Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕ ЧИШМӘС ТАБЫШМАГЫМ

Рөхсәт ит, калыйм кетеңдә Тый гына, моңсу гына Көздә шифа табам сыман Җанымның ярсуына. Булыймчы бер сары яфрак Кушкаен чукларында. Бәлки, алын җылытырсың Син дә бер учларыңа. Китерерсең иренеңә. Үбәрмен шаша-шаша. Ничә еллар җанда йөрткән Хыялым чынга ашар. Рөхсәт ит, калыйм көзеңдә Ваз кичеп язларымнан Пыскак яңгыр булып явам Танычы назларымнан. Төн Серле иде. Ул хатын булды Ал йөзләрен. Күкрәкләрен Яндырды ла кайнар ирен Онытылып сөелде ул. Ә шулай да. Күңелендә шөбһә иде. Тәннәрендә тетрәү бетте, Бары Куенына алгач ире. Кон туды. Кояш нурлары Сөеп хатынның шәрә иңен үпте, һәм йокылы тавыш ишетелде: — Хатын, тор, чәй әзерлә! Тоннең Серлелеге бетте — Күзләрендә Ике бөртек яшь ялтырап китте. Оеп калган тәнем. Уйларымны. Уйларымны фәкать алмый йокы. Күз алдымда — Көзге каршындагы үзем — Керфегемә сарган сыкы. Синнән киткән көнем, Соңгы яшьсез төнем... Хыянәт Төне буе күктән йолдыз яуды, Кемдер туды, кемдер өзелде. Күзем алмый тыштан сине көттем, Иптәш итеп Көзгедәге ялгыз үземне. Төне буе күктән йолдыз яуды, Яңгыр булып юды күңелне. Җан ярасы әрнеп, сыкрап, сызлап Йолдыз яңгырына күмелде. Төне буе күктән йолдыз яуды. Гөрләвекләр генә акмады... Әче таңда, Йолдыз эзләренә баса-баса. Гашыйк ата мәче атлады. Нәкъ синеке иде атлавы. Рәсем Ир асылы табынганым, Шашып-шашып сагынганым. Язмышымны урап үткән. Ялгышыма язылганым. Гаярь җанлы арысланым. Ярсып билен алышканым. Әле кырыс, әле уйчан — Мәңге чишмәс табышмагым. Шәм Шәм яна төнне яктыртып — Шәм микән, йөрәк микән? Безнең кебек адашканнар Күп микән, сирәк микән... Шәм яна таңны чакырып Күңел ник иләс микән? Күпме еллар оныталмый. Чаманы белмәс икән. Шәм яна сызлап, сызылып, Таң аткач сүнәр микән. Безнең сөю, җылы җитми Бөредә үләр микән9 Шәм яна җанга сарылып Җылысы булмый икән, Ялгыз талга беркайчан да Сандугач кунмый икән. Миңа синсез, сиңа минсез Яшәүләр булмый икән. Исеңдәме? Икәү йөрдек Урамда. Беренче кар ява иде Буранлап. Карлар үпте керфегемне Күзләрем... Син-җүләрем, шул кардан да Көнләдең. Узмас иде кебек җил дә Арадан. Без генәмс бу язмыштан Алданган?.. Без генәме каерылган Канатлар... Карлар гүгсл, тамчы үбә Яңактан. Исендәме? Икәү йөрдек урамда. Беренче кар ява иде Буранлап. Сөйләшмәдек, анык иде Хыяллар. Нинди язмыш аерырга Кыялган?. Җилләр түгел, еллар ята Арада. Без генәме — бу язмыштан Алданган?.. Беренче кар ява бүген Буранлап. Син югалдың Кышкы төннең карасында эреп. Ыңгырашты ишек, авыртудан. Төн күзенә багам. Юк. эзләмим сине, Чакырмыйм да — Бары онытылам. Буран йота... Синең арттан ачык калган ишек. Рәнҗи сыман безгә — икебезгә. Җанда кыш суыгы, Кимсенү һәм әрнү.— Лаекмы без мәхәббәтебезгә?! Югалдың син Кышкы төннең карасында эреп. Эзләреңне куйды буран күмеп. Төн аерды безне. Гаҗәпләнәм шуңа — Тормышымда булмагансың кебек... Яшәү өчен Яшәү өчен җанга өмет кирәк. Учак кирәк — ерак булса да. Таянырга ныклы иңнәр кирәк. Кайтып егылырга — бусага. Яшәү өчен көтү, сагыну кирәк. Елау кирәк җанны бушатып. Табыну кирәк бер гөнаһлы җанга — Пәйгамбәргә аны охшатып. Яшәү өчен — алданырга кирәк! Алда, диеп, күпме елларым... ...Аңладым да шушы хакыйкатьне. Иренемне тешләп еладым