Логотип Казан Утлары
Публицистика

Миргазиян Юныска — 70 яшь

Күренекле прозаик һәм публицист Миргазиян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанлык Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбенец алты классын тәмамлаганнан сон, ике ел колхозда эшли. 1944 елның августында армиягә алынып, хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, аннары укчырадист сыйфатында бомбардировщикларда оча. 1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрбн- авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадри- льяларда элемтә начальнигы булып хезмәт итә, бер үк вакытта кичке мәктәптә укып гомуми урта белем ала. 1955 елда сәламәтлеге начараю аркасында очу эшеннән азат ителгәч, М. Юныс демобилизацияләнә һәм М Ломоносов исемендәге Мә- скәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп (аны ул 1961 елда тәмамлый), Кара дингез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый. 1957 елда кыска сроклы курсларны тәмамлагач, М. Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанынын политик тәрбия эше буенча беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эштә ул 1968 елга кадәр була. 1968—1977 елларда М. Юныс Мәскәүдә Бөтенсоюз диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында өлкән белгеч, СССР Дингез флоты министрлыгында бүлек начальнигы һәм «Наука и религия» журналы редакциядә бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1977 елдан бирле ул яңадан әүвәлге хезмәтендә— Кара дингез һәм Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгында сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул алтмышынчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган «Безнең өй өянке астында иде...», «Тимер фил», «Кочегар», «Әти оҗмахка киткәч», «Ямангә сәяхәт», «Зәңгәр дөнья», «Яңар таулар», «Диңгез чакыра» кебек беренче хикәя, очерклары һәм романтик рухлы «Занзибар зәңгәр болытлар артында» исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Авторның шуннан соң язылган әсәрләре- «Тозлы җил» (1973), «Теләп алган давыл» (1975) повестьлары һәм «Энҗе эзләүчеләр», «Табу һәм югалту», «Биектә калу» һ. б. укучылар тарафыннан җылы каршылана. М. Юныс, язучы-художник буларак, темаларның колачы, чынбарлыкны заманның олы проблемалары, тарихи тенденцияләре җирлегенә куеп яктыртырга омтылуы, вакыйга-хәлләрне, кеше характерларын ачуда, тормыш конфликтларын чишүдә психологик, әхлакый-фәлсәфи анализга киң урын бирүе белән бүгенге татар прозасында үзенчәлекле урын тота. Әдипне олы юбилее белән кайнар котлыйбыз!