Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАТУРЛЫК

 (Бер карт әдип авызыннан)

Күптән, бик күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга—Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. Тагын шуны да әйтим, безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән күрше генә торабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнен ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде. Ә Бәдретдин—безнең очраклы юлдашыбыз. Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз, ләкин моңарчы аның белән бергә кайтырга туры килгәне юк иде әле. Бәдретдин кешегә бер дә йөк булырга яратмый иде. Укулар беткәч тә ул базарга килгән авылдашларының берсенә ияреп китә дә бара яки ялгыз үзе генә утыз чакрымдагы авылына җәяүләп сыптыра торган иде. Бу юлы инде без аны, үзебез сорап, дигәндәй, бергәләп кайтырга күндердек. Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Тик Ишледән базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: «Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!»—дип алып кала иде. һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» — дип сорасалар, Бәдретдин көлгән булып кына. «Без белән ашагач, озакка җитә ул!»—дип җавап бирә торган иде. Илдә чыпчык үлми, дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде. һәм бик яхшы укый иде ул. Хәер, бу күп сыналган нәрсә: рәхимсез нужада торып укыган ярлы шәкерт гадәттә бик сәләтле булып чыга. Башкача аңа мөмкин дә түгел. Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята ала, ә ярлы шәкерт, начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр була... Аннары ярлы шәкерт бик яхшы укыса гына үзенең матди хәлен дә беркадәр җиңеләйтә ала. Менә безнең Бәдретдингә дә, ул замандагы тел белән әйтсәк, истикамәтле вә иҗтиһатлы шәкерт булганга күрә, байлар иганәсеннән ара-тирә ярдәм тия иде; начар укучыларның дәресләрен хәзерләшкән өчен дә аңа аз-маз тама иде, Хәлфәләргә дә ул булышкалый иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар, аятел-көрсиләр күчереп тә азрак бакырлар төшергәли иде. Кыскасы, эшсез тормый иде шәкерт. Ләкин эшне дә, ярдәмне дә ул үзе бервакытта да сорап алмый иде. «Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү— сезнең вазифагыз»,—дигән әрсез мескенлекне без аның йөзендә беркайчан да күрмәдек. Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк — андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде. Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде. Гадәттә шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы, әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе — энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре дә, кәгазь-дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. Ничек жыйгандыр ул аларны, ләкин, һаман шул ярлылыгым кешегә йөк булмасын, дип, тамагыннан өзеп булса да, тырышкан күрәсең инде. Дөрес, ул калын-калын дәрес китапларына бик мохтаҗ иде. Ләкин булган кадәресен бик пөхтә тышлап, битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде. Ул заманда, ягъни революция алды елларында, шәкертләрнең яңа әдәбият белән мавыгуы искиткеч көчәйгән иде. Икмәк шикелле үк зарури бернәрсәгә әйләнеп киткән иде безнең өчен әдәбият!., һәрбер шәкерт төпләп алган калын дәфтәренә жыр күчерә, шигырь күчерә, хәтта романнардан өзекләр дә күчерә. Ике шәкертнең берсе шигырь яза. Бик күпләр Сәгыйть Рәми белән тилерә. Аңа иярәләр, аңа охшарга тырышалар, аны яттан сөйләп йөриләр... Дөрес, безнең барыбыз өчен дә бөтенесеннән өстен, бөтенесеннән якын—Тукай иде, иң күп күчерелгән, иң сөеп укылганы да Тукай иде. Шигырь чире безнең Бәдретдингә дә йоккан иде, ул да яза иде, ләкин язганын бервакытта да күтәреп, очраган берәүгә укып йөрми иде. Аны сорап та укырга күндерүе читен иде. Инде укый калса, аның әйберсе башкаларныкы төсле зар еламыйча гына язылган, күбрәк табигать күренешен гади генә сурәтләгән яки үзенчә берәр тормыш фәлсәфәсе әйтергә тырышкан кыска гына шигъри парча булып чыга торган иде. Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез! Ярый, сүз озынга китте, без бит әле өчәүләшеп читән тарантаста хозур гына авылыбызга кайтып барабыз. Юл такыр, тузан юк, күк алаша, эченә кату төшүдән «горт-горт» иткән тавыш чыгарып, үз көенә салмак кына юырта... Күптән түгел, май урталарында, беренче җылы яңгырлар явып узган иде. Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара, арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә; сөрелмәгән чирәмнәрдә яшь үлән былтыргы корыган үләнне басып, каплап та киткән, кайберләре инде чәчәкләрен дә ачарга өлгергән... Юл буенда әнә эт эчәгесенең беренче ал «кыңгыраулары» Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң садә, иң ямьле чагы!.. Безгә, кыш буе мәдрәсәдә кибеп яткан шәкертләргә, бу чиксез иркен, якты, җылыкай дөнья искиткеч тансык иде, шифалы-рәхәт иде, без аны иснәп тә, сулап та, күзләребез белән күреп тә туя алмый идек. Баштарак без әледән-әле тарантастан төшеп, аякларыбыз жирнең йомшаклыгын бер рәхәтләнеп татысын, дигәндәй, чирәмгә кереп киттек, йөгерештек- куыштык, иелеп чәчәкләр өздек. Бәдретдин тау юасы тапты, аны өзеп чәйнәдек. Мин безнең авылда «тәмлекәй» дип йөртелә торган сабагы дүрт кырлы, озын гына бер үсемлекне җыеп алдым. Аны да. тиресен суеп, ашап~ карадык. Бәдретдин әйтә, моны башкортларда «кияү камчысы» дип йөртәләр, ди, чөнки очындагы менә шушы бөреләре зәңгәр чәчәк булып ачылгач, ул чынлап та чуклы камчыга охшап китә, ди. Ә безнең Гыйлемдар, озын сыйрак, гел йомран эзләп чапты, туктап, ике учын кушлап сызгырып та карады, ләкин хәйләкәр җәнлек шәкерт сызгырганын сизә иде ахрысы, оясыннан чыгып, колакларын торгызып, арт тәпиләренә утырмады. ...Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда җир өстенә жиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык жәелә. Әйтерсең, барлык табигать, барлык жан иясе, әдипләр әйткәнчә, сөкүт калып, тәмам мәкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума... Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда дөнья ничектер искиткеч жәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый... Белмим, бу вакытта бүтән кошлар сайрый торгандырмы — игътибар иткәнем юк, әмма бер кошның тавышы, бөтен җир өсте тургайлар сайравыннан өзлексез чыңлап торса да, безне сискәндереп, колагыбызга килеп керә. Бу—кәккүк! Кешеләрнең исләренә ниндидер бик мөһим нәрсәне төшерер өчен табигать тарафыннан яратылган күзгә күренмәс сәер кош!.. Юлдан шактый читтә торган күксел урман яныннан узганда, без аның да тынып калырга мәжоүр иткән кисәтүле тавышын ишеттек. Шулай кәефләнеп, күңелле генә кайта торгач, без, ниһаять, кызыл ярлы тауларга каршы тигез үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылына да якынлаштык. Юлга чыккач та Бәдретдин безне, Ишледә туктап, чәй эчеп чыгарга чакырган иде. Без, билгеле, кыстатып тормадык, шәрик- тәшеңә кереп, чәй эчеп, күңел ачып чыгу шәкертләр өчен табигый бер низам инде ул. Авылга җиткәндә генә Бәдретдин, дилбегәне үзенә алып, атны олы юлдан уңга каерды да бәбкә үләне түшәлгән жир өстеннән генә иң арткы урамга таба алып китте, һәм озак та үтмичә, шул урамның иң читендәге, бүтән йортлардан аерылыбрак, ялгызы гына торган бер өйнең каршысы- на безне китереп тә туктатты. Без фәкыйрь кешеләргә керәсебсзне белеп килә идек, әмма бу кадәр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич тә көтмәгән идек Хәер, моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Әйтерсең, шуның авырлыгыннан өйнең кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, ншектәрәзәләре кыйшайган, ә тәрәзә пыялалары тора-тора инде яшь- келт-зәңгәр төскә кергән... Капка юк, койма юк, тик урам яклап та кыр яклап кына ике рәт киртә сузылган. Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. Димәк, бернинди аяклы мал да юк. Без инде хәйран булып, гаҗәпләнеп калуыбызны Бәдретднннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырыштык. Арба эзе төшмәгән ачык ишегалдына узып, түбәсе чыбыкчабыклар белән ябылган иске генә бер читән абзар алдында атыбызны туктаттык. Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы, арык-өшән генә бер абзый чыкты. Аның өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар иде Ул, тарантас янына килен, бары «Улым!»—дип кенә Бәдретдин белән күреште, ан- 9.КУ,М5 129 нары безгә дә шулай сүзсез генә ике кулын сузды һәм, шунда ук ат башына барып, аны тугара да башлады Бәдретдин сандыгын күтәреп өйгә ашыкты. Өй ишегендә бер хатын күренде, ләкин ул ни өчендер тиз генә кире борылды. Бу — Бәдретдиннең әнисе булгандыр инде, тик менә аның ишектән чыгар-чыкмас кире чигенүе безне бераз гаҗәпләндерде. Атны тугарып бетерүгә, Бәдретдин өйдән чиләк белән су, чүмеч һәм тастымал күтәреп чыкты. Чирәм өстендә генә чиләктән бер-беребезгә су коеп юынып алдык. Күңелгә: «Комганнары да юк, күрәсең»,—дигән уй килде, һәм без бернәрсә күрмәгән, белмәгән булып кыланырга яки ваемсыз гына сөйләнергә ничектер сүз дә, сәләт тә таба алмый идек. Ләкин Бәдретдин үзе тыныч иде, һәрхәлдә, оялууңайсызлану кебек бернәрсә дә сиздерми иде. Юынып беткәч, сәлам биреп, өйгә кердек. Бәдретдиннең әтисе бер читтәрәк торган килеш безне бик гади генә: «Әйдәгез, шәкертләр!»—дип каршы алды. Караңгырак кына өй эче дә тышкы ягы кебек үк искереп, тузып беткән икән инде. Ләкин күпме генә искереп-тузып бетмәсен, аның бүрәнәләре тома балавыздай сары-көрән иде әле, тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чиста иде... Өйнең бөтен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора, ике урындык, бер эскәмия, мич буенда тагын бер бүкән тора—менә җиһаз дигәне бары шул гына. Мич алды иске генә чүпрәк чаршау белән бүленгән, анда кемнеңдер озын гына итеп чыра телүе ишетелә. Өйгә кергәч тә безнең иң элек күргән кешебез сәке түрендә, стенага терәлеп, текә генә утырган бер бабай булды. Бабай Хозыр-Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмәк-ыштаннан иде. Бары тик башындагы беленгә әйләнгән түбәтәе генә аның күксел-кара иде. Без бабайга күрешер өчен кулларыбызны суздык. Бабай селкенмәде. Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды: — Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр. — Ә, шулаймыни, бәрәкалла!—диде бабай, аз гына җанланып, һәм безгә кипкән, зур каты кулларын сузды. Күзләре ачык булса да, ул дөм-су кыр иде. Без утырышып дога кылдык һәм, шәкертләрчә кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. Безнең үзебезгә сүз башлавы, билгеле, кыенрак иде, аннары нидер менә телебезне һаман бәйләп тора иде. Ләкин, гаҗәп хәл, хуҗалар үзләре дә сүзсезләр иде. Гомумән, бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк — ничектер бик тиз без шуны сизгәндәй булдык. Бабай, үзенең эчке дөньясына киткәндәй, текә каткан килеш тып-тын утыра. Бәдретдин әрле-бирле йөренә, нидер әйтмәкче дә шикелле, ләкин сүз таба алмый кебек... Әтисе башта мич буендагы бүкәндә безгә бераз шаккатып утырды да аннары, торып, сәке кырыена чәй урыны әзерли башлады. Иске генә киҗеле ашъяулык китереп җәйде, мич кашагасыннан кайсы замазка белән ябыштырылган, кайсының сабы кителеп төшкән өч кенә чынаяк алып куйды, кыска гына чалгы пычагы, чүпрәккә төргән ярты ипи, тустаган белән сөт китереп куйды. Шуннан соң тагын бүкәненә барып утырды. Бәдретдин, үзенең сандыгыннан бер-ике уч шикәр алып, шуны ашъяулык уртасына салды. Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!»—дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самоварны алып чыкты. Бу самоварның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде. Бәдретдин безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без, менеп, аякларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. Шул чагында Бәдретдин, йомшак кына, чаршау эченә дәште: — Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде. — Әткәң соң?—диде чаршау эченнән әнисе акрын гыня — Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә,—диде Бәдретдин, ничек- тер бик ихластан үтенгәндәй итеп. Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самовар артынарак килеп утырды. Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Әйтерсең, бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз — аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе! Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән?.. Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек. Бәдретдин бу кыен хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да, бик тирән яшерә беләме? Ә җиңги шул арада чынаякларга чәй ясап, йөзен самовар артына яшерә төшеп, безгә сузды. Без башларны күтәрмичә генә, сүзсез генә чәебезне эчәргә тотындык. Бәдретдин безне кыстап: — Йәгез әле, шәрикләр, ни бары белән ашал кына эчегез, ашап кына! — диде, һәм аның тавышында мин көткән уңайсызлану яки оялу ник кенә бер ишетелсә иде! Йомырка тәбәсен капкалап, икешәр чынаяк чәй эчкәч, без чәшкеләребезне капладык. Бәдретдин, сыеның ярлылыгыннан булса кирәк, үз алдына, сиздермәскә тырышып кына, бер сулап куйды. Аннары кисәк кенә аягүрә басты да: — Булмаса, мин сезгә үземнең китапларымны күрсәтим әле,—диде һәм тәрәзә башына ясаган кечкенә шүрлектән бер өем китапларын алып безгә бирде. Без, бер эш чыкканга куанып, шуларны карый башладык. Монда яңа әдәбияттан ике-өч роман, дүрт-биш шигырьләр мәҗмугасы, иске әдәбияттан шактый тузган «Бүз егет», «ТутыЙнамә», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Каһарман катыйль» кебек китаплар һәм гарәп, фарсы телендә берничә дәреслек бар иде. Без күбрәк вакыт үтсен өченгә бу китапларның кайсы укылган, кайсысы укылмаган, кызыкмы-түгелме — шул турыда сөйләш- кәләп, карап чыктык. — Минем бит әле сезгә, шәрикләр, тагын бер күрсәтәсе нәрсәм бар,—диде Бәдретдин һәм, яңадан торып, шүрлектән кечкенә генә скрип- кә алды. Бу кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипкә иде. Без гаҗәпләнеп сорадык: — Кайдан бу синдә? — Үзем мәтәштергән булдым инде,—диде Бәдретдин һәм скрип- кәнең тонык кына тавыш чыгарган кылларын көйләргә тотынды Аның кубыз уйнавын, мандолина чирткәләвен без белә идек. Әмма скрипкә! — Әй, Бәдри, нигә моңарчы яшердең? — дидек без.— Мәдрәсәдә Сә- гыйть скрипкәсен алып, үзеңнән уйнаткан булыр идек бит! — Оста барда кулың тый! —диде Бәдретдин, тыйнак кына елмаеп Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы—гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге сихри карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, аның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем. Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. Бәдрет- диннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тьштын калып, тыңлап утырдык. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә — моны белүе һич мөмкин түгел иде. Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында? Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште: — Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм? Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагын да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады. — Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит!—диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә» көен уйный башлады. Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җы- лы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде. Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык. Абзый кеше яма- улы тез башларын ышкып куйды, ә Бәдретдин, бабасына үрелеп: — Бабакай, шәкертләр бездән фатиха бирүебезне сорыйлар,—диде. Бабай башын какты, һәм без кулларны күтәрдек. ...Күк алашаны җигеп, капкасыз-коймасыз, кыр үләне басып киткән «ишегалдыннан» урам уртасындагы тигез юлга чыктык. Бәдретдин һәм әтисе безне озатып, киртә буенда янәшә басып калдылар. Юк, алай гына түгел, алар белән бергә безнең артта авыл читендәге иң фәкыйрь йорт, бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере—бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өметебәхетеме — торып калды. Кояш баюга таба борылган иде инде. Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй^ тагын да биеккәрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!.. Берни эшли алмыйм үзем белән: самовар артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын үкси башлыйм Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!

1964

ИСКӘРМӘ

Әмирхан Еники әсәрләрендә сафлык, игелек, мәрхәмәт мәсьәләләре нәүбәткә тезелми, болар үзәктә тора. Бу сыйфат-хәл әдипнең башлангыч чор иҗаты өчен дә, бүгенге әсәрләре өчен дә хас. Тормышны ямьсезләндерүче күренешләрне, кеше күңелен гарипләндерүче нәрсәкәйләрне тасвирлавы да әнә шул бер мәсләкне тотудан — тормышыбызны-яшәешебезне бизәүдә язучының җин сызганып, бирелеп эшләвеннән килә. Әйе, яктылык бөркүче әсәрләре күп Әмирхан абыйның. Шулай да «Матурлык» хикәясе эчкерсезлеге, самимилеге, миһербанлыгы белән алдыра төшә. Әмирхан Еникинең бу хикәясе 1964 елда языла. Шул ук елда «Азат Хатын» («Сөембикә») журналының дүртенче санында, башкортча «Агыйдел» журналының да дүртенче санында басыла. Русча беренче басмасы Азалия Бадюгина тәрҗемәсендә — Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Рассказы 1964 года» исемле китапта (1965 ел). Шуннан соң «Матурлык» хикәясе, үзгәртелмичә. Казанда һәм Мәскәүдә татарча һәм русча күп тапкырлар басыла, телевидениедән һәм радиодан еш тапшырыла. Хикәя, шулай ук үзгәрешсез, язучының ике томлык «Сайланма әсәрләр»енә һәм өч томлык «Әсәрләр»енә кертелә. Ике вакытта чыккан китаплардагы бу хикәяне Әмирхан абый белән бергәләп караштырып чыктык Кайбер тыныш билгеләре генә үзгәртелде. Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк нясе, хикәя остасы Әмирхан Еникинең (1909 ел) «Матурлык» исемле әсәре язучының ике томлыгының икенче томыннан (1971 ел) алынды.

Бүлекне Мәгъсүм ХУҖ11Н алып бара.