Логотип Казан Утлары
Публицистика

«САГЫШЛАРЫМ АГЫЙДЕЛДӘ ЧАЙКАДЫМ...»

Кадим Аралбайның бер шигырендә шундый юллар бар. Мин моны сокланып укыдым. Бу—өр-яна. Анын шигырьләре турында фикерләремне әйткәнче, журнал укучыларын автор белән таныштырып китим әле. Кадим Аралбай— башкорт шагыйре. Дөресен дөрес итеп әйтер> ә кирәк — башкортларнын күренекле ша!ыйре. Мнн аны бик күптән беләм инде: Башкортстан партия өлкә комитетында инструктор булып эшләде, мәктәптә укытучы булды, «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип. Башкортстан Язучылар оешмасы рәнсе- нен урынбасары булды, инде менә Уфадагы «Китап» нәшрнягынын директоры. Беркайчан да масаймады, гомер буе тыйнак һәм ихлас булды. Укучы дуслар игътибар итсен, Кадим каләмдәшебезнең «Ирлек» дигән шигырендә ихласлык турында бик тә төгәл бәяләмә бирелгән: «Ихлас күнел битлек кия белми»,—ди ул. Шуннан да төгәлрәк итеп әйтеп карасыннар шагыйрьләр. Кадим Аралбай беркайчан да буш сүз сөйләми, анын шигырьләре гел мета^йфалардан. ачышлардан тора. «Апяйдсл» исемле гаять затлы шигырендә ул куплет саен ачыш ясый: Идел булып еллар ага; сагындым йөрәккә утлар ятарлык атышыңны; һәм, ниһаять, шигъри ачышларның иң биек ноктасы әсәрнен бетемендә: Ишелеп-ишелеп ага Сайлыкларда Агыйдел... Халкым күнелендә шулай Ак юл сал да ак идең!.. Казанда Кадим Аралбайнын «Ак тирмәләр иле» дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы дөнья күрде (1996). Аны татарчага авторнын үзе кебек үк танылган шагыйребез Харрас Әюп тәрҗемә иткән, шагыйрьнен иҗатына сокланып, кыска гына, әмма үтә дә шигъри кереш сүз язган. Татарстан белән Башкортстан арасында, дуслык килешүе нигезендә, әдәби китаплар алмашу бара. Әмма шушы изге эшне әле бер генә тәнкыйтьченен дә зурлап язып чыкканы юк. Кирәк нде. Аралбай кебек талантлы, шигырьдә үз юлын тапкан, рифмаларында да. Тукай әйтмешли, «такмак» сүзенә «шакмак» эзләп мич астына керми торган, метафораларга һәм ачышларга юмарт булган ша! ыйрьне, китабы чыгу белән үк, тән- кыйтьчегалимнәребез күреп алырга тиешләр иде. Ни хәл итмәк кирәк, заманалар үзгәрде, затлылык бетеп бара диярлек, капитализм дөньясындагы кебек, байлык артыннан, акча артыннан куу чоры башланды. Кайчан без табигый, дустанә яшәешебезгә күчәрбез, бер Ходай гына белә. «Казан утлары» журналының редколлегия Ә1ъзасы буларак, ут күршебез Башкортстаннын талантлы шагыйре Кадим Аралбайнын шигырьләр бәйләмен сөенеп һәм сокланып, укучыларыбыз карамагына тәкъдим нтәм. Алар да әйбәт, затлы шигырьләр укып сөенсеннәр әле.