БОЛГАРИИ КЫЛЫР КҮНЕНЕ
Уңган хатын билгесе И га кертер тирене. Болгарый кылыр кунене. Тунлы кылыр ирене. Татар халык мәкале алыкның үткәнен һәм бүгенгесен тулырак күз алдына китерим днсәц. кайчак аның көндәлек тормышына, көнкүрешенә, ашау-киенү рәвешенә күз салу да җитә Әйтик, сафьян читекләре язмышы-тарихы белән дә хәл шулайрак гора. Кызык кына килеп чыга түгелме соң. Бер яктан борын-борыннан чәмчәле читек, чәчәкле читек, чуар чигск, парчалы читек, чәкәнне читек, чиккән читек, чигүле читек, каюлы читек, каймалы читек, итәкле читек, бизәүлс читек, турлы читек, уйулы ату. хәтта урыс сүзләре кергән минзәләвн читек (вензелевый), бирхәлс (верх) чигек. пулузур читек (ярым бизәкле) кебек исемнәр белән аталып йөртелүче бу көяз аяк киеменең, ягъни болгарый кылган күненнән ефәк җепләр белән чигелеп эшләнгән ерак тарихлы эчитекне (ул тыштан кәвеш белән киелгән) гамәли сәнгать әсәрен сагынып кына сөйләргә кала. Өзелгән буыннар, киселгән тамырлар галәмәтедер инде бу Югыйсә, ул урыс патшалары аяк кисме буларак. Эрмитажларда сакланган, хәтта урыс җырларына да кергән (-привези мне из Торжка два сафьянных сапожка»), шулай ук төрле апплнкапия-бизәкләргә күчеп, башка халыклар мәдәниятенә дә сәнгати йогынты ясаган Икенче яктан, бүген дә электән чигелгән әлеге читекләрне татар әбиләренең аягында күргәч, горурланмый да мөмкин түгел Ак мамык шәле, каюлы читеге булса, күңеле бөтен, тормышы түгәрәк була Ак әбинең Чын сәнгать, югары гамәли сәнгать әсәре булганга шулай ул. Биреп кара син татар әбиенә чигеп түгел, буяп яисә ябыштырып кына әмәлләнгәнен читекне, ул ана борылып та карамаячак' Юк. татар әбисенә бары шул уннарча атамасы булган чигүле читек кенә кирәк һәм ул һәркайда шулай: Себердәме яки Сембсрдәме. Ижаудамы яки Касыймдамы. Сары гауда яки Өркеттәме бөтен дөньяга сибелгән татар әбиләренең хыялында әнә шул Казан читеге булыр, аларның сандык төпләрендә тетелеп беткән ефәктәй читек китеге ятыр Алар, әлбәттә. Казаннан. Эрбег. Мәкәрҗә. Кяхта. Торжок ярминкәләреннән алдырыла торган булганнар Чөнки һәркайда да шулай ефәк белән күнгә чигә алмаганнар Себер татарлары арасында «уюлы ату» дигән атама бар Ул Касыймдагы кебек, баштагы «к» авазы төшеп калып «кату» (аякка элү) сүзеннән ясалган бик кадими атама Мөгаен, ин борынг ыларыннандыр әле. Эчитек тә. тышкысы да булмаган чакта ук тугандыр, уймалы, бизәүле аяк киеме катып йөрүне аңлатадыр Югыйсә, гади күннән тегелеп, әле дә булса киелә торган аяк кисме Ссбсрдә царык. чарык, кунычлы чарык дип йөртелмәс иде. Итек тә. читек тә соңрак кергән атамалар, ләкин алары да бар Себердә Әнә ич. җырда ничек җырлана: Сәхтиян ла читек, савырый башмак. Бас. йәникәм. Аирләрнс уйг ынча Ихтимал, элегрәк тирене уймалап, уеп. чигеп хәстәрләү эше үзе дә булгандыр, йә онытылгандыр гынадыр Асылда исә бу бизәкле күн мозаикасы тарихы Себер аша. моннан 2500 еллардагы Алтайның Пазырык курганнарына барып тоташа Шунда мәңге тунлык катламнарында сакланган мондый сәнгать үрнәкләре Х Аларның нәкъ татар хатын-кызлары мәхәббәте һәм зәвык ихтыяҗлары буларак дәвам итүе дә, шагыйрь әйтмешли, «юкка түгелдер» Әнә бит «болгарый кылыр күнене» диелә борынгы мәкальдә хатын-кызларның уңганлыгына ишарәләп, «болгарый» дип аталырлык икән, димәк, татарларда затлы итеп күн иләү, дуплау эшләрендә хатынкызлар да катнашмый калмагандыр. «Әниең нишли? Тире иләп күн эшли» такмазасы да шуңа бер дәлил булып тора. Тагын бер мисал, белгәнебезчә. украиннарда, көньяк Россиядә кызыл төстәге итекләр бар, әмма аларга карата олугъ сәнгаткяр Игорь Моисеев: «Төсле аяк киеме —татар халкына гына хас сәнгать әсәре ул»,—дигән. Чигүле читек дигәннән, бу очракта үзем белән булган кыйсса хакында сөйләп үтәргә телим. Андый читекләрне бер йөз генә пар алып таратмаганмындыр мин үз гомеремдә 1990 елны Америкага барганымда, аларның бәясе 150 сумга күтәрелгән иде инде. Шулай да мин океан артындагы ханымнарыбызга бүләккә биш пар читек сатып алдым Берсен үзем киеп, Мәскәү метросына төшеп килә идем, арттан сулуы кабып берәү чаба: «Апа, зинһар миңа сатыгыз бу читегегезне! Әнием Пензада тора, каян да булса табып кайтырга кушты»,— ди бу Мин: «Казанга барып. Арчадан алыгыз»,— дидем Америкада исә мине каршы алучылар. әле мине танып та өлгермәстән, читекләремә карап: «Син Флора буласынмы9»- дип эндәштеләр Анда инде, тәки аягымнан салдырып, бер кыргыз рәссамы Бишкегына алып кайтып китте читекләремне Шулай, халкыбызны дөньяга танытучы бу борынгы гамәли сәнгать әсәре татарда тиктомалга гына килеп чыкмаган. Буыннар өзелүе анын онытылуына бер сәбәп булган шикелле, килеп чыгуы үсешенә дә менәр еллар чарланган дәвамында табигый зәвыгы, милли характеры, икътисади-мәдәни ихтыяҗлары, әйтик, малчылык үсеше, исраф итмәү, камиллеккә омтылу кебек дин, гореф-гадәт йолалары да ярдәм иткән Күнчек (сумка), күпчек (мендәр), котыйчык (тартма) кебек күн әйбер исемнәре дастаннарда сакланган һәм аларның читек бизәкләү техникасы белән эшләнгән булуы бик ихтимал. Кыскасы, күн эшкәртү осталыгы белән безнең әби-бабайлар бик күптәннән таныш булганнар Шуңа күрә дә яхшы эшкәртелгән, иң сыйфатлы күн һәм күн әйберләре башка халыкларда «болгарый» дип атала Үзебездә исә ул гомуми билгеләмә әдәби телдә дә. күнче-һөнәрчеләр телендә дә очрамый диярлек Бары җырлардагы: Базарлардан алган читегеңнең Болгар микән, җаныем. оЛтаны,— кебек сүзләргә карап кына, иң яхшы күн кирәк булган олтанлык өчен «болгарый» күне файдаланылганын белергә мөмкин. Махсус үрчетелгән мал. билгеле үсемлек сыгынтылары белән эшкәртү-иләү (иеләү) хәзерге химия заманында онытыла да булыр. Археологлар тапкан кызыл төстәге күн кисәкләренә анализ ясап карагач, аларның үсемлек сыгынтылары белән эшкәртелүе мәгълүм булды Сактыян (сафьян) һәм сауры дигән күннәр өч яки алты айга хәтле сөт имгән кәҗә, сарык, сыер, ат тиреләреннән эшләнгән. Сауры —ат янбашы, ягъни иң таза өлешеннән ясалып, үкчәгә куела торган булган. Мәшһүр шагреневая кожа да шул сүздән килеп чыккан, дип саный тюркологлар. Савыр сүзен татар теленең иң борынгы сүзләре сакланган себер диалектларында әле дә очратырга мөмкин Мәсәлән, бер атка ике кеше атланса, «савырлашып менгән» диләр, ягъни берсе ат янбашына утырган була Шевро да нигездә шул сүздән ясалган, тик анын мәгънәсе үзгә: өч ай сөт имгән кәҗә тиресеннән эшләнгән йомшак күн була ул. Әйтергә кирәк, бу сәнгать бүген дә исән. Шөкерана кылыйк Арча милли аяк киемнәр фабрикасы директоры рәссам Илдус әфәнде Гайнетдинов, мәсәлән, үзенең коллективы белән шушы гамәли-декоратив сәнгатебезне һич төгәнмәүче әбиләребез ихтыяҗын гына канәгатьләндерер өчен түгел, миллионлаган читекләрне бөтен дөньяга тарату эше белән бүген дә армый-талмый шөгыльләнә. Рәссам С Н Кузьминых бу сәнгать өлкәсендә үзенең кызы белән бергә эшли, мәктәп, техникумнарда сабак бирә. Тел галиме Резеда ханым Рәхимова айлар, еллар буенча Арча. Кылачы, Урта Сәрдә, Өнсә авыллары осталары янында яшәп, бу һөнәр атама, исем, термин, технологиясен өйрәнде, китаплар чыгарды Ә менә яшь рәссам Наилә Кумысникова Кремль сарайларында ике ел элек «Болгарый» дип аталган сәнгать остаханәсе ачып җибәргән Шул остаханәне таныту, таныштыру, үзенең иҗат кабилиятен күрсәтү йөзеннән күптән түгел М. Горький музеенда күргәзмә дә ясап алды. Монарчы мин ул рәссамны театр сәхнәсен бизәүче һәм Казан сынлы сәнгать училищесында укытучы дип белә идем. Хәзер ул шушы хезмәтләре өстенә 12 кешедән торган остаханә белән җитәкчелек итә. Кисүче, тегүче, чигүче, итекче кебек осталары бар икән инде үзенен. Алариың хезмәте сәнгать әсәрләренен үзе кебек бер ансамбль, тату иҗат коллективы көчен күрсәтә Мона җитәкченең уңганлыгы да таләп ителә, чөнки иҗат ул үзе үзгә, нәзек, индивидуаль хезмәт бит. Әлеге татар әбиләре урамда киеп йөри торган читек сәнгатебезне яңартып, үстереп, музей диварларына кую зур эш. Читек кунычлары заманга яраклаш- тырылып. тезгә җитә торган итек ясалган Төсләр кычкырып тормаган тыенкы тоннарда. Гомумән, татар халкының үзе кебек сабыр-салмаклык. йомшак ныклык хөкем сөрә остаханә хезмәтләрендә Читек, күнчек, камзул, башлыкларны Наилә ханым бер ансамбль итеп бирә һәм «Зөбәрҗәт». «Әлфия». «Флүрә» кебек татар хатын-кыз исемнәре белән атый. Бу катлаулы, борынгы һөнәри сәнгатьне иҗади үзләштерү генә түгел. Камил сәнгать югарылыгына күтәрү өчен Наилә ханым күп укыган галимнәр белән аралашкан Хәзерге көндә сәхтилы. болгарый күннәре әзерләп бирүче осталарга юлыккан Аларның да берсе хатын-кыз -күн берләшмәсендә эшләүче Надия Кәрим кызы Мәмәдова икән. Наилә Кумысникова эзләнү-тикшеренү нәтиҗәләрендә тупланган бизәк төрләре арасында үсемлек, бөҗәк орнаментлары гына түгел, борынгы әкият, дастаннарыбызда чалымлана торган скиф җанвар стиле дә чагылып китә. Күргәзмәдә Наилә хаиым Кумысникованын нәкыш әсәрләре дә куелган идс. Туган ягыбызның сөеп туймаслык пейзажларын сурәтләүгә рәссам ире хезмәтләре дә җәлеп ителгән. Әллә нинди ак киемнәргә төренгән серле хатын-кыз силуэтларны күргәч, мин аларны киләчәктә шушы кадими сәнгатькә нигезләп эшләнгән милли киемнәр, бизәкләр белән дөньяны аһ иттерәсе затлар итеп күрдем Бер иҗади эше белән Наилә ханым президентыбыз Мингимер Шәймиевне дә шаккатырган икән. «Сөембикә» журналы юбилее уңае белән редакциягә килгәнендә Илбашына истәлеккә Наилә Кумысникованын күн мозаика сәнгатендә бизәп ясалган «Сөембикә» әсәре бүләк ителгән. Күптән түгел Наилә ханым Мәскәү мәчетеннән дә яна заказ алган Урманче шәмаилләреннән берсен затлы итеп чигеп җибәрүен үтенгәннәр икән Чыннан да Урманченың шәмаилләренә нәкъ менә шушы күн мозаикасы белән дә бизәлү соралып тора сыман Мин аны бик күптән бер Илдус әфәнде Гайнетдиновка тәкъдим иткән идем. «Ля тәгьзәб» «Ачуланма!» дигәнен Казан музыка инструментлары фабрикасында фанера-шпоннан ясатып, журнал өстәлчеге өстенә дә куйдырып карадым Мәскәү мәчете өчен «Аллаһе җәмилен хөббел җәмал». ягъни «Аллале гүзәл, гүзәллекне ярата» дигән шәмаиле һәм «Әлхәмделлиллаһ»ы алтынлап чигүгә ярашлы булыр иде. Бу сошысы инде кссрокслар аркылы да күбәйтелде. Җ. Зәйнуллин китабында басылгач, аны фотога алып та зурайталар икән. Пыялалы рамга куелган кәгазь вә фольга «Әлхәмделлиллаһ»ны Казан. Түбән Кама, һельсинки мәчетләренә. Америка татарларына бүләк итеп биргән идек Ул инде чын фольклор әсәре кебек, подносларга да ясалды Екатеринбур ювелирлары кечерәйтеп, асма алтынайга да чокып ясаганнар Берәү хәтта кабер ташына да төшергән шуны (?). ә икенче кеше (рәссам), зурайтып, ясап Урманче урынына үз фамилиясен куйган. «Әлхәмделлнллаһ» шәмаиленә! «Плагиатның андый төре дә була икән», диде бер язучы бу хакта ишеткәч Әнә шундый хәлләр фонында борынгы сәнгатебезне тернәкләндергән, камилләштергән Наилә ханым Кумысникова иҗаты тагын да күңелләргә якын. саф. теләсә нинди макга- уларт а лаеклы хезмәт булып тора Ул сәнгать белгече, профессор Халит әфәнде Кумысников һәм актриса. Тукай бүләге лауреаты Асия ханым Хайруллина гаиләсендә туган кыз Яшьтән гсагр сәнгате атмосферасында үскән 1983 елда Мәскәүдә Суриков исемендәге инеги тутны тәмамлап, унбишләп спектакль бизәргә өлгергән Туктаусыз, ару-талуны белмәс ижат эзләнүләренә яшүсмер улы Җәмилне тартуы да ушанлыг ын күрсәтә аның. Наилә ханымга яңадан-яңа уңышлар теләп каласы килә