Логотип Казан Утлары
Роман

СОҢГЫ СУЛЫШ

__ ркестр тавышы мине яшьлегемә кайтара. Гүзәл ялгышулардан J гукылган кайнар дуамаллыкларыма Яшьлек—үлемсезлек чоры Тирә-юньдә тоташ зәңгәрсулык, алда — бетмәс, кимемәс гомер, йокыдан уянуыңны ярсу теләкләр, алсу өметләр көтеп тора. Әйе, таныш тавыш идс бу. Музыка уйный башлау белән егет чакның матур алданулары уянды, биттәге җыерчыклар тигезләнде, чәчтәге картлык кыравы җуелып төште, инвалидлык юкка чыкты. Маңгайга бүселеп төшкән куе коңгырт чәч. Төз гәүдә. Йөрәк ярсып тибә. Минут эчендә мине үзгәртеп ташлаган тавышны күңел салып тыңлыйм. Оркестр уйный. Аста—«Котып» кунакханәсенең беренче катында ресторан Тавыш шуннан ишетелә. Минем бүлмәм икенче катта, шуңа күрә оркестр тавышы аяусыз көчле. Тиздән идән такталары күтәрелеп китәр дә, музыканың җиз ташкыны ургылып, бүлмәне айкап ташлар шикелле тоелып китә. Инде икенче тәүлек Мурман портында диңгез сәяхәте юллап йөрим. Картлыкның чарасызлыгына ышыкланып тыныч кына яшәп ятканда кинәттән офыклар артындагы билгесезлеккә ашкыну өянәге, сәяхәт җене тынгы бирми, бимазалый башлады. Кайчандыр дулкыннар сыртында бергә чайкалган дусларым белән киңәшләшеп карадым. «Андый хәл булгалый инде ул,—диде дусларым, сабыр ит. үтәр. Көчле мавыгу табарга тырыш, йә булмаса әйдә, җыелып диңгезчелек чорын искә алыйк»,— диделәр. Юк, үтмәде. Теләгем, киресенчә, көннән-көн көчәя генә барды. Башта диңгезчелек министрлыгына, аннан соң җир читендәге Мурман пароходчылыгына килдем. Тәкъдимне врачлар кулына тапшырдылар Иртәгә медкомиссия. Кылдан нечкә, кылычтан үткен медицина сираты аша үтү... Миргазиян Юныс (1927) — язучы, диңгезче. «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Биекта калу» һ 6. куп кенә китаплар авторы Әлмәттә яши Яшьлек чорында ресторан оркестры җиңү маршын даими уйный иде Нигә болай үксеп елый оркестр? Гитара, барабан, пианола, контрабас Гитара, нечкә хисләр колы, слый-слый зарлана Ялгыша ул. ди гитара. Нык ялгыша Нигә кирәк аңа ерак сәфәр? Ямаулы йөрәк белән кем сәяхәткә чыга? Күрерсез, әйләнеп кайта алмас ул... Аңлатыгыз аңа. үгетләгез. Чыкмасын юлга Өендә калсын Егерменче гасыр коралы - пианола бәндәләр язмышын, тәкъдирнең катлаулыкларын мелодия аша аңлатмакчы була Заманалар авырайды. — ди пианола һаман авырая Мең төрле яңа мәшәкатьләр гуып тора... Бәлки, шулардан качып котылмакчы була торгандыр? Язмыштан качып котылып булмый. Туган көннән алып, үлгәнче язмыш синең белән Юкка тырыша пианола. «Язмыштан узмыш юктыр», дигән борынгылар. Менә аның аңлатмасы. Бигрәк тә татар тәкъдире. Гасырлар буе. буыннанбуынга кара тәкъдир, канатларын җәеп, безне сагалап тора Көтә. Сабырлык саф алтынга тиң. ди контрабас Бу акылны бабаңнар васыять итеп калдырган. Ата-баба васыятенә колак салмаганнар югала Барабан карт куштан, минем гомерлек дошманым, дөп-дөп килеп оркестрга боерык бирә: Эшегезне карагыз. Китсен Дөмексен Үз иркеннән йөри Ирек'7 Ирек булган җирдә тәртип бетә. Мин начальник син дурак Син начальник мин дурак Менә нәрсәдә ул яшәү сере. Яшәеш тәртип. Тәртип буйсыну Дөп-дөп. дөп-дөп! Кемгә кирәк аның сәяхәте9 Айть- два. айть-два. .. Минем язмышымны кызганып елый нечкә билле гитара. Сафлыгы пычратылган яшь кызлар тавышы чыгарып үкси нечкә хисләр коралы Юл озын, ди ул. күз яшьләренә тыгылып. Алда -давыллар, дымлы кайнар һава. Чайкалулар Исән кайта алмый ул. күрерсез Кем чыта ди озын, хәтәр юлга ямаулы йөрәк белән? Туктатыгыз! Зинһар, туктатыгыз үзен. Җибәрмәгез.. Гитараның елавы агулы ук булып йөрәгемә килеп кадала Бәгырь әрни Акыл аңлый. Тукталырга кирәк Акылдан көчлерәк, тойгылардан сиэгерерәк шомлы бер көч һаман котырта, һаман алга куа мине 2 ик борынгы гадәт бу: диңгез портларында оркестр ерак юлга китүче морякларны елап озата, әйләнеп кайтучыларны үксеп каршы ала Авыр, аяныч диңгезчеләр язмышы Көннәр гаилә җылысыннан читтә, тоташ шыксызлыкта. заяга уза. Диңгезченең газиз гомере акчарлаклар юлында, тынгысыз дулкыннар өстендә кире кайтмаска китеп югала тора Күмәк ялгызлыкта яши диңгезче, тар. кысынкы тимер диварлар әсирлегендә Туганнар еракта Газиз баласы ятим үсә Хатыны тол Дуслары бары тик күңелдә генә Кабат гитараны тыңлыйм. Белеп үкси моңлы хис мәҗнүне Дөньяларның начарга таба үзгәрүеннән шомлана мескенкәй И т өстенә ябырылган т әр т ипсезлекләрне кичерә алмый Өмет-багланышларның кинәт юкка чытуына шулай өзгәләнә. Саксафон гитараны гуктатырга тырыша Пианола аны юата. Барабан карт солдафон, дорфа куштан, боерык бирә Җит те! Тукта! Безнең вазифабыз боерыкны җанландыру Парадларда. атакага ташланыр алдыннан уйныйбыз без Күңелгә сәер бер фикер килә: «Әллә ахырзаман шушымы икән9 » Әбиемнең җыры колагыма иңә! . Урманнарда балан пешкән, өзәргә кирәк, балам Заманалар .тырайлы түзәргә кирәк, балам — Түзәргә кирәк?—дип сорый контрабас.—Күпме түзәргә? Әгәр түзәр хәлен калмаса? Гитара һаман елый. Ул рәсәйлеләрнең язмышларын сыктый. Бу дөньяда һәр бәндә үзен генә тыңлый. Ишетми адәм балалары бер- берсенең тавышларын. Ишетсәләр — аңламыйлар. Өнсезлек чоры, һәр меңъеллыкның азагында ахырзаман. Без бит икенче меңъеллыкны өченчегә алыштырырга җыенабыз... Кабат диңгезчеләр язмышы турында уйларга тотынам. Ялгызлык— диңгезченең даими юлдашы. Тирә-юньдә ят киңлекләр. Алар— тышта. Кораб эчендә кысынкылык. Төрмәдәге шикелле. Күренеп кенә югалып торалар коры җир ярлары. Ят һәм таныш утраулар, тулы континентлар узып китә күз алдыннан. Узып китәләр, югалалар. Күктә ят йолдызлар, һәр таңда кояш яңа офыктан калка, яңа горизонтка иңеп югала. Атналар, айлар бер-бер артлы алышынып тора. Алышынып торган яңа күренешләр... һәм тәкъдиреңә сеңгән коллык газаплары... Оркестр тавышы эзеннән яшьлегемә кайтам. Ул чорда музыка бөтенләй башкача яңгырый иде. Маҗарага, яңалыкка сусаган яшь йөрәкне музыка тавышы көрәшкә өнди, камчылап киләчәккә куа иде. Кая китте соң ул үлемсез яшьлек? Нишләде аның мәңгелекнең барлыгына инануы? «Котып» кунакханәсенең икенче катына урнашкан кечкенә бер бүлмәсендә миңа бөтенләй таныш булмаган ят кеше оркестр тыңлап утыра. Әйе, идән астыннан ишетелгән музыка тавышын бөтенләй башка кеше тыңлый... Нинди зур ялгышлык икән бу киләчәктән бәхет көтү. Бәхет көтү мине дә алдады. Зарыгып көтеп алган алсу-зәңгәр бәхет гап-гади картлык булып чыкты. Мин көткән киләчәк тыныч, абруйлы, ихтирамлы рәхәтлеккә төренгән иде. Яшьлек чорында туктаусыз яңгырап торган музыка миңа шуны вәгъдә итә иде. Ә бүген миңа идән астыннан кисәтү яңгырый. Кисәтү һәм янау... «Комсызланма,—ди оркестр тавышы.— Күргәннәрең— җиткән. Тагын нәрсә кирәк сиңа? Дөньялар тыныч түгел. Фарсы култыгында менә-менә сугыш кабынып китәргә тора. Яшь чагындагы шикелле корабың белән Сүәеш каналында бүленеп калсаң, нишләрсең? Ясалма клапанлы йөрәк белән ерак юлга чыкмыйлар. Син үткән юлларның озынлыгы җитәрлек. Аларны синнән тартып алып та. киметеп тә. юкка чыгарып та булмый. Син үткән юллар үзең белән гүргә керәчәкләр...» Идән астыннан ишетелгән музыка реквиемне — матәм көен хәтерләтә иде. Сискәнеп киттем. Ә бит мин әле күптән түгел генә сират күпере аша үттем. Шул мизгел искә төште. Башымны мендәр астына яшереп, ишетмәскә тырышам. Минем ерак бабаларым, яу чабар алдыннан мәҗлес җыеп, таңга кадәр җыр тыңлаганнар. Сазның талгын үгете, кубызның сак. сабыр кисәтүе ерак бабаларымның язмышларын юраган. Нәрсә соң ул музыка? Аның безгә ясаган тәэсиренең сере нәрсәдә? Чыннан да. бит минем ерак бабаларым тынычлыкта, иминлектә яшәү нияте белән ничәмә тапкыр җиргә тоташкан тамырларын өзеп еракларга китеп урнашып караганнар. Саз һәм кубыз тавышы киләчәктә дә тынгы булмаслыгын даими үҗәтлек белән кисәтеп торган. Кунакханә мендәре бәләкәй, сыек, аның эчендәге мамыгы тузанга әйләнеп беткән. Музыка тавышы мендәр аша үтеп керә. Чынбарлык шәфкатьсез,—дип үкси гитара.— Бәндә бәндәне аңлый алмый,—дип өзгәләнә ул.—Кешелек дөньясы тормышны җайга салырга, рәхәт яшәргә омтыла. Нигә соң яшәеш көннән-көн кырыслана, шыксызлана?.. Нишләп бу илнең тәкъдире шундый аяусыз? Кая китте көмештән дә чиста ак хыяллар? Безне киләчәк өчен яшәргә күндерделәр. Киләчәк дигәннәре бүгенгелекнең корбаны булып чыкты... Әнә, Америкадан Фарсы култыгына корал ташыйлар... йе. Фарсы култыгына Америкадан корал ташыйлар. Без ташыган J коралны юк игү өчен. Әле дә хәтеремдә. Николаев порты янындагы Балабановкадан төяп китергән танклар, туплар, самолетлар Басра портында озак бушатылганга күрә. Советлар Союзыннан ташылган коралны бушату өчен махсус Умм-Каср исемле порт төзеделәр. Коралны без шул портка ташый башладык. Йөк бушатырга докерлар житми. Саддам Хөсәен гасырлар буе чүл иркендә яшәүче бәдәвиләрне портка куып китереп корал бушатырга кушкан. Бәдәвиләр безгә җирәнгеч нәфрәт белән карыйлар Гарәп хатыннары ирләренә әбәд ашы китерәләр Хатыннарның өсләрендә үкчәләрен каплап торган озын кара күлмәк, кара чадра Чадра ярыгыннан гарәп хатыннарының күзләре генә ялтырап күренеп тора. Күзләрдә — нәфрәт Гаҗәп көчле ул хатын-кыздагы абайлау тойгысы. Бәдәви хатыннар без китергән танклар белән илгә үлем килгәнен сизәләр... Без алын килгән үлем — аларның ирләренә, балаларына... Егерменче гасырның азагында сугышның максаты гына түгел, тулысынча аның табигате дә үзгәрде Гайрәтле бай илләр корал ярдәмендә көчсез ярлы илләрне буйсынуда тоталар. Совет империясе корал белән куркытып үзенең колониаль яшәвен дәвам иттермәкче була Корал күп. халыкның бар көче, дәүләтнең бар байлыгы корал ясауга китеп беткән. Совет иле сугышсыз яшәгән очракта да корал авырлыгын күтәрә алмыйча сытылып юкка чыгачак Кунакханәнең беренче катында уйнаган оркестр миңа шушы хакта сөйли Музыка кузгаткан авыр, катлаулы уйларым мине һаман бимазалый, агулы ук булып йөрәгемә кадала... Егерменче гасыр — яңа корал гасыры булып чыкты. Атом көче һәм кеше үтерү машиналары гаскәр сугышы урынына корал сугышын тудырды Гасыр азагында комсыз көч белән ачулы көчсезлек сугыша. Байлык тәкәбберлеге белән ярлылык аяусыз- лыгы бугазлаша Сугыш вакытында коелган кан җиргә генә сеңми Сугыш каны бәндәләрнең иманнарына саркып керә Шул канны радио, газеталар, телевизор аша бөтен дөньяга тараталар Күзләремне чытырдагып йомам. Миңа йокы кирәк Иртәгә хәлиткеч көн. Миңа ял кирәк Тынычлану кирәк Ә галәмне салкын котып төне чорнап алган. Үткән көннәр, бүгенгелек. безнең киләчәкләр барысы да караңгылыкка томаланын югалган. Ә музыка туктаусыз рәвештә шом агызып тора, һаман йокларга тырышам Шушы тырышу качыра йокымны. Ниһаять, йокыга кул селтим, уйлар давылына ташланам. Тукта әле... Мин бит утыз елга якын туган туфрагыма кайтып, бабаларым сулаган һаваны сулап, алар эчкән суны эчеп яшәү турында хыялландым. Хыялымны Мәскәү җимерде. Ул эләктереп аллы минем якамнан, һәм җибәрмәде. «Тотса мәскәүләр якаң >► дип Тукаебыз юкка гына әйтмәгән икән Мин шул аяусыз кулдан качарга җай эзлим, күрәсең Сәяхәткә чыгарга рөхсәт итсәләр, кабаг баш өстемдә ят күк йөзе, суларга яг һава, яг күренешләр дөньяны чорнап алачак мине Инде икс тәүлек Мурманны күзәтеп йөрим Монда хәзер тоташ төн пәрдәсе Таң да юк монда, ахшам да. Тәрәзәләрнең шомлы сыек утлары куе караңгылыкка баккан. Дөньясы да нәкъ шушы төндәге шыксыз караңгылыкны хәтерләтә... Ә мин көләч, кояшлы көнгә омтылам. Бу омтылыш иртәгә каралачак 4 ин урамга чыкканда тугыз тулып килә иде Тротуарга тезелгән таш баганаларда соргылт шәүләгә төренгән тонык утлар яна Вольфрам җепләрендә сүлпән өметсезлек. Суык һава битне че метә. Аяк астында кар шыгырдый. Шомлы Тәүрәт төне. Әйтерсең, котып шәһәренең кешеләрен караңгылык йоткан. Ниһаять, караңгылыктан бер шәүлә калкып чыкты. Эчемә жылы кергәндәй булып китте. Башымны дөңкеткән йокысыз төн нәтиҗәсе — шактый озак адашып йөрдем. Ниһаять, каршымда мин эзләгән бина — диңгезчеләр поликлиникасы. Бетон блоклардан әмәлләнгән өч катлы соргылт тартма — индустриаль кетәк. Памир тауларына кунаклаган Кушка каласыннан алып сукыр эчәк булып Когын диңгезенә төртелгән Кола ярымутравындагы Мурманга кадәр Рәсәй империясе совет чоры тудырган җансыз, килбәтсез стандарт кетәкләрнең берсе минем каршымда иде. Мин ашыгып шуның эченә керә башладым. Поликлиника коридоры. СССРдагы башка меңләгән шифаханәләрнең игезәге. Кырыгынчы еллар комсомолкасы авыр швабра белән коридорның тапталган ленолиумын ышкый. СССР — сугыш иле, ирсез картайган карчыклар иле, шакшы сортирлар, кәгазь куаныч — хезмәт ветераннары иле. — Баш врачның кабинеты кайда?—дип сорадым мин исәнләшкәннән соң? Карчык швабрасына таянды. Беләге белән маңгаена төшкән сыек соргылт чәчен өскә таба сыпырды: — Уникенче кабинет,— ымлап коридор очын күрсәтте. — Рәхмәт, дидем мин ашыгып. Эчкә җылы кергәндәй булып китте. Ярый әле уникенче. Унөченче булса, өмет өзелә иде. Хлороформның кискен әчкелт исе. Авырулар тәкъдиренең авыр, укшыткыч аңкуы. Шушы исне йота-йота баш врачның кабинетына таба атладым. Коридор буш иде. «Мин беренче» — совет чынбарлыгы тәрбияләгән вакчыл, мәсхәрәле куаныч эчемне җылыткандай итеп чеметеп алды. Ишеккә янәшә куелган урындыкка барып утырдым. Нинди бәндә икән баш врач? Шушы фараз айкый иде баш миемне. Итләч битле, чиртсәң каны чыгарга торган мыеклы ир? Алла сакласын! Җәлпәк күкрәкле, кансыз юка иренле чандыр хатын? Мондыйдан шәфкать көтү — айһай? Күңелем пигәдер баш врачның хатын-кыз булуын тели иде. Шәфкатьлелек. Бу сыйфат совет чорында иң зур кытлыкка әйләнде. Бигрәк тә ир-ат арасында. Империя шартларында яулап алган җирләрне, анда яшәүче халыкларны даими буйсынуда тоту бюрократлык тудыра. Миллионлаган хәрбиләр. Даими сугыш көтү, шуңа әзерләнү. Явыз Иван чорыннан башланган яулап алулар сугыш-буйсыну — буйсындыру, аның гадәтләре көндәлек тормышта бюрократлыкны туктаусыз үрчетеп тора. Түрәлек бәндәләрнең каннарына, күзәнәкләренә үтеп кергән. Генсек Горбачев үзенең бер докладында СССРда 18 миллион бюро- крат-түрә барлыгын белгертте. Бу белешмә бит бюрократлык шөгыле белән тамак туйдыручылар турында иде. Ә бюрократизмга көйләнгән гадәтләр? Мөнәсәбәтләрнең бюрократлашуы? Бу мизгелдә минем өчен иң куркыныч нәрсә— баш врачның бюрократ булуы иде. Әйе, тыныч кына көтәргә кирәк. Тырышырга. Тәкъдиремә нәрсә язылгандыр бит? Әйе, тәкъдир. Татар тәкъдире. Минем эчемне аяусыз киеренкелек тырный. Коридорда бер бәндә күренде. Боек кына атлап миңа таба килә. Диңгезче. Аяк атлавыннан абайлап алдым. Карт диңгезче. Ишеккә кадакланган 12 санын укыгач, туктап сорады: — Бу баш врач кабинетымы? — Әйе. - дидем мин сорау бирүченең күз кабагы астындагы капчыкланып торган күкшел тирегә карап. Бу бәндәнең сулыш алуы таныш иде миңа. Сиңа, туганкай, тынычрак эш эзләргә кирәктер, бәлки9 Әйе, дулкыннар өстендә яшәү шулай итә ул. Пенсия көненә ирешә алуың, ай-һай, бик тә бәхәсле, туганкаем. Янәшә урындыкка авыр итеп килен утыручы иллеләр тирәсендәге диңгезче иде. Илле яшьтә тормышны яңадан башлап җибәрүе дөньяда моннан да катлаулы, моннан да авыр нәрсә 12 бармы икән? Урам чатына утырып, тезеңә мичманканны әйләндереп салырга да: «Братишки! Не жалейте копейку бывшему мариману' »— дип кулыңны сузарга... Горурлык харап итә диңгезчене. Чын диңгезчене Диңгезнең бөек кырыс таләпләрен кабул иткән шәхесне Әзәйде чын диңгезчеләр. Чын язучылар да шулай әз бит Алар да һаман әзәя баралар. Бәлки, бу җәмгыятьтә берзаман бөтенләй бетәчәкләр. Кем 5 г._ агын берәү килеп чиратка басты. Бусы да өлкән яшьтәге ир иде. [ Әкренләп баш врач кабинеты янына халык җыела башлады Авыр тынлык хөкем итә. һәр килгән кешенең күңелендә авыр таш булып тәкъдир ята Котылгысыз хөкем Югалтулар Кабинет янына җыелган төркем кинәт хәрәкәткә килде Башлар бер якка борылды, күзләр бер ноктага төбәлде Ондатра тун кигән хатын ишек янына килеп туктады, сумкасыннан ачкыч чыгарып бикне ачарга кереште Сулышлар ешайды Йөрәк тибүе чигәләргә күтәрелә Бала чакта әбиләрдән ишеткән тылсымлы сүзләр искә төште «Төкле аягың белән килүең булсын... Карчыгадан кан. ябалактан йон. Кош- ка-киеккә түмгәк булып күрен...» Мәҗүсилек чоры уянды канымда. Иминлек эстәү, ялвару. Тылсымга инану җанланып китте. Куркыныч килгәндә гайрәтле юрауларга ябышу. Дәһрилек пропагандасы. Аллаһы Тәгаләнең юклыгына инандырырга тырышу Шул кешелек сыйфатларын сындырырга юнөлтелгән чараларның берсе генә дә нәтиҗә бирә алмады Менә әле дә мин сабый чактагы ышануларымда идем И Ходаем, мәрхәмәтеннән ташлама! Дөм сәләтсез бәндә буламы бу дөньяда? Ә нигә соң советлар илендә сәләтсезлек хөкем итә? Сәләтсезлек һәм дөм томаналык. Дөм томаналык һәм аяусыз хорафат Аның сере шунда,- җитмеш ел буе идеология сәләтсезлек тәрбияләде Сәләтле кеше үзенчә эшләргә, мөстәкыйль фикер йөртергә ярата. Режим өчен иң куркыныч нәрсә мөстәкыйльлек Совет системасының асылында тоташ буйсыну, коллык гадәтләре яза Баш врач кабинеты янына җыелучыларны күзәткәндә туды бу фикер Монда җыелганнарның күбесендә йөрәк авыруы, ә ул авыру мин аңа шаһит - буйсына белмәүдән, куштанлыкны, тәлинкә тотуны инкяр итүдән барлыкка килә. Шушы турыда уйлаган арала кабинет ишеге ачылырга, баш врачны эчкә кертергә һәм ябылырга өлгерде Ә мин. гомер буе авыз ачып күзәтеп йөрергә күнеккән бер мәҗнүн, шушы кыска мизгел эчендә баш врачның тун якасына бүселеп таралган куе кара чәчләрен, тун эченә серле иген яшеренгән буй-сынын, салмак хәрәкәтләрен сиземләргә өлгердем Мөскәүдәге Пушкин исемендәге музейда Борынгы Бабил. Борынгы Мисыр. Борынгы Грек. Борышы Рим һәм Ренессанс чорыннан соң ясалган француз, итальян һәм башка Ауропа илләрендә туган сыннар саклана Кешелек дөньясының иң оста сынчылары кыпчаклардан калган сыннар гына юк анда Кыпчаклардан калган сыннарны Урыс империясенең варварлары тулысынча диярлек ватып бетергәннәр Ә мин ерак бабаларым ясаган сыннарны шактый күп күрдем Мелитополь гарнизонында хезмәт иткәндә шул сыннарны эре калибрлы авиация пулеметыннан атып күнекмә ясый торган тирның артына пуляләрне тоткарлыклау өчен өйгәннәр иде Мариуполь портыннан Мәскәүгә очар өчен Донецк шәһәренә барганда шундый сыннарны мин таш коймалар эчендә күрдем Кыпчак сынчылары социалистик реализм ысулына буйсына белмәгәннәр Шунлыктан, кыпчаклар калдырган сыннарда искиткеч бай. символика эчтәлеге, аллегория һәм фантазия көче давыллары тупланган иде Ул сыннарның эчтәлеген, алар чагылдырган чынбарлыкны аңлау өчен миңа Сорбоннага барып сәнгать белемен үзләштерү кирәк булмады Ул белем минем канымда иде. Менә хәзер баш врачның бармаклары белән борып ишекнең биген ачканын, бусага аша атлап эчкә кергәнен күзәткәндә кыпчак сыннары аша безнең көнгә килеп җиткән хәрәкәтләрне абайлап алдым. Затлы, тыйнаклыкка яшеренгән эчке горурлык тәшкил итә иде баш врачтагы хәрәкәт пластикасын. «Пластика» сүзен кулланырга мәҗбүрмен. Мин аның татарчасын белмим, сүзлеккә карап безгә гарәп һәм фарсы теле аша кергән сүзне кулланырга теләмим. Әйе, сөн, бәҗәнәк, болгар, кыпчак, татар—алар барысы да бер тамырдан, мәгърур зур, бөек бер агач ботаклары,— ханбикәгә генә хас табигый, тыйнаклыкка яшеренгән горурлык сиздем мин бу хатынның табигатендә. Эчемә җылы йөгерде. Киеренкелек йомшарды. Миңа нәкъ шушындый тынычлану җитми иде бу мизгелдә. Ябык ишеккә карап торган арада шушы фикер баш миемне айкап узды. Мин тагын менә нәрсә турында уйларга өлгердем: буйсынуга, ялагайлыкка күнеккән кол табигатьле ир хәләл җефетенең матурлыгын, аның зифа буен, сокландыргыч горурлыгын җимерә. Дүрт гасырга сузылган татар коллыгы да татар хатыннарындагы сылулыкны тулысынча җимерә алмаган. Җитмеш елга сузылган ирдәүкәлек сәясәте, ишәк ая- усызлыгы белән «уфалла» арбасы сөйрәү, көне-төне эш, боерыклы, җанны кыйный торган коллар эше безнең хатыннарны тәмам йөк атына әйләндереп бетерде. «Ватан» сугышы дип аталган кара еллар. Бу елларны берзаман без айнык баштан бәяли алырбыз әле. Дөрес, урыслар ул сугышта үз ватаннары өчен сугыштылар. Ә Кырым татарлары9 Ә чечен- нәр? Балкарлар? Карачайлар һәм черкесләр? Ниһаять, без Казан татарлары? Лубянка коллыгы кайсы ягы белән гестапо коллыгыннан өстен иде? Гитлер золымы Сталин золымыннан аерыла идеме? Белмим, «халык» аталган аморф бердәмлеккә барып җитәрме бу хакыйкать? Мөстәкыйль фикер йөртүчеләр бу хәлләрне инде күптән ачыкладылар. «Ватан» сугышы турында сүз кузгалганда менә нәрсә өстисе килә: сугыш елларында барлык эш хатын-кыз җилкәсенә ятты. Сугыш бетте. Исән калганнар өйләренә кайттылар. Кайттылар һәм авыр эшңе хатын-кыз җилкәсеннән алып ирләр җилкәсенә салырга оныттылар. Онытмадылар, сугыштан кайтучыларның күбесе командир иде. Ничек инде отделение командиры кара эш эшләп йөрсен! Тимер юлда кувалда белән шпалга бармак юанлыгы костыль-кадак кагучы хатыннарга ефрейтор погоны тагып кайткан «командир» боерык бирә башлады. Старшина мал караучы хатыннарның командирына әйләнде. Менә шушы турыда кан йотып уйлап йөрүләр бәрде минем йөрәккә. Шушы газаплы уйлардан арыну әмәлен тапкан булсам, мин бүген шушы кабинетның ишеге янында ут йотып тормас та идем... Кабинетка яшь кенә шәфкать туташы узды. Ишектән кереп китәр алдыннан безгә карап елмаерга өлгерде. Кызның вазифасын аклый иде бу елмаю. Елмаю ишек каплаганчы безгә шәфкать җылысы сирпеп торды. — Рәхим итегез,—диде шәфкать туташның матур тавышы. Бисмиллаһи... Өстәлдә кан басымы үлчи торган прибор. Каленьдарь-көндәлек. «Паркер». Ак халат эченнән чия көрән йон күлмәк якасы күренеп тора. Чия көрән — минем яраткан төсем. Өстемдә нәкъ шул төстәге күлмәк иде. Йа раббым.. Мондый чакларда күлмәк төсенә дә ялварулы өмет белән карый башлыйсың икән... — Министрның соңгы карары нигезендә, бер генә тапкыр сәяхәткә комиссиясез дә чыгарга рөхсәт ителә. Хәерле булсын. Искиткеч зур томаналык иде бу. Җавапны минем башсызлыгым әзерләде. — Рөхсәт ителгәч, нигә соң монда килдегез? Җөмләнең эчтәлегеннән тыш аның кинаясе, фәнчә әйткәндә, подтексты була. Эчтәлектән, һәм кинаядән тыш сөйләшүчеләрнең бер-берсен сүзсез аңлый торган җаннары, тойгылары да катнаша әңгәмәгә. Юк. баш врач бу сүзләрне ярлыкаулы итеп әйтте. Кораб врачлары министрның карарын белмиләр,—дидем мин акланырга тырышып.—Белгән очракта да ышанмаска тырышалар Чишенегез. Йөрәккә җылы йөгерде. Тойгыларым «чишенегез» сүзен «мин сезне карарга, гозерегезгә колак салырга әзер» дип тәрҗемә итте Нәрсә борчый сезне? «Минем диңгезгә чыгуыма хатын каршы».—дип шаярып әйтмәкче идем. Вакытында тукталып калдым. Чишенү искиткеч газаплы иде. Бигрәк тә майканы салу. Ниһаять, майкам ишек янындагы злгечкә барып кунды. Баш врачнын күз карашы бугазымнан башланып кендек янына туктаган көрәнсу кызгылт җөйне тикшерә иде. 6 үптәнме? диде баш врач тәҗрибәле табибларга хас тышкы кызганусыз, ихлас мәрхәмәт белән. Моннан ике ел элек. Мин операция өстәлендә ятканда Әрмәне ганда җир 1етрәү башланды Кайда ясадылар? Мәскәүдәге Трансплантология институтында. Институттан чыкканда бирелгән кәгазь үзегез беләкме? Аны кайдадыр алып калдылар. Поликлиникада булса кирәк, дидем мин эшнең һаман җитдиләнә. өме)емнец кечерәя баруын сизеп Йә хода! Мәрхәмәтеңнән ташлама! Ятыгыз. Яттым. Үземне 1ыныч тотарга 1ырышам. Баш врач мине бик озак як-якка әйләндерә-әйләндерә тыңлады. Тыңлап бетергәч, күкрәк сөякләре астына бармакларын тыгып бавырымны тикшерен карады. Озак басып горганла аякларыгыз бүртенәме? Юк. бүртенми. Торыгыз. Тордым. Баш врач кан басымын үлчәде. Йөз һәм алтмыш һәрдаим шулаймы7 8 9 Монда килгәч бераз төште. Гадәттә, йөз егерме һәм сиксән, дидем мин Кан басымы төшүен каян беләсез. Миләр томаланып киткәндәй итә. Тәндә сүлпәнлек башлана Андый чакларда каты чәй. кофе )чәм Бүген эчмәдем Киенегез. Ашыкмыйча гына майкамны, күлмәгемне кидем Күлмәк итәген эчкә кертеп, чалбар каешын тыгызлагач, курткама үрелдем Хәзер минем язмышыма кагылышлы сүзләр яңгырар)а тиеш иде. Шул сүзләрдән соң миңа йә күк капусы ачылачак, яисә поликлиникадан чыгып, туры вокзалга биле) алырга юнәлергә туры киләчәк Хөкем мизгелен ерагай)асым килә Йә Хода! Бу юлы да барын чыкмасмы икән? 7 -—лгышмасам. ясалма клапан аорталь клапанда. __ Әйе. шунда, дидем мин. ашыгып Миграль клапандагы кан юлын киңәйтеп чистар) тыла рм ы? Әйе. киңәйттеләр. ’ Хәзер ул сын Президент Шәймиевтә саклана К — Тагын нәрсә эшләделәр? Бер генә мизгелгә калганнарын яшерәсе, башка берни эшләмәделәр, дип әйтәсе килү вәсвәсәләп алды. Ялганлыйсы килүне җиңдем. Мондый мизгелдә, бигрәк тә сиңа ихласлык һәм шәфкать белән караган кешегә бер генә микъдар ялган, ярымдөреслек. күз буяу булмаска тиеш. Ялган — һәр очракта гөнаһ. Мондый мизгелләрдә тәмуг уты да чистарта алмаслык каты гөнаһ. Безне күнектерделәр. Көчләп Сизми башладык без ялганны. Күнектек... - Сыйрактан тамыр алып ике шунт куйдылар. - дидем мин тыныч калырга тырышып.—Сул як карынчык чиктән тыш тузган, зурайган иде Шуны бәләкәйләтеп тектеләр. Шушындый катлаулы операциядән соң сезгә ерак юлга чыгу кирәкме икән соң? Сакланганны Алла саклый диләр бит? «Катлаулы операциядән соң...» 8 _ л көннәрне мин онытырга тырышам. Мавыктыргыч, иҗат уты таләп итә торган эш белән мавыккан чакларда күпмегәдер оныткандай итеп торам. «Иҗат уты» дигәнне башкача аңлаулары мөмкин. Иҗатның иң кайнар уты җир белән эш иткәндә, бәрәңге утыртканда, кыяр үсентеләрен тиресләгәндә кабына, һәм сыйфатлы агач табып, шул агачка яшеренгән сурәтне үткен пычак белән уеп күзгә күренерлек иткәндә. Бу очракларда да оныту тулы була алмый. Аңның ерак бер почмагында 1988 елның көзендә булган хәл сизелер-сизелмәс кенә әрни, моң биреп тора. Халык Бөек Октябрьнең (кайсы ягы белән бөек икәнлеген мин үтерсәләр дә аңлый алмыйм!) җитмеш бер еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Мин сумкама фарфор кружкамны. Шарль Бодлерның «Явызлык чәчәк- ләре»н, пыяла банкага тутырган балны һәм кәгазь-каләмемне салып соңгы тапкыр фатирыма күз йөртеп чыктым. Әнә. агачтан ясаган сыннарым. «Казан ханлыгы тарихы» Шул сынны ясар өчен кара агачны мин Калькутта базарыннан соты валютамны түләп алган идем. Бу сын өч символ берләшүдән барлыкка килде: Казан ханлыгы турындагы шома ялган, җир астыннан дүрт гасыр аваз биреп ятучы хакыйкать һәм дүрт гасыр дәвам иткән кан елау1 . Иерусалим каласында яһүдләрнең җимерелгән гыйбадәтханәләреннән калган бер таш дивар бар Шул ташларны яһүдләр «елау-сыктау дивары» дип атап йөртәләр. Безнең Казанда да шундый урын булырга тиеш. Инде менә ярты гасырга якын шундый диварны булдыру турында хыялланып йөрим. «Казан ханлыгы тарихы» аталган сыннарның бер кырына мин тарихны күз яше белән юарга килүчеләрнең сурәтләрен ясадым. Әдәби әсәргә кертергә ярамаган, миңа төрмә китерәчәк һәр уй-фике- ремне мин агач сыннарга урнаштыра килдем. Әнә алар бүлмәнең стенасын каплап торалар. «Ирдәүкә». «Карагруһлык». «Кол Гали» «Самодержавие». «Урыс фашистлары». «Сәясәт»... Чит илләргә йөрү Барселона портында өзелде. Әнә Каталониянең башкаласында соңгы тапкыр булуым истәлегенә соңгы рейста бирелгән барлык валютама алган ат сыны. Мин аны Манжуик тавындагы кибеттән алдым. Киштәләрдә яраткан китапларым. Сез мине кабат күрә алырсызмы икән? Бу бүлмәгә кабат керергә язганмы икән? Аллаһы Тәгалә! Юк, ул сиңа сүз белән әйтми. Ходай әйтәсе фикерен турыдан-туры синең күңелеңә китереп сала. Билгеле, ихлас инанган бәндәсенә... Тапшырдым Синләрнең кодрәтенә. Бисмиллаһи. Үлемтеккә акча әмәлләү. Менә нәрсә кайгырта иде мине ул чакта. Карачи портында алган күн пальтомны комиссионкага илтеп тапшырдым. Пальтога магнитофон өстәлде. Кувәйт портыннан алган аппаратура ■ Бәлки, ясаласы операциямен уңышлы тәмамлануына өмет баглап азапланасы да булмагандыр? Ул чакта мин рәттән йөз адым атлый алмый башлаган идем инде Икенче катка ярты сәгать менәм Басма аралаш туктап хәл җыям Кан басымынын өскесе алтмышка якынлашып килә. Аскы өлешен тыңлап та булмый диярлек «Туши фонари!» -диләр диңгезчеләр мондый очракта. Ә мин көрәшеп азапланган булам Кемнең тора салып якты дөнья белән саубуллашасы килә? Врачларның күбесе шушы хәлгә җитеп таушалган йөрәкне ремонтлап булуга ышанмыйлар иде Бары тик бер генә нәрсә бәхәссез — озакламый Газраилның килеп ишек шакуы Кулдан килгән кадәр гаиләгә мәшәкать калдырмаска тырышырга кирәк. Ә колагыма кемдер пышылдап белгертеп тора: «Өзмә өметеңне! Өзмә!» Операция өстәле шыксыз. Мин бит инде аны өч тапкыр татып карадым Бәлки, соңгы юлга җылы түшәктән кузгалу хәерлерәктер? Сонгы юлның беренче адымы? Аңа күпме калган икән9 Биш ай9 Өч? Ике атна9 Бер тәүлек?. 9 _ _. ип баш врачның хөкем чыгарганын кәгеп утырам Аңа да авыр 1VI би г. Җаваплылык. Өстә утыручы астагымы җавапка тарттыра, ә үзе жаваплылыктан читтә калырга тырыша Иң өстәгеләр жа- ваплылыкны белмиләр дә Теләсә нинди эш, теләсә нинди җинаять эшли ала иң өстә утыручы. Баш врач чыгарганчы минем операция хәлләренә кабат кай1ыйк әле. Мине биш кешелек палатага урнаштырдылар Җыештыручы хатын урын җәйгәндә әйтергә өлгерде: Бу караватта сезгә кадәр яткан кеше шундый әйбәт иде «Иде». Менә шушы өч хәрефтән горган сүз ул әйбәт кешенең кайда икәнлеген ачыклады. Бу хакта җыештыручыдан сорарга курыктым да. базмадым да. Палатадагы биш кешенең икесе авар егете Рамазан. Коломна заводының конструкторы Павел Лазутин мәеттән кисеп алган донор йөрәк килгәнен кәгәләр иде. Керчь шәһәрендә туып үскән яшыәшем Вадим Григорьев белән беренче көнне үк уртак тел таптык Ул минем татар икәнлегемне ачыклагач. Кырым татарларын туган туфракларыннан ничек куулары турында сөйләде. Аларны туган җирләреннән сөргәндә Керчь шәһәрен өч катлы боҗра белән уратып алган булганнар Иң эчтә НКВД җәлладлары Уртада гаскәрләр, ә тышкы яктан армиягә озатырга әзерләнгән допризывникларны куйганнар Шулар арасында Вадим да булган. Урыслар сан яг ыннан гына да йөз кырык биш миллион Бу анарның күплегенә, зур саннар кагыйдәсе (теория больших чисел) күзлеге аша караганда, бик күп өстенлекләр бирә Көчле дәүләт булып укмашкан *ур милләт кенә Лев Толстой масштабындагы гигантларны бирә ала Коллык шартларында яшәгән милләтләрнең Мәрҗани зурлыгыгътагы даһи шәхесләрен ирек юклык, кысынкылык һәм хакимият оештырган эзәрлекләүләр имгәтә. Вадим Григорьев кан тамырына зонд тыгып тикшерүне кут<фә алмады Хатыны, балалары килеп мәрхүмне алып киттеләр Аның урынына Одесса киностудиясендә режиссер булып эшләүче кырык яшьлек Александр Васильевич Гришинны салдылар Гришинның йөрәгенә бер гапкыр операция ясаганнар инде. Ул операциядән исән котыла алуына ышанмый. Әллә чыннан да аның хәле авыр иде. әллә шул ышанмау алып китте аны. Авар егете Рамазан йөрәк авыруын армия хезмәтендә эләктергән икән. Тикшереп карасак, палатадагы биш авырудан дүртесенең сәламәтлеген армия сындырган булып чыкты. Ә без күпме мәдхия жырладык Кызыл Армиягә, күпме еллар аны күкләргә чөеп мактадык! Бер көнне Рамазан иртүк торды, палатадан чыгып тәһарәт алып керде, караватына намазлыгын җәеп озак кына намаз укыды. Әйберләрен җыеп сумкасына тутырганнан соң минем караватыма килеп утырды. — Габдрахман ага,—диде ул урыс телен вата-җимерә.—Саубуллашыйк. Сез миңа шәригать кагыйдәләре турында сөйләдегез. Урыныгыз җәннәттә булсын. Кяферләрнең пычагына язмышымны тапшырасым килми. Тәкъдир - Аллаһы Тәгалә кулында. Аның үзенә тапшырам. Бәхилләшик. Ишек ачылып ябылды. Рамазан яткан карават бушап калды. Төштән соң ул караватка Кубадагы сугышка катнашкан пенсиядәге артиллерия капитаны Валерий Ушаковны салдылар. Казахстандагы Павлодар шәһәреннән иде Ушаков... Мурманга китәргә җыенып йөргәндә Валерийның хатыны Нина минем өемә чылтыратып хәбәр тапшырды: — Иртәгә Валерийның кырыгы. Сез аның белән сердәш идегез. Җан бирер алдыннан Валерка сезнең исемегезне телгә алды. Рамазаннан гына хәбәр юк. Минем палатадашларымның барысы да киләчәктә без барасы җирдә. Беләм, мине дә тиздән урын көтә? Бәлки, шуңа күрә ерак диңгезләрдә калган эзләремне карап кайтырга ашыга торганмындыр? 10 _ - атлаулы операциядән соң ерак юлга чыгу кирәкме икән сезгә?» // Мин операция маҗаралары турында уйлаганда шушы сорау *** әрнетеп җавап көтеп торды. Баш врач белән минем арада һаман шушы утлы сорау. Ышандырырлык, шул ук вакытта минем теләгемә юл ачарлык дәлилле җавап кирәк. Әйе, дәлилле җавап. Каян алыйм соң мин андый дәлилне? Сорауның төрлесе була. Кайбер сорау — үзе җавап. Сорау—сөаль, сорау — эз яшерү, сорау — өмет, сорау — пычрак ату... Санап бетерерлекмени сорауларның төрләрен. Баш врачның соравы минем язмышымның бугазын кысып тотты. Бу сорау Мәнкир-Нәнкир сөалена тиң иде. Ялган да, хәйлә дә катнашмаска тиеш минем җавабыма. Мөнәсәбәтләр, мин сизмерлим, әлеге саф. эчкерсез, хәтта күпмедер дәрәҗәдә изге. Шул килеш калсын иде минем җавабымнан соң да... — Бу хакта күп уйладым.— дип башладым мин.— Бу сорауны үземәүзем ничә тапкырлар биреп карадым. Кирәк миңа сәяхәткә барып кайту. Бик тә кирәк. Миңа хәзер ансыз рәтле яшәү юк. Мин үземә ышанмый башладым. Мин бит инвалид. Инвалид хәлен сәламәт кеше белми. Аяк атлаган саен кимсетелүгә һәм кимсенүгә килеп абынып торасың. Сәламәт чакта минем күз алдымда берәр бәндәне җәберләсәләр, шул нахалның якасы шундук минем кулымда була иде. Ә хәзер, минем хәлне сез беләсез инде. Диңгезне сагынам мин Диңгезгә чыгып бер йөреп кайта алмасам. үләрмен дип куркам. Павел Коганның нәкъ сугыш алдыннан иҗат ителгән «Бригантина» исемле җырын беләсезме икән сез? Минем буын, юк, минем буынның кечкенә бер өлеше, шул җыр гәэсирендә тәрбияләнде. Мәсәлән, минем өчен романтика яңгыравыклы матур сүз генә түгел. Романтика минем өчен күпмедер дәрәҗәдә дин дә. яшәү максаты да, бәхет тә. Озын, авыр сәяхәттә йөреп кайта алсам, инвалидлыгымнан арынырмын, кабат яшәреп китәрмен дип ышанам мин. Нәрсә иде икән баш врачның күзләрендә сурәтләнгән билге? Сагыш микән, әллә курку идеме? Бәлки икеләнү һәм шуны яшерергә тырышу булгандыр? Тирән итеп сулыш алды баш врач Көрсенгәндәй итте. Тыштан тыныч күренә иде бу хатын. Вентспилс портындагы поликлиниканың баш врачы әйткән сүзләр исемә төште. Кырык яшьләрдәге таза, матур ир иде ул. «Әгәр сез сәяхәттә үлсәгез, мине төрмәгә утыртачаклар.— диде ул минем беренче килүемдә. Минем хатыным, балаларым бар. Инвалид үзен инвалидча гогарга тиеш. Диңгезне сагынам дисез.’ Җәйге кызу сүрелгәч. Кырымгамы. Кавказгамы барыгыз да көннәр буе ярдан диңгезгә карап утырыгыз». Сез утырасы корабның кая баруы билгелеме?—диде баш врач, ниһаять Күпмегә? Мине Япониягә барасы корабка утыртмакчы булалар.— дидем мин Кораб әлегә диңгездә Мин бит сезне диңгез белән танышу өчен генә Мәскәүдән килгәнсездер дип уйлаган идем. Язучылар, журналистлар еш киләләр монда. Өч-дүрт конгә, берәр атнага диңгезгә чыгып урап кайталар Кайткач, диңгезчеләр турында язалар Андый язмаларны без кызыксынып укыйбыз. Ә сез Япониягә кадәр бармакчы икәнсез, баш врач кинәт өшеп киткәндәй учлары белән җилкәләрен каплады. — Әйе, дидем мин ашыгып Озын һәм авыр рейска чыгасым килә. Нәкъ шундый рейс җан кертер дип өметләнәм Бары тик шундый сәяхәт г ә генә инвалидлыгымны оныта алырмын дип уйлыйм. Озын һәм авыр?- дип сорады баш врач мина карамыйча Мин сезне аңлыйм шикелле. Мәскәүдә туып үстем мин Әтием проректор, әнием кафедра мөдире. Икесе дә профессор, икесе дә медиклар. Мин аларнын фәнни эзләнүләрен дәвам иттерергә тиеш илем. Мединстигутны кызыл диплом белән бетердем. Аспират урала миңа урын әзер иде инде Ә мин тоттым да Котыпта йөрүче бозваткычка врач булып киттем Әтием дә. әнием дә инфарктка юлыга яздылар. Ирем диңгездә Елына күп дигәндә ике-өч тапкыр күрешәбез. Тугызынчы класстагы бердәнбер улым мореходкага керү турында хыяллана. Мин каршы Елый-елый үгетлим. Тыңламый Мин сезне кисәтергә тиешмен Диңгезчеләр «романтика» сүзен өнәмиләр. Шул сүзне ишетү белән аларнын чырайлары сытыла. Ул сүзне пропаганда пычратты.— дидем мин «Романтика» сүзен ишетү белән палаткаларда туңып ревматизм эләктерү, баракларда бет ашагу күз алдына килеп баса -Баш врач мине агьгый иде. Мин ашыгып зарланырга тотындым Инвалидлыктан да мәсхәрәле нәрсә юк икән бу дөньяда Бигрәк тә кызым каныга Кибеттән азык-төлек күтәреп кайтсам. шундук үлчәп карый Ярамый сиңа авыр күгәрергә, дип ачулана башлый. Әгәр төнлә ютәлләп җибәрсәм, кызым шундук минем янымда Әтием, әллә салкын тигердеңме? Ярамый бит сиңа салкын тигерергә Әллә сөт кайнарлап китеримме? Әллә дару биримме? Инде түзәр хәлем калмады. Баш врач миңа кәгазь кисәге сузды. Кардиограммагызны ясатып килегез, диде ул һәм шәфкать туташына чират тагы авыруны чакырырга кушты 11 ардиограмма кабинетының ишеге янына чираг тезелеп өлгергән иде. Мин дә барып бастым. Көтә башладым. Авыр, газаплы уйларның күбесе чиратта торганда килә Медкомиссия вакытындагы врач белән пациент арасындагы көрәш турында уйлый башладым Министрлыкта эшләгәндә диңгезчеләр юрмышының статистикасын өй рәндем мин. Сәүдә флотында эшләүче җитмеш меңгә якын диңгезченең һәр айда егерме биш-утызын каютага бикләп алып кайталар Диңгез тормышының кырыслыгына түзә алмыйча акылдан язганнарның саны бу. Елына өч йөздән артык морякны, ике тимер мичкәне сварка белән бергә ябыштырып, шуның эченә салып алып кайталар. Бусы — юлда авырып үлүчеләр саны. Җилкәнле кораблар чорында диңгездә вафат булганнарны брезентка төреп, аякларына авыр тимер тагып суга җирли торган булганнар. МИР озак еллар су аегы авы белән шөгыльләндем. Суга җирләнгән мәетне күз алдыма китерә алам: акулалар килеп эшкә тотынганчы, ул мәрхү\ агымда аягүрә торып, чайкала-чайкала әкрен генә соңгы юлында баруын дәвам итәдер инде? Мәетне мичкә эченә урнаштырып автоген белән ябыштыргач, рефрежераторның бер камерасыннан азык-төлекне чыгаралар да мәрхүмне шунда урнаштыралар. Чайкалу вакытында тәгәрәп йөрмәсен өчен, бау белән тарттырып палубага беркетәләр. Шуннан соң корабның флагы флагштокның ярты өлешенә кадәр төшерелә. Корабта мәет барлыгын һәр диңгезче нервылары белән, бәгырь әрнүе аша тоеп тора Шулкадәр авыр, ялыктыргыч тоела флагы яртылаш төшерелгән корабта йөзүе! Яртылаш төшерелгән флагны көч-хәл белән күз алдымнан куып җибәрдем. Баш врач турында уйларга тотындым. Матур иде бу хатын. Мондый тәэсирле матурлык ана булу бәхетенә ирешкән, иреннән уңган, күңеленә ятышлы эш башкаручы хатыннарда гына очрый. Гәүдә һәм йөз-бит матурлыгына тышка бәреп чыгып торган акыл көче өстәлгәндә гүзәллекнең тәэсире бермә-бер арта. Хатын-кыз акылы, әгәр дә ул акыл чын хатыннарныкы икән, бөтенләй башка төрле акыл. Ул ирләрдә (сирәк) очрый торган кылычтай үткен, кырыс мантыйкъ акылына охшамаган. Хатын-кызда аналар акылы. Йомшак, җылы акыл. Ул сине юата, инандыра, көч бирә, тәвәккәллек уята. Хатын-кыз акылына наз да катнашкан була. Тән назы — секс түгел, анысы акылсызларда да очрый. Җанны, күңелне рәхәтләндерә, хозурлый торган җан эреткеч нечкәлек назы. Урта гасырлардан башлап җәмгыять менә шушы сирәк очрый торган хәзинәне хатын-кыз акылын юкка чыгару өстендә артмый-тал- мый эшләде. Көнбатыш тәрәккыяте шул бөек сыйфат урынына түшәктә кирәкле сыйфатлар тәрбияләде. Бездә, социализм төзү дәверендә, хатын- кыздагы йөк аты сыйфатларын гына калдырып, калганны төрле чаралар белән юкка чыгара килделәр. Әнә, минем янымда нәкъ йөк атына охшашлы хатын утыра. Беләкләр кыска, юан. Ботлар да шундый. Бил юк. Муен да юк. Баш турыдантуры җилкәгә утыртылып куелган. Ул мескен тумыштан андый булмаган, билгеле. Менә аны кабинетка чакырдылар. Ишекне шапылдатып япканда стеналар дер селкенеп куйды. «Иөк аты» чыккач, мин керергә тиеш, һаман уйландыра. Мин бит инде өйләнгән кеше. Кызым үсеп җиткән. Гаиләмнән зарланырга хакым юктыр дип уйлыйм. Ә нигә соң күңел түрендә гонык кына, сизелер- сизелмәс ниндидер яшерен аңлашылмас бер билгесез өмет яши. Егет булып өлгерә башлагандагы беренче мәхәббәт белән бергә туган тынгысыз. сукыр бер омтылыш. Кайдадыр күңел түрендә бер матурның сурәте мыштым гына качып яши бирә. Инде күптән, алтынчымы, бишенчеме класста укып йөри башлаганнан бирле. Җир шарының беренче гүзәле ул. Мин аны «Бөек Идеал» дип атап йөртәм. Матур кыз-хатын очраганда шул Бөек Идеал ипләп кенә сорый: «Кем матурырак. улмы, минме?» Шушы көнгә кадәр Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатынкыз очраганын хәтерләми идем. Ә менә бүген баш врач кабинетында өстәл аша миңа каршы Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатын утыра иде Аның һәр сүзе, ымы. күз карашы, һәр хәрәкәте зур вакыйга булып минем хәтеремә сеңеп калды. Эчемне ачыттырып, йөрәгемне әрнетеп «йөк аты» кабинет тап чыкты. Елый иде мескен. Димәк, социализм төзүдә мескенкәемне көне-төне камчылап куып, аны да имгәткәннәр. Без бит «якты киләчәк, бәхетле тормыш»ны төзүдә эштән чыгарылып ташланганнар — миллионнар Кабинетка үгтем Чишендереп, салкын клеенка җәйгән ятакка яткырдылар. Беләкләремә, сыйракларга кургашын электрод бәйләделәр Кардиограф эченнән бүселеп чыккан кәгазь тасмага йөрәгемнең тибеше языла башлады. Приборның тавышы мине кабат операция көненә кайтарды... 12 лгәнче котыла алмам шикелле бу сораудан: «Операция барышында мин яшәгәнменме, юкмы?» Йөрәге тибүдән туктагач, кеше үлә. Сигез сәгатькә якын минем йөрәгем тибүдән туктап торган. Димәк. сигез сәгатькә якын мин үлем кочагында булганмын. Дөрес, ул чакта йөрәк урынына канны тимер насос куып торган. Насос бит ул, моны сабый да белә, җансыз металл Аның адәм баласына, кешенең яшәвенә бернинди катнашы юк Юк. йөрәк кенә түгел, баш мием дә эшләүдән туктаган булган Бусы инде каггый рәвештә минем Теге дөньяда булуымны раслый. Шул ук вакытта, врачлар миңа: «Син бөтенләй үлеп бетмәдең, кан әйләнеше эшли иде бит», дип ышандырырга тырышалар. Ә мин аларга менә нинди сорау бирәм «Әгәр адәм баласының йөрәген кисеп ыргытып, йөрәк урынына тимер насос тегеп куйсаң, ул кеше саналамы, әллә робот дәрәҗәсендәге механизмга әйләнәме?» Төрлесенең җавабы төрлечә. Испаниянең Таррагона портында торганда мин телевизор экраныннан йөрәккә операция ясаганны күргән идем. Америкада төшерелгән документаль фильм Пациентны наркоз белән йоклаттылар. Дөресе, мәрткә җибәрделәр. Тәте кырылган шәрә күкрәген бик озак спирт белән юдылар да йод сөрттеләр. Хирургның ассистенты җыйнак кына циркуляр электропычкы белән күкрәк сөякләрен нәкъ бугаз турыннан кендеккә кадәр ярып җибәрде. Ярадан ургып чыккан канны резин көпшә аша насос белән суыртып торалар иде Махсус тиски белән күкрәк сөяген ике якка аерырга тотындылар. Хирург, кулын пациентның астына тыгып, умыртка сөяге турыннан кабыргаларны тикшереп тора иде. Белмим, кабыргалар чатный башладымы, ул ымлап аеруны туктатырга кушты. Күкрәк эченә җыелган кан эчендә пациентның йөрәге тыпырчынып тибә иде Йөрәкне сак кына тышка чыгардылар һәм зур дикъкать белән кан тамырларын өзеп, «ясалма йөрөк»кө тогашгыра башладылар. Бераздан йөрәк тибүдән туктады. Хирург, аның ярдәмчесе һәм инструмент биреп торучы шәфкать гуташы операциягә керештеләр. Адәм баласының иң кадерле, иң газиз әгъзасы, кешегә җан өреп, аны кешелек сыйфатында тотып торучы йөрәкне скалпель белән яргалан, нәрсәнедер кисеп алалар, аңа нәрсәдер тегәләр иде Йөрәксез калган бәндә яга бирә Аның гәүдәсе җансыз. Ясалма сулыш аппараты пациентның үпкәсенә һава өрә һәм кире суырып чыгара Ул чакта операцияне азагына кадәр карарга түземем җигмәде минем. Телевизорны сүндереп, кают-кампаниядән чыгып киттем Пациент яткан өстәл, аныңөстенә япкан көрәпсү җәймә, хирургларның перчаткалары барысы да канда йөзә иде. Операциягә әзерләнгәндә дә. операциядән соң горып йөри башлагач га шул каша багып яткан пациент урынында үземне күреп күп тапкырлар газапландым мин Менә әле дә. Мурман диңгезчеләренең поликлиникасында кардиограмма ясатканда нәкъ шул йөрәкне телгәләү күз алдымда юра иде Торып киендем Врач кардиограмма тасмасын кулыма тоттырды. Мин баш врач кабинетына юнәлдем Ү , ардиограмманы карап чыккач, баш врач өстәл тартмасыннан К кәгазь алып язарга кереште. Кәгазьнең өске өлешенә ташка басыл- ган хәрефләр белән поликлиниканың баш врачы биргән рәсми документ расланган иде. Аста имза һәм мөһер урыннары билгеләнгән. Совет кешесенең язмышы кәгазьдә. Хакимият кирәк-ярагын үти торган мең төрле рәсми кәгазь бар бездә. Баш врач яза. Мин көтәм. Язып бетергәч, баш врач кул куйды. Өстәл тартмасын кабат ачып, мөһер чыгарды. Мөһерне имзасы янына басып бер тын тотты да кәгазьне миңа сузды: — Хәерле юл, Рахманкулов,—диде ул миңа аңлашылмас караш ташлап.—Корабыгыз астында җиде фут тирәнлек булсын. Нигә соң ул миңа рөхсәт бирүнең җаваплылыгы турында киная ясамады. Нигә куркуын яшерде? Ә бит беренче килүемдә Вентспилс поликлиникасының баш врачы — баһадир кыяфәтле мыеклы ир мине бүре куган шикелле итеп кабинетыннан куып җибәргән иде. Язуны кулыма алгач, сүзсез калдым мин. Әйтергә сүз табып булмый иде. Рәхмәт? «Спасибо в рюмку не нальеш»,—дип кенә җибәрәләр урыслар бу сүзне ишетү белән. Югалып калдым. Бәлки, кирәк булыр дип, сумкама бер тартма кыйммәтле конфет салып килгән идем. Әгәр шуны чыгарып баш врачка тәкъдим итә башласам, ике арада барлыкка килгән изге тойгылар пычраначак. Бәлки, тиз генә базарга барып чәчәк алып килергә? Кызганычка каршы, чәчәк бәйләме дә инде күптән ришвәткә манчылып пычранды. Чәчәкне бит арада рәсми мөнәсәбәт булмаган очракта гына бүләк итәргә була. Онытырга тырышабыз без бу кагыйдәне. Акыллы хатын бу турыда белә торгандыр. Мондый изге, пакь мохитка бернинди матди нәрсә катнашмаска тиешлеге ярылып ята иде. Шул ук вакытта, нәрсәдер эшлисе, үземнең шушы бөек һәм изге гамәлгә лаеклы булуымны күрсәтәсем килә иде. Урта гасырлар. Ләйлә һәм Мәҗнүн чоры. Артур корольның рыцарьлары чоры искә төшә. Җан сыкрый... Бугазга тыгылган төерне, күзләрдәге кайнарлыкны яшерергә тырышып, тыныч кына саубуллаша башладым. Баш врач миңа кулын сузды һәм... - Сез, Рахманкулов, Кырым татарымы, әллә Казанныкымы? — Казан татары мин,—дидем сорауның мәгънәсенә төшенеп җитмичә. — Минем әбием, әтиемнең әнисе, Кырым татары кызы иде. Шуның тәрбиясендә үстем мин. Искиткеч матур иде. Затлы нәселдән. Әбиемнең туганнары егерменче елларда чит илгә киткәннәр. Мондый сүзләрне мин инде күпме еллар, ничә тапкыр ишетәм. Ише- тәм һәм югалып калам. Җавап юк, аңлатма да юк бу сүзләргә. Бәгырь ачытканын сизәсең. Милләтнең иң матур, иң акыллы, иң таза вәкилләре сазлыкка суга ыргытылган асылташ шикелле шул тарафка китеп бара, югала тора. Туктатырга көч тә юк, чара да... Каршы чыгарга, туктатырга теләүче дә юк — битарафлык. Урамда күкрәгемне тутырып һава суладым һәм озак тыелган күз яшьләре тышка бәреп чыкты. 14 ССРда унҗиде пароходчылык. Шуларның барысы да Мәскәүдәге министрлыкка буйсына. Министрлык диңгезләрдән ерак. Анда эшләүчеләр диңгезчелек эшеннән тулысыңча читтә. Чиновниклар арасында йөзү эшен аңлаучылар бик сирәк. Хәбәрдарлык җитмәү һәр очракта битарафлык, хәтта диңгездә йөзүгә нәфрәт тудыра. Мәскәүдә чакта мин никадәр тырышсам да үзем утырасы кораб турында юньләп берни ачыклый алмадым. С Поликлиникадан пароходчылыкка юл тоттым. Миңа инде «Капитан Нугай» исемле корабка утырырга рөхсәт иткәннәр иде Шуның кайларда йөрүен, ана утыру өчен кайсы портка барырга кирәклеген ачыкларга кирәк иде Мин балксрлар белән идарә итүче диспетчерны эзләп таптым «Капитан Нугай»ның диспетчеры шушы елларда гына институт бете- ртән яшь. чибәр кыз иде. Гадәттә, пароходчылык тирәсендәге эшкә яшьрәк чибәрләр урнашырга тырыша. Урнашу авыр, диспетчерлыкка медицина комиссиясен үтә алмаган авыру диңгезчеләрне куялар Яшь чибәр кызлар монда урнашу өчен башта министрлыкта, яисә өлкә комитетында эшләүчене табалар. Шулар ярдәмендә урнашуы җиңелрәк «Капитан Нугай»ның диспетчеры эшенә шундый юл белән урнашкаша охшаган иде. Автомобиль фарасы зурлыгы тылсымлы зәңтәр күзләр озын, куе керфекләр аегына яшеренеп торалар Ә күкрәкләр! Сынчыларга өлге булып кына хезмәт итәрлек сылу гәүдә һәм җилкәләр. Чиктән тыш авыр, искиткеч катлаулы бит ул шушындый матурлыкны күтәреп йөрү. Шушындый матурлыкка ия була торып, авыр җаваплы эшне башкарып кара әле! Гүзәллек аулаучыларга каршы торырлык көч тә. егәр дә табып булмый табигать сиңа матурлыкны артыгы белән биргән очракта Аңлашыла иде чибәр диспетчерның проблемалары Яшь. селәгәй штурманга кияүгә чыгасы килми Мәһабәт капитаннар исә барысы да гаиләледер. Өйләнгән булсалар да. зур-матур лайнерларны йөртүче капитаннар диспетчер кыз матурлыгы яныннан тыныч кына узып китә алмыйлар Сәяхәттән кайткач, семьялы капитаннар туктаусыз сугылып торалар диспетчерга. Каш сикертү кораблар белән идарә итүдән күп тапкыр җиңелрәк - Мин «Капитан Нугай» белән кызыксынам, дидем диспетчер!а Бүген кич ул Гданьски портыннан чытып китәргә тиеш, диде чибәр кыз, корабларның позициясе язылган кәгазьгә карап та тормыйча — Ул туры Мурманга кайтамы? Монда кереп бункер, азык-төлек, техенабжение алгач. Вентспилс портына йок төяргә китә. Ул монда кайчан кайтып җигәчәк? Бер атнадан, диде диспетчер өстәлендә яткан кәтазы ә күз сирпеп алгач. Корабның рейсы үзгәрмәдеме? Юк. әлегә үзгәрмәде Венгспилстан соң Япониягә ю.т тота Кыз белән саубуллашканда аның блат аша эшкә урнашуы турындагы фараздан ваз кичәргә туры килде. Диспетчерның миңа биргән информациясе тулы һәм төгәл иде. Бу эшкә аны сәләтенә карап билгеләгәннәр булса кирәк. Газаплы нәрсә ул диңгездән кораб көтү Күпме агуладым мин канымны. күпме нервыларымны боздым утыз елга сузылган диңгездән кораб кө т ү дәверендә. Урамга чыккач план кора башладым кунакханәгә кайтып бераз йоклап алыргамы, әллә кино караргамы? Инде ничә тәүлек күзгә йокы кермәтәшә диңгезгә чыгарта рөхсәт алгач, бераз җан тынычлашандай итте. Бәлки, йоклап булыр? Әллә берәр китапханәгә кереп әдәбият дөньясына чумарт амы? һава салкын, дымлы иде. Төньяк-көнбатыш җиле А глан т икадан җылылык ташыса да. Баренц диңгезе өстеннән узганда суынып өлгерә Урамга чыт уыма чирек сәгать тә узмады, күшегә башладым Йортларның нигезләрендә. багана төпләрендә шомлы шәүләләр Төш вакыты булса да көн карашы Тукта әле. мин бит диспетчердан күп нәрсәне сорарга онытканмын. Корабның Япониянең кайсы портына баруын, йөген бушаткач кайларга юл тотуын, рейсның озынлыгын боларныңбарысын да ачыкларга кирәк. Диспетчерны кабат бимазалау уңайсыз иде Бүлек начальнигына керергә кирәк. Мин кабат пароходчылык идарәсенә юнәлдем _ оридорның ике ягына тезелеп киткән ишекләрдәге белдерүләрне укып барам. Начальникның кабул итү бүлмәсе. Бу ишек башкалардан аерылып тора. Урыс рәссаме Верещагинның «Аксак Тимернең ишеге» дип аталган рәсеме бар. Начальниктан курку, аның бөек, хәлиткеч көч икәнлеген тою ишектән үк башлана. Туктап кабинет хуҗасының фамилиясен укыйм. Таныш. Мин министрлыкта эшләгәндә ул үзәк комитетта инструктор иде. Еш керә идем мин аның янына. Ул да минем янга кергәләп йөри иде. Әллә кереп хәлен белеп чыгаргамы? Начальник белән мөнәсәбәтне яңарту чиктән тыш отышлы. Тоталитар системаның серен белгән кеше һәр очракта иң өстәге, иң зур начальник белән элемтәгә керергә тиеш. Элемтәгә керә алу - үзе бер зур уңыш. Карьера ясауның төп кануны бу. Файда каезлау да нәкъ шушы законга буйсына. Әйе, эшеңне зур түрәдән, аның хуплавыннан башлый алсаң, текә үрдән аска таба төшкән шикелле, эшең җырлап кына барачак. Астан өскә таба күтәрелү, ай-һай, авыр. Ләкин... Белмим, нәрсә булгандыр миңа? Шул җайлашуга керә торган механизмның нәрсәседер сынды шикелле. Нәчәльникләр белән эш итүне җаным сөйми, вөҗданым кабул итми башлады. Кайчан, нәрсәдәп башлануын ачык кына әйтә алмыйм. Үз җаемны карауга каршы эчке бер протест, гыйсъян башланды. Гаделсезлек. Ничек узып китә алганмын икән яшьрәк чакта, белмим? Үз файдасын күздә тотып яшәүче гаделсезлекләрне күрмәскә, күрсә, күрмәмешкә салышып, тыныч кына үтеп китеп йөрергә тиеш. Менә шушы кагыйдәне үти алсаң, син инде нинди генә шартларда да майда йөзеп яшисең. Рәсәй шартларында бу канун аеруча каты, котылгысыз катгый. Миңа бит берни кирәкми шикелле. Дан-шөһрәтнең өч тиенлек бакыр акча икәнлеген мин инде күптән аңладым. Кирәкмәгәч, тыныч кына яшәргә, коры куыкларны, саламторханнарны урап үтәргә кирәк иде бит? Юк, үтә алмыйм. Адым саен, минут саен җаныма төкерергә, бәгыремә кундырырга үземә үзем җай ясап йөрим. Инде җанымның кара көймәгән, кан саумаган җире дә калмады шикелле... Мазохистлыкмы бу? Ничек аңларга? Ничек аңлатырга?.. Элек тә күреп йөри идем бит. Барысын да: гаделсезлекләрне. күз буяуны, җәберләрне, коллык гадәтләрен һәм шулардан саклану чарасын— мескенлекне. Күрә идем, белә идем, аңлый идем. Бу бит инде безнең психологиябезгә сеңеп беткән. Аерым шәхес моңа каршы чыга алмый. Чыкса -бетте. «Если ты не с нами, то против нас». Тоталитар аңның формуласы бу. Миллионнарның газиз башларына җиткән аяусыз канун. Мөмкин кадәр гадел булырга, хакыйкатьне сакларга тырыша идем. Белә идем, каршы чыктың -беттең. Әхлак өлкәсендәге Александр Матросовлык бит инде бу. Ул чакта минем сабыр булырга, түзәргә көчем җиткән, эш шунда. Әллә түзүнең чигенә чыктым, юк. нервылар бозылды булса кирәк, үзем дә сизмәстән шәрә күкрәк белән амбразурага ташланганмын. Ярсып ташланганмын булса кирәк, соңыннан, берничә очередь минем абруемны умырып ташлаганнан соң гына аңладым. «Үзгәртеп кору» дип аталган яңа уенның пүчтәк эш икәнлеген дә аңларга зиһенем җитте шикелле иде. Ничек инде гасырлар буе үзгәртеп булсын? Европа демократиягә дүрт гасыр килде. Авырлыклар аша. һәр буын бары тик бер-ике генә адымга якынлашып. Шул дүрт гасыр Көнбатыш көне1 өне демократия тарафына атлаганда Рәсәйдә яулап алулар, кан кою тукталып тормады. Искиткеч зур, Карпат тауларыннан Тын океан ярларына кадәр җәелгән казарма иде башта патша, аннан соң большевиклар империясе. Менә пароходчылык җитәкчесенең кабинеты. Тыелдым, кермәдем. Үземне учып китәргә мәҗбүр иттем Кереп сөйләшсәм ни булган инде? Хәтта уртача ялагай да калҗасыз калмый, начальник тирәсендә йөрсә. Халуйлар турында сөйләп тә торасы юк. Нишләп сон әле мин үз мәнфәгатемне күрүдән биздем? Нәрсә биздерде мине? Бәлки, бу берәр чирдер? Аутизм атала ул фәндә. Андый кеше аралашудан кача башлый, үзенең эчке кичерешләренә кереп бикләнә. Көнбатышта андый кешеләрне дәвалыйлар. Шул өянәк эләкте бит миңа, нишләргә? Бу бит инде мине үтерә, харап итә Горбачев «үзгәртеп кору» дип аталган нәстәкәйне уйлап чыгаргач, чиновникларны әзәйтү турында яза башладылар. Диңгез флоты министры Тимофей Борисович Гуженко пароходчылыкларны ХЭГС (хозрасчетногосударственная служба) аталган берәмлекләргә бүлгәләп ташлады. Министрлык үзе өч хозрасчетлы берәмлеккә: Көньяктагы берләшмәләр флоты. Көнчыгьшпагы һәм Көнбатыштагы берәмлекләргә бүленде һәм шул өч берәмлек тә кабара, бүртенә башлап чиновниклар саны буенча министрлыкны куып җитте, һәр ХЭГС пароходчылык күләменә җиткәнче үсге Шул чакта диңгезчеләр ХЭГС аббревиатурасын «Хреновинү эту Гуженко сотворил» дип мыскыл итеп йөртә башладылар. «Бозваткычлар ХЭГС»ы. «Ролкерлар ХЭГС»ы. «Балкерлар ХЭГС»ы Бусы минеке булырга тиеш Ишек шакыдым «Әйе», сүзен ишеткәч кердем Хуҗасының карашында: «Йөриләр шунда эш бүлеп» дигәнчәрәк мәгънә язылган иде Телефон трубкасына кыска җөмлә белән, һәр сүзенә басым ясап әмер бирә: Юк. ярамый. Әйттем бит ярамый, дип Үзен эзлә. Юк Үзең тап. Министрлык головотяплары контракт төземәгәннәр. Ташырга йөк юк. Тоннаж яртылаш бушка ягулык яндыра. Үзен тап. Бетте! Тыңлыйм. Начальник миңа борылды. «Капитан Нугай» кайчан Мурманга кайтып җитәргә тиеш? Мурманга? Аны кем кайтара? Әллә сезгә диспетчер әйт теме? Беренче фикерем дөрес булган икән Диспетчер кызны кызганып куйдым. Бер хәрби әйтте. Унсигезенче кабинетта утыручы кап-два. дидем мин хәрби разведка вәкилләренең тәрәзәләренә таш ыргытып Диңгезчеләрне куркыту, кысу юлы белән тамак туйдыручы ул мәлгуньнарга берни булмаячак Көгегез алай булгач. Хәрби кеше әйгкән би< Дүрт-биш айдан «Капитан Нугай» чыннан да. Мурманда булачак Начальник алдындагы кәгазьләрне актарырга кереште. Кәгазьләр, мин шундук танып алдым, кораблардан килгән радиограммалар иде Мин бит «Капитан Нугай»га утырырга тиеш. Ул Мурман портына кайтмыймени? «Нугай» диңгездә. Вентспилс пор гына якынлашып килә. Тагын нинди соравыгыз бар? Йөкне Япониягә илтү өчен гөйиме? Әлеге Япония өчен Япониядән соң кая юнәләчәк? Сез. нәрсә? Әллә мине Аллага саныйсызмы? Ташырга йөк юк Кая карама, бардак Кая карама начальник. Беркем бернәрсә бетми Берәү дә эшне өстенә алырга теләми Бардак һәм җавапсызлык Вакытым юк минем, аңладыгызмы? Мин саубуллашырга ашыктым. Бу кешегә ышанырга була иде. Аның телефоннан сөйләшүен күрү белән начальникның экстра класслы профессионал икәнлеген аңладым. Моңа кадәр капитанлыкта эшләве күренеп гора һәм нервылары бозыклыгы, медкомиссияне үтә алмавы да ярылып ята иде. Коридорга чыккач туктадым. Тирән игеп сулыш алдым Бисмиллам- ны әйтеп, план кора башладым Кораб бүген кич Вентспилс портына кайтып җитсә, иртәгә-берсекөнгә Япониягә китеп барүы да мөмкин Мурманскидан Ленинградка, аннан соң Ригага. Ригадан Вентспнлска барын җитү өчен ким дигәндә ике-өч тәүлек вакыт кирәк булачак Белешеп торасы да юк—һичшиксез, самолетка билетлар сатылып беткән. Билетның бер өлеше пассажирлар кулында, калганнары (бәлки «калганнары» дигәнем туксан процентка җитәр торгандыр?) спекулянтларда. Минем бит әле «диңгезче паспорты» аласым да бар. Рәсәй! «Бите юылмаган Рәсәй. Коллар һәм түрәләр иле...» Синнән дә бөек кеше булмаган бу илдә. Михаил Юрьевич! «Мин Шотландиядән (Скоглэнд) чыккан алпавыт Лерман г нәселеннән дип аклансаң да, синең шәҗәрәң Алтын Урда бәге Чәләбәйгә барып тоташа. Белмим, башка империяләрдә дә юл газабы Рәсәйдәге шикелле аяусызмы икән? Юктыр. Мәсәлән, Алтын Урта империясендә почта Сарай-Батудан Мәскәүгә ике тәүлектән килеп җитә торган булган. Почтаны самолетлар ташый башлагач, ике атнадан артык вакыт кирәк. 16 ___ әсәй бит бу — «широка страна моя родная... где так вольно дышит р человек»... Белмим, ничәмә еллар җырлаганбыздыр шул җырны? Бу илне, дөресе—империяне күптән аңларга тырышам. Юк. булмый. Әлегә аны бары тик кретиннар һәм урыс фашистлары гына аңлаган булып кыланалар Без. үги милләтләр. СССРны озак еллар «туган ил» дип атап йөрттек. Туган иттеме ул безне? Әле Мурманга килер алдыннан гына. Мәскәү татарлары акчасына салынган Асадуллаев йортын кайтарып бирүләрен таләп итеп, пикетка бастык. Милиция безне чукмарлап куды. Бер милиционер кыргый җанвар тавышы чыгарып кычкыра: — Аларга монда нәрсә калган? Кайтып китсеннәр үзләренең Татарстаннарына! «Үзләренең?» Димәк, СССР безнең ватан түгел. Мәскәү дә безнең башкалабыз түгел. Димәк, без. татарлар, үз илебезгә кайтып китәргә тиешбез. Ә безнең үз илебез кайда соң? Дөрес, пропаганда Татарстанны «автоном республика» дип атап йөртә. «Автоном» мөстәкыйль дигән сүз. Ә кайда ул Татарстанның мөстәкыйльлеге? Татарстан—өлкә. Аның бары тик өлкә, иң хокуксыз бер өлкә икәнлеген исбатлап та торасы юк. Татарстан белән өлкә комитеты идарә итә. Хокук ягыннан ул башка өлкәләрдән зәгыйфьрәк, чөнки милли төбәкләргә идарә итү өчен иң ялагай, холуй табигатьле бәндәләрне сайлап утырталар. Нинди мөстәкыйльлек булсын колларча Мәскәүгә буйсынып яшәгәндә? «Без рәсәйлеләр» дип лаф ора Татарстанга килеп урнашкан урыслар. Аларга ярашыр өчен без, татарлар да. «без рәсәйлеләр» дип дер калтырап кабатлыйбыз. Чагыштырып карыйк: әгәр Алтын Урда чорында урыслар «без алтын урдалылар» дип тукып торсалар, мөстәкыйль урыс дәүләте оеша алыр идеме? Колониаль шартларда ирек яши алмый. Ирек булмаган җирдә хакыйкатькә урын калмый. Дөреслекне, гаделлекне бары 1ик ирек кенә саклый ала. 1947 елны безнең эскадрилья Запорожье янындагы хәрби аэродромнан Чукотканың У элен шәһәре янына кадәр очып барды. Сугыш вакы- лында СССРга ленд-лиз шартларында бирелгән «Бостон» самолетларын без АКШка кире кайтарып бирдек. Шул чакта мин борынгы Дәште Кыпчак далаларыннан башлап Америка кыйтгасыннан Беринг бугазы гына аерып торган территориясендәге җир шарының иң зур империясе — СССРны һавадан карап бардым. Аста чал кылганнар каплаган дала җәелеп ята. Атилла. Кубраз хан, Батый. Идегәй чорларында яңгыраган тояк тавышларын сагынып ятучы Кыпчак далалары Даланы Урал тавының көрәнсу ташлары алыштырды Тубыл елгасын уздык Себер башланды. Иге-чиге булмаган тайга чытырманлыклары, яссы таулар, мул сулы ургыл елгалар Карынына дөнья хәзинәләрен яшергән Вилюй, Лена. Алдан приискалары. Мәңге туң. даими сөргенлек — Колыма. Анадырь. Шул чакта мин СССР аталган илнең тоташ бер дәүләткә әверелә алмыйча, тавык бүтәкәсендәге ташлар шикелле бер-берсенә кушыла алмас кисәкләрдән торган, уртак камчы, уртак штык ярдәмендә генә берләштерелгән, коллар көтүе икәнлеген аңладым. СССРны аерым ил итеп күз алдыма китерергә тырышам. Газапланам. Көчем житми Ул чиклән тыш зур. Үзара ябышмаслык, бер-берсенә ят. хәтта дошман булган кисәкләрдән тора. Карпат тауларыннан Чукоткага. Франц-Иосиф җиреннән Тау Бадахшанына кадәр жәелгән куркыныч бер чиксезлек. Шул чиксезлекне тоташ бер сурәт итеп күз алдына китерә башлау белән кинәт югалып каласың. Иге-чиге юк аның. Никадәр генә газапланма. Урта Азия белән Балтик диңгезе буе дәүләтләрен барыбер бергә кушып булмый. Ике тәкә башы бер казанга сыймый, дип аңлата бу хәлне татар мәкале Бу төбәкләрнең табигатьләре, климатлары гына түгел, культуралары. тарихи юллары, хәтта милли космослары үзгә, ят һәм үзара кушылгысыз «Әшәкелек империясемнең җирләре шулкадәр зур. туларны тоташтырырга тырышып аркылыга-буйга күз йөртә башлау белән күз карашың илнең игенә-чигенә чыга алмыйча, ярты юлда туктап кала. Никадәр тырышсаң да бу дәүләткә кергән аерым төбәкләрне бергә укмаштырып булмый. Шуңа күрә, бу ил белән идарә итеп тә булмый, чөнки Балтик буе илләренә файда китерерлек карар Урта Азия республикаларына бары тик зыян гына салачак. Соңгы көннәрдә мин Мурманны карап йөрим. Монда яшәгәндә дә Мәскәүнең синнән нәрсә теләгәнлеген, аның сиңа ярдәм итә алырын. сиңа карата үзәк хакимиятнең игелекле нияттә булуын берничек тә тоеп булмый. Шушы авыр, газаплы уйлар порт тирәсендәге биек таш койма буенда күшегеп йөргәндә килделәр Порт эченә кулында паспорты булган кешеләрне генә кертәләр, ә паспорт бирә торган контора үзе порт эченә урнашкан. Өченче көн портка паспорт алу өчен бирелгән кәгазьләрне күрсәтеп кергән идем Ул кәгазьләр порт капитанының конторасында калды. Сакчыга аңлатып та. ялварып та карадым Паспорт бирелә торган конторага шалтыратуын үтенеп сорадым. Рәсәй бит! Куып җибәрде. Әллә койма аша элдертергә инде? Атып төшерәчәкләр Ниһаять, кабат сакчы янына килдем Гражданлык паспорты эченә пенсиянең нәкъ чиреген, өч унлыкны тыктым да сакчыга суздым. Сакчы «тикшерде» һәм үткәреп җибәрде Каты режим, аяусыз тәртип һәр очракта кемнеңдер файдасына корылган... Файдалана белергә генә кирәк Бу традиция Петр Беренче, юк. Явыз Иван заманыннан бирле килә. Паспорт бирелә горган бүлмә эчтән бикле иде Сәгать ике. Ул дүрттә генә ачылачак. Ә минем һәр минутым кадерле иде Ничек булса да билет табарга. Вентспилс портына «Капитан Нугай» килгәнче барып җитәргә кирәк. Түзмәдем, шакыдым Тынлык Тагын шакыдым. Әкрен генә, сөйгән яр янына куна керергә килгәндәгечә итеп. Миңа ишек ачкан кыз каушап калды. Өлкән яшьтәге бер абый Кызга таныш, аңа кадерле кешене кертергә дип ачылган иде бу ишек Аңлап алу белән кыз ишекне кире бикләп куячак. Башта мин тырышып елмайдым Бала яратучы әтиләрчә, һәм вәкарь белән генә, паспортны сәгать дүрт тулганчы алу мөмкинме. дип итальянча сорадым. Кыз миннән тупаслык, дау куптарып эчкә керергә омтылуны когкән иде. Ул кинәт йомшарып китте. Институтта мин инглизчә генә өйрәндем шул. диде сабыйлар беркатлылыгы белән Инглизчәмнең «бишле»гә укыган кызның колак пәрдәсен ертырлык тупас яңгыравыннан куркып, «великий и могучий» телдә иргә килүемнең сәбәбен аңлаттым Кыз мине бүлмәсенә чакырды Бер генә минут көтегез, диде ул һәм тиз арада тутырылган паспортны эзләп тапты. Фоторәсем ябыштырылган Мөһер сугылган Порт капитанының имзасы гына житми иде Ярдәм йөзеннән имзаны үзем куйдыртырга әзер булуымны белгерттем. — Юк, ул чит кеше кереп йөргәнне яратмый,— диде асыл туташ һәм өч минут эчендә әзер паспортны кулыма ук тоттырды. Кыз порт капитаны янына керен киткән арада мин сумкамдагы тартмалы конфетны кызның өстәленә куеп өлгергән идем инде. Конфетны күрү белән кызның чырае сытылды: — Мин сезгә, абый, ихтирам йөзеннән. Ә сез!.. Тау тишеге күренми иде якын-тирәдә. Конфетны кире алуы урлашудан да оятрак иде . Кинәт империядәге тәртипләрне тәнкыйтьләвемә, урыс бюрократларының әшәкелегенә ләгънәт укуыма үкенгәндәй итеп куйдым Кыз эшләгән игелек шул әшәкелекләрне капларлык шикелле тоела иде миңа. 17 ичек билет табуымны, нинди газаплар белән Мурманнан Вент- н спилска барып җитүемне сөйлисем килми. Әсәрем болай да зар. тәнкыйть, сыкрану белән тулган. Әгәр тормыш-көнкүреш башкачарак булса, мин укучыга гел Мурмандагы баш врач, миңа паспорт биргән тыйнак кыз шикеллеләр i урында гына сөйләр идем. Шуларга мин әле үземнең дусларымны: Нуриханны, Рәис Даутов, сеңелем Зәрияне, Рәшит Әхмәтҗанны, Хәбипов Шәрипжанны, Равил Рахманины. Наис Гамбәровны, Фәнзаман Батталны, Разим Вәлиул- линны өстәр идем. Тагын кемнәрне? Диңгезче дусларым: Александр Дроздов, Виталий Биденко. Леонид Сивер, Геннадий Федосеев — бары тик шулар турында гына язар идем. Саный башласаң күпкә китә икән, журналист чакта дуслашкан Юра Амбернади. Владимир Шевелев, яисә соңгы еллардагы дусларым—Әгъдәс Борһановны. Фуат Ман- наповны. Мидхәт Хәйруллинны онытып буламыни? Шушы кешеләрнең исемнәре генә искә төшкәндә дә күңелемдә җылы хисләр дулкыны кузгала. Шушы кешеләр янында мин үземне беркайчан да бәхетсез итеп тоймыйм Яраткан кешең янында син үзеңне акыллырак итеп тоясың. Җир йөзендә мәхәббәт һәм дуслык шикелле бөек көчләр булмаса, адәм баласы әкренләп кыргыйланыр, ерткыч җанварга әйләнеп бетәр иде Ниһаять, Вентспилска да килеп җиттем. Мин хәзер чын-чыннан бәхетле. Югыйсә, һиндстандагы буддалылар: «Бәхетле буласың килсә, бернәрсә теләмә, бәхетнең иң биек ноктасы — нирвана», - дип кисәтеп торалар. Бәхетлелекнең иң бөек ноктасы нирвана, теләкләрдән, өмет-багланышлардан тулысынча арынып, галәмгә кушылып эрү Шушы очракта адәм баласының сулышы галәм сулышына кушыла, аның йөрәгенең тибүе космик ритмда эшли башлый Менә шушы халәткә омтыла һинд буддалылары. Такси ялларга акча беткән иде. Автобус тукталышын эзләп карадым. Табылмады. Чемоданымны күтәреп җәяү киттем. Чемоданымны сөйрәп кереп номерымның караватына ауганда нирванага ирешкән бәндәдән дә бәхетлерәк идем мин. Миңа бит авыр күтәрергә ярамый. Йончырга да. салкын тигерергә, артык дулкынланырга да рөхсәт ителми миңа. Йөрәгемдәге клапанны теккән җепләр ычкынмаган булса инде?. Үтереп йөрәк авырта иде. Ачыттырып, көйдереп сызлый моторым Сорау бирер, сөйләшер хәлем калмаса да, сөйрәлеп коридорга чыктым. Телефоннан чылтыратып «Капитан Нугаймның Вентспилс портының тышкы рейдында торуын ачыкларга өлгердем. Миңа сәламәт булу шулкадәр кирәк иде. Сәламәт булуым турындагы мөһерле язу минем курткамның гүш кесәсендә, ә үзем авырыйм... аташумы бу. әллә үткән газаплы мизгелләрнең махсус мине җәзалау өчен кире әйләнеп кайтуымы? Төш бит ул кабатланмаска тиеш. Кабатланган очракта да шулай ачык, шулай чынбарлык аяусызлыгы белән сиңа бәрелергә тиеш түгел. Бу төш инде өченче тапкыр кабатлана Бәлки, күбрәктер дә. Хасталана башлау белән күрәм мин бу төш-чынбарлык-өнне. Сал күлмәгеңне! Майкаңны да сал' Ир кешене шәфкать туташы дип атап булмый бит инде. Шул. авыруларны операциягә әзерләүче «шәфкать абыйсы» тора янымда Ясадылар бит инде операцияне, ышанмасагыз. күкрәгемдәге җөйне карагыз, дип кычкырам Каршылык күрсәтмәкче булам Тыңламый Ишетми дә. Башта күлмәгемне, аннан соң майкамны өстемнән йолкып алганнан соң үтмәс бритва белән күкрәгемдәге төкне кырырга тотынды. Сулышыннан суган исе. кичә эчкән аракының сасысы аңкый Укшудан көчкә тыелып торам Күкрәгемдәге төкне кырып бетергәч, ачыттырып йод сөртте. Озаклап, ышкыйышкый. ниндидер сасы җилем белән күкрәгемә өч кат итеп бөкләнгән марля ябыштырды. Мә, йог! «Шәфкать абыйсы» (мин аңа «җәллад» кушаматы тактым) миңа йокы даруы бирә. Нембутал. Иң көчле дару Йотып, артыннан су эчкәнемне карап торды Йокла. Иртәгә сәгать сигездә. «Каталка» дип атыйлар ул көпчәкле носилканы. Болары шәфкать туташлары. Аларга күтәрергә авыр булмасын дип үзем менеп яттым. Коридор буйлап алып киттеләр, һәр нәрсәдән, кешенең фаҗигасеннән, хәттә үлеменнән дә тамаша ясарга яратучы токым яши безнең арада. Андыйлар бигрәк гә больницаларда еш очрый Менә шулар иртүк торып коридорга чыкканнар иде инде Аларның күз карашлары шундый авыр Шул салкын, гөнаһлы кызыксынуның лайлалы тәэсирен тәнем белән тоеп барам. Операция бүлмәсенең ишеге төбендә икс газиз кеше: кызым белән хатыным. Язмышың кыл өстендә. Бу мизгелдә кинәт гомер буе камилләшкән гадәтләрең югалып калалар «Гадәт» дигәнем шул психолог инде. Аңга, акылга буйсынмыйча үзләренчә эш игүче сәер кыланышлар. Суга батучы мәхлүк салам бөртегенә дә чытырдатып ябыша бит. Син дә күзләреңне йомып, теләсә нинди пүчтәк өметкә чытырдатып тотынасың. « Мин бу икс якынымны кабат күрә алырмын алырмын», дип сулкылдап сөрән сала өметемнең авазга Инану шулкадәр көчле, шулкадәр терәксез. Бәгырьләрне көзән җыера «. Бигрәк тә килбәтсез инде бу больница халаты», дигән фикер сакланып калган Мине озатып баручы өегендә иде шул хлоркалап юудан, теләсә кем җилкәсендә йөрүдән, киеп йөрүченең битарафлыгыннан гөсен югалтып, мескенләнеп беткән кәжүннәй халат Хирургия кабинет ының ишегенә таба борылганда «каталка» бер генә мизгелгә тукталгандай итте. Нәкъ шул чакта мин тәрәзәнең өске өлгесеннән җептәй нечкә ботакка эленгән ике сары яфракны күреп алдым. Коела алмыйча калган икс ятим яфрак Көзге җил аларны әкрен генә селкетә Сары яфракларның миңа кул болгап саубуллашулары иде бу Шул ике нәни теләгән теләкләр әнкәемнең васыятедәй күңелемнең иң түренә кереп урнашты «Курыкма, бар әле синең гомерен Шикләнмә, бар Ышан Бирешмә, яме» Мин дә ым белән генә булса да яфрак-фәрешгэләргә җавап бирдем «Сау булыгыз, яфраклар Уяна алмасам. миннән бәхиллек. Туган җиремә, минем Кара ярыма, туганнарыма сәлам тапшырыгыз Кайт ырмасыннар. Үкенерлек түгел, яшәдем мин » Бу минем дүртенче тапкыр пычак астына ятуым иде Тәкъдиремә язылгандыр инде Язмыштан узмыш юк. диләр биг. С Заманалар авырая, дип зарланалар. Әллә ничек, танымаслык булып үзгәрде бу тормыш... Без югалып калдык, чөнки киләчәкне икенче төрле итеп күз алдыбызга китерә идек. Кием-салым һаман яхшыра. Әллә нинди затлы ашамлыклар сата башладылар. Урам тулы чит ил машиналары. Никель елкылдый. Байлык. Ә кешеләрдә стресс. Экологик кризис. Үзара шәфкатьсезлек көчәя һәм комфорт. Мәхәббәтнең җанын кисеп ташлап, секс ясадылар. Күпләрдә чынбарлыктан качу теләге. Мине бөтенләйгә качырмаслармы, коткарумы икән бу, үтерүме?.. Башта әле сине мәрткә озаталар. Ансыз булмый... — Дөнья мәшәкатьләрен онытыгыз,— диде яшь, таза, матур хирург. — Өч нәрсә хәтердә тотылырга тиеш: уянгач, ун кулны урыныннан кузгатмаска бер. Торып утырмаска ике. Тамакка тыгылган көпшәне Iартып чыгармаска-—өч. Хәтерләдегезме? — Әйе. хәтерләдем. — Кабатлагыз. Кабатладым. — Наркоз!—диде экран артындагы врач. — Йөзгә хәтле санагыз әле.— диде баш очымда басып юрган хатынБер, ике. өч... Ашыкмагыз. Монда адәм баласының яшәү өчен иң мөһим әгъзасын - йөрәген төзәтәләр. Дәвалыйлар түгел, ремонтлыйлар. Пычак белән. Бу инде соңгы чара Катгый, аяусыз. Операция өстәленнән күпләр туры зиратка юл тота. Күпме өлеше? Бу турыда белгертмәскә тырышалар. Шундый шартларда, телисеңме-юкмы. мәсьәлә сырты белән алдыңа килеп баса. Көндәлектә син үзеңнең отышлырак якларыңны зурайтыбрак күрсәтергә, кимчелекләреңне кулыңнан килгән кадәр яшерергә тырышасың Операция өстәленә ятар алдыннан боларның кирәге калмый. Рәсми дәрәҗәләр, сиңа таккан купшы, мактаулы исемнәр —боларның барысы да көл. тузан бөртеге. Хәтта, тормышта сиңа канат булып, пычракка егылудан, ялагайлыктан. вакланудан, хәтта күпмедер дәрәҗәдә коллыктан да саклап, канатландырып йөрткән чын абруй да, әйтик, аяк бармагы тырналу яисә төшкән томау шикелле пүчтәк нәрсәгә әйләнә. Хакыйкать мизгелен аңлау сәләте күпләргә бирелмәгән... Саный башлаганда шактый көр яңгыраган тавыш егермеләр тирәсендә зәгыйфьләнә, сүнә башлады. Тәнгә суырылып хәлсезлек керә. Битарафлыкта эри башлавыңны тоясың. Кырыклар тирәсендә тавыш бөтенләй ишетелми иде инде. 19 Колакта ерактан килгән ялгыз торна тавышы. Мәгарәне хәтерләткән тар караңгылыкта мин... Ара-тирә каршымда шәүләләр кыймылдагандай булып китә. Тынгысыз шыксызлык. Еракта тычкан утыдай зәгыйфь бер яктылык. Мин шуңа таба хәрәкәтләнүемне тоям. Ниһаять, мәгарә кысынкылыгы әкренләп югалды. Таудан чана шуганда үзеңне шулайрак сизәсең. Ниндидер көч алга таба очыртып куа. Ут сизелерсизелмәс кенә яктыра, якыная. Шул яктыру тизәйтә шикелле очуны. Очып баруым әкренәя башлады. Ниһаять, туктадым да шикелле. Аста бушлык, шуңа карамастан, басып торам. Каршымда бер шәүлә пәйда булды Әкрен генә яныма килә. Тукта. Телгә килде: Йә Хода! Сезгә дә сугыш ачысын татырга язган икән... И-и-и балакайларым! Бу бит минем әтиемнең соңгы сүзләре. Бу сүзләрне мин 1941 елнын 24 июнендә ишеттем. Әтием җан биргәндә. Сугыш башланып ике генә тәүлек үткән иде «Ачысын татырга»,—диде әтием. Соңыннан iуганнар бергә җыелган чакта без бу турыла күп тапкырлар сөйләштек сугышның хәбәре генә дә кешене үтерә ала икән Сугыш башланмаган булса, әтием яшәр иде әле. Тукта әле. моны ничек аңларга? Кырык беренче елны вафат булган әтием янымда басып тора бит Өстендә итәкләре җиргә тиеп горган сәдәпсез ак чапан Йөзе шәүлә эченә яшеренгән. Буе-сыны, төсмерлим, әтиемнеке Тавыш та аныкы Басынкы, йомшак, сиңа көч-дәрман бирә торган шифалы тавыш... Ниһаять, очраштык. Тукта әле.. Вафат кеше белән очрашу мөмкинмеии? Кулымны сузып, әтиемне тотарга телим. Бушлык Әти. синме бу? Нишләп сиңа кул тигереп булмый? Мин бу. улым. Синең әтиең. Син дә монда килдеңмени инде? Әтием, син гомер буе безне кайгырттың Балакайларым, мин сезне укытам, кеше итәм. дип ут йотып яшәдең. Укыганга карап кына кеше була алсаң икән ул!.. Безне бит кеше итәр өчен түгел, буйсынырга, ялганга инанырга өйрәтер өчен укыттылар Әйе шул. Хәзер аңлыйм инде, сезне томаландырыр өчен укыттылар. Әти, сине сугыш харап итте бит. әйеме? Ике сугыш имгәтеп ташлады, өченчесе бөтенләйгә алып китте. Син катнашкан сугышларның икесе лә империяне ныгытып, безнең коллыкны көчәйтү өчен иде бит? Шулаймы? Сугышның барысы да кан кою, кеше үтерү өчен инде Моны сез дә аңлый башлагансыз икән. Әти, бүген дә дөньялар тыныч түгел бит Тагын сугыш кузгалмасмы икән? Бушлык пайда булды. Кая китте минем әтием? Сорауларым эленеп калды... . Шул ук караңгы бушлык. Алга һәм аска таба очуымны дәвам итәм... Ерактагы yi һаман җемелди, чакыра, суыра. Җиңеләюемне, бәләкәйләнүемне тоям Кайттыңмыни. Габдрахман? Мин сине иртәдән бирле көтәм һаман кайтмыйсың. Нишләп шулай озак йөрдегез? Әллә тагын атың арылымы? Бусы минем апам. 1943 елның көзендә егерме яшьне яңа тутырып егерме бер белән баручы Мәһүбә апам бу. Әйе. апам Тукта әле. ул биI миңа уналты тулып килгәндә гүргә керде Ә үзе. әнә. койма аркылы минем белән сөйләшеп тора Апам мин Ютазы элеваторына ашлык илтергә киткәч өзлеккән иде Мин кайткач кына җан бирде. Нишләп соң мин шушы сәер хәлемдә әнкәемне күрә алмаганмын икән'’ Мин моны берничек тә аңлата алмыйм. Әллә ул миңа рәнҗи микән? Чыннан да, әнкәемнең рәнҗергә хакы бар иде Мәскәүгә соңгы килүендә аның минем белән эчләре бушаганчы сөйләшәсе килде Ә мин нәрсәдер яза идем Ул һаман язудан туктавымны көтеп утырды Бантында почмаклап бәйләгән яшел кәшимир яулык Үкчәләрен каплап юрган шакмаклы шотландкадан теккән күлмәк Кулында дисбесе Иреннәрен генә кыймылдатып тәсбих әйтә. Үзе һаман минем язудан туктавымны көтә Зарыгып көтә... Соң аңладым мин ләгънәткә лаек язучы вазифасын1 Яшәеш болай да авыр, катлаулы, син аны тагын да катлаулыландырасың. Шул катлаулык беренче чират та синең үзеңә китереп кундыра Юк ул рәхәт яшәү язучыга. юк' Китап язу аша байлыкка, дан-шөһрәткә омтылучылар да бар Ятучылык аша депутатлыкка, хакимияткә омтылучы кәсепчеләр дә тәрбияләде совет чоры Миңа исә каләм тибрәтү зыяннан, дошман ясаудан, йөрәгемә кан саудырудан башканы бирмәде Шул өстәл артында озаклап утырып, әниемне сөйләшүдән мәхрүм игүем искә төшкәндә чәчләремне йолка-йолка елыйсым килә. Кайчан сүнгәндер мине чакырып торган тылсымлы яктылык? Ул мизгел хәтердән юылган. Үземне тоймый башлавым да истән чыккан. Шыксызлык һәм ялгызлык. Шушы ике газаплы халәт хәтеремдә тамгаланып калган. Күп нәрсә онытылган. Авыр бит безнең тормыш. Тамак кайгысы Идеология золымы.. Авыр безнең тормыш. Яшисе килми торган чаклар күп... Шыксызлык. Ялгызлык. Гарык булу... Боларны бер мин генә тоймый торганмындыр? 20 _ үземне ачып җибәргәндә үземнең кайда икәнлегемне аңлар хәлем юк иде әле. Галәмне авыр шыксызлык чорнап алган. *** Газаплы тынлык. Нишләткәннәр мине? Тән белән җан арасында тоташсызлык. Нинди бүлгәләнү бу? Гомумән, минме сон бу? Газаплы билгесезлек... Тамакка, әйтерсең, утлы тимер тыгып куйганнар. Сөякләр сызлый. Гәүдәне авыр салкын металл баскан. Уң кулымның беләгендә нәрсәдер сулкылдый. Бу газапка мин барыбер түзә алмам. Бу авырту, бу сулкылдаулар мине барыбер үтереп ташлар... Ничек туктатырга да ничек котылырга? Нәкъ түземнең соңгы чигендә, тәрәзә пыяласының өске өлешендә нәни каен чыбыгында миңа кул болгап торган ике сары яфрак күренде. — Хәтерлисеңме? Бу без. Без синең уянуыңны көтеп утырдык,— дип шатланып кул болгый иде яфраклар. Нинди газап бу? Үләм бит! Нишләргә миңа? Әйтә алмадым мин бу сүзләрне Ләкин яфраклар мине сүзсез аңладылар Түз. бирешмә,—диделәр алар бергәләп.— Курыкма, яшисең әле. Без бит сине кисәттек. Оныттыңмыни? Эчкә җылы йөгергәндәй булып китте. Димәк, бу— мин. Димәк, мин — исән, һәм ерактан, җир астыннан гаҗәеп аваз, бер таныш тавыш ишетелде. Яфраклар миңа ымлыйлар, тыңла шул тавышны, дип ишарә ясыйлар иде... Тукта әле... Тукта! Бишек җыры түгелме соң? Бишек җыры бит бу. Әниемнең тавышы. Үзенең яшь чагындагы, миңа бишек җырын җырлагандагы моңлы тавышы. Тамакны яндырып торган каты нәрсәне тартып алырга дип кулымны күтәрә башлаган идем, келт итеп яшь хирургның кисәтүе исемә килеп төште. «Уянгач, уң кулыңны кузгатмаска... Торып утырмаска... Тамакка утырган көпшәне тартып чыгармаска...» Әйе. шәфкать туташын чакырырга кирәк... Кычкырырга авызымны ачам.. Авырту бәгырьләрне телгәләп, баш миемне айкап үтте. Кабат караңгылык... Үлү шушыдыр инде'’ Шәфкать туташы үзе килде. Аны сары яфраклар чакырды булса кирәк9 Үзләре күренмиләр. Яфракларны караңгылык каплаган. Мин аларны барыбер тоям Алар да мине тоеп торалар, хәтта күрәләр дә. Чакырдылар бит шәфкать туташын. Хәлиткеч, тылсымлы, илаһи билге иде ул яфраклар. Тәкъдиремне галәм белән тоташтырып торучы бер серле көч иде Бәлки, шушы хәлиткеч мизгелдә Аллаһы Тәгалә яфракларны миңа сакчы итеп куйгандыр? Яшәеш белән үлем арасы — мәңгелек сер Мәңге аңлашылмас сер. Яшәү үзе дә сер. Дипломлы томанлык, фәннең үзенә түгел, аның дәрәҗәсенә табыну — менә нәрсә комачаулый бу бөек серне ачыклауга. Бәлки, адәм баласы бу илаһи тылсымны аңларга да тиеш түгелдер? Кешенең аңы, белү мөмкинлеге шактый чикле. Чиксезлек Аллаһы Тәгалә карамагында... Адәм баласы мәңге баш вата, әмма күп сорауларга җавап таба алмый. Уянып киттем. Таң беленеп килә. Кайда мин? Каршымда тәрәзә. Пыяланың өске өлгесеннән нәни ике яфракны эзлим. Тәрәзәнең өске өлешеннән кызгылт чирәп, кирпеч торба күренә. Кунакханә бит бу. Вентспилс. Балтик диңгезенең бер порты. Нишләп ятам мин монда? Хәл юк. Кем коткарыр мине авыруымнан? Торырга кирәк... Урынымнан кузгала башлаган идем—әйтерсең, күкрәгемә пычак кададылар Дөньяны караңгылык каплап китте. Йөрәк тибүен сизәм Йөрәгемнең леп-леп тибүе чигәләремә күтәрелгән, бармак очларына барып җиткән. Авызда тәмсез корылык. Тел кибә Күзләрдә ачытгыргыч кайнарлык. Температурам күтәрелгәнгә шулай Ярамый биз мина салкын тигерергә... Авырсынырга да ярамый. Чираттагы ревматик һөҗүм мине бөтенләйгә алып китәчәк Тирә-юньдә тынлык Кунакханә йоклый. Шәһәр дә йокыга талган, ял итә Океан лайнерын сөйрәп порттан тышкы рейдка ашыгучы буксирның дөп-дөп килеп двигательләре эшли Лайнерның машинасы эшли башлады. Порт эченнән тимер юл уза. Диспетчерның тавышы: «Третий путь свободный» Көч-хәл белән үрмәләп идәнгә төштем. Азаплана торгач, чемоданымны ачтым Юлга алган даруларымны капшап таптым Алсу таблетканы сытып оясыннан чыгардым «Ибопруфне». Бер. ике. өч. дүрт Юк. әз булыр? Алты таблетка йоттым берьюлы. «Ударная доза». «Ятып калганчы атып кал», ди татар әйтеме. Урыслар исә. «или пан. или пропал», диләр. Безнең тарихи тәкъдиребез хәтта әйтемгә дә сеңеп калган. Әнә бит татар әйтемендә һөҗүм итүче колонизаторларга каршы оборона тоту, атышу, ә аларда— яулап алу. хакимия1кә. панлыкка омтылу Караватыма менеп ятканда мендәрдә уч гөбе зурлыгы кара тап күреп алдым. Тәмам яктырып беткән иде инде. Мендәрдәге тапның барлыкка килүен аңлау тетрәндерде мине. Тамактан кан килә иде Менә каян икән авыздагы тоз тәме Минем дуамаллыкларымны күзәтеп торучы икенче бер Габдрахман шелтәле һәм үртәүле тавыш белән әйтеп куйды Ну. что. достукался?! Минем гороскобым Игезәк йолдыз. «Капитан Нугай»ны төяп бетергәнче терелә алмасам? Вентспилснен поликлиникасына үлсәм дә барасым юк. Аның зур корсаклы, мыеклы, симез баш врачы миңа үлемнән әшәкерәк тоела иде. Юк. диңгезгә чыгарга рөхсәт итмәве өчен генә түгел. Аңа мин утырасы корабның капитаны врач аша ришвәг бирде. Мине утыртмас өчен. Сөйли башласаң, озакка китәр иде Табиб вә ришвәт, чит кешедән курку Ничек кенә булса да терелергә, аякка басарга кирәк. Минем би1 әле ике тәүлек валчык га канканым юк. Бар акчамны Мур- манда билетка тотып бетердем. Самолетка билет таба алмагач. Ленинград аша Ригага барырга тимер юл билеты сатып алдым Шул билетны аварийный запас итеп, кесәмә салдым да аэропортка киттем Башта спекулянт кулыннан Ленинградка очар өчен билет сатып алдым һавага күтәрелер алдыннан гына Риганың үзенә билет табылды Ленинград билетын кире тапшырырга вакыт юк иде инде. Нәтиҗәдә, кесәмдә бар акчамны йоткан ике кирәксез билет утырып калды Акча табу Юк. ул әллә ни катлаулы түгел Аякка басу белән өйгә телеграмма сугарга Табарлар әле. Терелергә кирәк Төп мәсьәлә шул 21 нде менә өченче тәүлек бара. Тырышам терелеп булмый. Күп- ТЯГ ләп дару эчкәндә ашарга кирәк. Гомумән, дару эчмәгәндә дә ашау -»-*• бер дә зыян итми Минем рацион су һәм дару. Сахалин утравы ның истәлеге — гастрит кузгалды. Организм агуланды булса кирәк... Эшләр начар, иптәш Габдрахман Бакирович. Бу юлы да... Юк, минем бу турыда уйлыйсым килми. Җиденче кат күкләрдәге Бөек Көч әлегә яклый «Капитан Нугай»ны әле һаман тышкы рейдта тоталар. Мин терелгәнне көтәләр булса кирәк? Иншалла... Ишек шакыдылар. — Әйе. ♦ Рөхсәт итмәсәм дә керә иде. Кунакханәнең администраторы. Элекке килүдә мин алар белән танышкан идем. Алар өчәү. Икесе латыш хатыннары, бусы — марҗа. Ире — отставкадагы полковник. — Сезнең фамилиягез Рахманкуловмы? Башта исәнләшик әле. Исәнмесез, дидем мин администраторга. Ишетмәмешкә салышты. Кыяфәтендә кырыс тәвәккәллек. Нимсс дзотына ташланыр алдыннан Александр Матросовның күзләре менә шулай ут янып торгандыр? Мин сезне кунакханәдән чыгардым.— (Урысча «выписал» сүзе «чыгардым»нан кискенрәк).— Җавап бирергә өлгергәнче администратор өстәде: — Әйберләрегезне җыегыз да, әйдә, аска төшәбез. Мин бу номерны диңгезчегә бирдем. Хәзер җыештыручы кереп бельены алыштырачак. Хәзер инде офицер хатыннарының мондыйлары — реликт. Мин хезмәт иткәндә алар күпчелек иде. Көрәшче спорт мастерларында гына очрый торган юан. тыгыз гәүдә. Әгъзалар тупас, нык. Сугышчылар тудырыр өчен махсус эшләнгән хатын. Бу бәндәнең барлыкка килүенә Аллаһы Тәгалә катнашмаган шикелле. Таштан ясалганга охшашлы калын күкрәкне калын йон кофта кысып тора. Зәңгәрсу кара юбканы эчке яктан бәреп чыгарга торган тыгыз янбашлар. Химия ярдәмендә катырылган чәч өемен танк астына ташласаң да япчелмәс иде. Моннан кырык ел элек мин армиядә чакта модага кергән «Красная Москва» одеколоны исе аңкый иде администратордан. Ишектән кергәндә үк күзгә 1 ашланды — атакага барган сугышчыда гына була мондый тәвәккәл омтылыш. Аңлатыгыз әле, рәхим итеп, дидем мин үземне тыныч тотарга тырышып. Торыгыз. Киенегез. Чыккач әйтермен. Давай, җыеныгыз. Мин сезне коридорда көтеп торам. Мин бит авырып киттем әле.— дидем хаста булуыма артык басым ясамаска тырышып. - Авыру кешене урамга куып чыгарырга ярыймыни? — Нинди саташу бу? Безобразие. Мин бит сезгә урысча аңлаттым: бу бүлмә хәзер сезнеке түгел. Мин сезне моннан чыгардым — выписывать иттем.— Карышасызмы? Хәзер милиция чакыртам... Җавап бирергә өлгерә алмый калдым, икенче мизгелдә корыч хатынның үкчәләре ачу белән коридор идәнен таптыйлар иде инде. Күпме вакыт үткәнен хәтерләмим. Администратор белән сөйләшкәндә сәгатемә карамаганмын. Бу мине бүлмәмнән чыгартачак иде. Кунакханәдән дә кудыртачак. Йә хода! Нигә минем юлымда шундый кешеләр еш очрый башлады икән? Бу бит инде юкка гына түгел... Ишек киерелеп ачылды. Юк. ачылмады. Бүрәнә белән китереп тондырган шикелле тавыш ишетелде. Борылып караганда идән уртасында милиция сержанты басып тора иде инде. Андый милиция көндәлек тормыниа бик сирәк очрый. Америка боевикларында исә гел менә шушындый полицейскийлар уйный. Җилкәләр киң. Авыр, тупас ботинка кигән аяклар як-якка аерылып басылган Куллар артта. Яңак мускуллары кабарып куя. Сыек боз булып эчемә курку йөгерде. Бу мине йә сөйрәп, яисә типкәләп урамга чыгарып ташлаячак. Ә тавыш нишләптер нечкә иде. Хатынкызлар һәм турсыклар тавышы: Җыен!—Төкереге лач итеп идәнгә барып төште. - Карышырга уйласаң, мин сиңа унбиш тәүлек чәпим. Бу администратор хатынның малае түгелме икән? Охшашлык шулкадәр зур. Төрле җирдә эшләргә туры килде миңа Хәтта җитәкчелек эшендә дә, әгәр өстән килгән боерыкны аска таба төшереп утыруны эшкә санарга яраса. Тәҗрибә зур. ләкин начальник булуларын байрак итен күтәреп йөрүчеләр, юктан көрәк булган нуворишлар. «шәүлә» бизнесе белән шөгыльләнүче «крутойлар» белән, үтер, сөйләшә алмыйм. Юк. аңгыралыктан түгел. Бавырыма хәтле кабул итми. Шулар белән очрашканда эчемә Иблис кереп оялый. Шул сөйләшә алар белән... Ә менә милиционерлар белән, мактану түгел бу. сирәк булса да сөйләшә алам. Фамилиягез? дидем мин ястыгымнан күтәрелә төшеп Сержант авыз эчендә ботка пешереп алды аңламадым. Сержантка серле итеп моряк паспортын суздым: Мине Мәскәү җибәрде. Спецзадание. Pax Рахман . Нинди милләт бу? —диде тәртип саклаучы. Скиф. Борынгы греклар безне «патша скифлары» дип атап йөрткәннәр. «Дублер старшего штурмана» Нәрсә ул дублер? Сезнең начальнигыгызның эшен кем тикшереп тора? — Ригадагы начальник. Ригадагы начальникның эшен кем тикшерә? Сержант җилкәсен кашып алды Аллага шөкер Шөлли башлау дигән сүз иде бу. Миңа нәкъ шул кирәк иде. Курку һәм куркыту Рәсәйнең идарә итү ысулы Мин бит Мәскәүдән килдем, дидем мин. «Килдем» сүзенә басым ясап Әгәр милиционер латыш булса. «Мәскәүдән килдем» мине харап итәчәк иде. Күренеп тора сержантның теге Бөек Болгар чорында ушкуйник булып йөрүчеләр токымыннан икәнлеге Мондыйларга Мәскәү Мәккәй Мөнәвәрә, изгеләр яши торган шәһәр. Әйдәгез, җыеныгыз, абый Ашыкмыйк әле. иптәш сержант Сез минем документны тикшердегез. Эчке эшләр министрының йөз кырык беренче приказына таянып, хәзер мин тикшерергә тиеш сезнең документларыгызны Башта мендәр астына кулымны тыгып блокнот алдым Бирегез әле документыгызны Менә нәрсә, эш болай катлаулыга киткәч, мин сезнең начальнигыгызның да исем-фамилияссн белергә тиеш, объектка чыгар алдыннан инструктаж ясат ан кешенекен дә. Милиционерның кыяфәте бөтенләй икенче иде хәзер. Ул кесәсенә кулын тыккандай итте Фуражкасын төзәтеп киде. Каешының тыгызлыгын тикшереп карады. Хәзер ул танымаслык булып үзгәргән иде Җыена 1 орыгыз (баштагыча «тор» түгел, «торыгыз»). Минем ашьныч эшем бар Кайтышлый керермен Милиционер да. администратор да башкача кермәделәр. Икенче көнне. полковник хатынының дежуры тәмамлангач, икенче администратор латыш хатыны керде Айя белән мин беренче килүдә ганышкан идем «Танышкан идем» шул. гадәттә, кунакханәдә яшәүче клиент белән администратор арасындагы танышлык чикләреннән чыкмас иде. әгәр латышлар азатлык көрәше алып бармасалар 1990 елның азагы, көрәшнең тәмам кызып, хәлиткеч финалга якынлашып килгән чагы иде Минем татар икәнлегемне белгәч, администратор Айя миңа латышларның колонизаторларга каршы көрәшүләре турында сөйли башлады. Уртак тел тапкач, без рухи якынаеп киттек Полковник хатыны да миңа серләрен сөйли иде Аның серләре дә азатлык турында иде. Ләкин аңа. марҗага, латышларның мөстәкыйльлеккә омтылуы коточкыч зур җинаять тоела. Ничек инде үзләрен фашизмнан азат игеп коммунизм юлына чыгаручы өлкән абыйларыннан аерылырга теләүне гаделлеккә санап булсын?! Мария Дмитриевна Мәскәү җитәкчеләренә, бигрәк тә Горбачевка рәнҗи иде «Әнә бит Сталин чорында латышлар безне ничек ихтирам итәләр иде Хәзер безне кешегә дә санамый башладылар. Барысы да шул Горбачевның «үзгәртеп кору» аталган томаналыгы аркасында. «Искегә ягылсан — исең китә»,—ди татар әйтеме Череп таркала башлаган империяне коткару мөмкин түгел иде. Горбачев Латвияне СССРдан аерылып чыгарга өндәп, коткы таратып йөрүчеләрне төрмәгә ябып дөмектермәсә. «дуслык», һичшиксез, яңарыр иде». Бу фикерне кабул итәргә, хупларга тиеш идем мин. Мин исә киресенчә. Рәсәйгә буйсынган илләрдә ни сәбәпле халыкның урысларны яратмавын аңлатырга керештем. Ничек аңласын инде урыс марҗасы? Ара чатнады. Дуслык ташка бәргән аракы шешәседәй челпәрәмә килеп ватылды. Полковник хатыны турыдан-туры миңа дошманлык күрсәтә башлады. 22 __ езне кунакханәдән чыгармакчы булалар. - диде администра- _ ( ? тор Айя.— Акчагыз беттемени? Күпме кирәк, мин сезгә әҗәткә бирәм. Мин тумбочкадан ике билет алып. Айяга суздым: — Акчам менә шушы билетларга китеп бетте, дидем.— Мин бит бик каты авырып яттым. Хәзер инде тора башладым. Иртәгә акча сорап өемә телеграмма бирәм. — Языгыз, мин хәзер үк җибәрәм,—диде администратор — Ә бу билеттагы акчаларны алып булмасмы әле? Минем сеңелем Аэрофлот кассасында эшли. Шуның белән киңәшеп карармын. Әгәр бүген кичкә кадәр түләмәсәгез, сезне бүлмәгездән чыгарачаклар. Айя мин язган текстка күрсәтеп өстәде:— Акчагыз килгәч, бирерсез әле, мин түлим. Врач чакыртыйммы? Юк. кирәкми, дидем ашыгып.— Хәтерлисезме? Беренче килүдә сәламәтлеге начар дип мине сәяхәткә алмадылар. Тагын калдырулары ихтимал. — Ә сез ач ятмыйсызмы? — Аппетитым юк минем,— дидем инде өченче тәүлек ач горуымны яшерергә тырышып Мин гел шулай, чирләгәндә валчык та ризык каба алмыйм. — Ач килеш терелеп буламыни? Ярый, мине аста көтә торганнардыр. Тизрәк терелегез. Айя чыгып китүгә ярты сәгать үттеме икән, кулына поднос тотып буфетта эшләүче хатын Валда килеп керде. — Айя әйтмәсә, сезнең тагын Венгспилскә килүегезне белми идем.— диде буфетчы хатын Ачлык игълан итмәгәнсездер бит? Бу дөньяда иң кадерле, иң кыйммәт нәрсә — татулык. Шул көч мине кунакханәдән куып чыгарудан саклап калды, тамагымны туйдырды. Шул бөек көч. ни хикмәт, мине акчалы да итте. Айянең сеңелесе минем авиабилетымны тапшырып акча алды. Тимер юл билетын Ригада тапшыралар, — дип аңлатты Айя. - Иртәгә сеңелем шунда бара. Паспортыгызга салып билетыгызны бирегез. Иртәгә тапшырыр. Номерга түләнгән. Тамак тук. Күңел тынычланды. Моннан да көчле дару бармы икән бу дөньяда9 һәм мин юлга чыкканнан бирле беренче тапкыр тирән йокыга талдым. Төн урталарында әзгә генә уяндым. Күңелне бер мәзәк фикер кытыклый иде. латышларның азатлыкка омтылуын хуплау мине бүлмәдән куылудан коткарып калды. Әгәр латышларның ирек даулауларына каршы чыгып, урысларны яклаган булсам да, мин оттырмый идем бит. Бу очракта, һичшиксез, мине полковник хатыны яклар иде.. Халыклар арасында гауга купкан чакта җиңел генә файда ясап була. Җаен гына таба бел. Табалар да бит. Бигрәк гә iатарлар арасында мондый мөмкинлекләрдән файдалана белүчеләр ишәеп китте. Колонизаторлар ягына бастын мә. ал. Алар сине зур урыннарга күтәрә алалар. Телисең икән, байлык туплап була торган җиргә утырасын Власть бит алар кулында Туган җиремнән еракта. Балтик диңгезе буенда татарлар арасында, мөстәкыйльлеккә омтылу хәрәкәте шыта башлаган чор турында уйлап ятам. Хәрәкәт уянуга халык мәнфәгатен сату, милләткә хыянәт итү дә башланды. «Литературная газетамда басылган бер мәкалә исеме килеп төште. Мәкалә «халыклар дуслыгымна багышланган иде. Күренекле шагыйрь шул «дуслык»ны бизәкле магур келәм, думбраның кыллары белән чагыштырган иде. Келәмнең бизәген кисеп алсан, умырылган җир. думбраның бер кылын өзсәң, тавыш зәгыйфьләнә, дип дәлилләгән иде автор. Келәмнең иң күркәм бизәкләрен Кырым татарларын. Кавказ халыкларын Лубянка кайчысы белән кисеп алып үлемгә озатуларын, дуслык думбрасыннан ыңгырашкан, кан елаган тавышларның ел ишетелеп торуын яшерергә тырыша иде бу шагыйрь һәм шул ук «Литератур- ка»да бер-бер артлы сатлык татар Җан Миндубаевның мәкаләләре күренә башлады Сәясәт Иблискә охшашлы. Аны аңлаучы чиктән тыш аз. Аңламау отышлырак Аңлаучыларның да әле сәясәтнең тышын, күзгә бәрелеп торган камуфляжны гына күрәләр. Мөстәкыйльлек яулаган татарларны бикләп куябыз, дип яныйлар Татарлар колониаль хакимияттән аерылсалар. ачка үләчәкләр, дип куркыталар. Тикшереп карыйк. Беренчедән. Татарстанны бит Башкорт. Чуаш, Удмурд. Мукшы республикалары. Ырынбур. Самара. Нижгород өлкәләренең тоташтан диярлек гатар яши торган районнары чолгап алган. Икенчедән. Италиянең үзәк бер территориясенә урнашкан Сан-Марино дәүләтен, зур. көчле илләр эченә кереп урнашкан Лихтенштейн. Андорра. Люксембург шикелле мөстәкыйль дәүләтләрне нишләп күршеләре чәйнәп йотмыйлар икән? Ул нәни дәүләтләрне корал көче белән яулап алуны бер тәүлектә түгел, берничә сәгатьтә гамәлгә ашырып була Өченчедән, Татарстанның көлен күккә очырабыз дип янаучылар, бәген бер халыкны бикләп куеп, беркая чыгармыйбыз, дип куркытучылар урыс халкын кыргый җанвар табигатьле дип фараз кылалар. Гади урыс халкы арасында шәфкатьледер бөтенләй юк микәнни? Бар алар. Лев Толстойлар, Андрей Сахаровлар. Михаил Худя- ковлар. Лев Гумилевлар күп алар һәм киләчәктә. Аллага шөкер, татын да күбәячәкләр. Дөрес. Явыз Иван башлап җибәргән кан кою. җимерү, янау, куркыту дәвам игә, әмма аңа каршы беренче чиратта урыс гуманистлары протест белгертә башладылар. 23 д ңларга тырышам: нишләп әнием төшләремә керми? Вафат булган елларында әниемне атна саен диярлек төшемдә күреп тордым Ә нигә ул керми башлады? Ана сөте. Әниеңнең җылы, йомшак куллары. Бишек җыры Әнкәеңнең баласы булудан берничек тә арынып булмый Кендек киселгәнгә ярты гасыр, җитмеш ел узган. Инде без үзебез күптән әти. Без барыбыз күзгә күренмәс меңләгән тамырлар белән газиз әнкәебезгә тоташканбыз Шул әңкәңә тоташтырып торучы җепләрне өзү белән син шундук кешелек сыйфатларын югалта башлыйсың. Җепләр өзелгәч, син инде чын кеше түгел. Хәтта хайван да була алмый торгансыңдыр? Хайванда да анасына булган изге тойгы беркайчан сүнми Күз алдыма бала чатымның бер онытылмас манзарасы килен баса Нефть катламының басымын көчәйтү өчен җир астына куып керткәнгә кадәр безнең инеш мул сулы, тирән иде Ул чакта аның холкы да бөтенләй башка иде. Язгы ташу вакытларында ел саен бер тапкыр ярларыннан чыгып, дулап та ала иде. Авыл буйлап тезелеп киткән буаларның өчесен дә ерып ыргыта, күперләрне җимереп ташлый, түбән очның йортларына су керә... Ташу вакыты иде. Малларның ашар азыгы беткән чак Иртәнге як га ташу басыла төшә. Малларны инешнең сай җиреннән тау ягына турыга куып чыгарып була. Кояш төшкән җирдә тау бизләренә яшел үлән шытып чыккан. Маллар көне буе шуны утлап йөриләр. Кичкә таба ташу көчәеп китә дә. малларны уравыч юл белән түбән очтагы олы күпер аша алып кайтырга туры килә. Бу инде гадәткә кереп киткән иде. Язгы ташу безнең гаиләгә ел саен бер афәт алып килә иде: әтиемнең ревматизмы кузгала. Ул хәлсезләнә. Аякларын көчкә сөйрәп йөри башлый. Эш күп. Мәшәкатьле чак. Малларга печән беткән. Иң авыр, иң кытлык чак. Бәрәңге бакчасын казырга, бәрәңге утыртырга кирәк. Әти авыру. Сыер һәм сарыкларыбызны иртән су төшкәндә ул конне тау ягына куган идек. Алып кайтыр вакыт җиткәч, әти абыемны чакырып кисәтте: — Сәлимҗан.—диде ул.— Су күтәрелде. Бүген көн бик җылы булды. Агым көчледер. Малларны кичү аша чагарып булмас. Син аларны түбән очка куып төшер дә күпер аша алып чык. Үзе генә барган булса, сүз дә юк. абыем шулай эшләр иде. Безнең гаиләдә әтиебезнең сүзе закон иде. Абыем маллар артыннан күрше малайлары белән китте. Малайлар күпергә кадәр төшеп йөгерергә иренгәннәр. малларны турыга, сайлык аша куганнар. Билгеле, күршеләргә абыем да кушылган. Хәбәр шундук җитте. Фәрихәттәй.—дип кычкырды күрше кызы Саимә.— Малларыгыз суга ага! Ишетү белән әнием чыгып йөгерде. Әтием дә китте. Әтием йөгерә алмый, көч-хәл белән аягын сөйрәп бара. Без инеш буена төшеп җиткәндә күршебез Куян Заһидулласының сарыклары суда агып бара иде. Су өстендә сарыкларның башлары гына күренеп тора. Мескеннәр талпынып су читенә таба йөзәргә телиләр, ташкын аларны һаман уртага, боргаланып торган чоңгыллыкка таба сөйри Яшь бәрәннәр җаннарыңны өшетерлек игеп мәэлдиләр. Заһидулла абзый ачы тавыш белән малаена кычкыра: Үтерәм мин сине! Өрлеккә асам! Күршеләрсбезнең хатыны. Бәдигыльямалттәй. үкереп елый: И-и-и оланнар! Күпер аша алып кайтыгыз дип атагыз кисәтте бит. И ходаем, сарыксыз калдык бит!.. Шулай кычкырышып, паникага бирелеп торган арада күрше сарыкларын агым йотты Безнең сарыклар агымның көчле урынын узып, бу як ярга якынлашып киләләр иде. Шул чакта олы сарык әллә абынды, әллә аяклары чокыр җиргә туры килде. Ул кинәт янтаеп китте дә. кырын ятып, ага башлады. Яшь сарыклар әниләре ягына борылдылар. Агым аларны күрше сарыкларын йоткан чоңгыллыкка таба куып алып китте. Сарыксыз калуның фаҗигасен авыл кешесе белә. Бигрәк тә ул елларны. Ул чорда эш көненә берни бирмиләр иде. Эшкә чыкканнарга икешәр йөз грамм он өләшәләр. Кырда эш бетү белән ул да туктала. Колхозчының ачлык тырнагыннан котылу өмете — бәрәңге һәм аяклы маллар. Каршы як ярда абыем әрле-бирле йөгереп йөри Кемдер кычкыра. Бәдигыльямалттәй үкси-үкси елый. Без үлемгә таба йөзеп барган сарыкларыбызны күзәтәбез. Яр буена халык җыела башлады, тамашачылар. Нәкъ шул чакта күрдем мин әниемнең суга ташлануын. Әти әле һаман инеш буена килеп җитмәгән иде. Инешкә төшә торган тыкрыктан анын тавышы ишетелде: Фәрихә, нишлисең син! Әллә исәрләндеңме? Чык судан. Батып үләсең бит. Чык! ~ Текә яр астында кайнаган су әниемне сарыклар белән бөтерелдереп йөртә башлады Агымның ярга бәрелүеннән файдаланып, әни сарыкларны бер-бер артлы судан ярга этеп чыгара башлады. Соңгы сарык ярга чыгып суын селки башлау белән борылды да. ирләрчә, колачла1 йөзеп килә башлады Ниһаять, ул ярда. Өйгә таба йөгерә. Әтием белән очраштылар. Үтешли, пышылдап кына әтиемә нәрсәдер әйтте. Әти һаман бер сүзне кабатлый; — Исәрләнгәнсеңдер син! Кем инде сарык өчен бозлы суга керә9 Мин өйгә кайтканда әнием яулыгын чөеп бәйләгән, өстендә кунакка барганда гына кия торган бәрхет җиләне, шаулап торган самавыр янында кипкән кура җиләге белән чәй эчеп утыра Габдрахман. бар карап кайт, мунча мичендәге утыннар янамы икән? Сүнсә, яндырырга азапланма, миңа гына кайтып әйт. Нәкъ шул көнне мин гомеремдә беренче тапкыр әниемнең матур икәнлеген аңладым. Судан чыгып өйгә таба йөгергәндә аның озын буйлы, нечкә билле, гәүдәсе гомер буе авыр, имгәндергеч эш белән шөгыльләнгән хатыннарныкына охшамаган иле. Суга чыланган толымнары да гадәт гәгедән озынрак шикелле тоелды, һәм мин тагын шуны аңладым: дөньяда менә шушындый әниең бар чагында сиңа беркем бернинди зыян, бернинди начарлык эшли алмаячак. Фаҗигага юлыксак, ул безне дә менә шулай җиңел генә коткара алачак. Шушы инану мине гомер буе саклап йөртте. Әни мине курыкмаска өйрәтте Шуңа күрә.ме. агитпроп китапларындагы батырлык миңа көлке тоела иде Чын батырлык әле һаман бозлы суга кереп сарыкларны коткару булып тоела миңа. Әти авыру булгангамы, без әни балалары булып үстек. Бу төш минем терелә башлавымны, хастамның хәтәрсез тәмамланачагын белгертә иде Чыннан да. бу көнне мин беренче тапкыр урынымнан торып, үз аягым белән буфетка киттем. Үтешли фойегә администратор янына сугылдым. Дежурда полковник хатыны Мария Дмитриевна иде. Аңа җылы сүз әйтәсе, шул әйбәт сүз ярдәмендә арадагы дошманлыкны юкка чыгарасым килә иде: Хәрби пенсионерлар үзләре нәрсә сөйлиләр соң? дип башладым мин администраторның зарын искә төшереп Ул миннән тик әшәкелек кенә котә иде Аның йөрәгенә дошманлык оялап өлгергән иде инде Дошманлык хисе исә бары тик үч алу. каршы якка тарар кигерерлек эш кенә таләп итә. Хатын нәрсәдер мыгырдап алды. Аның нәрсә әйткәнен аңлый алмадым. Хәзер нәкъ татар әйтемендәге «таш белән аткан» бәндәгә «аш белән ату» мизгеле иде Мин дәвам иттем Кемдер коткы тарата, дидем мин Латышларга каршы кампания башлаган карагруһларга сезнең ирегез шикелле абруйлы кешеләрне үз якларына аударырга кирәк иде Алар отставкадагы хәрбиләрне. Латвия СССРдан аерылып чыкса, пенсиягездән колак кагасыз, дип куркыталар Әнә. яһүдләр Израилю дә. Америкага да җиңел генә китеп баралар Барып урнашалар, гражданлык кабул итәләр һәм пенсия ала башлыйлар Пенсия түләү халыкара хокукка бәйле Бер генә илдә лә аны түләмичә кала алмыйлар Латышлар безгә дошманлык күрсәтәләр. Без аларның каршылыкларын аяк атлаган саен тоеп торабыз Менә бит әле латыш хатыннары белән бергә эшлисез Алар сезне готын ашамыйлар Эш хакын тигез түлиләр, эшегездән куып чьи армыйлар Латышлар аерым дәүләт булып яши башлау белән безне моннан куа башлаячаклар А тарның безне күрә алмауларын инде күптән сизәбез Элек болай ачыкган-ачык дошманлык күрсәтмиләр иде Хәзер инде «Китегез Латвиядән, колонизаторлар!» дип теләсә кая язып элә башладылар СССРның Явыз Иван башлап җибәргән колониаль сәясәтне дәвам итүе, латышларның азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшүләренең табигый икәнлеген аңлатырга тырышын, Мария Дмитриевна белән сүз көрәштермәдем. Урысларның башка халыклардан өстен, аларның башка милләтләрдән әйбәтрәк булуы полковник хатынының инануы иде. Көчле инануны дәлил белән дә, мантыйк ярдәмендә дә җиңеп булмый. Өстенлек һәр очракта урыс ягында булырга тиешлеген аксиома итеп кабул итү бу хатынга пропаганда ярдәменнән тыш, ана сөте белән үк кереп оялаган иде. Мин капма-каршы карашлы кешеләр арасындагы татулык турында хыялланам. Администраторның миңа булган дошманлыгын берничек тә йомшарта алмадым. 24 _ _ өтә торгач. Яңа ел да килеп җитте. Кораб әле һаман тышкы К рейдта тора иде. Кара диңгез портларында тышкы рейдка сәгать саен порттан катер йөреп тора. Котып шартларында катер белән ачык диңгезгә чыгу хәтәр иде Монда рейдтагы кораблар белән бердәнбер элемтә — радио иде. Ирләрен каршыларга килгән диңгезче хатыннары диспетчерның теңкәсен корытып бетерделәр булса кирәк. Хәзер ул, «Капитан Нугай» турында сүз чыгу белән, сөйләшүдән баш тарта башлады. Күңелне бары тик бер генә сорау тырный. Корабны причалга куярлармы, әллә тышкы рейдтан туры башка портка җибәрерләрме? Башка портка җибәрү — рейсның үзгәрүен белгертәчәк. Бу очракта Японияне башка ил. яисә «Капитан Нугай»ның даими линиясе — Дудинкага алышачак. Кораб экипажының, шул исәптән минем дә тәкъдирем кайдадыр өстә, министрлыкта хәл ителә иде. Философлар, нинди генә авыр шартларда да юаныч табу мөмкин, дип исбатлыйлар. Мин дә юаныч таптым. Минем Латвиядә яңа ел каршылаганым юк иде әле. Куанырга кирәк — яңа елны яңа җирдә каршылыйм. 1978 елны Мариупольдә каршыладым. Җитмеш тугызны Гибралтар бугазында. Сиксәненче елны Хәбәшстанның Асәб исемле портында «Академик Арцимовичитан танклар бушата идек. Сиксән беренче елны һинд океанында. Сиксән икенче ел Италиянең Равенна исемле портында торганда килде. Сәгать төнге уникедә портта торган корабларның экипажлары причалга коелдылар. Күккә ракета ата башладык, аннан сон күмәк җырлашып биергә тотындык. Кем генә юк иде Равенна портында: испаннар, гарәпләр, алманнар. японнар, хәтта Яңа Зеландия моряклары да бар иде. Икенче көнне бер-беребезгә кунакка йөрү башланды. Шундый үзенчәлекле булып истә калган сиксән икенче елны каршылау. Сиксән өч Британиянең Бристоль култыгындагы Эйвонмоут портында каршыланды. Сиксән дүрт — Болгариянең Варна портында куып җитте Минем соңгы корабым, контейнер йөртүче лайнер «Ростов-на-Дону»ны кабул итеп флаг күтәрү вакыты иде. Сиксән биш Атлантик океан ярында урнашкан Марокко порты Касабланкада. Сиксән алты — Канар утравындагы Лас Пальмас портында. Сиксән җиде, ниһаять, үземнең җылы фатирымда, гаиләм янында. Сиксән тугыз — Мәскәүдәге Трансплантология институтының биш кешелек палатасында. Менә 1991 ел килә. Мин ялгызым. Күршедә кораб көтүче диңгезчеләр гөж киләләр. Өстәлемдә ялгыз шешә—шампан шәрабенең иң сыйфат- лысы: «Абрау-Дюрсо»да әзерләнгән «брют». Буфет ябылганчы ашамлык алырга онытканмын. Тумбочкадан закуска эзлим. Ярты телем калкан ипекәй кисәге таптым. Әнә. күрше бүлмәдә тынып калдылар. Спасс манарасындагы сәгать сукканы яңгырый. Диңгезчеләр дәррәү кычкыра башладылар: Яна ел белән! Яңа бәхет белән! Ахмаклар. Бәхетнең «искесе» яисә «яңасы» буламыни? Күңел тынычлыгы өчен. Габдрахман! Сер бирмик, яшик әле! Бу дөньяда яшәүдән дә бөек нәрсә бар9 Теге дөньяда булуы мөмкин. Бу дөньяда яшәүдән, тере булудан, зәңгәр күкне күрә алудан, сандугач сайравын ишетә алудан да зур бәхет бармы икән9 Юктыр Әйдә, яшәү өчен эчик. Яшәсен яшәү! Яныңда гаиләң, якыннарың булмау авыр Шыңшыма, үзең теләп киттең. Яшәсен тормыш! Яшәсеннәр адәм балалары! Яшәсен дуслар! Дошман да яшәсен! Дошман булмаса, дуслар да булмас иде Әйе, ритуал үтәлде. Мин ярты бокал шампан шәрабе. ярты телем ипекәй белән яңа ел каршыладым Өстән авыр йөк төшкәндәй булып китте. Нәрсә китерер икән 1991 ел? Нәрсә генә китермәсен, ул әле яңа гына туып азаплана. Мин шат. чөнки мин яшим Күрше бүлмәдә кычкырып сөйләшәләр, көләләр. Башта гел ирләр тавышы ишетелә иде. Менә инде ярты сәгать чамасы хатын-кыз тавышы да ишетелә Ике төрле тавыш. Димәк, алар икәү. Берсенең тавышы миңа таныш Без аның белән Ригадан Вентспилскә килгәндә автобуста янәшә утырдык Чаллыныкы. Күршесен каршыларга килгән. Ике балалы ирне. Бу хатынның да ире бар шикелле тоелды. Мин аның тел очыннан сиздем. Башка хатынның ирен каршыларга килүен ул миңа болай аңлатты: «Диңгезченең хатыны яхшы булырга тиеш Аның үзенә тиң хатын» - Ә диңгезче булмаган кешенең хатыны начар булса да ярыймыни? дип сорадым мин. — Әйе. диде ул шундый изге беркатлылык белән — Диңгезче түгел кешенең хатыны начар булса, ул яхшы сөяркә табып, шуның белән вакыт уздыра ала Мескен диңгезче берни эшли алмый Диңгездә бит хатын- кызлар йөзен йөрми. Диңгезчеләр бит гел диңгездә генә йөрмиләр. Хатыны начар булган очракта портта сөяркә табу мөмкинлеге бар. дидем мин Юньле сөяркә табу өчен вакыт кирәк, диде күршесен каршыларга килүче. Алар бит бер-ике көн торалар да тагын ки ген баралар Диңгезчеләр тормышын белә иде бу энтузиастка. Димәк, аның беренче тапкыр гына каршылавы түгел, һәм «сөяркә» мәсьәләсенә дә ул заманча, җиңел карый иде. Мондый очракта мин Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» исемле повесте турында уйлана башлыйм Авыл аксакаллары. чыннан да. бу мәсьәләне бик кискен куйганнар Корабның тышкы рейдта торуы озакка сузылды Озаклыкның минем өчен бер отышлы ягы да бар иде Корабның Гданьски портында алган суы. экипажның азык-төлеге шактый такырайган булырга тиеш Димәк. «Капитан Нугай»ны турыдан-туры башка портка җибәрмәскә тиешләр Башка портка китәр алдыннан кораб портка кереп су. азык-төлек, ягулык алырга тиеш Нәкъ шул чакта мин аны эләктереп өлгерәчәкмен. 25 үтен елның беренче көне «Яна бәхет» алып килгән яңа ел Ә кая ул «яңа бәхет»? Кыш бабай чыршы төбенә бүләк куеп китә, дип сабыйлар шатлана Мин дә йокыдан уянгач. «Кыш бабай». Санга Клаус калдырып киткән бүләкне күз йөртеп эзләп карадым Бүлмә буш иде Чыннан да. бит яңа ел бәйрәме Иисус Христосның туган көненә багышлашан Ул христианнар бәйрәме Христиан миссионерлары исә. гомер гомергә мөселманнарга «бәхет» урынына басып алу. чукындыру алып килгәннәр. Совет чорында бәйрәм итә башладык без христиан яңа елын һәм. урысларга ияреп. Раштуада нәни чыршыларны кисеп, урманнарны корытырга керештек Менә әле дә минем күңелемдәге Икенче Габдрахман. минем «алтер эго»м, мыскыл итә. үрти иде «Яңа бәхет» көтәсеңмени? Әйдә, көт, көт... Син «бәхет» дип көткәнең, җан кисәгем, битеңә сузылып ятачак яңа җыерчыклар, чәчләреңә төшәчәк яңа кыраулар ул. Спасс манарасындагы сәгать уникенче чаңны сугу белән хатының тагын бер яшькә картайды. Син бслмйсеңмени хатыннарның картайган саен ирдәүкәләнә баруларын9 Шулмы «яңа бәхет»? Ирләр, киресенчә, картайган саен хатыншалана баралар. Синең һаман йомшара, ирегетлегеңне югалта баруың — шулмы ул «яңа бәхет»? Син коммунистлар партиясенең «хокукка таянып эш итүче» дәүләт төзибез дигәненә хәбәрдарлык, ирек, ирекле эшмәкәрлек игълан итүенә ышанасың. Шул ышанудамы ул «яңа бәхет»? «Ирекле эшмәкәрлек». Коллар илендәме? «Тимер пәрдә»не ерткалап ташлыйбыз, чит илләр белән аралашып, сәүдә итеп, үзара йөрешеп, дуслашып яшибез. Син шуңа ышанасыңмы? «Яңа бәхет»не менә шушы карар алып килер дип өметләнәсең син. Әйдә, өметлән, ышан дөм томана булсаң Рәсәй бу. җанкисәгем Рәсәйне ымсындырган ирек —Степан Разин иреге, ирекле талау, ирекле кан кою, ирекле ушкуйниклык, ниһаять, ирекле урлашу. Рәсәй иреге анархия белән генә дә чикләнеп кала алмый. Бу илдә тәрбия ирекне ерткычлык инстинктларын тоткарлыксыз, чикләнүсез эшкә ашыру дип аңлата. Рәсәй беркайчан да «хокукка таянып эш итүче» дәүләткә әверелә алмаячак. Ул — талау, кан кою, күрше дәүләтләрне басып алып буйсындыру аркасында барлыкка килгән дәүләт. Рәсәй — зур бер казарма. Ул хәрбиләр иле. Бу дәүләт оеша башлаганнан бирле туктаусыз сугышып торды. Аның экономикасы, дәүләт төзелеше, гореф-гадәтләре генә түгел, халкының психологиясенә кадәр сугышка, хәрбилеккә «чин чина почитай»га көйләнгән. Шуңа күрә бу ил бары тик сугыш, яулап алу шартларында гына яши ала Бәлки, син бу илдә демократик тәртип урнашуны көтә торгансыңдыр? Европа илләрендә демократия урта гасырларда диярлек шытып чыгып. Ренессанс чорында шәхеслеккә табыну, шәхеснең чиксез мөмкинлекләренә мәдхия җырлаудан башланып, туктаусыз үсте, ныгыды. Рәсәй исә әле һаман крепостнойлык психологиясеннән арына алмый. Бу дәүләт барлыкка килгәннән бирле монда кеше язмышы чиновниклар кулында. Милек чиновниклар кулында. Милексез кешене егылып үлсәң дә ирекле итә алмыйсың. Ипи турында уйлый ул. Буйсынмасам. ашарыма бирмәсәләр. ачка үләрмен, дип курка милексез кеше. Үзе кол ул һәм аның бер яшерен теләге бар: колның колбиләүче буласы килә, ләкин ул шушы теләгеннән дә мәңге өркә. Әйбер алырга чират торганда, поездларда совет кешесе - «совок»нын сөйләшүенә колак салыгыз. Совет кешесе палач-диктаторны — Сталинны сагына. «Сталин чорында тәртип бар иде. ди ул.— Сталин әйберләрнең бәясен ел саен, һәр апрельдә төшереп юра иде. Әгәр ул исән булган булса, без бит инде бар нәрсәне пачти бушлай ала башлаган булыр идек», дип. диктаторны сагына. Бу сагынуда пәйгамбәрне сагынуга охшашлы мистик инану, дини багланышлар барлыгы сизелә. Йә хода, нишләтте адәм балаларын агитпроп! Атна саен уздырылып торган по- литдәресләр кешеләрнең фикер йөртү сәләтләрен генә түгел, ишетү, күрү, аң аша үткәрү мөмкинлекләрен дә тулысынча җимереп ташлады. Без бит күпме еллар нефть ашап яшәдек. Җирләребез уңдырмый, эшләп чыгарган әйберләребез чит илләрдә генә түгел, үзебездә дә сатыла алмыйча чүплеккә, үтил-сырьега тапшырыла иде Шуңа күрә «үзгәртеп кору» янды да Чөнки үзгәртер нәрсә юк иде. Үзгәрткән очракта да Рәсәй элеккечә чабаталы килеш кала иде. Дөрес, гади чабаталы түгел, кулына Калашников автоматы тоткан, космоска кораб очыртуы белән кәпрәюнең чигенә чыккан чабаталы иде урыс тәкәбберлеге. Менә мин «яңа бәхет» көтеп утырам. Искесе булмагач, каян, кемнән тусын бәхетнең яңасы? Минем күңелемә, мәсәлән, ике Габдрахман оялаган Шуның берсе ихластан бәхет көтә. Икенчесе исә, беренче Габдрах- мапны беркатлылыкта, хәтта томаналыкта тәнкыйтьләп. «Каян килсен ул безгә яңа бәхет? Коллар бәхете хет бер генә мәртәбә туйганчы колкыну һәм шул «патшалыкка ирешә» алуы турында гомер буе кешеләргә сөйләп йөрү. Бәлки, шул. туктаусыз тәнкыйтьләп торучы Габдрах- ман гына мине кешелек рамкасында саклап кала алгандыр9 Яшәеш катлаулы Искиткеч катлаулы бу тормыш. Катлаулы булмаса. ул шулай газиз була алыр идемени9 Гомеремнең алтмыш дүртенче басмасына басып азапланам. Күтәрерме мине бу басма? Җимерелеп төшмәсме? Ел саен басма өсти торган баскыч яшь чагымда өскә, биеклеккә күтәрелә шикелле тоела иде Хәзер күрәм. баскыч аска, караңгы упкынга төшә. Курыкмаска кирәк Күрдем би! мин болытлардан да биек өстенлекләрне. . Мәсәлән, министрлыкта эшләгәндә. Диңгез тирәнлекләрен дә күрдем Кайда да галәм һәм чиксезлек Алла карамагында Бәхетлеме мин. бәхетсезме? Җиденче кат күкләрдән иңгән бер аваз: «Кара аны кайларга кизәнә?» һәм урысча яңгыраган кайтавазы «Ишь ты чего захотел»? Икенче бүлек _ _ абат Шарль Бодлер.. Син нәрсә? Син нигә диңгезгә чыккан саен К тагылып йөрисең? Артыңа тибеп, куып җибәргәнне кәгәсеңмени9 Син бит диңгезче дә түгел. Бер тапкыр җилкәнле корабка утырып Таитигә барып кайту сәяхәтмени ул? Юк. шаярын кына әйтәм Син Шагыйрь. Чын шагыйрь диңгезче дә ул. патша да. фәрештә дә Шагыйрь кайчакларда Пәйгамбәр булу вәсвәсәсенә омтыла һәм гомерен фаҗигале итеп өзеп ташлый. Бсләм. син шундыйлардан. Бездә дә бар андый шагыйрьләр. Мин аларны «тагар плеядасы» дип атап йөртәм Зөлфәт. Po6epi Әхмәтҗанов, Розалина Шаһиева. Газинур Морат, мәсәлән Болар гына да түгел, күбәйтәсем генә килми. В один ненастный день. В тоске невыносимой. Не вынося тягот Под скрежет якорей. Мы всходим на корабль И происходит встреча Безмерности мечты С предельностью морей. һәм шигырьнең «ля илаһасы» «Что нас толкает в путь?» Нәрсә куа мине, карг донкихотны, озын сәяхәткә? Нигә мин картайган көнемдә ямаулы йөрәк белән әллә кайларга. «Паллада» фрегаты артыннан калган кильватер сукмаклары эзләреннән җир читенә, тропик тәмугына элдер- тәм? Җавап бирә алмыйсыңмы9 Шул шул. Иреккә омтылу дисеңме’ Нәрсәгә ул сиңа ирек, халкың коллыкта яшәгәндә? Халкың бит үзенең коллыкта, колониаль шартларда яшәвеннән канәгать Төкерә ул синең иреккә омтылуыңа. «Экстремист» дип утлы 1имер кыздырып маңгаеңа тамга куярга риза ул. «мижнәтсиәнәлни кәнфликет ясап йөри» дип зинданга бикләп куяр! а да күп сорамаслар . Ну? «Капитан Нугай»ны кунакханә каршысына диярлек куйганнар иде Латыш хатыннары белән кочаклашып саубуллаштым Ак көнләшү белән көнләшеп гә куйдым аларнын ирләреннән бу ханымнар диңгезчене озын сәфәргә озата беләләр иде. Әнә ул. дөмеккере, нәкъ минем каршымда гигант кабыргасы белән причалга ышкыла-ышкыла мине көтә «Чтобы гы подох»' дип кычкырасым килеп китте мине җылы фатирымнан, йомшак түшәгемнән сөйрәп чыгарган сихерле кимәгә. Син бит Юныс пәйгамбәрне балык карынына озатучы Карынына илле җиле мең тонна йөк сыйдыра ала. Әле алтмышынчы елларда гына мондый корабларга «супер» сүзен өстәл сөйлиләр иде: «супертанкер», димәк, мин йөзәсе кораб — «супербалкер». Мин флотка килгән елларны балкерларны угле-рудовоз дип йөртәләр иде. Кораб янына килеп җиткәч, кабат туктадым Хәзер мин теплоходның һәр «әгъзасын» аерып, җентекләп карый ала идем. Әнә. корабка ямь. күркәмлек биреп торучы торба. Юан һәм түгәрәк. Инде күптән җәлпәк, озынча, корымны палубага төшермәс өчен канатка охшашлы җайланмалар куелган торбалар модага кергән. Тупас форштвень. Боз өстендә күтәрелеп авырлыгы белән сытар, җимерер өчен эшләнгән борын. Ко- ерыкка утыртылган корылма шактый шөкәтсез. Алманнар ясаган кораб Нимесләрдә тәртип бар. тырышлык бар. ә зәвык шактый чамалы. Дөресрәге. алманнар зәвыгы— матурлыкны икенче урынга куеп, беренче чиратта уңайлылык ягын карау. Кораб палубасына дүрт зур. көчле кран утыртып куйганнар Фальшборт белән трюм арасында ике грейфер-чүмеч. Димәк, кораб теләсә нинди крансыз, техникасыз Котып портына кереп йөк төяп-бушатып чыга ала. «Капитан Нугай»ны махсус Котып диңгезе ярларындагы портларга йөрер өчен төзегәннәр. Мин озак еллар Италия, аннан соң Испания һәм Франция портларына барып йөрдем. Бу өч илдә матурлыкка омтылу, гүзәллеккә табыну аяк атлаган саен күзгә чалынып тора. Гүзәллеккә омтылу — шул ук иреккә омтылу. Ә ирек ул — бәхетнең нигезе. Ирексез бәндә берничек тә бәхеткә ирешә алмый, чөнки аның иреккә тоташкан бәхете чиновник, колониаль түрә кулында. Шушы бөек хакыйкатьне без нигә аңлый алмыйбыз икән? Мәсәлән, безгә хатын-кызның матуры ошый. Хатын-кыздагы матурлык нидән гыйбарәт? Нечкә бил. матур аяклар, кабарып торган күкрәкләр Соң бит бала тудырырга, аны имезеп, карап үстерергә иң кулай камил әгъзалар ясый түгелме соң матурлыкны? Корабның корылмасын кызгылт тутык каплаган иде. Ак буяу сирәк урыннарда, ямаулык рәвешендәрәк кенә сакланып калган. Нишләгән сон ул буяу? Нишләп кораб шәрә калган'1 Буяр алдыннан пароходның металл тәненә грунт салалар. Грунт та кубып төшкән иде. «Капитан Нугай»нын тәне шәрә. Бу нинди хәл? Әллә кораб янгынга юлыкканмы? Мин җентекләп тикшерә башладым. Ачыкланды. Котыптагы илле градуслы зәмһәрир суыгында тимер корпус шулкадәр кысылган ки. кораб тәнендәге буяу кубарылып һавага очкан. Кинәт корабны кызганып куйдым. Нинди авыр шартларда эшләргә туры килгән сиңа, мескенкәем! Котып шартларына кораб түзә алмаган. Әнә бит буявын югалткан. Шундый шартларда адәм баласы ничек түзде икән? Кайбер диңгезчеләр картаеп пенсиягә чыкканчы Котып шартларында эшлиләр бит әнә. Бисмилламны әйтеп, сул кулым белән рслингка тотындым. Ун аягым белән трапның беренче басмасына бастым Хәерлегә булсын. Сул аякны причалдан күтәрдем. Тәнемдәге күзәнәкләр сизеп алды: мин хәзер ҖирАнадан аерылам. Хәзер минем язмышым диңгез кулында. Җирдә йөргәндә синең һәр әгъзаң катылыкны тоеп тора. Җанын да җир кануннарына буйсына. Буйсына гына түгел, ышана да. чөнки Аллаһы Тәгалә Атабыз Адәмне кызыл балчыктан яраткан. Җирдә яшәр өчен яралган адәм баласы. Иблис котыртуына бирелеп. Анабыз Хава. Инҗилдәгечә әйткәндә. Белем агачының җимешен өзгәч, адәмиләрнең башын җәннәттән куганнар. Шул көннән башланган михнәт күрүләр. Адәм баласы җирдә яшәр өчен яратылган булса да. комсызлык аны балыклар дөньясы суга алып кергән, аннан соң күккә кошлар вә фәрештәләр дөньясына. Башка җан ияләре ареалына басып керү белән генә чикләнмәгән адәми зат. ул тынычлыкны бозып, үзе белән кан кояр өчен уйлап табылган корал алган. Әнә. корылманы нечкә генә тимер көпшә белән уратып алганнар. Атом коралы кулланган очракта корабка утырган радиоактив матдәләрне юып төшерү өчен ул. Кораб сизелер-сизелмәс кенә чайкала иде Диңгез чынбарлыгы чайкалудан башлана Мохитнең туктаусыз үзгәреп торуы. Мажаралар. Бербер артлы алмашынып торган күренешләр. Ялгызлык. Адәм баласы болай да ялгыз. Диңгез шартларында - күмәк ялгызлык. Экипаж әгъзаларының шәхси ялгызлыклары укмашудан барлыкка килгән искиткеч авыр, чыдап булмаслык каты газап Бер-береңне аңлый алмый интегү, курку, көчсезлек адәм баласының даими юлдашлары бу. Җәза юлдаш. . Җәза аңы Сукыраеп беткән күңел. Без - коммунистик идеология корбаннары... —ез кемгә? диде вахтада торучы матрос эшен ташлап Ул — 0^ фальшбортның тутыгын кырын азаплана иде. Өстендә каешланып беткән иске сырма, башында оекбашмы, әллә свитер жиңеме. Башта корабның тышкы кыяфәте күңелне кайтарды, хәзер матросның өстендәге киеме. Тәртипсезлек хөкем иткән корабларда гына вахтага менә шушылай киенеп чыгалар Миңа өлкән штурман кирәк иде. Ул шәһәргә китте,— матрос эшен дәвам итте. Мин көтәм. Ул минем якка борылып та карамый Тагын бер тәртипсезлек, хәтта тәҗрибәле карт диңгезче моны мәксезлек дип үк атар иде. Матрос минем чемодан күгәреп килүемне күреп юра. Ул би1 минем ят кеше икәнлегемне күрү белән чамаларга тиеш иде. Кабат сорарга туры килде. Вахтадагы штурманны чакырыгыз әле. рәхим итеп. Ул сезгә нигә кирәк? «Куда я попал!»—дип кинәттән урысча уйлап аллым. Тәртипкә өйрәтелгән. тәҗрибәле матрос, гомумән, диңгезчелекнең әлебен таяк дип белгән кеше бу сорауны бирергә тиеш гүгел иде Әллә сез теге Мәскәүдән килгән журналистмы? Капитан көтә сезне. Диңгез тәртибе хөкем иткән корабта бу сүзләрне миңа вахтада торучы ш гурман әй гергә тиеш иде һәм ул мине капитан каютасына кадәр озага барырга тиеш иде. Ә мин капитанны үзем эзләп киттем Коридорга керү белән лифт ишеген күреп алдым. Эчем чымырдап куйды Кораб лифты бер фаҗигале вакыйганы искә төшерде. Генуя портында торганда булды бу хәл Новороссийск пароходчылыгының бер танкерында янгын чыкты Бу очракта үзәк пультта автоматик рәвештә эшли торган бер җайланма була Син кызыл кнопкага басасын һәр отсекнып тимер ишекләре автоматик режимда ябыла, янгын чыккан огсекка системадагы углекислый газ бөркелә Янгын чыгу белән машина бүлегендә вахтада торучы өченче механик авария сигналы бирә дә лифтка керен угыра. Өскә күтәрелү өчен кнопкага баса Янгын электр югы йөртүче кабельны яндырып өлгергән була. Волы дугасы! Лифт туктый Урыныннан кузгатып булмый лифтны. Ишеген дә ачып булмый Өченче механик вахтадагы штурманга чылтырата Машина бүлегендә янгын чыкты, ди ул Мин лифтта Ток килми. Бикләнеп калдым. Вахтадагы штурман капитанга чылтырата Икенең берсе углекислый газны ачсан. янгын сүнәчәк, механик тончыгып үләчәк Газны ачмасаң. танкер шартлап, һавага очачак Кайсын сайларга? Нишләргә белми торганда механик кабат чылтырата: Сез мине барыбер ког кара алмыйсыз. Соң инде Ачыгыз углекислый газны. Бүгенге көндә флотта сирәк очрый торган Чын диңгезчеләр токымыннан булган, күрәссн, мәрхүм өченче механик. Ул үзенең үлеме белән кырыкка якын диңгезчене үлемнән коткарып калган Авыр туфрагы җиңел, йомшак булсын. Урыны җәннәттә булсын ул бәндәнен. Белмим, нигәдер, корабтагы лифтка кереп утыру белән шул фаҗигале вакыйга эчемне ачыттырып, көйдереп ала. Җәяү менә башладым. . 2 өзәк, тар маңгай астына тирәнгә кереп яшеренгән соргылт күзләр миңа шикле караш ташлап алды. Куе соргылт чәч һәм юка ирен Капитан миңа утырырга кушты. Урын күрсәтергә онытты. Капитанның эш өстәленә янәшә куелган кәнәфигә чумып утыргач, кабат карадым. Җилкәләр киң. Беләкләрдә көч барлыгы вельвет күлмәк җиңе аша сизелеп тора. Сөйләшүне корабның бик озак тышкы рейдта торуы, мине зарыктырып көттерүеннән башларбыз дип өметләнгән идем мин. Исем-фамилиягез ничек? дип башлады капитан. — Габдрахман Бакирович Рахманкулов,—дидем мин сәерсенеп. Ул бит министрлыктан җибәргән радиограмманы алган булырга тиеш. Анда минем исем-фамилиям тулысынча язылган иде. — Ә урысча ничек була? Бу мине җенләндерә торган сорау. Гадәттә, бу сорауга каршы мин үзем. «Ә сезнеке татарча ничек була?»—дип сорыйм, һәм. гадәттә, шундук ара бозыла. Исемең урысча ничек, дип сораучы үз исеменең татарчасын күз алдына китерә алмый Бу хәл аңа мәсхәрә тоела. Ничек инде ирекле көннән саф урыс исемен «басурман» исеменә алыштырырга? Фәндә психологик тест аталган бер алым бар. Кинаяле сорау аша кемнең кем икәнлеген, аның культурасын, аңын, интеллектын ачыклап була. Татар исеменең урысчасын сорау психологик тестка тиң. Бу тест аша сорау бирүченең, кояш астында бары тик урысларга гына урын булырга тиешлеккә, киләчәктә һәр милләт үзенең «артта калуын» бетерер өчен» урыслашырга һәм шул юл белән чын, культуралы милләткә әверелергә гиеш булуына шовинис! инанучы икәнен ачыклап була. Капитанның соравы мине бик тә хафаландырды. Димәк, сәяхәт вакытында аның белән дустанә серләшеп, рәхәтләнеп сөйләшеп булмаячак. Шулай да мин өметемне өзмәскә тырыштым. Исем инде ул,—дидем мин Урысча да. инглизчә дә үзгәрми, шул килеш кала. Беләм, «Габдрахман Бакирович» сүзен әйтү сезгә шактый авыр булачак. Андый сәер сүзне хәтердә тоту да җиңел түгел бит. Белмим, дөрес эшләдемме икән, мин исемемне урысчага әйләндермәдем. Соңгы җөмләне әйтергә кирәк түгел иде. Капитан бу җөмләнен эчтәлегенә таянып, турыдан-туры карар чыгарды булса кирәк «Ә-ә, бу өстәвенә милләтче дә икән». Радиограммада сезне язучы дип атаганнар. Сезнең язучы булуыгыз дөресме соң? Бу сорау артында да капитанның аң үлчәме, аның күзаллавы, менталитеты җәйрәп ята иде. Беренчедән, диңгезчеләр шикаятьчеләрне, гаеп эзләп, жалоба язып торучыларны «язучы» дип атап йөртәләр. Икенчедән, капитан татар милләтеннән булган кешенең язучылыкка ирешә алуына ышанып бетми кебек тоелды миңа. Әйе. мин язучылар берлеге әгъзасы, дидем һәм ышанычлырак яңгырасын өчен өстәдем.— Мәскәү оешмасыннан. Бу сөйләшү медкомиссияне үтү шатлыгы биргән күтәренкелекне сындырып ташлады. Капитан «Мин бит сезгә урысча әйттем, сез нәрсә, әллә аңламыйсызмы?» дип кычкырырга өйрәнгән, бары тик урысча сүз генә сүз. урысча ярарлык итеп эшләнгән эш кенә эш булуына тайпылышсыз ышанучы катып калганнардан иде Әйе. бу кеше белән ботка пешерү. ай-һаи. авыр булачак. Ә бит капитанга якын булу, аның ихтирамына ирешү мина шактый киң мөмкинлекләр бирер иде Бәхетсезлегемә каршы. мин ялагайлана да белмим. Күпме авырлык күрдем мин үз гомеремдә түрәләргә тәлинкә тота белмәү аркасында. Сез «Капитан Нугаймнын экипажы турында язарга җыенасызмыни? Бу сорау мине кабат сискәндереп җибәрде Чыннан да. бу инде гадәткә әйләнде Язучы бер тапкыр корабка утырып сәяхәткә барып кайта да диңгезчелеккә багышланган повестьлар, романнар аударып ташлый Шуңа күрә, күпләр бер тапкыр сәяхәт белән диңгез турында китап язып була дип ышана башладылар. " Юк. экипаж турында язарга җыенмыйм,- дидем капитанны тынычландырыр! а геләп- Мөмкин түгел ул диңгез турында бер генә рейска таянып китап язу Ә алай булгач, сезне диңгезгә чыгарга нәрсә мәҗбүр итте? — Диңгезне күрәсе килү,- дидем мин. кабат ялгышлык ычкындырып. Ышанмады капитан минем җавабыма. Киресенчә, ул минем ялганчылыгымны тотуына шатлангандай игеп куйды. Телефон чылтырады Капитан трубканы күгәрде. Тыңлыйм, капитан Гречаный Әйе. Әйе Юк әле Юк Тагын ике сәгать чамасы вакыт кирәк Юк. юк. суны алып бетермичә причалдан китә алмыйм Ярый, килештек Причалдан куалар, диде ул трубканы куйгач. Әйе. сезгә бит урнашырга кирәк Каютаны вахтада торучы штурман күрсәтер Виталий Иванович, дидем мин Мин сездән комфорт дауламыйм Миңа каютаның иң бәләкәе, иң уңайсызы да ярый. Шул ук вакытта, мин сездән каютаның иллюминаторы диңгезгә караганын сорар идем. Каютадан диңгез күренеп торса, миңа шул җиткән Капитан ниндидер сәер канәгатьлек белән елмаеп куйды — Соң бит диңгезне каютадан чыгып та карарга була, диде ул Палубага чыккач саф һава сулыйсың. Сезгә, шәһәр кешесенә, саф һава сулау зыян итмәс, дип уйлыйм — Рәхмәт минем сәламәтлегем өчен кайгыртуыгызга, дидем мин капитанның мине командирлардан, бигрәк тә үзе яши торган каютадан ерагракка олактырачагын чамалап Ул мине машина бүлегендә эшләүче мотористлар янына урнаштырырга тели иде булса кирәк Гадәттә, экипажны һәм пассажирны урнаштыру эше белән өлкән штурман шөгыльләнә. Бу вазифаны капитанның үз остенә алуы мине шактый хафаландырды. 3 ричалда торганда ук күреп алдым. «Капитан Нугай» биш палуба- п лы кораб иде. Кайсы палубада нәрсәләр барлыгын мин причалда торганда ук абайлап алдым һәм өметем лоцман каютасында иде. Ул. гадәттә, буш тора Килгән кунакларны, диңгезгә чыккан капитан-наставникларны лоцман каютасына урнаштыралар Анда яшәүнең бер уңайсыз ягы бар Сүәеш. Панама. Киль каналлары аша узганда сине башка каютага күчерәләр Мин күчеп торырга да әзер идем. Бу каютаны миңа бирмәделәр. Вахгада торучы штурман мине аска алып төшә Инде командирлар яши торган палубаны уздык, кече командирлар палубасы да артта калды Ниһаять, без иң астагы палубада. Одессалылар бу урынны «негритянский переулок» дип атыйлар. Монда, гадәттә, кочегарлар, диңгезчеләр телендә «негрлар» яши. — Капитан сезне менә шушы каютага урнаштырырга кушты,—диде штурман һәм мин аның карашында уңайсызлану сизеп алдым. Рәхмәт. Калганын үзем карармын. Штурман китте. Ялгыз калгач тикшеренергә тотындым. Коридордан керү белән кечкенә генә бер кетәк —алгы бүлмә. Шушы кетәккә өч ишек чыга. Каршыдагы ишекне ачтым. Душ һәм туалет. Як-якта ике каюта Ике каютага бер санблок. Мәскәү университеты искә төште. Анда да ике бүлмәгә бер санблок иде. Үземнекенә кергәнче күрше каютаның ишеген ачып карадым. Бардак. Палубада тәмәке төпчекләре, тузан, олтаннан купкан пычрак Өстәлдә зур чәйнек, кружкалар. Караватта бер төргәк бау, кубарып ташланган рундук ишеге аунап ята Ташландык каюта. Өстәлдәге чәйнек һәм кружкалар бу каютага иртәнгелек белән әбәд арасында диңгезчеләр телендә «кофе-тайм» аталган тәнәфестә рабочая бригада чәй эчәргә җыелганлыкны аңлата. Корабта тәртип булмаган очракта унбиш минутлык «кофе-тайм» икешәр сәгатькә сузылуы мөмкин. Монда диңгез ләчтите—ирештерү, анекдотлар, сүгенү, ихахайлап көлү мин яшисе каютаны дер селкетеп торачак. Сау бул, иҗат!.. Ә бит мин рейс вакытында роман яза алырмын дип өметләнгән идем. Үзем яшисе каютага кердем. Бусын ашыгып кына җыештырып алганнар Чиста мендәр тышы, чиста җәймә, чиста сөлгеләр. Палубаны да юганнар. Юынгычның фарфор тасын чистартканнар. Шуңа карамастан, мин каютаның ташландык булуын, миңа кадәр монда беркемнең дә даими яшәмәгәнлеген аңлап алдым. Алмашка килүчеләр, өлкән яшьтәге диңгезче балалары берничә тәүлек торгалап алулары мөмкин. Әнә. юынгыч өстендәге пыяла киштәне, китап куяр өчен стенага эленгән кечкенә шкафны, кием элер өчен эшләнгән чөйләрне, хәтта өстәл тартмасының тоткаларына кадәр суырып алганнар. Рәсәй чынбарлыгы. Бу илдә шәхеснең беркайчан да милеккә хуҗа була алмавы рәсәйлеләрне урлашырга өйрәткән. Патша заманында крепостнойлар, соңрак — община әгъзалары, революциядән соң дәүләт, колхоз милке шартларындагы хуҗасызлыкта көн күрү. Шулай итеп, урлашу—әхлак кагыйдәләрен бозмый торган гади бер кәсепкә әйләнеп киткән. Угры үз кулына эләккән малның хуҗасы кем икәнлеген дә белми. «Все кругом колхозное, все кругом —мое». Совет чорында «карак» сүзен йомшартып, эчке мәгънәсен үзгәртеп «несун» дип атауга күчтеләр. Без, пароходны заводка ремонтка тапшырганда, барлык җиһазларны җыеп бер кладовкага йозак белән бикләп куя идек. Шуңа карамастан, борып һәм суырып алырлык бар нәрсә ремонт азагында урланган була иде. Тагын бер кимчелек таптым мин яшисе каютамнан: монда бер генә дә агачтан ясаган нәрсә юк иде. Синтетика. Эрзац. Пластмасса. Егерменче гасырның фаҗигасе каплаган иде каютамны. Тәрәккыят! Учларың белән чәчеңне сыпырдыңмы, күзләреңнән чаткы чәчри. Күлмәгеңне сала башласаң, тәнеңә электр чаткыларының энәләре кадала, һава салкын булганда әле моңа түзеп була. Тропикның дымлы эсселегендә пластик сасы ис аңкыта башлый. Тын алу читенләшә, баш авырта, тропикта йөзү озак- карак сузылганда аллергия башлана. Беренче булып каюталарны синтетикадан ясый башлаучы Көнбатыш илләре инде күптән агачка, табигый материалларга кире әйләнеп кайттылар. «Все для человека, все во имя человека» лозунгына таянып эш и гүче социалистик илдә кеше турында кайгырту әлегә, күбрәк съезд трибунасыннан ясалган докладларда, агитпроп элгән плакатларда гына кала килә. Чемоданымны кую өчен рундукны ачтым. Ишек күгәнен кубарып алганнар иде. Урындыкның аяклары какшаган. Караватыма утырып уйга калдым. Дәвамы бар. Мү