ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Проза турында сөйләшүдә катнашкан әдипләр Г. Ахунов. Ь Камалов. Ф Яруллин. Ә Сафиуллин. Ф Галимуллин, Р Фәизов. Р Фәтхерах- манов. Р Шәрәфиев һ. б. фикерләре белән тулысынча килешәм һәм «Прозабызны үстерү өчен хәзер нәрсәләр эшләргә кирәк?» дигән сорауга мин мондый җавап бирәм: - Татарстан Язучылар берлегендә берничә атналык әдәби курслар оеш i ырыр| a кирәк Чөнки һәрьяктан җитеш, өлгергән, киң колачлы, тирән сулышлы әдәби алмаш әзерләми торып, прозаны да үстереп, алга чыгарып булмый! Минем үземә исә. горле сәбәпләр аркасында, университетта уку бәхете тәтемәде Әмма ләкин миндә язасы килү теләге һәрвакытта көчле булды! Бу — тормыштагы уңайсыз хәлләрдән, четерекле вакыйг ал ардан килеп чыга иде шикелле У рысның бөек әдибе М Г орысий бер әсәрендә: «Мин дөньяга килешмәскә килдем», дип. юкка гына әйтмәгән бил Шулай да. мин яшь чакта (совет чорында) әдәбиятка килү юлы берәү генә иде Ә хәзер юллар күп: «Алай язма, болай яз!» дип. башка сугып, миңгерәтеп, йөдәтеп торучылар да юк1 Мәгәр барыбер язучыг а таләп элеккечә кала яхшы итеп язарга кирәк! Бу таләп - бер генә заманда да үзгәрмәгән һәм үзгәрмәячәк тә' Ә яхшы итеп язу өчен нишләргә, нәрсәләр белергә кирәк сон яшь иҗатчыларга? Минемчә, иң элек тарихны вә сәясәтне аңлый һәм аңлата белергә кирәк' Әйтик. Достоевский тарихны вә сәясәтне тиешенчә аңламаса һәм аларны тирәннән сөреп аңлата алмаса. «Җинаять һәм җәза». -Бертуган Карамазовлар» кебек даһи әсәрләр ижат итеп калдыра алыр идеме9 Юк. билгеле. Бу безнең әдәбиятыбызда каһарманнарча ижат HI кән Г Исхакый. Г Тукай. Г Ибраһимовка да хас иде Икенчедән, әсәрнең уңыш казануында детальләр мөһим роль уйный Әйтик. Пушкинның «Убийца» хикәясендә бер карт иптәшен үтереп өенә кайтып яткач П бераздан башын калкытып, тәрәзәдән карый һәм елга аръягында ут күреп ала. Хатыныннан «Кара әле, елга аръягында ни күрәсең?» — дип сорый. Хужабикә карый һәм «Эңгер-меңгер төшеп килә»,—ди. Ир икенче мәртәбә карый, утнын өйгә таба якынлашканын күрә, ыңгырашып жибәрә әнә-әнә. ул инде тәрәзәдән керде, ди. аннары тынып кала. Хужабикә барып, кулын маңгаена куя, ир инде үлгән була... Бу күренешне шулай үтемле итеп бүтән бер ничек тә язып һәм тасвирлап булмый. Монда инде Пушкинның деталь таба белүенә һәм аны төгәл, уңышлы куллану осталыгына сокланырга гына кала. Янә Г Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романыннан бер мисал. «Акбай ялгышмаган икән тирән чокырның төбендәге үләннәр, кин яфраклы кыска агачлар арасыннан Фәхрине табып чыктылар».. Шушы кыска гына жөмләдә күпме хәрәкәт, кешеләрнең кайгылы йөзләре, авыр кичерешләре чагылып китә Гәрчә язучы аларны турыдан-туры әйтмәгән, тасвирламаган булса да! Менә шул инде ул—аз сүз белән, ягъни төгәл детальләр белән әллә ничаклы мәгънә төсмерләре бирә алу осталыгы, талант! Әлбәттә, диалогларда да детальләр булырга тиеш. Аннан әдәби әсәрләр ота гына Әйтик, М Мәһдиевнең «Мәңгелек яз» романында ике хатын сөйләшә: «•— Беренче ирең эчте. Икенчесе саран ие. Ә менә өченчесе әйбәт ие ич?! — Анысының. . бүрек эләргә чөе жук ие!..» Минем кыска гына бер хикәямдә ике ир-ат болай сөйләшә: «— Син ник утырып чыктың соң? — Шул инде Бер чибәр туташның кәләпүшенә төкергән өчен!..» Бүгенге тәнкыйтьчеләр, һәм гомумән, тәнкыйтьчеләр, һәр яна әсәрнең уңышлы һәм йомшак якларын, көпшәк вә жыйнак детальләр сорап торган урыннарын, бәхәсфәләннәргә урын калдырмаслык итеп, ачып бирә белергә тиешләр! Шунсыз, ягъни детальләрсез, әсәрдәге характерларның да. киеренке психологик моментларның да асылына төшенергә мөмкин түгел! Мисал өчен, Л. Толстойнын «Сугыш һәм дөнья» эпопеясында мондый эпизод бар. Бородино сугышы кичендә урыс армиясе генераллары Филедәге крестьян йортына, маршал Кутузов янына, хәрби киңәшмәгә җыелалар, һәрберсенең йөрәген «Мәскәүне французларга калдырыргамы. юкмы?»— дигән катгый сорау борчый Әнә шундый хәлиткеч мизгелдә Толстой үз әсәренә урыс халкының көчен күрсәтә торган деталь кертеп жибәрә. «.. Твердое, красивое и доброе лицо Коновницына светилось нежною и хитрою улыбкой Он встретил взгляд Малаши и глазами делал ей знаки, которые заставляли девочку улыбаться...» Детальләр турындагы фикерләремне мин тагын классик дөнья әдәбиятыннан меңнәрчә мисаллар китереп дәлилли алам Ләкин, кызганычка каршы, безнең бүгенге татар әдәбиятына килгәндә, детальләр байлыгы белән әллә ни мактанып булмый? Бу — минемчә, сәләтсезлектән, талантсызлыктан түгел, ә пошмаслык- тан. ялкаулыктан, эзләргә, өйрәнергә теләмәүдән генә Әйе. әйе. шулай, тик шулай гына аңлатып була бу хәлне! Чөнки безнең әсәрләребез күп очракта гади генә Игеп сөйләп бирү стилендә язылган булып чыга Мондый әсәрләрне укыганда, әлбәттә, колак ишетә, ләкин күз күрми. Ә күз күрмәгән хәбәр — икенчел, ягъни гайбәткә якын тора. Димәк, билгеле инде, гайбәтне күпчелек юньләп тыңламый да, аңа ышанып та бетми! Аннары мәктәпләр безне: күз беренчел, колак икенчел, дип өйрәтте ич. Бәс шулай булгач, безнең әсәрләребез тоташлый күрсәтеп, тасвирлап бирү стиленә корылырга тиеш. Хәтта эчке кичерешләрне, монологларны да матди дөньяга бәйле рәвештә, төп-төгәл детальләр белән «цементлап», күрсәтеп, тасвирлап язарга кирәк! Бары тик шулай эшләгәндә генә әсәрләр яратып укылыр. андагы образлар — һәммәсе дә хәтердә сакланыр, онытылмас' Болар—минем сүзләр генә түгел. Моның мисаллары безнең классик әдәбиятта да. дөнья әдәбиятында да — буа буарлык! Тик аларны яхшылап күрә һәм күрсәтә белергә генә кирәк! Өченчедән, без инглиз, француз, алман. урыс, төрек әдәбиятларыннан үрнәк алып, аларча «ирекле» итеп язмакчы булып азапланабыз. Ләкин тирән хаталанабыз, җәмәгать! Чөнки без бүген дөньяның бөек халыклары арасында нинди урын биләп торганлыгыбызны төгәл белмибез! Багып карыйк әле: урыс, алман. инглиз, япон, горек — кем дә, без кем?! Без бит алар кебек бүтәннәрне изеп түгел, ә колонналькыргый шартларга дучар ителеп һәм үзебез изелеп, сытылып яшәгән милләт! Безгә хәзер белорус, украин, поляк, чех һәм Латин Америкасы халыкларының әдәбиятларын өлге игеп алырга кирәк' Чөнки бу илләрдә яшәүче төп халыкларның язмышы белән безнең милләтебез язмышы арасында уртак яклар күп! Мәгәр кемнәрдер әйтер: безнең бит, кайчандыр ки. үз дәүләтебез булган, дияр Ярый, хуш... Ә 1552 елдан сон?.. Ә хәзер?.. Кайда сон ул бөек дәүләт9 Кайда соң ул мәшһүр татар халкы9 Тукай әйткәндәй, тәмам мескен хәлгә төшерелеп, упкын читенә китереп терәлгән халык бөек инглиз, алман, француз, урыс, япон халкы белән тигез дәрәҗәдә була аламы инде?! Безгә хәзер, телибезме-теләмибезме, мескенлегебезне — бизәмичә, каралтмыйча, ничек бар, шулай язарга һәм мескенлеккә төшүебезнең сәбәпләрен, тамырларын ачыклап бетерергә һәм дөнья җәмәгатьчелеге каршын,за, чынында кем булуыбызны, асыл йөзебезне күрсәтеп бирергә вакыт. Бары шул чакта гына без янә бөек булып, инглиз, алман, француз, урыс, япон, төрек халыклары биеклегенә күтәреләчәкбез! Димәк, өлешебезгә тигән тарихи олы бурычны үтәп чыгар өчен, безгә... язарга да язарга гына кала! Моңа сөенергә генә дә бит, әмма редакциянең проза турында зур сөйләшү башлап җибәрүе — сагаерга мәҗбүр итә. Әллә. Юк. юк. ышанасы килми Чөнки әдәбиятның саегуы, ваклана башлавы —узган гасыр азагында да нык сизелгән бит һәм олы урыс әдипләрен дә борчуга төшергән Әнә. Л. Н Толстой хәтта «Литература была белый лист, теперь она вся исписана, для того, чтобы продолжить, нужно ее перевернуть»,— дип, бер мәкаләсендә язып та чыккан булган. Күпмедер вакыттан соң В И. Ленин шул мәкалә белән танышкач. «Правда» газетасында мәкалә бастырган. Анда язылган «Л Н Толстой почувствовал запах революции»,— дигән канатлы фикерләрне хәзер бездә кем генә белми икән! Әйе, хак, берничә революция булган, шул җирлектә совет әдәбияты планетага аваз салган! Әмма... туксанынчы еллар башында, торгынлыктан чыгар юл таба алмыйча, бу кызыл дәүләт тә һәм аның кызыл әдәбияты да тәмам ишелде Хәлбуки, бәхеткә, Татарстан җөмһүрияте бетмәде, киресенчә, ярыйсы ук кыю адымнар белән мөстәкыйльлеккә таба атлап китте. «Кызыл албастыдан» котылгач. татар әдәбиятына да үсәргә, киңәергә, дөнья әдәбияты мәйданына чыгар! а зур мөмкинлекләр ачылды. Әлбәттә, бүген үк дөнья әдәбияты мәйданына иске багаж белән чыгып булмый. Ә яңа, чын, хак әдәбиятыбыз әле — юк! Күрәсең, безнең җөмһүриятебез XXI гасыр! а тарихи олы сикереш ясарга әзерләнгәндә, әдәбиятыбыз да йоклап ятмас, хәлиткеч мәгьмүр ыргылышка әзерләнә булыр дип ышанырга кирәк. Чөнки Кол Гали, Сәйф Саран, Котби. Кол Шәриф. Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Г Кандалый, Акмулла. Г. Исхакый. Ф. Әмирхан. Г Тукай, Дәрдмәнд, Г. Ибраһнмов, һ. Такташ, М Җәлил һәм башка бик күп титан шәхесләрне тудыра алган «тарихта эзле халык»нын олу! әдәбияты биг бу! Казанда 1977—78 елларда иҗат яшьләренең конференцияләре гөрләп узды Ул конференцияләрдә мин дә катнаштым Шул конференцияләрнең берсендә КПСС Өлкә Комитеты секретаре Ф Ә. Табеев, чын зыялы кешеләргә хас булмаган рәвештә, шактый ук кызып китеп, тәкәбберләнеп, һаваланып, ижат яшьләрен сүлпәнлек тә i аепләп һәм алар алдына тау чаклы таләпләр куеп, чьи ыш ясады. Аннары ул, залдан килгән язуларның кайберләреңә генә уңай җавап биреп — Менә Яшьләр миннән фатир, дача, машина сорый! Булыр' Тик иң элек сез миңа Толстойның «Сугыш һәм дөнья». «Анна Каренина» романнарына тиңләшердәй әсәрләр язып китерегез' — диде Бу инде Ф Ә Табеевның: сезгә иҗат яшьләренә — беркайчан да фатир, дача, машина тәтемәячәк, дигән сүзе иде. ахрысы. һәм шулчакта бер урыс егете басып, президиумда бик бирелеп нидер язып утыр!ан Язучылар берлеге рәисенә мөрәҗәгать итте А Вы сначала. Гариф Ахунзянович. научите нас писать романы' диде Гариф абый шундук урыныннан торып, җавап кайтарды Романы нельзя учить писать, романы можно только научиться писать' ди де. һәм... талантлы әдип бик дорес әйтте!.. Мин бүген шул вакытларны искә төшерә.м дә. уйлап куям: ә бнг дөнья әдәбиятында Нобель бүләгенә ия булган 70- 80 битле повестьлар да яши' Бүген безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы һәм аның даирәсендә! е мөхтәрәм әфәнделәр гомумән тагар әдәбиятын ничек бәялиләр һәм аның киләчәктә үсү, киңәю юлларын ничегрәк күз алларына китерерләр икән ” Беләсе, бик беләсе иде