Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Рәшит Ибраһимовка — 70 яшь Бар бит шундый бәхетле кешеләр! — нәрсәгә генә тотынсалар да. җырдагыча итеп әйтсәк, «кулларыннан гөл тама» — һәр эшне бер дигән итеп ахыргача башкарып чыгалар. Җитмеш төрле һөнәрне үзләштереп, дөньяны матурлау уе белән I омерләре буе янып яшиләр алар. Кылган изге гамәлләре исә. иман нуры кебек, халык күңеленә сеңә бара... Мәркәзебез Казанда яшәүче очучы-әдип Рәшит Ибраһимов та— әнә шундый тирән хөрмәткә лаек, эшчән-тыйнак милләттәшләребезнен берсе. Сайлаган төп һөнәрендә иң югары биеклекләргә ирешкән шәхес ул! Язучы буларак та. Язмышка рәхмәтле — һава юллары аша бик күр жирләр-илләр гизгән очучы үзе күргәнкичергәннәр турында туган телебездә мавыктыргыч итеп яза белә Алтмышынчы еллардан башлап бүгенге көнгәчә аның үтемле язмалары даими рәвештә төрле i азетажурнал битләрендә дөнья күреп килә, китаплар булып чыга Үткән тарихыбыз, сугыш елларында батырлык үрнәкләре күрсәткән очучы якташларыбыз турында да. бүгенге көн каһарманнары. авиация өлкәсендә! е яңалыклар хакында да кызыклы итеп сөйли белә әлеге талантлы каләмдәшебез. Бигрәк тә аның балаларга атап ижат иткән язмалары отышлы Р Ибраһимов «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасы. «Ялкын» журналы битләрендә «Көмеш канатлар». «Очучы булам, дисәң...», «Канатлыга — зәңгәр биеклек», «Күктә ниләр булмас» кебек рубрикалар булдырып, йөзләрчә язмаларын бастырды — балалар өчен өр-яңа дөнья ачты. Аның әнә шундый үзенчәлекле дәресләрен тынлап-укып үскән малайларның һәм кызларның кайберләре, соңыннан, гомерләрен авиациягә багышладылар... Очучы-әдипнен үткән тормыш юлы белән дә кыскача таныштырып үтик. Рәшит Габдерахман улы Ибраһимов 1927 елның 28 июлендә Ульяновск өлкәсенең хәзерге Чынлы районындагы Кәшә авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, яшүсмер егет, укуын ташлап, колхозда эшли. Җиңү таңы аткач, 1946 елда ул Ульяновск шәһәрендәге тимер юл училищесен тәмамлый Куйбышев. Казан шәһәрләрендәге авиация заводларында электрик хезмәтен башкара. Шул чорда аэроклубта укып, радист һөнәрен дә үзләштерә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, Богырыслан шәһәрендәге очучылар мәктәбенә кабул ителә. Очучы таныклыгы алгач. Р Ибраһимов. 1953 елдан алып 1979 елның ахырына кадәр. Казан аэропортында эшли. ПО-2. АН-2, ЛИ-2, ИЛ-14 самолетларында оча. 1966 елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы. ТУ—124 реактив самолетында корабль командиры була. Рәшит Габдерахман улы—гомеренең егерме мең сәгатен һавада уздырган I класслы очучы, «Аэрофлот» отличнигы Зәңгәр күктә ул барлыгы 6 миллион километр юл үткән (ә бу исә Җир шарын 150 мәртәбә әйләнеп чыгуга тиң!). Хезмәттәге фидакарьлеге өчен. Р Ибраһимов Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. Очучы-әдип, күктән җиргә төшкәч тә, халык өчен игелекле хезмәтен матур дәвам иттерә Инженер-төзүче булып эшли, яңа аэропорт корылмаларын сафка бастыруда гурыдан-туры катнаша Аэропорт музеен ачу буенча да башлап йөрүчеләрнең берсе булды ул Тынгысыз каләмдәшебез бүгенге көндә «Мәдәни җомга» атналык әдәбият һәм сәнгать газетасында эшли... Р Ибраһимов — 6 китап авторы. Аның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Көмеш канатлар» (1971). «Крылья Татарстана» (1984). «Алтын йолдыз- 188 лы Лачын» (1987), «Көмеш канатлар, зәңгәр хыяллар» (1989). «Ерак илләргә сәяхәт» (1990). «Канатлыга - зәңгәр биеклек» 1995) исемле китаплары үз укучысын тапты. Хәзер исә очучы-әдип «Болытлар арасында без салган юл» дип исемләнгән күләмле өр-яңа автобиографик әсәрен төгәлләде. Остазы очучы- язучы Салих ага Баттал хаклы юраганча, яна роман ижат итү өстендә дә эшли ул... Рәшит Габдерахман улы 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Без каләмдәшебезне олуг юбилее белән ихлас күнелдән кайнар котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, бәхетле иҗади гомер, пар канатларының армавын-талмавын телибез!

Әмир Мәхмүдовка — 50 яшь Әмир Гобәй улы Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туган. Әлшәй районы үзәге Раевка поселогы урта мәктәбен тәмамлагач. 1965- 1969 елларда Бөре дәүләт педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә белем ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә 1970 1973 елларда Мәскәүдә Н К. Крупская исемендәге педаго! ия институтының эстетика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, М Җәлил иҗатының идея-эстстик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәт язып, диссертация яклый 1974- 1981 елларда Ә Мәхмүдов СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли, аннары ул Казан дәүләт педагогия инстнгутынын татар әдәбияты кафедрасы доценты була Ә. Мәхмүдов ал тмышынчы елларда яза башлый. Беренче ши> ырьләрс район газетасында 1963 елда чы<а Шуннан бирле шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба русча тәржемәдә үзәктәге газетажурналларда даими катнашып килә 1983 елны Татарстан китап нәшриятында «Матурлык тантанасы» исемле җыентыгы һәм соңрак башка китаплары донья күрә 1972 елдан башлап Ә Мәхмүдов әдәби тәнкыйть, әдәбият белеме өлкәсендә дә актив эшли Анын М Җәлил. Г Тукай, Г Ибраһимов. Ш Камал. Г Камал. К Насыйри кебек классик язучылар нжатына багышланган аерым мәкаләләре, ана теленнән тыш. СССР һәм чит ил халыклары телләрендә дә басылып чыга Авторның 1980 елда русча дөнья күргән «Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля» («Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал») исемле китабы исә шагыйрьнең эстетик карашларын махсус алып ойрәнгән-анализланган беренче хезмәт буларак кызыклы Туксанынчы еллардан башлап. Ә Мәхмүдов милли-азатлык хәрәкәтендә актив катнаша, берничә ел «Суверинетет» комитетын җитәкләде Юбилярны кайнар котлыйбыз*