Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рухта, җанда безнең — Сабантуй!

Ходайдан мин сорыйм: алданрак. Яки сонрак, димен, ал жаным. Тимә мина, тимә син мина Сабан туе көнне Арчанын. Мин мәйданда Мәйдан таралгач. Бүтән төштән мине син эзлә. Минем өчен дөнья рәхәте — Кайту шул көн кичке поездда. Кала болын артта чәчәктә. Кала кырлар, кала су-инеш; Тыгыз, кыен, керә вагонга. Килеп керә мәйдан шул килеш. Гармун керә, төшкән салынып Гармуннардан арып кул башы. Тыңлыйм шул кич халкым моңнарын Җаным тәмам гарык булганчы Кешеләрнең ачык йөзеннән Бар уйларын шунда укыдым. Рельслардан өскә күтәреп, Бөек көче шулар рухының. Каяндыр бик ерак-еракка Илтә сыман: узып Казаннан. Барам, барам, мин бу поезддан Теләсәм дә төшеп кал алмам Телем, рухым шушы поездда. Әллә нинди үзенә бер поезд. Саклап барлык изге хисләрен. Тигез торсын иде йортыбыз Ходайдан мин үтенәм: кичектер. Халәтемнең үлчәп бар ягын. Тимә мина, тимә син мина Сабан туе көнне Арчаның.