Г. НИГЪМӘТИ ҺӘМ ЭСТЕТИК ФИКЕР
Шушы елнын 26 июлендә татар әдәбият фәне, тәнкыйте өлкәсендә И зур эшчәнлек күрсәткән Галимжан Нигьмәтинен (Галимҗан Әмирхан улы Нигьмәтуллнн) тууына йөз ел тула. Башкортстаннын хәзерге Чишмә районы Үрдәкбаш авылында туып, ике яшеннән Уфада үскән Галимжан Нигъмәтигә язмыш тарафыннан совет чоры эстетик фикеренең нигезен салышу вазифасы йөкләнгән иде «Галия» мәдрәсәсе ана шактый нигезле белем һәм герле яклап әйбәт хәзерлек бирә Гражданнар сугышы вакытында, фронт газеталарында эшләп, ул үзенең журналистлык юлын башлый. Инкыйлабны үз иткән Г Нигъмәтигә яшьтән үк зур ышаныч күрсәтелә. Ул Көнчыгыш фронтның Бишенче армиясендә чыга торган «Кызыл яу» газетасында әдәби хезмәткәр, 1919 елнын азагыннан «Азат Себер» (Омск) газетасында жаваплы сәркатип була. 1921 елда Көнчыгыш хезмәт ияләре университетының (Мәскәү) берьеллык курсларында укый Үзәк Башкарма комитет аппаратында да эшләп ала. Егерме тугыз яшьлек Г Нигьмәти Татарстан җөмһүриятенең үзәк газетасы булган «Кызыл Татарстан»ның мөхәррире итеп билгеләнә. Ә 1928—1930 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир була. Г. Нигьмәти хезмәт куйган икенче юнәлеш—укыту өлкәсендәге эшчәнлек. Ул, әле үзе шәкерт кенә булуына карамастан, «Галия» мәдрәсәсендә үк әдәбият дәресләре бирә. Шундый ук хәл Көнчыгыш университетында да була, үзедәй курсантларга татар әдәбиятын укыта Татарстан китап нәшриятында хезмәт итү белән бергә ул 1929 елдан Казан Көнчыгыш педагогия институтында (хәзерге Казан дәүләт педагогия университеты) эшли башлый. Тагын дүрт елдан ул биредәге татар теле һәм әдәбияты кафедрасына җитәкче итеп билгеләнә 1934 елдан ул инде профессор дәрәҗәсе алуга ирешә. «Инкыйлаб миңа профессор кебек мактаулы исем алу дәрәҗәсенә үсәргә мөмкинлек бирде», дип яза ул горурланып3 4 Бер үк вакытта ул 1930—1932 елларда «Яңалиф» журналының мөхәррире дә. Көнчыгыш педагогия институты җитәкчелеге СССР хөкүмәте органнарына Г. Нигъмәтинең уңай сыйфатлары хакында болай дип яза: «милләте буенча татар, журналист, әдәбиятчы, татар газеталарында эшләүче, татар әдәбияты буенча күп кенә хезмәтләрнең авторы, партиянең күптәнге әгъзасы»2 . КПИда шундый кешенең эшләве ихтыяҗны канәгатьләндерә дигән нәтиҗә ясала Шулай да Г. Нигъмәтинең аеруча тәкъдир ителергә тиешле хезмәте — аның әдәбият фәнен үстерүгә керткән өлеше һәм фәнни кадрлар хәзерләве. Әдәбият тарихын һәм әдәбият теориясен өйрәнүгә ул керткән хезмәт X Госман, М Мәһдиев, И Нуруллин, М. Гайнуллин, Җ. Вәзиева, Г. Кашшаф, М Фәй- зуллина һәм башкаларның мәкаләләрендә тәкъдир ителә. 1931 елда институтта аспирантура ачуы һәм яшь гыйльми кадрлар хәзерләүгә керешүе үзе бер зур игелекле эш булды. Мөхәммәт Гайнуллин, Маһинур Фәйзуллина, Җамал Вәзиева. Солтан Байков, Афзал Кудашев, Мөхәммәт Мамин, Якуб Агишев, Гази Кашшаф, Гали Халит, Хәмит Ярми — һәммәсе Г Нигъмәтинең лаеклы шәкертләре иде Аның укучылары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитовалар озак еллар буена «Әлифба» төзеп килделәр, педучилищеларда укыту өчен методикага караган хезмәтләр бирделәр. Әлбәттә, Г Нигъмәтинең шәкертләре арасында С. Хәким, Л Алиш, А Әхмәт, С. Рәфиков, И. Туктар, И Салахов, Г Мөхәм- мәтшин. С Урайский, X. Рахман, В. Мифтахов кебек шагыйрьләрне һәм язучыларны да күрәбез. Олы галимнең мирасы булып аның фәнни хезмәтләре һәм шәкертләре кала, диләр. Г Нигъмәтине бу яктан бәхетле кеше дип санарга мөмкин 1 За педагогические кадры, 1987. 21 октябрь. 2 б. 1 Казан утлары. 1965. № 10 150 б Ул боларны шактый кыска вакытта башкарырга өлгерде Әмма 1937 елнын 16 сентябрендә ул кулга алына Монын сәбәбен ул 1940 елнын 20 февралендә хатыны Жиһан ханымга язган хатында болай аңлата «милли кадрлар үстергәнмен»5 Ләкин ул монын нигезе булмавын яхшы аңлый «Миннән укыганнар,- ди ул,— чын совет кадрлары булып зшлиләр (ягъни милли кадрлар булып түгел — Ф Г). Бу хәл мина һәм миндә укучыларга яла ягарга теләүчеләрнең үз пычракларын ача торган факт түгелме?» 1919 елдан Коммунистлар фиркасе әгъзасы Г Нигьмәти үзенең аспирантларын, студентларны «милли»- итеп кенә тәрбияли алмый иде. Дөрес, теге яки бу милләтнең теле һәм әдәбияты белән шөгыльләнүчеләр. телиләрме-юкмы. яхшы мәгънәдә күпмедер милләтче дә булалар Ягъни алар үз милләтенең рухи кыйммәтләрен башкаларга караганда күңелләренә якынрак алалар. Әмма Г Нигьмәти үзенең аспирантларын утызынчы елларның рәсми идеологиясе рухында тәрбияли X. Госман язганча, «әдәбият- сәнгать мәйданына революцион-демократик идеяләр белән килгән һәм революциядән сон фәнни социализм юлына чыккан яшь Галимжан Нигьмәти. «марксизм-ленинизм философиясен, аның эстетик кыйммәтен үзләштерә»2 Аның аспирантларының берсе Мөнзир Исхаков исә болай ди; «Г Нигьмәти татар әдәбияты тарихы һәм әдәбият теориясен марксизм ноктасыннан чыгып тирән анлаучы һәм киң катлау укучыларга аңлатып бирүчеләрнең беренче сафында торган коммунист-галим иде»1 . Мондый шәхес, галим яшь кадрларны бары тик шушы рухта гына тәрбия кыла ала иде Без моны аның әдәби эшчәнлегендәге күп кенә сәхифәләр белән дә раслый алабыз. Әйе. утызынчы елларда әдәбият фәнендә һәм тәнкыйтендә марксизм-ленинизм карашларын эзлекле үткәрүчеләрнең берсе, әйтергә кирәк, иң үзәктә торучыларның берсе Г. Нигьмәти иде. Ник дигәндә, ул бу мәсьәләдә әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче каләмдәшләренең хезмәтләренә дә бик игътибарлы булды. Әйтик, бу елларда X Вәли әдәбият теориясе буенча байтак хезмәтләр бирә, ягъни сүз сәнгате фәненең төп көчләреннән берсе булып тора Анын «Әдәби типлар механизмы». «Татар шигырь төзелеше» дигән китаплары чыга Көндәлек матбугатта да шигырь техникасына, стиль мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре басыла килә Г Нигьмәти әлеге X. Вәлинең бу хезмәтләре белән танышып бара, ләкин аларга үтә тәнкыйди якын килә «Әдәби типлар механизмы» дигән хезмәтен «формалистлар, психологистлар, биологиячеләр карашын бергә жыярга тырышудан гыйбарәт» дип бәяли Г. Нигьмәти карашынча. X Вәлинең язганнары «иң яхшы дигәндә. Жирмунский һәм башка шундый формалист галимнәрнең аерым әсәрләрен кыскартып тәрҗемә изеп тә. шул тәрҗемәләргә тагар матур әдәбиятыннан үрнәкләр китереп ялгау гына. Урыс формалистларының эше белән X. Вәлинсн «татарчалаштыру» практикасы арасында аерма шунда беренчеләр үзләренең карашларын әзме-күпме эзәрле (эзлекле Ф Г ) үткәрсәләр. X BO TH, алар карашын җитәрлек үзләштереп тә тормастан. укучыларга бирергә ашыга һәм. башка күп герле карашлар белән бутап, «әкият изм боткасы» пешерә һәм шуны марксизм тикшерүе дип тәкъдим итмәкче була»4 Әйе. Г Нигъмөтинең гаме аңлашыла, фәндә үзен тикшергән һәм инануын булып әверелгән нәрсәләр турында гына язарга кирәк. Әмма, шул ук вакытта, ул үзе дә субъектив карашларын укучыга бирергә «ашыга», әле генә телгә алынган «формалистлар», «психологистлар», «биологиячеләр» агымнарының асылына тирәнрәк үтеп керүдән үзен азат игә, үзенә ошамаган якларны марксизм ысулы дигән иң «көчле дәлил» белән читкә этәрә. Сүз дә юк. ул бу мәсьәләләрдә ялгыз түгел иде Шуны ук Хисмәтуллиша карата да әйтеп була. Ул да. әдәби агымнар гтролегарна гка хезмәт игәме, әллә алар башка идеология карашларына өстенлек бирәме, дигән сорау куя да. әдәбияттагы бер агым булган футуризмга карата катгый хөкемен чыгара «футуристлар һәм гомумән футуризмның гоп пролетариат агымы түгел икәнен яхшы беләбез»' Шунысы кытык, аның каравы Г Нигъмәтинсн у тештәге шул ук «гөнаһларны» күрсәтеп чыгыш ясаучыларга ла юлыгырга туры килә К Нәҗми. мәсәлән, анын «ата формалистлардан Ейхснбаумның тикшеренүләрен лирик әсәрләрне» бәяләгәндә нигез итеп файдалануын күрсәтте4 5 Ка ган утлары. 1977. № 7. 170 6 ’ Казан утлары. 1967. № 7. 113 б * Яналнф. 1930. № 4. 65 б ’ Яналнф. 1931. № 2. 55 б • Совет әдәбияты. 1936. № 4. 33 б Әдәби әсәргә иң әүвәл сыйнфый күзлек аша гына карау Г. Нигъмәти кебек әдәбият теориясен тирән белгән, анын эчке кануннарын хөрмәт иткән, сәнгать- лелекнен нечкә хасиятләрен сизгер тойган галимне дә берьяклы фикер йөртү юлыннан алып киткәли Әйтик, аныңча, «Эшче» поэмасында М Гафуриның хезмәт кешесен ничек итеп сурәтләве авторның сыйнфый аң дәрәҗәсенә бәйле икән. Г Нигьмәтинең бу карашын тулысы белән кабул итсәк, «Гафури эшчегә авыр хезмәткә хөкем ителгән, эшләпэшләп тә рәтле көн күрә алмаган һәм тормышын яхшырту юлында бер эш тә булдыра алмый торган зәгыйфь бер сыйныф итеп караган. Гафурича, эшчене кыен хәлдән чыгаруның юлы юк»' Моның сәбәбе нидә? Г Нигъмәти өчен монысы да тәмам аңлаешлы нәрсә «Шушы караш, идея, әлбәттә, Гафуриның вак буржуа тормышы нәтиҗәсендә туган күренеш. Бу караштагы әдип «Эшче» поэмасын биргәндә үзен күрсәтә дә Эшче сурәте мескен, көчсез итеп бирелгән Әсәрнең башка сурәтләре, бөтен сурәтләү чаралары да шул фикергә тапкыр китерелгән. Әйтик, М Гафури заводфабрик тормышын дошман күргән. Анын бу тормышка «мөнәсәбәте — аңы шундый. Шушы аң буенча эш итеп, завод-фабрик тормышын художество формасында биргәндә дә караңгы, ямьсез буяуларда бирә» Монда инде, күрәбез, сыйнфый караш хәтта «дошман күрү» дәрәҗәсенә җиткерелеп карала («М. Гафури завод-фабрик тормышын дошман күргән»). Әлбәттә, бу шул сыйнфыйлыкка артык игътибар итүнең, аны бөтен фикерләүгә нигез итеп алуның бер чагылышы гына Заводфабрикны дошман күргән очракта М Гафури хезмәт кешесен сурәтләргә алынмас та иде. Ул бары тик тормышны хакыйкатькә тугры калып сурәтләп кенә бирә. Бераз соңрак, 1928 елда. «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестенда үзенең эшчеләргә унай мөнәсәбәт белдерүен тагын да көчлерәк итеп күрсәтүе шуңа дәлил була ала Дөрес, Г. Нигъмәти күрергә теләгәнчә, ул бу очракта да «эшчене кыен хәлдән чыгаруның юлын» сурәтләп бирә алмады. Монысы, дөресен әйткәндә, язучы бурычы түгел бит. бәлки сәясәтчеләр эше. Әдәбият белгечләре, әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр турында сүз альт барудан бигрәк, язучыларның үзләрен сәяси яктан төркемләүгә игътибар юнәлттеләр Бигрәк тә «кем ул пролетариат язучысы?» дигән сорауга җавап эзләү үзәккә куелды. Аңа шактый тулы җавап Г Нигъмәти тарафыннан бирелде. Ул пролетариат язучысын нәсел-нәсебе, тумышы буенча гына түгел, бәлки аның карашлары буенча билгеләргә тәкъдим итә. «Пролетариат язучысы исемен күтәрү, шул исемне йөртү өчен чыгышын яки торышың белән эшче булу гына җитми, бәлки пролетариатның алдынгы катлау идеяләрен үзләштергән була белү дә кирәк. Пролетариат шагыйре турында да шулай, анын иҗатында да төрле җитешсезлекләр булуы һәм вакытында шулар күрсәтелмәсә, ул җитешсез- лекләрнең үрчүе дә мөмкин»6 7 8 Г Нигъмәти шундый кирәкмәгән якка үзгәрүгә бирелгән авторлар арасыннан С. Баттал,Т Госманов. М Крыймовларны аерып күрсәтә «С Батталда кайвакытта өметсезлек, үз-үзенә реклама ясаучылык мотивлары күрсәтелмиме? Т Госманов әсәрләрендә кайвакыт психологик реализм авышы, шулай ук төзүче сыйныф кешесен бирүдә йомшаклыклар очрамыймы9 Пролетариат шагыйре М. Крыймов шигырьләре арасында вак буржуа карашларыннан арынмаган пгн- гырьләр ятмыймы9»’ Кемдәкемдә, М Крыймовта вак буржуа карашларының булмавын ачу өчен, әлбәттә. Г Нигъмәтигә аның әсәрләрен генә күздән кичерергә кирәк булгандыр. Бу юлы тәнкыйтьче үзе телгә алган өч каләм әһеленең берсеннән генә булса да мисал, өзек китерми, үз фикерләрен дәлил белән ныгытмый. Анын «Т. Г османов әсәрләрендә кайвакыт психологик реализм авышы» булуын кимчелек итеп күрсәтүе үзе генә дә шактый сәер яңгырый Димәк, ул пролетариат әдәбиятында психологизмның булырга тиешлеген гомумән кире кага Шулай да анарда хакыйкатькә тугры булу сыйфаты үзен сиздерә. «Яна бурычларга дип борылыш ясаганда», ягъни егерменче-утызынчы елларда, әдәбиятта артык уңышлар булмавын әйтә. Монда ул әдәбиятка аңа хас булмаган бурычлар куюны сәбәп игеп алмый, бәлки бу хәлгә идеологик каршылыкларның киртә булуын искәртә9 Шулай да Г Нигъмәтидә эстетик тәфтишләүгә омтылыш өстенлек ала. ул әдәбиятның үзенчәлегенә — сурәтлелегенә килеп чыга. Шуның белән кайбер вульгар социологизм тарафдарларыннан сәнгатьлелек ягына таба китеп баруы белән аерылып тора Бу аның өслүбенә дә йогынты ясый. Ул сабыррак, уйлабрак һәм 6 Яңалиф. 1931, № 1, 36 б ’ Яңалиф. 1931. № I. 36 б ' Шунда ук, 36 б 9 Шунда ук, 34 б. фикерен җиренә җиткеребрәк яза. Бу турыда К Жаманаклы да билгеләп үтә. Ана Ялтада ике Галимжан — Ибраһимов белән Нигьмәтиләрнен сөйләшүләренә шаһит булырга туры килә. Г. Ибраһимов тәнкыйтьче замандашына бодай ди: «Әдәби тәнкыйть әсәрләре дә талантлы каләм белән язылырга тиеш дип саныйм мин. Рус әдәби тәнкыйте тарихында монын матур мисаллары күп. Белинский. Добролюбов хезмәтләрен алып карыйк Алар тирән мәгънәле»1 Г Ибраһимов. шул рәвешле, тәнкыйтьнең публицистика белән сугарылуында өстенлек тә күрә. Дөресен әйткәндә. Г. Нигъмәтинен тәнкыйть хезмәтләре дә шушы таләпләргә туры килә Ләкин шунысы әһәмиятле, ул моны эстетик нигез белән табигый үрә белде. Бу яктан замандаш тәнкыйтьчеләргә үрнәк, буталып калган чакларында билгеле бер сукмакка юнәлтүдә остазлык хезмәтен үтәде Социологизм һәм идеологиячелек — алар икесе дә бер-беренә якын, эчтәлекнең кайсы да булса катламның, фирканең карашларына нигезләш әнен аңлаталар Дөрес, социологизм идеологияләштерүнен үтә шәрәләндереп бирелүе белән аерылып тора. Тәнкыйтьче X. Наум. мәсәлән, боларны аңлатуда буталып кала «Г. Ибраһимовның соңгы ижаты булган «Тирән тамырлармнын идеология ягы пролетариат карашына авыша. Ләкин әсәрнен социологик әһәмияте судебный проблема белән сугарылган. Болар икесе бер нәрсә түгел»10 11 12 13 14. Биредә, гомумән, теоретик яктан буталчыклык, авторның хәтта терминнарны аңламаганлыгы күренә. Сорау туа: «судебный проблема белән сугарылган» пролетариат карашы кимчелекмени? Югыйсә, ачык бит инде, теләсә ничек сугарылсын, әмма пролетариат идеологиясе генә үткәрелсен. X Наум кебек социологизм тарафдарларына шунысы мөһим булырга тиеш иде кебек. Шулай да социологизм белән идеологияне «икесе бер нәрсә түгел» дип әйтеп чыгуы Г Нигъмәтинен каршылыгына очрый. «Бу караш чуалчык һәм дуалистларча караштан башка нәрсә түгел. Димәк. Наумча, әсәрнең ике ягы бар: берсе идеология ягы. икенчесе социологик ягы. һәм болар житмәсә икесе ике нәрсә»’ X. Наумның әдәби әсәргә бәя биргәндәге эшчәнлеген аның менә бу сүзләре аша шактый тулы итеп күз алдына китереп була: «Әдәби әсәрнен иң элек идеологиясен ачып салырга кирәк Моны ачып салу өчен иң элек ул идеяне капла! ан художество пәрдәләрен тәнкыйть пычагы белән рәхимсез «ертып» җибәрергә кирәк»* Әдәби әсәргә мондый рәхимсезлек белән якын килүне хәтта «үтә марксист» тәнкыйтьчеләрнең берсе булган Г Нигъмәти дә өнәп бетермәде Аның җавабында хәтта көлемсерәү чаткылары чагылып үтте. «Күрәсең, чикләвек төшен алу өчен чикләвекне вату кирәк бул! ан кебек, әсәрнен идеологиясен табу өчен дә марксизм «пәкесе» белән әсәрнең ... «кабыгын» ертырга кирәк була. Әйдә. Наум үзе теләсә нишләсен дә иде. ә соң нигә аны. марксизм исеменнән сөйләп, башкаларга да тәкъдим итеп, кешенең башын бутарга?»’ Бу мисал Г Нигъмәтинен әлеге чор тәнкыйтьчеләре арасында сәнгатьнең үзенчәлегең аеруча яхшырак тойган булганлыгын күрсәтә Шул ук вакытта Г Нигъмәти каләмдәшләренең сәясәттән аерылган фикерләре очраганда да битараф калмый Әйтик, шул ук X Наум бер чьи ышында болай ди: «Бетховен музыкасы кебек көчле музыкалыкка ия булган шигырь яки художестволы образлар белән җырлап бармаган шагыйрьнең яки әдирнең нинди «кыйммәте бар?»6 Ягъни X Наум биредә шигырьнең музыкаль булыр! а тиешлеген, әсәрләрнең (тезмәме ул. чәчмәме) художестволы образлар белән җырлап бирелергә тиешлеген хуплый. Ягъни «саф эстетик» планда фикер йөртә, сәясәткә керми Г. Нигъмәтигә бу ошамый, шуңа күрә ул X Наумга кискен бәя бирүдән тотылып кала алмын ’ «Наумовның тәнкыйть карашларының тагын бер ял! ышлыгы сыйнфыйлыктан тыш. тик эрудиция белән генә билгеләнә торган эстетик категорияләр барлыгын тануда булып, бу хәл аны башка сыйныфларның культура, художество мирасларына бәя бирә алмау чылыкка китереп чыгара Биредә Наумов бер омтылышта берничә хата ясый» Бу хаталар Г Нигьмәти карашынча. нәрсәләрдә күренә? Иң әүвәл Бетховенны «сыйныфтан ты u эстетика кыйммәте бирүче итеп алуы»нда Икенчедән, «символистларның «беренче нәүбәттә музыка!» дигән лозунгларын раслый, ә чынлыкта «бу лозунгы төбендә мистицизм яшеренгән», ди. Мондый эстетик карашы өчен X Наумга коллегасы Г Нигъмәтндән әнә шулай кискен тәнкыйть сүзе ишетергә туры килә Каты бәрелүен үзе дә сизгән 10Г Ибраһимов турында истәлекләр 1966. 316 6 ’ Яңалиф, 1931, № 11. 72 б. 11Шунла ух. 72 б. * Октябрь (Уфа). 1931. № 1.3 6 * Яңалиф. 193). № 11.68 б * Шунла ук, 73 б. булса кирәк, ул инде сүзне иптәшләрчә кинәш бирү рәвешендә очлый. «Ә соң, Наум иптәш, без бүген ударникларны әдәбиятка тартыр! а кирәк, әдәбият көчле сәяси караш белән cyiарылсын, дибез, әдәбият партияле булсын, саф зстетизм таләпләре күтәрелү реакцион омтылыш ул. дибез Ә син киләсең дә Бетховен музыкасы кебек көчле музыка «бирмәгән» шагыйрьнең яки әдипнең нинди кыйммәте бар. дисен»15 16. Бу өзектән Г. Нигьмәтинен пролетар әдәбиятка карашын шактый тулы итеп күз алдына китерәбез, бу аның социалистик әдәбиятны ничек аңлавының нигезе булып кабул ителә. Кайчакта Г Нигъмәти сүзе фирка фикере буларак кабул ителү шуннан килә иде. Мәсәлән, шул елларның иң актив тәнкыйтьчеләреннән берсе Ф Мөбар өчен дә иң зур абруй фирка сүзе иде. Татар язучыларының. галимнәренең фикерләрен ул бары тик шул яктылыкта гына бәяли Ул «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты» җыентыгындагы Г Нигъмәти мәкаләсеннән, әйтик, бер өзек китерә дә, аны фирка сүзе дип аңлавын белдерә. «Без, иске буржуа әдәби мирастан баш тарту, аннан файдаланмау кебек юл тотып, комчванлыкка бирелмәскә, шулай ук иске буржуа әдәби мирасы алдында йомшарып китеп ана баш-аягыбыз белән чуму, аны тәнкыйтьсез һәм сайлаусыз кабул итү, ана капитуляциягә бирелүдән дә сакланырга тиешбез» Бу фикерләр дөресме-юкмы, Ф Мөбар үзе дә әлләни уйлап баш ватмый. «Бу тезис та Г. Нигъмәти иптәш карашы гына түгел, партия карашы буенча да шулай»2 , дип раслап кына куя. Ижатта реализмны бердәнбер иҗат ысулы буларак урнаштыру—бу чорның төп юнәлеше Каләм әһелләрен шушы рухта тәрбияләүгә көч аз сарыф ителмәде Мондый йогынты бигрәк тә һ. Такташка күп ясалды, аны символистлыктан реализмга күндерү бурычы куелды, һ Такташның символист булганлыгы — Г Нигъмәти өчен дә хәл ителгән нәрсә. Ул бу турыда икеләнмичә яза: «Такташның «символистлык» дәвере бар иде Иске дини хорафатлардан сюжет алып язылган «Җир уллары» әсәре аның бу дәвере өчен бик характерлы Бу вакыт Такташ иске әдәбиятның нык тәрбиясендә Анарда мистиклык үзенең йогынтысын күрсәтеп тора. Югарыдагы шигырь (сүз 1923 елда язылган «Кояш күктә мәнге йөзәр» шигыре турында бара Ф Г.), бердән, шагыйрьнең, космизмга бирелеп, фәлсәфә сатуын кисәтсә, шуның белән бергә бу фәлсәфә мистикадан да азат булмаганын күрсәтә Чөнки ул бөтен эшне канунга китереп терки. Ә бу канунның нәрсә икәнен күрү өчен Такташның «Җир уллары»на гына күз салырга кирәк. Чөнки анда «канун Җәбраил» аерым символик сурәт итеп алына, «Алла хөкеме» биредә дә үз хөкемен йөртә»’ Күрәбез, Г. Нигъмәтигә, шагыйрь һ. Такташның символист, мистик шагыйрь булуын раслар өчен, аның (һ. Такташның) «бөтен эшне «канунга китереп теркә»ве нигез була икән. Бөтенгаләм күләмендәге тартылу кануннары тәгълиматына таянып язган һ. Такташ өстенә мистиклык (саташучанлык) күләгәсе ябыла. Күк җисемнәре өчен шушы кануннан тыш бернинди дә ирекле хәрәкәт була алмый Була икән, ул теге яки бу җисемнең, җисемнәр төркеменең һәлакәтенә кигерә. Иҗтимагый тормышта гына, субъективлыкка юл куелып, кануннар бозылырга мөмкин. Бу да җәмгыятькә зыян сала, аны шулай ук һәлакәткә китерә Моның шулай икәнлеге күп тапкырлар расланды инде Без боларны язганда, һич кенә дә Г Нигьмәтинен татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлешен киметеп күрсәтүне күздә тотмыйбыз. Әдәбият белемен һәм тәнкыйтен профессионализм дәрәҗәсенә күтәреп, киләчәктә ал арның үсеп китүенә үзе тәрбияләгән шәкертләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә зур йогынты ясаган шәхесебезгә карата күңелләребездә бары тик рәхмәт хисләре генә яши. Социологизмга. фиркалелеккә басым ясау егерменче-утызынчы елларның г омуми тенденциясе иде Алардан Г Нигьмәтинен генә читтә кала алмавы көн кебек ачык. Г Нигъмәти хезмәтләрен инанып язды. Фикерләрен ихлас бәян кылды. Яна чынбарлыкның күпчелеккә бәхет, тигезлек, гармония китерәчәгенә ышану аның эшчәнлегенең дә нигезенә ятты. Чөнки үткәннен каһәрле яклары алар буынының үзәгенә гәмам үгкән иде Кызганычка каршы. Г Нигъмәти һәм аның каләмдәшләре таянган идеология үзенең яшәүчәнлеген раслый алмада Моңа каләм әһелләре гаепле түгел иде. Г Нигьмәтинен эстетик фикер үсешендә үз урыны бар. Алар б)ыны калдырган мирас бүгенге һәм киләчәктәге тикшеренүчеләр өчен гыйбрәтле сәхифәләр булып хезмәт итәр