Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИЕКТАУ ЙОЛДЫЗЛАРЫ

«Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык кочсез, әдәбияты булмаган милләт рухсыз». Риза Фәхретдин. I атар галәмендә «Казан арты» дигән төбәк күпләргә билгеле — ул мәдәни’ И ’ ятебезне, гыйлем дөньябызны баетуга мул өлеш кушкан күренекле шәхес- -*■ ләре белән дан тота. Әмма «Казан арты» дигәндә гадәттә күбесенчә хәзерге Арча һәм Әтнә районнарына кергән җирләр күздә тотыла. Югыйсә башкалабызга орынып торган һәм шулай ук Казан артын тәшкил иткән район — Биектау. Мин бу язмамда нәкъ менә җәмәгатьчелеккә азрак билгеле шушы Биектау ягы, аның данлы уллары һәм кызлары турында сүз алып барачакмын. Тарихтан билгеле: бу якиы ата-бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук үз иткән. Урманнары җәнлек-кнеккә бай, челтер чишмәләре шифалы, яланнары игенчелеккә уңайлы. Менә шундый җирләрдә тамыр җибәреп, өлкән буын шигъри исемле бик күп авылларга нигез салган. Айбаш, Бөреле, Дөбъяз, Кодаш, Мәмдәл, Сая, Юртыш, Әлдермеш, Өбрә—бу исемнәрдә серле легендалар яшеренеп ята. Берәүләр аларны Казан ханлыгы заманыннан ук билгеле дисә, икенчеләр Болгар патшалыгына һәм аннан да элгәреге заманнарга бәйләп телгә ала. Татар дәүләтләре архивлары, бу яктагы мәгърифәт оясы булган мәчет-мәд- рәсәләр 1236, 1552 еллардагы аеруча рәхимсез яулар тарафыннан туздырылганлыктан, халкыбызның даһилары тирегә һәм кәгазьгә язган язулар гына түгел, ташка уйган мәгълүматлар да юкка чыккан. Тыныч тормыш башка чакларда да еш өзелгән, шунлыктан үткәнне җанландыру хәзер инде бер дә ансат түгел Әмма археологик казынулар, фольклор экспедицияләре, фәнни тикшеренүләр борынгы дәверләргә дә юллар сала. Бу эшнен бер йомгагы Биектау районы хакимияте ярдәмендә 1995 елның декабрендә оештырылган гыйльми конференциядә ясала. «Казан арты: тарихы һәм мәдәнияте» дип аталган бу конферснциянек материалларын кичектерми бастырып чыгаруга булышып, Биектау хакимияте үз төбәген танытуга гына түгел, халкыбызның гомум үткәнен өйрәнүгә дә күркәм өлеш кертә. Берничә дистә галим катнашкан шушы гыйльми конференция Биектау ягының халкыбыз үткәнендә тоткан урынын төрле яктан ачыклый. Докладчылардан Н Гәрәева, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафәдел әхбар», җиде томлы «Вафиятел әслаф» әсәрләренә таянып, Р. Исламов Риза Фәхретдиннең унбиш кисәктән гыйбарәт «Асарь» хезмәтенә нигезләнеп, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, әмма Биектау ягының шөһрәтен арттыра торган күп кенә тарихи шәхесләрне телгә алалар. Ш. Мәрҗани «Вафиятел әслаф»ының җиденче томында хәзерге Биектау районын караган авылларда туып-үскән яки эшләгән дистәләгән күренекле кешене санап китә. Кавалдан Габдессәлам улы Габдерәшит, Габдерәшит улы хаҗи Гобәйдулла, Габделкадыйр улы Әхмәт, Дөбьяздан Яхъя улы Якуп, Чуваш Иледәй Сәеткол улы Гомәр, Җәгъфәр улы Габдерәхим, Саядан Җәгъфәр улы Габдерәхим, Юртыш белән Мәмдәлдән Ислам улы Хәмит, Хәмит улы Хөсәен, Әлдермештән Исхак улы Сәлим һәм Сәлим улы Хәсәннәр XIX йөзнең беренче яртысында укымышлы мулла, мәгърифәтче сыйфатында танылалар. Алар дини йолаларны үтәү белән бергә, халык арасында күркәм гореф-гадәтләрне, әхлакый сафлыкны саклауда көч тугеп, балаларга белем-тәрбия биреп, яшәгән авылларында гына түгел, бөтен тирә-якта абруй казаналар Габдессәлам улы Габдерәшит, мәсәлән, дөнья кууга артык илтифат бирмәстән, бөтен күңелен халыкны иманлы һәм белемле итүгә багышлаган, гарәпчәне яхшы белә торган зат була. Хаҗга баргач, бер ел Мәккәдә яшәп кала һәм икенче хаҗ сәфәреннән кайтканда, Сарытау шәһәре тирәсендә дөнья куя. Яхъя улы Якуп Бохарада белем ала, Кышкар мәдрәсәсендә ун ел чамасы шәкертләр укыта, замандашлары аны тыйнак, әйбәт фигыльле булган өчен хөрмәт итә. Шиһабетдин Мәрҗани менә шунын өчен әлеге шәхесләрне энциклопедик хезмәтендә сурәтләп, киләсе буыннар хәтерендә дә калдырырга тырыша Биектау төбәге кешеләре арасыннан һөнәр осталары, эшкуарлар да күп үсеп чыга. Әйтик, Битаманнан сәүдәгәр Садретдин Мифтахетдин улы Нәэирев исеме заманында күпләргә билгеле була. Ул хезмәт юлын туган авылында башлап, сонрак Казанда приказчиклык шөгылендә елгырлык күрсәтә Мөстәкыйль сәүдә эшенә Уфада керешә—тукымалар, иген-тару, тире-яры алыпсатарлыкка күнслсн сала һәм тиз арада баеп китә. Ана хөрмәт китергән сыйфат халык мәнфәгатьләрен кайгырту була. Ул хәләл табышын мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә, туган ягында һәм Уфада мәктәпмәдрәсәләр тотуга, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларында татар студентларын укытуга сарыф итә Садретдин бай Уфадагы атаклы «Галия» мәдрәсәсен коруга иганәлек кыла. Җәмгыяте хәйрия, төрле банк комитетлары эшендә актив катнашуы өчен аны император хөкүмәте медаль белән бүләкли. Тарихчы галим Җәүдәт Миннуллин анын хакында алда искәртелгән гыйльми конференциядә юкка гына сокланып сөйләми, билгеле. Унтугызынчы йөзнең икенче яртысында Биектау төбәге сәләтен тагын да куәтлерәк ача — аның тырыш, тынгысыз уллары, татарның беренче мәгърифәтчеләре һәм фикер ияләре Г. Курсавн, Ш. Мәрҗани, К. Насыйрн эшчәнлеге белән рухланып һәм алардан аң-белем туплап, үрнәк алып, сәүдә, мәгәрнф, әдәбият, тел, тарих, фольклор гыйлеме, ислам мәдәнияте мәйданына кыю аяк басалар, җәдитчелек хәрәкәтенә саллы этәргеч бирәләр һәм милләт күләмендә танылуга ирешәләр. Укымышлылык буыннан-буынга күчеп, рух һәм дәрман байый —аның матур нәтиҗәләрен Галиев-Бару ди, Максуди, Габәшиләр нәселләре тәэсирле рәвештә күрсәтә Исеме татар дөньясыннан тышта да билгеле биектаулыларнын берсе Селә- ңгер авылында туган Мөхәммәтгали Мәхмүдев (1824—1891) Ул Казан мәдрәсәләренең берсендә заманының мәгълүм укымышлысы Хәйбулла хәзрәттән сабак ала — гарәп, фарсы һәм төрек телләрен, матур язу сәнгатен камил үзләштерә. Шәрекъ гыйлемен әйбәт белүе белән ул Казан губернасы укыту округы түрәләренең дә игътибарын җәлеп итә. Халык мәгарифе министрлыгы ана гарәп, фарсы һәм төрек-татар каллиграфиясе укытучысы вазифасын башкарырга ризалык бирә, чынлыкта ул шул эшне 1843 елның февраленнән үк үти башлый 1849 елда салым түли торган игенче катламыннан укытучы-хезмәткәрлеккә күчерелә Казан университетында каллиграфия укытудан тыш, М Мәхмүдев студентларга гарәп, фарсы, төрек телләре буенча белемнәрен киңәйтүгә дә булыша Казан университетының тарих-филология факультеты шәрекъ бүлеге С.-Петербургка күчерелгәч, яшь галим 1855 елдан башлап Казанның беренче гимназиясендә төрек-татар теле һәм каллиграфия укыта Җитмешенче елларда күренекле тюрколог В. В. Радлов белән Казан укытучылар мәктәбен оештыруда катнаша һәм шунда 1876— 1891 елларда инспектор булып хезмәт нтә Бу уку йорты татарлардан башлангыч мәктәпләрдә эшләр өчен урыс теле укытучылары, патшага турылыклы, христиан диненә теләктәш чиновниклар әзерләргә тиеш була Әмма бу уку йортын оештыруда катнашкан Ш Әхмәрев, И. Терегулов, Ш Та- һнров, аның эшендә якты эз калдырган Ш. Мәрҗани, К Насыйрилар тырышлыгы белән Татарская учительская школа дип даны таралган мәктәп мнлләттәш- ләребезнең дөньяви белем алу учагына әйләнгән, аннан күп кенә егетләребез туган халкына файдалы хезмәт итәчәк шәхесләргә әверелеп чыкканнар Мөхәммәтгали Мәхмүдев исә монда күренекле милләттәшләре белән даими аралашып, заманының ихтыяҗын кадәрн хәл капларга тырыша татар телен өйрәнү буенча кулланма, урысча-татарча сүзлек төзи, урыс һәм төрек телләреннән кирәкле материаллар тәрҗемә нтә Казан университеты типографиясендә басыла торган гарәпчә, фарсыча һәм төрекчә китапларны чыгаруда (корректор1 ) катнаша Аның ихтирамга лаек эшчәнлек хакында Мөхәммәт Гали («Совет әдәбияты», 1946, № 1), П. Дульский, Гульбни, Загоскин, Мәҗнтова һ. б. галимнәр матбугатта байтак мәкаләләр бастыра. һәвәскәр тарихчы Ә. Җәлөлиев хәбәр итүенчә, М. Мәхмүдев гармунда оста уйный, эскрипкәне хәтта үзе дә ясый. Аның бу һәвәслеге кызларына да күчә— Бибигайшә шулай ук гармун уйнарга ярата торган була. М. Мәхмүдевнең ике кызы — Бибигайшә һәм Фатыйма үсеп җитәләр, шулар* ның беренчесе мәгърифәтче галим Ибраһим Терегуловка кияүгә чыга. Л. Тол- стойның «Рассказ солдата», А. Островскийның «Без вины виноватые» әсәрләрен тәрҗемә итеп, ул да туган халкынын күңел дөньясын баетуга хезмәт итә. Кече Канал авылында туган Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев (1832— 1908) 1861 елда Казанның Дары бистәсенә килеп урнаша. 1869 елда ул баш һәм аяк киемнәре сатарга керешә. Әйтергә кирәк, уңышлы сәүдә итә, бераздан инде ул Казанда кибет ачып кына калмый, Уфа, Эрбет якларында да эш йөртә һәм тора-бара беренче гильди купецка әйләнә. Үзе артык укымышлы булмаса да, китапка ихтирамлы, кызыксынучан Мөхәммәтҗан абзый җәмәгать эшләрендә дә катнашырга тырыша. Динле, күркәм холыклы сәүдәгәр мохтаҗларга шәфкать күрсәтә, үзенә зур ташпулат салганда янәшәдәге мәчетне киңәйтүгә дә малын кызганмый. Улларын исә укымышлы, ил-күз алдында абруйлы җаннар итеп күрергә тели — икесен дә Күлбуе мәдрәсәсенә бирә. Аны тәмамлагач, Галимҗан белән Салихҗан Галиевләр белемнәрен тирәнәйтер өчен Бохарага юнәләләр. Кардәшләрнең кечесе Салихҗан Бохарадан кайткач Казанның Яңа бистәсендә унынчы мәхәллә имамы булып сайлана. Абыйсы кебек шөһрәт казана алмаса да, ул монда алдынгы карашлы мулла сыйфатында яшь буынга белем, мәхәллә халкына тәрбия бирергә җиң сызганып тотына. Дини һәм милли рухтагы тырышлыклары кадимчеләргә һәм миссионерларга ошамаганлыктан, Казан губернаторы әмсренчә, 1908 елда ул да абыйсы белән бергә Вологда өлкәсенә сөрелә. Кардәшләрнең өлкәне Галимҗан исә Күлбуе мәдрәсәсендә укыганда ук (1862— 1874) гыйлемгә зур һәвәслек күрсәтә- унбиш яшендә ул инде гарәпчәне камил үзләштерә. Бохараның Миргарәп мәдрәсәсендә янә җиде ел белем алу аны Шәрекъ рухында чын укымышлы егеткә әверелдерә. Әйтергә кирәк, ул үзлегеннән мәгълүмат җыюын да онытмый, әнә шулай Хөсәен Фәезханов, Исмәгыйль Гаспралылар алга сөргән җәдитчә укыту, дөньяви белем алу хаҗәтлегенә дә ихлас ышана һәм шул юлда тырышлык күрсәтергә әзерләнә. 1881 елда Бохарадан кайткан Галимҗан Казанның дүртенче мәхәлләсендәге Акмәчет имамы вазыйфасына сайлана. Шунда мәдрәсә ачып, хыялын тормышка ашыру эшенә дә керешә. Казаннын Дары бистәсендә туып үскәнлектән, ул үзенә Баруди («Баруд» — гарәпчә «дары») кушаматын ала. Менә шулай Галимҗан Баруди (1857—1921) утыз биш елга сузылган укытучылык эшен башлап җибәрә. Казанда җәдитчә укытырга керешкән улы өчен ата кеше мәдрәсәнең яна бинасын салдыра, шуннан соң бу мәгърифәт учагы иганәче хөрмәтенә «Мөхәммәдия» исемен ала. Яңа мәдрәсә тиздән үрчиячәк җәдит мәктәп-мәдрә- сәләр өчен укытучылар әзерләүне күздә тота. Г. Баруди, Көнбатыш илләрендәге мәгариф челтәре эшеннән җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмаса да, «Мөхәммәдия» программасына байтак дөньяви фәннәр кертеп, кыю адым атлый. Аның татар җирлегендә укытуны яңартып җибәрүе — ысул җәдитне кертүе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шөһрәтен гаять киң тарата — монда ерак-ерак тарафлардан шәкертләр агыла һәм тиздән аларның саны 400 гә җитә. Баруди аларнын ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен әзерлекле укытучылар тартырга тырыша. Мисалга, Сорбонна университетын (Париж) тәмамлап кайткан мәшһүр Йосыф Акчура 1904/1905 уку елында монда тарих, география, төрек әдәбиятыннан сабак бирә. Г. Барудиның эшчәнлеге, әлбәттә, мәдрәсә тоту, мулла Вазыйфаларын үтәү белән генә чикләнми — ул 1906 елда «Дин вә әдәб» журналын нигезли, мәктәпГалимҗан Баруди мәдрәсәләр өчен яңачарак эчтәлекле дәреслекләр язып бастыруга зур әһәмият бирә. Аның туган халкына әнә шулай канатланып һәм тырышып эшләве, тиз арада уңыш казануы озын сакаллы кадимче руханиларның, карагруһ патша түрәләренең һәм миссионерларның ачуын кабарта — алар Галнмжан мөдәррисне энесе белән бергә ерак төньякка сөргенгә олактырырга ирешәләр Канун нигезендә җәзага тартыр өчен сәбәбе булмаган Г. Барулинын һәм аның энесенең язмышы алдынгы татар җәмәгатьчелегенә тынгы бирми. аларны аклау һәм Казанга кайтару тартышы башлана. Дәүләт Думасы депутаты Садрый Максуди тырышлыгы 1910 елда, ниһаять, уңай нәтиҗәсен бирә кардәшләр туган шәһәрләренә әйләнеп кайта. Г. Барудиның татар мәгарифе тарихында тоткан мәртәбәле хезмәтләренә гадел бәя бирер өчен шуны белү кирәк ки: «Мөхәммәдия» шәкертләре математика, химия, биология, зоология, география, тарих, урыс теле кебек дөньяви фәннәрне өйрәнеп яткан вакытта күпчелек татар мәдрәсәләре әле кимеидә чирек гасыр дәвамында искечә укытуга ябышып ята, ягъни схоластик рәвештә дини фәлсәфә, пәйгамбәрләр тарихы. Коръән тәфсирләрен ятлату белән мавыга. «Мөхәммәдия» исә ислам дине нигезләрен, гарәп-фарсы телләрен үзләштерүдә дә әлеге мәдрәсәләрдән калышмый Яна ысул укырга-язарга тизрәк өйрәнергә, дөньяви фәннәрне башка елдам сеңдереп, заманча тормыш итәргә тизрәк яраклашырга мөмкинлек бирә. Г. Баруди тырышлыгы белән «Мөхәммәдия» татар галәменең иң алдынгы хисапланган «Галия» (Уфа), Иж-Бубый, «Хөсәсния» (Оренбург) мәдрәсәләре белән бер сафка баса Халкыбызның атаклы язучылары, сәнгатьчеләре, нәшир-журналистлары һәм галимнәреннән Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Бакый Урманчс, Кәрим Тинчурнн, Фәтхи Борнаш, Газиз Гобәйдуллин, Гыйльметдин һәм Борһан Шәрәфләр. Нәкый Исәнбәт һәм бүтән күпләрнең мактаулы иҗат юлына нәкъ менә «Мөхәммәдиямне тәмамлагач кереп китүләре Г. Баруди эшчәнлегенә ни югары бәя булып тора. Г. Баруди 1917 елда Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтенә мөфти и геп сайлана, болт айчык заманның катлаулы шартларында милләттәшләренә рухи тотрыклылык сакларга ярдәм итә. 1921 елда Идел буенда ачлык фаҗигасе җәелгәч, ул бөтен көчен мохтаҗларга булышырга сарыф итә, шул юлда йөргәндә үзе дә Мәскәүдә дөнья куя. Галимҗан Барудиның ихтирамга лаек эшчәнлеге Җамал Вәлндинен «Очерк истории образованности и литературы татар» (М Пг , 1923), Габделбари Бат- талТаймасның «Казанлы төрек мәшһүрләреннән» сериясендә басылган «Галимҗан Баруди» (Истанбул, 1959) китапларында яктыртыла. Г. Баттал-Таймаснын «Бән бер ышык арыюрдым» (Истанбул, 1962) китабыннан Г Барудига багышланган бер бүлекчә соңгы дәвердә «Татарстан» журналында да дөнья күрде. Биектаулыларны армыйталмый туган як үткәне белән таныштырып кнлүче һәвәскәр тарихчы Әгъзам Җәләлиев хөрмәтле якташына шулай ук махсус мәкаләсен («Ильич юлы» г., 16.VI1.1993) багышлаган. _ _ әшһүр биектаулыларның онытыла төшкәнрәк берсе Галнмжан Бару- динын якын танышы һәм замандашы Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габә- ХЖ-Ж. ши (U.X.1863 1936) Кече Солабаш авылында дөньяга килгән. Алдарак телгә алынган Биектау гыйльми конференциясендә Казан галиме Г. Макаров Хәсәнгата Габәши нәселенең XVI йөз башында Бохарадан килгән музыкант аталы-уллы Хәбәшиләргә бәйләнү ихтималлыгын бәян итә Шәйбани хан тарафыннан Казан ханы Мөхәммәт Әмин сараена бүләк итеп җибәрелгән бу музыкантлар шушында яшәп калган, ханлыктагы болганышлап вакытында Дәрвиш Шади Хәбәши суга батырып үтерелә, аның улы Голәм Шади исә Казан артындагы авылларның берсенә китеп югалып, шунда гомерен саклап калган булырга тиеш имеш Исемнәреннән күренгәнчә, музыкантлар Хәбәшстаннан килеп чыкканнар имеш Әмма бу романтик тарихның Хәсәнгата Габәшигә ни дәрәҗәдә катнашы барлыгы томанлы нәсел шәҗәрәсе сакланмаган Ул гына түгел, без хәзер бу нәселнең соңгы дәвердә яшәгән буыннарын, хәтта Хәсәнгата Габәшннең тормышы һәм эшчәнлегсн дә җентекләп белмибез. Хәсәнгатаның атасы Мөхәммәт Мөхәммәтнең атасы Гобәйдулла (1790 1874?), Гобәйдулланың атасы Кәлимулла булган, имеш, яшь буынның фамилиясе Гобәйдулладан кыскартылып, Габәшигә әйләнгән булырга тиеш икән Кайбер мәгълүматлар буенча, Кәлимулла Әлдермеш авылында яшәгән һәм Кавал авылы кызына өйләнгән, анын шул никахтан туган улы Гобәйдулла исә Буа ягындагы Тинчәле авылы хәзрәте Сәйфелмөлек кызы Фатыйма белән гаилә корган. (Сәйфелмөлекнең оныгы Баһаветдингә кияүгә чыга, шул никахтан Шиһабетдин Мәрҗани туа). Мөхәммәт Кече Солабашка мулла булып килеп урнашкан. Хәсәнгата Габәши Казанның К үл буе мәдрәсәсендә укыган, гомере буе гыйлем эстәп яшәгән, бай гына шәхси китапханә туплауга ирешкән. Атасы урынына мулла булгач (1893) та төрле фәннәрне өйрәнүдән туктамаган, аннары үзе дә милләттәшләрен агарту өчен әсәрләр язарга керешкән. Ул халык алдында төрле темаларга вәгазьләр, нотыклар сөйли, матбугатка мәкаләләр яза, заманында барлыкка килә башлаган төрле җәмгыятьләрне оештыруда актив катнаша. X. Габәшинең 1889 елда Казанда нәшер ителгән «Тәрбияле бала» әсәре хакында Галимҗан Ибраһимов: «Китап баштанаяк шундый садә, Насыйрины тәмам рәхәтләндерерлек, үз юлының көчәя башлавын күрерлек саф татарча тел белән язылган», дип уңай бәяли. Г. Ибраһимов Хәсәнгата абзыйның ислам динен яңарту, милли тарихыбызны яктырту өчен яна материаллар һәм ысуллар куллануын да хуплап телгә ала. Җамалетдин Вәлиди исә: «Ул ике тарихи әсәр — төрек-татар халкының кыскача һәм тулы тарихын язды. Ул хезмәтләр мәгълүматка бай», дип билгеләп уза. Хәсәнгата Габәши заманының алдынгы фикер ияләре, мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Фатих Кәрими, Фатих Әмирхан, Таһир Ильяс, Шәһәр Шәрәф һ. б. белән хатлар язышып, форсаты чыкканда аралашып яши. Аның башлангыч мәктәпләр өчен язылган «Төрек ыруглары» (Казан, 1912) хезмәте җәмәгатьчелек тарафыннан аеруча җылы каршылана. «Мәрҗани хәзрәтләрен искә төшерү» мәкаләсе исә «Мәрҗани» (Казан, 1915) мәҗмугасендә дөнья күрә. «Миссионерлык хәрәкәте турында», «Исламның җыр һәм көйгә-музыкага карашы» хезмәтләрен язган галим эзләнүләре нәтиҗәсен вәгазьләрендә дә файдаланырга өлгерә X. Габәши 1895 елда Диния нәзарәтенә эшкә алыну уңаеннан Уфага күчеп китә, монда да ул намуслылыгы, халыкка ихлас хезмәт итүе белән хөрмәт казана. Беркадәр вакыттан соң ул туган ягына әйләнеп кайта, 1917 елда исә Казанга килеп урнаша. Совет дәверендә үз фикере булган мондый дин эшлеклесенә, миллионер Әхмәт Хөсәенов ярдәмендә туган авылында өч катлы йорт салган «бай»га мөнәсәбәт, әлбәттә, яхшы булмый. Килә вакыт, аны гаепләргә сылтавы да табыла. Җәзасы — Соловки сөргене. Галим мулланың картлыгы, шул буын Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган Солтан менә шушы укымышлы Хәсәнгата гаиләсендә дөньяга килә. Башта— атасыннан, аннары Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. Уфага күчкәч, «Галия» мәдрәсәсендә укуын дәвам нтә. Атасының бай китапханәсе рухи эзләнүләренә мул азык бирә. Казан артының җыр-моңы ана сөте белән күңеленә сеңгәнлектән, ул Казанда чакта ул эскрипкәдә, Уфада исә шәхси укытучы яллап, пианинода уйнарга өйрәнә Гаиләдә анын бу шөгыленә теләктәшлек белән карыйлар. Әмма бу чакта әле татар яшьләренә профессиональ музыка белеме алуның ихтыяҗы сизелми — мөселманнар арасында андый һөнәр иясенә тамак туйдыру гарантияләнмәгән була. Менә шунлыктан Солтан Габәши 1915 елда Казан университетының хокук факультетына укырга керә. Ул инде бу вакытта гарәп, төрек, урыс телләрен татар мәгърифәтчеләренекенә хас булганча, мохтаҗлыкта һәм фәкыйрьлектә үтә — анын кара күләгәсе балаларына да бик мул төшә. Солтан Габәши яхшы белә, казакъ, үзбәк, француз һәм алман телләрендә дә аңлаша ала торган була. Уфада чакта ук көйләр чыгара башлаган Солтан, Казанга килгәч, алдынгы милләттәшләре мәҗлесләрендә кайный, шәрекъ кичәләренең, татарча спектакльләрнең музыкаль бизәкләрен иҗат итәргә керешә. Г. Исхакыйнын «Зөләйха», ф. Борнашның «Таһир Зөһрә», К. Рәхимнең «Бүз егет» спектакльләренә С. Габәши иҗат иткән музыканы тамашачылар кул чабып каршылый, аларга күренекле әдип Галимҗан Ибраһимов та югары бәя бирә. С. Габәши революциядән сон Казанда Вахитов мәктәбендә, укытучылар курсында, Шәрекъ консерваториясендә, педагогия һәм музыка техникумнарында музыка укыта башлый. Шуның белән бергә, ул концертларда башкаручы, музыка сөючеләр өчен дәреслекләр һәм программалар төзүче буларак та таныла. Аның «Кәккүк» (Гөлсем Сөләйманова башкаруында тыңлаучылар мәхәббәтен казана) «Рокыя-гөлкәем» һ. б. җырлары да халык арасында кнн тарала. Газиз Әлмөхәм- мәтев, Василий Виноградовлар белән бергә 1925 елда «Сания», 1929 елда «Эшче» операларын иҗат итү С. Габәшинең композитор буларак тагын да үсә төшүен раслый. Әмма шушы дәвердә аның эшчәнлегеннән милләтчелек, ят идеология гонсерләрен эзләү композиторны бик авыр хәлгә куя — ул 1932 елда Казаннан Уфага күчеп китәргә мәҗбүр була. Монда ул Башкорт сәнгать техникумында укыта, шул ук вакытта татарбашкорт музыкаль фольклорын җыйнарга, укыту-методнк кулланмалар язарга тотына. Ләкин монда да аның артыннан кара сакалы сөйрәлеп килә - эшеннән куыла. Милли башкаласында яшәп, туган халкының профессиональ музыкасын үстерергә тиешле, моңа дәрте дә, дәрманы да җитә торган асыл зат хәзер инде Уфа шикелле зур мәркәздә яшәүдән дә мәхрүм ителә ул Башкортстанның Борай районы Челкак авылында гади мөгаллим рәвешендә көн күрергә һәм шунда сүнәргә мәҗбүр була. Солтан Габәши (1891 1942) кыска һәм тынычсыз гомерендә татар профессиональ муэыйкасы тарихында беренче буразналарны сызучы талантлы композитор, оста башкаручы, сәләтле педагог, милли сәнгатебезгә күп кенә үзенчәлекле әсәрләр бүләк иткән кадерле зат булып кереп кала. Ләкин вакытында әсәрләрен нотага салып җыеп бармаганлыктан, анын күлчелек иҗат хәзинәсе эзсез югала. Әсир халыкның талантлы улы табигый сәләтен ачып бстермәстән, совет империясенең азчылык милләтләрнең иҗат көчләрен бастыру сәясәте аркасында, вакытсыз гүргә керә. С. Габәши татар профессиональ музыйкасына нигез салучыларның берсе булса, бнектаулылар тагын бер тармакта «беренче» данын казанган якташлары белән горурлана алалар Рәсми белешмәлекләрдә Казанда туган дип теркәлгән Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров кебек, татар драматургиясенә нигез салучы Габдрахман Ильяси (1856 1895) да дөньяга килүе белән башкалабызга беркетелгән. Бу өч шәхеснең һәммәсе ата-бабасы аркылы авылга бәйләнгән аларның һәркай- сынын тамыры Биектау төбәгенә тоташуы замандашларыбызда шик уятмый. Әле дә арабызда яшәгән композитор Әнвәр Бакиров үзе «мин Әлдермеш малае» дип саный икән, моны кире кагырга хакыбыз да юк! Татар мәдәнияте эшлеклеләрен һәм аларның эшчәнлегсн барлап, «Әдәби сүзлек» төзегән Исмәгыйль Рәминең раславынча («Татарстан» ж., 1993, № 1, 86 бит). Габдрахман Ильясиның бабасы Әлдермештә гомер итә Атасы Мөхәммәтдәмин хаҗи Казанда кызыл Габдрах чан Ильяси малчы сәүдәгәр булып китсә дә, атасы йортына еш кайтып йөри. Шунлыктан яшь Габдрахманның да Әлдсрмеш һавасын сулавын, анын ризыгын җыюын, теле- җыры монын күпмедер дәрәҗәдә шуннан алуын фараз кылу табигый. Габдрахман белемен Казанның Күлбуе мәдрәсәсендә алуы да якташлары традициясенә туры килә. Билгеле, зиһенле һәм эзләнүчән бала буларак, ул шушы иске типтагы мәдрәсә гыйлеменә генә канәгатьләнеп калмаган, замананың бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри белән танышып, аның йогынтысында дөньяви белем эстәүгә дә күңелен биргән. Үзлегеннән һәм укытучы яллап урысча өйрәнгән, урыс театры спектакльләренә йөргән һәм дөнья көтәргә яраклы әзерлек бирә торган китаплар белән танышкан. К. Насыйри кебек, матур язу, рәсем ясау һәм балта эше һөнәрләрен дә үзләштергән. Бөек мәгърифәтче белән авылларга йөреп, халык иҗаты үрнәкләрен җыюда да катнашкан, туган ягы һәм халкының тарихы белән дә җитди кызыксынган. Шунлыктан ул Казан археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алынган, аның утырышларында катнашып, үзе дә чыгышлар ясаган. Мисалга, аның Казанга Пугачев явы килүе хакында бер татар кулъязмасын табуы һәм шул турыда җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирүе заманының урыс матбугатында да теркәлеп калган. Сәүдәгәр Мөхәммәтдәмин Ильяси бөлгенлеккә дучар булып, шактый бурычын улы җилкәсенә калдырып, 1883 елда вафат булгач, укымышлы Габдрахманның тормышы бик нык кыенлаша—ул барлык мирас малны атасы бурычын түләүгә тотып бетерә дә, үзе башка байларга кәнсә-хисап эшләрен башкаручы сыйфатында ялланып яшәргә мәҗбүр була. Шулай да ул мәгърифәтчелек эшчән- легеннән баш тартырга теләми—сиксәненче елларда татарча гәзнт чыгарырга омтылыш ясый. Патша хөкүмәтенең колонизаторлык сәясәте моңа юл куймагач, ул хәленнән килгәнен эшли —1886 елда туган телендә беренче сәхнә әсәре булган «Бичара кыз» драмасын яза һәм аны киләсе елда бастырып чыгара. Шул ук 1887 елда «Яшь кыз вә хатыннарга Һәдия» китапчыгын да нәшер иттерә. Шиһаб Мәрҗанинең «Мөстәфадел әхбар»ы дөнья күргәч, ул урыс җәмәгатьчелеген шуның белән таныштыруга көчен сала — махсус доклад сөйли. «Бичара кыз» драмасында Г. Ильяси кадимчелеккә нәфрәт уяту, шәхес иреген, кешелеклелек һәм азатлык фикерләрен һәм гамәлләрен яклаучы буларак чыгыш ясый. Татар җәмгыятендә яңалыкка юл ачу, хатын-кызларнын ирләр белән тиңлегенә ирешү кирәклеген тамашачыларга да сеңдерү бурычын куя. Аның пьесасында Казан арты сөйләшенә хас үзенчәлекләр дә чагыла. Габдрахман Ильяси беренче сәхнә әсәре иҗат итеп, татар драматургиясенә яңа көчләрнең килүенә илһам һәм этәргеч бирә, театр сәнгатебезнең аякка басуына беренче нигез ташын сала. Хөрмәтле драматургның тормыш юлын һәм иҗатын яшь буынга таныту юлында Мөхәммәт Гайнуллин, Латыйф Җәләй байтак эш башкара, Г. Ильяси хезмәтләре татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. иектау төбәгенең иң якты йолдызлары—Ташсу авылыннан күтәрелгән Максудилар. Бу атаклы нәселнең хәзер инде ун буыны җәмәгатьчелеккә билгеле дип әйтергә мөмкин. Мәгълүм шәҗәрәнең тамыры — Булат. Аның улы — Исмәгыйль, Исмәгыйль у лы - Корбангали, Корбангали улы — Максуд, Максуд улы - Гайнетдин, Гайнетдин улы -Низаметдин Менә шушы Низаметдин мулла Максуда туган халкы иҗтимагый тормышында күренекле урын тотачак ике ул (уртанчы улы Салихҗан сәүдәгәрлекне сайлый - Печән базарында кибет тота, тире, күн әйберләре белән сату итә) үстерә Аларның өлкәне Әхмәтһади (1868 -1941), башлангыч белемне атасыннан алганнан соң, укуын 1881 елдан Казанның Күлбуе мәдрәсәсендә дәвам итә. Шунда укыганда Кырымда чыгарылган «Тәрҗеман» гәзите һәм Төркиядән килгән вакытлы матбугат, китаплар белән дә тынышып бара, хосусый укытучыдан урыс телен өйрәнә, тагын бик күп нәрсәләр белән кызыксына. 1894 елда исә Истанбулга китеп, анда алты ел буе белемен тулыландыра. Кайту уңаенда Кырымда тукталып, Бакчасарайның «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә гарәп теленнән сабак бирә. Монда ул урыс телен өйрәнүгә дә куп көчен сала. 1902 елда Казанга әйләнеп кайткач, Әхмәтһади экстерн тәртибендә урыс теле мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары Казан университетының тарнх-фнлология факультетында ирекле тыңлаучы булып дәресләргә йөри. Б 1906—1918 елларда Әхмәтһади «Йолдыз» гәзитен чыгарып, укучыларга ким таныла. Демократик рухта һәм халыкчан телдә нәшер ителгән бу басма тиз арада ик күп тарала торган гәзиткә әйләнә. «Ят кавем» телендәге вакытлы матбугатка патша цензурасы аеруча каныккан, тырнак астыннан кер эзләү белән шөгыльләнгән шартларда «Йолдыз»ны өзлексез чыгарыр, аны яптырмас өчен, Әхмәтһадига гадәттән тыш саклык, сәяси уяулык күрсәтергә туры килә. Моның өчен аны бер яктан суллар тәнкыйтьли, икенче яктан уннар канәгатьсезлек белдерә. Әмма бу дәвердә әнә шундый урта юлдан бару гына «Йолдыз»ны вакытсыз ябылудан коткара һәм ул күпчелек укучылар өчен файдалы мәгълүмат һәм хәбәр чыганагы булып чыга ала. Әхмәтһади Максудига аеруча киң танылу китергән икенче хезмәт татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен дәреслекләр иҗат итү була. Аның «Мөгаллим әү- вәл» китабының утыздан артык басма.. , , , татарлар гына түгел, күп кенә кардәш халыкларның да яше-карты укырга-язарга өйрәнә. Әхмәтһади абзый әлеге әлифбасыннан тыш, туган теленең байтак грамматика китапларын, гарәп, урыс, француз телләре үзөйрәткечләрен дә яза. Ул шушы дәреслекләре белән туган халкы арасында җәдит мәктәп-мәдрәсәләре ачылуга, аларнын киңәюенә тиңсез өлеш кертә. Ул хәтта җәдитчелек җәелүенә байларның матди ярдәм күрсәтүенә дә ирешә. Аның туган тел грамматикасы дәреслекләре заманы өчен ин уңышлы беренче хезмәтләрдән санала. Эшчәнлеге менә шулай ташкын кебек көчле дәвам иткәндә, илдә революция була. «Буржуаз эшлекле» дигән ярлык тагылган мәгърифәтче, ничек кенә сак эш итмәсен, советларның салкын мөнәсәбәтенә дучар була. Мулла баласына әкренләп эшчәнлеген даимн тарайтырга туры килә. Әмма канына сеңгән саклыгы аны рәхимсез нахак җәзалардан өлешчә саклап кала Ул сәясәткә күпмедер җайлашырга мәҗбүр булса да, күпчелеккә файдалы эшләрен дәвам итәргә тырыша - энциклопедик төстәге зур күләмле атамалар сүзлеген төзи һәм бастырып чыгара. Мәгърифәтче Әхмәтһадиның төрле тармакларда ан-белем бирә торган бүтән хезмәтләре дә дөнья күрә. Аның шушы эшчәнлеген замандашлары югары бәяли. Билгеле, ясалма киртәләр куелмаса, ниятләренә аяк чалмасалар. Әхмәтһади Максуди иҗат дәрте ташып, белеме тирәнәеп җиткән дәвердә тагын да күбрәк эш күрсәтә алган булыр иде. Әмма ул, яхшыга өметләнеп, революциядән соң да ватанында кала. Милли матбугатыбыз, мәгарифебезне үстерүдә сәләтен тулысыңча ачарга өлгермәсә дә, аның мирасы безнең кадерле хәзинәбезне тулыландырып, үсешебезнең кыйммәтле этәргече икәнлеген даимн исебезгә төшереп тора. Күлбуе мәдрәсәсендә кардәшләрнең кечесе Садретдин (5.V1II.1879 20.11.1957) дә укый 1888 1895 елларда ул монда дин гыйлеме, гарәп-фарсы телләрен үзләштерә. Абыйсы Кырымга кайтып урнашкач, Садрый да «Зынҗырлы» мәдрәсәсенә барып, ел буе урыс теленнән сабак ала. Шул әзерлек ана 1897 елда Казанда Укытучылар мәктәбенә укырга керергә мөмкинлек бирә 1898 елда шушында Күлбуе мәдрәсәсенең икенче бер сәләтле шәкерте Гаяз Исхакый да белемен күтәрә башлый Мәдрәсәдә чакта ук К. Насыйри һәм бүтән галим, язучыларның әсәрләре белән танышырга өлгергән егетләр, Укытучылар мәктәбендә укыганда урыс һәм Европа халыклары әдәбияты белән тагын да ныграк мавыгалар һәм үзләре дә беренче иҗат тәҗрибәләрен ясыйлар Әнә шулай Садрый Максудннын «Мәгыйшәт» («Тормыш») романы дөньяга килә 1901 елда Учительская школаны тәмамлаган Садрый белем алуын дәвам итәргә теләп, Төркиягә китә Истанбул шәһәрендә бер елга якын француз, латин телләрен өйрәнә 1902 елда Парижның Сорбонна университетына керүгә ирешә. Монда ул берьюлы хокук һәм әдәбият факультетларында укый Дүрт ел сы дөнья күрә — шушы әлифба буенча Әхмвтһади Максуды дәвамында зур тырышлык куеп, юрист дипломын ала. 1906 елда иленә кайткан С. Максуди Икенче Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана, ләкин ул монда эш күрсәтергә өлгерә алмый кала—бу Дума өч ай унике көн генә яши. Садрый Өченче Думага да үтә —монысы 1907— 1912 елларда эшен уңышлы дәвам итә. Монда ул хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәтен тәнкыйтьләп байтак чыгышлар ясый — империядәге мөселманнар хокукын якларга тырыша. Шушы дәвердә Дума вәкиллеге эчендә Англиягә бара (1909), юл тәэсирләрен 1912 елда китап итеп басылган «Англиягә сәяхәт» әсәрендә тасвирлый. 1913 елда Рәсәйдә дә юрист дипломы танылсын өчен, урыс телендә университет программасы буенча имтихан тота һәм Казанда адвокат ярдәмчесе булып эшли башлый. 1911 елда мәшһүр миллионер Шакир Рәмиев кызы Камиләгә өйләнгәч, Садрыйның татар байлары катламы алдында да абруе күтәрелә. Әмма 1913— 1917 елларда ул сәясәт һәм матбугаттан ерак тора. Вакытлы хөкүмәтнең «Төркестан комитеты»нда бераз эшләп алгач кына, милли хәрәкәткә катнашып китә. Мәскәүдә узган Мөселман корылтаенда катнаша алмаса да, аны Мөселман Үзәк Бюросына сайлап куялар. Җәен ул Рәсәй мөселманнарының «Милли- мәдәни автономиясе» проектын яза. Икенче Мөселман корылтае Эчке Рәсәй һәм Көнбатыш Себер вәкилләреннән генә тора, алар Максуди проектын хуплый. Аны гамәлгә ашырыр өчен Автономия комитеты сайлана, Садрый Максуди аның рәисе итеп билгеләнә. Эчке Рәсәй һәм Себер төрек-татар Милли Мәҗлесе С. Максуди җитәкчелегендә Милли Идарә сайлый, ул өч министрлыктан корыла. Бу Идарә өч ай алты көн генә яши — Советлар аны тиз арада гамәлдән чыгара— өч министрлыктан Мөселман Диния нәзарәте генә таныла. С. Максуди Мәскәүгә барып Советлар карарына протест белдерсә дә, кулга алынганчы, Нижгар ягы татар авылларына китеп югалуны хуп күрә, аннары Мәскәү һәм Петроград аша яшерен төстә, Петроград мулласы Муса Бигиев ярдәмендә, 1918 елның җәендә Финляндиягә качып китә. Садрый әфәнде Финляндиядә ун ай чамасы яшәгәч, Франциягә барып урнаша. Вакыт-вакыт Берлиндә яшәп алгаласа да, 1925 елга кадәр ул Парижда тора һәм Сорбонна университетында укыта, төркиләр тарихын, мәдәни истәлекләрне өйрәнү һәм тикшерү белән шөгыльләнә. Шул дәвердә Эчке Русия мөселманнары автономиясен яклау буенча халыкара конференциягә документлар әзерләп бирә. Франция һәм Төркия матбугатында гыйльми мәкаләләр бастыра, Төркнягә барып лекцияләр дә сөйли. Ул шулай Төркия президенты Мостафа Кәмал Ататөрекнең дә игътибарын җәлеп итә һәм 1925 елда, анын тәкъдиме буенча, Анкарага күчеп килә. Монда төрле комиссияләр эшендә катнаша, хокук фәнен укытуга җәлеп ителә. 1930— 1934, 1934—1938, 1950—1954 елларда өч тапкыр Төркия парламенты депутаты итеп сайлана, милләт вәкиле буларак, халыкара конгрессларга җибәрелә. Әнә шулай ул Төркияне яңарту хәрәкәтендә актив катнаша. Анкара университетында — унсигез, Истанбул университетында ике ел укыта. Шул дәвердә хокук, тарих, тел һәм башка темаларга багышланган күп кенә хезмәтләр язып бастыра. Ататөрекнең киңәшчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен башкаручы, аерым алганда, Төрек тарих корымын (тармак академиясе!) төзүне башлап җибәргән була. С. Максудиның барысы 16 исемдә китаплары басыла, шуларның икесе — Казанда, калганнары Төркнянең Анкара һәм Истанбул шәһәрләрендә дөнья күрә. Аларның кайберләре исә ике-өч тапкыр нәшер ителә. С. Максуди каләм эшчәнлеген язучы һәм журналист сыйфатында башлап җибәрә, соңрак ул төп игътибарын хокук мәсьәләләренә юнәлтә, бигрәк тә төрки халыкларның хокукый төшенчәләрен, чыгарган кануннарын өйрәнүгә зур Садрый Максуди илтифат күрсәтә, шушы өлкәдә төпле тикшеренүләр алып барып, «Фарабиның хокук фәлсәфәсе» (1945), «Төрек тарихы вә хокук» (1947), «Төрек хокукы тарихы» (1928) монографияләрен иҗат итә, шунын белән бергә, ул бай халыкара тәҗрибәне истә тотып, төрек телендә университетларда укытыр өчен «Хокук тарихы дәресләре» (1927), «Хокукмын гомуми әсаслары» (1937), «Гомуми хокук тарихы» (1941) хезмәтләрен бастырып чыгара. Тел, тарих, фәлсәфә буенча да әһәмиятле тикшеренүләр ясый һәм шушы тармакларда Төркия иҗтимагый фикере, дәүләт төзелеше сәламәт нигездә үсә һәм алга китә алсын өчен, җәмәгатьчелек югары бәя биргән китапларын нәшер итә. «Котадгу белег» (1947), «Төрек теле өчен» (1930), «Скифләр-сакалар» (1933), «Урта Азия түрек дәүләтләре» (1934), «Хокук фәлсәфәсе» (1946), «Миллият тойгысының социологик әсаслары» (1955), «Теократик дәүләт вә ланк дәүләт» (1940), «Инглиз гаммә хокукының үсеше сәхифәләре» (1940) нәкъ менә шундыйлар хисабына керә. Анын вакытлы матбугатта басыла торган күп санлы мәкаләләрен Төркия җәмәгатьчелеге һәрвакыт игътибар белән каршылый, авторны хуплап яки анын белән бәхәскә кереп, С. Максу ди күтәргән мәсьәләләрнең актуаль һәм әһәмиятле булуын раслый. С. Максуди сәләтенең университет укытучысы, кыю тикшеренүче, дәүләт сәясәтчесе вазифаларын үтәүгә, җәмәгать эшләрендә катнашуга җәелүе замандашлары һәм яшь буын тарафыннан югары бәяләнүен без аңа багышланып басылган махсус китаплар, вакытлы матбугатта чыккан күп санлы мәкаләләрдән күрә алабыз. Алар төрек, инглиз, фин, француз телләрендә тәкъдим ителә, бу язмаларның авторлары арасында күп кенә төрки халыкларның күренекле эшлек- леләрен очратырга мөмкин. Атаклы төрек язучысы Паями Сафа, төрек профессорларыннан 3. Фындыкуглы, Ә. Әрҗиласун, Ә. Кабаклы, X. Иналчык, румый- ниялеМ. Өлкесал, кырымлы Җ. Сәетәхмәт, кафказлы Кадыйрҗан, төркеегаилы М. Чокай, милләттәшләребездән Г. Исхакый, Г Баттал, X. Кошай, Ә Курат, Н. Дәүләт һ. б. С. Максуди хезмәтләрен танытуга зур игътибар бирә Г. Айда «Садрый Максуди Ареал» (Анкара, 1991) китабын «Төрек бөекләре сериясе»ндә бастырып чыгара, Габделбари Баттал «Ике Максуди» (Истанбул, 1959) әсәрен нәшер иттерә. С. Максуди исеме соңгы дәвердә донья күргән барлык төрек энциклопедияләрендә лаеклы урын алып килә. Мөһаҗир милләттәшебез, мәгълүм сәбәпләр аркасында, ватанында җитмеш ел чамасы телгә алынмады, алынган хәлдә милләтче, совет дошманы, буржуа эшлеклесе итеп танытылып киленде. Кояшны иләк белән томалап булмаган шикелле, Садрый Максуди исемен дә мәкге каралтып тору мөмкин түгел иде Аның «Мәгыйшәт» романы һәм «Англиягә сәяхәт» әсәре «Казан утлары» журналында, кайбер бүтән хезмәтләре шулай ук вакытлы матбугатыбыз битләрендә укучыларга тапшырылды. С. Максудннын эшчәнлеге белән таныштыруга Я Абдуллин, И. Таһиров, Ә. Кьримуллнн һ. б. инде байтак тырышлыгын җикте, без хәтта күренекле шушы шәхесебезгә багышлап махсус гыйльми җыйналышлар уздыруга да ирештек. Ләкин бу әле эшнен башы гына С. Максуди мирасын халкыбызга тулырак күләмдә кайтару киләчәктәге бурычыбыз. Үзе дә изелгән бер халыкның улы булган кешенең, Рәсәй парламентында агрессив омтылышлар ясалганда, финнәрнең автономиягә хокукы барлыгын, Төркия җирен басып алуның әхлаксызлык, тарихи гаделсезлек булачагын кыю рәвештә исбатлап чыгыш ясавын Финляндия һәм Төркия җәмәгатьчелеге бүген дә онытмый. Әсирлектә калган халыкның улы беркайчан да бәйсезлегсн югалтмаган дәүләткә барып урнашып, анын гуманитар фәннәрен ныклы нигезгә куеп, үсешенә кыйммәтле өлеш кушкан, Төркня Җөмһүриятенең дәүләт сәясәтен дөрес юлдан алып баруда президент Ататөрекнең терәге булган Үзара капма-каршы рухтагы ике зур мәмләкәтнең парламентларына җәмгысс биш мәртәбә сайлана алган шәхес тарихта бүтән бармы икән? Мин белмим. Менә шунын өчен дә Садрый Максуди исеме безнең өчен кадерле, биектаулыларның гына түгел, бөтен татар халкының горурлыгы булып тора. С. Максуди Гадилә һәм Наилә исемле ике кыз үстерә, шулардан Гадилә Айда (1913—1992) атасы юлыннан китеп, байтак уңышларга ирешә Ул да. Анкара университетында белем алганнан соң, атасы кебек. Сорбонина университетына юнәлә Соңыннан тел, әдәбият, тарихка караган хезмәтләр яза һәм вакытлы матбугатта бастырып чыгара. Төрек һәм француз телләрендә унике китап нәшер иттерүдән тыш, ул озак еллар Анкара һәм Истанбул университетларында укыта һәм доцент дәрәҗәсен казана Француз әдәбияты белгече Гадилә ханым Төркнянсң беренче хатын-кыз дипломаты булып таныла Италиядә Төр- кия илчесенең киңәшчесе була. 1976 елда сенаторлыкка сайланган Г. Айда нке бала үстерә. Садрый Максудиның оныгы Гөнүл Пултар да бабасы юлыннан киткән — ул Анкара университетында укыта, бер үк вакытта иҗат белән дә шөгыльләнә— 1979 елда «Дөнья—бер кәмит» романын бастыра, аның башка әсәрләр язуы да билгеле. Садрый Максуднга да, аның кызларына да ата-баба туфрагына баш ию совет дәверендә мөмкин булмый. Әмма Гөнүл ханым балалары белән һәм С. Максудиның кызы Наилә Турханнан туган оныклары Татарстанны күрә алдылар. Г. Пултар ханым бабасы хөрмәтенә уздырылган симпозиумда катнашып, башкалабызда тирән эчтәлекле доклад та сөйләп китте. Яшь буынның Биекгау төбәгенә, Ташсу авылына аяк басуы киләчәктә дә дәвам итәр, дип өметләнәбез. амыры тирәнгә киткән һәм нык булган агач тиз һәм куәтлерәк үсә, r I корылыкка да, җил-давылларга да бирешми. Халык та шулай. Тарихи хәтере ераграк дәверләргә тоташкан саен, анын тормыш тәҗрибәсе юмартрак байый, гореф-гадәтләре, теле һәм мәдәнияте тотрыклырак үсә, шуның нәтиҗәсендә аның тышкы басымга карышу көче дә дәрманлырак һәм дәртлерәк баскычка күтәрелә. Миссионер Николай Ильминскийның (В. Ульянов-Лениннын чукындырган атасы, гаилә дусты) азчылык халыкларны христианлаштыру һәм урыслаштыру программасын, бераз иннек-кершән ягып, гамәлгә алган большевиклар, Совет хакимияте менә шуның өчен дә татарның тарихи хәтерен җуярга ашкынды — аның барлык прогрессив казанышлары Октябрь революциясеннән сон гына барлыкка килә, диюгә кадәр барып җитте. Кайбер «белгечләр» яшь буыныбызга: «Революциягә кадәр татар телендә китаплар басылмаган», дип кабатлаудан да оялмады. 1917 елга кадәр миллионнарча тираж белән унбиш мен чамасы исемдә татар китабы нәшер ителгән хәлдә, шул китапларны язучылар яки чыгаручылар, аларны укучылар исән чакта! Әлеге укучыларның һәммәсен тиз арада юк итеп бетерү ансат түгел иде, әмма язучыларын һәм нәширләрен гүргә кертү ашыгыч тәртиптә башкарылды. Шуның аркасында татарның берничә буыны кадерле затларын оныта башлау гына түгел, тарихы белән кызыксынуын да йомарга, туктатырга мәҗбүр булды. Мәмдәл авылында XIX йөздә Мөхәммәтзыя Бәхтияр улы яшәгән, заманнын әгълә укымышлысы булган. Милләттәшләренә хаҗәт белемне бирергә омтылып, 1897 елда ул «Арифметика» дәреслеген язган (Кулъязмасы КДУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана). Атамаларны гарәпчә куйса да, бу китап укучыларга туган телебездә математикадан башлангыч белем бирергә тиеш була. Кайчан туган Мөхәммәтзыя әфәнде, ничәнче елга кадәр яшәгән, тагын нинди хезмәтләр иҗат иткән? Кызганыч ки, кы- зыксынуларыбызны кандырырлык мәгълүматлар юк. Ярый әле 1917 елда бәхетле Совет дәвере башланган, шул заманда сәләтләре ачылган шәхесләргә беркадәр илтифат күрсәтү рөхсәт ителгән! Өбрәдә нигезләнгән Салих Сәйдәшев (1900— 1954) музее менә шуңа мисал булып тора. «Казанда туган» дип танытылган сөекле кемпозиторларыбызнын тамырлары ничек шушы авылга тоташуы Өбрә музеенда шактый тәфсилле күрсәтелә. Музей бер генә бүлмәне тәшкил итсә дә, анда С. Сәйдәшевнен Салих Сәйдвшев кайбер шәхси әйберләре, документларының һәм әсәрләренен фотокүчермәләре, атаклы композиторга баглы китаплар һәм вакытлы матбугат үрнәкләре тупланган. Композитор кайтып йөргән йорт, Салих әфәнденең кардәшләре һәм аралашкан танышлары хакында да мәгълүмат табарга мөмкин монда. «Маяк» күмәк хуҗалыгы (рәисе — Маннаф Сәгьдиев) корган, Республикабыз мәдәният министрлыгы һәм Казандагы С. Сәйдәшев музей-фатнры булышлыгында экспонатлар җыйналган бу хәтер йорты күңелдә матур хисләр уята. С. Сәйдәшев тормыш һәм иҗаты җәмәгатьчелеккә яхшырак билгеле булганлыктан, ул турыда җәелеп язуның хаҗәте юктыр дип уйлыйм. Халкыбызның рухын күтәргән, музыйка сәнгатебезнең алтын хәзинәсенә кергән кайбер әсәрләрен санап китү исә, мөгаен, артык булмас. Кәрим Тинчуриннын «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе», Хәбибулла Ибраһимовнын «Башмагым», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә», Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик», «Изге әманәт» һәм башка күп кенә әсәрләргә җәмгысе илледән артык пьесага нәкъ менә С. Сәйдәшев музыйка яза, тамашачылар аның талантына әле бүген дә бик рәхәтләнеп кул чаба. Композиторның «Тукай маршы», «Совет Армиясе маршы» һәм байтак сандагы җырлары шулай ук күпләрнең яраткан әсәрләре булып күңелләрдә яши. Татарстанның халык артисты исемен казанган композиторыбыз иҗаты чәчәк аткан көннәрдә вакытсыз рәвештә арабыздан китә. Өбрәгә күрше Әлдермеш авылы — күренекле композиторыбыз Әнвәр Бакировның (7.VII.1920) ат а-баб ал ары гомер иткән җир. Хәер, ул үзе дә шушында балачагын үткәрә (1924—1934) гаиләләре белән кире Әлдермешкә әйләнеп кайткач, атасы Закир абзый сельпода, абыйлары мәктәптә эшли башлый Алар- ның гаиләсендә берәр уен коралында көй чыгара белмәгән кеше булмый, шунлыктан Әнвәр дә бик яшьли музыйкага хиресләнсп үсә, сигез яшендә үк спектакль куюда катнаша башлый. Авыл белән бәйләнешен гомер буе өзмәве ана милли моңнарны, милли тормыш сулышын җанына тирән сеңдерергә бай мөмкинлек бнрә —шуның нәтиҗәсендә композиторның иҗаты халыкчан аһәңнәргә бай сыйфатта үсеп җитлегә. Тулы профессиональ белем алган Ә Бакиров музыйканын төрле жанрларында уңышлы әсәрләр иҗат итә. «Кемгә сөйлим», «Әниемнен җылы кочагы», «Әйткән идең», «Әгәр белгән булсам», «Тамчылы гөл», «Кыр казлары киткәндә», «Мәк чәчәге» ул язган җырлар өч йөздән артык. Моннан тыш, төрле уен коралларында башкарыр өчен сонатина, сюита һәм пьесалар да, симфоник әсәрләр дә, «Су анасы» балеты һәм «Гөлзадә», «Тукай» опералары да туа аның каләменнән Мәктәпләр өчен музыйка дәреслекләре һәм методик кулланмалар да яза, вакытлы матбугатта музыйка темасына мәкаләләр дә бастыра. Анын әсәрләре авыл һәм шәһәр сәхнәләрендә, радио- телевидениедә, якташы С. Сәйдәшсв- неке кебек, бик еш яигырый. Унбишләп җыентыгы Татарстан китап нәшрияте- ндә, «Су анасы» балеты һәм тагын кайбер әсәрләре Мәскәүнсн «Музыка» нә- шриятендә дөнья күрә. Композиторның «Су анасы» балеты тамашачыларның кайнар мәхәббәтен яулап алып, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Татарстанның һәм Русиянен атказанган сәнгать эшлсклесе Ә. Бакировның якты иҗаты бүген дә уңышлы дәвам итә Шунысы игътибарга лаек: үзенә танылу китергән беренче әсәрен «Иртәнге серенада» көен ул якташы Хәй Вахит сүзләренә 17 яшендә язган була' «Маяк» күмәк хуҗалыгы күптән түгел Әлдермеш авылы уртасында икс катлы зур залы һәм дистәгә якын кечерәк бүлмәләре булган затлы мәчет корып өлгертте М Сәгъдиевнең әйтүенчә, аның икенче катында авыл тарихы музее Әнвәр Бакиров урнашачак. Анда инде күпләрнең горурлыгы булган Г. Ильяси, Ә. Бакиров һәм башка күренекле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юллары, казанышлары лаеклы рәвештә күрсәтелер. Әлдермешлеләрнең соңгы елларда игенчелектә һәм терлекчелектә, көнкүрешне уңайлаштыруда ирешкән сокланырлык казанышлары тиздән рухи тормышка да үзгәрешләр кертәчәгенә өмет уята. Татар: «Ат аунаган җирдә төк кала», дияргә ярата. Г. Ильясиның Әлдермешеннән ерак түгел урнашкан Мәмдәл авылында күренекле драматургыбыз Хәй Вахитның (1918—1978) тууы шушы әйтемне куәтли шикелле Г. Ильяси беренче сәхнә әсәребезне язса, X. Вахит инде якташы эшен яңа заманда дәвам итә һәм, профессиональ осталыкның биек үрләренә күтәрелеп, татар драматургиясен СССРның дистәләрчә милли театрлары сәхнәләренә алып менә. Тамашачыларыбыз театрга суынган илленче еллардан соң Хәй Вахит әсәрләре милли сәхнәбезгә дәртле сулыш өрә — Мәмдәл егете алтмышынчы- җитмешенче еллар дәвамында берсеннән-берсе кызыклырак пьесалар язып, тамашачыларның яңадан театрга кайтуына сәбәпче була. X. Вахитның иҗади уңышы, табигый сәләтеннән тыш, бай тормыш тәҗрибәсенә һәм киң кырлы, тирән профессиональ белем алуына да бәйләнгән. Театр һәм музыйка училищеләрендә, Казан консерваториясендә һәм Мәскәүдәге ике еллык Югары әдәби курсларда уку, мөгаллим, җырчы, фронтта тупчы булып хезмәт итү аның үзенчәлекле шәхес, кызыклы фикер иясе сыйфатында җитлегүен тизләтә. Шигырьләр һәм поэмалар, балалар өчен сәхнә әсәрләре язу аны кин колачлы җитди иҗатка әзерли. X. Вахитнын сәхнәләребездә уңыш казанган барлык әсәрләрен санап тормастан, «Беренче мәхәббәт» һәм «Күк капусы ачылса» пьесаларын телгә алу да җитәр кебек. Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган «Беренче мәхәббәт» пьесасы йөзләрчә мәртәбә уйналып, яңа буын тамашачыларның да игътибарын җәлеп итеп килә. Бнектау төбәге әдәбият-сәнгатебезгә яңадан-яна иҗади көчләрне тудыруы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Олы Солабаштан шагыйрь Галимҗан Мөхәммәтшин (1911—1941), Кече Битаманнан Габдулла Шәрәфи (1926), Рафис Корбанов (1957), Кече Кавалдан Альберт Хәсәнов (1937), Суыксудан Солтан Шәмси (1956), Бикнараттан Зиннур Хөснияр (1961) да әдәбият сөючеләргә байтактан таныш. Музыйка уен кораллары ясавы, җыр-көйләребезне сакчыл җыйнавы белән мәшһүр Гыйлаҗетдин Сәйфуллин (1884- 1946) Иске Рәс авылында туган. Милли театрыбызның беренче карлыгачларыннан Ситдыйк Айдаров (1895—1938) әнисе аша Чыршы авылына, академик, Казагыстан ФА вице-президенты Шәүкәт Ибраһнмов (1923—1989) Өбрәгә, СССР халык артисты Азат Аббасов (1925) Курсага тоташкан. Биектау төбәге музыйкант Ярулла Әхмәдул- лин (Кече Солабаш, 1906—1976, Казан), Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова (Өмбә, 1923), Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдшюва (Өнсә, 1948) кебек сәхнә осталарын, радио-телевидениебезгә Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Бибикамал Саттарова (Торнаяз, 1923—1985, Казан), Әминә Сафиуллина (1925, Ямаширмә) шикелле дикторларны да бирде ич әле. Бу якта туып-үскән игелекле җаннардан авыл хуҗалыгы, сәнәгать, табигать һәм башка фәннәр өлкәсендә җитешкән галимнәрне, дәүләт эшлеклеләрен, әйтик, Айбаштан контр-адмирал Исхак Исламов (1865—1923), Ямаширмәдән СССР Герое исемен татарлар арасында беренче булып алган Гыйльфан Батыршин (1914—1947)’, Татарстан премьер-министрынын урынбасары Илгиз Хәйруллин (1940) исемнәрен дә онытмаска кирәк. Аларнын һәммәсенә җентекләбрәк тукталынса, бу язмам бик озынга китәр иде. Шулай да атаклы Габәшиләр нәселеннән Рөстәм Солтан улының тарих фәннәре кандидаты, Кодаштан Фирдәвес Гарипованың филология профессоры һәм күп кенә китапларның, фәнни хезмәтләрнең авторы икәнлекләрен искәртмичә, сәнгать фәннәре докторы Фуат Хөсәен улы Вәлиев хакында киңрәк мәгълүмат б«грмичә мөмкин түгел. Кече Кавалда туган Ф. Вәлиев (1921—1984) Казан артының үткәнен, рухи һәм матди казанышларын җентекләп өйрәнгән галим иде. Туган ягының халкыбыз тарихында тоткан урынын калку күрсәткән хәлдә, ул татарның гомүм үсешен, һөнәрчелеге һәм сәнгате үзенчәлекләрен ачуга бөтен йөрәк ялкынын биреп эшләде. Мәскәүдә билгеләнгән дәрәҗәләр баскычы буенча өченче сортлы, ягъни чикләнгән автономиягә генә ия милләтнең зур тарихы да, матур казанышлары да булырга тиеш түгел дип хисапланган дәвердә Ф. Вәлиев эшчәнлеге алтмышынчы елларда ук кайбер уяуларда шик-шөбһә уята. Аның Казанда эшләп 1 Донбасста (Голубовка руднигы) туа. Ямаширмә ата-анасы ватаны, шунда кайтып йөри ргән «Урта Идел буенын борынгы һәм урта гасырлардагы сәнгате» (1975) монографиясенең төп өлешен татар кавеме казанышларын яктыртуга багышлый. Шушы ук елда Мари республикасы башкаласында «Казан татарларының архитектура-декоратнв сәнгате» дигән зур күләмле тикшеренүен дә бастырып чыгара Институтта укыту, мари сәнгать белгечләрен тәрбияләү белән бергә, ул монда докторлык диссертациясен дә язып тәмамлый. Әмма ул диссертацияне яклау чынлыкта күзәтү астында яшәүдән котыла алмаган галимгә яна михнәт чигүләр аша гына мөмкин була аны югары профессиональ әзерлеге, соклангыч тырышлыгы һәм юмарт табигый сәләте, максатка ирешү өчен үҗәт көрәшә белүе генә җинүгә илтә Ниһаять, ул — сәнгать фәннәре докторы, татар мәдәниятенең тулы бер тармагын теоретик һәм гамәли яктан тирәнтен тикшергән, югарыда саналган монографияләрдән тыш, матбугатта татар һәм урыс телләрендә йөзләрчә мәкалә бастырган, инде рәсми танылган бердәнбер зур абруйлы татар белгече. Татарстанга шундый зат, мөгаен, кирәктер, хәзер инде милли кадрга Казанда да юл ачылырга тиештер, дигән өмет белән Фуат әфәнде сиксәненче еллар башында туган ягына, даими фатиры булган башкаласына әйләнеп кайта Әмма Казан аңа мохтаҗ түгел икән! Аның докторлык диссертациясенә рәсми бәяләмә дә яза алмаслык кемсәләр татар сыйлы сәнгате тарихын тикшерүгә бик тә җитә икән!! Кыскасы, мнллн сынлы сәнгатебезне әтрафлы өйрәнгән беренче фән докторыбызга Казанның бер генә гыйлем учагында да урын табылмый Ф Вәлиев коч-хөл белән бер төзелешкә гади прораб булып кына урнаша ала. Татарстанда милли рухлы чын татар белгечләренә карата дистә еллар дәвамында тормышка ашырылып килгән мөнәсәбәт менә шундый була. Үзе кебекләрне эзәрлекләү сәясәтен яхшы аңлаганлыктан, Фуат әфәнде бөтен нхтыяр көчен бер йодрыкка туплап, төзелештәге вазифасын үтәүдән бушаган һәр минутын гыйльми тикшеренүләренә багышлый «Татарстанның халык декоратив сәнгате», «Татарстанның борынгы сәнгате» хезмәтләрен яза, ул хезмәтләр өчен гадәттә лаборантлар әзерләргә тиешле барлык сурәт, схемаларны үз кулы белән генә ясый Бу кыйммәтле хезмәтләр, автор дөнья куйганнан соң, 1984 һәм 1987 елларда Казаңда басылып чыга һәм тиз арада кадерле рәсми кунакларга гына бүләк ителә торган затлы торган бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсен — Мәржанн мәчетен яңартуда, ана янкорма салуда архитектор буларак катнашуы Алласыз хакимиятнең отыры ачуын кабарта. Шунлыктан аның «Казан татарлары орнаменты» (1969) монографиясе төрлечә һәм бик озак аяк чалулардан соң, нәзек иләктән иләнеп, зур кыенлык белән генә дөнья күрә. Көчәя барган эшчәнлегендә милләтчелек «микроблары» барлыгын тойган мәгълүм оешма бераздан ана катгый таләп куя: «Казаннан күчеп киткән хәлдә генә күзәтү астыннан чыгачаксың, гыйльми тикшеренүләренә шул чакта гына иркен юл ачылачак». Республикабызда милли сынлы сәнгатебез буенча әзерлекле бердәнбер татар галиме әнә шулай Татарстанны ташлап китәргә мәҗбүр ителә Тарих фәннәре кандидаты Фуат әфәнде шуннан соң Йошкар-Олага барып урнаша, мари халкы сәнгатен өйрәнергә керешә Әмма ул монда да Казанда башлаган эшләрен дәвам итү әмәлен таба, Йошкар-Олада дөнья кү хәзинәгә әйләнә. Казанда һәм Йошкар-Олада ара-тирә аралашып торган танышы буларак яхшы беләм: Фуат Вәлиев татар сынлы сәнгатен, һөнәрчелеген тикшерү һәм аны киң җәмәгатьчелеккә таныту буенча озак еллар буе тиңсез эшләр башкарды, тарихыбызның байтак ак тапларын юкка чыгарып, ата-бабаларыбызнын мәртәбәле казанышларын замандашларыбызга өлешчә булса да кайтарып бирүгә иреште. Әмма аның ашкын ниятләре тагын да колачлырак, иҗади куәте бүтән Фуат Вәлиев зуррак эшләргә дә җитәрлек күләмдә мул иде. Ифрат кызганыч ки, тоталитар режим эскәнҗәсендә бәргәләнгән татар җәмгыяте талантлы бу улына да канат җәеп иҗат итәргә тиешле мөмкинлек тудыра алмады. Беэнен бер юанычыбыз бар хәер: галимнен тормышка ашмаган кайбер хыялларын чынбарлыкка әйләндерергә кызы үсеп җитте. Сәнгать фәннәре кандидаты Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова борынгы һәм хәзерге казанышларыбызны өйрәнүдә атасы салган бәрәкәтле юлдан атлый, матбугатыбызда даими катнашып, Казанда гына түгел, ерак чит илләрдә дә халыкара конференцияләрдә чыгышлар ясап (инглиз телендә!), туган халкы сәнгатен киң дөньяга танытып килә Заманында матбугатта татар мәдәниятен, күренекле шәхесләребезне төбәкләп өйрәнү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бу эш дәвамлы һәм җентекле алып барылса, күнел күгебез яктьграк, рухыбыз сәламәтрәк булачагы шиксез. Биектау ягы татар иленең нәни бер почмагы гына. Шулай да аның барлык йолдызларын бер язмада телгә алып бетерү мөмкин түгел. Әгәр башка тарафларга да күз салсак? Алар -күп, бик күп! Шуңа сөенеп, шулар нурында яктырып, шуларны маяк итеп яшисе иде безгә