РУХЫ НЫК —ҮРГӘ МЕНӘ
(РЕНАТ ЕНИКИЕВКӘ 60 ЯШЫ 1958 ел. Татарстан Композиторлар берлеге пленумында яңа язылган әсәрләрне тыңлау бара Шунда Мәскәүдән килгән музыка белгече Наталия Шумская Ренат Еники әсәрен аеруча ошата Авторының әле консерватория студенты гына икәнлеген белгәнлектән, мәйданга көчле ижади шәхес аяк басуын тоеп. «Татар Җан Кристофы!» дип. Ромен Ролланнын шул исемдәге романы баш каһарманына тиңли Бу вакытта инде Ренат фортепиано өчен Сюита һәм Соната, квартет өчен пьесалар, хор өчен жырлар да ижат иткән була Аннан да кызыграгы — Ренатнын унөч яшендә фортепиано өчен яз1ан «Биюме бик ягымлы, «чын безнеңчә милли», шул ук вакытта затлы һәм профессиональ яктан җитлеккән әсәр булып туа Югыйсә ул чакта малай музыка мәктәбендә икенче елын гына укып йори әле! Мәскәү галиме сүзләре колакларга нык эленеп калган, күрәсең, музыка күгебездә яңа якты йолдыз кабынуына сөенгән зыялыларыбыз Еникидән аһ итәрлек зур эшләр көтә башлый. Еллар уза. ләкин концерт залларында, мәҗлесләрдә һаман Сара Садыйкова. Әндип хисап бирә. Р Еникинең кырык елдан ашкан ижат гомерендә язган җырлары һәм романслары кырыкка да тулмый, аларын да теләсә кем җырлый алмын, профессиональ җырчылар башкаруын гына тыңласалар инде Менә шунлыктанмы. бервакыт Ренатны мәҗлестә очраткан танышы - Күпне көткән идек синнән, өметләребезне акламадын! — дип көенечен белдерә Кая инде мина Фәтхерахманнар белән ярышу Шаяртыбрак җавап бирсә дә. Ренат иҗатташын чеметеп алырга һич тә теләми һәркем булдыра алтанын бирә Әхмәдиев әйбәт кенә жырлар ижат итә. аларны баянда үзе бик оста башкара, сәхнәдән янгыраттыра белә икән, бик хуп Әмма кайберәүләр «Фәтхерахман татарның беренче композиторы!» дип жинешә башласа. елмаймыйча калу кыен Эш аның Композиторлар берлет еәгьзәсе булмавында, хәт та белешмәлекләрдә телгә дә алынмавында гына түгел, билгеле Эш башкада Күптән түгел техник укымышлыларнын бер мәҗлесендә утыра Ренат Аны хуҗа кунакларына «Атаклы композитор Еники'» дип тәкъдим итә Күпләр СӘНГАТЬ Композитор Ренат Еникеевның россам Бакый Урманче ясаган рәсеме вәр Бакиров. Фәтхерахман Әхмәдиев кебек композиторларның 1ына җырлары яңгырап тора Тамашачылар белән очрашканда Ә. Бакиров «Өч йөзләп җыр яздым инде» дисә. Ф Әхмәднев «Бу атнада ун җыр чьи ардым, җәмәгать» «Композитор? Ә без аны нигә танымыйбыз? — дип гаҗәпләнә. Ренат көлемсерәп: «Анын каруы сез язучы Еникине беләсездер?—ди.— Әпсәләмовны, Хөснине?» «Әйе, беләбез!» «Чөнки сез хәреф таныйсыз, укый аласыз Ә нотаны кайсыларыгыз таный’» Мәҗлестәгеләр аптырап: «Чыннан да, шулай шул».— дияргә мәж- бүр була. Ренат исә фикерен дәвам итеп: «Балтыйк буе халыкларының, грузиннарның һәм әрмәннәрнең күпчелеге композиторларын да таный, чөнки алар мәктәптә үк башлангыч музыка белемен ала, нотаны укырга, нота буенча уйнап карарга да өйрәнә Безнең татар җырны тавыштан гына отып ала. жырдан башка музыкага саңгыраурак!»—ди. Уйлап баксаң, бик сәер халык шул без Җыр яратабыз, җырчыларны телдән төшермибез, жыр иҗат итүче композиторларны да үз итәбез. Нигездә шуларны гына! Югыйсә жыр — музыканың бер жанры гына бит. Шунысы кызык, бер халыкны икенче халыкка танытуда жыр бик үк әһәмиятле урын тотмый да лабаса. Татарның да байтагы Бах, Бетховен, Верди, Грит, Моцарт, Шопен, Штраус кебек композиторларны белә, ә бит алар безгә дә, бөтен дөньяга да җырлары белән танылган дип әйтеп булмый Музыканың төп байлыгы— жыр, дияргә инде бигрәк тә мөмкин түгел сыман! Менә шуны яшьтән төшенгәнлектән, Ренат инструменталь музыка язуга күңел салды да бугай. Туган халкының бүтән Европа халыкларыннан музыканың саф инструменталь жанрларында калышуы, бу тармакларда хәтта бушлык кына хөкем сөрүе аны борчыды, хәтта гарьләндерде дә кебек Нәкъ менә югарыда искәртелгән 1958 елда татар музыкасы үсешенә күзәтү ясаган Яков Гиршман: «Камера ансамбленең мавыктыргыч сәнгате — соната, трио, квартет һ. б әле тиешенчә үсмәгән, хәтта тәмам онытылган хәлдә кала бирә»,— дип белдерде ич Ренат канәгатьләнеп хәтерли: эскрипкә, альт һәм виолончель өчен Триосын ул шушы елны тәмамлады! Башкалар тарафыннан салынган юлдан атлау уңайлы, чөнки беренчеләр инде хәтәр упкыннарны кичү, тарлавыкларны имин узу ысулларын ачкан була. Аяк астыннан очлы ташлар алып атылган, юл кырыйларына маяклар кадалган Әмма үзен көчле санаган шәхесләр ачылмаган яңа киңлекләрне эзли, яңа биеклекләргә күтәрелергә хыяллана. Ренат та шундыйлар токымыннан, күрәсең. Аның ашкынулы омтылышы ничек барлыкка килүен белер өчен, бала һәм үсмер чагына күз салырга кирәктер. Ул үзенең ижат дөньясына ничек кереп китүен Татарстан радиосы аша тапшырылган бер әңгәмәсендә болай дип тасвирлаган иде: — Беренче тапкыр музыка белән тәэсирләнүем балалар бакчасы белән бәйләнгән Анда без уенчык музыка коралларында уйнап, хорда җырлый идек Соңрак төрле музыка коралларында уйный башладым — бигрәк тә гармунны яраттым. Малай чакта ук атаклы музыкантлардан Фәйзулла Туишев. Фәйзи Биккинин, Оркыя Ибраһимова, Гайса Билаловларны тыңлаганым булды. Алар- ның үзенчәлекле уены мине таң калдыра иде. Аларга ияреп берзаман үзем дә бормаларны сиземләргә, көйләрне төрләндереп уйнарга тырыша башладым Музыка коралын тоткан һәркем музыкант, һәр җырлаган кеше чын җырчы була алмый Бу һөнәрләр кешедән таныш көйләрнең яна. әле бүтән башкаручылар тапмаган ямен эзләүне таләп итә Композиторлык яралгысы да, күрәсең, шул киң таралган көйләрне үзенчәлекле итеп уйнадан башланадыр. Минемчә дә шулай Ренат Еникинең музыка дөньясына килеп керүе язмышына туганчы ук язылган булган, күрәсең. Чөнки анын атасы гармун уйган һәм көчле тавышка ия булган. Әнисе инде өйдә яки мәҗлесләрдә генә түгел, радиога барып та җырлар яңгыраткан Төскә-биткә чибәр, сәнгатькә һәвәс ханымны профессиональ белем алыр өчен Мәскәүгә җибәрергә теләгәннәр, әмма әнисе моңа юл куймаган Профессиональ сәхнәгә аяк баса алмаса да. аны үзешчәннәр бергәләп спектакльләр куярга чакырган Әнисе моңлы итеп «Сак-сок»ны сузып җибәргәндә нәни Ренат еламыйча түзә алмаган. Музыкага сизгер бала башта үзе курайга ия булган, аннары аны әти-әнисе кечкенә гармунлы да иткәннәр Остара төшкәч. Ренат сәхнәгә дә күтәрелә башлаган, хәтта смотрларда катнашып, бүләккә дә лаек булгалаган. Бервакыт Республика олимпиадасында аның чыгышын тыңлап торган жюри рәисе Фәйзулла Туишев сөенеп «Менә безне кемнәр алыштырачак!»—дип әйтеп куйган икән Музыка яратучы гаиләдә байтак патефон тәлинкәләре була, Ренат шулар аша күп кенә татар-башкорт җырларын ишетеп үсә Җәйләрен авылга кайту аны табигатькә тагын да якынайта Монда ул бакча казу, утын яру. иген игү һәм башка эшләргә дә тартылып китә, аннары, аңлашыла ки. яшьләрнең кич утырулары. жыр-биюле уеннарда катнашу, халыкның рухи байлыгын табигый рәвештә күңеленә сеңдерү башлана. Ренат Казанмын уникенче мәктәбендә укый, анын аскы катында исә педучилище урнашкан була Педучилищедә музыка дәресе дә керә, менә шунын музыка укытучысы мәктәп балалары хорын оештыра, монда инде Ренат та җәлеп ителә Әнә шулай малайнын музыкага һәвәслеге һаман үстерелә бара Гармун уйнаганда ул инде халык көйләренең үз вариантларын чыгарырга тырыша, чынлыкта бу композиторлык иҗатының яралгысы була, әлбәттә, ләкин әле малайга үте чыгарган көйне язып куярлык нота белеме җитми. Шуна да карамастан, ул мәктәпнең гармунчылар ансамблен оештыра һәм анын үсешенә җитәкчелек итә Бу шөгыль үсмернен һәвәслеген тагын да кыздырып җибәрә — күнел ихтыяҗы аны ирексездән музыка мәктәбенә сукмак салдыра Әмма Ренатка инде 11 яшь тулган, ул яшьтәшләреннән шактый сонга калган булып чыга Тик бу юлы да ана бәхет елмая музыка мәктәбендә ул талантлы педагог Нина Николаевна Карукес кулына килеп эләгә Шанхайда дипломатик хезмәттә булып кайткан Карукес кин эрудицияле, дөнья музыкасын яхшы белә торган зыялы икән, ул укытуда үз методикасын сынап караган Музыканы өйрәнүгә шулкадәр сусаган Ренатның табигый сәләтен һәм тырышлыгын абайлап алгач ул малайны шулкадәр ошаткан, хәтта уллыкка алырга да әзер булган Шундый оста кулына килеп эләгү Ренатка 7 еллык музыка мәктәбе программасын дүрт елда узарга мөмкинлек биргән, ул имтиханнарда хәтта җиде ел буе гадәти курс үткән укучыларны да узып, иң югары билгене казанган Музыка мәктәбе!ндә укыганда Ренатнын күзләре яңадан ачылгандай була классик музыка үрнәкләре белән танышканнан сон. ул анда татар милли музыкасында очрамаган, үзенә таныш түгел әллә нинди формалар, жанрлар барлыгын белеп, чын-чыннан гаҗәпләнә Ренаг Н. Карукссның бай ноталар китапханәсеннән иркен файдалану аркасында. бик яшьли музыка җәүһәрләре белән таныша, дипломат ханым чит илдән СССРда тыелган музыка ноталарын да алып кайтканлыктан, «тимер пәрдә» тышындагы бай хәзинә дә аңа килеп җитә Остазы аны пианист итеп үстерергә омтыла, әмма Ренат инде шул чакта ук үзе музыка иҗат итү белән мавыга, мәктәп елларында төрле пьесалар иҗат итә. соңрак ул фортепиано һәм оркестр өчен язган концертын сөекле остазы Н. Карукеска багышлый Нәкъ менә шушы остазы аңа композитор булу өчен белемен тагын да тирәнәйтү кирәклеген дә аңларга булыша. Казан музыка училишесендә ул Ю В Виноградов җитәкчелегендә композиция сабакларын ала (1952-1956). Тәҗрибәле, җитди педагог сәләтле шәкертен төрле яктан үстерер очен аңа төрле жанр һәм формада ижади күнекмәләр ясата Бу эш һәр жанрның үзенчәлеген тоярга, анын табигатен аңларга булыша Виноградов яшь егеткә профессиональ белем бирүдән тыш. нык ихтыяр көче булдырырга да ярдәм игә чигенмәскә, каршылыкларны җиңәргә рухландыра Еники фикереңчә. Ю Виног радов аның профессиональ үсеше өчен ныклы нигез сала. Казан консерваториясендә Ренат А Леманнын композиция классында укый Бу дәвердә ул полифония буенча төпле белем биргән профессор Генрих Литин- скийдән аеруча зур ярдәм ала Литинский аңа полифонияне милли җирлек белән тоташтыру серләрен ачыкларга булыша. Без композиторлар тормышын һәм эшчәнлегеи гадәттә яхшы белмибез Язучылар әнә үзләре хакында үзләре яза. бср-бсрсе хакында да матбугатта мәгълүмат чыгарып тора Композитор халкы андый һәвәс түгел. аларга биш сызыклы дәфтәр бирегез дә шунда алар без аңламый торган ниндидер койрыклы төрткеләр төшереп, дөньяны онытачаклар Югыйсә алар тормышында да җәмәгатьчелек игътибарын тартырлык кызыклы вакыйгалар, көенечле яки сөенечле хәлләр күп булырга тиеш Ижат ул утырып шәп көй язу. аны тамашачылар алдында яңгыратып, алкышларга күмелү генә түгел Моны барыбыз да аңлый, билгеле, ә менә Ренат Еникннен иҗат юлы ничегрәк дәвам итүен күпләр, мөгаен, белмидер. , ,, Ренаг тормышы (ул 1937 елның 13 июнендә Казанда укытучы гаиләсендә туа) һәм эшчәнлеге илдә тоталитар идеология тантана иткән дәвергә туры кило Дөрес, музыка геле шартлырак булганлыктан, цензура кысымы аларга. язучыларга караганда, йомшаг рак катыла Әмма татар музыкасы хәяте бик озак тоталитаризм эчендәге тоталитаризмга дучар була ич Нәҗип Җиһанов галантлы, республикабыз мәдәниятен үстерү өчен гаять күп көч түккән олы шәхес булса да. анын яшь сәләтләрне җитештерү, аларның иҗатын оештыру тырышлыгын бары унай яктан гына бәяләп булмый Казан консерваториясе ректоры. Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Вазыйфаларын дистә еллар буе өзлексез башкаруы, шул ук вакытта РСФСР, СССР композиторлар берлекләре идарәләре әгъзасе, Татарстан, РФ. СССР парламентлары депутаты. Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре комитеты әгъзасы булып сайлануы, өч мәртәбә СССР Дәүләт премиясен казануы аркасында (аның дәрәҗәле Вазыйфаларын һәм бүләкләрен санап бетермәдек!) ул искиткеч зур абруй казана, анын фикере теге яки бу татар композиторы иҗатын бәяләүдә, ана уңайлы иҗат микроклиматы барлыкка китерүдә хәлиткеч шартка әйләнә Аның тәэсире беренче адымнарыннан ук зур иҗади потенциалга ия икәнлеген күрсәтеп өлгергән Ренатка да тими калмаган. Карукес хәзинәсендәге дөнья музыкасы классикасын. Көнбатышта дан казанган замандашлары җәүһәрләрен фортепианода уйнап танышу Ренатның зәвыгын һәм тоемын байтак ижатташларыныкыннан өскәрәк чыгаруы табигый. Шуңа күрә аның иҗади эзләнүләре кыюрак һәм-аларныкыннан күпмедер аерылыбрак торуы да гаҗәп түгел. Әмма консерваториядә моңа гаҗәпләнүчеләр, хәтта өнәмәүчеләр дә табылган, эш аңа «формалист», димәк, данлы совет сәнгатенә ят, дошман бәндә ярлыгы тагуга, консерваториядән куып чыгаруга кадәр барып җитә язган Бу гауга, шөкер кыенлык белән булса да басылган, консерватория дипломы кесәгә салынган. Әмма ул да түгел, яңа чуан тулган Еникине Композиторлар берлегеннән чыгарып атырга кирәк, имеш! Сәбәпләре дә үтә җитди: гаиләсен таркаткан, язмый да' Ренат башына ишелеп төшкән мондый бәлаләрне киң җәмәгатьчелек кайдан белсен? Аларны Ренат ялгыз башы гына күтәрергә мәҗбүр. Менә шундый шартларда Еникинең Беренче сонатасы языла Аны тасмага язып алырга килгән Мәскәү бригадасы җитәкчесе И Дудкевич: «С. Прокофьевныкыннан соң мондый әсәрләр язылганы юк иде әле!» дип авторны котлый РСФСР Композиторлар берлеге рәисе Г. Свиридов Казанга килгәч җирле иҗатчыларның әсәрләре белән танышырга тели. Ана байтак музыкаль язмаларны тәкъдим итәләр Мәшһүр композитор, Еникинең Беренче сонатасы яңгырый башлагач ук, җанланып китә, аннары ихлас күңелдән хуплап, авторның кулын кыса Г. Литинский исә шәкертенең бу әсәрен Мәскәүгә, яшь композиторларның Бөтенсоюз конкурсына алып китә. Монда да бу соната зур уңыш казана жюри рәисе А. Хачатурян аны тәүге турда ук беренче урынга куя Бу хәбәр үзенә килеп ирешкәч, Н. Җиһанов гадәттән тыш «кайгыртучанлык» күрсәтә. Автор яшь әле, янәсе, көтелмәгән уңаштан башы әйләнеп китәр дә үсештән туктар, аны артык калкытмау файдалырак булыр! Мондый «кайгыртуның» нәтиҗәсе билгеле инде Беренче соната конкурс программасыннан төшереп үк калдырыла. Еникинең Кыллы квартеты Мәскәүдә шулай ук мактала, ләкин Татарс тан ләм-мим дәшми. Яшь композиторны уңышлардан башы әйләнеп китүдән «саклыйлар!» Ренат шундый «кайгыртучан» мөнәсәбәттән «илһамланып», «М Җәлил истәлегенә» вокаль-симфоник поэмасын язгач, үҗәт егеткә карата үсендерүнең яңа алымы кулланыла әлеге әсәрне биш ел буе ялтыраттырмыйлар' Хәсән Туфан юбилеенда анын шигыренә нигезләнеп иҗат ителгән музыканы уйнатмыйча калдыру читен булганлыктан, теш кысып, риза булалар, әмма юбилей кичәсен декабрьдән гыйнварга күчерттерәләр. Уяу «кайгыртучылар» яхшы белә гыйнварда студентлар хоры каникулга таралачак, әсәр ансыз башкарыла алмый. Кайгыртырга булгач, кайгыртырга кирәк инде! Бераз музыкаль грамотасы булган кеше чамалый: башкаручылар тарафыннан яңгыратылмаган шартта автор әсәренең ничек килеп чыгуын анык белми, шунлыктан анын җитешсезлекләрен бетерүгә дә керешү читен Иҗатын лаеклы бәясен алмаса, ничек үсәсең? Укучы, тыңлаучы, тамашачы тәэсирләнүен күрмәсә. ншетмәсә. язучы һәм композитор, рәссам һәм артис т яңа эшләргә ничек илһамлансын? Мондый шартларда инде Жан Кристоф булырга туган илаһи затның да. сәләте йомылып, гадәти миллионнарның берсе булып кына калуы хак башында. Бәлки кемгәдер үзенә көчле көндәш булырлык иҗатчы үсүе кирәкмәгәндер дә? Тоталитаризм иҗат кешесен әнә шулай буа. имгәтә ала. Ләкин Р Еники бирешергә теләми, агуга каршы дәваны совет тоталитаризмының атасыннан эзләп табарга—В И Ленин хезмәтләрен укырга керешә, үзенә бик кирәк җирләрен исә ятлап ук ала. Үзен хөкем итәргә багышланган җыелышларда тиздән ул акыл өйрәтүчеләр авызын Ленин сүзләре, фикерләре белән генә яба башлый. Демогог- лар тәмам аптырашка кала. Сүздә генә ленинчы булса ярар иде. иҗатында да тәмам дагаланган сәясәтче икән ләбаса Еники Икенче сонатасын Ленин тибындагы беренче ортодоксаль татар большевигы X Ямашевка багышлый! Аннары «Партия турында җыр». «Ленин яши». «Кокушкино ягы» китә! «Җәлил истәлегенә» вокаль-симфоник поэмасы исә «Җир әйләнә. Коммунизм ягына әйләнә!» дип тәмамлана. Еники әсәрләрен «ни өчендер» (!) Д. Шостакович югары бәяләвен. берничә тапкыр аларның авторын якларга тырышсын да белгәнлектән, ниһаять. Н Жи- һанов бервакыт «Еникидә инс трументаль башлангыч бар. тыңларга кирәк».— ди. Татын бер ыгы-зыгы булып ала әле бу елларда — куренекле режиссерыбыз Нияз Даутов Ренатны опера яки балет язарга җәлеп итмәкче була, аны потенциаль автор исәпләп, бергә эшләргә тели. Н Җиһанов исә Еникине опера, балет язучылар исемлегенә кертергә ашыкмый Камера музыкасын белсә дә, Еники симфонист түгел, янәсе Театр тирәсендәге интригаларны яхшы чамалаган Ю. Виноградов шәкертенә урынлы киңәшен бирә «Опера, балет язып маташа күрмә, вакытыннан элек инфаркт алырсың», ди Дөнья тар күңелле кешеләрдән генә тормый, билгеле. Уфа музыка фестивалендә Еникинең фортепиано һәм оркестр өчен Концертын (1987) тыңлагач, атаклы башкорт композиторлары 3 Исмәгыйлен белән X Әхмәтев ана югары бәя бирәләр. Соңгысы: «Дөньядан бу әсәрне тыңламыйча китү минем өчен зур югалту булган булыр иде!» ди Бу әсәрнең беренче варианты консерваторияне тәмамлаганда (1961) диплом эше итеп языла Бу жанрда Р Яхин. А. Лсман. татар халык көйләрен файдаланып, беренче әсәрләрне инде ижат иткән булалар. Еники исә тулысыңча үз хыялы нигезендә генә ижат итәргә тели. Концертын милли музыкабыз традициясендә һәм рухында язырга омтыла. Аны тыңлаган Д. Шостакович әсәрнең материалы әйбәтлеген, образлары, музыкасы күңелгә ятышлы булуын әйтеп хуплый, әмма анда әле техник житешсезлекләр дә булуын искәртә. Еники аның яңа редакциясен тудыру өчен күп эзләнә. Әсәрнең соңгы варианты Казанда. Уфада, Мәскәүдә И Шерман. Ф Мансуров. Н Рахлин. В Есипов кебек дирижерлар житәкчелегендо уйнала. Аның Уфада уңыш казануына пианист Марат Сираҗетдин да оста уены белән өлеш кертә Сулдан уңга ирюр Әмирхан Еники. Бакый Урманче. Нәкый Исәнбәт. Ренат Еникеев. 1981 елда Ренат СССР Композиторлар берлеге идарәсенә сайлана Ренатка якгашларынын әсәрләрен Мәскәүдә уза торган рәсми концертлар программасына кертер өчен күпме үжәтлек күрсәтергә туры килә Югыйсә шулар әле кичә генә Казанда типкедә йөргән Еникинең Мәскәүдә күтәреп алынуын аңлый да, кичерә дә алмый И бу ижат дөньясының сәерлекләре' Хәер татар композиторларының һәммәсен дә тар күнеллелектә гаепләү гадел булмас иде Ф Әхмәтев. М Яруллин. Р Билалов, музыка белгечләрс- бездән 3 Хөйруллина, Й Исәнбәт. Н Әлмиева. Г Касаткина һ. б Р Еники нжа гына ют ары бәя бирәләр, матбугатта һәм раднотелевидениедә аның ижатын җәмәгатьчелеккә таныту өчен җылы фикерләрен әйтәләр Еники иҗатын яратып һәм тирән анализлап чыгыш ясаучы Галина Касаткина белән Наилә Әлмиева хезмәтләре мина аеруча кыйммәтле тоела, шунлыктан бу очерегымны язганда мин бик рәхәтләнеп алар фикеренә дә таяндым Еники иҗаты белән тәфсиллерәк танышуны анын сонаталарына тукталудан башлау хәерле, чөнки татар фортепиано сонатасының ныклы нигезгә утыртылуы һәм чәчәк атуы нәкъ менә Ренат әсәрләренә бәйләнгән Соната —бер яки ике уен коралы өчен языла торган инструменталь әсәр, гадәттә, ул уртак сәнгати фикер берләштергән үзара капма-каршы өч-дүрт өлештән укмаша. Р Еники фортепиано өчен Беренче сонатасында (1967) ашкынулы заманыбызның каршылыкларын гомумиләштереп, аны егерменче йөз музыкасының матур традицияләре белән куша һәм. милли колорит белән сугарып, яна юлдан атлый Соната каһарманы тормышка актив ургылып керә, көрәш кайнарлыгын һәм матурлыкка чуму шигъриятен җете тоя Аның яшәвенең бөтен мәгънәсен якты идеалларга омтылу тәшкил итә. Соната өч өлештән гыйбарәт Аның кабатланмас үзенчәлеге яңалыгы традицион кысаларга ничек тулуында, шәкелләнүендә үк чамалана. Гармония, фактура һәм башкаларның заманча сурәтләү чараларын файдалану, әсәргә ачык милли буяулар иңдерү, сонатаның буеннан-буена үтәли сузылган бердәй аһәңнәр яңгырату тыңлаучыны әсәр уйналып беткәнче үз әсирлегендә тота Менә шул сыйфатлар Г Свиридов. Дм. Кабалевский. А Хачатурян кебек күренекле композиторларның игътибарын җәлеп итә һәм алар Р Еникинең Беренче сонатасына югары бәя бирә Казанда пентатоник музыка мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция барышында әлеге әсәрне тыңлаган Мажарстан музыка белгече Ласло Викар исә: «Бу соната, шөбһәсез, авторнын зур унышы. бары шуны тыңлар өчен генә дә Советлар Союзына килүем аклана!»- дип белдерә Мәгълүм ки, бер халыкның композиторы әсәре башка милләт тыңлаучылары күңелен дә били алсын өчен, аның гомум кешелек кыйммәтләренә милли төсмерне тиешле нисбәттә сеңдереп бирә алуы сорала. Ул әсәр заманча музыкаль сурәтләү чараларын урынлы кулланып язылырга, мәгълүм фикерләрне һәм хисләрне куе буяулар белән үзенчәлекле һәм оста чагылдырырга тиеш. Р. Еникинең Беренче сонатасын телгә алганда кайбер музыка белгечләре анын аерым сыйфатлары дөньяның мәшһүр композиторлары әсәрләрен хәтерләтә, ләкин Еники аларның өйрәнгече, мөрите хәленә төшми, җитлеккән оста буларак үз юлыннан бара, дип басым ясыйлар. Беренче сонатаның башкаручылар һәм тыңлаучылар кызыксынуын даими уятып, аның Мәскәү. С.-Петербург. Балтыйк буе. Кыргызстан. Башкортстан. Төньяк Осетия һәм башка якларда уйналып торуы, уку йортлары программасына кертелүе авторнын зур ижади унышы хакында сөйли. Бу фикерне сәнгать фәннәре кандидаты Г. Касаткинанын «Советская музыка» (1970. № 10) журналында Беренче сонатаның үзенчәлекләрен, кыйммәтен әтрафлы анализлап мәкалә бастыруы да. сонатаның Мәскәүдә «Советский композитор» нәшриятендә дәнья күрүе (1971) дә раслый Р. Еники 1971 елда—Икенче (X Ямашевка багышланган). 1972 елда Өченче сонатасын иҗат итә. Икенче сонатасын тыңлаганнан сон матбугатта: «Бу әсәр сәнгатьчә ниятне ачык контрас тларда эзлекле һәм ышандырырлык итеп сурәтләве белән аерылып тора Еники фольклор һәм композиторлык башлангычын, заманча һәм традицион милли чараларны кирәгенчә синтезлауга ирешкән, шуның аркасында аның Икенче сонатасы чын-чыннан заманыбыз рухына аваздаш яңгырый һәм тыңлаучыга эстетик канәгатьләнү һәм шатлык китерә», дип билгеләп узылды. Икенче соната халык җыры «Анам кабере янында»га нигезләнгән. Композитор кыска һәм кырыс көйнен потенциаль мөмкинлекләрен ачып, аның төр- ледән-төрле вариацияләрен иҗат итә. Әсәр, әлбәттә, әлеге көй җирлеге белән генә чикләнми. Анда әлеге көйгә капма-каршы моң да яңгырый Татар язмышында афәтле эзен калдырган ике башлы каракош образы матурлыкка омтылу, яшәү дәртен чагылдыручы мотивлар белән көрәшкә ташлана Яшәү омтылышын гәүдәләндергән милли мон ят аһәңнәр тарафыннан кысрыклана. Финал өлешендә каракош образы аеруча калку сурәтләнә. Шул ук вакытта автор киеренке музыкасы белән батырлыкның үлемсезлеген. кадерле идеаллар өчен көрәшнең котылгысызлыгын да тасвирлый Өченче сонатасында композитор кеше тормышы дәверләрен гәүдәләндерә. Әсәр полифоник (күп тавышлы) формада язылган, аңа психологик тирәнлек, сонатаның буеннанбуена сузылган драматизм үсеше хас Әсәрнең якты, күтәрен- 180 ке рухта тәмамлануы кеше гамәлләренең мәгънәле һәм үлемсез икәнлеген басым ясап раслый Татар халык музыкасы — бер тавышлы, күп тавышлы әсәр язу анын милли җирлеген юкка чыгара, дигәнрәк караш яши иде бездә Р Еники фикеренчә. полифония табигатьнең үзендә, татар да шул ук табигать кочагында яши Куккә карасаң, айны һәм йолдызларны күрәсең. Бу инде полифония Кеше тормышы да ике башлангычтан (ир һәм хатын) гыйбарәт, димәк, полифоник Мәскәүдә Илһам Шакиров концертын тыңлагач, атаклы музыкант М Растропович «Карурман* җырында яшерен полифония бар. ике тавышлылык сизелә».— дип белдерә Р Еники полифония татар музыкасының миллилеген бетерә дигән фикер белән мотлак килешми Полифониясез музыка бертөрлерәк була.— ди ул. Сәнгатебезне баетыр өчен күптөрлелек кирәк Төрне үзгәртү, күчешләр ясау исә теманы төрле яктан ачарга булыша. Мин дә милли үзенчәлекне саклау тарафдары, милли сыйфаты юк икән, миңа андый музыка кирәкми Әмма миллилекне полифониядә дә сакларга мөмкин Ул гармонияне ничек эшләүгә бәйләнгән Белгечләр әйтүенчә, полифония Р. Еники иҗатының органик өлешенә әйләнгән. ул полифония алымнарын яшьтән үк. аның принципларын яхшы белеп файдалана Еники шул ук вакытта татар милли композиторы да булып кала, чөнки ул әсәрләрендә тулы канлы татар мелодик интонациясен саклый, анын иҗатында моңыбызның сулышы өзелми Белгечләрнең тагын бер мөһим сөземтәсе: Еникинең сонаталары да. башка жанрдагы әсәрләре дә бер-берсенә охшама! ан икән. — Безгә Бетховенның һәм башка классикларның барлык сонаталары таныш,- ди ул — Бетховенның даһилыгы да шунда — ул башкаларны да. үз-үзен дә кабатламый. Мин яңа әсәр язганда элгәреләрне кабатламас өчен, шул жанрдагы классиклар мирасы һәм тагын бик күпләрнең әсәрләре белән тулаем танышам Бездә алай «җәфаланмыйча», бары язу белән генә шөгыльләнүче талантлар да бар. Мин. игезәк әсәрләр тумасын өчен, киң һәм тирән хәбәрдарлык кирәк дип исәплим. Дөрес, иҗади сәләтең юк икән, мәгълүматлы булу гына унышсызлыктан коткара алмый Әмма тапталмаган юлдан атларга шул нәрсә бик нык ярдәм итә Ренатның күп нәрсә белән кызыксынуы, даими эзләнеп яшәве исә балача! ын- нан ук килә. Әнисе аңа башлангыч сыйныф га укыганда ук Г Тукан китабын бүләк итә. Малай аны укып кына калмый, байтак өлешен ятлап га ала, соңрак шагыйрьнең тулырак басмалары белән дә таныша, әмма балачак дәвере бүләген ул әлегәчә кадерләп саклап килә Тагын шунысы кызык. Ренат шәһәрдә туса да. анын татарлар гына тупланган бистәсендә яшәгәнлектән, балачагында урыс телен начар сукалый, хәтта учили- щегә кергәндә шул фәннән икеле дә ала Әмма шул кимчелеге аны татар мәдәнияте өчен саклап та кала, ул иҗади шәхес, сәнгатькә хезмәт итәрлек эшлекле шәхес төсендә җитлегүнең иң хәлиткеч баскычында татар җирле!ендә нык басып тора. ту!ан мөхите һавасын сулап, гореф-гадәтләрен, әдәбият ынсәнгатен. гомумән, бөтен милли рухын һәр күзәнәгенә сеңдереп үсә Мәктәп китапханәсендә ул укымаган бер 1снә татарча китап та калмый Мин бсләм кайбер татар язучылары «Казан утлары» журналын да даими алдырып укып бармый Р Еники язучы түгел, әмма ул бу журналны «Совет әдәбияты- дип аталган дәвереннән башлап бүгешәчә җыеп, шуның белән азыкланып килә Училище елларында ул инде урыс телен дә яхшылап өйрәнә, бөтен дөнья әдәбият ы җәүһәрләре белән танышуга да зур әһәмият бирә Күпчелек язучыларның төшенә дә кермәгән «Советская музыка» журналы да анын даими танышып бара торган басмасына әйләнә. Менә шунлыктан ул Л Толстой. А Чехов. И Крылов яки Ф Хөсни. Ә Еники. Н Фәттах кебек танылган язучылар иҗаты хакында гына түгел, әле аз билгеле шагыйрь һәм әдип хакында да иркенләп фикер йөртә ала. Теге яки бу шәхесне, язучымы ул. композитор яки галимме, күпбеләмлеген күрсәтер өчен генә түгел, фикерен тулырак ирештерер өчен телгә ала Ренат Әгәр сүз аның идеал иткән Бах. Моцарт. Чайковскийлар!а кагыла икән, ул инде бу боек шәхесләрне, аларнын әсәрләрен инәсеннән җебенә кадәр сурәтләп бирә ала Билгеле, иҗат кешесе әнә шундый гирөн белемле, кин карашлы булырга тиеш, ләкин һәммәбездә бармы сон мондый асыл сыйфатлар9 Бетховен. Чайковскийлар ү1 заманы фәлсәфә гыйлемен яхшы белгән икән, дип кайсыларыбыз дөнья философлары мирасын гәпле рәвешгә өйрәнеп Mia’ Сана улы затлар гына. Әнә шул сакаулылар исәбенә Р Еники дә кере Чөнки инструменталь му зыка очраклы рәвештә генә төзелген авазлар кушылмасы түгел, анын һәр үрнә!сндә мәгълүм фәлсәфә ята Әсәр шунсыз туа алмый' Җыр чыгаручы композиторлар исә шагыйрь фикеренә генә ияреп бара... Р Еникинең иң зур уңыш казанган әсәрләре арасында «М Җәлил истәлегенә» (1981) дигән вокаль-симфоник поэма да бар Аның ничек тууы хакында композитор үзе болай сөйли — Хәсән ага Туфанның шигырьләр җыентыгын укыганда мин аның «Җир әйләнә» әсәренә тап булдым Ул шигырь мине фашизмга каршы нәфрәт хисе белән тетрәндерде һәм аңа музыкаль чишелеш табу хыялы туды. Бу әсәрне язганда шагыйрьнең идеясен музыкада тулы чагылдыру өчен катлаулы музыкаль форма таләп ителүе, моның өчен башка чыганаклар да кулланырга кирәклеге ачыкланды. Шактый күп чыганакларга мөрәҗәгать иттем Аеруча Рафаэль Мо- стафинның «Герой-шагыйрь» эзләреннән» исемле китабы бик нык булышты Әсәр язылып беткәч. Хәсән ага музыка белән үтә кызыксынып танышты һәм хуплавын белдерде. Бу минем өчен бик зур шатлык иде. билгеле. Туфанның нәни шигыреннән этәргеч алып. Еники милли музыкабыз тарихында якты эз калдырачак әсәрен әнә шулай иҗат итә. Ышанып әйтергә мөмкин: шагыйрь һәм композитор нияте, идеясе туры килсә дә. ул ниятне гамәлгә ашыру чаралары икесендә ике төрле. Еники шаулы музыкасы аркылы корал көченә рух көчен, диктатурага каршы художник ихтыярын куя Музыкаль образлар саран чаралар белән сурәтләнә: бәрмә кораллар ритмик салкын яңгырап, вакыт агышын саный, шулар фонында тромбон исә кеше тормышынын нәзбереклеген чагылдыра. Фашист документының битараф рухы шагыйрьнең кайнар хисләре белән давыллы музыка яңгырашында кара-каршы очраша. Күп тавышлы орган вакыйгаларга галәми колач бирә, хорның дулкынландыргыч елавы фаҗиганең тирәнлеген аңлата. Шагыйрьнең үлеме аның иҗатының үлемсезлегенә киасрә, көчле симфоник тавышлар тантанасы талантның диктатура эскәнҗәсен тишеп, иреккә чыгуын күзаллата. Ренат Еники 1983 елда шушы вокаль-симфоник поэмасы һәм кайбер камера әсәрләре өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була Композиторның симфоник оркестр өчен язылган «Рапсодия»се (1987) дә тыңлаучылар яраткан әсәрләр исәбенә керә. Ул анда туган җире язмышын, заманнар агышында халкы тормышы ничек дәвам итүен сурәтли Оркестрның бай яңгырашында борынгы заман һәм бүгенге көнкүреш күренешләре жанлан- дырыла. Халык чичәне телгә килгәндәй, «Рапсодия»нен беренче авазлары архаик рухта яңгырый. Башта ук түбән тынлы кораллар авазыннан ерак гасырлар чагылдырылуын тоясың. Эпик рухтагы көчле башламнан якты сәхифәле вакыйга үсеп чыга — бөтенесе нурда коена, оркестр барлык буяулары белән чәчәк ата, әмма бәхетле тормыш агымына хәвеф бәреп керә. Ватан куркыныч астында! Бу чакыру баһадир куәтләрне уята — оркестр төрки каһарманлык дастаннары рухында яңгырый һәр гасырдагыча, яшьләр ватанны сакларга кузгала «Рапсодия» халыкчан аһәңнәр рәвешендә агыла — музыка сокланырлык дәрәҗәдә милли яңгырый. Әсәрнең икенче бүлегендә оркестр кораллары сөйләшә, хәрәкәт көчәя, темп- тизлек арта, музыкада күп кеше җыйналу күренеше ачыла —чуар, шаулы халык төркеме гөр килә. Автор бу өлешне сабантуй бәйрәме тәэсирендә иҗат итә. Халык традицияләре җыйналмасы әсәрдә әнә шулай калку гәүдәләндерелә — бу күренешләрдә халыкның көч-куәте. яшәү энергиясе дөрли Әсәрдә вакыт-замана- лар бәйләнеше гаять тәэсирле һәм матур чагылдырыла. Шундый сыйфатлары белән бу «Рапсодия» ерак-еракларда да игътибар казана — аны Белоруссия академия оркестры да үз репертуарына ала. Иҗат эше — катлаулы процесс, безнең өчен инструменталь музыка туу барышы аеруча серле тоела Еники симфоник оркестр өчен музыка язу хакында үз төшенчәсен һәм тәҗрибәсен менә болай аңлата: — һәр теманың үз тембры бар,— ди ул.— Мәрмәрдә, агачта, бронзада төрлечә: агач — җылырак, мәрмәр — салкынрак Сынлы сәнгатьтәге кебек, музыкада да теманың үз тембрын табу әһәмиятле. Музыкаль образ үз тембры белән туа Оркестровканың асылы да шулай Фактура һәм гармония мәгълүм тембр сайлап алуны таләп итә. Бу процесс эчке тоем белән үк хәл ителә. Тембр төгәл сайлап алынмаса, музыка образлылык көченнән мәхрүм кала. Дөрес сайланмаган тембр хәтта бөтен планны, идеяне үтерергә мөмкин Җыеп әйткәндә, музыканың һәр компоненты үзара ярашып торырга тиеш. Шушы таләпләрне Еники башка әсәрләрендә ничек гамәлгә ашыра соң? Аның Икенче кыллы квартеты (1972) халык тормышынын төрле күренешләрен гәүдәләндерә Анда күп бизәкле, күп тавышлы җанлы тормыш агышы ачыла бу әсәрнең милли йөзен билгеләүдә уңышлы хезмәт итә. Шунысы со кландыра Ренат дөнья классик музыкасы хәзинәсен татар композиторлары арасында тирән белүчеләрдән булса да. шунын куәтле йогынтысында космополитка әверелми, кин эрудициясен ул милли көйләребезнен төрле яңгырашларын, вариантларын табуда файдалана. Шунлыктан анын бу куллы квартеты тыңлаучыны әсәрләндерә, ачышлары белән гажәпләндерә анын өч кисәге дә кызыксынып һәм сокланып кабул ителә Халык көйләре композитор хыялын илһам- ландыручы һәм кабызучы, аның үсешенә һәм чәчәк атуына этәргеч бирүче көч Йодрык кадәрле җепшек кар йомарламы колач җитмәс шарга, аннары кыш бабайга яки кар кызына әверелсен өчен балаларның уртак тырышлыгы кирәк Бер яки берничә көйнең аерым өзекләреннән бөтенләй башка, кабатланмас яме һәм тәме булган яңа әсәр үсеп чыксын өчен дә талантлы ижатчы булу сорала Әйтергә кирәк. Ренат мәгълүм бер көйдән этәрелеп, әлегәчә колак ишетмәгән авазлар дөньясына кереп китә һәм шуннан үзен дулкынландырган, алгысыткан хисләренә тәңгәл ритмнар, моңнар байлыгын сөзеп чыга Анын шул табышында замандашларыбызның катлаулы, каршылыклы рухы, аларнын эзләнүләре, югалтулары һәм табышлары куе тойгылар, тирән фикерләр рәвешендә чагыла Классик принципларга таянып барлыкка китерелгән, җаныннан сыгып чыгарылган музыкаль шәкелләр, аларда яңгыраган оригиналь, тәэсирле бормалар, кичерешләр байлыгын гүкми-чәчми җиткергән авазлар ярашуы төрле ил. төрле милләт тамашачыларын әсир итә. Бу әсәрне Казаннан еракта да. шул исәптән. Алмания һәм Япониядә дә уйнаган эскрипкәче. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Монасыйпов. нәүбәттәге бер гастроленнән кайткач, болай дигән иде: «Чехословакиядә Ренат Еникинең квартетын башкардык Югары профессиональ дәрәҗәдә иҗат ителгән әлеге әсәрдә хис тә. интеллект та бар Андый Квартетны теләсә кайсы аудиториядә уйнасаң да. йөзен кызармаячак» Музыка белгечләре бу квартетта кардәш халыклар музыкасы гонсерләренен дә табигый үрелеп китүен, әсәрнең тематик яктан бербөтенлегсн. фактурасының күпкырлылы! ын. музыкаль материалның полифоник үсешен, квартетның аз күләмдә күпне сыйдыруын да мактап телгә алдылар Руси я Федерациясе Композиторлар берлег с рәисе. СССРнын халык артисты Родиоц Щедрин бу әсәрне тыңлаганнан соң. мәсәлән, болай ди -«Анын формасы камил, җирлеге милли, автор исә хәзерге заман сурәтләү чараларын яхшы белеп һәм иркен куллана, хисләрне зәвыклы гәүдәләндерә, аның профессиональ осталыгы югары» Мәскәү филармониясе сөнгати җитәкчесе Р Еникинең бер үк концертта башкарылган Икенче кыллы квартетын, эскрипкә һәм фортепиано өчен язган «Романсмын һәм «Вальс-скерцо»сын халыкка киңрәк таныту максатында тиз арада бастырып чыгарырга тәкъдим итә. Әйе. камера музыкасына караган зур әсәрләр белән бергә, композитор кыллы уен кораллары һәм фортепиано өчен кечерәк күләмле әсәрләр дә иҗат итә анын Бакый Урманчега багышланган эскрипкә һәм фортепиано өчен «Романс»ы (1979) нәкъ менә әнә шундыйлар исәбеннән Белгечләр фикеренчә. бу әсәргә күтәренке рух. лирика һәм драматизмның бергә үрелүе, музыканың ритмик яктан төгәл һәм камил оешуы, милли лад-гармоник теленең ачыклыгы хас Автор эскрипкә табигатен фактураны яхшы белеп, авазларны үзенчәлекле тезеп, куе яңгырата һәм әсәрне романтик рухта иҗат итә Шугы күрә ул беренче тапкыр башкарылу ында ук тыңлаучыларның югары бәясенә лаек була һәм. «Вальс-скерцо» белән бергә эскрипкә миниатюраларының иң әйбәг үрнәкләре сафына баса. Казан эскрипкәчеләр квартеты һәм халыкара конкурслар лауреаты, хкрипкәче Зариус Шәсхморзаева репертуарында даими урын ала Бу кыска гына .көрне тыңлаганда минем күңелдә сынлы сәнгатебезгә нигез салган Урманченын бөтен драматик язмышы җанлана күз алдына аның күп төсләп бәйрәме шикелле «Салтык болынында» картинасы (яшьлекне сагыну'). «Сөембикә» уйма-сыны (гүзәллек һәм үкенеч'). «Сагыш» уйма-сыны (фани дөнья гыйбрәтләрен җыйган аксакалның гомер азагындагы фәлсәфи уйлануы') килеп баса Эскрипкә әле сагыш, җәбер-золым елларының хәсрәте, әле талгын сабырлык әле бирешмәс рух һәм көрәшләрдә ирешкән җиңүләр хакында сөйли кебек бу моңнар ачыну, нәфрәт, теләктәшлек хисләрен оета, шундый кичереш ләпдә герле гамәлләрдә узган гомернең барыбер татлы булуын искә төшер.» һәм яшәогө өнди Әсәрне тыңлагач «Бу музыка мине нәкъ булганымча чагылдыра», ли Бакый Урманче Романс Б Урманченын яки авторның үз тормыш юлын, бяпелешләрдә узган чыныгуларын гына түгел, татарның милләт буларак яш,ь 1 • дә сурот чи кебек Әйе. бу язмыш катлаулы, ләкин өметсез түгел, чөнки бу «Романс»нын кайнар рухы, йомшак лирикасы, фәлсәфилеге үзе үк безнең яралы күңелгә дәва булып туган. «Вальс-скерцо» (1971) виртуоз уенчыга исәпләп эскрипкә һәм фортепиано өчен язылган әсәр Автор монда да үзе яраткан контраст алымын куллана— заманның давыллы ритмнары аша бирелгән тормыш күренешләрен борынгы милли хәят күренешләренә каршы куя. Эскрипкә партиясендә йөгәнсез фантазия, бик тиз үзгәреп тора торган «очышлы» фактура әсәрнең баш һәм ахыргы өлешләрендә жиңелчә көлемсерәү белән ачылган халык тормышының шактый искерә төшкән, катыбрак калган көнкүреше сурәтләрен мәзәк хәлдә күзаллата. Лад-гармониясе җәһәтеннән сәер, үзенчәлекле фактурага ия i әүдәләндерүнен капма-каршы чараларын файдаланып, һич тә берләшә алмастай күренгән өлешләрне бербөтеигә укмаштыру, әсәрнең формасын нечкә тою авторга бердәм стильдәге тоташ әсәр барлыкка китерергә мөмкинлек биргән Еники шатлык тулы, дөньяны якты-нурлы итеп күрсәтә торган жәүһәр ижат итеп, тыңлаучыларга яшәү дәрте ости. «Вальс-скерцо»дан чәчрәп торган шаяру, мыскыллы елмаю, наян үртәү, биюче картларны якын итеп, яратып гәүдәләндерү җылы аһәңнәр көлтәсе рәвешендә сибелә Монда да Ренатның кыска, кечкенә күләмгә күп күренешләрне сыйдыра алуы, музыка чараларын эшкә бәрәкәтле жигүе күз алдында Чын талантларга хас сыйфат бу Матбугатта юкка гына «Вальс - скерцо»ның нечкә юморга, интонацияләргә-төсмерләргә байлыгы һәм башка уңай сыйфатлары хакында күпләр язып чыкмады шул! Композиторның эскрипкә һәм фортепиано өчен язылган «Ариетта»сы (1976)да тере хисләргә бай, үтемле, моңлы, матурлык һәм рухи мәгънәлелек символы буларак яңгырый торган әсәр. Автор анда хатын-кызларга хас нәфислекне, мөлаемлекне, йомшаклыкны сурәтләргә омтыла, шул ук вакытта хатын- кыз матурлыгы белән табигать гүзәллеген тәңгәлләштереп гәүдәләндерергә тели. Бу әсәр жанга якынлыгы, рухыбызга аваздашлыгы белән бәгыребездән сытылып чыккан музыка шикелле булса, икенче яктан, үзенең колачлы булуы белән галәми киңлеккә чыга, безне дә жир шары тирәли очышка алып китә сыман. Аның саф авазлар ташкыны, нәфислеге йөрәкне җилкетә, хыялларны канатландыра, мон- нар тобасына батырып, чынбарлыкның ят, тирән катламнары белән таныштыра, адәм баласының билгесезлекне аныклауда зур мөмкинлекләре барлыгын, аны алда әле бик күп табышмаклар көткәнен искәртә сыман. «Ариетта»ны һәркем үзенчә кабул итеп, үзенчә аңлатырга мөмкин, тик шунысына шикләнмәскә мөмкин: аны тынлау рәхәт һәм кызыклы! Р Еникинең һәр әсәренә җентекләп тукталу мөмкин булмаганлыктан. ала- рның кайберсен санап китү белән генә чикләнергә туры килә Әйтик, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән И. Крылов мәсьәләләре темасына язылган миниатюралар татар симфоник музыкасында яна жанр — сатира барлыкка килүен хәбәр итте. Н Исәнбәтнең «Гөлжамал», Н Фәттахның «Кол Гали» пьесаларын сәхнәләштерү өчен язылган музыкасы Еникинең төрле жанрда уңышлы эшли алуын раслады Ниһаять, аның «Үрләреңне менгәч» (С. Хәким сүзләре). «Ак дулкыннар», «Ләйсән» (М Хөсәен сүзләре), «Синең эзләр» (Роб. Әхмәтҗан), «Язмышым» (С Хәким), «һәр кич саен» (Ә. Баян), «Сүрелмәс жырым син» (Р. Вәлиева) кебек җырларын кем генә белми икән? Аларга монда сыгылмалылык. тавыш интонациясендә ачыклык, гамониядә затлылык, фактура төрлелеге хас. Үз эшенә гаять таләпчән караганлыктан, Ренат арзан танылу эзләми, җыр язуны башкалар шәбрәк булдырыр, дипме, үзе музыканың катлаулырак жанрларында көчен сыный, шул тармакларда Европа осталары белән ярышырга йөрәкләнә. Еникинен тирән милли аңлы шәхесләргә хас бик кыйммәтле бер сыйфаты — туган сәнгатебездәге ниндидер бер бушлыкны тудырырга тырышуы. Бу гамәл аңа авторлык шөһрәтен китерми, әмма ул татарның гармоник үсеше өчен кирәк. Мәшәкатьле, күп көч һәм вакыт сорый торган ул шөгыльнең үз әсәрләрен язуга киртә генә булачагын белсә дә, бүтәннәр шуңа алынмагач яки алынырга әзерлекләре дә җитмәгәч, нишләмәк кирәк? Мисалга, республикабызда музыка мәктәпләре байтак, ләкин аларда укытыр өчен милли репертуар әлегә юк дәрәҗәсендә иде. Татарстанда татар көйләрен уйнамыйча гына музыкантлар тәрбияләү сәер түгел идемени? Рент шуңа күптән борчылып йөргәнлектән, С. Сәйдәшев көйләрен фортепиано өчен эшкәртергә алына һәм шуңа ел ярым гомерен багышлый Бик катлаулы бурыч була бу. чөнки ул көйләрнен фортепиано ачкычын табу, көйне уен коралларына дөрес күчерү зур теоретик әзерлек һәм иҗади сәләт таләп итә Ниһаять, егерме көйне эченә алган «Яшь пианист дәфтәре» әзер. Ренатның фидакарьлеген исбатлаган икенче эш — татар халык җырларын баритон һәм фортепиано, оркестр өчен эшкәртү. «Каръят батыр». «Бик еракта идек без». «Син сазынны уйнадың» һәм башкалар нәкъ менә анын зәвыклы, тылсымлы кулы кагылу аркасында этнографик бизәкләрдән чын җәүһәрләргә әверелеп яңгырый башлады Әйтергә кирәк. «Син сазынны уннадын» көе 24 такттан тора Илһам Шакиров анын 8 тактын гына көйләп'бирә, калган 16 тактны исә Ренат Еники үз уйлап «бетерергә» мәжбүр була' Татар музыкасы профессиональ яктан үсеп, инде күптән республикабыз чикләрен атлап узды. А Монасыйповнын сонатасы Парижда. М Мозаффаровнын эскрипкә концерты Чехиядә. 3. Хәбибуллиннын кайбер җырлары күрше республикаларда башкарылуын. Ф Яруллиннын «Шүрәле» балеты Н Жиһановның «Алтынчәч» һәм «Җәлил» опералары ерак чит илләрдә дә куелган, coin ы дәвердә исә яшьрәк буын композиторларыбызнын инструменталь әсәрләре Азия һәм Европа сәхнәләрендә яңгыравын горурланып телгә алабыз БУ казанышларда өлеше барлыгын искәрткеч. Р Еники — Уңышлар юк түгел, диде Әмма мин үсешебездән һич тә канәгать түгел. Чит илләрдә «Шүрәле» дә, «Алтынчәч» һәм «Җәлил» дә куелмый ич хәзер Инструменталь әсәрләребез тегендә-монда яңгырый икән, үз музыкантларыбыз гастроле нәтижәсе алар Бу әле халыкара күләмдә чын танылу түгел Финнәр әнә «Симфониябез бар. ләкин операбыз юк», диләр Югыйсә Финляндиядә ел саен ике-өч опера языла, ләкин алар үз илләрендә тенә куела икән Ә Я Сибелиус симфонияләре барлык илләрдә уйнала Сибелиус фин симфоник музыкасын кнн мәйданга алып чыга Ягъни халыкара танылу ул әсәреңнең күп илләрдә репертуарга керүе дигән сүз. Без әле менә шуна һаман ирешә алмыйбыз Билгеле, милли музыкабызның беренче бурычы татарның рухи ихтыяжын канәгатьләндерү Әмма татар музыкасы ни өчен әле зуррак киңлекләргә чыкмаска, халкыбыз шөһрәтен ерак-еракларда да җәймәскә тиеш? Димәк, без туктаусыз нтәнерзә тиеш Биектә очасы вакытта без әле бүген башкалабызның бердәнбер музыка театрын, күп кенә талантларны берләштергән коллективны тагар репертуарын уйнарза мәжбүр итә алмыйбыз Дәртебез күп. дәрманыбыз чама па. ахры' Димәк, «офыкларыбыз киңәйде!» дип күкрәк кагарга бик иртә әле Р Еники пессимист түгел, юкса ул гөрлс аяк чалулардан инде күптән сорлек- кән булыр иде. Аның фикереңчә, халкыбыз зур һәм затлы интеллектуаль байлыкка ия. ләкин апы тиешенчә бәяли, күрсәтә һәм сата белми Билгеле. Ренат үз эшчәнлегеннән дә канәгать түгел. Сәләтенең һәм көченең шактый өлеше тормыш ваклыклары белән көрәшкә исраф ителгән И Ганди әйтмешли, «кеше елап туа. ләкин бу дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк ки. аннан киткәндә, сине югалтуның ачы хәсрәт икәнлшен ашлап, башкалар еларлык булсын» Еники фикеренчә. күпләр күңелен тетрәтерлек даһи әсәрен ул әле язмаган, имеш! Килешүе кыенрак, әмма композиторның ү з ижатына шулкадәр таләпчәнлек күрсәтүен хупламыйча да мөмкин түгел Күңелендә дәрт тә. дәрман да бар, өметләребез зурдан әле Тагын шунысы йөрәгенә юаныч бирә хатыны Нәркис белән алар фикердәшләр Нәркис ханым Татарстан радиосының музыка тапшырулары редакциясе хезмәткәре, консерватория тәмамлаган фольклор белгече Уллары Надыйр да ата-аналары эзеннән атлый Казан мәдәният академиясе студенты, мандолиначы булырга җыена Р. Еники Казанда һәм Мәскәүдә унөч китап - музыка әсәрләре җыентыгын чагыр! ан автор да ич әле Аннары ул гомер буе саф ижат эшенә генә күмелеп яши алмады театрда һәм филармониядә хезмәт итте, фольклор экспедицияләрендә йөрде, укыту белән шөгыльләнде, җәмәгать эшләреннән дә читтә калмады Иҗатташы Рафаил Билалов әйтмешли. «эш бит күп язуда гына түгел сыйфаты язуда Менә соңгысы җәһәтеннән инде Еникигә дәгъва белдерү мөмкин түгел, ул татар музыкасын яңалык алып килгән гаять үзенчәлекне, гирән хисле фәтс'.»фи эчтәлекле әсәрләр бс |.*н баез зы» Ренатның атасы Башкортстан Каргалысыннан. язучы Әмирхан Еники оелән бер нәселдән Анасы Татарстанның Арча төбәгеннән. Тукай!а кан-кардәшлегс бар Тамыры трон кәүс.зсе нык тач давыл тарга да бирешмәгән шике тле. Ренат та тормыш юлында калыккан киртәләрне исәнаман ат тап у за а пан һәм оныгы лмаслык әсәрләр барлыкка китергән Шуңа күрә аңы әдәбият<әнгатебсзнен Бакый Урманче Сибгат Хәким кебек аксакаллары үз иткән Татарстанның һәм Русиянец атказанган сәнгать зшлеклесс Ренат Еники үзе дә әнә шундый күренекле иҗатчылар токымыннан, ул әле киләчәктә дә яңадан-яна иҗади табышлары белән безне күп мәртәбәләр шатландырыр Без исә ана бары уңышлар гына!