Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫНЫҢ ШИГЪРИЯТЕ ТУРЫНДА

"КАЗАН УТЛАРЫ"Н ОЛУГ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КОТЛАП

Казан утлары» минем рухи тормышыма гыйбрәт ле һәм файдалы йогынты ясаган бердәнбер журнал. Мин аны менә 48 ел инде даими рәвештә өемә яздырып укып киләм. Шушы вакыт эчендә шәхси хәзинәмдә журналның ярты меңнән артык саны җыеш ан. Аларның һәркай- сында күңелемә кагылган, аңымны тирәнәйткән берәр әдәби әсәр яисә берәр мәкалә булмый калмады... Ватан сугышында йөрен нлгә кайткач, мин Казан универсигетышң татар филологиясе бүлегенә укырга кергән идем. Сабакташым һәм дустым Нил Юзиев белән дүрт ел буена хосусый квартирада яшәдек. Ул елларда журналны («Совет әдәбияты» дип аталган чагы иде) бергә яздырып ала идек һәм үзебезнең беренче тәнкыйть мәкаләләрен дә бергәләп шул чорда яздык. Алар журналда басылып чыккач, без куанып туймый идек. Шулай игеп, ул елларда журнал безнең өчен үзенә бер ижат мәктәбе дә булды, рәхмәт төшкере. Университетны тәмамлагач, Тел, әдәбият һәм тарих институтынын аспиранту расында укыганда, журнал белән бәйләнешем тагын да ныгыды. «Бөек Ватан сугышы чорыңда тат ар фольклоры» дигән диссертациямнең юн өлешләре журналда басылып чыкканнан соң, хезмәтемне Гыйльми совет алдында якларга да мөмкинлек туды- Ничек рәхмәт белән телгә алмыйсың журналның шул игелекле эшен! Аннан сон инде кырык ел чамасы вакыт узган. Фольклор галиме буларак, шуны әйтә алам: «Казан утлары» тагар халык ижатына гомере буе тугрылыклы хезмәт итеп килә. Шул жәһәттән, «Идегәй» дастанын халыкка җиткерү тарихын искә төшерим. Ха.тык иҗатының йөзек кашы бу.п ан әлеге тарихи-героик дастанның Нәкый ага Исәнбәт төзегән беренче зур җыйналмасын журнал 1940 елда ук бастырып чыгарган иде. Әмма ул чагында аңа китап булып чыгу бәхете эләкмәде, дастанны сәяси әзерләү эше башланды һәм ул кара чор илле елга якын «дәвам итте». Шуңа да карамастан, үз заманында журналны укыган кешеләр халык иҗаты мирасында «Идегәй» кебек гүзәл дастан бар-гыгын күңел түрләремдә сакладылар. 1988 ел ахырында «Казан утлары» дастанның кыскартылган вариантын матур рәсемнәр белән бизәп яңадан бастырды Тагын бер кат ничек рәхмәт белән телгә алмыйсын журналның бу күркәм хезмәтен! «Казан утлары» чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез турында да бай мәгълүмат бирергә омгылып яшәүче бердәнбер олпат журнал. Мин үзем, мәсәлән, журнал битләремдә Фннлян.гиядәге тагарлар хакында оч мәкалә һәм Хәсән Хәмидулланың «Тәкъдир каршында» 1М1 .нт романын журналга әзерләп бирдем. Т. ӘЙ.1И, Р. Бату .зла Төркиа- дәге татарлар тормышына багышлашан кызыклы мәкаләләрен чыг ардылар. Белүемчә, редакциядә бу эшне һәрдаим хуплап, кочак жәеп каршылыйлар. Форсаттан файдаланып, журнал укучыларына үземнең әлегә беркая да басылмаган һәм «Идегәй» дастанының шигъриятенә багышланган бер мәкаләмне тәкъдим ктәм.дегәй» дастаны — Алтын Урда дәүләтенен аерым бер чорындагы (XIV — уу 1/1 гасыр ахыры — XV гасыр башы) фаҗигале вакыйгалар вә шул вакыйгаларда катнашкан тарихн шәхесләр язмышы турында бәян итүче бәет бер әсәрдер. Әмма ул тарихи хроника да, елъязма да түгел. Ул ерак тарихның сәнгатьле бер авазы; аны укыганда күз алдында шул чал заманнарда бер-берләренә яу чапкан кабиләкавемнәрнен фаҗигале язмышлары җанлангандай була, меңләгән атларның җирне тетрәткән тояк тавышлары ишетелеп куя, йөз меңләгән җайдакларның сөңге, уклары сызгыргандай, кылычлары чыңлагандай тоела. Андагы сурәтле суз хәзинәсе төрки халыкларның Алтын Урда чорындагы көнкүреш төсмерләре, йолалары һәм ышанулары белән сугарылган. Аның олуг дингезгә тиң шигърияте татар халкының чиксез бай тел бизәкләрен, хикмәтле гыйбарәләрен, мәкаль-әйтемнәрен, очкынлы сүзләрен үзенә җыйган Мәгълүм булганча, «Идегәй»нең татар, нугай, башкорт, каракалпак, казакъ, кырым татарлары һ. б. төрки халыкларда үз милли юрамалары һәм вариантлары бар. Шуның белән бергә, дастанның хикәяләү алымнарына да төрлелек хас. Вариантларның бер өлеше, эпик традицияләргә хас булганча, чәчмә хәлдә сакланса, икснчеләрендә исә, чәчмә белән тезмә формалар аралашып бара. Аннары, «Идегәй»нең безнең көннәргә бары тик тезмә хәлдә килеп җиткән шигъри вариантлары да мәгълүм. 1941 елда Нәкый Исәнбәт төзүендә «Совет әдәбияты» журналында дөнья күргән җыйналма вариант һәм шуның нигезендә кабат редакцияләнеп, аерым китап рәвешендә 1988 елда Казанда басылган соңгы вариант шуларның берсе. Татар халкының героик һәм тарихи дастаннары арасында «Идегәй» эпик традицияләргә аеруча бай булуы белән аерылып тора. Аның поэтикасын эпос кануннары билгели. Ягъни дастанда тасвирланган вакыйгаларны һәм каһарманнарның язмышы халык фантазиясе белән сәнгатьчә үрелеп бирелә, образлар системасы, әсәрнең композициясе һәм шигъри теле дә шушы нигезгә буйсындырылган. Әйдәгез, дастан композициясенә хас төп үзенчәлекләргә күз салыйк әле. Искә алынган җыйналма вариант җиде меңгә якын шигъри юлдан гыйбарәт булып, андагы хәл-вакыйгалар аерым эпизодларга төркемләп тасвирланган. Бу уңайдан академик А. Н. Веселовскийның «Тарихи поэтика»II дигән мәгълүм әсәрендәге бер фикере искә төшә. Ул эпосларның ничек бербөтен булып оешуына карата: «Төрле җырчычнчәннәр тарафыннан аерым-аерым иҗат ителгән төрле эпик җырлар сонрак туачак эпопеялар җыйналмасы өчен нигез булып торалар»,— дип яза. Димәк, шушы юнәлештә хәрәкәт итсәк, «Идегәй» кебек күләмле эпоснын (дастанның) ничек оешуын күз алдына китерергә булыша торган бик тә әһәмиятле бер чыганак булып тора ала. Бу чыннан да, дастанда Идегәй образы белән бәйле эпизодлар күп һәм төрле кимәлдә булсалар да, аның безгә килеп җиткән вариантында композицион бөтенлек, бердәм сюжет һәм динамика бар Бу бөтенлек исә, үз чиратында, дастанны иҗат иткән, башкарган һәм килер буыннар өчен саклаган халык җырауларының, чичәннәренең олы талант ияләре булуына шөбһәсез бер дәлил. Шунсы үкенеч, без ул чичәннәрнең бик күбесен белмибез. Алай да «Идегәй»нең безгә мәгълүм җыйналмасын берничә вариантта телдән сөйли алу куәсенә ия булган Себер карты, чичән Ситдыйк бабай Зәйнетдиновны без бүген олы рәхмәт хисе белән телгә алырга тиешбез. Соңыннан журналист Хафиз Рәхмәтуллин дә, тел галиме Нигъмәт Хәким дә, язучы һәм галим Нәкый Исәнбәт тә дастанның нәкъ шул бабай сөйләгән җыйналмасы нигезендә эш итәләр. «Идегәй» өчен төрки халыкларның күп кенә дастаннарында очрый торган традицион композиция өлгеләре —эпик башлам, вакыйгалар төенләнеше, үзәк каһарманнар арасында барган туктаусыз низаг-орышлар, талаш-тартышлар, җиңү һәм җиңелүләр, трагик чишелеш хас. Дастан сюжетында Идегәйнең эпик биографиясен кабарынкы итеп, төрле яклап сурәтләүгә омтылыш бигрәк тә нык II Веселовский А. Н. Историческая поэтика—Л. —1940,—С 476. Белүемчә, редакциядә бу эшне һәрдаим хуплап, кочак жәеп каршылыйлар. Форсаттан файдаланып, журнал укучыларына үземнең әлегә беркая да басылмаган һәм «Идегәй» дастанының шигъриятенә багышланган бер мәкаләмне тәкъдим ктәм. сизелә. Аның зирәклеге, гаделлеге, батырлыгы һәм нечкә күңеллеге күп төрле трагик һәм лирик ситуацияләрдә сынала. Шул ук вакытта, дастанда Идегәйнең фаҗигале язмыш иясе булуын, кырыслык һәм рәхимсезлек сыйфатларын хикәяләгән эпизодлар да бар. Мондый хәлнең бу дастан өчен генә түгел, гомумән, төрки халыкларның эпик кануннарына хас булуын әйтергә кирәк. Дастанда Идегәй образы гомумиләштереп бирелсә дә, ул барыбер җанлы шәхес булып күз алдына килә. Алтын Урданың төрле тарафларында туган җырлар һәм риваятьләр аны батыр-каһарман итеп кенә түгел, ә игелекле шәхес итеп тә сурәтләгәннәр Шулар нигезендә дастанда шактый идеаллаштырылган Идегәй образы барлыкка килгән. Моның өчен дастанчы чичәннәр гипербола кебек стилистик алымны иркен файдаланганнар Әйтик: Ятимнәргә яр булган, Колчурага дус булган, Аты юкка ат булган, Чулләгәнгә—су булган. Адашканга - юл булган. Ялгызга — ясак булган. Җәяүгә — таяк булган. Карны ачканга - тамак булган Идегәй ир бар икән.III Эпик традицияләргә хас булганча, Идегәй ялгыз гына хәрәкәт итми, аның әкиятитылсымлы көчкә ия булган Тнм Чуар исемле аты. сузылмалы Шам кылычы бар; Аның якын дуслары да, дошманнары да аз түгел Аларның һәркай- сысы Идегәй образына җан өрә, аңа тарихи чынлык төсе бирә Дастан композициясендә шигъри янәшәлекләр мөһим генә урын тота. Янәшәлек сурәтләре функциясен дастанда Идел, Җаек, Чулман буйларының. Болгар. Сарай җирләренең, нугайлар, болгарлар, кыпчаклар биләгән киң далаларның күптөрле үләнагачлары, кош-кортлары, слга-күлләрс. ерак Алтын Урда чорларында төрки бабаларыбыз ашаган-эчкән аш-сулар. кигән кием-салымнар, кулланган сугыш кораллары үтәп, алар дастанның буеннан-буена сибелгәннәр Телгә алган сурәтләрдән Иделгә аерым тукталыйк. Дастанда Идел образы шигъри янәшәлек кенә түгел, ул Туган җир, Ватан төшенчәләрен үзенә җыйган символ да. Дастан дәвамында Идел, Идел-йорт. Идел-ана образлары берботен мәгънә алып, төп каһарманнар телендә күп тапкырлар кабатлана Идегәйнең Аксак Тимердән аерылып үз иленә кайткач һәм Идел-йортны күргәч, аның туфрагын үбеп, дулкынланып әйткән лирик тулгавын искә төшерик «И. Идел- йорт, Идел-йорт» дип башланган бу тулгауда Идел-йорт газиз ата-баба йорты да. татарның яшәвенә куәт, матурлык биргән мөкатдәс һәм гүзәл бер урын да. Шуңа күрә Идегәй бу изге җирләрне басып алган дошманын куарга атлыгып, ярсып тора. Мәгълүм ки, Идегәйнең бу шигъри тулгавына безнең заман композиторы музыка язгач, ул тарихи хәтерне яңартучы зирәк мәгънәле бер җыр булып яши башлады. Диалог һәм әйтеш формасы дастан композициясенең күзгә бәрелеп торган һәм эстетик яктан җитди вазифа башкаручы бер билгесе Бу алым әсәрнең буеннан-буена кулланылып, арада тоташ диалогка корылган бүлекләр дә очрый Мәсәлән, «Туктамыш ханның сарайдан качып киткәндә тулгап әйткәне» дигән бүлекләр турыдаи-туры әйтеш традицияләренә нигезләнгән. Мисалга бер өзек китерик: Дастанда сш кабатланучы әйтеш формасының бер үзенчәлеген билгеләп үтик Бу үзенчәлек әйтешнең сорау һәм җавап интонацияләрен берләштергән ком III Китерелгән һәммә мисаллар да «Идегәй» китабыннан а тынды Казан. 1988 Юзиев Нил. Татар шигыре. —Казан,—1991, 248 6. Субра алай дигәндә, Җанбай уйга килгәндә, Идегәй алып балны эчте. Субра ерау анда әйтте Афәрин, батыр икәнсең. Ханга дуслык иткәндә Дуслыгын ничек итәрсен? Ханга хаслык иткәндә Хаслыгын ничек итәрсен* Идегәй торып анда әйтте Ханга дуслык иткәндә Чыгып кала бозармын. Казнадан казна кигереп. Ханнын күңелен табармын Ханга хаслык иткәндә Арсаел атка менәрмен. Карчыга булып очармын Ханны куып басармын позицион калыпка корылган булуында. Мондый корылыш сюжетка драматик төсмерләр биреп, әйтелә торган фикернсн капма-каршылыклы якларына төшенергә мөмкинлек ача. Дастанда тарих белән фантастика, әкиятн-хыялый күренешләр белән реаль тормыштан алынган күренешләр тыгыз үрелеп бара. Идегәйнең әкияти зат Кара Тиен Йосынчы белән очрашуын хәтергә төшерик. Үзенең килеш-килбәте һәм табигате белән Кара тиен иләмсез зур, ямьсез һәм явыз бер персонаж. Дастанда ул «балта салсаң, башы каерылмас, кылыч чапсаң, муены өзелмәс» Алып кыяфәтле бер батыр дип бәяләнә. Менә шул килбәтсез һәм искиткеч куәтле мифик зат белән орышка керә Идегәй, Кара Тиенне юк итә, Шаһ Тимер кызы гүзәл Акбеләкне коллыктан коткарып әтисенә алып кайта. Бу сюжетта тылсымлы әкиятләргә хас традицион эпизодны абайлау авыр түгел. Шушы уңайдан татар халкының «Турай батыр» дигән әкиятен искә төшерик. Анда да әкият герое дию белән сугышып аны юк итә, үзе коткарган патша кызын әтисенә илтеп тапшыра. Әлеге әкияттә дә, дастанда да тоткындагы кызлар үзләрен коткарачак геройга дәһшәтле дошманын җиңүдә булышалар, аның «жаны» кайда яшерелгәнен әйтәләр. Искә алган эпизодта Идегәй тарихи герой булудан бигрәк, гайре табигый көчкә ия әкият каһарманы булып күзаллана. Идегәйнең Туктамыш хан гаскәре белән сугышын тасвирлаган эпизодта ул шулай ук әкият батырын хәтерләтә.«Аждаһадай сулый» торган Шам кылычы белән: «Бер селтәде, бер ауды, Бере ауганда уны ауды Ун ауганның җиле бар, Уны белән йөзе ауды, Йөзе ауганда меңе ауды» Икенче бер сугышта Идегәй Шаһ Тимернең ун мең санлы гаскәрен үзенен «тукмагы белән тукмаклап» кырып ташлый. Дастан тукымасына үрелгән төш күрү мотивын да анын халык әкиятләре, кыйссалар белән уртаклыгын раслаган бер күренеш дип санарга була. Төш күрү һәм юрау дастанның үзәк геройлары Идегәй белән Туктамышның булачак язмышында җитди роль уйнаган бер хәл буларак тасвирлана. Тамырларында төрле мифик ышанулар һәм ырымнар яткан эпик саннарның еш кулланылуы дастанга шулай ук тылсымлы тос бирә Бу саннар 3. 6, 7, 9, 30, 40, 50, 1000 — арасыннан бигрәк тә ике сан —9 (9 йорт, 9 солтан, 9 илче, 9 тешле батман, 9 байрак, 9 башлы көбә) һәм 40 (40 ил, 40 ир, 40 ат, 40 үгез, 40 бия, 40 дөя, 40 кол, 40 көн туй ясау, 40 кое, 40 колачлы аркан, 40 көнлек юл) дастанның башыннан ахырына кадәр кулланыла. Алар күп кенә очракларда киңәйтелгән метафора ролен уйнап, әсәргә борынгылык һәм эпик серлелек рухы сирпиләр. Мәгълүм ки, борынгы заманнарда төрки халыклар тормышында хикмәтле сүз әйтү йоласы киң таралган булып, бу традиция турыдан-туры халык шагыйрьләре чичәннәр һәм акыннар, җыраулар һәм тел осталары иҗаты белән, алар арасында булган җыр ярышлары, айтыслар-әйтешләр белән бәйләнештә яшәгән Әдәбият галиме Нил Юзиев татар шигыренә багышланган китапларның берсендә хикмәтле сүзне халыкның дөньяны танып-белү табигатеннән килеп чыккан акыл-хис шигърияте дип атый.1 Бу чыннан да шулай Сурәтле сүзнең кеше күңелен сихерли ала торган тылсымы-сере бар «Идегәй» дастанында хикмәтле сүзләр һәм гыйбарәләр, тапкыр әйләнмәләр һәм канатлы тәгъбирләр тулып ята Алар дастан рухының шигъри баганалары, анын мәгь- нәвихисси кыйммәтен мәңгеләштергән асылташлары «Идегәй» нәкъ менә шушы сыйфаты -хикмәтле сүзләрне әйтә, куллана белүдә халыкның тан калырлык шигъри осталыгына, тагы да тулырак әйткәндә даһилыгына бер дәлил булуы белән татар фольклорында үзенә аерым урын тотучы нн гүзәл әсәр санала. Идегәйне үлемнән саклап калган Җантимер картның Туктамыш ханга мөрәҗәгате (1 бүлек), Алтын Урдада танылган оста чичән Субра җырауның хак мәҗлесендә җырлаган җыры (4 бүлек), Идегәй белән Норадын арасындагы шигъри диалоглар (9, 16 бүлекләр), Идегәйнең Идел-йортка багышланган тулгау җыры (9 бүлек), Туктамыш ханнын Сарайдан киткәндә монлаиып әйткән аерылу сүзләре (12 бүлек) болар һәммәсе дә дастанның хикмәтле фикерләр, канатлы гыйбарәләр белән сугарылуын дәлилли торган мисаллар. Моңа гаҗәпләнергә урын да юк кебек, чөнки дастанның төп каһарманнары берүк вакытта чичәннәр, тел осталары итеп тә сурәтләнә. Арада иң истә калганы, әлбәттә, Субра җырау, үзе әйткәнчә, Иделдәге илле ханны күреп белгән 195 яшьлек хикмәтле шагыйрь һәм хәким-күрәзәче. Чичәннәр турында сүз чыккач, тагын шуны әйтергә кирәк. «Идегәй» дастанын иҗат иткән һәм берсеннән-икенчссенә тапшырган чичәннәр, җыраулар ис китәрлек зирәк зиһен ияләре, укымышлы кешеләр дә булган. Дастан дәвамында алар «Шаһнамә» герое Рөстәмне, библиядә тасвирланган Сөләйман патшаны (Соломон), Искәндәрне (Александр Македонскийны) телгә алалар. Дастан каһарманнары еш кына Коръәнне һәм пәйгамбәрләрне искә төшерәләр, ислам диненә турылыклы булуларын әйтәләр Дастанда халык теленнән алынган яисә халык теленә күчеп жәүһәрләр кебек балкучы йөзләгән мәкальләр бар. Алар да әсәрнен хикмәтле сүз юрга гаҗәеп бай икәнен раслыйлар. Берничә мисал:Чипа солтан булудан Илдә олтан булу артык, Күктә чулпан булудан Суда чуртан булу артык. Нинди юан булса да Ялгыз агач ей булмас, Нинди ятыш булса да. Ялгыз егет би булмас«Ат омтыла туйган җиренә, ир омтыла туган җиренә», «Ил сүзен тоткан ир булыр», «Яудан качкан ир булмый, ил эчендә көн күрми» һ б. Шигырь төзелеше ягыннан «Идегәй» аерым игътибарга лаек. Дастан төрки халыкларнын нн борынгы шигырь калыбына — җиде иҗекле үлчәмгә (дастан шигыренә) нигезләнгән. Монын асылында дастанның тулгау рәвешендә әйтелеп (көйләнеп) яшәү ихтыяҗы, ә җиделе шигырьнең хәтердә тизрәк уелып кату үзенчәлеге ята. Үз заманында дастан аерым җырлаулар, акыннар телендә думрага. сазга кушылып, көйләп әйтелә торган булган. Кайбер урыннарда моңа «сарын белән сөйләү» дигәннәр. Көйләп әйтү, үз чиратында, импровизациягә киң юл ачкан. Шуның аркасында, урыны белән ритмик төрлелек тә очрый, иҗекләр саны күнегелгән калыптан чыгып китә. Әммә, ни гаҗәп, бу хәл әсәрнен агышына, яңгырашына хилафлык китерми, шигырьне, ничектер, табигый сөйләм интонацияләре белән баетып, төрләндереп җибәрә Дастанны иҗат итүчеләр импровизациягә таянып, әсәрдәге вакыйгалар үсешенә, образлар дөньясына яңадан-яңа өстәмәләр төсмерләр кертә барганнар, аны гармонияле бербөтен итәргә омтылганнар. Нәтиҗәдә, төрки халыкларнын кайбер дастаннары, мәсәлән, «Манас» миллионлаган тезмәләрне эченә ала Бу хасият безнең «Идсгәй»дә дә чагыла. Аның да күләме, алда әйтеп узганча, җиде меңгә якын тезмәдән тора. Дастанга хас шшырь строфикасы, ритмик калыбы, рифмалар төрлелеге, кабатланулар һәм градацияләрнең тигез рәвештә чиратлашуы болар бар да «Идегәймгә озын гомер биргән һәм онытылудан сакларга булышкан күркәм сыйфатлар булып санала алалар. Шуларнын берсе аллитерация турында аерым сүз әйтик Мәгълүм ки, аллитерация тел сәнгате әсәренең телен авазлар ягыннан оештырунын бер төре булып санала һәм охшаш тартык авазларны кабатлау юлы белән ясала Аллитерация төрки халык чарның нн борынгы шигырьләрен бизәүче стилистик алым Аның туган җире төркиләрнең бншеге булган Алтай һәм Себер яклары. Кайбер төрки халыкларнын дастан иҗатында аллитерация хәгга рифманы да алмаштыру көченә ия булган «Идегәй» дастанының берничә өлешен гомумән аллитерацион шигырь дияргә буча. Мисал китерик:Боларып яткан күлләрнен Балыгын алды дулатып Сыланып яткан суларның Суларын эчте болгатып. Күгәреп үскән күксавыл Күксавытны кылырып Кызарып үскән кау кылган Кау кылганны кылырып Килә бирде яу кыргып Дастанның шигъри калыбы катлаулы, ул без күнеккән дүртьюллы строфалардан тормый, гомумән аның шигъри калыбын строфа дип атап булмый Монда әдәбият белемендә кулланыла горган тирада дигән термин искә төшә Бу термин белән бер сулыш-интонациягә хисапланган ирекле шигырьне атыйлар. .Андый шигырь тезмәләре кайвакыт сюрмедән артып китәләр һәм үзләренә күрә, аерым симметрик төркемнәр тәшкил итәләр. Әдәбият белемендә кулланыла торган атаманы халык шшыренә карата файдалану үтен акламаска да мөмкин. Әмма шунсы бәхәссез, дастанның шигырь төзелеше аерым игътибарга лаек Гомумән, «Идегәй» дастанының шигърияте 1аҗәеп бай һәм гүзәл Әлегә без аның аерым үзенчәлекләренә бер күзәтү генә ясадык Киләчәктә моңа багышлап махсус хезмәтләр язылыр әле дигән өметләр бар А