БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ
Гази Кашшаф (ТУУЫНА 90 ЕЛ) Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Гази Кашшаф 1907 елның 15 апрелендә элеккеге Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яна Арсланбәк авылында мулла гаиләсендә туа 1920—1925 елларда ул Бәләбәй шәһәрендә укытучылар семинариясендә укый, аннары. Казанга килеп. Көнчыгыш педагогия институтына керә Шуннан сон төрле урыннарда тел-әдәбият укыта. 1937 елда Г Кашшаф китап нәшриятына эшкә күчә. 1942 елның октябрендә аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының баш редакторы итеп билгелиләр Г Кашшаф бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип Анын беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, студент чагында ук басыла башлый Утызынчы елларда инде ул аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр постановкалары турында язган мәкалә-рецензияләре белән үзен әдәбия г-сәнгать дөньясын нечкә аңлаган югары зәвыклы тәнкыйтьче итеп таныта Бер үк вакытта ул прозада да үзенең көчен сынап карыйхикәяләр, повестьлар яза 1940 елда аның берьюлы өч китабы — Ш Камал турындагы монографиясе. «Каләм мастерлары» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган «Чүл буенда» дигән повесте басылып чыга. Илленче еллардан башлап, Г Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый Г Кашшаф Муса Җәлилнең үз әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакарьлек күрсәтә. Ул «Моабит дәфтәре»нә иң беренче гыйльми комментарийлар яза. шагыйрьнең өч томлыгын (1955—1956), русча бер томлыгын (1962), фотоальбомын (1966) хәзерләп чыгара. М Җәлил турында истәлекләрне җыеп, туплап бастыра (татарча басмасы —1964; русча басмасы— 1966 елда) Әдипнең 1ерой-шагыйрь турында язган мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул җөмләдән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басыла. М Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы тикшеренүләре очен 1976 елда (вафатыннан соң) Г Кашшаф Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премиясенә лаек була