ЮГАЛГАН КЫЙБЛАНЫ ТАБУ
Әйе, бәлки инде кабатлыйм да булса кирәк Ләкин дөресе шул: бүгенге көн әдәбиятының иң көчле коралы булган очерк-эссе тиз арада гына үз позициясен башка жанрларга бирмәс әле Чөнки хикәя, повесть, роман һәм шигърият әсәрләре - барысы да публицистика рухында яңгырый башлады Сәбәбе аңлашыла Болгавырлык. Рәсәй империясенең һәм империягә җитмеш ел жан өреп торган социалистик системаның җимерелеп гөшүе. ул хәрабә кисәкләренең адәм балалары язмышлары остенә авып төшеп, аларны сыта, имгәтә һәм кыямәт куркынычлары тудыра башлавы шушы иң оператив, укучы белән кара-каршы торып сөйләшү мөмкинлеге биргән жанрны көчәйтте Ләкин күпсанлы Язучылар берлеге әгъзаларыннан бер дистә, юк, биш-алты әдип кенә публицистика жанрын күтәрә аламы икән? Ә инде хикәягә килсәк, хггкәя язуы чиктән тыш авыр Әйтик, синен кулыңа өер патрон тоттырып ауга җибәрделәр ди. Шул бер патрон белән син аю. яисә бүре алып кайта аласыңмы? Бик оста, тәҗрибәле аучы гына шундый катлаулы ипне башкарып чыга ала юргандыр! Нәкъ шуңа күрә дә соңгы елларда роман язучылар үрчеп китте бит Романчының кулында патроннар күп. аның пушкасы, пулеметы, кирәк чагында танк һәм самолетлары да бар Куллан гына! Ә хикәя язуы авыр Публицистик мәкалә язуы исә аннан да авыррак Публицистика жанры белән эш иткәндә укучының күзенә төтен җибәрүе дә кыен Беренчедән, телисеңме-юкмы. син үзеңнең карашыңны ак кәгазьгә чыгарып салып, укучыга күрсәтергә тиешсең. Икенчедән, бу жанрда эшләү өчен белем кирәк Юк. диплом түгел, фәнни дәрәҗә дә түгел, чын мәгълүмат, эрудиция, акның нилектән ак. караның ни сәбәпле кара икәнлеген укучыга исбат игеп күрсәтә алу сәләте кирәк Ниһаять, публицистика жанрында эшләүче кешегә кирәкле өченче сыйфатка килеп җиттек мөстәкыйль фикер йөртә белү, философия өлкәсендә хәбәрдарлык һәм мантыйк сукмагыннан тайпылмыйча эш итү Бүгенге татар публицистикасының алгы сафында кемнәр әйдәп бара икән соң? Әйдәп баручыларның да иң алгы сафында инде менә шактый озак Айдар Хәлим атлый Аның быел басылып чыккан ике китабын «Гомеремнең ун көне»н һәм урыс телендә язылган «Бу җиңелмәс чәчәнмне генә алыгыз Ничек өлгерә” Күпме көч түгәр!ә кирәк ул материалларны туплау, сайлап алу. анализ ясау өчен «Гомеремнең ун көне» бүгенге көндәге иң катлаулы, иң кайнар проблемаларны күтәрә Көндәлекләр, документлар, сәясәтчеләргә, хакимият дилбегәсен тотучыларга, аларның конкрет тшләренә. татар милләтенең язмышына кагылышлы вакыйгаларга бәя бирү . Бу китапның киләчәктә елъязма (летопись) вазифасын башкарачагы шиксез һәм мондый китап язган авторның беркайчан да башыннан сыйпамыйлар Дөрес, соңгы елларда фаш итү тәртә каршы матбугатта бәхәсләшү, инкяр итү мәкаләләре тулысымча диярлек юкка чыкты Аның каравы үч алу. авторын караңгыда саклап торып калак сөяге астына агулы без кадау гадәтн гамәлгә керен бара. Хәер, авторны физик яктан юкка чыгармыйлар СталинБерия чорының бу алымы. Аллага шөкер, әлегә кулланылмый Ләкин көрәшчедән «халык дошманы» ясау, аны куркыныч әшәке орәк игеп җәмгыятькә күрсәтү әле һаман сакланып кичә «Ул экстремист», «ул мижнәтсиәнәльнәй Ә кәифликет ясап йөри» Бу очракта безнең татар бик тә курка. Шуннан соң андый шәхеснең битенә дегет ягу берни тормый. Совет чорында шәхси дуслыкны бергәләп урлашу ныгытса, илдәге «халыклар дуслыгын» да кырым татарларын «эшкәрткән» ысулда, хакимият түрәләренең олтаннарын ялату юлы белән ныгыта килделәр Мескен татар халкы да. кызганычка каршы, карагруһларның терсәктән канга баткан кубарын ялауны әле һаман «мижнәтсиәнәльнәй кәнфликет»тән котылу дип аңлап йөри. Менә шушындый шартларда Айдар Хәлим ишеләрне киң катлам җәмгыятькә: «Сез мондый кешедән сак булыгыз, андыйларның кылган гамәлләре, әйткән сүзләре халыкка бик тә зур, бик тә куркыныч фажигалар китерүе мөмкин»,—дип әйтеп, аларга карата дошманлык хисе тудыру гаҗәп җиңел. Кайвакыт куркып куясын Айдар ишеләр ничек шушы көнгә кадәр иректә йөриләр? Соң бит андыйларның урыннары. Әйе. андыйларның тәкъдирләре совет чорында нидән гыйбарәт икәнлеген аңлатып торуның кирәге юктыр дип уйлыйм Татарстанда да. әнә. колхозлар исән, урам исемнәре, ритуаллар, эш оештыру ысулы әлегә тулысынча элеккечә диярлек. Ә Айдар Хәлим шикелле — кара көчләргә турыдан- туры каршы чыгучыларның — яралары йөрәкләрендә Алардагы кан сауган җирләр тыштан күренми Әнә. Рәшит Әхмәтжанов Чәчәннәргә аткан беренче пуля аның йөрәген тишеп чыкты! Публицистика белән мавыгуның тагын бер куркыныч ягы бар. Бусы үз ирегең белән үзеңне кыйнатырга дошманнар әзерләүдән дә куркынычрак афәт — әкерен- ләп әдәби әсәр язу сәләтеңне югалту. Чөнки публицист вакыйгаларны, яшәешне публицистика фикере белән үлчәп, анализ аша сурәтли. Әдәби әсәр язучы исә вакыйгаларны, анда катнашучы шәхесләрне укучыга сурәтле (художественный образ) тасвирлау аша күрсәтә Әдәби публицистика белән мавыгу әдип күңелендәге шул сурәтле күрүне әкренләп вата һәм әдип әкренләп әдәби әсәр язу сәләтен югалтырга мөмкин. Айдар Хәлимнең «Кыйбла» исемле хикәясе («Казан утлары», 8 сан, 1996 ел) мине иң беренче чиратта шул ягы белән куандырды: публицистика белән мавыгу татар халкының фидакяр улын әдип һәм шагыйрь буларак тагын да өскәрәк күтәреп җибәргән икән «Кыйбла» хикәясе татар әдәбиятында лаеклы урын биләп торачак «Фатих абый Хосни истәлегенә».— дип багышлаган Айдар бу хикәясен Шушы җөмләне укыгач, күңел йомшарып китте Без бит бүген татар әдәбиятын «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» кебек әсәрләрдән тыш күз алдына да китерә алмыйбыз! Белмим, сез бәлки башкача уйлый торгансыздыр? Фатих Хөсни иҗаты, аның әсәрләрендәге тутан телгә булган чын. кайнар мәхәббәттән тыш бүгенге көндә без Мөхәммәт Мәһдиевне дә. Марсель Галиевне дә. Батулланы, Гамил Афзалны. Рафаил Төхвәтуллинны һәм дистәгә якын тутан телебезнең сафлыгын саклаучыларның барлыгын да белмәс идек Хәтта Фәнзаман Баттал шикелле, һәр әдәбиятта гасырга бер тапкыр гына килеп китә торган, иҗаты өчен үзе исән чагында тукмалудан, тапталудан башка бернинди игелек күрмичә, газап «гонорары» өчен генә эшләүче әдипнең дә, остазы итеп Фатих Хөснине күрәм мин. «Кыйбла» — кыска хикәя. Журналның 22 битенә сыйган да беткән Укый башлап, аның эчтәлеге белән танышкач күрәсең: Айдар Хәлим шушы кыска әсәренә горки (ул аларны «түрекләр» дип атый) халыкларның мең еллык язмышларын сыйдыра алган! Тын океан ярларыннан алып Урта диңгез ярларына кадәр. Чукоткадан Беринг бугазы аша Америка материгындагы Юкатан ярыматавына хәтле барып җиткән төркиләрнең агылышларын, берләшү-таркалуларын. Тәре походларын, яңа империяләр барлыкка килгәндә, шуларның аяусыз кырып ташлаулары аркасында юкка чыга килгән татар язмышын - барысын, барысын хикәя авторы шушы кечкенә генә күләмгә сыйдыра алган Айдар Хәлимнең бу хикәясе Нурихан Фәттахның узган елны (1995) басылып чыккан «Кичү» исемле китабына кергән «Кырык дүртнең май аенда» исе.мле повесте белән аваздаш, эчтәлеге ягыннан да шактый охшашлы. Нурихан Фәттах татар милләтенең фаҗигасын аерым бер шәхес язмышы аша ачып күрсәтсә, Айдар Хәлим милли фаҗиганы— төрле юллар, төрле алымнар белән күп гасырлар дәвамында чынга ашырылып килгән төркиләр геноцидын -бер тезмәгә беркетеп, ачып сала алган Хикәянең эчке структурасы (умыртка сөяге) менә ничек оеш гырылган. Авторның үзенә сүз бирик « Кайчандыр кешелек таңында Алты Ай һәм Урхан-Йәнәсәй киңлекләреннән һау-һаулап чыгып, бормаланып аккан Иртсш һәм Уралтаулар тезмәсе аша Европага ашкан, үзара ызгышта халыкларның бөек күченешен барлыкка китер гән һуннар, шул ук Алгы Ай. Урхан-Йәнәсәй кыяларында «Туган йирим мәнгү бар'» дип ташны уеп. кешелеккә бөек ядкарь калдырган түрекләр, гасырлар аша шул ук Алты Ай. Урхан-Йәнәсәй бишегеннән ур-ра-а-лап чыгып, ярты дөньяны уратып, биләп алып, тарихы яна гына борынлап гйглгән мәҗүси милләтләр һәм шивәләргә иман һәм дәүләтчелек бүләк иткән түрек-манг уллар Идел дәрьясы һәм Хәзәр. Урта диңгез буйларындагы шәһәрләр. Атлантидалары Фәст дисбеләре белән су астына киткән түрекләр. Эгей ярларына, кыйпаларнын бөек чукындыручылары Рум башкисәрләре каршына басып. «Әһә-һә-һәй! кычкырып. мондый көчләү, асу-кисүләргә чик куйган, кайчандыр шул ук Алты Ай. Урхан-Йәнәсәй тундыраларыннан Чукыт ярыматавы аша Америка лабылык- ларына үтеп әстәк. әнкә һәм майя мәдәниятләрен тудырган Ату-Алын варислары түрск-татарлар. кайдадыр Океания утрауларында төтенләп утырган Крәкәтау янартауларында яна дәүләтләр барлыкка китереп, үзләре дәүләтсез калса да. юкка чыкмаган түрек-татар кавеменең ике гөнаһсыз баласы, ике чакматаш йолдызы Гарифулла карт һәм Өммегөлсем карчык, һәркайсы үз уен уйлап. Әкчин станцасына китеп бара. .» Татарчасын белмим, урысча мондый озын, чиктән тыш озын жөмлә «период» дип атала һәм аны гаҗәп катлаулы, мөһим фикерләрне укучыга җиткерер өчен кулланалар Лев Гумилев. Грум Гржимайло. Әжи Морат. Нурихан Фәттах. Мюллер һәм башка ориенталистларның фәнни эшләренең сөземтәсе итеп алынган шушы җөмләләрдән соң Айдар Хәлим бүлекне тәмамлый да. яңа бүлекне менә нинди җөмләләрдән башлап жибәрә: «СССР да таркалды Нибары өч кеше тарката алгач, димәк, аның үзен дә өч кенә кеше оештырган булмады микән?» Шушы икс кыска жөмлә күп гасырларга сузылган Евразия (галимнәр «евразиячелек» тәгълиматын мыскыл итәргә теләгән урыннарда «Евразия» урынына «Азиопа» сүзен дә куллангалыйлар) тарихын СССР дип аталган империягә тоташтырылды Ә СССР чорында эшләнгән җинаятьләрне исә кечкенә хикәягә гүгел. күп томлык романнарга да сыйдырып бетерерлек түгел. «Кыйбламның авторы укучыны Бәләбәй-Бөгелмә калкулыкларына алып килә дә. Шатман авылына гуктата Авылда яшәүчеләрнең тарихларына кагылсаң да ерып чыгуы ифрат авыр булыр иде Автор безне Садретдин мәзиннең гаиләсенә җитәкләп алып килә Утызынчы еллар. Күмәкләшү чоры. Сыйнфый дошманнарны гар-мар иткән, мәчет манараларын кискән, динне һәм Аллаһы Тәгаләне юкка чыгарып, дин урынына коммунистик идеологияне куйган. Алла урынына Бөек Юлбашчыга табынуны маузер ярдәмендә халыкка керткән чор -Кыйбла-да бу иште Өтәләү Зариф һәм Ак Керфек Сөнгатуллалар башкара Мәзин хатынының комеш чулпыларын толымнары белән кисеп алып, үзен каравыл йортына ябып куялар Садретдин мәзиннең карашы гөндә йорт-жирен, малтуарын ташлап калдырып үз авылыннан качуы гаҗәп көчле, җаныңны тетрәндерерлек итеп бирелгән. «Әтисе мөгезле эре терлек, кәҗә малы һәм бәрәннәргә кагылмады Дүрт баш сарыкның авызларын бисмилла тастымаллары белән уратып, мекердәтмичә тснә тыннары каткан ал мат ачлар арасыннан мунча артына сөйрәттереп, берсе арты берсен чала. Гарифулла исә туный торды». « Тамакларына кадалсын, бәдбәхетләрнең! Садретдин мәзин хатынын утлы караш белән көйдереп алды. Качып китсәң дә. чәчеп кит дигән борын- т ылар» Бу гаилә Ырумбурга. аннан казакъ далаларына кача Сугыш та юк бит әле. яу да килмәгән Ләкин колхозлашу чорының куркыныч афәтеннән кача Садретдин мәзин гаиләсе! Казакъ далаларында төбән чиренә (чума ишдемиясе) юлыгалар Зур. тагу бер гаиләдән мәзин малае Гарифулла белән килене Өммегөлсем тснә исән кала Алар һаман еракка Урга Азиянең кайнар кочагына, афәт, ачлык килгән чакларда татарларның даими качып китү төбәкләренә ют тоталар Сугыш ир белән хатынны да аера. Яңа туган баласын күтәреп туган ятына кайгырта чыккан Өммегөлсем бер ялгызы тына гуган җиренә кайтып җитә ала Юлда үлгән баласы Тансыкны Әкчин исемле тимер юл станциясендә җирләп китәргә мәҗбүр була мескен хатын Аның ире Гарифулла, икенче бөтендөнья сугышының барлык михнәтләрен. яралануларны, әсир төшүне, концлагерьларны, «смсрш» тырнагына эләгүләрнең барысын да тагып, туган җиренә әйләнеп канга. Сугыштан соңгы еллар да сыйган кыска хикәягә Сыйган, .ләкин әсәрнең эчтәлеген сөйли башлау белән аның тылсымлы тәкчтре. тойгыларга бәреп торган кайнарлыгы сүрелә, юкка чыга. Айдар Хәлимнең «Кыйбла»сын укыганчы мин «революция елларын колхозлашу чорын татар әдәбияты инде шактый яктыртты, без хәзер ул заманның фажигасын, милләткә һәм шәхесләргә китергән чиксез зур зыяннарын аңлыйбыз» дип ышана идем Әмма шушы бер кечкенә хикәя безгә, татарларга һәм гомумән, барлык төрки халыкларга карата оештырылган тарихи геноцидларның тоташ бер ташкын булуын, анын күп гасырлар буена дәвам итүен ачыклады. Әдәбиятта мәңгелек темалар бар. Мәхәббәт, бәхеткә омтылу, хакыйкать вә ялган, шәхес һәм җәмгыять —менә бу темаларга туктаусыз язып торырга була һәм һәр буын бу проблемаларны өр-яңадан, үзенчә, яшәешнең яңа туган шартлары фонында күрсәтергә омтыла. Егерменче гасырның утызынчы еллары турында— СССР дигән илдә социализм төзегәндә гасырлар буе камилләшеп, буын- нан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләрне, яшәү ысулларын жимереп, социаль катламнарның күбесен тулысынча кырып бетерүләр турында да — һәр яңа буын үз сүзен әйтергә, аңа үз бәясен бирергә, аны үзенчә сурәтләп күрсәтергә тиеш дип уйлыйм мин Әдәбиятта күп тапкырлар сурәтләнгән темага язылган андый әсәрләр татар язучыларына яңа бурычлар йөкли һәм яңа мөмкинлекләр ача бит. Ә Айдар Хәлимне «Кыйбла»ның уңышлары белән котлыйсы килә. Бу хикәя татар әдәбиятында лаеклы урында калачак. Әдәбиятыбызда шушы хикәягә тиң әсәрләр туып торсын иде әле. Мәскәу. 1996 ел. декабрь.