Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРДЫР, БЕРДЕР...

Узган ел без журналыбызда («Казан утлары», № 6, 1996) язучы Әхәт Мушинскийның Татарстан телевидениесе аша урыс телендә алып бара торган «У зеленого камина» («Яшел камин янында») дигән телевизион тапшыруларынын берсен Россия Дәүләт гуманитар университеты профессоры, күренекле тарихчы Әгьдәс Борһанов белән әңгәмәсен ирекле язма рәвешендә бастырып чыгарган идек. «Кая бара бу Россия?» дип аталган ул язма укучыларда зур кызыксыну тудырды. Без алга таба да Әхәт Мушинский- нын сәяси эшлеклеләр, ижат әһелләре, галимнәр, эшмәкәрләр, дин әһелләре һ. б. белән үткәргән әнгәмәләренен кайберләрен журналыбызда биреп баруны кирәк таптык. «Казан утлары»ныц бу санында укучыларга Россиянен Үзәк Европа өлеше һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү жәмигь мәчете нмамхатыйбы мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән әңгәмәне ирекле язмада тәкъдим итәбез. Әхәт Мушинский. Кеше инанусыз, имансыз яши алмый. Мәҗүсилек чорында адәмнәр сыннарга табынганнар, ут, су, жир, күк аллалары барлыгына ышанганнар; дин тыелган-кысылган чорда совет халкы Маркс-Энгельс-Ленин- Сталин тәгълиматына ышанып, коммунизм килерен көтеп яшәде, юлбашчыларны алла урынына күрде. Ә асылда күпчелек халыклар, диннәре төрле булуга карамастан, бер илаһи затка— бердәнбер Аллага инаналар, аңа иман китерәләр. Көндәлек тормышта исә без дуслыкка, мәхәббәткә ышанабыз, кешеләргә ышанабыз алардан яхшы гамәлләр генә көтәбез. Бу дөньяда якты киләчәккә, бәхетле тормышка өмет итәбез, Аллаһы Тәгаләгә иман китергәннәребез нсә теге дөньяда — ахирәттә үзенең җәннәттә булырына инанып яши. Кыскасы, һәркемнең үз иманы, үз инануы, һәркемнең инануы ихтнрамхөрмәткә лаек, яшәргә хокуклы. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Россиянең Үзәк Европа өлеше һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашуга барганда мин әнә шундый уйлар кичердем. Без хәзрәт белән Мәскәүнен жәмигь мәчете бинасында очраштык (ул анда имамхатыйб), әңгәмә корып, фикер алышып утырдык Әхәт Мушвнскяй. Равил хәзрәт, әңгәмәбез башында мин шуны белергә теләр идем Сезнең карашка нәрсә ул—иман' Р• • ■ л хәзрәт Гайнетдин. Бисмиллаһнр-рахманнр-рахим, әлхәмдел-лил- ләһи-раббелгаләмин, галәме нигъмәте Ислам, галәме нигъмәте Коръән. Өссәламәгаләйкүм, Татарстан Җөмһүриятендә яшәүче ватандаш ларым! Сезгә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкәнең мәрхәмәте иңсен, гаиләләрегезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, бәхетле-рәхәт тормыш телим, кадерле дин кардәшләрем! Бүген Сезгә изге дога сүзләре белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек биргән Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларымны ярлыкауны сорыйм, Хак Тәгалә Раббыбызга рәхмәтләремне юллыйм. Әхәт әфәнде, инде соравыгызга җавап биреп карыйм Беләсезме, «Нәрсә ул иман?»— дигән сорауга җавап эзләп, күп кенә дин галимнәре калын-калын фәнни-дини хезмәтләр язганнар, әмма тулы-төгәл җавапны берәү дә табып бетерә алмагандыр. Чөнки «иман» сүзенен мәгънәсен һәркем үзснчәрәк аклыйдыр. Мин үзем, дин әһеле буларак, аны ислам дине фәлсәфәсе, ислам дине карашлары яктылыгында аңлыйм. Иман гарәп сүзе. Ул ышану, инану дигәнне аңлата. Ул шулай ук Аллаһы Тәгаләгә инануны белдерә торган дога сүзләре дә, ягъни мөселман кешесенен Аллаһы Тәгаләгә иман китерүен үз теле белән әйтеп бирүе. Төрле идеологик тәгълиматларга, мәсәлән, коммунизмга да инанырга мөмкин, мөмкин матурлыкка, яхшылыкка, изгелеккә инанырга-табынырга, һәм, әлбәттә, бу дөньяны булдыручы, бар итүче, яратучы бөек илаһи затка—Аллаһы Тәгаләгә инану, ана иман китерү иң көчле инанудыр. Нәкъ менә шул чын мәгънәсендә Иман буладыр да инде. Шуңа күрә дә, мөселман кешесе үзенен иман китерүен телдән генә әйтеп калмаска, ә бәлки аны йөрәге белән, чын күңелдән, бөтен кальбе белән тоярга тиештер. Без мөселманнар иманны шулай аңлыйбыз. Кешеләр меңнәрчә еллар буена Атабыз Адәм галәйһиссәлам белән Анабыз һаваны яратучы, бар итүче, алар аша бөтен кешелекне булдыручы, иксез-чиксез галәм белән, галактикалар белән идарә итүче илаһи зат барлыгына инанып яшәгәннәр. Кеше үз кальбендәге иманны эзләгән, һәркемнең күңелендә изгелек белән яманлык барлыгына ышанган. Без һәрвакыт шул ике төшенчә арасында игелекле гамәлләр белән яман гамәлләр арасында Иманлы булу динаятьле, диндар булу ул. Мина калса, хәзерге чорда кешеләргә диндарлык бик тә кирәк Аллаһы Тәгалә бардыр, бердер... Ә. М. Кайсыдыр бер акыл иясе философ әле узган гасырда ук. кешелек доньясы инде үсеп җиткән, балигъ булган һәм ул илаһи затның күзәтеп-кайгыртып торуына мохтаҗ түгел, дигәнрәк фикер әйтеп калдырган. Равил хәзрәт. Сез бу хакта ничек уйлыйсыз? Р. Г. Мондый фикер белән мин һич килешә алмыйм Кешелек һәрвакыт кайгыртып торуга мохтаҗ Без хәзер еш кына Аллаһы Тәгалә бар иткән Җиребезне, аның табигатен якларга-сакларга кирәклеген искәртеп торабыз. Шул ук вакытта кешенең җаны, аның рухи дөньясы турында онытабыз Кеше җаны, кеше рухы бик нәзберек, бик тиз яраланучан, яклауга-кайгыртуга башка бар нәрсәләрдән дә мохтаҗрак түгелмени9 Әйе, табигать экологиясе. Җир шары экологиясе безне бик борчый, әмма кешеләр рухи гарип булса, вөждансыз-намуссыз булса, алар Җир шарындагы Табнгать-ананын борчулы экология мәсьәләләре хакында уйлап та бирмәячәкләр бит. Шуңа күрә дә, ни беренче чиратта, кешеләрнең рухи сәламәтлеге турында кайгырту лазем Без кайгыртучанлыкны илаһи гали затның безне тормышта кулдан җитәкләп йөртүе дип кабул итмибез. Юк, без аны бар галәмне, Җирдәге бөтен тереклекне, сулаган һавабызны, эчкән суыбызны, тукланган ризыгыбызны, үзебез файдалана торган җир асты байлыкларын кыскасы, һәр нәрсәне бар иткән, аларны кешеләрнең игелекле рәхәт тормышы өчен булдырган Аллаһы Тәгаләнен кайгыртуы днп аклыйбыз, аңа рәхмәтле без Әгәр дә дөньяны бар иткән, һәммәсен күрсп-белеп торучы, көзге-кышкы йокысыннан соң Җир-анабызны уятучы, аңа җан өрүче нлаһи зат булмаса, тәүге язгы кояш нурларыннан, тәүге яңгырлардан сон Җир-анабыз уяныр идеме9 Кешеләр күне- ленде иман да шулай яңара, иман да уяна. Шуның өчен безгә илаһи яклаучы кирәк, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавы кирәк. Ә. М. Равил хәзрәт, әйтегез әле. ислам дине белән башка диннәр, аерым алганда христиан дине арасында нинди уртаклыклар бар һәм нинди җитди аерымлыклар бар? Р. Г. Без бүген, мөгаен, күбрәк төрле диннәрне берләштерә торган уртаклыкларны эзләргә тиешбездер. Бу очракта ислам диненең барлыкка килү тарихына бер караш ташлап үтү мәслихәттер. Ислам — Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзенең илчеләре пәйгамбәрләре аша Җиргә иңдерелгән игелек-изгслек дисбесенең дәвамы ул. Христиан һәм яһүд диннәре олылаган пәйгамбәрләр ислам дине өчен дә иң олуг, хөрмәтле пәйгамбәрләр: Муса (Моисей), Гайса (Иисус), Ибраһим (Авраам) һ б Христианнар һәм яһүдләр инана-табына торган изге китаплар— Зәбүр, Тәүрат, Инҗил — мөселманнар өчен дә изге, Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән саналалар. Әмма шул ук вакытта без ул китапларның соңыннан бозылган булуын да беләбез, аларны шулай кабул итәбез. Диннәребез арасында үзенә күрә бер аерымлык та шуннан торадыр. Ә менә христианнар һәм яһүдләр безнең Коръән Кәримебезне танымыйлар, аны изгегә санамыйлар, ислам динен инкяр итәләр. Без исә аларның диннәрен юкка чыгармыйбыз, изге язмаларын кире какмыйбыз. Монысы — тагын бер аерымлык. Аннары, без Аллаһы Тәгаләне, христианнар һәм яһүдләр шикелле, өчкә бүлеп—ата алла, угыл алла, изге рух алла дип тә кабул итә алмыйбыз. Без: «Сезнең Бог белән безнең Аллаһыбыз — бердер»,— дибез, һәм без шуңа инанабыз: Аллаһы Тәгалә бардыр, бердер. Изге Коръән Кәримдә шулай әйтелгән. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына инану, пәйгам- бәрләребезнең уртаклыгы, барыбыз өчен дә уртак Ватаныбызда яшәү, Хак Тәгалә Раббыбызның барыбызны да кардәшләр итеп яратуы безне якынайт- канберләштергән дәлилләр шулар. Изге Коръән Кәримдә, без сезне бер-берегезне танысын-белсен өчен ирләр вә хатын-кызлар итеп яраттык, кавемнәр вә халыклар иттек, дип әйтелә. Димәк ки, без барыбыз да бер Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылганбыз. Шунлыктан, без бүген төрле диннәр арасындагы каршылыкларны, аерымлыкларны эзләп баш ватмаска тиешбез. Җир шары — кешелекнең уртак Ватаны. Без изгелек-игелек хакына яшәргә тиешбез, Аллаһы Тәгалә безне шуңа өнди. Христиан дине дә шуны хуплый: яхшылык кылырга, яман гамәлләр кылмаска чакыра. Хак Тәгалә Коръән Кәрим аятьләре аша безгә: игелекле эш-гамәлләрдә, диндарлыкта бер-берегезгә ярдәмчел булыгыз, әмма яманлык вә дошманлыкка юл куймагыз, дип өйрәтә. Миңа калса, бүген безне— христианнарны, яһүдләрне, мөселманнарны гына түгел,— ә барлык диндәгеләрне дә нәкъ менә шул инану берләштерергә тиеш. Ә. М. Кешелек доньясындагы барлык диннәрнең дә топ асылы кеше кальбенә, кеше рухына юнәлтелгән булудамы? Фәнни тел беләнрәк әйтсәк, кеше рухының экологиясе... Р. Г. һичшиксез, шулай. Кеше рухының экологиясе, дип Сез бик матур әйттегез. Әйе, безгә кешенең рухын саклап калырга тырышырга кирәк. Шуның өчен дә, мәсәлән, 1995 ел һәрбер дингә түземле караш, теләсә нинди дин тоту иреген тану елы, дип игълан ителгән иде. Әмма, ни кызганыч, кешеләрнең иманнары какшаган, түземлекләре төкәнгән хәзер, төрле төбәкләрдә кан коела... Юкса, барлык диннәр дә түзем-сабыр булырга өнди, дин тоту иреген танырга чакыра. Бу нисбәттән, ислам дине, бәлки, иң сыгылмалы, иң түзем диндер. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга башка диндәгеләрне дә ихтирам итәргә, түзем- сабыр булырга боера. Коръән Кәрим аятьләрендә, берәүне дә ирексезләп-көчләп иман китерергә өндәмәскә кирәк, диелә. Кешегә камил акыл бирелгән икән, димәк, ана иманга килергә дә ирек куелган, күңелекальбе нинди дингә тартылганын ул үзе эзләп табарга тиеш. Кеше Аллаһы Тәгаләгә бар барлыгы белән инанганда гына аның иманы хак, аның иманы кадерле була. Шуны әйтәсем килә: халкыбызны көчләп чукындыруларга карамастан, тоталитар режим һәм сугышчан атеизм, ягъни алласызлык-динсезлек елларындагы кысу-җәберләүләр, мохтаҗлык-мәхрүмлекләргә карамастан, борынгы Болгар дәүләте чорында ата-бабаларыбыз моннан мең еллар элек кабул иткән ислам дине— безнең Хак динебез чнстасаф хәлендә сакланып калды. Чөнки халкыбызның күнелендә-кальбендә иман яшәде, шул иман безгә рухи көч биреп торды. Әйе, иман — ул көч Иманлы кеше иң авыр шартларда да түзем булыр, ахырдан Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте илән барыбер авырлыкларны җиңеп чыгар, җанына тынычлык табар. Ислам дине барлык кыйтгаларга да таралган икән, ул бары тик тыныч юл белән генә таралган. Ислам дине тарихында тәре походларына охшашлы яу- сугышлар булмаган. Бер Аллаһы Тәгаләне танучы өч монотеистик дин: яһүд дине, христиан дине һәм ислам дине өчен дә изге шәһәр Иерусалим—Әл Мөкаддәс бар. Мөселманнар өчен ул, МәккәМәдинәләрдән кала, өченче изге шәһәр. Менә шул шәһәр, кяфсрләрдән азат ителеп, мөселман шәһәренә әверелә. Шәһәргә изге хәлиф Гомәр керә. Аның янына христиан дине рухание — патриарх килә һәм: «Бу изге шәһәрнен яклаучысы-сакчысы хәзер Сез булачаксыз, шәһәр Сезнең кулга күчте. Рәхим итеп, безнен гыйбадәтханәбезне алыгыз, аны мөселман мәчете итегез, догаларыгызны-намазларыгызны шунда укыгыз»,— ди. Изге хәлиф Гомәр әйтә: «Юк,— ди,— безиен динебез башка диннәргә дә ихтирам белән карый. Барыбыз өчен дә бердәнбер Аллаһы Тәгаләгә инаныгыз, гыйбадәтләрегезне үз чиркәвегездә башкарыгыз, ә без исә янәшәдә үзебезгә изге мәчет төзербез», -ди Шулай итеп, мәчет төзелә. Иерусалимга баргач, үзем дә күрдем: анда килүче гарәпләрнең христиан булганнары (андыйлар да бар) чиркәүгә кереп гыйбадәт кылалар, мөселман гарәпләр мәчеткә киләләр. Менә бу күренеш тә безнең диннәребез арасында шактый уртаклыклар булуына бер дәлилдер Әйтеп киткәнемчә, ислам дине башка диннәргә дә түзем-сабыр карый, аларны ихтирам итә һәм, шуңа күрә дә, бездә дин тотарга ирексезләү-көчләү юк, кеше ирекле, ул үзе эзләгән хак динне үзе табарга тиеш. Ә. М. Мофти хәзрәт, ә Сез үзегез дингә ничек килдегез? Р. Г. Авылда туып үскән кешеләр дингә якынрак була, минемчә. Мин, эшләмәсә дә, манарасы киселмичә сакланып калган мәчетле татар авылында дөньяга килгәнмен. Манара башында ялтырап торган ярым ае да бар иде... Ә. М. Кайсы авыл ул? Р. Г. Шәле авылы. Татарстан Җөмһүриятенең Пнтрәч районында. Бала чагымда мин әбием тәрбиясендә үстем, бик диндар, изге карчык иде, мәрхүм. Аңардан кыска-кыска догалар өйрәндем, йокларга ятканда һәр кичне шул догаларны кабатлый идем, әбием тыңлап-тикшереп тора иде Бәлки, Аллаһы Тәгаләгә инануым, иманым шул вакытларда уяна башлагандыр Казанда дөньяви уку йортларында укыганда мин динебездән бераз читләшеп тордым, әмма кальбемдә һәрвакыт иман бар иде. Аннары тәкъдирем мине беренче мөгаллимем, остазым, Казан жәмигъ мәчетенең ул вакыттагы имам-хатыйбы мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очраштырды Шулай итеп, мин Казан жәмигъ мәчетенә йөри башладым, ислам дине нигезләрен өйрәнергә тотындым, Коръән Кәримне укып, аны шәрехләргә тырыштым, гарәп телен, анын грамматикасын өйрәндем. Тәлгать хәзрәт Таҗетдинда мин ел ярым укыдым, аннары, ул Уфадагы Диния Мәскәүдәге Җв иигь мәчет нәзарәте идарәсе рәисе булып китеп баргач, танылган дин белгече, Казан җәмигъ мәчетенен яна имам-хатыйбы Әхмәтзәки хәзрәт Сафиулладан гыйлем алдым. Ул хәзер мәрхүм инде, урыны жәннәттә булсын. Әнә шул ике остазым мина ныклы дини гыйлем нигезләрен салдылар, киләчәгемә ышанычлы юл күрсәттеләр. Шуннан соң мин дини уку йортына — Бохарадагы Ислам мәдрәсәсенә укырга барып кердем, шәкерт булдым. Анда җиде ел укып кайткач, Казанның икенче мәчетендә (ул ачылган гына иде әле) беренче имам-хатыйб булдым. Аннары Уфада — СССРның Европа һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә җаваплы сәркатип вазифаларын башкардым, мөфти хәзрәт Тәлгать Таҗетдинның ярдәмчесе урынбасары булдым. Мәскәү җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, дин галиме Әхмәтҗан хәзрәт Мостафа вафатыннан соң (урыны җәннәттә булсын), мине аның урынына Мәскәүгә чакырдылар. Менә хәзер, инде унбер ел мин Мәскәүдәге мөселманнар җәмгыятен җитәклим, Мәскәү җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы вазифаларын үтим. 1994 елда Мәскәүдәге Ислам Үзәге җирлегендә Россиянең Үзәк Европа өлеше һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте оештырылды, мине шунда мөфти итеп сайладылар. Шулай итеп, миңа гаҗәеп зур, җаваплы эшләр йөкләтелде: Россиянең Үзәк Европа өлеше мөселманнары (алар өч миллионга якын) белән Мәскәү мөселманнарын (алары 800 йөз меңгә якын, шуларның яртысыннан артыгы — татарлар) җитәкләүне ышанып тапшырдылар. Изге Коръән Кәримдә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгаләгә иман китергән мөселманнар асылда барысы да туганнар, дин кардәшләр—аларга хезмәт итү — минем изге бурычым. Дин юлындагы кыскача тәрҗемәи хәлем шундыйдыр. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен! Ә. М. Равил хәзрәт, Сезне тыңлаганда, барысы да бик әйбәт, шома гына булган икән, дигәнрәк тәэсир кала. Ә бит, чынлыкта. Сез дин юлына бик катлаулы заманда аяк баскансыз. Диннәрне торлечә эзәрлекләүләр, кысулар заманында... Р. Г. Әйе, берсүзсез шулай, берсүзсез. Әле менә хәтерләп утырам: Казан телевидениесендә эшләгән чагым иде, ө ул, үзегез беләсез, идеология эш — мин исә ислам нигезләрен өйрәнеп йөрим, Коръән Кәримне укыйм Дини уку йортына — Бохарадагы Ислам мәдрәсәсенә укырга керергә гариза яздым. Бу хәл бик күпләр өчен бер шартлау булды, аяз көнне яшен суккан шикелле тәэсир ясады. Кайбер дусларым да миннән йөз чөерде. Мине СССР Министрлар Советы каршындагы Дини эшләр идарәсенең вәкаләтле вәкиле Михайлов дигән бәндә Мәскәүгә чакыртып алды. Бик газаплы, бик каты сөйләшү-тарткалашу булды. «Син бит дипломлы белгеч, зыялылар белән — язучылар, галимнәр, төрле сәнгать әһелләре белән аралашып, алар белән эшлисең. Кая барырга җыенганыңны аңлыйсыңмы, син кем булырга телисең? Сиңа бит берәү дә иярмәячәк. Имам дәрәҗәсе алсан да, синең үз мәхәлләң булмаячак. Без бит егерменче гасыр азагында яшибез, егерме беренче гасырга аяк басып киләбез. Диннәр сүнеп-бетеп бара. Кая омтыласың? Ни өчен син андый юл сайларга булдың? Акылыңа кил!»—дип, бик озак үгетләделәригәделәр мине. Әмма, Хак Тәгаләгә шөкер, мин нык тордым. Аллаһы Раббыбызга, ислам диненә хезмәт итәргә дигән теләгем-мәсләгем катгый иде. Аллаһы Тәгалә мине рәхмәтеннән ташламады: Ислам мәдрәсәсендә укып чыгып, гыйлемле имамхатыйб булдым. Инде мин Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Хәзер без ул заманнарда мина «акыл өйрәтергә» теләүчеләр сөйләгәннәрнең киресен күрәбез: диннәр бетми, диннәр янара-үсә, халык әкренләп иманга килә. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр гаять зур. Коръән Кәримдә әйтелгән: әгәр дә сез үзегезне-үзегез үзгәртмәсәгез, җәмгыять тормышын вә үз тормышыгызны үзгәртергә керешмәсәгез, Аллаһы Тәгалә сезнең рухи халәтегезне, сезнең матди хәлегезне үзгәртмәячәк, диелгән. Димәк ки, минем дин юлына аяк басуым, дин әһеле булып китүем дә җиңелдән булмады Аллаһыга шөкер, укып чыкканнан соң инде менә унөч ел чамасы мин мөселманнарга үгет-нәсихәт бирәм, бу игелекле изге эштә иманым нык булгангадыр, мөгаен, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен вә мәрхәмәтен даими тоеп торам Ә. М. Сез бит әле. дин юлына аяк басканчы. Казанда театр училищесы да тәмамлаган кеше. Ул Сезгә эшегездә ярдәм итәме? Р. Г. Шулай шул, күп кенә мөселман кардәшләрем минем нинди дөньяви укуйортында укып чытуым белән кызыксыналар. Әйе, мин театр училищесында татар драма театры актерлыгына укыдым. Мин монын белән горурланам, чөнки актерлыкка уку мина бик күп нәрсә бирде. Аннары мин Ленинградтагы (хәзерге Санкт-Петербург) Театр музыкасы һәм кинематография институтының режиссура факультетында укыдым. Анда уку да бик күп нәрсәләргә өйрәтте, зиһенем- нефәһемемнс арттырды, ацымны-белсмемне үстерде. Хәзер үзем дин әһелләре — руханилар әзерлим. Мәскәүдә без Югары Ислам көллияте ачтык. Ул —Россия Федерациясенең Югары белем Дәүләт комитеты тарафыннан лицензия-рөхсәт алган бердәнбер югары мөселман дини уку йорты Ул шулай ук Россиянен юстиция министрлыгында да теркәлде Инде без ребезнең шәкертләребезне башка мөселман илләрендәге уку йортларына да укырга җибәрәбез. Шулай да мин шәкертләребезнен үзем өйрәнгән сәхнә сөйләме, логнка-мантыйк, ораторлык сәнгате риторика кебек курсларны үтүләрен дә теләр идем. Шул чагында муллаларыбыз, имам-хатыйбларыбызның сөйләгәндә сүз һәм иҗекләрне ачык әйтүләренә әйбәт дикциягә ирешүләрен, логик дөрес фикер йөртүләрен күрер идек. Яхшы артист залдагы тамашачыларның сулышын тойган шикелле, алар да мәчетләребезгә йөрүче мәхәллә халкынын сулышын тоярлар иде. Синен вәгазьләреңне тыңлыйлармы, мөэмин мөселманнар аны аңлап кабул итәме? Син аларның күзләренә карап, сөйләгән вәгазеңнең җилгә очмаганын, мөселманнарның күңеленә сеңә барганын, синең вәгазьләрен аша Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайганнарын күрә аласыңмы? Мин боларның барысына да театр училищесында укыганда өйрәндем, һәм мин, Мәскәү җәмигъ мәчетенә җыелган кардәшләремә,— ә алар ике меңгә якын җыела! вәгазь укыйммы, йә булмаса башка төбәкләрдәге әйтик, Ярославль, Тверь, Түбән Новгород һ. б. мәчетләрендәме- мин залны тоям, мәчет рухын тоям, мөселман кардәшләремнсн миннән нәрсә ишетергә теләгәннәрен, нәрсә көткәннәрен аңлыйм. Шунын өчен дә мин алган белемнәрем белән горурланам. Сүз уңаенда әйтеп үтим католиклар Паласы Павел Иоан Икенче дә үз заманында югары театраль уку йорты тәмамлаган, ул да дипломлы режиссер, һәм шуңа күрә дә ул үзен диндарлары тыңлаучылары алдында иркен тота, аларның күңелен-кальбен аңлый. Кызганыч, безнең күп кенә дин әһелләребезгә әнә шул сыйфатлар җитенкерәми. Ә. М. Равил хәзрәт, хәзер Россиядә берничә Диния нәзарәте барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә әле бер тобәктә. әле икенче тобәктә үзләрен баш мофти дип игълан итүчеләр бар Сез моны ничек аңлатыр идегез? Р. Г. Беләсезме, СССР дигән бөек дәүләтнең таркалуы безгә дә җәмгыятьнең дини тормышына да зур йогынты ясады. СССР дәверендә җәмгысы дүрт Диния нәзарәте бар иде: алар СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте, Урта Азия һәм Казагыстан мөселманнары Диния нәзарәте, төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Кавказ арты мөселманнары Диния нәзарәте иделәр. Инде злекке союздаш Җөмһүриятләр бәйсез дәүләтләр булып аерылып чыктылар. Россия Федерациясе эчендә дә Татарстан, Башкортстан кебек суверенитет алган җөмһүриятләр барлыкка килде Бу җөмһүриятләрдә мөселманнарның мөстәкыйль Диния нәзарәтләрен оештыру мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты. Шул рәвешле, 1992 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте оешты Әмма иң кызганычы шул мөфти Тәлгать Таҗетдин хәлнең катлаулылыгын бөтен тирәнлеге белән аңлап бетерә алмады 1992 елда Уфада үткәрелгән мөселманнар корылтае алдыннан булган пленум-кинәшмәдә мин Татарстан һәм Башкортстан Диния нәзарәтләрен танырга кирәклеген әйттем. Әмма минем тәкъдимем кабул ителмәде Нәтиҗәдә корылтай Тәлгать Таҗетдинга ышанычын югалтты, аны баш мөфти ител танудан баш тартты Ике арада каршылык, дошманлык көчәйде Ахыр чиктә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселман-, нары Диния нәзарәте таркалды Аның урынына Россиядә Себер мөселманнары Диния нәзарәте, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Түбән Идел мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россиянең Үзәк Европа өлеше вә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте дигән биш яна Диния нәзарәтләре оешты Шуннан сон мөстәкыйль-бәйсез дип саналган бу Диния нәзарәтләре идарәсе рәисләре итеп сайланган кайберәүләр үзләрен үзләре баш мөфти, югары мөфти дип атап йөртә башладылар Әмма Россия дәүләте тарихында патшалар заманында да, советлар заманында да мөселманнарда бернинди баш мөфтиләр һәм Шәйхелисламнар булмаган Гарәпчә «шәйх» сүзенен беренче мәгънәсе «карт кеше, аксакал» булса, икенче мәгънәсе «башлык, юлбашчы», өченче мәгънәсе «дин башлыгы» һәм дүртенче мәгънәсе «ишан» булыр. Үзләрен «Шәйхелислам» дип йөртүчеләр, янәсе, ислам динендәгеләрнең башлыгы — юлбашчысы итеп танылырга тиешләр. Моны аңлап та, кабул итеп тә булмый. Бүген Россиядә яшәүче барлык мөселманнар исеменнән үзеңне баш мөфти дип атау һич килешә торган гамәл түгел. Без, мәсәлән, Төньяк Кавказ халыкларының милли холык-характерларын яхшы беләбез, андуы мөселманнарның үз Диния нәзарәте бар, аларның беркем тарафыннан да сайлап куелмаган ниндидер «баш мөфтимгә буйсынуларын күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә ышанып әйтәм: Россиядә әлегә бернинди дә баш мөфти юк. Әгәр дә кемдер шундый исем белән теркәлгән икән—димәк, аның таныклык кәгазьләре ялган. 1992 елның ноябрендә, ягъни Россиядәге барлык мөселманнарның корылтаенда без ниндидер баш мөфти хакында сүз дә алып бармадык, чөнки корылтай әле яңа мөфтиләрне дә танымаган чак иде һәм безгә баш мөфти сайлау мохтаҗлыгы да юк иде. Ә инде соңыннан, башкаларга әйтми-нитми генә, үзен кемдер ниндидер юллар белән баш мөфти итеп теркәткән икән — бу ялган гамәл, гөнаһлы гамәл, һәм бүген үзләрен, бернинди вәкаләтләре һәм хокуклары булмаган килеш, Россиядә яшәүче барлык мөселманнарның баш мөфтие дип атап йөрүчеләргә оят булырга тиеш. Безгә бердәмлек кирәк. Без яңа нигездә берләшергә тиешбез. Бүген үзәкләштерелгән бердәнбер Диния нәзарәте була алмый, Уфада яки Казанда, Самарада яки Түбән Новгородта утырып, Россиядә яшәүче барлык мөселманнар белән идарә итәргә мөмкин түгел. Аерым төбәкләрдәге Диния нәзарәтләренең булуы кирәк, алар үз эшчәнлекләрен алып барырга тиешләр. Әмма шул ук вакытта безнең әлеге Диния нәзарәтләрен берләштереп-килештереп торучы оешмабыз — әйтик, Россия мөфтиләренең Югары Ислам Шурасы булырга тиештер. Шул чагында без берләшер идек, барлык мәсьәләләр буенча да бер фикергә килә алыр идек. Шул оешма мөфтиләрнең кайсына булса да берсенә,— бәлки, әлеге фараз ителгән Россия мөфтиләренең Югары Ислам Шурасы рәисенәдер,— барлык Россия мөселманнары (исеменнән дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү, халыкара ислам оешмаларында, ислам дөньясында Россия мөселманнарының мәнфәгатьләрен яклау өчен тулы вәкаләт бирә алыр иде. Ә. М. Хәзрәт, Мәскәудә яшәгәч, Сез бит Россия хокумәтенә башкалардан якынрак торасыз һәм. тегелайме-болаймы, чит илләрдә дә Россия моселманнары вәкиле буларак тәкъдир ителәсез. Р. Г. Әйе, без—Үзәктә, Россия башкаласы Мәскәүдә. Биредә кырыктан артык мөселман дәүләтләренең илчелекләре бар. Миңа, Россиянен Үзәк Европа өлеше һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие буларак, әлбәттә, мөселман гарәп илләре илчеләре белән даими очрашып-аралашып торырга туры килә. Шулай ук халыкара ислам оешмаларының чакыруы буенча еш кына чит Җәмигъ мәчеттә Корбан бәйрәме илләргә дә чыгам, халыкара форумнарда-конференцияләрдә катнашып, Россия Федерациясе флагы астында Россия мөселманнары исеменнән чыгышлар да ясыйм. Әмма мин бер генә җирдә дә үземне Россиянен баш мөфтие дип тәкъдим итмим Юк. Мин Россия мөселманнарының бер өлеше вәкиле генә, чыгышларымны да шулар мәнфәгатеннән чыгып ясыйм Әгәр дә инде нинди булса корылтайдамы, конференцияләрдәме Россиядәге барлык Диния нәзарәтләре мөфтиләре катнаша икән, аларнын ризалыгы белән мин бөтен Россия мөселманнары исеменнән дә чыгыш ясый алам. Чөнки бу очракта мөселман кардәшләрем мина хәер-фатиха биргән була. Россия Федерациясенең төрле хөкүмәт комиссияләре эшендә катнашканда. Россия мөселманнарының мәнфәгатьләре һәм хокукларына кагылышлы ниндидер закон проектлары әзерләгәндә, мин, әлбәттә, алар исеменнән чыгыш ясыйм, алар мәнфәгатен яклыйм. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер, Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин тарафыннан мин, дини конфессияләрнең үзара багланышына нисбәтле рәвештә, Президент каршысында оештырылган Совет әгъзасы итеп тә расландым. Ул Совет эшендә Россиянең барлык мөселманнары исеменнән, аларнын мәнфәгатен яклап чыгышлар ясарга Татарстан, Баш- кортстан, Себер, Түбән Идел, Төньяк Кавказ, Россиянең Үзәк Европа һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтләре мөфтиләре миңа үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр, тулы вәкаләтле иттеләр. Шуна күрә дә анда инде мин үземне Россия Федерациясе мөселманнарының вәкаләтле вәкиле дип әйтә алам Әмма бер вакытта да баш мөфти дип әйтергә хакымхокукым юк Ә. М. Аңлашылды, хөзрвт. Инде тормыш-конкурешкв кагылышлы бер сорау куп хатынлылыкка Сез ничек карыйсыз7 Ислам дине, моселманнарга бернича хатын белән торырга рохсәт итеп, хатын-кызларның хокукларын кысмыймы7 А ларны түбәнсетмиме7 Р. Г. Мондый сорауны гадәттә миңа христианнар бирә, чөнки алар ислам дине тарихыннан хәбәрдар түгелләр. Изге Коръән Кәримдә болай диелгән Аллаһы Тәгалә әйтә: әгәр дә сез үзегезгә лаеклы пар табасыз икән, ул сезнең белән янәшә тормыш юлын кайгыда да, шатлыкта да бергәләп үтәргә әзер икән, ир вә хатынга йөкләнгән йөкне бергәләп тартырга разый икән сез шәригать буенча рәсми рәвештә никахлашырга тиешсез. Аннары Коръән Кәрим аятендә санап күрсәтелә: бер хатын, икенче, өченче, дүртенче хатын Бу кайчан әйтелгән? Ислам диненең тәүге чорында, төрле сугышлар аркасында хатын-кызлар һәм аларнын балалары яклаучысыз тол-ятим калып, яшәргә мөмкинлек таба алмыйча, ачлык-ялангачлык кичергәндә, яклауга мохтаж булганда әйтелгән Әнә шул чагында Аллаһы Тәгалә берничә хатын тотарга мөмкинлеге булган мал-мөлкәтле ирләргә хәср-фатихасын биргән. Бу зина кылу, уйнаш итү кебек төрле гөнаһлы гамәлләргә юл куймас өчен дә, сабый балаларны ятимжилпе калдырмас өчен дә шулай эшләнгән дип уйларга кирәк Хәзерге чорда исә ислам дине кануннары шәригать кануннары белән яшәүче саф мөселман илләрендә дә, әгәр бер ир икенче хатынга өйләнергә тели икән, ул моның өчен беренче хатынының ризалыгын алырга тиеш була. Ул ир хатыннарының һәркайсын йортлы итәргә, туйдырып торырга, һәркайсын тигез яратырга һәм аларга тигез карарга бурычлы Әмма, миңа калса, бу мөмкин эш түгел. Ике-өч хатынны тигез яратуны мин рем башыма да сыйдыра алмыйм Россия законнары, башка дәүләтләрнең законнары кешеләргә аңлаешлы законнарга таянып яшәргә куша. Ислам дине хатын-кызны түбәнсетә-кимсетә, дисәгез, мин моның белән дә килешә алмыйм һич тә. Үз фикеремне яклап күп дәлилләр китерә алыр идем Менә бер генә мисал. Рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең бер хәдисендә «Җәннәт сезнең аналарытызның аяк табаны астындадыр», ди «Аналар» сүзенә ул безнең әниләребез, хатыннарыбыз, кыз туганнарыбыз, кызларыбыз дигән мәгънәне сала Әгәр дә без аларнын хәер-фатихасын алабыз икән, алар бездән разый һәм безгә рәхмәтле икән димәк, без Аллаһы Тәгаләнең дә хәер-фатихасын алабыз, аның мәрхәмәтенә һәм жәннәткә өмет нтә алабыз, димәк, без саваплы гамәлләр кылабыз дигән сүз. Ә. М. Хәзрәт. без Сезнең белвн алданрак очрашырга тиеш идек Ә има. Чечняда гадел булмаган сугыш башланып киту сәбәпле. уй-ниятләребез җимерелгән иде Сез Чечняга барырга булдыгыз Шул сәфәрегез. анда баруыгызның изге максаты турында да бераз сойлоп үтмәссезме7 Р. Г. Россиянең Чечнягә каршы гаделсез сугыш башларга җыенуын белгәч, без бик борчылдык. Андагы мөселман кардәшләребез нишләр? Шуның өчен кичекмәстән анда барырга. Россия гаскәрләре тыныч авыл-шәһәрләрне утка-бом- бага тотмасын, Чечнягә сугыш белән кермәсен, ике арадагы хәлләрне тыныч юл белән хәл итсен, дип үгетләргә ниятләдек. Җоһар Дудаев һәм Чечня Җөмһүрияте парламентарийларының чакыруы бар иде, Россия парламенты делегациясе составында мин дә Чечнягә юл тоттым. Безнең самолетыбыз Моздок шәһәре тирәсендәге хәрби аэродромга барып төште. Самолетыбыз да хәрби иде. Инде самолеттан чыгып, Грозный шәһәренә сәфәребезне дәвам итәрбез, дип җыена башладык. Самолет ишеген ачып җибәргәч, ни күрик: пулемет һәм автоматлар белән коралланган солдатлар төялгән автомашиналар самолетыбызны чолгап та алды, ниндидер бер хәрби начальник: «Урыннарыгыздан кузгалмаска! Сезне самолеттан чыгармаска дигән боерык бар»,—дип игълан итте. Шулай итеп, безнең юлыбызны кистеләр. Безнең белән килгән дүрт депутатка гына рөхсәт ителеп, аларны вертолетларга утыртып алып киттеләр. Ә безгә исә: «Сезнең тормышыгызга куркыныч янавы мөмкин. Премьер-министр Черномырдинның сезне Мәскәүгә кайтарып җибәрергә дигән әмере бар»,— дип аңлаттылар. Асылда инде сугыш башланган, утка-бомбага тотулар булган, Грозный шәһәренә беренче һөҗүм оештырылган икән. Безне кире Мәскәүгә кайтарып та җибәрделәр. Шул рәвешле, мин Җоһар Дудаев һәм Чечня Җөмһүрияте парламентарийлары белән, андагы мөселман кардәшләрем белән күрешеп сөйләшүдән мәхрүм ителдем. Грозныйга булган беренче һөҗүм нәтиҗәләрен дә үз күзем белән күрмәдем. Мәскәүгә кайткач, безнең Диния нәзарәтебез Россия Президенты Борис Ельцинга мөрәҗәгать кабул итте. Мин ул мөрәҗәгать-кисәтү белән чыгыш ясап, әгәр дә чынлап торып сугыш башланса, аның озакка сузылачагын, сугыш әфәте Төньяк Кавказ халыкларына гына түгел, ә бәлки бөтен Россия халыкларына төшәчәген искәрттем. Сугыш дистәләгән меңнәрчә гаиләләргә, ата-аналарга кайгы-хәсрәт китерәчәк, урыслар да, чеченнар да, татарлар һәм башка халыклар да әйтеп бетергесез зыян күрәчәк, дидем. Кызганыч ки, нәкъ шулай булып чыкты да: Чечнядә ике елга якын кан коелды, безнең мөселман кардәшләребезнең, христиан кардәшләребезнең газиз каны... Тормыш безгә илаһи зат—Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән, яшәү бәхетен, яшәү рәхәтен тартып алырга беркемнең дә хакы юк. Ә. М. Равил хәзрәт, Татарстан Җомһүрияте белән багланышларыгыз турында да сойләсәгез иде. Р. Г. Беренчедән, әйткәнемчә, мин үзем чыгышым белән Татарстаннан. Анда минем әнием, туганнарым яши, минем тамырым анда. Мин үз Ватанымны яратам, Татарстан мөселманнары белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән даими хезмәттәшлек итәбез. Татарстан Җөмһүриятенең беренче Президенты хөрмәтле Минтимер Шаймиев белән дә, башка дәүләт җитәкчеләре белән дә очрашып торабыз, һәм, әлбәттә, Татарстан зыялылары — галимнәр, фән һәм сәнгать әһелләре белән аралашабыз. Шулай ук Мәскәү җәмигъ мәчете һәм Россиянең Үзәк Европа өлеше һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте, ислам диненә кагылышлы олуг бәйрәмнәребезне үткәргәндә, мәчетләребез белән генә чикләнмичә, ул бәйрәмнәргә күбрәк мөселман кардәшләребезне тарту йөзеннән, кино-концерт залларында ураза бәйрәме, корбан бәйрәме, гашура бәйрәме, мәүлид кичәсе, бәраәт кичәсе кебек тантаналар үткәрәбез. Ул тантаналарга Татарстан һәм Башкортстан сәхнә йолдызларын чакырабыз. Казаннан яки Уфаданмы, башка авыл-калаларданмы — мөселман кардәшләребез кайдан гына килмәсен, алар һәрвакыт Мәскәү җәмигъ мәчетенә аяк басалар. Алар Россиянең һәм Мәскәүнен бердәнбер үзәк мәчетендә Җир шарының төрле почмакларыннан җыелган мөселман кардәшләребез белән бергә, Мәскәү мөселманнары белән бергә җомга вәгазе тыңлыйлар, җомга намазы укыйлар. Ә. М. Әле 1995 елда мәчетегездә зур тозелеш-ремонт эшләре бара иде. Хәзер инде бу изге бинаны танып та булмый, ул шул кадәр гүзәл-матур, бер сүз белән әйткәндә, чын сәнгать әсәре! Р. Г. Әлхәмделиллаһы, хәзерге икътисади авыр заманда Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән без ул кыен эшне әйбәт кенә башкарып чыктык. Бу бинада Россиянең Үзәк Европа өлеше һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте мөф- тиенен резиденциясе, Мәскәү Ислам көллмяте дә урнашкан Килгән кунакларыбыз бик канәгать, алар безгә рәхмәтләр укыйлар «Әйе, Мәскәүдә мөселманнарның падишаһларны да кабул итәрлек мәһабәт изге биналары бар!»—дип куаналар Сүз уңаеннан әйтеп китим: без биредә исмаилитлар принцы — шаһзадә Ага-ханны кабул иттек. Шулай ук Кувейт, Ирак, Иран Ислам Җөмһүрияте Милли мәҗлесләренең (безнеңчә, Дәүләт Думасы буладыр) рәисләре дә кунак булды бездә Татарстан Җөмһүрияте Президенты Минтимер Шаймиев белән очрашу бигрәк тә онытылмаслык, истәлекле булды. Президент Мәскәү мөселманнары белән аралашты, без аның белән Россиядә ислам диненен бүгенге хәле турында бик җитди, әһәмиятле фикер алышу үткәрдек, илебез мөселманнарының Диния нәзарәтләре арасында бердәмлек җитенкерәмәвенә борчылуыбызны белдердек, Мәскәү янындагы Табыну тавында (урыслар аны Поклонная гора дип йөртәләр) булачак мәчетне төзү мәсьәләләрен уртага салып киңәштек. Ул мәчет Шәһадәт мәчете дип аталачак, ягъни Бөек Ватан сугышларында һәлак булган — шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына багышланган булачак Әле бит телгә «Наполеон сугышы» дип кергән 1812 елгы Ватан сугышында да безнең татар һәм башкорт мөселман полклары катнашкан. Бу Шәһадәт мәчетен төзүдә безгә Татарстан хөкүмәте дә матди ярдәм күрсәтер дигән өметтә калабыз (Татарстан Президенты М. Шаймиев бу мәчетне төзү өчен 1 млрд. сум акча бүлеп бирде. Ред.) Мәчетебезгә, Диния нәзарәте идарәсенә рәхим итегез! Ә. М. Рәхмәт, мофти хәзрәт' Бик рәхмәт' Р. Г. Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем, кадерле милләттәшләрем! Очрашу минутлары кыска, мин бу мөмкинлектән файдаланып, сезгә уземнен иң хәерле догаларымны, иң изге теләкләремне җиткерәсем килә Аллаһы бәракә Тәгалә ил-көннәребезгә тынычлык вә иминлек өйләсен Күп милләтле Татарстан Җөмһүрияте халыклары арасында аңлашып яшәү, бер-берләренә хөрмәт булса иде, аларга кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып, шатлык-сөенечләрдә бергә булып яшәргә Раббыбыз насыйп әйләсә иде. Киләчәктә без мөселманнар кайда гына булсак та, бердәмлегебезне Раббыбыз насыйп кылса иде, дип изге теләкләремне телим! һәм без татарлар кайда гына яшәсәк тә — Казандамы, Уралда-Себердәмс яки Россиянең үзәк өлешендәме - без барыбер Татарстанны, Казанны үзебезнең икенче кыйблабыз итеп саныйбыз. Мәккәй Мөкәррәмә барлык мөселманнарның кыйбласы булса, татарларның кыйбласы — ул Казан, дибез. Мин үземне, Мәскәүдә яшәсәм дә, Мәскәүдә эшләсәм дә, Татарстан вәкиле, Татарстан илчесе итеп саныймын. Шуның өчен дә сезгә Аллаһы Раббыбыз тормышларыгызда иминлек, байлык, саулык, тынычлык, иман ныклыгы насыйп әйләсә иде, дип, изге теләктә, хәер-догада каламын. Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкатү!