Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУЛИКОВО КЫРЫ САБАКЛАРЫ

Егылганнан соң кабат купюре м an сәләте боек халыкка хас бер сыйфат булып тора Каһәрләнүе бик авыр булуга да карамастан, тиешле сәгать суккач. з / үзенең таркау яткан рухи кичләрен туплый, аларны бер бөек затта яисә берничә боек шәхестә гәүдәләндерә һәм алар юлдан вакытлыча төшеп торган ха стла үтереп •нн.ш >..ш дәүләттә эчке чуалышлар, низаглар башланып китә. 1360-1361 елларда дәүләт икегә аерыла -уң һәм сул канатка. Иделдән көнчыгыштагы җирләр сул канатка керсә, конбатыштагылары ун канатны тәшкил итә. Уртада—Идел елгасы. Бер якта гел алышынып торган Сарай ханнары булса, икенче якта. Сарайны кулга төшереп, анда үз ханын утыртырга омтылучы гайрәтле Мамай мирза хәрәкәт итә Шулай игеп, дәүләттә ватандашлар (дөресрәге, ватанны харап итүчеләр!) сугышы башланып китә. Ул 20 елга сузыла һәм дәүләтне эчтән җимерүче факторга әверелә Татарның үзара талашуыннан бик оста файдалана белгән Мәскәү кенәзлеге исә шушы елларда матди һәм рухани яктан шактый ныгып кала. Әгәр дә Алтын Урдада бу низаглар, тәхет даулары булмаса. 1380 елда урыслар корал тотып Куликово кырына чыгу түгел, ул хакта уйларга да җөрьәт итә алмаслар иде. Ике дистә елга сузылган башбаштаклык, акылсыз сәясәт татарны шундый хәлгә төшерә. Бу үлчәүнең урыслар ягына авыша башлавы да ихтимал дип кисәтүче ишарә була. Дөрес. Куликово сугышында берләштерелгән урыс армиясенә каршы бөтен Алтын Урда гаскәре түгел, ә дәүләтнең Мамай мирза кул астындагы ун канаты гына катнаша Шуңа күрә без. урыс тарихчыларына ияреп, бу сугышта «Алтын Урда гаскәре тар-мар ителде» дигән фикерне катгый төстә кире кагарга тиешбез Чөнки нәкъ ике елдан (1382) Мәскәү шәһәре Урда татарлары тарафыннан алына һәм олуг кенәз Дмитрий Иванович Донской, элекке кебек. Сарайга ясак түли башлый. IV лтын Урда тарихын өйрәнгәндә сәер бер хәл игътибарны җәлеп итә—бу дәүләтнең сәясәтенә мөселман руханиларының йогынтысы бик зәгыйфь булуын күрәсең. Дин әһелләре ханнар өчен рухани остаз, кыен мәсьәләләрне хәл иткәндә киңәшче дәрәҗәсенә күтәрелә алмаганнар, ахры, дигән фикер туа. Чыганаклардан күзгә ташланган бердәнбер зур вакыйга Үзбәк ханның улы Җанибәк хан заманына карый. 1357 елда Мөхетдин әл-Бәрдагый дигән атаклы бер шәех Сарай шәһәренә килә дә Әзербәйжанда хөкем сөрүче Мәлик Әшрәф өстеннән Җанибәк ханга шикаять бирә, аның халыкны бик нык җәберләвен. залимлеген. комсызланып мал җыюын бик тәэсирле итеп сөйләп бирә Хан мәшһүр шәехнең сүзен игътибарсыз калдырмый, гаскәр туплап залим хөкемдар остенә яу чаба Ике гаскәр Тәһран елгасы буенда очраша, зур сугыш була Мәлик Әшрәф гаскәре тәмам туздырыла, ул үзе Җанибәк хан хозурына китереп бастырыла. Киң күңелле, мәрхәмәтле Җанибәк хан Мәлик Әшрәфне гафу итмәкче булса да. Әзәрбәйҗанның олуг адәмнәре ханнан аны үтертүен үтенәләр, чөнки «ул сәламәт калса, бу тараф халкына һич рәхәтлек булмас, анын яңадан әйләнеп кайтуыннан һәркем куркып яшәр», диләр алар, һәм Әшрәф хан әмере белән җәзага тартыла Дөрес, бу очракта Җанибәк ханның нияте хакыйкатьне торгызу гына булмаган, күрәсең, чөнки кулга төшкән малның гаскәргә бүлеп бирелгәннән калган өлеше 400 дөягә төялә һәм Сарай шәһәренә кайтарыла Бу вакыйганы җәелеп язуның сәбәбе аңлашыладыр дип уйлыйм Эш шунда. Алтын Урда тарихында мондый фактлар бик сирәк очрый Бу исә дин әһелләренең сәясәткә йогынтысы әлләни зур булмавын күрсәтә шикелле. Ә менә урыс тарихында руханилар, нигездә митрополитлар, яисә үзенен яшәеше, тормыш рәвеше белән изге дип танылган абруйлы затларның кенәзләр- гә. соңрак патшаларга да йо1 ынтысы гаять көчле булган Урыста дәү ләт сәясәтен идарәче-хакнм белән дин әһеле култа-кул тотынышып алып бар>ан Мәгълүм ки. дин әһелләре, җәмгыятьнең иң укымышлы катламы буларак, дәүләтнең идеологиясен эшләгәннәр, аны заман таләпләренә җайлаштырып, үзгәртеп торганнар Шулай итеп, хакимнәргә дәүләтнең төп яшәү максатларын ачыкларга ярдәм иткәннәр Әлбәттә, бу традиция урысның үзендә барлыкка килеп, табигый рәвештә үсеп чыккан нәрсә түгел. Ул әзер килеш православие дине, шуңа бәйле бай мәдәният белән урысларга Византия (Царырад) империясеннән килә, аннан инде җирле шартларга яраклаштырыла. үзгәрешләр кичерә Сарай ханнары кул астыннан чыгарга хыялланып яшәгән, хәтта бу юнәлештә инде кайбер адымнар да ясарга җыенган Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович 1380 елның җәй ахырында Мамай мирзага каршы яуга кузгалыр алдыннан, гадәткә кергән йола-традиция буенча, көч-таянычны дин әһелләреннән өмет итә. Куликово сугышы алдыннан алар белән күрешеп, хәер-фатиха алырга ниятли. Тик кем А белән очрашыр! а. кемнән фатиха алырга? Эш шунда ки. моннан ике ел элек. 1378 елда. Мәскәү митрополиты Алексий вафат була, анын урынына яна кеше әле расланып өлгерми, чөнки урыс руханилары арасында митрополит кафедрасы өчен ун елга сузылган тарткалашу башланып китә Бу очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә, урыс руханилары арасында кем ин зур абруйга ия дә. кем бөтен халык тарафыннан танылган изге зат санала? Дөресен әйткәндә, олуг кенәз Дмитрий Иванович алдында андый сорау бөтенләй тормый, чөнки ул елларда рәсми куелган митрополиттан үзгә изге гамәлләре, тормыш-яшәеше. рухани батырлыклары белән халык тарафыннан таныл! ан бердәнбер асыл зат Сергий Радонежский була Әйтергә кирәк, татарда бу руханига карата мөнәсәбәт шактый катлаулы, чөнки урыс халкын Алтын Урда белән жанфәрман көрәшкә өндәүче, ана көч-куәт биреп торучы, күңелләренә омет нуры салучы төп фигура да шушы Сергий атакай Радонежский бит Ләкин бу хәл аңа карата тискәре мөнәсәбәт саклар өчен сәбәп була алмый Ул бит мәгълүм бер заманда, конкрет бер вәзгыятьтә үз халкынын азатлыгы, анын бәйсезлеге өчен көч куйган зат. шуна күрә бүгенге көндә тулы бәйсезлек хакында хыялланучы татарнын аңа карата кинә саклавы чиклән! әнлек галәмәте булыр иде Анын бу вакытта зур абруй казануын тагын бер факт раслый 1377 елда вафатына бер ел калган чакта митрополит Алексий, көннән-көн хәлсезләнә баруын исәпкә алып, йола буенча үзе исән чакта урынына кеше билгеләп калырга тели Шул нияте белән Сергий Радонежскийга морәжәгать итә. митрополитлыкны ана тапшырмакчы була. Тик Сергий атакай моннан баш тарта "Гафу ит. Владыко, мин яшь чагымда да алтыннан киенмәдем, карт көнемдә дә мохтаҗлыкта яшәр! ә тиешлемен дип белами, дип җавап бирә ул. Ә тагын бер елдан митрополит Алексий вафат була. һәм. әйткәнебезчә, руханилар арасында миг- рополитлык өчен көрәш башланып китә. Шунысы игътибарга лаек митрополит булырга теләүчеләрнең һәркайсы көрәш барышында Сергий Радонежскийнын фатихасын алырга тырышалар Бу исә дин әһелләре арасында анын аерым бер урын алып торуын, зур абруйга ия булуын күрсәтә йе. Алтын Урда ике канатка аерылып 20 ел буе үзара сугышлар алып Ж барган, шул сәбәпле татар үз дәүләтен эчтән җимергән, хәлсезләндергән. потенциаль дошманы Мәскәү кенәзлегенә көч тупларга ярдәм иткән мәгълүм елларда татарлар арасыннан бу хәлнең дәүләтне һәлакәткә ки терәсен аңлаган, төрле низаглардан, үзара көрәшүче фиркалардан өстен торган берәр олуг шәхес үсеп чыкканмы7 Үзенең ханнар да колак салырдай саллы сүзе белән ике якны килештерә, сукыр сәясәтнең бөек татар мәмләкәтен нинди авыр хәлгә куяча! ын күрә белгән. шуны аңларга тырышкан берәр асыл зат бу и аймы’’ Кистереп әйтә алабыз юк. булмаган андый шәхес Булса, аның исеме һичшиксез, тарихта калыр иде. андый затны халык онытмас иде Бу очракта без чыганаклар сакланмаган дип тә котыла алмыйбыз Халыкның хәтере дә бар бит әле. Андый шәхесләр чыганакларда гына түгел, халыкның йөрәгендә яши. риваятьләр. дастаннар булып буыннан-буынт а күчә Әнә бит. Идегәй мирза белән Туктамыш ханның үзара көрәше дастанга әверелгән, тасырдар аша безгә килеп җиткән Бу елларда Алтын Урда коточкыч инкыйраз-кризис кичерә, ханнар белән хөкүмәт ваклана, әлсери, идеаллар түбән тәгәри Балык башыннан чери, дигәндәй. идарәчеләрнең әхлагы түбән булгач, гади халыктан ни көтәргә ка ia I ому- мән. бу кризис, болганышлар чорында илне кайгыртучы олуг шәхеснең мәйдан!а чыга алмавы Алтын Урда канаты астына тупланган чуар кавемнәрнең уртак идеалы әле калыплашып житмәве турында сөйли шикелле. Әгәр дә дәүләт тагын илле ел (ике буыгг) гына тыныч шартларда яшәсә, инде борынлап килгән уртак үзаң, уртак идеал, һичшиксез, ныгып өлгергән булыр иде (Бу мәсьәләгә язманың азагында киңрәк тукталырбыз.) Урыс дөньясында исә бз елларда, бердәм булсак жикөрбез. үзара талашу ларны. әләк белән Сарайга, ханнар хозурына йөрүләрне туктатып. Оер йодрыкка тупланыр!а кирәк, дигән фикер көннәнкөн. елдан-ел ныгый бара Мәскәү кенәз- лоре. аларнын таянычы булган урыс руханилары бу фикерне пропагандалаучы төп көчкә әверелә Ю «к У.М4 145 Татарда исә бу елларда кая карама башбаштаклык, сәяси сукырлык, рухи сөрсү. Бөек мәмләкәтнең тарихындагы бу дәвергә Р. Фәхретдин дә игътибар иткән, бик нык аптырагач, аңлатыр сүз таба алмагач, «жәнабы Алланың үзенә генә мәгълүм булган сәбәпләр аркасында хөкүмәтләр өстенә кайбер вакыт кисәктән фалиж (паралич) хәстәсенә охшаган бер афәт килә»,— дип чикләнергә мәҗбүр була ул. Шулай да Алтын Урдада XIV йөзнең 60 нчы елларында башланган «бөек болганыш»ның килеп чыгу сәбәбе нидә икән? Ни әчеп көчле дәүләттә кинәт эчке низаглар кабынып китә? Кайбер тарихчылар моны далада халык саны кирәгеннән артып китү (?), хәзерге атамаларга күчерсәк, демографик шартлау белән аңлатырга тырышалар. Янәсе, көтүләр йөртү, жәйләү-кышлау өчен уңайлы урыннар, маршрутлар елдан-ел кысыла, тарая барган, шуның аркасында каршылыклар килеп чыккан. (Э. Кульпин. «Путь России». Кн. 1, с. 91). Ләкин халык санының бик нык артып китүенә ышануы кыен. Ни өчен? Әйткәнебезчә, Үзбәк хан заманы дәүләтнең чәчәк аткан, иң нык күтәрелгән чагы дип санала. Табигый ки, бай һәм имин заманда халык саны да үзенең иң боек ноктасына җиткән булса кирәк Тик Үзбәк хан үлгәч, дүрт ел да узмый. 1346 елда Алтын Урда өстенә зур афәт килә Аурупадан чыккан чума эпидемиясе Дәште Кыпчак. Идел буе һәм Кырымда бик күп халыкны алып китә. Елъязмаларда бу хакта «Үзбәк (хан) җирләрендә., шәһәрләр һәм авыллар бушап калды», диелә. Бер Кырымда гына да шушы эпидемиядән 85000 кеше кырыла. Бу фаҗига илгә бик зур зыян сала, аның авыр нәтиҗәләре шактый елларга сузыла. Ә шушы хәлдән соң 13 ел узгач, Алтын Урдада «бөек болганыш»- ватандашлар сугышы башланып китә. Аның сәбәбен далада җир җитмәү белән бәйләү беркатлылык түгелме? Минемчә, сәбәп биредә «жир җитмәүдә» түгел, ә 1359 елда Бирдебәк хан үтерелгәннән сон дәүләттә хакимиятнең ихтыярсыз һәм очраклы кешеләр кулына күчүендә. Шуннан башлана да инде тәхет тирәсендә ыгы-зыгы, тавыш-гауга, кырылыш Ә үтерелгән Бнрдебәк хан кияве — гайрәтле Мамай мирза, форсаттан файдаланып, Иделдән Кырымга хәтле сузылган җирләрне үзәк хөкүмәт кулыннан тартып алуга ирешә. Дөресрәге, сепаратист сыйфатында Сарай ханнары белән көрәш башлап җибәрә. Шушы 20 еллык даулар 1380 елда Куликово сугышы белән төгәлләнә. Болганыш елларында дәүләтнең бер-берсенә дошман ике өлешкә бүленүенен тагын бер сәбәбе бар кебек. Үл дәүләтне икегә бүлеп аккан Идел елгасына да бәйле. Идел — табигый географик чик. Бу очракта элегрәк заманда Нугай мирзаның Теләбуга һәм Тыктай ханнарга (үзәк хөкүмәткә) каршы альт барган көрәшен искә төшерү дә җитә. Мамай мирза Нугай мирза заманында ук башланган күренешнең дәвамчысы, аның эзеннән баручы, дәүләттә яшәп килгән тенденцияне дәвам иттерүче генә. Гомумән, без Алтын Урда тәхетендә көчле ханнар утырганда гына сул канат белән уң канат арасында тату мөнәсәбәтләр саклануын күрәбез. Монда дәүләтнең һәр канатында үзгә менталитетка ия халык яшәвен дә онытмаска кирәк, һәр канатның үз сәяси ориентирлары һәм мәнфәгатьләре булган. Ә Мамай мнрза Сарай ханнарына каршы алып барган көрәшендә еш кына Кырымга, андагы бай сәүдәгәр-жәнүизләр акчасына. Литва кенәзләре ярдәменә таяна Бер сүз белән әйткәндә, Мамай мирза үзенең сәяси карашлары буенча ярылып яткан «көнбатышчы» була. VI ожа суы буенда Урда гаскәренең җиңелүе (1378) Мамай мирза алдына кискен рәвештә Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне ачыклау бурычын китереп куя Табигый, бу югалтуны ул авыр кичерә. Чыннан да. гомер буе урысларны дер калтыратып яшә дә көннәрнең берендә җибәргән гаскәрең кыйналып каГпсын әле Моңа ничек түзмәк кирәк тә, бу хәлдән соң агай-эне белән бәкләрнең күзенә ничек күтәрелеп карамак кирәк? Җитмәсә, шушы бәрелештә аның Бигеч, Хаҗи бәй. Карабелек кебек олы мирзалары да һәлак була. Мамай мирза үзе тәхеткә чыгар! ан Мөхәммәт Бүләк хан да бу заз ларның үлемен аннан күрә бугай Ә үзе Мамай мирзаның киң җилкәсенә ышыкланып чип-чиста кала Бу шартларда Мәскәүнсң олы кенәзе Дмитрийны тез чүктереп кенә Урдада абруен саклап кала алачагын Мамай мирза яхшы аңлый. Ул узынып киткән Мәскәү кснәзлегенә зур яу оештырырга кирәк дигән ныклы карарга килә. Тик бу эшкә ул В инде Мөхәммәт Бүләкне катнаштырмаячак Җиңелгәндә читтә торып калып, жинеп кайтканда даншөһрәттә коенып яшәмәсен әле Чыннан да. урыс елъязмачылары теркәп калдырганча. Вожа суындагы кыйналудан соң «кесә ханы» Мөхәммәт Бүләк белән аның тарафдарлары юк ителә. Мамай мирза Тулуг бәкне хан итеп күтәрттерә Шулай итеп, ул каршы сүз әйтердәй кешеләрне тәхеттән читләштерүне кирәк таба. Куликово кыры вакыйгаларына. ана әзерлек көннәренә күчкәнче тагын бер моһим мәсьәләне ачыклап үтү кирәктер шикелле Дөресен әйтергә кирәк. Мамай мирза үзәк хөкүмәткә каршы юнәлтелгән көрәшендә төп максатка барыбер ирешә алмый Көрәшне башлап жибәргәндә ул Сарайны бөтенләйгә кулга төшерү, шунда тәмам ныгу. Алтын Урдага хуҗа булуны максат итеп куя. Дөрес, ул Сарайны берничә тапкыр чыннан да кулга төшерә, анда үз ханнарын да утырткалый. тик дошманнары хөкем сөргән көнчыгыш олыслар аңа башкалада ныгып калырга ирек бирмиләр һаман саен Сарайны ташлап чыгарга туры килә. Мона аның Чынгыз хан нәселеннән булмавы. шул сәбәпле, тәхеткә чыга алмавы да нык комачаулый. Ул гомере буе башка берәүне тәхеткә утыртып, аның исеменнән идарә итеп азаплана. Бу хәл аны ахыр чиктә бик нык туйдыргандыр, күрәсең Ул үзенең Сарай тәхетенә беркайчан да чыга алмаячагын, ниһаять, аңлый булса кирәк. Ә бу инде гайрәтле һәм максатчан, үз дигәнен эшләргә өйрәнгән Мамай мирза өчен ниятенең тормышка ашмый калуы гомерлек хыялына ирешә алмавы дигән сүл. Әлбәттә, бу хәл белән килешү Мамай мирза өчен бөтен хыялларның җимерелүе, алардан баш тартуга тиң булыр иде Тик Мамай мирза кебек көчле шәхес ятып кала аламы? Әлбәттә, юк һәм ул, бөтен көчен туплап, тагын бер ыр- гылыш-акция оештырырга кирәк таба. Ул Мәскәү кснәзлегенә яу белән барачак га. аны басып алып, олуг кенәзие төшереп. Мәскәүнс үз биләмәләренең үзәге итәчәк. Шулай итеп, ул үз татарлары өчен дә. урыслар өчен дә хан кебек олуг идарәче-хаким булачак Мамш'{ мирза. су panic. май мирыиын тынгысыз тормышын күздән кичен 6х фнкернен дәреслеккә «кын торуын күрсәтә кебек Мирының акыр чнкто Млмүие у киен гоп биасы итеп «ХргаЗЕенуы мемкнн тал Ни очеп нп.ни... ачык ыыы урла корып томер итүнен шактый машакатьле. катар коров икәнен ул айбет белтон Артында кетле Ә Сарай0 . Нишлисен бит. Сарай аныкы булмады, тәкъдирдә шулай ягылгандыр Яшәсен үзенчә, болгана бирсен Ул инде туйды, әнә картлык та якынлашып килә, аңа да соңгы елларын тынычта уздырырга, бераз ял итәргә вакыттыр Мәскәүгә яу оештыру планы менә шуидый уй-фикерләр. ниятләргә бәйле булмады микән? «Сказание о Мамаевом побоище» исемле әсәрдәге юллар шул хакта сөйли түгелме «Яко аз не хошо тако сътворити, неко Батый, но ci да дойде в (Руси), убито (большого князя их. и который его град красный довлеет нам. и ту сядем веда г и и Русью владсти. тихо и безмятежно поживем» Татарча тәрҗемә иткәндә бу болайрак була инде - ш итәргә җыенмыйм. ләкин Руська барып җиткәч. аларның (олуг) кенәзен үтереп, аның безгә яраклы матур каласында урнашып калырмын һәм Русь белән идарә итәрмен, тыныч һәм борчуларсыз яшәрмен» Дөрес, бу сүзләрне. Мамай мирзаныкы дип. урыс авторы ре теркәп куйган Аларнын бигүк хак булмавы да бар Тик алар бер сәбәпсез генә «Сказание» битләрендә урын алмагандыр һәрхәлдә, вакыйгалар логикасы. МаШәмсетдины дошманнарың тормаганда бу әле мөмкин, әСарай ягыннан көн дә һөҗүм көтеп яшәргә калгач, авыргарак туры килер шул. Әйе. ул элеккечә Кырымга да барып урнаша алыр иде. тик аннан торып кыпчак даласына хуҗа булу кыенрак. Аннан сон Кырымга кереп бикләнүнең хәтәр ягы да бар. Кырым — капчык, авызын бәйләп куйсалар, кая барырсың9 Жәнүизләргә дә ышанып бетеп булмый, сәүдә әһеле, артык шома халык Ә Мәскәү диварлы, ныгытылган ышанычлы кала Анда кыш чыгулары да уңайлы Бер кулга төшереп, тәртип урнаштырсаң, карт көнеңдә бер кайгысыз гомер итәргә мөмкин. Менә шундыйрак планнар белән жыенмады микән Мамай мирза Мәскәү явына? һәрхәлдә, моны гипотеза буларак кабул итәргә мөмкин шикелле. VII у вакытта Мәскәү кенәзлеге өстенә яу йөрү өчен шактый уңай шартлар туа Эш шунда. Алтын Урданың сул канатында барган көрәшләрдә Ырыс хан һәлак булганнан соң. аның уллары Туктамыш белән тарткалаша. Билгеле, аларның уе әлегә Мамай мирзада түгел Аннан соң Мамай мирзага Мәскәү өстенә йөрү өчен артында дошман тормау да зарур. Бу яктан караганда да уңайлы чак Әстерхан белән Төньяк Кавказ да аның кулында, ягъни әлегә Иделдән көнбатышка таба сузылган җирләрдә урыслардан башка аңа каршы торырлык көч күренми. Кырым жәнүизләре дә ана ярдәм итәргә әзерләр. Әлбәттә, мондый зур эшкә алынганда аркадашлар-союзниклар турында да уйламыйча булмый Мамай мирза, Литва кенәзе Ягайло белән элемтәгә кереп, аны да бу яуга тартуга ирешә Шулай ук Рязань кенәзе Олег та аңа ярдәм итәргә мәжбүр була. Ни өчен дигәндә, башкача эшләргә хәле юк. Әле Бигеч мирза отряды тар-мар ителгәч тә, шул ачудан 1378 елның сентябрендә Мамай мирза аның биләмәләрендә ут уйната Вожа вакыйгасыннан соң татарлар һөжүмен һич көтмәгән кенәз Олег, калаларын саклап та тормыйча. Оканың теге ягына качып котыла Билгеле булганча, Ока елгасы һәрвакыт та гар белән урыс арасыннан үтә торган чик булып хезмәт итә. Ул чакта татарлар Дубок. Переяславль Рязанский калаларын алып, бай ганимәт малы жыеп. кире кайтып китәләр. Ә бит Мамай мирза Мәскәүгә каршы кылыч тарта калса, татарлар кабат Рязань кенәзлеге аша узачаклар Шулай булгач, кенәз Олегка һич тә татарлар ягында сугышмый калу мөмкин түгел. Кайбер рус тарихчылары, Ягайло белән Олег кснәзләрнен бу яуга мөнәсәбәтен аңлатып, алар менә ничегрәк фикер йөрткән дип язалар «Мәскәүнен олуг кенәзе Дмитрий Иванович Мамай мирзаның зур яу белән үзенә киләсен. ә безнең аның белән килешү төзегәнне белеп алып, йә Мәскәүдән ераграк җирләргә чыгып качачак, яисә Великий Новгород белән Двина тирәләренә китеп югалачак Ә без исә Мәскәү белән Владимирга төпләнеп калырбыз, ханны (Мамай мирзаны — С. Ш.) анда зур хөрмәт һәм бүләкләр белән каршы алып, кунак итеп, соңрак өенә (далага) әйләнеп кайтуын үтенеп сорарбыз Үзебез исә аның рөхсәте белән Мәскәү кенәзлеген ике өлешкә бүләрбез—берсен Вильнога. икенчесен — Рязаньга китереп кушарбыз Шул биләмәләр өчен ярлыклар сорап алырбыз да аларны мирас игеп балаларыбызга калдырырбыз» (С. М Соловьев. Сочинения в 18-и книгах М.. 1938. Т. 3, 275 б.). Бу сүзләр, чыннан да. дөрескә охшаган. Монда Ягайло өчен дә. кенәз Олег очен дә тулы бер программа-максимум салынган. Әмма алар Мамай мирзаның кем икәнлеген генә исәпкә алып җиткермәгәннәр. Ә бит бил1еле- ул беркайчан да. беркем кулында да уенчык булмаган. Киресенчә, гомере буе башкаларны үз кубызына биетеп яшәгән. Еш кына татарның гомуми максатларына зыян китерсә дә. гел үзенекен иткән. Урыс тарихчылары Рязань кенәзе Олегны еш телгә алалар, нигездә сүгеп, гел гаепләп язалар. Бу аңлашыла: кенәз урысларның милли мәнфәгатьләренә хыянәт итүче үтә дә булдыклы һәм хәйләкәр зат булган Өстәвенә, сүзгә дә кесәгә кермәгән, шул тасма теле аркасында әллә нинди кыен хәлләрдән шома гына чыга белгән Кирәксә, берьюлы ике хуҗага хезмәт итүдән дә тайчанмаган. Бу юлы да шулай килеп чыта Мамай мирза ана планнарны сөйләп биргәч, күп тә үтми кенәз Олег. Мәскәүгә кеше җибәреп, кенәз Дмитрийга татарларның зур яу оештырачагын ачып сала. Бу аңа Мамай мирза белән килешү төзүен яшерү очен кирәк була Кенәз Дмитрийга ул болай дип яза: «Мамай үзенең барлык көчләре белән минем тарафка Рязань җирләренә һәм сиңа таба килә. Ягайло да анын белән Син белеп тор безнен кул әле биек («еще рука наша высока») әзер бул, нык тор» Аннан «безнең кул әле биек» дигәне, куллар әле корал тотарлык дип үзенең Дмитрий яклы булуын исбатлау өчен кирәк булгандыр күрәсең Шулай итеп. Мамай мирза яуга әзерләнә башлау бетән үк. анын барлык планнары, көнс-сәг ате белән дигәндәй. Мәскәүгә барып та житә Хәер, серне кенәз Олег ачмаган очракта да. бу хәбәр сер килеш саклана ал.мас иде Ни өчен дигәндә. Мамай мирза яуга зурдан кубып әзерләнергә җыена анын кешеләре гаскәрне бөтен Дәште Кыпчак даласыннан -Әстерхан. Төньяк Кавказ. Азак- Дон. хәтта Кырымнан да яллыйлар Гаять чуар гаскәрдә «татарлардан» тыш яслар (осетиннар), чиркәсләр, бортаслар. әрмәннәр, кавказ яһүдиләре. Кырым яр буенда яшәүче жәнүиз-итальяннар да була Шундый киңлекләрдә хәбәр йөргәч, халык хәрәкәткә килгәч, ул ничек сер булып калсын, ди Сәүдәгәр халкы йөреп тора, ә алар - гомер-гомергә беренче шымчылар булган Шулай гаять зур гаскәр туплар! а карар кылына. Аның күпме булуы төгәл билгеле түгел, тик урыс тарихчылары анын урыс гаскәреннән күбрәк булуын искәртергә яраталар. Бу Куликово сугышының әһәмиятен тагын да күтәрү өчен эшләнә булса кирәк VIII абигый, әле жәй ахырларында ук татар явы турында хәбәр алган олуг кенәз Дмитрий да кул кушырып утырмый. Рязаньнан чапкын килгәч, башта пошаманга төшсә дә. бераздан исен жыя. якыннары белән киңәш- уңаш иткәннән сон, кенәзләргә атчабарлар озата Полклар, дружиналар йөртүче кенәзләр. воеводалар, бояр уллары барысы да билгеле вакытка Мәскәүгә һәм Коломна!а килеп житәр1ә тиеш булалар Шуңа игътибар шик башка вакытта шактый таркау булган, бер-берсснә аяк чалган, хәтта үзара тарткалашып яшәгән урыс кенәзләре бу юлы хәлне тиз аңлап алалар, зур бердәмлек, оешканлык күрсәтеп, олуг кенәз байраш гәденме дип сорый Барысын да эшләдем, тик уңышка ирешә алмадым. дип җавап бирә олуг кенәз. Т Алайса дошман ахыр чиктә җиңелүгә дучар булачак, ә сиңа Ходайдан ярдәм киләчәк. Син җиңәчәксең!—ди. Булачак дәһшәтле сугышның нәтиҗәсен шулай кистереп әйтү —үз өстсңә җаваплылык алу. Ләкин игумен Сергий андый җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмый. Гомумән, аны гадәти генә рухани булмаган диләр. Аның биографиясендә алдан күрә белүче. Илаһи Көчләр белән бәйләнештә торучы зат булганлыгын раслаучы фактлар аз түгел. Бу затны гәрчә ул үзе сугышта катнашмаса да, Куликово сугышының, Мамай мирза белән кснәз Дмитрийдан кала, өченче төп каһарманы дип әйтергә мөмкин Шуңа күрә аның эшчәнлегенә бераз тукталып үтү бу очракта үзен аклар дип уйлыйм. Малай чагында ук аның белән серле бер вакыйга була. Әтисе аны кырга атларны эзләп алып кайтыр! а чыгарып җибәргәч, малай анда юан имән төбендә утыручы бер карт монахны күрә дә янына килә. Карт та аны күреп алып: Балакай, сиңа ни кирәк?—дип сорый. Малайның бу сораудан кинәт күңеле тула, ул үзенең мәктәптә бик начар укуын, күпме генә тырышса да. укуны алдыра алмавын, шуның аркасында ага-аиасыиың да, укытучыларның да аны гел шелтәләп-тиргәп торуыннан зарлана, картның дога укып, үзенә ярдәм итүен сорый. Карт нәрсәдер укый да малайга просфора (махсус пешерелгән түгәрәк ипи) каптыра: — Бу сиңа Ходайның рәхмәте билгесе. Изге Китапны аңлау өчен бирелә. Моннан соң. балакай, уку турында борчылма. Ходай сиңа ярдәм итәр,—дип башыннан сыйпый Шушы вакыйгадан соң малайның рухани дөньясында ниндидер үзгәреш була, ул дини китапларга ябыша, гыйбадәткә тартыла башлый. Бервакыт Стефан Пермский дигән дин әһеле чиркәү эшләре белән Мәскәүгә барган'чакта. Троице монастырена дусты янына кереп чыгарга вакыты булмаганга. тугыз чакрымда узган юлда атларын туктата да монастырь ягына карап басып: «Сәлам сиңа, рухани туганым!»—дип бил бөгеп сәлам бирә. Бу мәлне Сергий Радонежский монастырь ашханәсендә монахлар белән тәгам җыеп утыра икән Рухы белән дустының сәламен кабул итеп, ул аягына торып баса да. ашап утыручы монахларны гаҗәпкә калдырып, билен бөгеп үзе дә сәлам бирә. Аннан монахларга епископ Стефаннын юлдан җибәргән сәламен алуын анлатып бирә. Әлбәттә. Сергий Радонежский тормышыннан мондый хәлләрне күп китереп булыр иде. Әмма укучыларның җитмеш елдан артык матдиятчелек (материализм) философиясе белән тәрбияләнеп. инде шактый авырая төшкән рухы аларны кабул итмәскә, скептик көлемсерәү булып бары тик йөзләренә генә чыгарга мөмкин. Шуңа күрә могҗизаларның матди дөньяга якынрак торганнарын сайларга туры килә. Әйе, илаһияттән бик ерак шул әле безнең рухыбыз. Шулай ук бу затның вафаты хакында да бер-ике сүз әйтү дөрес булыр, дип уйлыйм. Фани дөнья белән саубуллашырга ярты ел калганда аңа бу хакта хәбәр килә. Карт монахларны үз янына жыя да шушы көннән монастырны шәкерте Никодим кулына тапшыруы турында белдерә Ә үзе аерым хөҗрәгә кереп бикләнеп, берәү белән дә аралашмый, соңгы айларын тулы тынлыкта уздыра. Тик вафаты көнендә генә янына җыелган руханиларга: Мине Ходай үзенә чакыра, аның хозурына китәм. Ул сезгә сыенә һәм дә дошманн ятьмәләрдән сакланучы нык дивар булсын,- дип. фани дөньядан мәңгелеккә күчә. Сергий Радонежский. Ул өзелгәндә хөҗрәдә тәмле ис таралды, дип язалар картның үлемен күргән шаһитлар_ Сергий Радонежский тормышына мул урын бирелүенең сәбәбе Куликово сугышы белән бәйле, анысына соңрак тукталырбыз. Ә хәзергә вакыйгалар чылбырын сүтүне дәвам иттерик. IX луг кснәз Дмитрий башкаланы сакларга воевода Федор Андреевичны калдыра да үзе Коломна каласына юнәлә — анда кенәзне төрле яклардан җыелган текәр көтә. Монда Литва кенәзе Ольгерд уллары Андрен белән Дмитрий полклары да олуг кенәзгә килеп кушылалар Девичье поле дшәт җирдә гаскәрне барлау үткәрелә. Шулай әзерлек эшләре белән шөгыльләнгән чакта олуг кенәзгә Мамай мир чанын Дон аръягында торуын, анда Ягайлоны көтүен хәбәр итәләр (Урысла) ИЫН разведкасы әйбәт эшләгән, күрәсең.) Ул да булмый. Коломнага Мама мирзадан илче килеп төшә. Ул, элекке тәртипләрне олуг кенәзнең исенә төшерс Үзбәк һәм Җанибәк ханнар заманындагыча ясак түләүне таләп итә Кен- Дмитрий, ясак түләүдән бөтенләй баш тартмаса да. элекке күләмдә түләргә рн түгеллеген белдерә. Илче моңа риза булмый, кайтып китә Сорау туа илче ни өчен килгән? Ясак таләп итү өчен геноме, әллә ин урысларның хәлен-халәтен. каршы торырга исәпләре бармы-юкмы шуны 6. лергәме? Урыслар элекке тәртипләргә ризалашса, бәлки. Мамай мирза яу чат маска да әзер булгандыр? Кыскасы, сөйләшү уңай нәтиҗә бирми, мәсьәлән кылыч белән хәл итәргә кала Шул ук көннәрдә урысларга Рязань кенәзе Олегның, икс якка да ярарт тырышып, хыянәтчел уен алып баруы билгеле була Ниһаять. 20 август көнне урыс гаскәре Коломнадан чыгып китә, Мәскәү кенәзлеге җирләрен үтә дә Ока елгасы буенда туктала Монда гаскәргә олуг кенәзнен туганы Серпухов кенәзе Владимир Андреевич белән Мәскәү воеводасы Тимофей Всльяминович полклары да килеп кушыла Шулай итеп, урыс гаскәре 26 августта тәмам тупланып бетә, иртәгесен яу Ока елгасын кичеп. Рязань кенәзлетенә килеп керә Бу хәл кснәз Олегны тәмам пошаманга сала, чөнки анын фаразы буенча. \1әскәү кенәзе татар явы турында ишетү белән качып китәргә тиеш иде. Кем уйлаган бит аны әнә Мәскәүнен җыелма гаскәре аның бусага төбендә үк тора Аның татарлар һәм Ягайло белән элемтәгә кергәнен белә калсалар, бетте баш. Шундый уйлар белән вәсвәсәләнгән Рязань кснәзснен \ i көннәрдә ниләр кичерүен күз алдына китерүе кыен түгел Ул ачыктан-ачык Мамай мирзага да. олуг кеггәз Дмитрийга да килеп кушыла алмыйча анда-монда сугылырга мәҗбүр була Кыскасы, кснәз Олег ике арада торып кала Шугы күрә Мамай мирзадан да. Мәскәү гаскәреннән дә ераграк йөрергә, күзләренә ташлан маска тырыша Урыс гаскәре 27 августтан 6 сснгябрыә кадәр Дон елгасына таба хәрәкәт итә елга башына килеп җиткәч, яр буйлап юлын дәвам иттерә. Гаскәр юлда чакта урысларның разведкасы зур эш күрсәтә, дала буенча арлы-бирле чабып, татар ларның кайда икәнлеген белергә тырыша Тарихчылар фикеренчә. Лопасня тама тыннан сугыш булган Непрядвага хәтле ара 150 чакрымнар тирәсе икән Шушы 150 чакрым араны урыслар 9 10 көн үтә. Димәк, тизлек көненә 15 чакрымнан артмаган. Алар ни өчен шулай акрын барган? Әлбәттә, бу акрынлык, беренче чиратта, татардан курку көчле булуга бәйле Урыслар биг тагар җиренә, кыпчак даласына аяк басты, ят җирдән атлыйлар, шуңа күрә зур саклык блән хәрәкәт ләнергә туры килә Җитез татар гаскәре, көтмәгән яктан килеп чытып остенә ташланырга да күп сорамас Аннан сон бу вакытта а.тарга Мамай мирза урдасының кайларда икәнлеге тәгаен генә билгеле гә булмый «Дон арыгында» дигән хәбәр дә эшне җиңеләйтми Шугга күрә барган чакта, төрле якка кечкенә отрядлар җибәреп, даими рәвештә разведка чаралары күрергә туры килә Ьер үк вакытта үзләренең килүен дә яшерергә тырышалар Зур гаскәрне дошманга енздермичә атып бару җиңел эш түгел Шунлыктан барлык чара тар да күрелә Ни өчен дигәндә, дошманның борын төбендә кинәт калкып чыгу җинүнсн яртысына тиң „ Бу вакытта Мамай мирза исә тыныч кына Ягайюны кәгә. \л урысларның, курка-курка гына булса да. тагар җиренә аяк басуын, йоланы бозын, үзләренең һөҗүм итү нхтнмалын башына да китерми О Ниһаять, 6 сентябрь көнне урыс гаскәре Дон ярына килеп туктый. Елга буенда татарларның сакчы отряды булган, ахры, чөнки Мамай мирзага урыс I аскәренең кинәт Дон ярында калкып чыгуын шул көнне яраланган сугышчылар килеп әйтә. Дөресен әйткәндә, бу Мамай мирза өчен һич көтелмәгән хәл була. Айлар буе урыска каршы яу әзерлә, төрле сөйләшүләр алып бар да, инде барысы да җитеште, гаскәр тупланып бетә дигәндә борын төбендә дошман калкып чыксын әле! Әлбәттә, ул хәл аның җен ачуларын чыгаргандыр, ул каударланып, сугышка әзерләнә башлагандыр. Тик шунысы бар —бу вакытта урыслар да тик тормый, хәлиткеч бәрелешкә әзерләнә. /Атар 6 сентябрьдә, татар сакчы отряды белән очрашканнан соң, көне буе Мамай мирзаны көтәләр, ул күренми Иртәгесен дә тулы әзерлек белән Дон ярында торалар, татарлар һөҗүмгә ташланыр дип көтәләр. Яр буенда җыелган кенәзләр. воеводалар уйга кала дошман әлегә һөҗүм итәргә җыенмый. Елганы кичәргәме, юкмы9 Фикерләр икегә бүленә: берәүләр язмышны сынамаска, татарларны бу ярда гына каршы алырга кирәк дисә, икенчеләре Донны кичеп теге якта сугышуны кулай күрәләр. Каршы якка чыгып орышкан очракта беркем дә татардан куркып чигенә дә, кача да алмаячак, диләр. Бу фикерне кенәз О.тьгерд уллары әйтә. Биредә бер психологик моментны да исәпкә алу кирәктер. Яр буенда кичү- кичмәү хакында бәхәс барган чакта олуг кенәз Дмитрийга Сергий Радонежский- дан атчабар килеп төшә дә грамота тапшыра. Анда татарга каршы яуга рухландыручы гомуми сүзләрдән тыш конкрет киңәш тә була: вакытны сузмыйча үзеңә һөҗүм итү кирәк, диелә. Бу очракта абруйлы затның сүзе кенәзгә тәэсир итми калмагандыр. Игумен Сергий Дон буенда шундый хәл килеп туасын кайдан белгән дә. алдан грамота яздыртып, нәкъ тиешле вакытында олуг кенәз кулына ничек китереп тоттырган? Гаскәр яуга чыгып киткәч игумен Сергий көнен-төнен гыйбадәт өстендә үткәргән, дип язалар. Аның рухы күп нәрсәне алдан белеп торган булса кирәк. (Гаскәрне яуга озатканда анын. үз-үзеңә бик ышанып, башкаларны да ышандырырлык итеп, «җиңәчәксез!» дип әйтүен генә искә төшерик.) Бүгенге көндә Галәм (Илаһи Көчләр) белән элемтәдә торучы арадашчы- контактерлар гадәти күренешкә әверелеп бара, алар аша төрле прогнозлар алу мөмкинлеге ачылды. Минемчә. Сергий Радонежский да шундый затлардан "булган, ахры. Ул барысын да алдан белеп торгандыр. Башкача моны аңлатып булмый. Инде арадашчылык турында сүз чыккан икән, бераз алга йөгереп булса да. фикеремне ныгытырлык тагын бер дәлил китереп узыйм Сергий Радонежскнн- ның биографиясендә шундый факт та бар. һәм ул Куликово сугышына карый. Бәрелеш вакытында ул. Троица монастыренда калып та. монахларга орышның ничек баруын, кайсы кенәзнең. кайсы воеводаның һәлак булуын әйтеп торган Бу сыйфат үзе үк аның гади заттан булмавы турында сөйли. Андый кешеләрне хәзер психик күрү сәләте ачылган затлар дип йөртәләр. 7 сентябрь көнне дә татарлар һөҗүм итмәгәч, кичке 5 белән 6 сәгатьләр арасында урыс гаскәре Донны кичә башлый Таң атканда кичү тәмам була. Әлбәттә, зур гаскәрнең елганы кичүен каршы як белеп торган, башкача мөмкин түгел. Тик Мамай мирза сүлпәнлек күрсәтә, кичү вакытында дошманга һөҗүм итми. Юкса иң җайлы чак бит Бәлки, ул аларныц бу якка чыгуыннан үзенчә файдаланмакчы булгандыр? Орыш башлангач, дошманга чигенергә мөмкинлек калмаячак, шул чак аны ярга китереп кысып, берьюлы эшне бетерергә уйлагандыр? Әллә инде урысларның кинәт килеп чыгуы аны каушатып җибәргәнме? Гаскәре тупланып җитмәгән, таркау хәлдә булганмы? Монда сораулар күп һәм аларга беркем дә җавап биреп бетерә алмаячак, бары тик фараз кылырга гына кала Тик шунысы ачык — Мамай мирза, үз-үзенә артык ышанып, урысның көчен, мәкер белән дә эш итә белүен бәяләп җиткермәгән, саксызлык күрсәткән булса кирәк. Бу вакытта урыс гаскәре исә. елганы алдан кичеп. Куликово кырында үзенә җайлы урын-позиция сайлап алырга өлгерә. X 1380 елның 8 сентябрь таңы бик авыр ата. Җир йөзен каплап алган иртәнге томан озак таралмый тора. Томан җәелгәнгә кояш та, гүя. бу киң яланда бүген зур кырылыш булачагын, йөзләрчә мең адәмнәрнең каны коелачагын ензенгәдәй. җиһанга кызгылт йөзен ачарга ашыкмый. Ниһаять, томан таралып бетә, шул чакта гына яланнын капмакаршы ягында тезелешкән ике яу бер-берсен күреп ала. акрынлап якынлаша башлый. Бәрелеш алдыннан, һәр яктан берәр батырны алга чыгарып, аларны орыш- тыру гадәте бик борынгыдан килә. Куликово кырында да шундый хәл булган, диләр Урыслар ягыннан монах АлександрПересвет, ә татар ягыннан Чәләби- баһадир дигән бер зат ике гаскәр арасында калган ачык жирдә көч сынашканнар, имеш. Бу хәл чыннан да булган, ахрысы, чөнки батырларның берсе — инок Александр тарихта билгеле шәхес. Чыгышы белән Брянск бояры булып, ул дин юлына басканчы Пересвет исемен йөрткән Урыс гаскәре яхта җыенганда Сергий Радонежский аны. оста һәм көчле сугышчы булганы өчен, олхт кенәз Дмитрийга ярдәмче итеп җибәрә. Ә татар баһадиры Чәләби (кайбер чыганакларда Тимер мирза) турында башка мәгълүматлар сакланмаган Шундый зур эшкә алынгач, ул да татарның атаклы баһадиры булгандыр, дип уйларга кирәк. Орышта алар икесе дә һәлак була. Дәһшәтле сугыш сәгать унберенче яртыда гына башлана шы турында язганда, тарихта мондый сугышлар аз булган дип. аның әһәмиятен күпертергә яраталар. Гадәттә, аны Искәндәр Зөлкәрнәйн яуларын. Каталаун кырында мәшһүр Атилла белән римлы Аэций арасындагы «халыклар орышы»н яисә гарәпләр белән франкларның тарихи бәрелешен искә төшерәләр Алай ерак Йөргәнче ник берсе Аксак Тимер белән Туктамыш хан арасында булган Кондызча (1391) сугышын телгә алсын. Ә бит анда бер Аксак Тимер ягыннан гына да 200 мен кеше катнаша, шәрекъ тарихчылары язганча. «40 фәрсах җир мәет белән тула». Кем әйтмешли, үземнеке үзәктә шул. Әмма гаделлек өчен әйтергә кирәк: урысларның әле бу кадәр гаскәр җыя алганы да. мондый бәрелештә катнашканы да булмый Тарихчылар шулай ук Куликово су- I ышы башлангач, татар атлы гаскәренең урыс сафларына бик нык китереп сугуын язалар Шулай итеп, бәрелеш татарлар өстенлеге белән башлана, петүшәлә бара. Кан исеннән, кысанлыктан. дән саклап кала ~ с Бу вакыт калкулык өстендә яу кырын күзәткән Мамай мирза, борчылып, урыс гаскәре пәйда булганнан сон озаткан атчабарларының «н.тәнсп кайту - кайтмавын белешеп торгандыр, күрәсең Ул. урыс гаскәре күтччтү пелен кенәт Олегны ашыгычлык белән үзенә чакырткандыр Шх тай ук Ягаигога да кеше җибәргәндер Тик аның белән ара ерак, килеп җитә алмас Кенәз Олег исә күптән биредә булырга тиеш иде һаман күренми Алдарга микәнни исәбе. Иик очын яларга җитешеп мш»Г бирүенә карамастан. хыянәт итүеме 6> КазЪадыр качып ята булыр Оныннан нилор сейлар. ни дип акланыр икон Сугыш барганда Мамай мирза менә шу тап фикер «ерткан булса карак .......... Әйе. Мамай мирзага сузышны >найсызрак шарз зарда баш lapча при кип Урыслар ничектер һич катмаганда. ж»Р астыннан үсеп чыккандай, к.......................................................................... ..... пайда Урыс тарихчылары Куликово сугыКуликово сугышы алдыннан чән чапкандай кеше кырыла, аяк астына тимер чынлаудан, акыру-бакыру тавышларыннан ярсыган атлар туктаусыз по шкыра. түзеп тора алмыйча арт аякларына күтәрелә Орыш башында тәмам буталып беткән татар белән урыс гаскәре берәр сәгать узуга акрынлап аңга килә башлый, яу кырында ниндидер тәртип, акыл белән эш итүгә охшаш сыйфат барлыкка килә. Аннан татарлар, зур тырыштык һәм гайрәт күрсәтеп, олуг кенәз Дмитрийның кара байрагына таба юл ярырга керешәләр Ьу хәлне күреп. Мәскәү полкының яшь сугышчылары качарга ук тогына Бары үзен аямыйча орышкан кенәз дружинасы гына төп байракны татарлар кулына төшү булды. Җитмәсә ул хәстәрен күреп өлгергәнче Дон суын да кичеп чыктылар — сафларын җайлы урынга төзеделәр. Ике сәгатьләп узгач, сугышның иң жаваплы чагы үзәге якынлаша Инде һәр як ифрат күп яугирләрен югалткан, арый-талчыга башлаган. Шулай үлчәү тигезләнә. Инде кайсы якның, гайрәт туплап, тагын бер талпынырга көче житсә — шул өстен чыгачак, җиңәчәк. Әйе, һәр җитди бәрелештә була андый мизгел үлчәү тигезләнә дә әле бер, әле икенче якка авыша алмыйча беравыкка катып кала. Иң хәтәр чак. Үз гомерендә күп сугышлар күргән Мамай мирзаның бөтен жаны-тәне бу мизгел якынлашканны сизеп тора, һай, аз гына ярдәм булсачы, берәрсе килеп житсәче дип як-ягына карана ул. Татарларга ярдәмгә килүченең орышка керүе дә кирәк түгел, якынлашып килүләре дә җитә калыр иде. Шулай дошманның йөрәгенә курку-шом иңәр, жанына качу уе кереп урнашыр иде Әмма юк, Мамай мирзаның аркадашлары күренмәде Хәерлегә була күрсен Бу вакыт кенәз Олег, чыннан да, качып ята. Ул ни татарларга, ни Мәскәү кенәзенә ярдәм кулы сузмый. Хәер, аның үз хәле хәл инде Кайсы якка басса да «вай!» Чөнки икенең берсенә барыбер кан дошман булып калачак Шуңа күрә ул бу бәрелештән читтә калуны кулайрак күрә. Башта сугыш төкәнсен, жиңүче ачыклансын, анда күз күрер, дип фикер йөртә. Мона хәтле дә. килеп туган вазгыятькә карап, ул антын тиз боза килде. Бу юлы да үз табигатенә тугры калды. Ярар. Ходай ярдәменнән ташламас әле. . Күп сугышларда тиешенчә сер саклый белү, дошманга кинәт һөжүм итү яисә берәр көтелмәгән алым-ысул куллануның җиңүгә китерүе чал тарих сәхифәләрендә теркәлеп калган. Бу очракта да урыслар, Мамай мирза өчен шундый бер «күчтәнәч» әзерләп куялар, саклык чарасы күрәләр. Гаскәрнең сул флангында урнашкан имәнлек артына олуг кенәзнең туганы кенәз Владимир Андреевич Серпуховский белән Мәскәү воеводасы Дмитрий Волынский-Боброкларнын атлы гаскәре яшерелә. Урысларда андый алай «засадный полк» дип аталган. Татарда исә ул «постырма» дип йөртелгән, ягъни яшереп-постырып куелган гаскәр. Гомумән, бу алым урысларга күп гасыр буе төркиләр белән аралашу аркасында күчкән. Алтын Урда дәверендә урыс аны инде тәмам үзләштереп өлгергән, бәлки әле «үзенеке» дип тә уйлый башлагандыр. Әлбәттә. Мамай мирза да үз гомерендә аны аз кулланмагандыр, тик бу юлы урысларның Дон буена кинәт килеп чыгуы аны кыен хәлгә куя. мирзага сугышыр өчен җайсыз урын туры килә. Шулай дәһшәтле сугыш өченче сәгатенә киткәндә урысларның постырмада горган полкына да чират җитә Ул. имәнлек артыннан атылып чыгып, кинәт татарлар өстенә ташлана. Бу һөжүм шулкадәр көтелмәгәндә була, Мамай мирза сугышчылары ни уйларга да белмичә аптырап кала. Шулвакыт ялланган Кырым җәнүизләре. Кавказ яһүдиләре белән әрмәннәр, гомумән, качарга тотына. Андый чакта бер зур төркемнең түгел, бер-ике бәндәнең кача башлавы да нык тәэсир итә. Ә монда . гаскәрнең бер өлеше табан ялтыратсын әле1 Табигый, бу хәл күпләрнең йөрәгенә шом сала, паника башлана Дөрес. Мамай мирза баһадирлары качучыларны кире борырга тырышып карыйлар, тик бер кузгалгач, кая ул... Гаскәрнең бирелә башлавын күрү Мамай мирзаны бер утка, бер суга салып, җанын ничек өзгәләгәнен күз алдына китерүе кыен түгел Аның гомерендә бу минутлар иң авырлардан булгандыр Шул вакытта язмышы хәл ителгәнне аңлады микән ул? Гомере буе тәхеткә ханнар утырту-төшерү уенын уйнаган горур мирза моны аңлар хәлдә булды микән? Хакимият адәмнәрне боза, ә озак еллар хакимлек итү икеләтә боза Кеше үз-үзенә тәнкыйть күзе белән карау сәләтен югалта, аның урынына мин-минлек, тәкәбберлек, кеше фикерен санга сукмау кебек сыйфатлар жанның саф авазын басып китә Ничек кенә авыр һәм оят булмасын. Мамай мирзаның үзенә дә. янәшәсендә горган бәкләргә дә кача башлаган гаскәр артыннан иярергә туры килә. Гадәттә, урыс тарихчылары урыс гаскәренең татарларны арттан куа баруын, турый-чаба озак эзәрлекләвең тәмләп язарга яраталар Тик моңа ышануы кыен, чөнки бу сугышт а урыслар да артык күп коч югалта, бик нык хәлсезләнә Киресенчә, орыш тәмамланган! а сөенгән булырга тиешләр. Шулай да татарларның олаулары, азык-төлек, сугыш кирәк-ярагы төялгән арбалар дошман кулына төшкәндер. Анысын инкяр итүе кыен. XI анкойгыч орыш тәмамлану белән олуг кенәзнен туганы кенәз Владимир Андреевич Серпуховский, елъязмаларда язылганча, «өелгән сөякләр өсте- нә менеп басып» («встал на костях»), яу кырында быргылар кычкырттыра. Бу тавышны ишеткәч, төрле тарафка таралышкан сугышчылар олуг кенәзнен кара байрагы тирәсенә жыела башлыйлар. (Бу факт үзе үк урыс тарихчыларының уйдырмасын фаш итә: алар Мамай мирза гаскәрен күп чакрымнар эзәрлекләгән булса, орыш тукталу белән үк быргы тавышына жыела алырлар иде микән?) Шулвакыт бер сәер хәл ачыклана — олуг кенәз Дмитрий Ивановичның кайда икәнлеген берәү дә белми (Н. М Карамзин История государств Российского. Т. 5—Жур... «Москва». 1988. № 10. с. 123) Кенәзләр белән воеводалар тәмам хафага төшә, тирә-юньгә таралышып, мәетләр арасыннан олуг кенәзне эзләргә керешәләр. (Гаскәр башын олуг кенәзне дә югалтырлык булгач, урыс гаскәренең хәле гаять мөшкел булган, дип уйларга кала. Димәк, урыслар coin ы чиккә җиткән булган.) Кенәз Владимир Андреевич олуг кенәзне эзләп табучыга зур бүләкләр вәгъдә итә. Бераздан мәетләр арасыннан аның байрак йөртүчесен табып алалар Ниһаять. читкәрәк китеп эзләүче ике сугышчы ауган агач ботаклары арасында яткан берәүне күреп алып сөйрәп чыгарсалар — ул олуг кенәз Дмитрий Иванович үзе булып чыга. Аңын җуйган, тын алуы да зәгыйфь. Барысы да аның янына жыела Бе лар-суламас яткан олуг кенәз. җиңүен Мәскәунең олуг кенәзе Дмитрий ише ген алу белән ничектер бик тиз аяк- Иванович Донской. ка gaca ТӘмам савыгып китә дә яран нары белән яу кырын карап йөри, кенәзләргә. воеводаларга, бояр улларына рәхмәтләр әйтеп, барчасына да зур-зур бүләкләр вәгъдә итә Күренекле урыс тарихчысы С М Соловьев Куликово сугышы нәтиҗәләре хакында менә нинди фикер әйтә. «. Куликовская победа была из числа г ex побед, которые близко гранича! с гяжким поражением koi да. говорит предание веги кий князь велел счесть, сколько осталось в живых после ошвы го боярин Михайло Александрович донес ему. что осталось всего 40 тысяч человек гот м как в битву вступило больше 400 гысяч » Шушы сүзләрдән сон тарихчы кнкре г- гая санга үзенен мөнәсәбәтен дә әйтеп үтә «Если историк и не имес-1г«.в тайноети принимать буквально последнего нокатания го для.нет" ' тлеть отношение живых я убитым», ди > Л (С М Соловьев Күрсәте л.он ви- "'''эйткоисбс.чо. бүгенге тарих фоневло урыс сасюрепен “Ж?.!.„ .нп булып, шуның 40 меңе генә исән калган дигән фикер каг. - К раздан ул аңына килә, күзләрен ача. эчәргә су сорый. Шуннан сон г ына кенәз Владимир Андреевич, аның каршына тезләнеп: «Олуг кенәз! Син дошманыңны җиңдең!» дип әйтергә жөръәт итә. Шуңа кадәр әле берәү дә җиңү турында авыз ачарга батырчылык итми. Ни өчен дигәндә, бу сугышта. урыс тарихчылары күрсәткән 150 мең гаскәрнең бары тик 40 меңе генә исән кала Югалтулар шулкадәр зур була ки. урыслар башта хәтта үзләренең өстен чыгуын да аңлап җиткермиләр Урыс тарихчылары олуг кенәз Дмитрий Иванович турында ул бер генә яра да алмаган, башындагы шлемы. тимер киемнәре генә дошман белән орышудан яньчелеп беткән булган, дип язалар Яра алмавы да. ауган агач ботаклары арасыннан табылуы да би- гүк аңлашылып бетми бетүен, нишлисең бит. үзләре шулай яза ич Бу вакыйганы җентекләп өйрәнгәндә тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итә агач астыннан табып алганда су- мен» дөрес булган очракта да урысларның югалтуы 110 мең кешегә тиң. Бу саннар Куликово кырындагы җиңүнең урыслар өчен чын җиңү булмыйча, аның бары тик мораль факторга гына кайтып калуын бик ачык күрсәтәләр. Куликово кырында урыс гаскәре 4 кенәзен, 13 боярын югалта. Шуңа күрә бу сугыш урыс риваятьләрендә, бер яктан бөек жиңү дип сурәтләнсә, икенче яктан, олуг кайгы һәм фаҗига буларак телгә алына «Оскудела совершенно вся земля Русская воеводами, и слугами, и всяким воинством и от этого был страх большой по всей земле Русской», —дип яза шул ук С М. Соловьев. (Шунда ук. 278 б.) XII _ итва кенэзе Ягайлонын ни өчен вакытында Мамай мирзага ярдәмгә килеп 7% җитә алмавы тарихчылар арасында бәхәс уята. Бу аңлашыла да. чөнки • бик мөһим мәсьәлә. «Лет опнсьная повесть» дип аталган чьи анакта Ягайлонын. яуга кузгалып та. акрын хәрәкәт итүе аркасында ярдәмгә килеп өлгерә алмавы, ә инде Мамай мирзаның Куликово кырында җиңелү хәбәрен ишеткәч, куркып калып кире борылуы әйтелә. «Сказание о Мамаевом побоище» әсәрендә исә кенәз Ягайлонын суг ыш башланган чакта Одосв каласы янында көтеп торуы (сугыш кырыннан ике-оч көнлек юл арасы) хәбәр ителә. Әйтергә кирәк, тарих фәнендә бу мәсьәләгә багышланган гаять бай әдәбият бар Шулар арасында тарихчы В А Кучкинның фикере аерым игътибарга лаек дисәк, һич арттыру булмастыр. («Знание— сила». 1980. № 9. 23 б.). Ул ниндидер Епифаний исемле ггнок тарафыннан гыйбадәт кылу ярдәмлеге битләренә теркәлгән бер язуга игътибар иткән. 1380 елның 21 сентябренә караган бу язуның эчтәлеге болай: «Весть прииде. яко Литва грядут с Агаряны» (татарчасы: «Хәбәр алынды, гүя, Литва белән Агаряннар килә. имеш»). Бу хәбәрдәге «агаряннар»ның Алтын Урда мөселманнары икәне шик уятмый, бу билгеле нәрсә. Ә менә 8 сентябрь көнне генә булып узган дәһшәтле Куликово сугышыннан соң «җиңелгән» Мамай мирзаның. Литва белән берләшеп, кабат Мәскәүгә каршы кылыч тартырга җыенуы шактый сәер хәл. Тик беренче карашка гына. Димәк, без Мамай мирза тарихын җитәрлек дәрәҗәдә белмибез булып чыга. Димәк, ул Куликово кырында «җиңелгәннән» соң да шул ук сентябрь аенда яңа гаскәр тупларга өлгергән һәм Мәскәүгә яута җыенган һәм шул хәбәр көне-сәгате белән урысларга килеп тә җиткән. Бу очракта инок Епифаний хәбәренә ышанырга мөмкиндер дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә. Сергий Радонежскийның биографиясен өйрәнгәндә мина әлеге инокның кем булуы тәмам ачылды. Епифаний — изге атакайның бик яраткан, якын иткән бер шәкерте булган икән. Ул соңрак, остазы вафат булгач, аның тормыш юлын тасвирлап китап та яза—атаклы каләм остасы да булып китә Күрәсең, бу хәбәр Сергий Радонежский даирәсендә билгеле булган һәм Епифаний аны гыйбадәтнамә битенә теркәп куйган. Тарихчы В А. Кучкин «Сказание о Мамаевом побоище» әсәрендәге бер урынга да игътибар итә: анда Мамай мирза белән кенәз Ягайлонын Мәскәүгә каршы яуны көз җиткәч башларга ниятләүләре турында ап-ачык итеп әйтелә. Ә борынгы урыс календаре буенча көз бары тик 24 сентябрьдәй генә башлана торган булган. Кабат искә төшерик, инок Епифанийньщ язмасы 21 сентябрьдә теркәлгән. Моннан нәрсә килеп чьи а соң? Димәк. Мамай мирза Мәскәүгә яуны 4 сентябрьләр узгач башларга тиеш булган, шул хакта кенәз Ягайло белән алдан сөйләшеп куйган. Шуңа күрә, әлегә актив хәрәкәтләргә күчмичә. Дон аръягында тыныч кына кенәз Ягайлонын килеп кушылуын көтеп яткан Ләкин урысларның көтмәгәндә аның өстенә килеп чыгуы мирзаның бөтен планнарын чуалтып җибәргән. Менә кайдан килә аның сүлпәнлек, пассивлык күрсәтүе! Аның гаскәре тупланып җитмәгән булган Ә Ягайло бу вакытта берни белмичә татарлар белән яуга бару өчен гаскәрен җыя гына башлаган булса кирәк. Епифанийнын язуы шул хакта сөйли. Тарихчылар күрсәтүенчә, кенәз Ягайло яуга 21 сентябрьдә генә кузгала. Бу нәрсә турында сөйли: димәк. 8 сентябрьдә ул Куликово сугышында катнашырга уйламаган да. гомумән, ул хакта соныннан гына белгән. Ә Мамай мирза исә Куликово сугышыннан соң тиз арада кабат гаскәр туплап өлгергән, урысларның яу кырында коточкыч күп кеше югалтуын аңлаган хәлдә. Мәскәүгә яна яу белән барырга жыегггагг Әлбәттә инде, аның кенәз Ягайлога кеше җибәреп: «Көчем җитәрлек, килешү үз көчендә кала, тиешле вакытка килеп жит!» дип икенче тапкыр яуга җыенуын хәбәр игәргә генә акылы җиткәндер. Менә ни өчен кенәз Ягайло 21 сентябрьдә Мамай мирза белән очрашу өчен яуга кузгалган Чыннан да. аныя Одоев каласына килеп җитүе. анда урыслар кулыннан Куликово кыры трофейларын тартып алуы билгеле. Ә менә Мамай мирза белән очрашырга аңа Ходай насыйп итми Алар бергәләшеп Мәскәү өстенә килә алмый калалар. Нәкъ ш\шы көннәрдә Алтын Урданың сул канатында үз хакимиятен урнаштырган Туктамыш хан. Иделне кичеп. Мамай мирзага каршы чыга (Куликово сугышы хәбәре моңа этәргеч биргәндер, күрәсең һөҗүм итәргә иң жайлы чак!) Шулай Мамай мирза өчен Мәскәү мәсьәләсе үзеннәнүзе икенче планга күчә, вакытлыча көн тәртибеннән төшеп кала Гаярь мирза тупланган гаскәре белән Туктамыш ханга, асылда Алтын Урданың законлы ханына каршы кабат көрәш башлап җибәрергә мәҗбүр була. Ә Литва кенәзе Ятайло. үзара сугышкан ике татар арасына килеп кысылырга теләмичә, кире борыла. Кайтып барышлый урысларны талап үз биләмәләренә юнәлә Ул көннәрдә вакыйгалар чылбыры .менә шундыйрак төс алган дип уйларга нигез бар XIII лбәгтә. Куликово сугышы Алтын Урда тарихына караганда урыс тарихы Ж өчен әһәмиятлерәк вакыйга Бу бәрелешне татар дәүләтенең зур фаҗигасе дип уйларга һич тә ярамый Ни өчен дигәндә, әлеге бәрелештә рәсми хөкүмәткә (Сарай хөкүмәте) карата оппозициядә торган бер як кына катнаша һәм унышсызлыкларга дучар була Бу очракта, урыс тарихчылары язганча. Куликово кыры вакыйгаларының «дөньякүләм тарихи әһәмияте» хакында сүз алып бару ким дигәндә дөреслеккә хилафлык китерү булыр иде Шул ук вакытта Мамай мирзаның уңышсыз явы Алтын Урда дәүләтендә хәлләрнең кирегә тәгәри башлавын күрсәтүче хәтәр төсмер дә ул. Бу хасталык симптомы нилектән барлыкка килгән сон? Ни өчен шулай татар мәмләкәтенең эшләре артка китә башлый? Нинди сәбәпләр аркасында вакыйгалар шундый юнәлеш ала? Билгеле ки. дөньяда һәр нәрсә мәгълүм закончалык-кануннарга буйсынып яши Ул 17а. үсә. хәрәкәт итә. ныгый, картая һәм үлә Бу кануннар бөтен җиһан өчен уртак, алардан кечкенә бер боҗәк тә. адәм баласы да. җәмгыять тә, гомумән кешелек дөньясы да. күк җисемнәре дә азат була алмый Бар нәрсә дә Галәмнең кырыс һәм гадел кануннарына буйсына Шулай ук аерым дәүләт-мәмләкәтләр дә бу кануннардан азат түгелләр. Бар нәрсәне дә үзенә колачлаган ул нинди канун икән сон? Эволюция, эволюция кануны ул! Җиһанда, дөньяда бары гик эволюция канунына каршы бармаг ан нәрсә генә яши. тереклек итә ала. Каршы килде исә бетә, акрынлапмы. зур тизлек беләнме һәлакәткә бара. Әйткәнебезчә. Алтын Урда дәүләтенең иң бөек чагы Үзбәк хан белән аның улы Җаннбәк ханнар заманына туры килә Бу елларда аның шәһәрләре мәшһүр мәдәният һәм сәүдә үзәкләренә әверелә, кәрван юлларында гаҗәеп иминлек, сәүдә әһелләре Кытайдан Кара диңгезгә кадәр бернинди кыенлыклар, хәвеф- хәтәр кичермичә туктаусыз йөреп тора Италия сәүдәгәрләреннән калган документларда Алтын Урда җирләрендә кәрван саклау өчен отрядның кирәкбу г мавы. голда киптерелгән балыктан, тоздан башка, азык-төлекне бик арзан бәягә сатып алырга мөмкин икәне кисәтеп әйтелә Тәхеткә Бирдебәк хан чыккач үтерешләр китә, торг ип бозыла. Аның үзен дә тиздән юк игәләр Тәхет бү гергә керешәләр һәлакәт менә шуннан башлана Дәүләтлә көйгә салынган тормыш җимерелүгә йөз тота, сәүдә дә аксый, чөнки юл йөрү тәре хәтәр бер нәрсәгә әверел.» Ә бит Алтын Урданың икътисади нигезен сәүдә тәшкил иткән Тәхет даулары аркасында Үзәк хөкүмәтнең хәлсезләнә баруын күреп, дәү ләтнен озы та ры аерылып чыга башлый, мөстәкыйль яшәртә керешә. Бу да мәмләкәтнең куәтен ала. Әлбәттә, бу хәлләр берсе дә үсешкә, эволюциягә ярдәм итмәгән, шуңа күрә мәмләкәтнең язмышы игткыйразга таба борылган Дәүләтләр тарихын, үткән юлын җәядән ук ату белән чагыштырып ох гыр иде сыман Әйтик, киертелтән ук тартылганда җәянең киере гүен ыру-кабилә ториен бер мәмләкәткә җыелуы-укмашуы дип күз алдына китерик Шу таи җәядә тур көч киеренкелек барлыкка килә. бу инде дәүләтнең оешып җигүе андагы ха лык ларның үзара якынаюы аркасында уртак ндеал-максатны агглар дәрәҗәгә кү тәре- лүе. Бу этапта туплашан көч-куәт инде мәмләкәт кысаларына тына сыеша алмый башлый, тышка омтыла (ук очып китә), чит җирләрне. халыкларны яулау- буйсындыру, яшәү мәйданын кинәйтү башлана. 1255 елда Алтын Урдада Бату хан вафат була Бу вакытта дәүләттә яулар инде күптән тәмамланып, калыплашкан тыныч тормыш урнашып өлгерә. Шул сәбәпле Батудан сон тәхеткә чыккан ханнар заманында күп калалар калкып чыга, борыннан калганнары чәчәк ату чорын кичерә. Кабат ук-жәя белән чагыштыруга әйләнеп кайтсак, бу инде атылган укнын инерция белән очкан чагы булыр иде. Әмма ук та мәңге оча алмый, күпмедер вакыт үткәч арын, талчыга башлый. Ана үз авырльп ын. җирнең тарту көчен, һава каршылыгын жинү торган саен кыенлаша бара. Шулай ук башын җиргә бора, көчен югалта. Бату ханнан соң бер гасыр вакыт үткәч. 1357 елда Җанибәк хан да вафат була. Бу вакытта дәүләтнең күге әле аяз (ук әле барча каршылыкларны жинеп алга оча), мәмләкәт канаты астында яшәүче бер кавем дә чынгызыйлар урнаштырган тәртипләр кайчан да булса бетәр дип башына да китерә алмый. Тормыш мәңге шулай дәвам итәр төсле. Ләкин бу давыл алдыннан күзәтелә торган тынлык кына булган икән. Тагын өч елдан (1360) аерма жир белән күк арасы кебек Кая китте ул иминлек, көйле тормыш, тыныч кына сәүдә итүләр? Сарай шәһәре кырмыска оясын'хәтерләтә. Әллә ничә фирка үсеп чыга, һәркайсы үз кешесен тәхеткә чыгармакчы. Шул сәбәпле низа! лар. мәкер, үтерешләр. Дәүләт язмышын кайгыртучы. аның киләчәген уйлаучы, абруен сакларга омтылучы адәмнәр кайда4 Үз мәнфәгатьләреннән өстен торган ватанпәрвәр шәхес кайда? Дәүләтнең төп максатын билгеләүче, ил язмышын уйлап, акыл белән эш итүче олуг затлар кайда? Ни кызганыч. 20 елга сузылган болганыш дәверендә без андый шәхесне күрмибез. Шушы елларда ачыла да инде Алтын Урданың нинди дәүләт икәнлеге! Үткән бер гасыр вакыт эчендә бу мәмләкәт олуг максатлар эзләп табып, аларны үз алдына куя белмәгән икән ләбаса. Бер гасыр эчендә Алтын Урдада сәяси фикер чарланып өлгермәгән, аның тирәнтен уйланган үз идеологиясе эшләнмәгән Әйе, мәмләкәт яңа жирдә, яна шартларда барлыкка килә, аның канат астында күп төрле менталитетка ия халыклар яши Империя көч ярдәмендә механик рәвештә төзелә, тик соңыннан аның нигезен ныгыту, халыкларны берләштерүче уртак идея эзләү турында уйланучы табылмый Аның каруы ерак далалардан ияреп килгән патриархаль тәртипләр, борынгы дала йоласы чәчәк ата. Дәүләтнен бөтен гайрәте тәхеттә утырт ан ханнарның шәхси сыйфатлары, зирәклеге, каты куллы була белүенә бәйле икән бит. Тарих күрсәткәнчә, ханнар вагая башлау белән аларның кулыннан дилбегә китә һәм боек максатлары, төпле идеологиясе булмаган мәмләкәт таркалуга таба борыла. Ә күршедә ГСарай кул астында бит әле!) максатлары ап-ачык, дин әһелләре ярдәмендә үз идеологиясен булдырган, даими рәвештә аны халыкка сеңдереп торган Мәскәү күтәрелә Ул үзенә ни кирәген бик әйбәт белә, башта астыртын, ә инде бераз көч туплый төшкәч, ачыктан-ачык Сарайга каршы эш алып бара Ул һәр мөмкинлектән файдалана, кирәксә, ялагайлана. Сарай ханнарына-түрәләренә бүләкләр ташый, ара-тирә үз кенәзләрен дә саткалый. хәтта татар белән бергә аларга каршы яу чаба. Әмма ни генә булмасын, иң астыртын уен —татарны хәлсезләндерү, анын кул астыннан иреккә чыгуны һәр очракта да үзенең төп максаты итеп күрә белә. Икенче төрле әйткәндә, урыс кенәзләрс. руханилары шәхси мәнфәгатьләр белән генә чикләнмичә, гомуми максатны онытмыйлар .Аны өстен куя беләләр. Әлбәттә, бу омтылышның үзәгендә Мәскәү тора, барысын да ул рухландыра. Ни әйтсәң дә, урысларның татар даласының эченә үк үтеп кереп. Куликово сугышында инициативаны үз кулларына алуы, ифрат зур югалтулар белән булса да. өстен чыгуы—шушы максатчан сәясәтнең бер мисалы. Ә татар бу вакыйгадан тиешле нәтижә чыгарганмы? Тагын ике елдан (1382) Алтын Урдада хакимиятне үз кулына алган Туктамыш хан Мәскәүне камый, берничә көннән татарлар башкаланы басып ала Шушы вакыйгадан соң Куликово сугышы «каһарманы» Дмитрий Иванович Донской нәкъ элеккечә Сарайга ясак түли башлый. Ә татарлар, шуна канәгать булып. Мәскәүне кабат үз иркенә куя бары ясак кына түләп торсын «Рухны кылыч белән буйсындырып булмый».—дигән Наполеон, гарчә үзе шуның киресен эшләсә дә. Ә Алтын Урда ханнары фәкать тупас көч куллану ысулы белән генә эш итәләр. Кул астындагы халыкларны үзара якынайту очен бүтән чаралар куллану башларына да килми. Табигый. Мәскәү буйсышан төс чыгарып кына яши. ә үзе татарга китереп сугарга җай чыкканны көтә. Ә татар нишли сон? Ул беркатлы, кызу канлы, турыдан бәрә, үз көченә артык ышана, төптән уйлап эш итми, урыслар узына башласа гына, килеп куркытып китә дә тагын тынычлана Хакимиятен ныгытмый Ясак түлиләр ич -шул җитмәгәнмени ?! Бер каптармалы һәм акылсыз сәясәт' ШУЛ харап итә дә бөек татар мәмләкәтен Дөрес. Туктамыш хан тәхеткә чыккач, тарала башлаган дәүләтне бер йодрыкка туплар!а ирешә Тик озаккамы'* Мамай мирзадан сон бушап калган тарихи мәйданга икенче сепаратист Идегәй мирза килеп чыга Ул да нәкъ Мамай мирза ролендә, үзәк хакимияткә каршы көрәшә Димәк, мәмләкәттә ватандашлар сут ышы дәвам итә дигән сүз Татар: «Ике тәкә башы бер казанга сыймый», дип бик дорес әйткән. Үзе турында әйткән Туктамыш хан үзенең иң сәләтле гаскәр башы Идегәй мирза белән уртак гел таба алмый Тегесе Сәмәркандка Аксак Тимер хозурына качып китәр! ә мәжбүр була һәм калган гомерен Туктамыш хан белән көрәшүгә багышлый Бу көрәшкә ул Аксак Тимерне дә тарта, яуга үгетли. Идегәйне биздереп. Туктамыш хан үзе утырган ботакны кисә Ботакны гына микән әле Гомумән. Алтын Урда дәүләтен һәлакәткә этәрә Шулай итеп. Аксак Тимер яулары дәүләтне бер җимерсә. ике татар Туктамыш белән Идегәйнең үзара тыныша алмавы хәлне тагын да авырайта Дәүләт хәлсезләнә, икътисады җимерелә, халкы туктаусыз сугышлардан туеп, таралып, әрәм-шәрәм булып бетә. Шулай мәмләкәтнең абруе һаман төшә бара XIV . лтын Урда дәүләте алай ук гиз сүнәр: ә тиешле мәмләкәт түгел иде. һәр империя кебек, ул да үсеш, эволюция кануннарына каршы килде, үз бәхетенә аркылы ятты һәм шул сәбәпле тарих мәйданыннан төшеп калды һәр империя кебек, аны да нәфес, амбицияләре харап итте. Ә бит чын мәгънәсендә бөек бу мәмләкәт, үзг әрә-үзгәрә. әле шактый дәверләр яши алган булыр иде Әмма ул үзенә умыртка баганасыдай тотрыклы идея таба алмады Дөресрәге, оеша башлаган идеянең әһәмиятен вакытында сизеп алып, аны үстерү, ныгыту юлына басмады. Нинди идея соң ул? Үзбәк хан заманында, дәүләтнең чәчәк аткан көннәрендә бу идея инде борын төртә. Идел буе халыкларында уртак үзаң оеша башлый Алар үзләрен бөтен бер дәүләт организмының тулы хокуклы әгъзалары итеп тою баскычына күтәреләләр Мондый үзаңның барлыкка килүенә үзәкләш герен ән көчле дәүләт. бер үк тәртипләр, тотрыклы тормыш үзе ярдәм игә. Бу үзаңның үзәген Идел-Иорт идеясе тәшкил иткән дисәк, дөрес булыр шикелле Укучылар хәтерлидер. «Идс- гей» дастанының беренче юлларында ук Идел буе төркиләренең уртак ватаны Идсл-Иорт белән горурлану хисе ярылып ят a Борын үгкән заманда. Бон ар белән Сарайла. Җаск белән Иделдә. Аягын Урда. Ак Урда Данлы кыпчак җирендә. диелә Ә шушы данлы йортның үзәген «Идел сырты Сары тау» тәшкил нтә Бу хис-той! ы. гомуми үзаң дастанның башка бүлекләрендә дә үзен сиздерсп-снз- дереп куя: Йортым Идел-йорт икән. Үзем кыпчак би икән Дастанның икенче бер җирендә «данлы кыпчак җиренең» rcoi рафик кысалары тагын да киңрәк күрсәтелә Идел. Җаск сулары. Иртеш белән Чулманны. Дүрт дөръялс йортыңны. диелә. Ләкин шушы йорт-мәмләкәтнең умыртка 6ai анасын Идел е.пасы аның тирәсенә сырышкан төрки кавемнәрнең уртак ватаны Идел-йорт тәшкил нтә Читкәрәк китү булса да әйтеп үтик: XX йөз башында татарның иҗтимагый һәм сәяси фикерендә кабат «Идел-Урал штаты» дигән идеянең калкып чыгуы очраклы хәл түгел. Аның нигезе әле Алтын Урда дәверендә үк салына, әмма дәүләт таркалу аркасында ул ныгый алмый кала. Әйе, Идел-йорт идеясен тормышка ашыру өчен Алтын Урда идарәчеләре киләчәк турында күбрәк уйланырга, бу кадәр зур территорияне киләчәктә саклап калып булмаячагын чамаларга тиешләр иде. Бу эшләнмәде. Алар үз-үзеңне чикләү, нәфесеңне, амбицияләреңне тыю юлына басмадылар. (Әлбәттә, XX йөз азагында бу хакта фикер йөртүләре җиңел!) Моның өчен Идел тирәсендә яшәгән барлык төркиләр Идел буен туган бишекләре, Ана Ватаннары дип санап, шушы гүзәл җирдә үсеп чыккан көчле һәм мөстәкыйль мәмләкәт канаты астында берегергә, Идел-йорт өчен җан атып яшәүче халык булып бер йодрыкка тупланырга тиешләр иде. Әлбәттә, Идел-йорт ныгып китсен өчен татар мәмләкәте идарәчеләре авыр канатларын ике тарафка җәйгән зур империяне җиңеләйтү, җыйнакландыру юлына басарга тиешләр иде (чөнки идарә итүе барыбер кыен, мәшәкате күп, ә файдасы юк дәрәҗәсендә) Моның өчен, беренче чиратта, сул канаттагы Күк Урданы кыеп төшерергә, шулай ук уң канаттагы Украина далаларын, Кырымны, хәтта Мәскәү кенәзлеге кебек олысларны да дәүләттән кисеп ташларга, ул җирләрдән, гомумән, баш тартырга тиешләр иде. Ул чакта көч җитмәслек йөзне хәтерләткән зур мәмләкәт җиңеләеп калган, яңа сулыш алган булыр иде. Әмма Алтын Урдада моны аңларлык затлар табылмый. Ә телгә алынган олыслар соңрак барыбер аерылып чыга, ләкин инде соң була. Бу мәмләкәтнең бетүенә китерә. Тарихи спиральнең яңа боҗрасында, инде безнең күз алдында, сонгы империя булган Русиядә дә шул ук процесслар бара. Ләкин империя яклы көчләр теше- тырнагы белән республикаларга, регионнарга ирек бирмәскә тырышалар. Тик бу да юкка көчәнү — Русия барыбер элекке хәлендә калмаячак, чөнки ирекле үсү, эволюция кануннарына каршы килгән һәр нәрсә бетүгә бара. Бу—катгый канун, галәм кануны Эволюция галиҗәнаплары бер Русия өчен генә ташлама ясап тормаслар дип уйларга кирәк. «Бүленмәс һәм бердәм Русия» тарафдарлары моны тизрәк аңлаган саен азрак нәрсә югалтачаклар. Бүгенге көндә Русия дәүләте, үз вакытындагы Алтын Урда кебек үк. Галәмнең икенче бөек канунына да каршы килә. Бу канун — Ихтыяр һәм Сайлау ирке кануны дип атала (Закон Свободы Воли и Выбора). Империяләр һәрвакыт халыкларның ихтыярын кысып яшәгәннәр, аларга үзләренчә тормыш корырга ирек бирмәгәннәр. Бу — Галәм (аны Аллаһы тәгалә дип тә атап була) каршында зур гөнаһ санала, иртәме-соңмы барыбер җәзасын ала. Тарихтан мисаллар китереп торуның кирәге юктыр, дип уйлыйм. Кешелек дөньясы моңарчы җиме- релми-таркалмый калган бер генә империяне дә белми. Шуңа күрә Русия тиз арада акылга килмәсә, аны да Алтын Урда язмышы көтә. Галәм кануннары тәрәкькыять юлына аркылы ятучыны һәрвакыт рисвай итә. Әйе, Алтын Урда дәүләте тарих арбасыннан алай ук тиз төшеп калмаска тиеш иде. Бу мәмләкәтнең көче күп булса да. акылы сайрак булган. Бу сүзләрне мин, татар кешесе буларак, әрнү хисе белән әйтәм. Үз татарым өчен сер итеп кенә әйтәм. Без җитешсез якларыбызны белеп яшәргә тиешбез. Хаталарны кабатламас өчен! Татарга гомер бакый бердәмлек һәм төптән уйлап эш итү җитенкерәмәгән. Казан ханлыгы да шул ук хаталар аркасында егылган. Аның да, дәүләт буларак, төпле идеологиясе, киң карашлы идарәчеләре күп булмаган. Гомумән, бу төрки халыкларга, алар төзегән дәүләтләргә хас сыйфат түгелме икән? Алар гомер-гомергә, гайрәтле халык буларак, дәүләтләрен бик тиз төзегәннәр. Тик саклап кала алмаганнар. Тарихта моның мисаллары байтак. Безнең бүгенге көнгә хәтле чал тарихыбыздан, шул исәптән Куликово сугышыннан, Казан ханлыгы егылганнан соң күп гасырлар буе дәүләтсез яшәвебездән, 1917 елдан соң да «автономияле» милләт кенә булып калуыбыздан тиешле нәтиҗәләр чыгара алганыбыз юк шикелле. Бүгенге көнгә хәтле татарның үз йөзен саклап калырлык милли идеологиясе юк. Ул мәктәп дәреслекләренә кермәгән. Димәк, милләтебез үз алдына ачык программа рәвешендә эшләнгән бөек максатлар куя алмаган дигән сүз. Ә алдавычлар куп һәм безгә аларны гел тәкъдим итеп торалар. Татар һаман саен алдана килә. Татарга һаман бердәмлек, акыл, зирәклек җитми, ул төптән уйлап эш итми, үзара талашып, башлаган уңай эшләрен үзе үк тарата тора. Бөтен татар өчен уртак максатларыбыз — милли идеологиябезнең эшләнмәве соңгы еллардагы суверенитет өчен барган көрәштә үзен бик нык сиздерде. Үзенә туры юл сыза белмәгән, шуңа бару өчен көн дә эшләмәгән халык якты хыялына ирешә алырмы' Куликово кырының, гомумән, ифрат бай тарихыбызның иң мөһим сабакларын мин шунда күрәм. Июнь-октябрь. 1996 ел