Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ

Әдәбиятның гомуми хәлен-торышын— ул бераз гына утыра төшкәч, чит- Ж тәнрәк һәм вакыт күзлеге аша карап, җиңелрәк һәм дөресрәк бәяләп була. Болай эшләү җайлы, уңайлы булып тоелырга да мөмкин. Тик, уйлабрак карасаң, әлеге «алым»ның хәзерге әдәбият үсешенә уңай тәхире, файдасы әллә ни зур түгел икәнлегенә төшенәсең. Әгәр дә башкарылган эш (шул исәптән әдәбият эше дә) үз вакытында тиешле бәясен алмыйча кала икән, ул, гадәттә, җиңел генә төзәтелерлек ялгышларыннан, хаталарыннан озак вакытлар арына алмыйча интегә, яисә әле генә ирешкән уныш-табышларының чын кыйммәтен аңлап җиткермичә, тиз арада аларны югалтып та бетерә. Яшерең-батырын түгел: бүген әдәби җәмәгатьчелек, тәнкыйть яңа әдәбиятка, яңа прозага шактый ук битараф хәлдә яши, кайсыдыр яклары белән әнә шул яман аты чыккан «вакыт дистанциясе» тарафдарларын хәтерләтә. Шушы уңайдан мин журнал редакциясенең хәзерге проза турында зур сөйләшү башлап җибәрүен бик урынлы дип саныйм. Чыннан да, ни хәлдә яши соң безнең бүгенге, ягъни туксанынчы еллардагы, башкачарак итеп әйтсәк, гасыр тәмамланып барган бер чорда туып килүче прозабыз? Бу сорауга кистереп кенә җавап бирү җиңел түгел, хәтта мөмкин дә түгел, ахры. Шулай да, кайбер яңа әсәрләр мисалларында төп тенденцияләр, юнәлешләр, казанышлар, югалтуларны билгеләргә, хәлләребезне ачыкларга тырышып карыйк. Бүгенге татар прозасы өч тармак рәвешендә яши. Беренчесен, шартлы рәвештә, публицистик проза дип атарга мөмкин. Икенчесе — автобиографик язмалар— ал арның кайберләре шул язма рәвешеннән күтәрелә алмасалар да, бездә ни өчендер, аларын да повесть яисә роман дип атап, укучыга тәкъдим итү гамәлгә кергән. Өченчесе исә уйлап чыгарылган, ягъни язучының иҗат фантазиясе белән туган саф, чын әдәбият — нәкъ шушы төр проза озак еллар дәвамында зур урын биләп торды — бүген исә аны алда әйтелгән ике тармак яхшы ук кысрыклый. Публицистика һәм автобиография рәвешендә язылган әсәрләр аша укучыга байтак кына тарих һәм тормыш мәгълүматлары җиткерелсә дә, әдәбиятның чын йөзе, зурлыгы, кыйммәте, нигездә, язучының иҗат фантазиясе ярдәмендә тудырылган әсәрләр белән билгеләнә. Әле күптән түгел генә аның шунысы гына әдәбият дип саналып, тегеләрен публицистика дип йөртү гамәлдә иде. Мөгаен, бу бүленеш дөрес тә булгандыр, чөнки әдипләрнең иҗат мөмкинлекләре дә бар куәтенә чын әдәбиятта, ягъни уйлап чыгарылган әдәбиятта эшкә җигелә, әдәби осталыклары да бар булганынча күренә, югары уку йортлары өчен язылган әдәбият теориясе дәреслекләре дә әнә шундый чын, саф әдәбиятка нигезләнеп төзелгәннәр — шулар буенча күп меңләгән укучылар, студентлар әдәбият-сәнгать кануннарын-кагыйдәләрен өйрәнәләр. Әгәр дә без журнал укучысы белән шул типтагы әдәбиятны беренчел дип санарга килешсәк, чыннан да, бәлки иң алдан шуларга мөрәҗәгать итәрбез. Бәхеткә, андый әсәрләр дә языла тора. Миңа калса, хәтта публицистика белән артык мавыгу якын киләчәктә инде кими төшәр төсле тоела. Ә «саф» әдәбиятта татар прозасының укучыларны сөендерерлек уңышлары бөтенләй үк юк түгел. Күп булмасалар да, бар алар. Сүзнең, образлы сурәтләрнең кадерен белеп, әдәби әсәрнең искиткеч нәфис һәм тылсымлы иҗат уйланмасы, гаҗәеп могҗиза-конструкция икәнлегенә инанып язучы әдипләребезнен шушы буталчык, тупаслык шартларында да үз кыйблаларын югалтмыйча, фидакарь хезмәтләрен күреп, ничек сокланмыйсын да, ничек сөенмисен?! Шундыйларның берсе — Мәгъсум Хуҗин Аиын соңгы елларда дөнья күргән хикәяләре татар прозасының иң гүзәл энҗеләре дип саналырлык әсәрләр. Язучы үзенең һәр хикәясе белән укучыны матурлык дөньясына алып керә, образлы лирик сурәт-табышларына тирән эчке мәгънә сала һәм күңелендәге яхшылык, гүзәллек тойгыларын үтә бер табигый хәлдә укучыларына тәкъдим итә. Озын иҗат гомере дәвамында ул хикәягә гел тугрылыклы булып калды — жанрнын ип күркәм традицияләрен югалтмыйча, бу өлкәдә үз юлын-сукмагын салды М. Хуҗиныын лирик хикәяләре искиткеч төгәллек, конструкция җиңеллеге, композицион тигезлек һәм тәэсир көче белән аерылып торалар. Мәсәлән: «һомай кошлары», «Айның уты сүнгән», «Укалы карлар», «Төннең бикле тәрәэәсе», «Бәрәңге чәчәге», «Пшыяцулька» һ. б. Ә инде «Юл өзеге», «Урак өсте болытлары», «Чөй» исемле повестьларында һәм «Кулаклар колхозы», «Куларада кәлтә уйный» кебек хикәяләрендә автор татар кешеләренең язмышларын ерак чорлар, аерым алганда, утызынчы еллар фаҗигалары белән бәйли һәм шул хәлләргә үз мөнәсәбәтен бик ачык итеп белдерә Шушы уңайдан күңелне борчып торган күренеш хакында да әйтергә кирәк олы әдип Мәгъсум Хужин иҗатына җәмәгатьчелек озак вакытлар буена шактый ук салкын димәсәң дә, бик ваемсыз һәм битараф булды . Мәктәпләр өчен төзелгән өряңа дәреслекләр, программаларда да бу язучы исемен хәзер дә очрата алмассыз. Ә менә нәкъ шундый осталар тәҗрибәсе, аның әсәрләрендәге әхлакый тәрбия көче яшь буыннар өчен кирәк булыр иде Сонгы еллар прозасының үсеп, күтәрелеп килә һәм күзгә нык ташланып торучы тагын бер вәкиле әлбәттә, шактый уңышлар казанган (бәхеткә, бу уңышлар нигездә объектив, дөрес бәяләнеп килә) Нәбирә Гыйматдинова Бу очракта да эстетик яхшы әзерлек, әйләнә-тирәдәге тормыш күренешләренә хатын-кыз затларының кайбер- ләрендә генә була торган ниндидер бер эчке сизгерлек, дөнья серләрен төрле яклап ачарга-аңларга тырышу, кабатланмас индивидуальлек һәм боларнын барысы белән бергә чын профессиональ осталык бу әдибәнс бик күп башка каләм тибрәтүчеләрдән аерып тора. Әлеге сыйфатлар янына тагын Нәбирә Гыймат- динованың кеше буларак та, автор буларак та табигый кыюлыгын өстәргә кирәк. Кеше психологиясенең тирән төпкелләрен яктыртканда Н. Гыйматдинова төрле рәсми, катып калган, схемачыл алым-мөнәсәбәтләрдән арынырга тырыша, ә үзенең геройларын җәмгыять үги иткән, читкә тибәргән, беренче карашка гади кешеләр өчен ятрак тоелгаи затлар арасыннан таба. «Күке төкереге», «Болан», «Кыргый» исемле яңа әсәрләре белән танышкач, бу авторның әлегәчә ачылып җитмәгән зур иҗат мөмкинлекләре барлыгына тагын бер кат ышанасың. 1996 ел прозасын барлаганда, китап сөючеләр шулай ук «Мөһер» исемле маҗаралы повестька (Госман Гомәр), «Кыйбла» (Айдар Хәлим), «Кыңгырау» (Фәрит Нәгыймов) хикәяләренә дә игътибар итәрләр дип уйлыйм Аерым алганда, яшь автор Ф. Нәгыймовнын күңелдә янганны көчле, тәэсирле динамик образ-сурәт, куе, ачык буяулар ярдәмендә әйтеп бирү осталыгы җәлеп итте («Казан утлары», 1996, 11 сан). Соңгы вакытта прозаның публицистика рәвешендәгесе киң таралу хакында алдарак әйтеп үткән идем. Андый әсәрләрдән укучы, гадәттә, тормыш, тарих һәм социаль вакыйгалар турында кызыклы һәм дөрес мәгълүматлар ала, шулар ярдәмендә үзен информация-эрудиция ягыннан баета, үстерә Әгәр ул мәгълүматлар тәҗрибәле, дөньяга киң карашлы авторның уйлану тары яктылыгында дәлилләп, тасвирлап та бирелсә, мавыгып укырдай әсәрләр туа. Шундыйлар Рәтенә «Утлы таба өстендә» (Ринат Мөхәммәдиен), «Догалы еллар» (Марсель алисв), «Тимерханның авыл юллары» (Гариф Ахунов) әсәрләрен кертергә мөмкин. Беренчесендә илебез тарихында әле күптән түгел генә булып узган куркыныч, дәһшәтле көннәр хронологиясен шул хәлләрнең шаһнте булган, аларны үз йөрәге аша кичергән шәхеснең дулкынланып сурәтләве укучы күңелен дә тетрәтә. Икенчесендә исә язучы Марсель Галиев үзенең укытучыларын-остазла- рын яратып искә төшерә Хәсән ага Туфан, Гази ага Кашшаф, Ибраһим ага Нуруллин, Мансур Хәсәнов кебек шәхесләр бүген дә мәдәният-мәгариф өлкәләрендә эшләп йөрүче бик күп зыялылар тормышына уңай йогынты ясаган, якты эз калдырган затлар. Шулай бултач, мондый зыялыларның Марсель Галиев сурәтләмәләрең үз тәэсир-карашлары белән чагыштыру мөмкинлекләре дә бар Мондый хәл, әлбәттә, аерым бер кызыксыну уята Ә инде яшь укучыларны әдипнең ышандыру сәләте, тасвирлау осталыгы да үзенә җәлеп итә. «Догалы еллар» әсәренде мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевка багышланган сәхифәләр дә бар. Шулай да, мица калса, бу өлеш, авторның турыдан- туры үз күзәтүләренә таянып язылмаганлыктан микән, әлеге әсәргә читтән килеп кергән, бигүк ябышып, ятышып бетмәгән кебегрәк тәэсир калдыра. Минемчә, М. Галиев атаклы татар биючесе турында күләмле аерым әсәр дә иҗат итә алыр иде. Әлбәттә, бу очракта жанр һәм стильнең башка төрлерәк рәвсш-формаларын эзләргә туры киләчәк. Гомумән, бу кызыклы һәм игелекле эш булыр иде. 1996 ел прозасының бик үзенчәлекле һәм яңа казанышы булып Зәки Зәйнуллинның «Ат караклары» романы саналырга хаклы. Халкыбыз үткән юлда, чыннан да, билгеле эз калдырган, аннан да бигрәк күп төрле риваятьләр-әкиятләр, легендалар, уйдырмалар, шомлануларга сәбәпче булган ат урлау, ат караклары темасына, әлбәттә, теләсә кем (мәсәлән мәктәп, вуз эскәмияләреннән килеп, хәзер биек йортлардагы кабинет тәрәзәләреннән карап, тормышны өйрәнүче, анализлаучы каләмдәшләребез) тотына алмый. Беренчедән, материал үзенен хәвеф-хәтәрлеге белән әллә каян өркетеп тора. Икенчедән, күзләреңне йомып алынсаң да, күп нәрсә майтара алмаячагың көн кебек ачык - тормыш тәҗрибәсе җитенкерәми Биредә каләм усал айгырларны иярләрлек гайяр, дуамал холыклы ир-егетләр кулында гына бии ала! Интеллигент табигатьле, тәртипле-инсафлы әдипләребез үпкәләмәсеннәр. Чөнки әдәбиятта һәркемнең үз темасы була. Бу - алар темасы түгел. Бу — Зәки Зәйнуллин темасы. «Ат караклары» романында укып туймаслык урыннар, күренешләр, искитәрлек характерлар, башкисәр геройлар бар. Кайберәүләр өчен төп максатка әверелгән шөгыльнең үсеше-тарихы, эволюциясе, һәлакәте һәм ат урлау романтикасы турында гына түгел бу әсәр. Аңардан ниндидер бер тыелгысыз омтылыш, ирек даулау, бер кемгә дә баш бирмичә, үзенчә яшәү теләге дә бөркелеп тора. Мәсьәләнең бу ягына эчкәре кермәстән, мин 3. Зәйнуллинның язу осталыгы әсәрдән-әсәргә камилләшә һәм чарлана баруына гына игътибар иттем. Ә мондый камиллеккә материалны, теманы яратып, бирелеп язганда гына ирешеп була. Мәгълүм ки, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан сон бер 10—15 еллар дәвамында булса кирәк, әдәбиятта тормышның гел матур якларын гына сурәтләү өстенлек итте. Бу берьяклы күренеш әдәбиятны тормыштан шактый ераклаштырды, яшь буынны тәрбияләү эшенә зур зыян китерде — мондый әсәрләрне укып үскән кайбер яшьләр тормышның беренче бусагаларын атлаганда, аптырашта калып, рухи кризис кичерделәр. Бүген исә куркыныч икенче яктан яный: тормыш күренешләрен гел карага, пычракка манчып укучыга тәкъдим итү. Әйләнә-тирәдә гел юньсезлек күренешләренә күнегеп үсхән яшь кешене монысының да соңрак адаштыруы ихтимал. Тормышта явызлык, әшәкелек аз түгел анысы. Ләкин әлеге хәл әдипләребезгә, тормыштагысын язам дип, начарлык күренешләрен күп тиражлар белән тарату хокукын бирми бит Кызганычка каршы, татар прозасы бу басымга каршы тора алмады — «негатив проза» үрнәкләренә әдәби басмаларда урын көннән-көн күбрәк бирелә. Чыннан да, тормыш шыксызлыгы, аның ямьсез якларын иркенләп, тәфсилләп сурәтләү аркасында ташы-пычрагы, сазлы ләмнәре бергә буталган масса әдәбиятыбыз иңкүлекләренә, кырларына, болын-тугайларына җәелә. Озакламый бу тугайларда матур кошлар сайравын да, түбәндә басылып калган күп төрле бөҗәкләр кыштырдавын да, хәтфәдәй хуш исле үләннәр күтәрелүен дә күреп, ишетеп булмас, ахры. Мәшһүр журналыбыз — «Казан утлары»нын -1996 елгы төпләмен кулыбызга алыйк. Шунда ук теге «негатив проза» үрнәкләренә юлыгырбыз- «Тәүбә» (Тәлгат Галиуллин), «Ирекле тоткыннар» (Роберт Айзатуллин), «Җимерелгән хыяллар» (Әнәс Галиев). «Тәүбә» романында алдалаучылар, махинаторлар, җинаятьчеләр тирәлегенең бик күпләребезгә бөтенләй билгеле булмаган яклары күрсәтелә. Әсәрдә криминаль дөньяның үзе, шул дөньяның кешеләрне җинаятьчеләргә әверелдерүе бөтен нечкәлекләре белән ачып салына. Бу дөньяны автор шактый оста итеп сурәтли. Гомумән, Т. Галиуллин күренешләрне дә, геройларны да тасвирлый белә. Аның бу сәләте күп төрле эпизодларда, шул исәптән «пикантлы» яисә эротик дип йөртелүче күренешләрдә дә, персонажларның белем, эрудиция чамасын, зыялылык дәрәҗәләрен күрсәтергә кирәк булганда да бик теләп эшкә җигелә. Тора- бара, әсәрнең финалына якынлаша төшкәч сюжетның динамикасы яисә хәрәкәте тизләнә, криминаль вакыйгалар өермәсе безне, ягъни укучыларны, үз стихиясендә бөтереп йөртә башлый. Әллә нинди бер сәер тойгы да уянгандай була: гүя без бар булган зыялылыгыбызны, күренешләрне объектив бәяләү сәләтебезне дә югалтып, онытып бетергәнбез дә, шул җинаятьләр тезмәсенең гал-гади шаһитларына әйләнеп калганбыз. Романнын искитмәле шушы тәэсиренә шаккатып, монысы «негатив проза» дип аталган яна жанр формасының акылга- зиһенгә күп нәрсә бирмәсә дә, мавыктырып укыттыра торган бер хасиятедер дип үз-үзебезне ышандырып, әсәрнең тәмамлануына бераз уфтангандай да булып, соңгы битен ябып куябыз. Ә гел маҗаралы әсәрләр рухында тәрбияләнеп үскән яшьрәк укучыларыбыз «шәп детектив булды бу» дип нәтиҗә чыгарырлар, мөгаен. Тәлгат Галиуллинның романчы буларак ясалган тәҗрибәләре белән танышкач, ирексездән Мөхәммәт Мәһдиев искә төшә. Алар икесе дә әдәбият фәне галимнәре, педагоглар, әдәбият-сәнгать серләрен яхшы белүчеләр Икесе дә гомер юлының икенче яртысына баскач кына язучы булырга җөрьәт иттеләр. Мөхәммәт Мәһдиев, үзенец тормыш финалы якынлашуын алдан сизенгәндәй, озын булмаган иҗат дәверендә әйтәсе сүзләрен халкына, яраткан укучысына җиткерергә ашыкты һәм әдәбиятыбызның алтын хәзинәләре рәтендә сакларлык гүзәл әсәрләр калдырырга өлгерде. Талгат Галиуллмнга исә исәнлек һәм озын гомер теләп, колагына гына шушы сүзләрне өстәп әйтәсе килә: әгәр ул шушы мәшәкатьле, тынгысыз язучылык шөгыленә үзенең кыйммәтле академик сәгатьләрен багышлый ала нкән, бу яңа хезмәте дә төп эше шикелле үк тирән мәгънәле була күрсен Үзенең эрудициясе, дөньяны аңлавы, тормыш законнарың белүе, яңа, әле генә без күргәннән шәбрәк, үрнәк булырдай образларга, геройларга күчсен һәм туачак, язылачак әсәрләрен тагын да баетсын иде Гомумән алганда, мин үзем бу караңгы прозаны татар әдәбиятына, анын традицияләренә бнгүк ярашлы күренеш түгел һәм аны артык үрчетү кирәкмәс иде дип саныйм. Тема «Кенәри читлек кошы» (Ринат Мөхәммәдиен), «Балта кем кулында?» (Аяз Гыйләҗев) әсәрләрендә шактый тулы итеп ачылган иде бит инде «Чернуха» тибындагы мондый әдәбиятка булган моданың инде үтеп барырга тиешлеге һәркемгә аңлашылсын иде. Әмма бу фикер белән кнлешмәүчеләр дә бар. Мөхтәрәм «Казан утлары» журналыбыз үзе дә караңгы прозаны хуплый булса кирәк. Югыйсә кыска гына вакыт эчендә мәсләк-мәузуглары, төзелеш- эшләнешләрс белән бер-берсенә охшаган шул типтагы күләмле икс әсәрне бербер артлы тәкъдим итүен ни белән аңлатырга? «Ирекле тоткыннар» һәм «Җимерелгән хыяллар» романнарының сюжет схемаларыңда ике тамчы су шикелле охшашлыклар бар. Мәсәлән, һәр ике әсәрдә дә авыл хуҗалыгын күтәрү максатыннан авылга читтән рәис җибәрелә. Яңа килгән иптәшкә хуҗалыкны җайга салу, эшкә, кешеләргә гадел мөнәсәбәт урнаштыру аша абруй казану өчен, әлбәттә, байтак кына тир түгәргә туры килә Ике әсәрдә дә яңа рәисләрнең хәләл җефетләре ирләре артыннан күченеп килергә ашыкмыйлар һәм... бик нык ялгышалар. Яна рәисләребезне яна урында Sra», үзенеке итәргә теләүче чая, чибәр хатыннар сагалап тора У най ыз шул яңа сылу кочагына килеп төшәрме, әллә законлы хатынына тугрылыгын саклый алырмы? «Җимерелгән хыяллар»да шундый ук сынауны вакытлыча иреннән аерылып, шәһәрдә калган хатынның үзенә дә үтәргә туры килә. Әнә шундый кайбер аермаларны исәпкә алмаганда, авторлар үз укучыларын бер үк эзләрдән яисә сукмаклардан йөртергә тырышалар Әнәс Галиев романының баш герое карьера, көнкүреш һәм мәхәббәт маҗараларыннан исән-имин котыла. Олы хыяллары җимерелгән кебек булса да, әсәр бик өметсез, ямьсез тонда тәмамланмый Шунысын да әйтим бер укын башлагач, мин бу әсәрне яратырга да өлгердем. Сәбәбе нәрсәдә икән? Мөгаен, сәбәпләре берничәдер. Әнәс Галиев бик табигый, аңлаешлы итеп яза анын татар классик прозасы рухында тәрбияләнүе сизелә. Икенчедән, ул баш героеның төп профессиясенең (финанс инспекторы) нечкәлекләрен яхшы белә. Өченчедән, бу автор тормышның ямьсез якларын сурәтләгәндә дә, аны ниндидер эчке әдәплелек көче тыеп тора. Шулай да, бер-ике урында Әнәс Галиев тә чама хисен югалтып җибәргәлн бигрәк тә элеккеге партия әгъзаларын, җитәкчеләрен сурәтләгәндә Менә кайбер мисаллар: «Икенче секретарь Файзуллин чәчләренә ак кергән, кысык күзле, табак битле, урта яшьләрдәге ир... Ун кулының бармаклары махорка төтененә саргайган, авызыннан бер чакрымга сасы нс аңкый» «...карт большевик Иванов чыгыш ясады. Анык тешләре юк. Сөйләгәндә селәгәе ага. Утырышта катнашучылар чирканып, аның йөзенә күз төшермәскә тырышалар, ул чыгышын Лениннан цитата китереп башлады». Болар янына «Ирекле тоткыннар» романындагы райком секретаренен дә авызы, йомшаграк итеп әйткәндә, тирә-юнь һаваны «озонлаштырмаганлытын» өстәсәк, бу урындагы картина шактый тулыланыр. Менә шулай—заманында әдәбиятыбыз партия әгъзаларын, җитәкчеләрен өсләренә кер кунмастай затлар итеп күрсәткән булса, бүген алар әнә нинди хәлгә төшкәннәр! Роберт Айзатуллинныц романы әйбәт кенә башланып китә. Әсәрнен идеясе дә төсмерләнеп килә сыман: ул—тоталитар система тудырган түрәләргә, җитәкчеләргә, аларнын намуссызлыгына, икейөзлелекләренә, ялганлашуга, әшәкелекләренә нәфрәт уяту һәм фаш итү. Авторнын үзе сурәтли торган өлкә — авыл хуҗалыгы хәлләре, проблемалары белән дә хәбәрдарлыгы аңлашыла. Бер мәлгә вакыйгалар да төенләнеп, эзлекле генә үсеп килә башлыйлар. Әмма тора-бара хәзерге романнарның күбесендә очрый торган җитешсезлек үзен сиздерергә керешә. Бу кимчелек «композиция таркаулыгы һәм күпсүзлелек» дип атала. Еш кына менә нәрсә күзәтелә: авторларның укучыга әйтергә теләгәннәре бик зурдан түгел, кайбер очракларда исә әсәрдә роман жанрын күтәрерлек олы фикерләр, тема-идеяләр дә булмый. Әмма хезмәтеңне роман дип атагансын икән, бу исемне ничек тә акларга кирәк бит: менә шуннан инде өстәмә вакыйгалар уйлап чыгару, аларны өсте-өстенә тезү башлана, һәм әсәр күзгә күренеп озыная, калыная бара. Әмма бу кабатланып торучан вакыйгалар әсәр сюжетына зур яңалык өстәмиләр, сюжет үсеше туктала, автор һәм геройлар бер урында тапа- нып торалар — нәтиҗәдә, сюжет, композиция җепләре буталып бетә, әсәрнен бөтенлеге юкка чыга, идеясе тоныклана. «Ирекле тоткыннар» романы да алдан уйланылган рәвешендә финалга барып җитә алмаган. Баштарак уңай рак булып күренгән геройлар-героинялар җитәкчеләренең, бигрәк тә секретарьнең кабахәт кыланышларына, шулай ук үзләренең аянычлы хәлләренә дә битараф карый башлыйлар, түбәнлеккә төшәләр. Хәтта баш герой Ленар да характер буларак үзен югалта. Кимчелекләрнең төп сәбәбе —роман кебек катлаулы организм төзегәндә жанр, сюжет, композиция таләпләренең күп төрле якларын, эчтәлек һәм форма категорияләренең төгәл, тигез ярашырга тиешлеген исәпкә алып бетермәү. Минемчә, бу ике әсәрнен авторларына повесть жанрына тукталып, төзәтеп эшләргә тәкъдим иткән булсалар, бәлки, отышлырак булган булыр иде. Вакыйгалылык һәм вакыйгаларның куелыгы, чытырманлылыгы бөтенесен хәл итә дигән карашның күләмле жанрларга үтеп керүен нык тәнкыйтьләргә кирәк. Чыннан да, соңгы елларда дөнья күргән бик күп романнар һәм повестьлар сюжет-композицня бөтенлеге, идея җегәре, проблемалар куелышы җәһәтеннән шактый зәгыйфьләр. Бу урында яңа тип роман, повесть дебютантларына Гариф Ахунов, Айдар Хәлим, Фәнис Яруллин кебек әдипләрнең иҗат алымнарына игътибар белән- рәк карасыннар, өйрәнсеннәр иде дип әйтәсе килә. Мәсәлән, Гариф Ахунов Тимерхан турындагы әсәрләре циклын җыйнак эшләнгән кечкенә повестьлардан төземичә, зур романэпопеята әйләндерә алмас идемени? Юк шул, әдәбиятыбыз аксакалы әсәр компонентларын, өрлекләрен, баганаларын әйбәтләп, шыплап үз урынына утыртып барырга кирәклеген бик яхшы белә, һәр кисәген, һәр өлешен ашыкмыйча эшләп бетерми торып, укучы хөкеменә бирергә ашыкмый. «Идел кызы» трилогиясенең әле һаман язылып бетмәвен дә фәкать шуның белән — авторның әдәбият-сәнгать кануннарына олы ихтирамы яисә үз укучысы алдында үтә җаваплылык хисен тоеп эшләве белән генә аңлатып була торгандыр. Яисә Айдар Хәлимнең «Кыйбла» исемле яңа әсәренә игътибар итик. Хикәянең фикер-идея йөкләмәсе, ташып торган куәте аның җыйнаклыгына, образлы сурәтлелегенә искиткеч матур тәңгәл килеп тора. Фәнис Яруллинның прозадагы казанышлары, оригиналь эшләнгән повестьлары («Кайту» һ. б.) һәм хикәяләре әле һаман да әдәби җәмәгатьчелекнең кулы тимәгән бер өлкә булып кала бирә. Бу иҗат махсус өйрәнүне, тикшерүне сорый. Мондый үрнәк мисалларны хәзерге прозабыздан тагын да китерергә мөмкин булыр иде. Бу урында төп фикеремне кабатлап әйтәсем килә: әдәбият дөньясын да үз сүзләрен яна әйтә генә башлаган иптәшләребез үзләренен әйләнә-тирәсендә кемнәрнец ничек итеп әдәбиятка, халыкка хезмәт итүләре турында да белеп торсыннар, мыекларына чорнасыннар иде. Тырышып эзләгәндә прозабызның якты якларын да табарга була. Тик халык җырындагыча: Эзләсәң лә маллар, һай, табыла, Йөрәкләргә каннар савыла...— дигәнеңне сизми дә каласың. Әйе, татар прозасының үзенә бнк авыр йөкләр салып, «эһ» тә димичә тарткан чаклары бар иде. Бүген исә «атларыбызның» кайсы арык, кайсы өшәнгән, кайсы карт. Сәләтлеләре дә битарафланды.. Көн кадагына суктырырдай мәсьәләләрне кем үз-үзен аямыйча прозада биеккә күтәрер? Татар теленең, китабының аяныч хәлләре, сәнгате-мәдәниятенең үз йөзен югалта баруы, авыл һәм шәһәр яшьләренең рухи ярлылануы, милләт үзәкләреннән аерылып калган татар кешеләренең язмышлары, гаилә эчендәге һәртөрле мөнәсәбәтләр белән бәйләнештә тәрбия проблемалары, киләчәгебез, алдагы буыннар, табигать алдындагы җаваплылыгыбыз, вәхши сугышлар каршындагы көчсезлегебезнең сәбәпләре, илаһи дөнья һәм үзебез. саный китсәң, алар әле тагын бик күп булачак. Аларны кем, кайсы язучы кузгатачак? Сүз гади фактларны теркәп чыгу турында гына түгел, ә күренешләрне Еникиләрчә, Бәши- ровларча тамырларыннан тикшереп, сәнгатьчә анализлап, иҗтимагый фикерне уяту турында бара! Аеруча борчыганы: аянычлы хәлләрне күреп, бүген берәү дә чаң сукмый. Киресенчә, әдәбият дөньясында ниндидер үз-үзеңнән канәгатьлек, артта калган гомер юлының азмы-күпме күзгә эленгән түмгәкләрен барлап, җыештырып, бар булганына шөкер кылып, сөенеп, бәйрәм итү рәхәтлеге хөкем сөрә. Мәгълүм ки, җәмгыятьнең намусы, йөзенең аклыгы булырга тиешле әдәбият үз-үзенә соклану, артык канәгатьләнү хәленә төшә икән, ул чын әдәбият сыйфатларын югалта. Заманында Лев Толстой, Федор Достоевский, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан кебек изге, олы затлар шул хәлдән сакланырга чакырганнар һәм чын әдәбият эшенә бар көчләрен, тормышларын багышлап көрәшкәннәр Ә бүгенге татар прозасы үткен, хәтәр тема һәм мәсьәләләрдән читтәрәк йөрергә тырыша. Хәер, үтә дә мескен бер хәлгә куелган әдәбият кешесеннән күп нәрсә таләп итәргә мөмкннме икән? Бүген акча капчыгы хакимлек итә Кая ул гражданлык сүзеңне әйтү? Акчалы кешеләрнең авызларына карап, аларча җырласаң, бәлки китаплар да чыгара алырсың... Элекке гасырларда фикерләр хакиме саналган әдип һәм бүгенге коннең хәерче язучысы арасында никадәр аерма' Ә шулай да, шундый шартларда да язалар, нәрсәдер иҗат иткән булалар. Рәхмәт инде шунысы өчен дә аларга! Әдәбиятның үз проблемаларына әйләнеп кайтыйк. Хәзерге татар прозасының иң зур җнтешсезлекләре түбәндәгеләр — авторларның гражданлык позицияләренең ачык булмавы, аларнын тар, шәхси мәнфәгатьләрдән чыга алмаулары, проблемалар сайлыгы, — әдәби әзерлекнең җитешмәве, әдәби техниканың ярлылыгы һәм кайбер язучыларның үзләренең шуны аңларга теләмәүләре; — публицистика, автобиографияләр, мемуарлар белән артыграк мавыгу һәм классик әдәбият традицияләреннән беркадәр чигенә төшү; әсәрләрдәге төссезлек, бертөрлелек, тема, проблема, ситуацияләрнең эчпошыргыч рәвештә кабатланулары, иҗат фантазиясенең ярлылыгы, — хикәя җанрында талымсызлык, аның миниатюра рәвешендәге энҗе икәнлеген онытып җибәрү; — повесть һәм роман жанрларында күпсүзлелек, композиция һәм сюжет таләпләрен санга сукмау, әсәргә караңгы, ямьсез буяу-сурәтләрне артык мул салу; талантлы стиль осталарын бүтәннәрдән аерып күрсәтә белмәү монысы күбрәк тәнкыйть өлкәсенә карый. Әдәбият үсешенә, аны өйрәнү-аңлатуга бәйләнешле тагын бер күңелсез күренеш хакында әйтеп китмичә булмый: соңгы вакытта мәктәп программаларыннан ашыгыч рәвештә әдәбиятыбызның мактанычы булган язучыларның әсәрләре «идеология яктан искергән» дигән сылтау белән алып ташлана (Галимҗан Ибра- һимов, Шамил Усманов, Кави Нәҗми, Әхмәт Фәйзи, Гадел Кутуй, Ибраһим Гази, Гариф Гобәй һ. б.). Шуннан соң барлыкка килгән бушлык хәзерге көннең урта кул язучылары иҗат иткән уртача яисә түбән сыйфатлы әсәрләр белән алмаштырыла башлады- Болай барса, классик әдәбиятыбызның зур өлешеннән мәхрүм калган укучы буыннар яхшыны — уртачадан, яисә начардан аера алма- стай булып үсәчәкләр. Әлбәттә, монда ныклап бәхәсләшерлек урыннар да бар, әмма гомумән алганда, бу — зарарлы тенденция. Мәкалә ахырында дөнья әдәбиятыннан мисал китерәм: Норвегия классигы Кнут Гамсунның бер романында берничә ел гына элегрәк сукырайган бер кеше образы күренеп китә. Җәйге тымызык кичләрдә ул, капка төбенә чыгып, рәхәтләнеп авыз гармуны кычкырта. Сукыр булса да, ни өчендер, үз хәленнән, үз тормышыннан бнк канәгать бу яшь кеше, күп ашый, гамьсез, үзе теләгән вакытта чыгып, музыка уйный. Киләсе елга бәлки аны шәһәргә алып барырлар һәм күзенә операция ясатырлар..., бәлки алып бармаслар да..., алып барсалар да, операция әллә уңышлы чыга, әллә юк... Тик героебызны бүген болар берсе дә борчымый — ул ишек алдына чыгып — үз музыкасына үзе хозурланып, үзе өчен уйный («Странник играет под сурдинку»). Туксанынчы еллар татар прозасы әнә шул, вакытлыча сукырайган ваемсыз кешене хәтерләтә сыман. Аны вәхшиләр, сугышлар да, халыкның бүгенге өметсез халәте дә, галимнәр, язучылар, башка зыялыларның хәерчелекнең соңгы чигенә җитеп, акча капчыклары өстендә утыручыларның елмаюлы карашын ауларга мескенләнүләре дә, туачак гасырга нинди рухи кыйммәтләр белән керәчәгебез дә борчымый, ахры. Киләчәктә тормыш үзеннән-үзе яхшы булачак дигән хыял белән яши ул. Ә шулай да, кем белә: гасырлар чиген атлаганда бәлки без - ваемсыз сукырларның да—күзләре яңадан ачылыр, дөньяда үзебез генә түгеллекне, әйләнә- тирәбездә башкалар хәсрәте барлыгын да күрербез, үткәнебезгә, алдагысына карап, «аһ» итәрбез. Күзләрдән пәрдә төшәр. Кем белә?.. Ә бүген без Кнут Гамсун персонажы хәлендә — үзебез чыгарган көйгә үзебез оеп утырабыз сыма