Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрь Рафаилга 50 яшь

«...Кайчан бездән Рафаэльләр чыгар?» —дип. сорау ташлаган иде гасыр башында Бабич, «шамаилләр генә чыккан» заманда, сәнгатебезнең киләчәге турында уйланып Бу, әлбәттә, әдәбиятка да, шигырьгә дә карый иде Шекспирлар, Пушкиннар биеклегенә омтылу, дөнья әдәбияты югарылыгына ирешү турында хыял. Әйе, халкыбыз бу чакыру-омтылышка колак салды булса кирәк ул сынлы сәнгатебезгә Бакый Урманче кебек зур талантлы улларын бирә алды бу йөздә. Әдәбиятта да, төрле зур исемнәр белән бергә. Рафаэль исемлеләре дә пәйда булды: Рафаил Төхфәтуллин. Рафаэль Мостафин, Рафаэль Сибат. Рафил. Равил — шул ук бер Рафаэль исеменнән инде ул. Шулар янына соңгы елларда Рафаил (Газизов) дигән шагыйрь дә килеп кушылган иде Менә аңа да 50 яшь тулган икән! Рафаил Шәкүр улы — Мамадыш районы егете: ул- гаҗәеп матур, үзенең йөзгә якын чишмәсе белән кешеләренә көчгайрәт биргән Кече Кир.мән авылыннан, шул ук авылда туып үскән әдип Ринат Мөхәммәдиевнсн сабакташы; райондашы шагыйрь Зиннур Мансуровны» замандашы, ә шул җирлектән чыккан ин яшь әдип Марат Закирның олкән агасы... Күп еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән Рафаил, әлбәттә, күпләр өчен ага-абыб тиешле кеше Әмма аның үзенең беренче иҗат тәҗрибәләрен күреп, аңа ярдәмгә килгән аны авылына ук эзләп барган ил агасы бар, ул да шул ук Мамадыштан юл башлаган Шәйхи ага Маннур .. Әхмәт Гадел. Шаһинур Әхмәтсафа дуслары Аннан көндәлек матбугатта үсү, «Агымсу» әдәби берләшмәсендә кайнау, аралашу Ул берләшмәгә шефлык итеп, үземә дә анда булу, утырышларда катнашу бәхете эләкте. Җитәкчеләре бик уңган-тәвәккәл Чәчкә туташ Хөснег- динова оештырган кичәләргә Зөлфәт белән дә. соңрак Рәшит Әхмәтҗан белән дә бардык, бик рухланып кайттык һәм Рафаил бу арада бик якын дус-каләмдәшкә әйләнгән иде инде. Аның беренче китабына кереш сүзне Зөлфәт язды («Җиләкле алан» исемле бу китап 1980 елда дөнья күрде. Аннан «Бөре керфекләре» (1985). балалар өчен «Җиләкле алан» (1990). «Чөгендер хикмәтләре» (1990). «Хат» (1992) исемле лирика китаплары басылып чыкты). 1992 елдан алып ул Язучылар берле!е әгъзасы Менә шундый шагыйребез яши Кече Кирмәндә Илдус Гыйләҗсв, Гарифҗан Мөхәммәт шиннар кебек үк. әдәбиятка турыдан-iуры җирдән, хезмәт һәм тормыштан килгән, шуңа да иҗатында тормышчан фәлсәфәле, табигатькә гашыйк һәм рәссам күзле, фикерле шагыйрь ул Рафаил Хикәяләр дә яза ул. аларда да аның шагыйрьлеген, сүлләрдән ясалган оста сурәтен күреп була Шулай. Рафаил яза. дәвам итә Ә Бабич язган, күрер! ә теләгән биеклек? Аңа ирешү барыбызның да хыя 1ы Шунсыз иҗат буламыни’’ Әйе. чыгар әле ул бездән андый корифейлар яна Рафаэльләр дә. Рафаиллар да. Равилләр дә чыгар' Милләт кенә исән-имин булсын, дусларым! Рәдиф ГАТАШ