Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ТАТАРСТАН - МАЛАЙЗИЯ: ДУСЛЫК КҮПЕРЕ 8—11 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты М. Шаймиев җитәкчелегендәге рәсми делегация Малайзиядә булды Делегация составына ТР Премьер- министрының береиче урынбасары Р. Мо- ратов, шгьтисад министры Д. Бикбов, тышкы икътисади элемтәләр министры Р Аху нов һәм башка рәсми кешеләр, зре промышленность предприятиеләре җитәкчеләре кертелгән иде. Татарстан делегациясен Малайзия короле Туанку Җаффар, варис принц Тунку Нә- кыетдин, Премьер-министр Махатхир Бин Мөхәммәт югары дәрәҗәдә кабул итте Әлеге очрашулар вакытында һәр ике як өчен дә файдалы күп кенә килешүләргә кул куелды. Шулай итеп, Татарстан Көньяк-көнчыгыш Азия капкасын ачты. ИРАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ - КАЗАНДА 13 апрельдә Татарстан башкаласында Иран Ислам Республикасының рәсми делегациясе булып китте. Ислам Советы Җыелышы рәисе Али Әкбәр Натек-Нури җитәкләгән делегацияне Казан Кремлендә Татарстан Республкасы Президенты М. Шаймиев кабул итте. Аннары олы кунаклар төрле промышленность предприятиеләрендә, Татарстан Дәүләт Советында булдылар. «Казан» милли мәдәният үзәгендә түгәрәк өстәл артында үткән әңгәмәдә катнаштылар. Соңыннан ике ил арасында сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук башка мөһнм документларга кул куелды Татарстан, Россия, Иран журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрелде. Аэропортка китәр алдыннан делегация башлыгы һәм аны озатып йөрүчеләр Мәржани мәчетендә намаз укыдылар ИЧКЕРИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ РӘХМӘТЕ Чаллы шәһәрендә яшәүче танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә Чечен Республикасы Президенты Аслан Масхадовтан рәхмәт хаты килеп төште. Анда болай диелә: «Рус-чечен сугышы турында, «Аргамак» журналында 1995—1996 елларда басылган язмалардан торучы «Этот непобедимый чеченец. » («Кайся. Русь») китабын укып чыктым. Кечкенә генә чечен халкын юк итү максаты белән башланган коточкыч сугыш юлыннан, ике ел озынлыгындагы хәрби юлдан кабат үткән кебек булдым. Сезнең китабыгызда әйтелгәнчә, дөньядагы сугышлар тарихында чечен сугышыннан да мәгънәсез, ачыктан-ачык расачыл-шовинистик сугышның әле булганы юк иде Бу сугыш Рәсәйнең масс ак ү ләм матбугат чаралары тарафыннан ачыктан-ачык ялган, каршылыклы төстә яктыртылган ин авыр көннәрдә минем халкыма күрсәткән рухи ярдәмегез өчен, мин «Аргамак» журналы редакциясенә, китапның авторы Айдар Хәлимгә һәм бөтен татар халкына рәхмәт лемен» ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА — ФРАНЦИЯ МАТБУГАТЫ Февраль аенда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин, Франциядә чыга торган «Ле Монд» газетасының үз хәбәрчесе Софа Шиһап һәм Парижда яшәүче милләттәшебез Җасмин Паскольне кабул итеп, әңгәмә үткәргән иде. Күптән түгел генә «Ле Монд» газетасында татар әдәбияты һәм журналыбыз турында язма дөнья күрде. ИҖАДИ БАГЛАНЫШЛАР НЫГЫЙ Узган ел Татарстанның матбугат әһелләреннән торган зур бер делегация тугандаш Башкортстанның Янаул районында истәлекле очрашуда булган иде Быел исә башкорт дусларны бай тарихлы Алабуга каласы (хакимият башлыгы Илдар Ишков) үзенә кунакка дәште 27 29 март көннәрендә биредә Башкортстан һәм Татарстан рев- публикаларынын массакүләм мәгълүмат һәм матбугат чаралары җитәкчеләре очрашты Делегация башлыклары —һәр ике республиканың да премьер-министрлары урынбасарлары Хәләф Ишмуратов. Илгиз Хайруллин, мәгълүмат һәм матбугат министрлары Галим Хисамов, Ислам Әхмәтжанов, китап нәшриятлары директорлары Кадим Аралбаев, Харис Әшрафҗанов, журналистлар берлекләре җитәкчеләре Марсель Салимов, Римма Ратникова, шулай ук газета- журналлар редакцияләренең баш мөхәррирләре, телерадиокомоанияләр җитәкчеләре урынбасарлары, район газеталары мөхәррирләре үзара иҗади багланышларны тагын да ныгыту турында фикер алыштылар, киләчәктә башкарылырга тиешле мөһим эшләрне ачыкладылар Очрашуда Татарстан Дәүләт Советының даими комиссия рәисе, шагыйрь Роберт Мнннуллин, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин да катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. ЯШИБЕЗ КИТАПЛАР АЛМАШЫН Моннан берничә ел элек Татарстан белән Башкортстан арасында үзара хезмәттәшлек шартнамәсе төзелгән иде. Бу килешүнең конкрет нәтиҗәләре мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә нәшрият эшләрендә күркәм чагылыш таба да башлады инде Сонгы елларда башкорт азучыларының ?4остай Кәрим, Зәйнәп Биешева, Рәми арипов, Яныбай Хамматов, Равил Бикбай, Кадим Аралбаев, Тимер Йосып) әсәрләре татарча Казанда, ә татар әдипләренең (Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Рәшит Әхмәтжанов, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимов, Харрас Әюпов, Роберт Минну ллин) китаплары башкортча Уфада басылып чыкты Апрель аенда Башкортстан китап нәшриятында истәлекле очрашу, китапларны тәкъдир итү кичәсе булды. Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов һәм шагыйрь Равил Фәйзуллиннын китаплары башкорт телендә чыгу уңае белән оештырылган бу очрашуда китап авторларыннан һәм нәшрият хезмәткәрләреннән тыш, Башкортстаннын күренекле әдипләре М Кәрим, Г Игеба- ев, К. Аралбаев, С. Шәрипов һ. б. катнашты КОЛ ГАЛИ КИТАБЫНЫҢ ЯҢА БАСМАСЫ Икенче Бөтендөнья татар конгрессына хәзерлек йөзеннән, Татарстан китап нәшрияты борынгы бөек шагыйребез Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын яңадан бастырып чы гарды. Бу юлы әсәрнең тексты төрки халыклар үзара килешкән төрек-латин әлифбасы ндагы хәрефләр белән бирелгән чит ил ләрдә яшәүче милләттәшләребез аны җиңел укыячак. Кыйссаны хәзерге әдәби телгә һәм латин әлифбасына күчерү эшен филология фәннәре докторы, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов башкарган. Әлеге китап Теркиндәге милләттәшебез Әхмәтвәли Мәнгәр вакыфы (фонды) хиса бына нәшер ителде. «ТАТАР МИФЛАРЬЬНЫҢ БЕРЕНЧЕ ТОМЫ Татарстан китап нәшрияты өч томнан торачак «Татар мифлары» басмасының беренче китабын бастырып чыгарды Аны нәшрият өчен галим пам язучы Галимҗан Гыйльманов әзерләгән ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ ИДАРӘ УТЫРЫШЫ 11 апрельдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды Иң элек идарә рәисе Р Мохәммәдиев үткән ай дәвамында башкарылган эшләргә йом гак ясады. Аннары апрель июнь айларында туган язучыларның юбилейларын үткәрү һәм аларнын комиссияләрен раслау. Язучылар берлегенең Г Исхакый исемендәге бүләгенә кандидатлар күрсәтү, берлеккә яңа әгъзалар кабул нтү булды. Утырыш барышында шулай ук «Татар пьесасы —97» конкурсының положениесе расланды. Аеруча мохтаҗ әдипләргә быелның икенче кварталы өчен акчалата ярдәм күрсәтелде, стипендияләр билгеләнде ТАГЫН БЕР ӘГЪЗА-МӨХБИР Язучы Р. Мөхәммәдиевнын татар, төрек, француз телләрендә дөнья күргән «Сират күпере» романы Мәсжәүдә «Голос» нәшриятында «Мост над адом» исеме белән рус телендә басылып чыкты. Шул уңайдан Казанда «Образование» корпорациясенең картиналар галереясында әлеге китапны тәгьдир итү булды Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе В Лихачев, тарихчы Б Солтанбәков, язучылардан Т Галиуллин, В Корчагин, академик Э Таһиров, халык артисты Р Таҗетдинов һ. б язучы-галим адресына тәбрикләү сүзләре белән чыктылар. Р Мө- хәммәдиевка ««Россия Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча әгьза-мөхби- ре» таныклыгы тапшырылды Г. ИСХАКЫЙ БҮЛӘГЕНЕҢ ЯҢА ЛАУРЕАТЫ Татарстан Язучылар берлегенең атаклы милләттәшебез Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә быел Казан дәүләт университеты галиме, язучы академик, «Казан утлары» журналының редколлегия әгыасы Тәлгат Галиуллин лаек булды Ана бу мәртәбәле бүләк үткән ел журналыбызда дөнья күргән һәм күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Тәүбә» романы өчен бирелде КАЛӘМДӘШЛӘРЕБЕЗ САФЫНА Яшь авторларны Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе (җитәкчесе Татарстанның халык шагыйре 111 Галиев) 9 апрельдә бер төркем шагыйрьләрнең, прозаикларның, драматургларның, әдәби тәнкыйтьчеләрнең иҗатларын тикшереп, иларә утырышына гәкъдим итү өчен кандидатуралар күрсәтте Шулар арасыннан Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында яшәүче шагыйрь. прозаик Һәм әдәби тәнкыйтьче Рафа эль Сибат, Казаннан «Мирас» журналының баш мөхәррире, әдәби тәнкыйтьче Әхмәт Сәхалов, шагыйрә Һәм публицист Нәҗибә Сафина, рус телендә иҗат итүче ша гыйрә Наилә Аху нова, Әлмәттән драматург Хамис Яһудин (Эсфир) II апрельдә, күпчелек тавыш белән, Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителделәр. ИҖАТ ОСТАХАНӘЛӘРЕНДӘ 15 апрельдә «Проза, драматургия һәм публицистика Остаханәсе»нен чираттагы утырышы булып үтте Анда Казан шәһәрендәге Ш Маржами исемендәге 2 нче гимназиянең сонгы сыйныфы укучысы тылсым лы әкиятләр, хикәяләр язучы Сөмбел Гаф- фаровакын һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшләүче драматург Һәм прозаик Рәдиф Сәгъдинең иҗат- ларын тикшерү булды. 17 яшьлек С. Гаф- фарова 1996 елда «Мәгариф» нәшриятында балалар эчен «Сезнең-безнең заманда» дигән беренче китабын чыгарып өлгергән. Р. Сәгъдинең исә 4 пьесасы (соңгысы— «Сынган беләзек») К. Тинчурин театрында сәхнәгә куелган, «Идел» журналында 3 дете ктнв повесте басылган. Чыгыш ясаучылардан «Остаханә» җитәкчесе — Татарстанның халык язучысы Г. Ахунов, язучылардан Р. Даутов, Ә Баянов, Батулла, М. Галиев, Хәйдәр. Л Лерон, драматурглардан Т Миңнуллин, Р Мингалимов, Р. Хәмнд һ. б. һәр ике автор турында да үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, иҗатларына уңай бәя бирделәр. С. Гаффарова белән Р Сәгъди, бертавыштан, Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалеккә тәкъдим ителделәр. ЧАЛЛЫНЫҢ МАКТАУЛЫ ГРАЖДАНИНЫ Танылган язучы һәм җәмәгать эшлекле- се, Татарстанның милли китапханәсе директоры Разил Вәлиевнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Чаллының С. Садыкова исемендәге концертлар залында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде Юбилярны котларга Татарстан Дәүләт Советыннан халык депутатлары Т. Миңнуллин, Ф. Сафиуллин һәм сәнгать осталарыннан И. Шакиров, В. Ганиева, Р Миндияр, Рөстәм Вәлиев, К. Сатнев кебек билгеле шәхесләр килгән иде. Разил әфәндегә әлеге истәлекле кичәдә «Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» дигән махсус диплом тапшырылды. АПАСЛЫЛАР ГОРУРЛЫГЫ 30 мартта башкалабызның Тукай музееңда күренекле рәссам-график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот За- риповның чираттагы яна күргәзмәсе ачылды. Бу юлы ул Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, Г - X. Андерсен исемендәге халыкара бүләк хуҗасы Шәүкәт Галиевка һәм аның данлыклы якташларына багышланган иде. Күргәзмәгә рәссамның 40 тан артык сәнгать әсәре куелган — алар Шәүкәт аганың «Минем беренче гомерем» дигән автобиографик әсәре геройларына нигезләнеп эшләнгән иде (Музейда әлеге китапны тәгьдир итү дә булды). Күргәзмәдәге рәсемнәр киләчәктә олуг шагыйребезнең Апае төбәгендә ачылачак әдәби музеенда урын алачаклар ШАГЫЙРЬ-РӘССАМ КҮРГӘЗМӘСЕ 4- 26 апрель көннәрендә мәркәзебездәге М Горький музеенда күренекле шагыйрь Ренат Харис ясагая дистәләрчә рәсемнәрдән торган күргәзмә эшләде Шигърият белән сынлы сәнгатьне үзенә генә хас илаһи туганлык тамырлары белән бәйләгән әлеге күргәзмәне бик күп кешеләр карады. Шагыйрь-рәссамнын график әсәрләре һәм күргәзмәгә куелган бихисап китаплары тамашачы-укучыларда зур кызыксыну, күпкырлы талантына (ул бит әле — маһир гармунчы да!) ихлас соклану хисләре уятты БӘЛӘБӘЙДӘ ШИГЪРИЯТ БӘЙРӘМЕ Тугандаш Башкортстаннын Бәләбән каласында күп кенә милләтләребез яши Күптән түгел генә бу шәһәрдә башкорт, татар, чуваш халыклары вәкилләренең уртак шигърият бәйрәме үткәрелде. Әлеге тантанада Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары — шагыйрь Әхмәт Гадел, Әдәбият фонды директоры — драматург Данил Салихов, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, «Ватан» җәмгыяте президенты Римзил Вәлиев, «Татарстан яшьләре>. газетасыиннан шагыйрә һәм җырчы Гадел Низам катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. — Тышлыктагы сурәтләр Тышлыкның дүртенче битендә: «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре (беренче рәттә сулдан унга): гамәли хезмәткәр Гөлзадә Моратова, мөхәррир Марс Шабаев, баш мөхәррир Равил Фәйзуллин, мөхәррир Шамил Маннапов, гамәли хезмәткәр Тәслимә Сибгатуллина, мөхәррир Шаһинур Мостафин, (икенче рәттә сулдан укта), мөхәррир Тәүфикъ Әйди, җаваплы сәркатип Камил Сәгадәт, гамәли хезмәткәр Лилия Гатауллина, мөхәррир Мансур Вәли, гамәли хезмәткәр Флера Сабирова, мөхәррир Наис Гамбәр, баш бухгалтер Флера Гафурова, шофер Рәмие Гәрәев, гамәли хезмәткәр Тәгьзимә Шиһабиева, мөхәррир Рәдиф Гаташ Наил КУРАМ шин фотосурәте.