайчагында иҗат кешесенең холкын бозган газап. Ләззәтле газап. Азау тешен чыгарган язучы яхшы белә, бу газап әле чын газап түгел. Иң авыры—әсәреңне язып бетергәч, аны бастырып чыгаруга бәйле мәшәкатьләр. Язган, инде басылган китабыңны халыкка җиткерү, укыйлармы дигән шиккә җавап эзләү — газапның өченчесе. Базар капкасын ачып кергәндә төрле гаҗәп нәрсәләргә юлыгабыз Табышсыз мал сылтавы белән кайчандыр гөрләп эшләп торган байтак китап кибетләренә йозак салыну — шундый гаҗәпләрнең берсе дияр идем. Базар мөнәсәбәтләренә күчкәнче китап сәүдәсе ике юнәлештә: «Татпотребсоюз»га караган кибетләр һәм дә Татарстан китап сәүдә берләшмәсе («Таткнигообъединение») аша барды. Беренчесе, рухи азыкны, нигездә, авыл халкына җиткерсә, икенчесе — безнең министрлыкка караганы — шәһәр җирендә сәүдә итә. Моннан нәкъ ун ел элегрәк республика авылларында 71 махсус китап кибете һәм 540 китап почмагы булуын укыганым бар Хәзер күпме алар, салада китап сәүдәсенең перспективасы бармы, 6 дөресен әйтеп сөйләшик, турыдан-туры шөгыльләнмәгәч, мәгълүматым аз, шул сәбәпле сораунын бу өлешен бүтәннәргә калдырам «Таткнигобъединение»гә килгәндә исә шуны әйтергә мөмкин тирә-як ө.ткәреспубликаларда, шул хисаптан, Башкортстанда да. мондый берләшмәләр тәмам таркалып бетүгә карамастан, бездәгесе яши. базар таләпләренә яраклаша, халыкны китапка якынайту юлларын уйлый Әле күптән түгел Дәүләт Советы депутаты Фәндәс Сафиуллин: «Кибетләрне таратасыз!»—дип дәгъва белдерде. Фәндәс агага монын белән килешмәвемне белдердем. Ризалашмаска нигез дә бар: расланганнан, ягъни 1992 ел ахырыннан бирле, мәркәзебездәге бер генә кибетне дә елгыр алыпсатарларга, гомумән, чит кулларга биргән булмады. Шөкер, бу мәсьәләдә Минтимер Шәймиев тарафыннан да. Фәрит Мөхәммәтшин ягыннан да яклау бар— берәү дә китап кибетләренә кул сузарга тиеш түгел! Хәер, кайбер яңа байлар купшы сүзләр белән җәмәгатьчелекне «менә бу кибеттә җәннәт ясыйбыз» дип ышандырырга тырышалар Чистай урамындагы «Төрки китап» кибетен дә җәннәт, рухият җәннәте ясарга вәгъдә иткән иделәр түгелме соң?! Үзәктәге бинаны кулга төшерү өчен башта «монысын эшлибез, тегесен булдырабыз» ише вәгъдә яудыралар Аннары инде, кибетне кулга төшергәч, китапны төрле яклап кыса башлыйлар. Тора-бара китапны пәрәвезле почмакка <аба кысрыклыйлар. Кайчагында әлеге кибетләрне даулаучылар урау юллары белән эш итеп, үз ягына мәшһүр зыялыларны да аударып, «татар» сүзе белән авыз чайкыйлар Янәсе, без халык өчен чабабыз, биредә гел татар китабы гына булыр, арзан бәягә сатылыр ул. Юк инде, җәмәгать, берәү дә ике тиенгә юнәткәнен бер тиенгә сатарга ашыкмас. Булган хәл түгел ул! Форсагган файдаланып. Татарстан китап сәүдә берләшмәсенең узган ел халыкка 15 миллиард сумнан артык китап сатуын әйтеп узыйм. Күңелгә җылы өстәгәне шул: халык акрынлап кибеткә кайта, суынган эзләрне янарта башлады Татар китабына булган кызыксыну арту да уңай үзгәреш Узган елгы парламент тыңлауларының - китап язмышына, ки ran сәүдәсенә багышланган тыңлауларның — шифалы йогынтысын тоеп яшибез Ихластыр, сырхауның чын диагнозын билгеләргә ярдәм иткән әлеге җитди сөйләшү авыл җирендәге китап сәүдәсен дә җанландырып җибәрде. Эленгән йозаклар ачылды, китап юллап нәшрият сукмакларын таптаучылар ишәйде. Күптән түгел Биекта- уда китап бәйрәме оештырылганлыгын, анда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 32 миллион сумлык әдәбият сатылуын әйттеләр. Мондый күркәм үрнәк бер район кысаларында г ына йомылып калмас дигән өметтә яшибез Сәүдә хакында сүз чыккач, кайчагында «Китап кибетендә китап кына сатылырга тиеш»,- дигән кискен фикерләр яңгырый Хак. кибетләрнең кай- берләрендә юлдаш тауарлар, әйтик, каләм-ручка. калькулятор, глобус, офис кирәк-ярагы, магнитофондиктофон, картиналар ише тауарлар да сатыла. Сәбәбе мәгълүм, салымнар рәхимсез, аренда бәясе аяктан егарлык, ә егылырга ярамый, димәк ки. заманга яраклашып, үз көнеңне үзен күрергә өйрәнә башлыйсың. Дәүләтнең дә төпсез кесәсе юк лабаса! Әле кайчан гына Алманиядә нәниләрне кызыктыру теләгендә ки ran кибетләренең попугайлар белән маймыл тотуын, мавыктыргыч уеннар оештыруын язып чыктылар Монда кергән сабый китап алдырмыйча чыкмый инде ул Мәскәү. Санкт- Петербург, Ташкент калаларындагы китап кибетләре дә буш мәйданнан оста файдаланалар, кайсы валюта алыштыру пункты ачып җибәргән, кайсы фотография ясый, кайсы көндәлек матбугат сата Җыйнап әйтсәк, базарга яраклаша Р. Ф. Мөгаен. бу Сезнең очен иң уңайсыз сораудыр Дөньяда ка ю w хакы диген сүз бар. Сез үзегез дә матбугатта озак зшләп. күренекле журналист буларак, берничә китип чыгарган кеше. Ул вакытларда матбугатта актив ззиләгән кешегә, китаплар чыгара торган язучы халкына гонорар дигән хикмәт бе юн тор мыш итәргә, пич югында «җан асрарга» була иде. Ә хәзер1 Каләм ияләребез нең гонорары к\ зьчзмазарын чашинкадазз чыгару бәрабәренә тиң дәрәҗәдә. Белүебезчә Россиядә. байтак регионнарда. ип з исәптән күрше Башкортстанда каләм әһелләренә түләү бездәгегә караганда инде ничә еллар буе күп мәртәбә зәр артыграк. Бы зтыр Сезнең дә бу хакпш матбугатта ачынып чзган чәказә-чыгышыгыз истә Уз күпләрнең, бигрәк тә язучылар күңеленә, бик хуш килгән иде Шул чыгыштан соң хәлләр үзгәрдеме? И. Ә. Шагыйрь Рөстәм Мингалимнен менә мондый шигъри юллары бар: Дөнья безне сыный... Утка терәп сыный. Суга терәп сыный.. Дөньяны, еламсырак бәбине буш имезлек биреп алдаган шикелле, алдап булмый шул Икътисадтагы киеренкелек, бәяләрнең котырынуы рухи доньяга да бәреп керде. «Базар» сүзе иҗат әһелләре өчен беренче вакытларда «каравыл» рәвешендә кабул ителде дисәм, хата булмастыр. Элегрәк һәммәсе көйләнгән, җайлы гына тәгәри иде — яңа басылып чыккан китабың гонорарына рәхәтләнеп берничә ел яши аласың, әдәби фондны да онытып бетермисең, бушлай путевкалар. Ә базар ыгы-зыгысы башлангач? Эш хакы яшәү рәвешенә тәңгәл түгел, гонорарлар түбән, житмәсә, хәләл эшләп тапканыңны да үз вакытында алып булмый. Базар зилзиләсе каләм осталарының кайберләрең шундый итеп ярга китереп сылады ки, бүгенгәчә хәлгә керә алмыйча интегүчеләре бар Ә хәзер сорауга әйләнеп кайтыйк Сезнең өчен иң уңайсыз сораудыр дип, хәлгә керергә тырышуыгызга рәхмәт. Язмага «жим» туплап, куелган сорауга жавап эзләп йөргәндә гонорарлар да артып куйды бит әле. Күпкә, өч-дүрт тапкырга артты Моны раслау ниятендә Сез җитәкчелек иткән «Казан утлары» мисалына тукталып узыйк 16,8 табаклы «Казан утлары» агымдагы ел башына кадәр авторларына бер санга 4 млн 80 мең сум хисабыннан гонорар түләп килде (чагыштыру өчен: «Сөембикә»- 4 млн. 650 мең сум, «Идел»— 1 млн 848 мең сум). Ә хәзер Министрлар Кабинетының 1996 ел, 30 декабрь карары белән «Казан утлары»нын бер саны 13 млн. 578 мең сумга бәрабәр («Сөембикә» —15 млн 486 мең, «Идел» —8 млн. 052 мең). Хәзер «Башкортстанда гонорар күләме берничә тапкыр артыграк» дигән сүзләрегезне ачыклап китик. Агыйделнен аръягында бер энәгә бер сыер диләрме әле? Бу юлы да шулайрак килеп чыккан бугай. Күптән түгел генә Алабуга шәһәрендә Башкортстандагы хезмәттәшләребез белән очрашып, бер-беребезнең хәлләрен белешкән идек. Сүзгә-сүз ялганып, гонорарлар хакында да фикер алыштык, һәм менә ниләр ачыкланды: «Агыйдел» журналының (күләме 12 табак) бер санга гонорары 3 млн 700 меңгә, «Башкортстан кызы»нын— 1 млн. 540 меңгә, «һәнәк»нең 2 млн. 125 мең сумга тигез. Күренгәнчә, күршеләрнең хәле күпкә өстен дип раслау өчен җирлек юк Нәшриятлардагы гонорарлар да артты. Бүген-иртәгә бюджет өлкәсендәгеләрнең, димәк, сүз безнен хакта да бара, эш хаклары арттырылачак. Р. Ф. Теңкәгезгә тиеп дигәндәй, ай сцен, декада саен, без Сездән — Министрлыктан акча сорыйбыз. Сез. уз чиратыгызда, дәүләт бюджетыннан акча юлларга тырышасыз. Кыскасы, без барыбыз да—«бюджетниклар» Рәхмәт, дәүләт безнең ихтыяҗларны күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндереп килә Без еш кына Министрлыктан. шөкер, фәлән млн. сум акча күчергәннәр, дип сөенәбез. Әмма шул сумманы бухгалтерия аша бүлә башлагач, шунысы ачыклана: без 20 ләп дәүләт салымы түләргә тиешбез икән. Кыскасы, көч, вакыт һәм финанс ресурсларын болай исраф иткәнче, шушы процессны үтәүче йөзләгән чиновник-хезмәткәрләрдән тыш. тиешле кирәк акчаны турыдан-туры салымнарсыз гына финанслап булмый микәнни? И. Ә. Тәүге карашка бөтенесе дөрес шикелле: дәүләттән бер кулыбыз белән алсак, икенчесе белән салым рәвешендә кайтарып бирәбез. Әйтелгәнчә, тәүге карашка гына бу шулай. Гәжит-журнал редакцияләре үз чыгымнарының берникадәр өлешен алынган керем-табышлары исәбенә каплыйлар. Керем подпискадан килә, игъланбелдерүләрдән, рекламадан, алыш-биреш итүдән (мисал рәвешендә, «Сам хозяин» гәҗите редакциясенең узган ел 300 миллион сумлап яшелчә, жиләк-жимеш орлыгы сатуны оештыруын әйтә алам) килә һәм әлеге керем күләмнәренең ай саен, ел саен төрле сәбәпләр аркасында үзгәреп, «биеп» торулары ихтимал Бездә елына рекламадан гына 700—800 миллион сумлап керем алучы шәһәр гәҗитләре бар. Уйлашыйк әле: алар бу керемнән салым түләргә тиешләрме? Әлбәттә! Салым турындагы, бюджет турындагы законнар алдында һәркем тигез. Ә менә кемнең ничек һәм күпме түләргә тиешлеге- монысы башка мәсьәлә. Салым дөньясының үз сәясәте булырга тиеш. Берничә ел элегрәк сездәге — «Казан утлары»ндагы салымнар саны хәмер белән сату иткән кибетнекенә бәрабәр иде. Әлбәттә, моның белән ризалашуы кыен. Мәдәнияткә, рухи дөньяга турыдан-туры мөнәсәбәте булган коллективлар салым мәсьәләсендә мөмкин кадәр лыоталардан файдаланырга тиешләр дип саныйм Хәер, андый льготалардан файдаланабыз да. Әйтик, «Россия Федерациясендә 8 массакүләм матбугат чараларына һәм китап бастыруга дәүләт булышлыгы турында»гы Закон нигезендә, мисалга. «Казан утлары» табышнын федераль бюджетка күчерелергә тиешле өлешенә тиешле салымнан азат ителгән. Журнал тәржемә кылмыйча да яхшы аңлашылган НДСны да түләми Болар бит арадагы иң саллы салымнар Аннары, реклама, коммерция юлы белән килгән акчаның 40 процентын журналда эшләүчеләр мәнфәгатен канәгатьләндерүгә ■җибәрә аласыз Р. Ф. Кызганыч. Сез әйткән бу өстәмә керемгә ирешү безнең журнал шартларында мөмкин тугел диярлек Коммерция, реклама белән шөгыльләнгән очракта да, файдалы зш коэффициенты бик түбән булыр иде. Үзегез беләсез, реклама оперативлыкка бәйле. Ә безнең журнал яртышар ел диярлек алдан әзерләнә Әгәр дә без. кайбер басмалар юлы белән китсәк, бүгенге «Казан утлары» татар халкының төп журналы саналган журнал да була алмас иде Безнең максат укучыларыбызны ишәйтү, тиражны арттыру шушы юнәлештә матди аякка басу. ныгу. И. Ә. Сезнең белән өлешчә килешәм һәм башлаган сүземне дәвам итәм Бүген Россиянең урта гасырлардагы салым фәлсәфәсен алга сөрүен күреп яшибез Янәсе, салым күбрәк булган саен, казнадагы акча да артачак Аһ. алай түгел шул! Алга киткән дәүләтләр башка төрлерәк фәлсәфәгә табына налог та түбән, казнада да акча мул. Р. Ф. Кайвакыт безнең кайбер зыялы иптәшләребез авызыннан «Бөтен матбугат. нәшриятлар ирекле йөзүгә китәргә тиешләр», дигән сүзләр ишетергә туры килә Мондый фикер белән һич килешеп булмый И. Ә. Мин дә килешә алмыйм Ни өчен дигәндә, читтә дә. бу очракта Көнбатышны күздә тотам, дотация алып яшәүче басмалар бар Бу балалар басмалары, бу -фәнни басмалар, яшьләргә, аз санлы милләтләргә исемләнгән басмалар, бу дәүләт сәясәгснен асылын аңлатып бирүче рәсми басмалар Әлбәттә, базар шартларына җайлашканда үз көнеңне үзен күрү әйбәт нәрсәдер, әмма матбугатның абсолют үзфинанслауга күчүе турында сүз алып барырга иртәрәк әле Аннары медальнең икенче ягы да бар Әйтик, рус телендә чыккан гәҗитләр бар. татар телендәгеләре бар Аларның һәрберсе чыгымнарның бер өлешен реклама хисабына каплап барырга тырыша Әмма бер хакыйкатьне дә онытмыйк: әлегә бүген бизнесмен-эшкуарларнын күпчелеге рус телендәге басмаларның ишекләрен шакый Күпсенеп әйтү түгел. Бу —традиция, бу— телләр турындагы законның тыйнак атлавы Татар телендәге басмалар партия җитәкчелек иткән заманнарда икенче сортлыраклар рәтендә йөриләр иде Әле бүген дә бу карашны бөтенләй бетерә алганыбыз юк Әмма тагар телендәге басмаларга мөнәсәбәт үткән еллар белән чагыштырганда нык үзгәрде. Уңай якка, әлбәттә! Р. Ф. Татар телендә иң күп тиражлы журнал кайда чыга икән дигән уй Сезгә дә килә торгандыр. Ул— Уфада чыга торган яшьләр журналы —«Тулпар» Тиражы 35 мең чамасы Ә безнең «Иделенең, ике телдәгесен дә исәпләп, әбунәче зәр саны 5000 данә дә юк. Бу хәлне Сез ничек аңлатасыз? И. Ә. Яшермим, тугандаш Башкортостанда яшьләр өчен журнал басыла башлауны куанычлы вакыйга рәвешендә кабул иттек Оч ел чыгып килү дәверендә абруе торган саен артуга да шаһитбыз 1994 елда доньята килүе хакында «аваз» биртән бу басма баштарак б 7 мең данә белән таралып, аннан соңгы елда тиражын 15 меңгә җиткерә Ә былтыр әлеге басманы *6 мең кеше яздыра Килешик, теләсә кемне кызыктырырлык үсеш У купыларыбызда сәбәп нәрсәдә икән соң. дигән сорау тууы ихтимал Март ае азагында «Тулпар»ның баш мөхәррире Римат Кашапов белән очрашып, нәкъ менә шушы хакта гәп корган идек Мәгълүм ки. Башкортостанда бер миллион ярымлап татар яши, газиз телебездә укучылар саны тагын да күбрәк Монысы булдымы бер Икенчедән. күршеләребездә «Тулпар» - татар телендәге бердәнбер журнал һәм андый басмага ихтыяҗ зур Татарстанда исә журналлар байтак «Казан утлары». «Идел». «Аргамак». «Сөембикә». «Татарстан». «Мирас». «Ялкын», «Мәгариф» «Казан». «Гасырлар авазы». «Чаян». «Салават күпере» Журнал үзенең даирәсен киңәйтеп, авылда яшәүче гаиләләр, хатын-кызлар, социаль мәсьәләләр хакында махсус сәхифәләр оештыра һәм бу тиражга шифалы йогынты ясый Монысы, мина калса, өченче сәбәп Р. Ф. Килешәм, басмалар куп. Әйдәгез карыйк әле кайсы басма нинди тираж белән чыга? Бу мәгълүматлар сезгә дә. безгә дә яхшы билгеле Берәүләрнең тиражы, әйтик, йөзләр белән генә исәпләнә, икенчеләрнең исә дистә меңнәр белән. Әмма штатлар дисеңме, эш шартлары /хәтта, кайбер аз тиражлы журналларда эшләүчеләрнеке яхшырак та әле), хезмәт хаклары дисезме, нигездә тигез Нәкъ теге чаклардагы «уровниловка» шикелле. Бу, безнеңчә, нормаль хәл түгел. Хәтерегездәдер. еллар элек басмаларның иҗтимагый әһәмияте, сыйфаты һәм халыкка таралуын исәпкә алып, гәҗшп-журналлар. категорияләргә бүленә иде. Бәлки, шул еллардагы тәртипкә яңадан кайзпыргадыр? И. Ә. Тиражлар саегу белән килешмичә мөмкин түгел. Дөрес, бездә нәшер ителгән басмаларның тиражы мәскәүдәгеләрнеке кебек үк «ишелеп» төшмәде. Туксанынчы еллар башында «Знамя» журналының миллион данә белән басылганлыгын беләбез. Ә хәзер? Бер мең тапкырга (!) кимеде анын тиражы «Новый мир»ныкы - мен ярым тапкырга' Ә безнен татар телендәге журналларны укучылар саны күпмегә кимеде дип беләсез? Дөрес, кимүен кимеде, әмма бу хәтле үк күпкә түгел, нибары биш-алты тапкырга. Кул астындагы саннар соңгы вакытларда кайбер басмаларның тиражы артуы хакында сөйли. Әйтик, шушы айларда үзенең 75 еллыгын бәйрәм итүче «Казан утлары» журналын алдыручылар саны берничә меңгә ишәйде Шушы урында берникадәр чигенеш ясап булса да татар халкының баш журналы дип йөртелгән мөхтәрәм басма хакында берничә жөмлә әйтмичә уза алмыйм. Баш журнал — ифрат та төгәл һәм дөрес бәяләмә бу «Казан утлары»н — XX гасыр дәвамында татар халкының рухи дөньясын тарихын, әдәбиятын, телен, мәдәниятен, сәнгатен чагылдырган энциклопедик басма дип авыз тутырып әйтә алабыз Журналның иҗтимагый абруе искиткеч дәрәҗәдә зур Редакция даирәсенә әдәбиятыбызның талантлы әдипләре тупланган. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев «Казан утлары» редакциясенә юллаган котлау сүзендә билгеләп узганча, татар мәдәниятенең рухи көзгесенә әверелгән басма элеккеге һәм бүгенге матур традицияләрне тагын да баетыр, республиканың мәдәни, иҗтимагый тормышы үзәгендә балкып торыр Хәзер башлаган сүзебезгә әйләнеп кайтыйк. Бу хакта сөйләгәндә бөтенесен икътисадка гына әйләндереп калдырырга кирәкмидер. Бүгенге көн әдәбиятының сыйфаты, миңа калса, элекке еллардагыныкыннан берникадәр калыша Укучыны алдавы кыен, кайда бөртек, кайда кибәк икәнлеген ул бик чамалый Мәскәүдәге калын басмаларга хас чир атыш-үтереш, талау, җинаятьчеләр, фәхишәләр дөньясын күрсәтүдән гыйбарәт. Кайберәүләр: әдәби калын журналларның заманы үткәндә калды дип расларга тырыша Килешмим! Кискен итеп килешмәскә нигез дә бар Сорос фонды узган ел 2500 китапханәдә «Кайсы өч журналны алдырыр идегез?» дигән сораулы анкета тарата һәм бик мәгънәле җаваплар алына 2500 китапханәнең 2495е — «Иностранная литература», 2100е- «Знамя», 2000е —«Новый \жр». 1600е — «Октябрь» белән «Дружба народов» журналларына яздыруларын сорыйлар Без дә Милли китапханә белән бергәләп шундый хисап-кызыксыну уздырырга йөрибез. Инде бердәй эш шартларына, хезмәт хакларына әйләнеп кайтыйк. Соңгысын, ягъни хезмәт хакын билгеләгәндә бөтенебез өчен закон бер — бердәм тариф челтәре, шуның нигезендә эшләнгән кулланма. Челтәрдә (уңайлык өчен шулай дип әйтик) журналда эшләүче һәркемнең нинди вазифа башкаруына, стажына, белеменә, эшкә мөнәсәбәтенә, гыйльми дәрәҗәсенә, булдыклылыгына, лаек бүләкләренә карап үз урыны, үз куышы, бүтәнчәләтеп әйтсәк, үз разряды бар Ил буенча шулай бер канун нигезендә яшибез. Штатлар республиканың министрлар кабинеты карары белән раслана. Әлбәттә, басманың күләме, әһәмияте, форматы, айга яисә атнага ничә тапкыр һәм нинди телләрдә чыгуы истә тотыла Хезмәт хакын, эш шартларын тиражга бәйләү хакындагы тәкъдим белән килешә алмыйм, һәм менә ңң өчен Ярый, шундый карарга килдек ди Республикабыздагы чуваш туганнар өчен өч ел элек чыга башлаган «Сувар» гәҗитенең тиражы 2 мең тирәсе. Ә «Татарстан яшьләремнеке — 150 мең. Әгәр тәкъдим ителгән принцип нигезендә эшләсәк. «Сувар»га нибары бер бүлмә. 3 штат бирергә туры килер иде. Бодай эшләгәндә мәйданда бер-ике басманың гына калачагы көн кебек ачык Дөрес булырмы бу — уйлашыйк әле. Инануымча, һәр басма — аз тиражлымы ул. күп меңле укучылары булган басмамы аерма юк. әйбәт шартларда эшләп. җитәрлек акча алып яшәргә тиешләр Элегрәк барча редакцияләрнең, китап нәшриятының Бауман урамындагы Матбугат йортына сыешуларын хәтерлибез Аннары барча редакцияләр Пресса йортына күченде Соңрак булганнарына Чист ай урамындагы дәү йортның икенче каты. Язучылар берлегендәге бүлмәләр («Идел». «Салават күпере» журналлары редакцияләре) өстәлде. Шартларны кемнедер рәнҗетү бәрабәренә түгел. Пресса йортыннан кайбер редакцияләрне чыгарып, аларга башка җирдән иркен- әйбәт бүлмәләр бирү хисабына яхшыртырга исәп Әлеге юнәлештә берникадәр эш башланды да инде. Р. Ф. Республикада берничә йозләп гәҗит-журнал нәшер ителә, нәшриятлар саны артуын күреп-ишетеп торабыз, дип әйттегез. Гомерен матбага зшенә бәйләгән кеше бер-бере белән аралашмыйча, хәл-әхвәл белешмичә, очрашмыйча яши алмый. Аннары алар җылы сүзгә, хармәт-олылауга да бик мохтаҗлар бит Элегрәк елына бер тапкыр буяса да аларны җыеп котлыйлар иде. И. Ә. Тел төбегезне аңладым. Равил әфәнде Әйтергә теләгән фикерегез белән килешмичә мөмкин түгел. Матбугат көнен без 1922 елдан алып 5 майда - коммунистик рухлы «Правда» гәҗитенең тәүге саны чыккан көндә бәйрәм иттек. Берничә ел элегрәк «Ведомости» гәҗитенең беренче саны чыккан көнгә 13 гыйнвар! а туры китереп. Россиядә бәйсез матбага көне билгеләп үтелә башлады. Моннан соң: «Татарстанның кайчан үз матбугат көне булыр?» ише сораулар ишетә, хатлар ала башладык, һәм Журналистлар берлегендә саллы сөйләшү уздырдык, матбугат тарихын өйрәнүче күренекле галимнәрне чакырып фикерләш гек Төрле тәкъдимнәр булды Берәүләр, әйтик. Матбугат бәйрәмен Исмәгыйль Гаспралы мөхәррирлегендә дөнья күргән «Тәрҗеман» чыга башлаган вакытка билгеләргә кирәк диделәр. Әлеге фикер белән килешеп булмый гәҗит биг безнеке түгел, ул азәрбайҗанга якын сөйләктә чыккан «Тәржеман»нын әһәмияте безнең милләтнең мәдәни һәм фикери үсеше өчен гаять зур. ләкин ул татар гәҗите түгел Бүтәнрәк тәкъдимнәрне җентекләп тикшергәннән сон. күпчелек Матбугат көнен 1905 елда Петербургта татар телендәге беренче басма гәжитне «Нур»иы чыгаруга рәсми рәхсәт алу көнендә 19 майда билгеләп үтәргә килеште Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев та хуплады бу тәкъдимне Хәзер аны Дәүләт Советы аша рәсмиләштерәсе генә калды. Матбагасыз, китапсыз халык — тарихсыз, телсез, чукрак халык, диләр. Шөкер, безнең бай тарихыбыз да бар. телебез дә исән, гәҗит-журналларыбыз. китапларыбыз да бихисап Дөрес, ботенссс ал да гол генә түгел, хәл ителергә Iиешле мәсьәләләр дә байтак Әмма мөхтәрәм журналны укучылар базар капкасын ачып кергәндә туган кыенлыкларның вакытлыча икәнлеген аңламыйлардыр дигән фикердән ерак торам һәм аларның якын елларда хәл ителәчәгенә һич шик юк Үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы матбаганың, китапның гомере озын булсын Рухи азыксыз дөньясы сансыз бит аның Май. 1997