Логотип Казан Утлары
Роман

ЭЛМӘК

9 _акманов магаданлы энесен сакчы штатына утыртты. Җитдирәк эш бирергә иртәрәк дигән фикергә килде Башында—солы боламыгы. Әлегә аның фатирына күз-колак булып торсын, яңа мохиткә өйрәнсен. Үзе яз-җәй айларында Матюшинода сатып алган агач йортында яши торган булып китте Халык теленә «охотник» кушаматы белән кереп калган, элеккеге фирка өлкә комитетының җаваплы хезмәткәре сеңелесе- нең йортын сатып алган иде. «Дотация» туктагач, ялгыз карчыкка шактый олы биләмәне тәртиптә тотуы кыенлаша. Сәет шундый бер тыныч, саклаулы, карап торылтан юллы урынны күптәннән эзли иде. бу юлы хәбәрдарлык аңа ярдәм итте. Дөрес, бакчасында бикләнеп кенә ята алмый. Төркия. Кипр, Балтика илләрендә еш булырга туры килә. Бүрене— аяклары туйдыра. Вильсурның башкисәрләре «Игелек» хуҗасының шәһәрдәге фатирын күз уңыннан төшермиләр, заманында Шөреп Мансур Мәүлетовны каравыллаган дәрәҗәдә үк саклыйлар. Сакманов үзе генә белми бу хакта. «Рәхмәтле» булыр иде. Көзге җепшек көннәрнең берсендә Вильсур колагына яраннары сөенечле, көтеп алынган хәбәр ирештерәләр: Сәет Ярулла улы Сакманов инде өченче атна трамвайда йөри. Машинасы өенә килми диярлек. Дөрес, фатирыннан чыгып китү, кайтып керү вакытын тәгаен билгеләве кыен Төрлечә кыландыра. Бер көнне оясыннан сәгать сигездә үк чыгып китсә, икенче вакытта төшкә чаклы өендә кала. Әйләнеп кайтуы да вакыт кысаларына сыймый. Алманнар төгәллеге юк үзендә. Тагын бер өметле күзәтү: сирәк-мирәк булса да. подъездына чайкала-чайкала кереп киткән кичләре дә булгалый. Бу яңалыкны зиһененә үткәргәч. Вильсур усал, тантаналы, җиңүле елмаюын яшерә алмый. Иреннәре каз канатларыдай як-якка җәелә. «Әһә. киеренке тормышка түзә алмыйча, гөнаһлы тәнеңнең тиздән сары балчык эченә керәсен сизеп, эчүгә сабыштыңмы? Халык арасына кереп югалып, трамвайда йөреп котылырга хыялланасыңмы? Үз-үзенә гашыйк, эре, тәкәббер, ваемсыз рәхәт тормыш гаменә кереп баткан, хатын-кыз итәге колы Мансур белән бил алышу түгел бу сиңа, абзыкай. Капкынга килеп керүеңне сизми дә калырсың! Үзеңне үле кешегә сана!» Дәвамы. Башы 5 санда. «Өеннән чыкканда яисә соңрак, салмыш хәлендә кайтканда мүшкәгә. пычакка алырга»,—дигән тәкъдимне кабул итмәде Вильсур. Юк. мондый алым артык гадәти бер криминал гына булыр иде Аны җәзалап үтерергә кирәк. Миендә Остап Бендер, Саламторханнарны көнләштерә алырлык, һөҗүмчән хыялый манзара туды Башкаручыларын җиз иләк аша уздырып, сайлап алды, үтәлешнең вак-төягенә чаклы үзе төпченде Анын кебек акылга муафыйк кешеләр аз, дигән фикердә ныгыган иде ул күптәннән. Әлләкем буласы кеше иде дә, вакытында күреп, бәяләп җиткермәделәр.. Кон яктысы караңгылык шәүләсен эретә алмаган, салкынча яңгырлы иртәләрнең берсе иде. Трамвайга салкының ни, эссең ни. аңа барыбер Ул — берәүдән дә курыкмый. бер шәйгә дә ашыкмый Кешеләргә мәрхәмәтле, юллары туры килсә, кирәк җиргә илтә дә куя. Магаданнан алып килгән иске биштәрен тоткан Рафаэльне да тимер сандык үз эченә алды. Аңа чаклы, үзгә тукталышларда, шактый кешегә мәрхәмәтлелек күрсәткән булып чыкты трамвай иптәш. Буш урыннар юк иде Сакмаров уртагарак үтеп, уң кулы белән югарыдагы тимер сузымга тотынды Янында ике яшь кыз утыра Кара чәчле, калку янаклысы мөмкин булганча кыска тегелгән итәкле, йомры тезле, аксыл сары чәчле, нечкә борынлы сердәшенә ашыга-ашыга нидер сөйли. Ахири кызлар, араларына ир-ат заты кереп «көртләрен бутаганчы», беркайчан да сөйләшеп, серләшеп туя алмыйлар Аек акыл яссылыгыннан килеп бәяләгәндә, юк кына нәрсәләр турында, көлешә-көлешә сәгатьләр буенча ләчтит сатуны шөгыльгә дә санамыйлар. Рафаэльнең күзләре бер генә мизгелгә, анын ягында утырган кызның аякларына төште Йомры гез башларын алдагы утыргычның артына ук терәп куйган. Үтә күренмәле йон оек. теләр-теләмәс кенә тар итәк астына кереп китә. Башка вакыт га Сәетнең туганы да күзләре белән кызларның аягын озаклап иркәләп барырга, «минем аркага терәлеп угырсаң иде. матурым, салкын урындык шундый нәфис ботларның җылы, йомшак, назлы икәнен бәяли алмый, кадерен белми, ханымнарның бөтен матурлыгы, күрке, мактанычы аяктыр», дип хыялланып, ләззәтләнеп барырга ярага иде. Ә бүген ул бу гүзәллеккә исе китми, бәяләми Анын бөтен барлыгын башка хәсрәт биләгән. Сул кулы белән пинжәгснең сәдәфкә каптырылган эчке кесәсен кысып бара Анда аның бар байльпы алтын коелмасы. Хәзер аны ломбардка илтеп тапшыра да. самолетка билет алып, Магаданга оча. Кайтмыйча булдыра алмый, инде өченче көн. диңгез суыдай зәңгәрсу күзле, су анасы кебек ап-ак чәчле кызы Лариса төшенә керә. «Әтием, кайт, сине сагынудан чирләдем», дип. кычкырып- кычкырып елый, ап-ак тиреле кечкенә куллары белән муеныннан кочаклый. Кызы аны сагынган, ул аның янында булырга тиеш. Бәлки, кире кайтыр әле Казанга. Кызын да алып килер. Сәет абыйсының өйдә булмавы начар Күпме изгелек эшләде. Ул аңа барысын да аңлатып, озын итеп хат язып, рәхмәтләрен әйтеп калдырыр Акчаны күбрәк бирсәләр, берәр бүләк алып калдырыр Шунда Рафаэль ксмнсгщср терсәге белән янтавына каты итеп төрткәнен тойды. Уйларыннан аерылырга мәҗбүр булды. Борынына аракы, суган, сарымсак «дуслыгы» җимеше сасы, әшәке ис килеп бәрелде Күңеле болганып, косасылары килеп китте. Чит ир гәүдәсе белән Сак- маровның пинҗәк өстеннән киелгән күн курткасына сыланган, кайнар кулы учына ук терәлгән Махмыр дулкыны шул тарафлардан иңә икән Магаданлы артына борылып карамыйча, матур аякларга моңсу карашын да төшермичә, алгарак к^чге. Кемгәдер урын җигми. күрәсең Сасы исле бәндә дә аңа иярде. Тагын терәлеп басты Берни аңламаган Рафаэль гаҗизләнеп артына борылып карады кемсәгә тыгыз икән анда. Бакса, янында иске, таушалган бүрек, гар якалы, кыска зәңгәрсу пальто кигән, таушалган йөзле, бәрәңге борынының бер урында тиресе кубарылып. кызыл ите күренеп торган ир боргалана икән. Яшен тәгаен билгеләве кыен. Иллеләр тирәсендә булыр. w м «Бу агай-эне үзен-үзе белештермәс дәрәҗәдә исерек бугай, бәйләнә күрмәсен тагын.— дип, Әхсән абзый улы алгарак күчүне мәслихәт күрде. Яралы борын аңа иярде. Магнит белән бәйләп куйганнармени. Рафаэль янәдән бер-ике рәт утыргычны артта калдырды. Теге ир янәдән янына килеп басты, ышкылырга тотынды Егет уң кулын курткасы кесәсенә тыгып, терсәген тырпайтып, тегенең корсагына терәде, «иске бүрек» аның белән «аралашырга» теләүче юклыкны аңлап, тынычланасы, нәтиҗә ясыйсы урынга, басымны, эзәрлекләүне көчәйтә барды. Берәр таныш-мазар шаярта торгандыр, дип фараз кылып, борылып, йөзенә игътибар беләнрәк карады. Эзәрлекләүченең бик исе китми үзен өйрәнүгә. Күзләрен тәрәзәгә текәгән дә, арзанлы аракы сасысы артыннан гәүдәсен юнәлтә бирә. Танк кебек өстенә бара магаданлының. Ике өч тукталыш түзде Рафаэль. Инде тәкате корыгач: «Әйдә, абзый, уз, мин хатын-кыз түгел, сыланып барырга»,—дип әйтеп салды. Артык исе китмәде махмырлының. Җавабы әзер иде. — Син үзең миңа хут бирмисең, терсәгең белән эчемне кара яндырып, тишеп бетердең, ярдәм итегез, хулиган,—дип кычкырына ук башлады салмыш агай. Оештырылган әшәкелекне сизгер күңеле чамалаган Рафаэль алгы ишеккә таба атлый. Беренче тукталышта ук төшеп калу иде нияте. Теге бәндә йөгерәатлый килеп, Сакмаровның җиңенә ябыша. Ярдәм итегез, ул мине рәнҗетте, сволочь,—дип, кычкырынуын дәвам итә. Дөреслек яклы кешеләре дә табыла шул ук трамвайда. Ике әзмәвердәй таза егет Рафаэль янына килеп, ике яктан култыклап алып, күтәреп диярлек трамвайдан төшерәләр. Башкалар битараф кына, күзәтеп тора, ике чибәр кыз сүзләрен дәвам итә. «Рәнҗетелгән» кеше үз аягы белән җиргә сикерә. Милициясе дә килеп чыга, будкага алып кереп, беркетмә тутыралар, шаһитлардан, табигый ки, шул ук егетләрдән дәгъва-аңлат- малар яздырып. Рафаэльны бүлекчәгә озаталар. Санаулы дәкыйка эчендә бу сөенечле хәбәр телефон төбендә утырган Вильсурга ирешә. Ул яраннарына әзер әмер төшерә: «Сакмановны КПЗда озак тотмаслар, ментов- када дус-ишләре күп. Өенә үк озатып куймагайлары. Шул тирәдә саклап торыгыз, берничә машина белән. Милиция бүлегеннән чыгуга, автоматтан урталай кисегез. «Тегеләр» атып үтергән дип хәбәр таратырлык урын, мөмкинлек калсын. Урлап китә алсагыз... өчләтә артык түлим». Чыннан да Вильсур Садыйков фаразы раска килә. Аркасын, тез асларын, йомшак җирләрен иҗтимагый урында тәртип бозган, вак хулиганлык өчен резина таяк белән «иркәләп», тиешле сумманы түләткәч, мәхбүсне чыгарып та җибәрәләр. Шул ук көйсез, яңгырлы көн торса да. урамда рәхәтрәк, иркенрәк икән Ни өчен үзенә трамвайда бәйләнгәнне, хөкем оешмасына сөйрәп алып кереп, әллә нинди кәгазьләргә кул куйдырып, каршы әйткән өчен, сүгенәсүгенә кыйнарга керешкәннәрен аңламаган шикелле, шулай тиз котылуына да ышанмыйча, тагын кире чакырып алмасыннар дип, егет чантасын селки-селки. олы юлга таба ашыга Иншалла алтыны кесәсендә. «Тәрбияләгәндә» курткасын, пин- жәген салдырдылар, биштәрен тикшерделәр, ә кесәләрен тентергә башлары җитмәде Күпме мәшәкать, аңлашу, ышану-ышанмау китәр иде шул сары шайтан тирәсендә. Тизрәк-тизрәк илтеп тапшырырга кирәк бу металл кисәген. Бераз авызны чылатып, халәтне иркәләп алсаң да ярар иде шундый зәхмәттән соң. Шулай икеләнеп, уйланып атлаганда, янына шып итеп, чит илдә эшләнгән, адәм баласы акылының казанышы — спай җиңел машина килеп туктады. Арткы ишекнең тәрәзәсе ачылды, урта яшьләрдәге мыеклы ир кулы белән ишарә ясап, үзе янына утырырга чакырды. Рафаэль берни аңламый. Башы гөжли, тәне авырта Абыйсы бу хәл турыда ишетеп, артыннан машина җибәргән дияр иден. ул өйдә юк. гомумән Казанда түгел. Алгы рәттә утырган адәм, төзәтеп булмаслык хата ясап, Рафаэльне айнытып җибәрде. Сәет Яруллович. утырыгыз, без сезнең дусларыгыз Теләсә кая җилфердәтеп илтеп куярбыз Баш миендәге җыерчыклары тартышып, йөрәге чәнчешеп куйды. Рафаэль ул чаклы ук дивана түгел, барысын да аңлады. Аны абыйсы белән бутаганнар түгелме соң? Йа хода! Артта утыручыларның берсе таныш тоелды аңа. Туктале, трамвайдан күтәреп төшергән адәм түгелме соң? Беләгеннән авырттырып, чеметеп тоткач, ул егеткә ачу белән карап алган иде Сыны, эчкә баткан күзләре, ике бармак чаклы гына тар маңгае хә1ер казанында ныклап урнашып калган. Рафаэльның бөтен барлыгын курку, өркү, шикләнү биләде, бизгәк тоткандай калтырана башлап, бу таза җаналырлардан еракка, җәһәннәмгә булса да качып китәргә, дигән фикер зиһенен бораулады Әмма аяклары хуҗаларын тыңламас хәлдә иде Әйтерсең лә. сөяген, сеңерләрен. канын суырып алып, бөтен бәдәненә йомычка чүбе тутырганнар. Кәмит күреп, авызын ачып катып калган тиле-миле кебек, урам чатында тәк басып тора. «Вольво»нын беренче рәтендә утырганы «Аг!»—дип кычкырды. Нәкъ шул мәлдә Рафаэль янында бер ишекле кечкенә автобус пәйда булды. Ачык ишектән аңа мәрхәмәтле куллар үрелде. Сакманов шунда сикерде, лып итеп яндагы утыргычка сеңде. Аның башкага хәле калмаган иде. Ату тавышы ишетелмәде. Автобус, ашыкмыйча гына борылды да, баягы җилбәзәк машинага иярде Магаданлы юлдашларына күтәрелеп карады һәм тынсызөнсез калды, Казанга килеп төшкән көнне, абыйсының таш баскычында сугып еккан, күн аяк киеме белән изгән бәндәне таныды. Ул- Гөмбә кушаматлы имансыз зат Роман Кусаматов иде. Магаданлы бүген үзен исән калдырмасларын аңлады. Трамвайда баргандагы шикелле, сул кулы белән алтынын кальбенә кысып, елап җибәрде Күз алдында үз кызы булмаса да. аның өчен иң якын, иң газиз җан иясе Ларисасы тора Аның өчен тырышканые Кеше язмышына битараф шәһәр шау-шулы, гөнаһлы тормышы белән яши бирде . Бәхет эзләп, Магаданнан ата-бабасы җиренә аяк баскан Рафаэль Әхсән улы Сакмаровның үле гәүдәсен Коры Елгадан ерак түгел бер урманда, агачка асып куелган рәвештә табалар. Гөмбәнең корбанын гөмбә җыючылар күреп ала. Тәненнән вак калибрлы унбиш пуля табалар. Күрәсең, җан алучылар Рафаэльне тере килеш агачка элеп куеп, төз ату буенча мәргәнлек ярышлары уздырганнар. Берәүгә дә аңлы рәвештә начарлык эшләмәгән, явызлык кылмаган, болгавыр замана агышына җайлаша алмаган, күк тормышы өчен яратылган изге кан янында явыз каннар да аккан дигән фикергә килгәннәр тикшерүчеләр Үтерүчеләр арасында авыр аңлашулар булганга охшый. Сәет Сакманов белән йөртүчесе Замир агышуга, һәрхәлдә кан коешуга барып җигкән низаг ъның серенә гиз төшенделәр Сәбәбе: берәүгә дә бәхет бирмәгән Магаданнан килгән алтын коелмасы булырга тиеш. Байтак кешенең башына җитәрлек коч бар иде ул табылдыкта. Көндәш ширкәт җитәкчесе Вильсур берничә көннән соң, җирле гәзитә битләреннән гүбәндәге хәбәрне зиһененә алды: «Коры Елга янындагы урманда, беркая да эшләми торган. Магаданнан килгән Р А Сакмаровның үле гәүдәсе табылды. Җинаятьчеләрне эзләу башланды». Бу көннәрдә бәйрәм халәтендә яшәгән, катыйльларына акчаның шактый өлешен гүләп өлгергән Вильсур Мәгъсүм улы ошбу белешмә белән танышкач, өянәге тоткан кеше көненә төште, телсез, өнсез калды. Димәк, Сәет Сакманов исән, значит, сугыш дәвам итәчәк Энесе өчен аңа. Вильсур Садыйковка гүләргә туры киләчәк Гафу итеп булмаслык ахмак- лыклры өчен кыйммәтле киллерларын. Гөмбәдән башкаларын, куып чыгарды. Бу адымы дошман тегермәненә агызылган шифалы су булды. Алар бар гаепне, энесен үтерүне Гөмбә белән Вильсурга сылап калдырып, Сакманов белән якынаю юлларын эзли башладылар «Эдельвейс» корылмасында үтәли җилләр уйнаганда Сәет кальгасы ныгый, көчәя барды. Трамвайда Рафаэльгә бәйләнгән, яралы борынлы салмыш карт та табылды, көтмәгәндә кесәсенә килеп кергән акча бәрабәренә, ул үзен ничек эзләп табуларын, яллауларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Бу төр кешеләрнең иманы да, ватаны да була алмый. Хәмер атлы шайтанга коллыкка төшкән бәндә, тамагы хакына теләсә кемне сата алып, янәдән ваклап сата ала. Вильсур ширкәтенең икътисадый хәле шактый хөртиләнде. Мансурның энесе Ленар Динмөхәммәтов та, аның өметен аклау турында җитди уйланмыйча, үз теләге белән диярлек, тәненә кургаш «сорап» алып, абыйсы янына кереп ятты «Акчаң булганда бар да дус, акчаң бетүгә, бар да яныңнан таяр». дип белмичә язмагандыр бер шагыйрь. Килер мал кимегәндә, китәр чыгымнар арта бара икән Мәгәр нәтиҗә ясарга иртә әле. Арыслан хәлдән тайса да, бер сарыклык көче кала, диләр. 10 —акмановның терелүе шактый озакка сузылды, аңына килеп, мәненә с кайтып, тамагына каба башлагач та, аягына басып, мөстәкыйль хәрәкәт иткәнче шактый вакыт узды. Җәрәхәтләре санап бетергесез иде. Шәфкать туташы да арыды, йончыды. Аны аеруча киләчәгенең, караватта егетләнеп яткан кеше белән мөнәсәбәтләренең, әллә ничек кенә, бернинди шартнамә белән беркетелмәгән булуы борчыды. «Гомерлек ярым шул чирләшкә булырмы икән?» — кебек шаян-моңсу гамен ачылышлысы алыштырды: «Өч ай яныннан китмичә, интегә-янтыга аякка бастырырсың да, «мин синнән ярдәм сорамадым».—дип, шамбы балыгы кебек, кулыңнан шуар да чыгар. Машинасының төтенен иснәп, өч юл чатында, әкияттәге күзле бүкәндәй, чәчләреңне тузгытып басып калырсың». Шул ук вакытта ап-ак чырайлы, яра эзләре ямалып бетмәгән, сакал- мыек баскан ир белән күңел уртаклыгын, җан якынлыгын тоеп яшәү аңа дәрт, дәрман өсти. Соңыннан Сәет белән борчаклары пешмәсә дә, ул карават янында уздырган көннәре өчен үкенмәс кебек. Ир-ат белән буталгаласа да, аның сыктанып, әрнеп яраткан кешесе булмаган икән әлегә кадәр. Аның өчен иң кыены арага Җирәннең килеп керүе иде. Аны яратмый Фәридә Мәгәр кискен рәвештә бүрәнәләрен дә бүлеп куя алмый. Шөлли. Теге үзен айга сикергән азгын арысландай тота. Эчке күлмәк өстенә генә киелгән яңа халаты җайсызрак булды, бөгелгәндә, иелгәндә гел шуышып төшә, шул мәлдә җитешеп тулган күкрәкләр ачылып, биешеп алалар Ханым өзелеп төшәргә әзер алмаларны каплап куйгандай итә. Терелеп килгән ирнең аның һәр хәрәкәтен күзәтеп ятканын сиземли. Сызлаулары, тән әрнүләре иргә ачылып китәргә бирми. Яшен чыбыркысыдай елмаеп ала да, тагын кырыслана. Куллары хәрәкәтләнә, кашыкны үзе тота башлагач, Сәет гомерендә беренче кат, кызамык белән чирләгәндәге шикелле, кайнар учына Фәридәнең бармакларын алды. Ханым кулга кергән тере балыктай бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды. Рәнҗетмәслек итеп кенә кулын бушатты.— Сезгә, Сәет Яруллович, шаярырга ярамый. Врачлардан андый рөхсәт юк. — Ни өчен? — Хәлегез авыр. Аннан, сез бит җитди кеше. Бала-чага түгел! — Кем мине, суръюзный, ди? Фәридә икеләнеп торды да, ярым шаярткан булып, әйтеп салды. — Үзем беләм. Сез коедан үле бала эзлисез: хатын-кыз башын өтер- мәгә тыгу хыялы белән яшисез Моннан да явыз кеше була аламы сон жир йөзендә? Бер тын белән күнелендәген кысып чыгарды да тынып калды Үзенә дә уңайсыз булып китте. Бармакларын түфлие кысамы диярсең Озак еллар күңелендә ачулы нөктә булып яшәгән үпкәсен әйтмичә калдыра алмады Килен коймагындагы төер генә түгел шул йөрәк ярасы Кул белән алып ташлап, авызга эләксә, төкереп котылып булмый Сәет йөзен читкә бормады, үпкәләмәде. Оста шахматчы төсле, иң дөрес юлны тапты Күңелендәгесен чиште — Ул дивана чорымда, синең шундый изге кеше икәнеңне, язгы чәчәк төсле матураеп ачылып китәсеңне күз алдыма да китерә алмадым Ахмак булынган. Хәзер терсәкне тешләп булмый. Ачуланмавыңны, соңарган тәүбәмне кабул кылуыңны гына сорый алам Фикер сөрешенең икенче өлешенә Фәридә юри дикъкать салмады Бу хакта аңлашу бер тапкыр гына булмас әле — Матурлык бер көнлек байлык Анысын әти-әни биргән Минем бу эшкә катнашым юк диярлек Ни өчен «диярлек»? — Үземне саклап тота белдем. Өлешләп вакларга ирек куймадым. — һМм . Кызык Дөньяга китерүчеләрең табигый чибәрлегеңә әдәпәхлак якларын да өстәгән булсаларчы9 дип. ычкындырганын сизми дә калды Сәет Соңыннан. Су Анасының тарагын урлаган малайдан да ныграк үкенде шул җөмләсе өчен Әйткән сүз аткан ук Аның ни хакы бар Фәридәне шулай битәрләп, тәнкыйть итеп утырырга Үзең фәрештә булсаң бер хәл иде Ипле генә башланган сөйләшү барышында ханымның алсулык типкән бит алмаларына рәнҗү катыш үпкә, әрнү тимгелләре бәреп чыкты Күзләре тирән упкындай эчкә батты. Кискен торып басты Гафу ит. Фәридә! Зинһар дим Минем белән шулай сөйләшер!ә ни хаккыгыз бар9 Көне-төне яныгызда утыруның рәхмәте шул булдымы9 — Булдыра алсаң. Фәридәкәй. рәнҗемә инде Минем шундый гадәтем бар Әүвәл әйтәм. соңра уйлана башлыйм. Бернинди явыз ниятем юк иде. - Сез бит чынында берни белмисез' Вакыйганың тышкы ягын гына күрдегез. Милисәдә эшләгәндә дә. тирәнгә кереп, тикшереп, өйрәнеп тормадыгыз. Макса!ыгыз: фактны раслап, мине этапка озатып, иңбашыгызга яңа йолдыз тагу иде Кеше, аның язмышы, шул фаҗигага этәргән сәбәпләр берегезне дә борчымады. Их сез. җаваплы ирләр. Сәет дус-ишләре белән аралашкандаг ыдай җиңеллек белән ычкынган сүзләре өчен чын күңелдән, ихлас җаннан үкенде Үзенә тау хәтле яхшылык эшләгән, өзелеп төшәргә әзер җимештәй чибәр хатынны ни пычагыма дип шулай рәнҗетә соң әле ул! Эгоист первой гильдии Хаталанган, булган, беткән Базар хатыны кебек, сасы мичкәдә күәс әчетәсең! Кайдадыр укыган иде «Әшәке хатыннан үзең котыл, яхшысы үзе ташлап китәр». Хатын-кыз гадәттә изгелекне онытмый, начарлыкка шул ук көмеш белән гүли Фәридәнең ифрат четерекле, катлаулы хис-тойгылар өермәсе эчендә калганын аңлады Сакманов Чын-чынлап үпкәли генә күрмәсен иде Имәнеп китте Өлгергән карлыгандай кара, сөзгәк күзле, өлгергән гәүдәле ханымның үзенә кадерле җан икәнен җаны. тәне, яралы күзәнәкләре белән тойды Сәет шул мизгелдә Ханым чыгып китмәде Күзендәге яшыр тамчыларын ксчгеки ак яулыгы белән сөртте дә сөйләп китте Сез бит берни белмисез Минем әнием (мин анардан бик яшьлн калдым): «Адәм язмышы, агым су кебек, борылмалы, сыгылмалы. чоңгыллы»,—ди торгание. Сәет Яруллович, дөресен әйтәм, сез миңа якын булып киттегез. Абыем кебек димме. Киләчәктә араларыбыз ничек булып бетәр, күрәзәлек итә алмыйм, миннән генә тормый. Сез тышкы дөнья мәшәкатьләрен кабул итә алырлык хәлгә килгәч, тормыш юлымны түкмичәчми, бигрәк тә «теге хәлне» бәйнә-бәйнә сөйләп бирермен дигән нәзерем бар. Хәлегез шәпләнә бара. Шаярта, төрттерә, хәтта чәнчи башладыгыз. Бер авызы пешкәч, салкын суны да өреп кабу хәленә төшкән Сәет: «Күңелеңә яра аласы булсаң, сөйләмә, Фәридә. Узган эшкә Салаватулла. Тем более, мин хәзер хөкем оешмасында эшләмим!» — дип, чигенүне мәгъкульрәк күрде. «Синең аркада милициядән куып чыгардылар»,— дигән, тел очына килгән җөмләне аска, үт куыгына төртеп төшерде. Акыл теше чыгарга вакыт иде абзыйга. Ничек булганын мин үзем сөйләп бирә алам. Телисеңме? дип әтәчләнде «Игелек» хуҗасы. — Йәле,—диде табигый хәленә кайткан ханым, сакаллы сабыйның уенына тартылып. — Тәк. Училище тәмамлап, медсестра булып эшли башлаган, авыллыгы чыкмаган мөлаем кызый, чыкылдап торган шәһәр компаниесенә, тусовкага эләгә. Үрнәкләр күрсәтә-күрсәтә, мактый-мактый, үз шәхси мисаллары белән котырта-үрти шәраб эчерәләр. Кызыл хәмергә спирт кушылган була. Шайтан пары кызның миенә үрмәли, акыл күзәнәкләрен томалый. Озын буйлы, нечкә иренле, очлы борынлы, аксыл бөдрә сачле егет аны тансыга ала. Кочаклашып, җылыга тарган сары майдай эреп биегән арада бүлмәдә икәүдән-икәү генә калганны яшь шәфкать туташы, гомерләр узган шикелле, сизми дә кала. Ловелас эссе кулын нечкә билдән алмыйча гына, кызны тәрәзә янына алып килә, урамда торган «Мер- седес»ка төртеп күрсәтә: «Бу — синеке». Шуннан теленә салына башлый: «Күзләрең ошый миңа, йомшак күкрәгеңә гөнаһлы башымны салып, мәңгегә йокыга таласым килә. Минеке бул. Теге дөньяда, хәтта, случайно, оҗмахка эләксәң дә, җенси тормыш, сөешү юк. Чал тарих белән чагыштырганда, кешенең гомере, вай-вай, кыска. Күбәләкнеке кебек кенә. Санаулы рәхәт мизгелләрне эләктереп калырга кирәк». Куллары, табигый ки, тик тормый, тегендә керә, моннан чыга, кызның кызышуы җитә һәм, шул татлы ширбәт басымына түзә алмыйча, Агыйдел камышыдай бөгелеп төшә. Карышырлык тәкате калмый Тагын һәм тагын очрашасыз. «Колга», билеңнең нечкәлеге юкка чыгуын күргән көнне үк, кояш нурлары куып тараткан иртәнге томан кебек, юкка чыга. Фәридә авыруның илһамланып сөйләгән хыялый хикәятен бүлдермичә тыңлады. Көянтәдәй кашлары гаҗәпләнүдән бер өскә менде, бер аска төште. Каен күмередәй кара, шыр ачылган күзләрендә серле тирәнлек. Шунда кереп югаласы, эрисе килеп китте Сәетнең. Өсте турсаеп торган тулы иреннәренең читенә елмаю кунды. Очып чыгарга әзер тутый кош төсле. Сәетнең хыял уенынамы, әллә шул чаклы матур сөйләвенә шаклар катыпмы, ул кадәресен кистереп әйтүе кыен. Фәридә кычкырып көлеп җибәрде. Тәмәке тартырга чыккан җирән яугир ишекне ачып карап алды. Дөрес уйламыйсыз. Уйдырмагыз раска чыкмый. Әйтсәм әйтим: әгәр шундый яшь, иләс-миләс чагымда сезне очраткан булсам, бәлки, мерседесыгызга утырып киткән булыр да идем. Но. увы. Гомер узды, чабата тузды... — Чыны менә болай,— дип, бирешмәде Сәет.— Хастаханәнең өченче катында катлаулы операция бара. Баш врач яисә баш хирург син биргән сөлгегә маңгаендагы тирен сөртә дә. җилкәңә кулын сала Син тыйнаклыгың аркасындамы, югалып калыпмы, аяк табаныңнан күтәрелгән шатлык хисенә бирелепме, йонлы кулга шап иттереп сукмыйсың. Шул гына кирәк тегеңә. Йомран мәеле әрсезләнә. Оҗмахлар вәгъдә итеп, шул исәптән хатыны белән аерылышып, өйләнергә антлар эчеп, синен белән йоклауга ирешә Мондый якынлык, өлгергән карбыз кебек шартларга җиткән, шуны таләп иткән тыгыз тәнеңә охшап китә. Бала тугач, коты алынып, сине әлеге юлга этәрә. Бу гөманыгыз да туры килми, әфәндем. Кино сөйләвегезне дәвам иттерә аласызмы9 Әүвәл менә бу эремчекне йотып җибәрик, йөрәкне тазарта, башны эшләтә торган ризык бу. менә шулай Тыңлаучан балага әверелә барган Сәет, эремчекне җылы чәй белән тамагыннан төртеп төшергәч, лыкылдавын дәвам иттерде. — Хуш. Хәзер иң дөресен сөйлим. Фал китабын ачтым. Авылына кайткач, алдынгы, орденлы комбайнчы сине озата килә Синен печәнлектә берүзең йоклаганыңны белеп китә, төнге сәгать бердә, син җәелеп, изрәп, кулаякларыңны як-якка ташлап, мәрткә киткәнеңне көтеп ала да. ач бүредәй өстеңә сикерә, көчли. Үзеңдә принципиаль каршылык күрсәтмисең. Чуаш кардәшләр әйтмешли, «рәкәт пулып» китә Беркем белми дә кала. Кулыңны сорап килә Яктыда тегенең йөзен күргәч, никахтан баш тартасың. Сәетнең шаярткан булып. Фәридәнең үткәне турында күбрәк беләсе килүен аңлады ханым. Значитсы. битараф түгел Бөтенләй башкача булды шул минем хәлләр. Сәет Яруллович Мең дә бер вариант уйлап тапсагыз да. туры китерә алмассыз, дип куркам. Иң мөһиме, мине көчләүче дә. алдаучы да булмады. Үз ихтыярым. үз теләгем белән... Әһә, аңыштым. Ләйлә белән Мәҗнүн. Таһир белән Зөһрә. РомеоДжульетталар мәхәббәте Олы шашыну Җир Күккә тоташа Тик замана баласы Таһир подлец булып чыга Срочно «үлеп» китә Шулай ук адым саен очрый юрган тәварих Фәридә авырлык белән икеләнүен йотты, иренендә, кош мамыгыдай утырып калган елмаюын саклап, сүзен башлады Әйткән идем: мин әни рәхәтен күрмәдем. Ташлап киттеме? Вафаг булды Мине әткәй белән олы апам үстерде. Медучилище- ны бетергәч, эшкә Казанда калырга рөхсәт иттеләр Миннән кала энекәшем Искәндәр бар әле Быел химико-технология университетын тәмамлады. Мисхәт. Гриша. Замирлар арыгач, берничә төн сакта да торды. Минем әле кайниш тә бар икән. Үземдә эшләр Муены булгач, камыты табылыр. Аны дуст ыгыз Нургали абзый уз цехына алды инде Кара син аны карт төлкене Минем белән туган-тумача уйна- макчы Ярый Бүлдермәгез! Бу фаҗигале хәл хакында бик сөйлисем килен тормый Безнең арада яткан гумранны аглап булмый Аны утынга турыйсы... Апам безнең аркада утырып калды. Күкесе бушка кычкырды Аның белән аулак өйгә йөргәннәрнең балалары урта мәктәптә укый Сайланырлык хуты юк иде. өлешеңә гигән көмешең дигәндәй. күрше авылдан хатыны куып чыгарган бер ирне алып кайта бу безгә Үзегезгә мәгълүм: яхшы ир белән акыллы эше йорттан куып чыгармыйлар Алкаш булып чыта һәрдаим тавыш, гауга, җәнҗал Әткәйне үз өеннән куа башлыйлар Кыерсытуга, рәнҗетүгә түзә алмыйча, биштәрен аркасына сала да. минем кырга, тулай торакка килеп төшә бу Бүлмәдә миннән өлкәнрәк, сиңа таныш Сәлимә атта кебек үк. холыксыз, карт кыз белән икәү яшибез. Әтине кабул игтем. урнаштырдым, караватымны бирдем Үзем идәндә йоклыйм. Өйдәшем, төннәрен бәдрәфкә чыккан булып, туфлие белән аякка, кулга баса, янтауга тибеп үтә Чыдамлылык бизләремне соң чиккәчә киереп түзәм. Атна-ун көн шул тәмугта яшәп, тәмам чыгырымнан чыгып, киттем үзебезнең терапия бүлеге мөдире Кәүсәрия Фатыховна янына Дөньяны күп күргән, абруйлы, бик күп каста начальствоны аякка бастырган ханым. Тәненең алтын-көмеш iагылмаган җирен табуы кыен. Балдакларының һәркайсы кыйммәтле таш белән бизәлгән. Кыскасы, безнең ише ачкүз хәчтерүшләрнең бәбәге тискәре якка әйләнеп чыгарлык. Җылый-жылый, нарасый яшьләремне агыза-агыза. хәл-әхвәлемне бәян иттем. Әйткәнемчә, бик чая, үткен, тоткан җирендә теләсә нәрсәне өзеп ала торган хатын иде. Мине тыңлагач, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән, сосиска кебек бармакларын пумала башына батырып, бик озак уйланып утыргандай итте. Кыскасы, шартын килештерде. Йөренеп алды. Ишекне келәгә салды. Соравы һаман колагымда чыңлап тора. — Ирләр белән йоклаганың бармы? Мин берни аңламыйм. Ялганларга ярамаганны беләм. Безнең якта аулак өйдә егетләр белән куну гадәте бар. Тирәнгә китеш юк. Көлтәгә куелган башаклар кебек, тәне-тәнгә сыланып, кызышып, шаярышып ятасың да. миңгерәгән балыктай торып китәсең йә берәрсенең әти-әнисе килеп, шайканы куып тарата Шул хакта сөйләп бирдем. Калын пыялалы күзлеген кулына алып, Кәүсәрия Фатыховна кылчыктай карашларын миңа текәде. Тәнем аша көчле рентген нурлары узды диярсең. - Мине бала чакта кем белән әп итешеп йөрүең борчымый. Сән кызмы, хатынмы? Йоклау белән йоклауның аермасы бар. Сән медик, шуны гына беләсеңдер шәт? Мин - сарыкбаш һаман берни аңламыйм. Кыз кеше мин. Кәүсәрия апа,— дим, үрсәләнеп, нинди җавап ишетергә теләгәнен белмичә. Шылай булуың начар да, яхшы да,— дигән нәтиҗә ясый ханым. Алтын тешләрен елтыратып, яңа сорауны авызыннан төшерә. — Фатирлы буласың киләме? — Кая миңа ул хакта хыялланырга. Тулай торактан әткәй белән торырдай бүлмә сорап килүем. Кәүсәрия Фатыховна. Күзләрем ат дагасы хәтле алтын алкаларында. Яшьлек — яшьлек инде «Ханымның кулларындагы, колагындагы, муенындагы алтыны, тешләренә тимәсәң дә, әткәй белән икебезгә бер фатирга артыгы белән җитәр иде»,— дигән тиле фикер уза сыек фикерле башымнан. Ханымның холкын беләбез Өч нарат арасында адашып кала торганнардан түгел. Сүзен маңгайга бәреп әйтер. Бер карт. юк. яңлыш атьәм, өлкәнрәк яшьтәге дәдәй белән йокларга риза булсаң, язын, ояларына очып кайткан карлыгачлар белән бергә, менә дигән фатирга кереп утырырсың. Авыллыгым, мокытлыгым чыкмаган һәм мин мондый «җитди» әңгәмәгә әзер түгел идем. Авызымны ачтым да, тилебәрән орлыгы ашаган тинтәк төсле катып калдым. Авызың хөрмәдә булыр. Соңгы җөмләдән зиһенем ачылып, яктырып киткәндәй булды. Әһә. апаем шаярта, мине тикшерә, тиле-миле авыл кызында тәҗрибә уздыра. Хөрмә яратмыйм мин. Ул авызны бөрештерә. Арзанлысы, зарплатка сатып алганы гына мәми авызны бөрештерә, тешне камаштыра,— дигән җавап алдым, уңышсыз дип табылган шаяртуыма. Аның җитди сөйләшкәнен, хәлемнең мөшкеллегеннән файдаланып, мине кемгәдер тапшырырга, сатарга җыенганын аңлап, камчы ашарга әзер чыгымчы аттай, аякларымны бусагага терәдем. Юк. юк, булмаганны. Сез нәрсә сөйлисез, мин кыз кеше. оят. — дип. мыгырдана, кычкырына, пырдымсызлана башлаган идем, Кәүсәрия Фатыховнам калын пыялалы, әлбәттә инде хакыйкый алтын кысалы күзлеген борынына элде дә, усал, явыз, тәкәббер тавыш белән: «Чыгып кит моннан, дура, күземә күренәсе булма. Олы башымны мыскыл итеп, мин але аның белән сүләшеп торам Учыңа кысып ят».— диде. Наполеон ишарәсе белән ишеккә күрсәтеп Җәядән ычкынган агулы уктай атылып чыгып киттем. Урамдагы ■эскәмиягә ятып, гарык булганчы, күзләремнең карасы кат-кат юылганчы җыладым. Көтүче чыбыркысы төсле сөйрәлеп бүлмәмә киттем Өйдәшем әтинең кием-салымын, биштәрен, чантасын коридорга ташлап ята. Дөнья бетереп акыра Азгын кәҗәне суялармыни «Мажик сасысына |үзәрлегем калмады Чыгып китегез моннан Хәзер үк главныйга барам Икегезне дә обшагадан кудыртмасам. исемем Фильсинә булмасын!» Югалып, мескенләнеп, кечерәеп калган әткәйне кочаклап, янәдән диңгез суын агыздым да. Кәүсәрия Фатыховнага «Мин риза», дип кереп әйттем. — Бер исерек башка арәм кигәриен. наным Син медик кеше. Үзен чамаларсың, үзем дә үрәтермен. Сизми дә калыр. Фатирлы хатын иргә аптырап тормый безнең заманда Шәкәргә килгән умарта кортларыдай артыңнан улап йөрерләр әле. Кәүсәрия апа атьте диярсең. Минем язмыш абзам безнең балниста. япан хәтле люкста миниаль. мануаль массажлар алып, кыскасы, гомерен озайтып, хәл җыеп ята икән. Кан басымын төшерү өчен яшь ханым кирәк икән аңа Бу хәтлесенә соңрак барып җиттем Минем тәүге «ирем» биләгән урыны, дәрәҗәсе, абруе белән мәмләкәтебезнең иң олы кешеләреннән берсе булып чыкты Мөдир апа миңа, тулы инструктаж биреп, энә кадарга кертеп җибәрде аның бүлмәсенә Мин бөтен тәнемне һөҗүмгә, вату. сыту, изүгә әзерләп, кычкыра калсам дип. авызга гыгарга чүпрәкләр алып, өркетелгән болан баласыдай колакларымны тырпайтып, аяк очына басып кына палатага кердем Гаҗәбе: ул миңа ач бүредәй ташланмады. Бик гади итеп, аталарча хәл-әхвәлемне сорашты, әллә ничаклы мәзәк хәлләр сөйләп ташлады Мин аңа ияләшә башладым Якыннан танышып, муен-маңгаендагы сырларга, күз төпләрендәге кара уемнарга күнеккәч, ул миңа артык карт күренми башлады. Түгәрәк йөзе. тулы, елмаючан иреннәре, арыган, акыллы күзләре тулы, олы гәүдәсенә ятышып тора. Кыскасы, кешегә ияләшеп була икән ихтыяҗ чыкканда Мине итәгенә утыртып үбүдән артыкка бармады Кулын алып куйганда да. ачуланмады, үпкәләмәде Балытистан. делегация җитәкчесе булып, чит илгә китте Миңа алгып алка, көмеш балдаклар алып кайтты Йөзекнең иң күркәме, ханшалар кия торган алтын кашбау кебек, ялт-йолт килеп торганы Кәүсәрия Фатыховнага насыйп булды Тын алмыйча тыңлап яткан Сакманов көйсезләнеп куйды Онытылып киттең. Фәридә Торак мәсьәләсен хәл и г теме, хет? Кәүсәрия Фатыховна бабамның бүлмәсенә алып кереп, мин беренче уколны кадаган көнне, безне тулай торакта аерым, зуррак бүлмәгә күчерделәр Дөрес, анысы сезнең якын дустыгыз, шымчыг ыз Сәлимә апа кырында булып чыкты, гөнаһ шомлыгына каршы — Ә... ә бабан бүлмәңдә булгаладымы’ диде Сәет, үзе яшь кеше мәеле, «бабаң» сүзенә көчле мәгънәви басым төшереп Ирнең гасабилануына ханымның ияге дә селкенмәде Юк диярлек Главврач белән, обход ясаган булып, кереп чыккан булдылар Шул визиттан сон. серле таяктан суыткыч, япон телевизоры, киемсалым шүрлеге төште бүлмәбезгә Син ана бабаңа, ничек, кем дип мөрәҗәгать итеп яшәдең? Сәет күңелендә көнләшүгә якын үҗәт, тырнаклы усал хиснең куеруын тойды Күбрәк беләсе килде Бит. тән төзелеше, тире төсе тарафларыннан Зөлфиясе урыс фильмнарында күрсәтелгән татарларга бөтенләй охшамаган иде Фәридә исә. кыпчак-болгар хатын-кыт тарына хас күрекле сыйфатларны үзенә җыеп алган Бер караганда кучкыл, икенче бакканда, өлгергән, юеш тре карлыгандай чем-кара күзләре, салмак борылышлы кашлары, тойгылы иреннәре, гәүдәсе һәйкәлгә куярлык мәһабәт. Сәет сокланып карап туя алмый. Күзләре матурлык белән иләсләнгән, илһамланган саен, билгесез көчкә ачуы уяна, саруы кайный. Билгесез дип... — Исеме, отчествосы белән мөрәҗәгать иттем,—дип, дәвам итте язмышы, тормышы, күтәрелүе һәм төшүе турындагы хикәяне Фәридә, ирнең яралы тәнендә кабынган утлы көнчелек ялкыны дөрләвен сизмичә. Хәер, Сәет күңелендәге зилзилә, туфан өермәсе турында тәгаен хәбәрдар булса, шатланыр гына иде Бәлки, булган-беткән хәлләрнең кайбер боҗраларын, тыкырыклы борылышларын төшереп тә калдырыр иде сөйләмнән. — Үзе юкта «бабам» дип йөрттем. Әткәмнән берничә яшькә олы булса да, гел тәрбиядә, затлы ризыкны вакытында ашап яшәгәч, шактый яшь күренә иде. Форсаттан файдаланып, «сезнең кебек», дип өстәмәкче иде дә, шырпысын урынында калдырырга акылы җитте. — Әтиең синең белән яшәдеме? — Юк. Теге мәлгунь апамны ташлап, балалары, беренче хатыны янына кайтып китте. Әтине авылга озатып куйдык. Бу сөален сүз, җөмлә тукымасын күчереп, дөньяга очырып чыгарырга хаккы юклыгын аңлый Сәет Самолет, һава упкынына төшеп алган- дагыдай, йөрәгенең бер күтәрелеп, бер түбәнгә тәгәрәп алуы буенча ялгышын сизенде. Мәгәр соң иде. Ак мендәреннән өскәрәк күтәрелде. Үз тавышын ишетмәде. — Ул сиңа... сиңа укол кадаганда кызганмадымы? Авырттырмадымы? Фәридә сорауны аңлады. Ул инде Кәүсәрия Фатыховна кулына килеп кергән тәҗрибәсез, хәйләсез, саф күңелле, беркатлы кызчык түгел иде. «Көнчелек галәмәте — бәйләнү башланды»,—дип уйлап алды ханым. Үзен тыеп кала алган булса, Сакманов ак сакаллы картлар рәтендә йөрисе иде дә, шайтан коткысына бирелде. Аһ ул, каһәр суккан, тиктормас, сөяксез телне... Күпме кешенең башына җитте, яшьли гүргә кертте. Эндәшми, теле кычытса да сорауны бирми кала торган акыллы дәүләт ирләре була. Читтән күзәтеп торучылар берни аңламый. Акыл шәрифләре дә чамалы кебек. Ә үзен һаман үстерәләр, күтәрәләр. Иң хәйләкәр хатыннар өчен дә алар табышмак. Сәетҗанның эчендәгесе—тышында. Ханымга, аның сөйләгәннәренә битарафлык саклый алмавы, кызулыгы, дуамал тәвәккәллеге чак кына араларын чәлперәмә китермәде. Якынлык хисе, саклап тота белсәң генә дәвамлы була, озакка җитә, диләр шул. Вакланып төпченүен яратмаса да, Фәридә чын-чынлап терелә килгән иргә үпкәләмәде, киресенчә, күңелендә аңа галәкәдә җылы мөнәсәбәтнең уяна килүен тойды. Сәет чын иргә охшаган. Ә аларның күп түгеллеге шәфкать туташына мәгълүм. Шуңа күрә, күңеленнән рәнҗесә дә, эчтән бүселгән канәгатьсезлеген тышка чыгармады, сиздермәде. Аралары тирәнгә китеп, кое бурасын өйгәнче, араларын ачыклау, кемнең кем икәнен тәгаенләү хәерлерәктер. — Әүвәл шактый интекте... тирләде, пеште, мине дә бимазалады Аннан соң хөкүмәт мунчасына алып барды. Голливуд журналларын күрсәтте. Соңгы мода буенча киендерергә тырышты. Саран һәм куркак кеше түгел иде. Мин аңа барыбер рәхмәтле Көндәшенең кемлеген чамаласа да, беткән баш беткән инде дип, ачыклауны кирәк тапты. — Ни өчен «иде»? — Тукай абыебыз әйтмешли, җәсәден туфрак алды... Кстати, әтием дә фани дөньяны ташлап китте. Мотыйгуллинаның ике бүлмәле фатиры барын белсә дә, башын юләргә салып, сорап куйды. Синең тору һаман шул тулай торактамы9 Мин сезгә, Сәет Яруллович, терелә башлауга әйткән идем инде Квартирам бик яхшы Ачуланма инде. Минем зиһен ниерәк.. Үзен генә яшисенме 9 Энем миндә тора.. Фатирны алу җиңел генә булмады.— дип өстәп куюны кирәк тапты ханым «Ал1ын-көмешкә, чүпрәк-чапракка алдап, төп байлыгын алганнан соң. бабай койрыкны сыртка салу ягын карагандыр әле Хатын-кыз төп мәсьәләләрен до того хәл игеп куярга тиеш шул».- дип нәтиҗә ясады «Игелек» сәрвәре. Үзеннән белә иде. Бабаң шомартырга тырышып карадымы? диде, беренче сүзгә бу юлы да каһкаһәле төртмә төшереп. Соңрак, үзенең дә кырык бишне ваклаганы, чәчләренең бәскә манчылганлыгы исенә төште. Алдында олы көзге тормаганда, ир-ат үзен гел яшь саный. Янәсе, аны гына вакыт алмый, ул гына саклана. Илгә яңартып кору дигән зәхмәт килгәч, аның әмерен үтәми башладылар. Бабам да артык кабаланмый Минем бала габар вакытым җитте. Ул бу вариантка ничегрәк карады9 Аңа үстерәсе түгел. Кешенең бу дөньяда бер көнлек кунак кына икәнен чамалый иде «Теләсәң тап, мин разый», диде Мин квартира ягын каердым Корсагымны күтәреп, эшеңә киләм. ярдәмчеләреңә әйтем, хатыныңа җитүе дә бар, дигәч, чакырган җиренә бармый башлагач (ул мине яратты), үзе генә белгән төймәләргә басты Мин арыдым, диде Сәет, иркәләнеп. Вакыйганың үзе катнашачак өлеше аны бик кызыксындырмый иде шикелле Фәридә кыйссасын дәвам иттерде Аның кемгәдер серен чишәсе, күңел сандыкларын бушатасы килүе табигый иде. Газиз башын чүт кенә зинданга илгеп тыкмаган абзый дөреслекне белергә тиеш — Үзем дә баланы габып. үстерү фикерендә төпләнеп җиткән идем Фамилиясен куярга курыкса да, исемен аталыкка алырга рөхсәт бирде Ә нигә үстермәскә Торыр урыным бар. Ә ни өчен. га|пладың? Балам гарип булып туды. Аның уң аягының бармаклары сул ботының чәл геренә береккән иде Берүзең таптыңмы9 Өеңдә? Юк Кәүсәрия Фагыховна ярдәм игге. Мин зәгыйфь баладан котылуны мәг ькуль күрдем. Хәзер дә дөрес эшләдем, дип уйлыйм Гарип баланы гомере буена интектергәнче Бабаң. Кәүсәрия апаң белделәрме? Кәүсәрия Фатыховнага: «Балам үлде, авылга алып кайтып күм дем», дидем. Баланың атасына дөресен әйттем. Ул ничек бәяләде җинаятеңне? «Кешенең гомере ялгышлар һәм аларны төзәтүләр чылбырыннан тора, юкка хафаланма, дүрт аяклы ат та абына», дип тынычландыру ягын карады Аңа яшь бала кирәкми иде Фәридә, башыннан узганнарны кабаг кичерен, хисләнде, янган күмер кисәгедәй күзләреннән әрнүле, тозлы яшь бәреп чыкты. Урыныннан торып, читкәрәк китеп, кулъяулыгы белән үтә күренмәле тамчыларны җыеп алды Сәет хатынның өмсендергеч, ак халатын юртен торган артына, биек үкчәле туфли белән аеруча төз күренгән аякларына, йомры иңбашларына сөеп караудан үзен тыя алмады Калтыранып алган туры аркасы, кечкенә, үтә күренмәле колаклары, бөдрәләткән куе кара чәчләре якын вә газиз иде аңа бу мизгелдә Угыр әле. Фәридә, яныма! Ханым буйсынды Сәетнең караваты янына килеп чүгәләде Ир аның җилкәсеннән алып, дымлы күзеннән үпте, иреннәренә те ген тидерде Тозлы каен суыдай тоелды аңа Фәридәнең күз яше Сәет әрсезләнеп. хатынны үзенә тартты. Җирән сакчыга кулын селтәде: «чыгып тор, иәисә борыл». Үбешүне җитди гамәлгә санамаган яугир урыныннан кузгалмады, тораташ булып катып тора бирде. Эчендә ничә баллы дулкын котырынганын үзе генә белә иде. Кичерешләрен тышка чыгармаска тырышса да, ул да ана тапкан кеше иде, зәңгәрсу күзләренә боз менде, яңаклары бүртенеп чыкты. Иреннәре кыска бер мизгелгә генә кушылып алса да, Сәетнең сәламәтләнә барган йөрәге, хуҗасының ниятен хуплап, читлеген бәреп чыгардай булып шашынып, дагалы ат тавышлары чыгарып типте, дөньялар түгәрәкләнеп китте, күктә йолдызлар кабынды. Ханымның зиһене чуалып алса да, җаваплылык, курку, оялу хисе җиңде. Авыруны көчле куллары белән үзеннән аерып алды. Ишек төбендәге киң җилкәле, аерылы авыр иякле адәмгә үзләре генә аңлаган ым какты. Мотыгуллина башлаган дастанын дәвам итүне кирәк тапты. — Бала белән шулай итеп чыгып, сезнең галиҗәнәб минем шәхес белән кызыксына башлагач, бабамны катыштырырга мәҗбүр булдым. Төрмәгә башымны тыгып куярга бик тырыштыгыз. Барып чыкмады. Нәтиҗәдә икебез дә нәрсәдер югалттык. Мин РКБдан китәргә мәҗбүр булдым. Хәзерге балниска күчтем. Үземне эзәрлекләгән, почмакка китереп кыскан, җәза бирү турында хыялый шашынып йөргән адәмгә тап булдым. Аны аякка бастырам. — Ничек килеп эләктем мин бирегә? — Егетләрең алып килде. Кичке сәгать җиделәр иде. Баш врач кабул итмәскә маташты, үзәккә озатырга тырышты. Бер сакчың наган күрсәтте, менә бу җирән сакчының хуҗасы— Ваһапов абый бик күп яшел акчалар төртте. — Ә син мине таныдыңмы? — Юк «Сез иң тәҗрибәле сестра-хирург»,— дип, миңа операциядә катнашырга куштылар. Танымадым. Кәгазьләрне тутырганда, исем, фамилияң буенча кем икәнеңне белдем. Сине онытып буламы? Бавырда, бөердә утырдың. Ә хәзер йөрәктә калдың. Ул Сәетне дәвалауга алынуга бәйле шактый буыннарны төшереп калдырды, һәммә нәрсәне акчага гына күчереп булмый шул. Әле табигать кануннары бар. Үзе балалар врачы, йөзеп йөри торган күзле, итләч борынлы баш табиб: «Кем авыруны үзенә ала?»,- дип сорагач, шәфкать туташларының берсе дә сикереп тормады. Бу чаклы яра-җәрәхәт белән аның исән-имин калуына берәү дә чын-чынлап ышанмады. Көчең, вакытың гына исраф китүе ихтимал. Сакта торачак бандитлары, рәхмәт әйтәсе урынга, җәһәннәмгә олактырырга озак сорап тормаслар. Йөзләрендә иманның мунча себеркесе яфрагы хәтле кечтеки генә кисәге дә калмаган. Күзләрендә покрау бозы. Терелсә, үзе, мәрхәмәтен, шәфкатен күрсәтә белерме9 Бер язучының герое әйтмешли, «едвали» Фәридә бүгенгедәй хәтерли: Сакмановны операция өстәленнән алып чыгып, караватка салдылар Күзләре, иреннәре ябык. Гәүдәсе ап-ак чүпрәктә, кан тибеше көчкә сизелә Күңелендә ике «мин» тартыша: үч алу һәм кызгану. Бәлки, теге вакытта кыланганнары, кирза итеге астына салып, җир суалчанын таптагандай изәргә, юкка чыгарырга тырышканы өчен, бер укол кадарга да, вәссаләм. мулла кушкан исеме Сәет иде дияргә генә булгандыр. Шунда Фәридәнең йөзенә, татар карчыкларының баш яулыгы кебек, ап-ак төсле оят менде. «Ярым үле кеше белән үчләшү нинди әхлак тәртәсенә, әдәп бизмәненә сыяр икән? Син аны әүвәл терелт, аякка бастыр, шуннан аңа мөнәсәбәтеңне, ахыр дәгъваңны белдер! Шәфкать туташы вазифаларың үтәлгән булыр. Намусың чистарыр. Үлгән балаң намына терелт син аны!» диде эчке бер көч. Күңеленең түрендә, җанының иң серле кыйтгасында үзгә хис тә яши иде. Бала үлеменә бәйле вакыйгалар куерып киткәч, Сәет аңардан сора- улар алган, кәгазьләр тутырган, шаһит-шымчылар эзләгән, прокурор бүлмәсендә этләшкән арада ана участковый милиционер ошап куйган иде. Дошманына да бәя биреп була, ул да кайсы сыйфаты беләндер күңелдә калырга мөмкин ич әле Фәридә бу хакта үзенә танырга базмаса да. чынында аны Сакмановнын караваты янына, нөктәле үпкәсеннән битәр, кабына, ачыла алмый калган яшерен ярату хисе утыртып куйды Ул Сәетне аякка бастырырга дигән карарны күңеленә беркетзе Җиң сызганып эшкә кереште. Шунда бер кыенлыгы да килеп чыкты. Хастаханә хирургы Фәләх Сабиров Фәридәне күптәннән комсыз күзләре белән капшап, озатып йөри иде Җае чыкканда култыклап ала. бармак очларыннан җенси нурлар җибәрә, кайнар учларын аркасында онытып калдырырга ярата. Ямьсез дип булмый үзен Олы гәүдәле, кин күкрәкле, яше утыз бишләр тирәсендә булыр Алга чыгып торган күкерт төсле күзләрендә һәрвакыт теләк эңгере. Эреләнеп алырга ярата Җиһанында анардан зур һәм кирәкле кишер яфрагы юк диярсең. Гәүдәсе, көчле куллары ханыма ошаса да. артык тәкәббер тотуы, борынын чөеп йөрүе гайрәтен чигерә һәрьяктан килгән кешеләр сирәк була дип. инде байтактан ират белән йокламаган Фәридә Фәләх Сабировнын бәйләнүләренә риза булыр дәрәҗәгә җиткән иде. Аның олпат адымнарын ишетүгә, ир-ат кулын сагынган күкрәгенең иңрәп, ыңгырашып куюын тоя. бар ихтыярын, әхлагын җиксә дә. чыдамының «шигрин күне» кебек кими, эри баруын, табигате белән көрәшкә көче җитмәвен, көннәрнен берендә Фәләхнең үзен кулына алып, караватка салса, карышырлык тәкате калмасын сизеп яши Хастаханәгә шул үләтне китереп ташламасалар, якын арада кисеп ямаучы табиб Сабиров Фәридә куенында фани дөньяда иң рәхәт, ин ләззәтле көннәрен кичерәчәк иде. Сакмановка берничә көн соңрак аткан булсалар соң инде шунда Ханымның аңа нисбәтән йомшаруын, назлау-иркәләүләрен кабул итеп, елмаеп исәнләшүен яхшыга юрап, җиденче күк томанында йөзгән хирург, хастаханәгә каты авыру килеп керүне яхшыга юрады. Бик тырышып ярдәм итте үзәктән чакырылган профессорга «Каты җәрәхәт белән мафия башлыгын салдылар, берничә көн биредә кунарга туры киләчәк, югалтмагыз», дип. шылтыратып, кисәтеп куйды хатынын да Көне буена рухланып, учын-учка ышкып йөрде Күрше бүлмәне бушатты. Коньяк, затлы конфет-шоколадлар алып кайтып куйды. Кич тә җитте Сәет янында утырган Фәридә янына керде — Хәлләр ничек? Пульсы көчкә-көчкә тибә. Начар. - Тагын бер операция ясарга туры килмәгәе, диде хирург. Фәридәнең кулын алып Хатынның күзләрендә курку, өркү галәмәте күрде Сезнең танышыгызмы әллә9 Ни өчен хәзер шулай җавап биргәнен кешегә түгел, үзенә дә әйтә, аңлата алмас иде ханым Минем бик якын кешем ул, Фәләх Сабирович — Кем инде? Не важно _ Мин күршедә бүлмә әзерләдем. Чәе дә. мәе дә бар Бергә кунарбыз. 2 -к у.мб 17 Фәридә аның күкерт күзләрендә тупас теләк элпәсеннән башка нәрсә күрмәде. Шул мәлдә авыр итеп ыңгырашып, сыктаныпкуйга Сәет коткарды аны. «Юк, юк, ул беркая да керми. Үлем түшәгендә яткан чирлене ташлап китәргә аның хакы юк. Сөрмә күзгә нәрсә кирәген ул яхшы белә. Фәридә кеше, шәхес буларак аны кызыксындырмый...» — Рәхмәт, Фәләх Сабирович, мин ирем яныннан беркая да китә алмыйм. Аның янында утырачакмын. Ирең? Син бит кияүдә түгел. — Ярәшкән, вәгъдәләшкән кешем. Без бер айдан язылышырга тиеш идек. Так что... Өметеңне өз, нәфсеңне бастыр диюе иде ханымның. Әле шуннан соң да Фәләх шактый бәйләнеп йөрде. Хыялы тормышка ашмагач, ул да гадәти адәм баласы булып калды. Фәридәгә һәм аның карый торган кешесенә суынды. Суынуы бозга әйләнгәч, аяк чала башлады Шактый мәшәкать, бәла, артык сүз тудырды. Кайсы вакыт хатын-кызга ир-ат белән бер йоклап алуы арзанракка төшә, диләр Фәридә бу юлны сайлый алмады. Дарулар, дәвалау бирдертми башлаган иде дә, барып чыкмады, Фәридә бу хакта Сакмановның ярдәмчесе Гришага — Григорий Степановичка сиздерде. Хирургны өенә озата бардылар. Тынычланды. Ярдәмгә ашкынып тормаса да, аяк чалудан туктады. Шәфкать туташының җылы кулын күкрәгенә алып яткан Сәет бу хәлләрнең берсеннән дә хәбәрдар түгел, карлыган күзле фәрештәнең үзенә җир йөзендәге иң зур үлчәү дә күтәрә алмаслык фидакарьлек эшләгәнен, чынында шул бизмәнгә киләчәген салганын белми иде. Сакманов тормыш баскычларын барлап ята. Тилереп, хакыйкать эзләп, алданган, дөресе, яшь хатынны батырырга йөреп, җитәкчелек белән әчелешле булып, күпер башында тәкә сөзештереп йөргән елларын кызгана. Берәүгә дә хаҗәте булмаган ялган дөреслек куалап, Фәридә кебек асыл затны зинданга тыгып куюга ирешсә, ул ни нәрсә отар иде. Милициядән халык хуҗалыгына озатмасалар, бәлки, хәзер майор дәрәҗәсенә ирешеп, кителенең сәдәфләре өзелеп төшәрлек итеп күкрәк киереп, борын чөереп йөрер идеме? Торып тор. Аның холкы белән капитаннан уздырмаслар иде барыбер. Фәридә төрмәдән рухи имгәнеп чыгар иде. Хәзер аны — гарип-гора- бәне армый-талмый, җирәнми, үзен кызганмый карый алырлык кешесе дә булмас иде. Күптәннән инде, «товарищ янарал», гөнаһлы тәнеңне сары балчык үзенә кабул иткән булыр иде, бисмилласын әйтеп. Шыр тиле булгансың. Советский политработник Агачтан ясалган флик. Безнең илдә адәм баласы шундый хәлгә куелган. Шәхес иреге . Демократия дибез... Чуртым... Шулай ук, үзенә генә мәгълүм истәлек-хатирә болытлары арасында йөзгән ханымның нурланып киткән битенә сөеп карап: «Фәридә, син кемгә охшаган?» — дип сорап куйды. Нәрсә дисез? Яңгыр тамчылары кибеп өлгергән кара күзләр Сәеткә текәлде: Әтиеңәме, әниеңәме охшагансың, дип сорамакчы идем. Чирләшкәнең шул хакта белешергә хокукы булса? Сәетнең сүзләрен аңлаудан бигрәк, эчке сиземләве белән бәяләде ханым. — Мөгаен, әнкәйгәдер, нигә сорыйсыз? Барыбер түгелмени? Кайсысы шундый җиңел холыклы булган икән, дип ачыкларга итәсезме? — Кемнәргә ошап шундый ләтыйф. олы җанлы. кешелекле булганыңны беләсем килгән иде. Дәүләт сере булмаса Чыннан да. Фәридә табигать могжизаларынын күп мөмкинлекләрен үзенә «җыеп» алган иде. Бирмеш түгәрәк ияген җәя кебек бөгелеп, күтәрелеп торган өске ирене бизи. Аскы ирене астында, сул почмакта күптәннән төзәлгән яра эземе, чуан зәхмәте калдыгымы сизелеп тора. Анысы да килешле. Сәетнен бу жөйгә игътибар иткәне юк иде «Бу нәрсә. Фәридәкәй. ниндидер,—сүз таба алмыйча торды.— ямау күрәм иренең кырында. Нәрсә ул?» Кечтеки калкулыкны бармагы белән сыйпап алды ханым Моны әйтәсезме? Пычак эзе. Пычак эзе? Сезгә генә яралы йөрергә димәгән Безнең дә, акылга утырганчы, мафия чаклар бар иде Ак. дымлы, тигез тешләрен күрсәтеп, көлемсерәп алды. Бер сөйләрмен әле. Артык кызык история түгел. Сәеткә бу вакыйга турында беркайчан да сөйләмәячәген Фәридә тәгаен белә. Аз сөйләмәк акыллылык, күп сөйләмәк наданлык галәмәте икәнне чамалый иде ул. Әле дә очы күренеп торган бу төварих Фәридәнең күз алдыннан китми. Шаһиты ишек төбендә генә. «Бабасының» йөртүчесе Айдарның үзен күзе белән ашап йөрүен сиземли иде Фәридә Яшь, таза егет Хуҗалардан артканы, тамганы, һич югында сөяге, шоферларга кала. Җәйге матур көннәрнең берсендә, эңгер алынып яткан вакытларда Мотыйгуллинаның фатирына шакый егет Фәридәнең квартирага күчеп йөргән сөенечле көннәре. Айдарның күзләренә кызыллык иңгән Әйбәт кенә салганлыгы күренеп тора. Сине срочно алып килергә куштылар Киттек1 Фәридә ни әйтергә дә белми Алдан сөйләшми, килешми, бухты- барахты кылана торган гадәте юк иде Шоферын җибәргәч, кирәктер инде Тиз генә киенә дө. машинаның арткы утыргычына кереп утыра Айдар музыка куя. ялтйолт карана, бер дә юктан көлеп җибәрә Бөтенләй. икенче, таныш булмаган якка баруларын сизенгән Фәридә курык- маса да. шикләнеп, сорап куя Айдар, кая юл тотабыз? Фәридәкәй. бер дә борчылма Мин сине пикникка алып барам Андагы күңеллелекне күрсәң Бер урман аланлыгына килеп туктадылар Куе яшеллек, кояш кыздыра Мөһерле Сәрвәрләрне йөртүче биш-алты «Волга» тора Ышыкта, киң яшел брезент өстендә ашамлыклар, эчемлекләр һәр шофер үзенең ахирәтен алып килгән Кайсыныңдыр туган көнен билгеләргә җыенганнар икән. Айлар ишекне ачты. Фәридәгә кулын бирде һәм. кызның бармакларын учыннан җибәрмичә, мәҗлестәшләре янына алып килде Таныш булыгыз! Минем кызым Фәридә булыр Кунак ханым эндәшмәскә, баш күтәрмәскә булды Кызы так кызы Өстәлләр әгъләдән. нигә кемнәрнеңдер исәбенә сыйланып алмаска Ашадылар. тчтеләр. тостлар әйттеләр һәм һәркайсы үзенең парын алып, төрле якка таралыша башладылар Фәридә бабасының килмәсен, үзенең капкынга эләккәнен, һич югында дуслары каршында Айдарның абруен күгәрергә тиеш икәнен аңлады. Ул чаклысына да каршы булмады Тик егетнең хыяллары зурдан. Бонопартча булып чыкты — Әйдә, без дә әйләнеп килик,— дип, шактый тупас кына терсәгеннән алып, чакырулы кунагын аягына бастырды. Көчле кулларын иңбаш аша төшеп, нечкә биленә батырды, иреннәрен эзли башлады. Әрсез тинтәкнең ниятен чамалаган Фәридә, чүгәләп, Айдарның кочагыннан тук балык мәеле шуып чыга да, авырулар күтәреп, уколлар кадап ныгыган кулы белән йөртүченең яңагына сылый. Кызарынган битендә биш бармак эзләре калгандай була. Чапылдау тавышының кайтавазы каен, нарат, артыш, шомырт, гөлҗимеш агачларын урап кайтып җиткәч кенә, дәгъвачы аңына килде. Җирсенгән карасу күзләрен як-якка йөртеп алды. Аның өчен иң аянычы —ошбу мәсхәрәне берәрсенең күреп калуы иде. Мондый хурлыкның шаһиты булса иртәгә үк башка җирдән эш эзлә яисә муеныңны элмәккә тык. Фәридә дә кызып җиткән иде. Аны теләсә кем белән йоклап йөрүче кәнтәйләр рәтендә алып килгәннәр бирегә! Шампан шәрабы белән тулы стаканны, кызыгырлык җитезлек белән, югалып калган ирнең битенә сипте. Гарьләнүе соң чиккәчә куерган Айдар, кулына ике ягы да үткен пычак алып, Фәридәнең өстенә китте. — Син нәрсә, хайван, шулай кыланасың? Үзеңнән фәрештә ясыйсың! Алтмыш яшьлек карт белән йоклап йөрүче сөйрәлчек. Хәзер изге булып кыйланган буласың. Күргән без синең ише шлюхаларны. Барыгыз да минем кул аша үтәсез—иртәме, соңмы... Хатынны куркып качар, урманда барыбер куып тотармын, дип уйлагандыр, бәлки, таза, чибәр шофер. Фәридә, дошман амбразурасын күкрәге белән япкан батыр сәвит сугышчысы кебек, пычак өстенә китте. — Нәрсә әйттең, йәле кабатла, хәзер үк. Айдар салкын коралын читкә алып өлгермәдеме, әллә чыннан да көенеченнән шашынып, ярсып, үзен онытырлык дәрәҗәгә җиткән идеме, мәгәр ике арадагы низагны хәл итүгә салкын коралның өлеше керде. Хатынның ирене астыннан шарлап кан китте. Шул мизгелдә тамаша барышында алдан каралмаган гаҗәеп хәл булды. «Күктән төшкән» көчле йодрык әрсезнең иягенә килеп сыланды. «Батыр» пычагы-ние белән ике-өч аршынга читкә, куаклар арасына барып төште. Коткаручы, төсле кулъяулыгына аракы салып, бер кулы белән Фәридәне кочып, икенчесе белән канны сөртә башлый. Иң гаҗәбе шунда иде. Ыржыктай таза Айдар үзен пәрәвезгә уралган үрмәкүчтәй тыныч тота. Шыпырт кына «арба»сына кереп утыра. Җиңүче ханымны шул ук машинаның арткы кәнәфиенә утырта, үзе дә янәшә кереп оялый. — Киттек. Тиз бул,—дип әмер төшерә дә, юл буенча канны туктаткан, битендәге, муенындагы тапларны сөрткән булып, Фәридәне тынычландырып, иркәләп кайта. Куркудан агарынып, тәмам сөмсере коелып, югалып калган, мыегы чыланып та, авызына бал эләкмәгән Айдар, тукмаучысы күрмәгән арада гына, көзгедән арткы рәтне күзәтеп барса да, ләм-мим сүз катмый. Мотыйгуллинаның өенә кайтып җиткәч, «урман джентльмены» кисәтеп үк куя: «Ханым теләсә, гариза язса, сиңа өч ел химия обеспечена». Шөлләве соң чиккә җиткән ирне, инде кайтып төшкән, риясыз Фәридә тынычландырырга ашыга. — Эшне судка җибәрмәбез. Айдар ни әйтсәң дә үз кеше. Яра төзәлер, эзе яшьлек истәлеге булып калыр. Коткаручы ханымны фатирына озата менә. Яралы кешенең берүзен ташлап калдырырга базмыйча, бик гадәти генә кунарга ук кала. Урман аланында ничек килеп чыккан булса, шулай ук юкка да чыга. Сакманов палатасының ишек катында торучы, Ваһаповның «яһүдме, нимесме» дип йөргән, «телсез» җирән яугире Фәридәнең коткаручысы иде. Шул чорда аның ханымның «бабасының» рәсми, яшертен сакчысы булып хезмәт иткәнен сирәк кеше белә иде. Сакмановны күтәрешеп алып кергәч, иске танышы Фәридәне ак халаттан күргәч, күзләрен чакма ташыдай уйнатып ала да. гел күрешеп торган кешеләр кыяфәтендә, ханымны читкә алып китеп, колагына саф татарча пышылдый: «Фәридәкәй. без аны исән калдырыйк. Кирәк булыр әле ул Чын-чынлап гашыйк була күрмә бу байбәтчәгә. Яшь ханымнарны илләм ярата, яраттыра да белә. Сак бул». Сөаленә жавап ала алмаган Сәет Фәридәне янына утыртты, кулларын учына алды. Тулы, кояшта кызынгандай матур, шома беләкләрендә, бармакларында көч сизелеп тора. Яклаучысыз, көчсез, гаҗиз Сакмановны ничәмә-ничә тапкыр күтәргәнен, астын алыштырганын куллар үзләре генә белә. Алар —сүзсез Алар акыл, зиһен, хис коллары. — Фәридәкәй. мең рәхмәтләр инде сиңа. Кулын тыгыз, сыгылмалы, калтыранып торган билгә төшерде — Ошыйсың син миңа, кызый! — Бик хәйләкәр дә, мәкерле дә кеше икәнсез. Сәет агай. 11 _ _ онса-Наилә судагы балыктай «гаип» булып, эзләү-тикшерүләр, Д—Д табигый ки. бернинди нәтиҗә бирмәгәч. «Игелек»кә яңа баш хисапчы эзли башладылар. Сакманов ир-ат кавеменнән баш тартты. Тоташ утырып эшли торган шөгыль бу нәселгә батмый Аларның бер ишесе чүлмәкнең каймагы тышына чыкканчы урлый, йә борыны чөгендер төсенә кергәнче эчә торган булып чыга һәм инде, иң әшәкесе, карыша, үзфикерле булырга тырыша. Иң яманы кул астында эшләүче чибәркәйгә кул суза, бу хәл шунда ук аның хәләл җефетенә мәгълүм була, тавыш, гауга чыга, тәмсез сүзләр китә һәр очракта да нәтиҗә бер үк: ширкәтнең абруена күләгә төшә. Хатын-кыз кулайрак Дөрес, аларның да бармагы ирләрнекедәй үз ягына бөгелә анысы Мәгәр алар чама хисен югалгмый. тәртәгә типми, артыгын кыланмый, җылы бүлмәнең, вакытында уртланган хезмәт хакының кадерен белә, рәхмәтле Үз фикерен хуҗасына тагарга тырышмый Булачак ярдәмчесенең рәсми ирдә, кече баласына кимендә үз аягы белән бәдрәфкә йөрерлек яшьтә булуын шарт итеп куйды Сәет Күргәч косасы килерлек ямьсез дә, азгын ирләр кигәвеннәр кебек артыннан ияреп йөрерлек чибәр дә булмасын. Табак битне бәрәңге борын «бизәп», берсе икенчесе өстенә атланган теш авызын тулы итеп ачарга ирек бирмәсә дә зарар юк. төп вазифасы белән шөгыльләнергә вакыты күбрәк калыр. Фирая Симатованы аңа дәүләт оешмасыннан тәкъдим иттеләр Булачак «финанс министры» курач гәүдәле, биле бөгелеп-сыгылып, уемланып. эчкә кереп торасы, ирләр кулы ягасы урынга «кар сыланып», аяклары бәдәненә караганда кыскарак булса да. Фирая ачык, мөлаем, зыялы, әмма куркытылган күзле ханым иде Кабарынкы яңаклары елмаеп гора, җыерчыклары тирәнгә китмәгән Яшьлек ямен еллар ашаса да. акыл шәрифләре сакланган Кешенең язмышында кискен көчәнеш, шартлау, авыр югалту булмаса, гакылы озакка җигә икән. Симатованы Сәет ошатты Аның акчаларын, габыш-югалтуларын шөкер, Чибәркәйләр бәйгесендә катнашасы юк. Минем башкисәрләрдән өлкән, алар кармагына эләкмәс. Ире бар, баласы икенче класста укый», дип уйлап алды, ханымның симерүгә бирешә торган гәүдәсен, ясалма чәчен хуплап Өч сәгатьләп аның белән утырды, эш рәтенә кертте, үзенең тәлапләрен катгый итеп куйды. «Игелек»тә хезмә! хакы алган дәвердә сезнең хуҗагыз берәү генә. Ул— Сакманов булыр. Аның сүзе бәхәссез үтәлергә тиешле. Рәсми кәгазьгә ике тапкыр кул кую, карышу безнең оешмада кабул ителмәгән. Шул ук вакытта робот та кирәк түгел миңа. Вакытында киңәш бирү, эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр кирәкле шәйдер. һәм соңгысы. Хуҗага турылыклы булу, күргәнбелгәннәрне, чатаклыкларны вакытында аның колагына җиткерү — бирелгәнлек билгесе саналыр, алыначак премиягә тәэсир итәр,— дип Сәет, алыпсатарларга хас булганча, бик озаклап вәгазь укыды. «Картаям, картаям, озын-озак сөйли башладым»,— дип, үзен битәрләп алырга да онытмады. Өченче заттан аңлашу аңа ошап китте, борчакны сипте генә. Кеше исеменнән сөйләү җиңелрәк икән. Яшьли юанайган хатын-кыз гадәттә олы сәясәт белән кызыксынмый. Аларның рухына ашау-эчү, базар бәяләре, көнитеш, гаилә мәсьәләләре якынрак. Кагыйдәдән чыгарма, ак карга булмаса да. Фирая акыллы, зирәк вә сизгер ханым булып чыкты. Тормыш ләмкәсен үзе тартып барырга өйрәнгәнлеге күренеп тора. Күрәсең, ире аңа салынган. Кыскасы. үзеннән ни нәрсә таләп ителгәнне тәгаенләрлек, мәүзүгьлы хисапчы эләкте «Игелек» ширкәтенә. Берничә ай эчендә Симатова үз хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә кереп җитте. Эшнең җаен алып, көндәлек мәшәкатьләре үз агымына төшеп ятканда, бер четерекле мәсьәлә кабыргасы илә килеп басмасынмы? Бер караганда, гадәти хәл. Ике кыз атасы Хәлил Газиз улы баш хисапчыга «кармак» сала башлый. Бу хакта, рәсми кәгазьләргә имза салдырганнан соң, рәсемләнмичә, гадәти генә итеп, Симатова үзе әйтеп салды. — Сәет Яруллович, эшкә карамаган бер нәрсә бар иде. Мөмкинме? — Йәле, нәрсә борчый үзеңне9—ди-ди Сәет, кулларын бер-берсенә ышкып, канын уятты. Кәефе яхшы. Ул хәзер теләсә нинди табышмакны, диңгез төенен чишәргә әзер. — Мәсьәлә дип инде... Сездән бернәрсәне дә яшермәскә куштыгыз. «Игелек» хуҗасы бөтен шартын китереп, кычкырып көлеп җибәрде. — Хатын-кыз соңгы серен ачса, чирләп ястыкка авар, диләр түгелме? Барыбер иң тирән эч сереңне әйтмәячәксең. Башымны бүкәнгә куям. Баш хисапчы хуҗасының тел шомартуына мөкиббән китмичә, йомышын ярып салды — Ярдәмчегез, Хәлил Газизович минем белән үзен... ничектер сәер тота. Сәет вакыйга-хәлләрне бик тиз күз алдына китерде. Үгезне җиргә егарлык ихтыяр көче белән генә тигез тешләрен елтыратып, көлүен дәвам итүдән тыелып калды. Башын җүләргә салырга булды. — Аңышмадым? Урлашу, хәрәмләшү, керемне кысып калу юлына этәрәме? Карагыз аны, тотсам, икегезне дә Гаяз Исхакый утырган Чи- стай зинданында черетәм Чәй дә бирдертмим. Исемем Сәетхан булмасын. — Юк ла, Сәет Яруллович, сүз бөтенләй башка нәрсә турында бара,— диде Фирая, үзен ялгыш аңлаулары өчен үрсәләнеп, гасабиланып. Ничек инде аның турында шулай әшәке уйларга мөмкин. Маңгаена тир типте. — Күрешкәндә кулны җибәрмичә, озак итеп тота. Кигән киемемне, үземне, гадәти ручкамны мактый. Ул гына да түгел... Каядыр чыгып керергә, ресторанда утырып алырга чакыра. Тәртәнең кайсы тарафларга борыласын күптән сизенгән Сәет, җитди кыяфәт белән, сорашкан булды. — Хуш, синең фикерең ничегрәк инде? Хатын-кыз игътибар ярата. Бәйләнүләре күңелеңә сарымай булып яткандыр әле?— дип, шаяртуын дәвам итте хуҗа?—Кем түли, көйне шул сайлый. Ошамый миңа ул абзый Таза, пеләш, хатын-кыз кебек кыланчык ирләрне җенем сөйми — Ул үзе турында башкарак фикердә Керпе дә үз баласын йомшагым, дип иркәли Сезнең бик якын, ышанычлы, җан дустыгыз, диләр аны Әйтегез, ничек тотыйм үземне аның белән? Кулына сугыйммы, тәкъдимен кабул итимме? Сәетнең көлү бизләре басылды. Җитди сорау калкытты ханым. «Симатованың эч серләре белән уртаклашуы тугрылык, бирелгәнлек, ихласлык билгесе, шулай булырга гиеш. беренче очрашуда ук үзем шундый нәзерустановка биргән идем», дип, эченнән хуплап, чынында, кәмит табып, авызын ерып, елмаеп-көлеп утырса да, әңгәмә барышында ул исәп-хисап буенча ярдәмчесенең җаваплылыкны үз өстеннән төшерүен, ул-бу була калса, гөнаһсын урталай бүлешергә чамалавын аңлады «Җитди бәйгедә йомшак дошманнар катнашмый».— ди торган иде Симферополь училищесында самбо буенча тренеры Бу фикернең хаклыгына ничәмә катлар инанды инде гомер агышында. Аңа әйтмичә, мәчеләр кебек, буран чыккач, караңгы төшкәч, шыпырт кына йоклап йөрсәләр ни булган... Хәлилнең «эше» беренче борылышта ук барып чыкса, «коймак майсыз табада янмыйча пешсә», Сәет белми дә калыр иде. Хәзер хисапчыңның ирләр белән кайчан һәм ничек җәелеп ятуы өчен дә җавапны йолдызсыз җилкәңә алырга тиеш буласыңмы? Ханым соргылт күзләрен җемелдәтеп тәк тора җавап көтеп. Нинди киңәш бирергә сон аңа9 Үзең шундый юнәлеш биргәч, түз, абзыкай Фирая Вагизовна, бу мәсьәлә четерекле инде һәркем аны үзенчә хәл итә. Нинди киңәш бирергә дә белмим. Мин сезнең урында булсам (аллам сакласын!), кулына да сукмас, тезне чүгәргә дә ашыкмас идем. Ярый, шулай кыйландырырга тырышырмын, барып чыкса. Рәхмәт Бухгалтер бүлмәне бушатуга, бусагада Хәлилнең яртысы чәчсез башы, тулылыкка дәгъва итәрлек гәүдәсе һәм башы очлы чем- кара туф- лиләре пәйда булды. Симатованың чыгып китүен күреп калган йә көтеп торган булса кирәк, сүз ялгавычы итеп аны алды — Кадрларны сайлый беләсең, молодец Ресторан ишеген саклаганда үзең өйрәттең чын алкашны просто исеректән аерырга. — һәр чорның үз мәзәге була, малай. Мин Фирая Вагизовна турында әйтәм. — Аңа ни булган? — Кызыклы хатын. Сәет бу «клиент» илә дә башын җүләргә салырга булды. Андыйлар рәхәт яши. — «Кызыклы хатын» дигән гыйбарәң, аяктан асып куйсаң да, миңа барып җитми Котелок пешерми Хатын-кыз матур, ямьсез, акыллы, шыр тиле, пырдымсыз, бозык, азгын, салкын, кайнар, явыз, шәфкатьле, озын телле, йомык һ б. булырга мөмкин дип. укыганым һәм ишеткәнем бар Ә менә «кызыклы» нинди бәяләмәдер, ниткән тәмләткечтер. . Билләһи, белмим. Хәлил хуҗасының үзен иреилерүен аңламыйча, шундый гади нәрсәгә төшенмәвеннән чарасыз калып, наданлыгына шаклар катып, карап торды да. күзлеген кулына алып, ихластан аңлатырга кереште. Эшне дә алып бара. Хагын-кызга тиешле мөлаемлеге бар Кыскасы, барча әгъзасы үз урынында диюем Тикшереп, экспертиза ясап карарга өлгердеңме, мент калдыгы, азгын тәре, карт шайтан. Уйланып торган кыяфәг оештырды йөзендә Япон байлары ярагып кия юрган куе карасу зәңгәр пинжәгенең якасыннан чүп алып, читкә ташлаган булды. Сүзен ялгап китте — Табигать-анабыз тиеш тапкан һәр әгъзасы булмаса, ул башка зат, үзгә җенес була торсаңдыр? Хәлил, ниһаять. Сәетнең мыскыллы көлүен, ирештерүен аңлады. Юк- кабарга үпкәләү бүген аңа файдалы түгел иде. Күңелендәген ярып салды. — Миңа ошый ул хатын. Синнән яшерен-батырын түгел. — Дебет-кредитны алып баруы күңелеңә хуш килдеме? — Юк ла, гәүдәсе, үзен тотышы, йөри белүе... — Минем күңелемә дә хуш килә ул,— дип, алдашырга булды Сәет. — Син аны үзеңә аласыңмы?—диде Хәлил, борчылуын яшерә алмыйча. — Ничек инде «алам». Өченче ай миндә эшли бит инде. Алынган. — Гаҗәпләндерәсең, Сәет, мине соңгы вакытта. Не поймешь. Шаярып сөйлисеңме син, әллә чын күңелдәнме? Хуҗа уенны туктатырга булды. Урынбасары белән башка, җитдирәк сүзе дә бар иде аның. Телне чарладык — җитте. — Мине мәхәббәт маҗаралары борчымый. Ишетүемчә, акыллы кеше сөяркәне үз хезмәткәрләре арасыннан эзләми. Ул аны читтән, Багам утрауларыннан таба. Шәхси дөньяга тыкшынасым килми. Тик бу шөгылең гомуми эшкә зарар китерергә тиеш түгел. Хәлил тәнкыйтьнең бер кисмәк балга эләккән бер кашыгын да яратмый, кабул итми. Чөнки ул үзен һәр җәһәттән килгән, алланың кашка тәкәседәй хезмәткәр, дип саный. Шул ышанычыннан тәм вә ләззәт таба. — Мине һаман үз вазифаларымны эленке-салынкы үти дип саныйсыңмы? Хәлилнең соңгы вакытта бик нык үзгәрүен күздә тотты Сәет. Сәнәктән көрәк булган кешеләргә хас эрелек, кәперәюлек, тәкәбберлек кебек сыйфатларны, ясалма мунчала кебек, үзенә тиз сеңдерде. Җае чыкканда, үзеннән түбәннәрне кыерсыта, рәнҗетә. Бу кыланышларына артык игътибар итмәс иде Сәет. Урам ташын таптап йөргәндә ярдәм кулын сузган өчен ул Хәлилгә бурычлы. Бер яхшылыкка мең изгелек белән җавап бирергә әзер кешеләрнең берсе иде. Төлке куышын күзәткән арслан кебек, тешен кысып булса да түзде, ризасызлыгын, ачуын тышка чыгармады, сүндерә килде Сакманов. Дилбегәне бушатырга- ярамый икән шул. Хәлил аңа һәрнәрсә ярый, гафу ителә, үзен алыштыргысыз кешегә санап, Сәет тарафына да: «Хаталар ясый, малны тигез бүлми. Үз ягын күбрәк каера»,— кебек җөмләләр ычкындыргалый. Чит-ят кешеләр булганда да авызын тезгендә тоту ихтыяҗы турында оныта урынбасар. Дус-иш, кызыклы хәбәрне мулрак алу нияте белән, «Игелек» синең җилкәдә тора, син булмасаң, ул кызыл балчыктан өелгән чүлмәк төсле уалып, убылып төшәр иде,—дип, котыр* талар һәм, табигый ки, нәтиҗәне читкәрәк китеп көтеп торалар. Нигъ- мәтуллин сабын куыгына алдана. Бүген Сәетне иң гаҗәпләндергәне, хәтта аптырашта калдырганы шул булды. Хәлил җитешсезлекләре, телен бастырыкка куя белмәве, чама хисен югалта баруы турындагы сүзләрне бик җиңел кабул итте. — Барысы да дошман сүзе, Сәетҗан. Безнең араны бозарга, талаштырырга йөриләр. — Соң синең кыланмышларыңны үзем күреп торам. Бер мәсьәләне хәл итүгә дә алынмыйсың. Каравылчы төсле, бүлмә саклап утырасың. Җавабы белән Сакмановны телсез калдыра язды иптәш Нигъмә- туллин. — Усал булып кыланма, Сәет, синнән катыйль чыкмаячак,—дип, әйтеп ташламасынмы. Утны-суны кичкән, ничә кат үлемнән калган Сәет коелып төште: «Ни өчен шулай уйлыйсың?»,—дип сораганын сизми дә калды. Бу инде авырлык белән алган киеренке биеклекне югалта бару дигән сүз иде Хәлил өчен авыр сызык үтелгән иде Усал булып туарга кирәк. Синен күңелең йомшак, җанын балавызлы — Хәлил әфәнде, комагайланма, юкка маташма. Әйтәсен әйттем Миеңә киртләп куй. Эшемне кылган кешедәй, кыланып йөрүдән уза алганың юк соңгы мәлдә Хәлил Сәет Сакмановнын холкын-фигылен яхшы белә. Күпме генә нәгьрәләр орып, дуласа, котырынса да, ул аны эшеннән куып чыгармаячак Шелтә чәпәсен, ят кешеләр алдында ачулансын. Әрләү СПИД түгел, аңардан үлмиләр, алтынга нәжес ябышмый Нигъмәтуллин Фираягә чын-чынлап гашыйк булган, дип раслау бик үк дөрес булмас иде. Баш хисапчының гәүдәсе, тән борылышлары, аяк атлавы ошый Хәлилгә. Төшләрендә аны кочагында эретә Фирочкага якынаерга, аны ышанычлы кешесе ясарга тырышуының икенче, бик тирәндә яткан, үзенә дә әйтергә курыккан сере бар. Сәеткә каршы берләшү дисәк — артык каты әйтелгән булыр иде «Игелек»нен акча, банк серләрен, алыш-биреш мөмкинлекләрен, Сакмановнын килемнән үз исәбенә күпмесен күчерә баруын белү Хәлилнең эчен тишмәс иде Баш бухгалтер һәммә нәрсәдән дә хәбәрдар дип уйлап, Нигъмәтуллин бер ялгышса, кочаклашып йоклаганнан соң, хатынкыз һәммә нәрсәне ачып, серен актарып сала, дип уйлап, икенче хата ясады. Мәңге яшә. мәңге өйрән, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән борынгылар Урынбасарының Фирая белән «аулакта» очрашулары турында Сакманов белми дә калды. Хәлил бер кунакханәдән бүлмә алып, хисапчы ханымны сөйләшеп утырырга, ял игәргә чакыра. Ашау-эчү якларын җиренә җиткерә. Юк-бар турында сөйләшеп, әйбәтләп сыйланалар Хәлил ничек кенә тырышмасын, Симатова: «Бүген эш турында сөйләшмибез», дип, көткән «ачышларны» ясамый. Ике сәгать чамасы утыргач, ханым, абзый ялап алган иннек-кершәннәрне иреннәренә, битенә төшерә башлый. Гафу итегез, Хәлил Газизович, мин ашыгам. Ирем театрга билет алганые. Кызганыч, ди Хәлил. Бармаклары белән чәч калдыкларын сыйпап алганнан соң, өстәп куя. Мин сиңа тимәдем. Мин нинди әдәпле кеше. — Мин шуннан курыккан да идем, Хәлил абый,— ди хисапчы, асылма чантасын җилкәсенә ташлап. Нигъмәтуллинның ялвару, очрашу безнең арада гына калсын кебек, буш аклану сүзләрен ишек белән кисә. Илләм гарьләнә Хәлил. Ирлегенә тия бу. Алып килгән эчемлекләрен эчеп бетереп, үзен хәтерләмәс хәлгә килеп, ачык тәрәзә белән ятып йоклый. Икенче көнне «бәй»нең хатыны Сакманов конторасының ишеген шакый. Сәет. Хәлил белән әвәрә килеп, гел аралашып яшәсә дә, дустының хатынын күрү бәхетенә берничә тапкыр гына ирешкән иде Махсус өйрәтелгән этләр мәеле, ресторан ишеген саклаган, «әби патша» заманында булды тәүге очрашутанышулары. Әллә сагынып, әллә берчак тикшереп килеп кергән идеме инде аларнын эш урынына ханым, анысын үзе белгәндер Сырлы агач бусагада хәләл нәзбереген күрүгә, Хәлил әүвәл. кабыгыннан яңа тазартылган юкә агачы төсенә керде. Хәер, үзен тиз кулга алды. Таныш бул. Сәет, минем хатыным бердәнберем Мәйсәрәм, дип. уңышсыз чыкса да. шаярткандай итте Никахлы ирен ташлап, нарасыен үги ата көненә калдырып, алама участковый меш ка, тасма тел Нигъмәтуллинга ябышып чыккан хатынны Сакманов игътибар белән «өйрәнде». Өлеш тәлинкәседәй кечкенә, түгәрәк йөзле, саргылт карасу тиреле, уртача буйлы, аякларыннан бәдәне озынрак, саф татар баласы икән Хәлилнең җефете. «Мәрхүм иреннән суырып алмаса, мондый гына матурлыктагы кыз-хатын тапкан булыр иде инде. Нәфесләренә хуҗа була алмыйча, кешене харап иткәннәр»,— дип, «изгеләнеп» уйлап алганы бүгенгедәй хәтер яньчегендә саклана. Акылына бәйсез рәвештә, әллә каян, астан күтәрелгән кабул итмәү, гаепләү, өнәмәү хисен бастырыкка утырта алмыйча интеккән иде шул мәлдә. Башка очрашканнары булмады. Зөлфия белән туйларына ча- кырулы булса да, килмәде. Хәлил түр башында, башкода урынында, берүзе кукраеп утырды. Бүген менә Мәйсәрә ханым Сәетне үзе эзләп тапкан. Кирәкле кишер яфрагы икән әле ул. Ишек төбендә утыручы кыз кереп: «Сезне Мәйсәрә Нигъмәтуллина дигән ханым сорый. Хәлил Газизовичның хатыны түгелме икән? Үзе эшкә килеп җитмәгән»,— дип, кереп әйтүгә, бүлмәдәге белгечләрен вакытлыча чыгарып җибәреп, ханымны аягүрә басып кабул итте. Хәлилнең бүген эшкә чыкмавыннан хәбәрдар иде инде. Күрәсең, абзый эштә артыгын «тырышып» ташлап, чирләп киткәндер, «сөенчене алырга хатыньга җибәргәндер»,— кебегрәк фикер узды башыннан. «Әллә, тормыш тоткасына шикаять белән килгәнме? Белмәссең, хатын-кыз фигыле—төпсез кое». — Түрдән узыгыз, утырыгыз, Мәйсәрә. Атагызның исемен белмим. Сезне күрүгә бик шатмын. Берничә ел эчендә, Газиз улы Хәлилнең «талап» алган хатыны шактый бирешкән, картайган. Муен, маңгай тирәсенә, күз төпләренә әрсез җыерчыклар үрләгән, тиресе сәлперәйгән, йомшаган. Уймак хәтле генә күзләре, кемнәндер оялган, курыккан кебек, алга чыгыбрак торган маңгае астына, тирәнгә кереп киткәннәр. Бу юлы да урынбасарының хатынында сөйкемлелек бизәкләре тапмады «Игелек» хуҗасы. «Син кешегә алдан әзер мөһерең, бәяң белән киләсең»,— дип, үзен юл уңаенда гына битәрләп алды да, янә бер рәт «кизү» сораулар тезеп куйды. — Ни йомышлар китерде сезне мондый җилле көнне? Хәлил бәй зарплатасын өенә алып кайтмыймы әллә? Бүген эштә дә күренми диләр, чирләп китмәгәндер? Сакманов тәкъдим иткән сөальләргә тискәре җавап алынды. — Юк ла. Акчасын да, әйберен дә алып кайта. Бу яктан тәртип. — Кызларын рәнҗетәме әллә? Бу сорау да кабул ителмәде. Кыйммәтле балдаклары җемелдәп торган бармакларын аралаштырып, ханым эчке дулкынлануын басарга тырышты. Ник килгәненә үкенүе дә сизелә. Кеше психологиясенә хас гадәти хәл. — Соң, ни йомыш алайса? Чәй куйдырыйммы? — Авыз тутырып әйтерлек йомышым юк, Сәет Яруллович. Бик кызуланып килгән идем, хәзер югалып калдым. Сүзе.м бик четерекле. Башка барыр кешем булмагач, килдем инде. Хәлил турында сөйләшмәк- че идем. Бик нык бозылды. Сез дә боздыгыз бугай! Артыгын үсендереп. Берни аңышмый утырган, үзен гаепләү сүзләре колагына иңгәч, тәмам өммәтсез калган Сәет: «Менә сиңа мә, милли пәрәмәч».—дип кенә уйлап өлгерә алды. — Зурдан кубып килгәч, күңелегезне бушатып китегез инде. Үз ялгышйолгышымны белү дә киләчәк тормышымда бер таяныч булыр иде,—ди-ди Сәет, сөйләшүгә җиңелрәк төсмер бирергә тырышты. Үз җенесенең башка вәкилләре төсле үк, ул хатын-кыз белән бу төр аңлашуны бер дә өнәми иде - Гафу, гафу, Сәет Яруллович, сезне гаепләргә җыенмыйм. Хакым да юк. Хикмәт башкада. Хәлил бик нык бозылды, дидем. Арка терәге нык булганда, яшәп тә, теләсә нинди дәрәҗәле эшне дә башкарып була. Сәет «мәсьәләгә якынрак килик»,— дип бүлдерүдән чак-чак тыелып калды. Хәлилнең гаять көнче кеше булуын беләсезме икән9 Шул гадәте белән теңкәләремә тия, вакытсыз гүрләргә илтеп тыга инде Ашына, чәенә, яшертен генә төрле дарулар салып, тоз, җиләк-җимешләрне имче- томчы әбиләрдән өшкертеп, ашатып карадым. Файдасы юк. һаман котырына. — Соң, берәр сәбәбе бардыр? Үзегез хата ясагансыздыр9 Гаеп аңарда гынамы? Ханымны бигүк өнәп, яратып бетермәве теленә бәреп чыкты: — Берәр ир белән тоттымы? Бу очракта, мин ярдәмчегез була алмам, дип куркам Мәйсәрә ханымның сусыз кое төсле тирәнгә баткан караҗимеш күзләренә сәерсенү, гаҗәпләнү, үпкәләү, гаҗизлек чалымнары бәреп чыкты. . Йөзе кызыл шәфәкътәй кабынды, беләк тиреләренә чаклы, кайнап торган суга тыгып алынган кысла төсенә керде — Алладан оялыгыз, Сәет Яруллович. Миңа сөяркә генә җитмәгән. Болай да, уттан качкан таракан кебек, кеше күзенә күренергә куркып, почмагымда посып кына яшим. Кемгә кирәк ди мин? Беренче иремнән көнләшә, һәр кичне: «Кайсыбызны күбрәк яратасың, кайсыбыз көчлерәк?», дип, миемне черетә Үзенә кулай җавапны алмыйча, туктамый. «Сине ныграк яратам, башкача, беренче никахымны бозып, син хәчтерүшкә кияүгә чыкмаган булыр идем», дип, кат-кат әйтәм, ышанмый, тумыштан елак бала төсле, һаман саен бәйләнә Ханым кул аркасы белән генә күзләрен сөртеп алды — Сез безнең тарихны беләсез ич инде? — Үткән эшкә салават, диләрме әле. Булган беткән. Адәм баласы киләчәк белән яшәргә тиеш — Ул гына да түгел, дип, фикерен ялгап алып китте кунакбикә. Урамда, бергә барганда, яшьрәк иргә күз төшереп алсам, мин бит сукыр түгел,— шунда ук гауга чыгара. Янәсе, минем күңелемдә ирләр һәм җенси азгынлык кына. — Кызык та, сәер дә. Хәлил Газизович турында, шундый көнче дип, һич тә уйламассың. Көнчелеге өзелеп яратуы билгеседер, бәлки? — Бер дә кызык түгел шул, Сәет Яруллович. Телевизордан җыр тыңлаганда моңсуланып, ямансулап китсәм: «Син беренче иреңне исеңә төшердең, аның тез башында утыргандай онытылып киттең»,—дип, тилерә башлый. Үземне ничек тотарга да белмим Сакмановка бу низагка шәхси мөнәсәбәтен билгеләү җиңел түгел иде Дөньяда ир белән хатын арасына керүдән дә куркынычрак албастының юклыгын белә иде ул. «Бу мәсьәләдә аның вазифасы нидән гыйбарәт соң? Ул Хәлилне әрләргә, тәнкыйть утында көйдерергә тиешме9 Ханым, һәрхәлдә, яклау эзләп килгәндер инде9 Кеше олыгайган саен бозыла, әшәкелек белән дыңгычлана бара икән». Мин сезнең хәлегезне аңлыйм. Бер-беренә тулы ышаныч булмаганда. яшәве кыендыр,—кебегрәк гомуми сүз боткасы куертты. Мәйсәрәнең янәдән борыны, күзләре йомшап китте Дулкынлануы гәүдәсенә чыкты — Белүемчә, сез яратышып, киртә-диварларны вагып-җимереп өйләнештегез Ике кызыгыз бар Хәзер соң инде. Җир җиләге ачы диеп, балан ашар хәлем юк, диләр түгелме соң? Өлешегезгә чыккан тәңкәгез Ханым бүлмә хуҗасының йомры сүзләренә игътибар итмичә, үз йомгагын сүтүне дәвам итте Безнең историяне беләсездер инде? Гайре табигый хәлләр, җепшек кар йомарламы кебек, күп тапкырларга үстерелеп җиткерелә, тиз тарала. — Хәлил үзе сөйләгән иде,—дигән булды Сәет. Ханым күңелендәген бушатмыйча, хәсрәтен ахыргача чыгармыйча, туктап калырлык хәлдә түгел иде инде. Шул милиционер аркасында нинди изге кешене югалттым. Рәнҗеп ята торгандыр инде. Миһербансызлыгым өчен бер түлисе булыр. Ялганга, хәрәмгә батып беттем. Мәңге тәмугта дөрләп янарга язгандыр инде миңа. Хәзер үкенүдән ни файда? _ Хатын-кыз, олыгая барган саен, теге дөнья турында ешрак уйлый, кылган гөнаһлары өчен үкенү хисенә бирелүчән була икән. Тик Хәлилгә ябышып чыккан (димәк ки, үлепләр яратып) Мәйсәрә ханымнан Сәет мондый тәүбәне көтмәгән иде. - Мин гөнаһларны ярлыкый белмим,— дип, сүз кыстырырга тырышып караса да, барып чыкмады. Хәлил хатыны су тулы чиләкне бушатып бетермичә туктасы түгел иде. — Төннәрен, җилдә селкенеп утырган көзге яфрак төсле, калтыранып уянам. Төшләремә кереп йөдәтә беренче ирем. Җитмәсә, Хәлиле кара кайрак белән бәгырьне кайрый. Кунакбикә хисләр көчәнешенең чигенә җитте. Сәет аны чын күңелдән кызгана ук башлады. - Минем язмышым турында чынын беркем белми. Ул мине куркытып, алдап, шантаж белән, көчләп диярлек алды. Менә монда инде Сәет ханымга ышанмады. Хатын-кыз, теләмәсә, карышуы, үзен әтәч куа килгән тавыкның, «бик каты йөгермимме икән»,— дип, артына борылып, карап-карап алганы кебек, сүз-исем өчен генә булмаса, аны «алуы» мөмкин түгеллекне белә иде Аны көчләргә, кыйнарга, типкәләргә, борынын канатырга, үтерергә мөмкин... Мәгәр яраттырып булмый. Хәлил яңачарак алымнар тапкан күрәсең? Безнең яшерен очрашу турындагы хәбәрне үзе үк иремә җиткергән. Кара йөзләр кебек тотылдык. Спектакльнең соңгы өлеше сезгә мәгълүм. Елмаерга тырышып карады Күзләре тирәнгәрәк керде. Кырыс һәм кайгылы иде аның кечкенә йөзе. — Димәк, ул сезне яраткан. Бәлки Аның белән йокларга тиз генә ризалашмыйча, терсәгемне күкрәгенә терәп карышкан өчен генә булмаса. . Хәзер күңелемә уйларның төрлесе килә Аның теле, куянны тартып китергән еланныкы төсле, алдаучан булып чыкты. «Укытучы кеше шул. Иренмичә, ышандырып, җиренә җиткереп сөйли»,—дип, уйлап алды Сәет, аптыраганнан, хатынның күңелен рәнҗетмәс, канатын сындырмас өчен үзен кыстырып куярга булды. — Соң, безнең яшь бара инде! — Үзем дә шул хакта әйтеп торам. Илле яшенә җитеп килгән хатынга кем күз салсын. Әнә нинди өлгер яшьләр үсеп килә. Үзләре ирләр өстенә сикерергә торалар. Сакманов урыныннан торып, йөренеп алгандай булды. — Эт тилерсә хуҗасын талый, диләр. Аны артык иркәләп, гел кубызына биеп, өрмәгән җиргә утыртмыйча, үзегез үк бозып бетермәдегезме икән? Сәет, тәмам рольгә кереп, рәхәтләнеп, тәмләп, әхлак темаларына сайрап алды Әйтерсең лә, алдында утны-суны кичкән мәктәп укытучысы утырмый, ә борын асты да кипмәгән укучы басып тора. Тышкы шелтәү аша иңгән эчке, яшертен мактануны ханым бик теләп, җаны-тәне белән кабул итте, аз-маз тынычланды. — Үземдә дә гаеп бардыр инде. Сәет Яруллович. Болай бит Хәлил начар кеше түгел. — Әшәке кеше турында болай сүз куертып утырмас та идек. Артык вакытым минем дә юк, җыелышны бүлеп кабул иттем сезне. Сәет шунда, тыны кысылган кешедәй тукталыш ясады, һәм тавыш тембрын үзгәртеп, дөресе, кырыслык өстәп, сорап куйды Мин нишләргә тиеш9 Абзыкай, иптәш Нигьмәтуллин. череп таркалган капитализмнан ингән көнчелек чиреңне дәвала, тиле дәртеңне тышауга сал, хатыныңа больше тегеләй-болай дип. бәйләнәсе булма, иначе эшеңнән куам дип, җитди кисәтү ясарга мәҗбүр буламмы9 Юк, юк, минем монда булганны зинһар әйтә күрмәгез Җене котырыр. — Шулай булгач, нигә дип мина бу хикмәтләрне сөйләдегез9 Бу хәбәрдән башка, миңа яшәве күңелсез булыр иде, дип уйлыйсызмы? Мәйсәрә аптырап калды Күңелендә эчке, җилле-давыллы көрәш барганы сизелеп тора Минем белән бер-бер хәл булса, белеп торыгыз, дип килдем һәм. Мин сезгә бөтенләй башка сәбәп уңаеннан килгәнием Кичә Хәлил өйдә кунмады. Иртәгесен генә кайтты Айнып та җитмәгән иде Бер стакан тутырып аракы эчте дә, йокы бүлмәсенә кереп ятты. Минем белән сөйләшми дә Мәйсәрә ханымны озаткач, вакыйга-хәлләр агышын чамалаган Сәет бөтенләй башка йомыш белән баш хисапчысын чакыртты. Шактый озак сөйләштереп утырды. Әмма Фирая авызыннан кичәге хәл-әхвәлләр хакында ләм-мим сүз төшмәде Сакманов мондый йомыклык, килешүне бозуы өчен үпкәләргә тиеш иде шикелле. Мәгәр, киресенчә, алдында табигый халәтендә утырган, тулы гәүдәле, тыныч табигатьле, үз бәясен үзе белгән ханымга ихтирамы артты: «Сата торган нәселдән түгел икән. Аңа ышанып, чалышаерга була». Шулай да, Симатова инде кулын ишек тоткасына куйгач, тавышына битарафлык төсмере салырга тырышып: «Бүген Хәлил Газизович эшкә чыкмаган. Конторада ямь юк», дип. әйтеп салды. Фирая тыныч. «Причем монда мин», дигәндәй, җилкәләрен сикертте дә, чыгып та китте Иреннәрендәге шаян елмаю Сәетнең күзендә калды. «Игелек» хуҗасы барысын да аңлады. Фирая-Хәлил-Мәйсәрә өчпочмагының очына чыгарга насыйп булмады ул көнне Сәеткә Чынында анда эләктереп алырлык вакыйга да юк иде. «Роман» тәки язылмыйча калды... 12 . выруның халәтен аңлап, уйланып ятуын, елмаеп куюын күреп, янында шыпырт кына утырган Фәридә җаен китереп сүз кат!ы Сәет Яруллович, уегызны бүләм инде, әлегәчә әйтергә базмыйча йөрдем Өч көннән сез бальнисны үзегездән азат итәргә тиеш буласыз. Баш табиб та. хирург та ашыктыралар Бу көннәрне дә мин генә сорап алдым Ханымның соңгы җөмләсе, йөрәгенә сөт өсте булып ятса да. якланып алырга булды. Ни өчен мине бирелә тагын шул чаклы тоту кирәк булды? Әллә ияләшеп җитүең булдымы ятим үрдәк баласына9 Сезнең биредән тәпи-тәпи атлап, ук аягыгыз белән чыгып китүегезне телим Өч айлык гомер кисәгемнең нәтиҗәсен күрәсем килә. Шунда ук элеккеге фикеренә әйләнеп кайтты. Бу палатада элек, сезгә чаклы, биш-алты кеше ята иде Чирле эшчеләр, бакча сезоны беткәч, һәр елны ял итәргә кереп ятучы пенсионерлар шаулый, диләр Барысы өчен дә түләрмен. Фәридәкәй. Әйт хуҗаларыңа Тулы ремонт ясагын бирермен Түбәне яматырмын, теге «хулиган» калайны алыштырырмын. Сиңа мин. . мәңгегә бурычлы. Бу изгелекнең бер өлешен генә түләү өчен дә. минем гомерем дә, байлыгым да җитмәячәк, дип, пафоска кереп киткән иде дә, Фәридәнең игътибары башкада икәнлекне аңлап, тынды. Ханымның зиһенен ниндедер башка, мөһимрәк нәрсәнең талкыганы күренеп тора. Бармаклары белән халат читен бөгәрли. Кечкенә туп төсле, йомры тез башының ачылганын. Сәетнең шуны күреп, кытыгы килгәнне дә сизми. Эчке каршылыгын, оялуын, тарсынуын җиңеп, ханым җанын бимазалаган фикерен әйтеп салды. — Бальнистан чыккач, сезгә чын-чынлап аякка басканчы, ярдәмчеме. булышучымы, караучымы кирәк булыр; ишетүемчә, хатыныгыз юк. — Берсе ташлап китте, икенчесен үтерделәр. — Нинди шыксыз, иләмсез сүз. Туфрагы мамыклы мендәр, урыны оҗмахта булсын. — Рәхмәт инде. Җылы сүзең өчен. — Мин барча җәрәхәтегезне, кан басымын, йөрәк тибешен, сулыш алу үзенчәлеген һәм башка якларыгызны да, яхшы беләм, дип уйлыйм. Ахыргача ярдәм итәргә ризамын. Кирәк дип тапсагыз, әлбәттә. Көчләп сыланмыйм. Бу хакта Сәет сүзне үзе башларга тиеш иде. Нәрсәдер тотып торды. Зөлфия белән яшәгән фатирлары буш тора, Матюшинодагы йортында кыш көне дә яшәп була. Әхмәдиша карт белән Хәерниса апа да, «үзләренә» чакырып киттеләр. «Барып сыеныр, кайтып керер урыннар биниһая анысы» — дип. рухын күтәрергә тырышса да. әлегә чаклы тәгаен бер карарга килә алганы юк иде. Фәридәнең бүген башлаган фикере тирәндә, аң төпкеле түрендә, әле үзе дә танымаслык хәлдә бөреләнеп яткан хыялы түгелме соң? Сәетнең хәл-әхвәлен, өч ай берөзлексез диярлек янында утырган, астын, өстен җыештырган Фәридәдән яхшырак белүче кеше юктыр бу олы җиһанда? Чынында гүр иясен аякка ул бастырды. Тыз-быз кереп-чыгып йөргән табиблар, төп эшне барыбер шәфкать туташларына тапшыралар. Ханым алдау-хәйләсез, ихластан күренә бу мизгелдә. Элеккеге хатасы эчен дә гафу итәргә була. Замана әхлагы, чор. тормыш кәйсезлеге аны шул юлга этәргән. Ханым, алтабан да аңа ярдәмен үзе үк тәкъдим иткәч, һәрнәрсәгә шикләнеп, төрле яклап бәяләп кабул итәргә өйрәнгән Сәетнең күңелендә икеләнү шытты. Ни өчен аны. нәкъ менә ул рәнҗеткән Фәридә Мотыйгуллина үз канаты астына алган? Аңа кемдер югарыдан кушканмы, түләгәнме? Өстән, болытлар аръягыннан килгән фәрман гына да аздыр бу чаклы хезмәт, киң күңеллелек, хәтта бирелгәнлек өчен. Ошбу шәфкатьне кемнеңдер кушуы, үтенече буенча гына башкару мөмкинме? Юктыр, булмастыр. Мондый саф мөнәсәбәтне акчага, байлыкка сатып алып буламы? Юктыр, булмастыр. Сәет аңлап җитми торган шәйләр җитәрлек иде биредә. Фәридәнең үз-үзен тотышыңда, дөресе, аңа шәхси карашында сәерлекләр тулып ята. Сәет эч серләрен ачып сала башлауга, мәхәббәте, йөрәгенең парә-парә килүе хакында кәлимә катуга, ханым сүзне җәһәт кенә икенчегә күчерә. Тыштан миһербанлы,гадәти бер шәфкать туташы булып күренсә дә. Мотыйгуллина үзен сыртка салдыра, арзанлы җимгә алдана торганнардан түгел икән. Бер авызы пешкән, салкын суны да өреп кабар, диләр. Чынбарлыкның ачы дәресләре бушка китмәгән. «Фәридә аны, димәк ки, үлем тырнагыннан йолып алып, аякка бастырган Теге вакытта үзе үз таныганча, ул аңа нисбәтән битараф була алмый бит инде Бу хакта турыдан-туры әйтергә базмаса да. бәлки, шәфкать туташы Сәетне ярата да торгандыр. Ир кирәк булган өчен генә болай тырышмас иде. Беткәнмени тирә-юньдә, көчен, куәтен, дәртен, гаурәтен кая куярга белми интегеп йөргән, арысландай таза әзмәверләр, сәнәктән көрәк булган, чикләвек белән шоколад кына ашап яшәүче яна байлар Сәтнең ирлеге дә. яхшы чәй булмаганда, мәтрүшкә чәчәген яисә кишер яфрагын болгатып эчүдән ерак китә алмый торгандыр әле. Кем белә?» Ханымның соравына, киңәшенә, тәкъдименә жавап бирергә кирәк иде. һәрхәлдә, тынлыкны бозарга ул жөрьәт итте. Сорау бәгыреннән төште. — Фәридә, тел яшермичә, тирәли йөрмичә генә, минем өчен мөһим сорауга туры жавап бир әле! Минем янда төннәрен вә көннәрен интегеп утырырга, мине шулай тәрбияләргә кем кушты? Милиционер иптәш тыңлата алдымы? Әллә минем егетләр үтенечен тыңладыңмы? Зур акча вәгъдә иттеләрме? — Анысы да хак. То есть, сораучы-үтенүчеләр аз булмады Абруегыз бар икән. Баш табибка хөкүмәттән дә әйттеләр. Гаяровмы.Таяровмы. Саяровмы дигән полковник, баш табибка, әллә ничә кат шалтыратты, соңгысында: «Аның исәнлеге өчен башың белән жавап бирәсең»,—дип. кычкырынды диләр. Әмма мин сезне дәвалауга кемнеңдер кушуы буенча түгел, үзем алындым. Әүвәл чираттагы отпускамны файдаландым, ике аен үз исәбемә.. - Соң син. Фәридәкәй. эштә саналмыйсыңмы? — диде, гаҗәпләнүдән күзләре ачылып киткән Сәет. — Безнең хезмәт хакын алдың ни, алмадың ни. Берничә жирдә эшләмәсәң, кече телнең күңелен күрергә дә җитми. — Башка урында да эшеңне ташладыңмы, минем өчен? — дип. ахмак сорау бирде ир. Көне-төне аның ятагын каравыллаган кеше тагын нинди хезмәткә бара алсын, ди. — Бер чирлегә бер медсестра тота алмый шул әлегә безнең демократик хөкүмәтебез, абзыкай. Ачка интекмәдем. Егетләрегез матди ярдәм күрсәтеп тордылар. Бераз запасым да бар иде. Чирле кешенең күңел дәрьясы тулуга күп кирәкме? Сәет караватыннан күтәрелебрәк. Фәридәнең кайнар бармакларын учына алды Кара күзләрдә үз чагылышын күргәндәй булып, ханымның кулын үпте — Ни өчен шундый жертвага бардың, сеңелем? Мин бит сиңа гомергә онытылмаслык рухи җәрәхәт ясаган адәм. Кем син? Фәридә Мотыйгуллина булам мин. паспортым буенча, диде, ханым ирне күзләренең энҗе-мәрҗән нурларында коендырып. — Кайрысы алынган черек колганың ни пычагыма кирәге бар иде сиңа? Минем исән калуыма ышаныч юк иде. диләр — Үзем өчен исән калдырырга булдым. Сәет Яруллович. рөхсәт булса. Теге вакыпа.. фатихагызны алып булмады.— диде ханым, гадәти генә итеп. — Соңыннан үч алыр өченме? дип сораганын сизми дә калды Сәет — Безнең бу хакта сүз булгание Күрәсең, киләчәктә дә бу шеш калкып чыккалар әле Ракка гына күчә күрмәсен. Хатын-кызны. Сәет абый, ирләр барыбер аңламый икән Үзләрен акыллы дип йөргәннәре дә. . череп баеганнары да Ходай тәгалә без мәхлукъларны шулай яраткан инде. Ачу аласы.. Ә без гашыйк булабыз. Иске коега төкерергә ярамый, күрәсең. Сәетнең бөтен барлыгын сөенечле, шатлыклы, шул ук вакытта төерле, кантарлы дулкынлану биләде Рухи халәтен яшерә алмыйча. Фәридәнең тыгыз гәүдәсенә сыланды Ханым көчле куллары белән, назлы саклык илә, ирне урынына яткырды. — Тагын бер серле сандыкны ачыйм инде. Бу адымга хакым бар идеме, юкмы, терелгәч, үзегез бәяләрсез. Шулай килеп чыкты... Мин барысына да сезне ирем дип ялганладым. Башкача булмый иде. — Бик дөрес әйткәнсең, Фәридәкәй. Синең ялганны без хакка чыгарырбыз, дип уйлыйм,—диде Сәет күтәренке, көр, ихлас тавыш белән. Озак сөйләшүдән, хисләнүдән арыса да, ул үзен ифрат яхшы, бәхетле хис итте бу дәкыйкадә. Шул мәлне бүлмәгә тәмәке тартырга чыккан Җирән яугир килеп керде. Шәфкать туташы читкәрәк күчеп утырып. Сәетнең кан тибешен саный башлады. Ханымның үзенә битараф булмавына, бәллүр савытны саклагандай иркәләп тотуына, аңына кайтып, үзен белә башлагач, бер кызыклы күзәтүе аша инанды ир-зат. Фәридәне ара-тирә, күбрәк төнлә, чирле йоклаган вакытларда, кизүдә башка шәфкать туташлары алыштыргалый икән. Сакманов ул ак халатлы алиһәләрне бер-берсеннән аера, таный башлады. Үзе өчен яңа кешеләр ачты. Сәламәтләнә башлау галәмәте иде бу. Берсе — буй-сыны матур булуы өстенә, серле күренде ир-затка. Аңа игътибар беләнрәк баккач, ирләрчә сокланып, калтыранып куюын тойды. Мәңгегә, ахыргача, яшертен-орынтынлыгын ачмас куе яшел, зөбәрҗәт күзләрдә, яфрак аша төшкән кояш нурлары уйнагандай тоелды. Иң кыйммәтле фирүзә ташың бер якта торсын. Аклы кием өстенә, тыелгысыз иркенлек белән сибелгән аксыл-җирән чәчләр, хатын-кызда сирәк була торган киң маңгай, тойгылы иреннәр үзара килешеп урнашканнар. «Маңгае бер аршын, авызы чирек аршынлап булыр, мондый ходай бирмешләр белән кайгы-хәсрәтсез яшәп була торгандыр», - дип күңеленнән, үзенчә шаяртып та алды чирле. Тиресе шикәр төсле ап-ак. Бәлки, татлыдадыр әле ул кем өчеңдер? Беркөнне сөйләшеп-гәпләшеп тә алдылар. — Үлгәнче, исемегезне беләсем килгәнне. Үкенечкә калмасын,—дигән булды палата хуҗасы, чытыкланып. Кыз җитди җавап бирде. — Бу хәлгә җиткәч, озак яшәячәксез инде, Сәет Яруллович. Организмыгыз үзе өчен көрәшергә өйрәнеп җитте, һәрдаим һөҗүмгә әзер ерткыч шикелле... — Миңа мондың чагыштыру ошый. — Гафу итегез, медицинада шундый тиңләү яши. Исемем минем Лениза. Төннәрен. Фәридә хәлдән тайган вакытларда, яныгызда күп утырдым. Сез ул хакта белмәсәгез дә... Яшел күзләрендә аҗаган уйнап алды. Катнаш никах җимеше икән кызый. Әнием татар хатыны булса да, аның туган телен белмим диярлек. Әтиемнең кайсы милләт вәкиле икәнен тәгаенли алмыйм. Хохолмы, белорусмы шунда. Күптәннән ташлап киткән. Мать-одиночка үстерде мине. Минем хакта нәрсәләр беләсез, ниләр сөйлиләр? Безгә пациентлар турында мәгълүматлар бирелми. Без аның чирен, ярасын, терелүгә барышын гына күз уңында тотарга тиешбез. Дәвалау алымнары бездән тора. Дөресе, без врач кушканны җиренә җиткерүчеләр. — Ягъни, кешенең әҗәл белән күрешәсе көнен, үлем сәгатен сез билгеләргә тиеш буласыз түгелме? Анысы ходай тәгалә кулында. Бу дөньяда барыбыз да вакытлы кунак кына,— диде Лениза, көрсенеп Җитди, хәтта үкенечле аһәң белән өстәп куйды: — Бездән генә тормый шул, хәлебездән килсә, һәммәгезне дә, үзегез яшәүдән туйганчы, сулатыр идек Безгә үпкәләүдән файда юк Җитди итеп сөйләргә тырышса да. чибәр кызга катгыйлык, әхлакый тон килешми икән. Киңәеп, иркенәеп киткән авызы рәнҗүенең җитди булмавын сатып тора. Әгәренки, берәү дә бу фани җиһанны, үз чиратында ташлап кит- мәсә, җир шарында алма төшәрлек тә урын калмас иде Буын бүленешләре чокырчыкланып, эчкә батып торган матур бармаклы кулын гына селкеде бу юлы шәфкать туташы, гасабиланып — Ул хакта сүз бармый, Сәет Яруллович Кеше үзенә табигатьтән бирелгән тиешленең өчтән берен генә яши Карга, бөркет, ташбакалар фәләнфәлән ел тереклек итә Ә акыллы зат, табигатьнең таҗы — кеше алардан күпкә калыша. Ни өчен9 Сакманов кызның дөнья, тормыш, яшәеш турында җитди фикер йөртүен күңеленә бөркетеп куйды, һәр шәхес үзенчә акыллы, үзенчә матур. Без ак халатлы туташларны укол кадарга, кан басымын үлчәргә генә өйрәтелгән манекеннар, гади үтәүчеләр, дип кенә кабул итәбез. Ә алар үз хезмәтләренә фәлсәфи яссылыктан килә беләләр икән. Шулай да Сәетнең артык рәсми, авыр нәтиҗәле сөйләшүгә кереп китәсе килми иде. — Ә мин беләм,— ди-ди Сәет, мендәреннән башын күтәрде. Аккош мамыгыдай йомшак кулын Лениза авыруның маңгаена куйды. «Игелек» хуҗасының бөтен тәненә тымызык җылылык йөгерде, рәхәт дулкын аның йөрәгенә, бавырына, бөеренә, чәнчи бармакларына барып җитте — Нәрсәне беләсез? — Урыс теленең килешләрен төрләндерә беләм, компастан җылы якны таба алам Кирәк булса., маймыл итеннән пылау пешереп бирәм Сакманов янында утырган затның төпсез яшел күзләрендә иркәләүле канәгатьлек чалымнары күрде Мәгәр, авызы тагын да киңәеп китсә дә, ул көткән пырхылдап көлү булмады Сөйләшергә яратса да. арзанлы юморны кабул итеп, мәмиләнеп, изрәп төшә торганнардан түгел икән Лениза туташ. Сәеткә җылы мөнәсәбәтен яшермәсә дә, артык ачылып, туарылып китмәскә тырышуы сизелә Бик үк барып чыкмаса да. үзен кырыс вә тәкәббер тота, болай да җәелеп китте бүген, янәсе. Бу сәер тотышның сәбәбе Фәридәдә икәнлекне авыру соңрак белде, анысын икенче кизү кыз- Гөлчәчәк үзенең гадилеге белән ачып салды. Чая ханым, үзенә ярдәмгә бирелгән ике туташка да. Сакманов кара сызыкны исән-имин узып, яшәү билгеләре күрсәтә башлауга, артык аңлатып, ачыкламыш сүзләр кулланып тормыйча, заяга вакыт уздырмыйча «Кызлар, ул минеке, нәфсегезне сузмагыз». - дип ярып сала, чирләшкә кырында үзен хуҗаларча тота. Сөйләшергә, аралашырга яраткан, энә белән дару сәдәфләреннән гарык булган кызларның киеренке халәтләре шуннан килә икән Мин, кеше ни өчен шулай аз яши дигән, мәңгелек сорау турында гына сүз алып барам, диде Лениза, ишеккә карана-карана — Сезнең һөнәрләрегез күптер анысы Шикләнмим Язгы әрсез үлән кебек тернәкләнеп килгән Сәетнең шаяртасы, үчекләшәсе килә. — Җавапсыз, уңышсыз мәхәббәт, томаулы гыйшык кыра адәм баласын, Лениза, бик беләсең килсә. Туташ, мул чәчләрен талкып, башын килешмәүчәнлек белдереп селкеде. — Тәртипле, итагатьле яши белмәү. Күп ашау, чама белми эчү, тәмәке... Бер-беребезнең кадерен белмәү иртә картайта безне. Кизүдәге кызның, дөньясын онытып, мавыгып сөйләнүен бүлмәгә Фәридәнең балкып килеп керүе бүлдерде. Лениза шып туктады. Хәтта, ялгышып тотылган кешедәй, уңайсызланып китте. Сүз — ләззәт бакчасына юл өзелде Сакманов күпме генә тырышса да, кызый башкача үзен мондый иркен фикер алышуга тартып кертергә ирек бирмәде. Күрәсең, сизгер Фәридәдән янә бер җаваплы кисәтү алгандыр. Икенче шәфкать туташына Сәет шулай ук рәхмәтле. Анысы тулы түгәрәк йөзле, йөгерек кара күзле, уймак хәтле генә кечкенә авызлы, кабарып торган иренле, уртача буйлы, кыскасы, татар-башкорт «җәйләвендә» туып-үскән кыз иде. Гөлчәчәк үзен табигать тарафыннан кимсетелгән, рәнҗетелгән, килбәтсез, ямьсез дип санаса да (әнә Ленизаның күзләре урман күле кебек матур, авызы колагына җиткән, маңгае Сократ бабаңныкы хәтле), ир-ат халкына ошамаслык түгел иде шәфкать туташы. Тәнен кояшта кыздырып торуның ихтыяҗы юк. Шоколад төсендәге, ходай биргән загары, кышкы әче суыкларга да, эссе мунчада юкә мунчаласына да бирешә торган түгел. Гәүдәсенә караганда кыскарак булса да, тулы аяклары читкә чыгып торган янтауларын, уемлы билен, югары, тыгыз, калку күкрәген ким-хур итмиләр Күз төпләрендәге нәселдән килгән кара тимгелләре дә килешеп тора үзенә. !>• • i < Кыскасы, авыл ипиен, бәрәңгесен ашап үскән кызның үз күрке, үз сөенече бар. Гөлчәчәк белән Сәет бөтенләй диярлек аралаша алмый калды. Әмма үзенең самими беркатлылыгы, табигый гадилеге белән кызый чирлегә күп нәрсәне үз урынына куярга, аңларга ярдәм итте Больнистан чыгарга берничә көн калгач булды бу хәл. — Сеңелем, мин сине бөтенләй хәтерләмим. Миңа беренче укол ясавыңмы бүген? — Авырттырдыммы әллә? — Юк ла! Минем арт сан хәзер шөшле белән кадасаң да, чыраен да сытмый. Күргәнем юк шикелле сине, бер дә? — Сезнең янда инде.. Күпмеләп булыр. Икенче ай сезне карыйм. Атнасына ике тапкыр дежурить итәм. Әүвәл Никишина Валя дигән хатын дежурда торды. Ул пенсиягә киткәч, миңа куштылар. — Ни өчен сине бөтенләй хәтерләмим. Гөлчәчәк исемле икәнеңне беләм анысы. Лениза әйтте. Шул гына. Шәфкать туташы, болай да кечкенә авызын бөрештереп, уйланып алды. Күңелендәге шөбһә-икеләнүен бастырыкка утырткач, түгәрәк кара күзләренә шаян чаткылар кунды. — Кая ул сезгә мине хәтерләү. Әүвәл бик авыр идегез. Аннан Фәридә апа. дежурны безгә тапшырганда, «абыебыз ял итсен, хәл җыйсын» дип. йоклата торган укол биреп китә торганые. Мин яныгызда утырганда, сез, яңа туган сабый баладай, йокладыгыз да йокладыгыз. Шуңар тиз терелдегез. Фәридә апага әйтә күрмәгез, йәме. Борынгылар хаклы булган: мәхәббәт янында мәкергә урын табыла. Мәкер өстенлек алган җирдә мәхәббәт сүнә, үлә... Үзе өчен сөенечле ачыш ясаган кызнын кәефен күтәреп җибәрәсе килде чирленең. Тәмле тел - яз кебек ямьле, яман тел — көз кебек пычрак. — Синең турында язылган бер шигырь белом мин,— дип, кызыктырды кызны Сәет. Укырга ярый башлагач, Сәеткә Мисхәт Әлфиясе урыс шагыйрьләренең антологиясен алып килгән иде. Шуннан Сергей Наровчатовның бер шигыре исенә төште, Гөлчәчәк белән сөйләшеп утырганда. А девушка сидит едва жива. И лишь порой на срывах и откосах Мелькает озорная татарва В ее глазах, по-волжски раскосых Ул аны җыентыктан табып, укып күрсәтте. Чия төсле, тук иреннәргә үпкә чыкты. Күзләре тагын да кысыла төште. — Бездән, миннән көлә түгелме соң? — дип сорады шәфкать туташы. — Анысы инде шагыйрь намусында. Татар кызларының үткенлеге, чаялыгы турыңда яза бугай ул. — Бәлки, шулайдыр,—ди-ди. Гөлчәчәк урыныннан күтәрелде. — Сез инде терелеп беттегез дияргә була. Сәет Яруллович 111 рамнар да акрынлап ябылыр, диде моңсу гына. — Ат үләр — дагасы калыр, батыр терелер ярасы калыр,—диләрме әле. — Исән-сау яшәгез,— диде дә, тиз-тиз атлап, бүлмәдән чыгып та китте. Шәфкать туташлары белән болай гына шаяртуы иде Үзләренә игътибар бирмәгән ирне хатын-кыз гафу итми. Шәхси дошманы булып китүең дә бар. Сәеткә, аның хәлендә, шул гына җитмәгән иде!

Дәвамы киләсе санда