Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУР ЯЗМЫШ

Кеше организмында төрле авыруларның чыганагы булган кирәксез күзә- IX нәкләр. баш калкытыр вакыт киткәнне көтеп посып яталар, әмма күп очракта алар шулай йомылып та калалар һәм адәм балалары гомерләрен сау-сәләмәт. гыныч үткәрәләр дип ишеткәнем бар Шуның кебек ходай бәндәләрендә «Язучылык чире»нең дә ярал!ысы буладыр, ижади фикерләүче кешеләрнең кайберләрендә ул бик иртә уяна, ә кайберләрендә соңгарак калып булса да үзен сиздерәдер кебек Рәисә Ишморат овада ул нәкъ менә үз вакытында уянды дип әйтергә мөмкин Чөнки аның беренче әсәре «Бай кияү» дөньяга чыкканда анар әле 35 яшь кенә була. Утыз-кырык яшьләр ул кешенең тәмам өлгергән, белем туплаган, фәлсәфи уйланырга өйрәнгән, шактый зур тормыш тәжрибәсенә ия бушан чагы Йөрәгенә ижат уты кабынган кеше өчен күләмле әсәрләр язар вакыт кына Яшь чагында Рәисәнең тормыш сукмагы әдәби-ижат дигән тылсымлы, серле утраудан ерак ятса да. шул юллардан үтүенә үкенми ул. Бу елларда аның дөньяны танып белү сәләте, кичерешләре, тойгылары катлаулана, тирәнәя бара Тегермәнче әтисе янында лаборант хезмәтен үтәгән кыз колашадан агып төшкән кершән кебек ак. жылы агымга учын куеп юрган чагында игенченең шатлык белән гулы йөрәк тибешен ишеткән кебек булгандыр Сугыш елларында госпитальдә эшләгән вакытында яралы сугышчыларның яргаланган иреннәре аша саркып чыккан кайнар сулышлары йөзенә бәрелгәндер, фронт узган жнрләрдә дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт иткәндә илен саткан хыянәтчеләрнең. коралын ташлаган куркак жаннарның чирканыч йөзләрен күреп бәгыре каткандыр Илгә кайгкач халыкның эш белән үткән тыныч, һәрвакыт бертөрле яшәү рәвешеннән гыйбрәт алгандыр Ул вакытларда Рәисә язучы булам дип уйламый әле Әмма, нәкъ менә шушы елларда, үзе дә сизмичә, язучы өчен бик кирәк булган тормыш хәлләрен күңеленә сеңдерә бара Бал кортының нектар жыйганы кебек Нектардан бал ясаган кебек, күңел байлыгын да әдәби әсәр кысаларына урнаштырасы гына кала. Рәисә кайбер башлап язучылар кебек. «Америка ачарга» теләп, зур темаларга үрелмәде Үзе оелгән. көче жнткән хәтлесенә алынып, бер пәрдәлек пьесалар яза башлый һәм шуның белән ота да Аның беренче әсәре. «Бай кияү»дә сугыш һәм сугыштан соңгы тормыш авырлыгыннан гажиз булган кайбер кешеләрнең »чке дөньялары шактый оста сурәтләнә. Рәисә бу әсәре белән яшь драматургларның Мәскөүдә уздырылган семинарында катнашып, ука* бәя ала. пьеса авыл сәхнәләренә тәкъдим ителгән репертуарга кертелә Анын кыска күләмле башка пьесалары да озак еллар буе сәхнәдән төшми уйнала Билгеле, таш өстендә гөл үсми дә. чәчәк тә агмый Әгәр тәкъдире кушып, атаклы драматург Риза Ишморат белән тормыш корып жнбәрмәгән булса. Рәисәнең юллары әдәби мохиттан читтә дә үткән булыр иде Ә кем белә, бәлки бернигә дә карамыйча язып га киткән булыр иде Яшь чагында Чист ай шәһәренең үзешчән спектакльләрендә алыштыргысыз суфлер булган бит ул Ни дисәң дә. драматургиягә якын шөгыль Шулай да була тормышта Ул вакытта әдәбиятка килү юллары озагырак. авырырак булыр rue Рәисәнең язучылар даирәсенә килеп керүе. Риза Ишморатның ижаг лабораториясенә якынлыгы, Тажи Гыйззәт. Нәкый Исәнбәт кебек олы драматурглар белән сш кына очрашып торуы, ижат секцияләренә йорүе. куелган һәр спектакльне карап бару һәм алар турында фикер алышуларны тыңлавы андагы ижат потенциалын кузгатып җибәрә дип ышанып әйтергә мөмкин. _ Рәисәне мин яза башлаган елларыннан ук беләм. Була бит шулай: кайбер кешеләрне аңлар, якын итәр өчен еллар кирәк була. Ә кайберәүләр беренче очрашуда ук күңелеңне яулап ала Зәңгәр күзле, көләч йөзле, жор телле ханым белән без илленче еллар башында таныштык та тиз арада гаилә дуслыгы башланып китте һәм берничә еллардан соң иҗади дуслыкка әйләнде. Темперамент һәм холкыбыз төрле булуы дуслыгыбызны ныгытты гына. Артык хискә бирелеп киткән чакларында бераз суына төшәр өчен ул минем яныма килә иде. Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, язу эшем икенче планга кала башласа Рәисәнең ташып торган энергиясеннән мин гыйбрәт алам. Озак еллар шулай яшәдек без Бер вакыт Риза абый белән Шәрәфнең туган көннәрен бергә үткәрдек. Ул көнне Риза абыйга 58, Шәрәфкә 42 яшь тулган иде Шул уңай белән Шәрәф «Безгә йөз яшь» дигән шигырь язды «Абый» димим сиңа. «Энем» димим. Кемгә күпме—дуслар сизмәсен, Икәү бергә тагын йөзне җыеп Ургытырбыз ижат чишмәсен. дигән юлларны Риза абый ул кичтә берничә тапкыр кабатлады. Рәисәнең бер гадәтен ошата идем мин. Ул бер вакытта да әсәре сәхнәгә куелу белән тынычланып калмый, тамашачы фикерен белү аның өчен бик кыйммәт. Шуның өчен республиканың теләсә кайсы районына барып чыгарга әзер. Аны әле Сабада, әле Әлмәттә, Балтачта йә Актанышта күрергә була Тамашачы белән бергә утырып спектакль карый, аларга кушылып көлә, алар кебек үк борчыла, автор һәм режиссер җибәргән хаталарны күрергә тырыша. Халык арасында йөргәндә анын журналистах сәләте дә ачыла. Тикшерергә, күзәтергә, мәсьәләнең асылына төшәргә яраткан әдип колхозлардагы яхшы һәм яман хәлләрне күреп йөри, алар турында мәкаләләр язып бастыра. Бер вакыт Саба районы колхозларында йөреп кайткач борчылып сөйләгән иде. — Ферма малларына азык җитми. Сөтне киметәсез дип савымчыларны тиргиләр. Мәрфуга атлы Ленин орденлы савымчы бүләкләрен идарә рәисе алдына китереп сала Йә азыкны җитәрлек бирегез, йә бүләкләрегезне кире алыгыз, оят миңа аларны тагып йөрергә, ди. — Рәисә, пьеса язарга була бит. уйла әле,—дим. - Мәкалә язып, тизрәк бастырырга кирәк. Пьеса халыкка озак бара,— диде Беренче унышлар, беренче куанычлар анын башын әйләндермәде, зурырак күләмле әсәрләр язарга дәртләндерделәр, илһам бирде. Бу вакытта ул сәхнә серләренә өйрәнеп җиткән, драматик әсәрләр язу алымнарын үзләштергән язучы иде инде. 1955 елда студентлар тормышыннан дүрт пәрдәлек «Тормыш юлында» дигән драма язып. Татарстан республика күчмә театрында куйдыра. Бу анын 7 профессионал сәхнәгә аяк басуы була Пьесада сурәтләнгән медиклар тормышы аңар һич тә ят булмый. Арча госпиталендә эшләгәндә бу профессиянең төрле характердагы вәкилләрен күреп белә, алар өстенә төшкән физик һәм психологик йөкне үзе дә күтәрешә Шулар барсы да яңа әсәр язганда ярап куя. Соңга таба язылган «Әйтер идем йөрәк серемне» һәм «Яшьлек канат җәйгәндә» пьесалары да заманча һәм тормышчан булулары белән тамашачы игътибарын җәлеп итә. Алар башкорт, чуаш. мари театрларында, Оренбург шәһәр театрында да уңыш казаналар. Үзе дә яшь күңелле, яшүсмерләр белән уртак тел таба, аларны аңлый белгән авторның күзәтү объекты - яшьләр тормышы булып, ул аның бөтен якты һәм күләгәле якларын җентекләп өйрәнергә тырыша Олы яшьтәге кешеләрнең күбесенә бикле булган үзенчәлекле дөньяга үтеп керергә омтыла. Үзенең гаиләсендә малайлар үсеп килүе, аларның күп санлы танышлары, дуслары автор кулына тылсымлы ачкыч бирә Яшьләрнең мөстәкыйльлеккә омтылулары, олылар канаты астында яшәүне тарсынуларын, ә зурларның һаман да баласытып карауларын, шуның аркасында аталар һәм балалар арасындагы мәңгелек каршылыкның безнең көннәрдә дә дәвам итүен һәр әсәрендә үзәккә алырга тырыша. «Яшьлек канат җәйгәндә» драмасында һөнәр сайлау кебек бик җитди мәсьәләне алып, аның дәрәҗәсен төшемле урын, кодакодагый, дус-иш арасында кирәкле кеше булу максатыннан гына бәяләгән әти кеше белән, тормышка яңача, заманча карый белгән кызы арасындагы конфликтны уңышлы чишә Балалар язучысы буларак миңа да Рәисәнең күзәтүләре, фикерләре, уйлары кызык тоела иде. Ә ул сөйләргә ярата. Кичләрен урамда кеше азая төшкәч, алдан сүз куешып, очрашабыз да сәгатьләр буе сөйләшеп йөрибез. Ул эшләнеп бетмәгән кулъязмасын да, әле бер калыпка салмаган, башында гына йөргән, темаларны да инде, тәмамланган әйбер кебек итеп, дулкынланып сөйли. Шул очрашуларның берсендә: , — Чехов урамындагы йортның бер фатир тәрәзәсендә бик матур ваза белән чәчәкләр торганын күреп йөрим, дип сөйләгән иде. Бик еш алыштырып торгангамы, әле генә өзеп алган кебек, алар һәрчак тере була. Ә бер вакыт вазадагы чәчәкләр шиңеп төшәләр, аннан саргаеп ук бетәләр Бу күренеш язучы кешене тыныч калдырмый, ни булганын белергә теләп Рәисә әлеге йортка килә һәм подъезд төбендә утырган карчыклардан сораша башлый Күп еллардан бирле түшәктә яткан авыру карчыгының күңелен күрү өчен гомер иткән карты алып кайта торган булган ул чәчәкләрне Ләкин шушы арада гына йөгереп йөри торган карт, көтмәгәндә йөрәге тотып, дөнья куя Карчыкның ахирәтләре кереп, булышкалап йөри икән дә бит. тәрәзә төбендәге сулган чәчәкләргә берсенең дә күзе төшми икән. Бу сөйләшү бераздан «Чәчәкләр» дигән моңсу хикәя язылуга сәбәп була. йөзәргә өйрәнгән кеше яр буенда гына чупылдамый Анар суның тирәнерәк жире кирәк, сраккарак китеп, кочсн сынап карау кызык Рәисә дә үзен нәкъ шул йөзүче кебек сизә башлый. Олыгая төшкән саен күңел күзенең күберәкне күрә башлавы да сәбәп була моңар. Тормыш чуалчыклыгы язучы алдына очына чыгуы авыр булган сораулар куя. Дөньяда күпне күргән, тәҗрибәле Риза ага белән дә бу турыда сүзләр күп була, драматургия кысаларына сыеп бетмәгән уй-фикерләрен Рәисә аның белән уртаклаша Геройларының катлаулы язмышларын ачар өчен зурырак мәйдан кирәклеген үзе дә тоя Аның күңелендә үзенә якын булган, пьесаларында кабат-кабат үзәккә куелган, бер вакытта да тыныч калдырмаган, уйландырган, борчыган темасы яшүсмерләр тормышыннан повесть язу теләге уяна. Ни сәбәпләр беләндер барыр юлында сөрлеккән, адашкан, югалып калган адәм балаларына ихлас күңелдән әйтелгән язучы сүзләрен җиткерәсе килә. Күз алдында булып торган гыйбрәтләр ана һәм язучы йөрәген тыныч калдырмый Повестьның үзәгендә авыр язмышлы яшүсмернең күңелсез язмышы булырга тиеш дип уйлый Кем аңар ярдәм кулы сузар да. кем һәм личек итеп аның язмышын рәткә салыр? Күңелендә!е уйлары белән уртаклашыр, киңәшер өчен милиция органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Анда яшүсмерләр белән эшләү бүлегенең инспекторы, үзе дә яшь лейтенант белән таныша. Яңарак кына олы тормышка аяк баскан, шунлыктан көн дә аралашып торган малайлар, кызларның холкын яхшы белгән лейтенантның тәҗрибәләре, эш алымнары Рәисәгә кызыклы тоела Биредә үзенең күп төрле сорауларына җавап таба. Алай гына да түгел, лейтенантны булачак китабының гөп герое итеп тә күрә башлый. Сюжет кору, вакыйгаларның үсешен эзлекле алып бару осталыгына ул инде сәхнә әсәрләрен язганда шактый өйрән!ән була Материалның характеры һәм динамикасы әсәрне шанлы һәм укырга кызыклы итә. «Милиция лейтенанты” дигән бу повесть Татарстан эчке эшләр министрлыгы игълан иткән конкурста да җиңеп чыга. Чир китә, гадәт китми, диләр бит. Рәисәнең бер башлаган лине ахырына хәтле башкарып чыгу гадәте гомере буена барды һәм көндәлек эшләрдә генә түгел, ижаг мәсьәләләрендә дә үзен сиздерә килде «Милиция лейтенанты» китабы басылып чыккач та андагы геройларның алда! ы язмышы туктаусыз уйландырды Тормыш хакыйкате белән язучы фантазиясе арасында гел бәхәс барды. Повестьның героена әйләнгән лейтенант белән дуслык га дәвам игә иде һәм менә шул шартларда повестьның икенче китабы Я змышлар- гөнья күрде Шулай итеп. Рәисәнең иҗат мөмкинлекләре елдан ел ачыла барса да. бу анар җиңел бирелде дигән сүз түгел әле Беренче хикәяләрен яза башлаганда драматург Рәисәнең прозаик Рәисәгә комачаулаган вакыт тары да булды, бу ике жанрның үзенә иң хас үзенчәлекләрен баштарак күреп бетерә алмады Сәхнә әсәрләрендә гадәттә сурәтләү чаралары тамашачыга күберәк декорация һәм костюмнар аша җиткерелсә, геройларның кичерешләрен бирү артистның талан тына һәм режиссерның тапкырлыгына бәйләшән булса, проза әсәрләрендә исә болар барысы да сүз дигән хикмәтле төшенчә өлешенә кала Прозаикның тел байлыгы әсәрнең яргы уңышын тәшкил игә Сөйдергән да тел. биздергән дә гел. дип әйтәләр бит Тырышлык һәм үҗәтлек Рәисәгә бу авыр йөкне дә күтәрергә коч бирә. С оңрак елларда язылган «Сүз». «Фирая» повестьлары, яңа хикәяләре шактый ул җанлы, сыгылмалы гел белән язылды Хатын-кыз язучыларның үзенчәлекле бер ягы бар—ул ижат кешесе булу өстенә ана да, гаилә учагын сүндермичә саклап торучы да бит әле Бигрәк тә ирең Риза ага кебек хөрмәтле, зур язучы булганда бу җиңел вазыйфа түгел. Ә Рәисә бөтен яктан дип әйтерлек Риза аганың олы таянычы булды Чын иҗат кешесе кебек Риза Ишморат язудан башка мәшәкатьләрне белмәде дип әйтергә мөмкин Йортны алып баруны гына түгел, иренен иҗатына бәйләнгән йомышларны да Рәисә үз өстенә алды. Ул Риза аганың барлык язганнарын машинкада басучы, беренче тәнкыйтьчесе, драматурглар секциясендә фикер алышырга кирәк булганда аның әсәрләрен кычкырып укучы булды Командировкаларга барган җирендә беренче эше өенә шалтырату иде - Риза, мин килеп җиттем. Хәлен ничек? Рәисәгә Язучылар берлегенең әдәби фонды идарәсендә зур жаваплы эш тапшырылган иде. Күп еллар буе ул язучыларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәләрен күзәтеп торды. Фатирсызларның фатир алулары, телефонсызларның телефонлы булулары кебек четерекле мәсьәләләр каралганда да аның сүзенә колак салалар иде Авыруларның өйләренә барып хәл белергә дә иренмәде ул. Шуңар күрә каләмдәшләре арасында абруе зур булды. Риза абый белән шулай бер-беренә ярдәм итешеп, бәхетле, матур гомер кичерделәр алар Моннан ике ел элек Риза Ишморат вафат булгач кына Рәисә югалып калгандай булды. Сәламәтлеге кинәт какшады Хәзер ул ире турында җырлар чыгарып, күңеленнән җырлап йөри Элеккечә яза алмавына бик офтана Ә мин аны: — Рәисә, эшләгән хәтле эшләрен дә бик җитәрлек. Бурычыңны тулысы белән акладың, бер дә борчылма, дип юатырга тырышам Менә инде аңар сиксән яшь тулды Гомернең матур чаклары үтеп киткән. Ләкин онытылмаслык истәлекләр бар бит Шуңар куанып исән-сау яшәвен телим мин аның.