Логотип Казан Утлары
Роман

ГӨНАҺ

_ әркизә! Кулымны суздым мин Тик менә никтер ныграк — |гЧ сузмадым Югыйсә, тырышкан булсам, кулым җитәр дә иле шикелле. Үзеңдә төшеп батырмын дип курыккансыңдыр Фәиз шатланып куйды, чөнки кемнеңдер аз гына булса да аклавы, бу вакыйгада аны акларлык кечкенә генә бер ишарәнең булуы бик кирәк иде. Ул инде ничәмә еллар дәвамында акланыр! а гырышып карый, ләкин һичничек үзен гафу итә алмый Нәркизә аны аңларга тырышса да, ул үзен аклый алмастыр, чөнки бу турыда күн уйланды инде. Шуңа да карамастан, кемнеңдер акларга омтылуы барыбер кирәк иде аңа. Әйе, әйе, әйе, дин кабатлады ул, сабыйларча шатланып Мин үзем дә батачак идем Тик кинәт шундук аның йөзе караңгыланды, чөнки күп еллар буена калыплашкан гаеп аның шатлыгын бер мәлдә юк и I те. Ә бәлки ба т маган булыр идем Кулымны сузып мат ашканнан соң мин йөгердем. Берәр таяк, күсәк табылмасмы дип. Әллә соң болай гына, куркып кына йөгердемме икән? Ул хатынына карап катты, гүя. бу сорауга җавапны Нәркизә бирергә тиеш иде Нәркизәдә исә бары тик бер фикер иде Хәзер башыңны катырып утырма инде! Коткарырлык булса коткарыр илең бит! Их. Нәркизә, алай гына түгел шул. Күңелем шунда ук ничек!ер сизде. Кулны сузганда әллә нинди коч тыйган шикелле булды мине Коткарып була иде аны Ярдәм итәргә мөмкин иде. Менә ничә ел узды инде, шуны һич аңламыйм, гөшенә алмыйм ник коткармадым мин аны??? Үз-үзеңне шуңа «ашыйсың» мыни сон син? Әйе Зәбирне кызганганга күрә генә үзеңне гаепле саныйсындыр Юк, юк. алай түгел! Белмим, аңламыйм. Ул тагын чыраен сытып хатирәләрендә казынды —Алтынны үземә генә алу теләге дә юк иде ләбаса Хәзинә үземә генә калсын дигән уй ялгышып кына да башыма килгәне булмады Ник сузмадым кулымны’ Нинди коч туктат- ты?.. Сузгансың бит кулыңны Коткарырга маташкансың бит инде' Дәвамы Башы 3 санда - Суздым Ләкин кулны ныграк сузган булсам, ярдәм итә ала идем, диде Фәиз ниндидер ялварулы тавыш белән. Ул тырышып-тыры- шып үзенең гаеплелеген исбатларга омтылды. Исбатлый алмавын бик авыр кичерде, шуңа күрә хатынына кат-кат аңлатырга тырышты. Ул үзенең гаебен исбатлауга һәм шул ук вакытта кемнеңдер, аның исбатлавына каршы торып, акларга тырышуына мохтаҗ иде. Нәркизә бер чарасыз аптырап карап торды. Җәфаланма! — диде ул аптырагач - Ник үзеңне-үзең бетерәсең? Аның белән бергә батып үлсәм, яхшырак булыр иде лә. Җүләр! дигән булды Нәркизә. Ә үзе эчтән генә уйлап куйды: әлбәттә, шул вакытта батып үлсә, яхшырак булыр иде. Чөнки болай интегеп яшәүдән ни рәхәт! һәм шундук бу дорфа, ямьсез уйдан башын арындырды.—Синең бернинди гаебең дә юк. — Аңламыйсың син... Ул сулкылдый башлады. Тагын өянәге купты. Нәркизә нишләргә белмәде, утырган урыныннан торып басты да шулай бер хәрәкәтсез аңа текәлеп карап торды. Фәизнең гадәттәгечә курку өянәге бу. мондый вакытта аңа ярдәм итеп булмый, ул үзенең даруын каба да, әкренләп тынычлана. Фәиз, гадәттәгечә, ары-бире йөренде, кыяфәтеннән төсе качты, салкын тир бәреп чыкты. Аның тынычландыра торган дарулары күп, ләкин аракы эчкәч дару кабарга ярамаганга, Нәркизә, кырт кисеп, каршы төште. Нәркизә җан сыкравы белән иренең шашынып бүлмә буйлап йөренүен күзәтеп торды. Шулай да тора-бара Фәиз тынычланды. Күрәсең, куркыныч хикәяне тәмамлау, күп еллар күңелендә бикләп йөргән кайгыны башка берәү белән уртаклашу өянәкне зурдан куптармады — аның җанына әкренләп тынычлык керде. Ул, тышка чыгып, ишегалдында саф һава сулап йөрде. Никтер бу юлы тәмәке тартасы да килмәде, тәмәке тартмау уңай тәэсир итте, ахрысы, чөнки тарткан саен күңелләр болганып, кан тамырларында спазмалар башлана да хәле авыраеп китә иде. Яңгырдан соңгы һаванын шифасы тидеме — өянәк тәмам ерагайды. Сөйләдем... Нәркизәгә хәзер мәгълүм. Ул мине гаепләми. Миннән курыкмый. Киресенчә, аклый мине. Нигә сөенәм соң әле мин! Нәр- кизәнең гаепләмәве мин гаепсез дигән сүз түгел бит. Нәркизә берни аңламый! Мин бит үз-үземне аңламый иза чигәм!!! Шулай булгач, кайлардан килеп шул мескен хатын мине аңласын! Алайса, нишләп сон мин аның сүзләренә колак салып утырам! Әгәр ул мине гаепсез ди икән, моңа ышанудан миңа ни файда?! Иң мөһиме — мин бит үземә үзем ышанмыйм Нәркизәнең фикере пүчтәк булгач, нигә мин аңа сөйләдем, нигә сөйлим?! Хәер, кемгәдер сөйләргә кирәк бит Алайса, Нәркизә үз фикерен әйтергә хаклы. Әгәр ул мине гаепләсә, күңеллерәк булыр идемени?! Фәизнең башы тагын болгана башлады. Туктале. нишлим мин! Зур эш эшләдем бит. Ничек бар, шулай сөйләдем. Хатыным мине аклый. Тагын нәрсә кирәк? Ләкин эчтә кемдер, нәрсәдер «ЮК! ГАЕПЛЕ!» дип пышылдап торды. Фәиз ул авазга колак салмаска тырышты. Ничек кенә булмасын, күңелдә барыбер канәгатьләнү бар. Сөйләүнең нәтиҗәсе бик куркыткан иде Нәркизәнең аның яклы булуы шулай да бераз хәл кертте. Тора-бара тәгаен аңлармын үземне, күңелемнең асылына төшенермен, сорауларга җавап табармын, гаеплеме-юкмы икәнемне ачыклармын дигән өмет барлыкка килде. Бүгенге сөйләүнең төп нәтиҗәсе шул булды азмыни бу? Ул өйгә керде. Нәркизә яткан иде инде. Фәиз бер сүз дәшмичә чишенеп ятты һәм күптән онытылган изрәү белән каты йокыга талды. әиз сазлык I ан сраккарак китәргә ашыкты. Бу минутларда ул урманда адашып калудан да курыкмады. Сазлык куркыныч, анардан читтә булырга кирәк. Урман, чыннан да. кичен чык- кысыз кебек иде. Ул юмам хәлдән тайды, юан усакка сөялеп торды да тагын атлап китмәкче булды, ләкин шунда анын җуеп, агач төбенә ауды. ...Аңына килгәндә өстә агач яфраклары да. күкнен алама болытлары да күренмәде Өстә фәкать ак төс кенә иде Кеше тавышы да ишетелгәндәй булды. Дару исе бугай Анына килгәч, хастаханә палатасында ятуын аңлады Башын борып як-ягына карамакчы иде җитешә алмады, анын өсте- нә ак халатлы абзыйның түгәрәк йөзе иелде. Ул дикъкать белән бик озак карап торды Фәизгә ул хөкемдар булып тоелды Төрмә микән әллә бу? Юктыр Төрмә мондый булмыйдыр. Ә-ә-ә, төрмәдә дә больница бар биг. Әле сул булмады лабаса. Төрмә булса да. хет җәһәннәм булса да, барыбер түгелме? Юк, юк! Хөкем барыбер куркыта Дөньясына битараф булган сурәттә дә алда көткән нәрсә барыбер куркыта! — Яшибезме'.’ диде ак халатлы абзый һәм ягымлы итеп елмайды. Шуннан соң, карават кырыена утырып, Фәизнең пульсын тикшерде, йөрәген тыңлады һәм караватта бер хәрәкәтсез я гучы тәкъдир колынын башын сыпырып үзе үк җавап бирде Яши-и-и-без. Мондый ягымлылыкны, җылылыкны Фәизнең күптәннән татыганы юк иде, ә бәлки беркайчан да татыганы булмагандыр. Кинәт рәхә> булып китте. Тартылып, суырылып калган ап-ак ябык бите буйлап мөлдерәмә күз яшьләре тәгәрәп гөште. Кая бара идең сазлыклар, урманнар аша? диде сөйкемле тавыш. Белмим, дип пышылдады Фәизнең күгәргән иреннәре — Оныттыңмыни? Юк, юк, җавап бирергә кирәк Белмим һәм оныттым дигән җаваплар белән барыбер котылып булмас. Интуиция дигән нәрсә үзе җавап бирле — Онытмадым Казанга бара идем мин Ә нишләп җәяү барырга булдың? Чөнки акчам юк иде. Чыннан да, Фәизнең аңы түгел, иш унциясе сәйләнне. Сораулар бү юн ишетелмәде Фәиз җиңел сулап куйды, һәм шундук тагын йөрәге жу men китте допрос түгел микән бу? Мөгаен, шулайдыр. Әкренләп барысын да сөйләтерләр, ахрысы Ләкин табибның аталарча ягымлы iавышы тагын тынычландырып җибәрде. Истощение диде врач, ниндидер прибор белән мәшгуль булып. Алай куркыныч нәрсә юк. энекәш. Рас инде сазлыкка батып үлмәгәнсең икән, димәк, озак яшәячәксең. Врачның әйткән сүзләре тынычландырырга да өлгермәде, җөмләләр юкка чыгып, бары тик бер сүз генә болай да тубал шикелле күпергән башта чыңлап калды: САЗЛЫ К Аның янә күз аллары карашыланын китте, оеп беткән авыз тагын ла ныграк тәмсезләнде. Ул. күзләрен йомып, пышылдады Ә Зәбир?” Нәрсә? Зәбир кайда? Нинди Зәбир, энем’’ Зәбирне коткармадыгызмы? Син берүзең генә түгел идеңмени ” Берүзем илем, дип кырт кисте Фәиз Ф Бу — район үзәге больницасы иде. Ике атна эчендә Фәиз аякка басты. Больницадан чыкканда палатада бергә яткан пациентлрдан әҗәткә акча сорап карады. Имеш, аннары Казаннан җибәрермен. Әмма бу сәер егеткә беркем дә акча бирмәде. Ә врачтан сорарга читенсенде— болай да түләп бетермәслек игелек күрде аңардан. Шулай игеп, ул бер тиен акчасыз район үзәге буйлап атлады. Бу— поселок сыманрак шәһәрчек иде, үзәк урамда да агач йортлар булгач ничектер күңелдә өмет туды — бәлки ярдәм итәрләр. Картлысына ике милиционер килүен күргәч ул коелып инде. Хәтта кире йөгерергә дә исәбе булды. Ләкин батырчылык итмәде йөгерергә. Милиционерлар, быдыр-быдыр сөйләшеп, аңа игътибар итми үтеп киттеләр. Фәиз кызурак атлады. Бер кирпеч йорт янындагы иске «Волга» машинасы астыннан берәүнең яртылаш гәүдәсе чыгып ята иде. Фәиз машина янына барып чүгәләде. Машинаның нәрсәсендер аһ-ваһ килеп борып ятучы агай, аның килеп туктаганын сизеп, үрмәләп чыкты. — Исәнме, абый. — Сәлам.— диде илле-илле биш яшьләрдәге пеләш башлы агай — Тыңлыйм. - Минем Казанга барышым... — Шуннан? Илтеп куй дисең мәллә?—диде агай елмаеп.— Алдан ук әйтеп куям: бу карт тәре белән әллә кая ерак китеп булмый. Рессорлар беткән. — Юк, мине илтергә кирәкми. Мин акчамны югалттым. Мине.м беркемем дә юк. Сезнең больницагызда ятып чыктым. Миңа ярдәм итә алмассыз микән? Агай ачкычларын җыеп багажникка салды да, Фәизне җентекләп күзәтәкүзәтә, кулын чүпрәккә озак итеп ышкыды. — Әйдә, керик,— диде ул. Шуннан соң өйгә кереп киттеләр. Аларны җете кызыл халат кигән юан гәүдәле апа каршы алды. — Нәҗибә, ашарга берәр нәрсә әтмәллә.—дип хатынына дәште абзый. Аннары Фәизгә мөрәҗәгать итте.— Исемең ничек? Фәиз уйлап торды — ялган исем әйтүдән ни файда? — Фәиз. — Мин Тәлгать абыең булам. Шактый бай җиһазлы һәм тук тормышлы йорт иде бу. Тәрәзә кашагаларыннан. савыт-сабадан, җиһаздан, гомумән, һәр нәрсәдән затлылык бөркелеп тора иде. Нәҗибә өстәлгә каймак, күпереп пешкән йорт ипие, салкын каз ите чыгарды. Фәизгә шикләнеп карый-карый чәй ясады да ишегалдына чыгып югалды. Ир белән егет сөйләшә-сөйләшә ашый башладылар. — Син әйдә, кыюрак бул. Аша. диде хуҗа кеше Фәизнең чыраеннан ук ач икәнен күреп. — Рәхмәт, диде Фәиз һәм кыюсызланып кына ашарга тотынды. — Син кайдан соң үзең? — Т. шәһәреннән. Детдомныкы мин. — Ә монда ничек килеп эләктең? - Заводтан увольняться иттем дә. Казанга барырга чыктым. Авырып киттем. — Нәрсә булды, кай төшең авырта? — Нервное истощение диделәр бугай. Ә-ә-ә, нишләп алай? Япь-яшь килеш... минем яшькә җиткәч нишләрсең? Фәиз ашаудан туктады. Тәлгать сораулары белән интектергәнен аңлап алды. — Аша, аша.—диде ул.— Мин бит үзем врач кеше, шуңа кызыксынам. Фәиз куркып карап торды. Врач булгач, чирләүнең сәбәбен аңламагае дип уйлады ул Юк. әнә бит ул нинди йөзле Мәрхәмәтле кешегә охшаган. Табиб бит ул. Таоиб карак була алмыйдыр. Мондый кешедән әшәкелек көтәргә кирәк түгел. Казанда берәр туганың бармы? — Юк. — Син метеор белән барырга җыенасыңмы? Дөресен әйткәндә, Фәиз .моннан Казанга ничек барырга мөмкин икәнне дә белми иде. — Метеор белән барып буламыни?—диде ул. Агай аптырап карап куйды: — Әйе, елга пристанена төшәсең дә билет алып китәсең. Фаизнең моннан тизрәк чыгып сызасы килә башлады. Аппетит начар, ә инде сөйләшергә ният бөтенләй юк иде. — Тәлгать абый, —диде ул төссезләнеп калган күзләрен хуҗага төбәп, - зинһар. булышыгыз, акча биреп торыгыз миңа билетлык кына булса да. — Бирермен, бирермен, аша әле син. — Рәхмәт, туйдым мин. — Ничә сум кирәк соң сиңа? — Белмим. — Егерме биш сум җитәме? — Җитә, -диде Фәиз шатланып —Җитә. Мин сезгә берәр айдан кайтарып бирермен. Ант итәм. Тәлгать өйалдына чыгып кычкырды: Нәҗибә, кил әле! Ишек ачык калганлыктан аларның сөйләшкәннәре ишетелеп торды — Нәҗибә, егерме биш сум бир әле. Нигә ул? — Бу малайга биреп торыйк. Ятим ул. Казанга бара. Акчасы юк. — Син аны беләсеңме соң? Юк Шулай булгач, нишләп мин аңа акча бирергә тиеш! — Алай ярамый инде Бирик Бер таныш түгел кешегә.. Кыяфәтен кара син аның. Әллә нинди малай бит ул. Күн сөйләшмә инде. Яңа гына больницадан чыккан ул. Нәҗибә борын астыннан мыгырдап өйгә керде, аның артыннан Тәлгать кереп өстәл янына утырды. - Хәзер, диде ул. Фәизгә күз кысып Нәҗибә олы як тан егерме биш сум алып чыгып иренә бирде дә. Фәиз ягына шикле караш ташлап, янә ишегалдына юнәлде Хуҗа хатынның мөгамәләсе бик авыр тәэсир итсә дә. Фәиз акча булуыннан бераз хәлләнеп китте, җиңел сулап куйды. Берәр айдан мин сезгә кайтарырмын. Адресыгызны, фамилиягезне язып алыйм да. Юк. син ул акчаны монда күчертеп маташма. Минем Казанда улым укый медицина институтында Шуңа кертеп бирерсең Хәзер мин сиңа аның адресын язып бирәм. Ул анда бер карчыкта фатирда тора. Ярар. Акчаны һәм адрес язылган кәгазьне кесәсенә тыгып куйгач. Фәиз ничектер читенсенеп. чыгып китәргә кыймыйча утырды. — Рәхмәт инде сезгә. Тәлгать абый Тәлгать аның иңеннән какты: — Әйдә, саф һавада бераз сөйләшеп утырабыз. Метеорга иртә әле. Ә билетны алыр! а җитешерсең, анда бүген кеше күп булмаска тиеш Алар йорт каршында яткан имән бүрәнә өстенә чыгып утырдылар Димәк син Т. шәһәреннән? — Әйе. Мин бит шунда эшләдем врач булып, үзәк больницада. Шулаймыни! диде Фәиз гаҗәпләнеп. Сез нинди врач соң? Хирург идем. Хәзер пенсиядә. Партком секретаре белән уртак тел табып булмый башлады соңгы вакытта, шуңа гына чыктым пенсиягә. — - Сукыр эчәгеләренә операцияне сез ясый идегезме? Тәлгать сагаеп калды: — Әйе, ясый идем. Ник алай сорадың? Минем әнием сукыр эчәгенә операция ясаган вакытта үлде. Шул сез эшләгән больницада. Ничәнче ел иде ул? — 1968 нче елны бугай. Тәлгать башын аска иеп уйланып утырды Үлүчеләр булгалады инде... Нишлисең бит. Исеме, фамилиясе ничек иде әниеңнең? Зифа исемле иде, фамилиясе Сибгатуллина. Бәлки сез ясамагансыздыр операцияне. Сез бит анда бер генә хирург булмагансыздыр? Тәлгать хәтерли иде Сибгатуллинаны. Ул ясады операцияне. Канны туктата алмадылар. Ул, ялганлап, мин түгел дип әйтә дә алган булыр иде. Әмма никтер алдашасы килмәде: Мин ясаган идем операцияне, диде ул, авыр сулап.— Үлүчеләр булды. Гаебем бар, гөнаһым бар. ничек кенә аклансам да... Фәиз торып басты: Ярый, киттем мин. Улыгызга кертеп бирермен акчаны, борчылмагыз. Метеорга ярты сәгагь бар әле. Әле билет аласы бар. Шушы урам белән барыргамы? Тәлгать урыныннан кузгалды. Ул аны чатка кадәр озата барды һәм уңга борылгач ишарәләп күрсәтте: — Менә шушы урам белән төш, пристаньга килеп чыгачаксың. Фәиз никтер саубуллашырга онытты. Тәлгать аның артыннан бик озак карап торды. Фәиз. башын аска иеп, әкрен генә атлады. Нинди якты йөзле кеше, ә үзе күпме кешене коткара алмаган. Әнисе дә шуның өстәлендә үлгән. Коткара алмагач, гаеплемени инде ул? Башка күсәк белән органдай итеп хәтергә сазлыктагы вакыйга килеп төште Фәиз. шул хатирәләрдән качарга теләгән сыман, тизрәк атларга тотынды. Әйтерсең, үзеңнән үзең качу мөмкин! Метеорга кереп утыргач, ул тәрәзәдән карады һәм эсселе-суыклы булып китте — котычкыч күз карашы белән аңа бер бәндә текәлеп тора иде. Күн курткадан, башына иске эшләпә кигән, аякларында күнитек. Ул Фәизне танырга тырышып карап тора иде, ахрысы. Кем бу? Фәиз исенә төшерә алмады — таныш кеше түгел иде. Күзәтүче сәер зат кинәт метеорга таба ыргылды. Ләкин соң иде инде, метеор кузгалды. Күн курткалы бәндә чыраен сытып, йодрыкларын төйнәп төкереп куйды һәм пристань палубасында калып кечерәйгәннән-кечерәйде. Кем бу? Уголовный розысктанмы? Охшамаган. Алтын белән бәйлеме бу очрашу? Кем бу? Бәлки аңа карамагандыр әле. . Юк. юк, аңа текәлеп карап торды! Баш нәрсә уйларга белмичә, исәңгерәеп бетте. Барлык уйлар бер боламык булып башта кайнадылар. Тирә-як гүзәл иде. Әмма бу матурлыктан ни мәгънә җанда хәсрәт булгач! Метеор кош сыман очгы. Мәңге барырга иде менә шулай, ераккарак. беркем куып җиталмый торган тарафларга, югалырга, онытылырга иде. үн курткалы кеше пристаньнан китәргә ашыкмады. Ул бик каты уйланып суга карап торуында булды. Янәшәдә генә унике-унөч яшьлек малай кармак белән балык тота иде. ул аннан жавап алырга өметләнмәсә дә. шулай да сорап куйды: Энем, метеорга бер саргылт чәчле яшь егет утырды, бәләкәй генә буйлы... Күрдеңме син аны9 — Әйе, күрдем. — Синең аны монда моңарчы күргәнең бар идеме9 — Юк. — Кайсы яктан килгәнен дә белмисеңме? — Белмим. Тәлгать абый беләдер әнә — Кайсы Тәлгать? — Теге, врач... «Волгасы» да бар аның. — Әйе, әйе. — Бу егет шулардай чыкты, алар әле бүрәнәгә утырып сөйләштеләр дә. Мин ул вакытта тиреслегебездә суалчан җыйдым — Точно Тәлгать абыеңнардан чыктымы9 — Әйе. — Рәхмәт, энекәш. Күн курткалы кеше, малайлар сыман җитез итеп, җиңел генә йөгерде. Малай калкавычын онытып абый кешенең чабуына аптырап карап калды. ...Үлгән пациенткаемның улы белән очрашу пенсиядәге врач Вахитов Тәлгать Назыймовичка гаять авыр тәэсир калдырды. Ул хәтта машинасын рәтли башларга да яңадан үзендә хәл тапмады. Әллә ничек бу язмышлар. Алай зур кайгылар да юк кебек, ләкин, ләкин Бер уйлап карасаң, бу дөньяның кызыгы, рәхәте дә шуның хәтле генә. Үзең гаепле түгел дә шикелле, әй уйлап баксаң, кем гаепле соң?! Операция өстәлендә үлүчеләр байтак булды. Әлбәттә хирургның гаебе була. әмма... сәб.әпләр дә бихисап бит! Пациентның организмы ныкмы, юкмы. Тиешле дарулар вакытында кул астында буламы Операциянең катлаулыгы ни дәрәҗәдә. Тик шулай да... Тик шулай да.. Кулына скальпель тоткан кешенең өстенә төшә бит җаваплылык Күп очракта аның гаеплеме-юкмы икәнлеген исбатлап та булмыйдыр. Күп очракта гына түгел, гомумән билгеләү мөмкин түгелдер. Сугыштан соңгы елларда Тәлгатьнең әтисе РайПО рәисе булып эшләде. Авыр елларда да аягында нык торучы, хәлле, абруйлы кеше буларак, ул бердәнбер улына тиешле белем бирүне, аны аякка бастыруны иң мөһим бурычы дип санады. Тәлгать армиядән кайткач, әтисе хәтта аның белән киңәшләшеп тә тормыйча карар кылды: медицина институтына керәсең! Мәктәптә начар укыса да. медицинага күңеле тартмаса да. Тәлгать әтисенә буйсынды һәм танышлык белен институтка урнаштырылды. Уку җиңел булмады Тырышуын тырышты, лекцияләргә тәртипле генә йөрде, белемне алырга омтылды, табиблык фәненә хәйран кызыксынуы да уянды. Гик нәрсәдер җитми иде күңелдәме, баштамы. Әтисенең әшнәләре аша әткәләптөрткәләп тәмамлады ул институтны Блат белән кереп, башы җитмәгән килеш, катлаулы фәнне «кимереп» интегүеннән элегрәк үзе чигенсенсә дә. тора-бара ияләште, чөнки аның шикелле ганышлык-дуслык белән укучы студентлар — булачак врачлар бихисап иде. Аннары, укыгач, белем алгач, беркавым эшләгәч, практика үткәч, һичшиксез врач булачагына елдан-ел ышана барды Бу ышанычны институттагы укытучылар гына түгел, әтисе, әнисенең дуслары да аңына сеңдерүгә өлеш керттеләр. К Диплом алып, Т. шәһәренең үзәк больницасына урнашкач, баштарак авыр булды. Монда да әтисенең дуслары ярдәмгә килде. Горкомның беренче секретаре Тәлгатьнең әтисе белән ахири дуслар иде. Күп тә үтмәде, Тәлгать инде бүлек мөдире булды. Әмма ләкин, больницада эшли башлап, ияләнеп, хәйран гына тәҗрибә тупласа да, үзеннән канәгатьсезлек хисе күңелендә яши бирде. Укып йөргәндә андый канәгатьсезләнү юк шикелле иде. Бу —кешенең үз эшеннән канәгать булмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылуы түгел иде. Бу канәгатьсезлек — кемдер каршында, нәрсәдер алдында үзендә гаеп тою нәтиҗәсе иде бугай. Операция фаҗига белән тәмамланган саен аның үз-үзенә ышанмавы һаман арта торды. Үз урынында түгел иде ул. Китәргә дә соң инде хәзер. Должность бар, дуслар күп, блат һәм дәрәҗә җитәрлек. Кая китәсең һәм дә ник китәсең?! Бөтен ил шулай яши. Блат, кодалык, партиягә тугрылылык. Әнә бит, эшләр бара. Уңышлы тәмамланган операцияләр күпме! Күпме кеше рәхмәтләр укый. Ә инде үлем- китемгә килгәндә. Нишләмәк кирәк. Сирәк була бит андый очраклар. Тик шулай да... Тик шулай да... Кайвакыт тиешле, кирәкле дарулар җитми. Алар складта бар, әмма кемгәдер махсус алдырганнар аны. Кайсыдыр трест начальнигының туганнан туган сеңлесенең диплом яклыйсы бар икән, шундагы бер профессорның абыйсының малаена әлеге дарулар кирәк икән. Менә бит ул ничек, акылдан язарга мөмкин. Завхозның гына да дус-ишләре күпме! Үзе бер дөнья, аерым бер тарих. Барыбер шуның белән бергә эшләргә кирәк, чөнки бер төен булып бәйләнгәннәр. Бер система, бер үк яшәү рәвеше. Син ул завхозга тел тидереп кара әле! Ул синең турыда әллә ниһәр белә, хәтта үзең белеп бетермәгән нәрсәләрне дә исеңә төшерүе ихтимал. Сәлим Сәл- мәневичне коры кул белән эләктереп булмый. Егерме ел бергә эшләргә туры килде. Бер-берсен күралмасалар да. тышка бик чыгарырга тырышмадылар. Болай, аңлатырлык сәбәп тә юк иде кебек дошман булырга. Шулай да уртак телгә килә алмый иде алар, никтер, һәм ачыктан-ачык талашу-сугышуга да бармыйлар иде Дошманлык фәкать эштә чагыла иде, чөнки эштә көн саен юллар кисешеп тора һәм бер-береңне күзәтеп торасың. Больницаның баш врачы итеп билгеләнгәч, Тәлгать Назыймович шулай да баш имәс завхозны урынына утыртмакчы булып карады. Әмма конфликт тирәнәйде, ә Сәлим Сәлмәневичне ни эшеннән чыгарып, ни куркытып булмады. Таянычлы кешеләре бар иде завхозның. Ә Тәлгать Назыймовичпың җәмгыятьтәге урыны әтисе исән вакыттагы кебек түгел иде инде. Күрәсең, дус-ишләр белән, танышлар белән кодалык элемтәләрен саклау—шулай ук аерым бер, үзгә сәләт таләп итәдер. Тәлгать Назыймовичта бу сәләт юк иде. ахрысы. Кемнеңдер шикаяте буенча больницаны тикшерергә Мәскәүнең үзеннән комиссия килгәч. Тәлгать Назыймовичны баш врач эшеннән алып, гади хирург итеп калдырдылар. Ул моңа бик кайгырмады шикелле, ләкин җанында үзгәреш булмый калмады. Аның медицинага аяк баскан көннәрендә туган курку, үзендә бу өлкәдә эшләрлек сәләт тапмау, уңышсызлыкка ирешермен дип каушау янә бербөтен комплекс булып күңелдә калыкты. Үзен баш табиб буларак саклый алмаган, врачлар арасында зур абруйга ирешмәгән, даруфәләннәр сатып-алып. караңгы вә кыңгыр эшләр белән күп еллар маташып ятучы завхоз Сәлимне җиңалмаган кеше кемнедер авырудан, үлемнән коткара алмыйдыр шикелле тоела башлады аңа. Кызганыч ки, соңгы вакытта аңа катлаулы операцияләр туры кил- гәләде. һәм ул үз-үзенә ышанычны югалта барган саен, операцияләр уңышсыз тәмамлана башлады. Пациентларның үлеп китү очраклары ешайды. Гәрчә инде Тәлгать Назыймовичның тәҗрибәсе зур булса да, Мәскәү комиссиясе, әйтерсең, аның тәҗрибә туплаган «мин»ен алып китен, блат белән тегендә-монда кертелә торган «мин»ен генә калдырып киткән иде Эштән азат итүләрен үтенеп, гаризаны ул үзе. беркемнән тәкъдим һәм боерык көтмичә язды. Калырга өндәүче булмады, шулай да яңа баш врач: - Эшләр идегез әле.— дигән булды. Арыдым, - диде Тәлгать Назыймович. һәм ул. чынлап та, арыган иде. Ул системадан арыган иде. Әшнәлек, кодалык, кемгәдер һәрвакыт бурычлы булып, «син миңа, мин — сиңа» тәртибе буенча ясалма туганлык ардырды Кыскасы, гомер буе, артист булмаган килеш, артистланып яшәү ардырды. Өстәвенә әле, күңел кушуы буенча врач булмаган килеш, врач эшен башкарырга туры килде. Тәлгать Назыймович пенсиягә чыккач. Сәлим Сәлмәневич та завхоз урынында озак эшләмәде Ниндидер статья да кулланмакчы булганнар үзенә, әмма ләкин, сез нәрсә, ул бит больницаның завхозы булып эшләгән кеше гомер буе! Аны нинди статья алсын ди! Зур урман хуҗалыгының җитәкчесе булып барды ла урнашты. Элеккедән ким-хуррак булмады, кайгыга батып, хәсрәт чигеп йөрмәде, зарланмады, кемнәргәдер үпкәләп йөрмәде Тотты да алпавыт шикелле зур хуҗалык белән урманда яши башлады. Сәлим Сәлмәневич бит ул! Гомер буе хастаханәдә завхоз булып эшләгән кеше! ...Күн курткалы кешене Тәлгать Назыймович әллә каян ук күреп, танып алды. һәм аның җил-җил атлап якынлашуы күңелгә бер дә шатлык өстәмәде. киресенчә, бу кеше белән сөйләшергә туры киләсен бедү болай да караңгыланып киткән күңелгә төкселекне ныграк өстәде. Хәтта качарга да нияте булды, тик никтер үзен туктатты һәм ачкычларны иске күн янчыкка гутырыи машинаның багажнигына ташлады да килүчене көтеп капка янындагы эскәмиягә утырды. Килүче завхоз Сәлим Сәлмәневич иде. «Бәлки минем янга килүе түгелдер Ә кем янына килсен икән ул? Монда кеме бар аның? Беркеме дә юк бугай. Монда аның бер тапкыр да күренгәне юк иде Урман хуҗалыгы ерак түгел гүгелен Шулай да. нишләп йөри икән ул монда? Минем янга килә инде, тагын кем янына килсен!» Әссәламегаләйкем, дип елмайды Сәлим килеп җитәрәк. Коммунист башың белән мөселманча исәнләшәсең, дип шаярткан булды Тәлгать, җелеген корыткан элекке завхозның бигүк чиста булмаган кулын кысып. — Утыр әйдә. Сәлим янәшә утырып фуражкасын салды, шуның белән битендәге эре гир бөртекләрен сыпырды. Коммунист булсам да, мин бит урманда хәзер, диде уя һәм Тәлгатькә карап гагын бер ыржайды Картаеп киткәнсе-е-е-ең. Гомер уза бит. Син дә яшәрүгә таба бармыйсың. __ Шулай шул. диде Сәлим, авыр сулап, урманда тынычрак булмасмы дигән идем. Кая ул! Җан тынычлыгы юк барыбер. Тәлгать көлемсерәп. Үзеңнән үзең качып булмый шул, диде Сәлим аңа җитди генә карап куйды Ә минем үземнән качарга тырышканым да юк Бәлки син үзеннән котылырга ниятлисеңдер Тәлгать башын чайкап көлеп җибәрде: Күрешмәгәнгә байтак вакыт узды, ә менә очрашкач әңгәмәбезнең рәте юк Син миңа кунакка килдеңме. әллә минем белән талашыргамы?.. Сәлим кыяфәтен үзгәртергә ашыкты, ясалма ягымлылык белән Тәлгатьнең иңеннән кагып куйды — Нишләп мин синең белән талашыйм ди. Нәрсә, безнең бүлешәсе мал юктыр бит! Монда, поселокта эшләрем бар иде... Туктале, мәйтәм, Тәлгать Назыймович ни хәлләрдә яшәп ята икән... Ничек соң сәламәтлекләр? Нәҗибә ни хәлдә? — Аллага шөкер, беркөе. Үзеңнең эшләр барамы соң? — Бара. Авыр инде. Урман хуҗалыгы бит ул. — Әлс ничек ияләшеп эшли аласың. Мин булдыра алмас идем. — Башыңа төшсә булдырырсың. Т. шәһәрендә булгалыйсыңмы? — Юк. Анда бер генә дә йомышым төшкәне юк, Аллага шөкер. — Ха-ха-ха. Тәлгать Назыймович, син дә Алланы еш телгә ала башлагансың. Тәлгать Назыймович бу ямьсез кешенең ни йомыш белән килгәнен аңларга тырышып, җентекләп карап торды. Махсус килгәнгә охшаган. Әдәп саклап, аны өйгә чакырасы итте: — Әйдә, Сәлим Сәлмәневич, өйгә керик, берәр чынаяк чәй эчәрбез. — Юк. юк. Тәлгать Назыймович. монда гына беркавым сөйләшеп утырыйк, вакытың булса инде. — Вакыт күп хәзер. Сәлим як-ягына карады, күккә башын күтәргән булды: — һава шәп. чиста. — һава әйбәт бездә,— диде Тәлгать, канәгать төстә. Сорау Тәлгать өчен көтелмәгән булып чыкты: — Синнән бер унбиш минут чамасы элек бер үсмер егет чыкты. Кем ул? Тәлгать аптырап китте, чөнки элекке завхозның килүе больницадагы эшләр белән бәйледер дип уйлаган иде. Ул ничек җавап бирергә дә белмәде, аның каушабрак калуы Сәлимне дә бераз пошаманландырды. Үлгән пациентканың улы булганлыктан, Тәлгать әллә ниләр уйлап бетерде. Ник сорый Сәлим бу егет турында? Нәрсә кызыксындыра аны?.. — Нишләп ул егет кызыксындыра сине?— диде Тәлгать, нинди җавап бирергә дә куркып. — Юк. Кемең ул синең? Нишләп дулкынлана башладың? — Казан егете ул,—диде Тәлгать үзен кулга алып.— Маратның дусты. Монда бер кыз янына килгән дә юл уңаеннан Мараттан сәлам әйтергә кергән. Марат кереп чыгуын үтенгән. Сәлим авызын кыйшайтып ямьсез итеп елмайды һәм сытып чыгарды: — Алдыйсы-ы-ың, Тәлгать Назыймович, алдыйсы-ы-ың. «Чыннан да. ник алдашып утырам соң әле мин...» Кинәт аның күңелендә ярсу купты, күп еллар буена җыелып килгән нәфрәт менә-менә вулкан булып шартлап чыгар кебек иде. Тәбәнәк буйлы, кысык күзле бу кешене менә шушында, менә хәзер утыз икеле ачкыч белән башына сугып үтерсәң, гөнаһ булмас иде, мөгаен. Больницада үлгән авырулар өчен, киресенчә, үч алып савап кылу булмас иде микән? Нинди ямьсез кеше.. Элегрәк, бергә эшләгән вакытта күзгә чалынмаган ямьсезлекләр бихисап икән бу бәндәдә. Нинди күзләр — шомырт бөртеге сыман гына. Башының формасын кара — кыска буена тәңгәл түгел, гарипләрчә олы. түгәрәк булып тора. Тәлгатьнең бөтен нәфрәте тышка бәреп чыкса, бу хәшәрәттән юеш урын, канлы тап кына калыр иде, мөгаен. Әмма ләкин галәмәт гайрәткә ия булган _ әркизә! Кулымны суздым мин Тик менә никтер ныграк — |гЧ сузмадым Югыйсә, тырышкан булсам, кулым җитәр дә иле шикелле. Үзеңдә төшеп батырмын дип курыккансыңдыр Фәиз шатланып куйды, чөнки кемнеңдер аз гына булса да аклавы, бу вакыйгада аны акларлык кечкенә генә бер ишарәнең булуы бик кирәк иде. Ул инде ничәмә еллар дәвамында акланыр! а гырышып карый, ләкин һичничек үзен гафу итә алмый Нәркизә аны аңларга тырышса да, ул үзен аклый алмастыр, чөнки бу турыда күн уйланды инде. Шуңа да карамастан, кемнеңдер акларга омтылуы барыбер кирәк иде аңа. Әйе, әйе, әйе, дин кабатлады ул, сабыйларча шатланып Мин үзем дә батачак идем Тик кинәт шундук аның йөзе караңгыланды, чөнки күп еллар буена калыплашкан гаеп аның шатлыгын бер мәлдә юк и I те. Ә бәлки ба т маган булыр идем Кулымны сузып мат ашканнан соң мин йөгердем. Берәр таяк, күсәк табылмасмы дип. Әллә соң болай гына, куркып кына йөгердемме икән? Ул хатынына карап катты, гүя. бу сорауга җавапны Нәркизә бирергә тиеш иде Нәркизәдә исә бары тик бер фикер иде Хәзер башыңны катырып утырма инде! Коткарырлык булса коткарыр илең бит! Их. Нәркизә, алай гына түгел шул. Күңелем шунда ук ничек!ер сизде. Кулны сузганда әллә нинди коч тыйган шикелле булды мине Коткарып була иде аны Ярдәм итәргә мөмкин иде. Менә ничә ел узды инде, шуны һич аңламыйм, гөшенә алмыйм ник коткармадым мин аны??? Үз-үзеңне шуңа «ашыйсың» мыни сон син? Әйе Зәбирне кызганганга күрә генә үзеңне гаепле саныйсындыр Юк, юк. алай түгел! Белмим, аңламыйм. Ул тагын чыраен сытып хатирәләрендә казынды —Алтынны үземә генә алу теләге дә юк иде ләбаса Хәзинә үземә генә калсын дигән уй ялгышып кына да башыма килгәне булмады Ник сузмадым кулымны’ Нинди коч туктат- ты?.. Сузгансың бит кулыңны Коткарырга маташкансың бит инде' Дәвамы Башы 3 санда - Суздым Ләкин кулны ныграк сузган булсам, ярдәм итә ала идем, диде Фәиз ниндидер ялварулы тавыш белән. Ул тырышып-тыры- шып үзенең гаеплелеген исбатларга омтылды. Исбатлый алмавын бик авыр кичерде, шуңа күрә хатынына кат-кат аңлатырга тырышты. Ул үзенең гаебен исбатлауга һәм шул ук вакытта кемнеңдер, аның исбатлавына каршы торып, акларга тырышуына мохтаҗ иде. Нәркизә бер чарасыз аптырап карап торды. Җәфаланма! — диде ул аптырагач - Ник үзеңне-үзең бетерәсең? Аның белән бергә батып үлсәм, яхшырак булыр иде лә. Җүләр! дигән булды Нәркизә. Ә үзе эчтән генә уйлап куйды: әлбәттә, шул вакытта батып үлсә, яхшырак булыр иде. Чөнки болай интегеп яшәүдән ни рәхәт! һәм шундук бу дорфа, ямьсез уйдан башын арындырды.—Синең бернинди гаебең дә юк. — Аңламыйсың син... Ул сулкылдый башлады. Тагын өянәге купты. Нәркизә нишләргә белмәде, утырган урыныннан торып басты да шулай бер хәрәкәтсез аңа текәлеп карап торды. Фәизнең гадәттәгечә курку өянәге бу. мондый вакытта аңа ярдәм итеп булмый, ул үзенең даруын каба да, әкренләп тынычлана. Фәиз, гадәттәгечә, ары-бире йөренде, кыяфәтеннән төсе качты, салкын тир бәреп чыкты. Аның тынычландыра торган дарулары күп, ләкин аракы эчкәч дару кабарга ярамаганга, Нәркизә, кырт кисеп, каршы төште. Нәркизә җан сыкравы белән иренең шашынып бүлмә буйлап йөренүен күзәтеп торды. Шулай да тора-бара Фәиз тынычланды. Күрәсең, куркыныч хикәяне тәмамлау, күп еллар күңелендә бикләп йөргән кайгыны башка берәү белән уртаклашу өянәкне зурдан куптармады — аның җанына әкренләп тынычлык керде. Ул, тышка чыгып, ишегалдында саф һава сулап йөрде. Никтер бу юлы тәмәке тартасы да килмәде, тәмәке тартмау уңай тәэсир итте, ахрысы, чөнки тарткан саен күңелләр болганып, кан тамырларында спазмалар башлана да хәле авыраеп китә иде. Яңгырдан соңгы һаванын шифасы тидеме — өянәк тәмам ерагайды. Сөйләдем... Нәркизәгә хәзер мәгълүм. Ул мине гаепләми. Миннән курыкмый. Киресенчә, аклый мине. Нигә сөенәм соң әле мин! Нәр- кизәнең гаепләмәве мин гаепсез дигән сүз түгел бит. Нәркизә берни аңламый! Мин бит үз-үземне аңламый иза чигәм!!! Шулай булгач, кайлардан килеп шул мескен хатын мине аңласын! Алайса, нишләп сон мин аның сүзләренә колак салып утырам! Әгәр ул мине гаепсез ди икән, моңа ышанудан миңа ни файда?! Иң мөһиме — мин бит үземә үзем ышанмыйм Нәркизәнең фикере пүчтәк булгач, нигә мин аңа сөйләдем, нигә сөйлим?! Хәер, кемгәдер сөйләргә кирәк бит Алайса, Нәркизә үз фикерен әйтергә хаклы. Әгәр ул мине гаепләсә, күңеллерәк булыр идемени?! Фәизнең башы тагын болгана башлады. Туктале. нишлим мин! Зур эш эшләдем бит. Ничек бар, шулай сөйләдем. Хатыным мине аклый. Тагын нәрсә кирәк? Ләкин эчтә кемдер, нәрсәдер «ЮК! ГАЕПЛЕ!» дип пышылдап торды. Фәиз ул авазга колак салмаска тырышты. Ничек кенә булмасын, күңелдә барыбер канәгатьләнү бар. Сөйләүнең нәтиҗәсе бик куркыткан иде Нәркизәнең аның яклы булуы шулай да бераз хәл кертте. Тора-бара тәгаен аңлармын үземне, күңелемнең асылына төшенермен, сорауларга җавап табармын, гаеплеме-юкмы икәнемне ачыклармын дигән өмет барлыкка килде. Бүгенге сөйләүнең төп нәтиҗәсе шул булды азмыни бу? Ул өйгә керде. Нәркизә яткан иде инде. Фәиз бер сүз дәшмичә чишенеп ятты һәм күптән онытылган изрәү белән каты йокыга талды. әиз сазлык I ан сраккарак китәргә ашыкты. Бу минутларда ул урманда адашып калудан да курыкмады. Сазлык куркыныч, анардан читтә булырга кирәк. Урман, чыннан да. кичен чык- кысыз кебек иде. Ул юмам хәлдән тайды, юан усакка сөялеп торды да тагын атлап китмәкче булды, ләкин шунда анын җуеп, агач төбенә ауды. ...Аңына килгәндә өстә агач яфраклары да. күкнен алама болытлары да күренмәде Өстә фәкать ак төс кенә иде Кеше тавышы да ишетелгәндәй булды. Дару исе бугай Анына килгәч, хастаханә палатасында ятуын аңлады Башын борып як-ягына карамакчы иде җитешә алмады, анын өсте- нә ак халатлы абзыйның түгәрәк йөзе иелде. Ул дикъкать белән бик озак карап торды Фәизгә ул хөкемдар булып тоелды Төрмә микән әллә бу? Юктыр Төрмә мондый булмыйдыр. Ә-ә-ә, төрмәдә дә больница бар биг. Әле сул булмады лабаса. Төрмә булса да. хет җәһәннәм булса да, барыбер түгелме? Юк, юк! Хөкем барыбер куркыта Дөньясына битараф булган сурәттә дә алда көткән нәрсә барыбер куркыта! — Яшибезме'.’ диде ак халатлы абзый һәм ягымлы итеп елмайды. Шуннан соң, карават кырыена утырып, Фәизнең пульсын тикшерде, йөрәген тыңлады һәм караватта бер хәрәкәтсез я гучы тәкъдир колынын башын сыпырып үзе үк җавап бирде Яши-и-и-без. Мондый ягымлылыкны, җылылыкны Фәизнең күптәннән татыганы юк иде, ә бәлки беркайчан да татыганы булмагандыр. Кинәт рәхә> булып китте. Тартылып, суырылып калган ап-ак ябык бите буйлап мөлдерәмә күз яшьләре тәгәрәп гөште. Кая бара идең сазлыклар, урманнар аша? диде сөйкемле тавыш. Белмим, дип пышылдады Фәизнең күгәргән иреннәре — Оныттыңмыни? Юк, юк, җавап бирергә кирәк Белмим һәм оныттым дигән җаваплар белән барыбер котылып булмас. Интуиция дигән нәрсә үзе җавап бирле — Онытмадым Казанга бара идем мин Ә нишләп җәяү барырга булдың? Чөнки акчам юк иде. Чыннан да, Фәизнең аңы түгел, иш унциясе сәйләнне. Сораулар бү юн ишетелмәде Фәиз җиңел сулап куйды, һәм шундук тагын йөрәге жу men китте допрос түгел микән бу? Мөгаен, шулайдыр. Әкренләп барысын да сөйләтерләр, ахрысы Ләкин табибның аталарча ягымлы iавышы тагын тынычландырып җибәрде. Истощение диде врач, ниндидер прибор белән мәшгуль булып. Алай куркыныч нәрсә юк. энекәш. Рас инде сазлыкка батып үлмәгәнсең икән, димәк, озак яшәячәксең. Врачның әйткән сүзләре тынычландырырга да өлгермәде, җөмләләр юкка чыгып, бары тик бер сүз генә болай да тубал шикелле күпергән башта чыңлап калды: САЗЛЫ К Аның янә күз аллары карашыланын китте, оеп беткән авыз тагын ла ныграк тәмсезләнде. Ул. күзләрен йомып, пышылдады Ә Зәбир?” Нәрсә? Зәбир кайда? Нинди Зәбир, энем’’ Зәбирне коткармадыгызмы? Син берүзең генә түгел идеңмени ” Берүзем илем, дип кырт кисте Фәиз Ф Бу — район үзәге больницасы иде. Ике атна эчендә Фәиз аякка басты. Больницадан чыкканда палатада бергә яткан пациентлрдан әҗәткә акча сорап карады. Имеш, аннары Казаннан җибәрермен. Әмма бу сәер егеткә беркем дә акча бирмәде. Ә врачтан сорарга читенсенде— болай да түләп бетермәслек игелек күрде аңардан. Шулай игеп, ул бер тиен акчасыз район үзәге буйлап атлады. Бу— поселок сыманрак шәһәрчек иде, үзәк урамда да агач йортлар булгач ничектер күңелдә өмет туды — бәлки ярдәм итәрләр. Картлысына ике милиционер килүен күргәч ул коелып инде. Хәтта кире йөгерергә дә исәбе булды. Ләкин батырчылык итмәде йөгерергә. Милиционерлар, быдыр-быдыр сөйләшеп, аңа игътибар итми үтеп киттеләр. Фәиз кызурак атлады. Бер кирпеч йорт янындагы иске «Волга» машинасы астыннан берәүнең яртылаш гәүдәсе чыгып ята иде. Фәиз машина янына барып чүгәләде. Машинаның нәрсәсендер аһ-ваһ килеп борып ятучы агай, аның килеп туктаганын сизеп, үрмәләп чыкты. — Исәнме, абый. — Сәлам.— диде илле-илле биш яшьләрдәге пеләш башлы агай — Тыңлыйм. - Минем Казанга барышым... — Шуннан? Илтеп куй дисең мәллә?—диде агай елмаеп.— Алдан ук әйтеп куям: бу карт тәре белән әллә кая ерак китеп булмый. Рессорлар беткән. — Юк, мине илтергә кирәкми. Мин акчамны югалттым. Мине.м беркемем дә юк. Сезнең больницагызда ятып чыктым. Миңа ярдәм итә алмассыз микән? Агай ачкычларын җыеп багажникка салды да, Фәизне җентекләп күзәтәкүзәтә, кулын чүпрәккә озак итеп ышкыды. — Әйдә, керик,— диде ул. Шуннан соң өйгә кереп киттеләр. Аларны җете кызыл халат кигән юан гәүдәле апа каршы алды. — Нәҗибә, ашарга берәр нәрсә әтмәллә.—дип хатынына дәште абзый. Аннары Фәизгә мөрәҗәгать итте.— Исемең ничек? Фәиз уйлап торды — ялган исем әйтүдән ни файда? — Фәиз. — Мин Тәлгать абыең булам. Шактый бай җиһазлы һәм тук тормышлы йорт иде бу. Тәрәзә кашагаларыннан. савыт-сабадан, җиһаздан, гомумән, һәр нәрсәдән затлылык бөркелеп тора иде. Нәҗибә өстәлгә каймак, күпереп пешкән йорт ипие, салкын каз ите чыгарды. Фәизгә шикләнеп карый-карый чәй ясады да ишегалдына чыгып югалды. Ир белән егет сөйләшә-сөйләшә ашый башладылар. — Син әйдә, кыюрак бул. Аша. диде хуҗа кеше Фәизнең чыраеннан ук ач икәнен күреп. — Рәхмәт, диде Фәиз һәм кыюсызланып кына ашарга тотынды. — Син кайдан соң үзең? — Т. шәһәреннән. Детдомныкы мин. — Ә монда ничек килеп эләктең? - Заводтан увольняться иттем дә. Казанга барырга чыктым. Авырып киттем. — Нәрсә булды, кай төшең авырта? — Нервное истощение диделәр бугай. Ә-ә-ә, нишләп алай? Япь-яшь килеш... минем яшькә җиткәч нишләрсең? Фәиз ашаудан туктады. Тәлгать сораулары белән интектергәнен аңлап алды. — Аша, аша.—диде ул.— Мин бит үзем врач кеше, шуңа кызыксынам. Фәиз куркып карап торды. Врач булгач, чирләүнең сәбәбен аңламагае дип уйлады ул Юк. әнә бит ул нинди йөзле Мәрхәмәтле кешегә охшаган. Табиб бит ул. Таоиб карак була алмыйдыр. Мондый кешедән әшәкелек көтәргә кирәк түгел. Казанда берәр туганың бармы? — Юк. — Син метеор белән барырга җыенасыңмы? Дөресен әйткәндә, Фәиз .моннан Казанга ничек барырга мөмкин икәнне дә белми иде. — Метеор белән барып буламыни?—диде ул. Агай аптырап карап куйды: — Әйе, елга пристанена төшәсең дә билет алып китәсең. Фаизнең моннан тизрәк чыгып сызасы килә башлады. Аппетит начар, ә инде сөйләшергә ният бөтенләй юк иде. — Тәлгать абый, —диде ул төссезләнеп калган күзләрен хуҗага төбәп, - зинһар. булышыгыз, акча биреп торыгыз миңа билетлык кына булса да. — Бирермен, бирермен, аша әле син. — Рәхмәт, туйдым мин. — Ничә сум кирәк соң сиңа? — Белмим. — Егерме биш сум җитәме? — Җитә, -диде Фәиз шатланып —Җитә. Мин сезгә берәр айдан кайтарып бирермен. Ант итәм. Тәлгать өйалдына чыгып кычкырды: Нәҗибә, кил әле! Ишек ачык калганлыктан аларның сөйләшкәннәре ишетелеп торды — Нәҗибә, егерме биш сум бир әле. Нигә ул? — Бу малайга биреп торыйк. Ятим ул. Казанга бара. Акчасы юк. — Син аны беләсеңме соң? Юк Шулай булгач, нишләп мин аңа акча бирергә тиеш! — Алай ярамый инде Бирик Бер таныш түгел кешегә.. Кыяфәтен кара син аның. Әллә нинди малай бит ул. Күн сөйләшмә инде. Яңа гына больницадан чыккан ул. Нәҗибә борын астыннан мыгырдап өйгә керде, аның артыннан Тәлгать кереп өстәл янына утырды. - Хәзер, диде ул. Фәизгә күз кысып Нәҗибә олы як тан егерме биш сум алып чыгып иренә бирде дә. Фәиз ягына шикле караш ташлап, янә ишегалдына юнәлде Хуҗа хатынның мөгамәләсе бик авыр тәэсир итсә дә. Фәиз акча булуыннан бераз хәлләнеп китте, җиңел сулап куйды. Берәр айдан мин сезгә кайтарырмын. Адресыгызны, фамилиягезне язып алыйм да. Юк. син ул акчаны монда күчертеп маташма. Минем Казанда улым укый медицина институтында Шуңа кертеп бирерсең Хәзер мин сиңа аның адресын язып бирәм. Ул анда бер карчыкта фатирда тора. Ярар. Акчаны һәм адрес язылган кәгазьне кесәсенә тыгып куйгач. Фәиз ничектер читенсенеп. чыгып китәргә кыймыйча утырды. — Рәхмәт инде сезгә. Тәлгать абый Тәлгать аның иңеннән какты: — Әйдә, саф һавада бераз сөйләшеп утырабыз. Метеорга иртә әле. Ә билетны алыр! а җитешерсең, анда бүген кеше күп булмаска тиеш Алар йорт каршында яткан имән бүрәнә өстенә чыгып утырдылар Димәк син Т. шәһәреннән? — Әйе. Мин бит шунда эшләдем врач булып, үзәк больницада. Шулаймыни! диде Фәиз гаҗәпләнеп. Сез нинди врач соң? Хирург идем. Хәзер пенсиядә. Партком секретаре белән уртак тел табып булмый башлады соңгы вакытта, шуңа гына чыктым пенсиягә. — - Сукыр эчәгеләренә операцияне сез ясый идегезме? Тәлгать сагаеп калды: — Әйе, ясый идем. Ник алай сорадың? Минем әнием сукыр эчәгенә операция ясаган вакытта үлде. Шул сез эшләгән больницада. Ничәнче ел иде ул? — 1968 нче елны бугай. Тәлгать башын аска иеп уйланып утырды Үлүчеләр булгалады инде... Нишлисең бит. Исеме, фамилиясе ничек иде әниеңнең? Зифа исемле иде, фамилиясе Сибгатуллина. Бәлки сез ясамагансыздыр операцияне. Сез бит анда бер генә хирург булмагансыздыр? Тәлгать хәтерли иде Сибгатуллинаны. Ул ясады операцияне. Канны туктата алмадылар. Ул, ялганлап, мин түгел дип әйтә дә алган булыр иде. Әмма никтер алдашасы килмәде: Мин ясаган идем операцияне, диде ул, авыр сулап.— Үлүчеләр булды. Гаебем бар, гөнаһым бар. ничек кенә аклансам да... Фәиз торып басты: Ярый, киттем мин. Улыгызга кертеп бирермен акчаны, борчылмагыз. Метеорга ярты сәгагь бар әле. Әле билет аласы бар. Шушы урам белән барыргамы? Тәлгать урыныннан кузгалды. Ул аны чатка кадәр озата барды һәм уңга борылгач ишарәләп күрсәтте: — Менә шушы урам белән төш, пристаньга килеп чыгачаксың. Фәиз никтер саубуллашырга онытты. Тәлгать аның артыннан бик озак карап торды. Фәиз. башын аска иеп, әкрен генә атлады. Нинди якты йөзле кеше, ә үзе күпме кешене коткара алмаган. Әнисе дә шуның өстәлендә үлгән. Коткара алмагач, гаеплемени инде ул? Башка күсәк белән органдай итеп хәтергә сазлыктагы вакыйга килеп төште Фәиз. шул хатирәләрдән качарга теләгән сыман, тизрәк атларга тотынды. Әйтерсең, үзеңнән үзең качу мөмкин! Метеорга кереп утыргач, ул тәрәзәдән карады һәм эсселе-суыклы булып китте — котычкыч күз карашы белән аңа бер бәндә текәлеп тора иде. Күн курткадан, башына иске эшләпә кигән, аякларында күнитек. Ул Фәизне танырга тырышып карап тора иде, ахрысы. Кем бу? Фәиз исенә төшерә алмады — таныш кеше түгел иде. Күзәтүче сәер зат кинәт метеорга таба ыргылды. Ләкин соң иде инде, метеор кузгалды. Күн курткалы бәндә чыраен сытып, йодрыкларын төйнәп төкереп куйды һәм пристань палубасында калып кечерәйгәннән-кечерәйде. Кем бу? Уголовный розысктанмы? Охшамаган. Алтын белән бәйлеме бу очрашу? Кем бу? Бәлки аңа карамагандыр әле. . Юк. юк, аңа текәлеп карап торды! Баш нәрсә уйларга белмичә, исәңгерәеп бетте. Барлык уйлар бер боламык булып башта кайнадылар. Тирә-як гүзәл иде. Әмма бу матурлыктан ни мәгънә җанда хәсрәт булгач! Метеор кош сыман очгы. Мәңге барырга иде менә шулай, ераккарак. беркем куып җиталмый торган тарафларга, югалырга, онытылырга иде. үн курткалы кеше пристаньнан китәргә ашыкмады. Ул бик каты уйланып суга карап торуында булды. Янәшәдә генә унике-унөч яшьлек малай кармак белән балык тота иде. ул аннан жавап алырга өметләнмәсә дә. шулай да сорап куйды: Энем, метеорга бер саргылт чәчле яшь егет утырды, бәләкәй генә буйлы... Күрдеңме син аны9 — Әйе, күрдем. — Синең аны монда моңарчы күргәнең бар идеме9 — Юк. — Кайсы яктан килгәнен дә белмисеңме? — Белмим. Тәлгать абый беләдер әнә — Кайсы Тәлгать? — Теге, врач... «Волгасы» да бар аның. — Әйе, әйе. — Бу егет шулардай чыкты, алар әле бүрәнәгә утырып сөйләштеләр дә. Мин ул вакытта тиреслегебездә суалчан җыйдым — Точно Тәлгать абыеңнардан чыктымы9 — Әйе. — Рәхмәт, энекәш. Күн курткалы кеше, малайлар сыман җитез итеп, җиңел генә йөгерде. Малай калкавычын онытып абый кешенең чабуына аптырап карап калды. ...Үлгән пациенткаемның улы белән очрашу пенсиядәге врач Вахитов Тәлгать Назыймовичка гаять авыр тәэсир калдырды. Ул хәтта машинасын рәтли башларга да яңадан үзендә хәл тапмады. Әллә ничек бу язмышлар. Алай зур кайгылар да юк кебек, ләкин, ләкин Бер уйлап карасаң, бу дөньяның кызыгы, рәхәте дә шуның хәтле генә. Үзең гаепле түгел дә шикелле, әй уйлап баксаң, кем гаепле соң?! Операция өстәлендә үлүчеләр байтак булды. Әлбәттә хирургның гаебе була. әмма... сәб.әпләр дә бихисап бит! Пациентның организмы ныкмы, юкмы. Тиешле дарулар вакытында кул астында буламы Операциянең катлаулыгы ни дәрәҗәдә. Тик шулай да... Тик шулай да.. Кулына скальпель тоткан кешенең өстенә төшә бит җаваплылык Күп очракта аның гаеплеме-юкмы икәнлеген исбатлап та булмыйдыр. Күп очракта гына түгел, гомумән билгеләү мөмкин түгелдер. Сугыштан соңгы елларда Тәлгатьнең әтисе РайПО рәисе булып эшләде. Авыр елларда да аягында нык торучы, хәлле, абруйлы кеше буларак, ул бердәнбер улына тиешле белем бирүне, аны аякка бастыруны иң мөһим бурычы дип санады. Тәлгать армиядән кайткач, әтисе хәтта аның белән киңәшләшеп тә тормыйча карар кылды: медицина институтына керәсең! Мәктәптә начар укыса да. медицинага күңеле тартмаса да. Тәлгать әтисенә буйсынды һәм танышлык белен институтка урнаштырылды. Уку җиңел булмады Тырышуын тырышты, лекцияләргә тәртипле генә йөрде, белемне алырга омтылды, табиблык фәненә хәйран кызыксынуы да уянды. Гик нәрсәдер җитми иде күңелдәме, баштамы. Әтисенең әшнәләре аша әткәләптөрткәләп тәмамлады ул институтны Блат белән кереп, башы җитмәгән килеш, катлаулы фәнне «кимереп» интегүеннән элегрәк үзе чигенсенсә дә. тора-бара ияләште, чөнки аның шикелле ганышлык-дуслык белән укучы студентлар — булачак врачлар бихисап иде. Аннары, укыгач, белем алгач, беркавым эшләгәч, практика үткәч, һичшиксез врач булачагына елдан-ел ышана барды Бу ышанычны институттагы укытучылар гына түгел, әтисе, әнисенең дуслары да аңына сеңдерүгә өлеш керттеләр. К Диплом алып, Т. шәһәренең үзәк больницасына урнашкач, баштарак авыр булды. Монда да әтисенең дуслары ярдәмгә килде. Горкомның беренче секретаре Тәлгатьнең әтисе белән ахири дуслар иде. Күп тә үтмәде, Тәлгать инде бүлек мөдире булды. Әмма ләкин, больницада эшли башлап, ияләнеп, хәйран гына тәҗрибә тупласа да, үзеннән канәгатьсезлек хисе күңелендә яши бирде. Укып йөргәндә андый канәгатьсезләнү юк шикелле иде. Бу —кешенең үз эшеннән канәгать булмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылуы түгел иде. Бу канәгатьсезлек — кемдер каршында, нәрсәдер алдында үзендә гаеп тою нәтиҗәсе иде бугай. Операция фаҗига белән тәмамланган саен аның үз-үзенә ышанмавы һаман арта торды. Үз урынында түгел иде ул. Китәргә дә соң инде хәзер. Должность бар, дуслар күп, блат һәм дәрәҗә җитәрлек. Кая китәсең һәм дә ник китәсең?! Бөтен ил шулай яши. Блат, кодалык, партиягә тугрылылык. Әнә бит, эшләр бара. Уңышлы тәмамланган операцияләр күпме! Күпме кеше рәхмәтләр укый. Ә инде үлем- китемгә килгәндә. Нишләмәк кирәк. Сирәк була бит андый очраклар. Тик шулай да... Тик шулай да... Кайвакыт тиешле, кирәкле дарулар җитми. Алар складта бар, әмма кемгәдер махсус алдырганнар аны. Кайсыдыр трест начальнигының туганнан туган сеңлесенең диплом яклыйсы бар икән, шундагы бер профессорның абыйсының малаена әлеге дарулар кирәк икән. Менә бит ул ничек, акылдан язарга мөмкин. Завхозның гына да дус-ишләре күпме! Үзе бер дөнья, аерым бер тарих. Барыбер шуның белән бергә эшләргә кирәк, чөнки бер төен булып бәйләнгәннәр. Бер система, бер үк яшәү рәвеше. Син ул завхозга тел тидереп кара әле! Ул синең турыда әллә ниһәр белә, хәтта үзең белеп бетермәгән нәрсәләрне дә исеңә төшерүе ихтимал. Сәлим Сәл- мәневичне коры кул белән эләктереп булмый. Егерме ел бергә эшләргә туры килде. Бер-берсен күралмасалар да. тышка бик чыгарырга тырышмадылар. Болай, аңлатырлык сәбәп тә юк иде кебек дошман булырга. Шулай да уртак телгә килә алмый иде алар, никтер, һәм ачыктан-ачык талашу-сугышуга да бармыйлар иде Дошманлык фәкать эштә чагыла иде, чөнки эштә көн саен юллар кисешеп тора һәм бер-береңне күзәтеп торасың. Больницаның баш врачы итеп билгеләнгәч, Тәлгать Назыймович шулай да баш имәс завхозны урынына утыртмакчы булып карады. Әмма конфликт тирәнәйде, ә Сәлим Сәлмәневичне ни эшеннән чыгарып, ни куркытып булмады. Таянычлы кешеләре бар иде завхозның. Ә Тәлгать Назыймовичпың җәмгыятьтәге урыны әтисе исән вакыттагы кебек түгел иде инде. Күрәсең, дус-ишләр белән, танышлар белән кодалык элемтәләрен саклау—шулай ук аерым бер, үзгә сәләт таләп итәдер. Тәлгать Назыймовичта бу сәләт юк иде. ахрысы. Кемнеңдер шикаяте буенча больницаны тикшерергә Мәскәүнең үзеннән комиссия килгәч. Тәлгать Назыймовичны баш врач эшеннән алып, гади хирург итеп калдырдылар. Ул моңа бик кайгырмады шикелле, ләкин җанында үзгәреш булмый калмады. Аның медицинага аяк баскан көннәрендә туган курку, үзендә бу өлкәдә эшләрлек сәләт тапмау, уңышсызлыкка ирешермен дип каушау янә бербөтен комплекс булып күңелдә калыкты. Үзен баш табиб буларак саклый алмаган, врачлар арасында зур абруйга ирешмәгән, даруфәләннәр сатып-алып. караңгы вә кыңгыр эшләр белән күп еллар маташып ятучы завхоз Сәлимне җиңалмаган кеше кемнедер авырудан, үлемнән коткара алмыйдыр шикелле тоела башлады аңа. Кызганыч ки, соңгы вакытта аңа катлаулы операцияләр туры кил- гәләде. һәм ул үз-үзенә ышанычны югалта барган саен, операцияләр уңышсыз тәмамлана башлады. Пациентларның үлеп китү очраклары ешайды. Гәрчә инде Тәлгать Назыймовичның тәҗрибәсе зур булса да, Мәскәү комиссиясе, әйтерсең, аның тәҗрибә туплаган «мин»ен алып китен, блат белән тегендә-монда кертелә торган «мин»ен генә калдырып киткән иде Эштән азат итүләрен үтенеп, гаризаны ул үзе. беркемнән тәкъдим һәм боерык көтмичә язды. Калырга өндәүче булмады, шулай да яңа баш врач: - Эшләр идегез әле.— дигән булды. Арыдым, - диде Тәлгать Назыймович. һәм ул. чынлап та, арыган иде. Ул системадан арыган иде. Әшнәлек, кодалык, кемгәдер һәрвакыт бурычлы булып, «син миңа, мин — сиңа» тәртибе буенча ясалма туганлык ардырды Кыскасы, гомер буе, артист булмаган килеш, артистланып яшәү ардырды. Өстәвенә әле, күңел кушуы буенча врач булмаган килеш, врач эшен башкарырга туры килде. Тәлгать Назыймович пенсиягә чыккач. Сәлим Сәлмәневич та завхоз урынында озак эшләмәде Ниндидер статья да кулланмакчы булганнар үзенә, әмма ләкин, сез нәрсә, ул бит больницаның завхозы булып эшләгән кеше гомер буе! Аны нинди статья алсын ди! Зур урман хуҗалыгының җитәкчесе булып барды ла урнашты. Элеккедән ким-хуррак булмады, кайгыга батып, хәсрәт чигеп йөрмәде, зарланмады, кемнәргәдер үпкәләп йөрмәде Тотты да алпавыт шикелле зур хуҗалык белән урманда яши башлады. Сәлим Сәлмәневич бит ул! Гомер буе хастаханәдә завхоз булып эшләгән кеше! ...Күн курткалы кешене Тәлгать Назыймович әллә каян ук күреп, танып алды. һәм аның җил-җил атлап якынлашуы күңелгә бер дә шатлык өстәмәде. киресенчә, бу кеше белән сөйләшергә туры киләсен бедү болай да караңгыланып киткән күңелгә төкселекне ныграк өстәде. Хәтта качарга да нияте булды, тик никтер үзен туктатты һәм ачкычларны иске күн янчыкка гутырыи машинаның багажнигына ташлады да килүчене көтеп капка янындагы эскәмиягә утырды. Килүче завхоз Сәлим Сәлмәневич иде. «Бәлки минем янга килүе түгелдер Ә кем янына килсен икән ул? Монда кеме бар аның? Беркеме дә юк бугай. Монда аның бер тапкыр да күренгәне юк иде Урман хуҗалыгы ерак түгел гүгелен Шулай да. нишләп йөри икән ул монда? Минем янга килә инде, тагын кем янына килсен!» Әссәламегаләйкем, дип елмайды Сәлим килеп җитәрәк. Коммунист башың белән мөселманча исәнләшәсең, дип шаярткан булды Тәлгать, җелеген корыткан элекке завхозның бигүк чиста булмаган кулын кысып. — Утыр әйдә. Сәлим янәшә утырып фуражкасын салды, шуның белән битендәге эре гир бөртекләрен сыпырды. Коммунист булсам да, мин бит урманда хәзер, диде уя һәм Тәлгатькә карап гагын бер ыржайды Картаеп киткәнсе-е-е-ең. Гомер уза бит. Син дә яшәрүгә таба бармыйсың. __ Шулай шул. диде Сәлим, авыр сулап, урманда тынычрак булмасмы дигән идем. Кая ул! Җан тынычлыгы юк барыбер. Тәлгать көлемсерәп. Үзеңнән үзең качып булмый шул, диде Сәлим аңа җитди генә карап куйды Ә минем үземнән качарга тырышканым да юк Бәлки син үзеннән котылырга ниятлисеңдер Тәлгать башын чайкап көлеп җибәрде: Күрешмәгәнгә байтак вакыт узды, ә менә очрашкач әңгәмәбезнең рәте юк Син миңа кунакка килдеңме. әллә минем белән талашыргамы?.. Сәлим кыяфәтен үзгәртергә ашыкты, ясалма ягымлылык белән Тәлгатьнең иңеннән кагып куйды — Нишләп мин синең белән талашыйм ди. Нәрсә, безнең бүлешәсе мал юктыр бит! Монда, поселокта эшләрем бар иде... Туктале, мәйтәм, Тәлгать Назыймович ни хәлләрдә яшәп ята икән... Ничек соң сәламәтлекләр? Нәҗибә ни хәлдә? — Аллага шөкер, беркөе. Үзеңнең эшләр барамы соң? — Бара. Авыр инде. Урман хуҗалыгы бит ул. — Әлс ничек ияләшеп эшли аласың. Мин булдыра алмас идем. — Башыңа төшсә булдырырсың. Т. шәһәрендә булгалыйсыңмы? — Юк. Анда бер генә дә йомышым төшкәне юк, Аллага шөкер. — Ха-ха-ха. Тәлгать Назыймович, син дә Алланы еш телгә ала башлагансың. Тәлгать Назыймович бу ямьсез кешенең ни йомыш белән килгәнен аңларга тырышып, җентекләп карап торды. Махсус килгәнгә охшаган. Әдәп саклап, аны өйгә чакырасы итте: — Әйдә, Сәлим Сәлмәневич, өйгә керик, берәр чынаяк чәй эчәрбез. — Юк. юк. Тәлгать Назыймович. монда гына беркавым сөйләшеп утырыйк, вакытың булса инде. — Вакыт күп хәзер. Сәлим як-ягына карады, күккә башын күтәргән булды: — һава шәп. чиста. — һава әйбәт бездә,— диде Тәлгать, канәгать төстә. Сорау Тәлгать өчен көтелмәгән булып чыкты: — Синнән бер унбиш минут чамасы элек бер үсмер егет чыкты. Кем ул? Тәлгать аптырап китте, чөнки элекке завхозның килүе больницадагы эшләр белән бәйледер дип уйлаган иде. Ул ничек җавап бирергә дә белмәде, аның каушабрак калуы Сәлимне дә бераз пошаманландырды. Үлгән пациентканың улы булганлыктан, Тәлгать әллә ниләр уйлап бетерде. Ник сорый Сәлим бу егет турында? Нәрсә кызыксындыра аны?.. — Нишләп ул егет кызыксындыра сине?— диде Тәлгать, нинди җавап бирергә дә куркып. — Юк. Кемең ул синең? Нишләп дулкынлана башладың? — Казан егете ул,—диде Тәлгать үзен кулга алып.— Маратның дусты. Монда бер кыз янына килгән дә юл уңаеннан Мараттан сәлам әйтергә кергән. Марат кереп чыгуын үтенгән. Сәлим авызын кыйшайтып ямьсез итеп елмайды һәм сытып чыгарды: — Алдыйсы-ы-ың, Тәлгать Назыймович, алдыйсы-ы-ың. «Чыннан да. ник алдашып утырам соң әле мин...» Кинәт аның күңелендә ярсу купты, күп еллар буена җыелып килгән нәфрәт менә-менә вулкан булып шартлап чыгар кебек иде. Тәбәнәк буйлы, кысык күзле бу кешене менә шушында, менә хәзер утыз икеле ачкыч белән башына сугып үтерсәң, гөнаһ булмас иде, мөгаен. Больницада үлгән авырулар өчен, киресенчә, үч алып савап кылу булмас иде микән? Нинди ямьсез кеше.. Элегрәк, бергә эшләгән вакытта күзгә чалынмаган ямьсезлекләр бихисап икән бу бәндәдә. Нинди күзләр — шомырт бөртеге сыман гына. Башының формасын кара — кыска буена тәңгәл түгел, гарипләрчә олы. түгәрәк булып тора. Тәлгатьнең бөтен нәфрәте тышка бәреп чыкса, бу хәшәрәттән юеш урын, канлы тап кына калыр иде, мөгаен. Әмма ләкин галәмәт гайрәткә ия булган