ПРОЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Әдәбиятыбызның проза жанрындагы бүгенге хәлләр күпләрне борчый. Уңышларыбыз да, борчуларыбыз да җитәрлек Шуны искә алып, редакция байтак кына әдипләргә түбәндәге сораулар язылган анкета тараткан иде 1. Бүгенге прозаның кайсы яклары Сезне сөендерә? Соңгы елларда басылган кайсы проза әсәрләрен яратып укыдыгыз? Нннли яна авюрларга аеруча зур өмет баглыйсыз? 2. Бүгенге прозаның нинди жнтешсезлекләрен күрәсез? Аларнын С.ЙҺЙН? нәрсәдә дип уйлыйсыз? 3. Прозабызны үстерү өчен хәзер нәрсәләр лиләргә кирәк дин саныйсыз? Беренче саннан башлап редакциягә алынган җавапларны урнаштыруны дәвам итәбез. Амур ШАКИРҖАНОВ: Мәгънәсез сүз заманы инде үтеп бара, берьюлы барлык кыйблаларыннан мәхрүм ителгән каләм иясенең җиде юл чатына килеп чьи ышына да инде 5 -6 ел булды. Дәрәҗәсен җуймаска тырышучы әдәбият үзенең исемлектә саналучы гаскәрен аҗагандай тормыш кочагына чакырды, ияртергә омтылды. Сафлар тигезлеге бозылды, бераздан сирәгәйде, иярә алмаучылар аксый-аксый артта калды, кайберләре күздән дә югалды Укучы яратып йөргән персонажларның чынбарлык өчен бернинди әһәмияте калмады, автор белән персонаж бер-берсен танымый башладылар Мондый сәер очрашуларның берсен 1990 елда Әхәт Гаффар «оештырды» Нәфисәне («Намус» романының герое) Гомәр ага Бәшнров белән күрештерде һәм аларнын озак кына сөйләшүен «тыңлап» торды (язма «Шәһри Казан» газетасында басылды) 1989 елда Һади Такташка да «Киләчәктән хатлар» килде. Ул да, теге дөньяда булуына карамастан. Мөхтәр бабай белән күреште, «коммунизм кырын» күреп китте («Татарстан яшьләре»). Вакыт агымына каршы торучылар бар иде. әлбәттә, ләкин аларнын кысырлыгы барысын да аңлатты Үз баласы кебек якын күргән образларыннан да элек онытылу ихтималлыгы тынгы бирмәде аларга. Кыскасы, тиңе булмаган күренеш ачылды авторларны аяусыз заман бик кыен һәм сагышлы эшкә җикте: алар үзләре тудырган геройларны күмәргә тиеш булып чыктылар. Чынбарлыктан һәрвакыт читтә юрган персонажлар үзләре дә ояла башладылар, ахры каршылык күрсәтмәделәр. Шул рәвешчә, әдәби мәйдан бераз бушап калды, чөнки персонажларның үлеме аларны көчәнәкочәнә тудыручы әдипләрне дә үзенә тартты. мәктәпләр өчен әдәбият программалары төзү кыенлашты — әдәбият өйрәнүнең рәте-башы югала язды. Ә укучы халык, үз тарихы белән дә юньләп танышырга өлгермәгән тагар халкы (вакыт бирмәделәр), һаман киләчәге турында уйланды, нидер көпе, өметләнде һәм мәгънәсез .игәрләрне күрми дә. укымый да башлады, абруйлы фикер, искермәс сүз көтә башлады «үткәннәрнең авыр әкият» икәнлеген ахырынача аңлады. Үзен сафта санаучы каләм иясе бүген, минемчә, ике рольдә йөри автор да ул, персонаж да. Мондый хәлнең әле татар дөньясында бүгенгедәй ачык чагылганы юк иде Теше-тырнагы белән хакыйкатькә каршы торырга (димәк, вөҗданына да) маташучы әдәбият әһеле бүген максатсыз калды. Әдәбият диңгезендә җилкәнсез дә. компассыз да калган көймәчеләргә ярнын кайсы якта булуын шәйләүчеләрнең берәр киңәш яки хәлиткеч әмер бирүе, бәлки, кирәк тә булгандыр, ләкин бу хәлдән һәркем үзенчә чыгып килә. Әмер бирүче табыла калса, нәрсә дияр иде соң?! Әле. шактый вакыт узгач та. андынларның күренмәве безне шатландырырга гиеш. «Ярый әле. эшләр аңа барып җитмәде» дип. һәр прозаик, учларын ышкый-ышкый. куанырга тиеш. «Казан утлары» журналы прозаның бүгенге халәтен төгәлрәк билгеләү өчен укучыларын да. әдипләрен дә ачык әңгәмәгә чакырып, гади генә өч сорау тәкъдим итте. «Гади» диюем, әлбәттә, сорауларның куелышына гына кагыла, ләкин аларга җавап бирү мавыктыргыч озын һәм катлаулы юлларга (сукмаклар да күп) алып керә. Шуңа күрә журнал үтенечен тулысынча җиренә җиткереп башкару мөмкин түгел Мөгаен, сорауларны таррак кысаларда, шаккаткыч төгәл һәм анык куярга кирәк булгандыр. Әмма бу хакта сүз кузгату үзе генә дә ни тора' Хикмәт шунда ки. проза дөньясында балкучыларда, ара-тирә үзен «күрсәтеп» алучылар да. «үз көеңә ипләп кенә» атлаучылар да. чуалып йөрүчеләр дә җитәрлек. Әлбәттә, бер генә тәнкыйтьче дә бу төркемнәрдәге затларның исемнәрен язып куярга кыюлык таба алмый һәм моның кирәге дә юктыр. Шуңа күрә «яратып уку» турындагы сорау мине әле һаман аптырата. Үземә калса, мин яратып укый белмим, мин укый гына беләм Укыгач—аңлыйсын: яратканыңны да. яратмавыңны да. Инде сизенәсездер. тег е яки бу язма (әсәр) күзгә ташлансын өчен, укучы алын, ни өчендер, бик таныш язучыныкы булуын тели һәм. үзе дә сизмәстән, яна яшь авторны «күрми» кала, бер сүз белән әйткәндә, сайлап укый. Бу—табыгый күренеш, талымсыз булырга да ярамый бит! Гомумән алганда, проза язмышы борчылырлык түгел. Беренчедән, олы һәм күләмле әсәр туарлык мәгълүмат туплау өчен (сүз бүгенге вакыйгалар хакында) әле вакыт бар — Лев Толстой «Сугыш һәм тынычлык» эпопеясен 1812 ел сугышы тәмамланып, ярты гасыр үткәч яза башлаган. Икенчедән, яхшымы-яманмы. әлегә рухи ачлык кичермибез Өченчедән, журнал сорауларыннан ук күренгәнчә, проза исән, хәтта сәламәт, аңа озын гомер генә кирәк Ижат иреге яшәгәндә, художникларның (бу сүз төгәлрәк булыр кебек) мөмкинлеге чиксез киң, әмма бу мөмкинлекләр вазифасыз һәм кагыйдәсез түгел — аларны сайлый белү мөһим Тасвирлау чараларының да күп булуын күздә тотканда, иҗатчы эше әйтеп бетергесез дәрәҗәдә катлаулана. Шуңа күрә теге яги бу әсәр турында фикер йөрткәндә, тәнкыйтьчеләр «гади укучы» игътибар итмәслек нечкәлекләрне дә күрергә, кайбер очракта аларга басым ясарга тиешләр һәм. киресенчә, һәр яктан уңышлы әсәрнең сизелер-сизелмәс житешсезлеген гафу итәргә дә әзер торырга тиешләр. «Гади укучы» диюемә берәү дә үпкәләмәсен — әлбәттә, әдәбият белән даими танышып баручы «гади» булуыннан туктый, таләпчән укучыга әверелеп, бервакыт үзе дә тәнкыйтьче сүзен әйтә ала. ләкин яна әсәрләрне «ошады» яки «ошамады» кебек сүзләр белән генә бәяләү берәүгә дә файда китермәячәк. Бер карасаң, болай бәяләү бик гадел булып күренә, чөнки матур әдәбият кеше күңелен кузгатырга, анын әлегә «йоклап» яткан хисләрен уятырга, хәтта сокландырырга тиеш, монысы һичшиксез Ләкин автор, төп максатына ирешеп тә. әлеге дә баягы чараларны уңышсыз кулланса, укучының кәефе бозылырга да күп сорамый әсәрне «йомшак» дип. тамгалыйлар һ б. Димәк, әдәби тәнкыйтьнең көче дә. югарылыгы да тәнкыйтьченең гомуми хәзерлегенә. белеменә, намусына, хәтта холкына да бәйләнгән. Бу сыйфатларның ин мөһиме, мөгаен, намустыр (белемсез тәнкыйтьчене күз алдына да китереп булмый). чонки автор белән укучыны таныштырудан уза алмаучы тәнкыйт ьчеләрнең төп омтылышы мәдхия укуга таба авышты Баллы-майлы сүзне абруйлы әдип авызыннан әйттерү гадәткә керде, кәсепкә әверелде, урта куллы авторларның (аеруча шиг ьрияттә) «чәчәк атуына» китерде Чикләвекнең буш булуы ваткач барыбер беленә- укый торгач, кемнең кем булуы ачыклана Кыскасы, үз вакытында суганлы-борычлы сүз ишетүче авторлар бүген бәхетлерәк Ахырынача ватылып бетмәгән элекке система яңа эзләнүләрне, сүзне янача яңгыратучыларны янага эзәрлекли кебек. Дорес. бу эш элеккечә үк тупас башкарылмый. тәкин иҗат иреген үлчәп кенә бирү яки ваклап өләшү дәүләт аппаратында оялаган затларга һәрвакыт ләззәт бирә, алар шунсыз яши алмый Өзлексез дәвам игүче «реформалар» укучының да. әдипләрнең дә зәгыйфьлеген күрсагте инде гел законы эшләми. нәшрият аксый, яучы хезмәте гадел бәяләнми, редакцияләрнең күбесе хезмәт хакы да түли алмый.' басмалар тиражы кимүгә бара һ. б. Шуңа да карамастан, әдәбият яшәргә омтыла башын бигүк түбән имәскә тырыша Проза! а табынучылар да эзләнәләр, актаралар, нидер табарга телиләр һәм габып та торалар Шул табылдыкларына тутыкмаслык онытылмаслык исемнәр кушарга тырышалар . Әлеге табылдык, чыра яндырып эзли торгач, сәке астында табылган борчакны гына хәтерләтсә дә. һәр мескенне куандыра Әлеге хыялларыбыз да ихтыяҗдан олы түгел, кавын-карбыз эзләсәк тә. борчак табабыз, аны төшереп югалтабыз, тагын эзлибез, шул ук вакытта туймас күзләребез мәңге сүнми торган, таныш булмаган ялтыравыклы нәрсә күзләвен дә дәвам итә. «Ззләгән таба» диләр бит — эзләргә кирәк' Фәрит БӘШИР: I. Заман авырлыг ына һәм матди кыенлыклар кичерүгә дә карамыйча дөньяга чыгарга, яшәргә тырышкан әдәбият үзе сөенечтер Шундый инде бүген хәлләр, һәр басылган татар китабы ихтирам хисе уята Аларнын кайберләре ниндидер могжиза яки юллар белән Татарстанның ки ran нәшриятында донья күрә, икенчеләре исә. авторларның үз хисабына, яки кемнеңдер, кайсыдыр җәмгыятьнең, предприятиенең матди ярдәме белән басыла. Аннан килеп. Казанда. Чаллыда әлегә эшчәнлекләрс күпләргә таныш булмаган китап нәшриятлары (оешмалары) да измы-күпме эш башкаралар Бик хуп’ Булсын! Китап оасуиын төрле юллары булсын! Бу буталчык заманда, беренче чиратта, татар китабын саклап калу зарур Китапны саклау язуга этәрүче коч дигән сүз’ Шөкер. «Казан утлары». «Идел». «Аргамак» кебек журналларыбыз нәшрият бурычларын да зарланусыз үтәп киләләр Кыскасы, татар китабы бүген җан т ырмашып булса да үз укучысы белән элемтәне югалтмаска тырыша. Бәс. шулай икән, прозабыз да яши һәм анын кояш астында үзенә урын дәгъва итәргә һичшиксез хакы бар дигән сүз Заманы өчен зур сөенеч инде бу. нишлисең бит. Коры килгән елны авылда тал яфрагы дә печәнгә исәпләнәдер иде. • Инде китапка булган мөнәсәбәткә килсәк, шәхсән үзем бик консерватив укучымын, минем еллар дәвамында сыналган даими авторларыбыз бар Гомернең нинди генә халәте булмасын борчумы, шатлыкмы, эч пошумы, әллә рәхәг чигүме үз җаныма кайтавазны мин ул язучылар иҗатында күрәм һәм габа кнләм. Рухи дөньямда күптәннән урын алган әдипләрдән ин әүвәл Әмирхан Еники һәм Мөхәммәт Мәһдиев исемнәрен атыйм Күңелгә ошаган әсәрләр күп ул. ә менә кайта-кайта укый торган, китапларының аерым өлешләре тәмам ятланып беткән язучылар алар Иҗатын яраткан әдипнең сыңар мәкаләсен дә ихтирам итәсең. сабырсызланып аның яңа чыг ачак .әсәрен көтәсең Рухи ачлыкны алар гына баса алыр кебек Гафу, мин татар прозасының ин яхшы үрнәкләре үткәндә дигән фикер калдырырга теләмим Соңгы елларда күңелне кузгатырлык уйландырырлык, табышлары белән сөендерерлек әсәрләр дә. шөкер, генья күрү бәхетенә ирештеләр Минем уемча, сош ы елда татар прозасы саллылана. гамь- ләнә төште Сүз сәнгатен идеолог ик ләмнән, сыйныфлык дип лаф орган пропага ндачыл лайладан аралагач, чистарткач, ул яктыртып, ачылып, фикернең хәрәкәтсез яткан оячыкларына җан керне. тормыш. гарих мирас кебек гөшенчеләргә тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек тудырды Моны «боз кузгалу» белән гигегәп булса, ул фикер тунлыгын чататучыларның бер үрнәге, һичшиксез Фоаг ( адри- евнын «Таң җиле» романы булды. Инде ничәнче мәртәбә бу китапны ку гым.г алам, инде ничәнче тапкыр татлы газап белән өретелгән дулкынлану хисе киче рәм Салкын кан белән генә укып булмый бу романны Аеруча гөп каһарман Нуриәсманың олуглык, мәртәбәлек, горурлык вә изгелек белән сугарылган бәхилләшү сәгатьләре моңга әверелеп җандагы һәр күзәнәк аша уза У г көн сагайта, сискәндерә, искәртә, өнди, чакыра Бу моң каршында дөнья ыгы-зыгы лары, борчу-мәшәкатьләре бик вак. кечкенә нәрсә булалар да калалар I аделсез лек белән очрашканда а шауга. хөсетлеккә ran булганда мин китап киштәсендәге «Таң җиле» романына үре тәм Әсәрнең ахырындагы аналар турындагы сү < гәр һичшиксез, уку дәреслекләренә керергә тиеш дип саныйм Андый изге җылы гыйбарәләрне шиг ар-лозунг итеп язып һәр мәктәпнең диварына »тәртә и ге Ба ы гнуларны һәрдаим күреп торсын иде. изге дога итеп күңеленә сеңдерсен иде ул аларны Тагын да шул. «Тан жиле»н укыганда бер уй роман вакыйгаларына уралган фикер агышына килә дә керә генә бит Биредә мин әсәрнен теле, эчтәлекне бирү рәвешен күздә тотам. Безнең әдәбият белемендә шулай кабул ителгән инде беренче чиратта әсәрнең идея юнәлеше тикшерелә, сюжет-композиция үзенчәлеге анализлана, аннан тәфсилләп уңай герой проблемасы өйрәнелә Сүз монда әдәбият белеме ирешкән уңышларны инкарь итү турында бармый, ә әдәби әсәр турында сөйләгәндә башка күзәтүләрне дә үзәккә алу кирәклеге күтәрелә. Язучы нинди генә зур, актуаль проблема күтәрмәсен, ул аны беренче чиратта, укучы күңеленә якын тел белән, үтемле, аңлаешлы чара- ысуллар аша китереп җиткерергә тиешле. Язучының таланты вакыйгаларны оста үрә барып, кирпеч калынлыгы роман язу белән чикләнми.^ ул әле укучы белән риясыз әңгәмә кора белергә дә тиеш. Элемтә кора алмыйсын икән, укучыдан үзеңне яраттыра алмыйсың инде Бигайбә! Мин үзем, шәхсән, әсәрнең эчке структурасын җанлы итеп, үтә җылы төзи алуны Ходайдан бирелгән талант дип саныйм Чынлап та. әсәрнең көче тема белән генә чикләнми бит әле Әйтик, бер үк агач кисәгеннән скрипка да ясарга мөмкин, шул ук вакытта аны ит чаба торган бүкәнгә дә әверелдерергә була. Инануымча, теге яки бу әсәр турында сөйләү һәр структур компонентны тигез хокукка куеп башкарылырга тиеш «Жаны гына юк» диләр бик матур сурәт яки югары зәвыкъ белән эшләнгән әйбер турында. Нәкь менә үтемле сөйли белүе белән язучыларыбыз арасыннан Туфан Миннуллин игътибарны үзенә тарта. «Өмет» дип аталган проза китабыннан соң күренекле драматургның язмаларын, уйлануларын калдырмый укып барырга тырышам Ялгыш күрми узсам, соңыннан барыбер табып укыйм Минем шулай укымый калдырырга ярамый торган авторларым бар. Шулар арасыннан янә Н Гыйматдинова һәм Зөлфәт Хәким исемнәрен күрсәтер идем Икесе дә чагыштырмача яңа авторлар, әмма әдәбиятта үз юлларын булдырган, үз исемнәрен яңгыраткан үзенчәлекле талантлар. Нәбирә сер. тылсым белән өретелгән гыйбрәтле дә, мавыктыргыч та вакыйгаларны сыгылмалы-нәфис сөйләмдә тасвирлавы белән игътибарны җәлеп итсә. 3. Хәким исә усал, әмма осталарча ябыштырып көлүе, сатирик каләме белән әдәбиятта үз дөньясын тудырды Тик соңгы вакытта иҗаты белән күңелне үзенә тарта алырга сәләтле Фәүзия Бәйрәмованы гына күз уңыннан югалттым әле. Бер вакыт аннан язуы хакында сорагач, сәясәттән кысып калган вакыт хисабына гына каләмгә тотына алмыйм дигәнрәк фикер әйткән иде. «Моңымны югалтудан куркам».— дигән иде ул. Әгәр көрәш хисе иҗатка урын калдырмаса — ни аяныч, әдәбият өчен ни югалту булыр иде! Юк-юк. киләчәктә язучы Фәүзия Бәйрәмова белән тагын да очрашырбыз әле, Аллаһы боерса! 2. Бу сорауга кыска гына җавап бирү кыенрак. Бүген бер проза гына түгел, гомумән әдәби хәрәкәт кризиста. Без— күчеш этабында Үткәндәге иҗат алымнарының күбесе заман таләпләренә туры килми, ә яна принциплар яки бөредә генә, яки әле бөтенләй анык түгел. Без басып торган чорлар күперен куе. тыгыз томан сарган. Моңарчы актив үсеше белән характерланган прозабыз да таныш түгел күпергә килеп кергәч, сөрлегеп, адымнарын акрынайтты. Ул бүген куе томанда кыйбласын тапмый изаланган мосафир хәлендә. Прозаның нинди планда үсәчәген аңлау өчен соңгы 15—20 елда үткән юлын бераз булса да күзәтеп чыгу зарур. 60-еллардан зур куәт алган чәчмә төрнең төп. характерлы юнәлешләре түбәндәгеләр иде. Бөек Ваган сугышы гемасы. Әдәбиятта әтрафлы өйрәнелгән өлкәләрнең берсе Әмма рәсми идеология бу гомумкешелек фаҗигасен күп очракта бар кырыслыгына һәм чынбарлыгына ачарга мөмкинлек бирмәде. Тәнкыйтьче Ф Миннуллин билгеләгәнчә, бу юнәлеш еш кына «социалистик реализм» принципларына нигезләнеп язылган норматив «әдәбият үрнәге» рәвешен алды. Идеолог ик кысалар алып ташланган бүгенге чорда исә. бу темага алыныр фронтовик язучыларның сафы, кызганычка каршы, бик сирәкләнеп калды Ә утны-суны кичкән, сугыш афәтен җилкәләрендә күтәргән фронтовиклардан гайре кем ул чор турында сөйли алыр соң? Мин биредә ике төрле юл күрәм Беренчедән, аз санлы булсалар да. актив иҗат белән яшәт ән фронтовикларыбыз, шөкер, барлар әле Әйтик. «Казан утлары»ндагы (1995 ел, 12 сан) әңгәмәсендә сугыш афәте өстена Сталин лагерьларын үткән Гурий Тавлин «Үлем дәрьясы» дигән «әсәрен тәмамлап килүе хакында хәбәр биргән иде. Икенчедән, сугыш темасына язарга алынучы яшьрәк буын өчен дә эшләргә җирлек бар. Сугышны кичкән әдипл әребезнең архивларындагы көндәлек дәфтәрләрендә, фронт блокнотларында нинди генә мәгълүматлар юктыр дисең? Гомумән, алга таба Бөек Ватан сугышы темасы нигездә документаль проза юнәлешендә үсәр дип фараз кылам. Производство гем асы эшчеләр (нефтьчеләр, төзүчеләр һ б ) тормышына багышланган әсәрләр Бүген тәнкыйтькә иң нык дучар ителгән әдәби юнәлеш Үз чорынын рәсми пропагандасын тормышка ашыручы үтә идеологах тармак Заманында «яңа тема, яңа геройлар» идеясе белән әдәби байрак дәрәҗәсенә күтәрелгән әсәрләр, «үтә жетс тиз уңар» дигән тормышчан фәлсәфә мантыйгында. вакыт сынавын уза алмаган китаплар галереясының үзәген тәшкил итәләр Мәсьәләнең икътисади һәм сәяси ягына гъгна басым ясап, милли, әхлакый, фәлсәфи ягы белән кызыксыну житмәү эшчеләр турындагы повестьроманнарны кырыс заман хоке.менә куйды Бу тема хәзергесе көндә көчле кризис кичерә, һәрхәлдә, соңгы елларда сүз алып сөйләрлек ниндидер зур әсәрне хәтерләмим Әгәр дә производство темасы киләчәккә дәгъва кыла икән, ул һичшиксез, үзенең принципларын, адымнарын тамырдан үзгәртеп корырга тиешле «Авыл прозасы» татар әдәбиятының нигезен тәшкил итә торган өлкә Татар әдәбияты элек-электән авыл әдәбияты булып килде. Бүгенге сәяси-икьтисади шартларда ни куәтле булып тоелган әлеге тема да мәгълүм бер сүлпәнлек кичерә Сәбәпләре күптөрле Иң мөһимнәреннән дип түбәндәгеләрне саныйм Беренчедән. катлаулы, буталчык заманга килеп кергән авыл элекке авыл түгел инде Анын кешесе дә башка Моңа кадәр язучы авыл тормышын белеп, аңлап яза иде Дистә еллар шәһәр шартларында кайнау да әдипкә авыл мохитын тоеп язарга комачаулык итмәде Авыл, колхоз тормышында ниндидер яңару сыйфатлары күзәтелсә дә, вәзгыятьнең нигезе тотрыклы калды Шуңа күрә ул яңалыкларны готып алып, иҗатында чагылдыру язучы өчен артык кыен түгел нде Ә менә бүгенге авыл турында язу өчен иске багаж — тәҗрибә генә җитмәве көн кебек ачык Ничек сурәтләргә замана авылын, аның улын, кызын9 Идеологии күрсәтмәләр чоры узган, айлар буе хезмәт хакы ала алмый бушка эшләргә мәҗбүр ителгән колхозчыны алдынгы сыер савучы яки үрнәк механизатор рәвешендә аһ-аһ килеп кызгану мыскыл булып күренергә мөмкин Гомумән, урга буын прозаиклары өчен бүгенге авыл ул эңгер вакытындагы карурман сыман Гомере буе татар авылына, аның кешеләренә тугрылык саклаган М Мәһдиев «Бәхилләшү» повестенда бу хисне ачык чагылдыра: автор үзе белгән, үзе күргән авыл белән хушлаша. Яңа заман авылы анын темасы түгел инде Ул бу эстафетаны башка буынга тапшырып калдырган Димәк, авыл прозасының язмышы бүгенге әдәбиятка килергә тиешле яшьләрдә. Хәлбуки, татар милләтенең бишеге буттан авыл үз иҗатчысын тудырмый калырга мөмкин түгел Шуңа күрә авыл прозасының бүгенге пассивлыгын вакытлы күренеш дип санарга кирәк Тарихи тема бүгенге шартларда иң актив гонәлеш-тармак Алда күзәтелгән темалар торгынлык яки сүлпәнлек чорын кичерсәләр, тарихи әсәрләр өчен бу көн буалар ерылган вакыт Мәгълүм тыюларның җимерелүе, идеологах басымның алып г ашлануы тарихи планда иҗат итүчеләр очен чиксез мөмкинлекләр ачты Тарихи романнар авторы Н Фәттах моннан чирек гасыр элек үк «Казан утлары» (1972 ел. 6 сан) журналында «Татар әдәбияты өчен тагар тарихы ул беркем аягы басмаган иксез-чиксез карурман кебек», дип язып чыккан иде Соңгы елларда татар язучылары бик актив рәвештә һәм беркадәр ашыгып га тарихыбыздагы «чирәм җирне» төрле аспектларда үзләштерә башладылар. Татар халкының миллиазаглык хәрәкәтенә караган (Ж Рахимов. В Имамов», шәхес кулы ы елларын фаш иткән (И Салахов. А Гыйләжев. Р Мөхәммәдисв. Г Тавлин). Казан ханлыг ына. аның ахыргы фажш але көннәренә һәм ханлыкның хөкемдары Сөембикәгә багышланган (Батулла. М Хәбибу г гин. Ф Лагыйфи) әсәрләр татар прозасының тарихи фондында лаеклы урын алдылар. Соңгы вакытта халыкның милли үзаңы уяну да мирасыбызның үткәндәге катламнары белән кызыксынуны бермә-бер көчәйтте «Идел» журнаты оештырган тарихи хикәяләр конкурсы да шушы ихлас кызыксынуның бер күренеше Әдәбияттагы бүгенге вәз1ыягьгән торып караганда прозабызның өченче меңъеллыкка тарихи проза байрагы күтәреп керәчәге бәхәс уятмый булса кирәк 3. Алдагы бүлемдә әлеге сорауга күпмедер җавап бирергә тырышыпы инде Өстәп тагын бер мәсьәләгә тукталу зарур Милли хис һәм ан уянуның күркәм биеклекләрг<> күтәрелүе «кая барабыз'.’», «без кем’» дигән тарихи сораулар янәшәсенә «без нинди?» мәсьәләсен ачыклау бурычын да бәген кискенлегенә кунды Бу исә үз чирагында милләтне яшәтә торган төп көчләрнең берсе әхлак проблемасына килеп ялгана Яна гасыр бусагасын нин гн мора гь кагыйдәләр кысасында атлап керергә җыенабыз без’ Киләчәк дәвергә у нанда тарихка янә бер кат күз салуны таләп итә бур сорау «Ү гкөннәргә карап знкер иг гә. алдаг ыг а карап фикер ит. » Тарих кабатлана Ижат принциплары да кабат тана әмма дистә еллар дәвамында ул алымнар үзгә сыйфатлары белән ачыла барын, әдәби хәрәкәтнең эчтәлегенә турыдан-туры йогынты ясыйлар Хәтерлик. XX гасыр башы татар әдәбиятында төп темаларның берсе — «аталар һәм балалар» проблемасы иде Искелеккә каршы көрәш, яңалыкны раслау идеясе проза өлкәсендә аеруча Ф Әмирхан. Г Ибраһимов ижатларынын үзәгендә торды. 20 30 еллар әдәбиятында бу проблемага сыйнфый каршылык идеясе сеңдерелгәч, «аталар һәм балалар» конфликтын хәл итү хөкем карарын үтәү төсен алды 60-еллардан әлеге тема бөтенләй үзгә формада яктыртыла башлады һәм. нәтиҗәдә, «аталар», «балалар» дигән төшенчәләр капма-каршы сыйфатларына ия булып (уңай— тискәрегә, тискәре уңайга әверелү күренеше), әдәбиятта яна эчтәлек барлыкка килде Әлеге хәрәкәт Ә Еникинең «Әйтелмәгән васыять» (1965) әсәреннән башланды булса кирәк. Бу очракта инде олкән буын вәкиле Акьәби халыкның гасырлардан килә торган гореф-гадәтләрен, әхлакый кануннарын, яшәеш кагыйдәләрен үзендә саклаган образ буларак характерлана Аның «үтә заманча» балалары исә үз дөньяларына бикләнеп яшәүче төксе, шәхси мәнфәгатьләре белән генә көн күрүче буын вәкилләре булып күзалланалар. Акьәбинең туган туфрак, туган нигез хакындагы уйлары, буыннардан-буыннарга тапшырылырга тиешле мөкатдәс сүзләре — соңгы васыяте таш күңелләргә бәрелеп челперәмә килә Аннан соң бу характердагы эчтәлек үзенчәлекле төсмерләрдә А. Гыйләҗев- нен «Җомга көн кич белән» повестенда. Ш. Хөсәеновның «Әни килде» («Әниемнең ак күлмәге») драмасында дәвам иттерелде. Тагын да соңрак бу тема әдәбиятта гамьсезлекне. битарафлыкны фаш итү җәһәтеннән генә түгел, бәлки, әйтергә кирәк, фаҗигале аһәң белән сугарылган хәлдә яктыртыла башлады. Монын аерым гыйбрәтле күренешләре заман үзгәрешләренә сизгер булган М Мәһдиев иҗатында чагылыш тапты Әдипнең «Исәнме. Кәшфи абзый!» повестенда ата белән улы арасындагы конфликт ахыр чиктә үтеп чыгалмаслык упкынга әверелә Республикага исеме таныш тракторист Кәшфи бердәнбер улын да үзе кебек җиргә гашыйк, эшчән кеше итеп күрергә тели. Әмма аның эшен, исемен һәм нәселен дәвам изәргә тиешле өмет ата-анага бары тик борчу, оят-хурлык китерүче хәсрәт төенчеге булып җитешә. Гауга белән өйләнә, талаш белән аерыла, ямьсез кычкырышып, авылын ташлап китә, сукбайлыкта йөри, кабат туган нигезенә кайгып төшә, баш ташлап эчүгә сабыша һәм фаҗигале һәлак була. «Бәхилләшү» повестенда исә. язучы тагын да жанөшеткечрәк хәлләрне сурәтли Ике әрәмтамак егет акча даулап әтиләрен кыйнап үтерәләр. Әдәбиятта шул рәвешле сагаюлы. сискәнүле шом урын алды кемнәр алмашка килә? Үз вакытында К. Сибгатуллин бу хакта әрнеп һәм кисәтеп язган иде: Каты буын үсә. (Кем буыны?!) Барысы да килә кулыннан. Машиналар шавы кыйммәт бүген, кыйммәтрәк халык моңыннан. Шулай да чыккысыз өметсезлеккә үк бирелергә җирлек юктыр. Кешеләр ометссзлеккә бирелгәндә бөтен бер милләт җанында куркыныч авыру — депрессия башланырга мөмкин. Тормыш үз чиренә каршы дәвасын үзе табар Бу — яшәеш кануны Философиядә «капма-каршылык геориясе» дигән төшенчә бар. Логик эзлеклелек буенча фикер йөртсәк, болай булырга тиешле хәзерге кырыс, каты буынга алмашка килгән буын үз яшәү принциплары белән киләчәк, ә алдагысына исә нык тәнкыйть белән караячак. Димәк ки. хәзер без сагаеп, борчылыш шом белән карый торган күренешләргә дә каршы позициядә булачаклар Ул буын һәм моңа бик ышанасы килә—кяары әхлакый кысаларны кыйбла изеп сайлар Башбаштаклыкны, гаделсезлекне инкарь итү шуңа китерергә з иеш ләбаса инде. Югары әхлакый кагыйдәләрне сүз белән күңелләргә үткәреп, үз буынын тәрбияләргә алынучы әдипләр дә Исхакыйлар. Әмирханнар. Ибраһимовлар мәйдан тоткан чордан сон бер гасыр вакыт үткәч әдәбият дөньясына килерләр Тарихта кабатлану шулайрак булырга тиеш Хәзер пжат итүчеләр ул заманны үзләштерә алмаслардыр инде Яңа фикер, яңа караш, үзгә яшәү кануннары белән коралланган алдынгы яшь буында өмет Күңелнең көткәне — бүген әле «Туган тел»не өйрәнеп кенә йөрүче. Галиҗәнап Сүз серләренә төшенеп кенә килүче татар угылында.