ИР ЙӨРӘГЕ—САНДУГАЧЛЫ УРМАН
Ир йөрәге
Ибраһим Солаховка
Тамырлардан канны куа торган Насос кына диләр йөрәкне. Ир йөрәге сандугачлы урман. Ак каенлы, уйчан тирәкле Әкият сыман серле кара урман. Кер дә адаш борма юл белән. Бар тереклек ямен сөя торган. Күңелдәге серле кыл белән. Каян килә икән Идел-Йортка. Халыкка һәм илгә тугрылык. Күз дә йоммый, кереп янган утка. Җиңен чыга торган горурлык! Дулап торган дулкыннарда йөзеп. Бөркет булып оча иректә. Ялган, кара кысаларны өзеп. Ир йөрәге бозны эретә. Җан җылысыз баракларда туңып, Егыла-тора алга омтыла. Алмаз кылыч тоткан ба<ыр булып. Яна. көя көрәш утында Йөрәк яна тәмуг кебек дөрләп. Бәйрәм итә. җиңә, шатлана. Җиңелә һәм өзгәләнә йөрәк. Бәгыреннән аның кан тама Икейөзле хаиннардан көлә, Күзен алмый кылыч йөзеннән, Сүзен яклап, биек дарга менә, Кире кайтмый әйткән сүзеннән. Бер вакытны аңа «мат» диелә, Буйсынудан башка юл булмый. Соңгы чикне күреп баш иелә, Баш иелә, йөрәк кол булмый. Шулай туган утта янмый торган, Суда батмый торган дөреслек. Шундый йөрәк сызып үткән юлдан Иң биек үрләргә ирештек. Ир йөрәге — сандугачлы урман, Шаулый-гөрли иртә-кич белән, Бар тереклек ямен сөя торган, һәм яшәтә торган көч белән. Фикердәш Әллә кайда, эт олаккан җирдә Яшәп ята синең фикердәш. Шул егетне тап та. бергә-бергә. Яманлыкны сүгеп чөкердәш! Бар ул бәхет, якты нурлы кыйбла, Вәсвәсәдән җаның бушаныр. Нидер көтеп яткан кырыс дөнья Изге пәйгамбәргә ышаныр. Әйдә, кардәш, алгарак бас әле, Манкорт түрәләрдән курыкма. Бу урамга кайтыр дөнья яме. Изге бәйрәм килә бу йортка. Хәер-дога көтеп, иңрәп яткан Каберләргә карап боекма, Идел бозы кебек шаулап аккан Ата-баба данын онытма! Кеше булыгыз Ач пәйгамбәр килер, ачы сүз әйтер: — Кеше булыгыз, оланнар, Дөрес сүз генә тынны киңәйтер. Дөрес күңелдә иман бар. Ач пәйгамбәр килер, ачы сүз сөйләр: — Дөрес яшәгез, оланнар. Дөрес күңелдә иман бар, диләр, Бозык күнелдә елан бар... Чичәннәр сирәк булган, Кешенең җанын аңларга Тәҗрибә кирәк булган. Чичәннәр юмарт булган, Ил агалары янында Кадерле кунак булган. Чичәннәр зирәк булган. Дөньяны ганып белергә Акыллар кирәк булган «Адәм баласы усал. Усалга афәт килер. Яхшылык эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә балык белер.» Я змышлар кайнаган төбәк Яхшыга битараф, яманга битараф, Үзеңнең вак кайгың үзәктә. Йөрисең ни кырын, йөрисен ни карап. Язмышлар кайнаган төбәктә! Болай итсәм, яхшы булыр кебек — Иртәгәгә план корасын. Я гсаң-торсаң, нәрсә булыр, диеп. Киләчәктән куркын торасың. Аягүрә басып алкышладың. Киләчәккә карап киләсең. Кайсы патша ничек ялгышканын Йөз ел үткәч кенә беләсең. Йокымсырап ята күксел дала. Башын чайкый-чайкый үсә үлән. Патшалар да китә, халык кала Йөз төрле кайгысы белән Авыл картлары Минем малай самолетлар ясый Минем малай нефте чыгара Кибет алдындагы бүрәнәдә Сөйләшәләр картлар үзара Вәкарь белән, тамак кыра-кыра. Сакал белән сакал сөйләшә: — Минем кызым акча санап тора. — Минем малай медаль өләшә. Сары сакал сөйли кырын басып, Сыңар кулын куеп бөергә: — Минем малай яңа шахта ачып, Потлап алтын көри Себердә... Ничек яшәрсез сез? Бу төркемгә карап уйга талам: Бәхет, шатлык өчен тугансыз. Ничек яшәрсез сез, газиз балам. Әхлаксыз, намуссыз, имансыз? Сулар ага, олан, еллар ага, Типсә тимер өзәр егет сез. Ничек яшәрсез сез бу дөньяда. Намуссыз, имансыз, өметсез? Кайгылар килә башыңа, Борчулы йөзләр чалыш. Иң кыйбат нәрсә машина. Иң очсыз нәрсә — намус Баеган, бөлгән җирләргә Моңаеп карап торам. Иң «бөек» нәрсә —дәрәҗә. Иң очсыз нәрсә — иман... Бергәлек Мажик-урыс белән нужа күрдек. Якты киләчәккә ышандык. Тракторга утырып басу сөрдек. Бәйрәмнәрдә ашка-суга йөрдек - Каян килсен безгә дошманлык! Кемгә тормыш авыр, кемгә җиңел. Милләтенә аерып тормадык. Кара эчле политиклар түгел. Мәкер чәчеп, ялган урмадык. Бәйрәмдә дә. матәмдә дә бергә. Солдат булып йөрдек бер сафта. Хуҗа булып туган-үскән җиргә. Гөрләп яшә икән бу чакта! Түрәләрдән шелтә, медаль алдык. Урыс, татар, чуваш бертигез. Илке-салкы йөреп жыкка калдык. Бәрәкәтсез булды бу нигез. Әллә кемнәр хокук, власть даулый, Тырныйтырный йорәк ярасын Башын чайкый-чайкый урман шаулый. Кайсы юллар белән барасы"’ Урал даласы Көньяк Урал, дулкын-дулкын дала. Ерак таулар сырты күгелҗем Яр!ы җаным өзелеп шунда кала. Бер ядкаре булып гомернең. Күккә ашкан биек таулар иле Хәвефле дә кебек, серле дә. Офыклардан искән дала җиле Итәгенә килеп сөрлегә Таштан-гашка сикереп сулар ага. Тын күлләре уйчан камышлы Тирән серләр моңын сөйгән дала. Кемнәр язды синең язмышны? Уяну Күзеңне тырнап ачтың да. Уянасың, милләт. Сине кемнәр адаштырды, Сөймәгән кыз димләп? Итәк кисеп, терсәк ямап. Озак юандың син. Почет (актасына карап. Юкка куандың син Динең безсен, телең бетсен, Милли йөзең бетсен. Ai казанган ишәк булып. Сөенен яшә, мескен! Гомерлек юлдашың булсын Кәйлә белән көрәк! Заем, налог белән буды Кызыл күзле өрәк. Күзеңне шрнап ачтың да. Уянасың, милләт. Әйдә, инде алга барыйк, Илне буйлап-иңләп! Безнең җаннар тыныч түгел. Тыныч булмасын да. Ничек I ыныч булсын күңел Мәхшәр уртасында! Нинди дәһшәт көтеп ята Илләр чормасында Бүген ниләр булыр, дисең. Иртән торасың да... Уртаклык Кояш уртак, агым сулар уртак. Ай да уртак айлы кичләрдә. Барыр юлларында туктап-туктап. Уйланасың: инде нишләргә? Кая барсаң таламаслар микән. Сөямәсләр кәкре каенга? Таң атканда кайгырасың иртән. Кояш батса— тагын кайгыда. Авыр туфрак Күңелләр шомланган урыннар. Малайлар киртәгә менгәннәр. Картларның түшендә орденнар. Картларның түшендә медальләр. Бер явыз бәндәне җирлиләр. Әзерләп куйганнар ансын-монсын. Алай да. болай да димиләр. Авыр туфрагы җиңел булсын... Халык Аңгыра һәм надан халык була Мескен кыяфәттән танып була. Селкеп алып, утка салып була. Яклап калып була. Шул халыкны күккә чөеп була. Җиргә салып, комдай төеп була. Аркасыннан сыйпап, сөеп була. Герой диеп була