Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИ ӨЧЕН РОССИЯ АЛЯСКАДАН КОЛАК КАККАН?

__ азан утлары» журналының 1996 елгы 6 нчы санында Россия Дәүләт // frC гуманитар университеты профессоры Әгьдәс ага Борһанов белән язучы Әхәт Мушинскийның кызыклы әңгәмәсе бирелгән иде «Кая бара бу Россия?» дип атала иде ул әңгәмә. Әгьдәс ага Борһанов. тарихчы галим буларак. Россиянең һәм үткәнен, һәм бүгенгесен өйрәнеп-тнкшереп. анын киләчәгенә дә күз сала. Бу илнең, алга таба да «бердәм һәм бүленмәс боек Россия» шигаре белән барса, үлемгә йоз тотачагына ишарәли Хәзерге идарәче даирәдәге түрәләрнең шуны аңлый алмаулары гына гажәп Шул уңайдан бер гарихи вакыйга искә төшә 1867 елны урыс патшасы тота да Алясканы американнарга 7.2 млн долларга сатып җибәрә Әй тиргиләр тегене, әй каргыйлар! Әле булса партсовноменклагурачы түрәләр дә. янәмәсс. авыллардагы хәерчелектә яшәүче иң томана карт-корылары да патшаның ул «1өнаһын» кичерә алмыйлар, имеш Кайчандыр Новгород-Псков саллыкларында оешкан Русь дәүләте, ничәмә- ничә гасырлар дәвамында башка халыкларның жирләрен яулап алып, үзләрен буйсындырып, үләт чире шикелле һаман да киңәя-жәелә торгач, ниһаять, «дөньяның читенә» барып чыга океан-диңгсзләргә барып терәлә Урыс баскынчылары Төньякның карлы-бозлы салкын суларында бик аяк жылытып утыра алмыйлар, жирлс эскимослардан кайсысыдыр аларга «дөньянын чите» әле монда гына бетмәгәнен, диңгез бугазы аша 90 чакрымнар ераклыкта янә коры жир барлыгын, анда да эскимослар яшә! өнлеген әйткән булса кирәк, урыслар, аларны урыс тарихы «яңа җирләр ачучы каһарманнар» дип атый. Америка кыйтгасындагы Аляска ярымутравына да барып чьи алар Җирле эскимос халкының бирелмәгән- нәрен үтереп-суеп. бирелтәннәренә ялтыравык тәтиләр өләшеп, аракы эчертеп- исертеп, Алясканы «боек Русь жире» дип игълан итәләр, анда Россия дәүләте байрагын күтәрәләр Шул рәвешле, «русский колос на глиняных нотах», ягъни «балчык аяклы алагаем урыс баһадиры» «жир читенең» аръягына да хужа булып ала. Алга таба Казагыстан, Урта Азия. Кавказ жирләрен буйсындырып, бөек Петр Беренче патша васыятьләрен үтәү йөзеннән, һинд диңгезләренә кадәр барып чытасы тына кала Әмма һәр халыкта булган акыллы мәкаль-әйтемнен мәгънәсе бердер сеңдерә алмаганны йотарга тырышма! Россия империясе очен дә Аляска әнә шундый «сеңдерә алмаслык» тобәк була Бер очыннан икенче очына барып чыгарга атналар-айлар кирәк булган, озак еллар дәвамында яулап алынган галәмәт зур җирләрдә Россия империясенең нәтиҗәле идарә игә алмаельпын. ниһаять, пагша iалижәнапләре дә аңлагандыр, күрәсең Әле бит ул заманнарда самолетлары түгел, тимер юлы да юк чак! Россиянең «бүленмәс бердәм бөтенлеге» өчен бүгенге ялган комму попа трио г шовинистлардан ким кайгыртмаган патша, шулай да, акыллы шәхес булган Алясканың мәше тун жирләрен саклап ятканчы, уңдырышлы туфраклы Идел-Дон буйларын югалтмыйм әле, дип уйлагандыр, мөгаен Алясканы үзенчә бик һәйбәт бәягә -7.2 млн долларга американнарга сатып та җибәргән Бу хәл-вакыйгалардан соң йоз егерме биш елдан артык вакыт үткәч кенә Россия Фәннәр Академиясе галимнәре галәмәт зур империя-дәүләтләрнең жер- гетик жегәре нинди мәйданнарда файдалы икәнлеген исәпләп чыгарганнар Баксаң, андый жир-мәйданнарнын зурлыгы 500 мен квадрат километрдан артмаска тиеш икән Менә ни очен Голландия, Дания Швеция кебек кечкенә илләр тук мул тормышта яшиләр булып чыта түгелме соң’ Россиянен эчкечелеккә бирелеп. эшләмәскә өйрәнгән халкы өчен бу империянең «сеңдерә алмаслык» байлыгы - - патша заманында барыбер шул туймас тамак дәүләт түрәләре һәм. үз халкын да, башка халыкларны да куркы i ып-өркетеп. аларнын җирләрен басып алырга һәрвакыт әзер торучы армия корсагына кереп барган түгелме9 Бу очракта ике катлы кабыклы «акыллыбаш» ташбака турындагы бер хикәят искә төшә Бу ташбаканың ике катлы кабыгына хәтта жәнлекләр патшасы арсланның да теше үтми, имеш, әмма ташбака, шул ике катлы кабыгын күтәреп йөртә алмыйча, үз авырлыгыннан сытылып жан тәслим кылган... Никита Хрущев заманындагы «жепшетү» чоры да. түрәләр санын киметү һәм армияне кыскарту омтылышы булганы өчен, яңадан бозланып, торгынлык елларына әверелмәдемени9 Михаил Горбачевның «үзгәртеп кору процессы»да. шул ук сәбәпләр аркасында тукталып калып. СССР дигән бөек державаның бер көн эчендә җимерелеп төшүенә китермәдемени9 Аңлаганга аңларлык югыйсә. Идарәче түрәләр һәм армия-милиция бүгенге көндә ул — берничә башлы аждаһа кебек явыз нәрсә: бер башын киссәң, аның урынына икәү үсеп чыга тора Әгәр дә Россия әлеге империянең (өтек калган империянең!) һәр карыш жире өчен, үзе белән бер түбә астында яшәргә теләмәгән башка милләт халыкларын юк итә-итә. соңгы тамчы канына кадәр сугышырга тели икән, ул үз комсызлыгына үзе тончыгып һәлак булачак Дәүләт Думасындагы шовинистик рухлы депутатлар Борис Ельцинны Чечнягә өстереп, хурлыклы сугыш башлатып, үзен йөрәк авыруына дучар иткән булсалар (ярый әле. коткарырга татар табибы Ренат Акчурин табылды!), илне исә күтәрәмгә калган хәерче хәленә төшерделәр Хәзер инде аларга яңа «дошман» кирәк: «Севастополь—урыс диңгезчеләренең горурлыгы!» дигән сылтау белән Украинага каршы сугыш ачарга да җыеналар шикелле Украина сиңа Чечня генә түгел, аны ялангач кул белән генә яулый алмаячаксың. Димәк, атом-төш коралы селтәп кенә куркытырга була, янәмәсе. Бүгенге Россиянен исән-сау калырына бер генә мөмкинлек бар. Ул да булса. Кремль түрәләренә генә түгел, ә барлык урыс халкына куп гасырлар буе каннарына сеңгән империячел тәкәбберлектән котылу кирәк Ил исән-сау калсын дигәндә, аның галәмәт зур жир биләмәләрен. Америка Кушма Штатлары үрнәгендә. аерым төбәкләргә бүлгәләү һәм аларга мөстәкыйльлек бирү хәжәттер Шул ук вакытта Кремль түрәләренә, янә дә Россияне коткарып калу хакына, шул түрәләрне һәм армия-милиция кебек көч структураларын туендырып торуга китә торган талау салымы сәясәтеннән дә арынырга кирәктер. Ә1әр дә Россия НАТО составына керсә, ул шуңа омтылырга тиеш! армияне кирәкле күләмдә генә калдырып кыскартырга да мөмкин Шулай эшләгәндә Россия үзен басып торган күтәрә алмас авыр йөктән котылыр һәм кереп баткан төпсез сазлыктан калкып чыга алыр иде шикелле НАТО - Россияне коткарып калырлык бердәнбер көч. Ә инде АКШнын штатлары хокукын алган мөстәкыйль җирле төбәкләр, «артык кашык» түрәләрдән һәм кирәкмәс салым-чыгымнардан арынып, эшсезлеккә дә чик куяр һәм икьтисади үсешкә —бай-мул тормышка да ирешер иде Россия өчен шуннан да артыкны теләргә мөмкинме соң? «Аляска Куриль атаулары...» дип авыз суы корыту нигә кирәк, шовинист әфәнделәр? Их, сез...