Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУНАК КЫЗЫ

Безнең урам малайлары авыл башындагы алаша каз бәбкәләре сакларга җыела Саклау дигәч гә. көне буе алар янып ia утырып булмый инде. Елга буена төшеп китәбез дә вак балык iap куар) a тотынабыз. Кайчак карга йә тилгән безнең бәбкәләрне чәл герен кип » ш Нишлисең? Дөнья гел рәхәттән генә тормыйдыр шул У рыны .-с тән ачысын да татырга туры килә . Әй. аның караны епа бун тан и«чср- йөгерә хәлдән тайгач, бер су коенуы ни тора да. өйгә кашкам ы »..ч күрсәтеп, мәчене әтәчләр белән сугыштыруы ни гора. Хайваннар мәтъII нәсез дә инде. Ашау өчен җаннарын да кызганмаслар Ә без, малайлар, алай юк-барны бар дип тә белмибез. Балык өчен дә сугыш, имеш!.. Бик эре мәсьәләләр булса гына инде. . Ә бүген яна уен — алмашлап әкият сөйләүне уйлап чыгардык. Тик кемнән башларга? Менә сипкелле Хәмит сикереп торды. Чират кояш әйләнешеннән, егетләр. Хәзер Ирек сөйли. Юк. буйга карап, Рөстәм сөйләсен! Күршене мин дә ялгыз итмәдем. - Бүтәнгә бик беренче бит. Давай Ирек сөйләсен. Башкалар да безне яклагач. Ирекнең каршы торырлыгы калмады. Ерак бабасыннан ишетеп калгандыр инде Япон сугышы турында сөйләргә тотынды. - Шулай яшь чак минем, җилле чак. Ике ат белән җир сөреп йөри идем, бервакыт халык сабанын ташлаган да авылга чаба. «Япуннар сугыш башлаган, давай шуларны кыйнарга!» диләр болар. Мин дә киттем. Барсам, бер япун мылтыгын миңа төзәп тора Пулясы маңгайга тигәч, алай да сыпырып төшереп исән калдым. Югыйсә, честный слово, беткәнием. Теге япунның эшен бетердем дә киттем Кавказга су эчәргә. Кайчандыр шуның суын тәмле дип ишеткән идем Туктале. мин әйтәм, бер килгәч су да коенып кайтыйм, дим. Менеп киттем Памир түбәсенә. Сикерсәм, Кара диңгез каткан. Баш очлырак бит минем, тишеп кереп китте бу бозны... - Кара диңгез катамыни, ахмак! — - Памир Кара диңгез буендамы соң инде. Их. чүбек баш! Рөстәмнең бу сүзләреннән соң Ирек түзмәде, сикереп торды да үзе дә атакага күчте. — Малайлар, Рөстәм үзе чүбек баш икән ул. һәр көн иртән йокыдан торгач, аның әнисе Мөнжия апа Рөстәм мендәреннән бер уч чүбек җыеп ала икән. Кайчан күрдең?! — Борының үзеңнеке булса, җибәр диләр сиңа яканы! Шулвакыт беребез дә уйламаган хәл булып алды. - Кайсыгызныкы иде әнә тегендәге ала каз? Бәбкәсен тилгән алды бит! Их сез. калай әтәчләр, җитмәсә тавышыгыз Каф тавы артына ишетелеп тора. Борылып карасак, безнең янда бер кыз белән Җиһан әби басып тора. Оялудан кып-кызыл булып, башларны аска идек. Ник оялганбыздыр инде?.. Мин бер урында басып торалмый башладым: теге кырыйдагы ала каз минеке бит... — Бабушка, калыйм алар белән, ә? Алла диген. Алар ише малайлар белән уйнасаң, бөтен киемең пычранып бетәр. Җиһан әби. кызны ияртеп, алма бакчасы буена китеп барды. Кыз борылып карагач, мин аны үзебезнең янга чакырып кул болгадым: «Әй. кызый!» Җиһан әби сүзенә тәки күнгән: телен күрсәтеп матур итеп елмайды да китеп барды. Матур дигәннән елмаюы гына түгел, үзе дә гаҗәп матур ул. Башындагы ал бантигы әллә каян күренеп тора. Ә өстендә кыска зәңгәрсу күлмәк. Нәкъ чәчәк өстенә кунган зәнгәр күбәләк инде... Җиһан әби начар хәбәр белән кәефне төшереп җибәргән иде. кызы шуны яңадан күтәреп китте. Нәрсә эшлисең? Әхмәт бабай әйтмешли, сугыш корбансыз булмый инде. Хәер, җәй буена бер бәбкә күпмени ул? Тик менә өйдә генә бу корбанга ничек карарлар? Яңа уеннан борчак пешмәде безнең. Узыша-узыша яр буена йөгердек. II әбкәләр шак тый үсте. Хәзер инде аларны ни җитте тилгәннәр генә ь алып китә алмый башлады. Җиһан әби дә сүзендә торды Кунак кызын безнең белән уйнарга бер тапкыр да җибәрмәде Аның янына үзебез барсак, безне куып җибәрде. Кыш көне отряд белән барып утыннарын кисүне, су алып кайтып бирүне онытты әби. Бөркәнпе әбинең карты Әхмәт бабай мине чакырып алды. — Улым, минем атны колхоз дворына илтеп тугарып кайт әле. Карасам, арбада кунак кызы утыра. Җиһан әбинең өйдән чыгып килүен күрүгә, тиз генә арбага сикереп мендем дә дилбегәне кулга алдым Бу юлы җиңелдең, әби. Кунак кызың безнең белән! Куркыныч беткәч, атны атлатып кына бара башладым. Ни дисәң дә. яңа кеше бит. Атка утырырга өйрәнмәгән. — Безнең авылның трамвае була инде бу. Бар җиргә дә шунын белән генә йөрибез А билет ничек саталар? Әй сез, шәһәр халкы, авылдан калышасыз. Күптән коммунизм бит бездә. Теләсәң, көне буе утырып йөр. Беркем бер сүз әйтми, билет та сорамый. А минем бабай сирәк ала мине үзе белән - Әхмәт бабай заправщик бит ул. Майлы мичкәләр төяп йөри Менә мин дә озакламый әти белән эшкә йөри башлыйм. Бригадир абый риза булды. Утырып йөрисенме миңа? Бабушка җибәрми шул. Ә син качып чык. Бик җиңел ул. Кайтканда кунак кызын юри әйләнеч тыкрыклар буйлап алып киттем Олы урамга чыксаң, малайлар урап ала. Болай рәхәт, беркем комачауламый. Кайтакайта аның Казан шәһәрендә торганын да. чын исеме Марина икәнлеген дә белеп алдым. Җиһан әби генә аны Мәрьям дип йөртә икән Миңа калса, бу исемнәрнең берсе дә ошамый Күңелемнән генә мин аны зәңгәр күбәләк дин йөртәчәкмен. Атлый торгач, үзебезнең яланга килеп җиткәнбез. Ә анда, безне сагалап торган кебек. Җиһан әби бәбкәләр җыеп азаплана. Биек читәннәргә ышыкланып, кирегә чигендек. Ill _ ртәгесен Рөстәм төрткәләүгә уянып киттем. и. Илдус, тор тизрәк. Әйдә урманга барабыз Кичә типтәр ж урамы малайлары кузгалак, юа җыеп алып кайтканнар Җиләк тә пешә башлаган ди. ~ Киенеп урамга чыксам, урамның бөтен малайлары диярлек безнең турыга җыелган. Минем күңел болар белән генә канәгатьләнми. Татын кемдер юк сыман тоела. Ә-ә, менә кем икән Малайлар, көтеп торыгыз. Хәзер чыгам. Йөгереп Әхмәт бабайларга кереп киттем. Өйдә Җиһан әби белән Марина чәй эчеп утыралар. Әби, таба биреп тор әле. Әни коймак пешермәкче иде Җиһан әби таба эзләп мич каршында магашкан арада, Маринаны ымлап кына урамга чакырдым. Бераздан. Марина белән икәүләп, малайларны куып җигәбез Алар салмак кына атлап, дөнья хәлләрен сөйләшеп баралар Ашытын нигә алҗырга? Урман бит әле ул өч чакрым ераклыкта Кайтасы да бар Урман авызына кергәч, бераз шпионлы уйнап алдык Дөресен әйткәндә. башкалар өчен тенә уен булды у т. Мин үртәлүдән ярылып төрдәй булып йөрдем Үземне тоттыру өчен һәрвакыт зәңгәр күбәләккә якынаям шпион булып качу миңа эләкте/, ә аның янында һәрвакыт берничә малай. Кая ул мине тоту турында уйлап карау! Маринаның авызына гына карап торалар. Болай буласын белсәм, мин ул кызны гел алып чыкмый идем. Урман эченә үк кергәч, берсе, әллә юри. әллә чын. бөтен көченә кычкырып җибәрде: «Малайлар, куян!» Корыган ботакларны сындыра* сындыра, малайлар алга омтылдылар. Мин аларга ияргән Маринаның кулыннан тотып туктаттым да бер урында басын калдым. — Нигә йөгермисең? Малайлардан калабыз бит. — Ышан син аларга, Марина... Берсе юри генә кычкырды бит аны. Менә хәзер әйләнеп кайта алар. Әнә теге тирәдәрәк кырмыска шәһәре бар. Телисеңме, шуны карый торабыз? Чынлыкта минем теләк малайлардан качып китү иде. Тик моны Марина гына сизмәсен. Йөрибез-йөрибез. бер кырмыска оясы да очрамый. Кирәкмәгән чакта адым саен очрый торган иде. Бара торгач, бер аланга да килеп чыктык. Ә безгә кирәкле булган машина юлы юк та юк. Урман авызына без гадәттә шул машина юлы белән чыга идек. Су да эчәсе килә башлады. Хәзер кайтырга чын-чынлап вакыт җитте. Ипи дә бетте. Ике кешегә күпмегә бара ул. Малайлар авылдадыр инде хәзер. Ә без әле урман авызына да чыкмаган. Чынлап адашып китсәк, бүген генә чыга да алырбыз микән? - Илдус, кайтыйк инде. Кайтабыз ич. Борчылма, Марина, бер бөртек тә борчылма! Хәзер кайтып җитәбез аны. — Кире яккамы? Мин икеләнеп калдым. Тирә-якта урман да урман. Кайсы якка китәргә соң? Тиз генә иң биек агачка менеп юлны карарга булдым. Менә торган агачы да әллә нинди юан имән булып чыкты. Бөтен кул сыдырылып беткән. — Берни дә күренми. Әйттем дә үкенеп куйдым. Шәһәр кызы бит ул. Адашканны сизеп, елап җибәрсә? Менә гаҗәп. Бу сүзләргә кызыйның керфеге дә селкенмәде. Биек, карт имәнгә игътибар белән карап торды да алга атлады. Минем арттан! — Кирегә таба барасың бит син. Алай адашабыз гына. Ул минем белән бәхәсләшеп тормады. Нәрсә эшлисең? Аның ялгызын калдырып булмый. Адашсак бергә адашыйк. Әкрен генә урман эченнән барабыз. Тагын да ныграк адашуга таба. Ул алдан бара, мин —яннан. Марина берничә мәртәбә туктап, киселгән агач төбенә карап торган булды, мүккә игътибар итте. География дәресендә без дә мондый нәрсәләрне үткән идек бугай. Котылырсың хәзер алар белән генә. Урман эченә шактый кердек ахры, караңгылатып җибәрде кебек. Нәрсә генә эшләргә соң? Ник килдем, ник малайлардан калдым икән. Их! Төн үткәрү турында уйлый башларга кирәктер хәзер. Кинәт яктырып киткәндәй кебек булды. Әллә урманның теге ягына ук чыктык инде. Булмас. Тукта, тукта! Алда безнең авыл ич! Юлдан бераз чнттәрәк урыннан чыкканбыз икән. Әй. кызый, чын-чынлап бөтен урман юлын белүче зәңгәр күбәләк икәнсең ич син! Хәзер яшәргә була. Күпмени ул өч километр? Син зәңгәр күбәләк булып кайтсаң, мин кояш булып йөзәм! IV кенче көнне Җиһан әбиләргә күмер сорап кердем. Марина өйдә юк иде. Урамга чыккач, кулымдагы күмерне ачу белән кычыткан арасына томырдым да сызгыра-сызгыра яланга киттем. Малайлар, элеккечә, елга буена җыелганнар. Мине беренче булып Рөстәм күрде. И Җиһан әбинең кунак кызын алып киткәннәр бит, малай Кем алып киткән? Маринаның әтисе хәрби кеше икән бит Чинын хәзергә белә алмадым әле. Аларны башка шәһәргә күчерәләр икән Менә шуңа күрә Маринаның әнисе кичә кич кайткан да бүген иртән алып га киткән Миңа дөнья күңелсез, бик күңелсез булып калды. Әкрен генә атлап, аякларын яр кырыена салындырып утырган малайлар янына барып утырдым. Ирек, кычыткан тел. яңа әкият сөйләп ташлаган икән Мине күргәч, яңадан башлады: - Борын-борын заманда бер зәңгәр күлмәкле хан кызы булган. Әкәмә) чибәр кыз булган ул. Шуны бер көнне унике башлы дию урлап алып китмәсенме. Кызны коткару өчен бик көчле егетләр җыелган. Ләкин арада күрше хан малае Илдустан да көчле егет юк икән. Минем сикереп торганны күргәч, Ирек тынып калды. Әле генә хихылдашып утырган малайлар да телләрен тешләделәр дә кызык көтә башладылар. Сугышып тораммы соң мин шундый мәгънәсез әкият өчен. Ике йодрыгымны ике кесәмә тыктым да акрын гына яланның аргы башына китеп бардым ...Биекгә-бисктә тилгән бөтерелә. Бәбкә алып китәргә чамалый. Ә миңа һаман нәрсәдер югалган кебек Нәрсә икән ул?..