Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨНАҺ

Карлы-яңгырлы кыш җитте. Учебка тормышына ел фасылының ГХ үзгәрүе зур үзгәреш кертмәде. Яңа елны Фәнз төнге патрульдә нарядта каршылады Аны көнаралаш нарядка куйдылар. Кулиш аның тетмәсен тетте. Фәиз кырмыска шикелле үрмәләде, тырышты Соңгы вакытта аны һаман бер үк уйлар бимазалады. Кулиш белән булган әңгәмә бәгырьгә яна җәрәхәт ясады Эчең черек синең дигәне, никтер, нык тәэсир итте. Шулай бугай шул. Шуңа күрә дусларым да юктыр Кулиш нидер сизенде, нәрсәдер миндә күреп алды Башкалар күрмәгәнне абайлады Кимчелекләр комплексы Фәиздә артты, ишәйде. Шул ук вакытта буйсынмаска тырышып та карады Фәиз Каршы әйтте, хәтта взвод командирына да киреләнеп каршы әйтә башлады ул. Нарядларны өстәп кенә тордылар үзенә Анда бер караганда, рәхәтрәк, ничектер тынычрак, чөнки — ялгызың. Нарядта конкрет эш бар. шуны эшләп бетергәч, утырып тәмәке тартасың Буйсынмаска тырышуы, асылда, үзендә җәзага ихтыяҗ тоюдан иде аның. Әмма ул үзе моны аңламый иде. Буйсыну ул —җәза дип, Фаизнең баш иясе килми, ә буйсынмаган өчен исә катырак җәза ала Ничектер, җәзага сусау бар иде аңарда. Нечкә күңеллелек тә үзен ныграк сиздерә башлады. Җитешсезлекләр комплексы көчәя барды. Кайчан бетәр бу интегүләр. Аңа инде бөтен взвод ниндидер бер пычрак эш башкаручы ишәккә караган шикелле карый иде Ул моны сизеп, көннән-кон үзенә ныграк бикләнә башлады. Үз дөньясына бикләнеп, газаплы уйларга чумса да, режим, хәрәкәт аның кан йөрешен тигезләштереп торды Солдат тормышы яшь организмны әлегә депрессиядән саклап кала килде. Хәле җиңел булмады, әмма шул ук вакытта ул үзендә моңарчы сизелмәгән горурлык хисе барлыкка килүен тойды Гүя, ул кайдандыр эчтән үсенте сыман шытып чыкты Җан газаплары кичерүен ул кайвакыт үзенең башкалардан өстенлеге итеп кабул игә башлады. Кайчан туды соң әле мондый хис-кичереш анысын анык кына әйтеп булмый Әллә эшелон белән монда килгән чакта. ТЕГЕ ВАКЫЙГАНЫ уйлаудан Дәвамы Башы 3, 4 саннарда. туктап, аң беркавым ял иткән чордамы? Бәлки шул вакыттадыр. Ялгызы калырга насыйп булган минутларда, бигрәк тә йоклар алдыннан, тузан эчеп авыраеп беткән одеялга төренеп уйлаганда, үзендә, хәтерендә, күңелендә аңа гына хас һәм башка беркемдә дә кабатланмас «байлык» бардыр шикелле тоела иде. Җан газабы аңа башкалардан ниндидер өстенлек бирәдер шикелле — моны ул акылы белән түгел, вөҗүденең кайсыдыр аң тоталмаган урыны белән тоя иде. Хәрби тормышның коточкыч һәм җан биздергеч муштрасы, идиотизм дәрәҗәсендәге үзара мөнәсәбәтләр тәэсирендә ул ГАЗАП каядыр тирәнгәрәк кереп яшеренгән иде. Ләкин ул бар, ул качмады, бетмәде. Аңа бары тик уңай шартлар гына кирәк, ул яңа галәмәт зур көч белән күтәрелеп бимазалаячак, җаныңны суырачак. Аның турында кемгә булса да сөйлисе иде. Чөнки ул ГАЗАПНЫ югалтасы килми, аны гел барлап, капшап, котыртып торасы килде. Ул кирәк, ул булырга тиеш. Чөнки теге вакыйга булды. Теге вакыйга нәтиҗәсендә туды ул газап. Ә теге вакыйга аның дусты Зәбир белән бәйле. Ә Зәбир белән детдомда шау-гөр килеп узган балачак еллары бәйле. Юк, кирәк ул газап, ул җәза кирәк. Ә бу газап кына аз түгелме соң? Дустын үтергәне өчен?! Шушы сорауга җиткәч, үзен изүче чынбарлыкка ул табигый хәл дип карарга тырышты. Кичеп чыккысыз кайгы хисе аны бер яктан сытарга тырышса, икенче яктан ул газап башкалардан гамәлгә ашмаган ниндидер өстенлек дәгъвалады. Сәер горурлык бар иде үзәктә. Үзе өчен генә, фәкать эчтә. Тышка чыгып, тирә-юньдәгеләрнең күзенә ташланырдай горурлык түгел иде ул. Гәрчә Фәиз үзендә ошбу горурлыкны вакытвакыт сиземләсә дә, бу халәтнең хәтта янәшәдә басып торган кешегә дә мәгълүм түгеллеген белмәде. Эчтә, күңелдә ниндидер хөкем бара дип горурлану хисе иде ул. Кулиштан, офицерлардан наряд-җәза алу бик читен һәм мыскыллы булса да^ бу күренештә аңа гына хас ниндидер нәрсә бар иде. Кулишка каршы әйтеп, аның белән әрләшеп, хәтта взвод командиры каршында да киреләнеп куюы мескен булмыйм дип протест ясавы иде. Ә бит алай тәртипсезләнүе, буйсынмаска тырышуы өчен аңа җәзаны арттыра гына бардылар. Эшнең дә пычраграгын, нарядларның да авырракларын бирә башладылар, өс киеменә, кыяфәтенә дә таләпләрне арттырдылар. Мыскыл булмыйм дип тагын да мыскыллырак хәлдә кала иде ул. Димәк, аңарда бу хәлгә мохтаҗлык булган, һәм дә шундук бу халәте белән горурлану хисе уянып куя — мин буйсынмыйм! Шуңа күрә михнәт чигәм Протест белдерәм! һәм минем протестыма күз йоммыйлар, мине инкарь итмиләр. Алар минем киреләнүемә җавап бирәләр. Наряд бирсеннәр. Димәк, алар мине күрәләр, мине инкарь итмиләр. Мин — бар! Менә ул —мин! Мин беткән кеше түгел! Мин бөтенләй яраксыз, бөҗәк булсам, минем белән сөйләшеп тә тормаслар иде, мөгаен Юу-у-ук, әнә бит Кулиш ничек каныга миңа. Взвод командиры да күралмый бяшпалы бугай инде. Димәк, Фәиз кемнәрнеңдер нәфрәтен уята ала. Әгәр җәза бирмәсәләр, бәлки, киресенчә, авыррак булыр иде әле. Ха-ха, беркөнне Кулиш кычкыра: — Курсант Сибгатуллин! Взвод кинодан кайтуга расположениедәге идәнне юып куй! Фәиз кычкырып җавап бирде: — Юмыйм! Бөтен взвод таң калды. Тагын төне буе Кулиш аңа нотык укыды, тагын янады, һәм, сүзендә торып, барыбер Фәизне эшләргә мәҗбүр итте. Бу халәттә каршы тору — үзенә каршы тору икәнне Фәиз аңлый алмады. Үзгәреш кирәк иде тагын. Бер үк казарма, һаман шул ук чырайларның бертөрлелеге белән үзәккә үткән режим, Кулиш, битараф кыяфәтле офицерлар— барысы да тәмам җанны биздерде. Тизрәк китәргә иде боевой частька. Анда «бабайлар» бар ди, хезмәт авыр ди. Мондагыдан да читенрәк микәнни?! Февраль уртасында, батареяны тезеп куеп, дивизионның замполиты чыгыш ясады. Коммунизм идеяләреннән читкә тайпылган Кытай социалистик Вьетнамга каршы сугыш башлаган. Бу хәбәр учебканы бераз пошаманга калдырды, чөнки Совет Армиясенең дә катнашуы ихтимал. Әлбәттә, яшь йөрәкләрнең күбесе дәртләнде — сугышларны кинолардан гына күреп үскән малайлар арасында сугышка омтылучылар да байтак иде. Гәрчә сугыш моннан би-ик еракта барса да, бу хәбәр Фәизгә ниндидер аңлатып булмаган өмет, ышаныч бирде. Сугыш! Совет Армиясе бу сугышта Вьетнамны яклап катнашачак дигән имеш-мимешләр күңелне күтәреп җилкендерде. Бөтен нәрсә үзгәрер сыман иде. Сугыш булгач, бөтен нәрсә буталып бетәчәк ләбаса. Кайбер кылган эшләр пүчтәк булып кала, күп нәрсә онытыла, күп нәрсә гафу ителә, күп нәрсәгә башкача карыйсың. Дөньяга карашлар үзгәрәдер. Ниһаять, сугышта ничек тә акланып буладыр—кем алдындадыр, нәрсә алдындадыр. Китәргә иде шул сугышка. Бу аның җәза эзләве, чистарынуга булган ихтыяҗ галәмәте иде. Әлбәттә, моны аңы белән аңламый иде ул. Кытай белән Вьетнам чигенә барыл окопка ятып, бөтен дөньяны тетрәндергән сугышта үзенә урын табасы килде. Әмма ләкин анда сугыш дәвам итте, монда, учебка да исә, тормыш гадәттәгечә барды. Политзанятиеләр генә ешайды — курсантларга социализм белән капитализм арасындагы аерманы, Көнбатышның кабахәтләр оясы икәнен, Американың атом-төш коралы белән дөньяны көлгә әйләндерергә хыяллануын — барысын да политработниклар кәбестә шулпасы белән туенып шыр сөяккә калган курсантларга чәйни-чәйни аңлаттылар. Майор, авыз кырыйларын күбекләндереп, сойли дә сөйли, курсантлар кайсы йокымсырап, кайсы туган йортын сагынып, һәркем үз хыялы белән саташып утыра. Фәиз дә үзенең уйларына чумган Их, Зәбир дә монда булса иде. Аның белән болай авыр тоелмас иде. Ул янәшәсендә утыручы украин егете Багинскийга карап куйды Багин- ский борынын казып утыра иде. Аңа нәрсә, тиздән сержант званиесе алачак ул. Кайчан өйдән посылка килер икән дип хыялланып утыра Посылкада: эре-эре тоз сибелгән ап-ак дуңгыз салосы, сарымсак, прәннекләр... Багинский аңа никтер бәхетсез булып тоелды Ничек инде бер кайгысыз, уйсыз, борын казып ваемсыз утырмак кирәк' Зәбир монда булса, Багинскийга төрттереп берәр нәрсә әйтеп куяр иде инде! Ну пычак телле иде Зәбир Багинскийны күралмас иде ул Тук чырайлыларга аның гел нәфрәте куба торган иде. Нәрсә белә, ни аңтый бу дөньяда Багинский? Әйтерсең лә, Багинскийның гаебе бар Ә ул исә, берни белмичә, озак итеп, рәхәтләнеп борынын казып утырды Зәбир белән детдом бакчасында качып тәмәке тартырга өйрәнгәннәре искә төште. Әүвәле Зәбир олырак малайлардан бу һөнәрне отып алды, аннары инде дусты Фәизгә өйрәтүне үзенең бурычы дип санады Тәмәке тартканнан соң күңелләре болганып, косасылары килеп интегә иде Фәиз Ә Зәбир, күрәсең, һәр яктан нык булгандыр—ул үзен бик әйбәт хис итә иде Барыбер өйрәнде тәмәке тартырга Ташлап кына булырмы аны алга таба, юкмы? Кинәт теге вакыйга кылт итеп исенә төште Теге урын күз алдына аермачык килде. Оныткан лабаса. Тыныч кына исенә төшереп утыра Дустын коткармады да... Вакыт-вакыт, Зәбир исәндер, кайчандыр, кайдадыр бер очрашырлар, дигән хыял да уянып куя иде күңелендә. Ләкин бик кыска гомерле хыял була иде ул. Теге вакыйга күз алдында бит! һәр мизгеле хәтернең кул җитәрдәй урынында гына саклана. Бәлки ул төштә булгандыр дип үзен алдамакчы да кайчак, әмма алдау мөмкин түгел. Юк, төш түгел иде ул! Дустының, соңгы тапкыр кулларын сузып, күзләрен акайтып күккә каравын хәтерендә калкыткач, Фәиз, үзен урамга алып чыгып атып үтерсәләр дә, каршы килмәс хәлгә җитә иде. Шул ук вакытта тирә- яктагыларга нәфрәт арта иде. Үзендә коточкыч гаеп сизеп, иң куркыныч җәзаларга әзер булган минутларда да аңарда чынбарлыкка каршы торырдай горурлык бар шикелле. Болар, янәшәдәгеләр, хөкем итәргә тиеш түгел аны, аларның хөкем итәргә хаклары юк. Ул үзен-үзе хөкем итә иде. Менә шул үзең алдындагы җаваплылыкны, үз хөкемеңнең коточкычлыгын бу батареяда аңлаучы бармы соң?! Казарманың тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп акыручы чуваш Кулиш моны аңларлыкмы? Взвод каршында икенде күләгәсе хәтле гәүдәсен бөкрәйтеп торучы лейтенант Тереховкамы соң курсант Сибгатуллин күңелендә ниләр кайнаганны аңларга! Бу солдатларга аңлатып буламы соң синең нинди бәлагә дучар булып, нинди җәзага хөкем ителгәнеңне?! Моны бит хәтта Фәиз үзе дә аңламый! Яз җитте. Карпат якларыннан кар сулары агып төшеп бөтен тирә- якны су басты. Агып китәргә иде язгы ташулар белән, һәм гомер буе агырга да агырга иде. Бөтенләй югаласы килми—үлем куркыта. Әле яшисе килә. Яшәрлек көчләр бар бугай әле. Ә бәлки газапны ахырына кадәр күтәреп алып барырга кирәктер?! 3 кташы булса да, Ренат Фәиз белән аралашмаска тырышты. Ренат хәлле егет, үзен кыерсыттырмый, көче бар, взводта абруйлы. Нигә аңа мӨндый якташ?! Кулиш Ренатны да күралмады. Тик монда сәбәп башкарак иде. Ренат тиктормас һәм тәртип бозучан иде. Юк кына сәбәптән сугышып китә. Бигрәк тә украин малайлары белән уртак тел табалмады, тынышмады. Бервакыт дүртенче взводтагы үзе шикелле бер таза хохол егете белән сугышып чак кына трибуналга китмәде. Көч-хәл белән алып калдылар үзен, гауптвахтада ун тәүлек утырып котылды. Шулай итеп, Ренатның да хәлләре учебка батареясендә бигүк яхшылардан түгел иде. Кулиш күп тапкырлар строй алдында тузынганда кабатлады: —■ Арагызда берничә кеше бар—сержант исемен алырга лаек түгелләр. һәм фамилияләрне дә тезеп китә иде. Арада һичшиксез Мирзин һәм Сибгатуллин булмый калмый иде. ...Беркөнне аларның икесен бергә стрельбищены сакларга патрульгә куйдылар. Дөм караңгы булса да, язгы урманда гаҗәп рәхәт иде. Алар саф һавада рәхәтләнеп йөрделәр. Буш стрельбищеда шайтан да йөрми, бигрәк тә төнлә. Алар Кулиштан зарланып, Совет Армиясен сүгеп, аулакта эчләрен бушатып, дот өстендә утырдылар. Бераз зарлангач кәефләр күтәрелеп, җиңелрәк булып китте. Ренат Фәизне өнәп бетермәсә дә, рәхәтләнеп сөйләште—ни дисәң дә, якташ бит, бер шәһәрдән! — Детдомга кадәр кайсы урамда тордың? — дип сорады Ренат, туып- үскән шәһәре турында сөйләшәсе килеп. — «Солнечная» урамында,—диде Фәиз. — Мин детдом малайларын белә идем. Танцыларга безнең янга йөриләр иде. Ул берничә исем атады, арада Фәизгә танышлары булмады. —■ Без дә Студенческаяга йөри идек танцыга,—диде Фәиз.— Зәбир белән. Зәбирне белмисеңме? — Юк — Минем ахири дустым иде ул. Фәизнең кинәт аңа барысын да сөйлисе килде, тик нәрсәдер эчтә барыбер комачаулап торды Юк, юк, Ренат бит шул шәһәрдән, аңа сөйләргә ярамый Шулай да сүз гел шул шәһәргә, детдом янына, Зәбиргә таба тартты. — Бик якын дуслар идек без аның белән,—дип кабатлады Фәиз.— Безне бер үк көнне алып килделәр детдомга Кабул итү бүлмәсендә икебезне бергә оформлять иттеләр Ничектер, бик нык дуслашып киттек. — Аны армиягә алдылармы соң? — Юк — Т.да калдымыни? — Белмим Ренат авыр сулап куйды — Әйдә, бер тартып алыйк Алар тәмәке кабызып рәхәтләнеп тарттылар Фәизгә Зәбир турында сөйләшү кызык тоелды һәм аның дәвам итәсе килде: — Зәбир синең шикелле көчле, кыю малай иде. Минем кебек җебек түгел. Ренатка исә ниндидер Зәбир турында мәгълүматлар бөтенләй кирәк түгел иде. — И-и-их, Т.га кайтырга иде тизрәк, диде ул, киерелеп—Ирекле жизнь, девочки Аракы эчмәгәнгә дә ярты ел була бит инде Тагын ел ярымнан артыграк служить итәсе бар шул әле! - Ул әшәке итеп сүгенеп куйды Фәизнең әңгәмәне тагын Т каласына юнәлтәсе килде — Син ишеткән идеи микән, Т.да ювелирный кибетне басканнар иде бит. Фәизгә әңгәмәдәшенең бу вакыйгага мөнәсәбәте, алтын урлаучылар турында нинди фикердә булуы кыйммәт иде — А-а,— дип сузды Ренат, әйтерсең лә, ниндидер бер пүчтәк вакыйга хакында сүз чыккандай—Теге «Культтовары»дагымы9 — Әйе,— диде Фәиз һәм тып-тын калып көтте — X безмозглая!—диде Ренат һәм караңгылыкка лачт итеп төкереп куйды.— Дурдом! — Кемне сүгәсең? — Кибет җитәкчеләрен дә, каракларны да Кем инде алтын әйберләрне сейфка бикләмичә пыяла витрина астымда калдыра? Ул көнне сейфка япмаганнар бит — Кайдан белдең? — Ишеттем. — Анда каравылчы бар иде—Фәиз телен тешләде.— Каравылчы булган бит анда. — Нинди каравылчы1 Каравылчы эчеп унбиш суткага эләккән булган, ул көнне каравылчы да сакламаган — Ничек инде булмасын! Ни сөйлисең син?' — Син нәрсә, белгән кеше шикелле сөйләшәсең... — Миңа да сөйләделәр Анда бит бер ир кеше булган каравылда — Юк сүз сөйләмә1 Бернинди каравылчы булмаган ул көнне — Кем булган икән соң ул?—диде Фәиз үзе өчен генә. — Каракларын да әйтер идем — Ә нәрсә караклар? — Тоже җүләрләр. — Җүләрләрме, юкмы, аларны тота алмадылар бит. — Кем әйтте моны? — Беләм. — Беләсең, әбиеңнең келәсен! Алар инде күптән төрмәдә. Фәиз шашынып көлеп җибәрде. Бу әңгәмә аңа күпмедер дәрәҗәдә ләззәт бирде, әмма бу күңел күтәренкелеге нормаль хәл түгел, ниндидер авыру, сәламәт кешегә хас булмаган кәефлелек иде. — Ничек инде төрмәдә? — Шулай. — Ә берәр кеше үлмәгәнме ул көнне кибеттә? — Юк, анда үлүче булмаган. Директорын снимать иттеләр эшеннән. Фәизнең бу дуамал егет сөйләгәннәргә ышанасы килмәде, шулай да күңелендә зур кызыксыну уянды. Әңгәмә ШУЛ ВАКЫЙГА тирәсендә баруы белән мавыктыргыч иде. — Кемнәр булган соң ул караклар? — Әллә тагы. Кавказ кешеләре диделәр бугай. — Син белеп сөйләшәсеңме, юкмы? Ренатның ачуы кабара башлады. — Между прочим, сине менә шушындый сарык булганың өчен яратмыйлар... Мондый сәер кешене бер коллективта да уважать итмиләр! Син нәрсә, мин монда туфта сөйләп утырам что ли! — Ярар, кызма инде,—диде Фәиз, аның нервылануына чын күңелдән борчылып.—Ә алтын? — Нәрсә алтын? — Урланган алтыннарны кайтарганнармы соң? — А куда денутся?! Аларны бит шул урланган алтыннары белән тотканнар да. Фәиз төпченергә җөрьәт итмәде, гәрчә кат-кат сорап, энәсеннән җебенә кадәр белешәсе килсә дә. Фәизгә бу әңгәмә бик ошады. Зольмәт уртасында ниндидер яктылык күренде шикелле. Белоруссиянең нарат урманы уртасындагы караңгылык нибары бер ышык урын булып кына калды. Теге вакыйга өндә булды ләбаса. Күрәсең, алтынны кемнәрдер тапканнар да, аларны гаепләп, төрмәгә утыртып та куйганнар. Сөенергәме, тагын көенергәме?.. Ә бит Зәбир барыбер исән түгел! Фәизгә болай да җирәнеп караучы Ренат һаман әле тынычланып җитмәгән иде: — Син нәрсә мине, берәр х... малайга саныйсың, что ли! — Юк ла инде, гафу ит. — Сине физически көчсез булганың өчен түгел, менә шундый сәер булганың өчен, үзеңә бикләнеп бич шикелле почмакта утырганың өчен яратмыйлар. Фәиздә инде Ренатка эчендәге серләрен ачу теләге югалды. Ярый әле хәсрәтемне сөйләмәдем бу холыксыз бәндәгә, дип күңеленнән генә куанып куйды ул. Алар тып-тын гына тагын берәр папирос тарттылар. Стрельбище тирәли ике тапкыр абына-сөртенә әйләнеп чыктылар. Ренат тынычланды. Ял итәргә туктагач: — Минем батя эшли торган урман да менә шулай густой,—диде ул. — Нинди лесхозда соң ул? — Красно-Ключинский. Ишеткәнең бармы? — Әллә тагы... — С... поселогын ишеткәнең бармы? — Районный центр ул. Фәиздә тагын ялкын кабынды. — Исемә төште! С...ны белмәскә! Минем анда больницада ятканым бар,—дип ычкындырганын сизми дә калды. Юкка-барга исе китми торган Ренат аның больницада ятуы белән аз гына да кызыксынмады. — Менә шул поселоктан өч чакрым баргач урман башлана. КрасноКлючинский лесхозыныкы ул. Минем әти шунда директор — Карале, анда сазлыклар да бар бит — О-о-о, анда үтеп булмаслык урыннар бар — Анда батып үлүчеләр дә бардыр? — Нишләп булмасын. Фәизнен сөйләшерлек хәле калмады. Ренат кына әтисе эшли торган сазлыклы урман турында, шул урманга кызлар белән күңел ачарга баруларын, озак итеп, сүгенәсүгенә сөйләп йөрде. Ренатның кибеткә бәйле мәгълүматларына тәгаен ышанып җитмәсә дә, алтынны тапкан кешеләрне төрмәгә утыртулары, чыннан да. ихтимал иде. Монысына ышанып була — кемдер рюкзакны тапкан да, аны тотып утыртканнар. Әмма теге вакыйга Фәизнекс. Аның гаебен бернинди яңа хәбәр җиңеләйтмәс. Ренатның сөйләүдән арып туктаган мәлен чамалап. Фәиз кинәт сорап куйды: — Карале, Ренат, сазлыкта батып үлгән кешене эзләп табып буламы? — Ю-у-ук, син нәрсә. —Ул беркавым уйланып торды.— А черт его знает. Бәлки специальный приспособлениеләр белән буладыр. «Ренатка сөйләсәм, сатмас микән? Андый егеткә охшамаган. Мондыйлар әләкче булмыйлар. Әмма шул ук вакытта мине яратмый бит ул. Әгәр сөйләп, ярдәм сорасам? Юк, ярдәм итмәячәк... Ничек ярдәм итсен инде ул. Әнә, спсцприспособлениеләр кирәк ди бит Әй. юк. моңа сөйләргә ярамый Армиядән кайткач күз күрер» — Ә сазлыкта мәет чериме?—дип бәйләнде ул якташына — Ну син таптың тема сөйләшергә! Кругом кап-караңгы урман... Ә син — мәет, сазлык... Әмма Фәизгә ул вакыйга белән бәйле булган бер нәрсә дә куркыныч түгел иде. Ул Зәбирнең акайган күзләреннән дә, калтырап сузылган кулларыннан да ул вакыйгадан бәйсез рәвештә курка иде, ул курку аның үзендә иде. Моның өчен инде сазлыклар, урманнар кирәкми, бу турыда кабергә төшеп сөйләшсәң дә—ул вакыйга аерым бер дөнья булып воҗүд- тә яшәде. Ренатның каты бәрелүенә Фаизнең исс китмәде. Бу каты бәгырьле кешедән әллә нәрсәләр көтәргә була. Әле күптән түгел туалетта, курилкада Кравчук фамилияле бер малай белән сугышты. Кравчукны үтерә икән дип торырсың. Бик каты кыйнады Күн итеге белән эченә китерә дә тибә, китерә дә тибә. Аның вәхшилегенә Фәиз кат-кат таң калды. Бу вакыйганы исенә төшергәч, Ренатка карата кинәт нәфрәте уянды. Аңа башта эчендәге серләрен ачарга теләп, шулай да җөрьәт итмәү — күңелдә канәгатьсезлек калдырды, теләк үтәлмәде. Зур ихтыяҗ гамәлгә ашмады. Бушану насыйп булмады. Кинәт нәфрәтләнүнең сәбәбе бәлки шул булгандыр? — Син Кравчукны теге көнне чак кына үтермәдең бит .— диде ул көтмәгәндә. Ренат аның бу кыюлыгына гаҗәпләнде һәм тыныч булырга тырышып. — Үзе гаепле,— диде. — Син аның эченә типкәндә .— Фәиз калтырый башлады — Син аны ничек кызганмыйсың. Авыртадыр дип уйламы йсынмыни**' — Син нәрсә, мин кыйнамасам. ул мине кыйнар иде Син бүген генә дөньяга туган кеше шикелле сөйләшәсен! — Юк, алай түгел! Әгәр үтергән булсаң? — Юу-у-ук, кеше эчкә типкәннән генә үлми — Кеше абынып егылып та үлә. Батып үлә — Ирек бирсәң, көчсезлегеңне күрсәтсәң, үзеңне шундук таптап китәләр. „ „ „ о — Кешенең тәне авырта, җаны сызлый дип уйламыйсыңмыни син? Ренат ни әйтергә белми аптырап торды. Аннары караңгыда Фәизнең битен чамаларга тырышып кычкырды — Син миңа нотык укыма, яме! Үзең хәлсез булгач, рәхәтме соң? Бөтенесе таптап өстеңнән йөриләр. Санга сугучы да юк! Үзеңне яклап бернишли алмыйсың! Шуңа күрә мораль укып утырган буласың бит син! — Алай түгел. Аңламадың син мине. ~ — Аңлыйм. Көчсез кеше гел мораль укый башлый ул. Запомни, һәркемнең үз морале бар, һәркем үз көченә карап мораль сайлый. — Бәлки шулайдыр,—диде Фәиз ишетелер-ишетелмәс.— Чыннан да, шулай бугай шул. Тик син миңа кычкырма инде. Миңа болай да бик авыр. Көчсез булсам да, бик авыр йөк күтәреп йөрим мин. — Ул Кравчукның авызын җимерәм әле мин! — диде Ренат тешләрен шыгырдатып. — Каты кеше син. Миһербансыз. Шуңа күрә мин синнән бераз көнләшәм дә. Синең шикелле каты бәгырьле, хиссез буласы килә кайвакыт. Ренат көлеп аның иңеннән каккалады: — Ниндидер шизанутый син, брат. Сәер син, сәер. Армиядә делать нечего сиңа! — Бәлки миңа дөньясында делать нечегодыр,—диде Фәиз төннең чиксезлегеннән калтыранып. — Ансы синең эш, земляк. Ха-ха-ха. Әйдә, тартыйк тагын берәрме. Сөйләшергә сүз дә бетте. Фәиз тагын үзенең күңелендә казынды. Чыннан да, мин соңгы вакытта мораль укый башладым, гаделлек таләп итәргә тотындым түгелме? Мин үземнең кем икәнемне, нинди җинаять кылганымны онытып, миһербанлык эзлим түгелме. Хакым бармы соң? Кем соң мин9 Бәлки шундый кайгым барлыгы миңа хокук бирәдер, бәлки мин башкалар аңламый торган нәрсәләрне аңлыймдыр. Дөресрәге, тоямдыр. Ай, артык акыллыланып киттем әле мин. Нишләп үземне «кыйнарга» омтылам соң һәрвакыт? Мин бит әле белмим, алда ниләр көтәдер, киләчәктә нинди сынау-жәзалар насыйп булыр. Тәкъдир ниләр кушкан икән алда? Шуңа күрә, бәлки үземне кыйнарга да, мактарга да ашыгырга кирәк түгелдер. Аның фикер йөртүе гражданкадагы шикелле түгел иде инде. Ярты ел вакыт эчендә олыгайды, балалыктан тәмам чыкты. Яктылык күренмәсә дә, җанында үзгәреш булды. Үзгәреш гел булып тора ул. Газап үзгәрдеме? Үзгәрде кебек. Юк, үзгәрмәде. Вакытлыча тынып торды бугай. Чөнки хәрби муштра аңа иркенлек бирми торды һәм .. ТЕГЕ УРЫН моннан ерак иде. Арада пространство булу УЛ ВАКЫЙГАГА мөнәсәбәтне үзгәртте. Вакытлыча. Әмма ул вакыйгага бәйле газаплар үзгәрде дигән сүз түгел бу. Фәиз элегрәк тә кыерсытылган кешеләрне кызганып, кыйналган кешене жәлләп кайгыручан иде. Соңгы вакытта аның бу сыйфаты көчәйде, нечкәрде Гомумән ТЕГЕ ВАКЫЙГАДАН соң сизгерләнде аның бу сыйфатлары — күңелне әрнетә, елата торганнары Газап, төрле сыйфатларга әверелеп, үзенең барлыгын белгертеп торды. Казармага җитәрәк, Фәиз, үзе дә сизмәстән, ниндидер көй шыңшып баручы Ренатка әйтеп куйды: — Син Кравчукны кыйнама бүтән, яме Ренат, таң калып, карап барды — Ә кыйнасам?..—диде ул, авызын кыйшайтып. Фәиз каешында эленеп торган штык-пычагының сабын кысып тотты: — Әгәр дә тагын бер тапкыр аңа суксаң, мин сине төнлә, йоклаганда, суям. Әйтеп бетергәндә аньГң авызы корыды, күкрәге кысылды, битенең тиресе тартылганны тойды. — Син нәрсә, зема!— Ренат аны беләгеннән тотып туктатты.— Син кемгә угрожать итәсең?! Сука! Мин синең үзеңне менә шушында хәзер ботарлап ташлыйм бит! Ул Фәизне шинель изүеннән эләктереп җилтерәтеп алды. — Җибәр,—диде Фәиз тыныч кына. — Сиңа кем соң ул Кравчук? Ул хохол үзе миңа бәйләнде башта. Мин аңламыйм, сиңа нәрсә, проблемалар җитми что ли! Син на свою жопу приключение эзлисең? Мин бит хәзер синең чыраеңа берне тартсам, син үләсең, урод! Фәиз дәшмәде. Әллә нинди Кравчукны ник яклаганын үзе дә аңламады ул. Шул ук вакытта ярсып шашкан Ренаттан да курыкмады. Аның бу матавыкны тизрәк туктатасы килде Ренат аның битенә төкрск- ләрен чәчүдән туктасын гына берүк. Бик авыр менә болай ызгышып торуы — ни башы юк, ни ахыры. — Гафу ит, җибәр мине,—диде Фәиз. Аның кинәт гафу үтенүе Ренатка тәэсир итте, ул аны җибәрде Нәрсә булса да аңларга тырышып, ул Фәизнең шәүлә кебек гәүдәсенә карап торды. Атып килгән таң яктысында Фәиз өрәк сыман басып тора иде. Ренат берни аңламады һәм: — Ублюдок!—дип төкерде дә казарма бинасына кереп китте. Фәиз баскан урынында катып калды. Минме соң ул Ренатны акылга утыртырдай кеше?! Мин аны сую түгел, кул күтәрә дә алмыйм лабаса. Минем аңа сугарга көчем, рухым җитәме соң?! Әгәренки кодрәтем җитсә... Хәлемнән килгән сурәттә дә — хаклымы сон мин ана кул күтәрергә? Бигрәк тә мин! Әле күптән түгел генә мәңге юылмаслык кара эш кылган кеше?! Әле теге вакыйга өчен дә җавап бирмәдем бит. Әгәр мин кычкырып. «Суям!» — дигәнмен икән, димәк эчтә шундый теләк бар7 ! Сую түгел, гомумән хөкем итәргә, Ренатны гаепләргә минем ни хакым бар соң?! Ренатның үзенә хилафлык килмәсен өчен кайгырумы бу? Әллә Кравчукны кызгануданмы? Ул үзен кеше хәленә куеп карый иде. Үзен Ренат урынына куя да, кыйнаган өчен хөкем ителеп, җәзага дучар булудан курка Ренатның җәза алу ихтималын үзенә проекцияли. Үзен Кравчук урынына куя да, тагын күңеле сыкрап елый. Ренатның сугуларын үзендә тоя. чөнки Кравчукның тиресенә керү аңа җиңелрәк, көчсезлеге белән ул ана тартым Шулай итеп, Кравчук-Рснат мөнәсәбәтләрен күрү аңа икс яктан да авыр иле Әлбәттә, ул үзендәге хис-кичсрешләрнең төп сәбәбен, табигатен анык аңламады. Бары тик күңелендә ярсу, сыкрау һәм кайгыру тойды Шундый ямьсез күренешләрнең һәрберсе аның күңел җәрәхәтен кузгата, күңел авыруы исә аның үзен шул күренешләрдә, вакыйгаларда «катнашырга» этәрә. Нәтиҗәдә, ул кыйнаучының да, корбанның ла роленә кереп карый, һәммәсенең халәтен үзендә кичереп карамакчы була Шуннан соң анарда гаеплене хөкем итү теләге барлыкка килә. Ә бу теләктән соң күңелдә яңа конфликт башлана — минем хакым бармы хөкем итәргә7 ' Шулчакны инде, әлбәттә, үзен гаепләү процессы кузгала Фәизнең казармага керәсе килмәде. Әмма барыбер керергә кирәк иде. 4 елоруссиягә Карпат тарафларыннан язгы сулар агын төшкән ва-Б кытла башка дивизионнардан боевой частьларга курсантларны алып китә башладылар Алтынчы батареягә әле иртәрәк диделәр, имеш солдатлар батареяләрен генә әле алып китәләр, ә алтынчы батарея исә тулысынча булачак сержантлар подразделениесе иде Шулай да беркөнне унике кешегә запрос килде Сержант итеп түгел, рядовойлар булып, унике специалистны әзерләп куярга Иртәгә китәләр 6' Татарларны ни сәбәптәндер күралмаучы Кулиш алтынчы взводтан Сибгатуллин белән Мирзинне җибәрергә взвод командирын күндерде. Якташларның икесенә дә авыр булды бу хәбәрне кабул итү. Сержант званиесе кирәк түгел дип кыланып, батыраеп йөрсә дә, Ренат взводтагы иптәшләре алдында хурлыгыннан үзен кая куярга белмәде. Кравчук әләкләгәндер дип, сүгенеп, аның эченә тагын берәр тапкыр тибәргә хыялланып йөрде. Фәизгә исә сержант званиесе алмыйча башкалардан алда сугышчан частька китү үзгә тәэсир ясады. Аның өчен дә зур удар иде бу. Үзенең башкалардан кимхур икәнен ассызыклый торган бер мисал буларак кабул итте ул моны. Учебкадан, бигрәк тә рәхимсез Кулиштан жаны бизсә дә, звание алмыйча, куып җибәрелгәндәй китеп бару аның болай да тотрыксызланган психикасына начар тәэсир итте. Ул тагын коелып инде. Ренат белән бергә китү аның бу халәтен бермә-бер көчәйтте. Ренатның ясалма батырлык белән: — Күтәр башыңны. На х... сиңа ул звание, хохол таксын погонга лычкасын!— дип Фәизне юатырга тырышуы, киресенчә, болай да ярсыган күңелдә ачуны тагын да ныграк кабартты. — Забайкальега алып китәләр,—диде батареяның старшинасы.—Хәерле юл. ...Җәмгысы алтмыш рядовойны узып баручы поездның гомуми вагоннарына бүлеп-бүлеп урнаштырдылар. Егетләрне алырга дүрт офицер, алты сержант килгән иде. Алар озаклап, исемлек буенча кат-кат тикшереп, общий вагоннардагы халык арасында таралып беткән солдатларны барлап-барлап йөрделәр. Фәиз белән Ренат ниндидер бер зур гаилә урнашкан вагонга кысылганнар иде. Ярымкараңгы вагонда ул гаиләнең кайсы ата, кайсы бала, кайсы әби икәнен аңларлык түгел, аларның шау-гөр килеп сөйләтүләреннән генә бер гаилә икәннәрен абайларлык иде. Фәиз белән Ренат өстәге полкаларга менеп кунакладылар. Вагонның аскы өлешеннән пешкән тавык, тозлы кыяр исләре менеп, борыннарга бәреп керде, ике яшь һәм ач организмда әллә нинди тойгылар барлыкка килде, авыздагы селәгәйне йотып җитешерлек түгел иде. — Безне бүген ашатмаслармы икәнни?—диде Ренат, аска күз ташлап. — Юктыр инде, төн бит. Ренат әшәке итеп сүгенде дә борылып ятты, күп тә үтми аның гырлаганы ишетелде. Ямьсез кеше бу Ренат... Якташ булса да. Кансыз. Дөрес эшләделәр сержант званиесен бирмичә... Шул кирәк! Күпме кешене кыйнады бит ул взводта. Кравчукны чак кына үтермәде Фашист Ә мин шушы кабахәт белән беррәттән, бер вагонда, бер купеда барам. Безнең бит аз гына да охшашлыгыбыз юк! Дөньясына төкереп карый торган кеше белән янәшә каядыр алып баралар. Мине — юк кына нәрсәдән дә коелып иңүче, борыны канаган малайны да еларга җитеп жәлләүче кешене шушы Ренат белән—теләсә кемнең эченә күн итеге белән тибә алучы бәндә белән бер командада йөртәләр. Ә мин үзем әйбәт кешеме? Аны яманлаган булып.. Астагылар җырлап җибәрделәр — олысы да, кечесе дә. «Снова птицы в стан собираются, Ждет их за моря дорога дальняя»... Бу җыр бик танылган, аны Алла Пугачева җырлый. Фәизгә кинәт рәхәт булып китте. Ниндидер бәйрәм хисе уянды, чөнки астан тәмле ризык исе, тигез һәм матур итеп җырланган җыр күтәрелеп кочып алды. Арадан бер ир кеше аның карап ятуын абайлады да киң күңеллеләнеп кычкырып җибәрде: — Солдат, монда төш әйдә, йокы симертергә иртә әле! Фәиз ялындырып тормады, сикереп төште. Шау-шулы компания белән сөйләшергә уртак тема тапмаса да, аларның сорауларына аннан- моннан йолкып җавап бирде. Булган ризыкны рәхәтләнеп ашады. Аракы эчәргә генә курыкты. Офицерлар белсәләр, бәреп үтерәләр дигәч, аны эчәргә кыстамадылар. Бераздан Ренатны да уятып, йолкып төшерделәр. Берничә тапкыр чыгып тамбурда тәмәке тарткач, тәрәзәдән кырларны, урманнарны байтак күзәтеп баргач, урыннарына менеп яттылар Әле генә дөньяны куптарып бәйрәм иткән компания, бер-берсенә елышып, утырган килеш йоклап бара иде инде Икенче көнне өлкән лейтенант белән сержант аларны җилтерәтеп уятканда, кичәге шаулы компания урынына, кайсыдыр станциядә кереп урнашкан карт белән карчык кына утыра иде Солдатларны вагон-ресторанга егермешәр-егермешәр кеше алып кереп ашаттылар. Рестораннарга хас саранлык белән әзерләнгән ризыклар официантны тотып ашардай егетләрнең ач корсакларын бары тик кытыклап кына куйды. Акчасы булганнары, җаен туры китереп, поезд туктаганны чамалап, станцияләрдә пирожки, колбаса алып туендылар Поезд Көнчыгышка таба баруын дәвам итте. Берзаман: — Мәскәү, Мәскәү,— дигән тавышлар ишетелде. — Мәскәүгә килеп җиттек! — Мәскәү инде бу! — Ниһаять! Азык-төлек, әфлисун, лимон, затлы кәнфит сыман нәрсә, колбаса ише ризык һәм дефицит товар юнәтергә баручылар өчен, әлбәттә, «Мәскәү»— татлы сүз. Йөрәк турысындагы кесәгә партбилет тыгып берәр съездга яисә конференциягә баручы коммунист өчен, һичшиксез, «Мәскәү»— бөек исем. Наданлыгы, томаналыгы аркасында үзе туып-үскән төбәгеннән ары дөнья күрмәгәннәр өчен дә, табигый ки, «Мәскәү» — бөек һәм данлы аваз. Көнбатыштан Көнчыгышка юл тоткан солдатлар өчен башкалага якынаю алай бигүк илһам өстәмәле. Мәскәүгә якынаю демобилизация приказының көнен һич кенә дә якынайтмады Шушы микәнни илнең генә түгел, бөтен дөньяның башкаласы булырга омтылучы серле кала?! Бер дә Мәскәүгә охшамаган ла бу Кая соң рәсемнәрдә, киноларда күренгән Мәскәү? Аның йолдызлы Кремле күрен- мәсә Мәскәү икәнен болай гына чамалап та булмый икән Кызыл мәйданнарын, Ленин мавзолеен күрмәсәң, бу шыксыз, ыгы-зыгылы, соры шәһәрне Мәскәү дип авыз тутырып атап та булмас, мөгаен Ни дисәң дә, Мәскәү иде бу, башкаланың Ярославль вокзалы Аларны иң элек тезеп санадылар, шуннан соң умарта күчедәй гөжләп торган вокзал бинасы эченә алып кереп утыргычларга урнаш 1ырдылар һәм кымшанмыйча да сабыр гына команда көтеп утырырга куштылар Мәскәүнең Ярославль вокзалына килеп кергәч, акылы аек һәм бераз уйлый белә торган кеше коммунизмның мәңге гамәлгә ашмаячагын аңлар иде. Башкаланың үзендә бу кадәре шапшаклык, бу кадәре җайсызлык булгач, ил күләмендә ничекләр тәртип урнаштырмак кирәк9 Фәизнең моңарчы бер урында бу кадәре күп алкоголикларның җыелганын күргәне юк иде. Куркыныч төшләрдә генә күренә торган чырайлар, кыяфәтләр, әднкалун эчеп яшелләнгән кешеләр монда ялгыш кына килеп эләккәннәрдер дә, махсус поезд менә-мснә килеп җитәр дә. алар барысы да төялеп кайсыдыр тарафка китеп барырлар сыман иде Алар үзләре, үз теләкләре белән, коммунизм төзүгә комачауламас өчен гаип булырлар шикелле иде. Беркавым киңәшләшеп торганнан соң офицерлар вокзалдан каядыр чыгып киттеләр, сержантлар исә, бнлгесезлектән боегып, шәлберәеп калган һәм вокзал эчендә йөрүче чибәр кызларны күз кырыйлары белән генә күзәтеп бимазаланып утырган солдатларны саклап калдылар. Алты сержант та бер-берсенә ничектер охшаганнар: формалары ятып- килешеп тора үзләренә, барысы да тәкәбберләр, хәрби хезмәтне шактый татыган, дембельгә бер генә адым ясыйсылары калган, олыгайган егетләр иде. Кукыраеп утыручы солдатлар аларга көнләшеп карадылар — шулар урынында булырга иде. Берәм-берәмләп туалетка барып килергә рөхсәт иттеләр. Ренат бәдрәфтән килгәч, Фәиз янына килеп утырды. — Синең күпме акчаң бар? — Шул, китәр алдыннан бирелгән акча инде—өч сум сиксән тиен. Ренат пышылдауга күчте: — Әйдә бераз аракы эчәбез. — Ничек инде?! Офицерлар белсә бәреп үтерәчәкләр. — Күп эчмәбез. Алар бит синең авызыңны килеп иснәмәячәкләр. Бик кызыктыргыч тәкъдим иде бу. Кәефләр бераз күтәрелмәсме. Аракы эчмәгәнгә ярты ел бит инде. Аны эчкәч хәлләр яхшырып китә ләбаса, рәхәт була. — Ничек итеп, каян алып була соң аны? Ренат як-ягына карап куйды. — Мин инде бер сержант белән сөйләштем. Аңа да өлеш чыгарачакбыз. Аның да эчәсе килә. Әнә ул. Фәиз ул ымлаган якка карады. Өлкән сержант Кавказ егете иде, ахрысы. Кулларын артка куеп ул башка сержантлардан читтәрәк йөрде. Фәиз шикләнеп Ренатка карады: — Ә бәлки юри ризалык белдергәндер. — Син нәрсә, мине жүләргә саныйсыңмы әллә? Бир өч сумыңны. Мин дә өч сум бирәм. — Кем бара соң аракыга? Кемгә бирәбез акчаны? — Бир тизрәк. Сержант үзе алып киләчәк. Тизрәк инде. Фәизнең өч сумын алып, Ренат утыргычлар арасыннан әлеге дә баягы сержантка таба юнәлде. Алар вокзалдан чыгып киттеләр. Берничә минут үткәндерме, Ренат вокзалда янә пәйда булды һәм елмаеп якташы янына килеп утырды. — Тәртип. — Алып киләме?—диде Фәиз, әле һаман ышанып җитмичә. — Нишләп алып килмәсен! Тик менә поезд килгәнче җитешергә иде. Кайчан китәбез икән? — Белмим. — Нәрсә, тагын задумался?! — Ул ничек, сержант башы белән... риза булды... Үз куллары белән солдатларга аракы китереп бирергә. Ренат көлемсерәде: — Сержант та кеше бит. Аның да эчәсе килә, тем более бушка. Аннары, ни, мине ышанычлы кеше дип тапкан, димәк. — Син ничек, бардың да тәкъдим иттеңме? Ренатның ачуы килә башлады: — Төпченмә инде! Тик кенә утыр. Хәзер вокзалның артына посабыз да эчәбез. Калганы синең проблема түгел! Вокзал артындагы автобуслар арасында тиз генә өчесенә алты шешә кызыл аракыны бушаткач алар, берни булмагандай, шешәдәш сержант озатуында үз урыннарына кереп утырдылар. Кызыл вино тәэсиреннән рәхәт булып китте. Ренатның кыяфәтенә карап исерек икәнен чамаларлык түгел, ә менә Фәизнең башына нык бәрде—ул шундук каты исерде. — Нык тот үзеңне. Синең кыяфәткә чыкты,— диде Ринат. — Ярар,—диде Фәиз чайкалып торган вокзалга күз йөгертеп. Поезд килгәч, аларны тагын тезеп санадылар. Исерекләр барлыгын сизүче булмады. Фәиз янында торучы симез солдат кына аракы исен тоеп, гаҗәпләнеп якягына карап куйды Тагын гомуми вагон, тагын гражданскийлар белән барырга туры килде. Фәиз нык исерде, шул сәбәпле Ренат анын яныннан ераграк булырга тырышты һәм башка купега эләгү ягын карады. Ни гаҗәп Фәизнен халәтенә офицерлар игътибар итмәде, сержантлар да әллә күрмәделәр, әллә үзләре дә салганлыктан, күреп тә игътибар итмәделәр. Бермәлне Фәиз купенын икенче киштәсендә чайкалып ятуын аңлады. Аста кемнәрдер сөйләште, әмма аның башын калкытып карарлык та хәле юк иде. Кызыл аракы аны киштәгә ябыштырып куйды һәм ул йокыга талды. Күпме вакыт үткәндер, Фәиз бик читен халәттә уянып китте: бөтен җире юеш, башы әйләнә, кемнәрдер аңа шап та шоп сугалар. Ул башын калкытты Киштә юешләнгән — коскан1 Астагы граждан- скийларга бу пычрак сыекча агып төшкән дә, алар шау-шу куптарганнар — Әй, командирлар, бер солдатыгыз монда косып ята!—дип чәрелдәде бер хатын-кыз Ир кеше исә, ачы итеп сүгенеп, нишләргә белми һаман кырын ятучы Фәизнең касыгына сугыл алды Теге хатынның тавышы тагын берничә тапкыр ишетелгәч, купе янында дүрт офицернын берсе—өлкән лейтенант пәйда булды Фәизнең хәле яман иде — башы чатный, авызда әйтеп бетергесез тәмсез. Поезд туктаган булган икән, һәммәсен чайкалдырып кузгалып китте, Фәиз чак кына киштәдән егылып төшмәде. Караңгыда офицерның йөзен күрерлек түгел иде, аның карауы тавышы шулхәтле каты яңгырады, шуннан соң чыраен күреп торуның да кирәге калмады Иптәш солдат! Минем янга! Фәиз әле айнып җитмәгән иде. уңайсыз сикереп төшеп кемнеңдер өстенә ауды, ул теге ир кеше булып чыклы, ахрысы, аны икенче якка төртеп җибәрделәр. Берничә тапкыр шулай әткәләп алганнан соң, ниһаять, ул офицер каршына килеп басты. Көтелмәгәнлектән ул хәтта куркыр! а да өлгерми калды Эре гәүдәле, сукса тимер өзәрдәй өлкән лейтенант ниндидер бер урам алкашына караган сыман аңа җирәнеп карап торды да, никтер, тыныч кына: — Фамилия? - диде — Сибгатуллин. Офицер янында ике сержант хасил булдылар. Тегесе. Фәизләр белән эчкәне, күренмәде — Тиз генә кондуктордан чүпрәк ал да пычрагыңны сөрт! — дип боерды өлкән лейтенант Аннары минем янга тамбурга чыгарсың1 Фәиз каушаудан «Есть!» дип әйтергә дә онытып, вагон башына ыргылды — Ул якка түгел, чмо! —дип кычкырды бер сержант.— Кондуктор әнә теге якта утыра Фәиз, абына-сөртенә, икенче якка китте Бер частьтан икенчесенә баручы солдат исереп косып ята дигән хәбәр минуты белән вагонга таралды Әле тегеннән, әле моннан тәртипсез солдатны сүккән тавышлар ишетелде Бу коточкыч ударны Фәиз әле ахырынача аңлап бетермәде. Үзе пычраткан купены чистартканнан соң бер сержант килеп бөтен вагонның идәнен юып чыгарга боерды Бик дөрес' — диде янәшә утыручы олы яшьтәге агай. Тагын төрле тавышлар ишетелде — Маңка! — Солдат шундый була димени?! — Салага! — Утыртып куярга кирәк аны! — Солдат имеш!.. Бөтен дөнья Фәизгә каршы сыман тоелды. Тизрәк вагонны юып чыгарырга да. Ә кая качасың ди аннары? Танып калмасалар ярар иде. Иртәгә, яктыда ничек вагондагы кешеләрнең күзләренә карарсың. Идән юганда һәр купедан кем дә булса бер тозлы сүз әйтми калмады. — Илнең сакчысы, имеш! — Оят түгелме? «Оятка калдым. Хурлык! Эчкән булып... Нигә кирәк булды!» Вагон идәнен аннан-моннан юып чыккач, тамбурга таба китте. Ул инде айнып беткән иде, тик менә төтен эченә күмелеп тәмәке тартып торучы өлкән лейтенант һәм аның янындагы сержант нишләтерләр икән аны хәзер. Хәзер, бернишләтмәсәләр дә, частька барып җиткәч командирларына сөйләрләр инде. Ә бәлки шушы өлкән лейтенанттыр әле яңа командиры. Алай булса да эш харап — срок беткәнче җелекне суырачак. Тамбурга чыккач, ул дер селкенеп барган поезд чайкалуына бирешмәскә тырышып басты: — Рядовой Сибгатуллин по вашему приказанию прибыл! — Төшер кулыңны, мудак!—диде өлкән лейтенант кыҗрап.— Нишләтергә сине, п.., ә? — Мин гаепле, иптәш өлкән лейтенант. Офицер сержантка эндәште: — Бар купеңа! Сержант тәмәкесен таптады да тиз генә үз купесына юнәлде. — Иптәш өлкән лейтенант...—дип Фәиз гафу үтенмәкче иде, ләкин җитешә алмады. — Нишләтергә сине!—дип акырды өлкән лейтенант аның битенә төкереген чәчеп һәм чатнатып яңагына чабып җибәрде. Фәизнең күзләреннән утлар чәчрәп чыкты. Тамбур кысан булганлыктан, ул егылмады, стенага килеп бәрелде. — Кайда эчтең? Әйтерсең лә аның кайда эчкәнлеге нинди дә булса әһәмияткә ия. Хәер, бу сорауны ул җавап алыр өчен түгел, нәрсә дә булса кычкырыр өчен генә бирде. Яңагына гына сугу аз тоелгандыр, күрәсең, бер-ике тапкыр иягенә дә тондырды. Фәиз егылды һәм, үзендә зур гаеп тойганлыктан, тизрәк торырга ашыкты. Өлкән лейтенант эченә китереп оргач, ул озаграк ятты, чөнки бик каты суккан булып чыкты. Офицер бераз шүрләп калды һәм тавыш-тынсыз ятучы солдатны селкетеп карады. Фәиз аның куркып калганын сизенде һәм әкрен генә торып басты. — Гафу итегез, иптәш өлкән лейтенант,— диде ул, күпергән ирененнән канны кулы белән сыпырып. — Кулъяулыгың бармы? — Юк. Өлкән лейтенант кесәсеннән кулъяулык чыгарып сузды: — Мә, сөрт. Бар туалетка, ю битеңне. Аның туалеттан чыкканын офицер көтеп торды, чөнки кызып китеп ныграк кыйнап ташлавына үкенде булса кирәк. — Рядовой Сибгатуллин. Син армиядә икәнеңне оныттыңмы әллә?— диде ул тыныч кына. Үзе солдатның битендә зур синяклар калмады микән дип җентекләп күзәтте. Чөнки җавап бирергә туры килүе ихтимал. Әләкләсә?! Болай шаһитлар булмады бугай. Фәиз исә әләкләү түгел, киресенчә, үзен бәреп үтерсәләр дә риза иде бу минутта. Чөнки гаепле иде ул, гаепле! — Гафу итегез, иптәш өлкән лейтенант, аз гына эчкән идем... качып... Мәскәү вокзалында гражданскийлар салып биргәннәр иде — Бар купена, йокла! — Есть! Ярый әле барысы да йоклыйлар иде Фәиз мыштым гына киштәсенә менеп ятты. Өлкән лейтенант үзенең кызыл китүенә гаҗәпләнеп, бәләкәй генә гәүдәле солдатны кыйнавына үкенеп тамбурда басып калды. — «Ә үтергән булсам? — диде ул үзенә үзе.— Берәр җирен сугып сындырган булсам? Болай начар егеткә охшамаган үзе» Ул һич кенә дә тынычлана алмады. Тарта башлаган папиросын ташлап, вагон эченә ашыкты. Сержантлар купесына килеп берсен уятты: — Кикнадзе, Смирнов, чиратлашып бу Сибгатуллинны каравыллагыз. Кача күрмәсен. — Ә ник качсын ул? Өлкән лейтенант аны кыйнаганын әйтергә җөрьәт итмәде. — Күп сөйләшмә! Каравыллагыз дигәч, каравыллагыз! Сержантларның берсе, авыр сулап, торып утырды — Есть. Фәизнсң чыннан да качасы килә иде Ләкин өлкән лейтенантның кыйнавыннан түгел, бәлки үзенең җебеклегеннән, хурлыктан Үзен нәрсәдәдер гаепле сизсә, һәрвакыт теге вакыйга гаебенә барып тоташа, кушыла торган булды. Күңелдә йөргән гаеп терекөмешенә башка вак-вак гаепнең бөртекләре тоташып бара түгелме? «Адәм актыгы мин, адәм актыгы! Бу хурлыклар тикмәгә түгел миңа. Әллә сикерергәме поезддан?! Юк! Нәрсә, әллә яшисем киләме? Яшисе килмидер бәлки хәзерге минутларда? Ләкин яшәргә кирәк бит' Чөнки бик зур бер мәсьәләне чишәсе бар!» Хәл авырайды, нык авырайды. Газаплы уйлар чолгап алып тагын әсир иттеләр. Икенче көнне вагонда аңа беркем дә игътибар итмәде. Әллә инде кичәге пассажирлар барысы да төшеп, икенчеләре кереп утырган, әллә караңгыда аны танып калмаганнар. Сержантлар да берничә тапкыр үтеп киттеләр, хәтта борылып та карамадылар. Җанга бераз тынгылык керде, чөнки хөкемле күз карашлары көтеп уянган иле ул иртә белән. Ашарга чакырганчы барып тәмәке тартырга булды Тамбурда берничә кеше бар иде инде, ул шулар арасына кереп тәмәке кабызды Тонык кына булып аның фамилиясе ишетелде: — Сибгатуллин! һәм тамбурда кичәге өлкән лейтенантның курыккан чырае күренде — Мин,—диде Фәиз, каушап — Ә, син мондамыни,— диде өлкән лейтенант һәм җиңел сулап куйды.—Тарт, тарт тәмәкеңне. Мин сине югалттым Шуңа эндәштем. Шуннан соң өлкән лейтенант китеп барды Фәиз аңлады иртә белән офицер аның исән-иминлеген тикшерергә булган Аны купеда тапмагач, курыккан, күрәсең, төнлә качмады микән дип. Зур гәүдәле, каты йодрыклы һәм шул ук вакытта олы җанлы, кешелекле өлкән лейтенант каршында Фәиз үзен тагын да ныграк гаепле итеп сизде. Ренат икенче көнне дә якташыннан читтәрәк булырга тырышты. Тамбурда Ренат белән дә очраштылар Ренат авызын кыйшайтып кызыксынды: — Хәл ничек соң? — Начар,—диде Фәиз тәрәзәдән йөгереп артта калган агачларга карап. — Эчәргә ярамагач эчмәскә идең. — Болай да сару кайный, аптыратма. Оят. Эчәсе килмәгән көе эчтем бит мин. — Нык кыйнадылармы? — Мине беркем дә кыйнамады. Битемне егылып сыдырдым. — Син нәрсә, миңа үпкәләгән сыман сөйләшәсең! Мине гаспләмәкче буласыңмы әллә?! — Юк, нишләп мин сине гаеплим. Карале, Ренат, шушы офицер безнең командир булыр микән? у — Юктыр. Болар бит безне алып баручылар гына. — Син ничек уйлыйсың, частька барып җиткәч командованиега докладовать итәрме икән өлкән лейтенант бу хәлне? — Мин сиңа бер киңәш бирә алам. Син өлкән лейтенантка болай дип әйт: «Әгәр дә эчкәнемне частьта докладовать итсәң, кыйнаганыңны әләкләячәкмен»,— диген. Шаһитлар бар дип тә өстәп куй. Шулай дип шарт куйсаң, ләм-мим бер сүз катмаячак бу турыда — Юк инде, мин алай шартлар куя алмыйм, хакым юк. Ренат авызын кыйшайтты: — Моралист хренов! Алайса нәрсә сораулар биргән буласың. Бигрәк порядочный! Үзе лях исереп купены косып тутырган. Хак турында чәй- нәнеп тора ичмасам! Әйдә, обед вакыты җитә, тиздән команда булачак. Фәиз тамбурда калды. Аның үзенең дә Ренаттан ераграк буласы килде. Ә бит Ренат хаклы. Әле генә дөрес сүзләр әйтте бит ул. — Сибгатуллин! Фәиз сискәнеп борылды. — Мин! Өлкән лейтенант иде бу. — Обедка! Мин сезне берәм-берәм җыеп йөрмәм, әйдә тизрәк,—диде ул ачусыз гына. Аның тавышында инде бераз ягымлылык та бар иде шикелле. Кичәге инцидентның дәвамы булмаганга һәм аның тәмамлануына офицер да, Фәиз дә шат иде. 5 д - оезд көн-төн барды. ] ' i ' Юлның як-ягында таулар, урманнар, үзәннәр, яшькелт чирәмнәр, әле һаман калын кар катламы яткан тау итәкләре берсен- берсе алыштырып кына торды. Узып киткән шәһәрләрне, поселокларны, авылларны санап бетерерлек түгел. Аракы эчү аркасында килеп чыккан күңелсез матавык Фәизне озак эзәрлекләсә дә, әйләнә-тирәдәге киңлек, ерак ара үтү барыбер психиканы тынычландырды. «Өлкән лейтенант кыйнады, шул кирәк миңа!»—дип уйлады ул. Поезд чаба да чаба. Гүя кемнәндер, нәрсәдәндер кача Кая качмак була, тиле, Җир түгәрәк ләбаса! Мәңге чабып, тоттырмыйм дип качып йөрү мөмкин түгел бит! Шулай да хәрәкәт — бөек нәрсә. «Хәрәкәтчә—бәрәкәт»,—дип тикмәгә әйтмиләрдер. Бару ул — яшәү. Кая барсаң да барыбер—яшәү. Иң мөһиме — теге вакыйгадан, теге урыннан ерагаю факты бар. Ул, әлбәттә, яңадан кайтачак анда, чөнки кайту — аның бурычы. Бераз тынычлану аның өчен хәл алу гына булыр. Ике ел буена командирларга буйсынып яшәгәндә, хәрби хезмәттә барыбер җандагы төенне чишү мөмкин булмаячак. Шуңа күрә ераккарак китү яхшырак. Әлбәттә, дусты аның белән һәрвакыт бергә, Зәбирнең соңгы минутларда ялварып күккә каравыннан да ул беркайчан котыла алмаячак. Шулай да поездның чит тарафларга баруында ниндидер өмет бар: ерактарак, тыныч кына анализлап булмасмы ул фаҗигане. Бәлки ул армиядән аңлап кайтыр -ник алай килеп чыкты? Нишләп ул вакыйга булды?! Вагон тәрәзәсенең салкын пыяласы маңгайны рәхәтләндереп җибәрде. Нишләп ул вакыйга булды? Сәер сорау. Ә нишләп соң әле берничә көн элек кенә исерде, косты, өлкән лейтенант тотып кыйнады үзен? Вакыйгалар «нишләп» була димени?! Мин кайтканчы Зәбир инде исән булмас! Барыбер сазлыкка барырга кирәк. Ичмасам киемнәрен табарга иде. Аның инде ничәнче тапкыр поезддан сикерәсе килде. Тик нәрсәдер һаман тота иде. Куркумы? Курку булса, димәк, үлем куркыта. Ә үлем ник куркыта соң? Гәрчә бу дөньяда яшәү газаплы булса да. Әллә җавап тоту куркытамы?.. Ә бит җавап бирергә кирәк булачак. Юу-у-у-к, иң элек бу дөньяда җавап бирергә кирәктер. Иң әүвәле — үзең өчен! Моны аңламыйча! — үлеп булмый. Дөресрәге — моны аңламый торып үләргә ярамый! Соңгы бер-ике айда Зәбир сирәк искә төште, ул вакыйга да хәтердә бигүк еш калыкмады. Әле генә булган күңелсезлек газаплы уйлар өерен яңадан кузгатты менә. Гүя пыскып кына яткан учакка коры утын өстәделәр. Ләкин поезд Көнчыгышка барган саен газаплы уйларның тәэсире дә үзгәрә торды. Элеккечә бугаздан буып, сулышларны кысу булмады. Күрәсең, хәрәкәт, яшәешнең тирә-якта поезд артында калуы үзенең серле бер тәэсиренә ия иде. Вакыт бар әле. Тик менә бүгенгесе авыр, бик авыр. Ләкин бит хәрби хезмәт үтеп китәр, аннары иркенләп үз тормышымны шул вакыйгага багышлармын. Яшәү һәм Үлем — капма-каршы төшенчәләр, аның кайсысы начар, кайсысы яхшы соң? Шуны белми торып, нишләп газапланам соң әле? Зәбир белән минем туганнарча дуслыкны ул вакыйга юк итал- мый ләбаса. Әгәр дә якын дустыңның, абынып егылып, сазлыкта батып үлүе ихтимал икән, нигә кирәк бу яшәү! Ә-ә-ә-ә, юк шул, мин бит коткарырга тиеш идем аны. Коткармадым бит Менә бит эш нәрсәдә' Әллә кайларга кереп уйларым белән адашып йөрим Югыйсә бик гади җөмлә: коткарырга тиеш идем... Коткармадым! Әйдә, барсын поезд, барсын. Кызурак, ераккарак барсын. Бер могҗиза булып, адашсын иде бу поезд. И тиле, адашып та качып булмый шул! Әнә биек наратлар поездга карап калалар. Аларга бит шушы поездда баручы кечкенә бер кешенең күңелендә ниләр булуы мәгълүм түгел. Ә бәлки мәгълүмдер?! Әллә нинди тузга язмаган фикерләр йори башта. Югыйсә инде теге каһәр суккан кызыл аракыдан соң тәмам айнуы җигте. Аек чакта уйлар караңгырак әле алар! «Кулиш дөрес интектергәндер мине. Тикмәгә түгелдер. Әнә бит, эчеп-косып... Фу! Беркем исерек түгел, беркем космады. Ә мин тоттым да башкалардан аерылдым. Пычрак бер үзенчәлек белән. Димәк. Кулиш күргәндер миндәге пычракны? Шулай түгел микән? Бәлки ул минем җай чыкса пычрак юлга басарга сәләтле булуымны күргәндер, аңлагандыр Ярар, Кулиш инде еракта калды. Ул да, дөресен генә әйткәндә, шәп кеше түгел. Аны взводта да беркем яратмый иде. Ә мине яраталар идеме соң? Поезд тукталды. Ниндидер кечкенә генә станция Берән-сәрән кешеләр күренгәли. Гадәттә, мондый станцияләрдә кешеләр ашыгып йөрмиләр. Әйтерсең лә алар соңга калудан, кая да булса җитешмәүдән курыкмыйлар. Зур-зур йөкләр күтәреп йөрүчеләр дә юк Күрәсең, мондагылар бигүк бай түгелдер. Бәлки шул бай булмаганга тыныч кына йөриләрдер. Ә бәлки, киресенчә, ашыкмыйча йөргәнгә бай түгелләрдер Поезд тагын кузгалды. Станция үзе дә, утлары да кинәт күздән югалды. Тирә-якта ачык кыр башланды, ахрысы Дөм карашы иде. Ерактан гына җемелдәп утлар күренде. Өмет сыман ерак, барып җит- кесез, әмма якты. Күңелдә дә өмет бар бит. Нәрсәгәдер өмет бар! Үзгәртеп буладыр шикелле — үзеңнеме, дөньянымы... Әле яңа гына кызыл аракы аркасында күңелсезлек килеп чыгуга карамастан, зур тизлектә каядыр бару. ерактагы утларны күзәтү, ялгыз гына тәрәзәдән карап уйланырга мөмкинлек булу — барысы бергә күңелдә тонык кына яктылык сирпеп торган бер хисне кымшатты. Өмет бар—нәрсәгәдер, кемгәдер. Болай гына бетәргә тиеш түгел. Болай котылгысыз җимерелергә тиеш түгел тормыш, әнә бит инде ничәмә еллар дәвам итә. Яшәү дәвам итә! Әгәр хатаны төзәтеп, үкенеп, офтанып, ярлыкауны сорап, чистарынып булмый икән, яшәүләрнең мәгънәсе калмый түгелме соң?! Юк, юк, өмет бар! Әнә бит утлар ничек якты җемелди. Әнә бит поезд ничек нык чаба. Ул бит шул утларга таба бара. Бормаланып, чуаланып, киселешеп беткән юллар барыбер, урап-урап булса да, утлар янган төбәкләргә алып бара түгелме? Гомер поезды төпсез караңгылыкка илтеп ятмыйдыр кешене. Барыбер бер якты, җылы учакка китереп җиткерәдер. Әнә теге тонык кына балкыган нокталарга урап-урап булса да поезд килеп чыгачак. Төнләме, таң аткачмы, көннәр алышынгачмы, еллар узгачмы... Поезд барыбер яктылыкка юл тотачак. Күңел күтәрелеп китте. Ул инде тынчу вагоннан чыгып очып каядыр Себер киңлекләрен гизә иде. Ерактагы утларга таба очамы ул? Еракта җемелдәгән утның кайда янып, нәрсәне яктыртып, кемне җылытканын читтән карап белеп булмый шул. Бәлки төрмә бинасыдыр ул. Анда да электр лампалары яна бит. Бәлки хастаханәдер һәм анда кем дә булса үләргә ятадыр. Бәлки гап-гади бер йорттыр һәм анда кичеп чыккысыз кайгы яшидер. Фу, тагын уйлар караңгылыкка алып кереп киттеләр. Дөм караңгылыкка караганда ут яктысы барыбер яхшырак. Ерактагы утны да начарлыкка юрамаска инде. Хәрәкәт барыбер җиңде. Поездның төнне ертыл баруы йөрәкне тагын җилкендерде. Кешеләр поездны уйлап чыгарганнар икән, димәк, ул каядыр җылы урынга, яктылыкка алып барырга тиештер ләбаса. Алай дисәң, концлагерьларга да поездлар белән алып баралар кешене. Тфү! тагын нинди уйлар! Юк, юк, барыбер рәхәт поездда бару1 Әле соңгы вакытта мондый күтәренкелекнең булганы юк иде. Шул каһәр суккан кызыл аракыны эчеп кенә хаталандым. Югыйсә хәзер күңел тагын да тынычрак, кәефлерәк булыр иде мөгаен. Офыктагы утлар югалды. Дөм караңгы. Нинди булса да, утлар кирәк икән! Кирәк, кирәк, барыбер кирәк. Өмет кирәк. Өметсез ярамый Минме, әллә миндәге өметме—еракларга карап киләчәкне эзли?.. Үзеңнән качар өчен күңел офыкка омтыламы, әллә анда утлар булгангамы? 6 айкал арты хәрби округы — Кытай чиге янындагы иң көчле гаскәр- һ» ләрнең бер өлеше. Байкал күленнән соң Көнчыгышка һәм Көньякка таба хәрбиләрнең ниндиләре генә очрамый да, нинди генә хәрби техника күзгә чалынмый! Кызыл погонлылар, кара погонлылар, яшеллеләр, зәңгәрлеләр. Күктә кошлар да сирәк күренә, чөнки көне-төне истребительләр эскадрильясе рейд ясый. Кытай белән аралар нык бозылышкан—шуңа күрә психологик тәэсир өчен чик буйларын котсыз калдырып имәнгеч тавышлы тимер кошлар күкне берөзлексез айкыйлар. Читаның үзендә гади кешеләрдән хәрбиләр күбрәк, һәрхәлдә урамнарда күбрәк күренә. Хәрби частьта үзенең лампаслары, папахасы белән солдатның йөрәген яра торган генераллар Чита урамнарында гап-гади күренеш санала. Монда Чита армиясенең штабы, командованиесе. Читадан көньякка таба, тыгыз сафлар булып, хәрби фәнтехника казанышлары илнең тынычлыгын саклый. Монда кырмыска сыман пехота кай- нашьш тора, танклар армадасы торымнан-торымга тузан бураны куптара, күктә кошларга да урын калдырмыйча истребительләр очып тора. Монда десантчылар күктән жиргә иңеп сопкаларны яулап алалар. «Градмтан атып тауларны, урманнарны яндырып торалар Җир өсте ракеталары бер тарафтан икенчесенә бал эзләүче кортлар сыман күчеп- күчеп куялар. Шартлау тавышларыннан соң куе кара төтен күтәрелгәч, автомат тавышларына күмелеп, полклар сопкадан-сопкага йөгереп йөргәч, күңелгә шом кереп урнаша. Өйрәнүләр бара дисәләр дә, күнекмәгән кешегә бик куркыныч. Бөтен дөньяны куркытып торган континентара ракеталар исә жир астында, шахталарда яшеренгән. Алар бит, Җир шарын бер тапкыр әйләнеп чыгып, шуннан соң кирәкле ноктага килеп төшә алалар. Иң куркыныч корал әлегә шул! Әнә шул, жир астыннан калкып чыгып, күккә күтәрелә торган ракеталардан кытайлар тәмугтан курыккандай курка Кытайлар гына түгел, бөтен дөнья курка алардан. Бер полкның ракеталары белән генә дә кечерәк илне көлгә әйләндереп була лабаса Фәиз шартлы рәвештә «Ясная» дип исемләнгән төбәктәге ракеталар соединениесенең тугызынчы полкына эләкте. Ренатны исә сигезенче полкка билгеләделәр. Бу полклар бер бинада, сигезенче полк — беренче катта, тугызынчы полк — икенче катта урнашкан иде Коточкыч куәткә ия булса да, ракеталар полкының шәхси составы нибары ике йөзгә якын кеше. Аның алтмышы төрле дәрәҗәдәге офицерлар һәм прапорщиклар, калганнары бер озын һәм киң казармада яшәүче солдатлар, сержантлар. Йөз кырык солдат йоклап яткан тынчу казармага Фәизне таң атканда алып керделәр дә подъемнан соң офицерлар килгәнен көтәргә куштылар «Бытовая комната» дип язылган бүлмәдә, дүрт урындыкны бер- берсенә терәп куеп, сәгать ярым чамасы йокымсырады микән, «Подъем!»—дигән үзәкөзгеч тавыш казарманы какшатты. Моннан да ямьсез сүзнең булуы мөмкин микән? Подъем! Сиңа боералар' Торасын килмәсә дә, син торырга мәҗбүр! Әйтерсең лә син кеше түгел. Фәкать бер хайван Подъем! Тормасаң, тибеп торгызалар. Подъем' Аны өченче ротаның техник расчетына билгеләделәр. Техник расчет— берничә кешедән торган отделение — җир астында урнашкан КПның аппаратурасын күзәтеп торучы һәм кирәк вакытта бер-берсеннән шактый ерак арада урнашкан шахталардагы ракеталарны электр энергиясе белән тәэмин итүче подразделение Техник расчет хезмәт итә торган җирдә ике бина: берсендә ракеталарның кнопкаларына бармакларын куеп Мәскәүдән команда көтүче офицерлар утыра, икенчесендә техник расчет үз вазифаларын башкара. Өч рота, чиратлашып, дивизия рас- положениесеннән йоз чакрым чамасы ераклыкта урнашкан ракета шахталарында дежур тора. Әле дежурствога барганчы Фәизгә полкта яшәргә туры килде Аларның дивизиясе шактый зур мәйдан биләп тора Ин беренче нәүбәттә күзгә ташланган нәрсә, мөгаен, алагаем зур плакатлардыр. Кая гына карама, биналар өстендә дисеңме, диварларда дисеңме, плацның як-якларында дисеңме — һәркайда, кысык күзле дошман тешләрен ыржайтып сиңа штык төбәп тора. Бу — кытай солдаты, һәм әлбәттә эре-эре хәрефләр белән аста яки өстә язу бар «Ракетачы сугышчы, исендә тот, кытайлар сине беренче номерлы дошман саный'» Куркыта бераз, шайтан алгыры. Тәэсир итә, шүрләтә. . Бу инде учебка түгел, сугышчан часть! Яшь солдатлар, офицерлардан тыш, «карт»ларга буйсына. Бер елдан соң гына монда «картая» башлыйлар. Бер ел хезмәт иткәч, «фазан» буласың, ел ярымнан соң «бабай» Яңа килгән солдат — «щегол», ярты ел хезмәт иткәне — «чижнк» «Чи- жик»лар һәм «щегол»лар хәрби хезмәтнең иң авыр һәм пычрак өлешен үзләренең иңнәрендә күтәреп баралар. Гомумән алар фазаннарның, дед- ларның һәм дембельләрнең вазифаларын үтиләр, кыскасы, аларга хезмәт итәләр. Фәизне иң шаккатырганы «картлар» һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр иде. Күп еллар буена калыплашкан кешенең шәхесен изү, таптау, юк итү системасына командование инде тәмам күнеккән, алай гына да түгел, офицерлар өчен «стариковщина» кирәк, чөнки Совет Армиясендәге тәртип бары тик шул вәхши система аркасында гына азмы-күпме саклана. Хәер, аны тәртип дип атап була микән? Командирлар күз буяу өчен генә бу яман күренеш белән көрәшкән булып кылансалар да, күңелдән аны хуплыйлар. Бик сирәк очракта гына, авыр җинаятьләргә китергән вакытларда теге яки бу частьта «стариковщина» өчен хөкем итәләр һәм җәза бирәләр иде. Фәиз монда «стариковщина»ның чәчәк аткан чорына туры килде. Ул башта күнегә алмый интекте — монда барысы да башкача, учебкадагы сыман түгел иде. Аңа хәтта бу полк Совет Армиясенеке түгел, ниндидер башка илнең ниндидер бер төрмәсе яисә башка төрле зинданы булып тоелды. Ул, «чижик» буларак, үзе кебек үк яшь солдатлар белән беррәттән идәннәр юды, бәдрәфләр чистартты, «картлар»ның вак-төяк йомышларын башкарды. Әмма ләкин мораль яктан кимсетүгә, хурлауга һич кенә дә аның ияләшәсе килмәде. «Картлар» кайвакыт яшьләрне мыскыл итәләр: мунчада шәрә килеш биергә мәҗбүр итәләр, казармада чиләк белән чебен куып тотарга кушалар һәм тагын башка төрле ысуллар белән мыскыл итеп, көлеп тамаша кылалар иде. Фәизнең дә берничә тапкыр төрле кимсетелүләргә юлыкканы булды. Түзәргә кирәк, түзәргә. Тагын ярты елдан ул үзе дә «фазан» булачак. Ләкин ул беркемне дә кыерсытмаячак. Әлбәттә, үзе кара эшләргә йөрмәячәк, тик беркемне мыскыл итмәячәк. Полк казармасында көннәр авыр уза, дежурда рәхәтрәк. Бигрәк тә баруы күңелле. «Урал» машиналарына төялеп, ракета урнашкан урыннарга йөз чакрым буе барганда якяктагы биек сопкаларга карап, бурят авылларының ыгы-зыгысын тамаша кылып, күңел дә, баш та бераз ял итеп ала. Дежурда «стариковщина» шулай ук бар-барын, әмма полк казармасындагы кебек түгел Расчет башлыгы — ике метр буйлы, таза, сапсары чәчле урыс егете Павлов тын да алдырмый — аппаратураны чистарттыра, идәннәрне гел юдыртып тора, ләкин мыскыл итүләр, көлүләр юк. Аннан башка тагын бер «Карт» бар иде—Зимин. Ул да рядовой, ләкин ул инде дед һәм начальник белән бертигез хокукта иде. Расчетта Фәиздән кала тагын ике яшь солдат бар иде — Башкортстаннан татар телен белми торган татар егете—Абдуллин Алмаз һәм Чиләбедән — Чернов. Алар икесе дә «чижик»лар иде. Аларны учебкада түгел, шушы тирәдәге ниндидер мәктәп сыман урында укытканнар иде. Шулай да тора-бара башкалардан нык аерылып торучы уйчан «тата- рин»га Павловның мөнәсәбәте начарлана башлады. Фәиз тиз арада үзенең һөнәрен үзләштерде, бөтен аппаратура буенча полк комиссиясенә бишле билгесенә имтихан тапшырды, һәр кушылган эшне җиренә җиткерергә тырышып, хәленнән килгәнчә эшләде. Шуңа да карамастан, Павлов аңа көннән-көн ныграк бәйләнә башлады. Теге Кулиш сыман булырмы икәнни монсы да? Фәизнең хәтере яхшы, башкаларга караганда ул башлырак һәм үзенең вазифаларын тиз отып калды. Сөйләшкәндә дә үзенең эрудициясе белән расчеттагы иптәшләреннән аерылып торды. Бәлки, сәләтле, акыллы булган өчен күралмый башлагандыр Павлов аны? Кулиш ни өчен күралмады соң? Әллә тагы... Кыскасы, никтер беркем дә ошатмый Фәизне... Коллектив кешесе булмагач, нишләтсен инде. Кызык түгел аңа коллектив белән аралашуы. Бер вакыйгадан соң Павлов аңа катырак бәйләнә башлады. ОЗК өйрәнүләре үткәргәндә Павлов, беҗекләнеп, Фәизне эзәрлекләде. Кат-кат салдырып, яңадан кигертеп йөдәтте. Гәрчә башкалардан калыш- маса да. Инде жиде кат тирләре чыгыл, тәмам хәлдән тайгач, ул расчет башлыгының соңгы командасына буйсынмады. — Арыдым,—диде ул һәм хәле бетеп плац асфальтына утырды. Аның берүзен генә ОЗК кияргә мәҗбүр итүләрен башка солдатларның тамаша кылып торулары Фәизне күбрәк рәнҗетте. Павлов зәңгәр күзләрен акайтып аңа якынлашты: — Аңламадым??? Фәиз торып басты: — Иптәш сержант, Мин ОЗКны вакытында тиешле рәвештә кия алам, сез моны беләсез, әмма минем берүземне генә болай дрессировать итүегез нигә кирәк? — Син нишләп командама буйсынмыйсың? — дип акырды Павлов һәм Фәизнең эченә китереп сукты. Әзмәвердәй сержантның йодрыгы да зур һәм каты иде. Фәиз эчен тотып бөгелеп төште. Плацта якын-тирәдә офицерлар күренмәде, шул сәбәпле аны тиз генә култыклап торгыздылар һәм шаһитлар күргәләгәнче казармага алып киттеләр. Казармага җитәрәк бер капитан: — Нәрсә булды бу солдатка? — дип кызыксынды. Аны култыклап баручы Чернов — Башына кызу капты,— дип җавап бирде. Казармага кергәнче үк Фәизнең хәле яхшырды. Алар курилкага барып утырдылар. — Ни өчен суга ул миңа?—диде Фәиз ашказаны тирәсендә әле һаман да авырту тоеп. — Аның үзен дә яшь чакта кыйнаганнар инде. Монда бит сержант булсаң да, әллә нинди должностьта булсаң да — яшь чакта эшләтәләр дә, кыйныйлар да. — Бу бит төрмә түгел. — Син әле яңа гына күктән төшкән сыман сөйләшәсең. Тәртип кирәк бит. — Карале, Чернов, ни өчен мине генә куалый соң ул Павлов? — Беләсеңме нәрсә,—диде Чернов бик күп белгән кыяфәт белән Сезне, ягъни учебкадан килгәннәрне, монда яратмыйлар, чөнки сез анда алты ай буена чын солдат хезмәте белән яшәмәгән дип саныйлар Шуңа күрә бераз сине куаларга маташа ул. — Ник суга соң ул миңа?—диде Фәиз аптырап — һи, мине кыйнаганнарын күрсәң син. Противогазны җиде секундта кня алмаганым өчен бөтен эчке органнарымны какшатып бетерделәр минем Түзәргә кирәк, түзәргә. Тагын ярт ы елдан без дә шулай яшьләрне куачакбыз Фәиз аңа аптырап карап торды: — Ничек инде... Сине кыйныйлар, кара эш эшләтәләр, «карт»ларның ПШсын юдырталар, бу сиңа сабак түгелмени? Син нәрсә, үз шкураңда татыган читенлекләрне башкалар да татысын дисеңмени?1 Чернов гайре табигый нәрсәгә караган сыман таң калып Фәиз- гә карады да аның яныннан тиз генә китүне хуп күрде. Фәиз курнл- када калды һәм пилоткасының ярыгыннан инде кичтән үк әзерләп куелган һәм вакыты булмау сәбәпле һаман тартылмаган «Астра» төпчеген кашы. Чернов сержантка барып әләкләде «Сибгатуллин мондагы тәртипләр белән канәгать түгел, сак булырга кирәк. Андый кеше, гадәттә, стукач була» Черновның да Фәизгә ачуы килә иде, «ярты ел буена учебкада ял итеп яткан да», дип уйлады ул Расчеттагы үзара мөнәсәбәтләр үзгәрүенә Чернов та каршы. Ул инде ияләшкән, тагын биш-алты айдан соң үзс дә «картаячак» һәм җиңел тормышка чыгачак. Ә менә бу Сибгатуллин килеп әллә нинди шикле сүзләр сөйләгәч, калыплашкан системалар какшамагае. Шуңа күрә ул, табигате буенча әләкче, шикаятьче булмаса да, үзенең шнк-шөбһәләрен Павловка әйтеп бирертә кирәк дип тапты ич белән отбойдан сон Павлов караңгылык эченнән дәште: К — Рядовой Сибгатуллин! — Мин! — Минем янга кил! Фәиз сержант караваты янына килде. — Мин. — Әйдә коптеркага. — Киенимме? — Киен. Коптерка — киемнәр, шинельләр, противогазлар һәм ротаның тагын әллә нәрсәләре саклана торган универсаль бүлмә. Армиядә иң әһәмиятле вакыйгалар коптеркада була. Монда дембельгә әзерләп «картлар» үзләренең чемоданнарын саклыйлар, монда яшьләрне алып кереп акылга утырталар. Монда кереп киңәшәләр, качып тәмәке тарталар. Бигрәк тә яшьләрне алып кереп аларга нотык укырга һәм кирәк чакта суккалап алырга коптеркадан да җайлырак урын армиядә мөгаен бүтән юктыр да. Коптеркага кергәч Павлов сүзне нәрсәдән башларга белмәде. — Утыр каршыма! Кыршылып беткән өстәл янына, бер-берсен аңларга тырышып, ике кеше кереп утырды. —■ Син, Сибгатуллин, армиядә икәнлегеңне онытып җибәрдең мәллә?—дип гадәттәгечә башлады сержант әңгәмәне. — Онытмадым. — Ә нишләп алайса киреләнәсең? — Мин киреләнмим. Фәкать башка иптәшләр алдында гел берүземә муштра оештыруыгыз, миннән генә таләп итүегез, авыррак эшләрне миңа кушарга тырышуыгыз аңлашылмый. Павлов бу хак сүзгә ни әйтергә дә белми калды. — Чөнки син мудак!—диде ул, аптырагач.—Син—чмо! Мондый сүзләрне ишетүе бик авыр булса да, Фәиз көлеп җибәрде: — Мин бу сүзләргә лаекмыни соң? Иптәш сержант, ни өчен мине андый сүзләр белән мыскыл итәсез? Павлов үзе белән болай тыныч, зыялы итеп сөйләшүгә күнекмәгән, шул сәбәпле югалыбрак калды. — Мин синең начальнигың! — диде ул ни әйтергә белмәгәч. — Мине учебкада да берәү менә шулай интектергән иде—Кулиш. Тиктомалга бәйләнеп җелегемне корытты. — Менә бит, тикмәгә түгел, димәк. — Юк, мин аңлый башладым хәзер. Миндә башкаларда булган кайбер сыйфатлар җитеп бетми, ахрысы. Башкаларга охшамаганмындыр мин. Асылда исә аңа башка сәбәп белән бәйләнә иде Павлов. Иң элек аны Фәизнең фәнне тиз отучан, акыллы булуы сагайтты. Шуннан соң, күзәтә торгач, уйлары белән кайвакыт дөньясын онытып җибәрә торган татарның, тыштан буйсынса да, кушкан эшләрне җиренә җиткереп эшләсә дә, күңеленнән буйсынып бетмәвен абайлады ул Карап торуга буйсынган сыман булса да, эчтә, үзәгендә буйсынмый, алай гына да түгел, буйсындырырга теләүчене күралмый иде бу Сибгатуллин. Ә инде Чернов курилкадагы әңгәмә хакында килеп әләкләгәч, Павловның җен ачулары кабарды. Димәк, Сибгатуллин күп еллар дәвам иткән тәртипкә каршы... «Стариковщина»ны әле беркемнең җиңалганы юк! Бит мондый фикер йөртүче солдатның барып әләкләве дә ихтимал. Калыплашкан тәртипне какшатырга мөмкин. Казарманың үз законнары бар һәм дә ул кануннарны җимерергә маташучыларны урынына тиз утырта бу система. Менә шуны ничектер әйтәсе килде Павловнын, ләкин һич кенә дә аңлата алмады. Гадәти сүзләр, сүгенү белән алдырмакчы булды һаман да. «Башкаларга охшамаганмын»,—дип үчекләде ул аны.— Автоматыңны начар чистартып куйгансың.. Тагын юкка бәйләнәсез,—диде Фәиз, көлемсерәп, һәм кинәт тавышын күтәрде.— Син миңа бәйләнмә! Кыерсытма! Мин болай да инде кыерсытылган. Нишләп син мине җәберләргә курыкмыйсың? Сорауның соңгы өлеше ничек килеп чыкканны Фәиз үзе дә сизми калды. — Нәрсәдән куркырга тиеш мин?!—диде сержант гаҗәпләнеп.—Син нәрсә, Сибгатуллин... Тагын онытыла башладыңмы? Ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы соң син? Син үзеңне кем дип саныйсын?! Нишләп әле мин куркырга тиеш?! — Онытылмадым, иптәш сержант. Күңел болай да яралы Җәберләмәгез мине. Фәиз шундук шәлберәйде, хәле бетеп китте. Башын аска иде Әмма нечкә күңелле кешене аңлый торган түгел иде ат хәтле гәүдәле сержант. — Син үзеңне жәлләтергә маташасыңмы әллә?!—диде ул, борын тишекләрен киңәйтеп.— Мин куркырга тиеш, имеш. Тор! — Фәиз торып басты.—Аңлат миңа, нәрсәдән куркырга тиеш мин? — Мәсәлән, гөнаһтан Кеше кыерсытканнан соң үзеңне тыныч хис итеп буламыни? — Туктале, туктале. Син нәрсә, Аллага ышанасыңмы әллә? Син әллә берәр руханимы? — Мин соңгы вакытта уйлана башладым бу хакта. Бер вакыйгадан соң. — Сез, салабоннар, хезмәт авыр булгач, мәлҗерәясез дә, мәрхәмәт эзли башлыйсыз. Синең кебек күккә карап Алла эзли башлаучы ублюдок- лар элегрәк тә булгалады монда. Берничә тапкыр бавырларына суккач, алар да җиргә төштеләр һәм хәрби хезмәтне аңлап чын солдат булып киттеләр. — Мин армияне бодайдыр дип уйламаган идем. Дөрес, мин әллә нинди җәзаларга да лаеклымындыр, әмма мине башкача хөкем игәргә тиешләр, һәм сез түгел! — Ул тагын башын аска иде. — Армияне бодайдыр дип уйламаган идем. — һе, син нәрсә, монда бушка ботка ашап кына ятармын дип уйлаган идеңме әллә! Җитәр, учебкада ярты ел трай тибеп йөрдегез. Павлов белә иде учебкада трай тибеп йөреп булмый, анда режим каты, хезмәт авыр. Ул бит үзе дә учебкадан килгән кеше. «Учебкада трай тибеп йөргәнсез», дип, сүз җаеннан гына әйтте ул. Үзенең садизмын аклар өчен генә. — Армиягә үзе теләп китми бит кеше, аны алып китәләр Кешеләр бит бертөрле булалмыйлар. Ничектер, дөрес түгел бугай бу Нәрсәдер дөрес түгел монда тамырыннан ук. — Нәрсә, нәрсә? Армиядә хезмәт итү —синең изге бурычың! Син моңа каршымы әллә? Әгәр дә безне замполит тыңлап торса, сине төрмәгә утыртулары мөмкин бит Нәрсә дөрес түгел?' Мондый сәер солдатны әле беренче тапкыр күрәм Син гражданкада кем идең? — Кеше үтерүче идем, диде Фәиз тыныч кына һәм шундук үзенең җавабыннан калтыранып куйды. Павлов аның болай шаяруына ничек җавап бирергә дә белми торды — Син кем белән сөйләшкәнеңне онытма Төрмәгә моннан да алып кигеп утыртып була. — Ә мин төрмәгә утырырга әзер. Чөнки минем урын төрмәдә Телисеңме, мин сиңа бер вакыйга сөйлим. — Мин синең шикелле идиотны беренче мәртәбә күрәм. Болай карап торуга акыллы сыман да үзең, шул ук вакытта психка да охшагансың. Фәиз текәлеп карап торды да, ничектер шатланган шикелле, кырт кисеп әйтеп куйды. — Мин сиңа бернинди вакыйга да сөйләмәячәкмен! Ни өчен төрмәгә утырырга теләвемне бәян итмәкче идем. Син барыбер дөрес аңламаячаксың. — Син жүләргә сабышмакчы буласың, ахрысы. Симулянт! — Мин сабышмыйм. Ничек бар—шундый инде мин. Павлов, ямьсез елмаеп, ысылдады: — Мин сине туган илеңне яратырга өйрәтермен! Бу мәгънәсез җөмләне ул гел яратып әйтә иде. — Мин аны болай да яратам,—диде Фәиз. — Ник миңа каршы әйтәсең? — Мин сиңа каршы әйтмәдем. — Нишләп «син» дип сөйләшәсең? Син нәрсә, артык грамотный, шустрый мәллә?! Фәиз бу надан кеше белән сөйләшүнең мәгънәсезлеген аңлады. — Гафу итегез, иптәш сержант. Гафу итү урынына ул эченә, күкрәгенә, муен тамырына тукмак кадәрле йодрык алды. Фәиз идәндә ыңгырашып ятканда сержант тешләрен шыгырдатып ысылдады: — Мин сине каршы әйтмәскә өйрәтермен! Гаебеңне таныйсыңмы? Фәиз башын күтәреп ыңгырашты: — Нинди гаепне? һәм шундук «гаеп» сүзеннән соң вакытлыча каядыр югалып торган гаеп хисе кыйналудан авырайган башына китереп орды. Болар, нәрсә, әллә чыннан да тикмәгә кыйнамыйлармы мине? Әллә минем гаебем беленеп, күренеп торамы? — Таныйм гаебемне, иптәш сержант. Гаебем зур минем,—диде ул һәм торып басты да стенага таянды.— Минем гаебем зур. һәм мин шул гаебем өчен теләсә нинди жәза алырга да ризамын. Әмма ләкин хөкемдар син булырга тиеш түгел. Чөнки син лаеклы түгел мине ул гаебем өчен җәзаларга. Сержант вазифаларын үтәү дәверендә Павлов кыйнарга өйрәнгән иде — каты да суга, кан һәм шешләр дә юк. Эз-мазар калдырмый. — Утыр,—диде Павлов тыныч кына.—Мин сине аңларга тырышьш карадым, аңладым. Фәиз тәне авыртудан чыраен сытты, кайсы төше авыртканны да анык аңламады. — Ә син мине аңлый алмаячаксың,—диде ул һәм шундук курку хисе вөҗүден биләп алды. Павловтан курку түгел, киләчәктән, бигрәк тә алдагы ел ярым гомердән курку. Аңлашылмый торган кеше Павловка кирәк түгел. — Мин синнән аңлашыла торган кеше ясыйм,— диде ул ямьсез елмаеп.—Син фәкать ялкауланмакчы буласың, хәрби хезмәт синең өчен коточкыч авыр. — Алай түгел. Хәрби хезмәт түгел, мораль яктан түбәнсетергә маташуыгыз авыр. Сез мине мораль яктан, рухымны сындырып кол итмәкче буласыз. Кирәк түгел. Мин бит болай да үз вазифаларымны башкарам, буйсынам. Таптарга тырышмагыз кешене. Мин бу частька килгәч, гел күзәтәм: монда кеше кешене, бигрәк тә картлар яшьләрне үзләренә буйсындырудан бигрәк мораль яктан изәргә, бетерергә, ниндидер бер бөҗәккә әверелдерергә телиләр. Кешене бер мескенгә калдырырга маташалар. Дөресрәге, кешегә: «Син мескен!»—дип тукыйлар. Югыйсә бит кеше үзе яхшырак белә: мескенме ул, юкмы. Гаеплеме, юкмы. Жәзага дучар ителергә тиешме, юкмы. — Да-а-а-а, күп нәрсә күрергә, күп нәрсә аңларга өлгергәнсең син. Автоматың пычрак, ОЗК кия алмыйсың, ә кеше күрми торган нечкәлекләрне күргәнсең. Автоматы пычрак түгел иде аның, ОЗКны да кия белә, тик каршы әйтеп ат хәтле гәүдәле бу сержанттан үзен кыйнатасы килми Фәизнең. — Иптәш сержант, һәркемнең үз уйлары, үз кайгылары, үз язмышы бар. Шуңа күрә саграк булырга кирәк түгел микән кешеләр белән? — Син, Сибгатуллин, акылга бөтенләй үк тулы түгел, ахрысы,—диде сержант никтер кызмыйча һәм ярсымыйча.—Син нәрсә, килеп, берүзең үзгәртмәкче буласыңмы әллә армиядәге тәртипне?! Синең сөйләгәннәре- ңне ротага җиткерсәм, акырып көләчәкләр һәм сиңа көн күрсәтмәячәкләр. Син минем расчет солдаты. Ә мин расчет начальнигы! Алга таба күз күрер, уртак тел табалсак әйбәт яшәрсең, әгәр инде булмый икән, үзеңә үпкәлә. — Мин ничек бар—шулай булачакмын инде. Әгәр киләчәктә дә күралмасаң? — Ә син үзеңнең начальнигыңа ошарга обязан! Мин синең нутроңны тиз арада күреп алдым. Сиңа мондагы тәртип ошамый.— Ул сынаулы итеп озак карап торды.— Расчетыбыздагы хәлләрне офицерларга әләкләп тормассыңмы? — Нишләп әле алай уйлыйсың? — Син стукачка охшагансың. Син ихтыярсыз, тотрыксыз холыклы, ниһаять, хәлсез. Җеп, гадәттә, нечкә җиреннән өзелә — Нишләп мин стукач булыйм! — Син стукач булырга охшагансың. Күренеп тора — синдә протест бар. — Курыкма, иптәш сержант, мин детдомда үстем. Детдомда әләкчеләрне мондагыдан яманрак дошман итәләр. — Ничектер әңгәмә барыбер килеп чыкмады әле синең белән,— диде Павлов канәгатьсезләнеп. Фәиз кинәт бөтен нәрсәдән туйды: армиясеннән, бу сержанттан, мәгънәсез әңгәмәдән, тынчу коптеркадан һәм... үзеннән. Аның башы әйләнеп китте, сержант суккан урыннары сулкылдап авыртып куйды. Күз карашын олтан чырайлы сержантта туктата алмый жәфа чикте Ниһаять, ул аның чыраена карап катты. — Беләсеңме нәрсә. Әгәр дә синең белән сазлык аша чыгарга туры килсә һәм син бата башласаң, мин сине коткармас идем. Киресенчә, мин синең башыңа басар идем — син тизрәк дөмексен өчен Алай гына да түгел, мин сине үзем батырып үтерер идем —Ул күзләрен йомып үзалдына мыгырданды.— Ник болай дидем соң әле мин? Инде бер җинаять җитмәгәнмени?! Павлов аптырашта калды: — Син, чыннан да, ычкынып куясың, ахрысы Әллә юри кыланасыңмы?! Ә-ә-әә, син симулянт... Тиле булып кыланучылар булды бездә — Бәлки сиңа сөйләргәдер...—диде Фәиз, уйга калып — Йә, йә, сөйлә. — Беләсеңме, ни өчен генә түзәм мин бу мыскыллауларга? Ни өчен учебкада теге чуашка түздем? — Белмим. — Ә мин беләм. Павлов түземсезлек белән көтте, Фәиз инде теге вакыйганы сөйләргә тәмам җыенган иде. Әмма ул үзе дә сизмәстән алдашуга кереп китте: — Сазлыкка мүк җыярга баргач, детдомда чакта алып бардылар җәй көне. Мин чак кына батып үлмәдем Мине бер иптәшем коткарды Аннары ничектер без аның белән дошманлаштык. Хәзер мин үземне гафу нталмыйм Шуңа күрә, хәзер инде нинди генә авырлыклар килмәсен, түзәм. Фәиз теге вакыйганы сөйләргә җыенгач, күнел күзе белән бакты һәм күреп алды: бу сай акыллы сержант алдында тәүбә итәрлек түгел, мондый кеше алдында тәүбә итү мәгънәсезлек булыр иде. — Синең әкиятләрең тәмам туйдырды мине. Ул бар көченә Фәизнең эченә китереп сукты. Фәиз хәтта ыңгырашмады да эчен тотып бөгелеп төште. — Рядовой Сибгатуллин! Фәиз бөгәрләнеп яткан килеш аваз салды: — Ми-и-и-н. — Коптсркада тәртип урнаштыр, җыештыр, идәнен ю! Ун минуттан үзем кереп тикшерермен. Аннары йокларга ятарсың. — Е-е-есть,— дип ыңгырашты Фәиз Сержант чыгып китте, Фәиз исә торырга уйламады да. Ул тәмам оеп, үзенең уйларына чумды. Авыртулар да, сызланулар да юк, бары тик физик хәлсезлек һәм караңгы уйлар чатыры гына бар иде. Ел ярым буена шулай дәвам итәрме? Болайга китсә түзеп булмас. Гаеп бар инде ул, гаеп зур, гаеп күп. Сержант хаклы кебек, әмма Устав бит болай интектерергә кушмый Устав, закон, имеш, бу дөньяда законнар, уставлар буенча бармый шул тормыш. Нишләп утырам әле мин?.. Ә-ә-ә, Павлов шушында кертеп утыртты, ахрысы. Алга таба да хезмәт әүвәлгечә авырдан барса, ничек түзмәк кирәк? Аңа хәрби хезмәтнең чиге-кырые юктыр кебек тоелып китте. Булмый. Монда, аңны тәртипкә китереп, ахири дустын югалтуы турында уйланып, үзе һәм теге вакыйганы аңлау насыйп булыр кебек иде. Киресенчә, мондагы мөнәсәбәтләр тәэсирендә теге вакыйга искә төшкәч, уйлар тагын да ныграк чуалып китә. Күңелдәге төенне чишү түгел, киресенчә, аның ныграк тыгызланганы тоела. Монда «дедовщина» тәэсирендә син үзеңне гел булдыксыз, бернигә яраксыз, көчсез, хокуксыз итеп тоясың. Бу халәттә үзеңә бикләнеп, гаебеңне уйлап, аны үрчетеп, күпертеп, үзеңне- үзең бимазаларга уңай шартлар гына туа. Аңлар өчен исә шартлар юк монда' Менә, армиягә атлыгып торган идем. Кем белгән мондагы тәртипләрне. Хезмәт итә башлагач, армиясе дә армиягә охшамаганлыгы аңлашыла. Күпме вакыт утыргандыр — хәтерләми, бераздан ишек ачылды да бусагада, яктылыкны тулысынча гәүдәсе белән каплап, сержант Павлов хасил булды, һаман бер урында, идәндә стенага сөялеп утыручы Фәизгә ул ниндидер бер аңлаешсыз нәрсәгә караган сыман төбәлеп торды. Аннары коптеркага күз йөгертеп чыкты. — Син нишләп приказны үтәмәдең?—диде ул, гаҗәпләнүдән хәтта елмаеп. Фәиз, үз уйларыннан арына алмыйча, аптырап, сорады: — Нинди приказны? һәм әкрен генә торып басты. Ул, чыннан да, әле чынбарлыкка кайтып җитмәгән иде. — Мин бит сиңа коптерканы җыештырырга куштым!—диде сержант инде елмаюдан туктап. Фәизнең яңа гына исенә килеп төште. — Хәзер җыештырам,— диде ул һәм эшлекле кыяфәт белән як-ягына каранды, чиләк-чүпрәк эзләве булды, ахрысы. Сержантның күз карашыннан, аның алагаем гәүдәсен күрүдән тизрәк котыласы килде. Әмма котылу юк икән ул — Павлов түшеннән шытырдатып тотты. Китель кайсыдыр җиреннән ертылды. — Син, сука, приказны үтәмәдең! Син киреләнеп нишләмәкче буласың?! Ул бар көченә Фәизнең эченә китереп сукты. Күрәсең, ул эчкә, күкрәккә, касыкка сугарга өйрәнгән—эзе дә калмый, кан да күренми. Торгызып, тагын касыгына бер-ике тапкыр оргач, Фәиз егылды. Шул вакытны: — Иптәш сержант!!!—дигән тавыш коптерканы дер селкетте. Павлов сискәнеп борылды һәм котсыз калды—коптеркага полкның замполиты майор Степаненко кереп килә иде. Павлов ишекне бикләргә оныткан! Ул хәтта майор каршында үрә катып басарга да онытты — чөнки тәмам коелып төшкән иде. Майор да нык курыккан иде. «Дедовщина» турында көн саен лекцияләр укып, яшь солдатларны кыерсытмаска өндәп гомер узса да, сержантның солдатны кыйнавын турыдан-туры күрүе әле беренче тапкыр. Яшьләрне кыйнап, эшләр трибуналга барып җиткән очракларда иң беренче чиратта замполитлар җавап бирә һәм аларның погоннарындагы йолдызлар кайчак кими, кечерәя торган була. Шул сәбәпле коптерка идәнендә кыйналган солдатның бөгәрләнеп ятуын күрү аны бик куркытты. — Сержант Павлов!—дип кычкырып җибәрде замполит һәм ни әйтергә белмичә беркавым аптырап торды.— Исәнме ул? Сүзнең үзе турында барганын аңлап, Фәиз ыңгырашып куйды һәм торырга маташты. Майор аңа ярдәмгә ашыкты. Фәиз торып басты һәм чыраен сытып әле сержантка, әле майорга карады. — Нәрсә булды? — Булмады-ы-ы,—дип ыңгырашты Фәиз. — Ничек булмады?! Кыйнадылармы?—диде майор, Фәизнең халәтен аңларга тырышмакчы булып, аңардан күзен алмыйча — Юк, кыйнамадыла-а-ар,— дип мыгырдады Фәиз. Әләкләү—солдатлар арасында иң зур җинаять саналганлыктан, майорны теләсә ничек алдаларга әзер иде — Фамилияң? — Сибгатуллин. — Сез күптән түгел учебкадан килдегез, шулаймы? — Так точно. — Өченче ротагамы? — Так точно. — Сержант Павлов! — Мин! — Рядовой Сибгатуллин сезнең расчет солдатымы? — Так точно! — Ник кыйныйсың аны? Павлов чыраена гаҗәпләнү чыгарды: — Мин... кыйнамадым. Этеп җибәргән идем, егылды — Молчать! Майорның кыяфәте яман иде. Ул гәүдәгә дә, тазалыкка да Павлов хәтле бар иде. Аның куе кара кашлары тирләп чыкты, калын иреннәре дер-дер килде. — Рядовой Сибгатуллин! — Мин — Сержант Павлов сезне ни өчен кыйнады? — Кыйнамады ул мине. — Иптәш рядовой! —дип ярсып кычкырды замполит Ник ялганлыйсың! Мин бит карап тордым. Үз күзләрем белән күрдем сине дөмбәсләгәнен. Павлов коелып инде Аның гәүдәсе Фәизнскс кадәр генә калган шикелле тоелды. Җавап бирүче булмады, ә майорның соравы исә икесенең дә башлары өстендә кылыч сыман асылынып кала бирде Фәизнең бу матавыктан тизрәк чыгасы килде, чөнки бу матавыкның ни ахыры, ни азагы күренмәде. — Иптәш майор,—диде ул, борынын лышкылдатып.—Мин үзем гаепле. Майор ишекне ачты да, инде отбой булганлыгын да онытып, казарманың теге башына кычкырды: — Дежурный по полку! Ко мне! Быстро! Бегом! Казарманың икенче башыннан яшь лейтенант йөгереп килде. — Дежурный по полку лейтенант Старков! Замполит берни аңламыйча күзләрен челт-челт йомып торучы лейтенантка нәфрәт белән карады: — Полкта ЧП, ә сез, часть буенча дежур офицер, нәрсә карыйсыз? — Дивизия буенча дежур офицер элемтәгә чыкты. Аның белән элемтәдә булдым. Бу тирәгә күз-колак булалмадым әлегә. — Барыгыз урыныгызга!—дип кул селтәде майор. Лейтенант юк булды. Майор Степаненко замполит буларак та, кеше буларак та «дедов- щинапга каршы үзенчә тырышып-тырмашып көрәшүче офицерларның берсе иде. Дедовщина турында көн саен гәп куертылып, бу тискәре күренеш белән формаль яктан көрәш игълан ителсә дә, көрәш сүздә генә кала бирде. Степаненко кебекләр бик аз булсалар да, алар үзләренчә көрәшергә маташтылар. Көрәшү дип... Лекция укып кына яшьләрне кыерсытудан туктамаячакларын Степаненко белә. Тик шулай да, лекцияләр уку, нотык сөйләү—аның эше, хезмәте, профессиясе. Дөресрәге, аның бабайчылык белән көрәшүе—бу күренешкә күңелендәге нәфрәте иде. Шуннан да артык түгел, һәрбер яшь солдатны саклап, янында йоклап булмый, җәберләмәсеннәр дип артларыннан да ияреп йөрү мөмкин түгел. Башыңны читкә борырга гына өлгерәсең—карт солдат яшьрәк солдатка сугып җибәрә, сизми дә каласың. Инде аптырагач әләкләү системасын җайга салып карадылар, ләкин замполитның җен ачуларын китергән, стукачлыкны иң түбән нәрсә дип санаучы казарма «закон»нары комачаулады. Шул сәбәпле «картлар» белән яшьләр арасына әләк дигән киртәне һич кенә дә төзеп куеп булмады. Стукачлар бар алар, әмма аларны иптәшләре тиз фаш итәләр һәм срогының ахырына кадәр бәдрәфтән чыгармыйлар. Алай гына да түгел, әләк белән генә дедовщинаны җиңеп булмауның төп сәбәбе — шикаятьченең кем икәнен күп очракта белгертергә туры килә, мәсәлән, уголовный эш ачкан очракларда. Стукач әйткән белән генә дә җинаятьне исбат итү мөмкин түгел бит әле. Хөкем бар. Судта исә барысы да ачыклана, хәтта әләкче дә. Әләкләүнең казармада калыплашып нормага кереп китә алмавы замполитның нәфрәтен, бабайчылыкка караганда, күбрәк уята. Күңеленнән чагучылыкны Степаненко да күралмый, ләкин полкта тәртип урнаштыру өчен кирәк бит ул. ЧПларны булдырмас өчен ниндидер чара кирәк. Әләкләү түгел икән, башка төрле чара да ярый, бары тик нәтиҗәсе генә булсын. Трибуналларга барып җитәрлек җинаятьләр башкарылмасын, яшьләрне кыйнап имгәтүләр бетсен, солдатларның ата-аналары килеп җитмәсеннәр: «Улымны кыйныйлар икән монда»,—дип. Андый очраклар да күп—монда әләкләмиләр, ә өйләренә зарланып язалар. Кайбер ата-аналар килеп тә җитә. Прокуратура да бар бит әле армиядә. Аларга да бит эш кирәк. Алар да һәрбер полктан берничә кешене ай саен төрмәгә утыртып торалар, йә дисбатка җибәрәләр. — Павлов, барыгыз расположениегә! Йокларга ятыгыз! Павлов урыныннан кымшанырга курыкты, чөнки замполит белән Фәиз күзгәкүз калгач, әңгәмә булачак. — Ишетмәдеңмени?! — Есть,—диде сержант ишетелер-ишетелмәс һәм әкрен генә чыгып китте. — Утыр, Сибгатуллин, каршыма. Хәзер сөйлә, ни өчен кыйнады ул сине? — Үзем гаепле,—диде Фәиз, башын иеп. — Башыңны имә. Туры кара. Нәрсәдән гыйбарәт соң гаебең? Фәиз сораулы карашын замполитка төбәде. — Мин... Син курыкмыйча барысын да сөйлә. Мин полкның замполиты— майор Степаненко. — Мин сержантның әмеренә буйсынмадым. — Нинди боерыгына? Фәиз каушады, чөнки шундый үҗәтлек белән, бер-бер артлы сорау бирүчегә ялганлавы бик авыр. — Автоматымны начар чистартканмын...—дип мыгырдады ул һәм кинәт авыртып куйган эчен тотып, бөгелеп төште.— Аннары, ОЗКны вакытында киеп җитешә алмадым. Менә, коптерканы җыештырмадым... — Син әле генә сөйләгән нәрсәләр командага буйсынмау дип аталмый. Автоматны чистартырсың, ОЗКны да вакытында кия аласыңдыр, чөнки син алты ай учебкада булдың. Ә коптерка бөтен ротаның бүлмәсе, шуңа күрә нишләп син чистартырга тиеш әле аны? Коптерканың махсус җаваплы кешесе бар. Фәиз аңлады: замполитам алдап булмый икән. — Ул мине кыйнамады,—дип кенә өсти алды Фәиз. Павловны хөкем итәрләр дип курыкты ул, шуннан соң бөтен полк Фәизне күралмаячак. Аның аркасында «карт» сержант җәза алса, бу бит стукачлыкка тиң булачак. Майор, фуражкасын салып, ачу белән өстәлгә атты: — Ник ялганлыйсың, солдат! Мин бит күреп тордым үз күзләрем белән. — Ул миңа бер тапкыр гына сукты. — Бер тапкыр гына түгел! — Ну... берничә тапкыр. — Менә, менә, берничә генә тапкыр түгелдер әле. Ул сине гел менә шулай кыйныймы? — Юк, беренче тапкыр. — Син әле яңа гына полкка килдең... Син дә карап торуга акыллы егет, шушы казарма законнарына буйсынып, дедовщинаны яшсрмәкчс буласыңмыни? Сине рота командиры мактый—специальностьны яхшы үзләштергәнсең, дежурствода инде бөтен нәрсәне, бөтен операцияләрне өйрәнгәнсең тиз арада... Әйт әле, тагын кемнәрне кыйный Павлов? — Беркемне дә кыйнамый,—дип, Фәиз башын читкә борды Бер караганда, замполитган игелек көтеп була шикелле, бу майорда ниндидер кайгыртучанлык, теләктәшлек бар кебек. Әллә сөйләргәме замполитка? Ни өчен Павлов аны кыерсыта, нишләп ул үзе кешеләрдән читләшә, нишләп ул башкаларга охшамаган... Сәбәбен үзе аңлаганча әйтеп карарга микән әллә?.. Аңларга тиеш, акыллы кешегә охшаган замполит. Гражданкада нинди вакыйга булганны сөйләсәм, барысы да аңлашылачак аңа, дип уйлады Фәиз. Шул вакыйга аркасында ул үги бала сыман бер коллективка да сыя алмый — моңа Фәиз инде үзе тәмам инанган иде Ә майорга сөйләгәч, нәрсә үзгәрәчәк соң? Аңа мәгълүм булгач, ул нәрсә үзгәртә алыр соң? Фәизнең фәкать кайгысы белән уртаклашасы килү генә иде бу Гаебен үзе тану гына җитмәгән, башкаларның да хәбәрдар булып, аның гаепле икәнен танулары кирәк иде аңа. Бу ихтыяҗга каршы саклану инстинкты эчтә нык көрәште Ул эре сөякле, олы борынлы, калын иренле, куе кашлы майорга игътибар белән карады. Юк, замполит бит ул! Җинаятемне сөйләсәм, ул минем башымнан сыпырмаячак, тиешле органнарга шылтыратачак. Юу- -у-ук, ярамый, үзем кылган гөнаһны үзем аңларга тиеш мин Степаненкога, ниһаять, барып җитте сөйләшеп утыруда мәгънә юк монда, рядовой Сибгатуллин да дедовщинага каршы көрәшергә җыенмый. — Сездә Мәсәлән, бу очракта, кешедә булырга тиешле горурлык бераз бармы синдә? Совет Армиясенә килеп, уставка түгел, «картлар»ның йодрыкларына буйсынып яшәү коточкыч күренеш кебек тоелмыймы?!— диде майор җан ачысы белән. Башын аска иеп, ихлас күңелдән сөйләшергә теләмәгән рядовойны үзенең дә бу минутларда тотып кыйныйсы килде аның. — Марш казармага, караватыңа! — Тыңлыйм!—диде Фәиз һәм авыртудан чыраен сытып, аксаклап коптеркадан чыгып китте. Майор коптеркада озак утырмады, сигаретын тартып бетерде да казармага чыкты. Бу тынчулыкта, кысанлыкта озак торып булмый, аның тизрәк саф һавага чыгасы килде. Ыштыр, күнитек, тир исе киемгә сеңә, хәтта өйгә дә ияреп кайта. Полк дежурные лейтенант үрә катып честь бирде, замполит җавап кайтармады, бары тик аның акайган күзле ябык чыраена җирәнеп карады да ишекне атып чыгып китте. Дедовщинага каршы солдатның көрәшәсе килми, чөнки хезмәтнең икенче елы бик татлы булырга вәгъдә итә. «Картмлар өстеннән әләкләү сирәк очракларда була. Әмма ләкин чагучылык армиядә юк дигән сүз түгел бу. Ләкин «картлар»— «яшьләр» арасында түгел. Башка юнәлештәге, үзгә сәбәпләр аркасында туган стукачлык яшәп ята иде армиядә. Бу чагучылык нык калыплашкан, каты һәм какшамас бер системаны тәшкил итә иде. 8 —собый отдел КГБның иң көчле оешмасы булгандыр, мөгаен. J Хәрби контрразведка белән шөгыльләнүче Аерым бүлек һәр дивизиядә бар һәм аның оперуполномоченныйлары полк саен эт шикелле иснәнеп йөриләр иде. Ләкин алар бабайчылык белән шөгыльләнми, солдатларның үзара мөнәсәбәтләре, гадәти җинаятьләр һәм башка «бытовухалар» белән вакланып ятмыйлар иде. Алар фәкать идеологияне, сәяси яктан тотрыклылыкны һәм коммунизм идеалларына тугрылыкны саклаучылар иде. Солдат яки офицер партиянең сәясәтен дөрес анлыймы-юкмы— оперуполномоченныйлар өчен шунысы мөһим иде. Ә инде бер-берсен кыйныйлар икән, бу — КГБ эше түгел. Баллистик ракеталар полкында чит илгә хәрби серне тапшырырдай кеше юкмы, советларга каршы мәзәкләр сөйләмиләрме, социалистик системадан канәгать булмаган кешеләр юкмы—менә нәрсә кызыксындыра Аерым бүлекне. Оперуполномоченный шушы ук ракета гаскәрләре формасын киеп, чак кына елмайган төстә авызын кыйшайтып, честь бирүчегә җавап биреп, офицерлар белән җылы исәнләшеп казарма буйлап үтә. аннары берәр бүлмәдә — йә «кызыл почмак»та, йә «коптерка»да, йә «бытком- ната»да тукталып берәм-берәм солдатларны, сержантларны әңгәмәгә чакыра. Әлбәттә, ул бер көндә бөтен полк белән сөйләшә алмый, шул сәбәпле атнага бер килеп унар-унар солдат белән очраша. һәркемгә мәгълүмдер—Аерым бүлеккә эшләүче шикаятьчеләр полкта күп була, ләкин аларның кемнәр икәнен әйтү мөмкин түгел. Чөнки әләкләрен әңгәмә вакытында тапшырып бетерәләр, һәркем белән очрашып сөйләшү гадәткә кергәч, кемнең стукач икәнлеген шайтан белсен! Әләкчеләрнең төрлесе бардыр инде: кемдер идеологиягә табынып, патриотик хисләр белән шикаятьләр язгандыр, кайсысы кемгәдер ачу итеп, икенче берсе нәрсәдер өмет итеп, кайсыларыдыр иптәшләреннән үзенчә өстенлек эстәп, башка берсе стукачлыкка ризалашмасам, үземә начар булыр дигән хайвани куркаклык белән... Бәлки һәр стукачның үз сәбәбе һәм әләкчелеккә үз мөнәсәбәте бардыр. Бәлки, шулайдыр. Ничек кенә булмасын, казармадагы һәр сәяси анекдотның эчтәлеге Аерым бүлекнең оперуполномоченныена барып җи тә иде. Совет гаскәренә тел-теш тидергән кешенен фамилиясе оперта кичкә таба ук мәгълүм була. Чит ил тормышың мактарга жөрьәт итүчене опер инде киләсе очрашуда ук «капшый» башлый Бабайчылык нәрсә ул! Проблема түгел ләбаса! Дөнья икегә бүленеп, менә-менә сугыш чыгарга торганда кайсыдыр солдатнын эченә тибүләре кемне кызыксындырсын?! Халыкара хәлләр киеренкеләнгән чакта солдатларның йоклар алдыннан бер-берсенә нәрсә әйтүләре, нинди мәзәк сөйләүләре әһәмиятлерәк! ...Ракета гаскәрләре капитаны формасыннан йөрүче Трошкин Алексей Васильевич тугызынчы полк өчен жавап бирүче оперуполномоченный иде. Трошкин беренче әңгәмәдә үк рядовой Сибгатуллиннын күңел тыйгысызлыгы белән яшәвен күреп алды. Профессиональ контрразведчик буларак, ул, әлбәттә, бик яхшы психолог та иде. Уйга батып йөрүче бу солдат турында аңарда инде, әлбәттә, мәгълүмат та, полктагы шымчыларның фикерләре дә бар иде. Ләкин әле бу гына аз, аның нинди уйлар белән яшәвен дә белергә кирәк! Беренче әңгәмәдә Фәиз нык каушады. Ул инде бу капитанның кем икәнлегенә дә, аның нинди ният белән полкта йөрүенә дә төшенде. Өстәвенә, китаплар аша гына таныш булган чекистлар белән аралашырга туры килүе дә аңа әллә ничек тәэсир итте. Трошкин сигарет тарта- тарта, ягымлы итеп аның хәл-әхвәлләре белән кызыксынды Кайсы яктан, нинди шәһәрдән... Әйтерсең лә белми. Югыйсә бит инде ул полктагы һәрбер кешенең биографиясен белә. Фәиз исә зыялы һәм ягымлы кешенең сорауларына ихлас күңелдән жавап биреп утырды Оперуполномоченный аңа үзенең агенты булырга тәкъдим итәргә ашыкмады—егетнең психикасы тотрыксыз күренде. Аның ниндидер күңел конфликты бар — контрразведчик моны тиз арада абайлады Бу солдатның күз карашы, кул хәрәкәтләре, сөйләшү интонациясе — барысы да әле өйрәнүне таләп итә. Трошкин икенче очрашуда аны тагын күзәтергә ниятләде. Беренче әңгәмә исә рядовойга яхшы хезмәт һәм уңышлар теләү белән тәмамланды. Икенче очрашу Павлов белән чыккан матавыктан соң булды Трошкин, сары кашлары астында тирәнгә кереп поскан зәңгәр күзләрен Фәиздән алмыйча, текәлеп утырды. — Сигарет тарт,—дип ымлады ул өстәлдә яткан «Родопи» пачкасына ымлап. — Рәхмәт, тартасы килми,—диде Фәиз дулкынланудан карлыккан тамагын кырып. — Ишеттем... Павлов белән булган күңелсез хәлне... Трошкин алдан пеләшләнә башлаган маңгаена кулъяулыгын тигер- гәләп алды. Аның, иреннәрен бөрештереп, уйланып утыруыннан (асылда ул уйланган булып кыланып утыра гына) файдаланып Фәиз әйтеп куйды — Күңелсез хәл килеп чыкты шул. Үзем гаепле Трошкин сары кашларын өскә күтәрде, аның түгәрәк йөзендә гаҗәпләнү чагылды (гаҗәпләнгән булып кыланды, әлбәттә): — Ничек инде гаепле? Нәрсәдә гаепле? — Разжаловать итмәскә иде аны,—диде Фәиз башын аска иеп — Кызгандым мин аны. Ул бит бик нык кайгыра. Трошкин инде икенче сигаретын кабызды — Трибуналга җибәрмәгән өчен рәхмәт әйтсен,—диде ул бер бүрек төтен чыгарып.— Менә шундый хулиганнар аркасында армиядә тәртип юк. Трошкин моны юри генә әйтте. Армиядәге мондый вак тәртипсезлек- ләрнең тирәндә яткан серләре бар. Ул армиянең төзелешенә бәйле нәрсә Павловларның шуклыклары аны кызыксындырмый. Аны бу минутларда Сибгатуллиннын үзен гаепле санавы һәм кыйнаучысын кызгануы шикләндерде. Сибгатуллиннын тирән уйга чумып йөрүе (бу турыда ул инде агентларыннан да ишетте) белән үзен җәберләүчене акларга маташуы аркасында ниндидер психологик бәйләнеш бардыр сыман тоелды аңа. Дөресен генә әйткәндә, контрразведка капитаны Трошкин Павлов белән бәйле бу вакыйгага да битараф калалмады. Хәзер Сибгатуллишщ полкта күралмый башлаулары ихтимал. Ә Сибгатуллин түзалмаса... Рухы сынса, нервылары чыдамаса? Сибгатуллин яшерен аппаратурада хезмәт итүче белгеч, аның хәтта армиядән соң да биш ел дәвамында чит илгә чыгарга хокукы юк. Полктагы мөнәсәбәтләргә чыдый алмыйча качса? Болан да дезертирлар җитәрлек ракета гаскәрләрендә! Кытайга чыгып качарга маташучылар да бар. Әллә ни зур серләре булмаса да, солдатлар шактый күп белә. Аннары, ни дисәң дә, андый вакыйгалар бөтен армия өчен — ЧП. Бу очракта инде оперуполномоченныйлар җавапка тартыла. Шулай итеп, казармадагы кыйнашулар да кайвакыт еракларга алып китәргә мөмкин, кем әйтмешли. Шуңа күрә кичекмәстән Сибгатуллинны «өйрәнергә» кирәк. Беренчедән, аның армиядән җаны бизеп, «ка- ртлар»дан шүрләп хәрби хезмәттән качмаячагына ышанырга һәм солдатның үзенә дә рухи тотрыклыльп ын сакларга ярдәм итәргә кирәк. Икенчедән, бу егеттә чишеләсе тагын бер мәсьәлә бар, аны чишәргә кирәк. Аңарда нәрсәдер бар. Ул нәрсәдер белә. Контрразведка өчен теләсә нинди серлелек—табыш. Контрразведка шундый серләрне эзләп кенә йөри. Чөнки гадәти күренешләрдән аерылып торган серлелектән күп нәрсә башлана, ачышлар барлыкка килә, аңлыйсы нәрсәләр аңлашыла. Кешенең серен ачу—иң зур ачыштыр, бәлки. Серне уку—ул бит кешене уку. Ә контрразведканың төп эше шул түгелмени?! Фәиз, дулкынланудан бераз арынып, сигарет алып кабызды. Трошкин аңлады — сорауларны бер-бер артлы бирергә ярый хәзер. — Кыерсытучы юктыр бит? — Юк. Капитан ясалма, җитди кыяфәт белән юатып куйды: — Түзәргә кирәк инде. Хәрби хезмәт рәхәт түгел. Бигрәк тә безнең гаскәрләрдә. һәрбер әйткән җөмләсеннән соң ул каршысында утыручыга яшен тизлегендә карап-карап алды. Сорауның кирәклесен биреп, үзенә әһәмиятле җавапны көткәндә исә күз карашын озаграк тоткарлады. — Гражданкада берәр туганың калдымы? Фәиз ашыгып җавап бирде: — Калды. Туганың калдымы дип сорагач, әлеге сорау конкрет кеше турында түгел, күңелгә якын нәрсә турында (инде булган яисә әле киләчәктә булачак, үзенә генә мәгълүм, күңелендә асрап йөрткән халәт), дөресрәге, күңеленең бер өлеше калган төбәккә һәм., вакыйгага бәйле дип аңлады ул. Трошкин сагайды, читкә караган булып: — Кемең калды? Син бит детдомныкы,— дип сорады да кинәт Фәиз- гә текәлеп карады. — Кем калды?—дип аптырап калды Фәиз, үзенең җавабы турында шундук онытып. — Туганым калды дидең син. — Юк минем туганнарым,— диде Фәиз, бу сүзләрне инде әллә ничә тапкыр кабатларга туры килгәнлектән авыр сулап. — Сөйгән кызың көтәчәкме соң кайтуыңны?—диде Трошкин хәйләкәр елмаеп. Тик аның дустанә елмаюы Фәизгә уңай тәэсир ясамады, киресенчә, ул үзен тагын да уңайсызрак хис итеп куйды. — Кызларым булгалады минем... ләкин армиягә киткәндә озатып калганы, «көтәм» дигәне булмады. Кайткач, менә дигән кыз табарсың, борчылма,—дип капитан аны юаткандай итте. — Мин борчылмыйм. Дусларың хат язамы соң?—диде оперуполномоченный һәм игътибар белән Фәизнең күзләренә карады. Фәиз бу эзәрлекләүче күзләрдән куркып калды, башын читкә борды: — Язалар, ләкин сирәк,—дип ялганлады ул. Трошкин бик яхшы белә—Сибгатуллинга беркем дә хат язмый, үзе инде әллә ничә тапкыр яза башлады хатны, тик һәммәсен беренче битеннән үк ертып ташлый. Кемгәдер хат язарга маташа Сибгатуллин — Трошкинга бу турыда инде күптән хәбәр иттеләр. Тик менә кемгә? Кая? Ник һаман язып жибәрми инде? — Сирәк язалар дисеңме? Бәлки, үзең хавап бирмисеңдер?—диде капитан күзләрен чекрәйтеп. — Әйе, җавап бирмим Фәиз сизенде — капитан аның ялганлап утыруын аңлады бугай. Әнә бит ничек хентекләп карый, күз карашы тишеп керә торган. Туктале, болар бит кемнең кемнән хат алганын беләләрдер. Алар бит секретный войска булгач, хатларны ачып укыйлар ди. Димәк, беләдер ул аның беркемнән дә хат алмаганын һәм үзенең дә язмаганын... «өресрәге, язып салмаганын. — Нишләп кәефең кырылды? — дип кызыксынды капитан врачларга хас хәстәрлек белән. Фәизнең бите кып-кызыл булды: — Беркемнән дә хат алганым юк минем. Беркем дә язмый мина. Үзем дә язмыйм. — Якын дустың да юкмыни? Бәрәч, нишләп якын дус турында сорый соң әле бу? Бигрәк куркыныч кеше. Карале, күзләре ничек тирәннән ук сыман кадалып карыйлар. — Юк,—диде Фәиз һәм кинәт хәлсезләнеп өстәлгә терсәкләре белән таянды Ә капитан аны хентекләп күзәтте. Фәиз моны сизде һәм үзен инде ятьмәгә эләккәндәй хис итте. Чекист Трошкинны, Фәизнең япа-ялгыз булып, беркем белән хат алышмавы, бер генә кеше белән дә элемтәдә булмавы кызыксындырды. Кыйтгаара баллистик ракеталар полкының команда пунктында, идарә пульты урнашкан бинада хезмәт итүче солдат өчен бу бик сәер һәм куркыныч та. Димәк, бу егетнең бер генә якын кешесе дә юк (исәннәрдән), аны монда үз иткән, якын иткән, яраткан кеше юк. Ул теләсә кайсы вакытта бу илдән ваз кичә ала. Кайчан тели — шунда теләсә нинди көтелмәгән нәрсә китереп чыгаруы ихтимал Якын дус турында сорагач, Фәизнең хәлсезләнеп китүе капитанның игътибарын хәлеп итте — Хезмәт болай бик авыр түгелме соң?—днде Трошкин сүзне җиңелчәрәк агымга кертергә тырышып. — Юк, күнегеп киләм инде. — Туган яклар сагындырадыр? — Туган якның кайбер урыннары сагындыра,—диде Фәиз бер ноктага текәлеп.— һәм кайбер мизгелләре. — Син гафу ит сораштырганым өчен. Минем кем икәнемне беләсең инде... Миңа кызык. Мине һәрберегезнең тормышы, кәефе кызыксындыра. Аңлыйсыңмы? — Аңлыйм. — Ярый, мин сине тоткарламыйм. Башыңны югары күтәр Барысы да яхшы булыр. Анда, сезнең расчетта, Шадрин бар — Әйе, ул безнең расчет башлыгы. — Зинһар, керсен әле минем янга. — Ярар,— диде Фәиз һәм пошаманга калып чыгып китте Шадринны минем турыда сөйләшергә чакырмыймы икән? Берәр ялгыш сүз ычкындырмаганмындыр бит? Юк, Шадринны Трошкин чираттагы әңгәмәсенә генә чакырды һәм ул әңгәмәдә Сибгатуллин турында бер генә сүз дә катмадылар. Ә Фәизне шул кичтә, икенче көнне дежурствога барганда һәм дежур- ствода да бер генә сорау борчыды: нишләп оперуполномоченный, сөйләшә торгач, якын дус турында сорады? ...Очрашулар әле тагын булды. Әңгәмәләр солдат тормышы тирәсендә, хәләхвәлне белешү рәвешендә барды, һәр очрашуда дус, дуслар темасына Трошкин кагылып узмый калмады. Мәсәлән, әңгәмә барышында сорау бирер алдыннан, көтмәгәндә сүзне болайрак башлый: — ...Менә, мәсәлән, гражданкада син дусларың белән мондагы шикелле мөнәсәбәтләрдә түгел идең бит инде. Анда бит танцыга барасын, аракы эчәсең. Дуслар, компания. Бу—мисал өчен, көнкүреш темаларына сөйләшкәндә генә әйтелә торган гыйбарә. Шул сүзләрне әйткәч, чекист күзәтә, җентекләп күзәтә Сибгатуллинны. Яисә болай: — Серләреңне иң якын дустыңа да әйтергә ярамый шул. Менә, мәсәлән, якын дустыңнан яшергән ниндидер изге серләрең булгандыр бит гражданкада? Кайвакыт шулай, сүз башлагач, сорау бөтенләй башка нәрсә турында килеп чыга. Әмма ләкин Трошкинның дуслар турында, аның гражданкадагы элемтәләре турында беләсе килә; кайвакыт шулай әңгәмәдәше бик кирәкле информацияне әйтеп ташлый. Мәсәлән, бер тапкыр Трошкин армиядән соң киләчәк тормыш турында сүз башлады. — Армиядән соң кайсы шәһәрдә тукталмакчы буласың соң? — Белмим әле. Бәлки Т... да урнашырмын. — Ә-ә-ә, анда синең дусларың бардыр?—диде Трошкин һәм күзләрен чекерәйтте. Югыйсә белә бит инде дуслары юк икәнне. — Нинди дуслар, әйттем бит инде дусларым юк дип! —диде Фәиз, ачуын яшерә алмыйча. Трошкин реакцияне күрде дә, тагын кайсы яктанрак килергә икән дип уйлыйуйлый, әңгәмәне дәвам итте. — Син гафу ит, Сибгатуллин. Мин бит теге очрашуларда ниләр сөйләшкәнне онытам, полкта бит ике йөзгә якын кеше, кайвакыт буталам да. Әйе шул, дусларым юк, дип әйткән идең.—Ул тиз генә Фәизгә карал алды да, өстәп куйды.— Бер генә дустым бар иде дигән идең бугай син. «Бер дус» турында сүз барганда Фәиздә үзгәрешләр башлана—чекист моны белә, шуңа күрә «полкта кеше күп, буталам диюе» хәйләкәрлек, ә «бер дус» турында сүз катуы—бераз тәвәккәллек күрсәтүе иде. Фәиз исә сискәнеп аңа карап торды да: — Мин... кайчан әйттем дустым турында?—дип тотлыкты. — Ничектер бер әйтеп узган идең шунда, бер сөйләшкәндә.—Трошкин кашларын җыерып хәтерендә казынган булып кыланды.— Ничектер, гражданкада бер якын дустым белән каядыр, нәрсәдер... Ярар ла, әһәмиятле нәрсә түгел.— һәм сүзне элекке юнәлешенә кертергә ашыкты.— Әлбәттә, туган якка кайтырсың инде. Ни дисәң дә, туган як, туган як инде ул.—Ул авыр сулап куйды.— Мин бит үзем Воронеждан. Отпускы- да һәрвакыт шунда кайтып киләм. Сагындырды-ы-ы. Туган як, туган як инде ул. Ләкин Фәизне чекистның туган яклары инде кызыксындырмады: — Сез кем беләндер бутагансыздыр,—диде ул тавышында яңгыраган куркуны тойганнан соң тагын да ныграк шүрләп. Трошкин кеткелдәп көлеп куйды: — Аптырамасана. Никләр әйттем. Бутаганымдыр сине кем беләндер. Фаизнең башы әйләнеп китте, тәмәке төпчеген сытканда бармагын пешерде, ләкин бармак никтер авыртмады, бөтен игътибар, бөтен нер- вылар кайдадыр башка нәрсә белән мәшгуль иде. Бу кешегә сөйләсәм дә буладыр. Трошкин—яхшы кеше, күренеп тора. Аннан барысы да куркалар. Хөрмәт итәләр. Ул күп белә. Теләсә кемне андый Сөйләргәме әллә? Дөрес аңлармы? Трибуналга җибәрмәсме? Бәлки, ул инде беләдер. Нәрсә белсен соң ул? Каян белсен? Нишләп дус турында сораштыра соң ул алайса? Аның икеләнеп утыруын Трошкин аермачык күрде: моның өчен разведчик булу да, психолог булу да зарур түгел. Ул тагын читтәнрәк башлады: — Син, Сибгатуллин, миннән әле һаман шүрлисең бугай. Мин сине аңлыйм һәм полкта исән-имин, уңышлы гына, матавыкларсыз хезмәт итеп гражданкага кайтуыңны телим. Синең белән әңгәмәләр кызыклы үтә. Син күп укыйсың, дивизиянең китапханәсендә син укып чыкмаган китаплар калмагандыр инде. Син акыллы, эрудицияле егет. Әгәр дә үзеңнең сәләтлелегеңне саклый алсаң, сине зур киләчәк көтә. Синең киләчәгең хәтта бөек булачак. Үзең дә күрәсеңдер, мин синнән расчеттагы иптәшләрең турында сораштырмыйм, төрле хәбәрләр ташырга кушмыйм. Миңа синең белән кызык. Син башка солдатлардан аерылып торасың. Дөресен әйтәм, шул ук вакытта минем сине аңлыйсым да килә. — Иптәш капитан, ә нигә сезгә мине аңларга?! — Ну-у-у, ни дисәң дә, мин бу полкка беркетелгән оперуполномоченный. — Сезне мин кызыксындырам инде, алайса? — Мине полктагы һәрбер кеше кызыксындыра. — Минем бик якын дустым бар иде, детдомда бергә булдык аның белән. — Кайда соң ул хәзер? — Белмим. — Армиядә түгелме? — Юк. Югалды ул. — Шул дустың югалганга кайгырып йөрисеңме әллә син һәрвакыт? — Әйе. — Аны табарга, бәлки, мин ярдәм итә алырмын. — Юк. Чөнки ул исән түгел инде. Исән түгелдер дип уйлыйм. — Ник алай уйлыйсың? Шундый хәбәр бармы әллә? — Сезгә нәрсәгә минем дустым турында белү? — Мин синең турыда белергә телим. — Белмим, исән дә шикелле үзе Ләкин ул үлде инде — Үзен күрмәгәнсендер бит үлгәнен? Фәнзнең йөрәк турысыннан нәрсәдер кысып алды, йөрәкнең хәле бетеп китте. — Юк, мин аның үлгәнен күрмәдем. Ишеттем генә. Бәлки, исәндер Минем аны бит эзләп караганым юк. Армиядән соң мин аны эзләячәкмен. — Әлбәттә... һәм табарсың да — Табарга тиешмен мин аны. — Йә, ярар, Сибгатуллин, бар ял ит. Ачуланма кайбер сорауларым күңелеңә хуш килмәсә. Болай кыерсытучы, кимсетүче юк инде, алайса? — Юк. . - — Мин ротадагы иптәшләрем турында 1ына түгел, офицерлар белән дә кызыксынам. Мәсәлән, рота командирының, аның урынбасарларының мөнәсәбәте ничек? — Аларны мин көнгә бер мәртәбә генә күрәм. Иртән разводка киләләр дә... — Ә дежурствода? — Ә дежурствода алар үз эшләре белән мәшгуль, ә безнең расчет үз эше белән. Анда аралашырга да вакыт юк офицерлар белән. — Алай-болай, яшерен информация турында кычкырып сөйләшмиләрме? — Юк. — Офицерлар арасында зарланучылар юкмы? — Юк. Трошкин әңгәмә вакытында көтмәгәндә, офицерлар турында тискәре мәгълүматлар өмет итеп, Фәизгә шундыйрак сораулар әйтеп куя иде. Ләкин Фәиз бу сорауларга беркайчан да әһәмият бирмәде, чөнки, беренчедән, ул үзенең уйлары белән мәшгуль—Трошкин аның күңелендәге авыртып торган яраларга кагыла, икенчедән, офицерларның берсе дә контрразведка бәйләнерлек компроматка ия түгел иде. Трошкин, тора-бара, Фәиздән агент чыкмасына тәмам ышанды. Ләкин аның табышмагын барыбер чишәргә кирәк иде. 9 _. _ оптеркадагы вакыйгадан соң Павловны икенче көнне үк разжаловать иттеләр. Өченче рота өчен ЧП иде бу. Обед узуга анын погоннарында инде лычкалар юк иде, ул рядовой булып калды. Бу — бөтен полк күләмендәге вакыйга иде, Фәиз үзе дә моны бик авыр кичерде. — Сибгатуллин—стукач! — Павловны әләкләгән! — Бер тапкыр суккан өчен званиесеннән мәхрүм иткәннәр! — Сибгатуллин—сволочь! — Стукач! Бу хәбәр казарманың һәр почмагына тулды. Срочный хезмәттәге кеше өчен сержант званиесе бик кадерле. Бигрәк тә вазифасы булса. Ә Павловның вазифасы исә шактый зур һәм түләү дә яхшы иде. Рядовой солдат өч сум сиксән тиен алса, ул утыз сум чамасы ала иде. Бигрәк тә мораль ягы авыр дәрәҗәдән мәхрүм булуның. Өченче ротаның расположениесеннән, бигрәк тә техрасчет яши торган почмактан көне буе кеше өзелмәде. Яңа стукачны күрергә һәм Павловның кайгысын уртаклашып аз гына булса да аны тынычландырырга башка роталардан да килеп-китеп тордылар. Фәизгә һәммәсе янады—«картлар» да, үзенең призывы да, хәтта үзеннән яшьрәкләр дә. Павлов исә үзенә урын табалмыйча әле «кызыл почмак»ка керде, әле туалетка барып тәмәке тартты, әле казарма буйлап йөренде. Расположениедә бөкрәеп куркып утыручы Фәиз янына да берничә тапкыр барып килде. — Нәрсә, сука! Сөйләдеңме барысын да?!—диде ул йодрыкларын төйнәп. Ләкин сугарга курыкты. Фәиз әллә ничәнче кат Павлов алдында һәм башкалар каршында акланды: — Сөйләмәдем мин замполитка бернәрсә дә! Ул үзе күреп торган! Павлов ярсудан тыш әле курка да иде: җинаять эше башлаулары ихтимал, чөнки полкның замполиты үзе күрде кыйнаганын. Фәиз үзен бик начар хис итте. Бөтен полк аңа каршы бит. Сержанттан рядовойга калып, вазифасыннан алып ташлангач, Павлов ачудан казарма буйлап кычкырып йөрде: — Әләкче! Стукач! Мин аны расчетыма килү белән сизенгән идем — артык акыллы, артык намуслы булып күренде ул миңа. Павловны кызганып «фазан»нар һәм хәтта алардан да яшьрәкләр вәгъдә бирделәр: Сибгатуллинга көн булмаячак бу полкта, хезмәтенең ахырына кадәр яшьләр рәтендә кара эшкә йөриячәк, кыскасы, «карт» 110 булу язмаган аңа. Димәк, бер ел хезмәт иткәннән соң да башкалар шикелле рәхәт тормышка чыкмаячак, яшьләрне үзенә буйсындырырга хакы булмаячак. Хәрби хезмәт Фәизгә кичеп чыккысьп булып тоелды Бөтен полк күралмаса, ничек яшәмәк кирәк? Павловның асылыныр дәрәҗәгә җитеп кайгыруы да бик авыр тәэсир итте аңа. Бәлагә тарыган сержантны, дөресрәге, элекке сержантны жәлләде ул чын күңелдән Аның аркасында шушы хәлгә калды. Алай-болай җинаять эше башламасыннар инде берүк. Павловны техрасчетта калдырмадылар, ракета установкаларын саклый торган каравыл расчетына билгеләделәр. Беркөнне Павловның елаганы күзгә чалынды. Фәизнең барып гафу үтенәсе килде, ләкин кыюлык тапмады. Павлов урынына, учебкадан килгән, Фәиз кебек ярты ел гына хезмәт иткән кече сержант Шадринны билгеләделәр. Шадрин бөтен полк йогынтысы астында Фәизгә яман караса да, киләчәктә бергә ел ярым хезмәт итәсе булгач һәм Фәизнең тырыш, акыллы, сәләтле белгеч икәнен белгәч, аның мөнәсәбәте әкренләп үзгәрде. Тора-бара ротада үзенең призывыннан булган солдатлар, сержантлар белән сөйләшеп, Фәизнең стукач түгеллеген исбатларга тырышты. Шулай килеп чыккач нишләтәсең, замполит үзе күргән һәм Павловны шуңа разжаловать иттергән. Барыбер Фәизгә кырын карадылар. Бигрәк тә Павлов призывын- дагылар. Әмма ләкин вакыт үтә торды. Көннәр бер-бер артлы каядыр со- пкалар артына очтылар да очтылар. Җәй җиткәч, ракета шахталарында һәм КПда ремонт эшләре башланды. Дежурстволардан соң калып шул регламент эшләрендә катнашырга куштылар. Фәиз шатланып кала торган булды. Башкалар калмыйча полкка кайтып киткәндә дә ул рәхәтләнеп, үзе теләп монда, КПдагы җиһазларны буяп, буяу һәм ацетон исен рәхәтләнеп иснәп, онытылып эшләде. Үз рогаң кайтып киткәч, монда башка рота килә. Ә башка ротага син буйсынмыйсың, үз көеңә обедка барып, үз көеңә эшләп, үз көеңә ял итәсең. Ремонт эшләре өчен җавап бирүче капитан Лысенко Фәизнең эшеннән бик канәгать булды — кушканны җиренә җиткереп, тырышып башкара Әле үз чиратында үзенең расчеты белән дежурда да тора. — Полкка, частька кайтып ял итмисеңме соң?—диде капитан Лысенко бер тапкыр.—Ял ит бераз. — Юк, иптәш капитан. Ремонтлар беткәнче монда тотыгыз инде мине. Фәизнең полкка кайтасы килмәгәнне Лысенко белә, чөнки Павлов белән булган матавыкны ул да ишеткән иде. — Үзеңә кара, Сибгатуллин. Мин синең эшеңнән канәгать. Көзгә тәмамларбыз инде бу ремонт эшләрен. Синең буйыйсы аппаратура шактый әле. Шулай да октябрьгә тәмамларга иде Фәиз исә ремонт эшләренең мәңге бетмәвен теләде. Белсә идс капитан Лысенко, монда аңа гына буйсынып, кушкан аппаратураны төрле төсләргә буяп йөргәндә җанның ничек рәхәтләнеп ял иткәнен Бер конгә бирелгән эшне тиз арада тәмамлап, ул жир асты бинасыннан чыга да тирә-як гагы сопкаларга карап сәгатьләр буе уйланып угыра Чәнечкеле тимерчыбыклар, электр тогыннан сызгырып торган куркыныч челтәрләр артында утырырга туры килсә дә, монда ничектер ирекле иде ул. Бу минутларда чын мәг ьнәдә ИРЕКЛЕ булу турында да хыяллар туа Нәрсәдән, кемнән азат булу кирәк соң кешегә? Бу сорауны ул үзенә еш бирә, чөнки белә — армиядән азат булган сурәттә дә иреккә ирешмәячәк Нәрсәдән котылырга кирәк икән ирекле булыр өчен? Ә-ә-ә, әйе, әйе, КОТЫЛЫРГА тиеш кеше КОТЫЛУ насыйп булса гына ирекле булачак ул. Ирекле кеше генә җан тынычлыгына туеначак — ул әле моны аклап бетермәсә дә, сизенә. Үзеңдәге мең катлы чәнечкеле тимерчыбыклардан, коточкыч тирән чокыршахталардан, миллион ваттлы ток булып җанында гүләгән «ирексезлекләрдән» котылсаң гына газаплануларга чик куелыр. Барысы да үзендә бит, бары тик үзеңдә. Котылырга! Хәлдән килер микән? 10 _ айвакьгт полкта кемдер кырын карап, аның аркасында Павловның К рядовой булып кайтып китүен исенә төшергәләсә дә, Фәиз «фа- зан»нар рәтенә керде. Үзенең сабырлыгы, түземлелеге, башлы булуы белән барыбер расчетта һәм ротада абруе булмады түгел. Аны ротада, расчетта бигрәк тә, беркем кыерсытмый башлады. Көзге демобилизация Павловны да, аның призывын да котылгысыз рәвештә өйләренә алып кайтып китте. Павлов полк белән саубуллашканда Фәиз дежурда иде. Башка ротадагылар сөйләделәр, имеш, казармадан чыгып киткәндә Павлов әйткән: «Сибгатуллин гражданкада очраса, үте- рәм!» Ләкин аның соңгы сүзләре Фәизнең үзенә зур тәэсир ясамады. Ротада да моңа алай игътибар итмәделәр. Әмма инде армиядән соң, еллар узгач, Павлов белән килеп чыккан матавык һәм аның янап иайтып китүе ничектер башка күзлектән күренде. Павловның каргышлары уйландырды, нык уйландырды. Башка роталардан әйткәләүче булды: — Әй, өченче рота! Сез нәрсә, стукачыгызны да «фазан» иттегез мәллә? Нишләп ул картлар рәтенә кереп йөри? Моны ишетүе авыр иде Фәизгә. Ләкин расчет башлыгы Шадрин андый вакытларда һәрвакыт яклады һәм, тавыш күтәрүче белән әйбәтләп сөйләшеп, Фәизнең стукач түгеллеген аңлатырга тырышты. Дошман итүчеләр булса да, Фәиз «фазан» булды, «карт» солдатлар рәтенә керде. Казармада кара эшләргә аны инде йөртмәделәр, нарядларга куймадылар, куйсалар да, аның вазифаларын яшьләр үтәде. Ләкин ул беркайчан да яшь солдатларга кул күтәрмәде. Үзенең күнитеген чистарттырмады беркемгә дә. Үзенең йомышлары өчен беркемне дә йөгертмәде. Яшьләрне кызгану гына түгел иде бу. Үзе моңарчы ишәк сыман эшләгәч, аның кайвакыт яшьрәк солдатны үзе өчен йөгертәсе, йомышын башкар- тасы да килде. Әмма ләкин үзе аркасында Павловның «харап» булуы мәңге исеннән чыкмады, һәм шул сәбәпле, үзен гаепле санап, башкаларны җигәргә хакым юк дип уйлады. Тормыш җиңеләеп китте Фәиз өчен. Буш вакыты артты. Режимның формаль якларын исәпкә алмаганда, солдатның икенче елы кинәт җиңеләя, яхшыра икән ул. Дежурга башка рота расчеты белән дә үзе теләп бара башлады, чөнки сопкалар арасында, дивизиядән еракта күңел иркен сулый иде. Полк казармасында сәгать саен тезелеп, йә полк командирының әйтер сүзен тыңларга туры килә, йә үз ротаң командиры килеп, берничә әмер бирә, йә берәр эшкә алып чыгыл китәләр. Буш вакыты чыгуга китапларга ябышып, Фәиз вакытның тиз үтүенә хәтта кайвакыт гаҗәпләнеп тә куя иде. Казармадагы тормыш та алай ук дөм караңгы түгел хәзер. Иң авыр чоры узгандыр, ахрысы, бу идиотизмлы хезмәтнең. Вакыт чаба. Белоруссиянең томанлы нарат урманнары аша да, Бурят иленең шәп-шәрә сопкалары арасыннан да вакыт үзе генә белгән сукмаклар белән, беркемгә дә мәгълүм булмаган тарафларга, күз күрмәс атын уңнан-сулдан камчылап, бертөрле үк чаба икән ул. Дәвамы киләсе санда.