ФАКТЛАР НӘРСӘ ДИ?
Татарстан китап нәшрияты 1996 елның башында, зур кыенлыклар булуга карамастан, минем күп эзләнүләр нигезендә табылып төзелгән «Татар шәҗәрәләре» җыентыгының беренче китабын дөньяга чыгарды Бу китабыма игътибар итеп, татар әдәбияты буенча күренекле белгеч Мәсгуд Гайнетдин «Казан утлары» журналы битләрендә (1996, № 8) рецензия-бәяләмә дә язып чыкты. Бәяләмә гомумән уңай язылган. Әлбәттә, анда кимчелекләр булуы да күрсәтелә. Сүз дә юк, кимчелекләрне күрсәтү кирәк, ләкин мин аларның күбесен кимчелек дип саныйсым килми Шунлыктан биредә кайберләренә карата фикерләремне язарга булдым. Тарихи фактлар буталмасын өчен Мәсәлән: 38 биттәге «ятар» сүзен «йотар» дип үзгәртергә бер нигез дә юк. Кара: Башкирские шеджере.—Уфа.— 1960.— Б 27, 233 55 биттәге «Иман каласы» шәҗәрә текстында Өфе (Уфа) дип күрсәтелгән. Бу атамага искәрмә соралмый да. Ул М. Гайнетдин теләгәнчә «Яман кала» дип язылмаган Орски атамасы да монда кирәкми. 84 биттә «Шаһи Озынның кулы буенча» дигән җөмлә бар Шаһи Озын — реаль кеше исеме һәм кушаматтан гыйбарәт сүздер. Бу очракта ул «шаһлар рөхсәте» дип тәрҗемә ителми Шаһи Озынның әдәби псевдонимы — Шаһиәхмәт Мәнгәри. Ул—тарихчы, 1930 еллар тирәсендә үлгән. 88 биттәге «Тау иле янында» сүзен «Тау иле ягында» дип укырга нигез юк. Чөнки монда «Тау иле»—авыл исемен белгертә (хәзерге Тат. Ходаш авылы). 3 биттә дә бәяләмә авторы минем фикеремне бозып «Татар халкы бүген дә Дәшти Кыпчакта яши»—дип яза Минем хезмәтемдә исә «Татар халкы нигездә бүгенге көндә дә үзенең тарихи ватанында, ягъни халык булып формалашкан әүвәлге Дәшти Кыпчак җирендә яши», диелгән. 5 биттәге «пырак булды» сүзе (тузанга әйләнү мәгънәсендә) татар теле сүзлекләрендә дә бар. Кара: (Татар теленең диалектологик сүзлеге.—Казан.— 1993,—Б. 254). 24 биттәге Алтын Урда ханнарының мөселман Көнчыгышына карата тоткан кыйблалары турындагы мәсьәләгә рецензент фикерен төшенеп булмый Ул ниндидер халыкларның «яшәү хокукы, хөрмәт» һ. б. турында яза Минемчә, сүз бары Ислам дине өйрәтүләре нигезендә идарәчеләрнең үз биләгән урыннарын изгеләштерергә омтылулары турында гына бара, һәм аның масштабы гына арттырыла. 38 бит. Рецензент мине Исмәгыйль исемен Шәйбаниләргә ябыштыра, ди. Минем искәрмәдә андый фикер юк. Сүз бары шәҗәрәдәге буталчык факт турында гына бара. «Аеры Калбак»ны «калмык» белән бәйләргә дә бер урын да юк Калмыклар Җаек буйларына фәкать 1600 еллар чамасында гына килеп чыгалар Татарлар, гомумән, төркиләр калмыкларны гел үз исемнәре белән атаганнар. 40 биттәге «Ата» терминын М Гайнетдин суфыйлар шәҗәрәсенә тартып кертергә өнди. Бездә суфыйлар шәҗәрәләре бар, ләкин аларда «ата»лар юк Татар шәҗәрәләрендәге «Коркот ата» кебек исемнәр дә суфыйларга түгел, нәсел башларына карыйлар. Суфыйлар нәселләренә караган шәҗәрәләрдә шәех, суфый кебек терминнар күренә. Рус телендә басылган «Татарские шеджере» теоретик хезмәтемдә мин шәҗәрәләрне тикшерү, аларга тәнкыйди якын килү ысулын бәян иттем Тарихчылар шул ысулдан файдаланып татар халкы кулында XX гасыр ахырынача сакланган шәҗәрәләрне тәфсилләп өйрәнерләр, җитмәгән, югалган буыннарын ачарлар, яңа мәгълүматларга баерлар.