Логотип Казан Утлары
Роман

ЭЛМӘК

13 _ йлар, уйлар... Канатлы һәм фаҗигале, хыялый һәм артык гадәти була аласыз икән сез. Бүген менә Сәетнең бөтен барлыгын бөтенләй үзгә дөньядан килгән шәхес һәм вакыйгалар шаукымы биләде. Бу хатирәләр, яшәү белән үлем тартышкан яссылыктан, зиһен ишегенә, шакымыйча килеп керделәр. Вильсур Садыйков иде бу тозлы- борычлы уйларның төп каһарманы. Әйе. Мансур Мәүлетовның вакытсыз вафатыннан соң, көндәш фирма белән җитәкчелек аның кулына төште. Бар явызлыкның шуның әмере белән эшләнгәнне Сәет күптәннән белә. Мәгәр бу шәхесне җитди кабул итмичә, чак-чак кына йолдызлар, ай, кояш, саба җиле белән мәңгелеккә саубуллашмады. Азау теше чыккан, буар елан булып чыкты элеккеге комсомол узаманы. Күп этлек кылды Сәеткә, егетләренә. Алтын коелмага кызыгып үзен пычраткан, үч алудан куркып качкан Гөмбәне дә. Шөреп белән бергә төрмәдә утырган Коротышканы да үзенә сакка алган. Үзе белән бутап, Рафаэльны харап итүдә дә, Садыйковның кулы уйнавын сизенә Сәет. Шулай да ул, Вильсур Садыйков белән очрашып, аңлашып, сөйләшеп алырга кирәк, дигән имаңда яши. Максаты: бурычларын түләтү һәм, беларус урманнары сазлыгы кебек, иге-чиге булмаган канкоешны туктату. Ул очрашуны Сәет ифрат оста оештырган иде. Авыру рәхәтләнеп елмаеп куйды исенә төшереп. Елга ярларының, тауларының кояшка караган ягында: «без бар, без исән, без яшибез әле» — дигәндәй, беренче үләннәр, чәчәкләр борын төртеп яткан язгы көннәрнең берсе иде. Җиһан җылылыкка тарган. Явызлыкның ни икәнен дә белмәгән гөрләвекләр, бүрәнә ярыгыннан да кызык тапкан, ир-ат кулы тимәгән яшь кызлар төсле, көлә-көлә үзенә юл-ерганаклар барлый. Табигатьнең менә шундый назлы бер чорында «Эдельвейс» ширкәте башлыгы Вильсур Садыйков Караваево вилаятенең администрациясеннән чакыру ала. «Минем ул район белән алыш-бирешем, югалтыш- табышым юк», дип, бармый калырга да мөмкин иде дә.* рәсми кәгазьне алып килгән, яшь булуына карамастан, аксыл чәчләре коелып бетә язган. Дәвамы Башы журналның 5. 6 саннарында омон киемендәге таза гәүдәле егет, борын аша гына: «Вакытында килергә киңәш итәм»,— дип өстәгәч, ризалашты. Яшьлегендә фирка вә хөкүмәт даирәләренә буйсынып яшәргә өйрәтелгән Садыйковнын баш тартырга көче җитмәде. Каланың кыл читендә урнашкан ике катлы кирпеч йортны көчкә эзләп тапты Бер ягында хәрби комиссариат, икенче өлешендә вилаять администрациясенең бер җаваплы бүлеге оялаган. Вильсур үзе белән алган ике сакчысының берсен иярт мәкче иде дә. чакыру кәгазен алып килгән түгәрәк битле, таза егет туктатты: — Курыкмагыз. сезгә тимәсләр! Чит кешегә керергә ярамый Үзе үк кунакны икенче катка озата менде. Мөдир ишеген ачты: Егор Николаевич, чакырган кешегез - Вильсур Садыйков килеп җитте. ' . Курач буйлы, дыңгычлап тутырылган ат казылыгы мәеле тыгыз гәүдәле, коңгырт чәчле бүлек мөдире, кара, күн кәнәфиеннән күтәрелеп, Вильсурга саф татар телендә мөрәҗәгать ит те Сезнең белән танышуга шатмын Дөресен әйткәндә, мин сезне күреп беләм икән Бер комсомол слетында бергә утырдык. Сез президиумда өстә, мин начинающий комсомоленок аста Сезнең ялкынлы чыгышны дә хәтерлим. Ул вакыгга чәчегез кара иде Мөдирнең бүлмәсе теләсә кайсы министрның кабинетыннан кайтыш булмас. Байлык вә зәвык белән бизәлгән Чем кара, ясалма күн белән тышланган тимер нигезле урындыклар иясенен оясында озак утырырга нияте турында сөйлиләр. — Безнең оешма бирегә күчкәнче, бу бина, ташландык балалар бакчасы иде. Ике ай эчендә менә шундый хәлгә китердек. - дип. мактанып, алмыйча түзмәде бина вә бүлмә хуҗасы. Кыскасы, җәһәннәм читендә урнашкан офисына җылы мөнәсәбәтен, үзенең ремонт эшләренә керткән '«көмешмен озын-озак итеп сөйләргә ярата иде мөдир һәр яңа. игътибарлы колак табылганда - Ни йомыш? Ни өчен чакырдыгыз, минем сезнең районга, бигрәк тә бу бүлеккә мөнәсәбәтем юк кебек0 дип. бүлдерде Садыйков Егор Николаевичны. Хәзер белерсез. Ашыкмагыз. Энта. кечкенә генә киңәшмә уздырып аласы идек Башка чакырылган кешеләр дә күрше бүлмәдә утыра Шул мәлне кабинетның түрдәге бер читеннән, гади күзгә күренми, беленми, дивардан чыга торган ишек ачылды, аннан әүвәл Хәлил Нигъмәгуллинның ярым такыр башы күренде, аның артыннан Сакманов үзе килеп чыкты. Йөзләрендә, буш аракы шешәләрен уңышлы тапшырган малайларныкы мәеле, бәхетле елмаю Вильсур җан дошманнарын таныды Көтелмәгән очрашудан имәнеп китте. Як-ягына каранып алды, әле генә җәелеп сөйләнеп торган бүлек мөдиреннән җилләр искән иде Чыгу ишегенә күз салды Анда йомры башлы, төссез табак битле, аны бирегә алып менган таз егетнең сыны катып калган Үзенең сөмбаш балыгыдай, җәтмәгә килеп капканын аңлады Вильсур. Егетләре дә аста калды Кисәү сабың озын булса, кулың көймәс, дип белмичә әйт мәг өннәрдер элегрәк яшәгәннәр Ник үзе генә күтәрелергә риза булды? Ник килде бирегә? «һәйкәлне» төртеп чыгып китәргә омтылу барып чыкмас Сакманов- ны кул сугышына бик маһир диләр, куып җигәр Вильсур үзе дә күшегеп, төшеп калган кеше түгел иде. Хәле мөшкел күренсә дә. сер бирмәскә, эчке халәтен дошманнарына сиздермәскә тырыша Йөзешә, елмаю рәвешен хәтерләткән шәүлә чыгарып, йон уңаена сыпыра А. иске танышлар, рәхим итегез' Сезне дә. бу хәйрия оешмасына, җыелышка чакырдылармы0 Тик менә Егор Николаевич дигәннәре генә каядыр юкка чыкты, идән астына убылып төшеп китте, дисәң0 «Игелек» җитәкчеләре, нәкъ менә чакырылган җыенга килгән кешеләрдәй. озын кара өстәл артына, тәрәзәле якка барып утырдылар Адымнары төгәл, чүкелеп төшә Вильсур тоташ дивар ягында кала — Плииз,—дип, инглизчә кыланып, Сәет каршыдагы урындыкларга ишарә ясый. Садыйковның утыруын көтеп тормастан, Хәлил фикер алышуны башлап ук җибәрә. — Без сезне усал ният белән чакырмадык. Бурычыгыз бар. Сәет пырдымсыз урынбасарын кул ишарәсе белән туктатты. Атылмаган ук белән әйтелмәгән сүз Сакманов җәясеннән, аның авызыннан төшәргә тиеш. Беркая да ашыкмаган кешедәй, сәгатьләргә сузылган, буш сафсатага корылган элеккеге фирка җыелышларындагы шикелле, сүзне ерактан алдырды. Менә бит нинди көнгә калдык: элек бер җигемдәге кешеләр дошман ягына күчте, баррикаданың каршы ягында торганнар, дуслашып бетте. Хәтерлисезме, Вильсур Мәгъсүмович, без өчәү, тагын Мансур бар иде, Вильнюстан өй җиһазлары, кофе, ликер алып кайтканда, ниндидер әрәмтамаклар эзгә төшеп, алардан көчкә, атышып котылгач салкын аракы эчеп, мәңге ташлашмаска вәгъдәләр бирешкән идек. Онытмадыгызмы? «Андый коточкыч хәлне онытып буламы соң. Әлбәттә, ул вакыйганың һәр детале хәзергедәй күз алдында. Причем монда Вильнюс хәлләре.. Истәлекләр кичәсенә җыелдыкмени?» — Исемдә барысы да! Мансур Мәүлетовичны үтереп, антны сезнең як бозды,—диде Вильсур, кулларын аска төшереп. Тавышы хуҗасының ихтыярына, теләгенә баш бирмичә, сытылып, мескенләнеп чыкты. — Анысы Фердинанд Нигъмәтҗанов өчен бурыч түләү булгандыр,— диде Сәет, үз өстенә берни алмыйча һәм үзенең бу эштә катнашын катгый инкяр итмичә. — Нахакка аккан кан җиргә сеңми, йөрәктә кала. Бу бүлмәгә араларны ачыклап, мәетләрне санап, бавырга үч җыеп утырырга килмәдек без. Сүз киләчәктә ничек яшәү турында барыр дип ышанам. Үзара астыртын сугышны, соңгы кешегәчә^дәвам иттерәбезме, әллә тыныч тормыш юлын сайлыбызмы? ’ — Минем сезгә претензиям юк,—дип лепелдәде Вильсур, ишек төбендәге егетнең тырпайган кесәсенә күз салып. «Монда хәл кылмаслар инде мине. Урыны ул түгел. Ә урамда—охранам көтә». — Мондый коры сүз Шомбайның шул ук җиләнен кире ягы белән әйләндереп кию генә булыр иде. Мин ялган вәгъдәләрдән туйган,— дип, Сәет кулының кабыргасын муенына тидереп алды. Ясалмарак булса да, хәтәр эффектлы чыкты. — Кунакка килмәгәнемне аңладым. Капкын яхшы куелган. Мин әлегә берни аңламыйм? Нәрсә таләп ителә миннән? Җаным кирәкме? Каным да җитәме?- Үзенә физик куркыныч янамаганны аңлаган Вильсур кыюланып китте. — Эш кешеләре арасында, бөтен цивилизованный дөньяда кабул ителгән мөнәсәбәтЛәр буенча, миңа тигән өлешемне кайтаруны таләп итәм. - диде Сәет, беренче сыйныф укытучысы кебек, һәр сүзен иҗекләп диярлек әйтеп. Аксыл-соры пинҗәг.енең эчке кесәсеннән шытырдап торган кәгазь чыгарып, аны өстәлгә, Вильсур каршына ипләп, иркәләп җәеп куйды. Дустына Сөләйман йөзеге бүләк итә диярсең. Документны алгаңда, кулының сатлыкларча калтыранып алуын тойды Вильсур. Бик зур сумма таләп итә мәлгунь анардан - Каян җыелган шундый зур бурыч? — Шикәргә күчергән акчадан процент, коры сөтне бергә озаткан партиядән керем һәм минем үтенеч белән кайтарылып, сез саткан чит ил машиналарыннан табышның биш проценты минеке... Тапшырылган кәгазьдә барысы да аңлатып, шәрехләп язылган. Каян алыйм мин бу чаклы миллионнарны? Акчасыз калу бу дөньяда ин куркыныч нәрсә түгел. Башка, кыйммәтрәк әгъзаларын жинел югалталар адәм балалары.—дигән җавап керде кунакның колагына. «Тозакка катым гәки».— дип уйлап өлгерде Садыйков Булдыра алса, бу мизгелдә ул Сәетне сөяген дә калдырмыйча чәйнәп йотар иде. «Сакманов мин белгәннән күпкә мәкерле, акыллы булып чыкты Биредә пыр тузынып булмас ахырысы. шартларын кабул итәргә туры килер» Борынына әҗәл җиленең әшәке исе килеп бәрелгәндәй булды Хәзергә кистереп әйтә алмыйм. Тикшерәсе, саныйсы бар Мансур шикелле үк. шөлли иде ул Сәет-менттан Юкса, бурычыңны Мәүлетов1ан сора. Мансурны үтерткән өчен мәһәреңне түләү булыр, дип кенә әйтәсе дә. теле әйләнми. Коллык белән куркуны сатып алмыйлар Саналган һәммәсе. Менә бу сумманы «Игелек» ширкәтенә күчерәсе, ә менә бу икесенә гарантия бирәсе.— диде Сакманов, көндәшенең алдына янә ике кәгазь куеп. Берничә көн вакыт бирегез! Ялвару, үтенү төсмере өстенлек итә иде тавышында Шул вакыт кемдер, өстәл астында, каты иттереп аягына басты Тартып алырга омтылуы барып чыкмады. Идәнгә кадаклап куйдылармени аягын Имзагызны ике тапкыр менә бу җиргә куегыз! Башкасын көтәрбез. Беразга . Шуннан башка бу кабинеттан исән-имин чыгу турында хыяллану ахмаклык булыр иде Әнә теге бүлмәгә кереп сөйләшү көненә калмыйк! Миңа кешенеке кирәкми, үземә тиешлесен генә алам Анда барысы да саналган. Әлбәттә, инфляцияне исәпкә алып ' Документлар белән танышкач. Вильсур Садыйков чучка баласыдай чинап җибәрде Бу бит оятсызларча талау. Сораганыгызны күчерсәм, мин бит фирманы ярык тагарак янында калдырам Бер өйрәнгәч, тәмугтагы тормышың да оҗмах тоелыр, дигән Коръәндә. Бер хәзрәт шулай укыган иде вәгазендә. Мин ике арадагы низагъларны тыныч алым белән хәл игү юлын тәкъдим итәм Башка чаралардан икебезгә дә туктарга вакыт, дип саныйм Минем гпиркәг буенча хокуклы хезмәттәшләрем белән киңәш- табыш итәсем бар «Эдельвейс»та кемнең тулы хуҗа икәнлеге безгә мәгълүм, дип. сүз кыстырырга булды Хәлил Астагы боевикларыгызга таянырга уйламагыз. алар бирегә үтеп керә алмаячаклар. Аларны коралсызландырган булырга тиешләр инде безнең егетләр Вилсурның башы әйләнеп, йорәге гөжләп кипе Кәгазьләрне танудан, кул куюдан башка чарасы калмады Ул кәгазьләргә кул тамгасын салган арада. Сәет кесәсеннән кечкенә япон «төшергече» чыгарып, «тантаналы» процессны берничә каг рәсемгә алды. Садыйков имзасыннан, үзенең кулыннан һәм үзеннән баш тарта калса, арбитраж өчен документ әзер иде Мондый ук этлекне көтмәгән кунак «сволочь, мракобес, мин моны гафу итмәм», дип кенә сүгенергә өлгерле Эченнән, әлбәт тә Ир-аг арасына икс әйбер кермәсен диләр, зиһенле кешеләр Хатын- кыз һәм кәгазь Икесе дә авыр нәтиҗәләргә алып кигерергә мөмкин Сакманов әзерләп килгән исәп-хисап кәгазьләренә ку г куюга мәҗбүр ителсә дә. Вильсур аларны үтәү турында уйламый, түләмичә котылу әмәлен таба алуына ышана; иртәгә үк банкка юл тотачак, дусларын эшкә җигәчәк Әмма биредә дә соңга калды Садыйков шомлы, аяныч, күңелендә саркып яткан яралы хәлендә эленке-салынкы, аңгы-миңге йөргән арала, дөресе, шул ук көнне. Сакманов беренче кәгазь буенча акчаны умырып алган булып чыкты Әйе, ул көнне Вильсур Садыйковны бик оста итеп черек гөп башына угырг гылар Гафу ителмәсен дә аңлады Сәет Анысы шут с ним Тик бер нәрсәгә үкенде «Игелек» хуҗасы Үзе белән Хәлилне алып барганына Абзый болай да күп белә, аралары исә, суыткычка куелган сепарат сөте кебек, бозга әйләнә бара. Хәлил шул көнне: «Вильсур Садыйков кем ул, аның турында сөйлә әле», дип сагыз төсле бәйләнде Акылы туарылырга киңәш итмәде, урынбасарына чишелмәде. Сәетнең уе ашыкмыйча гына артка таба агуын дәвам итте. Ул Вильсур Садыйков дигән затны ахыргача аңларга тиеш. Дошманы, көндәше турыда төрле чыганаклардан, аерым алганда, Мансур Мәүлетов сөйләгәннәрдән, шактый нәрсә белә икән. Чын замана баласы иде Мәгъсүм агай улы... Вильсурның яшенле яшьлеге илдә милләтләр, лөга гь-шивәләр бетүгә йөз тотып, «совет халкы» исемле, зинадан туган «грейфрут» оешып, урыс теле уртак аралашу чарасына әверелгән данлыклы вә сөрсемле торгынлык чорына туры килә, һич көтмәгәндә, уйламаганда, химико-техноло- гия институтының бишенче курсында укыганда, Җитомир кызы Лариса Петренкога өйләнеп куя. һәр шимбә, ял көнне тулай торакларда була торган тансыда табыша ике кайнар йөрәк. Тышына олы итеп өч җиделе саны төшерелгән портвейнны әтмәлләгәч. Вильсур курсташы, дусты Сергей Фролов белән беренче катка төшә. Икесе дә чыгарылыш курста, икесе дә комсомол комитетының йөзек кашлары, кыскасы, танышканга тел, аркылы төшкәнгә юл бирмәстәй вакытлары. Түбәнрәк курс талиб-талибәләре аларга өстан-өскә карап, артларыннан көнләшеп, өмсенеп калалар. Аларның килеп җитүен генә көткәндәй, магнитофон яңа көй башлый. Колга буйлы, тутыккан кадак кебек җирән-мүк чәчле Сережа тәрәзә кырында сөйләшеп торган кызларның берсенә ымлап күрсәтә. w — Әнә шул танага игътибар ит әле. Безнең студентка түгел, минемчә. Йөзе айдай түгәрәк, тиресе шома күренә Чакыр әле шуны биергә. Бәлки, язмышындыр... Вильсурга бәхет елмая. Сергейның шаяртуы фәрештәләрнең кешеләр язмышы белән кузлада уйнап утырган вакытына туры килә. Егет тансыга үзенең киләчәген чакыра. Хатын-кыз белән аралашуда шактый тәҗрибәле булса да, аның мондый мул, тыгыз, калку күкрәкле, күгелҗем- шәмәхә төсле, сәйлән сирпеп торган күзле, җигелмәгән колындай урынында басып тора алмаган, дәртле кызны куенында тотканы юк иде әле. Мул иреннәрен ярып чыккан һәр сүзе, «һ» га басым ясавы, үзен иркен, бәйсез тотуы, үбешә, яратыша белүе —барысы бергә вәйран, кол итте егетне. Лариса, үзләрендә техникум тәмамлаганнан соң. Татарстанга, хәрби заводларның берсенә эшкә җибәрелгән икән. Инде өченче ел тулай торакта яшәп, «илнең оборона куәтен арттыруга өлеш кертеп» ятмыш икән. Әлбәттә, инде эссе, кояшлы, мул ризыклы туган ягын бик нык сагына. Тагын бер ел мәҗбүри эшлисе бар икән. Ә сезне бөтенләйгә Татарстанда. Казанда калдыруга ничек карыйсыз,— дип сорап куя тел шомарту җәһәтеннән, гәүдә тарафлары ягыннан хатын-кыз кулына кереп, гаилә корып җибәрер өчен өлгереп җиткән студент. — Миңа татарлар ошый. Эшчән, дуслыкка турылыклы халык. Төс- бит. килеш-килбәтләре белән безнең як кешеләренә тартым. Иң якын дустым Диана—татарка. - Сезгә, Лариса Харитоновна, мин бөтен татарны тәкъдим итә алмыйм. Андый вәкаләтем юк. Сезнең игътибарыгызга Уфа татары — Вильсур Мәгъсүм улы Садыйковны гына тәкъдим итә алам. Егерме дүрт тулганны сизми дә калган, болай да иртә өлгергән көньяк кызының сайланып, кәҗәләнеп торырга хуты юк, тулай торакта суган суы суырып яшәү ысулыннан да туйган. Артыннан иснәнеп йөрүче җилкенчәкләр, арзанлы тәкъдимнәр белән теңкәсенә тигән өйләнгән ирләр күп булса да. загска, язылышырга барырга чакырып торучылары арасында чират күренми. Ризалашты. Җилне истереп, яфракны селкетеп, яшьләр туе ясап җибәрәләр. Туй сәяхәтенә хатынының туган якларына чыгып китәләр. «Ул тарафларда, егетләр, чия агачында алма, грушаныкында кавын үсә. кабак орлыгы карбыз бирә, җиргә таяк тыгып, су сипсәң, минем баш тикле чөгендер калкып чыга».— дип. гаҗәпләнеп сөйли кияү кунактан кайтканнан соң. Лариса әнисенең үз йорты, зур бакчасы булса да, яшьләр анда торып калырга уйламыйлар. Этнең генә туйган төше бар, туган җире юк. диләр. Вильсур атлы якты йолдыз Казанда кабыначак Ул шуңа ышана Киләчәкләрен комсомол, фирка белән бәйләгән яшьләрнең катнаш никахы хуплана, мәртәбә санала, карьера кууны җиңеләйтә торган бер шәй иде ул чорда. Нацмен кавеменнән берәресен Мәскәү карамагындагы оешмага эшкә алганда, биографиясен өйрәнүне шул яссылыктан башлаганнар, диләр Тәк, өйләнгәнме? — Әйе, гаиләле. Хатыны кайсы милләттән? Урыс, украинка, белоруска.. - Хуш! Кайсы якта туып үскән. Воронежданмы. Калугаданмы шунда. Расларга. Алга табан, иптәшне күз уңында тотарга. Яше комсомолдан чыга башлауга, партия аппаратына яисә КГБга күчерәсе булыр. Фирка идеологлары, кадрлар өчен җаваплы әһелләр тәгаен белә: башка милләтнең кызын яисә егетен ятагына салган, түр башына утырткан татар кешесеннән милли пәрвар. үз халкының киләчәге өчен җан атып йөргән көрәшче чыкмаячак Нәселе исә, урыс халкының көчен, куәсен, ким дигәндә, санын арттыру өчен чимал булачак. Аянычлы тарихыбыз шуңа күп үрнәкләр бирә Вильсур Садыйковның комсомол баскычлары буйлап тиз үрмәләвенә Җитомир кызына өйләнүе зарар китермәгәндер, дип уйларга нигез бар. Химико-технология институтының комсомол сәркатибыннан ул район, шәһәр, өлкә оешмаларына күчерелә. Татарстан комсомолының иң җаваплы әһелләренең берсе дәрәҗәсенә үсә. Комсомол эшендәге кешеләр арасында язылмаган, әмма мәҗүси кануннар шикелле, мәҗбүри ү1әлергә тиешле йолалар яши. Шул кастага үтеп кергән адәм баласы матур итеп сөйли, пар т ия әһелләренә яраша белергә, көн саен диярлек була торган эчү мәҗлесләрендә катнашырга (баш гартсаң: «безнең кеше түгел, өлгереп җитмәгән, җасус. стукач» һ.б. шундый эпитетларга лаек буласыңны көт тә тор), мунча керә, исерә белергә тиеш .. Дөнья мәшәкатьләренә баш бирми юрган, җиңелче романтик булу да хуплана. Чит-ят хатын-кыз белән чуалу, тотылмасаң, гөнаһка, уставны бозуга саналмый Комсомол элитасында кабул ителгән шартларны үги алмасаң, аңда кабул ителгән таләпләргә хилафлык кылсаң, халык хуҗалыгына озатылуыңны көт тә тор. Син инде беркайчан да, җиңел тормышка, сандугачлы бакчаларга юл ачкан, үзара гына аралашын яши торган иҗтимагый төркемгә керә алмаячаксың. Хатыныңа турылыклы ир булуың берәүгә дә кызык түгел. Кара ипи кимереп яши бир. Яшьләрнең җитәкчесе кырында исә. һәрдаим яшь, чибәр хатын-кыз булуы лазем. Алар, затлы бияләйләр төсле, алышынып торырга да мөмкин. Вильсур гомуми фәлсәфи-әхлакый кагыйдәдән чыгарма, ала карга булырга теләмәде Башкача, җәмәгать эшендә югары дәрәҗәгә күтәрелеп булмасын ул инде аңлаган иде Хатыны Ларйсаны какмады-сукмады. үзе белгәнчә, яратып яшәде Каланың ур гасында салынган, престиж йорттан, биек түшәмле, олы тәрәзәле, паркег идәнле фатир алдылар Мохтаҗлык дип аталган әкәм- төкәмнең «м» хәрефен дә күрмәде, сизмәде хохол кызы Әүвә.т тормышлары нәкъ ул теләгәнчә, хыялында йөреткәнчә. майлаган арба сыман барды Туган ягында берүзе калган әнисен янына алды Малайлары туды Аңа апостол Андрей исемен бирде, шыпырт кына чиркәүдә чукын дырды. Үз бәхетеннән үзе көнләшеп яшәп ятканда, дустанә йөргән хатыннар сөяленә китереп басты. Авыртырлык итеп. Кызганмыйча. Берсе: иреңне «яшел оек» белән күрдем. Икенчесе: мин дә Вильсурның сөяркәсе бар дип, күптәннән ишеткән идем. Сине кызганып кына әйтмичә йөрдем. Хатын-кыз тоемы белән җефетенең читтә чирттерү, уҗымга чыгу ихтималы барын белсә дә. имеш-мимеш колагына кергәләсә дә, гаиләне сакларга, ә үзен, җаваплы кеше хатыны буларак, горур, тәкәббер тотарга тырышты Үзенә нисбәтән үсә барган салкынлыгын, аерым бүлмәдә йокларга яратуын, эшендә талчыгуы, теләсә-теләмәсә дә. күп эчәргә туры килү белән аңлатты. Вильсурны тәк кенә югалтасы килмәве аңлашылса булыр. «Бәлки, мина гына шулай тоела торгандыр, аның хезмәте шундый инде, артык нәзберек, бәйләнчек булып киттем»,— дип үзен тынычландырырга, чыгырдан чыкмаска булды. Кеше сүзен авыр кабул итте. Без капчыкны тишеп чыкты. Элек таныш булмаган кайнар дулкын, түбәннән, тез астындагы чокырчыклардан күтәрелеп, бугазына ябышты, кара томан кебек, күзләрен каплады. Фәхеш белән тулы дөньяны ташлап, әллә кайларга, болытлар арасына чыгып китәсе килде. Көзгегә карап, үзен кызганды, җәлләде Авызы ярым ай. кашлары — сыерчык канаты, күзләре өлгергән гөлҗимеш иде әле... Бүген иптәш хатыннары иренең сөяркәләрен исемнәре, эшләгән урыннары белән атагач, мин-минлеге, рәнҗүе күтәрелде, ачуы чыкты. Ире белән кичекмәстән аңлашырга булды. Таратсын гайбәт төтенен. Шомлы хәбәр Ларисаның колагына ирешкән дәһшәтле көнне дә ире. гадәтенчә, соң. лыгыр исерек булмаса да. кызмача кайтты. Ханым ишекне үзе ачты Сырлы кара драп пәлтәсен чөйгә элгәннән соң, зур күзләрен иренә юнәлтте. Ник күтәрелеп караганына, ник туганына үкенде шул мизгелдә Аркасыннан салкын дулкын йөгереп узды. Аяк табаннары йомшады. Күзләреңдәге тугрылыксыз караклык бер хәл. Бәгырькәенең яңа тарттырган он кебек бәз күлмәгенең сул якасын, күптән түгел генә хатын-кыз ирене калдырган, куян каныдай куе кызыл иннек буявы бизи иде. Үпкән кешенең аскы-өске иреннәренең эзләренә хәтле сызылып калган. Бу нәрсә? — дип сорады хатын, күрсәткеч бармагы белән җинаять эзенә төртеп күрсәтеп. Тавышы, әле генә елап туктаган баланыкы төсле, өзек-өтек чыкты. Гаиләне таркату, ир белән хатын арасына чөй кагу максаты белән, фахишә ханымнарның, сыңарларының берәр күрекле җирендә, аңлы рәвештә, шундыйрак тамга калдырырга яратулары хакыңда ишеткәне бар Житомир кызының. Бу афәтнең үзләренә килеп җитәсе, иренең шундый сыкылы билге белән өйгә кайтасы, ике ятып бер төшенә дә кермәгән иде. Вильсур үзе дә, мәсьәләнең «шадра»ланып китү ихтпмалын чамалады (этлек кылган дураны сүгеп) һәм. эчендә утырган хәмер пары мөмкинлек биргән микъдарда, йөзенә, кара күзләренә, эчкәрәк тартылып торган иреннәренә, кырау кагыла башлаган чәчләренә чаклы чиксез гаҗәпләнү билгесе чыгарды. — Чыннан да, хатын, нәрсә икән бу? Үзем дә белмим,— дип. үзенең дә шәхси дошманы булып киткән, большевиклар байрагы төсендәге тапны, кечтеки бармагында үстергән озын тырнагы белән җиңел генә алып ташламакчы иде дә, барып чыкмады. «Чикләвек кортлы», буяу- сыйфатлы иде. Комсомол эше кешене шомарта, хәйләгә, алдауга, мәкергә, кыскасы, сыртка әйләнеп төшмәскә өйрәтә. Вильсур бу мәктәпне тулысы белән узган кеше буларак, укучыларын бер җан иясенә дә авыр кагылмаска, рәнҗетмәскә өйрәтеп, вәгазь сөйләп утырганда, чебенне сугып үтергән Лев Толстой мәеле, шап итеп маңгаена китереп суга. Кызганмыйча, үзе дә ышанырлык итеп бәрә. — Бүген Татарстан комсомолының туган көне ич! Тантаналы җыелыштан соң,— кстати, Беренче үзе дә булды,— тансыда катнашырга туры килде. Бер комсомолка биергә чакырды. Соңыннан гына исерек икәнен сизендем Музыка туктауга, теге, рәхмәт әйтеп, биттән үбәргә омтылды, мин бит, үзен беләсең, теләсә кемнән ялатып торырга ахмак түгел, башны читкә алып өлгердем, шуңда яканы сыдырып узган икән, сволочь, анадан туган нәрсә, мәлгунь,— дип, олы җыелыштагы кебек дәртләнеп сайрарга, ялганларга кереште җитәкче иптәш. Сәхнәдә тәмам рольгә керен җигкән артист төсле, онытылып, үз ялганына үзе ышанып, сөйли дә сөйли. Хатынының аны аңламыйча, аңларга теләмичә дә. тораташ булып басып торуын күргәч, юыну бүлмәсенә кереп, бикләнеп, күлмәген салып, якасын юарга керешә. Бу - аның икенче хатасы була Күлмәген тәмам пычратып, кызылсу төскә буяп бетергәч, өстенә соры, ябык якалы свитер киеп залга чыга. Иренең мәгънәсез лыкылдавын кабул итмәгән, барысын да аңлаган ханым, җәнҗал күтәреп, тавыш чыгарып, күршеләрне уятып маташмый Шакгый тыныч 1авыш белән, тәртәләрне як-якка борырга, гыныч кына аерылышырга тәкъдим кертә Комсомол, фирка эшендәге кешенең рәсми хатыны булырга тиеш. Аерылышу, судка йөрү кабул ителмәгән ул даирәләрдә. Киләчәгенә куркыныч янавын сизенгән Вильсур Мәгъсүм улы соңгы адымга бара. Сөякләрен авырттырудан да курыкмыйча, тезләре белән шап итеп идәнгә төшә, кулларын күкрәгенә куя, гафу үтенә. Изгеләрнең изгесе иде ул бу мизгелдә. Хатын үзенекен тәкърарлый. фикерен бирми - Без зыялы кешеләр Тавыш-тетен чыгармыйча, аерылышыйк Эшеңә барып, җалоба биреп йөрмәм Тук тормыш бәрабәренә генә гафу итә алмыйм. Миңа уртак ятактан калган уртак ир кирәк түгел. Вильсур үтеңде, ялынды, хатынын, малаен, әбисен яратуы турында кат-кат сөйләде. «Кылмаган төнаһлары» өчен ярлыкауны сорады, иште уелган борын яфракларыннан рәнҗүле авазлар чыгарды Лариса Харитоновна үзенекендә торды, мондый пычрак, сатлык ир белән яшәргә теләмәвен кабатлады Бөеклек чалымнары бар иде Вильсурда Син дөньят а тар һәм сукырларча карыйсың Зиннәт ле т ормыш болай гына килми. Аның өчен гүлисе була. диде, катгый бер карарга килеп Вильсур. Сүрән яктылык шәһәрне тын караңгылыгыннан азат иткәндә, ир-за г кухняга үтте. Капыл-капыл бер чынаяк чәй эчкән булды, ашыкмыйча гына киенде һәм дүртенче сыйныфта укучы уллары Андрей бүлмәсенә үтте Улым, тор! Безне моннан куып чыт аралар. Улын җилтерәтеп торгызды да. йокысыннан айный алмаган малаеның пижамасы өстенә җылы тунын кидерә башлады Иренең хәрәкәтләрен бер мәлгә дә күз уңыннан төшермәгән, шулай ук төн йокламаган хатын дерт итеп сискәнеп китте. Ул иреннән барысын да көтте: кыйнап ташлавын, әнисенә чыгып китәргә тәкъдим ясавын, фатирны бүлүен, эшенә шалтыра! iыруын һ. б Мондый адымга барыр дип. күз алдына да китермәгән иде Караңгы упкынга убылып төшкәндәй булды. Андрейга барып ябышмакчы иде. юлны комсомол вожагы бүлде Балага якын киләсе булма! Сиңа әниең, миңа малай Киләчәккә чын алмаш әзерлим мин аңардан Йокысы туймаган малай мышык-мышык елый башлады Ки I тек. диде Вильсур. комсомол җыеннарын алын барган корыч һәм үтәлүе мәҗбүри тавыш илә. Без кая барабыз? Машинага. Үзебезгә яңа дворец салганчы. машинада яшәрбез. Малайлар өчен шуннан да зур бәхет юк Ул кулын әтисенең учына салды. Инде Лариса Харитоновна шан итеп, идәнтә егылды. Аның бердәнбер тпатлытын. сөенечен, йөрәк җимешен алып китәләр ич. Ире йөресен. кырылсын, себерелсен, теләсә кайчан кайтып-китеп йөрсен, тик парәсенә генә кагылмасын! Шулай килештеләр дә. Ахыр чиктә Вильсур чын иреккә тарды. Малае урта мәктәптә укыганда да, табиблыкка имтиханнар биргәндә дә, әтисе белән дустанә калырга тырышты. Егеттән—тәмле сүз, әттәдән—акча. — Әтиемне начар кеше, дип раслый алмыйм. Ул һәр яктан килгән, идеал шәхес булмаса да, аны әшәке аталар исемлегенә дә кертеп булмый,— ди торган иде, чынын-көлкесен бер шәкелгә үреп. Андрейның гомере кыска була. Баш миеңдә яман шеш үсеп, җирдә чирек гасыр гына яшәп кала. Ата белән ана арасындагы соңгы җанлы җеп өзелә. Яшьлекнең тиле матурлыгы, каен суы, умырзая чәчәге, кояшлы яңгыр кебек, кыска була, тиз үтә икән шул. «Сизми калдым, белми калдым яшь гомеремнең узганын»,—дип юкка гына моңаймагандыр «агай-эне ак мыек». Җылыга өйрәнгән иркә гөлдәй, салкын табигать басымына Лариса тиз бирешә, иртә картая. Бигрәк тә, иренең сугым сыеры мәеле, уҗымга чыгып йөргәнен белгәч, үзен кулга алып, гаиләсе өчен көрәшәсе урынга, бар нәрсәгә кулын селтәп, җегәрен эшенә, улы белән анасына бирә, тышкы матурлыгы, бизәнү-ясану турында кайгыртмый башлый. Малае гүр иясе булгач, Лариса тәмам бетеренә. Як-якка төшкән, буялган чәчләр, заманында нур сирпеп, уйнап торган, хәзер алмалары кызарган, тормыш әшәкелегеннән сагаеп, төссезләнеп калган күзләр, күптәннән сөрмә тартылмаган, дымлы ямьнәрен югалткан керфекләр, коелуга йөз тоткан тешләр — узып барган хәятның аяусыз шаһитлары Тулыланып, шешенеп киткән бит, яргаланган иреннәр, кечерәеп калган борын, бөгелеш-сыгылыш урыннары тигезләнгән тулы гәүдә, яшьлегендә Ларисаның һәр әгъзасын шашынып яраткан Вильсур Мәгъсүм улын артык әсәрләндермиләр. Шулай да, Ларисаны шыксыз дип раслау хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде. Элеккеге матурлык, чибәрлек эзләрен табып була. Дөньяның үзгә ләззәтләрен татыган комсомол узаманына алар гына аз иде шул инде. Якыннарын чит-ят туфракка тапшырган Лариса Петренко берүзе торып кала. Дөрес, бушаган араларда, Вильсур беренче хатынының хәлен белергә кереп чыккалый. Матди ярдәменнән ташламый. Читтә, яшь хатыннан, иренең баласы үсүе турында да белә. Белеп, ни кыла ала. Терсәкне тешләп булмый. Үзе эзләп тапкан «социалистик бәхете». Сәясәттән ерак, иң гади гаилә бәхете турында гына хыялланып яшәгән хатынны ялгызлык, күңелсез картлык көтә. Юанычы — йөнтәс эте. Шул тормышка бәйләп тора. Исеме дә «Вильсур» ди, дөрес булса. Монысын Сәет раслый да, кире кага да алмый. Шул вакыт аралыгында, заманалар үзгәрде, комсомол белән фирка комнан ишелгән баудай юкка чыкты. Вильсур Садыйков. сизгер вә елгыр кеше буларак, тоталитар режимның, Берлин стенасы төсле үк, җимерелә- сен алданрак сизенеп, яшьләр оешмасының шактый байлыгын уртлап кала. Банктагы акчаларның бер өлешен шәхси кулларга «бурычка» өләшә. Үзгә исәпкә күчерә, бер район комсомол оешмасының бинасын чыгымга яздыра (аның хәзерге ширкәте шунда урнаша), кичләрен гел аяк арасында буталып йөргән тәкъва егетләренең берсен аракы заводына тәэминат бүлеге мөдире, икенчесен автопаркка баш инженер итеп утыртуга ирешә. Хакимият барыбер элеккеге фирка әһелләре кулыңда калу сәбәпле, партия «кирәк» дигәндә, «була ул», «баш өсте» дип, торган елгыр, әрсез, комсомолда теше чыккан егетләргә төшемле кәнәфиләре табыла тора. Вильсур Садыйков турында онытмадылар хуҗалар. Ул олы заводларның берсенә директор урынбасары итеп билгеләнә. Җәмгыять өчен әллә- ни майтара алмаса да, биредә дә киләчәге турында кайгырта фәннәр кандидаты булып ала, кыйммәтле ашханә, өй җиһазларын, плитәләрне. төзелеш материалларын бракка чыгарып, шулай ук бер чорда укыган аркадашы Мансур Мәүлетовка озата тора. Ә тегесе — берничә ресторан, кафе, кибетләр белән җитәкчелек итә. тиздән берничәсен үзенә сатып ала. Заводтан киткәндә. «Эдельвейс» исемле, җаваплылыкның бер өлешен генә үзенә алган оешма төзи. Коммерциясе авырлык белән, шыгырдап бару сәбәпле. Мансур ширкәтенә кушылуны мәгъкуль күрә Азык-төлек Мансур кулында, элемтәләре киң. дус-ишләре биниһая. Яна ширкәткә башлык итеп бертавыштан Мансур Мәүлетовны сайлап куялар Кәефе китмәсен, кикриге шиңмәсен дигәндәй. Вильсурга да. коммерческий директор дигән дәрәҗә бирәләр. Бүре белән куян туенда кемнен хуҗа икәнен чамалый Садыйков Күңеленә нөктәле үпкә, яшертен үч чорнала. Утны-суны бергә кичкән иптәшләре ир уртасы булып килгәндә дә. балалык катыш комсомоллыгыннан арына алмавын күрә торып. Садый- ковка ширкәт язмышын ышанып тапшырырга шикләнәләр. Гамьсез, кайгы-хәсрәтсез. чая комсомол чоры гадәтләре, туганда ук тәнне бизәгән миңән төсле, үзләрен сиздереп тора Вильсур үзен җор телле, төртмәле мәгънәләргә оста кеше дигән ышанычта яши. шул алдавычтан тәм. ямь таба. Эченә хәмер кереп, башына менеп, теленә төшсә, элеккеге комсомол сәркатибына әйләнә дә куя. Бала-чага мәеле, урындыгында уына, ашау байдан, үлем ходайдан чакта (эчеңә вакытында затлы ризыгы кереп торса, елына бер тапкыр Карловы Вары суын эчсән яисә тозлы диңгез дулкынында чайкалсаң, әҗәле дә чигенә), ваемсыз заманда откан. «Тәмәке тартабыз, эчүне ташламыйбыз», -Пычрак эшне ташладык, дегет сата башладык». «Без ипи ашамыйбыз, без эш кешеләре». «Минем 24 сәгать эшлисем килә» кебек йомры җөмләләрне, җае чыкса да. чыкмаса да. кыстырмый калмас. Кулларын чәбәкләп алып, чырк-чырк көлә дә башласа. аңа буйсынган мөридләре. Райкинны тыңлагандай, аңа кушылып, авызларын ерырга тиеш булалар. Вильсурнын кайта-кайта сөйли торган берничә мәзәге бар. Бик кыйммәтле путевка алып, хатынны санаторийга җибәрдем әле. Дөрес, үзен аклады. Кемдер сорарга тиеш була: Сәламәтләнеп, тазарып кайттымы? Юк. бөтенләй кайтмады. Әлбәттә, бүлмәне тутырып көлгән кеше мәзәкче үзе. Шул ук вакытта Садыйковның сүзендә тормавы, вәгъдәсен үтәүне мәҗбүри санамавы, мөмкин булганда да. яхшылык эшләмәве, үзеннән түбәнрәк баскычта торучылар белән санлашмавы якыннары өчен сер түгел иде Артында аны «демогог». дип йөртәләр Безнең мәмләкәттә, иң нык сакланган сер дошманга тизрәк барып ирешкән кебек. Вильсур да үзенең кушаматын белә. Мансур кушкандыр дигән гөманыңда да ялгышмый Шуңа күрә Мәүлетовны күмүне тиешле югарылыкта оештырса да. бу афәтне йөрәгенә уздырмый Ул —тулы хуҗа хәзер! 14 әфкать туташлары. Сәетнең зиһенен талкыган хатирәләр ша-III укымы агышын, бүлгәләп торсалар да. тукта га алмадылар Фикер йомгагы аны һаман-һаман хастаханә ятагына салган фаҗигале хәлләр ярына өстери. Аңда кереп киттеңме Әйе. Хәлил. Ул өч көннән соң гына эшкә чыкты Бүлмәсенең ишеге биктә торуга игътибар итүче кеше булмады кебек Дөньяда үзеннән башкага файда да. дөресен ярганда, капшап тотып карарлык зыян да китерә алмый юрган затлар була. Халык аңдйгйларга бәясен ике сүзгә сыйдырган ни ултара. ни пултара. Хәер, мондый мөһер әлеге адәми затларга үзләре турында югары фикердә калуга һич кенә зарар итми. Сакмановның урынбасары уйлап җиткерелмәгән карарлары, үзе белмәгән эшкә кысылулары белән хуҗасының саруын кайнатса да. соңгысын иске дуслыклары, Бауман урамында, ташландык эт кеби йөргәндә, төн юлының аръягында шәм кабызган, башкода булып, авылда Зөлфиякәй- нең туйларын уздырышып йөргән өчен Нигъмәтуллинга күпне гафу итте, җылы бүлмәдә тотты, хезмәт хакын мул итеп түләде. Аннан килеп, үз өстенә чикләнгән җаваплылыкны алган «Игелек» ширкәте вак-төяк селкетүгә генә бирешә торган кораб түгел иде инде. Ягъни, мәсәләнең эшчәнлегенә, бик теләсә дә, Хәлил Газиз улы артык корткычлык кыла алмаячак имди. Аралары суына баруга Сакманов артык дикъкать бирмәде. Андый ваклыклар өчен вакыты юк иде аның. Өч көн прогул ясагач, чырае катып калган ак чәерне хәтерләткән Хәлил хуҗа бүлмәсенә сагаеп аяк басты, һәр адымын, хәрәкәтен алдан уйлап куйган, теләсә нинди борылышка әзерләнгән булып чыкты. Сәл- перәйгән, юеш кулын хуҗасына суза-суза, белдерү ясады: — Үземне бик начар хис итәм. Тиздән үләрмен ахырысы. — Тагын да начаррак күренәсең, дустым. Нәрсә булды? — диде Сәет, урынбасарына мыскыллы-шаяртулы, төрттерү-кинаяле караш ташлап.- Эшсезлек бик күпләрнең бугазыннан алган чорда, өч көн бикләнеп эчеп яту — морзалар роскошьлыгы түгелме? Ошбу җөмләне Сәет тавышына, йөзенә кырыслык өлгесе чыгарып әйтергә тырышты. Янәсе, ул бик ачулы, Хәлилдән башка эш бармый... Отыры табигый килеп чыкты. — Эшкә чыкмавымның җитди сәбәпләре бар. Отгулларым исәбенә булыр. «Ниткән отгул» дип, күтәрелеп бәрелмәкче иде дә Сәет, үзен тыеп кала алды. Юкка-барга нервы бетереп, вакытны заяга әрәм итеп яши торган чор түгел. Мәгәр Хәлил өендә яткан арада, үзенең җәмгыятьтәге, ширкәттәге урыны, кимәле хакында шактый уйланган булып чыкты, һич көтмәгәндә, араларында шактый норсыз. чырайсыз, тәмләткечсез сөйләшү булып алды. Бәхәскә утны Хәлил төртте. — Сәет Яруллович. мин бик начар йоклыйм. Башка әллә ниткән фикерләр килеп йөдәтә Өч көн чирләп ятуым да шуңа бәйле. Урынбасары белән бәхәсләшеп утыру иртәнге көн тәртибенә кертелмәгән иде. Сакмановның ачуы чыкты. «Оятсыз, гафу үтен дә. шыпырт кына отвали инде». — Йөгерешче аттай күбеккә батып, әнчек эт кебек коерыкны сыртка салып, дөнья куганда, һәр тиенне тырышып-тырмашып алганда гына йокы тәмле була диләр, абзыйкай. Җылы сүз, зарлануына теләктәшлек тапмаган баскак, энәләрен кабартты. — Син мине һаман бездельник дип, саныйсың инде! Үлгәч кадеремне белерсең әле. Фикерем башка нәрсә хакында иде. Кабул итмәү, эчке карышу кебек хисләрен бастырырга, җенне шешәгә куып кертергә тырышып, Сәет сүзне иплерәк юлга чыгарырга тырышты. Ике дусның телләре озынаеп, гомерләре кыскарганда, юмор ярдәмгә килергә мөмкин. — Башкорт кардәшләр әйтмешли, нәмә кайгы-хәсрәтләр башыңны ашый? Нинди борчулар сачләреңне берәмтекләп йолкып бетерде икән'’ Бичәң йылы куенына иңдермиме? Берәр чибәр түти хафага салдымы үзеңне? — дип, сөйләшүгә җиңелрәк төсмер бирергә тырышты. Нигъмәтуллин иптәш әлеге аңлашу-сөйләшүгә, «разборкага» алдан әзерләнеп, фикерләрен төенләбрәк килгән шул Шаян тонны кабул итмәде. Күңелен кантарлы уй бимазалаганы күренеп, сизелеп тора үз-үзен тоту рәвешеннән үк. — Сәет, мин синең юморны яратканыңны беләм. шаярта белүеңне бәялим. Ачуланма! Мин бүген көлдергечемне кабыза алмыйм Минем өчен һич тә аңлашылмый, башым җитми торган бер мәсьәлә бар. Кайсы борылышта мине чаптырып узып киттең икән? Шуны сизми калдым. Гади сорау. Шәп сөаль. Син, үзеңне саклап, җәяү йөрергә ярат асы ң Вакыт галиҗанәбләренә үзең хуҗа. Мин исә. дүрт көпчәк өстендә йөгереп тә, көндәлек эшләремне төгәлләргә өлгерә алмын калам. Хикмәт шундадыр,— диде, башлангыч мәктәп укытучысы кебек, җитди итеп, әле һаман да Хәлилнең тел төбендә нәрсә ятканны аңы шып җитмичә. Сйн би I миннән белемең, элеккеге дәрәҗәң буенча да әлләни өстен тормыйсың. Ничек итеп җитәкчелекне... байлыкны тулысы белән үз кулыңа төшердең?! Сәетнең иреннәренә тонык, кысынкы елмаю чыкты. Ит яхшылык, көт явызлык кебегрәк сүзләрне укуы кыен түгел иде алардан. Шул хәлдә дә, низагны тирәнгә җибәрәсе килмәде. Хезмәт хакыңны күтәрүне соравыңмы бу? Үзе башлаган әшәке исле уенга тартылган Хәлил, кулларын аркылыга куйды. Юк ла! Без фирмабызны бергә, өлешләребезне, ягъни сәмәннәребезне, тигез кертеп башлаган идек. Акрынлап бар байлык синең кулга, бер исемгә күчеп бетте... «Башын җүләргә саламы, әллә чамадан тыш эшсезлектән. уңышсыз мәхәббәттән ычкынып барамы? Артистланып маташмый кебек. Үзен кимсетелгән, рәнҗетелгән, мәхрүм ителгән, алданган дигән ышанычта яши икән бахыр. Адәм баласының рухына шик-шөбһә корты керсә, бу хистән тиз генә котылып булмый. Иң яман чирләрнең берсе ул. Җанны кимерә бирә. Димәк, «һу из һуны» иренмичә төшендерергә, әгәренки. ашГарга геләмәсә, хөкем оешмаларында кабул ителгән йола буенча, иптәшне халык хуҗалыгына озатырга» Урынбасарының фикер сөрешенә, ниһаягь, тулысы белән төшенсә дә, ачыкламыш сорау бирергә булды. «Игелек»нең барча мал-мөлкәтен кыл икегә бүлсәк, яртысын үзеңә алыр идеңме? Хәлил үтә туры сорауга югалып калды Ярлысы ук дип Сәет, асфальтка гөшкән карбыз кебек, шартлап ярылды. Башкача түзә алмады Карале син аны, нинди уйлар, дәүләт борчулары белән интегеп, йокыларсыз калып интегә икән, минем кадерле вә олыклы урынбасарым. Бу мәсьәләгә артык әйләнеп кайтмас өченгә, иренмичә аңлатам, әгәренки моннан соң да. пычрак суда миңгерәүләтелгән балык тотарга уйласаң, безгә, кул бирешмичә генә, аерылышырга гуры килер! Үткән гомеребезнең бер буынын гына исеңә төшерәм: ресторанда тапкан акчабызның, агымдагы тормышны рәтләүдән калганын, мастерскойга тыктык Анда кергкән өлешебез гигез иде. Бу очракта син хаклы. Аны галадылар, җимерделәр. Кстати, ул көнне син, минем агач артыннан районга китәсен белә торып, ни сәбәптәндер, эшкә чыкмагансың, дип. үтеп барышлый гына ташлы киная ыргып ы да. сүзен дәвам итте. Шуннан соң, Хәлил бәй, син офыктан югалып тордың, байтак вакытка, бөлгән, хәерче оешма сиңа кирәк түгел иде. Мин КамАЗлар кулга төшереп, аларнһг сатып, акча туплап.аякка баскач, коры сөт. импорт мебельный. җиңел машиналарның эзенә төшкәч, син пәйда булдың. Әзер бөлешкә Чакырылмаган хәзрәт төсле Шул мәлдә икс арадагы сөйләшүне, кызганычка карпгы. диктофонга язып алмаганмын, әмма эчтәлегең, мәгънәсен төгәл хәтерлим. Склерозга бирешмим әле, аллага шөкер Хәтерлисеңме? Диварга китереп кыстырылган Хәлил, танырга мәҗбүр булды Сәет Яруллович, үз яныңа ал инде мине янәдән Зинһар, дидем Таг ын? Башка чакта, бигрәк гә телефон aura, сәгатьләр буенча сөйләшеп утыруны сукыр тиенгә дә чутламаган Нигъмәтуллин бу юлы эндәшмәү алымын сайлады. Тургеневның чукрак Герасимы диярсең. МалныСәет- тән тәк кенә умырып алып булмасын аңламаслык кеше түгел иде. Шайтан вә хатын коткысына бирелгәне өчен үзен әрләү дәрәҗәсенә җитте. Нөкәтле үпкәсе калса да.. — Оныткан булсаң, хәтереңне яңартам. «Сәет дус, минем ике кыз үстерәсем, иренә үлем элмәге ташлаган юньсез хатынны туйдырасым, киендерәсем» бар, дидең. Күңеленә, бәлки, «хатынының аңа әләк белән килгәнен әйтергәдер. Нәрсә мин җәлләп торам», — кебек туң фикер килде. Андый түбәнлеккә төшмәскә булды. — Туарылып эшләргә яратмаганыңны белгәнгә, сине кочакка алырга ашыкмадым. Соңрак үкендем, син янача фикерләүгә җайлаша алмадың. Үзеңне кирәкле кишер яфрагына санап йөрүдән ары китә алмадың. Әхмәдиша картның күршесе — хохол карчыгы янына «дипломатик миссия» белән барып та, адәм хурына калдырдың. «Мансур Мәүлетовны табып, по душам сөйләшеп кайт, ул сиңа якынрак, безнең өлешне бирсен»,— дип. күпме үтендем. Юк, үстерелмәгән мыегыңны да селкетмәдең. Ресторан бусагасын саклаган чорда сез якын әшнәләр идегез. Бәлки, фаҗига булмый калыр иде. Ничек җавап бирдең миңа: «Аңа ялынып йөрисем калган, тамагына кылыч булып кадалсын, тыгылсын хәрам малга». — Мансурны үтерүне миңа сыламакчы буласыңмы әллә? Менә монысы не выйдет. — Җилне котыртма! Аның үлеме өчен мин зур бәя түләдем: Зөлфиямне югалттым. Хәзер тырнак астыннан кер эзләп утырудан берәү дә отмаячак. Бу сүзгә янәдән әйләнәп кайтмас өчен искәртйм: «Игелек» мөлкәтенә өмсснеп, үзеңне котыртып, хаталанасың. Хәзер мин сине утырган кәнәфиеңнән азат итсәм, бернинди эш таба алмасыңны чамалыйсыңмы9 Шунлык кына башың бардыр ич9 Вышибала булып эшли алмыйсың. Аракы мәсьәләсе илдә уңай хәл ителеп, рестораннар шәхси кулларга күчеп беткәч, безнең яшьлек һөнәребезгә ихтыяҗ бетте. Премьер-министр оклады белән җылы бүлмәдә тоткан өчен, һәр көнне минем исәнлеккә, биш тапкыр намаз укып, мыштым гына яшисе урынга, кеше малын, дөресе, фирма байлыгын бүлеп ятасың икән. Ә сине. Хәлил бәй, өч көн сәбәпсез эштә булмаган өчен, статья чәпәп куып чыгарып була. Юристка задание бирсәм, хәзер оештырыр! Гафу итү минем гадәтемдә булмаса да, синең өчен соңгы искәрмә ясыйм. Учти! Мондый ук кискен вә дәлилле аңлату көтмәгән Нигьмәтуллин чын- чынлап югалып, шөлләп калды. «Әгәр эштән куып чыгарса, хәзер совет заманындагы кебек, яклау эзләп, парткомга, профсоюзга йөгерә алмыйсың. Соңгы сүз — аныкы». Кызган баштан күңелен бушаткан Сәеткә дә җайсыз булып китте. Дегеткә бал кушып җибәрергә булды. — Хәтта баш бухгалтерымны да кызганмадым синең өчен. Хуҗасының әхлакый чәпчүен тыңлаганда, йөзенә ваемсыз искитмәүлек иңдерергә тырышып утырган Хәлил, дерт итеп калтыранып, сискәнеп алды «Димәк, аның ким-хур булуы, оятка калуы турында кайтып сөйләгән теге симез сөйрәлчек. Дрянь хатын булып чыкты». — Үзеңә булсын ул итәк кигән иблисең. Нишләп әле кыйблаңны бөтенләй икенче якка борып куйдың? Фираяне күрүгә селәгәең ага торгание. Саф мәхәббәтне саклый белергә дә кирәк дип, укыган идем. — Үзеңә булсын ул итәк кигән дәдҗалың,—дип кабатлаудан уза алмады кешелеге пычракка салып тапталган Хәлил Газиз улы. Давлением күтәрелде. Зинһар, Сәет, илле грамм коньяк салып бирче. Урынбасарына катырак кагылганы, хисапчыга җылы мөнәсәбәтен көлкеле маҗарага әйләндергәне өчен борчылган Сәет, бик теләп коньяк 30 агызып бирде Шоколадын да ачып куйды. Олыгайган саен таныш-белеш арта, дуслар кими бара икән шул. Нишләмәк кирәк. Дусты Хәлилнең янә бер гадәтен кабул итми Сакманов Күзгә төтен җибәрергә ярата. Кем алдалый — шул урлый, дип тә әйтә бит халык Ялганласаң, очын яшереп, үзен ышанырлык итеп алдаш инде Хәлилнең машинасын «Игелек» башлыгы Мусин урамында куып җитте. Үз шөгыльләре белән йөргәне күренеп-сизелеп тора. Нигьмәгул- лин, бик ялварып сорап, машинасына телефон куйдырткан иде Хәлил бәй, нихәлләр? Мин әле бу. Ни эшләр бетереп, кайларда йөрисең? Северный поселоктагы базада мин. эш күп монда... йип, авызыннан песнәк очырды да, шул ук урамдагы кибет янына килеп туктады. Вакыйганы күңеленә киртләп куйса да. Сәет урынбасарын оялтып, әрләп тормалы Бөкрене турайтырга соң иде инде «Игелек» ширкәте, тулаем алганда, бертөсле уйлый, бер төрлерәк яши торган кешеләрдән җыелган иде. Сәет үзенә якын рухлы, эшчән, булдыклы шәхесләрне җыярга тырышты Башкаларга юл бирмәде. Хәлил искәрмә, үзенә бер коммунистик утрау булып кала бирде Берничә көн сөйләшүне күңеленнән кичереп йөрсә дә, Хәлил шоктан бик тиз арынды Атна ахырында, араларында бернинди аңлашу булмагандай, шефының кабинетына килеп керде Тырышып кырынган, юынган, спай итеп киенгән Ир хатынын үзенә йөз сиксән градуска бора алган кеше белән шаярма. Ул гадәти була алмый. Малайлар язгы тамчы бозын капкан төсле, күзлегенең сөякле башын авызына алып, алдан уйлап килгән фикерен җәеп сала башлый. Чабаксардан түләнгән әйберләр килми, дип сөрән сала хуҗасы колагына, ифрат борчулы кыяфәт илә Тыңлаучыны ышандыру нияте белән, гел күзлек киюдән чепиләнеп калган соры күзләренә дә кайгы- хәсрәт төсмере сирпи. Сакманов исә, бөтен җитдилеген китереп, сораган була Без аннан чуаш кызларына заказ биргән идекме әле? Татар хатыннарыннан тәмам гарык булдыңмы, җизнәкәй? Сиңа көлергә булсын Күптәннән бензин бирмиләр Алынмаган мебель күп. Үзебезгә бармыйча ярамас Үзенә кирәккәндә, Хәлил дуңгызга да. «исәнме, кодагый» дип. эндәшүдән оялып тормый, мунчаладай аякка урала, өлгергән кырмавыктай балакка ябыша белә. Бер җилләнеп кайтыйк инде, Сәет ахири Кеше арасына чыкканыбыз юкка биш былтыр Казанда рәтле кеше калмадымы? Аны Чабаксарга барып күрү көненә төштекме9 Кеше кулы белән утлы күмер көрәргә ярата иде Сакмановның урынбасары. Минем туган авылым Чабаксардан кырык чакрымда гына. Әни карчык янына сугылырбыз Рәхәтләнеп бер авыл мунчасында чабынып, коенып, катык ашап кайтырбыз Сөрсеп беттек, дип. үҗәтләнеп, каймактан май чыкканчы, каткат үзенекен туглады Зөлфиясез калганнан соң, жан тынычлыгын югалткан Сәетнең, биләмче булып, бер әйләнеп кайтасы килә иде анысы Шаяртырга, үртәшергә тырышса да. кәефе урман агачы төбендәге бозлавык кебек, тынчу, сал- кынча иде. Әллә нидән, келт итеп, әтисенең: «Бер уйлаем Бохар китәргә. Бер уйлаем донья көтәргә», дигән иске җыры хәтеренә төште Көне буенча шул сүзләрне кабатлап, көен шыңшып йөрде Чабаксар күрмәгән шәһәре түгел Аласы малларын да кызыгырлыктан дип булмый Үзе үстергәнне ашап, үзе ясаганны кабып яшәргә өйрәнгән чуаш кардәшләр, базар мөнәсәбәтләренең нахак, елгыр хәйлә, алдавыч икәнен аңлап, үзләренчә, табигать өйрәткәнчә, дөнья көтәләр Көйләренә килмәсә, арт белән гәртәгә тибеп алырга да күп сорамыйлар Әнисен, бәгырен өзеп бирерлек булып яратса да, үзенең генә олы юлга чыгасы килми Хәлилнең. Туган төбәгенә генеральный һәм кимендә ике машина белән кайтып төшү турында хыяллана. Авылдашлары баксыннар. күрсеннәр аның кем икәнен. Ахыр чиктә Сакманов Хәлилнең артыннан мөркелдәп сөйләнеп, үгетләп йөрүенә биреште, сәфәргә чыгарга ризалык бирде. Шуны гына көткән Нигьмәтуллин, җанланып, яшәреп китте. Сөенечле хәбәрне, үзе белгән барча элемтә чаралары аша, дус-иш, таныш-белеш колагына элде. Чабаксарга. райүзәккә, авылына шалтыратты. Сатып аласы әйберләр исемлеген йөртүчесенә тоттырып, базарга йөгертте. Мәйсәрә ханым исә, Хәлил мөкиббән киткән, корсакның түренә төшеп ята торган симез иттән өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешерү шөгыленә кереште. «Игелек» конторасында ләчтит сатып утыручы хатын-кызга да әзерләнү эшләре табылды. Кыскасы, ундүртенче августта, сәгать бердә «Игелек» җитәкчелегенең Казаннан Чабаксар ягына чыгып китү хәбәре, кызыксынган кешеләрнең һәммәсенә мәгълүм иде. Сер саклап, тел яшереп торуны кирәк тапмады элеккеге милиционер. Кыскасы, бәйрәм эскортын әзерләнеп каршы алырга мөмкинлек вә вакыт җитәрлек бирелде. Тирәнтен тикшереп караганда, Хәлил башларына бәла-казаны үзе чакырган булып чыкты. Ширкәттә башка эшкә, тәэминат бүлегенә күчерелгән Замир урынына, вакытлыча, пенсия яшендәге, тәҗрибәле шофер Анатолий Павловичны алып торган иде Сакманов. Ул «Волга»ны. ары-бире генә караштырып, ерак юлга чын-чынлап әзерләмәгән булып чыкты. Сакчылары утырган өр яңа, тугызлы «Жигули» аларны озата барырга тиеш иде. Сәет иртүк кабинетына килеп, кәгазьләр караштырды, бухгалтерия эшләренә кул куйды. Күңеле тартмый иде юлга чыгарга. Олы бер йомышы онытылып калгандай тоела. Шуның өстенә. тагын бер начар билге, ырым килеп өстәлде. Юлга хәстәрләнеп беттек, чыгып утырабыз гына дигәндә. МисхәтМишаның тормыш иптәше Әлфия ханым күңелсез хәбәр, тамгалы галәмәт алып килде. Минем алачыкка фәрештә килеп кердеме дисәм, әллә Әлфия инде?— дип. гадәтенчә теленә салышты Сәет, кунакбикәне җиңелчә генә ике җилкәсеннән кочып. Күз төпләренә төшкән кара шәүләләргә, чыраеның төссезләнеп китүенә игътибар биреп өлгерде бүлмә хуҗасы. — Нинди җилләр ташлады? Мисхәт бер атнага сорап киткән иде. Унынчы көн узды, күренми. Авылында ял итеп ятамы? — Юк шул, Сәет Яруллович, ул башка җирдә ята. Нәрсә булды? Берәрсенә йортка керергә өлгердеме әллә?—дип, шаяртуында булды Сәет. — Йортка кергәннәр тиз әйләнеп кайта. Ә менә төрмәдән кайтулары... Бүлмәдә сагаюлы тынлык урнашты. Әлфиянең күңел буасы ерылды. Күзләреннән, сабый балаларныкы төсле, үтә күренмәле яшь тамчылары шартлап бәреп чыкты. — Мисхәт төрмәдә! Оренбург шәһәрендә. — Ничек төрмәдә? Юкны сөйләмә! Икесе дә җайсыз басып торалар икән. Сәет, исенә килеп, кулы белән дивар буендагы түгәрәк утыргычлы урындыкларның берсенә ишарә ясады. Үзе дә кәнәфиенә барып бөялде. — Тукта әле, Әлфия, яхшылап аңлатып бир.— дип бүлдерде хуҗа, Зөлфиясенең якын дустын — Үзем дә рәтләп белмим. Аның олы апасы гаиләсе белән Ургенч янында яши. Шул: «Срочно килеп алып кит. монда тормыш калмады».— дип. кат-кат хат язган, телеграмма биргән, кайтып та киткән бугай. Үзем күрмәдем. Мисхәтне беләсез инде, туган җанлы кеше. КамАЗ машинасы белән, алып кайтырга ниятләп, шунда киткән иде... Әлфия, нарасый күз яшьләрен тыюны, хәтта сөртеп алуны да кирәк тапмыйча, үкси-үкси сүзен очлап китте: Мисхәт бер атнадан артык Оренбург төрмәсендә интегә икән — Кем хәбәр итте9 Каян белден9 Сәетнең бөтен тәне буйлап ипсез, җыбылҗык дулкын узды. Төрмәнең кабатланмас сасы исе тешләренә сылангандай булды, тәне чымырдап китте. «Нинди хата җибәрде икән егет. Акылга, төпкә утырып, чын- чынлап кул астына кереп, ышанычлы түмгәкләрнең берсе булып үсеп килә иде». _ — Үзем дә югалткан идем. Исәп буенча, әйләнеп кайтырга тиеш иде. Кичә менә хат кисәге килеп төште,—дип, ханым кечкенә коңгырт сумкасыннан бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге алып. Сакмановка сузды. Анда нибары берничә җөмлә төшерелгән иде. — Укырга ярыймы? — Әлбәттә. Үзе нәкъ сезне исендә тоткан «Әлфия! Мине Оренбург шәһәрендә милиция кулга алды. ГАИ такталар белән тотты. Каршы әйттем, җавап бирдем Мине «За попытку дать взятку работнику правоохранительных органов» дигән статья белән гаепләмәкче булалар. Эшне Степной районы прокуратурасына биргәннәр. Прокурор буяк татары, ну бик явыз адәм, диләр Бар акчаларымны а 1ды шр. СИЗО да утырам. Сәет Ярулловичка хәбәр ит. үтенеп сора. Мине ул коткарса гына. Үзең килеп китә алмассыңмы? Акча, кипкән колбаса, бигрәк тә сарыи- сак җибәр, бу якларга берәрсе килсә. Мисхәт». Сәеткә барысы да аңлашылды. ГАИ әһелләренең чит-ят машиналарга, ач кандала мәеле ябышулары, аерым бер үҗәтлек белән тикшерүләре сер түгел. Аларга каныгуы җиңел Арка терәкләре, яклаучылары юк. Күбесе төшемле халык. Ерак юлга буш кул белән чыкмыйсың Тикшерүченең кесәсенә нәрсәдер сыланып калырга мөмкин Мисхәт. яшьлеге белән әтәчләнеп, каршы әйткәндер, кулына йә теленә ирек биргәндер Ә тегеләргә шул гына кирәк. Маддәнең бик әшәкесен, баш чыкмаслыгын сыларга җыеналар Уйларыннан арынып, нәтиҗәсен әйтте Оренбургка барырга кирәк, һәр көне кадерле. Төрмә ул сазлык төсле, үзенә суыра тора. Мин берничә көнгә Чуашстанга чыгын керәм дә. кайткач, шунда юл тотармын Хәзер кемнәргәдер сораган әйберләрен алып барырга кирәк булыр Әлфия жылау-шыншудан шып туктады Үзегез бара алмассызмы, дип килгәнием Башка кешедән файда булмасын күңелем сизенә. Аңлыйм мин сине, Әлфия Кайгыңны уртаклашам Мин бухты- барахты гына чыгын китә алмыйм. Әзерләнергә, таныш-бе.тешне барларга кирәк. «Бүген, өйләдән соң, Хәлил абзаң илә. кычытмаган җирне кашытырга чыгын китәбез»,— дип әйтә алмый ич инде хәсрәтле хат ынга Берәр туган-тумачаң белән үзеңә барып кайтырга кирәк. Әлфия Пока Минем беркемем юк бит, Сәет Яруллович! Мин ятим бала Сакманов аның япанда ялгыз үскән агач икәнен белә иде Онытып җибәргән. Мисхәтнең туганнары бар. Аларга әйтергәме икән? Тавышы, исе чыгар, файдасы тимәс Үз бәхетен үз кулы белән табарга өйрәнгән ятимә баланың акылына тагын бер сокланды Сәет Бер дә җибәрәсем килмәгән иде машина белән. Тыңламады, дип өстәде Әлфия — Мин Замир белән Гришага әйтермен. Машина белән, бергә барып кайтырсыз. Сәет ханымның тозлы су белән юганнан соң, чистарып киткән, керсез, акыллы соргылт күзләреннән: «Ну,без бардык ди, ни файда бездән, якын итсәң, абзыкай, үзең алын инде» мәеле төрттерүле фикерне укыды. Оят булып китте. —Әйткәнемчә, бүген командировкага китәм. Өч көнгә. Шуннан кайткач, займусь. Сез разведкага барып кайтыгыз әле. Шул көнне үк Әлфия Замир, Гриша белән «Нива» машинасында, төрки халыкларны бүлгәләп кую өчен махсус салынган дала кальгасына чыгып киттеләр. Аларның Мисхәтне күрә алмыйча, бары тик төенчек тапшыруга ирешеп, буш кул белән кайтуларын Сакманов берничә айдан соң гына беләчәк. Кемнәрдер өйләнгән, аерылган, йөрәк тотуыннан вакытсыз вафат булган яисә, яшьлек дуамаллыгы белән, башын зинданга тыкканга карап кына тормыш тукталып тормый. Бер генә мизгелгә дә. 15 __ ильсур Садыйков үзен «рәсми» бүлмәдә шул тиклем мыскыл итүне, В бигрәк тә дошманының банктан шактый акчаны суырып алуын, әлбәттә инде, гафу итә алмады. Тәрҗемәи хәленең шәптән түгел икәнлеген үзе генә белә. Әйтерсең лә, кара элмәк каткан бармакларын муенына төшерергә әзер тора. Сакманов белән очрашуның нәкъ өченче көнендә, шәһәргә караңгылык патшасы пәрдәсе төшкәч, ул мәзһәптәшләрен җыеп алды. «Эдельвейс» башлыгының күзләрендә адаштыргыч җәяүле буран, чырае сытык, күңелсез, кечкенә мыегы явыз тырпайган. —Җыелышны кереш сүзсез — бисмилласыз башлыйм. Заманасы шундый... Мин чын демократ буларак, сезгә ышанып, дилбегәне бушаттым, ирек куйдым. Бик зур хата эшләгәнмен. Ышанычымны акламадыгыз, ак кәгазь кебек чиста күңелемә тап төшердегез,— дип сүзен каршысында тезелешеп утырган башкисәрләрен, тән сакчыларын, куштаннарын әрләүдән башлады. Мәгънәле тукталыш ясап, күз карашы белән барчасын сынап чыккач, рәнҗүле, үпкәчел чыгышын дәвам иттерде. Нык бәдәнле, бүлтәеп торган мускуллы, кыска муенлы, буш күзле, кечкенә башлы егетләр берни аңламыйлар, җыелышның мәгънәсен абайламыйлар. Паханнарын Сакмановның черек төп башына утыртуыннан әле берәү дә хәбәрдар түгел. Аның бу ялгышы, хатасы соңрак мәгълүм булачак. —Сез кемнәр?.. Тиешле көйне уйнар өчен кирәкле уен кораллары. Флейталар, барабаннар, скрипкалар... Әмма сез мин кушкан көйне генә башкарырга тиешсез... Фирма сезгә мул итеп түли . Шуның өчен аңа акыллы, зирәк ау эте, мылтык эчендәге пуля кебек, турылыклы хезмәт итәргә тиешсез. Шунда гына без Сакманов — Ваһаповларның бүре өерен җиңә алырбыз. Дөресме? Кабан дуңгызлары кебек, янтауга-янтау терәп утырган таза егетләр, җавапның нинди булырга тиеш икәнен чамалыйлар. «Дөрес», бик дөрес»,— дигән бердәм җавап алына сорауга. —Артык тыныч, беспечно яши башладык,— ди-ди, сүзен ялгап алып китте хуҗа.— Ир-ат рәхәт, мул тормышка өйрәнсә, сугышчы булудан туктый. Ул оорын-борыннан, җир, су, алтын, хатын-кыз өчен яу тоткан, орышкан, сугыш кырында ятып калган йәисә рәхәттә йөзгән Без үз вазифаларыбызны үтәми башладык. Игътибар иттегезме икән, соңгы вакытта инициатива безнең кулдан китте Без гел соңга калабыз. Чөнки сүлпән, мыштыр, акрын кыймылдыйбыз, үсешебездә катып калдык, безнең көрәш алымнарына яңалык җитешми. Без кизәнәбез— алар суга. Без яныйбыз — алар куыра. Чын күннән тегелгән футбол тубы кебек, түгәрәк такыр башлы юнь- сезнең Вильсурны бүлдерүгә кыюлыгы җитте Максимович, сез ментларны күздә тотасызмы? Сорау бирүче тотнаксыз бәндә ягына борылып та карамыйча, нотыкчы, бер бал кашыгы абхаз аджикасы капкан кешедәй, чыраен бозлы, азау тешен суырып алды, һавада сул кулын уйнатып төшерде Олы алтын балдактан төшкән нурсыз яктылык сөальченең йөзен сыдырып, тырнап узгандай булды - Тозсыз сорауларга соңыннан вакыт бирелер. Сүз Сакманов бандасы турында бара. Алдан Мансур Мәүлетовичны юк иттеләр Андрей Северцев белән ничә сыналган, турылыклы хезмәттәшебез янып үлде. «Хезмәттәшебез» сүзенә басым төшерде. Өйгә ут төртүчеләрнең шул җинаягьчеләр шайкасы булуында бер мыскал шигем дә юк Исбат итә алмадык. Эзләүче булмады Расих Идрисовны - Боланны югалттык Аның мәете дә табылмады Коега төшкән балта кебек юкка чыкгы. «Умырзая» ресторанында булган вакыйганы искә төшерегез. Аның иясе Ленар Динмухаметовны көпә-көндез пистолеттан атып үтерделәр Көнбатыш пәм мөселман илләрендә президентларны һәм шейхларны гына шулай дөмектерәләр «Ленар кебек кысмыр, сукыр бер тиененә табынган карун өчен мондый чагыштыру әрәм инде Эффект өчен кирәк. «Без иписез дә яши алабыз, безгә эш оир». дигән шук уен. зиһене аша үткәреп, тавышын акрынайта төшеп, хәтта пышылдауга күчеп, дәвам иттерде — Динмухамегов эшен әүвәл безнең дустыбыз. «түбә»без Алексей Трофимов алып барды. Ул җинаятьчеләрнең эзләренә төшкән, кара елан Сакманов Ваһаповларның коерыгына баскан иде. Үзенең һәм дусларының фаш ителүеннән коты чыккан Гаяров эшне алып баруны үз кулына алды Аның Йошкар-Олага чыгып, бу үтерүнең шаһиты булган хатыннар белән очрашып, кайсын майлап, кайсын куркытып кайтуы мәгълүм. Тегеләр аллан биргән таныклык-күрсәтмәләреннән дә баш тартканнар. Эшне ипләп кенә ябып ятмышлар. Янәсе. Ленар Динмухамстов төркемнәр арасындагы гадәти сфера бүлешү корбаны Бетте-китте. Такыр баш янә калыкты Трофимов тавыш күтәрсен' Министрга керсен. -- Синең шикелле шыр тилемени ул? Аның башы ике түгел. Әле генә майор дәрәҗәсен алды. Гаяров аның турыдан-туры начальнигы Озын сүзнең кыскасы, мыегыгыз тычкан исен сизми башлады. Безнекеләрне сукыр куяннар урынына кыралар, ә сездән рәтле-башлы тәкъдим юк Байбаклар кебек йоклыйсыз. — Сакмановны «алырга» кирәк! дип. «уңышлы» тәкъдим белән чыкты киптерелгән мүк иренле куштаны. Ашыкканльпын аңлады бугай, гавышы киселеп чыкты. Җирнең кояш тирәсендә әйләнүе, бәрәңгенең безнең якта елына бер генә тапкыр өлгерүе. көз артыннан кыш килүе кебек үк. исбатлауны галәп итмәгән аксиома иде бу. Телеграф чыбыгындагы чыпчыклар гөсле рәт булып утырулары да шуның өчен ич Ничек, ни рәвешле, кайчан кебек сораулар күши иде уйларга өйрәнмәгән миләрен. Шефның шул мәсьәләне кабыргасы белән куюы да табигый яңгырады — Риза. Бу изге эшкә кем алына? Нормаль йөрәклеләр бармы әле арабызда? Табигый ки. берәү дә. хәтта «алырга» дип тәкъдим иткән иптәш тә. бу «дымлы» эшне үз җилкәсенә салуны сорап, кул күтәрергә ашыкмады Кеше үтерү премия яисә гонорар алу түгел шул. Сакмановы да гади пуля алмый, пычак шуып төшә торган эт җан бит әле аның Кулына эләксәң Барысы да. өстәлнең аргы башында берүзе утырган Вильсур ягына борылырга куркып, каенатасына күтәрелеп карарга оялган тәүфыйклы киленнәр мәеле, күзләрен идәнгә, туфли йә адидас аяк киеменә төшерделәр. Бүлмәдә каберстан тынлыгы урнашты Ачяцак кушаматлы, экспедитор штатыңда утыручы Николай Федорович алда торган бурычның мөкатдәслеген аңламаган булып чыкты Иске гадәте буенча, сызгырып куйды «Изге дип инде, ментовкага эләксәң, әүлиялегеңне тиз чыгарырлар. Сакманов фликлары да туган анаңның исемен оныттырырлар- Миеңнең буразналары тигезләнер»,—дип, карышты. Николай Федорович яшь буенча арада иң өлкәне Хөкүмәт сәүдә оешмасыннан килгән, тәҗрибәле кеше, таныш-белешләре күп. Малайшалай алдында юк-бар сөйләп утырганы өчен, ачуы күңел күленнән ташып чыгарлык булып кайнаса да, Вильсур түзде, маңгаендагы кечтеки яра эзен (малай чакта егылу галәмәте) капшау белән канәгатьләнде. Аңа кызарга ярамый, иртәрәк әле. Николай Федорович, син мәсьәләгә тар киләсең. Причем монда ату, үтерү. Үч алуның алымнары, тормышның үзе кебек, бай һәм төрле- төрле. Без, коммунистлар. Ленин-Сталин бабаларыбыз сызган юлдан барабыз, алар ахырына җиткерә алмаган изге эшне дәвам иттерәбез,— диде Вильсур. хөкемдар кыяфәткә кереп. Коммунизмны төзеп бетерү дә безгә тапшырыламы әллә?—дип белешүне кирәк тапты мүк иренлесе. Төрттерүне, бәгыренә үткәрмичә генә, пахан сүзен дәвам иттерде. — Абзагыз әйтте диярсез, коммунистлар барыбер хакимияткә киләчәк. Минем исемнең тамырына игътибар итик. Виль Владимир Ильич Ленин. «Суры» нәрсәне аңлата инде? - дип сорады, фәнгә мөкиббән киткән бер ыштыры. Мондый ук сорауга «Эдельвейс» ширкәте башлыгы әзер түгел иде. «Белмим» дип тә әйтә алмый, хәчтерүшләре алдында абруе төшә. — Анысы чит ил сүзе, иркәләү, назлау булыр, дип уйлыйм. Анысын әнкәй өстәгән. Читкәрәк киттек. Коммунистлар, шәхси милеккә каршы килешмәүчән сугыш ачып, шул юлда җаннарын фида кылганнар. Без дә, искелек хорафатлары белән, үзебез белгән алымнар ярдәмендә көрәшергә тиешбез. Садыйковның тел төбен, логикасын аңлавы кыен. Әле генә Сакмановны юлдан алып ташлау турында сүз барды. Хәзер әнә кая кереп китте. Коммунизм төзү... Искелек калдыкларын юк итү... — Фикеремне аныклыйм Сакмановның Северный поселыгындагы йортына, базасына ут төртү, бомба, граната ташлау турында сүз бара. Башка вакытта әрсез, гаярь, акча белән хатын-кызга һәрдаим ач күзләр янә түбәнгә, паркет идәнгә, аяк киеменә егылды. Берәүнең дә үз ирке илә ошбу әшәке эшкә алынасы килми. — Кем яхшы белә ул тирәне? Тынлыкны бозарга чебене дә юк ичмасам. Янә Ачяңак сүз катты. Ренат: «Яхшы беләм мин Сакмановның андый утарын», — дигән иде Бәлки, ул алыныр. Рәнҗүе дә бар. Нәрсә сез, Ренат та Ренат,— дип, күтәрелеп бәрелде чүл гарәбе төсле, чем кара егет. Җиде айдан ук дөньяга чыгарып ташлаганы өчен әнисен дә гафу итмәгән Ренат бик үпкәчел. Сакмановка үче көчле булса да, курку хисе куәтлерәк иде шул. Миенә миңгерәү менде Төрмә ишегенең тимер йозаклары, шыгырдап ачыла торган авыр ишекләре, елау, сыктау, кычкырулар әле дә колагында зыңлап тора.- Миңа гына дөнья килеп терәлгәнме әллә? Юлны өйрәтермен. Этләрен, Туманны агулап үтермичә, анда ничу делать. Зверь. Икенче катта кул пулеметы әзер тора, диләр. Вильсур күтәрелеп бәрелде. Бар үпкә-ачуларының кайнар, пычрак ташкынын яраннары башына агызды Ярларыннан чыкты, кар сулары булып ташыды, чоңгылларны тутырды. Сез куркак җаннар. Барыгыз, дивана башларыгызны хатыннарыгызның, фахишәләрегезнең итәкләре астына яшерегез. Сакманов бандитлары, артыгызны кисеп алып, шашлык ясасын! Чучка итеннән тәмлерәк булыр. Эшсез ятып, симереп беттегез... Парын чыгарып, ярларына кайтып төшкәч, ягымлы, игелекле тавыш белән сорап куйды. - Бәлки, Роман, син алынырсың бу эшкә? Йортны саклаган кеше буларак. Капиталга каршы көрәшеп ал! Юк, булмый, минем бабам бай кеше булган, авылда ике ташпулаты булган, аны раскулачивать иткәннәр, диләр. Бабамның якты истәлеге нә тап төшерергә хакым юк Аннан сон, безнең үзгәрәк тәкъдим дә булыр әле. диде Гөмбә бик солидно гына. Ярый, бу мәсьәләне әлегә калдырып торыйк. Әзерләп бетерәсе булыр Хәзер алар ширкәтнең малына кул сузалар,— дип. тавышына чарасыз өметсезлек «өсмере биреп, киная белән тәмамлады фикерен «Эдельвейс» ширкәте хуҗасы Кемгә сүз бирергә? Ниндирәк тәкъдимнәр, теләкләр булыр? Төймә тишекләре киңәйгән, коңгырт пинжәкле. очлы иякле, төсен билгеләве кыен күз төпләренә кара дуга төшкән. Васек кушаматлы Василий Яковлевич аякка басты. Ул — утны-суны кичкән адәм. Вильсур- ның кыекмыек шөгыльләре буенча уң кулы Акыллырак сүз көткән иде пахан аңардан. Ул шул ук гозлы селедка башын чәйнәргә кереште Андрей Северцевны, аның белән бергә кара күмергә әйләнгән дусларыбызны харап иткән бәндәләрне табарга иде? Янган җирдә көйгән ис кала барыбер. Барып иснәп кайт, дип, төпле киңәшен бирде Вильсур әүвәл. Аннан соң, бик таләпчән кыяфәт белән, сорап куйды. Ничек күз алдына китерәсең бу фашлауны? . — Янгын нәрсәдән чыккан? Берәрсе үчлек белән төрткәнме, әллә исерешеп, сугышып, ут чыгарып, үзләрен-үзләре харап иткәннәрме? Ныклап ачыкларга иде. Соң, ачыкла, дустым! Бу мәсьәләдә синең белән килешмәүчеләр булыр дип уйласаң, ялгышасың. Каршылар бармы? — дип белеште элеккеге комсомол узаманы, песи баласы тиреседәй йомшак, иркә тавышка күчен. Мондый ук «назны», үзен житди кабул итмәүне көтмәгән Васек, чабуыннан милиция сержанты эләктергәндәй, каушап калды Йөзе бүселеп чыкты. Аркасы буйлап, кайнар дулкын йөгерде. Аз-маз гына дулкынланса да, Василий Яковлевичның шулай тирли торган гадәте бар. Ертлачлыгы баштин ашкан, этләшүен дәвам итте. Прокуратура ачыкласын! Оешма исеменнән хат юллыйк' Мәктүпне әзерләүне, тиешле җиргә илтеп тапшыруны, кәгазьнең хәрәкәтен күз уңында готуны, хөрмәтле Василий Яковлевичка тапшырырга! Янәдән сорыйм Каршылар юкмы9 Юк Битарафлар безнең сафта булалмый. Килештек Вильсур, гомерендә беренче кат күргәндәй. Васекның күз төпләрендәге кара сызыкларны олы дикъкать, иң житди кыяфәт белән өйрәнде Нәтиҗәсен утыручылары җиткерде. АОның идарә утырышы карары нигезендә. Василий Яковлевич, иртә таңнан шул мәсьәлә белән шөгыльләнә башлыйсың Милициягә барын гауга чыгар, тавыш күыр, яна. өркет, гаеплә, саiын ал! Фараоннар белән аралашуның алымнары 1өрле. Син төрмә академиясе үткән кеше, аларны миннән яхшырак беләсең. Васек, аягы капкынга эләккән ерткыч мәеле, як-якка каранды Теләктәшлек табу турында хыялланмады да. киресенчә, таныш йөзләрдә, тимер битарафлык битлеге астында яшеренгән эчке сөенү, тантана сизде Бите, гарьләнүдән, бурлаттай кызарды Аяк бармакларыннан күтәрелгән кайнар кан күз төпләренә, чәч тамырларына килеп җитте. «Дугаларына» чаклы кызылга манчылды. Милициянең инде аны өченче ел бер хатын белән яшәп, соңыннан аның фатирын чистартып чыккан өчен, рәсемнәрен чатларда элә-элә, эзләгәне барысына да мәгълүм Ә ни өчен мин? Мин бит болай гына әйттем. Карталар синең кулда. Андрей Северцев «тәп-ләп» буенча якының. дин. бу юлы тавышын кырыслыкның кыска дулкынына күчереп, дәвам итте алып баручы Бергә утырдыгыз да бугай, хәтерем ялтыш- маса Тәртәне читкә бору килешмәс. Бәлки, башка берәрегезнең. Василий Яковлевич урынына, милициягә барырга геләге бардыр? Мин каршы түгел Кырмыска оясы таякны кабул итмәде Дәшмисезме? Вильсурның итле яңагы аша да, бит сеңерләренең биеп алганы күренде. Пахан сөйләшүнең төп юлдан читкә чыгуыннан канәгать түгел иде. Северцевлар фаҗигасенең кан саркып торган вакыты узган. Шау-шу куптарып тикшергән булып кылансалар да, очына чыгарга теләүче булмады, янгынга нисбәтән бер вәсвәсә дә расланмады. Әйтерсең лә, авыл клубы тикле йорт янмаган, анда җиде кеше күмергә әйләнмәгән. Сөмсере коелган, тәкъдиме әрәм киткән Василий Яковлевичның күңелен бер нәрсә тынычландыра. Ул иртәгә үк, бүгенге җыелыш турында, барысын да түкми-чәчми, үзеннән өстәп, Сакмановка бәян итәчәк. Бу тиле-миленең кушканын үтәмичә, судан коры чыгу юлын да өйрәтер «Игелек» хуҗасы. Садыйковның бер үк фикерен кайта-кайта үстерә торган гадәте бар. — Ярый. Анда кемдер Сакмановны юлдан алып ташларга, дигән «акыллы» бурыч куйган иде. Мин үзем, әлбәттә, совет чорында тәрбия алган кеше буларак, кеше канын коюга каршы. Адәм каны —су түгел,— дип, янәдән балдаклы кулын уйнатып алды. -Тик Сакмановның азуы җитте. Урынына утыртырга, тәртәгә кертергә вакыт. Ач ерткыч кебек, намуслы кешеләр өстенә сикерә башлады. Ярый, Сакмановны «саклауга» куелган әфәнделәрне тыңлап карыйк. Алар хет хәзер аны таныйлармы икән? — Да. энесен бер дә юкка харап иттек.—дип, сүз кыстырырга булды Василий Яковлевич, бу юлы инде башкаларның хатасы өчен шатланып. — Анысын да кызганып торасы юк. Бер үк кан. Эткә — эт үлеме,— дип сүзгә катнашырга булды Сакмановтан качкан Гөмбә. Җигелмәгән үгездәй таза, уртача буйлы, сары йөзле, кечкенә йөгерек күзле егет торып басты: — Без, тәкъдим-фикерләребезне үзегезгә генә, соңрак әйтер идек. Икътисадый, алыш-биреш, сату-алу мәсьәләләре буенча шактый озак фикер алышып, баш хисапчыны тыңлагач (акчаларын «күчерү» турында әле ул да белми иде), Садыйков җыелышны ябып, берничә егетен генә алып калды. Василий Яковлевичның бәхетлеләр арасында буласы, сүзнең нәрсә хакында барасын беләсе килеп эче күгәрсә дә, Садыйков аңа, баш кагып кына, чыгып китәргә боерды. Табигый ки, сөйләшүнең бу өлеше Сакмановка барып җитә алмады. — Йәле, Роман, нинди сөенечле хәбәрең бар анда. Кабул ителгән тәртип буенча, Гөмбә аякка басты. — Менә,— диде, янында утырган, борчаны хәтерләткән чапкын күзле, төп кебек таза, агылҗым чәчле егетнең җиңеннән тотып,— Котдусның телефонистка подругасы бар. Ул Сакмановның замы. Хәлил Нигъмәтуллинның Чувашстанга, туган авылына шалтыратканын тыңлап торган. Ундүртенче август көнне, Сакманов, Нигъмәтуллин һәм тагын берничә кеше шунда кунакка барырга җыеналар. Авылда яшәүче энесе белән бик озак сөйләшкән Нигъмәтуллин: «Генералның үзен алып кайтам, мунча ягылган, чөгендерле катыгың әзер, кичке сәгать алтыларга, җиделәргә бәлешең, тутырган тавыгың пешкән булсын, дигән Әнисенә, энесенә, киленнәренә нинди бүләкләр алып кайтуына чаклы әйткән.. Икенче көнне Чабаксарга...» Мәгъсүм аганың бердәнбер улы Вильсур Роман-Гөмбәне тыңламый иде инде. Нәфрәт, күралмау белән ачытылган киеренкелеге, сөзәк маңгаеның җыерчыкларына, борын билендәге кара сызыкка, күперенке иреннәренә, күзләренә бәреп чыккан. Корбанын куып җиткән тилгәнне хәтерләтә иде Вильсур читтән карап торучыга. Ниһаять, үч алу көне килеп җитте. Бу юлы Сакманов анын акыллы куелган җәтмәсеннән ычкына алмас. Аны. XX гасырның иң зур җинаятьчесе кебек, атып үтерәсе, үле гәүдәсен машинасында яндырасы... Аның хыялында дошманы дөньяда яшәп киткән танышлары исемлегендә иде. Җитте, чибәрләнеп, көязләнеп, типтереп озак яшәде. Тырнаклары учына кергәнче, бармакларын чытырдатып кысты. Ул Сакмановны күмүдә катнашачак, элеккеге комсомол җыелыш- ларындагы шикелле, төкерекләрен чәчә-чәчә, ялкынлы чыгыш ясаячак. Вильсур якыннары белән бик озаклап, булачак вакыйганың һәр сызыгын нечкәләп, тәфсилләп өйрәнде. Бу орышны ул. Сакманов белән шәхси исәпхисаплары булган, кансыз, шәфкатьсез Гөмбә. Коротышка кебек сыналган гамәлдәшләренә. тәҗрибәле катыйльләргә тапшырды Егетләр, «язмыштан узмыш юк», дигән булып, пычрак эшне үз өсләренә алдылар. Гөмбә, авыр вә куркыныч операция өчен, алдан ук бәяне билгеләүне кирәк дип тапты Бишәр мең бакса алырсыз! Соңыннан Гадәти бер прогулка, сез би I әле зарплатада утырасыз, дип, саранланды Вильсур Гөмбә белән Ренат алдан сөйләшкәндәй, кадакның очлы ягына утырган кешеләрдәй, урыннарыннан сикереп гордылар Янәсе, бу аларны ут як I ысында рәнҗетү, мыскыл итү. кешелекләрен бер ел юылмаган агач идәнгә салып таптау Карун хуҗага тагын өстәргә туры килде. Вильсурдан да кысмыррак Гөмбә, явызланып, аванс мәсьәләсен кабыргасы белән куйды. Паханга гимер шкафны ачып, һәркайсының, аерым-аерым кулларын кысып, акча тоттырырга туры килде. Терсәкне тешләп булмый, булачак туй өчен башка гүләр кеше юк Киллерләр канәгать. Йөзләренә рәсми буйсыну, тыңлаучанлык рухы инде Вильеур егетләрен өркетеп алырга булды Сезгә нинди җаваплы бурыч йөкләгәнне аңлыйсыздыр? Соң. үзебез сорап алдык. —диде Гөмбә, ваемсыз гына Без әйт- мәсәк, Сакмагговның Чувашстанда типтереп кайгуы хакында белмичә дә калыр идегез, босс. Рәхмәт әйтегез! Сары ат тешләрен күрсәгсп алды. Аның бөтен көлүе шул иде Садыйков Гөмбәнең төрттерүле сүзләрен ишетмәмешкә салышты. «Бу болачы хәбәре өчен түләү сорый башларга мөмкин», дип. фикеренең төп өлешенә күчте. Алдашырга, хәрәмләшергә уйлый күрмәгез! Куркытмыйм, кисә- тәм. Вәгъдәдә тормау, беребезнең дә исәнлегенә файдага китмәс Бу очракта инде төрмә дә коткарып кала алмас, дип. фикерен тач өздереп, теләсә нинди дивананың миенә барып җитәрлек игеп әйтте Тавышы да дәһшәтле, янаулы чыкты. Берәүнең үзе. икенченең сүз батыр, диләр шул. Уйланып торгач, өстәп куйды: «Латынча «капут», баш дигән сүзне белдерә»... Мунча ташыдай, соң чиккәчә кызган ачуы, нөктәле үпкәсе башын яхшы эшләтә. Вильсур үч алуның һәр ягын, һәр борылышын, бигрәк тә ахырын исәпләп чыгарырга тиеш иде Уйлана торгач, шундый анык карарга килде. Сакманов илә аны озата баручыларны җәһәннәмгә озаткач, бу чибәр егетләрне исән-имин калдыру дөрес булмас, бик зур сумма чыгарып саласы була Бусы әле байракның бер ягы. Тикшерү, эзләү башланачак. Гаяров, якын дустының якты истәлеге өчен, тиресеннән чыгып, дөньяның астын-өскә китерәчәк Киллерларнын эзенә төшәчәк, кулга алып, үзе «сорау» алачак Үз гаепләрен җиңеләйтү өчен йәисә кыйнауга, җәзага түзә алмыйча, бәгъзесе әлбәт тә инде, аны. паханнарып. сатачак. Көпчәк бөтенләй икенче якка әйләггә башлаячак Ачяңакка үзен көтәргә, күрше бүлмәдә посып г орырга кушкан иде Машинага яса.чма шартлаткыч, мина, граната кую кебек эшләрнең алласы инде ул. Сәркатип кыз Сара. Ачяңакны чакырып кергге дә. кабинетта затлы ислемай тәме калдырып чьп ып китте. Ул әле соңрак керәчәк, ап-ак. гулы беләкләрен паханның арыган муенына салып, тезенә менеп утырачак. Мәхәббәт уенын башлаганчы, кыйммәтле коньяк эчәчәкләр. Николай Федорович, без синен белән бик якын кешеләр бит. Шулаймы? Кирәк түгел, хуҗам. Йомышыңны ярып сал Мин әзер. Кемне буып үтерергә, дип. шүрәленекедәй озын, горилланыкыдай көчле бармакларын өскә күгәрде Вильсур хәтта шөлли калды — Юк, юк! Берәүне дә үтереп, гөнаһлы буласы түгел. Дүрт көпчәкле арба, то бишь минем БМВ машинам, ундүртенче августта, кичке сәгать алтыларда ут салюты биреп, анда утыручылары белән бергә күккә, фәрештәләр янына очарга тиеш. — Эшләрбез, диде, күп сүз — чүп сүз, дигән иманда торган Ачяңак һәм ач күзләрен сейфта туктатты. Янә ачкычны кулына алырга туры килде Вильсурга. Алдан бирелә торган өлешне куртка кесәсенә салгач кына, өстәп куйды: — Рәхәтләнеп һавага очырам. Мин йөрисе машина түгел. Вильсур Садыйков август урталарына чаклы өмет белән яшәде: мәкергә дә, чәчәкнеке кебек нечкә сабаклы булса да, ышаныч кирәк икән... 16 ткән белән бүгенгене бәйләп торган зиһенле кичерешләре Сәетне, күпме генә карышса да, үзәк вакыйга ярларына сөйриләр Хатирәләр — урында яткан кешенең төп таянычы икән. Бу фажигале көн турында аның онытасы, онытыласы килә. Мәгәр хәтердән качып котылып булмый икән. Нәрсәләр булды әле ул мәхшәр көнне? Әйе, алар нәкъ алдан билгеләнгән вакытта юлга чыгып киттеләр. «Алга утыр» тәкъдимен Хәлил теләп кабул итте. Бар иде аның шундый йомшак ягы. Ярата иде, машина йөртүче янына утырып, тәрәзәне ачып, терсәкне чыгарып йөрергә. Таныш-белешләр күренгәләсә. хатын-кыз чуалып мыж килсә шул тирәдә, бигрәк тә канәгать кала торган иде. Көне дә юлда йөрү өчен махсус сайланган диярсең. Җәй бик коры килеп, эсселек туйдырган иде. Ә бүген, сайрар кошлар тынып, үләннәр саргая, яфраклар жир-анабыз тартуына бирешә башласа да, жиләс җылы җил исеп тора, яктылык алласы — кояш көз бабай басымына бирешмәскә тырышып, җиһанга нурларын шактый мул сибә. Йомшак, назлы музыка кәефне күтәрә. Гаярь ирләрне сәфәргә алып чыккан хәл итәсе шөгыльләре дә ташка үлчим: «булса ярый, булса ярый» гына. Буш кул белән, мунчада чабынып кына кайтсалар да, хәсрәт дәрьясына чумасы түгел. Вакыт һәм эш узганнан сон барчабыз да акыллы, барыбыз да «пәйгамбәр». Сәет һаман үзенекен тәкърарлый «Күңелем яманны сизенгән иде, изге кеше булмасам да, барасым килеп юлга чыкмадым». Күңелсезлекләр Татарстан җирен узып, күршеләр юлына төшүгә башланды. Әүвәл «Волгамның бер көпчәге «тын җибәрде» Инде аны алыштырып, Анатолий Павлович тиешле тизлекне алырга да өлгермәде, каршыларына. яшәп килгән барча кагыйдәләрне бозып, юлның кыл уртасыннан баручы, КамАЗга охшаган, олы, биек машина килеп чыкты. Читлектән качкан ерткыч кебек ыжгырып, улап, әллә нинди сәер тавышлар чыгарып, ифрат зур тизлектә бара. Бу очрашу шул чаклы көтелмәгән хәл булды ки, барысы да, бәла-каза сизенгәндәй, сагаеп, тартылып куйдылар, гәүдәләрен көтелмәгән хәлгә әзерләгәндәй иттеләр. Кемдер утыргычка ябышты, Хәлил кулларын бардачокка терәде. Табигый саклану сиземләве хәрәкәткә килде. Теге машина, иң гади мантыйк кагыйдәләре буенча, уң якка алып, үз агымына төшәргә, һич югында тизлекне кискен киметергә тиеш иде. Аждаһа каршыга яман үкереп килүен дәвам итте. Ул гына да түгел. «Волга» ягына, каршыга ук чыга башлады. — Шайтан алгыры! Әллә исерек инде/ диде Анатолий Павлович, рульне, кискен рәвештә, Хәлил ягына борырга мәҗбүр булып. Машинаның уң як көпчәкләре асфальттан төште, сул якныкылар да таза юлга аз-маз гына эләгеп калды Бару тизлеген җәһәт кенә киметеп булмый, дөресе, ярамый, йомшак кара җир аны үзенә суырып алачак Юл кимендә биш-алты метрга күтәрелгән, аста иңкүлек җәйрәп ята. Олы машина Сәетләргә якынлашкан саен, сугыш очкычларының бомба ташлагандагы тавышын хәтерләткән, иләмсез гүләү көчәя барды. Мотор үкерүе генә түгел иде бу. Тимерне тимергә бәреп, чан сугалар, диярсең Тәҗрибәле күзле Сакманов, каршыга ыргылган машинаның алар ягындагы кузовының ачыклыгын һәм аннан, шабыр-шабыр килеп, төрле авазлар чыгарып, нәрсәләрнеңдер асфальтка, җиргә тәгәрәп-тәгә- рәп төшүләрен шәйләп алды. Тимер мичкәләр иде бугай алар. Барыр юллары шулар белән тулды Ике олы гаскәр орышуына тиң шау-шу тудырган мичкәләр буш иде. Мендәрдән ычкынган каз мамыклары кебек, алар һавада очып йөриләр, төрле якларга тәгәриләр, үзара бәрелешәләр Шул арада, җир тетрәгәндәй куркыныч тудырып, түгәрәк калайларын сибәсибә, олы машина, «Волга»га орынып диярлек, кайнар җилен битләренә сылап узып кигте. Ул. күрәсең, Сәетләр автомобиленә бәрелеп, аска төртеп төшерергә тиеш булгандыр Анатолий Павлович читкәрәк «сикереп» өлгерде. Мичкәләрнең берсе машиналарының түбәсенә эләкте. Әлләни зарар китермәде. Аларның төп бурычы куркыту, тизлекне киметү, юлны бикләү иде. күрәсең. Үзләренә йөкләнгән Вазыйфаларын төгәл үтәделәр. Сәер тавышлардан колагы талган, беркадәр югалып калган йөртүче, олы машина белән аралары бер-ике сантиметрга калгач, кискен рәвеш гә тормозга баса. Барган җайга «Волга» алды белән асфальт юлга борыла, аргкы көпчәкләре чак-чак җиргә тиеп тора. Дию пәриен күзләре белән озаткан арада, кинәт, җир астыннан үсеп чыккандай, каршыларына килеп чыккан БМВ маркалы җиңел арабаны юлчылар игътибарга алмадылар, шәйләми калдылар, усал ниятен башларына да китермәделәр Хәлбуки, җиңел машинада, тимер мичкәләр ахыргача җиткерә алмаган мәкерне дәвам иттерергә тиешле кешеләр утыра. Алгы тәрәзәне җиңел ватып узган беренче пуля. Хәлилнең муен кан гамыры аша үтеп, шактый тирән ерганак ясап, арттан чыгын китә. Нигъмәтуллин. бизгәк тоткандагыдай. бетен гәүдәсе белән калтыранып ала да. үткен чалгы илә киселгән яшел үлән төсле, утыргычка бөгелеп төшә Куала машинаны, безгә аталар! Артка бир. аска төш! дип кыч- кыракычкыра. ни кылганын, нәрсә әйткәнен аңышып та бетермичә. Сәет Хәлилне урынына күтәреп куярга, утыртырга тырыша Шул мәлдә уң як чигәсендә юеш җылылык тоя. Гаҗәпләнеп, аптырап, сәерсенеп, күзләрен күтәреп карарга өлгерә. Күкрәген пуля актарып чыгарган Анатолий Павлович, сирәк, кылган чәчле башын, ипләп кенә, ашыкмыйча гына руль өстенә куеп яга Иреккә чыккан машина, азгын тулпардай, бар көченә аска мәтәлә, бушлыкка сикерә, ике гапкыр әйләнеп, янәдән дүрт көпчәгенә баса; тимеп елый, ыңгыраша, сыктый, бар дөньясын кара упкын үзенә ала Җипанга караңгылык пәрдәсе төшә Аннан соң булган вакыйгаларны Сәеткә түкми-чәчми берничә кеше бәян итте, һәркайсы үз каланчасыннан, акыл казаны мөмкинлегеннән килеп, әлбәттә. Кораллы нүкөрләр утырган тугызлы «Җигули». барган көйгә, пычрак суда адашып нәрәтәгә капкан балык кебек, буш калай мичкәләр ташкынына эләгә Машинага зыян килмәсә дә. ул тизлеген югалта. Шул кечгеки генә тоткарлану, хәстәрен күреп, әзерләнеп көтеп торган Вильсур сунарчыларына «Волга»га һөҗүм итәрлек вакыт, төгәллек җиһазлары якынайту әсбаплары куелган мылтыклардан төзәп атарга һәм Калашников автоматыңнан бер обойма чыгарырга мөмкинлек бирә Явызлык кылу өчен күз ачып йомарлык вакыт та җигә Кинәт пәйда булу, мәргәнлек белән уңышка ирешкән дошманнар үзләре дә төзәтеп булмаслык хата эшләп ташлыйлар Килгән юнәлештә хәрәкәт итеп, тизлекне гагын да арттыра барып, калай мичкәләр оеме тчендә югалып, беркадәр каушап калган «Җигули» кырыннан, бәлки, выжт итеп, исән-имин узып та киткән булырлар иде Көтмәгәндә, уйламаганда. БМВ килгән юлыннан кирегә борыла башлый Чит илдә эшләнгән таза тимерле машинаны, калай мичкәләр вата-җимерә алмаса да. янга, артка чигенүчегә комачау ясарлык кына «явызлык» бар иле ул шалтыравыкларда Бу Сәет Сакманов егетләре өчен якулларга торырлык кыйммәтле вакыт була. «Тугызлыкның ачык ян тәрәзәләреннән ике кара көпшәсузыла. Шоферның иңбашына ятканы утны «төкерә» үк башлый Аңа >ре калибрлы автомат тавышы кушыла. Озата килгән машинаны «Игелек» дошманнары исәпкә алмаганнар иде, күрәсең. Каушап калалар Арткы утыргычтагы озын буйлысы, үтә кызыксыну күрсәтеп, гәүдәсе белән борыла. Җиһанга соңгы кат күз ташлавы була бахырның. Хәлил Нигъмәгуллин төсле үк, аска сыгылып төшә Тизлекне алган «Җигули», кирегә борылу маневры белән кыйммәтле секундларын югалткан БМВга бик тиз якынлашты. Салонда утыручыларның, йөртүчедән башкалары, аска ятты, рульдәге егетне буеның, бәдәненең кыскалыгы коткара. Ташбака кебек утыргычка сеңгән, машинаны идарә итү белән бәйле рәвештә генә, берәр хәрәкәт ясап, мультфильмнардагы рәсемнәр алышынгандай, күренеп ала да. янә югала. Җитмәсә, артка махсус кара пыяла куелган Шоферны ян тәрәзәдән генә «алып» була. Сакмановның иң кыйммәтле, оста сунарчысы, элеккеге биотлонист (кушаматы да шул ук) аны мүшкәгәалды. Берничә пуля бушка киткәч, машинаны БМВ белән тигезләргә кушты. Биотлонист. дошман машинасындагы башның чираттагы селкенүе вакытында, кара ноктаны приборга эләктерде, тыныч кына төймәгә басты. Туры барган машина, давылга юлыккан көймәдәй, як-якка чайкала башлады. Әмма аңа юлдан читкә төшәргә бирмәделәр; асфальт катламының әле сул, әле уң ягына чыга-чыга, БМВ юлын дәвам иттерде. Рульне алда яткан икенче берәү алды. «Жигули» өчен җаваплы Биотлонист машинаны туктатырга әмер бирде. Аста, уйсулыкта, аягында басып торган «Волга»ны күргәч, «алар тәртиптә», дип фараз кылып, фәрманын кискен үзгәртте. - Куа киттек! Тиз бул! Шул мәлдә берничә йөз метрга алгарак китәргә өлгергән БМВ. эзәрлекләүчеләрен көтәргә уйлагандай, шып итеп туктап калды. Бер адәми зат машинадан йөгереп чыкты алгы, арткы ишекләрне ачып, мәетләрне җиргә сөйрәп төшерде дә. йөгереп барып рульгә утырып, газ бирде. «Җигули» җансыз гәүдәләр янына барып туктады. Иске танышлары Гөмбә белән заманыңда Шөрепне йөрткән. Мансурны «хәл кылган» өчен өстәмә түләү таләп итеп Сакманов кырына дәгъва белән килгән Ренатны таныдылар Биотлонист. җылыларын югалтып өлгермәгән гәүдәләргә, тәртип өчен, янә берәр кургаш сеңдерде. Нишләп пуляңны калдырасың? Эзеңә төшсәләр? — Аларда болай да минекеләр,— дип. мәсьәләне япты да, колга гәүдәсен алгы утыргычка ташлады. Тиз генә, мылтыкларны сүтеп, чүпрәкләргә төреп, урыннарына яшерегез... Акрын гына «Волга» янына төштеләр. Моторы эшләп тора. Тирә- якта тынлык. Биотлонист, алгы тәрәзәдән кулын тыгып, машинаны сүндерде. Ишекләрне ачып, гамәлдәшләрен янәшә, чирәмгә җәеп салдылар. Капшый, тикшерә башладылар. Анатолий Павловичта тормыш билгеләре сизелмәде. Егетләрен шатландырып. Сәет авыр итеп ыңгырашып куйды. Хәлилне сынудан, имгәнүдән саклау каешы коткарып калган булса кирәк. Алгы ишекнең утыртма тимеренә чигәсен бәреп, аңын җуйган. Муенындагы ярадан каны шактый аккан булса да. соңыннан сул як күзендә зарары калса да. сәяхәтне оештыручы Нигъмәтуллин иптәш Чувашстан җирендәге орыштан иң җиңел котылучысы булып чыкты. Мәгәр ул үзе. башкарак фикердә калып, хәлен бик хөртигә санады: «Мине үтерделәр бугай. Әйе. мин инде теге дөнья кешесе. Тиздән салкын, кара җир астына, тар ләхет ясап, тыгып куярлар. Сакманов, гәүдәмне күмгәннән соң. купшы речь тотар. Фәлән, фәлән кеше иде. авыр туфрагы җиңел булсын, дияр. Кадеремне белерләр шуннан соң. Юк, юк. аның үләсе килми. Кызы ятим кала». Кычкырырга, ярдәмгә чакырырга тырышып карады, тавышы чыкмады. Кулларын, аякларын тоймады, әйтерсең лә, машинада калганнар. Керфекләрен күтәреп карады. Бер күзе исән, хәтта ачыла икән ләбаса. Як-ягына каранды да. керфекләрен аска төшерде: «үлгән дип, шатлансыннар». Аяныч хәлендә дә, Хәлил хәйлә вә мәкерсез булдыра алмады. Сул күзе ачылмаудан, тән әгъзаларын хәрәкәткә китерә алмаудан, «үлмәсәм дә. гомерлеккә гарип-гораба калдым», дигән гөманыннан янәдән һушын җуйды Хастаханәдән Хәлил ике атнадан терелеп чыкты. Муены бәйләнгән килеш Фирая Симатовага күренергә ашыкмады Бер айдан артык больничныйда йөрде, аннан ял йортына юл алды. Сакмановнын хәлләре авыррак иде. Башындагы ярасын сөрткәләп. әвеш-тәвеш китереп, марля белән бәйләп куйганнан соң, Сәет кыска гына вакытка аңына килде. Хәлил ничек? Анатолий исәнме? Сорау һавада асылынып калды. Икесе дә «оҗмах кошлары», дип әйтергә берәүнең дә теле әйләнмәде. Исән-имин калган егетләрне башка нәрсәләр ныграк борчый аларга үзләрен ничек тотарга, эзәрлекләүне дәвам итәргәме, яралы паханны. җиһанны ташлап киткән аркадашларын кая озатырга, кемгә хәбәр бирергә? Биотлонист үзен борчыган мәсьәләгә ачыклык кертергә ашыкты: Тегеләрнең икесен сыладык. Минем эш Гөмбә белән Коротышка. Аларны яткан урыннарында калдырыргамы? Үле дошманнар өчен баш катырырлык хәле юк иде Сәетнең. Тизрәк орыш урынын ташлап китәргә, эзне югалтырга! «Волга» кабынамы? Кабынмаса. буксирга алыгыз, машинадан конторага. Ваһаповка. полковник Гаяровка шалтыратыгыз. Замир үз машинасы белән каршы алырга чыксын Тиз кузгалыгыз Казанга Вакыйгаларның алтабан агышын ул хәтерләми. Егетләре машиналардагы чыбыксыз телефоннан тиешле кешеләрне эзләп таптылар. Сәет белән Хәлилне (соңгысының исәнлеген орынтын гына күз уйнатып алуыннан чамаладылар) Казанга кертмичә, кала читендәге “.астаханәгә салып, атаклы табибларны алып килеп, башындагы ярчекне алдырдылар. Машина әйләнгәндә кабыргалары, кулбашы имгәнгән, бер аягы каймыккан булып чыкты «Игелек» хуҗасының. Хәлилне дә янәшә палатага салып, муенындагы ярасын тектеләр. Сакмановка озын-озак дәваланырга, «капиталь ремонт» узарга туры киләчәк. Мәгъсүм улы Вильсурның үҗәтлеге үзенең ике турылыклы егетен корбан итүгә, гөнаһсыз Анатолий Павловичның җиткән кызларын, карчыгын ятим калдыруга китерсә дә. аңа җан вә кан дошманының үле гәүдәсе өстендә кайнар нотык тотып, каберенә бер уч туфрак гашларга насыйп булмады. Яралы арсланны Сакмановны Казан. Чаллы. Йошкар-Ола, Чабаксар хастаханәләреннән дә эзләтеп таба алмады Каһәрне җир йоны диярсең. Элеккеге танышы, дөресе, үзе эзләп тапкан дошманы шәфкать туташы Фәридә белән дуслары, ярдәмчеләре фидакарьлеге илә Сәет Сакманов барыбер аякка басты. Күрше Чувашстан җирендә урын алган канлы җинаятьне полковник Салих Гаяров үзе тикшерде Районның хөкем оешмаларыннан да ярдәмчеләр алды. Бәйләнерлек җанлы билгеләр, гаепләрлек «дәлилләр» табылмады. Гөмбә белән Коротышканың үле гәүдәләре, чәүкәләр күгәреп киткәндәй, юкка чыкты. Төнлә килеп яуган август яңгыры кан эзләрен җиргә сеңдергән, күрше авыл булдыклылары, гимер мичкәләрне өйләренә ташып, яшереп өлгергәннәр «Җигулимда Сәетләрне озата барган егетләр, үзләре шаһит булган хәлләр турында түкми-чәчми сөйләп бирәләр. Тик хикәяләүдән иң заманча мылтыклардан БМВ машинасына ут ачулары, ике яшь кешене үтерүләре, Гөмбә белән Коротышка мәетләрен үз күзләре илә багулары турындагы өлешне генә төшереп калдыруны мәгъкуль күрәләр Сөйләүләре буенча алар нахакка бәла-жәфа күргән, куркытылтан. өркетелгән, гөнаһсыз нарасыйлар. «Волга» машинасына юлбасарларча һөҗүм иткән. Сакманов белән Нигьмәтуллинны каты яралаган мәлгуньнәрне эзләүне, катгый җәзага тартуны таләп иттеләр. Вакыйг а-хәлләр агышын тәгаен күз алдына китергән Салих Г аяров. Биотлонистның үзен генә калдырып, «аталарча» киңәшен иңдерә Ә син. егетем, суерлар, урман тавыклары яшәешенә күч Кирәк булсаң, терелеп чыккач’ хуҗаң эзләп табар «Җирафка» авыр барып җитә Берни аңламый, ахмак сораулар яудыра Горизонт ган югалып тор. Җир гишегенә кер. яфраклар астына сыен. дин. полковник иренмичә аңлатып, тәфсилләп бирә «Игелек» ширкәте шактый вакытка хуҗасыз кала Югалган пычакның сабы да алтын гоела дип, Хәлил үз җаен карый Фердинанд вазифаларын өстенә алып, кул астына керә башлаган Мисхәт Маликов Ырымбур төрмәсе тоткынына әйләнеп, коткаручысын көтеп ята Григорий үз вазифаларын илләм тырышып башкарса да, аң-белем ягы сыеграк булу сәбәпле, буразнаны тирәннән сөрә алмый. Ике карга сугышканда, саесканга ит була дигәндәй, иясез һәм «тү- бә»сез калган «Игелек»нең майлы калҗасыннан авыз итеп калырга ашыккан шома вә елгыр оятсызлар артканнан-арта бара Берсе ниндидер бурычын түләүне таләп итә. икенчесе — кәгазьләргә имза салуны сорый, бәгъзесе Сакманов биргән вәгъдәләрне катгый үтәүне дәгъвалый Ширкәтне талаудан баш хисапчының акыл белән эш итүе, тәвәккәллеге коткарып кала. «Кайчы белән кәгазь бәхәсләшми», дип, «күбәләк»ләр- нең, «ак болыт»ларның таләп кәгазьләрен күз явын алырлык чибәр дә, ушны алырлык ямьсез дә булмаган бухгалтер папкага тегеп кую белән чикләнә, бер ишесенә «директорның үзенә килерсез» дип, ширкәтнең барча алыш-биреш. түләү операцияләрен тулысымча диярлек туктата, хәтта хезмәт хакын түләүне дә (үзеннән башкаларга), «хәзер берәү дә зарплатаны вакытында алмый»,— дип кичектерә килә. Янаучыларга, бөердән сөйләшүчеләргә дә җавабын бирә белгән: — Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен тирәнрәк яса Аның арка терәге, яклаучысы табылды. Ул — Сакмановның элеккеге йөртүчесе, хәзерге тәэминат бүлеге начальнигы Замир иде Кыскасы, Фирая Симатова фирманың мөлкәтен саклауга зур көч куйды, акчасын бәгыреннән өзеп кенә чыгарды Вазифаларын үти башлаган Сакманов баш хисапчының төгәл, аек акылына, кыюлыгына шаклар катты... 17 ольницаның алан хәтле палатасыннан Сакманов Әхмәдиша карт-Б ларга, «төп йортларына» төшәргә булды. Озаклап уйлана, һәрьяклап тикшерә торгач, эшкә кереп китү, дәвалану өчен дә. шулай җайлырак булыр, дигән катгый карарга килде. Аны алмага килгән дус-ишләре Ваһапов, Башорин, полковник Гаяров, Гриша. Замир. Фирая Симатова барысы да аның бу адымын хупладылар «Күпме кеше...» — дип сөенде Сәет, балаларча ихласлык белән.— Үлгән булсам, шатлык- сөенечләрен яшерә алмыйча, дошманнарым кереп тулар иде зиратка, ә биредә барысы да аркадашлар, якыннар»,— дигән нәтиҗәгә килеп. Гаяровны ң милиция машинасына кереп утырды Соңгы бер-ике ел эчендә шактый бирешкән булса да. яшәешкә аек карашын саклаган Әхмәдиша картның куанычы йөзенә, юан бармакларына. кыска сакалына чыккан. Хуҗаның үзе белән генә хәл кылырдай мәсьәләләре дә баштин ашкан иде. Хәерниса түти, алтын йомырка салган тавык мәеле, көне буенча чирле янында кыткылдап бөтерелде. Пешермәгән, эчермәгән нәрсәсе калмады. Алдан килешү буенча, яраларын чистартырга, бәйләргә, энәләрен кадарга Фәридә килеп-китеп йөрергә булды. Сәетнең машинасына утырып төшә дә. «Йәле, карап карыйк, безнең баһадирның хәлләре ничегрәк, әйбәт, тиздән космоска очырырга була, мин сезнең уңышлар өчен бик шат».— кебек, бу очракта әйтелә торган гомуми сүзләр белән, вазифасын үти дә, кайтып та китә. Сәеттән акча алудан, үзгә ярдәмнән баш тартты; миңа егетләрең җитәрлек бирделәр, рәхмәт, әлегә миңа берни кирәкми». - ди. Вакыты белән Сакманов соңгы чорда сырхауханәдә яткан көннәрен сагынып куйгалый; Фәридә анда ягымлы, буйсынучан. назлы вә тәрбияле иде. Бер үк кешегә нисбәтән, авыпу чакта бертөрле, терелә башлагач бөтенләй үзгә, башка мөнәсәбәт булырга мөмкин дисәләр. Сәет ышанмас, изүләрен ертып, бәхәсләшер иде. Үз башыңа төшкәч кенә, башмакчы буласың икән Палатада ярым мәет хәлендә, чалкан ягканда, үз сулышын өреп диярлек, яшәүгә кайтарган Фәридә «тыныч тормышта» үзгәрде дә куйды Чистый җен алыштырган диярсең үзен. Шәфкать туташы, аңлашылмый торган, сәер сәбәпләр табып, ераклаша. аралары суына барган саен. Сәет үзенә таныш чир белән авырый башлавын сизде Үз-үзе белән сөйләшеп алганын, онытылып китүен, таркаулык кебек гадәтләренең көчәюен тойды. Кемнеңдер кулын кысты, сөйләште, киңәшен бирде, мәзәк сөйләсәләр, көлгәндәй итте, акча кәгазьләренә кул куйды, ә күңеле әллә кайларда гизде Шәраб эчкән исерек кебек йөрде Яңа халәтенә шатланырга да, кайгырырга да белмәде. Сынау һәм шикләре, шатлыгы һәм каһәре белән күңеленә, җанына, тәненә үтеп кергән хисси ялкын аңа тынгы бирмәде, яраавыртуларын оныттырды «Миңа шул гына җитмәгән иде. тулы бәхет өчен», .тип үзен мәсхәрәләп, мыскыл итеп карарга ниятләгән иде дә. юморы артык арзанлы, үзешчән чыкты. Көләсе килмәде. Еларлык яше узган иде Зөлфиянең якты рухына турылыклы калырга дип. Әлфиягә биргән антын искә төшереп, үзен битәрләп карады. Мәгәр үзе белән берни кыла алмады. Яшәешнең үз кануннары бар шул. Фани дөньяны ташлап киткән кешене хөрмәт игеп. ясин, корьәннәр укытып, корбаннар чалып, көннәрен уздырып, каберен тәртиптә готып. өстенә мәрмәр ташлар куеп була, әмма аның белән яшәп булмый Тәнендә сихәте, җаны булган кешене хисси, җенси, рухи табигате үзе артыннан ияртә: язгы ташкын чоңгылларына ташлый, йолдызстанга алып менә һәм вакыты, сәгате җиткәч, йомшак төше хәтерләрлек итеп, шып иттереп җиргә утырта Сәетнең Фәридәгә мәхәббәте дә борчулы. җәфалаулы, җәберсетуле булырга охшый. Ул Зөлфия генә түгел, утны-суны кичкән ханым кебек күренә. Сәет үзен оста аучыдай эзәрлекләгән кичерешләрдән котылырга, арынырга, күңел киштәсеннән куып чыгарырга тырышып карады. Әмма яңа мавыгуы аны бер дәкыйка дә тынычта калдырмады, туктаусыз бимазалады, чем-кара күзләрен елтыратып алдына килеп баса торган булды. Үзе юкта ул Фәридәнең җитешсез якларын, кимчелекләрен эзләп иза чикте. Таба алмый интекте. Дәртлелек билгесе кабарынкы иреннәре, күпереп торган янтаулары. купшы, зиннәтле күкрәкләре, һаман да нечкәлеген саклаган биле һәммәсе үз урынында иде шул шайтан алгырысы. Хатын-кыз үз килеш-килбәтенең, сынының серләрен яхшы белә. Камыш судан. Чибәркәйләр матурлык өстәүдән туймас Кием-салым, бизәнү әйберләре белән ул гәүдәсенең «яңгырашына» ярдәм итә. Сәетнең йөрәгенә котырынган җил-давылны, ут-ялкынны ныграк дөрләтү өчен юри шулай киенгән диярсең бүген Фәридәне Аякларының тулылыгын, төзлеген киң коңгырт каеш белән буып куелган кыска кара итәге ас- сызыклап тора. Ак ефәк кофтасын, күкрәкләренең өмсендергеч муллыгын. кыскарак муены астыннан ук. гаҗәеп килешле булып, тирәнгә төшеп киткән гүш елгачыгын күрсәтү өчен махсус тектергән диярсең Сәег, аңа сүз әйтергә куркып, сокланып карап торды. Ә ул. берни булмагандай, ак халатын киеп алды, энәләрен өстәлгә чыгарып куйды Шәфкать туташының, өйгә килеп-китеп йөргән табибларның ярдәме, хуҗаларның затлы өй ризыклары Сәетне тиз аякка куйды, ярасы ябылды, җөйләре тигезләнде, чыраена элеккеге төсе кайга башлады. Беренче каттагы спорт мәйданчыгында күнегүләр башлан җибәрде Бүген ул Фәридә белән аңлашырга, киләчәкләре турында киңәш-габыш итеп алырга ниятләде. Мине бөтенләй ташладың, Фәридә Машина ике көн буш кайтты: ишегең бикле. Ничек аңларга моны? Хәлегез яхшы якка үзгәрде Хәзер яныгызда медсестраның даими булуы мәҗбүри түгел Болай ук ташлашмыйк инде. Миңа кыен Форсаттан файдаланып, ике көнгә апам янына, авылга кайтып килдем Өч ел булганым югие. дип. ни өчендер тәрәзәгә каран җавап бирде ханым. Син кайсы районнан әле? дип. ялгыш сорау биреп, хатынның күңел ярасына гоз сипкәнен соңыннан гына аңышгы Сәет Кара күзләрдә усал чаткылар биешеп алганны ир күрми калды «Теге вакытта» Сакманов авыл советыннан, мәктәптән, колхоздан төрле таныкнамәләр. бәяләмәләр таләп итеп, Мотыйгуллинаның туган төбәгенә әллә ничә рәсми хат юллаган иде. «Оныткан булып кылана. Юк, абзыкаи, ул хәлләрнең тамгасы һаман йөрәктә кара каргадай каркылдап утыра»,— дигән уен күңеленнән куарга тырышты ханым, бигүк җиңел булмаса да. — Кайсы төбәктән икәнлегемне генә түгел, авылымның адресын да беләсез кебек,—дип, йомры кулбашларын сикертеп алу белән чикләнде. — Машина биргән булыр идем. — Без халык транспортында йөрергә өйрәнгән инде. Рәхмәт — Хуш! Анда нинди яңалыклар күрдең? Авылыгыз урынындамы? Апаң исән-саумы?—ди-ди, чүп өстенә чүмәлә өйгәндәй, бер рәт сорау тезеп китте ир-зат, Фәридәнең күңеленнән узган хисләр өермәсенең юнәлешен чамалап. Ханым йөзендәге, рух көзгесе күзендәге үзгәрешләрне күрсәтмәскә тырышып, бу юлы бөтен гәүдәсе белән тәрәзә ягына борылды. Җилкә аша гына җавап бирде. — Татар авылы бик нык үзгәргән шул. — Яхшы яккамы? «Зәңгәр томан» чорын узган, тормышны ничек булса шулай кабул итәргә өйрәнгән Фәридә үзен бик тиз кулга алды, тойгыларын урынына утыртты. Тышкы яктан авыл ныклап аякка баскан, яңарган. Кирпечтән салынган менә дигән йортлар, коттеджлар үсеп чыккан. Машина белән җилдереп узып китсәң, күңелең нурланып калырга мөмкин. Тукталыш ясап, өйләрнең эченә кереп, кешеләре белән аралашсаң, яхшы кәефеңнең эзе дә калмаячак. — Өйләрендә су, газ юкмы9 Пычрак яшиләрме? Клублары эшләмиме? — Алары бар.— диде ханым, Сәетнең куалавын хупламыйча. Кыяфәтенә караганда, Фәридә җаны белән хәзер дә әле туып-үскән авылында иде. Әдәп, әхлак, итәгать кебек нәрсәләр беткән. Янгын ялап алган диярсең. Сүгенү, мат, перемат белән сөйләшү, исерек ир-атның, яшьләрнең урам уртасында, картлар, карчыклар янында акырып, бакырып аңлашуы гадәти хәл булып киткән Болай явызлану без үскәндә юк иде. Өлкәннәрне олылау, санга санау беткән. Татар теле бозылган, тупасланган, чуарланган, вакыты белән бөтенләй ят сөйләш төсле тоела. Яшьләр урамда көпә-көндез кочаклашып йөрергә дә күп алмыйлар. «Шулай шул, чибәрем, элек, без яшь чакта, авыл кызлары, шәһәргә килеп, исәп белән, карт түрәләр бүксәсе астына кереп ятмый торган- нарие»,— дип, үҗәтләнеп, усалланды Сәет. Фәридә исә, саф күңел белән авыл язмышы, аның киләчәге турында сөйләвен дәвам итте. Ихластан ачынудан, дулкынланудан кызарынган шәфкать туташы бу мизгелдә гаять тә чибәр иде. Сәет аңа сокланып, яратып карап торды. Ит куна башлаган битенә алсулык типте. Ул, тиз генә барып ишекне япты. Фәридә янына килде, бер тезен идәнгә чүгеп, яралы башын ханымның ак халат чите яшергән аякларына куйды. Без бу тормышны үзгәртә алабызмы? Юктыр, һәр күргән-белгән әшәкелек өчен картаерга кирәкме икән? Үзебезнең киләчәк турында уйлашып алыйкмы әллә, болытлар арасында йөзгәнче. Бу сөйләшү-аңлашуны Фәридә дә көткән иде күрәсең, кулын ипләп кенә Сәетнең җилкәсенә урнаштырып, турыдан-туры ярып салды. — Сәет Яруллович, сез минем өчен бик якын кеше булып барасыз! — Нинди мәгънәдә? Мәгънәсен әйтә алмыйм. Ну... факт. Сез миңа кирәк. — Ни өчен?—дип төпченде, Сәет. - Мин үзем генә җиңә алмыйм. — Үткәнеңнеме? Элеккеге дошманнарыңнымы? Авызыннан чак кына, «җинаятеңнеме», дигән әшәке сүз төшмәде. Акылы теленә йозак салырга өлгерде. Төзәтеп булмаслык бәла килеп чыгасы иде. Үткәннәре өчен дә гарьләнеп бетә алмый. — Сәет, хатын-кыз белән. .. Үзегезне, үзеңне Шулай якын иткән кеше белән алай ук явыз кыланмас идең. Үзе дә сизмәстән Фәридә «син»гә күчте. Мин тылсымлы таяк булырга тиешме? Булдыра алырмынмы сон? лиде Сакманов, бу юлы чын күңелдән. һәркемнең үз кайгысы, үз хәсрәте бар. Үткәне үзенеке генә. Киләчәге кемсә беләкдер уртак булуы хәерле Ә тормыш дәвам итә. ике килми, дип, Фәридә инде аягына баскан Сәет ягына өлгергән эре карлыганнарыннан раушан нурлар сирпеде.— Үлгәннәр артыннан үлеп булмый. —дип өстәде, сүзләренә һәркем үзенчә аңларлык мәгънә салып. Бераз уйланып торды. Хәрәкәтчән, җегәрле. тормышчан ханым өчен арлык басынкы, сөремле, бастырыклы тавыш белән өстәп куйды «Икебезне дә язмыш җитәрлек сынады». Сәет хатынны мондый яссы чагыштыруы, икесен янәшә куюы өчен әрләргә, битәрләргә тиеш булгандыр, бәлки. Теле әйләнмәде Кешене үткәндәге хатасы өчен күпме рәнҗетеп, ярасына ачы агызып була. Адәм баласының гомере болан да бер мизгел Ә Фәридәнең кешелек ихтыяры, рухи җегәре ифрат көчле икән. Бик күбебезгә җитешми шул әйберләр. Сәет абый, син үз бәяңне белмисең' Кешенең кыйммәтен бездә. Фәридә, үлгәч кенә., бәялиләр. Шәхес үзенең дәрәҗәсен, кимәлен. күпме, ни хак торганын үзе белергә тиеш Чит инсан да аңа бәһане шуннан чыгып бирер. - дип, «Игелек» хуҗасы ханымның башын катырды Мәгәр иптәш Мотыйгуллина югары дәрәҗәле сүз алып барырга да әзерлекле булып чыклы. Бәяләр базарда гына түгел, әдәп-әхлак тирәсендә дә үзгәрә 1 ора шул. «Синең кебек, тормышын рәтләү, фатирлы булу өчен, тәнен саткан, баласын үтергән фәхешләрне күздә юласынмы?»—дип уйлап алды Сәет, янә әшәкеләнеп. Теле башка сөальне әйләндереп чыгарды. Нәрсә димәкче буласың? Арт ягына энә кадарга вакыт җитте димәкче булам. Ул көнне «Игелек» сәрвәре Фәридә белән сырхауханә мохитында туган рухи якынлыкларының шактый өлешен кире кайтара алды Ханымга да ул ошый Көтмәгәндә ачылып, актарылып кию, күңелен биләгән хисләре, суы тулы чиләк чайкалган мәеле, тышка бәреп чыга. Әмма аны барыбер ниндидер эчке богау лота, чабуыннан тарт ып юра. кыскасы, тулы бәхетләренә нәрсәдер комачаулый. Дөрес, бүген Сәет Фәридәне, бөтен тәне белән бизгәк тоткандагы төсле калтыранганчы, бигеннән, күзләреннән, иреннәреннән үпте. Кунарга калмады Сәбәбен бик җиңел аңлатты. Сиңа хатын-кыз белән йокларга иртә әле. Өзлегүең бар Гомер озын... Тәкъдирдә язган булса, җитешербез Бездән калмас «Игелек» ширкәте башлыгы, тешен кысып булса да, ханым белән килешергә мәҗбүр булды. Аргык хискә бирелүчән. шашып, дөньясын онытып гашыйк кеше дә. мәхәобәл көймәсендә генә чайкала алмый. Андый тормыш әкият-дастаннарда, риваятьләрдә һәм чит ил фильмнарында т ына була ала. Мәхәббәте, тирән яра төсле, үзе т урында гел искә төшереп, җанын парә-парә телгәләп торса да, фирма белән шөгыльләнәсе, элек бирелгән вәгъдәләрен үтисе, дошманнары белән көрәшәсе бар иде Берсе генә дә чал чәчле Сәет Сакмановньщ йөрәген ятта мавыгуы кисәкләргә телгәли дип, кәгеп торырга теләми Шул ук кичне. Хәерниса апага чәйләр, мәйләр әзерләргә вакыг калдырып, алдан сөйләшелү буенча. Салих Гаяров килеп керде. Полковник дәрәҗәсе, бүлек мөдире кәнәфие килешкән үзенә Күзләрендә канәгатьлек балкышы Тазарып, тулыланып киткән, эреләнүен элек тә килештерә иде Тәмам хәтәрләнеп җиткән Эш күп. Сәет Яруллович, арка кашырга да вакыт калмый, дип. килештереп зарланып аллы Анысына түзеп булыр Минем шикелле, бер уйламаганнан өчәр ай караватта аунарга туры килмәсен. За все надо платить. Аллам диген! Кайгы-хәсрәт, төрмә, бүрыч кеше башыннан йөри Салихның а т т ына да тәүбә кылырга, дилбегәне кулдан ычкындырырга исәбе юк. Үзенең өстенлеген һәрдаим сиздереп, кешене киеренке- куркулы халәттә тотарга ярата. — Сез аны үзегез эзләп йөрисез. Синен катнаш белән оештырылган өч «юеш» эш өстәлемдә кычкырып «елап» ята. — Аңламадым? Хәзер аңлатып бирәм. Урмандагы өйне кешеләре белән яндыру бер. Ресторанда Ленар Динмухаметовны атып үтерү — ике. һәм Чабак- сар юлындагы фаҗига... Сакмановның түземлек канатлары сынды. Ул ярдәмчесе Фердинандны, хатыны Зөлфияне, шоферы Анатолий Павловичларны нахакка үтерүләрен искә төшереп, милицияне эшсезлектә гаепләүгә барып җитте. — Нервыларың бушаган, абзыкай, сиңа ял кирәк,— диде Салих ты ныч кына. Сәетнең вәсвәсәле, борчулы, дәгъвалы, пошынулы чыгышына исе китмичә. „ —Нервылар тәртиптә,— диде Сәет, тынычлана төшеп.—Ярый, гафу ит, артык кызмам Йошкар-Ола белән аралашулар ничек булып бетте? Синең зам шул көнне ресторанда утырган хатыннарны эзләп табып, тикшерүне бик нык куерткан, дип ишеткән идем? — Хәлләр булды анда. Хәзер искә төшерәсе дә килми. Хәтерлисеңме, мин анда бер ханымны танцыга чакырып, муеныннан әп иткән идем. — Ничек хәтерләмим, ди. Андагы әрсезлегең, нәфесең котыруы тарихка кереп кала язды. Сәетнең төрттерүен һич кенә дә җитдигә алмыйча, Салих, үзе өчен күңелле бер хәятны исенә төшереп, тупас иреннәренә елмаю чыгарып, башлаган кәлимәсен дәвам итте. и — Ул ханымны эзләп киттем, малай, мин сиңа әйтим. Әкияттәге каһарман кебек. Таптым. — Таныдымы соң? — Тану гына түгел, муенга асылынды. Бер күрүдә шулай, унҗиде яшьлек кызлар кебек, гашыйк булганым юк иде әле, ди апаң. Сәет тынычланды. Гаяров, эшләр җайда барганда гына, Шаяров тиресенә керә. — Димәк, ул спектакльдә безгә начар роль бирмәсләр. —Пьесаның авторы мин булам түгелме соң,—дип, Салих җаваплылыкны үз өстенә алды.- - Тынычланырга иртәрәк әле. Мин инде Чаба- ксар хәлләрен күздә тотам. Министр үзе кызыксынды. «Мафиянең кыланышлары туйдырды инде. Берсен-берсе атып бетермәсәләр, аларны үзебезгә җыеп алырга туры килер, «глухарь» эшләр күбәйде», ди. Гаяров Әмәт калавылында, дүрт кешедән торган гаиләне алдан суеп чыгып, аннан соң ут төртеп яндыруларын, йөрәкне боздай катыра, җанны өшетә торган ваклыклары белән сөйләп китте. —Халык азынды. Кеше гомере—су бәясенә дә тормый,—дип, өстәргә кирәк таты Сакманов. — Шулай булуына рәхмәт әйт, әфәндем. Ник алай дисең? — Чөнки бер җинаять өстенә икенчесе өстәлә тормаса, син, Ваһапов, Садыйков кылган явызлыклар белән ныграк шөгыльләнергә туры килер иде. — Салих, шаяртма. С такими вещами не шутят, диләр урыслар. Ул Гаяровның хаклы икәнлеген таный. Әмма хәлләр алай ук хөртидән түгел икән. Сакманов, яралары төзәлеп, үзен аңлый, таный башлагач. БМВ машинасындагы мәетләр өчен җавап бирергә туры килмәгәе дип, бераз шөлләгән иде. Куркыныч нәрсә күренми кебек. Менә-менә кылны өзеп төшәм дип, баш очында Дамокл кылычы эленеп торса, полковник аны эзләп килмәс иде. Яңа урындыкта үзен тапты бугай. Абыйлары, фирка заманындагы мәеле, арба биреп ат ала алмасалар да, төшеп калган кешеләр түгел. Яңартып кору, демократия кебек хикмәтле зәхмәтләргә бик тә тиз җайлашып, хакимият бәлешеннән барыбер артык читкә тибәрелмәделәр. Гаяровның өстәл артында сайрап утырып, бер шешә коньяк эчү йәисә Сакмановны сагынган өчен генә килмәгәнлеген аңлый хуҗа. Үзе сорарга ашыкмый. Кыйммәткәрәк төшәчәк. Минем олы малай юрфакта, өченче курста укый бит инде. Без картаймый, кем картайсын,— дип, көрсенде өлкән әфисәр w — Кара син аны гомернең агышын. Аккан судан да уздыра Әле генә Айрат өчен борчылып йөргән идек,— дигән булды Сакманов Малай машина сорый Аңлашыла. Ул бит полковник улы. Дөрес эшли. Гаяров алдан уйланылган. күңелендә күптәннән расланган «тәртип» буенча, күтәрелеп бәрелергә тиеш иде. Шулай итте дә - Син аның оятсызлыгына игътибар ит әле. «Чит илдә эшләнгәнне алыйк инде, әти Көн саен машина алыштырып торып булмас»,— дигән була. Аркасы буйлап әшәке дулкын узып, үзен ялгыш нәҗескә баскан кешедәй хис итсә дә, Сәет сер бирергә тиеш түгел иде Көтә белә. «Джип кирәк», ди. сукбай. Иң ышанычлы машиналарның берсе инде, диде «Игелек» хуҗасы, булган бар ваемсызлыгын кырып-сеоереп. тавышына җыеп — Хикмәт шунда, аны баксаларга гына саталар. Бер фирма егерме өч мең сорый. Яртысын таптым. Калганын. Сәет Яруллович. синнән бурычка алып тормакчы идем. «Бурыч» сүзенең чылбырга ялгыш эләккәнлеген, үз мәгънәсен белдермәвен. акчаларның мәңгегә кире кайтмасларын Сакманов яхшы белә «Түбә» өчен пәркем гүли. Санны азмы-күпме киметү турында гына хыялланырга мөмкин Мечтать не вредно, лиләр урыслар Хәлләрем шәптән түгел. Үзем чирләп ятканда, запас акчаларны әрәмшәрәм итеп бетергәннәр Бальнисны ремонтлый башладым Бер гыйбадәг ханәгә ярдәм итәргә обещайть иткән идем. Налог инспекциясе кыса. Яңа байларның зарланырга яратуларын. саранлыкларын беләм. Моңзар тыңлар өчен килмәдем Сүз әҗәткә биреп т ору хакында гына бара Ьиш-алты баксадан арттыра алмам' Полковник дәрәҗәсен урамда кагы боз тибеп йөргән өчен бирмиләр. Гаяров. Сәетнең соңгы җөмләсен тыңламыйча диярлек, җитез хәрәкәтләр белән кечкенә күн сумкасыннан диктофон чыгарды Онытып торам. Хатыннар кебек тел чайкарга килмәдем. Ресторан официанткасының, анда күңел ачып утьплан ха г ыннарның допрос!a бир! ән җавапларын гыңлау сиңа файдалы булыр дип уйлыйм Вакы i ым аз. Монда мин дә бар. син дә в наличии Төймәгә басты Чыннан да. аш-су биреп торучы ханым белән туган көнен уздырган хатын «Умырзая»да кәеф-сафа корып утырган өч ир-ат, атыш турында шактый кызыклы мәгълүматлар биргәннәр Шерлок Холмсларга абзыйларны санап чыгару, эзләп табу әллә ни кыен булмас иде. Гаяров пленканы ахыргача тыңлатып бетертүне кирәк тапмады. Төймәгә басты. Иң мөһим өлеше тыңланмады дигән куркыныч, кара төндә кара урманда бер ялгызың калгандай, шомлы хис iуарга тиеш иде Җитмәсә полковник, өстәл яныннан торып китеп, яны белән тәрәзә буена басты (яраткан позасы), чыраена борчулы-кайгыртулы. хәтта хәсрәтле төсмер чыгарды Миндәгссс өчен курыкма' Еракка җибәрмәм Тик минем зам Алексей Трофимов язманы үзендә дә калдыртан бу.түы ихтимал Ул напрямую министрга, аның берәр замына керсә'.’ Яисә материалны синең якын «дустын» Җәүдәт Габдулловичка бирсә Пенсионерның вакыты күп. Безнең оешма шундый бит җепнең бер очын эләктерсәләр, шуны тарталар да тарталар. Бер җинаять икенчесен өстерәп чыгара Сакманов артык сузарга, җенне котыртырга ярамаганны аңлады Унны табарга тырышырмын Салих шып туктады Өстәл янына кунып, кулына чәркәсен алды Ярый, мин ашыгам Иртәгә, обедка килеп китәрмен Әзер булсын. Синең егет кеше булуыңда шигем юк иде Башына ярчек эләккәч, миенә зарар килмәгәнме икән дигән шигем генә бар иде Ярый, мин йөгердем Сал тагын берне Ладый Кулга шап-шоп. Язмыштан узмыш юк 18 актый иркә үскән, яшьли акчалы тормышка өйрәнгән Мисхәт- Т Мишаның чит-ят шәһәр төрмәсендә алты айга якын кандала и и и симертәселәре ике ятып бер төшенә керә алмаслык хәл иде. Зарыгып, көтеп алган кунактай озак тоталар бичараны «Кунаклыгы» шул: уналты кеше йоклар өчен җайланган изоляторда ул алтмыш өченче тоткын. Дала каласында, әби патша заманында, башкисәр төркиләрнең кайнар канын суыту, казакъ, татар, башкорт, нугай, мишәрләрне бер-берсеннән аерып кую өчен салынган зинданда табигать баласы-Мисхәтне шулай озак әсирлектә асрауның әсас сәбәпләрен аңлавы да, аңлатуы да кыен. Күрәләтә нахак бәла ягуның бер үрнәге. Язмышка сыларга гына кала. Нәтиҗәсе мәгълүм: бәхеткә тарган ирне Әлфиянең кайнап торган балавыздай кочагыннан тартып алып, рәтле-башлы тикшерүсез, судсыз-чуртсыз ничәмә кояшлы көннәр, айсыз төннәр төрмәдә интектерәләр. Хуҗасы терелеп чыкканны көтәргә мәҗбүр була гаярь егет. Үз аягы белән йөрерлек хәлгә җитеп, ширкәтнең салым-чыгым, табыш-югалтыш, отыш-оттырыш кәгазьләрен өйрәнеп, тиешле карарлар кабул иткәннән соң, Са- кмановның беренче гамәли эше Мисхәт Маликовны төрмәдән йолу булды. Бу авыр, билгесезлеге белән катлаулы шөгыльгә алынмыйча булдыра алмады Сәет. Дуслар адәм башына авырлык килгәндә, кайгы-хәсрәт ишелеп төшкәндә сынала. Аяк астында гөнаһсыз тәүфыйклы песидәй бутала, кирәк вакытта җилкәсен куя белгән якты йөзле Маликовны Сәет энесе кебек якын итте. Соңгы чорда, Әлфия белән танышканнан соң, егет җитдиләнеп китте, акыл ягыннан дисеңме, тормышны алып бару тарафыннан аласыңмы, һәрьяктан үсте. Буш вакыты булдымы, спортзалга төшә; үзен кызганмыйча, иренмичә шөгыльләнә; Мисхәт күзгә күренеп шәбәйде, мускуллары күлмәк җиңенә сыймый башлады Кыскасы, Маликов ширкәттә киң колач белән эшли башлаган ышанычлы хезмәткәрләрнең берсе булып киткән иде. Мәгәр, яшәешкә барыбер җиңелчәрәк карашы, билен бөгәргә яратмавы (Сакманов мәктәбе), арканы туры тотуы һәм физик җегәренә күбрәк таянуы егетне кыен хәлгә куйган булса кирәк. Корсагы авызына җиткән булса да, тапканны югалтырга яратмаган Әлфия. Сәет эшкә чыккан көннәрдә үк, аның чикләвек агачыннан ясалган яңа мебель куелган офисында пәйда булды. Фил сөяген хәтерләткән шома тәнле, чибәр йөзе сытык, борчулы. кайгылы. Әмма тавышы— хуҗасының колы — кәрәзле чәчәк балыдай, татлы, ягымлы — Сәет Яруллович, сезне, туачак баламны көткәндәй, көтеп алдым. Мисхәт һаман утыра бит тегендә. Сез генә коткара аласыз минем иремне Сездән башка безнең берәүгә дә хаҗәтебез юк икән. Зинһарлап, ярдәмегезне сорыйм,— дип үтенде, чын күңелдән ялварды ханым. Хатын-кыз күз яшен авыр күтәрә иде Сәет. Тумыштан акыллы Әлфия елау-сыктау, ыңгырашу-иңрәү белән генә ерак китеп булмасын аңлый. Ханымның хәйлә пәрәвезен, ефәк корты кебек тукый белүенә күпне күргән Сакманов та шаклар катты. —Минем вакытым да җитә инде, бала табарга. Шуңа чаклы Мис- хәтем кайта алса иде. Оялгандай итеп, килешле генә сүзен ялгап китте: «Кыз тапсам, иң якын дустым хатирәсенә Зөлфия, дип кушачакмын». —Миңа үсеп өлгермәс инде ул. дип шаяртырга көч тапты үзендә Сәет. Тавышы моңсу чыкты. Сөеклесен искә алуны ул һаман авыр кичерә иде.— Сезне тыңламыйча, малай туса, нишләрсез?—Тозлы суны «йотып» җибәрергә өлгергән, алмалары алгарак чыгып торган соры күзләрдә Сәет гаҗәпләнү, аптырау укыды: «Аяз. якты көн кебек ачык, ике икең дүрт төсле, мәгълүм хакыйкатьне белми утырасың, янәсе». Рөхсәт итсәгез, улыбыз Сәет атлы булыр. Сезгә ошатырга тырышып тәрбияләрмен. Белмим iагын,— дип. чал чәчләре ишәйгән башын сыпырып алды х^жа.— Минем кебек булмасын инде ул. Бәхете белән, күлмәктә тусын. Үземнән генә тормаса да. берничә кат өйләнергә туры килде. Иң газиз кешемне саклый алмадым.. Күңеле тулып, үзе дә сизмәстән. Әлфиягә йөрәк серләрен ачып салды Тырнаклары буялган кулларын түгәрәк корсагына куеп утырган миһман ханым, ипләп кенә Сәетне бүлдерде Ирнең тормыш юлын, хаталарын «ярлыкады». — Минем әбием, минем өчен дөньяда иң изге җан, «һәркем, үзенә аллаһы тәгаләбез, җиргә кендек каны тамганчы ук. тамгалап, билгеләп куйган үз яртысын табарга, кавышканчы аны эзләргә хаклы»,- ди торга- ные. Берәүләр аны сразы таба, икенчеләре гомере буенча эзли. Тәңребез тапканны югалтмаска ярдәм итсен иде дә, дип. сабыйларча көрсенеп куйды Сәет. — Мине бит әле мафиозник. пахан, босс фәлән-төгән, диләр. Сезнең улыгыз да минем юлдан китсә? —дип кыйшаерга ипе ширкәт хуҗасы. Әлфия нәтиҗәсен көттермәде — Сездәй дөньяви кеше булып үссәме? Бик шәп булыр иде әле. Алар үсеп җиткәнче әллә нинди заманалар килер әле Сезнең туачак балагыз, нәсел-нәсәбегез хакына, берничә көннән, мондагы эшләрне аз-маз җайга салуга, юлга чыгам, диде «Игелек» хуҗасы беркадәр тантаналы пафос белән. Әлфия торып басты. Гәүдәсен матурлап куеп, җиңелчә генә башын иеп. ишеккә юнәлде. Оят вә хурлык булса да. хатынның тагын да тулыланып ки I кән гәүдә Шәрифләренә күз ташлап алудан үзен тыя алмады Сакманов Менюга күз салган өчен акча алмыйлар Гаеп тә саналмый Вәгъдә бирү тауга каршы капчык ташуга караганда, күп тапкыр җиңелрәк. Әлфияне: «Ярдәм итәрбез, артык борчылма, татар халкын арттыруга әзерлән»,— дип. ипләп кенә өенә озатып җибәрсә дә. гозерне үтәве салават күперен чыгудан җиңел булмады Татарстан белән Ырымбур хакимиятләре арасында бәйләнеш юк дәрәҗәсендә икән. Дала шәһәренең хөкем оешмаларында эшләүчеләрнең күпчелеге Екагериггбург. Өфе. Себер якларында белем алу сәбәпле, араларында таныш-белешне 1абуы кибәннән энә эзләү кимәлендәге оер нәмәстәкәй икән. Әзерлексез, бухты-барахты сәфәр гизеп, әллә ни майтарып булмасын чамалый иле Сәет Уйлана-сорашгыра торгач. Ырым- бурдан Казанга күчкән, газ җиһазлары буенча белгеч, бизнесмен, әзмәвердәй таза гәүдәле, бары тик кара шевиот кәстүмне генә ир-атка лаеклы кисм дип санаган Илдар Хисмәтуллинны эзләп тапты. Үзенең алшартларын куеп, «бурыч белән төрмә адәм баласын икс як!ан сагалап юра. безләр бер-беребезгә ярдәм игәргә должны», дип. гсленә салышын. әҗер I урында да онытмыйча, ярдәм итәргә алынган мишәр егете элек тормыш иткән якларыннан зрә кәефе кырылып кайта Кырык алты яшемә йитеп. андый тирес адәмне бакканым юк иде Прокурорны атьәм. Үзе шул як татары Якын йибәрми. Яшь адәм булса, аңлариең, карьера куа дияриең Илленең өске ягында Ну. зверь Ерткычың бер якта торсын Мин үзебезчә. мишәрчә сүлим, ул урысча бәрә Кул селтәдем дә. биредә укыган танышымны эзләп киттем Ул нормаль каршы алды, милиция, суд работниклары белән таныштырды. Алары, дивана прокурор кебек, ломатсә игеп тормадылар. Сумманы атыеләр Үзебезгә тегел, диләр. Мин аңламыйм чтоли. Хоть чертыма дим. егетне чыгарыгыз, дим. Короче, менә шул сумманы алып, шунда барасы Илдар Хисмәтуллин. җыйган мәгълүматларын олыдан тапшырып, үзенә тиешле «сәдаканы» кара шевиот пинжәгенсн зчке кесәсенә салып, дәүләт эше башкарган кешедәй, эре генә саубуллашып, үз ю гын тотты Мисхәг не йолу эпопеясында, яхшымы-яманмы. беренче адым ясалган иде Үтенә юл чыкмыйча. Төньяк Калавылы тавыннан өмсснеп карап кына мәсьәләнең уңай хәл ителмәсен аңлаган Сакманов, әлегәчә, суер кебек, качыппосып яткан Биотлонистны, Гришаны үзе белән алып, рулыә Замирны утыртып, дала якларына чыгын кигге Ырымбур аны кабырганы санап, сөякләрне үтәли чыгып йөри торган көзге җилләре, комлы. буранлы тузаннары белән каршы алды. Табигатьнең иң әшәке вакыты. Өйләр, биналар ягыла гына оашлаган. Адәм баласы беркая да рәхәтлек габа алмый. Тәнендә җылың тормаганда, күңел тыныч, ирекле була, зиһен тулы көчкә дөберди алмый. Иң затлы, кояшлы якка караган бүлмәләрне базарчы кавказлылар, үзбәк кардәшләр алып бетергән булса да, кунакханәләрдә буш урыннар җитәрлек иде. Кыйммәтчелек, ач бүредәй улаган дәвердә, теләсә кем яши алмый бәһале бүлмәләрдә. Төрмә әйләнәсендә буталып, «яктырып» йөрүдән мән чыкмасны чамалаган Сәет, егетләрен хәмер, азык-төлек, җиләк-җимеш кебек кирәк- яракны алырга базар тарафларына озатты да, телефонга утырды. Илдар калдырган саннарны җыярга кереште. Эзләгән табар, тырышкан ташка кадак кагар, дигән агай-эне. Заманында Казанда югары белем эстәгән, өлкә хакимият оешмасында эшләүче Владимир Степанович урынында булып чыкты. Телефоннан теләсә нинди гозерне кире кагуы җиңелрәк булуны исәпкә алып, йомыш төенен ахыргача чишмичә, җаваплы кешедән үзен кабул итүен үтенде: «Кечтеки генә йомыш, киңәшәсе бар»,— дигән булды. Сакмановтан яшьрәк, үзенә югары белем биргән Казан кешеләренә ярдәм итәргә әзер, ачык чырайлы, аралашуга омтылып торучан зат булып чыкты Илдарның белеше. Кунакханәдә озаклап гәпләшеп, кәефләнеп утырдылар. Сәеткә эчәргә ярамаганга бик исе китеп, кыланып тормады. Үзенә кирәген уртлады. Күчтәнәчләр белән машинада озатып кую да күңеленә хуш килде. Икенче көнне Владимир Степанович, «Маликов эше» буенча шактый төпле мәгълүматлар «күтәреп» килде: «Егетнең делосын алып баручы прокурор белән, татар кавеменнән булса да. борчак пешмәс, пенсиягә чыгарга ел ярым калган, кәнәфиеннән колак кагудан куркып, ярарга тырышып, чәче белән җир себерә икән. Иңенә янә бер йолдыз өстәтү бәрабәренә туган анасын төрмәгә илтеп тапшырырга сәләтле адәм диләр аның хакында. Сезнең халык бер үҗәтләнсә, чыгымчы ат кебек, ахыргача торачак. Үпкәләмәгез, алты ел КАИда укыдым».—дип тә өстәде. «Кыскасы. прокурорга юл эзләп, вакыт уздырасы түгел. Шул эшне алып баручы майор белән район казые турында фикерләр уңай. Ярдәмчел кешеләр, диләр». Зәңгәрсу күзләренә өмет вәгъдә иткән, хәйләкәр елмаю иңде. Сәет аны аңлады, «ярдәмчеллек»нең бирелеш рәвешен вә күләмен ачыклыйсы калды. Сакманов баш бармагын калган дүртесенең йомшаклары өстеннән ышкып уздырды. — Күпмерәк кирәк булыр? Ир уртасы, аксыл чәчле башын як-якка чайкап алгандай итте, кулларын өскә күтәреп, аркылыга куеп, хач сынын чыгарды. Юк. юк! Ришвәт бирү турындагы хыялыңны башыңнан чыгарып ташла. Егетең шул гамәле өчен гаепләнә. Беләсеңдер? — Алайса, мул итеп өстәл әзерләрбез. Базардан сарык алып, кышкы табигать кочагына, шашлыкка чыгарга мөмкин. — Бәлки, анысы да кирәк булыр... Соңрак. Чәчләре хөкем оешмасында агара башлаган Сакманов әлегә берни аңламый. «Ничек инде тоткынны болай гына төрмәдән чыгарсыннар ди, тузга язмаганны. Безнең заманда да, җитди мәсьәләләр, кулга кытыршыны салмыйча, хәл ителми иде. Ришвәт алу. ришвәт бирү - Русиянең элек-электән килгән яшәү рәвеше. Земсля нәрсәдер бөгештерә. Сырхауханәдә озак ятып, тормыштан шулай өметсез артта калынганмы әллә?» Владимир Степанович Сакмановны артык интектермәде, ачыкламыш кертте. Мондый арзан алымнарга авыша торган егетләр түгел минем танышларым. Маликовны әманәткә чыгарып тору (бәлки, шартлы рәвештә) хакында гына сүз алып барырга мөмкин Яңа танышының фикер сөрешенә бу юлы гиз төшендә «Игелек» хуҗасы. Карале син аны, нинди җайлы, хәтер калдырмаслык, үпкәләтмәслек. отышлы алым табылган. Әманәт... Залог... под залог. «Умырзая» ресторанында утырганда Нургали Ваһапов сөйләгән мәзәктәге ке- бек. сало ул кайда да. Африкада да сало инде ул. Тозлы, борычлы, төтенле дуңгыз маеның сыйфаты гына төрле була. Берәү дә взятка алмый, һәрхәлдә, синең алдыңда куен кесәсенә салмый, папкада тота, ник дисәң, яхшылык, изгелек юлында ул арадашчы гына. Сәвит системасы адәм баласына михнәт күрми яшәү өчен ничаклы мөмкинлекләр ачып калдырган. Ә без. әтрафсыз балалар, ыплыр битләр аны каһәрләргә җөрьәт итәбез Әманәт залог бурыч сало Вәссәлам Кояш нурларында. әллә ничә төрле төсләргә кергән затлы асыл таш кеби, тирән мәгънәле сүзләр Сез. Владимир Степанович, аларга әҗерне диимме, үзегез илтәсезме? Әллә мине таныштырасызмы? Күләм Шәрифләрен чама беләнрәк билгеләсеннәр инде. Егет байлар токымыннан түгел Ишле нәселдән, яңа гына гаилә корды. Хатыны көмәнле. Ния1е дә бик изге булган: чит-яз җирдә адашып калган апасына ярдәм И1 ү Шәригать кануннарыннан килеп бәяләгәндә, Маликовның түшенә орден гагасы. Игелекле эштә йөргәһ. дип. Сәетнең ясканып сөйләнүен Владимир Степанович кыйммәтле коньяктан алсуланган колагының эченә үткәзеп тормады. — Урынлы сөаль, дию белән чикләнде. «Җавап» атлы тулпарын тезгеннән ычкындырырга ашыкмады. Сакманов үзе дә сорау кәлимәнең дөрес куелуында шикләнми Аны сумманың күләме белән бер үк дәрәҗәдә, гарантия мәсьәләсе борчый Исрафчылык заманасы түгел. Шул ук вакытта бәгьзесе дә «Мин Сак- мановтан фәлән-фәлән сум сәмән алдым, шуның өчен Мисхәт иптәш Маликовны төрмәдән чыгаруны үз өстсмә алам», дигән язма заминлек кулына тоттырмаячак Шыр тилеләр, агач диваналар чоры үтте. Ришвәт алу өчен әнә нинди яшертен тычкан тишеге табылган. Черки борыны да сыймаслык. Владимир Степанович Сакмановны җаваплы майор белән кавыштырды. Тәмәке гөтене «эчеп» керәм дигән булып, машинада икесен генә калдырды Яше кырыклар (ирәсендәге. тулы гәүдәле, чокырлы иякле, аралашыр өчен ипле кеше булып чыкты хөкем әһеле. Мин Маликов Мисхәтнең абыйсы булам Туганнан туган Аның ярдәм кулын сузарлык башка кешесе юк Заманында үзем дә милициядә эшләп чыккан кеше. Миннән шикләнмәскә мөмкин димәкче булам Майор бүселеп чыкмады, тигез ак тешләрен уйнатып, рәхәтләнеп, шарлавык агызып көлде. — Юкка вакыт уздырмыйк Владимир Степановичка ышанам Ул теләсә кем белән таныштырмас. Миннән ни-нәрсә сорала’’ Егетне коткару иде хыялым Бәясеннән iормабыз. Сез дә, Маликов шикелле, ришвәт тәкъдим итмәкче буласызмы? Минем кәҗәм ит ашамый диләрме әле? Шаяртуыннан канәгать калып, бу юлы да колаклары селкенгәнче, кычкырып көлде. Иң михнәтле заманда ла җиңел яши белә торган кешеләрнең берсе иде бугай майор Кемгәдер кирәк булган бу карачкы процесс. Егетнең сәдәбенә пальто Iакканнар Үткән беткән Хәзер сүз Маликовны судан коры чыгару турында барырга тиеш бугай. Мин сөйләшкән кешеләр «әманәгкә чыгарып булыр», кебегрәк фикер әйттеләр. Тик әүвәл Iаепләнүченен ришвәт бирү фактын танып, беркетмәләргә кул кую шарты бар Бу хакта мин сөйләшермен. Ул риза булыр, дигән фикере белән бүлеште Сәет Мәҗбүри булмаган сөйләшүләр, нинди генә озын-озакка бармасын, барыбер «под залог»ныи күләмен яисә кимәлен билгеләүдән коткара алмый Кар белән аралашкан вак комлы, салкын җил зиһенне начар эшләтә. Икесе дә кәгәләр. Әманәт хакында сүзне Сакманов башласа, бәһаның зуррак куелачатын көт тә тор «Синең үтенеч, үзең башладың, гафән» Сүзлән гамәлгә күчү җиңел түгел Озаккарак киткән тынлыкны хөкем оешмасы әгыасы өзде Тавышы, каз бәбкәсе тиреседәй йомшак, нурлы, үзенә тартып торучан килеп чыкт ы — Кырык лимон сорыйлар, притом баксаларда. Мин — арадашчы гына. Сумманы санап алам да Владимир Степановичка бирәм. Ул — җаваплы кешеләргә тапшыра... «Тегесе нәкъ шуның киресен талкыган иде. Эзне яшерәләр», —дип, эчтән көлемсерәп куйды Сәет. Ә аңа кемгә бирсә дә барыбер түгелмени? Егетне генә тизрәк азат итсеннәр. Дуганы артыграк бөгәләр бугай. Бәхәсләшеп карыйсы булыр. — Кырык күбрәк булыр. Егет барча мөлкәтен, хәтта йөкле хатынын сатса да, ул чаклы акчаны җыя алмаячак, дип кабатлады. Майор иреннәрен бөрештерде. Уртасы буш түгәрәк клиндер килеп чыкты. — Мин арадашчы гына. Башка ягы - сезнең проблема. Миңа шул санны атадылар. Риза булмасагыз, кулларны соңгы кат кысышабыз да, ничек диләр әле, диңгездәге кораблар мәеле, төрлебез төрле якка... Әллүк... Алай ук кырыс сөйләшмик инде. Ничек дигән әле җәллад Сталин: «Кеше бар мәсьәлә бар, кеше юк проблема юк». Егет нахакка утыра, өлкәннәрдән ярдәм көтә. Миһербанлы булыйк инде шул мескенкәйгә... — Шул ният белән сезнең машинада сөрсенеп утырабыз түгелме соң?— диде милиция майоры, бераз йомшара төшеп. Сиздермәскә тырышып кына, утыргыч кесәләрен капшап алды. Сәет күзеннән бу хәрәкәт читтә кала алмады: сөйләшүне язып баручы нәмәстәкәйләр эзли. — Зинһар, шикләнмәгез, курыкмагыз. Без— җитди кешеләр. Сораганның яртысы җитмәсме? Бигрәк юк эш өчен интегә бит егет. — Сөйләшеп карармын. Утыздан да төшмәсләр. Мин — таныштыручы функционер гына. Ничек әйтерләр. Машинаның алгы утыргычына шыпырт кына Владимир Степанович кереп чумды. Ул, янәсе, берни белми, берни ишетми, аңа арадашчы вазыйфасы гына йөкләтелгән. — Сәет дус. яхшы коньягың булса, аз-маз тәмлик тә. мин киттем. Зря вакытым юк. Әлбәттә инде, машинада затлы шәрабы да. кыйммәтле шоколады да табылды. Күңеле йомшап китеп, әманәт бәясен төшерүдән куркып, майор эчүдән баш тартты, һәрхәлдә, аның бу тәртибен Сәет шулайрак юрады. Хакимият вәкиле исә, бераз салып алгач, Сәетнең колагына пышылдады: «Бәяне төшертәм мин бу фараоннардан. Барыбер утыз кирәк булыр». Берәү дә акчаны үзенә алмый, берәү дә бушка килгән малдан баш тартмый. Якынча аңлашудан соң. Сакманов Казанга кайтып, кешеләрен акча алыштыру бүлмәләренә йөгертеп, тиешле тәңкәләрне, яшел шайтаннарны җыештырып килде. Дөя сыртының икенче өркәчен үтәсе калды. Анысы да «Гордей бабай төенен» чишүдән җиңел булмады. Әҗерне алуга берәү дә каршы түгел. Җиһан халкы бу яссылыктан килеп бәяләгәндә кыл икегә бүленә икән: берсе — бирүче, икенчесе — алучы. Нәкъ җәллад һәм аның корбаннары кебек. Тик үзен хөрмәт иткән, җиңел яшисе килгән берәүнең дә. үз фамилиясен кабул итүчеләр исемлегендә күрәсе килми. Бу эшне башка кеше, үзгә зат аша башкару җайлырак. Кемәсенең- дер бөкере булуыннан аңа ни зыян? Ахыр чиктә, аяк чыланса да, борынга томау төшмәсен. Янәдән кунакханәгә килеп урнаштылар. Пошымлы көтү өч көнгә сузылды. Кунакханәгә Владимир Степанович үзе шалтыратты. Бүген сезгә Маликов белән күрешергә рөхсәт алынды. Сәгать унда төрмә янында көтегез. Сезнең кырга таныш майор белән үзем килермен. Үзегез генә булыгыз! Артык сораулар бирмәгез. Әфисәр оелән икәүдән- икәү генә калгач, теге көнне сөйләшкәннәр хакында сүз катыгыз. Минем белән бу хакта фикер алышу булмады. Аңыштыгызмы? Алдан килешелгән шартнамә тулысынча диярлек үтәлде. Дала каласының, иләк аша уздырылган он кебек вак тузанын әллә ничәнче тәүлек үпкәгә тутырганда, Сәет Мисхәт Маликовны күрү бәхетенә иреште. Очрашуга үсмерләрчә дулкынланып барды. Нияте: әүвәл Маликовны мондый ахмаклыгы өчен эттән алып эткә салып сүгү, иң әшәке сүзләр белән әрләү. Әмма Мисхәтне күргәч, бар ачуын онытты. Әлфиянен бәхет сандугачын танырлык түгел иде. Сөяккә генә калган. Элек сәламәтлек аңкып торган алсу яңакларына җир төсе менгән, сирәк сакал-мыек баскан йөзе тартылып, кечерәеп киткән Борыны белән колаклары гына тырпаеп тора Төссезләнеп калган коңгырт күзләрендә яшьлек ялкыны, яшәү дәр1е, иман рухы сүнгән. Би1араф ваемсызлык өстенлек алган. Дөресе, капкынга эләккән ерткыч җанварныкына охшап калган кайчандыр сөйкемле күзләре. Элеккеге шук. шаян, иркәләнеп артистланырга яраткан Мисхәт-Мишаны алыштырганнар диярсең. Үз-үзен тотышында, карашында, тәртибендә Шөреп чалымнарын сиземләде Сәет. «Нәсел, ген. асыллык, затлылык турында күпме сөйләсәк тә, кешене калыплауда тирәлек, мохиг кебек әкәм-төкәмне чуттан ташлап булмый икән. Рссәйле беркайчан да инглиз, француз язучысы төсле фикерли алмас. Гоголь, Достоевский, Толстой кебек каләм ияләре испан, италян җирлегендә туа алмый торгандыр», кебек шактый сәер уйлар өермәсе узды күңеленнән. Бер-берсенә кара-каршы атлап, аралары ике аршынлап калгач, тук- талыптөртелеп калдылар. Сакмановның йөрәге янәдән чәнчеп, әрнеп алды. Соңыннан Мисхәт. «Сәет Яруллович терелеп, үзе килеп алмыйча, төрмәдән чыкмаска булган идем», дип, кикрикләрен киерсә дә. бүген хәле шәптән түгел иде Сәет абый, - дип кенә әйтә алды егет, хуҗасының куенына ташланып. Сүзенең көче югалды. Сакманов егетнең тырпаеп торган очлы җилкәләрен кочты, кабыргаларын капшады. Нихәл, Мисхәт Нәрсә булды? Ничек килеп кердең бирегә? Нишләттеләр сине бу мөртәтләр? Хәзергә берни сөйли дә, аңлата ла алмам. Үзем берни төшенмим Бик каты кыйнадылар. Синяклар һаман китми Әлфия ничек анда9 Исән-сау хатының. Сине көтә. Балаңны кәгә. Мин нәрсә, сез исән-сау калдыгыз, аллага шөкер Мин ахмаклыгым белән килеп каптым. Каты изделәр. Фикеренең җебе, сүзенең рәге-бите юк Очрашу сөенеченнән шулай каушап калдымы, әллә чыннан да, дөмбәсләп һушын алганнармы бичараның9 Баласын табарга да срогы җитә торгандыр инде, мескенкәемнең? Аларның срогы билгеле. Синеке кыенрак Вакыт аз. Сине нәрсә өчен, нинди статья белән яптылар? Берничә дәкыйка эндәшми торганнан соң, күптән башын катырган мәсьәләне ниһаять калкытып куярга җөрьәт иткәндәй, сөйли башлады Зиһене ачылып киткәндәй булды Взятка биргән, дөресе, бирергә маташкан өчен, дигән ярлык тактылар, Сәет абый. Рәтләп тикшермәделәр, ике кат следовательгә, бер тапкыр прокурорга алып бардылар Шуның белән бетте. Бетнең камерада судсыз-нисез өчәр ел утыручылар бар Әйтерсең лә. андый кеше дөньяда юк. Бер аббай күрше сарыгын урлап суйган өчен икенче ел инде шунда ята. «Мин аны үземнеке белән бутаганмын. Ичмасам, иген дә тәмләп карый алмадым, шунысы үкенечкә калды», ди Үзең турында тына сөйлә! Сүз куәсе ачылып киткән егет, ифрат җиңел күчеш ясады Взятка бирү фактыңны таны, шуннан соң сразы суд булыр, условно срок биреп, иреккә чыгарырбыз, диләр. Мин аларга ышанмыйм Мәкер ятьмәсенә килеп кабудан куркам Кул тамгасын салуга, биш-алты елны чәпәрләр. Бу статья буенча сигез елга чаклы утыртырта була икән Мисхәтнсң күңелендәге моң-зарын ата казга булса да сөйләп, бушанасы килүен аңласа да. вакытның иләмәгән чи тире кебек кыскара баруын хәтерендә тоткан Сәет, яшь дустының кайнар ногытын бутдерде Мисхәт. мине итыибар белән тыңла, туң баш булма, аңларга тырыш Сиңа барча кәгазьләргә дә. «риза» дип, кул куясы булыр Соң бу бит ялганны раслау, үзең гариза язып тәмугка керү була түгелме? Әле генә радиодан ишеттем. Пушкин бабабыз, шыр тиле тенә үзгәрми, фикерен яңартмый, дип акка кара белән язып калдырган икән - Мин взятка бирмәдем. Андый уем да юк иде. Сез дэ минем муенга элмәк салырга ярдәм итәсез түгелме?- дип, Мисхәт карыша, үпкәли башлады. Тәне җәрәхәтленең рухы тиз сына икән. Җәелеп сөйләп, тәфсилләп аңлатырлык арасы да юк ичмаса. —Синең гаишникларга акча тәкъдим итү фактың өлкә хөкем оешмалары өчен кирәк, диделәр. Соңгы өч елда әлеге маддә буенча берәүне дә каптыра алмаганнар. Мәскәү канәгатьсезлек белдергән Синең имзаң аларга язгы, күптәннән көтелгән яңгырдай тансык. Шылдымы? Яшьлеге белән кәҗәләнеп, ябык чыраен чалшайтып торган егеткә Сәет соңгы дәлилен китерде Билдән түбәнрәк тондырырга туры килде. —Бер беркетмәгә син, ришвәт бирүеңне танып, кул куйган булгансың икән инде. Хәзер нәрсә киребеткән булып кыланасың? Мисхәт балаларча көрсенеп куйды. —Булды андый хәл. Бик нык кыйнаганнан соң. Аңгы-миңге хәлемдә идем. «Су бирербез», диделәр. Анда да алдадылар. Соңыннан имзамнан баш тарттым. - Җит*ди булмаган. Хәзер намусыңа, гамәлеңә каршы булса да, имзаңны янәдән сырла. Шуннан соң сине под залог, сразы чыгарачаклар. Әлфияң янына алып кайтып китәбез. — Чынлапмы? Судсызмы? —Кәмит уйнап торырлармы, юкмы, ул хәтлесен әйтә алмыйм. Тик зур сумма сорыйлар. Бер өлешен ширкәт күтәрер. Безнең йомыш белән эләккән булсаң, барлык чыгымнарны да үз өстебезгә алыр идек. Бу очракта үткәреп булмас. Шәхси мәнфәгәтьләре белән йөргән, диярләр. Мисхәт мәсьәләнең асылына төшенә башлады. — Күпме сорыйлар? Сакманов дүрт бармагын өскә күтәрде. —Дүрт миллионмы? — дип пышылдады сөенечле тавыш белән Мисхәт.— Әлфиядә бар ул чаклы гына, китереп бирер. —Кырык,—диде Сәет, акрын гына.—Дүрт белән пычранып тордылар, ди сиңа. Әле бу хәтлесен дә долларларда, бары тик туксан өченче ел һәм аның соңрак басылганнарын гына бирү шартын куюларын мәхбүскә чишеп тормады. Маликов анык карарга килде: «Машинамны сатармын, әлегә җәяү йөреп торырбыз». — Свидание окончено,— диде ала-кола киемле сакчы. — Соңгы сүзем шул. Кирәкле «кәгазьләрне» мин инде алып килдем. Син барча беркетмәләргә хәзер үк кул куй. Укыган бул, хатын-кыз кебек, исем өчен генә карышкан бул... Егетнең ничектер күңелен күтәрәсе килде. Түз, Мисхәт, түз, күп калмады. Минем әткәй: «Кәҗә үзе пырдымсыз булса да, аның тиресе чыдам»,— дип, безне үртәргә ярата иде, тал чыбыгы белән «иркәләгәннән» соң. Тиешле әманәтне майор вә Владимир Степанович, үзләре әйтүенчә, шәлпек кулларга илтеп тоттыргач. Сим-Сим агай, нәкъ әкияттәге шикелле, казаматның җиде йозаклы ишекләрен каерып ачып, аннан Бухенвальд әсиредәй ябык бер егетне төрткәләп иреккә чыгарды. Әйтерсең лә, ул үзе теләп төрмәгә кергән дә, чыгып китәргә теләми, карыша Ул мәхбүс — Мисхәт Маликов иде. Барча беркетмә кәгазьләрен, гаепнамә-шартнамә- ләрне Сакмановның кулына тоттырдылар. Теләсәң яндыр, теләмәсәң — сатып эч. Төрмә ишеге белән бергә мәсьәлә ябылды Ләкин аның кош- марлары әле байтак еллар дәвамында Мисхәтнең төшенә кереп йөдәтәчәк Зиндан — ял йорты түгел икән шул. Мисхәт үзе өчен нәтиҗә ясады: бу тормышта үзеңне раслый, җәмгыятьтә урыныңны билгели алмасаң, таптап китәселәрен көт тә тор; үзеңә кирәген кулың белән суырып алмасаң, аякны сузарга туры киләчәк. Алар урамга чыкканда, кыш бабай килеп җитеп, йолдызлар сызлан эре кар бөртекләрен уйната башлаган иде. Мисхәт өчен анысы да тансык. Көчәя барган ап-ак карга ул битен, күзләрен куйды. «ябалак»ларны күкрәгенә кертте. «Бу кар минем өчен ява. мине тәбрикли» — дип, бала ларча сөенеп, энҗеләрне тотарга, кулына җыярга кереште Шулай да жилгә каршы барасы килмәде. Ул инде элеккеге Мисхәт түгел иде. «Азатлыкның кадерен белмибез, аның һәр мизгеле төрмәнең алты аена торырлык икән»,- дип уйланып, Маликов машинага кереп чумды. Юлны җиңел үттеләр. Аның өчен икенче олуг сөенеч Әлфиясен кочагына алу бәхете иде. Мәхбүснең төссезләнеп калган күзләрендә кайнар очкын кабынды. Өзе- лепләр ярата икән хатынын. Сүзләренең мәгънәви төсмеренә игътибар итмичә, лепелдәвен, үзенекен тукуын белде Әлфиякәем, бик сагындым үзеңне. Анда да... тегендә миңа син җитмәдең. Иренең ташландык бакча казыклары мәеле тырпаеп калган иңбашларын сыйпый-сыйпый, Әлфия төрттереп куйды: «Мине үзең белән төрмәгә аласың булган Дөньяның күпме олуг улы, кызы зинданда туган». Маликов шаяртуны кабул итәрлек хәлдә түгел иде әле. - Синең акыллы киңәшләреңә мохтаҗ идем мин Хәер, мин гел синең белән сөйләшеп-табышып яшәдем Төрмәдә бит үзен теләгән дусларны сайлап алып булмый Базардагы шикелле кыланып, нәзберекләнеп йөри алмыйсын. Камерага кемне китереп ташлыйлар, шул синеке Анда, Әлфиякәй. кемнәр генә утырмый Жуть Акылдан язарлык Шунысы кызыклы: яңа утырган кеше әле, шыксыз үрдәк баласы төсле, башкалардан аерылып юра. Ә берничә айдан, ул шул ук мунча пәриенә әйләнә. Җылы якта озак яшәп, пылау ашап, үзбәккә охшый башлаган татарлар төсле. Мунча пәриен күргән кешедәй сөйләнәсең тагын. Ул миңа, хәзерге килеш-килбәтемә ошагандыр, дип уйлыйм, матурым. Шаяртырга тырышса да, Мисхәтнең авыр һәм күңелсез үткәне күзал- дына килдеме, күзләре дымлана. Мәгәр, булып узган хәлләр кара тамга булып артында торса да, аңа рәхәт иде Зарланыр кешең булу үзе бәхет икән. Мин кыйнауны, авыртуны авыр күтәрдем Шуңар да мина «интеллигент ик» дигән, мыскыллы кушамат тактылар Күнектем анысына да Кыйналган урыннарыңны үзем иркәләп, үбеп төзәтермен, кочагымда барысын да онытырсың, дигән вәгъдә бирде ханым. Прокурорга допроска алып килгәндә, аркам, янтауларым кара күмер төсле иде. «Мине милициядә тукмап үтерә яздылар», дидем — Уйлап чыгарма, сине берәү дә кыйнамады.—ди теге Син әле безнең губерна кешеләренә яла ягарга җыенасыңмы9 Провокаюр. сексог Ачуым, үпкәм, рәнҗүем бугазыма килде. Ачык тәрәзәдән сикерер! ә, дигән уй узды миемнән Өченче кат. аста сөңге төсле очлы, тимер рәшәткәләр Шуларга барып төшәм дә. котылам бу рисвайдан. дим Шунда колагыма синең тавыш килде: «Мисхәт. җаным, тилермә Мин. Әлфияң, бар Сине яратам мин Тиздән гуачак балабызны ятим итмә!» Уемнан кире кайттым. Юк. мин түзәргә, яшәргә, җиңәргә. Әлфиямне бәхетле итәргә тиеш дип. тиле хисемне йөгәнләдем. Ачуым кабынды Шунда, күлмәгемне изүдән каерып, ертып төшердем Прокурор урындыгыннан сикереп торып өстәл төеп, кычкырынырга югынды «Алып китегез бу хулиганны Арт сабагын укытыгыз Артык күземә күрсәтмәгез!» Милициягә алып кереп, тагын изделәр, үзләре арыганчы дөмбәсләделәр Дөресе, иреннәремнән ак күбекләр бәреп чыга башлагач кына туктадылар. Бөтен төнем ялкын Башта тоташ гүләү. Кайсы җир авыртканны да оелмәссең, чөнки сызламаган, сыкранып еламаган бер әгъзам дә калмаган иде Үтереп эчәсе килә, су сорадым «Әүвәл менә бу кәгазьләргә кул куй, аннан бер графина салкын чишмә суы кигерәбез, ди берсе. Мин, идәндә аунап ягкан килеш, укымыйча ук. ниндидер кәгазьләргә фамилиямә охшаш тамга салдым да. аңымны җуйдым» Су бирделәрме соң? дигән соравына җавап ишетәсе килде Әлфиянең. — Хәтерләмим эчкәнемне. Алдаганнардыр. Иң кызыклы ачышым шул булды, Әлфиякәй, мине тоткан ГАИ дәһрие дә, иң әшәке кыланган прокурор да, икесе дә милләтләре буенча татарлар икән. — Алар безнең якныкылар түгелдер? Тайныкын белмим Прокуроры Оренбург өлкәсенең көньягында туыпүскән җаһил, ди. Татарча белә, ну сөйләшми, ди. Озын торыклы, олы башлы, пинҗәгенең кыска җиңеннән тырпаеп чыгып торган кызыл, йөнтәс куллы, мәче күзле абзыйны мин күрүгә үк яратмадым. — Дөрес эшләгәнсең! —дип хуплауны кирәк тапты хатын. Мисхәтнең эчендә кайнаган нөктәле рәнҗүен, үчен, саруын чыгарырга кирәклекне аңлап, алдан уйланылган, нәүмизле ялагай фикерен Әлфия дәвам итте: «Ул кылый авызлы, кыек күзле, бит сөяге тәкә мөгезедәй алга чыгып торган, җирдәй тиреле, йоны кырылган куркыныч убырга охшаган сволочьның кирәген бирермен әле. Минем кулга килеп кенә керсен». Ир-зат хатынының, аны ирештереп, шаяртуын аңышып җитмәстән, өстәп куярга кирәк тапты: «Нәкъ менә шундый ифрат ямьсез адәм иде ул. Дөрес, хәзер мин аның йөзен артык хәтерләмим дә инде». Нәсел дошманнарыннан үч алгандай, рәхәт булып китте икесенә дә Ирен киеренке халәтеннән коткару әмәлен тапкан Әлфиянең иреннәрендә кояш нурларыдай иркә елмаю балкый. — Шуннан инде, аяк куллары сызлаусыз булсын, мен рәхмәтләр үзенә, Сәет Яруллович килеп җитте Бу юлы, аның үтенече белән, кыек- мыек имзамны сырладым. Минем өчен акчаны ул түләде. Күпме, ничек, нәрсә, миңа ләм-мим... — Ахыры хәерле булсын. Мисхәтигем. Батырлыкка кайда да урын бар, диләр иде мәктәптә укыганда. Тик ул урыннан ераграк торырга кирәк,- дип. Әлфия вәгазь уку, акыл сату гадәтенә, «старосталыгына» тугры калып, нәтиҗә ясады. — һәркем язмышына үз маңгае белән бәреп керә, диләр. — Маңгай адәм баласына «поштучно» бирелә, аны саклый һәм горур йөртә белергә кирәк.— дип өстәде хуҗабикә, «мәсьәләне» ябып. Мисхәт иркәләнеп, чытлыкланып, колагын, иреннәрен Әлфиянең корсагына куеп, тыңлаган булды. — Нәрсәдер сизеләме?— дигән булды ханым, Мисхәтнең йомшак чәчен сыйпап. — Аягы белән китереп сылады, әттәм, бар әле урыныңа утыр, болай да кысан,— ди. — Кит аннан, шаяртма,—дигән булды, канәгать ханым. — Валлаһи дим. - Шул чаклы ябыккансың, коры сөяккә калдырганнар. — Син җибәргән продуктлар, акча исәбенә генә исән калдым. Тешләр селкенә башлаган иде. Синнән килгән сарымсак коткарды. Шуны саклап тотып, һәркөнне аз-мазлап ашарга тырыштым. — Ашказаның ничек? Син бит гастритмы, язвамы борчый, дигәннең. — Иркә тормыштан килгән чир булгандыр ул. Үзе турында бер тапкыр да искә төшермәде. Шул файдасы тиде. Әлфия фил сөяге төсендәге тиреле битен сыйпап алды, дымлы иреннәрен бөрештереп, әйтте: — Сине, Мисхәтем, Оренбургка ашказанын дәваларга махсус барды, диярбез, малаебызга йә кызыбызга. Мисхәткә, җанашы белән килешеп, баш кагудан үзгә юл калмады. Дәвамы киләсе санда