Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨНАҺ

11 рошкин тиз арада, үзләренең каналлары буенча, рядовой Сибгатуллинның туып-үскән шәһәренә, детдомга, Казандагы эшенә һәм тормышына кагылышлы мәгълүматлар сорап запрос ясады. Сәерлекләре шактый булуга карамастан, гомумән алганда, рядовой Сибгатуллинны үз белгечлеге буенча ракеталар гаскәрендә, үз расчетында калдырырга мөмкин дип тапты. Шулай да. ул һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш, бәлки күңелендәге чатырларда адашып йөрмәсен өчен бераз рухи ярдәм итәргә дә кирәктер, дип уйлады Трошкин. Агент, шикаятьләр язучы яисә ярдәмче булалмый. әлбәттә, рядовой Сибгатуллин. Ул яктан уңай кеше түгел. Ләкин аның КПда хезмәт итүен искә алганда, кайчан да, ничек тә бер кирәге чыгуы ихтимал иде. Өченче рота дежурдан кайтып ике көн узгач, бөтен нәрсәне күрүче һәм белүче оперуполномоченный Трошкин полк казармасында янә пәйда булды. Кемдер, аны күргәч, күздән югалырга тырышты казарма гүренә узып китап актарган булыпмы, бәдрәфкә барып тәмәке капкан булыпмы, кайберәүләр сабыр гына, мине чакырыр микән бүген, дип бүрек астыннан аны күзәтеп утырды «Кызыл почмак»та ярты сәгать эчендә өч солдат белән очрашканнан соң, Фәизне чакырдылар Трошкин, гадәттәгечә, ягымлы итеп, дустанә кыяфәт белән, күптән очрашырга хыялланып йөргән кеше сыман чыраена шатлык чыгарып, кул биреп күреште Шатлануы кайвакыт ихлас күңелдән була торгандыр, чөнки аның лие бит бу. шаяртып әйткәндә, бер күрешү үзе бер гомер Ә җитди итеп әйткәндә, чынлап та, элегрәк чекист белән бер очрашып күрешү, кайвакыт, тулаем бер гомерне юк итә торган булган Нихәл. Сибгатуллин. диде ул. аның кулын кысканда ук кәефен, күңел халәтен үзенең учы белән тоеп. Каушый Сибгатуллин. кулыннан ук сизелә — Ярыйсы, диде Фәиз. аның каршысына утырып. Трошкин, гадәтенә хыянәт итмичә, кесәсеннән кабы белән сигарет чыгарды, каршында утыручыга тәкъдим итте, аннары үзе берне кабып өлдерде дә, бүлмәне тиз арада төтенгә күмеп, бермәл елмаеп торды Фәизнең «Астра» пачкасына карап куюын күреп чекист елмайды һәм Дәвамы Башы 3 5 саннарда. Х «бер генә хәрәкәтең дә, күз карашың да минем игътибардан читтә калмый» дигән сыман әйтеп куйды: Беркайда фильтрлы сигарет тапмадым бүген, шайтан алгыры. «Астра» тартырга туры килә инде. «Астра» ошаса, тарт, оялма. Шулай итеп, әңгәмә алдыннан «разминка» һәм киеренкелекне (әңгәмәдәшенең киеренкелеген) киметү өчен вак-төяк, әһәмияткә ия булмаган кыска диалог уздырып ала иде ул. Сөйләшү тәкәллефсез башлану сәбәпле, Фәиз үзендә киеренкелекнең кимегәнен тойды. Сигарет алу белән Трошкин зажигалкасын кабызды. — Рәхмәт,— диде Фәиз һәм тончыгып йөткереп алды. Күрәм, син хәзер полкта чит-ят кеше түгел,— диде Трошкин, елмаеп.— Син хәзер «фазан». Кыерсытучы юк бугай. Фәиз читенсенеп куйды: Юк. беркем дә кыерсытмый, Павлов аркасында срогымның ахырына кадәр көн күрсәтмәсәләр дип уйлаган идем Шадринга рәхмәт инде, ул гел яклап килде. Хәзер мин үземнең призывтагылар белән бер рәттә. Трошкин чын күңелдән сөенеп тагын кабатлады: Мин дә бераз синең өчен шүрләгән идем. Хәзер казармада сине күргәч, игътибар итәм: картлар арасында син үз кеше, бүрегең кыңгыр салынган— ничек кирәк шулай. - Ул кеткелдәп көлеп куйды. — Әйе, әгәр стукачлыкта гаепләп, «фазан» булган килеш тә кыерсытсалар, бик авыр булыр иде. Мөгаен түзәлмас идем. Ну-у-у, син андый сүзләр сөйләмә инде,—диде Трошкин җитдиләнеп. Полкта берәрсе түзәлмау турында сүз катса, контрразведчик шундук сагая иде. Бу юлы да шулай булды. — Үзегез уйлап карагыз, әгәр дә мине фазан дип танымаган булсалар. миннән яшьрәкләр — чижиклар, щеголлар мине кыерсытырлар иде бит. күз алдыма килсә, йөрәкләр жу итә. Фәиз бу минутларда каршысында кем утырганын да онытып җибәрде булса кирәк. Шул кадәре ачык рәвештә, контрразведка офицеры белән рядовой солдат, ниһаять, фазан булып, картлар рәтенә керүгә сөенеп утыруларын читтән берәү тыңлап торса, гаҗәпләнми калмас иде мөгаен. Трошкинның күптөрле алымнарының берсе иде бу. Дөрес, башкалардан нык аерылып торучы Сибгатуллинның полкта «үги бала» булмавына күпмедер дәрәҗәдә куанса да, аңа, чекист буларак, әңгәмәдәше белән араны якынайту мәслихәт иде — Теге детдомда бергә үскән дустыңның исеме ничек иде әле? — Зәбир. — Йә, нәрсә, армиядән соң эзләргә исәбең бармы һаман? — Анымы? — Аны. — Эзләячәкмен... һәм табачакмын. — Чит илгә китәсеңме аннары? — Ник алай сорадыгыз? Юк. ничектер, шулай тоела. Сез очрашсагыз, чит илгә китү турында хыялланырсыз шикелле. Менә әйт әле дөресен, хыялда берәр чит илгә китәргә талпына идегез бит аның белән. — Без... ни... юк. Аның ялганлавы шундук йөзенә чыкты. Курыкма, әйт дөресен. — Хыялланган идек. Ә сез кайдан белдегез? — Мин белергә тиешмен. — Ләкин армиядән соң чит илгә китү хакында минем уйлаганым да юк. Анда кем көтеп торган ди мине Мин Зәбирне табарга тиешмен. Чит илгә качар өчен түгел. Ул үлде! Батып үлде! Сазлыкта! — Кайчан? — Белмим. — Ярар. Бәлки исәндер әле, кайгырма. Ул сәгатенә карап алды. Фәизнен тизрәк чыгып китәсе килде. — Китәргә рөхсәт итегез,— диде Фәиз. - Тагын бер генә сорау. Мирзин Ренат синең дустыңмы? , Дустым дип Учебкада бергә булдык. Якташ ул минем. Бер шәһәрдән без. — Болай якын дуслар түгел идегез, шулай бит? — Юк. Нигә? Очрашкалыйсыз бугай аның белән? Тыштагы курилкада. — Әйе, буш вакытта йә мин аның янына керәм. йә ул. Аннары чыгып утырып тәмәке тартабыз. — Эһем... Мирзинны кулга алдылар. — Ни өчен? . . ■— Яшь солдатны кыйнаган. — Чынлап әйтәсезме?! — Чынлап. — Аны нишләтәләр инде хәзер? — Хөкем итәчәкләр. Дисбатка җибәрерләр дип уйлыйм. Ә дисбат ул төрмәдән яманрак. Ишеткәнең бардыр андагы хәлләр турында? — Ба-а-ар. Трошкинның Фәиз белән кызыксынуының тагын бер сәбәбе бар иде: сержантлар әзерли торган учебкадан рядовой булып килүчеләр — ул һәм сигезенче полктан Мирзин. Характеристикалары әйбәт язылган Икесе дә отличниклар. Мирзиннар полкының үз оперуполномоченные бар, ә Сибгатудлинны «өйрәнү» һәм аңлау вазифасы Трошкинда. — Кызганыч, диде Фәиз. Инде утырттылар дамыни? — Әйе. Тикшерү бара. , — Нык кыйнаганмы? — Нык. — Кызганыч. Икесе дә. Бигрәк тә Ренат. — Кызык кеше син. Ә нигә теге яшь солдат түгел? — Соң инде... Тән җәрәхәтләре төзәлә ул. Ә менә Ренат хәзер нинди уйлар белән, нинди халәт белән дисбат срогын ерып чыгар? Дисбаттан соң мондагы срогын хезмәт итеп бетерергә тиеш бит әле ул тагын, шулаймы? Шулай. Ә яшь солдатның күңелендә җәрәхәтләр калмагандыр дип уйлыйсыңмы? — Анысы да бар инде. Тик әле эчке хөкем дә бар бит. Ренат хәзер атаанасына бу турыда ничек язар? Ул бит дисбатта икәнлеген барыбер хәбәр игәргә мәҗбүр булачак. Аннары гаебен үзе таныгач та җинел булмас бит аңа. Менә шул-шул! Вөҗдан газабы кичерсә. Кичерәчәкме соң ул андый газапны? — Җавап бирү кыйналуга, кимсетелүгә, хәтта үлемгә караганда да авыррактыр, минемчә. Кем алдында һәм ни өчен җавап бирәсең бит! Син, Сибгатуллин, әгәр дә үзеңне гражданкада «тапсаң», уңай шартларга эләксәң, зур кеше булачаксың. И-и-и, ни өчен шулай юатырга тырышасыздыр мине — Юк. юк, син чиста егет. Намуслы. Дөрес, андыйларга бу дөньяда яшәү кыенрак Мирзинның армияне сүгеп, командирлар белән тынышмыйча, гел тавыш куптарып йөрүче икәне Аерым бүлеккә мәгълүм иде. шуңа күрә аның белән Сибгатуллин арасында ниндирәк мөнәсәбәтләр икәнлеген ачыкламыйча ярамый иде. Мин дә гаепле түгелме соң аның дисбатка эләгүендә?- диде Фәиз. Опер гаҗәпләнде: — Ничек инде? — Белмим. Ничектер... туган яктан еракта. Ул да ата-анасыннан еракта Әллә ничек минем дә гаебем бар шикелле. Курилкада очрашып сөйләшеп утырганда бераз үгет-нәсихәт бирергә иде. Тыңламас иде инде ул, әлбәттә. Шулай да... — Син күп гаепләрне үз өстенә алырга җыенасын түгелме? Павлов сине кыйнаган, үзеңне гаепле саныйсың. Якташыңны төрмәгә утыртырга торалар, монысында да үзеңне гаепле санарга маташасың. Гражданкада дустың югалган, анысында да ничектер үзеңне гаепләгән шикелле син — Ул игътибар белән Фәизгә карап куйды.— Бу дөньяда һәркем үз гаебе өчен җавап бирергә тиеш. Юк нәрсәләр белән башыңны катырасың бугай син. Фәиз аның «гражданкада дустың югалган өчен үзеңне гаепле саныйсың» дигән сүзләрен ишетте, аңлады, ләкин гаҗәпләнмәде, үзенә сорау бирмәденәрсә белә Трошкин, кайдан белә? Әйтерсең, Трошкин инде бөтен нәрсәне, хәтта ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ да белергә тиеш иде. Менә шул-шул — һәркем үз гаебе өчен җавап бирергә тиеш. Мин Зәбир өчен дә җавап бирергә тиеш. Ренат өчен дә җавап бирергә тиештер мин Чөнки аның әтисе лесхоз директоры, шул сазлыклар янындагы урман директоры. Аның әтисе УЛ УРЫННАН ерак түгел. Монда бөтен нәрсә бербөтен, аерымаерым бернәрсә дә юк монда. Фәиз тиргә батты, аның күзләре акайды, ул кызып-кызып сөйләде. — Син тынычлан,—дип елмайды Трошкин.— Бер киңәш бирәм. Син дежурга да китаплар алып барасың, казармада да «фазан» булганнан бирле гел китап укып утырасың. Бәлки сиңа, китапларны читкәрәк куеп, яисә аларны сайлабрак, җиңелрәкләрен укып... Кыскасы, син иптәшләрен белән . Ну. ротадагы солдатлар белән күбрәк аралаш, кешеләр белән күбрәк сөйләш, аларның проблемалары белән дә кызыксын, сөйләш, гражданкадагы тормышлары турында, кызыклы вакыйгаларны, кызлар турында. Кешеләр арасына кереп кит син.— Ул тукталып тын алды.— Ярый, вакыт үтте, мине начальство көтәдер. Бир кулыңны! Нык бул! Яхшы егет син. Ә теге якын дустыңны, кем әле исеме? — Зәбир. — Ә Зәбирне син армиядән соң тап. Эзлә, тап, син аңа файдалы булачаксың, син аңа ярдәм итә алачаксың дип уйлыйм, тап син аны, тап, теләсә нинди сазлыклардан эзләп тап. Хәзергә сау булып тор! — Сау булыгыз!—диде Фәиз, таң калып. Белә Трошкин, белә. Табарга куша. Кемне, нәрсәне? Кемне булсын инде! Билгеле бит! Белә ул, белә. Трошкин әйтмәсә дә, барыр идем сазлыкка! Армиядән соң барачакмын. Табачакмын. Кайдан белде икән сон ул? Әллә гражданкадан хәбәр бирделәр микән? Милициядән, һәм минем хезмәт итеп бетергәнемне көтеп яталардыр. Трошкинга хәбәр биргәннәрдер — менә шундый-шундый кеше бар сезнең дивизиядә, зинһар, күз-колак булыгыз. Шундый-шундый җинаять эшләп киткән кеше ул армиягә Армиядән соң төрмәгә утыртып куйсалар? Рәхәт булмас! Югыйсә үзем төрмәне теләп йөргән идем. Ә-ә-ә, ул бит армиягә кадәр генә. Армиягә эләгеп, үзеңә-үзең буйсынмауның ни икәнен аңлагач, төрмәгә бигүк ашкынып тормый йөрәк. Ничектер башкачарак юарга кирәк гаебемне Зәбир каршында. Мин төрмәдә утырганнан ул терелмәячәк. Әгәр милициягә сөйләп биргәч, аны сазлыктан табып чыгарсалар Алай яхшырак булмасмы икән? Бәлки инде аны сазлыктан чыгарганнардыр, күмеп куйганнардыр. Туктале, аның сазлыкта икәнен кайдан белергә тиешләр? Ә нишләп соң Трошкин аны эзләп табарга куша? Бәрәч икән, үзем әйттем ләбаса югалды дип Ә нишләп ул теләсә нинди сазлыклардан йолкып чыгар диде? Туктале, нишләп соң мин! Үзем мыгырдап утырдым түгелме сазлыклар турында? Әйе. әйе. тиле мин, тиле! Үзем серне ачып бирдем түгелме? Ә ул берәр нәрсә аңлады микән соң? Ул минем белән бик әйбәтләп, дусларча сөйләште. Хәер, һәрвакыт һәркем белән шулай ягымлы сөйләшә бугай. Аны тизрәк очратырга. Киләсе дежурдан сон казармага килсә, янына үзем барачакмын. Алай да булмый. Шикләнәчәкләр, нишләп әле опер янына үзе барып сөйләшә диярләр. Тагын нәрсәләр турында сөйләштек әле без? Күп гаепләрне үз өстенә аласың, диде ул миңа. Аның бу сүзләрендә шикләнерлек нәрсә юк шикелле. Тагын? Ә. китапны күп укуымны сизгән. Китаплардан ял итеп, иптәшләрем белән аралашырга тәкъдим итте. Монысында да куркырлык нәрсә күрмим. Полкны кичке ашка барырга тезделәр. Фәиз бармады, казарма почмагында уйга батып утырып калды. Картайган солдатлар үз теләкләре белән генә йөриләр иде ашарга. Аларның тумбочкаларында һәрвакыт ипи-тоз өзелми. Ашханәдәге черек кәбестә белән ашказанын бозганчы ипи-тоз яхшырак. Ләкин һәрвакыт ашханәгә йөргән солдат, «ичмаса бүген яхшы ризык булмасмы», дигән өмет белән бара. ~ Аңа кат-кат дәшеп тормадылар, аның шулай ялгыз калып үзе генә уйга батып утыруына иптәшләре инде күптән күнеккән иде «Трошкин яхшы кеше. Ләкин күренеп тора, бик хәйләкәр, минем турыда әллә нәрсәләр белә. Ренат белән якташлар икәнне дә белешкән Ренат харап булды. Гел кулын озынайтырга тора иде шул үзе дә. бик холыксыз иде. Учебкада да күпме кешене кыйнаган иде инде ул Андый вакытларда Фәиз аны каты күралмый иде. Шулай да, аның тикшерү астында утыруын ишеткәч, кызганыч була башлады Ике ел буена дис- батта ничекләр түзмәк кирәк! Ике ел буена башкайларда нинди уйлар кайнамас, нинди генә газаплар кичерелмәс» Үзе шундый булгач, башкалар да һәр кылган эшләрен яңадан кичереп, уйлап, үзендә гаеп сизеп, кайгырып йөриләрдер шикелле тоелды Трошкин, Трошкин. Әгәр дә ТЕГЕ ВАКЫЙГА турында берәр нәрсә белсә, аның белән бәлки шул хакта ачыктан-ачык сөйләшеп караргадыр. Болай билгесезлек тә бик авыр бит. Әле алда ярты елдан артык вакыт бар. Әмма шушы сөйләшүдән соң Трошкин аны бүтән бер тапкыр да чакырмады. Опер казармага еш килеп йөрде, тик Фәиз белән кызыксынмады. Тора-бара Фәизнен дә аның белән ачыктан-ачык сөйләшү теләге юкка чыкты. 12 _ рмия үзенең ыгы-зыгылы, шау-шулы, атулы-шартлаулы тормышы /к белән яшәвен дәвам итте. Шулкадәр ир-егетләр туплаш ан җирдә ж әллә нинди вакыйгалар була — кыйнаулар да. сугышулар да. дезертирлар да, самоволкага чыгып әллә нинди җинаятьләр кылу да Бу кадәр яшь кеше җыелган җирдә ничек бернинди ЧПсыз барсын икән тормыш? Әле теге дивизиядә, әле монысында, әле теге полкта, әле монысында трибунал хөкемен игълан итеп тордылар, теге подразделени- едән берәү качкан диделәр, имештер, хезмәт авырлыгына түзмәгән, күрше полктан берәү самоволкага чыгып бурят кызын көчләгән Вакыйгаларга бай хәрби гарнизоннар Шул ук вакытта чиратлашып көн саен, сәгать саен, минут саен приборлардан күзләрен алмыйча җир астында дежур торалар зур сугышка әзерлек кирәк Бәлки җиңеп тә булыр дошманны, чөнки ракеталар бик көчле, әмма ләкин монда үзебезнең кешеләр арасында дошманлыкны берәр кайчан җиңү мөмкин микән?! Ничек кенә булмасын, һәрбер вакыйга, вакыт агышында хәтердән юыла, искә төшкән сурәттә дә. әллә булган, әллә гел булмаган сыман гына, әллә ни зур тәэсир калдырмыйча күңелдә калкып куя Яисә инде бүтән бөтенләй искә төшми Дөнья бара, кая барадыр, ләкин тормыш дәвам итә. Яңа вакыйгаларга урын кирәк тормышта да. хәтердә дә Ә менә бер вакыйга Фәизнең хәтерендә нык уелып калыр. Мәңгегә. Алай гына да түгел, киләчәк тормышына да зур йогынты ясар — дөньяга карашына тәэсир итми калмас. Беренче ротада Стеклов исемле бер солдат бар иде, рядовой. Уртачадан озынрак буйлы, таза, тыгыз гәүдәле. Ул Фәиздән бер призывка яшьрәк, ягъни әле чижик кына иде. Башка рота солдаты булса да, Стекловның берничә тапкыр Фәизгә сүгенеп, «Стукач!»—дип киткәне булды. Яшь булуына карамас ачн. ул инде үзенең ротасында сугышып та дан казанырга өлгерде. Картлардан курка, әмма ләкин үз призывдаш- ларын үз көенә биетергә маташа иде. ахрысы. Бер тапкыр кышкы төндә Фәиз патрульдән кайтты, ә дневальный булып Стеклов басып тора иде. Полк йоклый иде инде, шуңа да карамастан Стеклов кычкырып жибәрде: — Син сука, кайда йөрдең?! Ул белә иде Фәизнең патрульдә икәнен, ләкин чандыр гына бу «татарин»га ниндидер яман нәфрәте бар иде аның. Фәиз, «фазан» буларак, аны үз урынына утыртырга ниятләде: — Син, салага, кемгә кычкырасың?! — Нәрсә-ә-ә, стукач! Синең аркада Павловны чак кына төрмәгә утыртмадылар. Сине, суканы, көн саен кыйнап торырга кирәк! Фәиз аның нәфрәтеннән, жүләрләнгән дәрәҗәдә шашып, ярсып кычкыруыннан югалып калды, ләкин бирешергә ярамый иде. Ул Стекловка таба атлады: — Мин сине хәзер...— диде ул тешләрен кысып, ләкин Стеклов бер тапкыр сукса, Фәизнең сугышыр хәле булмаячагы ап-ачык иде. Стеклов билендә асылынып торган штык-пычагын чыгарды, чөнки барыбер үзенең «чижик» булуын бөтенләй үк онытмаган иде. Ул пычагын алга сузып казармага керә торган ишек белән туалет арасында йөгереп йөри башлады — Кил, кил, чмо, татарин е... Хәзер эчәгеләреңне чыгарам! Тиледер бу. дип уйлады Фәиз. Аның пычак чыгаруы бер караганда әйбәт, чөнки Фәизгә аңа таба якын килмәскә сәбәп булды. Әгәр сугыша башласалар, Стеклов аны ботарлап ташлар иде. Каяндыр икенче дневальный килеп чыкты һәм, дәшмичә генә, бермәл аларга карап торды. Шулвакытны, Фәизне коткарып, казарма караңгылыгыннан сүгенеп кычкырган тавышлар ишетелде: — Кем анда тавыш куптара?! — Сукалар, йокларга бирмисез9 — Стеклов, синме дневальный?! Тавышланма, торам да бәреп үте- рәм, падла! Фәиз йодрыгын төйнәп янаган булды: Мин сине болай калдырмыйм, тинтәк! Стеклов штык-пычагын кынына тыгып куйды: — Бар. бар, козел! Куркытма. Рәхмәт әйт тешләреңне коймаганга. Стукач е...! Фәиз бик озак йокыга китәлмичә ятты. Каты удар иде бу аңа. Ә башкалар каршында шулай бәйләнә башласа, хурлыкка калачакмын бит Шадрин яклар, ләкин ул һаман янәшә йөрмәс бит. Фәиз беренче рота белән дежурствода булганда Стеклов ана бер тапкыр бәйләнгән иде инде. Аннары курилкада чәйнәшкәне бар Казармада шул маңка тотып кыйнаса. Фәизне бит якламаулары да ихтимал. Курыкты, нык курыкты Фәиз. Элегрәк кыйнауларыннан, җәзаланулардан курыкмый иде. Хәзер исә курка, чөнки үзен мыскыл иткәндә күңелендә протест уяна башлавын тоя. Мыскыл итүләреннән, мескен хәлдә калудан курка башлады ул. Физик авырту пүчтәк, кыйналу да берни түгел. Ә менә шул мыскыл ителүнең, кыйналуның мораль ягы. мескенлеккә китерүе харап! Икенче көнне иртәнге тикшерүләрдән соң Фәиз кич белән килеп чыккан матавык турында Шадринга сөйләргә булды. Карале, Саша, кичә кич белән, мин патрульдән кайткач, дежур торган яктан тавышлар ишетмәдеңме9 Юк. Нинди тавышлар? — Димәк, ишетмәгәнсең. Нинди тавышлар булырга тиеш иде? Фәиз сөйләп бирде Шадрин үзенең расчетындагы кешене һәрвакыт якларга әзер, бигрәк тә Фәизне. Павлов белән булган вакыйганы полкта хәтерлиләр, ә инде Фәизне бер кагарга тотынсалар, туктатып та. яклап та кала алмассың Шадрин кечкенә командир булса да. начальникларга хас кайгыртучан- лык белән кашларын җыерды — Ул хайванны акылга утыртырга кирәк! Ничек итеп? Җаен китереп маңгаена берне тартырга кирәк аның! Бүтән беркайчан да үзеннән өлкәнрәкләргә сикермәслек итеп. Минем игътибар иткәнем бар: ул бит сиңа берничә тапкыр дорфа итеп эндәште инде. — Булды шул. Син андый вакытта куркып калма. Сук та җибәр! Синең мораль яктан өстенлек бар — син фазан. Син суксаң, башка картлар да килеп өстәрләр дип уйлаячак. Ул синең сукмасыңны белгәнгә шулай әшәкеләнә. Дөрес әйтә Шадрин: «карт» солдат, физик көче булмаган сурәттә дә. әллә нинди алагаем гәүдәле, әзмәвердәй яшьләргә сугып җибәрә ала. Дедовщинаның иң рәнҗеткән мәле шулдыр инде Югыйсә, бер суксаң, ул «дед» бүтән тора да алмаячак, ләкин ул «карт», аңа каршы чыксаң, полкның бөтен «картлары» өерелеп, әллә нинди таза булсаң да егып, кыйнап, барыбер буйсындырачаклар Ә бит Фәиз суккач ни белән бетәсе билгесез. Фәизне полкта картларның барысы да яклармы соң? Ә бәлки Шадрин якласа да. җиңеп булмас Стекловны. Бердәнбер чара ничек тә Стеклов каршында үзеңнең җиңүче икәнеңне күрсәтергә, һич югында аның җиңмәгәнен аңлатырга кирәк Барыбер Фәизне яклаучылар бар. һич югы ул үзе генә, ялгыз түгел икәнне исбатлау кирәк иде. Тик юрганда башка рота солдатына барып бәйләнә алмыйм инде, диде Шадрин, бер күзен чекрәйтеп. Ул ниндидер план кора иде Болай итәрбез. Мин, сержант буларак, (карт буларак түгел), үзебезнең биләмәдә бераз тәртип урнаштырырга аны чакырырмын Мин шунда карап утырырмын. Ә син киләсең дә. аңа сугып җибәрәсең Син җебемә Шул бер сугудан күп нәрсә тора. Сиңа каршы суга башласа, мин сикереп торып яклармын Мин торгач, үзебезнең егетләр безне якламый калмаслар. Болай әйгәм инде, алай-болай икебезнең көчебез җитмәсә дим Җигәргә тиеш. Шул ук көнне, обедтан соң. чижиклар һәм щеголлар төрле эш белән мәшгуль булып, картлар телевизор карап утырган сәгатьтә Шадрин үз биләмәсенә Стекловны чакырды Стеклов, мондагы урынлыкларны рәтләп тезеп куй әле Теге аны- моны уйламыйча сержант кушканны үти башлады Чөнки яшьләрне башка рота картлары да эшләтә иде Шадрин почмактагы урындыкка барып утырды да. Фаизнең килгәнен кәгә башлады Фәиз телевизор караучылар арасыннан чыгып як-ягына каранды, полк буенча дежур торучы офицер ягына күз ташлады (ул канцеляриедә утыра иде. ахрысы, күренмәде) да тиз-тиз атлап, урындыклар тезеп йөрүче Стекловка таба юнәлде Стеклов аны-моны уйламыйча урындыклар беләнмәшгуль булды. Шадрин әзерләнеп торды. Фәйзиең күңелендә көрәш башланды Кирәк түгел! Кирәк! Шушы капма-каршылыкның уртасында йөрәк ярсып типте. Алагаем гәүдәле кешегә сугу түгел, гомумән, кешегә соңгы тапкыр кайчан сукканын хәтерләми дә инде ул. Кайчандыр детдомда кем беләндер бәреште бугай. Анысында да янында Зәбир булганга гына суккандыр. Дөрес, Стекловка нәфрәте зур иде аның, ләкин сугасы да килми бит Ләкин беренче адым ясалды инде. Ул Стекловка таба якынлашты. Теге аңа борылып карады да эшен дәвам итте, чөнки Фәизнең килеп сугасына ул мәңге ышанмас иде. Ниндидер көч Фәизне үзе алып барды. Стеклов яны белән торган мәл иде. Шулай кирәк, шулай кирәк, дип уйлады ул аңа якынлашканда, һәм ничек алай килеп чыккандыр — бар көченә кизәнеп Стекловның яңагына китереп сукты. Стеклов караватка егылды, дөресрәге утырды һәм яңагын тотып күзләрен акайтты: — Син нәрсә?! Бу күренешне тамаша кылып утыручы Шадрин өстәп җибәрде: — Стеклов, әгәр алга таба да үзеңне шулай дорфа тотсаң, миннән дә эләгәчәк! Тагын бер тапкыр булса да Сибгатуллинга кырын карасаң, үтерәм! Син аның фазан икәнен белмисең мәллә?! Телевизор караучыларның кайберләре борылып карады. Ул яктан берничә тавыш ишетелде: — Шадрин, син ул Стекловка минем исемнән дә берне кундыр әле. Нахал ул! — Стеклов, тагын синең аркада тавыш чыгамы анда?! — Ул салаганы катырак эшләтергә кирәк! Сансыз малай ул! Үзе чижик кына әле югыйсә! Стеклов кызарып чыккан яңагын кулы белән уып. аптырап басып калды, борылып китәргәме аңа, әллә биредә калыргамы? Шадрин тешләрен шыгырдатып, сытып чыгарды: — Бар, күземнән югал, чижик е...! Күземә сирәгрәк чалын, сука! — Үзеңне шулай дорфа тотсаң, полкта якты көн булмаячак сиңа! — дип өстәде Фәиз, әле һаман дулкынланудан еш-еш сулап. Стеклов аңлады: Фәиз үзе генә түгел икән. Ул фазаннар рәтендә, ул да «карт» икән, аңлашылды. Шаярырга ярамый — карт солдатка кул күтәргән өчен каты кыйныйлар монда. Ул, торып, артына да карамыйча үзенең биләмәсенә йөгерде. Фәиз әле тынычланып җитмәсә дә, ниһаять Стеклов белән «алыш- биреш» ясый алуына канәгать иде. Шулай да көне буе, хәтта отбойдан соң төнлә дә уйланды: ничек кулы күтәрелде аның?! Җавабы гап-гади булды: чөнки үзен сакларга-якларга тиеш ул Әле тагын бер ел хезмәт итәсе бар ләбаса. Әгәр дә бүген сукмаган булса, Стеклов тагын килеп бәйләнми калмас иде. Аңа бирешсәң, сытып, изеп ташлаулары бар, бөтенләй җебек икәнемне аңларлар да. Павловны да искә төшерерләр. Дөрес эшләдем. Икенче яктан уйлап карасаң, бигрәк вәхши мантыйк. Үзеңне кеше итеп санасыннар өчен син сугарга тиешсең. Гаҗәп —ничек кул күтәрелде икән?! Сукканы өчен никтер бик кайгырмады ул. Чөнки инде болай да күп кичерде җәбер-золымны, күп кыерсытылды түгелме инде? Берничә көн үткәч, Фәиз быткомнатада Стеклов белән очрашты. Стеклов ниндидер чүпрәк үтүкли иде. берәр дедныкындыр инде. Аны күргәч, Стеклов бераз шүрләде. Фәиз үч алуын дәвам итәр дип курыкты, ахрысы. Ни дисәң дә, Фәиз өлкәнрәк призывныкы. Теге көнне сугып җибәргән икән, димәк, мускул көченә генә түгел, үзенең призывы якласына да ышана ул. Шул сәбәпле. Стеклов, аклану рәвешендә, тизрәк үзенең үпкәсен белдерергә ашыкты. — Син миңа ни өчен суктың9—диде ул иреннәрен бераз турсайтып.— Теге вакытны бәйләнгәнем өченме? Син бит үзең гаепле идең. Аның шыңшуыннан Фәиз шуны аңлады: Стеклов җиңелде, үз урынына утырды, һәм коры гына әйтеп куйды: — Син, маңка, үз урыныңны бел, картларга сикеренмә! Шуның белән аларның матавыгы төгәлләнде. Әмма полкны гына түгел, бөтен дивизияне, армияне тетрәндергән оер коточкыч вакыйга әлеге дә баягы ике солдатның бәрелешенә ба- шкачарак карарга мәҗбүр итте, һәрхәлдә, Стеклов белән килеп чыккан низагка еллар узгач Фаиз бөтенләй башка күзлектән карар һәм вакыйганы һаман хәтерендә саклар. Бәлки ул аны онытмас Әмма бу хакта әлегә ул белми иде. Стекловлар ротасында Зосимов фамилияле бер юаш кына кече сержант бар иде; призывы буенча ул Стекловтан яшьрәк һәм әле май аенда гына полкка учебкадан килгән иле. Көннәрдән беркөнне дежурдан, беренче рота белән бергә, полкка коточкыч хәбәр кайтты: ракета установкасын саклый торган расчет командиры Зосимовны бик каты кыйнаганнар Имеш, үлем хәлендә госпитальдә ята Кем кыйнаган? Каравылда Зосимов белән Стеклов булган. Зосимов командир. Стеклов аңа буйсына. «Дежур вакытында Стеклов кыйнаган», дияр идең, аларны алыштырырга башка отделение килгәч. Зосимов догтан бер ящик патрон күтәреп чыккан, каравылны тиешенчә тапшырган. Стеклов кыйнаган булса, шундук беленер иде Димәк, дежурлыкны тапшырганнан соң җыела торган урында кемдер кыйнаган. Ыгы-зыгыда күрми калганнар. Госпитальдә тикшергәч, врачлар әйтәләр эчендәге бөтен органнары каты кыйналудан өзгәләнеп беткән. Эчендә бик күп кан җыелган Коткару мөмкин түгел, үләчәк Зосимов әле аңында була. Аңардан сорыйлар — Кем кыйнады? Зосимов дәшми — Кем кыйнады? Әйт. Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш Сине бик каты кыйнаганнар. Зосимов дәшми. Аптырагач аңа әйтәләр. — Син барыбер икс-өч сәгатьтән үләчәксең. Әйт. кем кыйнады? Тикшерү өчен кирәк, аңлыйсыңмы'7 Сине инде беркем дә стукач димәячәк Сине үтерүчене хөкем итәр өчен кирәк, әйт Зосимов әйтми һәм үлә. Дежурлыкны тапшырганда ящик күтәреп чыгуын күрүчеләр булгач һәм каравылда ул үзе отделение командиры булганлыктан. Стекловка башта шик төшми. Стеклов бер призывка картрак булса да. алай-болай дежур вакытында алар арасында сугыш чыга калса, кул астында гына кнопкалар һәм микрофон бар Бу кадәре кыйналган сурәттә ул дәшми калмас иде. мөгаен Шулай уйладылар Ракета установкаларыннан бөтен расчетлар уртак базага җыелгач кыйнаганнардыр дигән фараз иң дөрес кебек иде Имеш, ул вакытта ыгы-зыгы була, солдатлар күп. кем кемне күреп игътибар итеп бетерсен Шулай итеп. Зосимов, үзенең кагы кыйналуы белән барысын да таң калдырып, көтмәгәндә үлде дә китте Юаш. тыйнак, күп сөйләшми торган егет булганлыктан, аның үз ротасында бер генә дошманы да юк иде. Ә менә үләренә берничә сәгать калгач, әле аңында булып та. үзен кыйнап үтерүченең исемен әйтмәве, бәлки, аның үлеменә караганда да ныграк шаккатыргандыр Үзен үтерүчене сатмавы стукач булырга теләмәүдәнме'7 Бәлки исән калырга өметләнгәндер? Әллә ул кабахәтнең исемен телгә аласы килмәгәнме? Әллә исемен телгә алырга да курыкканмы0 Ә үтерүче шул ук көнне табылды Стеклов! Дежурлыкта ул дүрт тәүлек буена үзеннән яшьрәк сержантны мыскыл итеп, кыйнап, көлеп, изеп яткан Садист Стеклов кешегә авыр сүз дә әйтми торган Зосимовны әллә нинди, бо.тай гына башка килми торган ысуллар белән, кансыз рәвештә, коточкыч вәхшилек белән җәзалаган Яңа сменага дежурлыкны тапшырганда әле. күрәсең. Зосимовнын аякта басып торырга, хәтта ящик күтәрергә хәле булган Әгәр дә ул. дежур торган Стекловның кыйнавы хакында хәбәр биргән булса, бәлки әле исән калыр иде, коткарырлар иде. Юк, түзгән, дүрт тәүлек бу кансыз садистның кыйнауларына, мыскыллауларына түзгән. Хәрби трибунал Стекловны озак хөкем итте. Офицерләр шәһәрчегенең Культура сараенда барган суд бер атнага сузылды. Прокурор атарга хөкем итүне таләп итте. Ниһаять, хөкем карарын игълан итү көне җитте. Тугызынчы полкны приговорим тыңларга алып бардылар. Фәиз дүртенче рәттә утырды, шуңа күрә хөкемдарларны да, җинаятьчене дә, прокурорларны һәм яклаучыларны да — һәммәсен аермачык күрергә насыйп булды аңа. «Унбиш елга ирегеннән мәхрүм итәргә». Бу мизгелдә Фәиз Стекловтан күзен алмады. Унбиш ел дигәч, Стеклов, бер урында таптанып, кыймылдап куйды, күгәргән иреннәре белән нәрсәдер пышылдады — әллә белгән догаларын укыды, әллә атарга хөкем итмәгәннәренә куанып мыгырданды. Аның кыяфәтеннән курку кит- мәсә дә, канәгатьләнү чагылды. Стекловны конвой белән алып чыкканда залда кабер тынлыгы урнашты. Гүя, һәммәсе аның йөрәк тибешен, бәгырь сулкылдавын ишетергә теләде. Фәиз аның чыраен аермачык күрде. Күзләреңдә җанварларча курку, битендә аксыллык, приговорим ишеткәннән соң йөгергән аз гына кызыллык аны мәет төсеннән чак кына арындырып тора иде. Фәизнең игътибарын бер мизгел аеруча җәлеп итте. Зал буйлап атлаганда Стеклов яман итеп сүгенеп барды. Хәтта богауланган кулларын йодрыклап тарткалап карады шикелле. Аның сүгенүе ишетелер-ишетел- мәс булса да, ишетмәгән сурәттә дә, нәрсәнедер әшәке итеп сүгеп барды. Аның шәмәхә иреннәре бер үк сүгенү сүзләрен кат-кат кабатлады. Дүртенче рәт яныннан үткәндә Фәиз аның ачы итеп сүгенүен үз адресына кабул иткәндәй булды. Фәизнең йөрәге жу итеп китте. Стеклов аның ягына борылып карама- са да, «мине каргый» дип уйлап куйды Фәиз. Судтан соң, казармага кайткач та, Стекловның конвой озатуында баруы, яман итеп сүгенүе яңгырап, күз алдыннан китми торды. Мине сүгеп барды бугай. Ә нишләп әле мине каргарга тиеш ул? Ник үземә кабул итәм соң мин аның сүгенүен? Ник инде кулга алынган, хөкем ителгән, төрмәгә озатылган кеше һаман куркыта әле мине? Сүгенсә ни. Миңа атап сүгенсә дә ни булган? Барыбер куркыныч. Сорау бар. Җавап юк. Еллар үткәч бу сорауларга җавап табылачак. Фәиз аларга үзе җавап бирәчәк. Әлегә ул ниндидер курку хисе белән кат-кат Стекловны күз алдына китерде. Хәтта никтер үзен аның урынына куеп карады. Бәлки Стеклов, үлем җәзасы бирерләр, дип көтеп ятканнан сон. унбиш ел алып, котылуына куанып сүгенгәндер? Аның сүгенүендә ниндидер тантана да юк түгел иде бит. Шатлыгы бәлки шул рәвешчә тышка чыккандыр? Күңел күтәренкелеге агрессив формада да чыгарга мөмкин. Ләкин ни сәбәптән сүгенсә дә, куркыныч күренеш иде бу. Кешене җәзалап үтергән җинаятьченең, хөкем ителгәннән соң да. кемнедер әшәке итеп сүгеп баруын күрү куркыныч, бик куркыныч. Үтерүче әлеге сүгенү-каргышларын сиңа багышласа, бигрәк тә коточкыч икән! 13 леге вакыйга бөтен армияне тетрәндерде. Мәскәүдән тикшерүче комиссияләр килеп тугызынчы полкның һәрбер офицеры белән әңгәмә уздырды. Беренче полкта өч офицерның званиесен түбәӘ нәиттеләр Мондый очракларда полкның замполитына да каты эләгә иде, ләкин ни гаҗәп: Степаненко майор килеш калды. Полкта көн саен политзаниятиеләр. әңгәмәләр уздыру башланды. Солдатлар арасында да әлеге дә баягы вакыйга хакында гәп куерту бик озак дәвам итте. Әлбәттә, күбесе Стекловны «канэчкеч садист» дип ничек кирәк шулай сүктеләр. Ләкин аны акларга маташучылар да булмады түгел. Имеш, дедовщина элек-электән килгән. Яшь чакта солдатларга эләгә, кыйнамыйча да булмый кайвакыт Стеклов катырак кыйнаган да. теге үлеп киткән. Тирәнрәк уйлап карасаң, дедовщина гаепле. Ләкин ул системаны казарма оешмасы үзеннән-үзе тудырган ләбаса. Кемнеңдер кемнедер кыйнап үтерүе ихтимал дип. казармада дедовщинадан беркем дә баш тартырга җыенмады. Фәиз дә шул вакыйга тәэсиреннән озак исәнгерәп йөрде. Каты тәэсир итте аңа бу вәхши вакыйга Инде расчеттагы башка иптәшләре белән гәпләшеп туйганнан сон. бу хакта Шадрин белән дә сөйләшәсе килде. Дежур вакытында микрофоннан командирга бөтен докладларны тапшыргач. сөйләшергә вакыт та. теләк тә бар иде Сүзне Фәиз үзе башлады — Саша, ничектер һаман ышанып җитеп булмый. Стеклов ни өчен шулкадәре каты кыйнаган икән аны? Сәбәбе бардыр бит9 Шадрин, креслода киерелеп, тәмәке тартып утырган җиреннән хәтта кымшанып куйды, чөнки Фәиз инде аны әлеге вакыйга турында сораштырып аптыратып бетергән иде. Әмма андый вакыйга, чыннан да. сирәк була, ул турыда сүз чыкса, барыбер сөйләшмичә булдыралмыйсың, телисеңме-юкмы. әңгәмә үзеннән-үзе алып кереп китә. Нинди сәбәп?! Берәр кечкенә генә сәбәп булгандыр да инде. Стеклов бит бер ел буе яшь солдат булып йөргән кеше, бер ел эчендә аны да кыйнаганнар, мыскыл иткәннәрдер. Шул ачу җыелып килгән дә инде Йә теге мәрхүм Зосимов каршы әйткәндер. Үзең беләсең бит инде, аз гына каршы әйтте исә. фазан чижикны гафу итми. Менә сине Павлов ни өчен кыйнады соң? Сәбәп юк та шикелле. — Мин дә каршы әйттем бит. диде Фәиз кинәт уйга калып Менә шулай килеп чыга инде ул. Мин башка нәрсәгә игътибар иткән идем Ул чыкканда сүгенеп, кемнедер ачуланып, каргап чыгып барды. Әлбәттә инде, үлгән Зосимовны каргамагандыр. Судьяларны каргагандыр. Йә прокурорны Прокурор бит баштан ахыргача атарга хөкем итүләрен таләп итеп утырды. Мин, никтер. Стекловны нык кызганам. — Нәрсә-ә-ә?! — Хәтта теге вакытта сукканыма үкенәм хәзер — Син әллә нинди кеше булып чыктың. Мин үзем дедовщинаны хуплыйм, чөнки тәртип өчен кирәк Шулай калыплашкан система бит инде ул. Әмма ләкин һәр нәрсәдә һәрвакыт чама дигән нәрсә булырга тиеш. Мин дә сугам кайвакыт яшьләргә. Ну үтергәнче кыйнарга ярамый бит инде. Эчтәге органнары өзелгәнче кыйнамыйлар бит инде кешене Менә син күз алдыңа кигер, Зосимовның әти-әниләренә, туганнарына бу хәбәрне җиткергәч, алар нишләр? Акылдан язарлык бит — Кызык кеше син. Саша. Үзең дедовщинаны да яклыйсың, үзен Ә бит ничек чамаларга кыйнау дәрәҗәсен? Кайда сон анык чиге9 Ни хәтле сугарга ярый, ни хәтле ярамый? Кемгәдер бәлки бер сугу да җитәдер? Ай, беҗек кеше син Гел шулай казынып интектерәсең Үзгәртеп кара бу армиядәге тәртипләрне! Без бит синең белән ике елга гына килеп китәбез монда Шул икс сл дәвамында яраклашып, әлеге тәртипләр белән яшәргә кала. — Ә менә Стекловның ата-аналарына хәбәр итүләрен күз алдыңа китер. Аларга бу хәбәрне ишетү Зосимовларныкына караганда җиңелрәк булырмы? — Сүз юк, тегеләргә дә авыр, боларына да. - Мина менә бу вакыйгада үземнең да гаебем бар шикелле тоела. — Син котырттыңмы әллә?—диде Шадрин көлемсерәп. Ул инде Фәизнең үз өстенә күп нәрсәне алырга омтылуына күнеккән иде. Мин армиядә башкачарак булыр дигән идем. Павловны да разжаловать итүләре юкка булды. Минем эчеп-косып килгәнемне теге өлкән лейтенант әйткән булса, минем аркада, бәлки, Павловны разжаловать итмәсләр иде. — Карале, син армиядән соң монастырьга гына кит. - Мин татар бит. — Ну-у-у, сезнең дә андый гыйбадәтханәләр бардыр бит? — Син көлмә әле. Аңларга ярдәм ит. Нишләп мин Стекловның төрмәгә утыруында һәм Зосимовның үлүендә үземне гаепле сизәм? — Китап күп укыганга шизофреникка әйләнеп барасың. Минем сиңа сүзем шул.—Ул идәндә өелеп торган китапларга ымлады. - Дивизия китапханәсен монда күчереп бетерәсең бит инде. — Зосимов үлгән инде, ул берни сизми. Бер җире дә авыртмый, кайгырмый да. Уйламый һәм җәзаланмый да. Ә Стекловның яшисе бар бит. Аңа авыррак түгелме? Ул ничек яшәр?! Соңгы сорауларны ул инде үзенә бирде. Шадрин чигә турысында бармагын төртеп торды да, кул селтәде: — Тәмам туйдырдың! — Саша, миңа тышка чыгарга рөхсәт ит. — Бар, Сибгатуллин, бар, башыңны ял иттер бераз. Ишекләреңне әйбәтләп яп. Җир астыннан якты дөньяга килеп чыккач та караңгы уйлар аны калдырмады. Нишләп расчеттагы иптәшләре кебек бөтен дөньясын онытып, вак- төяккә төкереп яши алмыйм соң мин? Тагын яз җитте. Шәп-шәрә со- пкалар да яшәреп, җанланып китте. Монда да кошлар сайрый. Әнә сарык көтүе җәелгән. Көтүче бурят кемгәдер кычкыра. Нәрсә җитми миңа? Нигә Стеклов, мәрхүм Зосимов өчен кайгырам? Үз кайгым азмы миңа? Минем дә бит әле кичеп чыгасы хәсрәт дәрьям бар. үзем өчен җавап бирәсем бар. Котылгысыз рәвештә «дембель» килеп җитте. Булырга тиешле нәрсә гел килеп җитә ул. Фәиз кая кайтырга тиеш соң? Кайтып керер җире бармы аның? Әмма ләкин барыбер кайту ихтыяҗы бар. Чөнки ул ТЕГЕНДӘ кайтырга тиеш. Аны ТЕГЕ ВАКЫЙГА зарыгып көтә. Җавапсыз калган сораулар калды анда. Монда ике ел буена әзерләнде бит ул. Аның үзенә кайтасы бар! Хәрби хезмәт аның өчен нәрсә булгандыр — ул анык кына әйтәлмас. Кирәк идеме ул аңа, юкмы—әйтүе шулай ук кыен. Бу «мәктәп» нәрсә дә булса бирми калмагандыр, әлбәттә. Бик авыр, кыен хәлләргә калырга туры килсә дә, монда үзе өчен шактый күп ачышлар ясады ул. Ләкин, шул ук вакытта, бик күп сораулар да өстәлде. Күп нәрсәдән өмете өзелде. Армия аңа үзен тикшереп карарга мөмкинлек бирде. Үзеңне аңлар өчен бәлки монда ике ел гомер уздыру ярыйдыр да? Монда ул бик күп төрле, илнең әллә кайсы төбәкләреннән җыйналган кешеләр белән очрашты, аралашты. Күп нәрсә күрде, белде. Ләкин ике ел элек туган сорауга монда җавап эзләп табып булмады. Күп нәрсәгә төшенеп, аңлауга иреште... Әмма иң мөһимен аңламады. Ә бәлки иртәрәктер әле? Өченче кисәк 1 -уазанда аның барып керердәй бер генә адресы бар иде. Федосеевс- И~Х. кая> 14 Төн уртасында килеп ишек шаку уңайсыз, әлбәттә Нишлисең бит. кая бармак кирәк9 — Кем бар? — диде эчтән карлыккан тавыш. Хатын-кыз тавышымы, ир кешенекеме, аңлашылмады — Хәтимә әби өйдәме? Хәтимә әбиеңнең өе зыяратта инде...— диде әлеге ямьсез тавыш. Ишек шыгырдап ачылды да солдат каршында эчке күлмәктән генә юан бер хатын пәйда булды Син кем? диде хатын. — Мин Фәиз — Нинди Фәиз? Мин Хәтимә әбидә фатирда торган идем ике ел элек. Армиягә кадәр. — Караңгыда ха1ынның чыраен төсмерләргә тырышты, әмма күрерлек түгел иде. — Ә-ә-ә, җанкисәгем, Фәиз, синмени бу! Кер әйдә. кер. Баштан ук зыярат сүзен ишеткәнгәме, әллә хатынның юан тавышыннан һәм аның чит кеше каршында эчке күлмәктән генә оялмыйча басып торгангамы. Фәиз ничектер керәсе килмәгән шикеллерәк таптанып алды. - Хәтимә әби өйдә түгелмени? — диде ул, аптырагач. — Хәтимә апа үлде шу-у-ул,- дип сузды хатын, еламсыраган тавыш белән һәм «шул» сүзен бормалап Күптәнме? Яз көне, мартта җирләдек. Кер инде, салкын бит. диде хатын, калтыранып. Фәизнең барыр җире юк иде. Кергәндә, арттан ишекне бикләргә калган хатыннан аракы һәм тагын әллә нинди исләр бөркелде Өйдә эчкечеләрдә генә була торган тәртипсезлек хөкем сөрә иде Ишекләрне бикләгәч, хатын такылдый-такылдый Фәиз тирәсендә бөтерелде. О-о-о, солдатик, син нәрсә, мине хәтерләмисең дәме? Фәиз алкаш хатынга җирәнеп һәм аптырап карап торды. Хатынның бите сыдырылып, күз төпләре шәмәхәләнеп беткән, пычрак майлы чәчләре тузгыган, шул сәбәпле аның ничә яшьләрдә икәнен дә чамаларлык түгел иде. Юк. хәтерләмим. Чардакта куныйм әле бүген. Минем барыр җирем юк. Нишләп чардакта!—дип күзләрен елтыратты хатын - Монда да урын җитәрлек. Утыр әйдә. Танымый, эреләнгә-ә-ән. Әллә кыланасын гынамы? Фәиз кинәт һушсыз калды Тегендә-монда яткан әйберләрне ашык- пошык җыештырырга маташучы хатынны игътибар белән күзәтте. — Син. Гөлүсә апамы әллә? Хатын бер өем чүпрәкне карават астына аягы белән этеп кертте дә. киң елмаеп, солдатка карады: Ниһаять, таныды Гөлүсә апасын - Ул бераз оялган сыман кыланды Әй. карама әле алай итеп миңа Оялам —Ул, чыннан да. күз төбендәге шәмәхә таплар һәм, гомумән, кыяфәте өчен бераз кыенсына иде шикелле Мин сине бит башта милициядән дип уйладым. Караңгыда аклап булмый, әллә солдат киеме, әллә милициянеке Гөлүсә шаркылдап көлеп җибәрде, хатынның таныш кеше булуы Фәизнең дә кәефен күгәргәндәй итте. Ул да кушылып көлде Фәиз чәй кайнатырга маташып мәш килгән хатынга карап утырды. Ике ел элек... чардакта шушы хатын белән... Матур иде ул. Хәзер коточкыч үзгәргән, ямьсезләнгән. Нәрсә булган аңа? — Ник сөйләшмисең?—диде Гөлүсә катып беткән клеенканы юеш чүпрәк белән ышкып. — Нәрсә сөйлим соң? — Бәрәч икән. Армиядән кайтып та сөйләр сүзең юкмыни? — Үзгәргәнсең син,—диде Фәиз. Аның болай дип әйтеп куюы икесенә дә авыр тәэсир итте. — Син дә малай-шалай түгел инде хәзер,— дигән булды Гөлүсә.— Хатынның тамагына төер тыгылды, аның елыйсы килде, әмма үзен кулга алды һәм чүпрәген тоткан килеш Фәиз каршысына килеп утырды.— Арыдым мин. Туйдым. Исерек тормыштан да, аек чагымнан да. — Туктале, нишләп алай? Гөлүсә тагын сикереп торды: — Чәй кайнады бугай. Хатын бар булган каты-котыны табынга куеп маташкан арада Фәиз чардакка менде. Салкын. Аның монда утырып уйланасы килде. Ул тиз генә төшеп шинелен киеп менде. Шулкадәр таныш һәм никтер йөрәккә бик якын урын бит бу Нишләп алай соң? Шушында кайгыга батып, жан сызлавына дәва табалмый жәфа чигеп утыра иде Шул җан сызлавын эчтән кемдер, нәрсәдер суырып-суырып чыгарды. Күңел нык тарткан икән монда, тузанга баткан салкын чардакка. Нишләп шушында каласы килә? Чөнки монда нык уйланды ул, моннан ТЕГЕ ВАКЫЙГА аермачык күренә Бу чардакта ТЕГЕ ВАКЫЙГА турында уйланып утырырга унай шартлар бар. Ә газапны яңа көч белән кузгатасы килә, күңелдә шундый ихтыяҗ бар. Кирәк ул, кирәк, ул бит каядыр озак качып ятарга тиеш түгел, барыбер, уянып бимазаларга тией. Янында иске бишмәт кигән Гөлүсә пәйда булгач, ул сискәнеп китте. — Нишләп утырасың? — Уйланып. — Без бит синең белән менә шушында рәхәтләнеп яткан идек. Фәиз хатынга карап торды —әллә шаярып әйтә, әллә, чыннан да, рәхәт булганмы аңа? Моның әһәмияте бар иде Фәизгә. Үзенә үзе ышанмау аны һәркайда, һәрвакыт сагалап йөри. — Әйе шул,—диде ул танымаслык булып үзгәргән хатыннан карашын читкә күчереп. — Шул вакытларны сагындыңмы әллә? — Әйе, шул вакытны сагындым,—дип кырт кисеп җавап бирде Фәиз.— Шул вакытны. Кайсы вакытны икәнен ул үзе генә белә иде. — Әйдә, чәй эчәбез. — Кайнадымыни? — Күптән инде. Өйдә чәй эчәргә шикәр дә юк иде. Кайдандыр табылган катып беткән коржикларны җебетеп эчтеләр. — Син ник бу хәтле эчәсең? — диде Фәиз. — Ташлыйм мин. Яңа елдан бөтенләй ташлыйм,— диде Гөлүсә, башын иеп. — Син монда яшисеңмени? — Монда, ирем белән аерылдык бит без. Эштән утыз өченче статья белән кудылар... — Эчкәнгә куганнардыр.. — Ташлыйм мин, ташлыйм,— дип үзенә-үзе кабатлады хатын.— Син ачуланма инде мине. — Нишләп ачуланыйм ди. Синен чемоданда эчәргә алай-болай бернәрсә дә юктыр инде9 — диде Гөлүсә, гаепле кыяфәт белән мескенгә сабышып Юк Аракы да, акча да юк Нишләргә дә белмәссең- Эшкә урнашканчы акча табып торасы бар бит әле. — Ник, армиядән бераз бирмәделәрмени9 — Ул акча поездда ук ашарга тотылып бетте. Карале, синен кызын бар иде бугай Хатынның чырае тагын да ныграк караңгыланды: — Ба-а-ар, хәзер дә бар Уналтыда гына, ә инде өметсез сөйрәлчек Ни укымый, ни эшләми. Базарда өрек сатучы әзербәйҗаннар белән яши кайдадыр Тфү! Оят! Ул иелеп идәнгә борынын сеңгерде, кулын озак итеп итәгенә ышкып торды. — Самат миннән күрә, әйтерсең, мин генә тәрбияләгәнмен кызымны — Самат кем ул? — Ирем. Элекке ирем — Хәзер кайда соң ул? — Кайдан белим Миңа нигә аның кайдалыгы Миңа беркем дә кирәк түгел. — Сиңа эчүне ташларга иде Хатын, авызын кыйшайтып, башын читкә борды, күрәсең, мондый киңәшне бихисап күп тапкырлар ишеткәне бардыр һәм дә мондый сүзләрдән аның күңеле, иң каты махмырдагы шикелле, болганадыр Ул кинәт җитдиләнеп тагын әйтеп куйды — Ташлыйм, ташлыйм. Яңа елдан башлап бер грамм да эчмим Ике ел элек чардакка менгән таза, чибәр хатынның шушы Гөлүсә икәнлегенә Фәиз аптырап утырды — Син ике ел элек мондый түгел идең. — Ике ел элек һәркем башка төрле иде. Гөлүсәнең уйламыйча гына әйтеп ташлаган сүзендә бернишләтеп булмый торган хакыйкать ята иде. Ул авызын ямьсез итеп җәен елан җибәрде. Фәиз аны юатмады, чөнки юатыр сүзе дә, аның кирәге дә юк иде. — Ник эчәсең соң син? диде ул. хатынның шушы хәлгә төшүенең сәбәбен чынлап та беләсе килеп Гөлүсә, кулы белән ниндидер бер битлекне сөртеп төшергәндәй, шешенеп беткән битен уч төпләре белән сыпырып алды — Белмим. Эчкәч җиңелрәк Бәлки берәрсенең каргышы төшкәндер Каргыш төшү турында Фәиз еш ишетә, каргыш турында күп кеше әйтә — коммунистлар да, алласызлар да. исереге дә. аегы да — Синең нәрсә эшләгәнең бар соң шулай каргыш төшәрлек? — Белмим. Алай әшәкелек эшләп йөргән кеше түгел инде мин — Шулай булгач? Хатынның хәле начарайганнан-начарая барды. Сулышы ешайды, куллары ныграк калтырады Ул, түзмәде, инде болай да асты өскә килгән бүлмәне туздырып тагын нидер эзли башлады Шкаф тартмаларын кат-кат ачып карады, мәрхүмә Хәтимә әбинең сандыгын ачып актарды, тәрәзә төбендәге «Тройной одеколон» шешәсен алып лампочка яктылыгында селкетеп карады, ләкин шешә буш иде. Ул хәлсезләнеп агач караватка утырды, одеколон шешәсен идәнгә шалтыратып төшереп җибәрде — Күршеләрдә аракы юк микән соң? диде Фәиз. хатынның хәлен аңлап. — Белмим, -дип ыңгырашты хатын. — Булырга тиеш, бәйрәм бит Гөлүсә башын күтәрде: — Нинди бәйрәм? __ Бүген җиденче ноябрь бит, революция көне Октябрь бәйрәме — Ә-ә-ә, әйе шул. Юк, күршеләр миңа бирми, булса да. Минем одеколоным бар чемоданда. Тик тройной түгел... «Русский лес» дигән. Аны эчәргә ярамыйдыр инде. Хатынның күзләре елтырый башлады, ул кинәт җанланды. Ник аны күптән әйтмисең?! — диде ул, канатланып —Бир тизрәк! «Русский лес» әйбәтрәк тә әле ул, градусы күбрәк аның. Гөлүсәнең ислемайны су белән болгатып эчеп утырганын Фәизнең карап утырасы килмәде. Ул чардакка менеп китте. «Каргыш төшкәндер», ди. Каргыш. Ярый ла ул син уйлаганча, син күзаллаганча гына килеп сукса. Мәсәлән, төрмәгә утыртып куйсалар. Нишләп төрмә турында уйлый башладым соң әле мин? Ә-ә-ә. уйлар нәкъ ике ел элек шушы кечкенә тәрәзәдән карап, куркып утыргандагы юнәлешне алып бара түгелме? Китәргә кирәк моннан! Куркыныч монда! Ләкин ниндидер көч бу чардакка гел тартып торды бит Армиядә чакта да Чөнки монда сиңа гына хас нәрсәдер уяна: эчтә, күңелдә, акылда. Мин бит вокзалда да куна ала идем. Димәк, монда килергә ихтыяҗ булган. Бу чардактан чыгасы да килми бит әле якты дөньяга. Бәлки минем армиядән кайтуымны көтеп йөриләрдер9 Ул аска төшкәндә Гөлүсә инде исереп караватта ята иде Башын калкытып, бермәл Фәизне танымыйча торды, аннары сорап куйды: — Кайда йөрдең син? Фәиз урындык алып килеп карават янына утырды: — Гөлүсә! — Ә? - Мин киткәч, монда килеп кызыксынучы булмадымы? — Булды,— диде хатын, күзләре йомык килеш. Фәизнең йөрәге жу итте: — Кем? Гөлүсә, мут елмаеп, алагаем авыр кулын егетнең тезенә ташлады: Мин кызыксындым. Ә син, чукынчык, армиягә китеп баргансың. — Юк, алай-болай милиция кызыксынганы юкмы? — Ә-ө-ә, ментлар, сволочьлар, алар минем белән генә кызыксына. Айныткычта ничә тапкыр булганымны санап барган идем дә, хәзер чутын югалттым. — Минем белән кызыксынучы булмады инде алайса? — Кемгә кирәк соң син! — диде хатын һәм торып утырмакчы булды. Әмма хәле җитмәде, кире лап итеп ауды. — Торма, торма, ят син,—диде Фәиз.— Йокла. — Ә син? — Мин чардакка менәм. Куркыта. Нәрсә куркыта? Гражданка тормышы. Армиядән соң «ирекле» тормышта үзеңне диңгез уртасында ташлап калдыргандай хис итәсең. Монда төрле яктан килеп эләктерүләре ихтимал. Тып-тын гына ниндидер таныш халәт якынлашты. Аның килүе куркытса да, ул сагындырган, УЛ хискә сусау бар! Халәт армиядәге шикелле булмас, кайткач ниндидер үзгәреш барлыкка килер, дип үзен күпмедер дәрәҗәдә әзерләгән иде Фәиз. Әмма монда, чардакны сарган пәрәвезгә игътибарсыз карап, хәтер сандыгын актара башлагач, шул нәрсә аңлашылды: үзгәреш, әлбәттә, бар шикелле, тик үзгәреш ТЕГЕ ВАКЫЙГА белән бәйле хатирәләрне уятып хасил булды. Газаплы халәт үзенең инде күптән әзерләнеп куелган пәрәвез-ятмәсен җәеп маташты. Әйе, ике елдан артык вакыт үтте, әмма качып китеп булмады. Менә ул монда, миндә, үземдә. Бөтенләй үк коелып иңмәде Фәиз бу тойгыдан. Чөнки ТЕГЕ УРЫНга якынрак ул хәзер. Ара кечерәйде, һәм инде, әлбәттә, ТЕГЕ ВАКЫЙГАГА якынайды. Бугазыннан ниндидер яман чир эләктерергә җыенган кебек булды. Фәиз аның чирме, башка төрле михнәтме икәнен аңламады, җанның тып-тын гына сыкрап-сулкылдап алуына күңелен салып, коточкыч килә чәккә котылгысыз рәвештә буйсынуын һәм алга таба да буйсыначагын аңлады. Кинәт аның үзәкләре куырылып китте. Ике елдан артык вакыт узган, ә Фәиз исән, яши, хәрәкәт итә. уйлый Хаклымы соң ул яшәргә?! Каргыш кайдан төшәр дип гомер буе куркып йөрергәме хәзер? Үзеңнең шәүләңнән өркеп? Туктале, каргыш төшкән түгелме соң инде9 ! Тагын нинди җәза кирәк соң миңа?! Хәер, кирәкме-юкмы дип сорап торучы юк ләбаса! Үземне кызганам да икән бит әле мин Матур каршыламады «гражданка», хәер. Фәиз аны өмет итмәде дә. Армиядән азат булып, туып-үскән төбәгенә күпмедер дәрәжәдә ашкынуының сәбәбе ниндидер сорауга җавап табып, тыгызланган зур бер төенне чишү, авыр йөктән арынасы, кем алдындадыр акланасы килү галәмәте иде Өй җылысы чардакка бик саран гына менсә дә. шинель белән иске юрган астында йокы үзенекен итте. Уянгач, йорттагы тынлыкка игътибар итеп, шактый вакыт колак салып ятты. Тавыш-тын ишетелмәгәч, торып киенде. Чардак баскычыннан саклык белән генә төшеп, өй эченә күз салды: көн яктысында монда кичәгедән дә ямьсезрәк һәм котсызрак күренде. Караватта иләмсез кыяфәттә Гөлүсә йоклый, идәндә берсеннән-берсе шапшак ике ир тирән йокыда тәгәрәшеп яталар. Берничә буш шешә хасил булган, бүлмә эченә авыр, тыгыз ис тулган ул йоклаганда монда «бәйрәм» иткәннәр, ахрысы. Идәндә ятучыларның карт кешеләрме, яшьләрме икәнлекләрен аңларлык түгел иде — озын чәч, җиткән сакал-мыек комачаулады. Пәл- тәләрен аска җәеп ятканнар, икесенең дә аякларында җәйге ботинка Димәк. Фәиз йоклагач, Гөлүсә янына менә бу шешәдәшләре килгәннәр, тагын аракы эчкәннәр. Чардакта солдат барлыгын Гөлүсә боларга әйтмәгән, яисә, әйтеп тә уятмаска кушкан Арып кайткан, йокласын дигәндер. Бәлки үзләренә аракы күбрәк тисен өчен уятмаганнардыр аны Тизрәк моннан чыгып йөгерәсе килде. Бу тынчу фатирның, күгәргән исле чардакның кирәге дә калмады, ахрысы. Чөнки күңел төбендәге теләк кабул булды Аң астында кемдер, нәрсәдер теләгенә иреште. Башланды. Кузгалды Ике ел дәвамында уяулы-йокылы «йөргән» халәте аягүрә калыкты Фәиз моны аңы белән аңламады, карусыз буйсынуын гына дәвам итте. Чыгып йөгерергә, чыгып йөгерергә! Югыйсә үзенең күңеле дә тарта шушы имәнгеч күренешләрне тамаша кылырга, ниндидер бер ләззәт хисе дә тоя шикелле. Тик инде эчтәге ГАЗАПны тибеп уятканнан соң. мондый күренешләрнең кирәге калмады Вакытлыча. Хәзер инде газап белән бергә-бер калуга мохтаҗ ул. Кинәт бу фатир яшәешнең иң лайлалы чокыры булып тоелды. Хәтимә әби җан тәслим кылганда бу йортның да җаны кай тарафларгадыр очкандыр, күрәсең Фәиз ишекне ачып бусагадан тышка атлады Гаҗәеп яктылык белән саф һава берьюлы «һөҗүм» игеп, бермәлгә аның һушын алды, күзләр камашты, сулыш капты Ап-ак кар яуган дөнья яп-якты иде Фәиз әле пычранырга өлгермәгән саф кар җәймәсенә бает ы. Бу күренешкә аның исләре китте Әле бер дә тапталмаган аклыкта күнитеге белән кат-кат эз ясап каралы Кызык. Сәер Ниндидер өмет тә бар сыман Карап торуга шундый табигый һәм гади бер күренештә нинди сафлык, нинди пакьлек ап-ак кар төшкән! Дөнья ак төс алган! 2 л, армиягә кадәр эшләгән берләшмәнең проходноена барып, житУМС1П сигезенче цехка шылтыратты Алло! Виктор Степанович! Исәнмесез! Бу мин. Сибгатуллин Фәиз Сез мине хәтерлисездер. Мин армиядән кайттым Сезне күрәсе иде Мин монда. проходноЙда. Трубкада мастерның калын тавышы — Обедка кадәр ярты сәгать вакыт калды. Көтеп тор, обед вакытында яныңа чыгып керермен,— диде. Виктор Степановичның тавышында канәгатьсезлек яңгыраса да. аның ярты сәгатьтән соң чыгасы Фәизнең кәефен шактый күтәрде. Мастер, чыккач, ясалма ягымлылык белән аһ-ваһ килгән булды, гәрчә эчтән генә «эшкә алуын үтенмәсе ярар иде», дип уйласа да. — Солда-а-ат!—диде ул, Фәизнең иңенә шап итеп сугып.— Ике ел узды да китте, ә?! — Әйе шул, узды, Виктор Степанович. — Ә син, хәтерлисеңме, куркып йөргән идең, армиягә алмаслар дип. — Хәтерлим,— диде Фәиз кинәт караңгыланып. — Кайларда хезмәт иттең соң? — Белоруссиядә учебкада булдым, аннары Забайкальеда. — Аның тизрәк сүзне мәгънәле юнәлешкә кертәсе килде.— Минем сезгә үтенечем бар, Виктор Степанович. Мастер сагайды: — Тыңлыйм. Фәиз ничек башларга белмәде. — Сез беләсез инде, минем беркемем дә юк.— Ул башта «минем сездән башка беркемем дә юк» димәкче иде, артык «төче» булыр дип кире уйлады.— Миңа бер айга акча биреп торыгыз, зинһар Мин шушы көннәрдә эшкә урнашырмын. Хезмәт хакы алу белән түләрмен. Мастер саргаеп беткән тешләре белән аскы иренен җыеп алды: — М-м-м. Акча дисең... Зуррак, катлаулырак, үтенечне көткән мастер акча сорауга да бигүк сөенмәде. — Күпме кирәк соң сиңа?—диде ул ялгыз солдатны буш җибәрергә кыймыйча. Фәизнең бу бердәнбер таянычы иде, шуңа күрә, дулкынланып, тезеп китте: — Миңа... мин... хезмәт хакын алгач та. кичекмәстән Ышаныгыз миңа. Ышанасыздыр бит? — Күпме кирәк соң? — Бер йөз сум,— диде Фәиз ишетелер-ишетелмәс кенә һәм куркып мастерга карады.— Виктор Степанович, эшкә урнашкач миңа әле подъемный акча бирергә тиешләр — закон буенча. Подъемный бирсәләр, бер айга да сузмам, иртәрәк түләрмен. Әлегә бит, эшкә урнашканчы да. акча кирәк. Виктор Степанович кашларын җыерды: — Мин йөз сум ук бирәлмим. Җитмешне бирермен. Фәиз җитмешкә дә шат булды: — Ярар, Виктор Степанович, рәхмәт! Бер ай вакыт бирегез, алып килеп түләрмен. — Бер ай вакыт бирәм. Вакытыңда китер Чөнки бригаданың уртак казнасыннан бирәм ул акчаны. — Сезне уңайсыз хәлдә калдырмам, Виктор Степанович. — Кая урнашасың эшкә? — Әле белмим. Фәизнең кинәт сөмсере коелды. Мастер: «Әйдә, безгә эшкә»,— дип әйтмәсме дип көткән иде ул. Юк, әйтмәде, чакырмады. Хәер, анын үзенең дә кире шул цехка урнашу теләге юк иде, әмма ләкин Виктор Степановичның цехка, бригадага чакыруы күңелләрне җылытып җибәрер иде. Мастерга һәм аның бригадасына Фәиз кирәк түгел иде. — Эш тә тапмагансың икән әле. Ә акчаны бер айдан ничек түләрсең соң син? и?3 ДЭ борчылмагыз. Чыннан да, кая урнашасым әлегә билгесез. Шулай да. бүген-иртәгә мин инде эш табачакмын, чөнки минем торырга да урыным юк бит әле. Эшкә урнашсам, тулай торактан урын бирми калмаслар Сүз тулай торак һәм торыр урын турында кузгалгач. Виктор Степанович. әҗәткә җитмеш сум биреп, проблемалары хәттин ашкан бу солдаттан тизрәк котылырга кирәк дип тапты. Бер айдан да озак сузма,—диде ул тагын бер кат — Борчылмагыз Бәлки әле иртәрәк тә түләрмен,— дип инде әллә ничәнче кат ышандырды Фәиз Ул бер сигаретын тартып бетергән арада мастер цехтан әйләнеп килде. Акчаны алып шинель кесәсенә тыккач. Фәиз. әдәп өчен генә бригададагы хәлләрне сорашкан булды, барысына да сәлам җиткерүен үтенде. Виктор Степанович солдатның кыяфәтеннән, күзләреннән үзгәрешләр эзләде. Гәүдәгә калыкмаган Сибгатуллин. шулай да. олыгаю бераз бар Үзгәргән. Армия үзгәртә ул. Ләкин күзләрендә элеккеге тирән сагыш һаман шул көе сакланган Мастерның җентекләп карап торуыннан Фаизгә начар булып китте, җавап табылмастай сораулар яудыра башлар дип куркып, ул китәргә ашыкты — Ярый. Виктор Степанович, рәхмәт. Киттем мин. Ярый. хуш. — Сез миңа өй адресыгызны бирегез әле шулай да Мастер чак кына: «Нигә ул сиңа?» дип сорамый калды Фәиз аның аптырабрак калуын күреп елмайды: — Бәлки почта аша җибәрергә туры килер акчаны Ә-ә-ә. әйе. әйе. диде Виктор Степанович һәм кабаланып кесәсеннән блокнот белән карандаш чыгарды, адрес язылган битне ертып Фаизгә бирде.— Ярый, туган, обед вакыты бетеп килә минем, йөгердем Мастерның төпченмәве, тирә-яктагы аклык, саф һава аның күңелен тагын күтәрен җибәрде. Күктән иңгән ап-ак кар һәм бөгәрләнеп беткән унлыклардан торган җитмеш сум кәефне кинәт нык яхшыртты Киләсе көнгә атлап керергә дәрт һәм дәрман бирде. Адәм баласына күп кирәк түгел! Әмма алдагы көннең нәрсә алып киләсе әле мәгълүм түгел иде 3 . әизне ниндидер көч Т. шәһәренә тартты. Әмма озак уйланган- < Д нан соң. ул шәһәрдә яши алмам дип. анда урнашмаска булды ж Барыбер шул тарафларга китте ул - Т дан унбиш чакрым ераклыктагы К поселогында тукталырга карар кылды Килгән көнне үк поселоктагы МТСка слесарь булып эшкә дә кабул иттеләр үзен Эшчеләр җитмәү сәбәпле, монда килгән һәрбер кешене куанып-шатланып каршы алалар иде. Шул ук көнне поселок үзәгендәге ике катлы тулай торактан кечкенә бер бүлмә дә бирделәр «Әлегә берүзең яшәрсең, тора-бара яныңа кеше урнаштырулары да ихтимал», диделәр Фаизне әлегә булса да ялгызы яшәячәге нык куандырды. Менә бит. килеп төшкән көнне үк эш тә бар. торыр урын да. Иң мөһиме ТЕГЕ УРЫН якын ТЕГЕ ВАКЫЙГА шушы тирәлә булды. Бу тарафтан Т каласына да унбиш кенә чакрым, сазлыктан исән калып чыкканнан соң больницада яткан С поселогына да ерак түгел кырык чакрым тап кынадыр Монда уйланыр!а. күңелдә актарынырга уңай шартлар бар. монда ул. тынычланып, күп нәрсәне аклар. төенне чишәр, сүтәр, сорауларга җавап табыр. Ниһаять, ул ШУЛ ТИРӘГӘ якын килде Икс ел көткәннән соң! Беренче төн шыр ялангач бүлмәдә йокысыз үтте Авыр уй-хисләр нык бимазалады Туган якка һәм ТЕГЕ УРЫНГА якынайтан саен. Казандагы тынчу чардакта калыплаша башлаган авыру яңа сулыш алды, коточкыч халәт вөҗүдне әкренләп әсир итте. Шулай да, беренче көннәре эшкә урнашу шаукымында, яңа коллективка кереп эш белән танышу ыгы-зыгысында караңгы уйлардан арынып үтте. «Подъемный» акчаны алгач, ял көнне, юлда очраган машиналарга утырып, Казанга барып кайтырга булды. Виктор Степановичка акчаны почта аша җибәрәсе килмәде, үз кулым белән тапшырсам, яхшырактыр, дип уйлады. Аннары теге Гөлүсә нихәлдә ята икән анда? Харап була бит ул хатын. Аның янына кереп чыгарга кирәк. Хәлен белеп Мастер өендә иде. — Исәнмесез, Виктор Степанович! — Сәлам. Фатир эченнән җыр ишетелде, ниндидер бәйрәм иде бу өйдә. — Менә җитмеш сумны китердем. Мең рәхмәт сезгә. Виктор Степанович акчаны алды. — Ярый. Кайда урнаштың соң? — К. поселогында. Фәиз акчаны вакытында кайтару шатлыгыннан тагын нидер әйтмәкче иде дә — җитешәлмады, мастер кереп китәргә ашыкты: — Ярар, мин шатмын синең өчен. Гафу ит, миндә кунаклар. — Сау булыгыз. — Хуш. Ишек шап итеп ябылгач, ул баскычларны санагандай, әкрен генә атлап төште. Ничектер, нәрсәгәдер күңелгә ятмады бу очрашу. Виктор Степанович әллә үпкәләгән аңа, әллә санга сукмый. Ничек кенә булмасын, күңелсез, бик күңелсез. Иске троллейбус аны Казанның үзәгенә, Кремль итәгендәге Федосеевская урамына алып төште. Озак шакыды ул ишекне. Кат-кат дөбердәтә торгач, ишек ачылды да бусагада затлы халатка төренгән әзмәвердәй берәү пәйда булды. Фәиз авызын ачканчы ир: — Нәрсә кирәк?—диде. Аның бу соравы ук куып җибәрү кебек яңгырады. — Миңа Гөлүсә кирәк иде,— диде Фәиз каушап. Теге ир-ат Фәизнең түшеннән эләктерде, куртка кай җиреннәндер шытырдап куйды. — Ычкын моннан яхшы чакта, үләксә!—диде ул тешләрен шыгырдатып.— Тагын берәрегез ишегемне килеп шакыса, бәрәм дә үтерәм. — Туктагыз әле,—дип Фәиз нәрсәдер аңлатмакчы булды, әмма соң иде инде. Аның яңагына тукмак шикелле йодрык килеп сыланды. Күздән утлар чәчрәп, бер мәлгә аңсыз торганда эченә китереп типтеләр. Ишек ябылгач, эчтән сүгенү ишетелде. Фәиз. тын да алалмыйча бөгелеп, эчен тотып торды. Хәлсезләнеп җепшек карга тезләнде Авызыннан карга кып-кызыл кан тамды. Егыласы һәм бераз ятып торасы килде, ләкин ятсам торалмам дип курыкты. Учы белән кар алып иреннәренә тидерде, тагын алып кар ашады. Эч авыртуы тиз арада бетте, баш исә чатнап авыртырга тотынды. Бу фатирда үзгәрешләр булган, күрәсең. Фәиз бу тирәдән китү мәслихәттер дип тапты. Ул әкрен генә аягүрә басты да, үз-үзенә колак салгандай, бермәлгә тукталып калды һәм, баш авыртудан чыраен сытып, ишегалдыннан урамга атлады. Поселокка кайтып җиткәндә инде караңгы төшкән иде. Ул үзенең почмакта урнашкан аулак бүлмәсенә кереп ауды. Пружиналы карават бик озак атынып торды. Тулай торакта гаиләле кешеләр дә яши иде. Күрше бүлмәдә хатыны белән яшәүче шофер Фәрит бер ярты аракы кыстырып килеп керде. — Нихәл, Фәиз? — Сәлам Уз әйдә, диде Фәиз яткан урыныннан гына. Фәритнең колгадай озын гәүдәсен трико белән тишелеп беткән футболкасы гына каплап бетерерлек түгел — аның балтырлары, беләкләре шәрә калган Ул өстәлгә шапылдатып яртысын куйды, ботын ботка атландырып урындыкка бөкрәеп утырды. — Син каядыр барып кайттың, ахрысы? — Казанга,—дип ыңгарашты Фәиз. гүя, анда барып кайтуына үкенеп. — Чирлисеңме әллә? Фәиз торып утырды: Юк алай. Ардырды. Баш чатнап авыртып тора. Фәрит шешәгә ымлады: — Әйдә, менә моны капкач баш төзәлә ул. Син безнең МТСка эшкә бөтенләйгә урнаштыңмы? — Әйе. Мин сине анда еш күрәм. Кем булып урнаштың? — Слесарь. Техника төзәтергә ярдәм игүче слесарь. — Аңлашылды. Кая, стаканнарың бармы? — Бар, әнә тумбочка эчендә. — Хәзер хәлең яхшырачак Фәизнен күптән аракы эчкәне юк иде. Ул торып утырды: — Закуска кирәк иде бит. — Хәзер, дип Фәрит чыгып китте Күп тә үтмәде ярты кирпеч ипи белән килька консервасы алып керде. Ул үзе инде шактый кызмача иде Үзем генә эчә алмыйм, туган, диде ул стаканнарга аракы салып.— Хатын әниләренә кунакка китте. Отпускы аның. Үзем генә калдым әлегә. Әйдә, тотып куйыйк. Ярты стакан аракы Фәизне шундук исертте. Аңа күптән болай рәхәт булганы юк иде. Яшиселәр килеп кигте. Бигрәк тә сөйләшеп утырыр кеше барда! — Баш авыртуы беттеме? — диде Фәрит елмаеп. Бетте шикелле. Минем баш авыртуы аракыдан түгел иде бит. Кыйнадылар мине. — Кем кыйнады?! — диде хәйран исерә башлаган күршесе —МТСта сине кыерсытучы бар мәллә? — Юк ла. Бүген Казанда Кыйнадылар дип Бер тапкыр суктылар, бер тапкыр типтеләр инде. Армиягә кадәр фатирда торгание.м Шунда бардым Анда бер хатын бар иде. Гөлүсә Ишекне ачтылар да тондырдылар Аңламый да калдым Кем ул, ни өчен сукты? — һи. нәрсәсен аңламыйсың инде аның?! Көнләшү бу, дустым. — Гөлүсәнең берәр кеме булды микәнни? Бигрәк кызык кеше син Шул ук фатирдан ир кеше чыккач, синең Гөлүсәң янына килгән була түгелме соң? — Әйс шул. Көнләшү яман чир ул. туган. Әйдә тагын тотып куйыйк әле Алар чәкеш герен эчеп куйдылар — Гөлүсә бик каты эчә башлаган иде. Ташла әле син шул Гөлүсәне. Дөньяда беләсеңме күпме Гөлүсә бар? Хәер, мин үзем дә бик нык көнче кеше. И-и-и, туган, белсәң иде минем хәлләремне Рәмзиям турында ничекләр уйланып, car ашып я г канымны Чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган утарда шашкан җанвардай улап аунаган чакларым бар иде бит минем. — Төрмәдә утырдыңмы әллә? — ЛТП да. „ Анда алмашларны гына утырталар гүгслме? Нык эчә идеңме әллә? — Нык дип. Алай башкалардан артыгын чөмергәнем булмады инде. Рәмзия минем өчен, гаиләбез өчен борчылып язгандыр инде ул гаризаны. — Хатының утырттымыни? — Әйе. Төрле гайбәтләр ишеттем: имеш, Рәмзиянең сөяркәсе, милиционер оформлять иттергән мине ЛТПга. Күз алдыңа китер. Нинди уйлар белән яшәргә тиеш мин! Ничек көнләшмәссең? — Рәмзия элекке хатыныңдыр бит? — Юк. бүгенгесе. Мин шуның янына кайттым. Балага узды әле менә. Яратам мин аны. Тик көнләшәм шул. — Нык яратканга күрә көнләшәсеңдер. Фәрит йодрыкларын төйнәде: — Хайван, кайтсын әле, үтерәм мин аны! — Берүк кыйнама хатыныңны.—диде Фәиз, «үтерәм» дигән сүздән куркып —Яратасың бит син аны. Кыйнама. Ялгыш үтерүең бар. — Үтерсәм ни! Әллә син аны мин тегендә утырганда сөйрәлмәгән дисеңме?! — Алайса ник кайттың соң аның янына? Фәрит бер ноктага карап уйлап торды да: — Яратам бит мин аны.—диде.— Әйдә, эчеп бетерик инде моны. Син сәер кеше, әлбәттә. МТСта бөтен кеше шулай ди Бөтен кеше бертөсле булалмый. Син минем күршем. Күренеп тора, син начар егет түгел. Берәрсе җәберләсә, миңа әйт, иманын өшкерәм. — Ярар,—диде Фәиз елмаерга тырышып МТСта барысының да сәерсенүен Фәиз үзе дә сизә иде, әмма күршесе бу хакта әйткәч, ул кинәт пошаманга калды. — МТСта акча аз инде.—диде Фәрит һәм әшәке итеп сүгенеп куйды. Фәиз аракы тәэсирендә батыраеп китте: — Фәрит абый, әйт әле. кайсы төшем сәер соң минем9 Фәрит башын туры тотарга тырышып карап торды да — Ә-ә-әй, төкерсәнә. Анда бер юньле кеше юк ла,—диде. — Сиңа ник сәер тоелам соң мин? — Ну-у-у, кешеләр белән аралашмыйсың. Кешеләрдән куркасың шикелле. Кемдер сиңа начарлык эшләр сыман тотасын, үзеңне. Гел кайгырып йөрисең шикелле. Миңа шулай тоелды. — Мин монда яңа кеше бит, ияләнермен әле. — Шулай анысы, шулай. Юк белән баш катырма. Тагын берәр ярты табарга иде. Синең юкмы? — Юк шул. — Ничек уйлыйсың, тагын берәр ярты кирәкме безгә? — Мин исердем инде. — Иртәгә машина белән чыгасы юк. Тагын берне табарга иде. — Син УАЗда йөрисеңме? — Әйе, баш инженерны йөртәм. — Карале, Фәрит абый, берәр буш вакыт табып, бер җиргә барып кайтырбыз әле, яме. — Кая? — Т.га. — Бер ярты куйсаң барабыз, диде Фәрит шаярып. Ул инде исергән һәм аның шаярулары фәкать ярты литр тирәсендә генә чуалды. — Куярмын. Аннары С. поселогына барырга кирәк әле миңа. — Анда да барырбыз. Тагын кая барасың бар? — Лесхозга. — Анда минем дә йомышым бар Сәлим Сәлмәневич араталык вәгъдә иткән иде. Барырбыз, туган, барырбыз. Тик менә бер ярты каян табарга икән? Ул инде тәмам мәлҗерәйде һәм утырган урынында йокымсырый башлады. Фәиз аны сөйрәп үзләренең бүлмәсенә алып керде, алагаем озын гәүдәне көчхәл белән диванга урнаштырды. Фәритләрнең бүлмәсе шулай ук кечкенә, ләкин монда хатын-кыз барлыгы һәр җирдә беленеп тора. Ниндидер җылылык бар иде аларның бүлмәсендә Вакыт инде соң булса да, коридорда бала-чага шау-гөр килеп йөгереп йөрде. Тышта беренче кышкы буран башланды Фәизнен күңелендә дә аңлатып^ булмаслык халәт барлыкка килде Исергәч рәхәтләнеп китте, ләкин уйлар барыбер аны ташларга теләмәде Кан йөреше яхшырып, җиңеллек тойса да, тәгаен онытылып булмады. Шулай да, кереп караватына яту белән үк рәхәт йокыга талды һәм таң атканчы бер тапкыр да уянмады. 4 _ рмиядән соң «иреккә» ияләшә алмый интекте ул. Хәрби хезмәттә аны кемдер яклый, саклый кебек иде. Ә гражданкада Теләсә кайсы яктан теләсә нәрсә яный монда. Үзеңә үзен тапшырылгач, әлбәттә, авыррак, бөтен җаваплылык үз өстенә төшә. Хәзер инде армиядәге шикелле онытылып яшәп булмый Хәзер инде үзеңдә казынырга вакыт күп. Бигрәк тә ТЕГЕ УРЫНГА якынайгач Армиядә ТЕГЕ урын белән хәрби часть арасында менләгән чакрымнар бар идс. Шул сәбәпле ТЕГЕ ВАКЫЙГА да ераграк сыман тоелды. Ә хәзер Туктале. нишләп үз теләге белән монда килеп урнашты соң ул?! Киресенчә, армиядән соң тагы да ераккарак олагырга мөмкинлекләр бар идс ләбаса Юк, монда кайтасы килде Шундый ихтыяҗ, хәтта таләп тә бар иде Күңелендәге боерыкка буйсынмый булдыра алмады ул Бу поселокта яши башлагач, төшләренә Зәбир еш керә башлады Кызык, армиядә никтер бер тапкыр да күрмәде төшендә Ә хәзер көнаралаш диярлек керә. Ләкин, ни гәҗәп: дусты төштә һәрвакыт ачык йөз белән, бернинди үпкәачусыз, һаман элеккечә дус. туган булып күренә. Дустының шундый якты кыяфәттә төшләренә керүенә сөенергә тырышса да, шундук начарга юрый торган булды «Төшкә кергәннең өндә киресе була», дип уйлады ул. Мин аны кызганганга, сагынганга күрә генә шулай елмаеп күренәдер Өндә бик авыр һәм газаплы иде Зәбир i урында уйланулары Күп-күп итен китаплар уку да ярдәм итмәде. Кайвакыт яртышар китапны укып чыга, ләкин эчтәлеген һич кенә дә аңламый, чөнки баштагы уйлар бөтенләй башка тарафларда сөйрәп йөртә. Җан сызлавы саркыган фаҗигале әсәрләр генә аның игътибарын, күңелен нык җәлеп итте. Үзенең күңел чиренә әһәңдәшлек табып, күз яшьләрен агыз- галап укыды ул андый китапларны Күз яшьләре акканнан җиңеләеп китәсең Шуңадырмы. Фәиздә сентиментальлеккә омтылу артты Фаҗигале күренешләрне күреп, йә бул- маса күз алдына ки гереп, газапка гел сусап юрган күңеленә ләззәт бирде Авыр да, шул ук вакытта татлы да бер мохтаҗлык иде ул. Кинолардагы, китаплардагы һәм тормышта! ы фаҗигале күренешләрне тамаша кылып, андагы корбаннарның газапларын, аларның кайнарга батып үлем белән көрәшүләрен үзе аша үткәрәсе килү, шундый хәлләргә дучар булган кешеләрнең халәтенә үзенең дә гулысынча керү ихтыяҗы артканнан-арта барды Әсәрдәге корбанның фаҗигасен, авыртуын, газабын һәрвакыт сазлык йоткан дустының һәлакәте белән чагыш 1ыра башлады Ул тора-бара аңлады: ТЕГЕ ВАКЫЙГА турындагы иксез-чиксез уйланулары армиядә вакытлыча гына тынып торган булган, ул сүнмәгән, сүрелмәгән, көтеп яткан икән. Зәбирнең сазлыктан башы гына калкып торган мизгелне күз алдына китереп, дустының шул секундларда ниләр кичерүен, җаны белән тырмашып. ничек тә' булса аңларга тырышты Аңарда хәтта бер коточкыч теләк гуды җәй җиткәч сазлыкка барып батып карарга' Аңлыйсы, татып карыйсы килде Үзең шул хәлдә булмыйча ничек аңламак кирәк аны9 ! Хәзер инде башкаларның газабын Зәбир газаплары белән чагыштыру теләге дә туды. Кинода канга батып тыпырчынып ятучы геройны күрсә, Зәбиргә авыррак, газаплырак булмады микән бу кешегә караганда дип уйлады. Андый вакытта Фәизнең хәле начарланып китә, чөнки шул ике корбанның да тиресенә-хәленә кереп, үзенең көчле фантазиясе белән ике газапны да үзе аша үткәрү сәләтенә ия була башлады, һәм бу халәт үзенең физик чагылышларын да тапты: пульс ешайды, тир бәреп чыкты, куллар калтырарга тотынды. ТЕГЕ УРЫНГА бару теләге бәлки батып карарга теләү белән бәйледер. Сазлыктан дустын табып чыгарса, куркынычрак түгелме соң? Аның мәетенә карап торгач йөрәк шартламасмы? Ә нишләп мин йөрәгем шартлаудан куркам әле?! Димәк, минем һаман яшисем килә? Минем газапларым ихлас микән соң алай булгач?! Оят, хурлык! Адәм актыгы бит мин! Йөрәгем ярылып үлсәм, бу миңа бүләк кенә була түгелме? Җайлы гына котылу түгелме бу?! Аңарда тора-бара җәяү йөрү ихтыяҗы артты. Поселокның шапшак урамнарын әллә ничә кат урап узды инде ул. Ике һәм бер катлы агач өйләр аралашкан шыксыз бу поселокта, район үзәге буларак, урамнарда хәрәкәт хәйран зур иде Йөргәндә ничектер күңел тынычрак, нервылар ниндидер сихәт ала шикелле. Район китапханәсендәге китаплар арасында ул укырдайлары бик аз иде. Культура сараена да кинога гына йөрде, танцыларга, төрле бәйрәмнәргә бер дә калганы булмады. Шулай да бердәнбер яратып йөри торган урыны—китапханә булды. Монда тынычрак иде. Җанга тынычрак иде. Аннары монда Нәркизә исемле китапханәче кыз бар. Төскә-биткә әллә кем булмаса да, аңарда хатын-кызлык көчле иде. Ябык гәүдәле, озынча битле, кылыч борынлы булуына карамастан, аның һәр хәрәкәтендә, сөйләшүендә, йөрүендә күңел солтанаты бар иде. Кызгылт-сары чәчләрен матур итеп үреп салган кыз, чәчәкле күлмәк итәген җилфердәтеп, елмаеп яныңнан узганда, аны һич кенә дә матур түгел дип әйтмәссең. Карап торуга әллә кем булмаган әлеге кызда бүгенге заман хатынкызларына җитеп бетмәгән нәзакәтлек, нәфислек ничектер сакланып калган иде. Фәизгә ул тора-бара ошый башлады. Нәркизә дә игътибар беләнрәк карагач, бу сәер егеттә башкаларда булмаган затлы сыйфатлар күрде. Китапларны саклык белән генә, кыйммәтле бәллүр тоткан сыман кулына алулары, китапханәгә дә оялып, кыенсынып керүе Нәркизәнең күңеленә бигрәк тә хуш килде. Алар танышып киттеләр. Фәиз инде хәзер Нәркизә янына махсус керә башлады. Ләкин һәрвакыт кыюлык өчен бераз «кабып» керә торган булды. Нәркизә моңа игътибар итмәде, чөнки Фәиз исерек түгел, тонус өчен генә эчә һәм кәефе яхшы, үзен әйбәт хис иткән чакларда гына Нәркизәнең күзенә чалына иде ул. Газап өянәкләре вакытында ул Нәркизә янына йөрмәде. Шулай итеп, берничә тапкыр очрашырга вәгъдәләшеп тә баралмый калды. Андый вакытларда акланырлык сәбәпләр табып ничек кирәк шулай ялганлый иде. Нәркизә аның сәерлеген, үзен чит кешеләр янында уңайсыз хис итүен ятим үсүенә, детдомда тәрбияләнүенә «сылтады». Кайвакыт Фәиз кино карап утырган җиреннән сикереп торып чыгып китә иде Нәркизә шундый вакытларда нык аптырашта кала, аннары, йә бәдрәфкә чыгасы килгәндер дип, үзен-үзе юата иде. Кайлардан белсен Нәркизә аның җанында, бәгырендә ниләр кайнаганын. Кайдан белсен бу кыз кино караганда теге яки бу сюжет аның күңелендә нинди хис-кичерешләр уятканын. Кайдан белсен ул аңарда әкренләп ябык биналардан, караңгылыктан курку тойгысы көчәйгәнен?! Фәиз Нәркизәне югалтудан курыкты. Алар бер-берсен инде ярата да башладылар бугай. Тик куркыта, чөнки якынаерга кирәк. Ә якынайгач эчтәге серләр ачылуы ихтимал. Яратышкач арада ераклык саклап бул мый, Ин яшерен серләрне дә күрәчәк бит нык якын килгән кеше. Шулай итеп. Нәркизәне югалтудан да. якынайтудан да курыкты ул. Аларның очрашулары дәвам итте 5 әрит белән утырып эчкәннән соң. ул аракы белән мавыга башлады. Бөтен спазмаларны ачып җибәрә торган «утлы су» ял да иттерә иде. кайвакыт ул җырлаплар җибәрә торган булды. Эштәге механизаторлар гаражда гел җыелып салалар. Фәиз дә тора-бара аларга иярде Тулай торакка үзе белән «ярты» кыстырып кайту гадәткә кереп китте. Аның даими шешәдәше күршесе Фәрит иде. Шулай да күбрәк ялгызы гына эчәсе килә иде аның. Саранлыктан түгел. Ялгызы гына, аракы белән тонусын күтәреп һаман да үзенең мәңгелек уйлары белән каласы килде аның. Аракы оныттыра диләр, уйларны башка юнәлешкә җибәреп, стрессларны алып ташлый, имеш Бәлки аяктан егылганчы эчсәң шулайдыр, әмма бит Фәизгә егылу кирәк түгел. Аның уйлыйсы килә. ТЕГЕ ВАКЫЙГАда үзенең ни дәрәҗәдә гаепле икәнен аңлар очен меңләгән нечкәлекләр белән чуалган коточкыч күренешне хәтердә мең-мең кат уятып, кабатлап ӨЙРӘНӘСЕ бар' Аракы газаплы уйларны уйлаганда фәкать кан йөрешен генә тигез тота, газапны киметми ул. Әмма ләкин икенче көнне, айныгач бик авыр Вөҗүднен аракыдан талчыгуы гына җитмәгән, гаеп хисе, үзеңне битәрләү көче күп тапкырлар арта һәм сөйләп бетергесез авыр, бик авыр Әйе. махмырдыр бу. Аракы махмыры гына түгел. Үткәннәрнең, кылган гамәлләрең махмырыдыр Беркөнне Рәмзия коридорда очрап: — Син. зинһар. Фәритне эчәргә кыстама инде, диде Ярар, -диде Фәиз Ул бит олы кеше инде. Эчәсе килмәсә эчмәсен. — Аны синең кебек шешәдәшләре котырта! - дип җикерде Рәмзия һәм авызын җәеп елап җибәрде Үләм мин аның белән тизлән Фәиз үзенә карата дорфалык сизсә дә. ярсыган хатынның хәлен аңлап: Елама. Рәмзия апа Бу кадәр кайгырырлык берни юк ләбаса, диде. Аның тыныч кына әйтелгән сүзләре Рәмзиягә искиткеч тәэсир ясады Кер элергә җыенган җиреннән тасын күтәреп, ишекләренә таба юнәлде. Туктап борылды, гафу үтенмәкче булдымы, юкмы Фәизгә хатын үкенгәндер шикелле тоелды. Нәрсә беләсең соң син. диде Рәмзия Аны да кызганыч инде Ул кер эләсен исенә төшерде һәм коридор аркылы сузылган бауга юеш кер эләргә тотынды Теге көнне Фәрит алдаган Рәмзия әниләренә кунакка түгел, качып кайтып киткән булган. Фәрит исерек баштан кыйнаган булган үзен Күрше бүлмәдән кычкыру-акыру-сүгенү.тәрне Фәиз еш ишетә Аның инде берничә мәртәбә, кереп. Фәритне тыясы килгән чаклары да булгалады Тик ир белән хатын арасына килеп керү дә әллә ничек Беркөнне шап-шоп хатынын кыйнады Тегесе акыра Ничек инде балага узган хатынны шул кадөре кыйнап була, дип җаны әрнеп ятты ул. Икенче көнне очрашкач Фәрит берни булмагандай исәнләшә, сөйләшә Хатынын кыйнамаганда, аек чакта шулкадәр әйбәт кеше Кичә хатыныңны кыйнадың, ахрысы, дип хәтта сүз башларга кыюлык җитми, тел өйләнми Күрше бүлмәдәге гаиләнең фаҗигасе дә Фәизнен җан әрнүенә өстәлде Шушы ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең коточкычлыгында ул үзен гаепле сизде. Нинди гаеп соң ул? Җавап гап-гади: Фәиз аларга берничек тә ярдәм итәлми Карынында баласы булган хатынны кемдер Ф якларга тиештер бит?! Фәрит үзенең баласы турында уйламый микәнни? Ә Рәмзия? Ник кайткан монда тагын?! Бала бит дөньяга туачак. Ул тугач, аларның мөнәсәбәтләре үзгәрерме соң? Бала тугач, кешеләр үзгәрәме? Гомумән, балалар тугач, дөнья үзгәрәме соң? Шул ук дөнья, шул ук кешеләр дөньясы. Ял көне иде. Кич белән коридорны яңгыратып җырлап Фәрит кайтып керде. Аның тавышын ишеткәч, Фәиз ишеген эчтән бикләп мыштым гына утырды. Китап алып саклык белән генә караватына барып ятты. Фәрит аның ишеген бик озак шакыды. Күрше бүлмәләрдән чыгып зарланучылар булгач, ул үз бүлмәсенә кереп китте, һәм күп тә үтмәде анда җәнҗал купты. Рәмзиянең җан ачысы белән кычкыруы ишетелде. Тулай торакның бер генә кешесе дә аларның арасына кермәде, исерек ирне тыярга омтылмады. — Үтерәм, б. .., с...!—дип үкерде Фәрит. — Сукма инде,— дип өзгәләнде Рәмзия. Фәиз бүген дә бераз «салган» иде. Үзендә күпмедер дәрәҗәдә рухи тигезлек тойган сәгатьләр иде. Фәритнең, кайтып, хатынын кыйный башлавы йөрәкне ярсытты. Караңгы уйлар белән үзен-үзе «ашаган» вакытлардагы ярсу түгел, ярдәмсез, көчсез кешенең башка кеше тарафыннан җәберләнүенә каршы уянган ярсу иде бу. Рәмзиянең улавы тәмам бәгырьгә тия башлады һәм ул түзмәде, сикереп торды. Ул аларның бүлмәсенә ничек атылып килеп кергәнен сизми дә калды. Диванда бөгәрләнеп яткан Рәмзияне Фәрит кизәнеп-кизәнеп йодрыклары белән төеп маташа иде Фәиз аңа арттан килеп сукмакчы иде. соңгы мизгелдә сукмаска уйлады, чөнки ул сугып кына бу кадәре алагаем гәүдәне бернишләтеп булмас иде. Фәиз аның җилкәсенә сикерде һәм төенчек сыман күршесенең муенында асылынып калды. Фәрит, нык исерек булганлыктан, чайкалып торды да Фәиз белән бергә ниндидер сыекчалар түгелеп юешләнгән һәм пычранган идәнгә гөрселдәп ауды. Фәиз җәһәт кенә аягына сикереп торды, Фәрит исә, сүгенеп, торырга азапланып идәндә ятып калды. Фәиз янә аның өстенә сикерде, теге тагын идәнгә сыланды. Фәиз күршесен муеныннан кочып кысты: — Күрше, тынычлан! Фәритнең томаланган авызыннан ишетелер-ишетелмәс саркып чыкты: — Ә-ә-ә. күрше, синмени бу? С..., әллә син дә минем хатын белән булдыңмы? — Ни сөйлисең син! Акылыңа кил! Фәрит нык исерек иде, хатынын кыйнап та арыган, җитмәсә, күршесе кереп буа башлады, шул сәбәпле аның каршы торырга хәле юк иде. — Нишләп әле син Рәмзияне яклыйсың? Фәиз торып басты, еш-еш сулап җикерде: — Син! Авырлы хатыныңны кыйныйсың?! Җүләр түгелсендер бит?! Фәрит торырга уйламады да, идәндә яткан килеш авызын кыйшайтты: — Ә нигә әле син минем хатынымның карынындагы бала өчен кайгырасың? Ә? — Ул кинәт мәлҗерәйде, күзләрен йомды.— Сукала-а-ар! Рәмзиянең күз төпләре инде кара янарга өлгергән, күлмәгенең җиңе аерылып төшкән, авыз кырыннан кан саркый. Фәиз идәндә яткан көнче иргә гаҗәпләнеп карап торды: — Йоклый! Аның шулай ваемсыз рәвештә йокыга китүе, әле яңа гына булган коточкыч күренештән соң йоклый алуы Фәизне таң калдырды. Рәмзия исә моңа һич кенә дә гаҗәпләнмәде. Ул стенадагы көзгедән кыяфәтен барып карады. Фәиз рәхмәт сүзләре ишетергә әзерләнгән иде, әмма хатыннын әйткән сүзләре шулай ук таң калдырырлык булып чыкты: Ник кереп тыгылдың инде?! —диде Рәмзия, киеренкелектән ап-ак булган күршесенә. Ул бит сине кыйнады! — Кыйнасани, анда синең ни эшең бар! Хәзер тагын интектерәчәк инде: ник Фәиз сине яклый дип. Җитмәсә, авырлы икәнне кузгаттың, бала турында сүз каттың. Болай да көнләшеп үтерә бит инде. Рәмзия елый башлады, ире кыйнаганда еларга мөмкинлеге булмаган, күрәсең. — Гафу ит, сине кыйнатасым килмәгәние. Рәмзия килеп иренә карап торды да: Әйдә, булыш, диванга күтәреп салыйк әле,— диде Фәриз не көч-хәл белән икәүләшеп диванга күтәреп салдылар. Фәрит йокы аралаш һаман әле хатынын сүкте Фәизнең бу бүлмәдә бер генә минутка да каласы килмәде. — Ярый, тыныч йокы -диде ул усал итеп һәм ишекне атып чыгып китте. Кышкы урамда ярты сәгать чамасы йөргәч кенә тынычлана башлады. Көндез эчкән аракының махмыры төшеп, туңдыра башлады, төне дә бик салкын иде, ул тулай торакка ашыкты. Фәритләр бүлмәсе турына җиткәч колак салып торды, тавыш-тын ишетелмәде. Чишенмичә генә йокларга булды Җил бүлмәнең барлы-юклы җылысын алып бетергән иде. Сәгать унике тула, китап укып ятсам йокыга китәрмен бәлки дип караваты янына килгән иде. ишекне ишетслер- ишетелмәс кенә итеп шакыдылар. — Кем бар анда? Җавап бирмәделәр. Шаку кабатланды Фәиз ишек янына килгәч тагын сорады: — Кем? Рәмзиянең ишек ярыгына пышылда! аны ишетелде: — Фәиз, ач әле. Фәиз ишекне ачты, чакыруны да көтмичә Рәмзия бүлмәгә узды. — Синдә салкын икән, диде хатын һәм калтырап куйды. Фәиз пәлтәсен чөйдән алып аңа сузды: — Мә, иңеңә сал Тәрәзә ярыклары сыланмаган минем, шуңа салкын. Рәмзия пәлтәгә төренеп утырды: Йокларга ятмаган идеңме әле? — Юк, китап укымакчы идем. Ә-ә-ә. Рәмзия шешенеп беткән битенә урта бармагын тигезеп карады, чыраен сытты, ыңгырашын куйды Ну хайван, гагын битне кара яндырды Ничек көне буе прилавка артында басып торыйм инде хәзер. — Иртәгә эшкә чыкма инде син. — Син нәрсә?! Бер-ике көн кибет эшләмәгәннән берни булмас. — Юу-у-ук. син нәрсә. Поселокның бердәнбер азык-төлек кибете бит ул. Чукынып китсенсәнә чырае! Барыбер ирем кыйнаганны беләләр инде Беренче тапкыр түгел биг Син мина ачуланмыйсыңмы:’ Юк, ник мин сиңа ачуланырга тиеш? Син үзең миңа ачуланасың шикелле. Юк. юк. дөрес аңла мине. Аңлыйм ла мин. Мин бер нәрсәне генә аңламыйм: ник яшисең син аның белән? Рәмзия авызын кыйшайтып читкә каралы — һе. бөтенесе шулай ди. Бүлмәдә нык салкын иде. Фәиз торып карават астыннан чемоданын тартып чыгарды. Шинелен алып киде Син авырлы. Ә ул сине... — Нәрсә син гел шуны кабатлыйсың: «авырлы» да «авырлы». Кайдан беләсең соң син, авырлымы мин, юкмы. — Фәрит үзе әйтте. — Ә-ә-ә. Кешегә сөйләп йөрмәсә инде. — Ул бит сине дә, карынындагы балаңны да берәр көнне кыйнап үтерәчәк. Рәмзия калтырый-калтырый, ихлас күңелдән борчылучы сәер егеткә карап торды: — Сәер кеше син. Фәиз сагайды, үзе турында сәер дисәләр, ул һәрвакыт куркып кала иде. — Син дә шулай дисен инде алайса. — Син башкаларга охшамагансың. Сөйләшүләрең дә башка төрле. Кибеттән әйбер алганда да әллә ничек син. — Минем турыда сөйләшмик әле,—диде Фәиз кырыс кына, сүзнең үзе хакында баруына ачуы килеп.—Инде беренче тапкыр түгел дисең. Ничек түзәсең син? Мондый җәберләүгә ничек түзмәк кирәк?! — Яратам мин аны. Фәиз телсез калды. — Ну ярат инде алайса,— диде ул һәм караватына сузылып ятты да түшәмгә текәлде. Көтмәгәндә Рәмзия елмайды, бите сыдырылып, шешеп беткән булса да, елмаю аның йөзен яктыртты, әле бөтенләй үк югалмаган матурлыгы чагылды: — Син нишләп шушы хәтле ялгыз? Фәиз өчен куркыныч сорау иде бу, чөнки кемгә ничек аңлатасың күңелнең ялгызлыкка сусавын, үз уйларын белән бергә-бер калуга мохтаҗ икәнеңне. Кешеләрдән читләшеп йөрүе турында берәрсе сүз катса, аның эчендә сагаю барлыкка килә, гүя, кемдер аның серле, якты дөньяга күрсәтергә ярамый торган почмагына якынлаша. Әйтерсең лә, үзе генә белә торган бер коточкыч һәм бөек серне чишәргә дип чит-ят кеше килә, нәрсәнедер тартып алмакчы яки төшенмәкче була. — Мин, гомумән, ялгыз бит. Ятим мин. Шуңа күрәдер инде кешеләр белән аралашучан түгелмен. — Йокың килмиме әле? — Юк — Минем яшереп куйган бер шешә вино бар, алып керимме? — Алып кер. Ирең уянмасмы соң? — Юу-у-ук, хәзер аның башына балта түтәсе белән суксаң да, тиз генә уянмаячак. Рәмзия аяк очларына гына басып үзенең бүлмәсеннән җиде йөз граммлы болганчык кызыл аракы алып керде. Кызыл аракы эчкәч, Рәмзиянең теле ачылып китте. Ул инде битенең әчетеп авыртуына да игътибар итми башлады. Аның сөйләшәсе килде. Ләкин сөйлисе сүзен башларга ничектер кыймый утырды, шул сәбәпле Фәизгә төрле көтелмәгән сораулар бирде: — Клубка да йөрмисең бугай син? — Кинога йөрим. — Поселокта матур кызлар бар,—диде Рәмзия, елмаеп. Күз төпләре шешеп каралса да, матурлыгы сакланып калган иде аның.— Сезнең МТСта диспетчер Гадилә бик матур. — Аның егете бар бит. — Соң инде андый мал хуҗасыз булмас, ха-ха-ха. Син нишләп нәкъ шушы поселокка килдең соң? Бу тишеккә, шушы тынчу базга?! Беткәнмени яктырак поселоклар, шәһәрләр. — Бу яклар ошый миңа. Ә син үзең дә никтер шушында яшәп ятасың бит әле. Фәиз тәмәке кабызгач, Рәмзия: Миңа да бир әле берне,— диде. Рәмзия тәмәкене хәйран оста тарта иде. тирән итеп суырса да. тончыкмады. йөткермәде. Син кайсы яктан соң үзең? — диде Фәиз — Ерактан мин. диде хатын, авызыннан бер бүрек төтен чыгарып. Ходаем. Фәрит белсә, үтерәчәк мине Аракы эчеп, тәмәке тартып. Егет кеше белән. Ужас! — Куркасынмы Фәриттән9 Курку да түгел инде шунда. Кызганам мин аны Яратам дидең ич Яратырга тырышам. Чөнки минем зур гаебем бар аның каршында Син аның болай холыксызлануына карама Ул бик әйбәт кеше Күңеле бик йомшак, чиста аның. Алайса аңа эчәргә ярамый. Авырлы хатынны шулкадәр кыйнап. — Аптырадың инде — авырлы да, авырлы Авырлы түгел лә мин! Юри әйткән идем Фәриткә, кыйнаудан туктап тормасмы дип. Балага узарга кая әле. ни торырга юньле фатирың булмасын, ни мөнәсәбәтләр әйбәт түгел. Фәрит бит сине авырлы дип уйлый — Әйе. — Соң, шулай булгач, барыбер кансыз кылана бит. авырлы дип белсә дә кыйный. — Син, күрәм. бик кызганучан бала икәнсең. Бер дә борчылма, миңа бу да аз әле. Үзем гаепле мин. Без аның белән бер авылдан. Ташлыктан. Бер класста укыдык, мәктәпне тәмамлаган елны ук бер-беребезне ярата идек инде. Ул бик чибәр иде, хәзер генә ул. . юк. хәзер дә матур ул. Армиядән кайтканын көтеп алдым, каршыладым. Мин инде ул вакытта сәүдә техникумында укый идем Өйләнештек Ул ПАТОда шофер булып эшләде. Малосемейка бирделәр, яши башладык Мин Культтовары кибетенә эшкә кердем Шунда растрата чыгып, ОБХСС миңа дело ачты Миңа гына түгел, берничә кешегә. Мин бит товаровед идем Зур суммага товар юкка чыкты Кая китте ул- һич аңламый калдым Яшь идем, баш та эшләп бетермәгәндер инде, тәҗрибә бөтенләй юк бит Директор эше булгандыр дип уйлыйм инде мин үзем. Әллә нинди кабахәтләр бар бит дөньяда. Минем артымнан бер милиционер сөйрәлеп йөргән иде Фәрит армиядә чакта ук танышкан идек. Болай ярыйсы гына, чибәр, акыллы Ләкин мин Фәриткә хыянәт итмәдем. Камил минем аргымнан нык йөрде. Фәрит армиядән кайткач та. — Камил кем ул? - Шул инде, минем артымнан йөргән милиционер. Камил Сабитов Условниклар яши торган спецкомендагурада отряд начальнигы иде ул вакытта Дуслары бик күп иде аның ОБХССта. уголовный розыскта да Мин шуңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем Ул үзенең шартларын куйды, теләкләрен белдерде — Нинди шартлар? Син бигрәк бала-чага сыман. Юри сорыйсыңмы9 — Аңладым, аңладым. Мин, әлбәттә, аның теләкләрен үтәдем Хыянәт иттем Фәриткә дә. үземә дә. Ә бер хыянәт иткәч, ниндидер киртәне сикереп чыккач, күп нәрсәләргә караш үзгәрә ул. Камил коткарды, хәтта сәүдә системасында да калырга мөмкин булды. Гади сагучы булып Каенсар авылының кибетендә эшли башладым. Каенсар9 ! Без Каенсарга детдомнан бәрәңге алырга барган идек! Фәритен берничә тапкыр айныткычка эләккәне бар иде Шуны Камил ничектер белгән һәм минем белән бер тапкыр йоклаганда «Әйдә Фәритеңне ЛТПда берәр ел дәвалап кайтартабыз», диде Беренчедән, мин Камилгә бурычлы идем, шуңа күрә аның белән очрашырга, аның белән йокларга мәҗбүр булдым. Шул сәбәпле кырт кисеп: «Юк!»—дип әйтәлмәдем. Югыйсә әйтергә, каршы торырга кирәк иде. Икенчедән, Фәрит чыннан да. нык эчә башлады, аның дәваланып кайтуы икебезгә дә файдага булыр дип уйладым. Аннары Камилгә дә ияләшә башладым әкренләп. Хата ясаганымны соңыннан гына аңладым — Фәритемне үз кулларым белән төрмәгә тыккач. Гаризаны мин яздым, ә оформлениене әлеге дә баягы Камил дуслары аша ясап, иремне озаттылар. Фәрит аннан бик үзгәреп, әшәкеләнеп кайтты, төзәлмәслек ниндидер яра ясап кайтардылар Минем күңелемдә дә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт әрнеп авырта. — Ә Камил кайда соң хәзер? Очрашасызмы аның белән? — Очрашып йөрдек. Каенсарга көн саен диярлек мотоциклына атланып килеп җитә иде. Фу, искә дә төшерәсем килми. Үземнән үзем җирәнәм. Көнче кеше ул бик. Яратты ул мине, чын күңелдән. Ну көнче иде. Миңа гел көнче ирләр туры килә. Фәритемне аңлап була — бер ел төрмәдә утырган ирнең кайсысы көнләшеп шашмас икән. Менә шулай. Камил минем янга гел килеп йөрде. Ә мин Фәрит алдындагы гаебемне көннән-көн ныграк сиздем һәм Камилне читләштерергә тырыштым. Камил мине: «Төрмәгә утыртам, теге эш әле ябылмаган»,— дип куркытырга тотынды. Ә беркөнне килгәч, әйттем: «Теләсәң нишләт, тик бүтән яныма эзеңне дә атлама!» — дидем. Ул шаккатты Ялынырга тотынды. Имеш, ярата ул мине, миннән башка яши алмый. Көнче тәре! «Фәритеңне барыбер ЛТПдан тиз генә чыгарттырмыйм!» — ди башлады. Уф, бир әле тагын бер папиросыңны. — Кайда соң ул хәзер? — Камилме? — Әйе. — Ул хәзер зур начальник. Спецкомендатура башлыгы ул хәзер. Майор. — Ә бу поселокка, син әйтмешли, тынчу базга ник килеп урнаштыгыз? — Фәрит ЛТПдан кайткач икебезгә дә эш булган төбәкне карадык инде. Ул әнә МТСта баш инженерны йөртә, мин кибеттә инде. — Фәрит беләме соң Камил турында? — Гайбәтләр ишетелә бит инде ул. Шуңа тузына да. Дөресен әйткәндә, мин инде аны яратмыйм. — Фәритнеме? — Әйе. — Яратмагач ник үзеңне җәфалыйсың? — Мин гаепле аның каршында. Мин аны яратырга тырышам, үземне көчләп аның яхшы сыйфатларын, яшь вакыттагы мөнәсәбәтләрне эзлим һәм кайвакыт табам да шикелле. Ул бит болай әшәке түгел иде. Хәер, ул хәзер дә әшәке түгел. Ни сөйлим мин, тиле хатын! — ЛТПдан кайткач та эчә башладымы? — Әй. ЛТП дип атала гына бит соң ул! Анда бит эшче куллар гына кирәк, шуңа тутыралар ул төрмәләрне ирләр белән. Менә шундый хәлләр, мин үземнең дә, аның тормышын да бозып ташладым. — Туктале, нишләп син бөтен гаепне үз өстеңә аласың? — Аны аңлатып булмый бит, Фәиз. — Аңлыйм, аңлыйм, нишләп аңламаска. Миңа җан сызлавы нык таныш, мин беләм җан газабын. Тик менә Сабитов Камилнең күңелендә нинди халәт икән? Газап-мазар аңарда бар микән?! Рәмзия көлеп җибәрде: — Камилдә бөтен нәрсә бар, шул вөҗданнан башка.—Ул кинәт җитдиләнде -Мин төрмәдә утырып чыгарга тиеш идем. Мондый пычрак юл белән котылып калганчы Котылумыни бу?! Минем хәзер бөтен гомерем төрмәдә үткән шикелле булачак. Минем Камилгә әйткәнем бар: «Без синен белән зина кылып ятабыз, Фәритне төрмәгә яптык та. Ә бит аның каргышы төшәчәк». Каргыш бит ул эзләп таба гаеплене. — Кая, Камилгә нинди каргыш төште соң — майорга әйләнгән, начальник итеп куйганнар үзен. Синең дә тормышыңның үзгәрүе үзеңнән генә тора, ирең белән аерыласың да. — Ә мин, шул каргышны аласым килмәгәнгә, ничек тә булса яхшылык эшләргә телим аңа. Янында булып, ярдәм итеп, элеккечә яратырга тырышам. Минем аркада күп михнәт күрде ул, күңеле җәрәхәтләнеп кайтты аның. Ә Камил... Аның гөнаһлары түгел, гомумән үзе дә мине һич кенә дә кызыксындырмый. — Әллә син җәзаңны алыр өчен торасыңмы аның белән? Син бит үзеңне гаепле сизеп, аның белән интегергә карар кылгансың — Бәлки шулайдыр, - диде Рәмзия һәм, әле яңа күргәндәй, кинәт кызып киткән егеткә карап торды—Яшь кенә булсаң да, акылын бар синең. — Мин бит үзем дә җәзамны эзләп килдем... дөресрәге кайттым монда. — Ә сиңа нинди җәза кирәк соң? — Юк, мин болай гына әйттем. Рәмзия, син, дөресен сөйләп, гафу үтен иреңнән. Икегезгә дә җиңел булып китмәсме. Гаебеңне тану шул булыр. Фәрит сине гафу итәчәк. Ул тере, исән кеше Ә менә мин кем алдында гафу үтеним икән?! Мине ярлыкасы кеше исән түгел бит — Кем ул? Кем алдында гафу үтенергә тиешсең? — Армиядә булды ул хәл. Учениеләр вакытында безнең рота — сазлыклар аша маневр ясарга тиеш иде. Минем дустым безнең от- делениедән батып үлде. Ә мин янәшә идем, аның батып үлгәнен күрдем. Ярдәм итәргә тырыштым, кулымны суздым, әмма коткара алмадым Кулымны ныграк сузсам, коткара идем мин аны — Сиңа хәзер генә шулай тоеладыр, мөмкин булса коткарыр идең. — Юк, юк, мин ниндидер сиземләү белән кулымның ныграк сузылырга мөмкин икәнен хәтерлим шул' Ник сузмадым ныграк, ник тырышыбрак үрелмәдем - һич аңламыйм. Югыйсә бик якын дуслар идек Фәиз үзенең оста алдашуына үзе дә гаҗәпләнде — шик-шөбһә төшәрлек түгел иде. Үзеңне алай кыйнама, сазлык бит ул. Синең гаебең юк, минемчә — Син барысын да белмисең бит' Алай гына түгел ул! Бөтенләй алай түгел бит ул! Киеренкелек артканнан-артты. Фәиз, салкын булса да, барып форточ- каны ачты. Болай да салкын бит. диде Рәмзия. Фәиз көтелмәгән дорфалык белән хатынны гаҗәпкә калдырды: Бар үз бүлмәңә, ардым мин! Бар, бар нәрсә карап торасың? Рәмзия ишек тоткасына тотынгач — Үпкәләдең мәллә мина? дип сорады. Фәиз бүлмә буйлап атлады — Нишләп үпкәлим ди. Берәр авыр сүз әйттем мәллә? Фәиз. туктап, хатынга карап торды да: __ Юк. эчем поша. Үзем генә каласым килә,— диде. Рәмзия чыгып китте. 6 әрит икенче көнне МТСта Фәиз янына килде. ‘ Фәиз ремони агы машина аегында үз эше белән мәшгуль иде. күршесенең авыр атлап килүен күреп алды да яман әңгәмәгә үзен әзер тотты. Ф Фәрит машина янына килеп чүгәләде: — Күрше! Килүен күрсә дә, Фәиз сискәнеп китте. — Нәрсә?—дип машина астыннан чыкты да майлы кулларын чүпрәккә ышкыды. Фәритнең таушалган кыяфәтендә бернинди усаллык юк иде. — Син гафу ит мине,—диде ул һәм башын читкә борды. Фәиз аптырашта калды: — Ник гафу үтенәсең? — Кичәге өчен Мин сиңа да пычрак сүзләр әйтеп бетергәнмен бугай. — Юу-у-ук, хәтерләмим. Кем әйтте? — Рәмзия әйтте Алар кырыйда яткан машина тәгәрмәченә утырып тәмәке кабыздылар. Син үзең гафу ит мине, гаилә арасына кереп тыгылуым өчен. Фәрит тәмәкене бер-ике суырды да ташлады, чыраен сытып башын чайкады: — У-уф, хәлем авы-ы-ыр. Ярый әле главный инженер Казанга китте. Берәр җиргә машина белән чыгасы булса, үләр идем. Фәиз аңа карап үз уйларын уйлады. — Син нишләп мине тыгылуым өчен ачуланмыйсың? — Ничек тыгылуың өчен? Син бит көнче кеше, кереп Рәмзияне яклавым белән көнләштергәнмендер сине. Фәрит елмайган булды: — Син нәрсә инде? Нишләп мин синнән көнләшим?! Фәизнең моңа ачуы килде: — Ә нәрсә?! Әллә мин кешедән кимме?! Мин булдыра алмыйммы әллә?! Фәрит як-ягына карап куйды: — Кычкырма, кеше ишетә бит! — Ишетсеннәр! Фәиз тәмәкесен ташлап таптады. — Фәрит, тыңла мине! — Үзеннән ун яшькә олы Фәриткә беренче тапкыр абый дип дәшмәде ул.— Кыйнама Рәмзияне! Ул бик әйбәт хатын. Әйбәт кеше дип әйтмәкче булган идем мин. Ул сиңа хыянәт итми. Кичә син йоклагач, без аның белән төн буе сөйләшеп утырдык. Кыйнама син аны. — Анда синен ни эшең бар?—диде Фәрит ачусыз гына. Аның хәтта ачуланырлык хәле дә юк иде. — Минем эшем бар анда! Чөнки мин аңладым Рәмзияне. Тагын берәр тапкыр суксаң... — Нәрсә була? Фәиз башын аска иде: — Бернәрсә дә булмый. Фәиз кинәт Рәмзия сөйләгәннәрне исенә төшерде, уч төбе белән иске бушлат эчендәге йөрәген угалады. Янында күршесенең язмышы да фаҗигале икәнне оныткан лабаса. Ул Фәриткә карады. Фәрит ярдәмсез, хәлсез һәм беркемгә нәфрәтсез кыяфәттә башын аска иеп утыра иде. Аңа бу озын гәүдәле, эре сөякле һәм ярдәмгә мохтаҗ адәм баласы шундый кызганыч булып тоелды, әле яңа гына җикеренүе өчен шундук үзен битәрләде. Күңел кинәт җебеп китте, бугазда төен җыелып нәрсәнедер буып алган кебек итте, ләкин күңелдәген тыеп торырлык түгел иде, ул елап җибәрде. Аның сулкылдый-сулкылдый елавын Фәрит башта көлү дип кабул итте, ә инде пычрак куллары белән битен буяп чын күңелдән елавын күргәч, таң калды, нишләргә белмәде. — Син нәрсә, Фәиз... брат... күрше... туган... нәрсә булды? Фәиз дәшмәде. Берничә механизатор, аптырап карап, үтеп киттеләр Тимерчеләр цехының тәрәзәсеннән ике баш чыгып карап торды. — Фәиз, Фәиз. мина үпкәләдеңме? диде Фәрит өзгәләнеп. — Юк,—диде Фәиз. мөлдерәп аккан күз яшьләрен тыймыйча.— Мин шулай еш елыйм Җиңел булып китә. Күрәсең, әйтелеп бетмәгән сүзләр, гамәлгә ашмаган ниятләр, аһ-зарлар шулай күз яшьләре булып чыгадыр — Тынычлан, Фәиз. Кыерсытучы юктыр бит? Фәиз инде елаудан туктады, елмаеп Фәриткә карады: — Син һаман бала-чага шикелле. Кыерсытучы юкмы. имеш. Фәрит күршесенең сәер, нечкә күңелле икәнен сизенсә дә. менә болай тик торганда елап җибәрүен күреп шаккатты — Мин бала-чага шикелле шул кайвакыт,— диде ул.— Ә менә син зур гомер кичергән кешегә охшап куясың. Ашыйсың килмиме9 Обед вакыты җитә бит — Ашап килсәк, әйбәт булыр иде. диде Фәиз. елаганнан соң җиңеллек тоеп. — Әйдә поселок кафесына. Үзем түлим. Мин берәр стакан акны эчми булдыралмыйм инде, махмыр бит Әйдә, киттек Әйдә, туган. Син үзеңне-үзең кимерә торган кеше. Алай йөрәккә якын кабул итмәскә кирәк Хәер, мин үзем дә шундый. Тик менә синен ник елавыңны аңламый калдым. — Сиңа анысын аңлау кирәк түгел. Син башыңны төзәт, махмырлан килеш кешенең күңелендә казынма. Ярар, ярар, гафу ит Соңыннан Фәиз шулай да читенсенеп куйды —егет башы белән чит кеше янында елап утыру бер дә матур түгел Матурлыгы кадалып китсен, миннән шикләнә башларлар, шунысы начар Аның елавы өянәк булып кайвакьп көтмәгәндә башлана, көтмәгәндә дип әйтеп тә булмый аны. нинди дә булса бер сәбәбе чыга кызганыч вакыйга, сентименталь әсәр, авыр хатирәләр тәэсирендә үзеннән-үзе күз яшьләре тәгәри иде. Айга бер-ике була иде андый халәт Бу юлы Фәритнең боек кыяфәтенә карагач, Рәмзиянең сөйләгәннәрен исенә төшергәч, үзенең дә яшәү дәрте кимеп киткән мәл дә булгач, күз яшьләре сорап тормады, бәреп чыкты. Күңел бушану сорады, нәрсәдәндер арынасы, чистарынасы килде Ашау качмас, диде Фәиз. күшеккән кулларына өреп Минем сиңа бер үтенечем бар, Фәрит — Тыңлыйм. Баш инженер кайчан кайта? — Тагын берәр атнадан. — Ул кайтканчы С. поселогына барып кайтыйк әле Ерак түгел бит — Ни калган анда? — Дөресен әйткәндә, минем андагы лесхозга барасым бар. шунда минем йомышым Лесхозны беләсеңме? — Белмәскә! «Кызыл йолдыз» урман хуҗалыгы бит ул. Минем лесхоз директорын күрәсем бар Аның улы Ренат белән бергә хезмәт иттек. Барып әйтәсе түмәрем бар Улын лисбатка утырттылар аның. Әтисен барып юа тырга кирәк. Аңлашылды. Әйдә алайса, иртәгә барып кайтыйк С кибетеннән аласы әйберләр дә бар минем Кибет шәп анда Сине эштән җибәрерләрме соң? _ . . _ л - Җибәрерләр, диде Фәиз битараф кына Анда Гәлгать аоыи янына да кереп чыгарбыз. — Анысы кем? Врач Элекке врач Минем әнигә операцияне шул ясаган Бик әйбәт кеше ул. Миңа акча биреп торган иде. Нишләп төсең агарды синең9 Чирләмисендер бит9 Чирлим, диде Фәиз һәм авыр сулап куйды - Лесхозга барырга куркам I ик барыбер барырга кирәк анда. 6 -к у.ме. — Әтисе беләдер бит улының дисбатта икәнен? Фәиз төссезләнгән күзләрен Фәриткә күтәрде: - Эш белүдә-белмәүдә түгел Минем тагын бер ЭШЕМ бар әле анда. Җәй көне барырга кирәк ул ЭШ буенча. Син андагы сазлыкларны беләсеңме? — О-о-о, танылган, дан казанган сазлыклар бит ул. Фәиз кипшергән иреннәрен ялап юешләтмәкче булды, Фәритнең куркып карап торуын күргәч, елмаерга тырышты. - Авыру кеше бит мин, Фәрит. Менә шул сазлыкта бер үлән үсә ди. Шул үләнне кайнатып көнаралаш эчәргә кирәк икән. Ярты елдан чирнең эзе дә калмый ди. — Синең нинди чир соң? — Исемен оныттым. — Ә ул үләннең исеме ничек? — Белмим. Миңа Забайкальеда бер бурят хатыны аңлатты: шул даруны эчсәң, тереләсең, диде. — Ә ул хатын кайдан белә безнең сазлыкта нәрсәләр үскәнен? — Ул хатын әллә ниләр белә,—диде Фәиз үзенең шактый оста алдашуыннан канәгать булып.— Төпченмә. Фәрит — Нинди чир соң ул синең? Кай төшең авырта? — Хәл бетә Йөрәк нык кага. Куркыга. — Кара син аны, ә, белмәгән идем. Күптәнме соң ул синең? Фәрит аның елаганына хәзер инде гаҗәпләнмәде, күршесенең сәерлеген чамалап йөрсә дә, аның чирле икәнен белмәгән иде бит ул. Тумыштан! Әйдә ашарга, диде Фәиз әңгәмәдәшен ышандыруыннан канәгатьләнеп. Алдашу мондый очракларда кәефне күтәрә һәм ләззәт бирә иде, шуңадырмы, аның хәле яхшырып китте. Өстәвенә, иртәгә ул лесхозга бара — ТЕГЕ УРЫНГА аннан бик якын калачак. Анда барып әле бер- нишли алмаса да. ике елдан артык ярсып типкән теләк барыбер тормышка ашарга тиеш Яз җиткәч, сазлыкны барып капшар алдыннан чирканчык алу булыр бу. Ренат турында сөйләшү сәбәп кенә бит ул. Аның дисбатта утыруы әтиәнисенә инде мәгълүм. ТЕГЕ УРЫН тарта аны. ТЕГЕ УРЫН. Ул инде үзенә мең тапкыр сорау биргәндер: «Анда барып нишли алам, нәрсәне үзгәртәм?!» Җавап юк Чөнки бернәрсәне үзгәртә алмыйсың. Ә бару ихтыяҗы һаман яшәп килә. Акланырга, офтанырга, үкенергә, ярлыкау сорарга бары тик шунда гына мөмкин дип котыртты аны какшаган психикасы. 7 __ п-якты кышкы көнне урталай ерып. УАЗ машинасы С.га таба барды. Ак юрганга төренгән кырлар, урманнар кайчандыр яшелләнеп утыргандыр, мең төрле авазлар сирпеп, яшәү сулышы белән сулагандыр һәм ул киләчәктә тагын терелер дип ышанырлык та түгел иде. Гәрчә бу аклык күз явын алырлык һәм кышкы табигатьнең хозурлыгын сүзләр белән генә әйтеп җиткереп булмаса да, әлеге бөек гүзәллек яшәешкә тынычлап хәл җыярга, шытып чыгып, чәчәк атып. үсеп, күкрәп-яшьнәп алыр өчен һәр тереклеккә, һәр үсемлеккә ял бирәдер дип ышанасы һәм әйтәсе килә. Юкка гына ак төс белән капланмыйдыр язын гөрләп чәчәк атасы табигать. Моның үз сере бардыр. Чисталыкка юкка гына төренмидер киләчәк яшәеш. С.га җитәрәк Фәрит: — Монда озак тормыйбыздыр бит? дип сорады. Мин Тәлгать абыйларга кереп чыгам. Ә син кибеттә озак буласынмы соң? Юк. Кирәк әйберне алам да... — Шулай булгач, озак тормабыз. Лесхозга юл ничек икән9 — Әйбәт булырга тиеш. Аны гел чистартып торалар Фәиз нык дулкынланды. Аның хәтта, машинадан төшеп калып, ап-ак кыр буйлап кире якка юл тотасы да килде. Кызганыч, бөтен халәтне Фәриткә сөйләргә ярамый Берничә тапкыр тыны кысылып, башы әйләнеп куйды. Юл буена бер генә тәмәке дә капмады — тәмәке тартса, күңеле болганачак иде Фәрит аңа карап-карап сорады: — Хәл авыр мәллә? — Бераз күңел болгана. — Кан басымың түбәндер синең. — Күтәрелә дә, төшә дә бугай ул шунда. — Бу яшьтә иртәрәк әле, туган. Япь-яшь килеш кан басымы белән интегү ай-һай. Дәваланырга кирәк. Кибет янына туктагач, Фәиз җәяүләп кенә Тәлгатьләр йортына китте Аларның капка төбендә берәү кар көри иде. Якынлашкач, акын хатын- кыз икәне ачыкланды. — Исәнмесез! Хатын тирләп-кызарып чыккан битен калкытты. Бу Тәлгатьнең хатыны Нәҗибә иде. — Исәнмесез. — Сез мине танымыйсыздыр инде. Мин — Фәиз — Юк, танымыйм,— диде Нәҗибә, хәтерендә казынып — Кем соң син9 — Тәлгать абый өйдәме? Нәҗибәнең бит алмалары кинәт агарып китте, ияге дерелдәп алды, газап белән чырае мыймылдады; — Өйдә түгел шул Тәлгать абыең. Юк инде Тәлгать абыең. — Ничек юк? — Үлде Тәлгать абыең. — Гафу итегез. Кайчан? Бу сорауны ник биргәненә шундук үкенеп тә куйды — Мартта. — Белмәдем. Гафу итегез. Ул китәргә дип борылгач, Нәҗибә: — Кем соң син? — диде. — Сез оныткансыздыр инде. Икс ел ярым элек мин сездән бурычка егерме биш сум алган идем. — Ә-ә-ә, әйе, әйе. хәтерлим. - диде Нәҗибә ыңгырашкан сыман итеп — Нишләп үлде соң ул? Яшь иде бит әле — Үлем ул яшен-картын араламый. Инфаркт булды аңа Ярар, гафу итегез. Мин киттем. Сез белмисезме, лесхозга юл яхшы микән? — Белмим. Ярый, сау булыгыз. — Лесхозда берәр кемең бармы әллә, диде Нәҗибә — Лесхоз директорын күрәсе бар. Исемен генә оныттым менә — Сәлим Сәлмәневич — Әйе. әйе, Сәлим Сәлмәневич. — Кемең сон ул синең? — Беркемем дә түгел. Аның улы белән бергә хезмәт иттек — Төрмәдә түгелме соң аның малае? — Төрмәдә түгел, дисбатта. Әтисен күреп сөйләшәсем килгән иле Фәиз тизрәк китәргә омтылды. — Ярый, сау булыгыз. Нәҗибә аңа бик шикләнеп карап горды да: — Бар тизрәк почтага, диде Лесхозга барып йөрмәсән дә була. Мин әле яңа гына ипи кибетеннән кайттым. Поселокка килде ул, почтага кереп киткәнен күрдем. — Шулаймыни!—диде Фәиз шатланып.— Алайса чаптым мин. Рәхмәт. Сау булыгыз. Ләкин йөгермәде, адымнарын гына кызурак атларга тырышты. Сәлимне бер тапкыр да күргәне юк. әмма никтер каушата. Монда, поселокта, булуы әйбәт. Лесхозда бөтенләй коелып иңәр иде. Монда урман түгел, иркенрәк. Сазлык та ераграк. Нәрсә турында сөйләшергә аның белән? Ренат турында инде. Ә минем бит күбрәк башка нәрсә турында сөйләшәсем килә иде. Сазлык турында! ТЕГЕ УРЫН турында! ТЕГЕ ВАКЫЙГА турында ярамый. Фәкать ТЕГЕ УРЫН тирәсендә әңгәмә корырга кирәк. Почтадан чыгып китмәгән булса ярар иде. Ул аның төс- кыяфәтен белмәсә дә, таныйсына ышанып барды. Чыннан да, ул аны бер күрүдә таныды. Почтадагы биш-алты кеше арасында уртачадан тәбәнәгрәк буйлы, нык гәүдәле кешенең гади поселок кешесе түгеллеген әллә кайдан чамалап була, затлы тун, башындагы алтын төсле төлке бүрек, теләсә кем кими торган унты — болар барысы да аны башкалардан аерып тора иде. Ул инде эшен тәмамлаган икән, куян тиресеннән тегелгән олы бияләйләрен кулларына кияргә әзерләп, ишеккә таба юнәлде. Шунда Фәиз аның каршысында пәйда булды, каушаудан ул аның юлына аркылы төште диярлек. Сәлим начар гына киемле егеткә кырыс караш ташлады да аны өйләнеп узарга теләде. — Сәлим абый, исәнмесез! Фәиз бу кеше белән күрешкәнче үк каушый башлаган иде, моның сәбәбенә һич төшенә алмады. Хәзер инде үзен күргәч, бөтенләй югалып калды. Сәлим, болай да бәләкәй күзләрен чекрәйтеп, егетне танырга тырышты. — Исәнме.— диде ул, исәнләшүгә җавап бирергә кирәк дип табып. Сәлимнең зур игътибар белән карап торуы Фәизне тәмам хәлсезләндерде. — Сез Ренатның әтисе бит,— диде ул, кипкән иреннәрен чак кына кыймылдатып. Сәлим никтер як-ягына карады. — Әйе. Әйдә, чыгыйк, диде ул сөйләшкәннәрен ишетерләр дип шикләнеп. Алар урамга чыктылар. — Без Ренат белән бергә хезмәт иттек. Белоруссиядә. Аннары Забайкальеда. Тик төрле полкларда. Сәлимнең йөзе кинәт караңгыланды, авыр сулап куйды. — Шуннан? Куандырырлык сүзең юктыр бит? Әллә аның дисбатта икәнлеген әйтергә килдеңме? Аны син әйтмәсәң дә, беләбез. — Юк. Сәлим абый, алай түгел. Мин шуны әйтмәкче булам. Мин Ренатны яхшы беләм. Ул тырышып хезмәт итте. Чын солдат ул. Сугышу була инде ул. Сез бик кайгырмагыз. Вакыт тиз үтә. Мин фәкать аның яхшы хезмәт иткәнен сезгә җиткерәсем килгән иде Ул бит горур, үзе өчен нык торучы егет, сәбәбе шул. Хәрби хезмәте буенча хилафлык китермәде ул. — Шул әйбәт булганы өчен төрмәгә тыгып куйдылар инде аны! — диде Сәлим, тешләрен шыгырдатып. Аның бу нәфрәте улы дисбатка эләгүдән генә түгел, гомумән, шундый күңелсезлек килеп чыгып, башка бәла төшүдән иде. — Төрмә түгел бит ул. дисбат,—дие Фәиз. — Син нәрсә, дисбатның ни икәнен белми дип уйлыйсыңмы әллә мине?! Сәлим аңа текәлеп карап торды, аның бу карашыннан Фәиз нык уңайсызланды. — Минем бит сине кайдадыр күргәнем бар, диде Сәлим күзләрен чекрәйтеп. — Сезнең дә йөзегез миңа таныш,—диде Фәиз куркып. Сәлим елмайды, ләкин бу елмаю ямьсез килеп чыкты Син нишләп йөрисең сон монда?—диде лесхоз директоры һәм сәгатенә карап алды. Мин сезнең янга лесхозга бара идем. Сезне монда, диделәр — Лесхозга? — Әйе. Фәизгә начар булып китте. Саф һавада басып торсалар да. аңа һава җитмәде. Кем әйтте минем монда икәнемне? — Нәҗибә апа. Мәрхүм Тәлгать абыйның хатыны Хәзер инде Сәлимнең елмаюы тагын да киңрәк һәм шул ук вакытта тагын да ямьсезрәк килеп чыкты. - Синең миңа соравың бар шикелле. Фәиз үзен кая куярга белмәде, бермәлне йөгерәсе, качасы килде, ләкин йөгерерлек хәле юк иде Юк. булмады, сазлык турында ничек сорашырга соң хәзер. Булмый. Болай да шикләнә ул миннән. Әйтерсең лә, нәрсәдер белә. Гүя. хәбәрдар Ник алай серле итеп карый, ямьсез итеп елмая Мин Ренат турында җылы сүз әйтү нияте белән генә сезнең янга барырга чыктым Рәхмәт, рәхмәт Ренат турында яхшы сүзләр сөйлисең, димәк, сез дуслар булгансыз? Дуслар булмасалар да, Фәиз: Әйе. дияргә мәҗбүр булды. Тыярга, сугышмаска өндәргә иде аны. Дус кешене сакларга кирәк бит ничек тә. Без... анда... Забайкальеда төрле полкларда идек шул. Сез. Сәлим абый, миңа бик сәер карыйсыз Миннән шикләнәсезме, әллә берәр нәрсә өмет итеп килгән дип уйлыйсызмы? Юк. төрле фәлсәфи уйлар килә башка. Мәсәлән, минем улым төрмәдә утыра, ә син иректә саф һава сулап йөрисең! Сәлимнең кыяфәте яман усалланды, һава салкын булуга карамастан, куе каш өсләре тирләп чыкты Фәиз өчен каты удар булды бу. Шул гомере буе болай да иректә йөрүенә үзен-үзе битәрләп җәфаланучы кешегә башка берәү шул ук фикерне әйткәч, әлбәттә, үзеңнең гаебеңне бермә-бер арттырып таный башлыйсың. Шулай да. абзыйның әйткән әлеге сүзләре кинәт аңарда протест та уятты Ник алай дисез9 Мин дә төрмәдә утырырга тиешмени9 Анысын белмим. Мин болай гына әйттем. Син армиядән кайткансың. ул юк. шуңа күрә генә әйтүем. Ул тагын сәгатенә карап алды Ярар, минем әле сельпога кереп чыгасы бар. машинам да шунда киләчәк Рәхмәт Ренат турында җылы сүзләр алып килүең өчен. Ә шулай да сине монда алып килүче сәбәп ул гына түгел Туктале, Сәлим абый, ник алай дисең? Кыяфәтеңнән күренеп тора Фәиз калтырана башлады: Нәрсә күренә минем кыяфәтемнән? Дустыңны бәладә ташлап кача торган кеше икәнлегең күренә кыяфәтеңнән. Мин Ренатны берничек тә коткара алмас идем! Мин гомумән әйтәм! Сәлим китеп барды Аның олы итекләре астында шыгырдаган кар тавышы Фәйзиең баш миенең үзәгендә яңгырап торды Бетерде, үтерде! Берәр нәрсә беләме бу кеше, әллә чынлап та кыяфәтемнән бөтен эчке халәтем күренәме9 Аннары Кайда күргәнем бар минем аны?..» Ул аның артыннан йөгерде — Сәлим абый, 1укта әле! Теге туктады: — Нәрсә? Фәиз ни әйтергә белмәгәч: — Мин монда Тәлгать абыйны да күрермен дип килгән идем,- диде ул, акланып карамакчы булып. — Үлеп китте шул,— диде Сәлим ясалма үкенү белән.— Нишләп кыяфәтең аламаланды? Чирлисеңме әллә? — Сәлим абый, син миннән шикләнәсең! —диде Фәиз һәм төссезләнгән күзләре белән табак биттән нәрсә дә булса «укымакчы» булды. — Син үзеңнән-үзең шикләнеп йөрисең,— диде Сәлим коры гына.— Син кайгырма. Киләчәк күрсәтер тәкъдиреңә ни язылгандыр.. — Нишләп әллә ничек аңлашылмый торган итеп сөйләшәсең минем белән? — Син нәрсә эзлисең тагын бу тирәдә? — Эзләмим. Сезнең янга баруым иде. Шуны да әйтәсем килә. Сезнең урман артындагы сазлыкларда дару үләннәре бар. Мина дару үләннәре кирәк. — Кыш көне үлән үсми бит. диде Сәлим һәм сынап карап торды. - Алдан сөйләшеп, сезнең белән киңәшләшеп, миңа кирәк үләннәр үсәме икәнне бел мәкче идем. — Алай гынамы икән? Шулай да. нишләп тагын бу тирәдә йөрисен син? — Нишләп ТАГЫН?! Ничек курыкмыйсын безнең урманнар тирәсендә йөрергә, ә? -Ул тагын күзләрен чекрәйтеп карап горды.— Әле. җитмәсә, минем янга урманга ук бармакчы булгансың, хи-хи-хи. Син җәй көне кил. сазлыклар ачылгач Мин сиңа экскурсия оештырырмын шул тарафларда. Фәиз телсез калды. Башы кинәт әйләнеп китте. Сәлим тагын нәрсәдер әйтте, әмма Фәиз инде аның сүзләрен ишетмәде. Нәрсәгә дә булса таянырга, тотынырга кирәк иде. Ул почта стенасына барып сөялде, үзенең халәтен аңларга тырышты, һәм аңлады: бу — курку иде. Курку әсир итте, бөтен тәне куырылып килде, башы гүләде. Ул үзенеке түгел, курку колы иде бу минутта. Аның эчтәге иң кадерле бер хисен газаплы кайгысын ят кеше күрде. Бәлки элегрәк белгәндер. Барыбер түгелмени?! Аның халәтенә, чирләвенең сәбәбенә чит кеше төшенгән түгелме?! Сер түгел икән яшереп йөргән уйлары, башкаларга да мәгълүм икән ләбаса! Алайса нишләп һаман төрмәгә утыртмыйлар? Әллә үземне-үзем бимазалап йөрүемне күреп, җәза бирми торалармы? Каты җилтерәтүдән генә һушына килде ул. Фәрит, шаккатып аңа карап тора иде. — Нишләдең? Ни булды? — Булмады. - Төсең качкан. Кайчаннан бирле эндәшәм үзенә. Чирлисенме? Фәиз иелеп бер уч кар алды һәм авызына капты. — Юк. Фәрит, чирләмим. Лесхоз директорын очраттым мин. — Кайда? — Почтадан чыгып килә иде. — Шуннан? Әйдә машинага кереп утыр, аннары сөйләрсең. Алар юл читендә калдырган машиналарына кереп утырдылар. Фәиз авыр сулап үтенде: — Тәрәзәне ачам мин. яме. — Ач, ач. Нәрсә булды? - Миннән шикләнә. Мыскыл иткән сыман да шунда Кайдадыр күргәнем бар ди мине. — Бернәрсә аңламыйм. Әллә улы дисбатта утыруда синең гаебең бармы? Бар,— диде Фәиз. сорауның мәгънәсен аңламыйча Синең аркада утырмагандыр бит? Фәиз мондый халәттә ничектер җиңел алдаша, сораштырып төпченүләрдән саклана ала иде. Бу юлы да фантазиясе искиткеч яхшы эшләде: Армиядә учение вакытында сазлыкта бер иптәшебез батып үлде. Без өчәү идек. Ренат, мин һәм теге батып үлгән егет Шуны коткара алмауда гаепләделәр безне. Дөресрәге, коткармауда. Нишләп соң Ренатны гына утырттылар дисбатка? Чөнки Ренат аның белән янәшә атлап барган иде. мин арттарак бардым Алай булгач, синең гаебең юк ла монда. Фәрит машинасын кабызды. — Кая барабыз7 - диде Фәиз сискәнеп Лесхозга бармыйбыздыр бит? Фәиз кычкырып җибәрде Юк! Фәрит сискәнеп китте. Нишлисең син. Фәиз! Тынычлан инде! Син дә шикләнәсеңме миннән? диде Фәиз аптырашта калган Фәритнең туң җиңен умырып тотып Фәрит, дусларча елмаеп, аның иңенә төртеп куйды: Син нәрсә инде, күрше. Борчылма син Аның малае төрмәдә утыра дип. син дә үз теләгең белән төрмәгә барып утырмассың бит инде Син шул вакыйга аркасында кайгырып йөрисеңме әллә гел? Әйе. диде Фәиз, Фәритнең күзләренә карап Ул аның җиңен һаман җибәрмәгән иде әле. Әйтем бик сәерләнеп, кешеләр белән аралашмыйча йөрисең. Сәбәбе аңлашылды хәзер. Синдә гаеп юктыр бит? Гаебең булса, сине дә утырг кан булырлар иде. Кайтабызмы? К. гәме? Фәрит көлеп җибәрде: Шунда булмый, кая кайтасың инде тагын! Лесхоз директорыннан нык курыккансың син Ул машинаны кабызды Ничего, аның улы да исән-сау әйләнеп кайтыр. Тынычлан Төсең бөтенләй качкан Нәрсә диде соң ул сиңа? Кайдадыр күргәнем бар. диде Фәрит сөйләшүдә мәгънә юклыкны аңлады. Машина ап-ак басу буйлап сузылган бормалы юлдан К гә таба кит те. Фаизнең киеренкелеге бераз басылды шикелле Курку кимеде, әмма Сәлим әйгкән сүзләр колак!а яңгырап торды. Ул әйткәннәрнең иң куркынычлары гына яңгырады колакта Хәзер инде уйланырга, газапланырга мөмкинлек, җирлек киңәйде Яңа сәбәп бар хәзер казынырга Машина сикерткән саен якякка әвеш-тәвеш килеп, ул үзалдына мыI ыР 1.1 II у 1ырлы: Кайдадыр күр! эне бар. Ничек ди соравың бар шикелле миңа диме? Улым төрмәдә, син иректә, диде ул миңа Төкер син ул әйткәннәргә, диде Фәрит, аның мыгырдаганына колак салып. Фәиз аңа игътибар итмәде: Сине монда алып килүче сәбәп бу гына түгел, диде Нәрсә белә соң ул ямьсез кеше? Имеш, мин үземнән-үзем шикләнеп йөрим. Нишләп ТАГЫН бу 1ирәдә йөрисең ди бит әле ул, кабахәт! Тагын' Димәк, минем инде бер тапкыр ул урманнарда адашып йөргәнемне белә Ә бәлки С. больницасында ятуымны гына беләдер7 Шунда күргәне бардыр аның мине Юк. юк. ул күбрәк белә Ничек курыкмыйсын бу тирәдә йөрергә, диде биг ул миңа Машина туктады. Фәрит күршесенең иңеиә төртте: — Син, туган, саташа башладың бугай. Ул чын-чынлап курыккан иде. Фәиз аңа берни аңышмыйча карап торды: — Ни дисең син? — Саташасың мәллә дим! — Юу-у-ук,—диде Фәиз гаҗәпләнеп. Ул үзенең машинада баруына, рульдә Фәрит утыруга гаҗәпләнде, күрәсең. — Син әллә ниләр сөйләнеп барасың, курка башладым. Хәлең ярыйсымы соң синең? Мин дә куркам бит,— диде Фәиз, кинәт тынычланып. Бу битарафлык тынычлану түгел, бәлки киеренкелекне тотып торырга вөҗүднең хәле бетеп китү галәмәте иде. Фәрит скоростька салып машинаны кузгатты һәм боерулы тавыш белән: - Курыкма син!—диде.— Әллә кайда, әллә кем батып үлгән өчен кайгырып йөрмә. Булган, беткән. Фәиз рульгә ябышып утыручы күршесенә озак карап торды. — Юк, алай түгел шул ул. Алай тиз генә бетми икән бит ул! — Коммунистлар «юк» дисәләр дә, Алла барыбер бар ул. Шуңа күрә, кем гаепле, кем гаепсез—күктә беләчәкләр. Фәиз күзләрен акайтып күршесенә якынайды: — Менә шуңа күрә куркамдыр мин бәлки. — Гаепле түгел икәнсең, аны Алла да беләчәк, димәк, куркасы юк. Әгәр инде гаебең бар икән—кайгырудан шулай ук мәгънә юк. Рас төзәтеп булмый. — Ничектер төзәтеп буладыр шикелле тоела бит! Ничек инде... Алай гадел булмый бит ул. Ялгышлар, хаталар китүе ихтимал бит. Төзәтергә, үзгәртергә мөмкинлек калырга тиештер бит кешегә. Фәрит бу әңгәмәдән тәмам туйды. — Әйдә, сөйләшмичә утырыйк әле бераз,— диде ул аптырагач. Фәиз исә аның белән сөйләшми, аңа әңгәмәдәш бөтенләй кирәк түгел иде. Ул тагын үзалдына мыгырдана башлады: — Ничек инде кайгырудан мәгънә юк?! Ничек инде кайгырмыйсың?! Ул бит миңа коточкыч сүзләр әйтте: «Җәй җиткәч, сазлыклар ачылгач кил...» Фәрит түзмәде, тагын сүз катты: — Син ул Байкал артындагы сазлыклар турында уйлама инде, зинһар! Фәиз кырт кисте: — Забайкальеда сазлыклар юк! Фәрит башын чайкады һәм үзалдына сүгенеп куйды. Фәиз мыгырдавын дәвам итте: — Сазлык турында уйламыйча нәрсә турында уйлыйсың! Лесхоз директоры сазлыкка чакырды бит. Мин сиңа экскурсия оештырам дип көлде ул, аңлыйсыңмы! —Ул машина ишегенә сөялеп утырды, күзләрен йомды.— Бәлки аның минем турында белүе яхшырактыр. Бәлки тиздән ачыкланыр барысы да. Бәлки чик куелыр. Болай дәвам итәлмый бит инде гомер буе.— Ул күзләрен ачты — Ничек кенә булмасын. Фәрит, син мине ничек кенә тынычландырма, ә шулай да кулымны җитәрлек итеп сузмадым мин. Фәрит дәшмәде. 8 г — улай торакка кайткач, Фәиз рәхмәт йөзеннән күршесен аракы И белән сыйламакчы иде: — Әйдә, бер ярты ак аракы бар, салабыз. Фәрит баш тартты—әллә аракыдан вакытлыча җаны бизгән, әллә Фәиздән туйган. Фәиз өчен исә бу тагын күңелдәге утка коры утын өстәгән сыман булды «Нишләп әле ул миннән кача, минем белән утырып бер ярты салырга да теләми?!» Шул ук вакытта аның тизрәк ялгызы каласы да килде, чөнки Сәлим белән булган әңгәмәне башыннан ахырына кадәр «сүтеп җыясы» бар иде Фәрит качмас, аны аңларга тырышырмын, әле вакыт бар. Ә менә лесхоз директоры Сәлим... Нәрсәдер мәгълүм аңа! Хәзер ничек аның янына бармак кирәк0 ' Аның янына гына түгел, гомумән, ул урманга барырлык хәл юк. Сазлыкка бару (урында уйларга да кирәк түгел! Хәл җитмәячәк УЛ УРЫНГА барырга Ул, шешәне ачып, ярты стакан аракы салды. Эчеп, артыннан ипи ашагач, бүлмә җылынып киткәндәй булды. Аракы эчкәч, уйлануы җиңеләйде. Сәлим шикләнсә ни булган! Нишләп әле мин кешедән куркам0 ! Кешенең миңа мөнәсәбәте ник уйландыра мине! Кеше минем турыда фәләнне уйлар дип, нишләп кайчаннан бирле куркып йөрим соң мин9 ' Бу сорауны үзенә еш бирсә дә, кешеләрдән, аларнын фикерләреннән курку аны һаман ташламады Кешеләрнең мөгамәләсенә бәйле булу аны нык чирләтте. Иң авыр халәте берәр кешенең үзенә карата шикләнеп караудан барлыкка килә иде Бигрәк тә җан сызлаган вакытта, күзләр төссезләнеп, баш томаланып, кыяфәте тиле кешенекенә охшаган чакларда тирә-яктагылар сәерсенеп, аның тышкы кыяфәтеннән нәрсә дә булса «укырга» тырышып караганда читен! Андый минутларда әллә нинди каты үлем җәзаларына да ризалашыр сыман тоела иде аңа Моны аңларга тырышгы ул, әмма һич кенә дә төшенә алмады Югыйсә ТЕГЕ ВАКЫЙГА өчен хөкем ителеп төрмәгә утырудан да курыкмый бит ул. Курыкмый. курыкмый, бу хакта озак һәм күп уйланды инде. Дустын БАТЫРЫП үтергәне өчен ул җәзаны һичшиксез алырга тиеш Шулай булгач, нигә куркырга кешеләрдән?! Бигрәк тә, тубал башлы лесхоз директорларыннан. Аның ни хакы бар шикләнеп, төрт герен, мыскыл итеп сөйләшергә?! Аның улы кеше кыйнап Аның улы кансыз, рәхимсез җан Шундый баланың атасы булгач, аның ни хакы бар мине хөкем итәргә?! Йа ходам, хөкем итми ләбаса ул мине. Шулай да. аның минем белән төрттереп сөйләшүе хөкем итүгә тиң түгелме соң? Минем турыда нәрсә дә булса белә икән, аның ни хакы бар мине интектереп турыдан- туры сөйләшмәскә?! Юк. юк. Сәлимне тагын бер очратырга кирәк! Бераз хәл кергәч, яз җиткәч Ул тагын салып эчте. Тартылып-кысылып калган гасаб җепселләре киңәеп, спазмалардан арынган кан тамырларына яшәү биреп, кан йөгерде Барасы калмаган бүген С.га! Ничектер, уңышсыз булды анда бару, курку гына артты. Алай дисәң, барыбер барырга кирәк иде Кайчан булса да. Берәрсе белән уртаклашырга иде кайгым белән. Мәсәлән, кем белән уртаклашырга мөмкин икән9 Юк. беркем белән дә булмый бу турыда сөйләшеп Ышанычлы, таянычлы кешеләр бегкән микәнни дөньяда9 Юк. алар бар, ләкин Зәбирне сазлыктан чыгарып терелтү мөмкин түгел барыбер! Фәиз әле иң мөһимен аңламый иде Кешегә үзеңнең хәлеңне сөйләр өчен бит иң элек үзеңне аңларта кирәк Ул әле аңламый иде үзенең халәтен дә, шул халәтнең төп сәбәбен дә Газабы турында дәшмәве, кешеләргә үзенең күңелендәге хәлләрне ачмавы кеше хөкеменнән куркудан иде шикелле Әмма ләкин бу чын КУРКУ түгел, гомумән, хөкемнән, җәзадан курку түгел иде. Күнелсн- дәген ачып салса, ул бит кешеләр хакимлеге астында калачак Аны бит кешеләр хөкем итәчәк, Алла түгел. Аңа исә Алла хөкеме кирәк! Кешеләр хөкеме түгел! Үтеп киткән, дөресрәге, яшәлтән егерме елдан артык гомер аның өчен «үткән заман» түгел. Бигрәк тә ТЕГЕ ВАКЫЙГА Ул «үткән заман» аныкы, бары тик үзенеке генә. Ул аның үткәннәре түгел, бәлки бүгенгесе! Чөнки үзенә алган әхлакый җаваплылык аның эчке асылын һәм чынбарлыкта үзен тотышын шәхес дип аталган бер төшенчәгә бәйләп төйнәп куйган инде С. дагы бүгенге очрашу зур киртә сыман калыкты Аның МӘҢГЕЛЕК СОРАВЫНА җавап эзләгәндә юлда бер комачау булып чыкты Төпченергә, сорашырга иде. Каян белә ул һәм нәрсә белә? Шешә яртылаш бушады. Ул, тәмәке кабызып, коридорга чыкты. Анда Фәрит тәмәке тартып тора иде — Ничек хәлләр?—диде Фәрит, елмаеп. Фәиз игътибар белән күрешесенә карады, Фәритнең һәрвакыт мөлаем йөзендә ул үзенә карата бернинди шик-шөбһә. ачу яисә үпкә-мазар күрмәде. — Ярыйсы. Салдым бераз. Әйдә, иптәш өчен булса да, бераз сал инде минем белән. Фәрит тәмәкесен ишек төбендәге чүп чиләгенә төкереп ташлады да, уң кулын йөрәк турысына куеп, гафу үтенгәндәй — Рәхмәт, туган. Аракыдан беркавым ял итәргә кирәк. Бу арада болай да күп эчелде, диде — Син тәмәкегә баймы? — Тәмәкең беттеме әллә? — Әйе, төнгә кирәк булачак Булса, бер-икене бир әле. Фәрит: — Хәзер,— дип кереп китте Ул озак тормады, бер кап «Астра» тотып чыгып җитте һәм күршесенә сузды. Фәиз, аптырап, алмыйча торды: — Бөтенләе белән минамы9 — Сиңа, сиңа, тартынма, ал Рәмзия Каенсар кибетендә эшләгәндә күп итеп алып куйган булган. Миңа ЛТПга посылка белән җибәрер өчен. Унлап пачкасы һаман исән әле. — Рәхмәт. Фәиз, кинәт тәмәкеле булып куюына карамастан, күңелсезләнеп китте. Каенсар, кибет, Рәмзия, ЛТП — Син тагын коелып иңдең әле,—диде Фәрит, аның чырае караңгылануга чын күңелдән борчылып — Ничәнче елларда эшләде әле Рәмзия Каенсарда? — диде Фәиз, үзендә киеренкелек тоеп. Аның соравы таләпчән һәм кичектерергә һич ярамаган сыман яңгырады. Җавап хәзер, кичекмәстән, шушы мизгелдә үк кирәк иде аңа. Гүя, бу җавап мөһимрәк, бөегрәк сорауга җавап бирүгә турыдан-туры бәйле иде. — Ике елга якын. Җитмеш сигездән сиксәненчегә кадәр. Мин ЛТПдан кайткач та эшләде әле ул анда Ник алай сорап куйдың? Фәрит тә аның бу соравыннан пошаманга калды — Мин ни., болай гына. Син, Фәрит, гафу ит алай сораганым өчен. Без детдомнан Каенсарга бәрәңгегә барган вакытта эшләмәде микән дип соравым иде минем Фәрит гаҗәпләнеп карап торды: — Ник, ә ул вакытта эшләгән булса, мәсәлән? Фәиз ни әйтергә белмәде — чыннан да, аерма юк лабаса, ул вакытта эшләгәнме, юкмы Шулай да үзен-үзе саклар өчен оста алдашуга соңгы вакытта маһирланды ул. Әллә нинди уңайсыз чакларда да әңгәмәдәшен алдап, адаштырып калдыру сәләтенә ия була башлады. Гомумән, хәле, сәламәтлеге отыры начарлана барган саен алдап, ялган сәбәпләр табып, теләсә кемне ышандыра, үзенең авыр халәтен акларлык дәлилләр таба һәм үзенең серен ачмас өчен дөньяның иң зирәк инсанын да саташтырырлык сәләтне үзендә тоя башлады. Хәзер дә җиңел генә ялганларга тотынды: Минем кылт итеп исемә төште: җитмеш бишенче елны Каенсарга бәрәңге алырга баргач, шул авылның кибетендә мине алдадылар. Сатучы хатын бозык консервылар бирде Ә мин бөтен төркемебез өчен алган идем унсигезе лә срогы чыккан, бозылып сасыган балык консервылары иде. Шул искә төште Фәрит шатланып елмайды: Ю-ук. Рәмзия әле ул вакытта укый гына иде. Ул нык сөенде. Рәмзия турында тагын әллә ниләр ишетермен дип курыккан иде көнче ир Каенсардагы берәр мәхәббәт маҗарасын әйтеп бирерләр дип котсыз калган иде ул. Башка сатучы булган ул. Рәмзия әле укый иде ул вакытта,—дип өстәде Фәрит Фәиз исә инде үзенең уйларына чумган иде Фәрит моны сизеп алды һәм кулын сузды Тыныч йокы Ятып йоклыйк. Иртәгә бәйрәм түгел, эшкә Синең дә кыяфәтең арыган Ял ит Фәиз җавап бирмәде һәм саубуллашырга да онытып, үзенең бүлмәсенә кереп китте. Тагын ярты стакан аракы эчте, хәтта артыннан ипи дә капмады. Аракы исертмәде, киресенчә, көндез кичергән киеренкелектән, башындагы уйлар күченнән арындырды, айнытты Бүлмә буйлап ары-бире атлады ул. Рәмзия булган, димәк, теге кибетче хатын' Әйтерсең лә. зур ачыш ясады кинәт илһамланып, дәртләнеп китте. Ул бит хәтерли, аермачык хәтерли Зәбирнең сөйләгәннәрен. Каенсарга барып, алтын балдакны кибетчегә сатып, ашарга алып килгәндә Зәбирне бер милиционер куып тотты юлла. Агачлар арасыннан үзе күреп торды Нык курыкты ул анда Эләктек дип Сатучы хатынның көнче сөяркәсе булып чыкты ул. Рәмзия дә сөйләде би! ул милиционер турында. Бөтенесе туры килә. Кызык. Сәер, бигрәк тар бу дөнья. Әллә Рәмзияне уятып сорашырга микән? Юк. ярамый. Форш дөрес аңламас, көнләшер, аның белән сөйләшүдән ни мәгънә? Иртәгә Рәмзия белән сөйләшергә кирәк. Зәбир шул хатынга саткан бит алтын йөзекне. Димәк. Рәмзия, күрше бүлмәдә генә ятучы Рәмзия дә фаҗигадә. Гаепле кеше буларак гүгел. болай. гомумән, аның да катнашы бар ТЕГЕ ВАКЫТТА һәм ТЕГЕ ВАКЫЙГАДА Аның сөярк.юе милиционер Камил бугай. Рәмзиянең ирен ЛТПга утыртып. Рәмзияне куркытып Ә минем ни эшем бар ул Камил кылган эшләрдә? Ник борчылам әле мин Рәмзияләр. Фәритләр. Камилләр өчен9 Ул туктап караватына утырып карады, ләкин тыныч кына утырып булмый икән тагын торып йөри башлады. Туктале! Шул Камил гаепле түгелме соң ТЕГЕ ВАКЫЙГАДА9 Ул ихлас күңеллән хезмәт итүче милиционер булса. Зәбирдән шикләнер һәм аны кулга алыр иде. Әгәр шул вакытта Зәбирне мотоциклына утыртып отделга алып китсә, уголовный розыскка җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенә тапшырса. ТЕГЕ ВАКЫЙГА булмас иде ләбаса! Зәбир исән калыр иде. Тиешле срокны утырып чыгарлар иде дә калган гомердә җан тыныч булыр иде. Рәмзия эшләде микән соң ул кибеттә? Шулдыр, чөнки җитмеш сигезенче елны булды бит ул хәл. Шул инде, шул! Зәбирнең теге милиционердан котылгач килеп сөйләгәннәре белән Рәмзия сөйләгән туры килә бит Фәиз кулларын угалап алды. Ник сөенгәнен үзе дә белмәде. ТЕГЕ ВАКЫЙГАГА бәйле кешеләр килеп чыгуы куандырды, ахрысы, аны ШУЛ ВАКЫЙГАГА аз гына булса да кагылышлы кешеләрнең табылуы аның ШУЛ ВАКЫТ белән яшәвенә ярдәм итә иде. ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ хәтердә яңартыр өчен шәп ул. ә онытмау ихтыяҗы көчле, һай көчле! Сәлим очрап котны алуы тына әлегә зур табышмак булып кала бирде Башка кешенең ТЕГЕ ВАКЫЙГА хакында хәбәрдар булуы шул- кадәре KOI очкыч тоелды, хәтта моны күз алдына китерүе дә кыен иде Аның күз алдына тагын ТЕГЕ УРЫН килде. Сазлык. Мүк, торф, су исе. Тынчу. Әнә теге куак. Менә түмгәк. Түмгәктән тегендәрәк . Әнә ул- Зәбирнең башы гына калкып тора, инде куллары да күренми. Куе бөдрә чәчләре юешләнгән, күзләре акайган, авызын ачып кычкырмакчы була, инде авызына су да тулды бугай. Зәбиргә дә охшамаган бит инде ул. Юк. Зәбир ул! Әнә инде юкка да чыккан ШУЛ УРЫНДА су гына бераз бөтерелгән сыман, күбекләр генә йөзеп йөри. Нишләп ныграк сузмадым кулымны, буем җитә иде ләбаса? Инде ничәнче кат үзенә шушы вәхши сорауны бирде ул. Ләкин җавап юк. Әллә соң булдыра алганчы сузмадыммы кулны? Бар көчемнән килгәнчә коткарырга тырыштыммы әллә? Бу сорауга да җавап юк. Нишләп үзеннән шикләнә соң ул? Димәк, ышанмый үзенә. Ышанмый икән, димәк, тикмәгә түгел! Инде меңенче каттыр ШУЛ ВАКЫЙГАНЫҢ һәр мизгелен хәтерендә барлап, күз алдына китереп анализларга маташты. Сузды ул дустына кулын, сузды, ләкин тагын да ныграк сузу мөмкин иде түгелме? Ярар, бу сорауга җавап юк ди. Алайса минем исән калырга хакым бар идеме соң? Ул үзенә сорауны шулайрак куеп карады Мин, үлемнән куркып, бар көчемне куймадыммы аны коткарырга? Үлемнән курыкканга үземне гаепли алмыйм бит инде. Туктале, алай микән? Рас инде. Зәбир белән бер сукмакка басканбыз икән, беребез исән калып, икенчебез батып үлү гаделме соң? Юк, сорауның боларына да шартлатып җавап бирү мөмкин түгел шул. Мин бит йөгердем. Аның башы әле калкып тора иде, мин йөгердем. Әллә инде башы күренми башлагачмы? Юк, юк, аның башы сазлык өстендә үкерә иде әле. Ләкин аны йолкып чыгарырлык түгел иде бугай инде. Бугай. Аның куллары су өстеннән калкып торганда йолкырга тырышырга иде аны. Эчкән аракыдан бары тик калтырану, авыз тәмсезлеге һәм нервылар киеренкелеге генә калды. Коточкыч хатирәләр нәтиҗәсе бу. Ул торып утырды, калган аракыны эчеп бетерде. Тагын тәнгә бераз җылы йөгергәндәй булып китте. Хәзер менә бу сорауларга ничек җавап бирергә соң? Бу — сорауларга җавап эзләү түгел, үзенә ШУЛ ВАКЫЙГА өчен җәза эзләү иде. Гөнаһын юу ихтыяҗы иде бу. Сорауларга җавап эзләр өчен ул Т.га да барачак. Теге кибеткә дә керәчәк, хәле җитсә, сазлыкка да, тагын әллә кайларга да барачак һәм әллә кемнәр белән сөйләшәчәк Әгәр аның урынында мин батып үлгән булсам? Зәбир үзен гаепле санап бимазаланыр идеме? Көлке! Зәбир мине әллә нинди упкыннардан йолкып, сөйрәп чыгарыр иде. Ул бит мин түгел. Әгәр аны коткарган булсам? Бөтен нәрсә башкача барыр иде, мөгаен, тормыш та, халәт тә, дөньялар да матуррак төскә буялыр иде. Икебез дә үлгән булсак? Яхшырак булыр иде түгелме? Нишләп Зәбирне сайлаган соң үлем? Бәлки мине дә сайлагандыр, тик мин куркам бит үлемнән. Ә Зәбир курыкмадымыни?! Мин үземне аклар өчен төрле-төрле сораулар уйлап чыгарам микән әллә? Мин бит гаепле, мин! ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ күз алдына китереп, дустының яшәү өчен көрәшеп тыпырчынган мизгелләрен уйлаганда аның хәле авыраеп китә, җан газабы бөтен вөҗүден бер тораташ сын итеп буып ала. Дустының үлем белән көрәшкән мизгелләрен үзе кичермәкче булып, хыялларында әллә нинди газаплар уйлап чыгарса да, уйлануларының бер коточкыч мәле була. Газабының үре — бу фаҗигадә үзеңнең гаебеңне тою! Үзенең гаепле, гөнаһлы икәнен тану аңа тынгылык бирмәде һәм бирергә җыенмады да. Иртәгә тагын эшкә. Салкын, шыксыз, ямьсез МТСка. Җансыз тракторлар, машиналар, комбайннар, тимер-томыр, кап-кара киемле механизаторлар, мәңге исерек слесарьлар — бу күренешләрнең барысында нин дидер ямьсезлек бар иде. Яшәүчәнлек юк иде бу оешмада Фәизгә монда үзенең газаплы уйлары белән яшәргә шартлар шактый уңай, чөнки ремонттагы агрегат тирәсендә көннәр буе үз көенә маташып була. Ләкин монда сорауларга җавап юк, сөйләшер, аралашыр кеше дә күренми. Аның үзен сәер, кешеләр белән аралашмаучан дигән булалар. Монда ул аралашыр кеше бармы сон? Бәлки бардыр, тик аның кайгысын аңларлык кешеләр бармы соң монда? Гомумән, андый кеше бар микән бу дөньяда?! 9 _ _ акшаган психиканы аракы хәйран тотрыклы итеп торды Күңел тигезлегенә ирештерә иде ул. Эчкәч кыюлык арта, үзеңнең күп кимчелекләрең гаип була һәм. ниһаять, үзеңә ышаныч тоясын Фәизнең кирәгеннән артык калыккан кимчелекләр комплексын аракы уңышлы гына җиңә башлады. Салган баштан клубка танцыларга да чыккалады ул. Хәтта кызлар белән аралашты Айныгач авыр иде хәлләр гүя, газаплы уйлар аның айныганын гына көтеп торалар. Ул тәндәге спазмаларны, тын бетүләрне, шул вакытта башка килгән коточкыч уйларны һәм аңлатып булмаслык куркуны сөйләсәң. кеше ышанмаслык биг! Гаеп хисе, гаеп хисе! Үткәннәр өчен, кичәге өчен, һәр кылган эше өчен үзендә гаеп сизде. Шул сәбәпле, аның тәгасн аек көннәре бик сирәк була башлады. Аз-азлап аракы эчеп, ул һәрвакыт тонусын күтәреп, күпмедер дәрәҗәдә рухи тигезлеккә ирешеп йөрде Газаплы уйлар аны ташламасалар да. халәте тотрыклы һәм җиңелрәк булды. Ә аңа бит газапның юкка чыгуы кирәк түгел, киресенчә, ул ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ һәм. гомумән, шуның белән бәйле кайгылы уйларны уйларга үзендә һәрчак ихтыяҗ тоя иде Шул үзенең кайгысын «иркәләргә», җан сыкравын тәрбияләп «асрарга» физик көч кирәк шуңа күрә аракы ярдәменә мөрәҗәгать итте ул. Шулай кыш үтеп китте Поселокта аның аралашкан кешеләре МТСта- I ы берничә эшче һәм тулай торак га Фәрит белән Рәмзия генә иде Фәрит һәм Рәмзия белән ныграк һәм күбрәк аралашырга туры килде, чөнки аларның мөнәсәбәтләре гел эт кояшы сыманрак булып торды. Фәрит хатынын еш кыйнады, көнләшүдән һич туктамады. Тулай торакта алармы бердәнбер аралаучы Фәиз иде. башка күршеләр тыгылмадылар Фәрит Фаизне дә бер тапкыр сугып аударды, ләкин аңа карап аралары бозылмады, бер-бсрсен аңлаштылар, гафу иттеләр. Фәиз шуны аңлый алмады: ник аерылышмый алар? Балалары юк. бүләсе малларын ике чемоданга тутырып була Юк' Имеш, яраталар бер-берсен Рәмзиясе дә. күз топләре кара янып, чәчләре йолкынган сурәттә дә «Яратам'» ди. Тегесе дә айныгач, елап, гафу үтенеп хатынына «Яратам, синнән башка яши алмыйм!» ди Фәизнең инде үзенә ант та биргәне бар. үзенә генә түгел, бер тапкыр Рәмзиягә дә. Фәриткә дә әйтте «Моннан соң берберегезне суешсагыз да. араларга кермим'» диде Гаҗәеп хәл барыбер бергә торалар Инде бср-берсенә әйтмәгән әшәке сүзләр калмады, бер- берсенен башына сукмаган әйбер калмады Барыбер бергә йоклыйлар' Шулай да. Фәрит аның бүлмәсенә сирәк керергә тырышты Рәмзиясе дә, берт ә булсагыз, гел эчәсез, ди. Сәбәп ул гына түгел. Фәиз белә, аңлый Фәрит аңардан шикләнә. Фәиз үзенең холкын андый аның белән сөйләшеп утыруы авыр, кайвакыт бөтенләй сөйләшеп булмый Фәизнең бит аттың сөйләшүе әллә нинди сәер, артык акыллы, шул ук вакытта тузга язылмаган фикерләр белән чуалана Шуңа күрә Фәиз һич кенә дә Фәритнең читтәрәк йөрүенә үпкәләми Фәрит аны барыбер дус итә Кирәк вакыгта гел ярдәм күрсәтергә тора, эштә дә аны кирәк чакта яклый Ярый Фәрит белән Рәмзия бар әле—алар белән бөтенләй үк ялгыз түгел бит ул. Аларның тормышлары шулай талаш-сугыш белән баруга Фәиз- нең ихлас күңелдән эче поша, ничек булса да, аларны мәңгегә татулаштырып, Фәритне көнләшми торган, Рәмзиянең битендә беркайчан да кара таплар булмаслык бәхетле итәсе килде. Әмма тормыш үзенчә барды — һәркемнеке үзенчә Беркем беркемне, хәтта үзеңне дә «бәхетле итәм» дип максат куеп, бәхеткә ирештергәне юк әле. һәм инде ничәнче мәртәбә яңа өметләр биреп, бәхет вәгъдә итеп, тагын яз җитте. Язгы ташуларның да көче бервакыт бетә икән шул. Ярсулар вакытлыча гына була! Яз үзе дә озын гомерле түгел ләбаса. Ә нәрсәнең яки кемнең гомере озын соң бу дөньяда? Шулай булгач, язгы яшәүләргә сөенүләр, язлар үтеп киткәнгә көенүләр —вакытлыча, ниндидер мизгелләр эше генә бит. Шатлыгы да, кайгысы да кайчандыр бетә. Кош кебек талпынган йөрәк тә бер мәлне тына. Җан газабының да чиге, азагы бар микән? Җиһанның кайсы ноктасында башланып, кайсы төшендә сүнә икән бу газап? Әгәренки бу коточкыч яман авыру бер инсанның гына милке икән, әгәр әлеге дә баягы чир бер вөҗүдкә генә хас булып, дөньяга мәгълүм түгел икән? Бу очракта язын чәчәк аткан гөлләреңнең гүзәллегендә, яшел хәтфәләргә төренгән болыннарның хозурлыгында ни мәгънә бар?! Җан газабы шартлап чәчрәп чыкса, бу табигатьтә нәрсә булса да үзгәрер иде микән әллә? Бәлки шуңа күрә бер кешене генә шиңдерергә, киптерергә тиештер ул газап. Гаеп — гөнаһ газабы! Беркөнне төшке аштан соң МТСта бер генә начальник та калмады — каядыр таралышып беттеләр. Шуннан файдаланып механизаторлар, слесарьлар эшләрен түгәрәкләп, кулларын бензин белән ышкып юып, кайсы кайтып китте, кайсы домино уйнарга дигән сәбәп белән аракы эчәргә калды. Фәиз китапханәгә барып китаплар сайларга кирәк дигән ният белән гаражда өс киемен алыштырып маташканда Фәрит килеп җитте: — Нәрсә, күрше, эш тәмаммы? — Тәмам бугай, таралышып беттеләр бит барысы да. — Синең әйткәнен бар иде Т.га барып кайтырга исәбең бар дип. Фәиз дулкынлануын яшерә алмады: — Әйе! — Мин хәзер шунда барам. «Баш» рөхсәт бирде. Теләсәң, әйдә минем белән. Фәиз, аның кире уйлавыннан курыккандай, тотлыга-тотлыга такылдады: — Хәзер, хәзер. Әлбәттә. Минем күптән барасым килә анда. Минем кыш көне җаем чыкмады.—Ул чак кына, «барырга куркып йөрдем», дип ычкындырмады.— Хәзер, менә киемнәремне алмаштырам да. — Ашыкмасаң да була. Арттан куучы юк бит,— диде Фәрит һәм машинасын кабызырга китте. Т.га барырга элегрәк Фәизнең кодрәте җитмәде. Хәзер дә ник барасын, нинди йомышы барлыгын үзенә-үзе дә әйтә алмады ул. Тик барыбер анда барырга кирәк. Шунда башланды барысы да. Шул калада. Шул кибеттә. — Син анда кем янына барасың соң?—дип кызыксынды Фәрит, машина инде дамбага чыккач. — Анда минем беркемем дә юк. Интернатка кереп чыгармын. Аннары ни дисәң дә, минем туган шәһәрем бит ул. Әйе шул. Синең туган калаң бит ул. Мин абыйларга барам. Йомышым бар минем аңа. Фәиз алдан ук кисәтергә ашыкты: — Фәрит, син мине интернат каршында төшереп калдырырсың, яме — Ярар. — Мин үзем попутка белән кайтырмын. — Нишләп инде! Кире кайтканда мин сине кереп алырмын. — Юк, юк, - диде Фәиз өзгәләнеп Анын болай үтенүенә Фәрит бераз гаҗәпләнсә дә, күршесенең сәерлегенә күнеккән иде инде, шуңа күрә артык аптырамады Мин интернат ган соң шәһәр буйлап йөрим әле. Урамнарыннан атлыйм — Аңлашылды,— диде Фәрит һәм борын астыннан ниндидер жыр көйли башлады Шәһәргә якынлашкан саен Фәизнен йөрәге катырак типте. Фәритнең әллә нинди таныш булмаган җыры саруны кайнатты. Машинадан төшеп җәяү китәсе килде. Юк. әнә инде Т күренде Кинәт Фәиз сорап куйды — Т.да нинди яңалыклар булды соң? Кайчан9 — Мәсәлән, мин армиядә чакта9 Син җитмеш сигездә киткәнсең бит? — Әйе — Алай шаккатырлык яңалыклар булмады бугай. Мин ЛТПдан кайттым, иң зур яңалык шул булгандыр Фәрит рәхәтләнеп көлеп җибәрде, аның шатлыгы үзенең шаяруыннан гына түгел, инде ЛТПдан исән-имин кайтып йөрүеннән иде күбрәк Фәиз беркавым хәл җыйганнан сон сорарга булды - Ә теге ювелирныйны басучыларны сон ничек9 — Нәрсә ничек9 — Тотмадылармы? Нишләп тотмасыннар Бер караганда, жалко аларны — Кемнәрне? — Каракларны Кемнәр соң алар? Әрмәннәр булды бугай алар Бик караңгы эш булып чыкты бит ул Рәмзия бит шул кибеттә эшләде Аларның директорлары Рәмзия миңа күп нәрсә сөйләде директор i урында да, гомумән, сәүдәдәге хәлләр хакында да. Рәмзия бит бер гаепсезгә чак кына төрмәгә эләкми калды Гәрчә кибеттән төк тә алмаса да. Теге алтын әйберләрне урлаучыларны тоткач, гиз-тиз генә ябык суд ясадылар да беркем берни белми калды Тотканнар, утыртканнар, дигән хәбәр генә чыкты. Кавказдан килгән кешеләр булган, имеш Минем бер таныш шоферым шул кибегә эшләгән иде. Ул әйтә, директор үзе оештырмады микән ди Ул директор исәнме соң әле? Исән булмый, нишләсен ул! Матур гына пенсиядә яшәп ята. Аның кызы бик чибәр диләр, диде Фәиз. Казанда Марат янына килгәч. Әлфия белән очрашуын исенә төшереп. Ул аның үги кызы. Үзенеке түгел. Фәиз. никтер, моңа зур әһәмият бирде — Каян беләсең? Рәмзиянең әйткәне бар Ә син яңалыклар булмады дисең Шунысы куркыныч, бер гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртып соң инде. Ай-яй! Син кемнәр турында әйтәсең? Теге әрмәннәр турында әйтәм Ничә кеше булганнар соң алар9 Әллә тагын. Әйтәм бит. бик яшертен алып бардылар ул эшне — Кавказ кешеләре алтынны ишканнармыни9 Ничек инде талканнармыни9 Мин бит сиңа татарча әйтеп торам кибетне басканнар, алтын товарларны урлап чыкканнар Ул башын чайкап куйды Ай-Һай авыр синең белән сөйләшүе, к^рше Нинди товар булган соң анда? — Әллә нәрсә түгел инде Балдаклар бик күп булмаган, ахрысы, алтынкөмеш кашыклар, алкалар, диләр Аларны кайда тотканнар соң? Син бик нык кызыксына башладың әле бу эш белән Фәиз, үзе дә сизмәстән, кызып-кызып сораулар биреп утырды: — Урмандамы? — Белмим, белмим, аптыратма. Кайда тотсалар да барыбер түгелмени?! ' — Барыбер түгел!—дип кычкырды Фәиз, үзен тыя алмыйча. Фәрит аңа аптырап карады, шул вакытта машина чокырга эләгеп сикереп куйды. — Син нәрсә, Фәиз, ычкына башладыңмы әллә? Псих! Нахакка кешеләрне рәнҗеткәннәр! Алар гаепле түгел. — Кайдан беләсең син, кем гаепле, кем гаепсез? Фәиз Фәриткә карап торды. Әйе шул, белмим. Кем гаепле, кем гаепсез. Кеше хәтта үзе турында да анык белми: гаеплеме, юкмы. Син гафу ит мине. Ярар ла, гафу үтенеп утырган булма!—диде Фәрит, ачуланып.— Просто сине аласы калмаган Т.га. — Фәрит туктат әле,— диде Фәиз, күкрәген угалап — Нәрсә, тагын хәл начарландымы? — Әйе, тыным кыса. Чыгып һава сулыйм әле мин. Фәрит көрсенеп машинасын туктатты. Аның офтануы мәшәкать барлыктан түгел, Фәизнең сәламәтлеге өчен кайгырудан иде. Алда шәһәр күренә иде инде Алар туктаган урында төзелеш башларга җыеналар, ахрысы — бетон, ком өеме, кирпеч белән тирә-як тулган иде. Буш кырлар, зәңгәр төтен эчендәге шәһәр, тәртипсез рәвештә башланган төзелеш — һәммәсе җансыз күренеш иде. Язга тәңгәл түгел иде тирә-юньдәге яшәеш. — Ничек?—диде Фәрит. Фәизнең чыраена җентекләп карап. — Синең бардачогыңда гел аракы була торгание. Юкмы? — Бар, кызыл аракы. — Салыйм әле мин. — Хәлең яхшырыр дип уйласаң, пажалысты. «Кызыл»дан хәл бигүк яхшырмый да инде ул. — Барыбер җиңелрәк булырга тиеш. 10 нтернат тирәсендә озак йөрергә ярамый, күрүләре ихтимал И Үзенең кереп чыгарга да нияте юк түгел иде. ләкин Зәбир турында сорасалар, ни җавап бирерсең?! Аның шунда башына чыңлап сукты: Зәбир турында беләләр микән соң болар, юкмы? Аның юкка чыгуы интернатта мәгълүм микән? Юк. юк, интернатка керергә ярамый Бу тирәдә ул үзенең үсмер чагын эзләде, әмма юк, күңел теләгән бер генә мизгел дә табылмады, очрамады. Менә ул интернат, ләкин Фәиз армиядә чакта сагынган интернатмы соң бу? Ул, тиз-тиз атлап, автобус тукталышына таба китте Интернаттан ераккарак таерга кирәк! Әнисе исән вакытта яшәгән йортны да никтер барып күрәсе килмәде. Ул үзенә кат-кат сорау бирде: нишләп балачак, үсмер чак гөрләп узган урыннардан качасы килә? һәрбер таныш урам, таныш йорт аннан «нишләдең, нишләргә җыенасың?» дип сорыйдыр кебек тоелды. Ул үзе йөз төрле сорауларына җавап эзләп килде бирегә, әмма ләкин кая гына барып төртелмәсен, аның үзенә меңләгән сорау бирәләр шикелле тоелды. Ул, нәрсәгәдер, кемнәргәдер зур бурычлы итеп тойды үзен. Кыршылып беткән иске автобус аны Культтовары кибете урнашкан урамга алып китте. Менә ул кибет. Менә шушында башланды... Кибет эченә ул ТЕГЕ вакыттагы кебек атылып диярлек керде. Эзләнеп якягына каранды. Шуннан соң. бернинди таныш әйбер тапмагач, сул якка алтын урлар алдыннан качып яткан якка атлады Ләкин ул якта хәзер балалар бүлеге икән, анда уенчыклар саталар иде Хәзер инде кайсы төштә качып ятканын да табу мөмкин түгел! Бу уй анын рәнҗүен кузгатты. Анын «изге» бер урынын юк иткәннәр, җимергәннәр. Югыйсә бу дөньяда ул качып яткан тар гына, кабердән дә таррак урын бик аз мәйдан алып тора лабаса! Әйтерсең лә. аны газиз бер нәрсәдән мәхрүм иттеләр. Чишеләсе төеннең очын ремонтка әзерләнеп куелган такталар арасыннан чишә башларга кирәк иде бит! Сатучы кызның чәрелдек тавышы аны сискәндереп җибәрде Нәрсә эзлисез? Фәиз төссез күзләре белән түгәрәк йөзле, кап-кара күзле кызны «капшады» һәм сорауга җавапны шундук тапты: Каравылчыны. Нинди каравылчыны9 ! диде сатучы, аптырап Фәизнең тез буыннары калтырап куйды. Тыны бетә башлады Салкын бармаклары белән күлмәгенең өске сәдәпләрен ычкындырды Аяклары аны алтын-көмеш говарлар сатыла торган бүлеккә алып киттеләр. Менә ул якыная Ләкин нишләп яп-якты соң? Кая китте яклый, саклый, коткара торган мәрхәмәтле караңгылык?! Кулда таш бар да. юк та сыман Ә монда инде хуҗалык товарлары сатыла иде ТЕГЕ витринадан да җилләр искән Булмады Вакыт узган Күп нәрсә югалган Кайдан тотынырга сон?! Кайларлан эзли башларга җавапны9 ! Фәиз шабыр тиргә батты. Килеп витринага таянды Олы яшьтәге сатучы апа аның аксыл чыраена карап каушап калды Чирлисез мәллә? Әйе. дип пышылдады Фәиз. кибеттәге кешеләрдән куркып Ул хәтта сатучы апага да йөзен күтәреп карарга батырчылык итмәде Нәрсә булды?—дип сорады апа. аналарча кайгыртучанлык белән Фәиз күкрәген уып алды Белмим, тын бетә Урамга, саф һавага чыгыгыз. Әйе. апа дөрес әйтә урамга чыгарга кирәк Тик бер сорауны бирәсе бар бит Фәиз башын аска игән килеш пышылдады Апа, ә алтын-көмеш кайда? Элек монда саталар иде бит — Хәзер инде сатмыйлар. Сатучы апа. анын хәле тагын да начарланганын күреп, витринаны әйләнеп чыкты һәм сузылып үзе утыра торган урындыкны алды Менә утырып торыгыз Фәиз урындыкка утырды Ул инде текәлеп караучы сатучыларга да. кибет эчендә кешеләргә дә игыибар итми башлады. Мә. валидол кап. диде кемдер Скорый чакыртыйкмы9 дигән тавыш ишетелде Кемдер стакан белән су алып килде Фәиз бер стакан суны түшенә түгә-түгә эчеп бетерде Як-ягында кешеләр җыелганны күргәч, торып басты, чайкалып куйды, ләкин егылмады. Кирәк түгел бернәрсә дә. беркемне дә чакырмагыз, диде ул һаман пышылдарга тырышып Аракы күп эчкән идем мин Әй. шул аракыны эчеп чукынасыз инде' диде бер хатын-кыз тавышы Япь-яшь килеш Шушы хәлгә җиткәнче эчеп соң инде. Аңа эчәргә ярамый күренеп тора. Аның артыннан аракының начар нәрсә икәнлеге турында хатын-кыз тавышлары яңгырады, ә ул исә ишеккә таба юнәлде Атлавы бик авыр булса да. Фәиз авызын кыйшайтып елмайды бер төркем кешене 7 «к У • м 6 97 алдады бит ул, «аракы эчкәннән», имеш. Беркем белмәде, сизмәде аның шушы кибетне басканын, каравылчының башына таш белән сукканын. Ишек катына җиткәч бу сәер шатлык кинәт юкка чыкты. Монда килүдән мәгънә булдымы соң? Монда бит инде УЛ ВАКЫЙГАНЫ яңадан кузгатып, уйный алмыйсың! Кабат ЯШӘП булмый бит инде УЛ ВАКЫЙГАНЫ! Ә кайда мөмкин соң? Урамга чыгып, ул язгы һаваны күкрәген тутырып сулады. Тагын баш әйләнеп китте, әмма бу әйләнү саф һава тәэсире иде. Кизәнеп-кизәнеп кибет каршындагы тротуарны себерүче агай туктап аңа карап торды. Фәиз кибет эчендәге киеренкелектән соң тәнендә спазмаларның бетүен тойды һәм үзендә күпмедер дәрәҗәдә көч һәм батырлык тойды Аның халәте штурмга барыр алдыннан сыман иде Ул үзендә һөҗүмчел халәт сизде. Кемгә, нәрсәгә юнәлергә тиеш бу көч — билгесез, әмма ләкин сәерсенеп карап торучы дворниктан да җайлырак объект юк иде. Фәиз тешләрен кысып бер-ике адым агайга таба атлады. — Нәрсә катып калдың? Себер! Бу начар гына гәүдәле, ак чырайлы бәндәдән агай һич кенә дә курыкмады, башын кыңгыррак салып, җүләргә караган кебек бакты да калды. — Бераз хәл алырмын да тагын себерермен,—диде агай тыныч кына. Аның үзен тыныч тотуы Фәизнең ачуын кабартты, ул үзендә тагын киеренкелек сизде, һәм инде, әлбәттә, тагын спазмалар башланды һәм янә хәле бетеп китте. Себерергә тотынган агайның килеп беләгеннән тотты һәм әле яңа гына дорфа сөйләшүе турында онытып, спазмалардан нечкәребрәк киткән тавышы белән эндәште: — Абзый, син каравылчы түгелме? — Юк. мин грузчик. Ярты ставкага, менә, җыештыручы да. — Каравылчы кирәк түгелме соң?—диде Фәиз, абзыйның җиңен йомарлап тоткан килеш. — Юк, кирәк түгел. Каравылчыбыз бар безнең. — Теге, ике ел ярым элек эшләгән каравылчымы? — Ә нәрсәгә сиңа ике ел элек эшләгән каравылчы? Фәизнең кычкырып таләп итәсе килде, ләкин үзендә боерырлык көч табалмады. — Абзый, миңа ул кешене кичекмәстән күрергә кирәк,—диде ул ялварулы тавыш белән.— Минем аны күрәсем килә. Әйтәсе сүзем бар. Сорыйсы сорауларым бар. Кайда яши ул? — Кайдан белим мин ике ел элек кем эшләгәнен! Мин үзем быел гына эшли башладым. Фәиз аның чыраена текәлеп карап торды. Ул тагын салкын тиргә батты. Калтыранган бармагын дворникның маңгаена терәп диярлек пышылдады: — Ә менә бу маңгаеңдагы җөй кайчангы соң синең? Агайның түземлеге бетте, ул себеркесен җиргә ташлады да бер-ике адым читкә тайпылды, чөнки тиле кыяфәтле бу егетнең күз карашы яман иде. — Синең ни эшең бар минем маңгаемда?!—диде ул һәм як-ягына карап куйды. Аннары үрелеп кибет ягына да карап алды. Бу начар гына гәүдәле егеткә каршы торырлык көче булса да, ярдәм кирәк булмагае дип уйлады, ахырысы. Әнә бит кыяфәте ничек яман. — Кайда суктылар синең маңгаеңа? — Нәрсә кирәк сиңа?! Хәзер инде агай да аны җентекләп күзәтте, шул ук вакытта сугышырга да әзер булып торды. Аның табак битле чыраенда курку юк, бары тик ачу гына күренде. Фәиз аның маңгаендагы сузылып киткән җөйдән күзләрен ала алмады, гүя, ул җөйне танырга тырышты. — Танымыйсыңмы мине?—диде Фәиз, сәер елмаеп. Аның күңелендә, чынлап та. шатлык туды, әйтерсең лә. күптәнге танышын, якын кешесен тапты — Юк. танымыйм. — Мин сине бик еш искә алам, абзый — Кем соң син? — Син кибеттә эшләмәгән идеңме ике ел элек? — Юк — Ә маңгаена кибет эчендә сукмадылармы ’ Абзый йодрыкларын төйнәде — Син. давай, ычкын моннан яхшы чагында! Кайда суксалар да барыбер түгелмени сиңа?! Фәиз, никтер, абзыйны күралмый башлады - Кызма, кызма,— диде ул нәфрәтләнеп Курыкмыйм мин синнән Абзый кинәт аның түшеннән эләктереп алды — Нәрсә кирәк сиңа?! Фәизнең инде каршы торыр хәле юк иде. Шулчакны хатын-кыз тавышлары ишетелде — кибеттән сатучы хатыннар чыгып аларны аралый башлады: Габделхәй абый, тимә, хәле начар аның. — Суга күрмә! Хәле начар булса, бәйләнмәсен миңа! дип акырды дворник бөтен урамга. Шуннан соң ул кизәнде, ләкин сукмады Фәиз куркудан һәм килеп чыккан хурлыктан, үзенең көчсезлегеннән качарга тырышып, бар көченә йөгерде. Ләкин озак йөгерергә хәле житмәде. Йөз адым чамасы киткәч, борылып карады. Сатучылар кибеткә кереп киткәннәр, абзый бу якка карый- карый себерүен белә иде. Фәиз әкрен генә китеп барды, кай тарафка хәзер аңа барыбер иде Шул микән каравылчы? Ничек белергә? Баш эшләмәде Нервылар беткән Кеше белән сөйләшә дә алмыйм икән мин1 Дөрес сөйләшмәдек Туп-туры андый сораулар бирергә ярыймы соң9 Ничек белергә икән шулмы каравылчы, юкмы Габделхәй дип эндәштеләр аңа Исеме Габделхәй. Тукталс! Рәмзия Каенсар кибетенә күчкәнче шушы сәүдә йортында эшләгән бит Ул белми микән бу кибеттә кем каравылчы булып эшләгәнне? Тулай торакның гөж килгән вакыты иде Коридордагы шау-шу арасында Рәмзиянең лә тавышы ишетелде. Фәиз әкрен генә ишекне ачты да сулга каерылып карады. Рәмзия үзләренең ишек төбен юып маташа иде. Өч тәгәрмәчле велосипедка утырган биш яшьлек малайның үтеп китүен ул түземсезлек белән көтте. Рәмзия! - диде ул тыныч кына Хатын сискәнеп китте Ә? Уф. котымны алдың. Син нәрсә, тагын чирлисеңме әллә’ Әйе. йөрәк авыртып тора. Аракы эчмәскә кирәк' диде Рәмзия гадәттәгечә Рәмзия, син хәтерләмисеңме, ювелирный кибеттә Т шәһәрен дәге.. җитмеш сигезенче елны кем каравылчы булып эшләгәнне’’ Рәмзиянең башын аска йен идән юудан бите кызарып тирләп пешкән иде. Ул аскы иренен алгарак чыгарып битенә өреп куйды Болай гөскә-биткә хәтерлим инде мин аларны Исемнәрен генә белмим Нигә соң алар сиңа? Ә нишләп син алар дип сөйләшәсен'.’ Каравылчылар берничә илемени анда? Юк. ювелирныйда бер каравылчы Ну. алар бит. беренчедән, еш алышып торалар, ә икенчедән, грузчиклар да кайвакыт каравы па тора лар Каравылчылар гел алкашлар туры килә йә эчеп эшкә чыкмый калалар, йә шунда тагын берәр нәрсә килеп чыга иде. Шул сәбәпле грузчикларны да кайвакыт каравылда тоталар иде. Кайвакыт каравылчы үзе, берәр грузчик белән сөйләшеп, аның урынына дежур торуын үтенә иде. — Грузчиклар да тора идемени каравылда? — Әйе. Нәрсәгә соң ул сиңа? — Анда Габделхәй исемле каравылчы юк идеме? — Габделхәй? Габделхәй абый. Ул бит грузчик булып эшләде анда Хәзер эшлидерме, юкмы белмим. — Ә аның каравылда торганы бар идеме? — Мәсәлән, мин эшләгәндә булды бугай. — Димәк, аның да каравылда торганы бар. Рәмзия аптырап калды: — Нигә сине кызыксындыра ул каравылчылар, грузчиклар? — Мин туганымны эзлим. Минем ерак туганым бар. Рәмзия артык сораулар биреп йөдәтмәсен өчен тиз генә үзенең бүлмәсенә кереп китте дә эчтән ишеген бикләде. Аннары бүлмә буйлап ишекле-түрле йөри башлады. Исән, каравылчы исән. Габделхәй шулдыр инде, маңгаенда шрамы бар бит. Шулдыр, шулдыр. Шул булса ярар иде. Исән, каравылчы исән Үтермәдем микән дип икеләнеп йөрдем. Ә ул исән! Зәбир генә исән түгел Нишләп минем каравылчыга алай нык ачуым килде соң әле? Аның ни гаебе бар? Әллә җүләрләнәм инде. Шунысы кызык: Фәиз беркайчан да югалган алтынны кызганмады, шулкадәрле байлыктан колак кагудан бер генә тапкыр да үзалдына лаф ормады, һәм менә инде каравылчы да исән. Нишләп сон УЛ ВАКЫЙГА Зәбир өчен генә чарасыз рәвештә фаҗигале булды соң? Туктале. ә минем өчен? Минем хет нәрсәне дә булса үзгәртә алуым ихтимал. Мөмкинлегем, ышанычым бар шикелле. Нәрсә сөйлим мин. нинди мөмкинлек, нинди ышаныч? Зәбирне терелтә алмагач, нинди мөмкинлек турында сүз алып барып була? Кайсыбызга ныграк җәза эләкте соң әле безнең? Зәбиргәме, миңамы? Гел ШУЛ ВАКЫЙГАНЫ уйлап, газап чигеп яшәүләре авыррак түгелмени?! Шунда бергә батып үлгән булсак? Әйтүе җиңел. Ә бата башласаң... Аллам сакласын. Теге Габделхәй ниләр уйлады икән? Танымады бугай. Ничек танысын инде! Юкка шулай якын килдем аның янына. Юк. юк. зерәгә түгел, чөнки аның исән икәнлегенә инандым. Ул, әлбәттә, шикләнгәндер. Әй, шикләнсә шикләнер! Исән. Ярый әле ичмаса ул исән. Әмма ләкин каравылчының исән булуы гаеп-гөнаһ хисен сүрелдермәде. Ул абзый исан калса да, калмаса да, сазлыкта ТЕГЕ ВАКЫЙГА булды. Фәизнең ул гөнаһын каравылчы исән булса да, дөньяга тагын әллә ничә каравылчы туган сурәттә дә беркем һәм бернәрсә юа алмас, ахрысы. Аның башланган аракысы бар иде. Эчәргә кирәк. Бүгенге очрашудан соң, бүгенге вакыйгадан соң эчсәң дә ярыйдыр. Ул стаканны тутырып аракы салды. 11 ның, прокуратурага барып, нишләп гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртулары белән кызыксынасы килде. Ләкин үзендә анда барырлык көч тапмады. Хәзер инде төрмәгә утыртуларыннан да курка башлады, чөнки ниндидер коточкыч өянәк кинәт-кинәт бөтен барлыгын әсир итеп тотты. Эчәргә ярамый миңа, дип уйлады ул, аракыдан бу, дип үзен тынычландырырга маташты. Ләкин аракысыз да бик авыр иде шул. Аракы халәтне тиз арада тотрыклы итә, газаплы уйлардан тәгаен арын- дырмаса да, аларны уйларга хәл бирә. А Беркөнне эштән кайткач, гадәттәгечә, ярты стакан аракыны эчеп куйды. Инде күптән Рәмзия белән аулакта калып әңгәмә корасы бар иде аның. Рәмзия Каенсарда эшләгән ул вакытта. Аның сөяркәсе Сабитов Камил булган, милиционер Бөтенесе туры килә бит. Фәрит ике атнага командировкага китте Белоруссиягә, ниндидер запчастьлар алып кайтырга, имеш Ул өйдә булганда Рәмзия белән иркенләп сөйләшергә яхшы түгел - Фәритнең көнләшүе ихтимал. Хәтта үзе өйдә булмаганда да әле җайлы гына: «Рәмзия, әйдә сөйләшеп утырыйк». - дип тәкъдим ясау әллә ничек. Бөтен нәрсәне күреп, ишетеп торучы күршеләр кечкенә генә тулай торактагы һәр хәрәкәтне, һәр әйтелгән сүзне ригаясез калдырмый Тагын ярты стакан эчкәч, шулай да, Фәиз, күрше-күләнгә эчтән генә төкереп, Рәмзияләрнең ишеген шакыды. Рәмзия ашап утырган вакыты булган, күрәсең, нәрсәдер чәйни-чәйни ишекне ачты. Фәрит кайчан кайта? дип сорады Фәиз аңардан көтмәгәндә. Күршеләрнең фикерләреннән гел куркып яшәүче хатын каушап калды Тагын бер ун көннән. Ник? — Барып кайтасы җир бар иде. Вәгъдә иткән иде УАЗигы белән алып барырмын дип. Көтәргә туры килә инде алайса.— дип ялганлады Фәиз һәм борылып китмәкче булды БәхеТенә күрә, Рәмзия сорап куйды: — Кая бармакчы идегез? Фәиз кинәт борылды. — Каенсарга — Сүзнең үзе теләгән якка борылып керүенә шатланып өстәп куйды. Теге, син эшләгән авылга Рәмзия ишеген ябып куймасын дип куркып ул тиз генә сорап куйды. Каенсар турында бер соравым бар иде минем сиңа. Сора, диде хатын аны-моны уйламыйча. Фәиз як-ягына карап куйды да пышылдады: Ишетүләре бар. Керимме? Рәмзия бермәлгә уйга калды. Бар үзеңнең бүлмәңә. Хәзер керермен, диде ул. ниһаять. Рәмзия кызыл чәчәкле халатын киеп кергәч, Фәизнең шыксыз бүлмәсенә бәйрәм төсе иңгәндәй булды. Фәиз хәтта бермәлгә булачак әңгәмә турында да онытып торды. - Көзге һава бик шәп, әллә урамга чыгабызмы,—диде ул соңгы берничә көндә тагын да чибәрләнеп киткән хатыннан күзләрен алмыйча Хатын аңлады аның халәтен, ир кешеләрнең күз карашын аңлый торган яшьтә инде Рәмзия. Ул бераз артистланып күзләрен акайткан булды: — Син нәрсә, тилердеңме әллә! Хәзер бәзен тулай горак. бөтен поселок сөйли башлаячак синең белән прогулкага чыкканыбызны Әйе шул, дип аскы иренен тешләде Фәиз. Бигрәк инде Очрашып сөйләшергә дә ярамый микәнни?! Ул бит әле, ирең көнче булгач, гайбәтләр бигрәк тә саллырак була. Димәк, ире тикмәгә көнләшми, әнә ничек егетләр белән йөри дип уйлыйлар Ә син бүген бик матур, диде Фәиз көтмәгәндә Рәмзия елмайды Рәхмәт. һәм бераз оялып куйгандай булды. Рәмзия үзе дә бик яхшы белә Фәрит командировкага киткәнгә берничә генә көн, ә инде талашучы, сугышучы булмавы нервыларны тынычландырган күрәсең, һәм инде, әлбәттә, кыяфәткә дә чыккан. Бу турыда әйтмәкче иде. ләкин тыелып калды Ә Фәиз ул әйтмәсә дә белә Фәрит аркасында таушалып, йончып йөри Рәмзия, чөнки якты көн күрсәIми Фәрит. Паузаның озакка сузылуын сизеп, Рәмзия сорады Нинди соравың бар иде? — Рәмзия, син Каенсарда эшләдең бит? — Эшләдем. — Кибетеңә кергән һәр сатып алучыны хәтерләмисендер инде. — Барысын да хәтерләп булмый инде ул. Нигә? — Рәмзия, син гафу ит, мин дулкынланам. — Тыңлыйм, тыңлыйм,—диде Рәмзия аның бите аксылланып киткәнне күреп. — Анда, синең кибетеңә кереп, бер егет алтын йөзек сатмадымы сиңа? Рәмзия сагайды һәм шундук зур кызыксыну белән гәүдәсен калкытып турайтты: — Ә син кайдан беләсең? — Димәк, сиңа йөзек саттылар? Растраталар, товар югалулар аркасында чак кына төрмәгә эләкми калган хатын, ачы тәҗрибәсе булганлыктан, дөресен җавап бирергә курыкты: — Ә мин әйтмәдем бит әле миңа йөзек саттылар дип! — Рәмзия, әйт әле дөресен, сатып алдыңмы син берәр кешедән алтын йөзек? — Минем нәрсә сатып алуым сине нигә кызыксындыра9 Рәмзия мизгелләр эчендә әллә ниләр уйлап бетерде. Фәрит белән Фәиз Каенсарга барырга йөриләр. Әллә Фәрит шул көнчелеге аркасында һаман минем язмышымда, элекке тормышымда төпченеп казына микән, дип уйлады ул. — Карале, Фәиз, әллә Фәрит минем турыда мәгълүматлар җыярга куштымы сиңа? — Юк ла инде! Син дә бик шикчел булып чыктың! — Ә нигә Каенсарга барасыз соң сез? — Ул барырга җыенмый анда, мин барам! Минем анда күрәсе кешем бар! — Кем ул? — Рәмзия, мин сиңа барысын да сөйләрмен. Мин барыбер үзем турында кемгәдер чын күңелдән сөйләргә тиештер. Шунсыз булмый. Мин сине бик хөрмәт итәм. Хатын-кыз булганың өчен. Түземлеген өчен. Үз теләгең белән, гафу ит, интегеп яшәвең өчен. Син мина, ничектер, якын кеше. Әйт әле зинһар, булдымы шундый хәл җитмеш сигезенче елны? Рәмзия аның бернинди начар ният белән сорамаганын аңлады. — Булды андый хәл. Хәтерлим. Ничек инде хәтерләмисең ди. Бер капкара. чибәр, таза гына яшь егет керде дә мине, маңка кызны алдаган шикелле, күзгә карап көпә-көндез алдады да чыгып китте. — Ничек инде алдап чыгып китте? — Алтын йөзек дип миңа фальшивка саткан бит ул, зараза! — Ничек инде фальшивка?! — Ничек, ничек! Самодельный булган. Үзем гаепле, ныграк карап алырга иде. Пробалары да булгач, ышандым шул. Күрәсең, Рәмзиянең хәтерендә ул вакыйга нык уелып калган. Анын әле хәзер дә борын тишекләре киңәйде, куллары торымнан-торымга йодрык булып төйнәлде. — Исемен хәтерләмисеңме син аның? — Юк. исемен сорамадым. Үзем дә инде бер таныш түгел кешедән... — Ниндирәк кыяфәтле иде ул? — Кап-кара, бөдрә чәчле, егерме яшьләр чамасы булгандыр аңа. Туктале. син кайдан белдең соң ул йөзек турында? — Мин тагын бик күп нәрсә беләм әле, Рәмзия. Ә син кайдан белдең ул йөзекнең чын алтыннан түгел икәнен? — Тутыга башлады да тикшерттем таныш ювелирга Ул карады да туфта диде. Мин башта уйлап куйган идем: кибеттән урланган түгел микән дип. Алдагы көнне генә Т.да ювелирныйны басканнар иде бит. — Башта уйлап куйгансың? Ник. ул йөзек ювелирныйдан булмаганмыни9 — Ничек инде ювелирныйдан булсын'.’ Фальшивый булгач! Камил как раз килгән иде. Ну. теге, сөйләгән идем бит инде. Сабитов. Синең сөяркәң — Элекке сөяркәм! — Әйе, әйе. — Ул бит аны куып җиткән — Бсләм куып җиткәнен Ул егетне синең сөяркәң дип көнләшкән. Кайдан беләсең?! Беләм, Рәмзия, беләм Ул егетнең исеме Зәбир. Ул минем дустым иде Ул миңа үзе сөйләде: алтын йөзек сатканын да. синең сөяркәң, гафу ит. Камил куып җиткәнне дә. Аннары ул миңа бик озак итеп бер әби турында сөйләде. Каенсарда, кибет урнашкан ура.мда. иң кырый йортта бер әби яши. диде ул миңа Исән микән әле ул? - Закирә әби Мин Каенсардан киткәндә исән иде әле ул. Зәбир шул әби турында бик озак сөйләде мина, нык тәэсир иткән ул әби ана Тиздән ул әбигә йорт салып бирәм. дип вәгъдә бирде ул миңа Ник ул әби аңа шулкадәр ошагандыр9 Сез икәүләшеп ясалма йөзекләр сатып йөрдегезме әллә? Юк Бер йөзек кенә иде ул. Ашарга кирәк иде безгә Аны бит әйбәтләп сөйләшеп, аңлатып, әҗәткә сорап торып та була иде. Алайса бигрәк ачуым килде, мине алдап Син гафу ит аны. Кичер Мине лә. аны да Мин гүләрмен сина. Ул акчаны мин сиңа кайтарачакмын. Минем хәзер генә юк әле. Акча алгач бирермен. Ә ул Зәбир кайда соң хәзер? Үлде ул. Коточкыч үлем белән үлде. Батып үлде. Син аны гафу ит Теге әби Кем дисең әле9 Закирә. Закирә әби дога кылып калган да бит. Тик менә аның догалары әллә кабул булмаган, әллә . Каенсарга шул әби янына бармакчы буласыңмы әллә9 Әйе. Ник9 Шул әби белән сөйләшәсем килә никтер. Башкалар белми торган нәрсәләрне беләдер шикелле. Инде күпме вакыт сорауларыма җавап эзлим. Бәлки ул җавап бирә алыр Зәбир кабат-кабат сөйләде миңа ул әби турында Нык уелып калган ул аның күңелендә Ай, сәер кеше син Нәрсә эзлисең син? — Ник алай дисең? Син һәрвакыт нәрсәдер эзләп йөрисең шикелле Мин үземне эзлим. Рәмзия - Ә урманда нишләп йөри идегез соң сез9 Эзләп. Хәзер Зәбир юк. үзем генә эзлим. Аңлап булмый сине Мин бит үзем дә үземне аңламыйм! Кызык килен чыкты Йөзекнең тарихына син дә бәйле икән Ул йөзек исәнме9 Чыгарып ташладым мин аны Нәрсә, истәлеккә сакларга идеме әллә?! Ташлыйсың калмаган Миңа шунысы гаҗәп нишләп чын алтыннан булмаган соң ул йөзек9 Син ялгышмыйсын микән9 Ялгышмыйм Теге таныш ювелирым әле тагын бер ювелирга күрсәтте Алтын түгел диделәр Кайда, кем тапкан иде соң ул йөзекне? Урлат ан идек Кем. синме, дустынмы9 Икәү бертә. — Кайсы сазлыкта батып үлде соң дустың? Кайсы сазлыкта булса да барыбер түгелмени? Мин батырып үтердем аны. Мин төкерәм йөзеккә, сине алдавына! Мин коточкыч җинаять эшләгән кеше — бергә үскән дустымны батырып үтердем. Ышанмыйм. Үзем дә ышанмыйм. Ышанмыйча булмый. Ышанасыңмы, юкмы, бу— факт. Ни өчен батырдың соң син аны? — Сәбәпсез. Ул бата башлады, мин ярдәм итмәдем. Ә-ә-ә, алай икән. Ярдәм итә алмагансыңдыр. — Син дә шулай дисеңме? Ярдәм итә ала идем мин аңа. Тырышлыгым җитмәде. Син беркемгә дә әйтмә бу турыда. Фәриткә дә. Минем әле ачыклыйсы нәрсәләрем күп. Минем әле иректә яшәп аңлыйсы нәрсәләрем байтак. Миңа вакыт кирәк, мөмкинлек кирәк, миңа шанс кирәк. Ярар. ярар, тынычлан. Фәиз. Син нәрсә, кемгә әйтим ди мин. Нишләп мин синең сереңне кемгәдер әйтергә тиеш?! — Рәхмәт сиңа. Аракы эчәсеңме? Юк. — Минем бераз калган аракым бар. Мин эчимме? Эч. әгәр дә җиңеләйтсә. Тагын да начаррак булмасмы? Төсең качкан синең. — Качар да. — Сазлыкта нишләп йөрдегез соң сез? — Анда синең ни эшең бар? Болай гына. Юлны кыскартыр өчен турыга чыкмакчы идек. Казанга барышыбыз иде безнең. — Ә-ә-ә, алай икән. Әллә эчмисеңме? Аннары чирләтер бит. Киресенчә, бераз салырга кирәк миңа. Калган аракы ярты стаканнан артыграк булып чыкты. Фәиз аны закускасыз-нисез эчеп бетерде. Син, Фәиз, ул йөзекнең акчасын миңа бирергә җыенма. Кирәк түгел. Инде күптән булган вакыйга ул. Аннары синең үзеңә дә акча кирәк. Әллә кайчан булган вакыйга өчен инде... Юу-у-ук, әллә кайчан булган вакыйга түгел ул минем өчен. Ул менә монда, йөрәгемдәме яшәп ята. Ул күптән булган вакыйга түгел. Мине хәзер бер сорау борчый—нишләп ювелирный кибеттәге йөзек фальшивка булып чыккан9 — Сез аны кибеттән урлаган идегезме әллә? Башка вакытта Фәиз. мөгаен, кинәт бирелгән бу сорауга: «Әйе, кибеттән урладык»,— дип ычкындырыр иде. Әмма хәзер аракы эчкәннән соң күпмедер дәрәҗәдә тотрыклылык бар һәм курку да алай нык түгел иде. Мондый сорауга бу халәттә саклык белән генә дә җавап биреп була. — Юк, кибеттән сатып алган кешенекен урладык.— дип ялганлады ул. Син мине ачуланасындыр инде? — Ни өчен? — Кеше йөзеген урлаганым өчен? Яшь вакытта үсмер егетләр ниләр генә кыланмыйлар! Барысын да хөкем итә башласаң. Син эшләгән кибетне басканнар иде бит. хәтерлисеңме икән? Нишләп хәтерләмәскә! Бөтен тирә-як шау-гөр килде бит. Минемчә, ул кибетне баскан өчен бөтенләй гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртканнар бугай. Сәер, бик сәер. Шул кибеттән сатып алынган йөзек фальшивка булып чыкты. Каравылчы урынына грузчик дежур торган. Ул көнне алтын-көмеш әйберләр витринада калган Югыйсә бит аларны сейфка бикләргә тиешләрдер. Сәер, бик сәер Кызык, син бу вакыйганың кайбер нечкәлекләрен беләсең икән. Минем һич кенә дә шигем юк - директор оештырган моны. — Нәрсәне? Кибет басуны. Үзенең кара эшләрен майтарыр өчен, урлаган әйберләрен списать итәр өчен, башка төрле җинаятьләрен каплар өчен үзе оештырган ул аны. Ничек син алай дип әйтә аласын9 ' Белмәгән килеш! Беләм. бик яхшы беләм. Ул мине һәм тагын ике товароведны чак кына төрмәгә утыртмый калды Үзе урлый, кешене пычрата. Кабахәт ул! Мин дә шикләнәм. Суд ябык булды Ләм-мим, кемнәр басканын да белмиләр, нәрсә, күпме урланган билгесез Монда бергә-бергә эшләнгән эш түгел микән әле бу Аның әшнәләре, туганнары, кодалары прокуратурада. милициядә, сәүдә министрлыгында да бар иде. Мин аңлыйм, аңа нәфрәтең зур синең Исеме ничек әле аның’ Габдрахманов Ильяс Хәмитович Нәфрәтем зур булмый. Безне, яшь товароведларны батырып, үзенең җинаятьләрен безгә сылтамакчы булды ич ул. Көчкә котылдык Ильяс Хәмитович Юньле кеше түгелдер инде ул. сина ышанам мин. Ләкин кибетне басуны ул оештырды микән’ Шул! Шул! Бик караңгы эш ул! Анда бит минем дус-ишләрем һаман эшли, алар да бит аның үзеннән шикләнәләр. Пенсиядәме ул хәзер. Пенсиядә Кайда яши соң ул? — Т.да. Кибетне басучыларны тотмадылар шул. шунысы сәер Директор үзе оештырган диюен дә сәер. Ә син кайдан беләсең кибет басучыларны тотмаганнарын? Рәмзия инде сизенә башлады бугай. Фәиз тизрәк алдашуга күчте Минем Т.да бер танышым бар Ул кайбер нәрсәләрне белә Ул да нәкъ синең шикелле директорны гаепләргә маташа Урлаучыларны тотмадылар. имеш, бер гаепсез кешеләрне төрмәгә утырттылар, ди Менә бит, Т.да беләләр аның кем икәнен Кавказ кешеләрен утыртканнар ди бугай, әйеме? Кем белгән! Анысы да имеш-мимеш бит әле аның. Әйтәм бит. бик караңгы эш булып чыкты ул. Син аның адресын белмисеңме? Кемнең? Директорның Ильяс Хәмит овичның Беләм. яттан беләм адресын да. телефонын да Кояшлы урам. 14-32. Телефоны: 2-31-44 Язып алыйм әле. Фәиз өстәлдә яткан карандаш белән гәҗит почмагына адресны һәм телефонны сызгалады. Ярый, тыныч йокы, диде Рәмзия һәм ишек янына җигкәч борылып карады. Фәиз аңа ачу белән, авызын кыйшайтып елмайды Аңладыңмы берәр нәрсә9 Рәмзия ни әйтергә белми аптырап торды Нәрсә «аңладыңмы»? Сөйләгәннәреннс аңладым. Ә үзеңне һич кенә лә аңлап бетереп булмый Шикләнәсең бит миннән9 Рәмзия, өзгәләнеп, ана таба атлады: Син нәрсә инде. Фәиз! Нишләп шикләним мин синнән9 ! Син үзен- нсүзен ашап. >чтән кимереп яшисең, ахры. Нишләп шикләнергә тиеш мин синнән' Күп уйлыйсың син Фөизнен. күзләрен төссезләндереп, аның сөйләгәннәренә игътибар итмәвен күреп ул ишеккә таба чигенде Ярый, киттем мнн Тыныч йокы Ахыры юиосе санда