Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ

Йөрәкләребезгә якын «Казан утлары»! Синең изгө-тансык сәхифәләреңдә чит җирләргә сибелгән милләттәшләребез турында кызыклы-гыйбрәтле язмалар еш бирелә Бу юлы без Карелиянең Суоярви районында оешкан үзебезнең «Казан» җәмгыяте турында сөйләргә булдык әле. Бирегә миллөттөшлөребөзнөң күпчелеге, 1939—1940 еллардагы фин сугышыннан соң, Карелия өлешенә тигән яңа җирләрне үзләштерү, табигый байлыклардан тулырак файдалану өчен. Татарстанның төрле районнарыннан күченеп килә. Безнең Тетеш районының Кызыл Йолдыз авылыннан килүчеләр, мәсәлән, Тойвола дигән урында тулы бер поселокка җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче «Таң» совхозына нигез салалар. Аңа Мөхәммәтҗан Гыйззөтуллин җитәкчелек итә Аннары эстафетаны кызы Дилбәр Садыйкова ала. Биредә карел-фин дуслар белән бергә иңгәиң торып, тырышып эшләүче, үзара ярдәмләшеп гомер кичерүче Нурия Галиева, Рауза Гафиятуллина. Разия Көлимуллина, Гөлсем Гашигуллина, Фөхрибану Гобөйдуллина, Көлсум Фөхрөтдинова. Шөһөрбану Го- бөйдуллина. Мөбөрөкҗан Ризаев, Гарифулла Садыйков кебек якташларыбыз- ның исемнәрен зур горурлык хисләре белән телгә аласыбыз килә. Чөнки алар татар халкының намуслы, эшчән, булдыклы булуын, үз мисалларында бик ачык күрсәтеп, милләтебезне данлыйлар. Шундый ук сүзләрне Актаныштан Мәмдүдә Сөхөбетдинова, Апастан ирлө-хатынлы Фурия һәм Габделсамат Латыйповлар, Мамадыштан Әсбидө һәм Әгъләм Мисбаховлар, Тәтештән Наил Шакирҗанов, Казаннан Гыйззебану һәм Шәехҗан Шөкертҗановлар һ б адресына да әйтәсебез килә Халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарьләрчә эшләүче бу якташларыбыз чын мәгънәсендә, милләтебезнең йөзек кашы, йөз аклыгы!.. Әлеге ватандашларыбыз Карелия җирендә барган сугышларда һәлак булган якташларыбызның каберләрен эзләп табып, аларның якты истәлекләрен мәңгеләштерү юнәлешендә дә мактауга лаек эшләр башкаралар. Татарстаннан 4 мәртәбә килеп. Суоярви һәм Медвежьегорск районнарында зур эзләнүләр алып барган «Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзаларына да бик теләп булыштылар алар. Түбән Кама районында туып-үскән чик сакчысы - Советлар Союзы Герое Никита Кайманов, зур батырлыклар күрсәткән офицер- шагыйрь Нух Идрисов, взвод командиры Хаҗи Закиров, язучы Габдрахман Әпсөлөмовның «Ак төннәр» китабына кертелгән Әтнө егете Нургали Хөсбиул- лин кебек каһарманнарга һәйкәлләр куюда, исемнәрен урамнарга бирүдә, музейларда экспонатларын булдыруда, аларга багышлап спорт ярышлары, мәдәни чаралар үткәрүдә дә безнең -Казан» җәмгыяте әгъзалары башлап йөрделәр. Үзебез яратып укый торган «Казан утлары- журналы аша Татарстанда яшәүче якташларыбызга кайнар сәламнәребезне, изге теләкләребезне юллыйбыз Инде бездә бөр мәртәбә кунакта булган, һөммөбөзне тирөнтен сокландырган. бушлай шефлык концертлары биргән Фән Вөлиәхмөтов кебек талантлы җырчыларның, музыкантларның, артистларның безнең якларга да килеп чыгуларын көтеп калабыз!

Кадерлә редакция! Моннан алты ел элек безнең Күкчөтау өлкәсендә Татар мәдәнияте үзәге оешкан иде Шул чор эчендә ул күп кенә мөһим чараларны тормышка ашырды. Безнең үзәк милләттәшләребезне татар халкының данлы үткәне, шанлы бүгенгесе, өметле киләчәге, өдөбияты-сөнгатө, гореф-гадәтләре милли йолалары белән якыннанрак таныштырырга омтыла. Шул уңайдан без татар халкының «аксакал» журналы «Казан утлары»ннан бик теләп файдаланабыз. Әлеге академик басманы безгә Казанда яшәүче мөселман кардәшләребез Гайшә ханым Сираҗетдинова. Зәкия ханым Садыйкова, Арнольд әфәнде Кәбиров даими җибәреп тора Алар— өлкәбездәге Кызыл Яр авылында яшәүче өлкән әдибебез Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, безнең үзәкнең мактаулы президенты Ибраһим ага Сөлаховның якын дуслары. Теге яки бу йомыш белән Казагыстан- нан Казанга килгәч те без шушы искиткеч якты, яхшы күңелле олуг затларның кунакчыл фатирларында тукталабыз. Алар безнең мәдәният үзәге өчен әллә никадәр рухи байлык хәзерләп куйган булалар. Шулар арасыннан иң кадерләсә, әлбәттә инде, «Казан утлары» журналының яңа саннары! Соңгы вакытта безнең үзәк урта мәктәпләрдә татар телен, әдәбиятын укыту эшен җайга салды. Җирле телевидение һәм радио аша да файдалы-мавыктыр- гыч тапшырулар алып барабыз. Танылган татар язучыларының. шагыйрьләрнең иҗат үрнәкләрен милләттәшләребезгә җиткерәбез Күренекле композиторлар, артистлар, җырчылар белен таныштырабыз. Үзәк каршында зурлар өчен «Галиябану- фольклор ансамблебез эшли Балаларның -Тамчылар- ансамбле чыгышларын да тамашачыларыбыз бик яратып кабул итәләр Шул ансамбльләр белән күп кенә шөһөравылларда, күрше өлкөлөрде дә булырга өлгердек инде Мөмкинлектән файдаланып, без хаклы рәвештә татар халкының төп әдәби- мөдәни учагы саналган «Казан утларытурында да халыкка сөйлибез, анда дөнья күргән яңа әсәрләр белән якыннан таныштырабыз Инде менә яраткан журналыбызның 75 еллык матур бәйрәме дә килеп җиткән Олуг юбилеең котлы булсын, «Казан утлары- ' Геп шулай балкып, миллөттөшлөребөзнөң йөзләренә нур сибеп, күңелләрен җылытып яшә Әсхия ӘХМӘТШИНА, Күкчөтау Татар мәдәнияте үзәгенең идарә әгъзасы Без, Татарстанның Чаллыяр шәһәреннән килеп. Төркия Республикасының данлыклы Сөлҗүк университетында белем алучы яшьләр -Казан утлары- журнапын даими укып барабыз. Чөнки монда Туган илебездән еракта ул безгә Татарстаныбызның җылы сулышын тоярга ярдәм итә Шул кадерле газиз журнал битләре аша без күренекле шагыйрьләребөзнөң. әдиппөрөбезнең. га- лимнөребезнөң берсеннән берсе кызыклы язмалары белән танышабыз Укы- ган-белгөннөребез турында иптәшләребезгә дә сөйлибез, төрек дусларыбызга да тәфсилләп аңлатабыз. Әнә шулай, күңелләрне күңелләргә тоташтыручы салават күпередәй тылсымлы көчкә ия ул -Казан утлары»!

Айдар ӘХМӘТГАЛИЕВ. Ришат ТИМЕРБАЕВ. Айдар ШАКИРОВ. Конья шәһәре Төркия