Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕРЛЕ КУЛТАМГАЛАР

ың телләрен, сер- ләрен бары тик үзең генә беләсең. Шул серле култамгалар, ерак еллар аша. сине кызыклы шәхесләр белән кабаттан очраштыра, күзгө-күз караштыра, сөйләштерә, серлөштерә... Әйтсәң, язсаң, кеше ышанмаслык, мин—яш ь бер татар әдибе, егерменче гасырның бөек фикер иясе, фөй- ләсүфе. француз язучысы Жан Поль Сартр каршына утырып, аның «Экзистенциализм— ул кешелеклелек- дип аталган трактатының, гыйльми хезмәтенең төп концепциясен, кайбер тезисларын тыңлыйм Авторның сөйлөгөн- нәреннән шуны аңлыйм, галимнең тел төбендә ике мәсьәлә: -Кеше табигате» вә -Кеше иреге». Жан Поль Сартрның әйтүенчә, экзистенциализм (латинча— яшәеш, тормыш-көнкүреш дигән сүз) тәгълиматына нигезләнеп җавап биргәндә, кешенең яшәеше, язмышы үз кулында. Кеше — үзенең тумышы. табигате белән эчке азатлык иясе. Кеше—якты дөньяга килүе, эчке табигате белән ирекле. Кеше үзе ирекле икән, димәк, аның уйфикерләре дә ирекле. Әнә шундый кызыклы фикерләр авторы белән без 1966 елның көзендә Мөскәүдө, Әдәбият институтында очраштык. Жан Поль Сартр сул радикализм. экстремизм, чиктән тыш карашлар тарафдары иде һәм соңгы сулышына кадәр шундый булып калды. Чигенмәс, килешмөүчән фәйлөсүф. -Иблис вә Хак-Төңре», "Чебеннәр». -Азатлык юллары», -Яшәеш вө бушлык» дигән әсәрләр авторы иде. Сартр үзенең тышкы кыяфәте белән Виктор Погоның Квазимодосын хәтерләтә иде. Бәләкәй генә гәүдәле, шар күзле, бөкресе дө бар. Күз карашы куркыныч, кешене үтәли күрә Тешләре ыржаеп тора: менә хәзер сиңа ташланыр да. өзгөләр шикелле. Үзенең бер көнен уздырды ул без — яшь әдипләр белән гәпләшеп Мин аңа каршы өстәлдә, беренче рәттә утыра идем. Тәнәфес вакытында үзеннән автограф бирүен үтендем Фамилиямне әйтүгә, ул отып алды. 1966 елдан бирле саклана аның култамгасы. Сартр безнең белән бик җылы саубуллашты, һөркайсыбызның кулын кысты, һөр- кайсыбызга матур теләкләр әйтте. Ишектән чыкканда ул: “Бөтендөнья гражданнары булыгыз! Шаблон буенча яшәмәгез, Сталинны фаш итегез, властька ярашмагыз, Франция гел сезнең белән!»—диде Бу очрашуда мин аның бернинди абруйга баш имәвен, хәтта әсәрләре өчен бирелгән Нобель премиясеннән дә баш тартканлыгын белдем. Л LvkW 4А' Бөтен дөньяда билгеле булган шәхесләрдән миндә тагын бер бөек кешенең култамгасы саклана—ул Бразилия язучысы Жоржи Амадуныкы. Амадуның култамгасын мин 1954 елны. язучы Казанга килгәч алган идем. Ул чакта атаклы романчы татар әдипләре белән дә очрашты. Ул -Иксез- чиксез җирләр», “Ильеус каласы». «Кызыл шытымнар». -Идән асты азатлыгы- исемле романнарын вө повестьларын ничек язуы турында сөйләде. тугрылыклылык, намуслылык турында сүз алып барды. Ул Халыкара Ленин премиясе лауреаты иде. бик абруйлы чагы. Ерак океан артыннан Идел буена кунакка килүченең һәр сүзе тансык тоелды. Әмма еллар узган саен язучы үзе дө. аның укучылары да үзгәрде әйтергә кирәк, безнең татар укучыларының зөвыкъларына карап, Жоржи Амадуның »Габриэланың гый- шкы» дигән күләмле популяр әсәрен күренекле тәрҗемәчебез Кыям Миң- лебаев татарчалаштырды Әлеге әсәрнең өзекләре - Казан утлары-нда басылып. журнал укучыларында зур кызыксыну тудырган иде Жоржи Амадудан автограф алуга кырык ике елдан артык вакыт узды Аннан соң күпме сулар акты, ә очрашу нәкъ кичә генә булган шикелле Озын буйлы, ыспай киемле, кара бөдрә чәчле. көләч йөзле, кыяфәте белән мулатны хәтерләткән, аксөяк-зыялы Жоржи Амаду һаман да күз алдыңда Әйе бер очрашу, бер күрешү — үзе бер гомер. дөресе, гомерлек хатирә. Анна Ахматова әйтүенчә, Александр Твардовский шигъриятендә сер. драматиклык җитенкерәми Дөрес сүзгә җавап юк. Ә бит Александр Твардовский туып-үскән гаиләнең язмышы бик тә фаҗигале вә серле Аның өтисен-өнисен, бертуганнарын сөргенгә сорөлөр Әйе. утызынчы елларда ша- гыйрьның утар тоткан урта хәлле әтисе Трифон Гордеевич Твардовский үзенең тормыш иткән хатыны өө дүрт улы белән Себөргө сөрелә Трифон агайның тагын бер улы Саша — Александр Твардовский үз гаиләсеннән ничек итеп аерылып калалгандыр анысын шәхсән өзеп әйтә алмыйм бәлки аның Загорьедан китеп институтта укуы, аннары Смоленск олкө газетасында хәбәрче булып эшләве, инде егерме ике - егөрме биш яшьләрендә социализм вә колхозлаштыру турында күләмле ике поэма иҗат итүе ярдәм иткәндер, кем белә? Әмма шунысы билгеле ерак сөргеннән ярты гасырдан соң. исән калган бердәнбер ир туганы җитмеш яшьлек Иван Трифонович кына Загорье утарына өйләнеп кайта Калганнары эзсез югала Иван Трифонович сугыш вакытында финнарга әсирлеккә эләгә, шунда швед телен ойрөнө вә «эстон» булып Швециягә кача. менә дигән балта остасы булып китә Паспорт ала Җае чыккач, совет консуллыгында була. Туры килә бит шунда «Огонек» журналында бертуган абыйсының шигырьләре белән таныша Загорьега кайткач, Иван Трифонович үз куллары белән туган утарын— йортны-кураны корылмаларны, җил тегермәнен торгыза, дөресен әйткәндә, яңадан сала Утар тирәсендә яшәүче кешеләр белән бергәләп, өр-яңа бинада шагыйрь Александр Твардовскийның музеен оештыра Александр Твардовский талантлы вә колачлы шагыйрь иде «Новый мир» журналын рәттән уналты ел җитәкләгән Александр Трифонович Твардовский беренчеләрдән булып хәбәрдарлыкка юл ярды Баш мөхәррирлектән алынса да тууының алтмыш еллыгы (1970) уңае белән аңа Социалистик Хе - змәт Герое исеме биреләчәк дигән хәбәр таралган иде Бирелмәде бары тик Хезмәт Кызыл Байрагы орденына гына лаек булды... Шәхес культы фаш ителгәннән соң, башкаладагы журналлар арасында ачы хакыйкатьне, дөреслекне беренче булып «Новый мир» журналы, аның баш мөхәррире әйтте Мин үзем ул елларда Мөскөүдөгө Әдәбият институтында читтән торып укый идем Без - Агымдагы әдәбият» дип аталган семинарларда Твардовскийның натуралистик мәктәбен уздык. «Ноөый мир- журналындагы проза әсәрләренә анализлар ясадык, редколлегия әгъзалары белән очраштык Безнең очен Твардовскийдан да абруйлы, кыю туры сүзле әдип мохөррир юк иде Йомшак кәнәфиләрдә утыручы номенклатурачыларга баш имәс «АТЭ» — Александр Твардовский белән без горурлана идек 1968 ел Менә өч атна инде мин дөнья хәбәрләрен мәскәүлеләрдән ишетеп яшим «Сахаровның -Уйланулары». Сталинның кызы Светлананың әтисе хакында китабы басылып чыккан. Паустовский авырып ята. Дубчек - черегән- интеллигенция ярдәмендә тулы мөстәкыйльлек даулап, Чехосло- вакиядөн совет гаскәрләрен чыгаруны таләп итә Әлеге зыялылар дигәннәре бергәләп, хартия — сәяси документ язганнар Конбатыш радиостанцияләре көн-төн шуны укыйлар, колакка тукыйлар икән 21 май көнне, өйләдән соң. мине институтның партбюросына дәшеп, кулыма чакыру билеты тоттырдылар Коми прозаигы, сабакташым Иван Торопов (соңыннан РСФСРның Дәүләт премиясен алуга иреште) белән Әдипләрнең Үзәк йортына (ЦДЛ) партия активы җыелышына килдек Зал тулы язучылар: атаклыларыннан билгесезләре күбрәк Актив җыелышының көн тәртибендә— Чехословакия мәсьәләсе Рәис җыелышны ачык дип белдергәч. нотыкчыга сүз бирде. Нотыкчы сөйли, ләкин аны беркем дә тыңламый. кайсы үз уйлары белән мәшгуль, кайсы күршесе белән гәпләшә. Мин президиумда утыручыларны барлыйм Михалков, Кочетов. Алексеев, Грибачев, Полевой, Кожевников. Сартаков, Соболев. Софронов, Чаковский (Коче- товтан тыш һәммәсе дә — булачак - Алтын Йолдыз- кавалерлары) . Шулчак күземә иң арткы рәттә, кырыйда утыручы Александр Твардовский чалынып китте таза гәүдәле, карашлары бик тә җитди, елмаюның әсәре дә юк. Кулында — -Труд- гәзите Нотыкчы сөйләп бетергәч аерым чыгышлар башланды берәүләре антикоммунист- ларны антикультурачыларны фаш итә икенчеләре чехларны, словакларны ничек яшәргә нинди юл белән барырга өйрәтә Күршем Торопов ниләр уйлыйдыр, ә минем бер колагымнан керә, икенчесеннән чыга Твардовский исә «Труд» гөзитен тезенә куеп укый бирде: нотыкчыга да, чыгыш ясаучыларга да игътибар итмәде Җыелыш тәмам Мин ишек төбендә түземсезләнеп Твардовскийның чыгуын көтөм Менә ул минем яныма килеп җитте, һәм мин. бар кыюлыгымны җыеп, аңа каршы киттем. Исәнләштек Ул ашыкмый гына җавап-сөлам кайтарды Шулчак кулымда «Книга лирики» дигән үзенең шигырьләр китабын күреп алды Исәбем — мәшһүр шагыйрьдән автограф алу иде Әмма Александр Трифонович култамга салырга ашыкмады «Үзең кайдан?-—дип сорады Мин әйтеп бирдем «Нәрсә, бөтен ил язучыларын җыйганнармы әллә? Булыр, булыр Чехлар һәм словаклар теләсә нишләсеннәр, ләкин безнең алар тормышына тыкшынырга хакыбыз юк! Син үзең кем, шагыйрьме?» -Әйе ләкин Әдәбият институтында проза бүлегендә укыйм- Исеңдә тот проза — роза түгел. Безнең журналга тәкъдим итәрлек әсәрең юкмы?- «Бар!» -Әсәр нәрсә турында?» - Бан- деровчылар хакында». -Кызыклы тема. Ләкин четерекле Баш каһарман үзеңме?» «Юк. минем элеккеге рота командирым -Дезертирдигән хикәям дә бар» «Кулъязмаңны кемнәр укыды?» -Доцент Прямков» -Кем ул?» «Әдәби осталык семинары җитәкчесе». «Мин андый кешене белмим» ■•Тагын кемнәр?» - Тәнкыйтьче Борис Леонов» -Знамя- штыгы! Җитди белгеч Әсәрең белән бергә Леоновның бәяләмәсен дә алып кил Кыскасы, ба- ндеровчылар турындагы әсәреңне көтөм». Александр Трифонович, кесәсеннән авторучка алып, китабына автограф язарга кереште Мин аның кулларына игътибар иттем. Көрәктәй иде алар Урман кисә торган, колач җитмәс агачларны күтәрер өчен яралган куллар! Твардовскийның -Василий Теркинпоэмасындагы «Бу нәни сабантуй-, -Бу олуг сабантуй- дигән шигъри юллар хәтергә килде «Александр Трифонович. сабантуйны кайдан беләсез? Ишетепме, әллә бил тотышыпмы?. Кулларыгыз сөбханалла!» — дип әйтергә уйлаган идем тыелып калдым -Димәк, син татар Смоленск җирендә сугышкан Кутузов армиясендә татар полклары булган, алар Наполеон гаскәрләрен тар-мар итүне, ягъни җиңүләрен сабантуй дип атаганнар. 1812 елгы сугышта Смоленск җирендә күпме татар ятып калган- -Әйе. бабаларымның сөякләре бөтен дөнья буйлап сибелгән» Александр Трифонович тынып калды. аннары киң маңгаендагы тирне уң кулы белән сөртте дә -Ниндидер лихорадка] Әлеге җыелыш та шуны хәтерләтте. Йә хуш. изге теләкләр үзеңә! — диде Александр Трифонович өстәл аша кулын сузды Игътибарың өчен рәхмәт! Мин бераз хәл җыям да өйгә тәпилим...» Александр Трифонович, богылны хәтерләтеп өстәл янында калды Әллә нигә кәеф начарланып, күңелсез булып китте Әмма үземне тынычландырырга тырыштым -1962 елның сентябрендә Күктүбәдә мин Александр Трифоновичны чак кына күрми калган идем Ә бүген —1968 елның 21 маенда аны күрү генә түгел, үзе белән өстәл артында сөйләшеп тә утырдым Алай гынамы, хәтта -Әсәреңне көтәм! ---------------------------------------------------------------- диде ул. Бу сүзләр миңа тылсымлы булып тоелды, кыскасы, шагыйрь белән очрашу миңа гипноздай тәэсир итте Повестьны мин көн-төн эшләдем, йокы качты, әсәрем белән Твардовскийны -шаккаттырасым- килде Әлеге повестьны филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче уку дәверендә минем сердәшемә әверелгән Борис Леоновка бирергә булдым, әсәрне «Новый миржурналының баш мөхәррире үзе көткәнен әйттем Борис Леонов гаять таләпчән, чын мәгънәсендә ир холыклы, кыю. колачлы тәнкыйтьче иде Кыскасы. Борис хупламады әсәрең йөгерек тел белән язылган, кызыклы, ләкин журналга тәкъдим итәр очен яңалык ж,итми үз позицияң билгеле түгел, диде Әсәр диплом эшеннән дә төшеп калды Борис тәкъдиме буенча мин диплом өчен хикәяләрне генә тупладым, чөнки ул повестька карата килешмәүчән булып калды, фикере бер мыскал да үзгәрмәде Яңадан эшләр очен синең барлык мөмкинлекләрең бар, диде «Новый мир- журналы редакциясенә мин көргөлөп йөри идем, әмма анда хәл-әхвәл киеренке иде Баш мөхәррир бүлмәсенең ишеге һаман ачык килеш тора, сөркөтип-машинистка язу машинкасының хәрефләренә бармаклары белән бәргәләп утыра Коридорда. бүлмәләрдә туктаусыз ике исемне тәкърарлыйлар ■Твардовский!- -Солженицын!- Сораша торгач, ачыкланды башкаланың бер төркем язучылары. төрле тобөклөрдөн чакырылган әдипләр белән бергәләп, төгәле. Рязаньга барып. Александр Солженицынны Язучылар Союзыннан чыгарганнар икән! Аңарчы Солженицын «Новый мир- журналына усал хат язган булган Ә Михаил Шолохов. Солженицынның кулына каләм тоттырмаска кирәк, дип әйткән Александр Твардовский үзе Кунцево шифаханәсендә авырып ята икән Институтта көзге сессия вакыты, 1970 елның сентябрь азагы иде бу .. 1971 елның май азагында, дәүләт имтиханнарын тапшырып. Мөскөүдө булып кайттым Александр Трифонович исән иде әле Шул ук елның азагында. декабрь аенда. Борис Леонов миңа һич тә котмөгөндө шалтыратты «АТЭ дөнья куйган Ә син повестеңны эшләвеңне дәвам иттер һәм аны «АТЭистәлегенә багышла Ул чын солдат иде Беләсеңме ул Бөек Ватан сугышы башланасы көн алдыннан туган. Ә 21 июнь — җәйге фасылның иң озын көне -АТЭ»нең гомере кыска булды Алып гәүдәле ир-егет өчен алтмыш яшь нәрсә ул!? Нишләп телеңне йоттың? » Борис белән сөйләшә алмадым тамак төбенә ачы төер утыргандай булды Соңыннан Мәскәүгә баргач белдем Александр Трифонович 1971 елның декабрендә үпкәсендәге яман шеш авыруыннан вафат булган икән Исән чакта бертуктаусыз гаять тә көчле -Прима- сигаретларын суырган Минем белән очрашканда да шул сигаретларны тарткандыр әле Кем әйтмешли. гел тәмәке пыскытты Хәер, мин үзем тартмыйм, шуңар папирос вә сигаретларның сортларын һич кенә дә белми идем Александр Твардовский Новодевичье зиратында күмелгән Бәхилләшкәндә. Солженицын аны чукындырган урысча әйткәндә, перекрестил Ә мин. үзе исән чакта ук. Твардовскийга шигырь багышлап язган идем Татар шагыйрьләре белән якыннан аралашкан күпләре белән дуслашкан Михаил Львов — милләте белән татар Аның мулла кушкан исеме Рәфкать, ө чын фамилиясе Маликов Әйе аны татар хатыны тапкан, ө бишеген татар карчыгы — әбисе тирбәткән Үзе әйтүенчә. ул гүзәл Башкортстандагы Нәси- баш авылында, мөгаллим гаиләсендә туган, балачагы сандугачлы Ләклә авылында узган Әтисе-өнисө үлеп киткәч Рәфкать балалар йортында тәрбия алган Балачагында ук шигырьләр яза башлаган Ә үзен шагыйрь дип хис итә башлагач ул Михаил Львовка әверелгән «Татар улы була торып кайдан таптың ул псевдонимны?» — дидем мин аңар бер сөйләшүдә «Әйткәнемчә. мин балалар йортында тәрбияләндем Гел урыс мәктәпләрендә укыдым Ятим бер үсмер буларак ятим бер исемне, кушаматны (Лев Толстой да ятим үскән) алдым Бик тә олы әдип буласым килгән иде Шул сәбәпле Львовка әверелдем Ә Михаил дигән исемем бар иде инде Балалар йортында миңа Миша дип эндәшәләр иде Мөскөүдө яшәгәндә яшьлектәге каләмдәшләрем Николай Майоров. Павел Коган Алексей Недо- гоноө. Семен Гудзенко. Михаил Луконин. Сергей Наровчатов. Марк Максимов. Александр Мөжировлар арасында -Михаил Львов- булып киттем Шул исем белән шигырьләрем Ватан сугышына кадәр үк басылды Сугышта да фронтовиклар мине Михаил Львов буларак беләләр иде. Минем барлык дус каләмдәшләрем диярлек фронтовиклар. Мостай Көрим. Сибгат Хәким, Мөхәммәт Садри Мәхмүт Хөсәен, Сергей Наровчатов. Марк Максимов. Сергей Орлов. Михаил Дудин, Юлия Друнина. Александр Межиров. ■■ Рәфкать Маликов белән мин 1956 елны көзен ул Казанга килгәч таныштым вә шуннан безнең озакка сузылган дуслык башланган иде. Аның белән Казанда, Мөскәүдө күп тапкырлар очрашырга туры килде кешеләр белән бергәләп тә. икәүдөн-икәү генә дә Фронтовиклар, офицерлар, каләмдәшләр буларак безнең тел уртак иде Казанда чакта ул миңа кадерле кунак булса. Мәскәүдә мин аңар нәкъ шундый идем. Башкалада, ягъни Мөскө- үдө мәҗлесләр җыеп, ул мине кырыкмаса-кырык тапкыр кунак иткәндер Ихлас, юмарт, киң. хөр күңелле, җор сүзле иде ул. Каләмдәш Рәфкать Мә- скөүдәге вә төрле төбәкләрдән килгән әдипләрне магнит сымак үзенә тарта иде. Әдипләрнең үзәк йортындагы кунак бүлмәсендә, бергәләп, самавыр -җыры-н тыңлый-тыңлый чөй эчүләр мәзәк сөйләүләр, шаярулар, көлүләр ничеклөр итеп онытылсын! Әнә. Рәсүл Гамзатов. Кайсын Кулиев, Давид Күге- лтинов. Мостай Көрим кебек олуг әдипләр дә аның авызына карап тора Әдәбият институты шәкертләре арасында да ул үз кеше. Ул үзе җитәкләгән иҗат семинарындагы һәр студентка сәләтле шагыйрь, яхшы иптәш. Җитәкче. остаз, киңәшче. Сүз белән дә, эш белән дә һәркемгә ярдәм итәргә әзер, тик әйт, сора гына. Матди ярдәм кирәк икән, рәхим ит. соңгысын бирер. Аның семинарындагы яшь шагыйрьләрнең туксан тугыз проценты татарлар, башкортлар. үзбәкләр, казакълар азәрбайҗаннар, чеченнар—кыскасы, үзебезнең диндәшләр иде. Хозурлыктан ямь. тәм табучы, Хоз- ырИльяслык кылучы, исеме җисеменә туры килгән Рәфкатьнең озата баручы, юлдаш булучы Переделкинода чакта йорөге ярылып, тибүеннән туктады. Миндә аның култамга салган биш китабы бар. Аларның мин һәммәсен онытылмас олуг дустымның истәлеге итеп, күз алмасыдай кадерләп саклыйм. Белгәнемчә, Белла Әхәт кызы Әхмәдуллина үзенең 1962 елны дөнья күргән - Кыллар- (-Струны-) исемле шигырьләр җыентыгы белән танылып китте. Ул китапта күңел кыллары турында сүз барды Яшь шагыйрә үзенең ихлас, самими, бик тә табигый, үзенчәлекле шигърияте-аһөңе белән шигырь сөючеләрнең күңелләренә үтеп керде дә инде Әлегө кадәр әйтелмәгән. яңалык алып килгән лирик- фөлсәфи шигырьләр иде алар. Кыскасы, Белла Әхмәдуллина урыс поэзиясендә яңа катлам шигырь сөючеләрне тудырды. Алтмышынчы елларда Әдәбият институтында укучы яшь шагыйрьләр белән бергәләп, берничә тапкыр аның белән очраштык, үз укуында аның шигырьләрен тыңладык. Аның шигырьләре беркемнекенә дә охшамаган, алар бары тик аныкылар иде. “Белла Әхмәдуллина—кабатланмас бер шигъри шәхес-—дигән уй- фикергә килдем мин. Әйе. аның шигъриятенең тәмен татыр, назын белер, гамен тояр өчен шигырьләрен шагыйрәнең үз укуында тыңларга, ишетергә кирәк иде. Шигырь укыганда, ул ниндидер бер күренмәс, билгесез, яшерен музыка коралы белән эш итә дә күңел кылларына чиертә төсле Белла шигырьләрендә мин. ир-ат буларак, шигърияттә әлегә кадәр үзем белмәгән, кичермәгән тылсымлы вә сихри көчләр— иркәләнү хисләре таптым. Минемчә. хатынкызлардан җиһанда андый шагыйрә юктыр. Белла шигърияте — юксыну-сагыш, моңзар белән тулы, ул бәлале, фаҗигале. Белла— тумышы. язмышы белән бәлале, фаҗигале шагыйрә. Ул язмыш. ул фаҗига Әдрөн диңгезе ярларыннан Русиягө бер шарманкачыга ияреп килгән әнисенең әнисенә — әбисенә бәйле. Ул әбинең фамилиясе Столани булган Стопанилар нөсел-нә- сәбе белән дөм кара чәчлелөр кара күзлеләр, кара кашлылар. итальяннарча музыкага сәлөтлелөр Шәхсән мин үзем Белла башкаруында итальянча •■Санта Лючия- җырын тыңлаганым бар «Са-а-нта-а-Лю-у-чия Сан-та- Люч-ия » Белла безнең дә милләттәш Ул Әхәт абзый кызы Белланың бабасы Вәли ятим үскән, аны «Казан ятиме- дип йөрткәннәр Белла сөйләвенчә шул татар егете итальян канлы кәләшкә өйләнгән «Казан ятиме- Вәлинең әтисе Әхмәдулла исемле булган Шулай итеп, шагыйрә бабасының әтисе исемен үзенең фамилиясе итеп йөртә. Әмма минем Белланың әбисе, әнисе йөрткән фамилиягә түгел, ө аның бабасының улы. Белланың әтисе исеменә басым ясыйсым килә Әхәт исеме— ялгыз берәү генә дигән мәгънәне аңлата Әйе җиһанда Белла Әхәт кызы Әхмөдуллина берәү генә ул шигьрият-диңгезнең икенче табылмас хәзинәсе энҗесе Миндә култамгалы китаплар аз түгел. Әмма кеше күңелен бакчага тиңләүче аңар дан җырлаучы мәдхия укучы шагыйрәнең автографы минем өчен аеруча кадерле Әлеге автографлар арасында «Рәхмәт бәхетле бул. Кави'- — дип култамга салучы тик бер Белла гына Ул култамга, әйтерсең лә минем тылсымлы талисманым Тормыш юлымдагы бөхетсезлекләрдән шул талисман шул сихри сүзләр мине коткармадымы икән? Әллә ирекле шигырь юлына да мине шул талисман алып чыктымы икән? Рәхмәт Белла — Изабелла'