Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙДА СИНЕҢ ЙӨРӘК ТУРЫҢ?

Күзләремнең карасында Шәһәр белән авыл арасында. Ике күзкәемнең карасында, Йөгерепләр йөри балачагым Күңелемә уелып калачагым. Йөгерепләр йөргән балачагым, Ялкыннарга илтеп салачагым. Мин яшәгән утлы гомерләрнең Юлларында түгелеп калачагы. Йөгерепләр йөргән балачагым. Гомер буе озата барачагым. Картлыгымда ишек кагачагым. Бәлзәм булып жанга тамачагым. Ике күзкәемнең карасында. Шәһәр белән авыл арасында - Күңелемнең сагыш-ярасында. Уйларымның иске, яңасында шигырь бар, шигърият бар! Катлам- катлам итеп язы.панмы ул, әллә якты күлдәй үтә күренмәле итепме,— мәсьәлә анда түгел. Катламнары кичерешләрендә ачыла. Шигырьләрнең тел ai ышынла да шундый ук эчкерсез.гек, ихласлылык. Сокланулы, куанычлы шигырьме ул, әллә авыр газаптан сон бер сыкрану, бер омтылыш булып дөньяга килгән шигырьме —гади тел белән, табигый агыш белән язылган. Күтәрелеп бәрелмичә, чамасыз аһ ормыйча, iaiap хатын-кызларына хас сабырлык һәм тыйнаклык саклап әйтелгән. Эльмира Шәрифуллннанын ижатында без нәкъ хатын-кызларга тына хас тыйнак күнел, сизгер могг, серле уйчанлык, ярсу шарламалар белән очрашабыз. Хатын-кызны күнел нәфислеге өчен яратабыз лабаса! Яклаут а мохтаҗ, сак күнелле булуы белән матур бит әле ул хатын-кыз! Бу — тормышта тына түгел, шигърияттә дә шулай булырга ти ештер, дип әйтәсе килә. Әхлакый пакьлеге, рухи бөтенлеге белән күңелемә хуш килә аның серләре. Сабырлыгы һәм якты моны белән, рн- ясызлыгы һәм эчкерсезлеге белән яраттырды алар... Эльмираның «Янгыр жиле» исемле беренче китабы 1984 елда чыккан иде. Аннан сон шагыйрә балаларга да, өлкәннәргә дә атап шактый китаплар чыт арырга өлгерде. Анын повестьлары, поэмалары халыкка барып иреште, яна- даи-яна җырлары яңгырады. Өлкәнәя барган саен шагыйрә тәрбия мәсьәләләренә, халкыбызнын гореф-гадәтенә, йола-кануннарына игътибар беләнрәк карый, шулар хакында уйлана. Кыскасы, шагыйрәбез үзенен түтә- рәк бәйрәменә лаеклы иҗат белән килә. Болынында янгыр җилләре тынмасын, Эльмира ханым! ЗӨЛФӘТ. Йөгерепләр йөргән балачагым — Көннәремнең агы. карасында... ...Безнең җаннар гомер буе юлда, Шәһәр белән авыл арасында! 1996 Синдә һәрбер көн яна Яшен булып балкыйммы. Сагыш булып саркыйммы? Туган ягым күгендә Йолдыз булып калкыйммы? Мәхәббәт эчкән җаным, Тәнемә күчкән таңым, Күздә нур булып кабын, Телдә моң булып кагын. Сиңа кирәк булганга Бәхетле мин дөньяда. Сиңцә генә, авылым, һәр төн, һәрбер көн яңа. Җырла туган ягыма Багышланган җырымны. Сөйлә алтынга төреп Сурәтләгән кырымны. Яңгыр булып кайтырмын Син сусаган көннәрдә. Чәчәк булып шытармын Сабый салган эзләрдә. Синдә генә, авылым, һәр төн, һәрбер көн яңа. Сиңа кирәк булганга Бәхетле мин дөньяда! 1996 Сөю таңы Керфекләремә кагылып Кабына сөю таңы. Аллыгөлле балкышларга Бизәлгән кояш ягы. Иртәләремнең нурланып, Җанга сер тулган чагы. Киртә-пәрдәләрне үтеп Килсен хәләле-хагы. Килсен, керсен күңелемнең Биксез ишеген ачып. Сөю хисем йөгереп чыксын Яшерен җиреннән качып. .. Чәчләремнең карасына Сибелгән картлык агы Бер картлыкта, бер яшьлектә Җемелди сөю таңы. 1995 Хозур дөнья Чыга җилләр. Таша силләр. Кысыла билләр Сызланам Ава куыш. Буа сулыш. Тула күңел Уйланам. Язда — тамчы. Яшен камчы. Туктат, Килсә хәлеңнән. Тамчы ачыш, Камчы —качыш. Хозурлан һәр мәленнән Туган җирем. Торган илем И газиз. Нурлы төбәк Йорт-нигезне, Пар-тигезне Сөймәгән җаннар Сирәк. 1997 Елмайган иреннән үпсеннәр Күгәреп күңелем пәрдәсен Җил түгел, син кердең, сөюем: Бу минем мәңгегә булсын дип. Чын итеп, зур итеп сөюем Сөешеп яшәгән парларның Көннәре кайгысыз үтсеннәр Күзләре яктылык сипсеннәр, Елмайган иреннән үпсеннәр. Елмайган иреннән үпсеннәр, Юлларга түшәлсен гөлбизәк Тизрәк кайт, син, минем сөюем, Калдым мин озатып, кул изәп. Елмайган иреннән үпсеннәр, Ихластан әйтелсен ярату. Иң олы гөнаһ ул кемнеңдер Ялганлап йөрәген канату. Елмайган иреннән үпсеннәр. Илһамы күзләргә күчсеннәр Мәхәббәт күтәрә, үстерә: Парлылар сөелеп үссеннәр. Сөешеп яшәгән парларның Көннәре кайгысыз үтсеннәр. Күзләре яктылык сипсеннәр, Елмайган иреннән үпсеннәр! /996 Кайчан гына Әле кайчан гына яз башланган иде, Шау чәчәктә иде гөлләрем. Синең белән генә булган икән Мәңге сагыначак көннәрем. Әле кайчан гына яз башланган иде. Кыш ташланган иде ташуга. Ап-ак карлар качып китте бугай Түзә алмый язгы шау-шуга. Әле кайчан гына яз башланган иде, Яшь кыз идем мин дә ул чакта. Инде менә алтын көзгә кереп, Оныгыма сөйлим шул хакта. 1996 Оныгым биргән бәхет Балалык бирдең, табигать, Үсмер чагым да булды. Җитү кыз идем, Ә аннан... Башым уй белән тулды. Ана булдым. Кызым туды.. Әби булдым бүгеннән! Бар йолдызлар Кояш булып Карый кебек күгемнән Кодрәтең зур, әй табигать Шәфкать чыганагын кин. Бер оныгым биргән бәхет — Мең кояш назына тиң! 1997

Йолдызымны калдырҖил кагылган саен сискәнәмен, Ай кабынган саен үкенәм. Кояшымны алдың, Йолдызымны калдыр, Миһербанлы бул, дип үтенәм. Шәфкать-назны ахры кайберәүгә Мыскал белән генә биргәннәр Гүя безнең яшәү рәвешен Кара җепләр белән үргәннәр. Авырткан җир гел сызлаучан була. Нечкә күңел, никтер, тиз тула. Болай да бит авыр безнең тормыш. Ни шәригать илдә, ни йола. Тыныч кына хәтта гүрләрендә Ята алмый сыман үлгәннәр Ләхетемә вакытыннан алда Гөрзи белән гүя кергәннәр Җил кагылган саен сискәнәмен, Ай күренгән саен үкенәм. Кояшымны алдың, Йолдызымны калдыр. Миһербанлы бул, дин. үтенәм! 1990Кайда синен йөрәк турың? Катлам-катлам кара көз эчендә Уралыплар аккан моңлы җырым. Башларымны ташка салыр идем. Шунда булса әгәр йөрәк турың. Язмышыма күптән язылганны Үзгәртмәкче булып никләр йөрим? Кара көзләр теләр хагынмы мин. Мин нишләп соң кара көзне телим? Күмер булып көйгән елларымның Канлы яшем юган борма юлын. Оныткандыр, дияр шунда берсе, Суырыплар өзәр йөрәк кылын... Карадагынай кара көз эчендә Яшеренеп калган якты язым. Яшел генә яфракларын чиртеп, Бер дәртләндер әле күңел сазын. Кара көзләр кавыштырыр, бәлки. Гел эндәшәм шуңа кара көзгә. Шул көзләрнең чиксез киңлегендә Без мәхрүм калган бәхет йөзә. 1996