Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ — МИСЫРДА 23 26 февраль көннәрендә Президент М Шаймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мисыр Гарәп Республикасында булды Җөмһүриятебез Илбашы Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Хөсни Мөбарәк һәм башка рәсми кешеләр белән очрашты Ике ил арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне тагын да ныгыту-үстерү мәсьәләләре турында лилекле сөйләшүләр булды ПОЛЯК ДУСЛАР КАЗАНДА 11 мартта Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев Казан Кремлендә Польша Хөкүмәте делегациясен кабул итте Польша Премьер-министры урынбасары. Эчке эшләр һәм хакимият министры Лешек Миллер җитәкчелегендәге әлеге делегация Казанга «Польша хезмәттәшлеккә чакыра Татарстан. 97» күргәзмәсен ачу тантанасына килгән иде. ХАЛЫКАРА КҮРГӘЗМӘДӘ 16 мартта Әбү-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) «Айдекс 97» халыкара күргәзмәсе ачылды Шул уңайдан бирегә Татарстан Республикасы Премьер-министры Ф Мөхәммәт шин җитәкчелегендәге делегация дә килюн иле Җөмһүриятебез мондый күргәзмәдә беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә катнаша Бсзнсн экспозиция күпләгән чит ил җитәкчеләре игътибарын үзенә җәлеп итте. Килгән кунаклар һәм тамашачылар армия өчен дип чыгарылган «КамАЗ» машиналарына аеруча соклануларын белдерделәр ҮЗБӘКСТАНДА — ТАТАРСТАН ВӘКИЛЛЕГЕ Билгеле булганча. Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев «Үзбәксган Республикасында Татарстан Республикасы ныц Даими вәкиллеген тозү турында» Указ чыгарган илс 1997 елның I мартыннан Җөмһүриятебезнең Үзбәкстандагы Даими вәкиле итеп Омидә Латыйп кызы Сабирова билгеләнде КАЛӘМДӘШЛӘР ШОТЛАПДИ ЯI Ә ҖЫ Ell А Быел 5 11 август көннәрендә Шотландиянсн Эдинбург шәһәрендә Халыкара ПЕНклубта әгъза булып торучы язучыларның Бөтендөнья конгрессы үткәреләчәк Анын эшендә катнашырга чакырып. Татарстан язучыларынын ПЕН-үзәгенә дә рәсми чакыру килгән Конгресска Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники һәм -Казан утлары» журналының баш мөхәррире танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлсклссе Равил Фәйзуллин барачак МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗ МӘНФӘГАТЕН КАЙГЫРТЫП Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты бюросы үзенең күчмә утырышларын милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә уздыруны матур бер гадәткә кергә бара Ул быелнын 28 29 август көннәрендә Казанда үтәчәк II Бөтендөнья Татар конгрессына хәзерлек максатыннан оештырыла 1 мартта чираттагы утырыш Самара өлкәсенең Камышлы районында үткәрелде Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе академик И Таһиров җитәкләгән делегацияне Самара өлкәсе губернаторы урынбасары А Жабин бик җылы каршылады Аннары һәр ике делегация вәкилләре татар халкының тел. мәдәният һәм милли традицияләрен торгызу, киләчәктә милләтебез үсешен югарырак баскычларга күтәрү юллары турында иркенләп сөйләштеләр, конкрет эш планнарын килешүләр белән беркеттеләр Соңыннан Татарстан сәнгать осталары Камышлы районы мәдәният сараенда, җирле артистлар белән берлектә, халыкка зур концерт күрсәттеләр МӨХӘММӘДЬЯРГА БАГЫШЛАП ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Фольклор үзәге (директоры К Хөс- нуллин) 13 мартта Кукмара районы үзәгендәге мәдәният йортында Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның 50Ө еллыгына багышланган семинар-конфсрснцня үткәрде Анын эшендә районның мәд.эннят хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты Г Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре Д Рамазанова. Ф Баязитова. С Гыйләжетдинов һәм Н Исмәгыйл-Нәккаш тыңлаучыларны Мөхәммәдьярның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, күпсанлы сорау ларга җаваплар бирделәр Соңыннан фольклор ко г лсктивларының чыгышлары булды ара дан ин яхшылары. Мөхәммәдьярга багышлап. быел октябрь аенда Казанда узачак республика фольклор фестивале өчен сан лап алынды МӘШҺҮР МӘГЪРИФӘТЧЕНЕ ОЛЫЛАУ 1 мартта Җөмһүриятебезнең Яшел Үзән (Зсленодол) районында зур тантана булып үтте Күренекле галим-мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда әлеге бөек шәхескә бронза бюст куелды Ә Олы Ачасыр авылында Татарстан берләштерелгән Дәүләт музееның филиалы — К Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография музее ачылды. Әлеге чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан район һәм шәһәр хакимияте башлыгы С Кого- тин, Татарстан Президенты аппаратыннан бүлек мөдире И Терентьева. ТР Мәдәният министры М Таишев, Татарстан халык депутатлары Ф Сафиуллин, Р Вәлиев, филология фәннәре докторы Г. Саттаров. Яшел Үзән шәһәре мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт. К Насыйриның туганы Бэрра ханым һ б. бөтен Шәрык дөньясына яхшы таныш булган олуг мәгърифәтченең кылган изге гамәлләрен һәрьяклап кин яктырттылар. БАКЫЙ УЛ — МӘҢГЕЛЕК ДИГӘН СҮЗ Татарстан халкының бөек рәссамы һәм сынчысы Бакый ага Урманченын тууына 100 ел тулу уңаеннан. Татарстан Республикасында күп кенә мөһим чаралар тормышка ашырылды Казанда ул яшәгән йортта мемориаль такта куелды. Г Тукай музеенда шәхси күргәзмәсе ачылды 27 февральдә Г. Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында «Б Урманче һәм милли мәдәният» дигән темага фәнни-гамә- ли конференция булып узды. 28 февральдә исә Татарстан Рәссамнәр берлеге урнашкан бина каршындагы бакчада — Зур Кызыл урамында - мәшһүр остага һәйкәл ачу тантанасы булды (аны Үзбәкстанда яшәүче шәкерте Мәхмүт Гасыймов иҗат иткән). Шул ук көнне Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Б. Урманчены искә алу кичәсе үткәрелде Түбән Кама шәһәре музеенда исә Б. Урманче әсәрләреннән торган күргәзмә ачылды Шул ук көнне халык иҗаты йортында. Бакый агага багышлап, «Җидегән чишмә» кичәсе үткәрелде Анда мәшһүр оеганын хатыны Ф Әхмәгова. Башкортостанның һәм Татарстанның халык җырчысы Ф Кудашева. ТР халык язучысы Ә Еники, рәссамнардан X Нәфыйков. 3 Басыйров. артистлардан Ш Монасыйпов, К Хәйретдинова, Л. Маслова һ б катнашты һәм чыгыш ясады Б. Урманченын якты истәлеген, кылган изге эшләрен мәңгеләштерү йөзеннән. Түбән Каманың 2 нчс татар гимназиясенә аның исеме бирелде Шәһәрдә атаклы рэс- самсынчы исемен йөртүче урамга быел Бакый аганың һәйкәле дә куелачак Бу гамәлләрне тормышка ашыруда шәһәр һәм район хакимияте башлыгы Ә Галиәхмәтов. Түбән Камадагы Татар иҗтимагый үзәге рәисе А Зыягдинов нәтиҗәле эшчәнлек күрсәттеләр. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ ЯШЬ ТАЛАНТЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 5 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Г Тукай исемендәге клубында яшь һәм башлап язучыларның республика конференциясе булды Анда Җөмһүриятебезнең төрле районнарыннан һәм Казандагы югары уку йортларыннан килгән иллеләп укучы һәм студент катнашты Конференцияне ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдисв ачты һәм алып барды Яшь талантларны күренекле шагыйрьләрдән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р Харисов. Дәүләт Советының милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясе рәисе Р Миңнуллин котладылар, иҗат уңышлары теләделәр. Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты шагыйрь һәм драматург Р Мингалимов. танылган шагыйрә, күп кенә популяр -җырлар авторы Р Вәлиева. чирек гасыр гомерен «Ялкын» журналына багышлаган язучы-мөхәррир Р Хафизова, аның дәвамчысы Э. Закирова. «Салават күпере», «Идел» журналларының баш мөхәррирләре 3 Хөснияр, Ф Зөлкарнай һ б яшь каләмнәргә файдалы киңәшләрен ирештерделәр. Аннары яшь иҗатчылар Татарстаннын халык язучылары Г Ахунов. А Гыйләжев. А. Алиш исемендәге бүләк лауреаты Л. Ихсанова, Татарстанның халык шагыйрьләре Ш Галиев. И Юзеев. күренекле шагыйрь, прозаик һәм драматург Ә Баянов, танылган балалар шагыйре X Халиков, яшьрәк буын шагыйрьләрдән Р Га- таш, Л Шагыйрьҗан, Р Рахман һ б җитәкләгән секцияләрдә эшләделәр Биредә аларнын язмалары җентекләп тикшерелде, ин яхшылары матбугатка һәм күмәк җыентыкка тәкъдим ителде. Кичен Тукай клубында яшь иҗатчылар катнашында әдәби кичә булды.