Логотип Казан Утлары
Роман

ЭЛМӘК

—. _ өяз көзнең соңгы аенда үтәли җилләре, карлы яңгырлары белән табигатьтә тымызык салкынлык урнашты. Хәятның сөенече, тукландыручысы Кояш, кемгәдер үпкәләгәндәй, авыр болытлар юрганы эченә яшеренеп, күк йөзендә бөтенләй күренмәс булды. Бәйдән ычкынган буйдак, шук җил — җиһанга тулысынча хуҗа.. Шәһәр читендә, шау-шулы, сасы төтенле тормыштан чнттәрәк урнашкан ике катлы хастаханәгә ул аеруча бер явызлык белән каныга Күптәннән сипләнмәгән, каралмаган түбәнең бер читен каерып алып, күк улы үзенә кызык таба: әүвәл, алып китәргә җыенган угры мәеле, калайны урам ягына суырып чыгара, шунда ук аңына килеп, явыз ниятеннән кире кайткандай, нечкә тимер кисәген шап иттереп урынына китереп куя, читкәрәк китеп, көч туплап, янәдән гайрәтле ачу белән, һоҗүмгә күчә Калайны пычрак җиргә ташлап, котылмакчы була, күрәсең, бахыр Мохитның ноябрь аенда шул рәвешкә керәссн, шулай булырга тиешлеген тәгаен белгән, аңлаган хәлдә дә тимер калай тавышы, җил улавы, җепшек кар күңелсез, ямьсез тәэсир итә, җанны ашый, төшенке уйлар тудыра, кешенең ахыр көчсезлсгснә, яшәешнең фанилыгына, язмышның коченә һәм табигатьнең мәңгелегенә инандыра. Баш табибка, аның хуҗалык шөгыльләре өчен җаваплы ярдәмчесенә хастаханә хезмәткәрләре һәм авырулар түбәне ямау, һич югында, җилнең «сөяркәсе» — калай кисәген урынына утырту кирәкле! е турында кат- кат әйттеләр. Җавапка кесәгә кереп тормый хуҗа кешеләр — Акча юк! — Кадак бирмиләр. — Башка хәсрәтегез беткәнме? Су үтми ич әле! Агач караватында үҗәтләнеп, үлем хәсрәтләре белән тарткалашып яткан ир-ат кына табигать фасылындагы үзгәрешләрдән хәбәрдар түгел. Тәлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) адаби танкыйтьче. прозаик, филология фаннаре докторы. РФ гуманитар фоннар академиясе акаде иигы, КДУның татар филологиясе. тарилы һам кончыгыш теллар факультеты деканы. Ярсулы ачуы чигенә җиткән җил белән сугышып миңгерәүләнгән түбә калаена да исе китми. Ул инде өченче ай берни ишетми, берни күрми, ни, нәрсә сизгәнен әйтә алмый. Тормышы ике яклы үткен пәке өстендә торганны аңларлык хәлдә дә түгел. Кечерәеп калган гәүдәсе, мәрмәр ташка югарыдан килеп төшкән бәллүр савыт кеби, вак кисәкләргә уалгандай аның. Бөтен тәне, барча күзәнәкләре томан диңгезе эчендә йөзә. Ак марляга төрелгән башы умарта күчедәй гөжли. Кешедән берәү дә соңгы сулыш өчен көрәш хокукын тартып ала алмый. Әле кендек каны җиргә тамганчы, анасының карынында чакта ук илаһ аңа яшәү рухын, әҗәлгә җиңел генә бирешмәү кодрәтен өрә. Газазил көчләр белән бил алышуга соңгы көчәнешен биреп, яшәү, терелү, аякка басу өчен тартышканын хаста үзе шәйләмәскә дә мөмкин. Бу омтылыш-нияттә милли, җенси, матди, хакими аерымлыклар, яшьлек, картлык, байлык, хәерчелек кебек төшенчәләр юкка чыга. Өч аршын җир ыржаеп үзенә «чакырып» торганда хокуклар тигезләшә. Ике олы тәрәзәле, алан кебек зур почмак бүлмәдә, канатлары каерылып ташланган аккоштай, Сәет берүзе ята. Өстендә ак төстәге җиңел киҗе-мамык юрган. Җәрәхәт эчендә яткан кешене, үз эшенә бирелгән яхшы көтүче кебек, көне-төне диярлек, матур түгәрәк, кара-тут битле, зур кара күзле, кабарынкы, тойгылы иренле, төз гәүдәсен, биленең эчкә кереп киткән уемын халаты да яшерә алмаган яшь ханым саклый. Күзләрен чирледән алмый, ярты сәгать саен кан тамырының тибешен тикшерә, маңгаена назлы гына итеп кулын куеп ала. Хастаханәдә озак утырудан агарынган, шуның нәтиҗәсендә тагын да мөлаемләнеп, зыялыланып киткән йөзе, уфылдап, сыктанып, чын күңелдән сызланып алуы, энә кадау белән система куюны гел алыштырып торуы хатынның яралының сәламәтләнүен теләвенә, үз саулыгы белән бүлешергә әзер булуына дәлил кебек. Хәер, ханым бүлмәдә үзе генә түгел. Ишек янында, чүпрәк тышлы урындыкта, сары балчыкта озак ятып тутыккан кадак кебек җиз башлы, сипкелле, йөнтәс куллы таз ир утыра. Өстендә ала-кола сыер тиресе төсле кием. Кесәләре бүлтәйгән. Ул керепчыгып йөргән табибларны, аларның эш-хәрәкәтләрен игътибар үзәгендә тота, кизүдә торучы шәфкать туташын да күз уңыннан ычкындырмый. Махсус бурыч йөкләтелгән, өйрәтелгән, сактагы нәселле эт кебек тота үзен. Төнлеккә аның урынына шундый ук таза, елгыр егетләр килә. Бүген ханым яралының хәл-әхвәлендә уңай якка авышу сизде. Бер мизгелгә аңы уянгандай тоелды. Хәтеренең бер почмагы ачылып, тернәкләнеп алгандай тоелды. Үзе илә нәрсә булганлыгы, кайда ятканлыгы белән кызыксынгандыр, бәлки. Иреннәрендә су тәмен тойды ир-зат. Күз кабакларына берәр подаука- лы гер асып куйганнар, диярсең, күтәрә генә алмый. Гәүдәсенең, тәненең үзенә буйсынмыйча эрүен, сүнүен тойды, офыкта кызыл тамчылардан торган үлем шәүләсен күргәндәй булды. Йөрәге көчкә-көчкә, сулык- сулык тибә, колагында матәм маршысыман музыка чыңлый... Кысык кына ачылган күзләренә утлы күмердәй эссе, чем кара шар эленде. Кулга аласы килә. Мәгәр ул кулларын сизми. Аның ягына шар җибәргән утлы дулкын әкрен генә башына, тәненә үтеп керә, яндыра башлый. Куркудан авыр итеп, сыкранып, сызланып, ыңгырашып ала. Кабарып, шешенеп, кызыл балчыклы җир кебек шартлап, яргаланып беткән иреннәрен ачарга тырышып карый. Кыймылдатудан ары китә алмады. Колагына адәми тавыш иңде. — Сәет Яруллович, уяндыгызмы? Күзегезне ачарга тырышыгыз. Хәзер су каптырам. Сүзләр әллә каян ерактан, диңгез, Каф таулары артыннан килгәндәй тоелды. Моңы, әйтелеше таныш булмаса да, якын, ягымлы, раушан, йөрәккә моңлы наз булып ята торган аваз. Кем тавышы? Зөлфиянекенә охшамаган кебек. Шулдыр, аныкыдыр, бераз үзгәргәнгенәдер. Зөлфия^ӨЛФИЯ ’—ДИЛе ^ әет* мөмкин чаклы катырак әйтергә тырышып — Җавап килмәде. Чөнки сузылып, өстерәлеп килгән ымы авазга күчмәде, аны бик теләгән, сүзенә сусаган кеше дә ишетмәде Тешне ямаганда авызны озак ачып торган кешенекедәй, теле кипкән, анкавына ябышкан иде. Су каптыручы ханым, иреннәрнең калтырануыннан, авыруның нидер әйтергә теләгәнен аңларга тырышты. Нәрсә дисез? Кем кирәк? Тынычланыгыз. Авызына агач кашык белән чираттагы суны агызгач, Сакмановның тамагы ачылып киткәндәй булды. Иреннәре, янәдән йозакка утырудан курыккандай, бер тын белән, шул ук алты хәрефтән торган сүзне кысыл чыгардылар. Бу юлы аны аңладылар бугай. Хәзер килә ул. Әйдәле, тагын татлы ширбәтне эчеп җибәрик. Менә шулай. Болай булгач, алла боерса, тереләбез. Дәжжал үлемгә әрәм итәрлек кешебез юк. Сәетнең башын мендәре-ние белән күтәреп, су коя-коя, берүзе озак яшәгән ялгыз карчык-кәмперләр кебек, ханым сөйләнүен дәвам итте: «Ничек диләр әле, эттән калганны арслан ашамас Явызлардан исән калдың, дусларың коткарыр». Аң төпкеле ачылып киткәндәй булды. Яралы хатынның сүзләрен тәгаенләргә тырыша: «дәжжал, арслан, эт, әрәм итү, явызлар, дуслар. » Кәлимәләр зиһенгә буйсынмый, баш бирми, тәсбих төймәләредәй уртак җепкә тезелергә теләми. Бар ихтыярын төйнәп, сүз-жомләләрнең мәгънәләренә төшенергә тырышып, чирле хәлдән тайды, арыды, кайта килгән аңын җуйды... Мәрткә китеп күпме яткандыр, ул хәтлесен янында утыручы белән җирән сакчы гына белә булыр. Икенче уянганда үзен яхшырак хис итте. Күз кабакларына элгән тимерләрне җиңеләйткәннәр кебек Ир-ат тавышын ап-ачык аңлады. — Ташны ярып чыккан үлән икән үзе. Куш йөрәкле Яшәвенә сукыр тиенлек ышанычым юк иде Кирәк булсам, чакырырсыз Табибның, чирлегә иелгән булып, урындыкта утырган чибәргә бөтен гәүдәсе белән орынуын, аннан җил-җил атлап чыгып китүен Сәет күрмәде. Аның йөзенә янә кара кояш төште. Зур түгел иде бусы. Ни хикмәттер, аңардан эсселек, алжыту килмәде, киресенчә, ул тарафлардан җылы, татлы, хуш исле, тормышчан сулыш бөркелде. Көтеп алынган җиләс саба җиле исеп куйды, диярсең. Шәфкатьнең хатынкыз затыннан иңгәнен аңыштымы, сизендеме Сәет, әйтүе кыен «Кем бу, нинди алиһә аңа җан өрә, Зөлфиясеме? Тәме, исе, рухы аныкына охшаган Ник дәшми үзе? Аңа ни булган?» Ханымның йомшак, җылы сулышыннан колагына тошкән сүзләрне акыл казанында берләштерергә, җыярга тырышты — Менә шулай, тулырак ачыйк күзне Дошмани караңгылык чигенсен! Без әле озын-озак итеп яшәргә тиешбез Сәет сискәнеп куйды. Очкын булып аң чаткысы кабынды. Болай да учтагы каз бәбкәседәй көчкә леп-леп итеп утырган йөрәгенә энә белән кадагандай булды. «Кем соң ул дошман? кая чигенергә тиеш Качарга кирәк аңардан. Болай ярамый Нәрсә булды соң минем белән, берни хәтерләмим Баш чатный, коточкыч тавышка түзеп булмый. Металл савыт-саба, кашык-аяк белән тулы кибеттә фил йоргән тавышлар чыга Авырту кызыл вә кара гына була ала икән, һәр нерв күзенә кайнар кургаш тама. Ни өчен шундый газап, иза, сызлау, зәхмәт җибәрде соң миңа тәңрем? һәр күзәнәк — авырту Кеше шундый газапка түзә алмас Мин әллә кеше түгелме? Минем—җаным гына исән калгандыр инде Анысы алла кулында». Төш белән өн арасындагы халәтендә ятканда янына урынбасары Хәлил килде Ресторан ишеген саклаган замандагы мәеле таушалып беткән, иске-москы киемнән. Тик чәчләре генә юк. Читкәрәк карап әйтеп куйды: — Сәет, үлгәннән соң тәүбә юк. Шуны онытма! — Ник алай дисең әле, Хәлил? Мине рәнҗетергә килдеңме? — Соң, мин үлдем бит. Сакманов сүзне гадәтенчә, шаян юлга төшерергә булды. — Тагын үлдеңмени? Хәлил иренен чалшайтты. Ямьсез килеп чыкты. Шул арада өсләренә буш калай мичкәләр өеме ишелеп төште. Алар шулчаклы күп. Иптәше шулар астында калды. Сәет буш, шалтыравык савытларны як-якка төртеп, котылырга тырышып карый. Берничәсеннән котылса, яңалары, әшәке тавышлар чыгарып, өстән иңгән, җил-давыл кебек, өемнәре белән агылалар... Шул мәлне өстән ап-ак ефәк элмәк төште. Ят, карлыккан, тупас тавыш колагына эленде: «Башыңны тык шунда. Син аңа лаек. Котыл сызлануларыңнан!» Бу хаким тавышлы әмергә буйсынып, тәвәккәлләп башын элмәккә тапшырырга әзер иде инде яралы. Көтмәгәндә, котылу күктән иңде. Сөйләсәң кеше ышанмаслык могҗиза булды. Җилдән, хезмәттән яргаланган, гадәти бер кул элмәкне, мичкәләрне җиңел генә читкә алып атты. Шәфкать иясендә Сәет әнисен таныды. Ана нинди хәлендә дә, беркайчан да күкрәк сөтен имезеп үстергән баласын ташламый икән. Куе томанга төренгән, мендәр өстендә утыра, дөресе, һавада эленеп тора. Кәшемир яулыктан. — Әни, синме? Мин сине таныдым, әни. Кил яныма! Анасы Сәет янына очып төште. Кулыннан сыйпады. Тәненең сызлануы бермә-бер кимеде. — Әни, нәрсә булды минем белән. — Балам, ник мине күмәргә кайтмадың? Мин рәнҗедем. — Менә бит, килдем яныңа. — Юк, үзем килдем сиңа. Дөрес яшәмисең, балам. — Ялгышым нәрсәдә соң? Мәчет салырга акча бирдем. Мәктәпләргә ярдәм итәм. Дини, тарихи китаплар чыгарырга булышам. Химаяче мин. — Кеше юлыннан йөрисең. Үз юлыңны тап! Хак юлда йөргәннең йөзе ак. Шул җөмләсен әйтте дә ак мендәренә утырган килеш очып та китте. Кызыл шарга әйләнде. Берничә көннән соң Зөлфиясе белән «күрешеп» алды. Сәет өстәл артында, яраткан урындыгында эреләнеп утыра имеш. Өлеш тәлинкәләренә төрле-төрле яшелчәләр куелган. Күрше бүлмәдән, үзенә ифрат килешле кызыл бәрхет халаттан мәхбүбәсе килеп чыкты. Мамыктай җиңел очып килеп урынына утырды. Йөзе йокыдан айнып бетмәгән. Гамьсез, уйсыз күренә. — Әллә юынмадың инде, Зөлфия,—дип, Сәет хатынына ягымлы карашын ташлады. Шул хәлендә дә нәзбереге гүзәл гамь, илаһилык үрнәге иде. Хатыны исе дә китмичә: — Юк шул, Сәетҗан, һәркөнне юынырга дигән закон юк. Черкидән фил ясап бәйләнергә яратасың инде. — Соң, тәһарәт алмыйча, өстәл артына утырырга ярамый дигән Коръәндә. — Ә мин, песи баласы төсле, сусыз гына юынам,— диде дә, тырнаклары җиңелчә генә буялган җыйнак куллары белән битен иркәли башлады һәм эреп юкка чыкты. «Нишләп кешене көчләп юындырдым, килешмәде»,—дип әрләп алды Сәет үзен. Аң очкыны кунды миенә. Янәдән хатынын дәште. Зөлфиясе һаман күренми. Димәк, үпкәләгән йә укудан кайтмаган, әллә авылга әниләре янына китеп барганмы? Мунча керергә Шунда юыныр. Бар көчен туплап, күз кабакларын каерып ачып, бүлмәне иңләде. Кара кояш юкка чыккан Ак халат күзенә чалынды Шәфкать туташы нишли биредә, аңа нәрсә кирәк? Зөлфия килеп керсә, өйләрендә чит-ят хатынның утыруын бер дә өнәмәс. Пичәмә айларга үзенә сыендырган палатаны тәүге күрүе иде. Олы* олы тәрәзәләр, биек түшәмнәр. Урамда елак көз икән. Юеш кар тәрәзәләре сыланган. Кайсы җир соң бу? Аларның өенә охшамаган Ак халатлы ханым кем? Ишек төбендә ят ир утыра... Ханымның иреме? Соңрак, чүл ташыдай эссе зиһененең бер читенә шундый күренеш сеңеп калды Күз кабаклары, йозактан котылган сандык кебек, ачылып китче. Янында мөлаем түгәрәк йөзне, ак халатны тапмады. Күз алмасы әрсезләнеп сулга борылды, «акны» ишек янында шәйләде. Гадәттә сакчы утырган урындыкта халат аңа арты белән чүгәләгән — ирне үзе белән каплаган бөдрәләндерелгән чем кара чәч Сәетнең күзенә «керде». Бүлмәдә ике кеше булырга тиеш иде кебек? Кая олакты соң берсе? Сәетнең бу табышмакны чишәрлек хәле юк иде Ул янәдән аңын югалтты. Тик ике адәми затның бергә укмашып утыруы, начар төш кебек, хәтереннән чыкмады. Бу манзараны ул беркайчан да оныта алмады. Шул мәлдә аңы, зиһене хужасына ярдәмгә килсә, ул язмыш сынавының кайбер баскычларын әйләнеп үтәр, бәлки, дуамал котылгысызлык упкынына тәгәрәмәс тә иде. Әйе. булачак матуры, сөйгән яры Фәридә Сәетне сакларга куелган, чынында элеккеге КГБда армый- талмый хезмәт иткән, хәзер дә тәүге хужалары белән жылы мөнәсәбәтенә хилафлык итмәгән, яңа байлар «жирәнкәй» дип, үзләренчә мыскыл итеп йөргән кешенең аягы өстендә утырып, гәүдәсен, иреннәрен омон киеменә тапшырган иде. Әдәпле кыз сәдәпле, ди халык. Халатының ак төймәләре чишелгән иде Тәңре баласы күрәзәче түгел шул. «Игелек» ширкәте хужасы үзенең киләчәге, язмышы күпмедер күләмдә менә шул үзара чуалышкан, сөю-сәгадәт дөньясына, ләззәт дәрьясына чумган иреннәрдән, үзара буталышып беткән аяклардан, куллардан торачагын белми иде. Иреннәрендә калган чәй тамчысы, Әбелхаят суы кебек, авызын ачарга ярдәм итте. Ул янәдән сөекле хатынын, бердәнберен, Зөлфиясен дәште Аны ишеттеләр. Җавап килде. — Хатыныгыз килеп житмәде әле. Йомыш белән киткәние. Тавышта элеккеге ямь, нурлы, назлы ягымлылык сизелмәде Хәтта дошмани кырыслык та бар иде кебек Чит-ят аваз, таныш булмаган дулкын төрле хәтәр борылышларга өйрәнгән әфисәр вә тәртип сакчысы Сәетне айнытып жибәрде, рухына, тәненә көч, дәрт өстәде «Болай булмый, терелергә, аякка басарга кирәк Күпме ятарга була боламыктай изрәп. Әйе, бу гөнаһлы хәятта берәү дә мәңгелек түгел, бүредәй исәнлекнең дә чишмәсе саега, кибә, яшь чакта сәламәтлекнең кадерен белмисең икән Терелеп, моннан исән-имин чыга алса, яши белер иде. Собственно, ул начар яисә гел ялгыш-кәкре яшәдеме? Юктыр Аның кылган изгелекләре житәрлек түгелме соң?» Бу -Сәет Сакмановның хастаханәгә эләккәннән соң, беренче житди уйлануы, үзенә мантыйкый бәя бирүгә омтылышы иде. Гәп корып утырырлык куәсе, дәрманы булмаса да, аңа зиһене, хәтере кайтты Ул үзен бу хәлгә кигергән вакыша-хәлләр йомгагын сүтәргә, үзе өчен нәтижәләр ясарга тиеш иде «Кайда, кайчан, нигә шулай килеп чыкты соң әле? Нигә ул, ир уртасы, гакылы тупсага утырырга тиешле кеше әбер-чебер, малай- шалай уеннарына катнашып, юлларда атышып йөри? Чүт-чүт теге дөньяга олакмады Кызык булса да көләсе килми Нәфесне тыя алмаудан килеп чыкты бугай бу афәтләр Мәетләр, үтемнәр Иң изге ниятләр белән Казанга килгән энесе Рафаэль дә, артыннан мөрк-мөрк килеп, зарланып йөрергә Хәлиле дә юк инде. Алар инде жирдә яшәп киткән инсаннар Кара йомгак артыннан тәгәри дә тәгәри... Күз алдыннан бере артыннан бере олы һәм кечтеки вакыйгалар, соңгы берничә ай эчендә башыннан кичкән фаҗигале хәлләр уза. Ярый әле адәм баласының хәтере бар. Үзе белән бергә туфракка китә торган, берәү дә ала алмый торган байлыгы ул аның. Истәлекхатирәләрне иңләмичә, Сәет үзенең хәзергене, киләчәген кабул итә алмасын аңлады. Үткәнгә юл — берьяклы урам. Ул синеке генә... Туганнан туганының язмышы бөерендә, юк, бәгырендә чуер таш кебек утыра. «Умырзая» дагы көтелмәгән күңелсез нәтиҗәдә кем гаепле? Андагы хәлләр зәңгәр экрандагы төсле күз алдына килеп басты. Үзаңы тернәкләнеп китте... 2 _ _ еннан уймак чыгар» гыйбарәсен ишеткәне дә, әйткәне дә бар иде //V Сәетнең. Ә менә мәгънәсенә килгәндә... Тәфсилләп торырга вакыты җитмәде. Шаян фигыльле берәве теленә килгәнне җилгә ураган, халык аны хәтеренә алган. «Уйлап табучы» мәкаль турында күптәннән оныткан да булырга мөмкин. Әмма... Үз башыңа төшкәч кенә башмакчы буласың икән. Ахыры фаҗига белән беткән әлеге тамаша гадәти бер «уеннан» башланды. Иртәдән «Игелек» хуҗасын мәгънәсез, тәмсез, тозсыз уйлар борчый. Кара карга тавышлары чыгарып урынында сикеренгән телефонны алмаска булды. «Чәнчелеп китсеннәр шунда, кирәкле кишер яфрагы түгелдер әле. Берәр әшәке хәбәр әйтергә җыена торгандыр». Мәгәр «кара карганы» кычкырткан зат ифрат әрсез вә тәрбиясез булып чыкты. Тагын шалтыратты. «Гомере озын булыр мөртәтнең, әле генә үзен искә төшергән идем»,—дигән уй башыннан яшен тизлегендә узды, Салих Гаяров тавышын таныгач. — Мин әле бу! Сәет Яруллович, мин берни аңламыйм? — Нәрсәне? Аңламасаң, кат-кат укырга, белмәсәң, оялмыйча сорарга, дип язып калдырган пәйгамбәребез. — Минем өскә шул чаклы проблема өйдең, үзең чыбык аша гына булса да хәлне дә белешмисең. Ну яшьләр, ну яңа байлар китте. Бер мән калмады дөньясында. — Алай ук зарланма инде. Гел күрешеп яшәү заманасы түгел,—диде Сакманов, сукыр тиенгә тормаган начар кәефен тышка чыгармаска тырышып. Хәер, Салихның андый ваклыкларга төшеп тора торган гадәте юк. Үз килесе ярма төйсен. Шулай да, ихтыяҗ булганда, сарык тиресенә төренә белә бүре. — Хәлләрең ничек соң, Сәет ахири? Кайгың зур, конешно, ну безгә бирешергә ярамый. — Сезнең хәер-догада яшибез әлегә. — Безнең дога белән Пановкадан, иң яхшысы — Бутыркадан ерак китә алмассың. Карале, Сәет Яруллович, әзиең полковник булды, бүлек мөдире итеп расланды, халык массалары ягыннан иңгән шатлык хисләрен сизмим,—дип, юри үпкәләгән булып, кыланып такылдады теге. — Хисләр йөрәктә, бүләкләр юлда. Команда көтәбез. — Мин шаяртам. Абзый (укы: Ваһапов Нургали) офисындамы икән? Телефоны җавап бирми. — Машинасыннан эзләп табармын бик кирәк булса. Бүген мин сәгать өчтә бушыйм. Замминга Биектауга чыгып керәм, дидем. Бер утырып алыйк әле. — Бик теләп,—диде Сәет, зиһенендә төрле вариантларны әйләндереп.—Әллә шыпырт кына берәр частный ресторанда ашап алабызмы? Сухомятка ялкытты. — Ваһаповны табарга иде... — Сагынуларың баштин аштымы, әллә канлы эзенә төштеңме? Ни файда. Аңа барыбер тел-теш тидертмиләр. Синен «якын дустың» Җәүдәт Габдуллович ничә тапкыр аны кулга алырга рөхсәт сорап рапорт язды. , Нәтиҗә,—дигән булды Сәет, рухи халәте нигәдер бераз җиңеләя барганны сизеп. Нәтиҗә ачык: отставкадагы полковник абзаң пенсия оформляйть итеп иөри. — Неужели?—дигән булды «Игелек» хуҗасы, бу сөенечле хәл-әхвәлләрдән күптәннән хәбәрдар булса да. — Не телефонный разговор,—дип, Гаяров коры чыбыкны шырт иттереп сындырды.— Өчебезнең күрешүен матур итеп бизәү турында уйлан! Фантазияң үзеңә кирәккәндә яхшы эшли Артык шаһитлар булмасын. Өстәле дә инде... Йөзгә кызыллык китермәсен. Шунда ук мутланып алырга булды әле генә «чыҗлап торган майлы табадан төшкән» полковник иптәш. — һәммә нәрсәң «к» хәрефенә башлансын Әһә кызлар дип, уйлап алдың инде бозык кеше, мәңгелек буйдак буларак Минем башта гап- гади нәрсәләр: кызыл икра, кызыл балык, кыздырылган тана ите, коньяк... кебек чүп-чар. Ладый. Кем икәнлеге җәһәт исенә төшеп, Салих эреләнеп алырга булды — Короче, абзый белән үзегез хәл итегез калганын Бу пычрак эшкә мине катыштырмагыз Ярты сәгатьтән хәбәр көтәм. Арада иң яше буларак, оештыру шөгыльләрен үз өстенә Сакманов алырга тиеш иде. Китны эзләп тапты, «Умырзая» атлы шәхси ресторанга шылтыратып, өстәл әзерләүләрен сорады Нәкъ сәгать өчтә, агач яңаклы, керү ишеге буяулы тимер тышлы ханәнең чакыру төймәсенә бастылар Ишекне егерме бнш-утыэ яшьләр тирәсендәге озын буйлы, чыраена караганда, безнең халык вәкиле ачты. Өстендә бер сәдәбе генә каптырышлы чем кара кәстүм. Күлмәгенең якасын озынча муенына «күбәләк» белән беркетеп куйган. Күптәннән чәчтараш остасы кулына эләкмәгән озын чәчләрен, элеккеге фильмнардагы сәүдә хезмәткәрләредәй, нәкъ баш уртасында туры эз ясап, ат ялы кебек, як-якка салындырып куйган. Тынгысыз, усал төртмәле кара күзләре кунакларны кармалап, өтеп аЛды. Сәеттә озаккарак тукталды. Сакманов текәлеп карагач, чәнечкеләрен читкә алды. Каядыр күргәне бар иде шикелле бу спай, көяз егетне Сәетнең. Берәр танышына гына ошаганмы? Әллә аш-су сәүдәсендә бизнес ясаучы «типовой» әрсезләр шулай бер-бсрсен хәтерләтәме? Кунакларны таныганын сиздермәскә тырышып, билен бөгеп, купшы хәрәкәт белән залга чакырды ишек ачучы. — Рәхим итегез! Бүген бездә кеше күп түгел, теләсә кайсы өстәлне сайлап алыгыз. Күңелле ял телим,— диде дә. тагын ялагай, арзанлы җестлар ясап, чыгу ишеге янындагы тар коридордан кереп югалды Тавышы да таныш тоелды Сәеткә. Колагында, миендә чыңлап тора. Таныш көй төсле эзәрлекли. Чыннан да халык күп түгел залда. Түр башында, берничә өстәлне кушып урнашкан, араларында кызык өчен булса да бер ир заты да булмаган, хатын-кызлар кампаниясе бәйрәм итеп яга. Күптәннән кәефләнәләр бугай. Шәрабның «җиңел холкы» йөзләренә, күзләренә чыккан, телләренә менгән. Чегән базарда ат сайлаган кебек, кергән кешеләрне үзләренчә бәяләделәр дә мәҗлесләрен дәвам иттерделәр Мәрмәр белән тышланган дүрт кырлы калын багана артына урнашкан өстәлне якын иттеләр кадерле кунаклар. Сәет диварга арты белән утырды. Хатын-кыз урнашкан төбәк тә, пешерү бүлмәләреннән керү-чыгу юллары да уч төбендәге шикелле Махсус шулай урнашты. Күңеле ни өчендер тынычсыз иде Бәгырен билгесезлек тырный. Аның урын сайлавын Гаяров үз каланчасыннан чыгып бәяләде. — Хатын-кыздан туймадың инде, Сәет Яруллович. Очлы күзле карчыгадай, чираттагы корбаныңны эзләп кенә торасың. Да, малай, болар арасыннан майлы калҗаны сайлап алып булыр иде. Берәр тегү фабрикасыннандыр әле. Бераз төшергәч, белешербез. Акланып маташуны бөртек кебек ваклануга санап, Сәет җавап кайтарып тормады. Тарттырсын сөяксез тегермәнен. — Нәрсә эчәбез? Корынымы, юешенме?—дип, мәҗлестәшләренең фикерен сорашкандай булды Сәет. Бу—күптәннән хәл ителгән мәсьәлә буенча җитәкчеләрнең парламент фикерен соравы кебегрәк буш бер шөгыль иде. Гаяровның «кырыклыдан» түбән төшмәсен, ә Ваһаповның тузанын каккандай, йөрәк тирәсенә суккалап, «мотор шалит, бүген, Сезгә уважение йөзеннән аз гына эчәм»,— дип зарлана-зарлана, иң ким дигәндә бер ярты йә әрмән, йә молдаван коньягын кәгеп куясын һәр кулында бишәр бармак барлыгына инангандай тәгаен белә иде Сәет. Урыслар әйтмешли, вопрос на засыпку. — Гомергә бер ял итәргә җыенганбыз икән, тамакны яхшылап чылатыйк инде. Микроблар тончыгырлык булсын,—дигән тәкъдим кертте Салих җитди кыяфәт белән. Көнүзәк мәсьәлә тирәсендә кабынып китә алмаган бәхәс шуның белән тәмамланды. Яннарына каршы алган ир заты килер, тагын бер искә төшереп, ныклап карармын үзен дип фараз кылган иде Сәет, әмма өстәл кырына зәңгәрсу алъяпкычлы, урта яшьләрдәге ханым очып килде. — Нәрсә ашыйбыз! Нәрсә эчәбез?—дип, саф татарча эндәшеп, менюны ни эчендер, өр-яңа аксыл соры кәстүмнән, купшы әтәч коерыгы кебек чуар галстуктан утырган Гаяров каршына куйды. Мондый хөрмәт-их- тирамны кабул итмичә, Салих гөнаһсыз китапчыкны, югары тыйнаклык үрнәге күрсәтеп, Сәет алдына озатты. Язылмаган канун яши: исәп- хисапны заказ урнаштырган кеше ясый. Салихның утлы күмерне үзеннән ераккарак озатканын Ваһапов сизеп алды. — Котың очтымы, подпол... полковник әфәнде. Гомердә бер тапкыр син кунак итсәң дә ярасы иде тарих өчен. Фәлән-фәлән елны, фәлән көнне кеше ышанмаслык вакыйга булган иде дип, оныкларыма сөйләп калдырыр идем. Үзе затлы, нәселле эт тавышлары чыгарып көлә. Аңа килешә, гафу ителә. Гаяровка генерал дәрәҗәсе бирсәләр дә шулай ук, үзе белгәнчә, дусларча мәсхәрә итәчәк, төрттерәчәк. Читләтеп әйтүне, кинаяне, эзоп телен танымый. Чын ир беркайчан да чын йөзен битлек, буш сүз артына яшермәс, дигән иманда яшәргә мөмкинлек бирә аңа артында торган байлык. Шул алым белән әле ул үзенең саранлыгын да яшереп кала ала. Салихның тиресе кайрак киндере кебек калын. Пәке үткерләргә була. Мондый шаярту-төрттерүгә борын яфраклары да селкенми. Кесәдән акча чыгарасы гына булмасын. Башкасына кыен булса да түзә. — Бер шешә яхшы коньяк, бер «Смирновское» куегыз. Капкаларга, ашарга үзегез белеп, иң тәмле дип талканнарыгызны китерегез. Кызыл балыгы, уылдыгы, яшелчәсе —барысы да өелеп торсын. Кыскасы, соңыннан ашказанын борчырлык булмасын. Сезнең ресторан турында мактау сүзләре ишеткәнем бар,—дип, эт күңеле бер сөяк мәкаленнән чыгып, Сәет ханымның салпы ягына бер уч салам кыстырып куйды. Мактау—сатып алынган мал түгел. Юкка гына саран тотабыз бу байлыкны. — Мондый чибәр ханым кулыннан мин агу салынган болганчык шәраб эчәргә, аны кара ипи белән төртеп төшерергә дә риза,—дип, теленә салынды яңа «пешерелгән» полковник. _ Аш китерүче мондый арзанлы тел шомартуларны күп күргәнгә ошый. Ай шикелле салкын, битараф елмайды да, Сакманов әйткәннәрне кәгазьгә төшерүен дәвам итте. Тиз арада япан кебек зур өстәлдә чәүкә кунарлык буш урын да калмады. Бсрберсен макташкан, шаярткан, төрттергән булып, дуслар «эшкә» ябыштылар. «Ашауэчү белән бәйле нәрсә бары тик шәхси була ала», дигән иманда торган Нургали, чөгә балыгы шулпасын, бер дә тартынып тормыйча, ат казылыгы белән «куертты». Ресторан пешекчеләре әзерләгән барча нигъмәткә, берсен дә рәнжет- мичә, игътибар күрсәтә торгач, өчесе дә, сабаннан хәлсезләнеп кайткан кешеләрдәй, авыр сулый, уфылдый башладылар. Калган ризыкны хет Хуҗа Насретдинның халат җиңенә тутыр' Бераз хәл тартканнан соң, Нургали Ваһапов каядыр ишеткән хикәятен бәян итте: «Авыл егете милициягә эшкә урнашып ята икән. Милиция бүлеге хуҗасы аңа шундый бурыч куя — Синең каршыңда телеграф баганасы Син аны җинаятьче итеп расларга, кулга алырга тиешсең! Бәйлән шуңа! Әлбәттә инде Лаеш шулпасын аз эчкән егетебез аптырап, югалып кала. Баганага ничек бәйләнәсең, ди. Багана, хохол салосы мәеле, Африкада да шул ук инде ул. Авызын ачып, башын кашып тәк басып тора Шунда нәчәльник кул астында эшләүче ефрейторга әмер төшерә: «Бәйлән». Ефрейтор, багананы өч кат әйләнеп чыга да, чын-чынлап кызып китә: «Нишләп әле син минем каршыда, уклау йоткандай, аркаңны катырып басып торасың? Аягыңны җиргә тыккансың имеш9 Муеныңны торна төсле өскә сузып, һаваланып алыргамы исәбең, сасы көзән? Колакларыңа әллә нинди ак чынаяклар таккан булып кыланасың. Бәлки син череп таркалган буржуа файдасына безнең илгә каршы мәгълүмат җыеп, шуларны тапшырып ятасыңдыр? Монысына инде сәяси статья булыр, «Черек күлдә» шөгыльләнерләр синең белән, мур кыргыры1 Әнә инглиз шымчысын да каптырдылар, сиңа да барыл җитәрбез Халык безнең белән! Яхшылап тикшереп карасаң, синең ул чынаяк-чыбыкларың да урлангандыр әле. Тикшерүне шуннан башлыйк! Сатып алганга документларың бармы? Булса, күрсәт! Әһә, эндәшмисең, значит, тиешле кәгазьләрең юк. Тегендә, моннан әлләни ерак булмаган җирдә, телеңне ачарлар, бездә телсезләр дә сөйли. Анда гаебен танымый калган кеше юк. Хәзергә беркетмә төзибез... Тәк, исемең, фамилияң, туган елың Эндәшмисең. Как миленький җавап бирерсең. Влачны санга сукмаган, хатаңны үзең танымаган өчен бер-ике ел өстәрләр. Әйдәле, марш минем арттан...» Мәзәккә ихластан, дөньясын онытып көлгән кеше берәү генә булды өстәл артыңда. Ул — Ваһапов үзе иде. Сәетнең уе башкада, йөрәге бор- чулы, күңеле әшәкелек сизә. Электромагнит кыры үзенә тартып, агулы дулкыннарын җибәреп тора диярсең. Гаяров куе кашларын уйнатып алды, калын иреннәрен бәйдән ычкындырмыйча гына көлгәндәй итте. Ачуы тернәкләнде. «Үзен дөньяның кендеге санап, башкаларны түбән баскычта яшәүче туземецлар дип уйлый инде бу бәндә. Посмотрим, дөнья күләсә Ә Сакмановы нишләп өреп тутырылган күркә төсле утыра? Икрага өстәмә заказым ошамадымы? Юктыр, саран мужик түгел ул. Үлгән хатынын сагына торгандыр Бармактан яларлык иде шул. За все надо платить Башымны ашый инде бу мафия. Бер тамагыма хуҗа була алмадым Җиңел генә котылып та булмый үзләреннән Киемгә ябешкән ак чәч кенә түгел шул болар Котыласы да килми бит әле үзләреннән. Бүре куй га юлдаш була алмаса да». Кемнең куй, кемнең бүре булуын ачыклап тормады Бөл ай да билгеле ич. Сәет бу спектакльдә катнашмады, үз кайгысы үзенә җиткән иде. Ничек кенә күңелле утырмасыннар, ул эчке киеренкелектән, борчудан арына алмады. Идәннән, өстәлдән, коңгырт күн тышлы утыргычтан калтыравыклы, яман рухлы дулкын һаман агыла Ишек ачкан егетнең ялтыравык, зәһәр фетнәле күзләре баганаларга беркетелгән шәмдәлләр дә эленеп торгандай... Ул комсыз бәбәкләр аны һаман капшый, кармалый икән. Кая күрде, кая очрашты соң ул аның белән? Вильсур янында, сакта тормадымы икән? Мәче тырнаклы күзле Замиры биредә булса, шунда ук танып, яктыга тартып чыгарыр иде. Сәет тавышны күңелендә калдыра, йөзләргә хәтере начар. Тиз оныта. Ишек ачучы ирнең, урынын алыштыра-алыштыра, Салихлар компаниясен мушкада, даими күзәтү астында тотканлыгында шик юк. Азык- төлек әзерләү бүлмәсе ягыннан кара көпшә юнәлтелгәндәй тоелды аңа бер мәлне. Нургалинең ишек янындагы өстәл артында утырган җирән газие дә нидер сизенә бугай, күзләрен, сиздермичә генә, гел шул якта тота. Ресторан ризыгын тамагына алудан баш тартты. Тәүлегенә ике тапкыр, үзе пешергәнне яисә сөтле ашамлыкларны гына куллана икән. Тозлы су эчеп утыра. «Ризык чыгара торган яктан ата алмас. Ерак та, баганалар да каплый. Ишектән чыкканда бер-бер хәл кылуы мөмкин шашкын күзле тиленең». Шактый җылынган, күзләрен хатын-кыз ягында калдырган күрешеләренә сиздерми генә, Сәет җирәнгә: «әзер тор»,—дигәнрәк ым какты. Сәетнең кәефен аракы да уңай якка бора алмады. «Умырзаямның иң шәп ризыгы—яшелчә белән бизәлеп, бөтен килеш өстәл уртасында сузылып яткан, очлы авызлы чөгә балыгы да тиешле ләззәтне бирмәде. Ике сәгатьтән артык өстәл артында утырып, ни нәрсә хакында гәпләштегез дип сорасалар, Сәет: «Билләһи, берни хәтерләмим»,— дип җавап бирер иде. Зиһенен, миен, барлыгын шул дуамал күзле егет биләде. «Хуҗасына, безнең монда икәнлекне хәбәр итеп, кирәк булса, киллер- ләрен чакыртып, мылтыкны корып, пычакны үткәреп куярлык вакыт бирелде. Хәзер барысы да Алла кулында. Күңеленә шик-шөбһә төшүгә, «миңа биредә ошамый, һава исерек хатын-кыз исе белән бозылган», дип, башка җиргә алып китәсе булган да, татарга акыл төштән сон иңә шул. Башы эшләп җитмәде. Хәзер соң булуы мөмкин». Бәлки, аның шикләнүе «курыкканга куш, коерыгы белән биш» кенәдер әле. «Отыры нечкәреп киттең әле, абзыкай, «абруй»лар белән күрешкәли башлагач, сиңа һәр җирдә дошман, атыш, үтереш, суеш, тапаш, тураш, гел подвох күренә... Алай ярамый». Гаяров хатын-кыз янына барып, өр яңа кәстүменең матурлыгын, гәүдәсенең тулырак булса да, әле төзлеген күрсәтеп, кемнедер кочаклап, пышылдашып биегән мәлдә, Сәет ашатучы ханымны чакырып исәп- хисап ясады да, ахыр арып, йокымсырап киткән Нургалинең йорт нигезе имәнедәй җилкәсенә кагылып, җылы урындыгыннан аерылды. — Гафу итегез, дусларым, онытып җибәрә язганмын, бүген Әхмәдиша бабайның дөньяга килгән көне. Булырга обещайть иткән идем. Кирәк нәрсә булса, үзебез белән төреп алыйк. Ваһапов кул кабыргасын ияге астына куйды: янәсе, ул тулы. Авыр бәдәнен көчкә күтәреп урамга атлады. Тәмам өлгереп җиткән Салих кына шау-шулы хатын-кыз өере ягына кызганулы, ымсыну-үкенечле караш ташлады: «маллар әрәм кала». Шунда ук үзенең кем икәнлеге исенә-ятенә төште. Башын югары күтәреп, аркасына куна тактасы куйгандай, эрерәк атларга тырышып, ишеккә узды. Нургалинең сакчысы да күтәрелде. Кулын чыгу ишегенең уң җиз тоткасына салгач, Сәет тар коридор тыкрыгында, ояларыннан чыгып китәр хәлгә җиткән шашкын күзләрне һәм хуҗаларының кулыннан ычкынган ялтыравык кара бер нәрсәнең, агачтан сикергән елан төсле, күкрәге тирәсенә очып килүен шәйләде, һөҗүмне күңел тоемы белән алдан санап чыгарган «Игелек» хуҗасы, йөрәк турысын сул кулы белән каплагандай итеп, ерткычтан курыккан кыр кәҗәседәй, читкәрәк сикерергә өлгерде, һәрхәлдә аңа шулай тоелды. Мәгәр үз эшенең остасы һәм нәфрәт угы белән ташланган коралдан ул бөтенләй ычкына алмады. Үткен хәнҗәрнең очы кулбашына эләкте, кием һәм киеренке хәлдәге мускул катылыгына орынып, хәлсезләнеп, әмма канга җитеп, җәрәхәтләп, бурычын өлешчә үтәп, шап итеп шома идәнгә төште. Шул ук мизгелдә ике тонык шартлау яңгырады. Аяклары Сәетне урамга алып чыкты. Нургалинең «чит ил җилбәзәге» — машинасы ишек төбендә үк торган икән. Ваһапов белән Салих арабага кереп урнашырга өлгергәннәр. Сәет белән җирән яугир гәүдәләрен исәр җил тизлеге белән арткы утыргычка, полковник кырына ташладылар. «Киттек, тиз!»,—диде Сакманов еш-еш сулап. Тәгәрмәч шыгырдады, асфальт гүя сыкранды, машина уникенче трамвайның борын төбеннән узып, елга порты ягына очты. Шунда гына Сәет сул кулбашында авырту сизде. Көрән пинҗәктә бик күренмәсә дә, шарлап бәреп яткан канны, кесәсеннән кулъяулыгын алып, каты итеп кысты. Машина халык йөрми торганрак җиргә барып туктады. «Шайтан алгыры, йә «пушкадан» атасын, йә салкын корал белән һөҗүм итәсен сизеп торып, шул хәлне булдырдым бит»,—дип үзен битәрләде Сәет. Ваһаповның тән сакчысы белән машина йөртүчесе пинҗәген салдырып, кызгылт төскә кергән ак күлмәгенең җиңен кисеп атып, кан юлын кысып куеп, яраны йода белән эшкәртеп, бәйләп үк куйдылар. Яра куркыныч түгел иде. Алданрак чыгуы сәбәпле, тамаша шаһиты була алмаган полковник Гаяров егет ләрнең маташканын күзәтеп торды да, сорау бирүне, аныклауны кирәк тапты: «Ни булды, кем атты?». — Атмады, чәнчеде,—диде Сәет яралы кулын пинҗәк эчендә калдырырга тырышып. Ваһапов та дулкынлануын яшерә алмый. — Кара син аны каһәрне. Безне каршы алган егет һөҗүм иттеме? Нәрсә кирәк аңа? Тавышы тагын да ныграк калтырана. Эт өрүенә ата күркә куәт биргәндәй авазлар чыга бугазыннан. — Аңа минем мәет кирәк иде. Шул гына. Исән калдым менә. ,— диде Сәет, гаепле кешссыман. Йөзенә көл төсе чыккан. — Кай арада яралап өлгерделәр. Пулясы калмаганмы? — дип сорашуын дәвам итте кит. — Пуля башка тәндә калды. Ә миндә пычак эзе,—дип, аңлатуын дәвам итте Сакманов. Шул мәлдә җиңеннән «чукрак» яугир тартты. Аның «мент алдында җәелеп китү хәерлегә булмас, шул урында тукталып калу дөресрәк булыр»,—дигән ымы иде Кызулык, тизлек, исән калу шатлыгы белән сизелмәгән тән авыртуы йөрәгенә, нерв үзәкләренә барып җитте, Сәет ирексездән ыңгырашып алды. Гаяров шәхси йомышы белән читкәрәк киткән мәлдә. Нургали «авыртмыймы?»— дип, буш һәм урынсыз сорау бирергә җыенган иде дә, үзен тыеп калды. Җитдирәк сөальләр өчен дә вакыт тар иде. Ярата иде «кит» Сакмановны ихласлыгы, йомшак күңеле, ирләрчә кыюлыгы һәм үзе мәеле тымызык карун булмавы өчен. Үзенең юмартрак булырга тиешлеген, шуңа хакы барлыгын аңлый, белә. Аны ач күзле, комсыз, сәләмә Плюшкиннар нәселеннән дип тә булмый. Хатын-кызга бүләк биргәндә, мәчет картлары ярдәм сорап килгәндә, берәр олы түрәкәйне үз тарафына аудару хаҗәте булганда, «дуңгыз канын» кызганып тормый. Үзен юри, максатлы мактаганны шәйләми калса, түгәрәк сумманы чыгарып ташларга да мөмкин. Бу очракта инде бик нечкә, чишмә суы өстендәге гүелдекләрне сыйпаган, каз бәбкәсен иркәләгән шикелле назлы, кулыңны тидерер-тидсрмәс кенә саклык белән эш итү таләп ителә. Шул очракта гына ул, төлке комагайлыгына алданган карга мәеле, сырны авызыннан ычкындырып җибәрергә мөмкин. Көрәктән сәнәк булган яңа татар байларының вак-төяктә кысынкылыгы «милли» үзенчәлегедер шәт. Хәер, ресторанга чакыргач ук, Ваһапов: «Бүген үзем түлим әле, Сакмановта еш кунак булам, юмартлы! ымның шаһиты да җайлы-яңа әвәләнгән полковник, безнең кем икәнлекне күреп-белеп торсын»,—дип күңеленә киртләп куйган иде. Ул кашынган арада Сакманов әзер акча пачкасын өстәлгә ташлап өлгерде. Артыгын кире алмады, киноларда күрсәтелә торган һавалы «бәй»ләрдәй, кулын гына селтәде. Кыскасы, ул Сәеттә үзендә булмаган, ана җитешмәгән берише сыйфатларны, үзенең дәвамын күреп, артык «мотмлыгы өчен әрләсә дә, аның яралануы өчен чын күңелдән кайгырды. — Ат дагасыз, батыр ярасыз булмас,— дип шаяртырга булды «кит». Шунда ук җитди тәкъдимен кертте.—Пычак атучыны тотып алырга, милициягә тапшырырга иде. — Соң инде. Аның урыны мазарлыкта. — Минем егет хәл кылдымы? ~ — Тегенең тук тәненә ике бакырны сылады бугай. Әүвәл тәрәзә төбенә тотынуын, аннан идәнгә шуышып төшүен генә күреп калдым. Юкса, чыгып китмәгән булыр идем. Үземнең наганым да кесәдә. Аны исән калдырырга ярамый иде. — Молодец, җирәнкәем. Бушанып-җиңеләеп килгән полковник та сүзгә катнашып китүне мәслихәт тапты. — Нинди инцидент булды соң анда? Мин берни күрми-белми калдым. Сезнең белән бәйләнсәң, берәр историягә эләкми калмыйсың. — Берни булмады, иптәш полковник. Борчылма! Менә Сакманов, аракы эчмичә ураза тотып кыланды да, күбрәк салып ташлаган, ишекне эчкәндә чайкалып киткән, официантка пычак белән ашыгып чыгып бара икән, шуңа орынган. Пинҗәге жалко, кем әйтмешли. — Каны күп аккан. Чалбары, машина утыргычы кан гына,—дип, Салих бәйләнергә, төпченергә тотынды. Онытылып китеп, тавышына баз бозы салкынлыгы өстәде. — Егетләр, таралыштык. Мин ашыгам. Матур апагыз янына кереп чыгасы бар,—дип, кыбырсынды Ваһапов. Эздән милициянең килеп җитүеннән шикләнеп ашыктыруы иде аның. Сәет үз «Волга»сына күчеп утырды. Полковник Сәет белән кайтырга булды. Ул — чын-чынлап бор- чулы иде. «Умырзая» да көтелмәгән, уйламаган җирдән килеп чыккан «уймак» хакында Гаяровка сөйләмәскә булган иде Сәет. Уеннан кире кайтты. Авыруын яшергән тизрәк үләр, диләр. Кешене үз «өендә», кояш батканчы ук атып үтерү вакыйгасының тавыштынсыз, гаугасыз-өнсез генә калмасын, әгәренки, егет ресторан хуҗасы булып чыкса (Сәетнең фаразы раска килде), ясалма, купшы күмүләрне, кайнар нотыкларны, матбугатта күтәреләчәк тавышларны шактый төгәл күз алдына китерде ул. Үз иленең әхлакый-сәяси дәрәҗәсен җилкәсендә һәрдаим татып яшәгән затка күрәзәче яисә фәрештә булуның ихтыяҗы юк иде. Әлеге вакыйганы һәрьяклап, тирәнтен тикшергәннән соң, тәвә кошы кебек, башны канат астына яшереп кенә котылып булмасын аңлады ул. Кот очу, курку, шөлләү кебек хисләр юк иде күңелендә. Ул инде үз язмышына күнеккән, аяк басып торган җирнең һәрдаим убылып төшү ихтималына әзер иде. Әле менә исән калды Ресторанда кәеф-сафа корып алган өч дусның эзенә төшү өчен Шерлок Холмс, комиссар Мегрэ йә Катани кебек бөек шымчыларың кирәк түгел. Ничәмә-ничә күз аларны хәтерләп калды. Фотога алу мөмкинлеге дә бар. Җенси кытыкларын шәраб уяткан хатыннар таза, мәһабәт ирләрне гел күзәтеп утырдылар. Алардан сорау алып, рәсемнәрен ясатсалар? Битләрендә кара оек юк иде. Фоторобот буенча Нургали абзыйны эзләп табуы кыен булмастыр. Кыскасы, хөкем оешмаларына аларны «на чистую воду» чыгару өчен берничә көн җиткән. Милиция бүлекләрендә, урамнарда нурлы йөзләрен элеп куя башласалар? Бик үк кызык булмас, авызны ерасы килмәс. Салихка булган хәлне сөйләп бирергә һәм мәсьәләне үз өстенә алуны сорарга булыр. Шактый юл үткәннән соң, машинаны бер тыкрыкка кертергә кушты да, Замирны азык-төлек кибетенә җибәрде Яшерәсе әйбер юк. Ничек әле ул сезнең телдә: «Безгә ресторанда бандитское нападение ясалды». Зур күзләрен теннис шарыдай түгәрәкләп, Салих тыңларга җыенды. — Безгә ишек ачкан, муенына кара бабочка таккан, янар күзле егетне хәтерлисең булыр? — Мине ир-ат күзе борчымый. Син мине «зәңгәрләр» белән бутама. Сәет, полковникның чытыклануын игътибарга алмыйча, сүзен дәвам иттерде: — Менә шул адәм, чыгып барганда, миңа пычак ыргытты, йөрәккә тимәде. Мин капланып, читкә китеп өлгердем. Кан шуннан бәреп чыкты Салих сүз алды. Тавышы үпкәчел, үкенечле, хәтта әрнүле. — Ничә тапкыр сезнең белән бәйләнмәскә, халык арасына чыкмаска дип ант суы эчкәнем бар. һаман хаталанам. Сезгә акыл керер дип ышанам. Иске гадәтләрегезне ташлый алмыйсыз Ни пычагыма, синең вәсвәсәгә бирелеп, бер авызыма хуҗа була алмыйча, лашманга ияреп, көпә-көндез ресторанга киттем инде? Намуслы башымны тәки сез генә ашарсыз инде? Ну нәстә инде, ашадым, әзрәк эчтем Теләсә кайсы гражданин абзагызны кунак итәргә әзер торган заманда Полковник үзен-үзе битәрләп, парын чыгарды, күңелен бастырды. Ресторанда Сәет калдырган өч «лимон» аны борчымый иде Үз кесәсеннән чыкмады ич. Сүз — сөйләү барышы мизгелендә туа да, сандугач баласыдай оясыннан очып чыгып та китә. Аны кире кайтарып булмый. Сәет полковникка үпкәләргә тиеш иде кебек. Шунда күңеленә сугыштан соңгы елларда, туган авылында колхоз рәисе булып эшләгән Сөләйман Дин- нурович турындагы мәзәк исенә төшеп, елмаеп куйды. Ул чорда авыл халкы тулысы белән колхоз хуҗасына бәйле иде. Бу хәлне тәгаенләгән Сөләйман ага күмәк хуҗалык әгъзаларыннан үзен чират буенча ашка алдырта: бүген Гыйльметдинга, иртәгә Хәнифкә, берсекөнгә Гавазга барасы... Мәгәр рәис кунакта озак утыра алмый. Берничә чәркә аракыны ашказанына озатып, тегене моны капкалый да, янында кукраеп утырган хатынын «сагына» башлый: «Халисә, тиз генә җыен, ойгә кайтабыз» Әле утын китерү, печән аланын бүлешү, сөте азайган сыерны колхозныкына алыштыру турындагы мәсьәләләрен хәл итеп өлгермәгән өй хуҗасы белән Халисә ханым Сөләйманны үгетләргә ябышалар Файдасыз «Бераз утырыйк инде, хәзер токмач чыга, мичтә бәлеш пешеп ята»,— кебек сүзләр рәиснең кызышкан миенә барып җитмиләр «Киттек булгач, киттек»,—дип, полный пырдымсызлана, тәртәгә тибә, тавышлана ук башлый. Өенә кайтып, күмерен сүндергәч, Диннур улына сәламәт акылы әйләнеп кайта «Вәт дурак, хатын качкан булыр идеме, нәрсәсе бар инде, кешеләр тегендә бәлеш төбе уртлап утыра. Хет яңадан бар Юк. больше бодай эшләмим. Кунакка чакырылган исем күтәргәч, хуҗага аз-маз булса да материал зарар китерергә дә кирәк бит Болай ярамый Мин прсидәтел кеше, һәр яктан үрнәк күрсәтергә тиеш» Ләкин бүре Хәнифендә дә, кызыл танау Гатауллада да шул ук хәл кабатлана. Берни дә эшли алмый Сөләйман Диннурович Гаяровның тукран тәүбәсен кат-кат ишеткән Сәет полковникның чәпченүен җитди кабул итмәде. — Хаталанганнан соң үзен битәрләгән хатын-кыз булмыйк инде Үткән эшкә салават. Хәзер киңәш-табыш итик,—диде Сәет, юри ваемсыз тавыш илә. — Сакманов официант пычагына орынып, яра алды дип, гауга чыгарып, этләр котыртып йөрү килешмәс анысы Ул язмыштан узып булмасын аңлаган иде инде Төенне барыбер аңа чишәргә туры киләчәк. Күзе алдагы утыргыч кесәсен «капшап» алды Карашы үзен «сатып», тырпаебрак торган әйбердә тукталды. — Берәр рәтле нәстәң бармы, кәгазь калынлыгы гына кой әле. Баш эшләми, эч поша. Буза чыгарып йөрисез бер дә юктан. «Игелек» хуҗасы әрмән коньягының колагын каера-каера җитди белдерү ясады: «Ул егетне атып үтердек, һәрхәлдә, ул мәет булырга тиеш». — Шаяртма, Сәет Яруллович! «Минем исәп буенча, буаз булырга тиеш» дигәндәй, башыңны юләргә салма! Бу очракта шомартып, алдашып котылып булмас. Без бер йодрык булырга тиешбез бәладән исән-имин котылу өчен. Сакманов килештереп, шартын китереп, сабыйларча көрсенеп куйды. — Шулайрак килеп чыкты шул. Бу хәл көн тәртибенә кертелмәгән иде. Гафу ит! Гаяров Сәетнең яңа акшарланган мич төсенә кергән йөзенә игътибар итте. Хәлнең җитди борылыш алу ихтималына ышана барды. «Кем атты, ничә пуля китте, егылганын үз күзең белән күрдеңме, егетнең кулында башка корал юк идеме?»—кебек сораулар биреп, үзе үк җавапларын әзерләп, төпченеп, каны саркып яткан Сәетне интектереп бетерде. Сакманов аның фикер сөрешен аңлады. Кәефләрен эчемлек капкалап күтәрергә тырышасалар да, бер-ике сәгать элек булган борчусыз, күтәренке рухның эзе дә калмаган иде инде. — Салих дус, син бу эшне үз кулыңа ал инде. Бәлки, берни белмәгәндәй, форма белән ресторанга кереп чыгарга кирәктер? Милиция, ашыгыч ярдәм килеп җиткәндер инде анда? Сәет шунда, хискә бирелеп, үз ялганына үзен ышандырырга тырышкандай, вакыйгага үз бәясен тәкъдим итте. —- Пычакны безнең якка ташласа да, егетнең начар нияте булмагандыр? Аны без чыгып киткәч, атып үтергәннәр, дип фараз кылсак. Мылтык тавышын мин машинада ишеттем. Кемдер, җайлы вакытны тотып, тегене кухня ягыннан сылаган. Гаяров күзләреннән усал очкыннар көлтәсе сибелде. — Син бу әкиятне балалар бакчасына барып сөйлә. Ышанмасалар да, манный боткасы белән сыйлап җибәрерләр. Гомерен шундый шөгыльләргә багышлаган полковникка уйдырма сөйләп утырма! Ерактагы йолдызлар кебек җемелдәп, үзенә тартып торган эчемлекне йотып куйды Салих. Шоколад сындырып капты. — Мин нәтиҗәнең нинди булырга тиешлеге турында сүз алып барам. Кемнең атуының нинди әһәмияте бар?—диде Сакманов. Эшнең шактый мәшәкатьле юнәлеш алу мөмкинлеген күзаллаган Гаяров бәясен күтәреп алырга булды. Шунда күңеленә: «Бу жмотлардан шактый нәрсә каерып калып булыр»,— дигән «позитив» фикер килде. Дәртләнеп китте. — Сезнең юеш эзләрне сөртә-сөртә яшь гомерем узып бара инде. Ничәнче ел коттедж белән интегәм. Шул үләтне корып бетерә алмыйм. — Чүп-чар белән башны катырма әле. Ике айдан яраткан хатының белән шунда яши башларсың! Тәңребез кушкан булса. — Сүз—суган кабыгы, аңардан тәрәзә рамасы ясап булмый, кәбәм. Горурлык, абруйлык кебек, мәми авыз зыялылар уйлап тапкан төшенчәләрне читкә ташлап, полковник һөҗүмне көчәйтә барды. — Тере кешеләр белән шыгрым тулы өйне яндыру эше дә ябылмаган әле. — Миңа ни! Мәңге шулай ачык торсын. Фал китабы төсле. Ул афәткә катнашым булмагач, сул күземнең керфеге дә селкенми. — Башыңны юләргә салма, Сәет Яруллович. Мин белгәнне син дә беләсең. Анда кимендә җиде-сигез кеше янып үлде. Синең бухгалтерың. Северцев үзе, уртак сөяркәгез... һәм башкалар. Мин сине ул эш өчен гаепләмим. Хатының өчен үч алдың. Андый чибәр ханым өчен стоило. Салих Сәетне фаш итүеннән, шунда ук чигенә белүеннән канәгать калып, яңакларын кабартып алды. Сул күзенә кызыллык төште Артында аны шуның өчен «үгез күз», дип йөртәләр иде. «Умырзая»дагы криминал өчен дә мине гаепләргә җыенасыңмы? Полковник «төп мәсьәлә»дән җиңел генә читкә чыгуны бер дә өнәмәде. Коттедж турында сүзеңне үлчәп әйттеңме? Эш күп әле анда. Штукатуркасы да бетмәгән. — Кайчан алдаганым бар. Иртәгә үк шөгыльләнә башлармын бу эш белән. Тәк... Теге хатыннар танып калган булса безне? .. Син формада түгел идең. Ян белән утырдың. Кайгылары синдә түгел иде. Салих янә кәнфитләнеп, артистланып алырга булды. Соң абзаң хатын-кыз затының күзе төшмәслек мени инде? Табадан чыжылдап төшкән ничәмә кайнар кабартма әрәм калды...— дип сөйләнеп китте. Чүпрәле камырга төшкән коньяк тел ачкычы бирде полковникка. Үз хәлен үзе генә белгән Сәет шактый арыды. Яраны эшкәртәсе, рәтләп бәйлисе, берсен-берсе кысрыклап килгән уйларны тәртипкә китерәсе бар иде. — Ярый, Салихҗан, сине өеңә кертеп калдырыйк та, бүгенгә аерылышып торыйк. Иртәгә туачак яктыкүзнең ни алып киләсен белгән юк. Сакмановны өе янында сакчылары көтеп тора иде. Замир хуҗасының ярасын ифрат белдекле кыяфәт белән, нәрсәләрдер сөрткән булып карады, юка тукыманы лейкопластырь белән тарттырып куйды «Туйга чаклы төзәлер»,—дип өстәмәкче иде дә, кире уйлады, алтын тешләрен ялтыратып алу белән чикләнде. Сәет ял итү, тынычлык турында хыялланды. Миен ниндидер билгесезлек тойгысы кымтырыклады. — Тиз генә таралышмагыз әле. Элемтәдә булыгыз,— диде Замирга, аста көткән тән сакчыларын да күздә тотып. Бәла берүзе йөрми икән шул. «Хатының чирләсә, әби килеп төшә», дип юкка гына тел чарламыйлар икән. 3 __ расының сызлавын оныту өчен генә Сәет чәй кайнатып эчкән булды. Бераз тынычланып, газета-журналлар алып, күн диванга чүмәшкән генә иде, ишек шакыдылар. Яшереп куелган сәдәпнең тавыш бирмәве, чакырылмаган биләмченең хәбәрдарсызлыгына ишарә иде. һәрхәлдә, еш килеп-китеп йөри торган адәм түгелдер. Сәет чыраен сытып, күперенке келәмгә басты, йомшак кына атлап, күзчәдән «тышкы дөньяга» бакты. Ишек төбендәге таш мәйданчыкта, утыз биш-кырык Япьләрендәге ир-ат яны белән басып тора иде. Йөзе күренми. Олы чемоданы белән зур соры чантасын аяклары янына урнаштырган Тоемы көчле икән, үзен күзәткәнне шәйләп, балаларын саклаган ата каздай урында таптанып алды да, карлыккан тавыш белән сөрән салды — Миңа Сакмаров, Сәег Ярулловнч кирәк иде? Шул арада көтелмәгән кунак йөзен-битен Сәет ягына борды Күзәтүен дәвам иткән хужа имәнеп китте, гәүдәсе бизгәк тоткандай тартышып, калтыранып алды. Таш баскычта нәкъ аңа ошаган кеше, аның көзгедәге күчермәсе, сыны басып тора иде. Ирекссздән, күзләрен челт-челт игеп, ачып-йомып алды. Янә ишек төбендәге затка күз салды. Буе озынрак, яшькә дә олырак булса, аны Сәетнең игезәге дип булыр иде. Аптырап китте. Коралы-мазары күренми, усал нияте сизелми. «Хәзер ул сиңа маузерын кулына, хәнҗәрен авызына кабып, ишек тобенә килеп басар. Таптың унҗиденче ел диваналарын! Вильсур Садыйковның киллеры дисәң? Яраннарына тантаналы рәвештә: «Сакмановның баш сөяге өчен әҗере түләнгән, үзен үлекләр аймагында санасын»,—дип хәбәр салган, ди. Шул гозерен үтәве микән? Тәкъдирем эзләп килгәнме? Әллә «Умырзаямда һөҗүм ясаган егет исән калып, ул киллерен җибәргәнме? Миңа шул чаклы охшаган әрвахны кайлардан чокып чыгарганнардыр? Гажәп». Мәгәр дошмани көчләр Сәетне олтанлы итек кебек арзанлы һәм тупас алым белән «алырга» хыяллансалар, бик нык ялгышалар. Шунда ук аңына да килде: «туктале абзый, вакытны сузма, хәрәкәттә—бәрәкәт, әгәренки, ул күтәреп менгән йөкләрдә динамит, бомба, мина ише шартлаткыч булып, ул аларны шунда ташлап, чыгып сызса? Син көтек булып көтеп утырасың да, тәкатең корып, үз үлемен үзе эзләп, сунарчы пәкесе белән шаярган мәхлук кәҗәдәй чемоданга килеп орынасың һәм ишегең, түшәмең ниең белән фәрештәләр янына очасың» Бу уйлардан аңа эсселе-суыклы булып китте. Ул җәһәт кенә машинасына шалтыратты. — Замир, синме? — Әйе, Сәет Яруллович. — Егетләр синең беләнме? — Биредә утыралар. «Хуҗаның йоклап киткәнен көтик инде»,— диләр. Йөртүчесенең, әбисендә коймак ашап утыргандай, җәелеп сөйләшергә исәбе бар иде (чыбыксыз телефон Сарман егетенең күңеленә бик хуш килде), Сәет аны бүлдерде. — Машинаңны бу якка бора башла! Тиз килеп җитегез, минем ишек төбендә ниндидер тип пәйда булды. Кулында чемоданы, тагын нәрсәседер бар... Шартлаткыч булуы ихтимал. Шыпырт кына янына менеп, сугып егып, кулын бәйләсеннәр, тик үтерә күрмәсеннәр Әүвәл кем икәнен ачыклыйк. Сиренаңны кабыз! Сәет янә күзчәдән коридорны «сукалый» башлады. Йөрәге жу итеп китте. Фикере раска килә бугай. Әйберләрен ишеккә үк терәп куйган, үзе күренми. «Игелек»нең генераль директоры олы дәрәҗәсе, абруе турында онытып, читкә сикереп, почмакка посып, шартлау көтте. Ярый әле бу хурлыклы халәтен кеше-мазар күрми. Соң, Зөлфиясе исән булып, бүлмәдә утырса, әтәчләнеп, күптәннән ишекне каерып ачкан булыр иде. Адәм баласына куркаклык, ялгызлык, билгесезлек белән бергә иңә икән. Ошбу адәм читкәрәк китеп тәмәке генә пыскыткан бугай. Бу юлы тәкате корып, ишеккә катырак какты. — Сезгә кем кирәк?—диде Сәет, вакытны сузу, үзен тынычландыру нияте белән. Ни өчендер тавышын үзгәрткән булды — Өйдә кеше барын сизенгән идем. Әйттем ич инде. Сакмаров.. Сәет Яруллович кирәк миңа. Вак-төяк ялганның ир дип аталуга дәгъва иткән кешене бизәмәвен, куянлыкка тартым сыйфат булуын таныган тәкгьдирдә дә, Сәет хәрәмләшергә булды. Үзен, «башка хутым юк»,—дип, акларга тырышты. — Ул эштә әле,—диде ул. — Кайчан кайтыр икән? Соң бит инде. — Үзе белә торгандыр? — Миңа бик кирәк иде. Агач белән эчләнгән тимер ишек аша начар ишетелсә дә, сүзләрнең мәгънәсен аңлап була. Тавыш хикмәтле нәрсә. Ул пуля тишә, бомба вата алмаган тимер ишекләрне, таш диварларны кешегә дә санамый, үтә дә керә. Бәгырьгә, җанга иң үткен, ике яклы Дәмәшк хәнҗәре үтеп керә алмый; йә явызлыкка, мәкергә, йә җылылыкка төренгән сүз исә адәм баласы күңеленең иң яшертен почмакларына барып ирешә — Сезне кем дип белик инде? Хуҗа кайтса, кем килгән иде дип әйтәсе? — Мин аның туганы булам. Абыйсының малае. — Туганнарының күбесен күреп, ишетеп беләм, сезне хәтерләмим,— диде Сәет ялганын дәвам итеп. Кешенең үзе аңлап җиткермәгән сәерлекләре биниһая шул. Килмешәк бутала-сөрлегә аңлатуын дәвам итте. — Мин Сәет Ярулловичның бик якын туганы. Ну ул бу хакта үзе белми. Аның мине күргәне юк. Безгә әүвәл аңлашырга кирәк Кызык хәл, якын туганы булсын ди, ул аны белмәсен дә, ди. Чистый әкият, дип өченче затта сөйләнүен дәвам итте фатир хужасы. Килмешәк беркадәр икеләнеп торды. Күрмәгән-бел.мәгән кешегә аңлатып, вакыт уздырып торыргамы, юкмы? Көтәсе була барыбер, аның башка китәр урыны, таяныр кешесе юк. Хәзер кунакханәсендә дә яшәп булмый. — Мин аның Магаданда туып-үскән туганы Әтисенең абыйсының... энесенең... Шунда тавыш киселде. Егетнең өстенә кемдер, нәрсәдер сикерде, идәнгә кысты, кулын артына каерып бәйләде. Яраннары чемодан белән сумканы баскычтан аска йөгерттеләр. Сәет ишекне ачты. «Туганын» күн куртка якасыннан сөйрәп өйгә алып керделәр. Кесәләрен тикшерделәр Бумажнигыннан күпмедер акча, паспорты чыкты. Ипи кисә торган кечтеки пәкесеннән башка коралы табылмады. Сәет документка күз салды Чепи күзле кешедәй, керфекләрен челт- челт ачты, япты. — Сакмаров Рафаэль Ахсанович, родился в Магадане, татарин...— дип, ни өчендер шыр ярып кычкырып укыды. Берни аңламыйча, калын келәмдә Лунап ят кан егеткә күз салды Үзенә тышкы охшашлыкка игътибар итте янәдән. — Авызыннан чүпрәкне алыгыз, кулларын чишегез. Ир-зат аягына торып басты. Читлеккә утыртылган кыргый жанвар мәеле, үзен чолгап алган әзмәвердәй егетләргә күз салды, кулларын уды, янтавын, кулбашын, аркасын капшады. — Йодрыклары таза егетләрнең.— Паспортын өйрәнеп торган Сәеткә күзләрен текәде. Үзара охшашлыктан, ул да югалып калды бугай — Сез... сез... Сәет абый буласызмы? Кайчан кайтып кердегез соң әле! Минем белән кем сөйләште ишек аша? Тынлыкны бозучы булмады. Янында басып торган нүкәрләрне ходай тәгалә сөйләшер, аңлашыр, аралашыр, зиһенләшер оченнән бигрәк, кыйнау, дөмбәсләү, үтерү өчен махсус яраткан, бугай Үзгә калып, башка мантыйк кешеләре алар. Шул арада Замир белән Гөмбә кушаматлы газие кунакның әйберләрен күтәреп керделәр. — Тикшердек,—дигән хәбәр төшерде Замир —Куркыныч әйбер юк Шунда ук башы-күзе белән ымлап, Сәетне икенче бүлмәгә алып чыкты, калын имән ишекне ипләп япканнан соң, кесәсеннән пычрак алама чүпрәккә төргән, киң учка сыярлык әйбер чыгарып. Сәеткә тоттырды. — Ярчекме әллә? Хатын-кыз пистолетымы? — Алтын, Сәет Яруллович,—диде Замир Гади игеп әйтергә тырышса да тавышын тантаналы төсмердән азат итә алмады Алтын кисәге. Слиток диләрме әле? Магаданнан килүе хактыр бу кешенең. Сәет йөртүчесенең сөйләнүен тыңламыйча диярлек, төргәкне чишеп җибәрде Кимендә берничә дистә граммлы саф алтын жәйрәп ята иде Чынлыгына ышану өчен зәркан булуның кирәге юк Мондый зур коелманы аның Мәскәүнең алтын фондында күргәне, табигать могжизасына сокланып тәэсирләнеп кайтканы бар иде Алтын ялтйолт килеп, тирә- юньне ямьләндереп, нурландырып тора Бүлмә эче алсуланып, яктырып киткәндәй булды. — Тегеләр күрдеме?—диде Сәет, олы якка күрсәтеп — Гөмбә генә... Дөресе, ул тапты Без бит чемоданны, сумканы читкә шактый еракка алып китеп ачтык Сез бомба дигәч — Ишкансел1 Әгәренки, анда чыи-чынлап динамит, граната мазар булса, һавага очкан булсагыз! — Соң монда басып тора алмаган булыр идек,—дип, үзендә шаяртуга көч тапты Замир, алтын тешләрен ялтыратып.— Әйберләрен актарганда, озын бармаклы Гөмбә бу нәрсәгә төртелде. Носкилары белән бергә төреп, җеп белән чорнап куйган. Сүтеп карасак, эчендә менә шул зәхмәт ята. Чит-ят кешегә күрсәтергә ярамый торган, оят шөгыль белән тотылган баладай, гафу үтенүле тавыш белән дәвам итте: «Алтын эзләвебез түгел иде, Сәет Яруллович. Сез әйткән берәр шарт-шортлы нәстәкәй булмасын дип капшануыбыз иде. Сары шайтанга юлыктык. Гөмбәнең кулыннан тартып алып, кесәгә тыктым». — Үзегездә генә калдырасы булган, сезнең гомергә җитәр иде,— диде Сәет, йөртүчесен юри ирештереп. — Что сез?... Сарман егете эченә имән күмере салынган самавырдай кайнап чыкты. Кулларын, пычрактан арындыргандай, бер-берсенә ышкып, селтәп алды: «Минем ике кыз үстерәсем бар, Сәет Яруллович». — Үзем дә шул хакта әйтәм. Кызларыңа әзер бирнә булыр, кияүләре дә тизрәк табылыр иде. Замир һаман да хуҗасының кызык табып, шаяртуын аңламыйча, дөресе, кабул итмичә: «Юк инде, газиз балаларыма явызлык теләрлек дивана түгел әле мин. Алтынга табынып бәхеткә юлыккан кеше турында укыганым да, ишеткәнем дә юк әлегә. Хәзинә таптым — чүпкә аттым, алтын таптым — бакырга саттым, дигәнне ишеткәнем бар». Уйланып торгандай итте дә, нәтиҗәсен ясап куйды — Шакалдан калганны арслан ашамас, ди торганые минем әткәй. Сәет Замирның аек фикер йөртүенә шаклар катып торды. «Тормышчан фикерли. Үзенә тиешлесен каерып ала, артыгына кызыкмый. Аның өчен баранка әйләндерү бик аз шул инде. Фирмадан бөтенләй киткәнче, башка, җитдирәк эшкә күчерергә кирәк булыр. Бу хакта үзе дә сүз каткан иде бермәлне. Йөртүчесенең сүзләренә ул соңрак кат-кат әйләнеп кайтачак әле. «Чыннан да, кесәгә очраклы килеп кергән, җиңел юл белән табылган алтын кешегә бәхет өсти аламы икән? Бәхет нәрсә ул?» кебек, әлегә чаклы бер акыл иясе дә тәгаен җавабын таба алмаган өнсез сорауга килеп чыгуга да ерак калмас. Джек Лондонның алтын эзләүчеләре рәхәт, тыныч, хәсрәтсез яшәеш ярларын таба алганмы? Баеп, күрше абзый әйтмешли, дуфкумга тилереп, типтереп алучылары булган. Соңрак аларга барыбер имананы, шатлыклы мизгелләр өчен бурычны түлисе булган. Үзен, якыннарын үтергәннәр, һич югында кемнеңдер каргышы балаларына төшкән. Хикмәт алтында гына түгел. Зөһрә йолдызы астында туган, балда-майда йөзгән бәхетлеләрне дә тормыш кызганып тормый, гел сыный, тикшерә. Юкка гына язмышны «үги ана», димиләр. Дөньяда әле бер күрәзәче чегән, алдан күрүче дә анлата алмый торган хәлләр еш була. Әле кичә генә барысы да ал да гөл, җырлап баргандай күренә, ә бүген бура ишелә дә төшә. Сипләнмәгән, балта тимәгән әрдәнә диярсең». Алтын коелмасы аңа инде беренче күргәндәге төсле ләззәтне бирми иде, ул аны шул ук чүпрәккә төреп, комод тартмасына куйды, егетләре янына чыкты. Балталарын суга төшергән осталардай, алар элеккечә сүзсез басып- утырып торалар. Чакырусыз килгән кунак һаман угалана, тиздән күгәреп чыгачак урыннарын капшый. Яхшы эләктергәннәр Сәетнең «игезәге»нә. — Ярый, егетләр, сезгә рәхмәт минем туганкайны алып кергән өчен. Кайтыгыз, ял итегез. «Бүген үк аны тулай торакка озатып булмас, үземдә кундырырмын», дигән фикергә килгән иде инде «Игелек» хуҗасы. Тнмер ишек Замирлар артыннан шапылдап ябылуга, паспортына ышансаң, I афаэль атлы ир, авыртуларын онытып, мәче җитезлеге белән чемоданына ташланды, дөньясын онытып, күлмәк, чалбар, эчке киемнәрен идәнгә, келәм өстенә ташлый башлады. Мунчада каз йолкый диярсең. «Адидас» спорт киеменнән астан өскә карап торган Сәет тыныч кына сорап куйды: «Нәрсә, егетем, берәр әйбереңне чәлдергәннәрме әллә?» Мыскыллавын, мәсхәрәләвен яшереп тормый. Көчленеке замана. Егет бик зур үкенечкә, югалтуга дучар булгандай, ыңгырашып куйды. — Алтынымны, бар байлыгымны урлаганнар. Каһәр сукканнар. БетНиткән алтын ул тагын,— дигән булды Сәет илтифатсыз гына — Магаданнан алып килгән идем. Әтидән калган бердәнбер байлыгым, ышанычым, өметем шул иде Егет тукмалган тәненең авыртуларын, кара тапларын онытып, ишеккә ташланды. Сәет «мәхбүс»нең серле йозакны ачарга маташуына көлемсерәп карап торды да: — Кая барырга җыенасың?—дигән икенче сорауны «элеп» куйды. — Соң теге... бандит... тегеләрне туктатырга, алтынны алырга кирәк. Мин... бөтен байлыгым шул. Сәет кунагын кызганды: мыскыллауны туктатырга карар кылып, күрше бүлмәдән төргәкне алып чыгып, егеткә тоттырды — Менә алтының. Чемоданнарыңны җыештыр да, олак минем өемнән! Рафаэль Сәетне күрми, ишетми, ашыга-кабалана төргәкне сүтте, алтынын тугландыра башлады. Үзгәреш тапмыйча, авызын җыя алмыйча, сабый балаларча елмаеп куйды. — Мин моны, Сәет абый, беләсегез килсә, сезгә бүләк итеп алын килдем. — Мин шуңа мохтаҗ дип уйлыйсыңмы? — Юк, сезнең бик бай, хәлле икәнегезне беләм. Буш кул белән килмәс өчен генә. Икебезгә дә җитәр,—диде чарасыздан. — Ярый. Алтынны калдырып торыйк. Үзеңә дә кирәк булыр Мине ничек таптың һәм кем син? Хәзер дөресен сөйләп бир. Тәнендәге авырту-имгәнүләрне сизәрлек хәлгә килгән ир сыктанып куйды. — Сезнең бу адресны авылдан таптым Мин алдан шунда кереп чыккан идем. Белешмә бүлегендә бөтенләй башка адрес бирделәр. Анысын эзләп барган идем. Андый йорт бөтенләй юк икән — Под снос эләккәндер,—диде Сәет, бер дә исе китмичә Ярый инде алайса, чишен, юын, хәзер чәйләп алырбыз. Җәен яуган кар төсле башына килеп төшкән туганы аңарда кызыксыну хисе уятты. Җан тартмаса, кан тарта диләрме әле Шактый нәрсәне ачыклагач, сораштыргач, энекәшен табын янына утыртты, бәллүр чәркәләргә «Ак ләкләк» коньягы коя башлаган иде, Рафаэль аракы сорап алды. __ Әгәр булса? Без Магаданда спирт белән ак калай башлыларга өйрәнгән инде. Каклаган ит, балык, сыр, май кебек дүдәкләр ризыгы белән тамакны туйдыргач, Сәет егетнең әтисе. Ярулла абзыйның энесе —Әхсән абыйсы, гомумән аларның халәти мәҗмугасы. Рафаэльның үзе турында күбрәк беләсе килүен әйтте. Исенә-ятенә төште әтисе исән чакта Бөек Ватан сугышында югалып, соңыннан табылган, шамый аянычлы, фаҗигале язмышлы энесе хакында бәян иткән иде Акыл казанында вак-төяк жентекләмәләре сакланмаган, вакыт шәрифләре байтагын коеп калдырган. Истә калганнары янына Рафаэль авызыннан төшкәннәрне кушкач, шундыйрак хикмәт туды. Әхсән Ярулладан берничә яшькә кечерәк булса да, сугышның өченче көнендә үк армиягә алына. Генерал Власов армиясенә эләгә.Үз теләгеннән башка инде, әлбәттә. Сугыш тәртәсен ул гына башка якка бора алмый. Хезмәт иткән взводы, өстән иңгән әмерне үтәп, немецлар ягына чыга. Безнекеләргә каршы бераз сугышканнан соң, отрядның исән-имин калган егетләре белән бергә, белорус партизаннарына кушыла. Янәдән, туган җирен яклап, юлбасарларга каршы батырларча көрәшә, орденмедальләргә лаек була. Үз теләк-омтылышларыннан тормаса да, шундый болгавыр хәлгә эләккән адәмнәр, үзләрен аклау, намусларын кара таплардан тазарту өчен, үзләрен аямыйча орышканнар. Күбесе үлем эзләгән. Батырны әҗәл дә кызгана шул еш кына. Кырык бишенче елның июнендә туган авылына кайтып егылган Әхсәнне бер атнадан эзләп табып, алып та китәләр. Өч ел үткәннән соң гына беренче хәбәре килә: аны халык дошманы, сатлык җан, җасус дип тапканнар һәм Магадан төрмәсенә озатканнар, шунда, шахтада эшли икән. «Халыклар атасы» Сталин үлгәннән соң, азат ителә Туган якларына ач-ялангач, хәерче-галах булып кайтып төшәсе килми (Сакмаров- ларның үз горурлыгы үзләренә җиткән), шахтада урнашып кала... Дәүләт җитәкчелегендә утырган бер акыллы башы арзанлы эш кулларын саклау хәстәрен күрә. «Хәстәр» дигәне шул: ирләргә хатын-кыз кирәк. Магаданда ул халык алтыннан да кыйммәтрәк бәядә йөри. Бу «малны» материктан китерү ихтыяҗы туа. «Вербовка» дип аталган хикмәт башлана. Күчеп йөрүгә маһир, чит-ят җирләргә, байлыкка кызыгучан, мавыгучан, ал- данучан һәм бәхет эзләргә яратучан татар хатын-кызлары бу җимгә алдана... Ирексезләп, көчләп, разнарядка белән озатулары да булгандыр. Үзәктән команда килә, кая барасың, үтәргә туры килә. Мөнирә, Сания, Нәфисә, Асылъяр, Карлыгачлар Алеша, Илья, Андрейларны, иң бәхетле очракта, Рафаэль, Ренат, Робертларны тудырырга дымлы, салкын якларга озатылалар. Арада Балык Бистәсе ягы кызы Сакинә дә була. Ул «сатлык җан» Әхсәнгә кияүгә чыга һәм өч малай бүләк итә. Әтисенең тагын бер сөйләге Сәетнең күңел почмагына кырмавык кебек ябышып калган. Егетне тыңлаганда исенә төште. Әхсән бер тапкыр авылга да кайтып киткән. Өйләнгәнче булган анысы. Гайрәтле узаманнарча тоткан үзен шахтер. Авыл кибетендәге барлык азыктөлекне сатыл алып, халыкка өләшкән: малайларга кәнфит, прәннек, хәлвә тараткан, ир-атны инде, аңлашыла ки, аракы белән сыйлаган. Ул чорда бик арзан бәядә, барча авыл кибетләренә килеп җиткән кара уылдыкны Әхсән мичкәсе белән урамга, авыл советы белән китапханә арасына чыгартып куя. Бер якта закуска, икенче якта әрдәнә итеп өеп куелган аракы. Уртада олы калын стакан белән әсир-шахтер басып тора. Бавыры, бөере «черемәгән», йөрәге сызламаган ир-ат халкы дүрт тәүлек буенча эшкә чыкмыйча, Әхсән Зимагурны мактап, аракы чомерә. Трактор, машиналар кабызылмый, сыер саву җайланмалары туктаган. Олы дөнья белән ара өзелгән. Элемтә хуҗасы көне буена хромка тарта. Авыл өстендә бер үк җырулар эленеп тора. Барысы да. табигый ки, сыйлаучы турында, аның хөрмәтенә: Аккош баласы коена, Күлләрдә су бетмәсә, Исән булсак бер кайтырбыз Илдә ризык бетмәсә. Зимагурның чалбары, Буй-буй аның аллары: Кайда эшләсә, шунда кала Зимагурның маллары. Шахтер егет эшкә бара. Җирдә кала эзләре: Җир астында җирсегәнгә Сары аның йөзләре. Тамам аптырап, башка чарасы калмаган колхоз рәисе — Әхсәннен жизнәсе үзе машинага утырып (аны йөртүче дә мәйданда — исерек), каен энесен станцыга илтеп, билет алышып, вагонга кертеп куя: поезд кузгалып киткәнне көтеп тора. Әхсән Сакмаров туган авылына икенче тапкыр, өйләнгәч, хатыны һәм бер баласы белән кайтып төшә. Яхшылык адәм күңелендә озакка саклана. Шахтер авылдашлары кайту хәбәре, сарафан радиосы аша ирләр колагына барып ирешкәч, һәммәсе аның белән исәнләшергә (дөресе, сыйлану хыялы илә), күрешергә дигән булып, Ярулла йортына агыла. Кире киткәндә берәүнең дә күзе ялтырамый; авызлары чалшайган, сөм- серләре коелган. Ир икәнен оныткан ир ирексез булыр, диләр шул башлы-күзле булган кече Сакмаровның акча капчыгы Сакинә карамагына күчкән, Әхсән ике куллап күрешүдән, алтын тешләрен елтыратудан уза алмаган. Берничә көн генә торган авылда. Колхоз рәисе озатырга машинасын түгел, атын да бирмәгән бу трит. Станцыга малаен муенына атландырып, чемоданнарын кулына тотып, тәпи-тәпи китеп барган «аккош баласы». Киленнең чамасыз карунлыгын, явыз усаллыгын охшатмаган (холкы шундый булмаса, ир эзләп-Магаданга җитмәс иде) Ярулла да сугышта алган ярасының ялкынсынуын сылтау итеп, ярты юлдан кире борылып кайткан. Кибет тирәсендә чуалган ирләрне җыеп «Минем энекәшнең «якты истәлегенә» эчик әле»,—дип, булган акчасын калдырып кайта. Шуның белән туганнар арасында багланыш өзелә Рафаэльнең сөйләвенә караганда, соңрак әнисе гаиләсен тут ан авылына алып кайткан. Бөтенләйгә, шунда яшәп калу нияте белән Без туфрак тартуы, җирсүлек, саба җиленең шифасы, туган якта үскән ипи тәме, адәм баласы кайда гына яшәп, ничек кенә рәхәт-сихәт тормыш кичерсә дә, шул төшенчәләр чакыруына түзә алмыйча, туып үскән ягына тартыла, дибез. Әйе, Әхсән Сакмаров та гаиләсе белән татар иленә кайта Үз авылына юл тотмаса да, үзенә хатын бүләк иткән төбәккә килеп бәялә. Шул ук Татарстан җире Барыбер изге туфрак Шалкан бәясенә генә йорт сатып алалар. Терлек, мал-туар үрчетә башлыйлар. Ике малае күрше авылга, урыс мәктәбенә укырга йори Рафаэль әле итәктә Авылда туып-үскән кеше булса да, Әхсән колхоз тормышына җайлаша алмый, һаман Магаданын сагына һәм, нәкъ бер елга түзгәч, өеннән чыгып югала. Квартираларын сатыпмы, тапшырыпмы киткән булалар «Халык дошманы» вакытында, мәхбүслек чорында яшәгән, хәзер бушап калган баракны эзләп табып, бер бүлмәне сипләп, шунда көн итә башлый. Чит-ят төбәкләрдә татарыңа авыр, пычрак эш һәрвакыт табыла. Сакинә үзе генә яшәп карый. Озакка түзә алмый Бер яктан, ир канаты астында яшәргә өйрәнгән кешегә тормыш алып баруы кыен булса, икенчедән, Магаданда туып, урыс мохитында тәрбия алган малайлары шул якка сөйри. «Татарин» буласылары килми Рафаэль әти-әнисен, олы абыйсы Дамирны да дымлы, томанлы якта калдырган икән. Дамир балыкчылар әртилендә эшдегән, соңгы сыену урынын диңгездә тапкан Ничек, кайчан, нинди шартларда үлгәнен дә ачыклый алмаганнар Ренат абыйсы корабльдә пешекче хезмәтендә икән. Елына ике тапкыр гына җиргә аяк баса, хатыны ике баласын багып ята, ди. Егет ни өчендер үзе турында белешмә бирергә ашыкмый Яшерәме, ояламы... ,, , „ — Үзең алименттан качып, Казан тарафларына килдеңме’ дип, шактый кискен сорап куйды, хатирәләр, истәлекләр дәрьясына чумып утырган Сакманов. Мөмкин булса, минем өчен иң кыены хакында соңрак Әмма хикмәт анда гына түгел,-дип, дөресен ярып салды магаданлы Әтн- әни туып үскән, халкыбыз яшәгән якта урнашып калып булмасмы дип кайттым. _ о _ Киләчәккә планнарың ниндирәк булыр инде. Төмсе тавыш белән булса да, кунак гаҗәеп аек фикер әйтте. — Бөтен ышаныч сездә, абый. Мине читкә тибәрмәгез инде? Ни әйтсәң дә, мин сезнең племянник. Адәм баласы үзенә кирәккәндә, туганлыгын да искә төшерә, якынлыгын да китереп кыстыра белә. Сәет читтә, бигрәк тә сөргендә туган балаларга, ягъни икенче, өченче буын «Мөһаҗирләргә» артык өмет багламый. Татар халкының киләчәген аларга ышанып тапшырып булмый, дигән иманда тора. Сакманов читтә дөнья көтүче татарларның, чит-ят гаилә эчендә яшәгән ятим бала хәлендә калган кан кардәшләренең хәлен аңласа да, күп нәрсә өчен кичерә алмый. Аларга галәкәсендә кызгану белән мескенлекләре өчен гафу итә алмау хисләре тартыша күңелендә. Читтә гомер итүче милләттәшләре белән бәрелешүе күңелендә озакка калды. Якын танышы Сәетне саунага чакырды. «Татар диаспорасының күренекле вәкилләре, бик көчле, кызыклы егетләр була, син бәхәс яратасың, кил»,—дигәч, риза булган иде. Мәскәүле Нәриман белән Кемерово өлкәсеннән килгән, кырыклар тирәсендә генә булса да ап-ак чәчле Радик исемле кеше иде «чит ил» вәкилләре дигәннәре. Икесе дә яшәгән җирләрендә татар иҗтимагый тормышында үзәк фигуралар, милләтнең киләчәге өчен җан атып яшәүче затлар икән. Мәгәр Татарстанның бәйсез- леге мәсьәләсендә кунакларның фикер-ниятләре үзгә-үзгә булып чыкты. Мәскәү татары үз ягын каера: — Сез үз җаегызны көйлисез, үзегезгә мөстәкыйльлек даулыйсыз, безнең турыда онытасыз. Сезгә үч итеп, безне китереп кысулары бар. — Киресенчә, башкалада үзегез турында гына кайгыртып, сукыр ябалаклар кебек, качып-посып утырасыз. Мәскәү татарлары чаң сугып, безне яклап тавыш күтәрсә, Татарстанга суверенитет юлына чыгарга җиңелрәк булыр иде,—диде Сәет кызмаска тырышып. — Безгә Ельцин, аның политикасы ошый,—дип, Рәсәй хөкүмәтен якларга тотынды Нәриман иптәш. — Крылов һәркайсы йөкне үз ягына тарткан кыслалар, балыклар турындагы мәсәлен татарны күз уңында тотып язгандыр әле,—дип, бик урынлы өстәде, шулай ук мунчага чакырылган тарихчы-профессор. Нәтиҗәсез бәхәскә Кемерево татары килеп кушылды. — Безнең якта татарлар боевой. — Нәрсәдә күренә инде бу?—дип кызыксынды Сәет, салкын сулы тазны өстенә каплап. — Нәрсәдәме? Шахтерларның забастовкасын оештыруда, аларны урамга алып чыгуда татарлар төп йөкне үз өсләренә ала. — Матбугатта бер дә күренми сезнең исем-фамилияләр,—дип, Сакманов икенче буш бәхәскә керешеп китте. — Без үзебезне пропагандаламыйбыз. Азрак күренергә тырышабыз. Фамилиябезне дә бик афишировать итмибез. — Мәчене котыртасыз да, тычкан төсле, ярыкка кереп качасыз түгелме? Моннан татар халкына ни файда?—дип Сәет икенче милләттәше белән дә талашып китте. Ул кыйбланың анык, төгәл булуын ярата. — Сез андагы җитәкчеләр өчен ашлама гына. Җитди кабул итмиләр. Татарларны барыбер монголлар явыннан төшеп калган килмешәкләр дип саныйлар,— дип, фикерен дәвам итте Сакманов Чәченә кырау төшкән агай-эненең сүзләре шахтер егетнең кытыгына тиде, авырткан сөяленә эләкте бугай. Бөеренә кантар төшкән кешедәй ярсып, үпкәләп, себерке күтәреп, эссе якка чабынырга кереп китте. Әүвәл чаж-чыж иткән тавышлар килде. Ташларны кыздырды бугай егет. Шуннан китте Кемерово татары кызып: елау, мкөлү, ыңгырашу, шыңшу авазлары чыгарып үзен «иркәли» башлады. Йөрәге таза икән. Салкынча бүлмәдә утыручыларны ирләрчә көнләштереп, озак кыйнады үзен мөстәкыйльлек өчен көрәшче егет. Алабай тавышлары чыгарып кычкыра башлагач, әллә шунда кызганып, әллә кызыксынып Сәет ишекне ачып башын тыкты. Аксыл томан эченнән ләүкәне эзләп тапты. Радик анда юк иде. «Батыр» шахтерыбыз бусага янына иданга, пар килеп җитмәстәй төшкә яткан да, котырынып чабыну имитациясен шуннан оештырып ята икән. Кырык бишкә житеп, Сәетнең мондый икейөзлелекне, монафикълыкны күргәне юк иде. Күңелсез манзарадан тизрәк котыласы килеп, ашыга-ашыга ишекне япты да сөлгесен алып, кабалана-кабалана сөртенә башлады. Аерылышулары җылылыктан шактый ерак булды. Кол хадим хәлләренә риза булып яшәгән милләттәшләрнең берсен аю, икенчесен бүре ашаячагы якты көн кебек ачык иде. Кеше кешесе булганчы — этнең көчеге бул. Үзаңы уянды: «Постой, синең ни хакың бар аларга бәя бирергә, рәнҗетергә, һәркемнең үз язмышы. Халкыңның бәхетсезлегендә аның аерым вәкилләренең гаебе зурмы? Ми җыерчыкларыңны эшләтеп ал!» Ничек кенә булмасын, Магаданда туып-үскән мөһаҗир энесеннән миллипәрвәр чыгуга ул ышанмый. Алар телләрен, диннәрен югалткан, бөтенләй башка мохиттә тәрбия алган халык. Күбесендә иман нуры калмаган. Нахакка сөрелгән әтиләре өчен үч алу, хәтер калу, гарьләнү, рәнҗү, нөктә генә сакланган яралы күңелләрендә. Беришесе матди тарафтан аякка басып, шул якта көнен күрә, башка милләтнең санын арттыра, бик сирәге, демократия җилләре биргән форсаттан файдаланып, ата-ана җиренә кайтып егылу ягын карый. Җирбитләре исә, балалары өчен түләүдән, милициядән, кулга алынудан, эшсез калудан куркып, ата-бабалары илендә сыену урыны эзли Яңа табылган, «алтынлы племяше» дә шундыйларның берсе булуында Сәетнең бер мыскал шиге дә юк. Рафаэльның сөйләвен тыңлап утырганда, «Игелек» сәрвәре ике арадагы тышкы тәңгәллеккә шаклар катып торды. Беренче карашка, белмәгән кешеләр өчен ике тамчы су инде туганнан-туганнар. Дөрес, тәфсилли, бәйләнә башласаң, аерманы, үзгәлекне шәйләве әлләни кыен түгел. Буйга Сәеттән кайтышрак булуы өстенә, магаданлының битен борын куышы янына оялаган шактый зур миң бизи. Кечкенә кара күзләре борчулы, йөгерек. Мәгәр күп яклары койган да куйган. Бер үк җептән тукылганнар Шул мәлдә Ярулла агай улының күңеленә шук фикер төште: «Егетне берәүгә дә аңлашылмый торган йомышларны үтәү буенча ярдәмчем итеп алам. Вильсур әфәнденең киллер-этләре башларын катырсын әле икебезне бутап. Әнә бит залим Сталин үзе трибунага сирәк чыга торган булган, аның урынына аңа тач охшаган кешене, двойнигын үрә катырып бастыра торган булганнар. Горбачевның да маңгае тамгалы берничә игезәк нары булган, диләр. Ленин, Брежнев кебек олы түрәләрнең нәкъ үзләредәй күчермә күләгәләре турында да ишеткәне, укыганы бар иде Әлбәттә, Сакманов мондый алмашка мохтаҗ түгел. Шулай да Төпле, җигди кеше булып чыкса, күз күрер, фатиры да табылыр, машинасы да булыр» Йортсыз-җирсез, пропискасыз, эшсез кеше өчен шуннан да олы соенеч була аламы соң? Рафаэль үзе дә уйсыз утырмый икән — Сез абый, коммунизмда яшисез икән!—дигән хөсетсез нәтиҗәсе белән уртаклашырга булды —Шәхси охранагыз да бар Мондый җиһазларны кинода гына күргәнем бар иде — Син аны... коммунизмны дим, күргәнең бармы/ _ Юкта... Ишеткәнем, укыганым бар. Магаданның хакимият җитәкчеләре шунда яшиләр, ди гади халык. — Син инде алтын коелмаң белән коммунизмга Казанда чыгасы булдыкмы? Ирегетнен байлыгы кесәдә түгел, йөрәктә икәнне беләССҢЕгетнсн йөзе ai арынды, күзләре жайсыз уйнап аллы — Бәген өметем сездә. Сәет Яруллович Әүвал алтыннын тарихын баян итим але Отиебез. үләре алдыннан, өчебезгә дә берәр кисәк алтын Һәдия итте Ул аларны күптәннән табып, яшереп тоткан булган — Миннән сезгә бердәнбер бүләк, истәлек, теләсәгез ничек тотыгыз,— диде. Дамир абыем аны үзенчә аңлап, икенче көнне үк ломбардка салып, акчасын әрәмшәрәм итеп, эчеп бетерде. Ренат бер өлешеннән теш куй- дыртты, калганын югалтты. Мин генә саклап кала алдым. Аның белән күргән мәшәкатьләремне үзем генә беләм. Элек әнидән, абыйлардан яшерә-качыра аптырадым, аннан хатыннарымнан... Хәзер, сезгә бүләк итеп, котылыйм әле. — Юк, егетем,—диде Сәет, җитди һәм катгый итеп,— миңа алтының кирәкми, кстати, үзең дә... Синең ифрат авыр тәрҗемәи һәм кәлҗемәи хәлеңә кереп кенә янымда калдырам, хезмәткә алам. Эшсезлек безгә дә килеп җитте. Без ул алтынны, син теләсәң, менә бу сейфның кечкенә киштәсенә бикләп куйыйк. Анда башка әйбер юк. Ачкычы үзеңдә булыр. Тешләрем коелгач, элек бабайлар шакмак шикәрне ваткан каргаборын белән, бер кисәген китеп бирерсең,—дип, тигез ак тешләрен күрсәтеп, тәмләп елмайды. «Сиңа кәмит, безнең әткәй төсле Магаданга сөрелгән булсаң, хәзер мич авызы кебек буш яисә ясалма тешле авызыңны чәпелдәтеп утырыр идең»,—дип, рәнҗеп алды Әхсән абыйның төпчек оланы. Сәет табылдык энесенә, тәфсилле итеп, иренмичә, аның булачак Вазыйфаларын аңлатты. Эшкә билгеләргә ашыкмады. «Яхшы ат дагасыз булмас, батыр ярасыз йөрмәс»,—дип, тынычландырды да, йөзендәге күм-күмгәкләре, тәнендәге күгәреп чыккан урыннары төзәлеп чыгарлык вакытка ял бирде. «Казан белән танышсын, үзен күрсәтсен». Буйдак кичләрнең берсендә, туганының «нечкәрәк» кылларын тартып карарга булды. — Рафаэль, синең начар гадәтләрең бардыр инде, ансыз—дөнья сансыз. Мин адәм баласының ике җитешсезлеген яратмыйм. Магаданлы чәнечкесен өстәлгә куйды. Кашларын җыерды. — Урынны чылатканнарны һәм үзе кунган, яшәгән йорттан әйбер урлап чыгучыларны гафу итә алмыйм! Егетнең битенә кан менде, миңенә чаклы кызарды. Тавышы киселде. — Сез нәрсә? Магаданнан дигәч тә, анда зеклар. хайваннар гына яши, дип уйлыйсызмы? Сикереп торды да, чемоданына барып ябышты. — Гостиницага китәм. Мәсхәрә иттерергә килмәдем мин Казаныгызга. — Урыныңа утыр,—диде Сәет, шаркылдап көлеп,— кызу канлы икәнсең. Яхшы да, начар да бу гадәтең. Дөнья хәлләре турында, терелгәч, иркенләп гәпләшербез. 4 _ _ азан каласына Магадан тарафларыннан иңгән алтын кисәге шактый кешенең тынычлыгын алды. Белүебезчә, Сәет авызын ачса, үпкәсе күренеп торган ярлы-ябага энесеннән сары шайтанны бүләк итеп алудан баш тартты. Алтын тирәсендә ахырзаман ыгы-зыгысы шул көнне үк башланып киткән икән. Хәзер дә аның рәхәтен күреп, бәхет күгендә йөзгән кешене атавы кыен. Рафаэль Сәет ишеген шакыган төнне Замир машинасы белән бикчура егетләрне өйләренә тарата, салонда озын сыйраклы, нечкә билле, киң җилкәле, хәйләкәр коңгырт күзле Гөмбә генә кала. Йөзе эчке хисләрен тышка чыгармаска өйрәтелгән. Каткан чәер диярсең. Яшь булуына карамастан, сирәкләнеп өлгергән, тырпаеп торган каты чәчләре маңгаена төшкән. Башы гөмбә эшләпәсе кебек, як-якка чыгып, муенын җил-яңгырдан «саклап» тора. Аның чын исем-фамилиясен, тормыш мәҗмугасын берничә кеше генә белә. Шөреп урынына алган иде аны Сакманов. Казан астындагы кала- вылда туып-үскән, пычак белән шаярганы өчен утырып чыккан. Гөмбә миһербансыз лыгы, кансызлыгы өстенә бик үжәт булуы һәм малга хирыслыгы белән аерылып тора. Җанын бирер, тәңкәсеннән чукынмыйча аерылмас, диләр аның турында. Курыкканын сиздермәскә тырышса да, ул имансыздан хәтта Замир да шөлли иде Ярый, килеп җиттек,— дип, машина хужасы Гөмбә әфәнде белән зыялы гына хушлашмакчы иде дә, урыс әйтмешли, не тут-то было — Ашыктырма, сүз бар, Замир дус! — Тыңлыйм,—диде йөртүче, ләтчәнең ни, нәрсә турында барасын башына да китермичә: «Салып бирүне сорар инде» — Теге алтынны дим, урталай бүлик — Нинди алтынны? — Әйдә, кәнтәйләнмә. Умыртка баганасын лом белән сындырган шикелле, тач урталайга бүләбез, берсе—сиңа, берсе — миңа Мин сразы үз эшемне башлап җибәрәм. Ларек ачам, иң зур имиле хатыннарны сатып алам. Ну, үләнмим. Болай рәхәтрәк. Берәресе миннән бала табарга уйласа, паспортны пычратмыйча гына риза булса, пожалысты... Аб- загыз к вашим услугам. Үстерегез минем яхшы породалы малаемны, кызымны... Чит ил фильмнарында гангстер-үтерүчсләрне уйнаган артистлар кебек, Гөмбә сүзләрен хиссез, тойгысыз, әмма өздереп, мәгънәләрен урынына куеп әйтә. Юк алтынны бүлешү чыннан да киноны хәтерләтә иде. Аркасы чымырдап, чәнчешеп, каз тәне тимгелләре белән капланса да, Замир Гөмбәнең сүзләрен шаяруга боруга коч тапты үзендә — Алтын венгр алмасы түгел ул сиңа. Аны тигез итеп бүлеп булмый — Жребий салабыз. Китер монда, үзем кисәм Алтын йомшак металл ул, минем төрмә хәнҗәренә түзә алмый,—дип. уртасыннан кан агу өчен тирән эз уелган, ике ягы да үткен пычагын чыгарып, һавада уйнатып алды. Чөйде—тотты. Замир газ пистолетын якынрак куймаганына үкенеп алды. Бу адәми зат белән уйнарга ярамаганны аңлады ул — Син нәрсә, якташ, үз акылындамы? Нинди алтын булсын ди миндә? — Чемоданнан тапкан. Теге тинтәкнең Синдә калды Кссәнә тыктың. _ Ә син шуны әйтәсеңме? Соң мин аны хуҗасына тапшырдым Безнеке түгел ич. Ул аны бүләккә, генералга алып килгән Гөмбә күзләрен әйләндерде, пычагын Замирның муенына якынлаштырды: _ .. — Тиешле һаваңны чыгар да. алтынны бир Мин, дурак, әле синең белән бүлешмәкче, пайга алмакчы идем. Китер' — Юк миндә бернинди алтын! Иләмсез ямьсез авазлар чыгарып. Гөмбә көлеп җибәрде Тозлап- бооычлап туйганчы сүгенде, Замир ягына явыз игеп карап «Син нәрсә мине миңгерәү сарык дип беләсеңме? Андый кисәкне чыгарып бирергә' Бу әкиятне әбиеңә кайтып сөйлә. Ул бит целое состояние Үзең генә баерга уйлыйсыңмы? Не выйдет Все равно жить не дадим» Гөмбә үзен кыздыра барыл, пычагының очын Замирның киеренкелектән кабапынып чыккан муенындагы кан тамырына якынлаштырды Ко- ™Лль; кат^лСыХлай гына җиңеп булмаячак Сугышу, үтерү аның төп һөнәреәле, якташ Ялгыш тиеп китүе бар Ышанмасаң хәзер кесәләрне актарам, миндә булса, беркая китмәс, энә Tvren - лип’ Замир мөмкин кадәр тынычрак булырга тырышып, пннжәк г^папен күрсәтте, уң як чалбар кесәсен актарып, кулъяулыт ын ике арага ташлады Кулын сул кесәсенә батырган булып, кечкенә мендәр астын- дагы пистолетын кулына алды да, киеренке җәядән ычкынган ук тизлеге белән, машинадан атылып чыгып, көпшәне Гөмбәнең бүлтәеп торган чигәсенә текәде. Дошман пычагын Замирга ыргыта алмый калды. Сарман егетенең бәхете бар икән. Шул мәлдә алар яныннан узып барган машина ни өчендер тизлеген акрынайтып алды. Гөмбә ул якка күз салып, кыйммәтле мизгелне югалтты — Атам хәзер. Чык машинадан, хайван! Кәсепләре, яшәү рәвешләре кеше канын агызу булган кабихлар башкаларның бу шөгыльне җиңел хәл кылуына ышанучан булалар икән. Үзенә юнәлгән кара көпшә уртасындагы үлем бушлыгыннан Гөмбә дә шөлләп калды. Ачуы котырынган, курыккан Замирның төймәгә басуында шикләнерлек түгел иде. Буйсынырга мәҗбүр булды. Башында үзен саклау хисе тудырган мәкер. Гөмбә, кабалануын яшерергә тырышып, ашыкмаган булып кына машинадан төште дә, ишекне ябып, җәһәт кенә аска чүмеште. Алдан яисә арттан Замир «пушкасы» белән килеп чыкса, хәнҗәр шул якка очарга әзер иде. Сакмановнын йөртүчесе хәйләкәррәк булып чыкты. Чынында аңа Гөмбә кирәк түгел. Бер этне үтерсәң, аның урынына икесе килеп басачак. Йолдыз атылган тизлек белән Замир гәүдәсен утыргычка ташлады, уң як ишекне биккә саласала, эшләп торган машинасына газ бирде, тынлаучан дусты чыжлап урыныннан кузгалып китте. Теге хыялый бәндә чак кына машина астына эләкмәде. Аларның шул көннән җан дошманнар булып китүе табигый иде. Гөмбәнең бер гөнаһсыз Замирны гафу итмәве көн кебек ачык иде. Бу вакыйга ике кыз атасы, хисле Замир күңелендә авыр тәэсир калдырды. Төне буена йоклый алмыйча, урынында боргаланып, шабыр тиргә батып ятты. Хуҗасына сөйләү-сөйләмәү мәсьәләсендә шактый уйланды. Чирен яшергән иртә үлгән, дигән халык әйтемен исенә төшереп, Гөмбә белән булган шактый пычрак, күңелсез хәлне бәян итәргә булды. Үзенә шулчаклы изгелек эшләгән, солдаттан кайтып кына төшкән авыл малаен фатирлы, төшемле эшле шәһәр кешесенә әйләндергән шефына ул мәңге рәхмәтле, ихластан хезмәт итә. Бер сере дә юк аңардан. Паханның кәефе сихәтле чакта кызларына алган күлмәкләренә чаклы күрсәтә (аның да балалары йә оныклары булыр, кирәге чыгар). Бүген дә Замир, кабул ителгән тәртип буенча, хуҗасының йорты янына сәгать тугызга килеп басты. Сәет Яруллович соңарып чыкты, гафу үтенгәндәй итеп: «Кунак егетем белән чәй янында бәхәсләшеп кителгән. Яхшы эләктергәннәр үзенә. Алар кулына эләкмәвең хәерлерәк»,—дип, үзе сүз башлап җибәрде. Шунда ук бөтенләй башка дөньядан сорау элеп куйды. — Кече кызыңның хәлләре ничек, Замир, теле ачыламы? Ата кешегә хуҗаның игътибары кадерле. Авызы ерыла, тешләре елтырый. — Минем әткәй, «бала ул кыяр кебек, акрын үсә, тиз бозыла»,—ди торган иде.— Үзенә кирәген лыкылдый. Шул арада Сакманов телефонга ябышты, кемгәдер шалтырата башлады. Кызыл утка туктагач кына, Замир хуҗасының игътибарын алырга жөръәт итте. — Сәет Яруллович, сездән киткәч, күңелсез бер хәл булды әле. — Нәрсә тагын? Егетләр салырга таптырып, машинадан төшми интектерделәрме? — Юк ла, андый финтларга өйрәнгән инде Ансыз—дөнья сансыз. Әшәкерәге булды. Чүт исән калдым. — Син нәрсә сөйлисең?—дип Сакманов, трубканы урынына ташлап, йөртүчесе ягына борылды. Замир сөйләячәк вакыйганың канвасын хыялга бай инсан да күз алдына китерә алырлык түгел иде. Егет авырлык белән төкереген йотты. Кичәге зәхмәт турында сөйләве дә кыен вә куркыныч, бер котылган тәмугка янәдән кергән шикелле иде. 36 Кусаматов Л кына уГбн^ТарамИо Хда“о£₽ аыгарын, минем бугазга китереп терәп, кизәге алт^н^аотыр^баш леген ычкындырмаган, однако Кусаматов оятсыз, вөҗдансыз, сөмсез адәм булса да, курку белмәве, явызлыгы, теләсә нинди корал, бигрәк тә пычак белән эш итүдәге мәргәнлеге аркасында үз даирәсендә абруйлы санала. Дөрес, аңардан куркалар, димәк ки, хөрмәт итәләр. Чамасын белеп эчә, тартмый, әфиюн кебек башны диваналанлыра торган матдәләр илә мавыкмый. «Гөмбәне үзеңә алып, Вильсурны азау тешсез калдырдың»,— дип үстергәннәр иде Сакмановны ялагайлары. Чынында гөмбә агулы булып чыкты, файдасы чебенгә, зарары филгә тиңләшеп бара түгелме? Ә ихтималнын арты киң, диләр... Котсыз еллардан калган гадәт буенча кеше оятсызлыгының чигенә җитте. Миһербанлылык кебек төшенчәләр югала, азгын усаллык, этлек, шәфкатьсез ерткычлык алга чыга Хуҗаларының авызларына карап, «баш өсте», «ничек әйтәсез», дип торган дәрвишләр чоры үтеп бара шул. һәркем үз ягына каера. Менә Гөмбә дә Замир бу җәһәттән соңгы мамонтларны искә төшерә... Ул үзенчә намуслы: урламый, тиешлесен каерып, кирәген сорап, эшләп ала Шундый әхлакый-фәлсәфи уйлану-борчулардан соң. Сакманов Гөмбә белән ипләп кенә, ике як та канәгать-мәмнүн калырлык итеп хушлашырга булды Бу адымны ясауның ихтыяҗы калмады. Кусаматов суга төшкән балта кебек юкка чыкты, офыктан гаип булды Бераздан ошбу мәнсез бәндәнең янәдән Вильсур Садыковка хезмәткә әйләнеп кайтуы турында хәбәр инде. Гөмбә элеккеге оясына буш кул белән кайтмаган булып чыкты. Гайбәтне мулдан тараткан. Шәһәрнең абруйлары, текәләре, «тәп- ләп» калдыклары Сакманов Сәеткә Магаданнан ат башы хәтле алтын коелмасының килеп төшүе турында хәбәр алалар «Игелек» ширкәтенең дошманнары, көнче көндәшләре арта Хәтта Ваһапов Нургалинең дә йөзеннән көләчлек кача Хәер, аның нөктәсе башка юнәлештән үсеп чыга Ә Гөмбә белән янәдән очрашу дәкыйкаләре алдарак иде әле — Нинди алтын ул тагын? .... Үз ФикеР дәР ьяс “ нда йөзгән Сәет Замирның сүз сөрешенә үтеп керә, ни, нәрсә турында әйтергә теләгәнен аңышмый бара икән һаман да Кичә сезгә биргән алтынны. Көчкә котылып калдым. Магадан алтынын Гөмбә үземдә калдырган дип белгән. Давай, икегә бүлик, иначе үтерәм, ди. 1 — Вон нәрсә?—диде ифрат гаҗәпләнгән Сәет,—Аңа алтын кирәк булган... Замир кичәге хәлләрне бәйнә-бәйнә хикәяләп биргәч, «Игелек» сәрвәре уйга калды. Йөртүчесенең шаянын-чынын бергә кушып «Бу сары тимер кисәге берәүгә дә бәхет китермәячәк, аңардан тиз генә котылып та булмаячак»,—кебек сүзләре инде аклана түгелме соң? Карале син аны, ыштыр битне, бәрәңге кәлҗемәсен. Аңа да җиңел кергән байлык кирәк булган. Кесәңне киңрәк ач,— дип, туган авылында откан сүзләр белән әрләп алды Гөмбәне. Ул имансыздан барысын да көтәргә була. Кусаматов Романны, өчләтә хезмәт хакы түләп, Вильсурдан тартып алган иде. Бу адымы дөрес булмады. Гөмбә аша дошманының серләрен, яшертен очрашу урыннарын ачыклау нияте акланмады. Әллә Кусаматовка ышанмаганнар, тирәнгә кертмәгәннәр, әллә элеккеге патронының үч алу гадәтен белеп, ачылып китмиме, ул хәтлесен кистереп әйтүе кыен Нәтиҗә күз алдында Гөмбәдән он суы да юк, тоз суы да акмады Тиз генә баеп алу мөмкин _ ух пәйгамбәр заманыннан бирле кешечә ял иткәнебез юк. |-1 «Иң уңган хатынның да үлгәннән соң ике көнлек эше кала»,—ди торгание минем әни. Тәк. Иртәгә табигать кочагына чыгабыз. — Шәп фикер,—дип, сикерештеләр янаралның куштаннары, ихластан елмаешып. Кирәк-яракны алып, шашлыгын-машлыгын килештереп, Идел буена, Имәнлек, дип аталган, үзләренә электән таныш, фикерләреңчә, тыныч урыннарның берсенә ике машина белән килеп туктадылар. Көне ял өчен махсус сайланган диярсең. Көнбатыштан тадгын гына җил исә, аста мул сулы, ышанычлы мәңгелек—табигать балаларының барчасына да тигез карый, берсен якын итеп, иркәләп, икенчесен ятимә күреп, читкә тибәрми торган Идел җәйрәп ята. «Сихәтемне татыгыз, саклап, кадеремне белеп тотсагыз, мәрхәмәтем һәммәгезгә җитәр»,—ди кебек кояшлы күге дә. Тик аның акылсыз, пырдымсыз оланнары гына чал тарих өчен болай да бер мизгел гомерләрен кыскарту җаен гына эзләп йөриләр. Озынозак яшәү, күрәсең, бик мәшәкатьле, низагълы, үзеңне нәрсәдәндер мәхрүм итүне, игелекле, шәфкатьле булуны таләп итә торгандыр? Тук вә хәсрәтсез кунак тормышы кыска булса да рәхәтрәк, күңеллерәктер, бәлки? Җаваплылыгы азрак. Сәфәрчеләр учак ягып җибәрделәр. Тукталырга урын эзләп йөргән арабалар өч «Т» хәрефле «Волга» белән өр-яңа «Мерседес» машиналарын, аннан да бигрәк, ут янында кайнашкан нечкә сыйраклы, юан муенлы, йомран башыдай бүлтәеп торган беләкле егетләрне күргәч, койрыкны сыртка салу ягын карыйлар: болар белән ял урының түгел, каберең янәшә булмасын. Шулай да бу хәятта адәм баласына барыбер тынычлык җиңел килми. Яннарына милиция УАЗигы килеп бөялде. Болары—һәр тарафта хуҗа. Алар тиз генә китмәячәк. Машинадан бу сүзнең туры мәгънәсендәге тәлинкә битле, күсе койрыгы хәтле генә нечкә, чем-кара мыеклы, ике як иңен дүртәр йолдыз бизәгән милиция әфисәре сикереп төште. Бармак очларын ялт иттереп, фуражкасына тидереп алды. — Капитан Рәхимҗанов. Кизү хезмәте. Биредә учак ягарга, машиналар куярга ярамый. Документларыгызны, булса, махсус рөхсәтегезне күрсәтегез! Әле генә судан чыккан, кәефе әгъла, бодайны кибәктән аера белгән Сәет, хөкем оешмасы вәкиленең күзенә туры карап, җавап урынына үзе сорау бирергә булды: — Нәрсә, иптәш капитан, төрмәдән сызган угрыларны эзлисезме? Ишеткән идем, стенаны астан казып, җиде бандит качкан дип. Без шуларга охшаганмы әллә? Җаваплы түрәләргә бирелә торган машина нумерына юри игътибар итми, үзе белән шаяртып сөйләшүне дә кабул итми өченче көн генә капитан дәрәҗәсенә лаек булган Рәхимҗанов. Чәчләренә кырау төшкән, яшьләрчә төз гәүдәле абзыйның сөален җитдигә алмыйча, шундый ук кырыс тавыш илә бәйләнүен дәвам итә: — Бу—саклаудагы зона. Мәҗлес ясап утыру, әйткәнемчә, утлар яндыру тыела. Ярты яшьлеген Мангулстан белән милициягә биргән Сакманов бу оешмаларда эшләүче затларның тыңлауны яратуын, үзсүзлелеген, үҗәтлеген яхшы белгәнгә, бу очракта бәхәскә керүнең, Хуҗа Насретдин мәеле, үзең утырган ботакны кисеп төшерү кимәленә тиң икәнне тәгаен белгәнгә, сүз куертып торуны мәслихәт тапмады. Мәмләкәтнең югары оешмаларыннан бирелгән аклангыч кәгазьләре дә бар Беләкләрен тырпайткан егетләре, рөхсәт бирсәң, капитанны суга ташларга да күп алмаслар (җавапны аларга бирәсе түгел). гпл^аПИТаН ^ елэн « и^рәк тотасын ре өчен аныклап, Сакманов адидас „ Рт КӘСТүмен киеп’ капитанның җиңенә йомшак кына кагылып, чит- кәрәк алып китте. ~ хаклы’ гаФУ итегез Учак тиктомалдан гына ягылмады, әлбәттә. җаваплы кешедән яшерен-батырын түгел, бик олы кеше киләсе оарые. Вакыйгасы да саллы Әйтергәме икән, әйтмәскәме икән дип, икеләнеп торгандай итте. 1ыныш билгеләренә урын калдырды. — Полковник Салих Гаяровны беләсезме? якынайды6 ИШеТүгӘ иР ексезДӘн капитанның аркасы турайды, үкчәләре — Беләм. Минем турыдан-туры нәчәльнигем. Исенә-ятенә килеп:—«Причем монда ул?»—дип өстәде. Сер итеп, ышанып кына әйтәм, мин үзем дә сезнең оешмадан капитан дәрәҗәсендә киттем, бүген аның хатынының туган көне Венера апаңны беләсезме? Безне алданрак җибәрде. Әзерли торырга. Сәгать уникедә булабыз дигәние Хәзер вакыт күпме әле? — Уникенче ярты. — Тиздән биредә булыр Хөкем оешмаларында эшләүчеләрнең яхшы гадәте бар. Начальство белән бәйле теләсә нинди хәбәрне шик-шөбһә астына алыш көферлек санала. Юк, өлкәннәр исеме белән шаяртуны башларына да китермиләр Иң олы серне чишкәннән соң, ике араларында ышаныч җебе сузылды. Капитанны Сәет, дусларча, дастархан янына чакырды Тегесе йөртүчесен дәште. Бушлай тамак ялгап алу мөмкинлеген кулдан ычкындыру милиция уставында каралмаган — Сез инде иртә таңнан юлдадыр? Арып беткәнсездер? — дип, Сәет кеше хәленә кергәндәй кыланып, кулларына берәр таяк кыздырылган ит, чәркәләр тоттырды. Рәхимҗанов, тәртип өчен читкә караган булды, ихтыярын авырлык белән сындырган рәвешен китереп, берне аударып куйды. Икенчесеннән баш тартты. «Смирнов» аракысын, әрмән коньягын, ике олы кисәк каклаган ит янына төреп, сары УАЗикның арткы утыргычына куйганны күрмәмешкә салышты яшь капитан Рәхимҗанов Сакманов белән иске танышлардай аерылышты. Телефоннарын язып алыштылар. Милициядә таныш-белешләре күп иде Сәетнең. Мәгәр күбесе «тиражга» чыгып бару сәбәпле, яшьрәк буыннан «түбә» табу нияте болай да көн тәртибендә тора иде Ходай яраткан колына чыгарып куяр юлына дип, тикмәгә генә әйт- мәгәннәрдер Җитди сәбәбе булгандыр Адәм баласына барыбер тынычлык юк икән бу бер көнлек дөньяда Капитанны озатып, көлешә-көлешә шул хакта фикер алышып, чын- чынлап тын тартыр! а да өлгермәделәр, яр буендагы куаклык арасыннан, якында гына, хатын-кыз чыелдаган тавыш ишетелде Ул да түгел, агачлар артыннан, коену әсбабларыннан гына озын буйлы, ап-ак тәнле кыз, куучылардан качкан яшь болан кебек, мәйданчыкка атылып килеп чыкты Йөгерү уңаена кычкыра үзе «Ярдәм итегез! Аралагыз'» Кызый спорт киеменнән басып торган Сәетнең куенына ук иңде Артыннан куа килгән аксыл җирән, озын чәчле, таза гәүдәле егет чабып килгән уңайга кызга килеп ябышты. „ Не дури' Тилермә, киттек! Бездән качып котылып булмый. Үзең килдең хәзер кыланасың Соң инде Хәзер үзе килеп җитәчәк Еш-еш сулый-сулый. сөй ләнә-сөйләнә, куучы качкынны үз ягына сөйри Тегесе озын, төз аякларын җиргә терәп карыша, бирешмәскә итә Хокук оешмасы әһеле белән очрашу манзарасыннан арынып җитә алмаган Сәетнең тынгысыз дөньясына, алама кызга (ни өчен алып килгәннәрен белгәнсең), йонлы күкрәкле егеткә ачуы чыга башлады — Нәрсә булды? Яхшылап аңлатыгыз. Табып эченә бәреп керергә кем рөхсәт иткән сезгә? Йолкышлар! Егет, кулларын кыздан ычкындырып, явыз итеп ысылдады. — Абзыкай, селәгәең урынына тешләреңне төкерәсең киләме әллә? Заткнись! Бу хәтлесенә түзеп торырдай кеше түгел иде Сәетҗан. Кызны җәһәт кенә читкәрәк этәреп, ялан аякка киелгән ботинкасы белән егетнең аяк бармакларына басты. Теге аягын тартып алырга ымсынган мәлдә, уң кулының кабыргасы белән муенына сукты. Бәрүе артык каты чыкмады. Хәрбиләр әйтмешли, траектория кечкенә булды. Шулай да кул сугышында башлаучы отышлырак хәлдә була. Дошман муенын саклауга жегәрен сарыф иткән арада, уң аягының очлы тезе белән түбәнге корсагына төртеп өлгерде. Кызны куа килүче урында калса да, авыртуданмы, гарьләнүдәнме, ыңгырашып куйды. Мондый көтелмәгән очрашуларга, сугышка әзерлекле, реакциясе көчле булса да, егет Сәетнең җилкәсенә төртеп алудан уза алмады, сугарга әзерләнгән икенче йодрыгына Сәетнең тән сакчысы Әскәр сикереп өлгерде. Күз ачып йомган арада куллары артка каерылып бәйләнгән йөнтәс орышчы, сусыл күзләрен усал акайтып, комда аунап ята иде. Барысы да тиз, көтелмәгәнчә килеп чыкты. Шунда мантыйк кагыйдәләренә сыймый торган бер хәл булды. Рәхмәтләр укыйсы урынга кыз: «Җибәрегез аны, кабахәтләр, кыйнамагыз, ул минем егетем»,—дип шыр яра башлады. «Ит яхшылык, көт явызлык» шул була торгандыр инде, дип уйлап, Сәет чибәркәй ягына борылса, телсез калып, имәнеп китте. Каршысында, заманында бик якын кешесе Римма кызы Марина басып тора иде. Ул аны зыярәттә, Андрей Северцев белән күргәннән соң очратканы юк иде. Үскән, үзгәргән. Барыбер таныды. — Марина, синме бу? Таныйсыңмы мине? Кыз исем белән дәшкән кеше ягына карашын сирпеде. Керфекләре шап-шап ачылды-ябылды. Уйланып торды. Зиһен дәфтәрен актарды. — Дядя Сайт! Башка сүз әйтә алмады. — Нәрсә булды? Аңлатып бирә аласыңмы? Кызның янына килеп, терсәгеннән алды. Курчак керфекләре аска төште. Җирдә яткан адәм колакларын торгызган иде. — Юк, берни булмады. Җибәрегез безне. Мин мин сезгә соңрак сөйләрмен... Йөзе җансыз. Курку хисе канын сыегайткан, акшар төсе өскә чыккан. Бу «кдтүк» белән биредә сөйләшүдән файда юклыгын аңлады Сәет. — Җибәрегез... Икесен дә. Күрәсең, егетләр паханнары килеп җиткәнче, табигать җимешен үзләре тәмләп карарга уйлаганнардыр. Кызый шөлдерле булып чыккан, тавыш күтәргән, дип фараз кылды Сәет. «Карале син аны. кай арада үсеп өлгергән, инде «кул астына» керерлек кыз булып җиткән» Сәет күзен алалмый Маринадан. Әйтерсең лә, рәссамның могҗизага ия каләменнән төшкән сын янында басып тора. Артык таза да, бетәшкән ябык та түгел. Аягына басып, комнарын каккалап, ялгыш тозакка килеп кергән җанвардай акаеп карап торган егетнең халәтен Сәет аңлый. Мондый табигать бизәгеннән үз ирегең белән баш тарту ахмаклык булыр иде. Озын, төз гәүдә, төклетураныкыдай нечкә бил, торнаныкы мәеле, йөгереп китәргә торган озын аяклар, алга чыгып, тырпаеп торган күкрәк, килешле арт— барысы да мәхәббәт өчен өлгергән җимешләр. Озын нечкә муены аккошны хәтерләтә. Алтынсыман, тыңламас чәчләрен артка бәйләп куйган. Озын керфекләре ясалма тарттырган төсле өскә күтәрелеп тора. Шулай да табигать-анабыз ифрат гакыллы шул. Бар шөһрәтен, мөмкинлеген бер затта күргәзмә кылырга ашыкмый. Барча балаларына нигъмәтен тигезләп бүлеп бирергә тырыша. Татар белән яһүди каннары кушылуы җимеше Маринага рухи ягымлылык җитешми кебек. Артык нечкә иреннәре озынча түгәрәк йөзенә килешеп бетми. Күзләре сукыр кешеләрнекедәй бер урында катып калгандай. Кыскасы, кыз, Сакманов фикеренчә, әкияти матурлыгы белән әнә шул катып калган рәсемне хәтерләтә. Сәет аны кечкенәдән белә, башыннан сыйпап үстерде диярлек. Ул аның акылына, таң калдыргыч матурлыгына сокланып, бәхет теләп яшәгәнен хәтерли Әнисе Римма кызының талчыбыгыдай төз, ак каендай сылу булып үсүен бер дә хупламый иде. «Хатын-кыз артык матур булырга тиеш түгел. Чөнки андыйларны ир-ат хатынлыкка алырга, өенә алып кайтып, түренә утыртырга ашыкмый, тәти уенчык кебек кенә кабул итә: шаяра, хисләнә, вата, оныта.. Тормыш алып барыр өченгә урта кул хатын-кыз кулайрак. Ул өй җиһазлары кебек иренең үзенеке генә була. Чибәрләрнең бәхетле шәхси тормыш белән яшәгәне сирәк. Маринам бәхетсез булачак Матурлык белән бәхетле гаилә—сыеша алмыйлар, үзара дошманнар ук булмаса да. алар пәкенең ике ягы». Римманың сүзләре аклана түгелме соң? Бала ата-ана тигез гаиләдә үсәргә тиеш. Марина бер дә җилбәзәк кыз — миләүшә чәчәге булырга охшамаган иде. Матур гөлне кырау тиз ала диләр шул. Ничек ул унбиш-уналты яшендә «тәп-ләп» әтрәк-әләмнәре кулына төшкән? Бәлки, куркыту, өркетү, янау алымнары нәтиҗәседер шул хәлгә калуы? Табигый дәрте, һәлакәтле хисси холкы шул юлга алып кергәнме Римма кызын? Бәлки, Сәет җенси мөнәсәбәтләргә искечәрәк карый торгандыр? Кызый матди яктан кыен яшәп, чарасызлыктан шул юлга тәгәрәгәнме? Әнисе янып үлгәннән соң, Сакманов Марина турында еш уйланды. Нарасый ятимә каршында үзен күпмедер күләмдә гаепле сизде Мәгәр адәм баласы—сәер зат. Намус, вөҗдан, бурыч кебек кулга тотып, капшап карап булмый торган нисби нәмәстәкәйләр күңелен кымтырыклый башласа, ул шунда ук үзен пакьләү, «чистарыну» юлларын эзли башлый. Әмәлен таба тәки: «Маринаның сау-исән әтисе бар Нигә кеше өлешенә керәсең, кайгыртсын кызы турында ата кеше Бу фани дөньяда син соңгы гуманист дәрәҗәсенә төшеп. Лев Толстойлар кебек кыланмакчы буласыңмы? Качып котылыр урын табарсыңмы соңыннан? Ә үз кызын турында ихластан кайгыртканың, акча күчереп торудан, институтка укырга керергә булышудан уза алганың бармы, абзыкай? Бәлки, ул да Уфа мафиясенең җенси азгынлыгын канәгатьләндерү корбаныдыр9 Булмас димә Дөнья бу». Кеше күңеле — мәңгелек табышмак Ул язмышын тирән аң типкеле белән сизенеп, борчылып яши. Берәүне төшендә күрсәң, аның белән гамәлдә, басмада сөзешкән тәкәләр төсле, очрашып куюың ихтимал Еш кына нәкъ шулай була да. Икенче бер затны очратасын килсә дә таба алмыйча интегәсең, аннары инде танымый да башлыйсын Кыскасы бу көтелмәгән «күрешү» Сәеткә авыр, үкенечле тәэсир ясады Хәзер Марина өчен сугышып, бәхәсләшеп яту җитди булмас иде. Шәхси насыйбына күнеккән, язмышына ризалашкан бугай кызый Болаи гына тәртәгә тибүе. Әтәчтән качкан, ирләргә тезен ачкан Сакманов кесәсеннән визит картасын алып. Маринага сузды __ Кирәк тапсаң, шалтырат. Мин сиңа ят кеше түгел. Күзе белән артларыннан озатып калды да: __ Стаканны тутырып салыгыз,—дигән әмер бирде Күңелендәге моңны, күзләрендә үтеп киткән яшьлек чаткыларын аракы да баса алмады.. Бу сынау соңгысы булмаган икән. lllvn коннарда үк урын алган дәхи бер вакыйга, кара көннең кара күзе мәете йөрәгендә каллы. Сакманов ир-ат хурлыгының ачысын на төчесен берьюлы татыды. Зөлфиясен күмгәннән соң, ул шактый вакыт хатын-кыз затын җанына, тәненә якын җибәрмәде, аларны каршы як җенесе буларак кабул итмәде. Вакыт шәрифләре тән ярасын төзәтсә дә, җан үрсәләнүен җиңә алмый икән. Тынычландыру даруы эчкән, мәҗбүри хезмәттәге хәрби кеби, эленке-салынкы йөри бирде. Җегәре алыш-биреш, ширкәтнең абруен үстерү, дошманнары белән көрәшкә китте. Җитмәсә, көннәрдән бер көнне хатынының якын ахирие Әлфия, мәҗбүри булмаган сөйләшүе белән, ярасы саркып торган канына тоз сибеп алды. Эш бүлмәсенә көпә-кондез килеп керде. Килешле озын гәүдәсен, киң каеш белән тарт- тырмасаң да сылу нечкәлеге хәттин ашкан билен, кеше күзеннән ирләр чалбарында яшерү ихтыяҗы булмаган төз аякларын да үзеннән калдырмаган Матурлык белән акыл идарә итә. Оста шахматчыныкы төсле, һәр адым алдан уйланылып, расланып куелган. Дипломны кесәсенә салып, училищега эшкә урнашканнан соң, Мисхәтне бәхетле итәргә була кызый. «Туй хакында киңәштабыш итәргә кергәндер, егеткә дә дәрвишлек туйдыргандыр»,—дип, фараз кылды Сакманов. — Зөлфия җитми миңа, Сәет Яруллович,—ди-ди сүзен башлады «староста», кара күн тышлы урындыкларның берсен бәхетле итеп, исәнлек турындагы гомуми сүзләрдән соң. Килешле итеп көрсенеп куйды. Бу дәкыйкадә аның ихласлыгын шиккә алырлык кеше табылмас иде олы җиһанда. — Әлфия, миңа болай да кыен, син хет керә-керешкә бәгырьгә тимә инде,— диде бүлмә хуҗасы, бай көз кебек уйчан гына.—Җаным болай да парә-парә телгәләнгән. һәр ниятен, хәрәкәтен, хисен зиһенгә буйсындыру сәләтенә ия, фил сөягедәй тиреле Әлфияне ярты юлда тукгатып була торган түгел иде. Утлы күмерне әрәм итмәс, һич югында самоварын дөрләтер. — Теләсә ни әйтегез, теләсә ни уйлагыз, куып чыгарыгыз, Сәет Яруллович, тик мин сезнең кырыгызда үзгә хатын-кызны күз алдыма китерә алмыйм. Сакманов әүвәл килешкәндәй булып, башын селекте. Шуннан соң гына карышырга җөрьәт итте. — Мине инде шундый карт дип саныйсыңмы? Бернәрсәгә дә сәләтсез... — Юк ла, мине дөрес аңламадыгыз.—диде Әлфия, зур соры күзләрен пошиныкы төсле түгәрәкләп — Калган гомеремне адашкан ялгыз каз кебек, каңгырып уздырырга тиеш дип саныйсыңмы? Үлем түшәгендә кашык белән су салырлык кешең булмаса, бик ямандыр ул? Әлфия, бу кешелексезлек булыр иде миңа карата. — Мин барысын да аңлыйм. Минутлык назыгыз булуы да ихтимал. Сезгә әле чын-чынлап гашыйк булулары да бик мөмкин. Тик сезнең белән башка кешене күз алдыма китерә алмыйм.— дип. үҗәтләнеп, үзсүз- ләнеп кабатланды Әлфиюшка. — Күңелемне сискәндерерлек, йөрәгемне иләс-миләс китерерлек хатын-кыз очраса, беренче сиңа күрсәтермен, Әлфия. Кунакбикә үзенең тирәнгә кереп киткәнен аңлады. Аның ни хакы бар ир уртасы кешегә киңәш биреп, акыл-нәсихәт сатып утырырга. Килүенең максаты үзгә. Йомышыңны үтә дә, ычкын, үзе тәкъдим иткәнче... Йөзенә кызыллык гипте. Сакманов Әлфиянең сүзләрен җитди кабул итте. Борылмалы-сыгылмалы биек кәнәфиеннән кискен күтәрелеп, шүрлектән бер китап алды. — Зөлфия миңа бик күп шагыйрьләрне ачты. Шулар арасында Хәсән Туфан бар. Бер өзек укып күрсәтим әле үзеңә Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң. Миннән башка берәр бүтәнне, Сөй... бары тик Миннән яхшыракны, Сөймә ләкин миннән түбәнне...» тормадылар. Чәйханәдә озак утырмадылар. Аягүрә каһвә эчтеләр дә, урамга чыктылар. Сәет уйланып, тәшвишләнеп калды: ханымны өенә чакыру уе юк иде, ташлап китеп тә булмый. Чибәрлеге, чаялыгы да бар шайтанның — Әйдәгез, кипек,—диде ханым, узып барышлый гына дигәндәй, сизелерсизелмәс кенә, Сәетнең терсәгенә кагылып. — Исемең матур икән,— диде «Игелек» хуҗасы, уенны кабул итеп Күзе ак муенының чәч белән капланмаган өлешендә «кунып» аллы. — Миңа игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәтләр. Сезгә өегезгә бергә кайтырга ярамаса, миңа киттек, зыялы кешеләр болай гына аерылышмый дип ишеткән идем. — Әйдәгез, минем фатирны күреп чыгыйк,—диде Сәет, икеләнүшөбһәләнүләренә нокталы өтер куеп Гомере буенча шундый итагатьле мәрхәмәтлелекне көткәндәй, матур апа бик тиз ризалашты. Өйдәге нигъмәтләрдән бергәләп өстәл әзерләп, шампан шәрабын ачып кәефсихәтне күтәреп, арадагы читсенү сызыгын алгач, Сәет әрсезләнеп китеп, дөнья бизәген тезенә утырпы. муенын иреннәре белән кытыклады. Вакыйганың мондый борылыш алуына ханым каршылык күрсәтмәде, ирнең җилкенсенүен хәерлегә юрап, чишенә үк башлады Бу гамәли шөгылен зур осталык белән, тиешле югарылыкта үтәвенә игътибар итте хуҗа. Ашыкмыйча, тәҗрибәсез яшьләр төсле каударланмыйча, үз кадерен белеп кенә кырмызы йон күлмәген салып, урынлык башына >лде. Кырыйлары чиккән, кыска, эчке ефәк кисме тәненә сыланып, шактый алга чыгып торган күкрәген кысып, шәрехләп тора. Анысын тәненнән аерып алырга ашыкмады. Шуннан соңра кунакбикә, реклам рәсемнәрдәге төсле озын нечкә тяпилооен берәм-берәм тобанвк кәнәфи читенә куеп, оеган ачыта кичтән аякларының бар рәвешен күрсотакүрсетә, тыгыз кара оегын, түгәрәк топттк ясап аска шулыра башлады Җитлеккән кабак кебек иомыры аптын уелып кергән билен, бөгелгәч. та,ын ла алгарак авышкан мул күкрәген үзгә йомшак сыйфатларын буялган тыгыз иреннәре бизи Кыр Зеленодол кызы, табигый ки, бу шигырь белән таныш түгел иде. Мәгънәсен аңлады. Аның тәртибенә төрттерү дә бар иде кебек «Әйткән идең...» шигыренең дәвамында. Урысларда «чит монастырьга үз кануннарың белән килмә», дигән акыллы мәкаль яши Телне тыя белергә өйрәнәсе бар. Бүлмәдә бермәлгә тынлык урнашты. Икесенә дә ничектер җайсыз булып кипе. Сәет кунак кызының истәлек-хатирәләрдән башка, үзгә эше барын сизенә. Ике бөртек кайнар яшь агызу өчен бер-береңне борчып йөрү заманасы түгел. Әлфия гозерен тәрәзәгә карап әйпе: — Мин сезне, Сәет Яруллович, туйга чакырырга килгәнием Оялып куйгандай итте — Бик шәп, Әлфия. Кылны кырыкка ярыр чагым булса да, туегызда ахыргача утырырмын, чыгымнарын күтәрешермен. Мисхәт белән синнән дә якын кешеләрем күп түгел минем ...Шул ук кичне Сәет гөнаһ шомлыгына каршы, аяк киемнәре кибетенә сугылды. Ап-ак чәчле, чем кара озын керфекле, шактый килешле гәүдәле ханым аны күптәнге танышыдай елмаеп каршы алды, дөньясын онытып, туфли сайлашты. Аяк киемнәре җитәрлек булса да, итагатьле кибетче теләгенә буйсынып, малын сатып алды, ә үзен кафега дәште Рәсми булмаган чакыру кабул ителде. Хәпа эш сәгате беткәнне дә көтеп-нитеп кәҗәсенеке кебек гаҗәпсенгән күзләре ятакта, чишенмичә үзен күзәтеп яткан ир ягында. Тәне белән мактанырга хакы бар иде сатучы ханымның. Үзенә карату, ул гына да түгел, буйсындыру, кыздыру, җенси котырту алымнарын яхшы белүен яшерми. Сирәк ир-ат баш тартыр иде мондый табигать бизәгеннән. Сәет белән шул мизгелдә әллә ни булды. Бөтен барлыгы, җаны, тәне илә бүген бу чибәр фахишә белән йоклый алмасын, үзен көчләргә кирәк түгеллекне аңлады. Әлфия белән булган сөйләшү дә кышның зәһәр җиледәй сөягендә утыра. Теләсә кайсы итәк астына чуму көненә калдыңмы, абзый? Туфан шигырен исеңә төшер! Үзенә игътибарны алмыйча, мыштым гына чишенеп, юрган астына иркә песи баласыдай чума белгән Зөлфиясе сихерләдеме, әллә ханымның юха еландай боргалануларын, үтә профессионал кыланышларын кабул итә алмадымы, ул хәтлесен шайтан белсен, тик хуҗаның уяна башлаган дәрте җилгә тарган шәм кебек сүнде, сүрелде, шиңде. — Хәзер киен,—диде Сәет кырыс кына, ятагыннан күтәрелә-күтә- релә. Мондый борылышның сәбәбеннән, ирнең рухи-мәгънәви халәтеннән хәбәрдар булмаган ханым, бу сүзләрне үзенчә аңлады. — Күлмәкне генә кисәм, җитәрме? Үзең чишендерергә яратасыңмы? Теге, анекдоттагы грузин кебек. — Ниткән грузин ул тагын? — Ханым үзе чишенгәч, грузин карап торган да, әйткән ди: «адивайся и супритивляйся». Сәет мәзәк кабул итәрлек, шаярып утырырлык хәлдә түгел иде. — Мин бернинди грузинны да белмим. Чагыштыруың өчен барыбер рәхмәт... Үзен аңламаганга ачуы күкерттәй кабынса да, ир үзенең тупас, дорфа кыланырга хакы юклыгын бәяләрлек хәлдә иде. «Ханымның ни гаебе бар. Эссе мунча тактасыннан бүселеп чыккан нарат чәередәй үзең бәйләндең, өеңә алып кайтып, шәраб эчердең. Ул үзе аңлаганча, алар мохитендә кабул ителгәнчә, сиңа ярарга тырыша». Хуҗа аягына басты. — Сеңелем, гафу ит, шулай килеп чыкты Син миңа ошыйсың, һәммә җирең килгән. Тик мин бүген туарыла алмыйм. Хәзер генә исемә төште: нәкъ менә сәгать тугызга башка кешене чакырган идем. Хәзер килеп керергә тиеш. Склероз... Сакмановның ялганы җылытылган кичәге аш кебек тәмсез килеп чыкса да, кара күлмәк өстенә яткан ак җеп булса да, ханым озын муенга утыртылган ак башын аңлагандай итеп какты. Тавыш, җәнҗал күтәрергә исәбе юк иде. Ир ягына борылып карамыйча, мышный-мышный киенде. Шундый гүзәл тәннән баш тарткан иргә ачуы килү табигый иде. — Озата чыкмасам үпкәләмәссеңме?—диде ир, кирәкмәгән эш кылып тотылган, гаепле кешедәй. — Миннән матуррак, яшьрәк хатынны көтәм дисең ич,—ди-ди, хатын көзге каршында кәттәләнә башлады. Юри озак маташты. Иркенләп бизәнде. Хатын-кыз бурычлы калмас. — Син бик чибәр, Люда,—дип, сүз катырга кирәк тапты хуҗа, киеренке тынлыкны кисеп. — Минем әти-әни кушкан исемем Лида. Күптән түгел генә исемемне мактап килгән идегез. Ярый инде, сезгә ошагач, шулай атагыз,—диде кунакбикә, олы көзге каршында гәүдәсен уйнатыл. Комодтан бер уч акча алып, санап карап та тормастан, Лидага сузды. Оят иде аңа барыбер. — Алыгыз, юлга кирәк булыр. Чит ил акчасы янымда юк. Ханым өр-яңа кәгазь тамгаларны учына йомарлады. Ул да хирыслык күрсәтеп, чутлап маташмады. Тир түгеп алган хезмәт хакы түгел. — Мин валютный түгел, абзыкай. Монысы да бата ИК ^ үпләР “итеккән серле йозакларны үзе ачып, таш мәйданга аяк оаскач, оорылып, соңгы сүзен әйтте: «Врачка күренгәч, кирәк булсам, эзләп табарсыз. Кая эшләгәнне беләсез. Сезнең ярдәмчегез, мәрхүм Фердинанд, хатын-кызны болай гына ычкындырмый торган иде. Чао, Сәет Яруллович». Ханымның әйткәннәреннән тораташ булып, телен йотып катып калган Сакмановның колагына тимер үкчә тавышы инде «Дың-дың, тыктык...» Әйтерсең лә, тукран туң агачны томшыгы белән тишә Тавышы бәгырьгә килеп кадала. Иа хода, җир шары һаман-һаман бер үк кояш тирәсендә әйләнә. Адәм баласы да... «Игелек» хуҗасы ширкәтенең исемен аклады. Әлфия белән Мисхәт- нең шатлыкларын уртаклашып, туйда катнашты Икесенә дә җылы туннар бүләк итте. Әлфия бүген ак күлмәктән, Голливуд артисткаларын бусагадан бәреп егарлык матур иде. Сакманов туйда иң кадерле миһман Матди киләчәкләре кемнән торганын чамалый хәйләкәр кызый, Сәет янына йөгереп килергә дә вакытын таба. — Пар сандугачлардай гөрләшеп, бөтен дөньяны көнләштереп, озын- озак яшәгез,— диде Сәет, теленә килгән купшы сүзләргә гаҗәпләнеп. Әлфиянең алсу яңагына иреннәрен тидерү рухын күтәреп җибәрде, бугай. Пи әйтсәң дә, самими, табигый гүзәллек каршында адәм баласы көчсез. Матурлык яшәгәндә кешелек юкка чыга алмый Бит очының икенче ягын үбәргә куйган Әлфия тәүфыйклы песи булып кыйлануны кирәк тапмады. — Анысы миннән торачак, Сәет Яруллович. Шул арада яннарына ак күлмәген муенына бизәкле ефәк тасма белән ныгытып куйган бәхетле Мисхәт килеп җитте. — Әлфия, башка кунакларны да онытма! — Көнләшәсеңме әллә, абзыкай? Сәхнәгә кабат чакырылган артист мәеле, Мисхәг озын кулын күкрәгенә куйды. — Сезнең өчен җаным жәл түгел, Сәет Яруллович. — Ә Әлфия? — Ул башка, ул җанымнан да кадерлерәк' — Карунның да каруны инде үзең, Мисхәт,—дип егетнең кулын кысты.— Безнең заманда җанның поты бер тиен торганны беләсең дип уйлыйм. Кешенең дә... Син моны аңларсың! Соңрак 6 нсанлыкка яз, яшьлек, иртәнге сафлык хакында беренче хәбәрне И иңдергән умырзая чәчәгенең гомере тарих өчен бер мизгел генә булса да. аның исемен йөртүче ресторандагы вакыйганың кайтавазы шактый озакка сузыла. Тишекле гәңкә җирдә ятмас Җаваплы даирәләр хәлне куерталар, башка җинаятьләр белән бәйлиләр Салих Гаяровның бү хактагы тәфсилле сөйләмен —лаф оруын Сакманов яхшы хәтерли Барысы да күз алдында. Үзе катнашканнан да болайрак йөрәгендә калды Полковникның болытларны ясалма куерта белүен кире чигергән очракта да өч дусның хәлләре шактый хөртиләнеп китәргә мөмкин иде Салих дәдәләре булмаса. Ут нәгьрәсен, Александр Матросовлар кебек, күкрәге белән ул каплап тормаса Икенче көнне үк Гаяровка ашыгыч эшләр бүлегеннән «Умырзаямдагы хәләхвәлләр турында белешмә кертәләр Ул алдындагы кәгазьләрне ваемсыз гына караган була, хокукый хакы булса да, бу фәтва белән кызыксынган кеше икәнлеген сиздермәскә, чыраенда битарафлык саклаша тырыша өстәмә хәбәрләр таләп итәргә ашыкмый Сакланганны үзем саклармын, дигән тәңребез Шашкын күзле чибәр егет җан тәслим кылган булып чыкты. Ифрат оста мәргән кулына эләккән, бичара. Ике кургашның берсе йөрәккә кергән, икенчесе корсакны сайлаган. Пуляларны тапканнар, нинди коралдан чыкканнарын ачыклаганнар. Сакма- новка ыргытылган хәнҗәр юкка чыккан. Сәет тәкъдим иткәнчә, җинаять кылынган, кеше каны аккан урынга, ягъни кунаккунак уйнаган җиргә барып, таныклыгын күрсәтеп, үзе тик- шерү-сорау алып йөрү юлыннан ул баш тартты. Җиде кат үлчәп, алдын- артын уйлап эш итәргә булды. Ашыгу, кабалану борча тотканда гына бата. Бераз тынычланып, күңелен тупсага утырткач, иң әүвәл, үз бүлегенең турыдан-туры җитәкчесе—министр урынбасары янына кереп китте. Чыраена хәсрәтле-кайгыртулы төсмер чыгарып: «Әскәр Әлмиевич, кичә күңелсез хәл булды әле, «Умырзая» ресторанының хуҗасы Ленар Динмухаметовны атып үтергәннәр, кичке сәгать алтыларда»,—дигән белдерү ясады. — Ул шәхси ресторанмени?—дип сораган булды урынбасар кәнәфиенә җайлабрак утырып. Бу җинаять турында ул инде хәбәрдар иде. Министрның хуҗалар яныннан кайтып җитүен генә көтеп утыра. Яңалыкны аның авызыннан ишетергә тиеш. Салих төлкенең атасы. — Шундый икән шул! Мин дә бүген генә белдем әле. — Анда ризыкны бик яхшы әзерлиләр, балык ашлары төрледән, диләр. Дөресме икән? Гаяров канның чәнчи бармагыннан миенә, күзенә күтәрелүен тойды. «Безнең кичә шунда типтергәнне белә микәнни? Тикшереп каравы гынамы? Әллә дөресен сөйләп бирергәме» дигән, шайтани фикер дә узды башыннан. «Юктыр, эч пошканнан гына сөйләнүедер? Бәлки, коткы салуыдыр? Җебеп төшәргә ярамый. Юкса, бетте баш, калды муен тырпаеп. Синең башсыз муеның берәүгә дә, хәтта хатыныңа да кирәк булмас». — Бер дә ишеткәнем юк,—дип мыгырданды да, тавышына саф йөрәгеннән чыккан күтәренке-рәсмилек рухы өстәп.— Бу эшне алып баруны үземә тапшырсагыз, кызыксынырмын. Бәлки, ашатып та чыгарырлар. — Син анысын булдырырсың. Катыйлны эзлисе урынга, шунда ашап-эчеп ятырсың бер-ике атна. Син корсагыңның күңелен күргән арада үтерүче Гарәп Әмирлегенә барып җитәр Урынбасарның шаян төрттерү алымына күчүен Салих хуплады, яхшыга юрады. Җил-давыл читләтеп үтте дигән сүз иде бу. Димәк, ул артыгын белми. Ирлек сыйфатлары гәүдәсенә, йөзенә чыгып торган, почмаклары текә иякле Гаяровны ярата иде Әлмиев. Абыйлары белән дус, әшнә яшәде, ярдәм итешеп үстеләр. Хәзер алар нәселен сәхнәдән кысрыклап чыгардылар дип кенә энеләренә мөнәсәбәтне үзгәртү кешелекле булмас иде. Дөнья күләсә, бер әйләнә, бер баса. Үзен лаеклы ялга озатсалар, кирәк булыр әле. Бик күпләр түрәлекләрен мәңгелеккә санап, киләчәкләре турында уйламыйча, харап булалар. Бакчасына ашлама, тирес илтергә машина сорарга түгел, зурлап күмәргә дә дус-ише калмаган кәкре сыйракларны күп белә. Бурыч алып, дуслыкны югалтма, бурыч биреп, дошманны арттырма. Бүлмәдәге тынлыкны Салих үз файдасына борырга булды. — Министрга үзем кереп доложить итимме? Урынбасар уй дәрьясыннан арынып, юан бармагын пистолет көпшәседәй ясап, өскә күтәрде. — Урысларда атаңнан алдан утка кермә, дигән әйтем бар. Дөресен әйткәндә, Гаяровның министр алдында басып торырга теләге зурдан түгел иде. Болай гына әйтүе. — Яңалыклар булса, миңа хәбәр ит. Кемнәр гаепле дип уйлыйсың? Министр урынбасары озынча бүлмә буйлап йөренеп алды. Олы гәүдәнең авырлыгын өстенә алган паркет идән салкын кар төсле ыңгырашып куйды. яхшырак», дип, ул салмыш ханымнарның күңеленә үтеп кергәнен кочаклашып биергә чакыра. Тегесе разый була, ак кайнар кулын җилкәсенә, түшен күкрәгенә сала. Куллары йомшак, күкрәге мул, теле тутый кошныкыдай татлы. Гаяровның танцы сүзенең килеп чыгышы, нәсел-нәсәбе буенча татарныкы дип, Сәетнең башын катырганы бар иде «Тансы — тансыктан алынган. Ягъни син кочаклашып биергә, парлап селкенергә үзеңә тансык кешене чакырасың». Гәүдәсе тулы булса да. җиңел хәрәкәтле иде ак чәчле, ак тәнле, ачык җилкәле «тансыгы» Гаяров кебек каракучкыл тәнле, «җитди» яңаклы ирләр ак ханымнарга тартылучан була. Кавказ мәмләкәтләренең Рәсәй чабуына ябышып ятуының төбендә, базар, сатуалу мәнфәгатьләреннән тыш, менә шул төрле яссылыкларның үзара гамәли-җенси тартылуы да әһәмияткә иядер әле, тикшереп баксаң. Кыскасы, хатын таза бәдәнле, үзен ышанычлы тотучы, аксыл-соры килешле кәстүмле ирнең чакыруын бик теләп кабул игге, бераздан, кулларын ялгышып кына җилкәдән муенга күчерде Дәртле көй күңел тәсбихләрен урынына утырта, дөнья мәшәкатьләрен, иртәгә туачак кайгы-хәсрәтләрне оныттыра, ипләп кенә сөйләшергә, аңлашырга җай тудыра. , „ .. _ — Бик тәмләп, тормышның кадерен белеп гуляит итәсез. Менә без, өч җитлеккән буйдак, сезгә карап сокланып, арагызда утыра алмауга көнләшеп яшибез,—дип, ханымның үтә күренмәле ак колагына җим сала башлады мут ир. „ , , Җәтмәләргә күп эләгеп тә, исән калган хәйләкәр балык булып чыга ханым Җебетелгән борчакны йота, кармакны төкерә _ Кызык! Дүртегез дә өйләнмәгән яшь егетләрмени? _ Шулай килеп чыкты инде. Гомергә буйдаклар булып калырга карар чыгардык. __ Хатыны янында утырып, җиңеннән тартып тормаганда, ирләр гел ялгыз дүдәкләр булып чыга түгелме’’ Гадәти*разборСҢ б еР~беР сеынән Үч алуы, байлык бүлешүе дип уйлыйм. Син дә, Җәүдәт Габдуллович кебек, бар нәрсәне мафиягә сыларга торасың. Ьу иң җиңел юл Очраклылык, ялгыш ату, көнчелек, бурыч түләмәү, хатын-кыз бүлешү кебек нәрсәләр бар бит әле. Мәсьәләгә киңрәк карарга, колачлырак уйларга өйрәнергә кирәк.—дип, идән такталарының җылавына игътибар итмичә, «яшь буынга» әхлак-әдәп кагыйдәләрен кызганмыйча өләшүен дәвам итте Әлмиев Чынында исә. бу «юеш эш»тә заманында Җәүдәт Габдуллович кулга алырга рөхсәт сорап кергән әһелләрнең катнашы булуында бер грамм шше дә юк иде Министр урынбасары яныннан чыккач, Гаяров үз бүлмәсенә күтәрелмәде, халык хәтеренә «черек күл» яманаты белән кереп калган бакчага төште. Үзе генә каласы килүе табигый, полковникка тынычлану, уйлану өчен вакыт кирәк иде. «Рестораннан алдан чыгып китеп дөрес эшләнгән, прәметеки ак сакаллы карт бульшган. Тегене Ваһаповның тән сакчысы чәпәгән булырга охшый. Хәнҗәрне дә үзе белән алырга өлгергән булса кирәк. Кухня работниклары алып яшергән булуы да ихтимал. Наганын шунда ташлап калдырган булса, ресторан хезмәткәрләренә сылап булыр иде. Юк, үтерү һөнәрен сайлаган адәм беркайчан да коралына хыянәт итмәс. Ул аңа, язучының яраткан каләмедәй, газиз була. Бит әле коралда бармак эзләре калу, аны номеры буенча эзләү ихтималы турында онытырга ярамый». Гадәтенчә, үзен тайгак юлга сөйрәп керткән Ваһапов белән Сак- мановны туйганчы, читтән торып «дөмбәсләгәннән» соң, полковник үз-үзенә тәнкыйть белән карау кимәленә күтәрелә. Йөрәгенә шик-шөбһә, шөлләү үтә. Убырның күзе күрмәсә дә, күңеле тоя. Яшерен-батырын түгел, хаталанды. «Чит суда ят көймә белән йөзү Салих сүзне җайсызрак башлап җибәрүенә үкенә, фикер җебен үзгәрәк юлга чыгарырга тырыша. — Туган көнне билгеләп ятасызмы? Бик килештереп, шартын китереп утырасыз. Сезнеке түгелме? Хатын Салихның әрсез күзләренә, эре тарттырган арыш оныннан пешерелгән коймактай тупасрак иреннәренә, яңакларына зәңгәр күзләренең яктысын сирпи дә, янә туры җаваптан кача. — Сез әллә милициядә эшлисезме? — Яхшы сорау. Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? — Сорауларыгыз допроска тартым: каян, кая, ник, ни өчен? — Адәм белән Хава да шулай танышканнар дип язалар Аларны күргәннәр күптәннән үлеп беткән булса да, шул әкияткә ышанасы килә. Кешеләр, хайваннардан аермалы буларак, сөйләшеп таныша. Шуңар да үземне артык гөнаһлы санамыйм. Җавап бирәсегез килмәсә, көчләү юк, гафу итегез. Ханым үпкәләргә җыенмаган, үзе дә ачыкламыш сөальләрне ярата икән. — Үзегез нәрсә белән шөгыльләнәсез, дәүләт сере булмаса? Игътибар итегез, мин кая эшлисез дип сорамыйм — Азрак эшләп, күбрәк ләззәт алу турында хыялланып яшәүче бәхетсез бәндәләрнең берсе инде мин. — Дусларыгыз да шундыйлармы?—дип, белешергә булды ханым, Салихның гәүдәсен үзенә тартуына катгый карышмыйча. — Без гамәли шөгыль төрләрен туктаусыз үзгәртеп яшәргә тырышабыз. — Аңлашыла. Сез беркая да эшләмәсәгез дә рәхәт яши беләсез,— дигән нәтиҗә ясады ак фәрештә. — Тормыш ләззәтләреннән баш тартмасак та, без алай ук яши алмыйбыз шул. Йә вакыты җитми, йә башка ягы килеп чыга. Бүген дә әле сезнең биредә ял итүегез турындагы хәбәрне саескан китереп җиткергәч, кырык эшне ташлап кырык якка, бирегә йөгердек. Ярый әле көе озын булды. Рәхәтләнеп сөйләшергә, аңлашырга мөмкинлек бирде. — Сезгә төрттерүем түгел иде. Зинһар үпкәләмәгез! Холкым шундый инде. — Ирләрнең күз явын алырлык чибәр кыз-хатынга барысы да гафу ителә. Салихның тупас кочагында үзен өендәгечә яхшы хис итә башлаган ак тәнле, ак чәчле җан иясе чытлыкланырга булды. — Мин үземне матур дип санамыйм. Карагыз әле безнең кызларга, нинди гүзәлләре бар араларында. Ханым пумаладай чәчле башын мәҗлес гөрләгән якка борды, озынча муенының җилкәгә килеп тоташкан борылышы Салихның кытыршы ирененә якынлашты. Акыллы уйлап өлгергәнче, тиле эшен бетерер дигәндәй, полковник бәйдән ычкынган комсыз авызын ак тәнгә батырды. Кайнар сихәтлек бөтен тәненә йөгерде. Ханым эреп, җебеп төшмәде. Кискен хәрәкәт белән муенын, иңбашын бәйләнчек ир тозагыннан азат итүне хәерлегә санады. Тынсыз калып, зәңгәр күзләрен Салихка текәде. Бер мәлгә Салих үзе дә югалып калды. Хата үтергеч булмаса да күңелсезлек тудырырлык иде. Әмма дә ләкин каршы як хәзерлекле булып чыкты. Ханымның: «фу, какой нахал»,— дип әрләве, әрсез ирнең гамәлен хуплауга тиң иде. Полковникның эченә җылы керде, теленә җорлыгы кайтты. Мафиозник Сакманов бит аны Шаяров дип йөртә. Юкка түгелдер. — Бер дә борчылмагыз, мин үпкән төшкә чуан чыкмый. Шифалы Эчендә шәраб кайнаган ханым җитдилек буразнасын ахыргача алып чыга алмады, авызын турсайтырга җыенган җиреннән, кычкырып көлеп 48 җибәрде Гаяровның карасу йөзе хатынның күзләреннән иңгән зәңгәр нурлар көлтәсе эчендә калды. — Без киләчәктә очрашырга тиеш. Язган булса,—диде ханым басылып, тыйнакланып китеп. — Яздырабыз аны,—дип, вәгъдәдән калмады полковник.— Исемегезне дә ишетү бәхетенә ирешеп булмасмы икән? — Сез күпне телисез, иптәш кем... Теге кыланышыгыз өчен гафу ит, исемфамилияне чыгарып сал. Музыка күптәннән туктап, биючеләр һаман кочаклашып басып торалар икән. Ханым аңына килеп, «Любовь Сергеевна булам мин»,— дип урынына ашыкты. Мәҗлестәшләре аны кул чабып каршы алдылар Олы орыштан җиңеп кайткан батырша диярсең. 7 акмановның нык зиһене истәлек-хатирәләрнс кайтара торды. Энесенә караганнары иң авырлары иде. Баскычта бер дә юкка тукмалганнан соң, беренче мәлне, кызулык белән, авыртуны артык сизмәсә дә алдагы көннәрдә Рафаэль үзен начар хис итә. Тәне кызыша, кабырга-янтаулары әрни, оча сөягенә чаклы сызлый. Гарьләнүдән җаны тетрәнә Татарның баш каласында шулай каршы алсыннар әле үзеңне? Урамда очратсаң да котың алынырлык «гориллалар» тиктомалдан изеп ташласыннар инде. Ватаны каршында берәр гаебе булса рәнҗемәс тә иде. Дөреслек эзләп, ата-бабасының тарихи җиренә аяк басты кеше һәм шундый «дәрәҗәдә» кабул итү... Сәет эштән кайтканда, энесе чалкан яткан килеш, мишәрең әйтмешли, паталокка багып, тынсыз-өнсез, авыр уйлар дәрьясында йозә иде. Сакманов аның халәти рухиясен аңлады. — Рафаэль, әллә чынлап та чирләп киттеңме? Кай жирен авырта? — Үпкә күңелне кимерә, абый. Ата-баба туып-үскән, изге, газиз туфрагыма кайттым. Кунакчыллыкның югары үрнәгенә кабул ителдем. Патшалар авы оештырдыгыз. Сәет үзен бу очракта хаклы санаса да, магаданлының рәнҗеп-сызланып бимазалануын гафу итә. Ана беркадәр оят. — Вакыты шундый матавык, энекәш Аннан килеп, гуганнар берберсең танып белергә тиешләр. Аяз көнне яуган боз шикелле килеп төштең. — Син, абый, укыган кеше. Әйт әле? Нәрсә ул ялган9 Нәрсә ул чын? Минем өчен чеп-чи ялган, кем өчендер чын булырга мөмкин түгелме? — Бу фәлсәфи сорау, аңа җавапны бик күп акыл ияләре эзләп тә, берсенең дә канәгатьләндерерлек аңлатма бирә алганы юк,—диде «Игелек» хуҗасы, мондый фикри борылыштан беркадәр сагаеп калып «Башына катырак тондырмадылармы икән, теге мөртәтләр» — Шундый гади сорауга да җавап тапма имеш? Адәм көлкесе. Минем йорәгсм буш. Мин берәүне дә яратмыйм Кешелекне дә күрә алмыйм, абый. _ «Егетнең башына катырак эләктергәннәр, бугай, шайтан тояклары. Ычкынмасын тагын Миңа шул гына җитмәгән»,—дип янәдән уйлап алды Сәет __ Каян килә сиңа шундый күңелсез уйлар Син әле яшь Гомерең алда Ә менә табигатьнең таҗы —кешене күрә алмавыңны аңламыйм Рафаэль урынына торып утырды. — Адәм баласы бик ямьсез бит Эт. дуңгыз аңа караганда матуррак Алар — дүрт аяклы Эт — йорт саклый, дуңгыз —тәмле ит. ветчина, сало бирә Ә кеше? Аңардан ни файда? С — Алай ук шаяртма инде, Рафаэль, мондый көфер сүзләреңне Алла ишетсә, үпкәләр. — Үзем өчен мин үзем Алла. Дөресе, мин ялгызлык, серле дөнья Алласы. Олы галәмдә мин үземне барысы тарафыннан да ташланган, кирәксез бер җанлы йомычка кебек сизәм. Сакманов дини кеше булып, ислам тәгълиматына сукырларча табыи- маса да, тәңре белән бил алышуны, аңа тел-теш тидерүне хупламый иде. Инсан кемгәдер, нәрсәгәдер ышанырга тиеш. Халыкка, җәмгыятькә, хәтта гаиләләренә сукыр бер тиенлек файда китермәсәләр дә, үзләрен күкләргә чөеп, болытлар җилкәсенә утыртып куйган фәйләсуфлар, ша- гырьләр турында укыганы бар иде. Ә бу йөнтәс аяклы, ясалма тешле, олы миңле, кыскарак буе һәм яшьрәк булуы белән генә Сәеттән аерылып торган егеткә каян килгән мондый кизәнү, кәперәю, тайчыну Бу фикерләре үз башында туганмы? Башка берәүне кабатлыймы? Каяндыр укып, шуларны үз фикере итеп уч төбенә утыртамы? Барыбер, сәер егет. — Каян килгән сиңа шундый өметсезлек, рухи бушлык... Мондый халәт узып китә ул. Заманында мин дә үземне дөнья үзәгендә торам, һәрнәрсә миңа бәйле, дип уйлый идем. Ачы тормыш дөреслеге бу хыялымны чәлпәрәмә китерде. Төн караңгы... Аның артыннан таң килә. Син ишеткәнсеңдер, минем хатынымны үтерделәр. Балабыз туа алмыйча калды. — Мин мәңге ялгыз, берүзем бу җаһил дөньяда. Тирә-якта караңгылык, бозлык. Кругом ялган, алдау, мин берәүгә дә ышанмыйм. — Горькийның бер каһарманы: «Яхшы кешеләр, ялган акчалар кебек, сирәк очрыйлар»,—дигән. Димәк, алар аз булса да бар. Яхшылыкны күрә, аңлый, көндез чыра, төнлә шәм яндырып булса да, таба белергә кирәк, Рафаэль. Болай яшәп булмый. Шактый озак сөйләшеп утырдылар ул кичне яңа табылган, рухы төшкән, өметсезләнгән, тәмам мәэюсләнгән энесе белән Казан мафиясы башлыкларының берсе, һәр кеше укылмаган роман икән ләбаса. Табигате белән күчешле, какшаучан, тотрыксыз, исәп-хисапсыз тәэсирләр, хисләр дөньясында яшәүче кеше икән Сакмаровларның Магаданда үрчегән нәсел-нәсәбе вәкиле. Андыйлар өчен дөнья ак белән кара төсләрдән, күк белән җирдән, ут белән судан гына тора. Хисси кешеләрнең күңеле әрнүчән, михнәт, җәфа чигүчән, тиз яраланучан була. Ул гомере буенча дөреслеккә юл эзли, әмма кичерешләре артыннан үрелеп баруы сәбәпле, баштан ук дәвамсыз тыкрыкка кереп китә, якыннарына, үзенә кайгы-хәсрәт китерүдән уза алмый Сөйләвенә караганда, Рафаэль урта мәктәпне тәмамлагач, элемтә техникумында укый. Булачак белгечлеген ошатмыйча, аны ташлый Ике елга якын җирле югары уку йортының филология факультетында белем эсти. Хакыйкать эзли. Төпченүчән кешеләрне бер чорда да яратмадылар. Институттан куыла. Ике тапкыр гаиләле булып та караган икән Сәетнең энекәше. Бу тарафтан абыйсын куып җитә язган. Беренче хатыны—казакъ кызы — Рафаэльны ике айдан, сәбәбен аңлатмыйча, ташлап киткән. Хуҗа-бәк утырып җылаудан ары китә алмаган. Икенче хатыны, шул якта туып-үскән Татьяна иренең: «Кешенең җаны үлми», «җимерү—минем хыялым»,— кебек сөйләнүләренә игътибар бирмичә, Сакмаровлар нәселенә чем кара чәчле бер малай, сыек зәңгәр күзле, ап-ак чәчле бер кызый бүләк итеп, «философ» ирен өеннән куып чыгарган. Нәкъ Наполеонча тоткан үзен Рафаэльнең хәләл җефете. Ерак сәхрадагы гаскәренең җиңү хәбәрен алып килгән чапкынчыга нисбәтән ул мондый әмер биргән, диләр: «Мавр үз бурычын үтәде, мавр теге дөньяга китәргә хаклы». Белемсез, фатирсыз, акчасыз Рафаэльның күңел түрендә, чуар йөрәгендә Татарстан тарафларына юл тоту нияте туа. Ерак туганнарыннан ялкынлы чакыру алган сөйкемле сөяк мәеле, тиз генә җыена да. бердән бер байлыгы, өмете—алтын коелмасын кыстырып, олы юлга чыга. Әүвәл әтисенең туган авылына кайтып төшә. «Пәйгамбәрнең иңүен» берәү дә көтмәгән булып чыга. Татарча бөтенләй диярлек сөйләшә алмаган, холкы-фигыле шактый сәер ир авыл җирендә озак яши алмый. Артык якын туганнары калмаган. Сәетнең адресын юллап, бик теләп, «күчтәнәчне» Казан каласына озаталар. Соңрак, авылдан килгән игенче туганы Рафаэльга үз мөһерен сукты. «Сәер бәндә. Таракан кебек яктыдан кача. Гел тыныч почмак эзли. Бер эшнең рәтен белми. Ашавы да әлләкем тегел. Салып бирсәң, эчә. Үзе эзләп йөрми. Бердәнбер яхшы гадәте шул. Туганнар җыелышып киңәштек тә, сиңа җибәрдек. Ачуланма. Шәһәр зур бит, сыяр әле шунда ул гына» Шәһәр зурын зур анысы Сүз дә юк. Мәгәр дөньяның иң олы каласында да һәркемнең яшәү урыны, ятагы булырга тиеш шул ходаның хикмәте. Ничек кенә булмасын, Сәет аның турында кайгыртырга, тормышын сипләп җибәрергә бурычлы дип тапты үзен. Кызганды. Шул хәтлесенә дә игътибар итте Сәет: яшәеш, галәм, йолдызлар, дөреслек һәм гаделсезлек турында сөйләшергә, шәхси фикерен әйтергә яратса да, Рафаэль язмышын каһәрләми, зарланмый, хатыннары хакында да яман сүз ычкындырмый. Бу сыйфатын Сакманов хуплады. Ялгызлыкка омтылуын, гомеренең йомгак очын эзләвен ошатмады. Бозыклык, фәхишлек үзәге, әхлакый череклек оясы — зур шәһәр аның өчен түгел иде. һәр адымда явызлык, һәлакәт саклап торгандай тоела Рафаэльга. Авылда яши алмаган. Сәет килмешәкнең үзе генә белгән куркыныч һәм серле дөньяны тоеп яшәвен сизде. Берәр гасырга иртәрәк йә соңрак, җәмгыятьтә ипле тормыш, тәртип урнашкан, игелекле чорда туарга тиеш иде, нечкә хисле, яралы йөрәкле егет. — Мин кешеләрне үтәли күрәм,—диде Рафаэль бер көнне.— Беренче хатынымның мине яратмаганын, бары тик кызганып кияүгә чыкканын яисә чират уздырасы килгәнен генә белдем. Шуңар да, яратсам да, үземне тәртипсез тоттым, кыландым, тавыш, җәнҗал чыгардым. Үзем күбрәк интектем. Йөрәгем утында, ялгызлыгым ялкынында үзем яндым. Икенче хатыным үзен хәйләкәр, акыллы санады. Кызымның үземнеке түгел икәнен беләм. Кайсы көнне чит-ят ирдән балага узган вакытын санап чыгардым. Үземнеке булмаса да, Ларисаны барсыннан да артык яратам. Тәне миннән түгел, ә җаны миңа якын Мин хәсрәтне, михнәтне олылыйм. Шуның белән мин башкалардан өстен. — Пи өчен татар кызына өйләнмәдең?—дигән сорау бирде Сәет аңа бер кичне. — Безнең якта хатын-кызга кытлык зур. Чибәрләрен шампан шәрабы ванналарында коендырып, алтын-көмеш тагып, яшьли бозып, иртә картайтып бетерәләр. Кыскасы, аларның гомере, умырзая чәчәге белән кыргый суганныкы кебек, бик кыска. Тормыш өчен ярамый алары Магадан ягында туып-үскән, ата-анасы ягыннан татар кызы үзенең милләтен белми, танымый Минемчә, хатын-кызның милләте юк, була да алмый. Табигать аны башка максат белән —кеше нәселен үрчетү өчен яраткан. — һәр халыкның алдынгы, изге хисле, азатлык өчен көрәшче хатын- кызлары бар. Киресенчә, алар милләтнең җаны, көче, киләчәге...—дип, Сәет бирешмәде, карышты Рафаэль кулын гына селтәде «Син әйткәннәре инде хатын-кыз түгел». Әйе, дөньяны аңлавы, фикерләү рәвеше яссылыгыннан бәяләгәндә дә, Сәетнең энекәше сәер, гадәти түгәрәктән төшеп торган кеше иде. Шул ук вакытта аңарда ниндидер эчке көч. ышаныч-таяныч та бар кебек Андый кешеләрнең чынбарлыкны, яшәешне үзанлавы, үз тануы була Кнлешмәүчән, алдашуга бармаучан холыклары болгавыр заманга авыр җайлашса да, алар беркайчан дусларын сатмый Үз фаҗигасенә бикләнә. Үзен каһәрләп өермәләнә. Мәгәр күңеле изге булса да, якыннарына яхшылык эшли алмый, иң раушан нияте дә ахыр йә көлке кабул ителә, йә һәлакәт юлына алып чыга. 8 аяровның ыргылып алга барган тулпарын туктата алырлык көч юк И "* иде кебек дөньяда. Барча хыяллары диярлек гамәлгә ашып бара. «Күлмәктә туган», диләр андыйлар турында. Полковник дәрәҗәсен алу белән бүлек мөдире итеп расланды. Тавык кебек, бөртек чүпләп, вакланып аптыраткан Җәүдидән дә котылды. Пенсиягә озаттылар бахырны. Салих элеккеге шефы Насыров белән эре генә саубуллашты. — Ары-бире кирәк булсам, шалтырат, ярдәм итәрбез,—дип, кулын көймә рәвешле ясап сузды да, алдында яткан кәгазьләргә кадалды. Янәсе, аягүрә басып торучы кешене хөрмәт итсә дә, аның өчен эштән дә мөһим нәрсә юк. Җәүдәт Габдуллович астан, кайнап күтәрелгән сарутын, чүпрәле кабартмадай ачуын төкереге белән йотты да бүлмәдән чыгып китте. Артык аның белән кызыксынучы кеше булмады. Яңа хезмәтенең башында ук үзен ныгытып кую нияте белән, Гаяров бер олы җыелыш уздырып алырга булды. Гамәли-нәзари әзерлекле нотыгы белән «текәләрне» бераз өркетеп алып, бүлектә селкенеп йөрүче кибәк, әрбә, очыкларга үзенең кем икәнен күрсәтеп, ду килеп алу иде якты хыялы. Тик «Умырзая» да аяк астыннан чыккан хәл-әхвәлнең бер кисмәк балга төшкән сыңар кашык дегет булып чыгуы бар иде. Югары менгән саен егылып төшү куркынычы да арта бара икән, шайтан алгыры. «Җинаятьчелеккә каршы көрәшнең чираттагы бурычлары», дип исемләнгән берәгәйле теманы тикшерүгә кул астындагы хезмәткәрләреннән тыш, район милиция бүлекчәләреннән, прокуратура һәм КГБ кебек җаваплы оешмалардан шактый кеше чакыртты. Күбесенә үзе шалтыратып чыкты. Күрсеннәр, тыңласыннар, өйрәнсеннәр, нәтиҗә ясасыннар. Зиһенендә шыткан уйларын ишеткәннәре белән баетып, яшьрәк чакта укыганнары илә тулыландырып, киңәшмәне гомумирәк рухтагы кәлимә белән башлап җибәрде. — Чыгышымны министрыбызның армый-талмый кабатлый торган нигез сүзләреннән башлап җибәрәсем килә: «Без хөкем оешмасы булудан бигрәк, тәрбия һәм ышаныч оешмасы. Халык безгә тулысы белән язмышын тапшыра икән, без бу өметне аклый белергә тиешбез». Бу гыйбарәне бүлмәдә утыручы сөмсез җаннардан өстенлеген күрсәтү өчен, тантаналы, рәсми дулкында кабатлады. Иңендәге яңа йолызлары көч өстәп тора үзенә. — Тормышыбыз ипләнеп бара. Яшәешебез мәгънәле, республикабыз мөстәкыйльлек юлыннан эре адымнар белән алга атлый. Әмма тирә-ягыбызда һаман да җинаятьчелек яши, һаваны агулый, сугыш, ызгыш, үтерешләре була тора. Мәгълүм булганча, сәламәт яшәеш үзеннән-үзе генә килми, организм аның өчен көрәшергә тиеш. Мин туктаусыз бер нәрсә хакында уйланам: кешегә бу чаклы явызлык каян килә? Тумыштанмы, мохиттәнме, әллә тәрбияви алымнарыбыз дөрес түгелме? Шул рухтагы фикерләре белән полковник шактый озак итеп, иренмичә уртаклашты җыелыш әгъзалары белән. Барысы да, шөшле биреп балта алган кешеләрдәй, аны йотлыгып тыңладылар. Тик аңа буйсынмаган прокуратура вәкиленең генә болай да чалыш аскы ирене тагы да аскарак салынды. Аның көлемсерәвең Салих үзенчә юрады: «җинаятьчелек юкка чыкса, синең ни пычагыма кирәгең бар»,—диюе иде әтраф- сызның. Төп чыгышны өч урынбасарының берсенә—Алексей Тимофеевка йөкләгән иде. Артык җаваплы бурычны аңа кушканына соңыннан үкенде. Кардәш милләт вәкиленә үжәтлек, үзсүзлелек хас икәнне белә иде Терсәкне тешләп булмый. Әле генә майор дәрәжәсенә күтәрелгән кеше, йомышына артык җаваплы килеп, тырышып, төпченеп әзерләнгән, җитди җыелышта яңгыравы мәҗбүри булмаган хәл-әхвәлләргә дә тукталган. Карьерага юлны һәркем үзенчә яра. Җинаятьчел төркемнәр арасында өстенлек, байлык өчен сугыш дәвам итә. Үткән атнада гына «Умырзая» ресторанында, аның хуҗасын атып үтерделәр. Үтерүче әлегә тотылмаган, тикшерү алып барыла, шаһитлар җитәрлек Аерым алганда, шул ук көнне, Йошкар-Оладан махсус автобус белән килгән егерме биш хатын-кыз берсенең юбилеен бәйрәм иткәннәр. Берничә сәгатьтән соң, өч, дөресе, дүрт ир почмактагы өстәлне биләгәннәр. Дүртенчесе, күрәсең, йә сакчылары, йә шоферлары булгандыр, ашау-эчүдә катнашмаган. Әлеге кешеләрнең берсе тышкы ишектән чыкканда, тәннән алынган патроннарыннан күренгәнчә, тавышы кысылган чит ил пистолетыннан, әйткәнемчә, ресторан хуҗасы Ленар Днн- мухаметовка аткан. Оператив группа, ашыгыч ярдәм килгәндә, ул үлгән була. Сәбәбе билгесез. Үтерелгән кешенең шәхесе ачыкланды ике ел элек, үз фатирыннан чыкканда, милиционер киемендәге кеше тарафыннан атып үтерелгән Мансур Маулетовның якын туганы булып чыкты. Үтерүчене тапкан, кулга алган идек. Тикшерүне ахырына җиткерә алмадык. Камерасында асылынды. Бәлки, асып үтергәннәрдер. — Читкә китәсез,—дип, шактый кырыс тавыш белән бүлдерде аны полковник.— Көне буе утырырга туры килер. — Мансур Маулетов вафатына бер атна калгач, әлеге ашханәне, киләчәген сизенгәндәй, энесенә яздырган Дөресе, бик арзан бәягә сатып җибәргән. Динмухамеговны шунда тукланган дүрт ир-атның берсе атып үтергән дигән фикерверсия бар. Вакытын төп-төгәл әйтә алам. Пешекче ханым (Алексей Тимофеев алдында яткан кәгазьгә күз ташлап алды), әйе, Альмира Ситдикова милициягә алты туларга ун минут калгач шалтырата. Җиденче ун минутта безнең егетләр тикшерүне башлап җибәрәләр . Бу чаклы ваклап сөйләүнең Гаяров күңеленә хуш килмәве аңлашыла булыр. Ул күн тышлы, биек артлы кәнәфиендә зыр итеп әйләнеп алды Канәгать түгел. Сакманов аңардан: «Тикшерүне сразы үз кулыңа ал, башка берәүне дә якын китермә, дип үтенгән иде. Ә ул замминистр янында коерык болгап чыкты да, тынычланды Монысы да артык тәфсилли. Татарстанда үзгә хәлләр, башка үтереш, талаш, суешлар булмаганмыни? Бу җирән тумранга ирек бирсәң, әллә нәрсәләрне, әллә кемнәрне тартып-йолкып чыгарыр? Фикерләү киңлеге җитешми? Тырнак астыннан кер эзләү, олы вакыйгалардан читләштерә Глобаль фикерләү һәркемгә дә бирелми шул. Шул сыйфаты —ваклыгы өчен Җәүдәт Насыров ярата иде үзен. Аның кешесе бит әле ул. Кысарга кирәк булыр — Альмира Ситдиковадан ике көн буена үзем төпченеп, җентекләп сорау алдым,— дип, төссез, соры тавыш белән дәвам итә Алексей Тимофеев, үзен ниләр көтәсен белмичә — Безнең яшәп килүче кануннар рөхсәт иткән, мөмкин булган, барлык алымнарны кулландым. Бераз икеләнеп торганнан соң өстәп куйды «Йөзе көл төсенә кергәнче селектем. Дөресен әйтеп бетерми хуҗасы турында, хәйләкәр Кыскасы, торгашка. «Бездә тукланган ирләрне шул ук киемнәреннән күрсәм, бәлки, таныр идем, йөзләренә күтәрелеп карамадым. Берсе — иң өлкәне кирәгеннән артык тулы гәүдәле, икесе, бик нечкә булмасалар да, рестораннарда ашап йөрүчеләр өчен шактый төз гәүдәле иделәр Шул чаклысы хәтердә калган». «Артыгын сөйләмәгән, бугай Акылсыз хатынга охшамый Үлгән артыннан китәсе килми. Ашау-эчүдә катнашмаган яугир турында ләм- мим сүз әйтмәве сәер». Үзләрен ашаткан хатынга уңай карашы белән бүлек мөдире ашыгыбрак ташлады. Чәчәкләре артыннан җиләкләре өлгергән икән әле Тимофеев аксыл-саргылт йөзенә канәгать, төче елмаю чыгарыл, полковник Гаяровның киң өстәленә япон диктофонын китереп куйды. — Сит ди кованы язып алдым. Анда әле мин әйтеп бетермәгән өстәмә хәбәрбелешмәләр бар. Мәсәлән ул: «Шул тирәдә, залда булсам да, кем атканын шәйләми калдым. Болар чыгып киткәч, кемдер урамнан йөгереп кереп атып чыкмадымы икән, дигән шигем дә бар»,—ди. Хәзер тыңларга уйласагыз, иптәш полковник, менә шул сырлы төймәгә басыгыз. Кызыклы борылышларга, фаш итүләргә мөкиббән прокуратура вәкиле (милиция бездән күп нәрсәне яшерә дигән фараздан чыгып): «Тыңлап карасак, мәгълүматыбыз тулырак булыр, катмарлы эш күренә, безнең күбебезгә бу үтерү белән шөгыльләнергә туры килмәгәе?»—дип, үҗәтләнде, тыңларга әзерләнде. Тасманы күмәкләшеп тыңлау һич кенә дә Гаяровның ниятенә, теләгенә туры килми иде. Ул аның эчтәлеге белән әүвәл үзе танышырга тиеш. «Әгәренки ханым, кабымлыкка өстәмә рәвештә кара уылдык китерткәненең өстендә фәлән-фәлән төсле кәстүм иде, миңа фәлән-фәлән сүзләр кыстырып утырды»,—дип тә өстәгән булса? Хәлнең хөртиләнеп китүе мөмкин... Салих дулкынлануын басарга тырышып, үзе дә сизмәстән, бармакларын ак шома өстәл кырыена батырды. Бераз хәл тарткач, уң кулын өскәрәк күтәреп, киеренке һаваны кисеп төшергәндәй итте. Йөзе кырысланды, күзенә кан менде. —Хәзер бүленеп тормыйбыз. Алдан докладны тыңлап бетерик, аннан соң, күз күрер. Дәвам итегез, Алексей Фирсович,—диде, соңгы сүзләренә йомшак, дустанә аһәң бирергә тырышып. Хакимият оешмаларында язылмаган канун шундый: кем өлкән— шул хаклы, кем өлкән — шул акыллы. — Так вот! Шартлау тавышы залда паника уята. Чыр-чу, шау-шу куба, чинаш китә, хатыннар дәррәү урыннарыннан күтәрелеп, урамга йөгереп чыгалар, күп уйлап тормастан, көтеп торган автобусларына төялеп, кайтып та китәләр. Исәп-хисап ясап тормыйлар Берәү үлми, икенче көн күрми дигәндәй, директорны күз алларында ату, 3 миллионны кесәдә калдырырга мөмкинлек бирә. Беркатлылар заманасы узды... Тик без компаниенең эзенә төштек. Алдарак әйткәнемчә, Йошкар-Оладан килгән «десант» булып чыкты. — Каян белдегез аларның Йошкар-Оладан икәннәрен? — Менюның бер читенә карандаш белән язылган булып чыкты: «Фәлән шәһәрдән сәгать бергә 25 кешегә өстәл. Туган көн». Заказ ясаган хатынның телефоны да бар. Шунда ук язылган. Аны эзләп таптым. Үзе күргәнне түкми-чәчми сөйләп бирде, анда утырган дүрт ир турында яңарак мәгълүматлар өстәде: «Төсләрен, битләрен төп-төгәл хәтерләмим. Бердән, алар багана артында утырдылар, миннән ерак иделәр. Икенчедән, үземнең туган көнем булгач, кешеләрне шулай еракка алып килгәч, игътибарны кунакларыма бирергә тырыштым Ә менә безнең Любовь Сергеевна исемле чибәр хатыныбызны ирләрнең берсе биюгә чакырды. Озын буйлы, коңгырт чәчле, светлыйрак кәсгүмлесе подруга- бызны күкрәгенә кысып, битен яңагына куеп, шактый озак биеде...» Полковник Гаяров, әлбәттә, инде үз «галиҗәнабләрен» таныды. Тәне эсселесуыклы булып китте, маңгаена, аркасына тир бәреп чыкты. Күпне күргән, чуар йөрәге тартышып куйды. Әйтерсең лә, ул Сират күперен кичеп ята, тәмуг учагының кызыл телләре тәнен ялап-ялап ала. Тормышында иң хәтәр мизгелләрне кичерүе булгандыр аның. Табигый сиземләве, тумыштан килгән саклану йөгәнеше, тәҗрибәсе дилбегәне үз кулына алырга боерды. Җиде биреп алты ала торган вакыты түгел иде. Ситдиковасы да әләкче хатын булып чыккан. Үзен эләктерәсе булыр. — Кызыклы хәл. Ул ханымны эзләп табуыгыз яхшы булган. Ә тегесен? Тавышы киселеп, сизелер-сизелмәс кенә калтыранып чыкты. Тимофеев хуҗасының дулкынлануын яхшыга, үз файдасына юрады. Любовь Сергеевна дигәненең эш, өй адресларын таптым. Тик ул әниләренә, авылга, берничә көнгә утырмага киткән булып чыкты. Бүген, иртәгә кайтырга тиеш. Үзем барырга җыенам. Кыскасы, без үтерүченең яисә үтерүчеләрнең коерыгына басып киләбез. Бәлки, шулар аша башка ачылмый калган җинаятьләрнең дә эзенә төшәрбез. Адәм баласына кыенлык килгәндә, бигрәк тә хәвеф-хәтәр янаганда, аның өстәмә мөмкинлекләре, баш миенең әлегәчә йокымсырап яткан күзәнәкләре уянып, хуҗаларына ярдәмгә килә, диләр. Хак сүз икән. Майор Тимофеев уңышлы гына алып барган тикшерүгә Салих Гаяров икенче, көтелмәгән якган килеп чыкты. — Миндә бер җитди сорау бар, майор. Сез Йошкар-Олада төпчү эшләрен алып баруга хакимият оешмаларыннан рөхсәт алдыгызмы? Әллә партизанщина белән шөгыльләнәсезме? — Без бит берәүне дә кулга алмадык. Шау-шу чыгармыйча, тавыш күтәрмичә генә башлап җибәрдек тикшерүне. Рөхсәт алырга кирәктер дип, уйламадык та,—диде мондый сорауның бирел үенә үк гаҗәпләнеп, сәясәттә бик көчле булмавы, интригалар мәктәбен тулысы белән үтеп җитмәве сәбәпле шөбһәләнеп калган Тимофеев Мондый борылышка ул әзер түгел иде. — Сез, яшьләр, уйлап җиткермисез шул, безне — җитәкчеләрне кыен хәлгә куясыз,— дип, теләктәшләр эзләп, кабинетта утыручыларга күз ташлады Гаяров. — Дөрес сорау. Мари-эль, Татарстан шикелле үк, мөстәкыйль республика. Иик әле без, үзара исәп-хисап ясап, атышып, чәнчешеп йөрүче шакаллар, җинаятьчеләр өчен ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне бозарга, катлауландырырга тиешбез Дөрес юл түгел бу, дип. бернәрсәгә дә исе китмәсә дә, җае чыкканда үзен милләтче итеп күрсәтергә яраткан Казан прокуратурасы вәкиле Әхмәт Мурзин. Бүлек мөдиренең фикер сөрешен һәм ниятен дөрес сиземләп алган. Гаяровның икенче ярдәмчесе Рәхимжанов «Алексей Фирсович, син бу моменты уйлап җиткермәгәнсең! Иртәгә Йошкар-Оладан, Сыктывкардан, Чебоксардан милиция әһелләре килеп төшеп, безнең i ражданнарның өнен ала башласа? Без бит җәза оешмалары гына түгел, бу хакта чыгышының башында министрыбызның сүзләрен дөрес искә гөшерде иптәш полковник, дип, нотыкчыга шелтә белдерүне мәслихәт тапты. Полковник Гаяров үз табышын хуплады, бераз тынычланды, бәйдән ычкына башлаган нервларын тупсага утыртты. — Миңа ике җомһүрият арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлауны үз өстәмә алырга туры килер Ярый әле министрны да, аның замнарын да яхшы беләм. Теге хатыннарның адресларын миңа бирерсез! Әүвәл. хуҗаларыннан рөхсәт алырмын да, үзләреннән вәкилләр ияртеп, тикшерү эшен дәвам иттерермен Хакимият оешмаларында бәхәскә йолдызның эресе нокта куя. Үзен күрсәтеп алу өчен яхшы мөмкинлекнең кулдан ычкына баруын сизенде майор Тимофеев Җитмәсә, кисәтү алды. Табигый ки, аның кәефе кырылды, күтәренке рухы төште, сөмсере коелды __ Сез каршы килмәсәгез,— дип, табигый халәтенә кайткан Гаяров, корыч тавыш белән сүзен ялгап китте, бу пычрак эшне үз өстсмә алырмын. Чөнки операция бик катлаулы, че1ерекле булырга охшый, аның биредә дөрес әйтелгәнчә, башка җинаятьләр белән бәйле булуы мөмкин Ачылмыйча калган яллаулы үтерүләр бар. Җәмәгатьчелек безнең артык акрын кыймылдаудан канәгать түгел,—дип, бүлмәдә утыручыларның барысына да уртак кисәтү ясады да, Тимофеевка баш кагу, каш сикертү белән, фикерен дәвам игәргә рөхсәт бирде Башка бүлектән чакырылган Александр Атнагулов беренче мәсьәләне болай гиз генә ябу белән килешмәде. Дөрес, сүзне ул да Гаяров ягына ялагай ымнан, салпы якка кыстырудан башлады. — Полковникның бу эшкә үзе алынуын хуплыйм. Кулыгыз каты, күзегез үткен! Тик минем майорга бер соравым бар, рөхсәт итсәгез? «Умырзаямдай фаҗига турында хәбәр алынганнан соң, урынга чыккан оператив группаның җитәкчесе кем иде? Ул анда нәрсәләр тапкан? Җа- ваплының үзен тыңларга иде! Салих чыраен сытты. «Мәсьәлә хәл ителгәч, ни пычагыма куертып маташа инде бу мөртәт, сәнәктән көрәк булган нәрсә Авызына чүпрәк тыгып булмый шул. Үзен хәйләкәр дип саный, мине мактаган була. Синең мәдхияңнең бәясе безгә мәгълүм. Бозлыктагы бозау кебек таеп егылганны көтеп кенә йөрисең». — Тәкъдимне яклыйм. Киләсе киңәшмәгә чакырырбыз,—дип вәгъдә бирде Гаяров.—Әйдәле, майор, дәвам ит. — Икенче үлем шулай ук алдан оештырылган. Мафия эше. Олы бизнесмен Сәет Яруллович Сакмановның энесен җәзалап үтергәннәр. Кайсыдыр сорау тондырды: «Сәет Сакмановның туган энесеме?» — Юк, туганнан туганы. Күптән түгел Магаданнан килгән булган. Казанда рәтле-юньле бер җирдә дә төпләнеп эшләмәгән. Аның үле гәүдәсен Коры Елга урманында таптык. Чишендереп, кулларыннан агачка элек куйганнар да, вак калибрлы мылтыктан атыш ярышы оештырганнар. Шактый пуля алынды тәненнән. Автобускамы, чит ил маркалы җиңел машинагамы утыртып алып киткәннәр. Байтак кеше күргән, тик берсе дә тәгаенли алмый. — Беркая да эшләмәгән кеше — «бич» кемгә кирәк булды икән? — Сакмановның «дуслары» тончыктырган аны. Абыйсына үч итеп. Тимофеев сорау-аңлатмаларга игътибар бирмичә, төссез, тигез тавыш белән докладын дәвам итте. Бу юлы аны бүлдермичә тынлап бетерделәр. Гаяров эшлекле кыяфәт белән, кара-кучкыл йөзенә ифрат борчулы төсмер чыгарып, майорны тулыландырды, яклады. — Элек без штатлар җитми, машиналарыбыз иске, коралларыбыз тутыккан дип зарлана идек. Хәзер хөкүмәт безнең бу «бүкәнне» бәреп екты. Шикаять өчен нигез юк. Ә оештырылган җинаятьчелек котыра. Безнең борын төбендә әллә ниләр кыла. — Хокукларыбыз аз. Кулларыбыз бәйле. Кулга алабыз, җитди гаеп куябыз, өч көннән чыгарып җибәрергә мәҗбүр ителәбез,— дигән булды прокуратура вәкиле, фикер алышуда катнашмады дип әйтмәсеннәр өчен генә. — Без дә зарлансак инде. Теләсә нинди машинаны туктатып тенти алабыз. Шикле күренгән кешене судсыз-нисз ябып куя алабыз,—дип, Гаяров мәсьәләгә ачыклык кертергә булды. — Бәлки җинаятьчел төркемнәр үзара сугышып, берсен-берсе кырып ятканда, безгә мыек борып, читтән карал, җыелышлар уздыру хәерлерәктер,—дип, пыскып янган учакка чыбык-чабык ташлауны кирәк тапты шул ук Александр Атнагулов. Бу ярым шаян сүзләрне үзенә төрттерү дип кабул иткән Гаяров кисәтү ясауны кирәк тапты. Бер тапкыр йомшаклык күрсәтсәң, муеныңа менеп утырачаклар. — Мин, иптәш подполковник, сездән мондый бәяне көтмәгән идем Без биредә вакытны заяга уздырып утырабызмыни? Ничаклы файдалы фикер ишеттек, күп нәрсәгә ачыклык керттек. Турыдан-туры Гаяровка буйсынмаган Атнагуловның үз этлеге үзенә җиткән. — Мин каршы түгел. Биредә җылы, тәрәзәдән күренеш матур. —■ һәр кинаянең чиге була,—диде Салих, үзе тегеңә күз кыскан булды.— Нәтиҗә ясыйк. Ачылмаган җинаять эшләрен бүлешеп алабыз. Бер атнадан һәркемнең докладной запискасы әзер булсын Үз өстемә «Умырзаямдагы җинаятьне ачуны алам. Барыгызга да рәхмәт. Бүлмәдә берүзе калып, Салих Гаяров бик озак уйланып утырды. Җыелышка, башыннан узган өермәле вакыйга-хәлләргә бәя бирде Иң әүвәл күңеле тырналды. «Кемсәләр рәхәт күргән өчен ул госел коенырга тиешме? Кемдер аш ашый, кемдер баш кашый түгелме соң? Биредә, абзыкай, үзең гаепле, сазлыкка аңлы рәвештә кереп баттың, монысыннан исән-имин котылсам, дистанцияне тота белер идем. Нишләп үземне шулай битәрлим соң әле! Дуслары, юк, танышлары, аны төшке ашка чакырган, ди Хәзерге демократия заманында, хәтта безгә дә, гомердә бер мәртәбә булса да, иҗтимагый урында тукланырга мөмкиндер бит? Аннан килеп, шәхси рестораннарның ни мәтәштереп ятуларын, кайсы тарафларга хәрәкәт итүләрен мин белергә тиешме 9 В курсе булырга тиешме? Әлбәттә. Шәһәр абруйлары, мафия әһелләре белән көпә-көндез ресторанда кунак-кунак булып йөргәнсең, полковник башың белән дисәләр? Алар белән, тиле тәкәләр кебек, гел сугышып яшәргә дигәнмени9 Мин алар белән аралашып, эч серләренә үтеп керәм, хәбәрдә торам, бик күп канлы бәрелеш, үтерешләрне искәртәм». Барыбер тынычлык килмәде полковникка. Әшәке, сасы, шакшы курку хисе җанына үтеп керде, күңелсезлек салкыны тәнен, йөрәген бимазалады. «Әгәренки бу хәлләр ачыла калса, мин алдан чыгып киткән идем, берни күрмәдем,— дип кенә котылып булмаячак. Сакмановның беләгендә кан эзен күрүгә, тикшерүне ачып җибәрергә, кире әйләнеп кайтырга тиеш идең»,—диярләр «акыллы» башлар «Эш өчен тырышып, кыен хәлдә калуың бар», дигән катгый нәтиҗәгә килеп, «Умырзая» операциясе кебек, тәҗрибә вә акыл сорый торган катлаулы һәм четерекле шөгыльне, бала-чагага ышанып тапшырмыйча, үз кулына алырга карар кылды полковник Гаяров. Шуннан да кулайрак чараны күрми иде ул төн юлының аргы башында Аның өчен әлегә иң аянычы шунда иде: үзенә ифрат килешеп, гәүдәсен кысмыйча, сыланып торган, шул ук Сакманов бүләк иткән, яраткан кәстүмен тиз кия алмаячак. Танып алулары ихтимал. Берәүгә дә аңлы рәвештә начарлык кылмаган, нарасый жан, матурлыкка сизгер Рафаэль Сакмаровның ничек, ни рәвешле үлеме турында оста шымчы Гаяров та, абыйсы Сәет тә белми калдылар. Көтелмәгән- чәрәк булды бу фаҗига...

Дәвамы бар