Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЕНЛЫ ҖЫР

Теләктәшлек Кәеф юлчыныкы. Тәмам туйдырды йорт. Яшәү юрадыр ник ыгы-зыгылардан? Чемоданнар инде ишек төбендә үк. Күңел жыелмаган. күңел җыелмаган.. Сагындырды аны керләнмәгән хисләр. Иске-москыларны бар шул ыргытасым Алган әйберләрем инде тузып беткән. Шуңа ике куллан миңа югынгансың Кирәк икән ал син, төйнәп төенчеккә. Ертык-портык кием кигән минем тәнне. Чемоданнар инде ишек төбендә үк. Көтеп тора минем ялгыз китәр мәлне. Йә ал кулларыңны — тәнне күгәртмәсен Яшә миннән башка, тузан кебек пырлап Кәеф юлчыныкы, өйдән күңел күчкән Ки1әм шуңа күрә өмет җыры җырлап Иске хисләрдән соң битем юылмаган Күзгә тотынма син. минем, ике куллап Чемоданнар инде ишек гәбендә үк... Тора минем җырның кушымтасын җырлап Ялгыз аем бага төпсез күккә Баг син минем кара күзләремә Бас син минем сиңа сусынымны. Тулып таш син минем үзәгемнән. Йөрәгемне имгән сагышларны Оныттырып тор син беразга. Көннәр инде бик санаулы калды — Исән чыгармынмы бу язга? һәрбер төндә аем бата күккә. Сизгән йолдыз китә бит өркенеп. Айның иләс-миләс көннәрендә— Күгем — кара диңгез өсте кебек. Каплый болыт күкне, ул хәлләрне Яшерә ул кеше күзләреннән. Баса аем шулай сусыннарын, Күкне эчә, төшеп үзәгенә. Дулкынлана — диңгез өстемени. Ирененә чыга ак күбекләр. Юкса көндез, ай килмәгән чакта, Ул да тыштан тыныч кебек лә... Бас син минем сиңа сусынымны, Тулып таш син мин^м үзәгемнән. Оныттырып тор син, башкаларны Чайпалдырып чыгар күзләремнән. Синле әкият Синле әкият—синең әкият булган. Ахыры да менә — синеке. Сине генә...— дип башлаган идең, — Башканы да сөям,—дип бетте. Зур күзләрем учак каршысында. Көл тузгытам, яшьне биетеп. Җирдә әле синле әкият яши. Минем онытуга үч итеп. Бер әкиятне ике тапкыр тыңлап Яшәмим шул — күңел кыбырсына. Чит җиләк тә өзеп салганым юк Шул әкияттән калган тырысыма. Такыялы кыз шигыре Берчак үзем ачылырмын. Түзми синең карашыңа. Постым каен артларына. Качтым яфрак арасына. Тамырыннан үрләгән су Хәл бирә күк яшәвемдә. Яфраклары такыя үрде. Ятып чигә чәчләремә Яфраклары такыя булды. Төшкәч чигә чәчләремә... Рәхәт сабый сыман уйнау... Аптырама дәшмәвемә Каенлы кар Агып китеп бара Урамнарны иңләр ташуда. Кырдагысы хәлсезләнеп ята. Урын киң дә юкса ярсуга Агып бара Минем моңсу күзләр Каен ботагына тотынып. Калмаган күк урын сагышларга. . Аклыкка да урын юк кебек Каенлы кар агып китеп бара Ага өйләр. Ага ташуларда. — Әйдәгез-з-з! — дип Салган авазлары Ишетелә булыр басуларда. Уянырлар Хәлсезләнгән карлар. Җилпенгәләп алыр, кагыныр Бәлки елар Шушы кара җиргә Ничек кунганнарын сагынып... һәм кар суы күмәр басуны да. Урын киң бит анда ярсуга! Каенлы җыр Агып китеп барыр Күңелләрдән аккан ташуда. Мәхәббәт Мәхәббәт, син минем Мәккәм. Мәхәббәт, син минем кояш. Күзләремне яктыртканда Еламсырап карамый яшь. Карамыйм мин еламсырап. Карамый яшь. ярдәм сорап. Тора тик сәҗдәгә китеп. Ярлыкауны өмет итеп Берлегеңне, барлыгыңны Танган хәлдә буй сонам мин: Мәхәббәткә бәйле генә Язмышыма буйсынам мин Буйсынам мин Мәхәббәтнең Иңиң ачы карарына. Әле үбә иренемнән. Әле суга яңагыма. Карамыйм мин. еламсырап. Карамый яшь. ярдәм соран. Торам тик сәҗдәгә китеп. Беркөн җәннәт өмет итеп Мәхәббәт, мин берлегеңне. Барлыгыңны синең тандым Шуның белән Аллаһының К a рш ысы н да гө н а һл а н ды м. Шуның белән яшәвемдә Бары синнән әмер көпем Җаным сәҗдә кылган чакта. Тәнне җиңәр хәмер иттем. Шуның белән Аллаһының Каршысында гөнаһландым. Аннан мең-мең җәза алдым Инде Мәхәббәтсез калдым!