Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ӘДИПЛӘР ХАТ АЛЫША...

«Казан утлары» журналы эшчәнлеге әдмпләребезнен иҗади хантыннан, уйфикерләрсннән аерылгысыз. Журналда гамәлм эшләүчеләрнең дә күбесе күренекле азучылар. Эш бүлмәләрендәге рәсми сөйләшү, аралаш;, иҗади бәхәсләшүләрдән тыш, әдипләрнең үзара хат алышулары шушы хезмәттәшлекнең татын бер үзенчәлекле чагылышы. Мондый хатлар үзләренең ихласлыгы, гамь-борчулары, әсәрне ойрәнү һәм редакцияләү процессының күзгә күренмәсрәк акларын күрсәтеп бирү җәһәтеннән кызыклы. Шуларны күздә тотып, без редакция архивында саклаш ан кайбер хатларны укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. «Казан утлары» редакциясенә Мирсәй Әмирдән Иптәш редактор! Редколлегия членнары, редакция работниклары, каләмдәш дусларым! Барыбызга да диярлек билгеле булганча, минем 1969 елнын май аенда, ягъни моннан 15 ай злек редакциягә тапшырылган «Җан көеге» исемле повестем шушы көнгә кадәр басылмый ята, Хәлбуки, шул 1969 елнын 3 нчс июлендә үк булган редколлегия утырышында повесть турында җитди фикер алышу булып, протоколга мондый сүзләр язылган иде «Редколлегия членнары М Әмир повестен журналда бастырып чыгарырга дигән фикергә килделәр». Редколлегия членнарыннан утырышта катнаша алмаган иптәшләрнең дә күбесе повестьны укып чыктылар. Күп кенә иптәшләр, әсәрнең идея эчтәлеге һәм әдәби эшләнеше ягыннан чыгып, аңа югары бәя бирделәр һәм, гомумән, әсәр турында идея ягыннан яраксыз дигән фикер әйтүче булмады Булган замсчанисләр әсәрне басудан тыярлык күләмдә түгел, бәлки кулъязманы редакцияләү процессында хәл кылына юрган харакзерда иделәр (аларның мин килешкән кадәрссе күптән төзәтелде дә). Миңа ишеттерүләренә караганда, кемдер әсәрне татар халкына яла ягуда гаепләгән, нмеш. Янәсе, сугыш вакытында татарлардан дезертирлар булмаган, янәсе, татар халкы намус ягыннан башка халыкларга караганда өстен тора. Мондый гаепләнүне мин, әлбәттә, кире кагам Кайбер иптәшләр Камәрст- тиннең берничә ай буена өйдә качып ятып та хатыны белән җенси мөнәсәбәттә булмавын табигый хәл түгел дип табалар Мин бу фикер белән дә килешә алмадым Чонкн бу фактта Хәтирәнең рухи ныклыгы, аның гражданлык хисенең көчен күром мин. Әгәр Хәтирә ире белән андый мөнәсәбәткә керергә юл куйса, бу анын дезертирлыкны гафу итүе булыр иде. Алай булган сурәттә мина бу әсәрне язу да кирәк булмас иде. Әсәрнең вакытында басылмавына төп мотив итеп, редактор анын темасын гаепләгән иде. Ягъни, зур юбилейлар чорында дезертир турындагы әсәрне басу уңайсыз, диде. Мин артык настаивать итмәдем. Гәрчә партияле позициядән торып язылган, намуслы хезмәткә, советчыл патриотлык хисләренә мәхәббәт, гражданлык бурычын онытучылыкка, түбән ханлылык, куркаклык кебек әшәке күренешләргә аяусыз нәфрәт рухы белән сугарылган әсәрнең теләсә нинди тантана көннәрендә дә басылырга хаклы икәнлегенә иманым камил булса да, юбилейлар узганчы көтәргә каршы килмәдем. Юбилей саннарына яхшырак әсәрләр бар икән, бик әйбәт, аларга тоткарлык булмасын, дидем. Басылдылар. Күрдек. Ләкин юбилейләр дә узып китте. Минем повестьны басарга җыену сизелми. Әйтерсең, ул бөтенләй юк. һәм бу редакция работникларын да, редколлегия членнарын да борчымый кебек. Бу хәл мине бик каты рәнжетә. Мин, рәхәтләнеп яңадан-яңа әсәрләр язар вакытымда, җиде ел гомеремне Союзда җитәкчелек итү эшенә бирдем Партия һәм каләмдәш иптәшләрем тапшырган бу авыр, җаваплы эшне намус белән, хәлемнән килгән кадәр тырышып башкардым. Өлкән һәм яшь язучыларга карата, аларның иҗатларына бәя бирүдә мөмкин кадәр гадел, объектив булырга тырыштым. Миңа өч тапкыр хисап доклады белән чыгарга туры килде. Гражданлык намусым кушканча, эстетик белемем, әдәбнятне анлау дәрәҗәм мөмкинлек биргән күләмдә яхшыны яхшы дип, начарны начар дип бәяләргә тартынмадым. Җинел булмады. Чорыбыздагы катлаулы әдәби хәрәкәт һәм четерекле иҗат эшләребез турында хисап доклады белән чыгуның минем өчен повесть яки роман язуга караганда да авыррак булганлыгын үзем генә беләм. Ниһаять, иҗат эшенә бушагач, сугыш чорында үзем күргән, күп еллар буе онытылмыйча һаман күңелемне биләп, җанымны тынгысызлап килгән вакыйга һәм кешеләрне нигезгә алып, шул повестьны яздым. Әсәремнең әдәбият алдына партия тарафыннан, халык тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирүенә шикләнмим. Миннән яңа әсәр көтүче укучыларымнын да аны хуп күреп кабул итәчәгенә ышанам (повестьның «Соц. Татарстан»да басылган өзекләре буенча миңа фикерләрен әйтүчеләр, аның тулы килеш басылып чыгуын көтүчеләр күп). Кайбер иптәшләрнең повестьны сугыш чоры колхозының кара якларын нигезгә алган итеп кенә күрергә теләүчеләре белән һич килешә алмыйм. Хәтирәнең, иске йола богаулары астында газапланган хәлдә, башына килгән шәхси фаҗигагә җиңелмичә, патриотик хезмәтендә нык торучы, үзенең генә түгел, иренең дә исәнлегеннән бигрәк намусы өчен фидакарь көрәшүче татар хатыны образының язмышы әдәби әсәр өчен әһәмиятле түгелмени? Корбангали? Бернинди ялган авторитетлар, тормышка хилаф, ялгыш күрсәтмәләр белән исәпләшмичә, барыннан да элек үзенең коммунистлык намусына таянып, колхоз белән җитәкчелек итүче председатель образы әһәмиятле түгелмени? Авыр сугыш чорында колхозларны аяктан екмыйча, фронтны һәм тылны икмәк белән тәэмин итүдә шундый коммунист председательле колхозлар хәл кылгыч роль уйнамадымыни?» (Шушы урында, билгесез сабәплар аркасында, хат озела.) Язучы Рафаил Төхфәтуллинга баш редактор хаты Рафаил дус! Ниһаять, кул җитеп, мин синең «Акбүз ат»ыңны укып чыктым Яна, кызыклы повесть язгансың Яңалыгы шунда сугышта һәлак булганнарга мөнәсәбәт (битарафлык бу очракта) солдат улының протестлары аша бирелгән. Ә шул вакыйгаларны сөйләүче кеше солдат булганга, аны аңа сөйләүче кеше солдат улының анасы булганга, тормышның катлаулылыгы тагын да раслана төшә. Минем өчен солдат улы Әсгать тә, солдат хатыны тол Әкълимә дә —яңа образлар. Әдәбиятта сугышта үлгән ирен сагынып, көтеп яшәүче пассив образлар булгалады. Синең Әкълимәң — сагышланып, кул кушырып утыручы түгел, исән калганнар җаны өчен, аларның канатлары сынып үсмәсен өчен бар булган гомерен багышлаган кеше. Син аның гөлдерәп кенә көлеп куюын, капыл гына кабалана, өтәләнә, каушап кала алуларын бик дөрес тотып алгансың, алар нәкъ менә балалары язмышын бер генә секундка да исләреннән чыгармаган кешеләрдә була. Мин ятим үскән кеше, мин аны үз әнием мисалында беләм, һәм синен шул сыйфатларны солдатка Әкълимәдә күрүеңне, язучы буларак, уңышын дип, тормышны әле һаман күзәтүдән туктамаган Рафаил Төхфәтуллиннын тагын да айбәт әсәрләр яза алачагына мөмкинлеге зур дип анлыйм Сәетгәрәйнең Әкълимәгә кызыгып йөрүе, аны төпсез калушка утыртып китүе, соңыннан Сәетгәрәй кызы Зөлфиягә Әсгатьнең өйләнүе болар барысы сюжетны баета, катлауландыра, әмма детектив ясамый. Сәетгәрәй карага манылмаган. Соңыннан бит ул үзе иң бәхетсез кеше булып кала Әсгать, Зөлфия икәү бәхетле, шул икәүнең бәхетенә, иренең һәйкәлдә исеме язылуга Әкълимә бәхетле, бөтенесе ташлаган, берәүгә дә кирәге калмаган Сәетгәрәй бәхетсез Повестьны төзәткәндә тагын бер нәрсәне искә ал әле Әсәр болай озын түгел, нибары 80 бит Мина калса, таркаурак, таралыбрак торган урыннарын жыннасаң, анын тәэсир итүе тагын да арта төшәр нде. Тыгызлауны син әсәрнен буеннан-буена үзең эшлә инде, һәрхәлдә, андый урыннар 15 биткә җыела ала дип исәплим мин Яна күз белән, читтән торып карап чык Бу кинәшне мин практик яктан да чыгып әй- тәм. Быелга безнең журналның һәр саны планлаштыры- лып, идарәдә расланды. Аңа хәзер күләмле зур әсәрләрне кертү, өстәү мөмкин түгел. Сиңа гыйнварда 50 яшь тулуны искә алып, бу повестьны (әйтик, ул 60 бит булса) 1973 елнын 12 санына кертүне мин редколлегия алдына кискен итеп куя алыр идем. Китабына керткәндә син аны әле, бәлки. 100 битле итеп тә эшли алырсын, андый җәеп күрсәтердәй урыннар юк түгел Безгә анын 60 биткә сыеп беткән булуы бнк мөһим Рафаил дус, син «Бөтнек үләне»нә бнк кыска язгансын дип үпкәләгән идең. Менә монысын озын яздым ПоI аряфжан Ахунов, 16 >ларт 19/3 ел. Казан R S Машшиада юга» ■»'" угоамамә. Кулым авырта, бу арала романым белән утырдым, «улга «алам тотар чама «алмады. Каламлшыapis. Ә.тм.тгтаге яхшы кешеләргә сәлам әйт. Язучылар Аяз Гыйлаҗен (сулда), Мохәммат Маһдиев (уртада). Гариф Ахунов. 1994 ел. _______ ____ ___ вестьны карап чыгуны тизләт Без инде 7 санны әзерләп бетердек Журнал бнт 4 5 ай алдан әзерләнә хәзер. Хәзергә сау бул. Рәзинәгә, балаларга сәлам Бәйрәмеңне поаесть белән каршылату теләгем зур булынвы аңлата алдыммы? Дусларча кочаклап. «Казан утлары»ның баш редакторы ип. Р. М. Харисовка Хөрмәтле Ренат Мэгьсумович! Бу араларда мин сезнсн редакциягә тапшырылган «Агат» повесгемне яңадан карап, күзәтеп чыктым. Кабатланган сүзләрдән, җөмләләрдән арындыру теләге белән шактый вакыт бирергә туры килде. Моның белән мин редакцияне «кара эштән» беркадәр коткарырга тырыштым. Шул ук вакытта әсәрне ничек кенә булса да кыскарту турында да уй йөреттем. Кызганычка каршы, әллә ни маташтырып булмады. Шулай да «Барлас истәлекләре» һәм «Үлек сәгать» дигән бүлекләрне төшереп калдырырга мөмкин булыр шикелле. Әмма бу барлыгы 20 бит, журналны канәгатьләндермәс дип уйлыйм. Инде «Ялкын»да һәм башка газета һәм өлешчә җыентыкларда чыккан өлешен бөтенләй төшереп калдырсак, шактый зур әсәр үзенең эчтәлеге белән юкка чыгар төслерәк сизелә мина. Алга куйган бурычларым, теләкләрем әсәрнең әнә шул өлешендә. Алда язылган өлешләре хәзерлек төсендә генә язылдылар. Ничек кенә уйласак та әсәр сезнең журналның укучылары өчен яп-яңа әсәр. Алар бит повестьны тулысымча укыр өчен «Ялкын» журналын эзләп йөрмәсләр. Тулы басылган әсәр укучылар интересын да канәгатьләндерер дип уйлыйм. Яртылаш кына басылган әсәр укучыларның күңелен китеп калдырыр. Яхшы әсәр ничә генә кабат басылса да языгы булмастыр, мөгаен. Биредә мин «яхшы» дигән сүзне кулландым Гафу итегез, бу сүзне укучылар хатларына таянып әйттем. Укучылар бу повестьны тулысымча укып чыксалар, шатланырлар, журналга да рәхмәт әйтерләр. Журнал хәзер шундый дәрәҗәгә менеп бара. Укучылар үз хатларында да, мине урамнарда очраткан чакларында да: «Кайчан китапның дәвамы чыга инде?»- дип сорыйлар. Бу юкка түгел, моның үз сәбәбе бар. Әсәрнең геройлары, элекке шпаналар нишләп кенә беттеләр икән, инде чын кешеләргә охшап киләләрме? дип борчылалар алар. Укучылар минем геройларымның язмышлары белән кызыксыналар. Әсәрнең көче әнә шунда. Бигрәк тә, үзләре дә дөнья күргән кешеләр ятим балаларның ничек итеп кешелеккә баруларын күрергә, белергә телиләр. Әсәрдә бит тагын бер, безнең әдәбиятта бик сирәк очрап торган тема бар. Сизәсездер, повестьта Агат исемле ат юкка гына алынмаган. Ул да, ягъни хәйван да ятим балаларны, шпаналарны тәрбияләүдә булыша. Ничек кенә әле! Хайванга ихтирам аша бала үзенә дә ихтирамлы булырга, яхшы кеше булырга өйрәнә. Повестьның бу өлеше тулысымча шуңа багышланган. Инде минем фикерләрем белән килешә алмасагыз. Сезгә үпкә белдерәсем юк. «Казан утлары» редакциясе миңа онытылмаслык ихтирам күрсәтеп килә. Рәхмәттән башка бер сүзем дә юк. Сез мәсьәләне ничек хәл итсәгез, мин шуңа риза. Уңышлар теләп, Нәби Дәүлм. 15 март. 1987. «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Рашат Низамиевка килгән хатлардан. 24 февраль. 1988 ел. Голицына Хөрмәтле Рашат туган! Рәхмәт яусын сиңа җылы хат өчен. Рәсми җавапка өстәп шундый әйбәт хат язгансың. Язмасаң да беләм минем иҗатка җылы, изге карашта икәнлегеңне. Миңа карата игелек эшләвең өчен рәхмәт сиңа һәм аны кайтарып булсын иде әле. Марсель Галиевкә дә миннән рәхмәт тапшыр Рецензиясе мина ошады. Шундый изге теләк белән тәнкыйтьләүчеләр безнең әдәбиятка өстәлеп торсыннар иде әле. Безгә нәкъ шундый кешеләр һәм шундый мөнәсәбәт җитми. Әгәр «Европа ат сагына» планга кереп, аның басылуы хәл ителсә, мин аны баштан-аяк карап, төзәтеп, яхшыртып чыгам. Ләкин... Журналда бит синнән башка кешеләр дә, хәтта бераз югарырак утыручылар да бар бит әле. Аларнын миңа карата карашлары үзгәрүен тоймыйм мин. Бу тойгы ялгыш булса, минем өчен дә, журнал өчен дә файдалы булыр иде. Власть дигән нәрсә бит ул... Син иҗат кешесе, беләсең, ижат эшенә власть катнаша башласа, аннан игелек көтеп булмый. Белмим, ни сәбәптер, әдәбият начальникларына минем әсәрләрем, аларнын сыйфаты, алардагы иман гайрәте, алардагы хакыйкать кирәк түгел, минем алар чанасына утырып алар җырын җырлавым кирәк шикелле Иҗат кешесе нн беренче чиратта шәхес булырга тиеш. Шәхеснен. билгеле, үз карашы, үзе зәвыгы һәм позициясе була. Шәхес булган кешене теләсә кем җырын җьфларга мәҗбүр итү дөрес түгел ул. Андый таләп эшкә, мөнәсәбәткә зыян гына китерә торгандыр дип уйлыйм Монда татарлар юк иде, әле шушы көннәрдә генә Казаннан Нурмөхәммәт Хисам атлы кеше килде. Хәзер инде сөйләшергә кеше бар. Әгәр Голицынога путевка алып булса, баш тартмаска кирәк.Монда эшләргә рәхәт.Барлыгы 34 кеше, тыныч, Мәскәүгә бары тик 45 минутлык юл. «Казан утлары» егетләренә һәм кызларына миннән кайнар сәлам. Ихтирам белән, кулыкны кысып, иҗат уңышлыклары, сәламәтлек теләп, Мяргазиян Юныс. 26 март. 1988. Переделкино. Рашат дус! Хатың килде, рәхмәт. Көтә идем... Соңгы айларда өстәмә яуган баллы яңгырларны мактау сүзләрен үзең дә белеп торасың... Газеталар мактады, журналларның кайберләре сыртыма ман сөрзтс, үзем дә мактандым, мактау сүзләрен авызымны ерып, колагымны шән- кәйтеп тыңлап утырдым .. Кыеклап яуган төче яңгырның үтеп китәсен, аның тирәнгә, тамырларга шифа бирмәячәген бик яхшы аңлый илем' Алай да, «Яра» повсстын сиңа җибәргәч, әйбәтрәк фикер ишетәсе килә иде! Атны солы белән ку дигәннәр, скрипка шәп уйнасын өчен кылларын коннфольләп торырга кирәк Күңел бит, повестьның әллә кем түгеллеген дә чамалыйм, әмма җылы сүз ишетәсе килә... Бигрәк тә яңа әсәр белән җенләнеп утырганда, анысы элеккесенә караганда ла авыррак, газаплырак язылганда мин дә шәфкать-мәрхәмәткә мохтаҗ идем! Хатлар озак йөри, хатың иртәрәк килгән булса да ярыйсы иде Син хатыңны 15 ендә язгансың, ә мин шул төнне төш күреп, төшемне сина язып та җибәргән идем! Бар ул Алла, бар!.. Романның беренче җитди өлешен караламада язып чыгам кебек... Авыр бара, авыр! Читен' Хәзерге чорда төрле тарафлардан халыклар күңеленә бик күп яна информация яуды, укучылар публицистика, документальлек белән мавыктылар. Алга, күңелләрнең алласы, җаннарның кәгъбәсе булып, тарихи документлар чыкты Гомергә китап-җурнал тотмаган кешеләр укырга ябышты, абруйлы журналларның тиражы өчдүрт мәртәбәгә артты, китапханәләрдә озын-озын чиратлар тезелде Татар укучысының зәвыгы да шушы тәэсирле үзгәрешләрдән коры калмады Хәзер бер кавымга кадәр укучы бездән төгәллек, тарихи дөреслек, ачы хакыйкать көтәчәк. Ләкин «бум» үтәр, әдәбият элекке хәленә кайтыр, гаделлек һәм чынлык сакчысы булып, халык күңеленә хис, хиссият һәм тәэсирләр төрлелеге илтер. Хәзер кеше күңеленә тәэсирле кагыла торган әсәрләр чоры башланачак... Яна әсәр өстендә утырганда мин моны бик нык истә тотам. Әдәби әсәр акылга нигезләнгән күңел җимеше булса да, кай арада укучы турында да уйламыйча ярамый!.. Казаннан киткәнгә дә байтак узды, язны тәмам җиткереп, кышны Переделкино урманнарында адаштырып калдырып кайтам бугай инде. Сагындым димим, сагынмадым, өйдә эшләп булмый. Олыгайган саен күңел ялгызлыкка тартыла. Дәрвишләр, монахлар ничек япа-ялгыз яшәгәннәр, хөҗрәләрдә гомер кичергәннәр дип шакката торган идек, картлыкта ялгызлык бәхет тә икән ул! (Әлбәттә, сау-сәламәт булганда!) Сез, мөгаен, ел йомгаклары үткәрергә җыенып ятасыздыр... Исемә тешә дә көлеп җибәрәм: безнекеләр тезелеп утырган зал, күркә кебек кабарынган, важный кайберәүләр күз алдыма килгәч, көлмичә түзеп булмый! Нинди буш, юк кешеләрне дә кертеп тутырдык бит союзга! Исемнәре кеше рәтеннән матбугатта чагылып китсә, алар өчен иң олы бәхет шул!... Аңламыйм, һәм бу арада союз тирәсендә булмавыма, ерактан көлемсерәп карап торырга җаем барына куанам... Эш кирәк, Рашат дус, эш! Документаль повесть синен аякны шактый тышаулап торды, алынган темаң үтә мөһим булса да, давай, үз сукмагына кайт әле син, сукмагыңны киңәйт, юл яса. Сезгә хөрлек заманы, иркен заман килде! Шуның рәхәтен белеп, айлап эшләп калыгыз. Бөтенесен дә картлыкка калдырырга ярамый... Хуш булып тор. Хатын өчен рәхмәт Гаиләңә миннән сәлам. Иң яхшы теләкләр белән пенсионер Аяз дәдәң.' «Казан утлары» журналының баш мөхәррире шагыйрь Равил Фәйзуллинга килгән хатлардан Хөрмәтле Равил Габдрахманович! Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллегендә китапханә оештырылып килә. Аның фондларыннан Республика Президенты һәм Татарстанның башка җитәкчеләре, шулай ук Вәкиллекнең җаваплы хезмәткәрләре файдалана Сирәк очрый торган әдәбият-сәнгать әсәрләреннән, Татарстан тарихы буенча китаплардан, махсус әдәбияттан, видео һәм ауднокессеталардан тыш, биредә Татарстанның вакытлы матбугаты да кин урын алачак. Вәкиллек китапханәсе фондларында Сезнең ихтирамга лаек журналыгызны булдыру ике якнын мәнфәгатьләренә дә туры килер иде. Бер үк вакытта без Сезнең белән иҗади хезмәттәшлек итәргә һәм Сезнең басманың эшчәнлегендә катнашырга да әзер Мәскәүнсң татар җәмәгатьчелеге арасында якты талантлар, зур рухи һәм тормыш тәҗрибәсенә, иҗади һәм 1 Язучы Аяз Гыйләҗев. интеллектуаль потенциалга ия булган шәхесләр аз түгел. Алар Сезнен журналның геройлары һәм авторлары була алырлар иде. Журналыгызны кызыксындырган темалар белән таныштырган очракта, Вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре үзләре дә Сезнен белән хезмәттәшлек итә. шулай ук лаеклы геройларны һәм компетентлы авторларны күрсәтә ала. Мөмкинлектән файдаланып, Сезгә һәм редакция хезмәткәрләренә эчкерсез хөрмәтемне белдерәм, сәламәтлек һәм нжадн уңышлар теләп калам Ихтирам белән, Фәрит Мвхәммәтшвя, Татарсган Республикасының Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле. Маскаү шаһарс. 07.12.1995 Равил туган! Менә «Кызыл таңины җибәрәм. Анда «Казан утлары» рекламасы бар Сезнен рәсем. Рашат Низаминың хикәясе. Шуларга ияртеп, «Өмет». «Азатлык нуры»н салам. Алары болай гына. Карар өчен. Шөкер, бездә дә төрле газета, журналлар чыга башлады. «Азатлык нуры» шунын бер үрнәге. Дөрес, бик хата белән чыга әле. Чөнки редактор берүзе диярлек. Корректорлары да юк. Тугызынчы санны алдык. Андагы рекламада (шулай дип әйтергә ярый микән?) романның икенче кисәге турында әйтелгән Машинкада 200 бит чамасы басылды инде. Мин Тәүфнкъка ноябрь азакларында йә үзем бару, йә почта аша җибәрү турында язган идем Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт! Ул мине канатландыра, дәртләнеп эшләргә яна ялкын бирә, җаваплылыкны да арттыра. «Казан утлары» яратылган журнал инде ул! Кулдан килгәнчә без дә монда аны тарату белән шөгыльләнәбез Үз журналыбыз бит' Студентлар арасында да эш алып барабыз. Хәзергә шулар. Бездә әллә ни яңалыклар юк. Кайнар сәлам, хөрмәт һәм ихтирам белән Суфиян абыегыз Поварисои. 23.X1996 Уфа.