Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙӨЗЕК КАШЫ

 АВТОРДАН

«Йөзек кашы» исемле бу кечкенә повесть, дөресен әйтим, минем ин бәхетле «балаларым»нын берсе булып чыкты — аны укыйлар, аны сорыйлар, анын турында укучылардан күп кенә хатлар килеп тора. Бу кечкенә генә китап мисалында мнн. язучы буларак, бер хакыйкатьне тагын һәм тагын төшендем: тик кешеләр язмышы турында язылган китаплар гына кешеләргә якын булып җитә ала икән! Китапханәләрдә эшләүче иптәшләрдән һәм. гомумән, укучылардан килгән күн кенә сорауларны искә алып, өченче басмасыннан сон шактый гына сагындырып, менә аны «Сайланмалар-ыма тәкъдим итәм. Бу басмага бирү алдыннан мин аны. укучыларнын кайбер тәнкыйть фикерләрен искә алып, төзәтеп карап чыктым. Беренче басмасында, яшьлек аркасында, күз җитеп бетмәгән урыннарга үтеп керергә тырыштым. Шул «операцияләрдән- сон ул. йолкынган Хуҗа Насретдин кошына әверелеп калмыйча, әү-вәле янальпы. «яшь чагындагы» дәртлелеге белән укучы күңеленә керә алса, мина шул бик җиткән. с*. Әгәр Диана безнең авылның тегермән буасына килеп су коенса, без аны да урлап киткән булыр идек. (Эпиграф урынына.) _ аберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән К ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле. кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды. . Кечкенә тактага: Бөек Ватан сугышы көннәрендә фашист варварларына каршы батырларча сугышып берничә җәрәхәт алган, курку һәм хыянәт белмәс тугры йөрәкле Айдар ШАЯХМӘТОВ күмелде монда. Тыныч йокла, солдат! дигән сүзләр язылган иде. Миңа кинәт әллә ничек бик моңсу булып китте. Чаңгыларымны бордым да. йомшак кар өстеннән әкрен генә шуып. каберлектән чыгып життем. Ләкин ул яңа кабер янында ниндидер фаҗигале чынлык, сугыш чорының авыр һәм кырыс романтикасы калган кебек булды, кырлардан, тау араларыннан әйләнеп кайтышлый әлеге билгесез каберне тагын сәламләп китәргә булдым. Мин икенче ка! әйләнеп килгәндә, ул кабер янында шинель кигән бер ханым — ак йөзле, әллә нинди яшерен моң белән тулган кара күзле, шактый өлкән яшьләрдәге бер хатын басып тора иде. Кигән киемнәренә, знакларына карап, мин аның ул елларда Казанда ачылган күп санлы хәрби госпитальләрнең берсендә эшләүче хәрби врач икәнлеген белеп алдым, шуннан башкасы билгесез иде һәм шулай билгесез булганга күрә дә ул миндә берьюлы күп төрле кызыксыну уятты Мин аңа якынлаша төштем, ул баскан урыныннан аз гына да кузгалмыйча тора бирде, бары тик күзләре генә, «читтәнрәк узып китәргә булмадымы сезгә?» дигәндәй, җиңелчә генә шелтәләп карыйлар иде. Миндә, ниндидер җылы сүз табып, бу иптәшнең кайгысын уртаклашырга теләү хисе кузгалды. Озак уйлап тормастан: Менә бу солдатка хәзер берәү дә комачаулый алмый, дидем, яңа кабергә ымлап Ханым, аптырау катыш гаҗәпсенү белән, миңа күтәрелеп карады һәм. минем фикерем белән килешкәнлеген сиздереп. я> ымлы гына елмайды. Йә, солдат, йә бала үлә,—дип авыр гына әйтеп куйды ул. кабер ягына күз салып Бу аның минем алда беренче сүзе иде. уйлары урыныннан купкан кеше икәнлеген белү өчен шушы берничә сүз дә бик җиткән иде Үлемгә каршы кизәнү ишетелеп калды аның бу сүзләрендә. Ак чырайлы ханымның үлемгә каршы кизәнүе ул инде кечкенә нәрсә түгел. Юкка гына кара күзле булып тумагандыр ахры ул. Без шәһәргә бергә кайттык һәм. сөйләшә торгач, яхшы ук нык танышып та өлгердек. Аның күп заманнардан бирле тик үз күңелендә генә саклап йөртә торган мәхәббәт романтикасы бар икән, башта бик үк ышанып җитмичә, ничектер кыюсыз гына, соңга таба мавыкканнан мавыга барып, ул миңа үзенең хатирәләреннән кайбер сәхифәләрне ачып ташлады Әйе. ул да солдат иде һәм, миңа калса, начар солдат та булмаган. Язмыш шуклыгы, дип әйтергәме, хәтта исемнәре дә туры килеп тора, ул да Айдар исемле иде. диде ул. сөйләгәннәренә йомгак ясаган кебек итеп. һәм минем чын күңелдән кызыксынуымны аңлап, шуның янына гагын әдәбиягка азмы-күпме катнашым барлыгын да белгәч, ул миңа үзендә саклана торган бер дәфтәрне бирергә булды. Мәрхүм үзе исән чакта госпитальдә язып яткан Шундый чуар йөрәкле бер кеше иде инде ул. Малай чагыннан ук шулай иде. еллар аны үзгәртә алмады. Истәлек булсын, дип соңыннан миңа тапшырдылар, ә мин ул дәфтәр белән нишли алам? Җан көеге генә ул. укыган саен йөрәкне генә телгәли Ә сез шуның өстендәге кешеләр, сезгә, бәлкем, эшкә ярап куяр Шулай да миннән аерылып үз юлына кигкән чакта ул бер нәрсәне кабаткабат исемә төшерде: Ләкин, укып чыккач, үземә кайтарып бирерсез. Ни дисәң дә, аныкы ул, минем балалык дустымныкы Ханым сүзендә горды тизлән ул мавыктыргыч дәфтәр минем кулыма керде Мин ул дәфтәрне үзем укын чыгу белән генә, әлбәтгә, канәгатьләнә алмадым, бу тыйнаксызлыгым өчен мәрхүм мине гафу итәр, дип уйлыйм. Ул дәфтәрдә, барыннан да элек, тынгысыз йөрәкле кешенең, үз акылы белоп үз йөрәген бергә куша алмыйча, бары тик бунтарь йөрәге артыннан гына чабып йөргән һәм шуның аркасында үз гомерендә күп кенә аяусыз ялгышлыкларга, үкенечле югалтуларга дучар булган кешенең, минем һәм синен таныш түгел дустыбыз Айдарның кызыклы язмышы бар Үрнәк булырлык язмышмы соң бу. диярләр миңа акыллы башлы тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм. түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе. тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм. димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да жырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр, дип уйлыйм мин — авызына чәйнәп салганны көтеп утыра торган яшьтә түгел ул хәзер. 1 езнең Янбулат авылында Айдарлар бер мин генә түгел. Мине, // R Кәҗә Шаяхмәт Айдары, дип йөртәләр иде Ни өчен — Кәҗә Шаяхмәт? Анысын менә хәзер белерсез Берчакны шулай, минем әти Теләче базарыннан безнең авылның Гыймай Сәлахиләренә утырып кайткан (безнең үзебезнең атыбыз юк иде шул). Барысы да исерек булганнар тегеләр. Теләче базарына бар да исереп тә кайтма, имеш. Сүз иярә сүз чыккан, бәхәс киткән. Дуамалрак кеше иде минем әти. — Их. ит ашыйсым килә, әгәр булса, бер кәҗә ашап бетерер идем,— дип ташлаган. Авызы ипигә туймаган ярлы кешене котыртырга күпме генә кирәк соң! Тегеләр тотыналар моны кыздырырга — Бетерәсеңме дә бетерәсеңме? Әти: — Бетерәм булгач, бетерәм! — Бетерсәң, сиңа бер кәҗә, бетермәсәң. син безгә бер кәҗә.— диләр тегеләр. Шалт та шолт. Кайталар да. җиңел кулдан — бисмиллаһи аллаһы әкбәр... бер кәҗәне егалар да суялар. Башкасын белмим, әмма ләкин әйткән сүзеннән кайтмый торган ие минем әти. Бер кәҗә итен бер утыруда ашаган да бетергән шул. Әле җитмәсә, кичкырын кайдандыр алып тагын бер стакан аракы төшергән дә. Сәләхиләргә барып: — Аның шулпасы да булырга тиеш, нигә миңа шулпасын бирмәдегез.— дип дау кубарып йөргән. Әнә шуннан бирле безне Кәҗәнекеләр. Кәҗә Шаяхмәтнекеләр. дип йөртәләр. Хәер, төкерергә. Авылда кушаматсыз кеше буламыни. Кәҗә Шаяхмәт малае гына булсам да, үскәнмен әле. Таякны ат итеп уйнауларны. мулла бакчасыннан алма чәлдерүләрне сөйләп тормыйм. Алма, дигәннән, безнең Янбулат авылына берчакны шулай алма сатучы килде. Әллә шуннан башлап китәргәме? Әй. шуннан башлап китимче әле. Июль ахырлары микән, август башларымы, әйе. алма сатучы килде. Аты яхшы — тимгел-күк. Ялы — көлтә төсле, утырып кына тора. Шлеясы- йөгәне — барысы да тәңкәле. Арбасын карага буяган, тимерле арба. Ә арбада — зур-зур әрҗәләр, ә әрҗәләрдә берсеннән-берсе эрерәк алмалар. Кып-кызыл. Ул исе, ул исе. Бөтен авылга җәелде исе. Госман, безнең күрше малай, ис сизәргә дигәндә аңардан да җәһәт кеше юк инде. Алма исе иң элек аның курнос борынына барып кергән, ул, читән өстенә басып, миңа кычкырды. — Әй...Айдар, алма сатучы килгән. Әйдә, киттек! Әйтүе булды, шул якка элдерүебез булды. Алма сатучы, атын җай гына атлатып, урам буенча бара да бара, үзе: «Алма сатам, ал-ма!» — дип кычкыра. Кешеләр күбрәк җыела гөшкәч. атын туктатып, сату итә башлый. Ә безнең авыл кешеләре, дөресен әйтим, алманы элек-электән яраталар. Картыкарчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы — барысы да йө- герә. Кайсының кулында ике-өч йомырка, кайсысы чиләк төбенә салып ясмык алып чыга, ә кайбер шуграк малайлар әбиләренең сәдакага дип адарынып куйган ике тиенлек, өч тиенлек бакырларын чәлдереп чабалар. Әбиләре артларыннан капка төбенә чыгып кычкырып кала. «Сәдакага дигәнем генә ие, кая алып олактың, муенын астына килгере!» Ә алма сатучы, мондый шаушуларга бер дә исе китмичә, товарын мактап- мактап сата да сата. Үзе дә бик көяз кеше иде шул. каһәр Каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә телгә дисәң, товарын мактарга дисәң, авызына шайтан төкергән инде. «Бу алманы сез моңа чаклы күрмәдегез, моннан соң күрәчәк түгелсез, алып калыгыз»,—ди. Безнен авыл кешеләренә шул җитә кала, этешә-төртешә кабаланалар Янәсе, миңа үлчә дә миңа үлчә. Без. малайлар, арба артыннан ияреп йөрибез. Алманың исен иснәгән өчен акча сорамыйлар, алманың үзен алырга акчабыз юк. арба артыннан да ияреп йөрмәгәч, безгә ни кала соң? Атын күргәнмен, арбасын күргәнмен, алмасын күргәнмен, ә менә алма әрҗәләре арасында кысылып утырган кечкенә генә кызны, түгәрәк ак беләкле, кап-кара күзле, башына салам эшләпә кигән кызны моңа чаклы күрмичә торганмын. Алма сатучының үз кызыдыр инде ул. шөпшә төслерәк икән. Алай дисәң, шөпшәнең күзләре кара булмый бугай. Нинди була соң әле шөпшәнең күзләре? Ачы әйбәт, арбасы әйбәт, алмасы әйбәт, ә кызы барыннан да әйбәтрәк. Шөпшә төсле, дип юри генә әйттем мин, бөтенләй шөпшә төсле түтсл. Бүтәннәр алма карыйлар, мин кыз карыйм. Кыланчык нәрсә икән, эшләпәсенә ал гасма бәйләгән булган. Безнең авылныкы булса, мин аның эшләпәсен чәнчә бармак белән эләктереп алыр исм дә. өй түбәсенә агып бәрер исм. «Алып бир дә алып бир», дип. соңыннан минем тирәмдә тик бөтерелеп йөрсен. Безнең авылныкы түгел шул. Әллә, алма караган булып, якынрак килеп караргамы? Әтисе күрер каһәрнең. Алма чәлдерергә йөрисең, дип борыша чиртер. Шулай да арбага якынрак елышам, арт карамага тотынам. Бушаган әрҗәләргә поса төшеп, кызга якыннан- рак карап торам. Шактый ук озак карап торам, ә ул күрми дә күрми Ә күрсен иде, каһәр. Бер дә булмаса әтисе күрсен иде. Ә бодай берсе дә күрми. Әллә арба тәгәрмәченә басып караргамы? Баегым Кинәт үсеп киттем Кызны хәзер колак йомшакларына чаклы күрә башладым. Әллә агач ботагында алма белән бергә үстеме икән ул? Битләре нәкъ алма төсле. Чәчен зәңгәр тасма белән кушып үргән, маңгае апак. күзләре түгелергә торган төсле. Ә үзе гнул кечкенә генә куллары белән үлчәү тәлинкәсе тирәсендә маташкан була. Герләр алып сала, алма тутырыша, мине ичмасам бар дип тә белми Ачуымны кигерсә, чәчүргеченнән тартырмын әлс. Уйлавым булды тартуым булды Карамас җиреннән карады кызың. Карады, аннары көлеп җибәрде. Тешләре уенчык төсле ап-ак. Алма ашап шулай агарып беткәндер инде ул. дим эчемнән генә Ә үзем, күземне терәп, карап тик торам Кыз үлчәү тәлинкәсе тирәсендә бераз маташты да тагын борылды, тагын миңа карады. Бу юлы инде мин аның биг очындагы кечкенә минснә чаклы күреп калдым. Әйбәт кыз. әйбәг. Безнең авылныкы булса, мин аның хәйләсен табар идем, колак йомшагыннан гына тешләп алыр идем, безнең авылныкы гүгел шул Дөресен генә әйткәндә, әлләни эшләдем мин. Алманың исен сизми башладым, үземнең Кәҗә Шаяхмәт малае гына икәнлегемне оныгты.м. ә Госманнар әнә һаман шул тирәдә чуалалар. Берсе, берәүгә дә сиздермичә, эләктерде дә бугай, ахры Алма сатучы килер дә китәр, иптәш малайлардан аерылырга ярамый Ачык авыз, дин соңыннан үргән йөдәтүләре бар үземне. Мин арбадан бер читкә китәм, берсенә дә карамаган бер төс белән басып торам. Кыз күтәрелә дә карый, тешләрен күрсәтә. Үзем дә сизми калганмын, минем дә тешләр күренеп киткән тегеңә Ш\нын артыннан озак та тормады, ул кыз, бик зур, бик матур бер алманы сайлап алып, әтисе күрмәгәндә генә миңа атып бәрде. Мин инде бик әйбәтләп кенә тотып алдым Аннары нәрсә булган — берсен дә белмим. Нигә, дисәң, кинәт башым әйләнеп китте минем, өйгә йөгердем. Малайларның әйтүенә караганда, аннары ул алма сатучы, атын җай гына атлатып безнең авылдан чыгып киткән. Кая киткән? Берәү дә белми. Авылдан чыккан чакта аның кызы бушаган әрҗәләр өстенә утырып, арбадагы бөтен әйберләрдән, әтисенең үзеннән дә, атның дугасыннан да биегрәк булып, озакка, бик озакка чаклы күренеп барган. Аның зәңгәр тасмалары белән җил уйнаган, ә ул үзе басу капкасын чыкканнан соң да каерылып-каерылып безнең авыл ягына таба карап барган. Ә Госман, курнос борын, мине мыскыл итмәкче була. Алма сатучының кызы алманы сиңа дип атмады, үлчәү тәлинкәсенә салам дигәндә кулыннан ялгыш төшеп китте,— ди. Мәтәштерми генә тор! Ялгыш кына төшеп киткәч, нигә соң ул минем кулга килеп эләккән, нигә Госман кулына эләкмәгән? Дусын дус та син, Госман, шулай да әллә нәрсә генә бар синдә. Нигә инде кешене алай үртәргә? Бүген алма сатучы узган, иртәгә кыяр сатучы узар. Безнең Янбулат урамы киң ич ул. Шулай да, күп бәхәсләшеп тормыйча, әйдә, су кереп кайтыйк әле. Әллә нәрсә, бик эсселәп торам мин бүген. Күз ачып йомганчы без, Госман белән икәү, тегермән буасына су керергә йөгерәбез. Ә теге алма һаман кулымда. II - ннары ул менә болай була. /к Кыш узып, яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда, борынгы гадәт буенча, җыеннар, сабан туйлары башланып китә. Яшь киленнәр чүпләмле сөлгеләрен әзерлиләр, колмак турында, сыра утырту, бал әчетү турында сүз китә — алары аның олы кешеләр эше. Ә бит Янбулат авылында безнең ише койрыксыз әтәчләр дә җитәрлек. Хәер, Госман белән без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат чаптырырга барабыз. Тизрәк җитсен генә Көтә торгач, җитте тагын. Элек безнең авылда җыен булды — бездә шауладылар, аннары күрше авылларда җыен булды — аларда без шауладык. Әти, ат чаптырырга барасы булма, дип алдан ук колак итемне ашап куйган иде дә, әче бал пары кереп кызып киткәч, әти мине оныткан, мин—әтине. Безнең якта шундый итеп әчетәләр балны, эчкәннән соң баш туктый, аяклар гына эшли башлый. Ә минем әти ул, туры килгәндә, әче балны «мичкәсенә чумыймсана» дип эчә торган кеше. Теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: — Каула, Айдар, каула! Йөри торгач, без Мамалай җыенына ук барып чыктык. Анда Госманның анасы белән бертуган апасы бар икән, аларга кереп бераз сыра эчтек. Сыраларына нәрсә булса да берәр усал нәрсә кушканнар булса кирәк, эчкәч кәеф килеп китте. Аякны тыеп торып булмый, кәҗә бәрәне кебек гел сикерәсем генә килә — Кәҗә Шаяхмәт малае түгел, диген син! Кеше ничектер, мин үзем азрак кәефләнсәм, шулай инде, чикерткә дә—чикерткә. мин дә — чикерткә. Тыпырдап йөри торгач, арадан берәр таныш- белеш килеп чыгуы да бар. Былтыр әнә алма сатучының кызы күңелне әллә нишләтеп китте бит. Төшкә кереп йөдәтеп бетерде, каһәр. Күземне йомар хәлем юк. әллә кайдан килеп чыга да тешләрен елтыратып көлеп тик тора. Ничек кенә булмасын, җыенда рәхәт. Кызлар тирәсендә чуалып йөри торгач, бер усал хатынга очрап, аның белән талашып та алдык. Кулы бар. имеш, аның, кашытсаң арканы кашыйсы. Хәер, төкерергә. Шуның өчен җыен ич ул. Шулай да гарьләндем. әй. Белгән малайлар. Госман күрсә, кая керер җиреңне танмассың. Госман ул. үзенә күрә почык танау түгел, авызын ерып кешене мыскыл итәргә генә тора Бөтен кешеләрдән аерылып, япа-ялгызым, бер читтә пәке белән юнышып йөрдем. Үзем шулай йөрим, үзем уйланам: матур кызлар нигә болай сирәк булалар да әнә шундый усал хатыннар нигә күп булалар? Ә би I киресенчә кирәк ие. Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга, халык арасына йөгердем Госман инде бер атка менеп тә алган. Колат ына яулык бәйләгән, а т күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ә күзләре халыкта Янәсе, күрәләрме атты. Яратмыйм шулай болганып йөрүне. Йөреп-йөреп баш килсәң, тагын бер хәл. Ә ин актыктан сөйрәлергә калсаң, егыл да үл инде Иң яхшысы: егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. Язгы яшен гөсле ялт ырыйсың, аннары югалсаң да ярый Хәер, ни генә булса да. М а мал айда булмасын инде. Теге усал хатын белән талашканнан соң нинди егетлек турында уйлап торасың ди Шулай да колакларым үз урынында икән әле. Кая. минем атны кем алып бара"’ дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар богенесе коелды: Бир. абый, үзем! дип кычкырдым Ике минуттан мин инде ат өстендә илем. Атның аякларын кыздырып тормадым. Хуҗасы үзе дә таякны тиз сындырырга ярата торган кеше икән. Әнкәсен, бик чая мал. дип сатканнар ие. Йөрәгендә булса, аягында булыр. Әйдә, аглан да кит. диде. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да түгәрәк, борын тишекләре дә нарлы, бәлки, нәрсә булса да чыгар. Китә башлагач, атның иясе мине туктатып, колагыма тукыды Кара аны. баш килерлек булмаса, хайванны юкка яндырма Тот та. аермадан ук сулга каер, авылның аргы башында мин үзем каршы алырмын Җавабым юк. дөрес сүз. Булмастайны камчылаудан ни файда'.’ Киттек. Барыбыз җидәү Госман, мин. калганнары ят малайлар Атлар барысы да күрер күзгә ягымлы маллар. Уйнаклап кына баралар Арада бер озын торыклы байтал мине бигрәк тә куркыта Еш-еш пошкыруыннан. башын чайкап баруыннан ук сизенәм чапак хайван булса кирәк Малайларның үзара сөйләшеп барулары да колагымны кытыкламый түгел. Кибәхужалар килмәс, диебрәк чыккан идек, болай булгач, безнең борыша суктыгыз инде сез. Без сукмадык, байтал сукса сугар Аннары алар эч пошыра торган татулык белән татын ниләрдер сөйләшәләр Мин бер сүз дә дәшмим Дәшә алмыйм мин Кешеләрнең үзеңнән узып китүләре турында алдан ук мондый тыныч итеп сөйләп бару өчен эчеңдә җаның булмаска кирәк Яратмыйм мин мондый татулыкны! Йә дәшмим, йә сугышам. Госман, тегеләр белән сөйләшен бераз бара да. аннары арт карак калып, атын минеке белән тигезли. Сер итен кенә әйткән кебек, авыз эченнән генә пышылдый Монда, малай, рәт чыгара алмабыз ахрысы без. Барысы да шомарган таш күренә. Әнә тете кашка байтал әйләнә-тирәдә бер атны да чыт армый, ди 129 Күренер әле, барып карыйк.— дим мин, сүзне юри кыска тотам. Бераз җир сүзсез барабыз. Бу сүзсезлек Госманга ошамый, ул, атын сикертеп, алгарак китә. Барып җиттек. Тезелдек. Чыктык. Башта, бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек, дип әйтерлек. Бу араны атлар җиргә түгел, хәйләгә басып килделәр. Бер-беребезнең чамасын тарттык, йомшак якларны капшадык Госман, чыгу белән дип әйтерлек, камчысын айкый башлады, ара-тирә йөрәксеп кычкырып та җибәрә, тик шулай да ул берәүне дә куркытмый Аның түшәмен без шунда ук күрдек Моннан соң ул. ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак. Ул бездән, бер җир буе дип әйтерлек, алда бара, тик шулай да мине ул түгел, арттан уйнаклап килүче теге кашка байтал шикләндерә. Үз атымның чамасы үземдә, камчы тидерергә ашыкмыйм — бар нәрсәнең дә вакыты була бит. Ниндидер юл аермасын үттек, берәү шунда кинәт кенә: һа! — дип кычкырып җибәрде. Колагыма җил бәрелде, тояклар ярсу белән тупырдадылар. Күземне ачып йомарга өлгермәдем — кашка байтал минем алга сикереп чыкты. Аның арт тоякларыннан балчык атылып минем битемә бәрелде, бераз вакыт күземне ача алмыйча бардым, ә күзне ачарга вакыт бик җиткән иде. Алда, берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар. Хәйлә бетте, безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын нинди җир! Йә күтәрә ул. йә башыңны яра. Мин. ике бармагымны тешемә кысыл, сызгырып җибәрдем һәм беренче мәртәбә агыма камчы селтәдем. Уен түгел икәнлекне ат та сизде булса кирәк, кинәт сикереп алды, мин чак кына артка очып калмадым. Күз алдымда нәрсәләрдер тиз генә яктырып киттеләр, кинәт сүнеп калдылар, битемә үз атымның әчкелтем пары килеп бәрелде. Тагын шул: теге аермадан узып берике генә сикердем. Госманның артына килеп бастым. Аның агының ухылдавы ишетелә — бу дәртлелек түгел, хәлсезлек билгесе. Минем Госманнан көләсем килде, тик көлгәнче тагын бер сикерәсе бар иде әле. Атыма тагын бер селтәнеп җибәрдем — без хәзер аның белән тигез барабыз. Тагын бер селтәнсәм, мин аны артка калдырачак идем. Госманга бу ошамады. Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде де. минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән сел гәп җибәрдем. Ул чайкалды, аты өстеннән очып төшеп калды. Соңыннан гына белдем, каты сугылган икән мескенгә, алты ай буена яңагын бәйләп йөрде, ә соңыннан гомерлек яра эзе калды. Госманнан, тагын берничә ярканаттан җиңел генә узып китсәм дә. кашка байталдан узу ансат булмады. Ул сөлек сыман сузылган, ничектер агып бара. Өстендәге малае да боҗыр кебек. Кадаклангандай утырган да, кулларын якякка болгаштырып. очып кына килә. Атны борчымый, телен белгәндәй, әллә нидә бер кычкырып кына җибәрә. Сөлгегә килеп җитәргә ярты чакрым чамасы җир калганда, без икебез дә бер тигезлектә бара идек. Мәйдандагы халыкның умарта кортына тиң гөжләве ишетелә башлады. Кемдер ярсулы гавыш белән: Каула, Айдар!—дип кычкырып җибәрде. Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алгандай булды ул. Мин. тешләремне кысып, селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды, дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде үзем өчен түгел, кашка байтал өчен. Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсысыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул. Әле хәзер дә, авылны, бала чакны искә төшергән минутларда, бүтәннәр белән бергә, күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек... Әйтсрсен лә, әллә ни эшләгән мине рәхмәт белән коендыралар гына. Аннары коры рәхмәттән юеш әче балга күчәбез Д|нын хуҗасы — Исмәгыйль абзый, дигән кеше — кайдадыр күргәнем дә бар бугай ие үзен. Аема-ваема куймыйча, мине үзләренә кунакка алып китте Бай гына кешеләр икән, өйләре калай түбәле, капкалары буяулы. идәннәре дә буяулы, мин элек басарга да кыймыйча торган нем дә. бераз кунак булганнан соң, биеп тә җибәргәнмен тагын Исмәгыйль абзый үзе гаҗәп күңелле кеше икән, мине жырлый-җыр- лый эчерә. Ул җырлаганда, мин аның авызына карап утырам Иреннәре әллә ничек, миңа таныш төслерәк селкенә, кайда гына күрдем сон мин бу кешене? Хәтерләп карыйм, юк. Берни дә искә гөшми. Барысы да юылган Мамалай балын эчкәнем юк иде. шулай икән шул. барысын да юып төшерә икән. Ашагач-эчкәч. мин инде кайтып китмәкче булып ишеккә карый башладым. Кунак булу рәхәтен рәхәт тә. шулай да ишек дигән нәрсә бар бит дөньяда. Кергән ишектән вакытында чыгып китә белергә дә кирәк Тик Исмәгыйль абзый минем сүзне ишетергә дә теләмәде Бүген бездә кунарсың, иргәгә ихтыярын, теләсәң кая бар. ди. Әллә чынлап, әллә юри әйтә: кичен менә кызлар уенына барырсың, дип ычкындыра. Хәйләкәр төлке син. Исмәгыйль абзый, бер утырып бал эчтек, мине колак йомшакларыма чаклы белеп бетердең. Кайдан белгән сон ул минем кызлар яратканны?! Шулай да мин сүземне бирмим Китәм булгач, китәм! дим Исмәгыйль абзый үзенекен: Җибәрмим булгач, җибәрмим' Мамалай балының гагын бер кызык ягы эчкәч аяклар тик тормый икән. Биегән булдым, селкенгән булдым, ә аякларым һаман тыпырдап торалар. Имеш, аларга эш тап. Ишегалдына чыгып киттем Матур гына бакчалары бар икән. Алма, шомырт, миләш, карлыган, чия баш тыккысыз. Шулай да кердем. Аптырап тик юрам Дөресрәге, бүрегем белән киңәш итәм: китәргәме, калыргамы? Китәр ием. баллары бик әйбәт, аннары тагын кызлар уйнаган җиргә дә барасы килә Ки i мәе ием. мин аларга кем? Коры бер тыпырдавык Идән таптаучы Шулай уйланып, бүрек белән киңәш итеп торганда, кинәт бер яфрак селкенеп китте Аннары икенче яфрак селкенде Аннары куе булып, гәптән чыгын үскән бер карлыган агачы дерелдәп куйды Карлыган агачы белән бергә минем йорәк тә дерелдәде. Ни булыр бу9 Басып тик торам Миннән кинәш шул андый хәвефле минутларда басып гик торудан да файдалысы юк икән Карлыган агачы тагын селкенде, мин ни дин әйтергә дә өлгермичә калдым, бер кул күренде Кечерәк кенә кул Башта мин аны кош дип торам, кул икән Кызлар кулы булса кирәк, йөрәгем шулай ди Басып гик торам Башыма бер карлыган ботагы килеп тонне Тагын берәү Тагын Шаярмагыз! дип кычкырып җибәрдем Ничек кычкырмаска ди сон. ул бит бөтен карлыган агачын сындырып бетерер. Ә теге кул шаяра да шаяра Мамалай балының сез белми ropi ан тагын бер гаҗәп ж ы кар гыган бакчасында калтыратып калдыра икән Калтырап тик юрам, әи Шулай да бераздан атладым. Үзенә таба якынлашуымны күргәч, теге кулның иясе ai ач төбеннән кинәт пырхылдап килеп чыкты Ул карлыган куагының теге ягында, мин бу якта. Карлыган куагы безнең билебездән генә. Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? ди ул, вак кына тешләрен күрсә теп көлә Карлыган куагы безнең билебездән генә, кыз инде шактый ук үскән, күкрәге беленен килә. Сез безнең авылга алма сатырга килгән идегез, дим мин Ул арада баскыч төбеннән «Вәсилә, син кайда9 Өйгә кер!» дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт. Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты. Ә бераздан пышылдаган тавыш белән: — Син китмә! Кун бездә, кун,— дип кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды. Үзе тагын карлыган куагы төбенә посты. Мин ни дип әйтергә дә өлгермичә калдым, ул, агачларга поса-поса, бакчадан чыкты да йөгереп өйгә кереп китте. Узган елдан бирле байтак кына су аккан, аз-маз гына акыл да кергән, шуның өстенә тагын сабан туе вакыты, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән, болай булгач, коры идән таптаучы гына түгел инде мин. Өйгә кердем дә. Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем: — Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый.— дидем. 111 _ уйдым. Ә кунмасам, яхшырак буласы икән. Вәсилә аш өе белән К ике арада әле анысын, әле монысын ташыган булып чабуланып йөрде дә. кич белән яңа күлмәген киеп, ишегалдында бөтерелергә тотынды. Чандыр гына кыз. бу хәтле купшылык каян килгән, диген. Чәчләрен тасмалар белән күмгән. Өстендә аклы күлмәк. Җитен чәчәге төсле вак-вак кына — бөрчекләр төшкән. Челтәрләп, иңбашларына каплавычлар салындырып теккән альяпкыч. Үзем унбиш яшьлек малай, ә эчемдә шайтан утыра. «Кысып карарга иде бу кызны, сыңар учка сыеп бетәр иде микән?» -дип уйлыйм. Аннары алар күрше кызлары белән, чыр-чу килеп, әллә кая чыгып киттеләр. Ишегалды бөтенләй бушап калды. Капка төбенә чыктым. Утырып тордым. Аннары әйләнеп кергән булдым. Ә Вәсилә күренми дә күренми. Йолдызлар яктыра башладылар. Әллә нинди искитмәле йолдызлар. Үзләре яшькелт, үзләре баш очында гына диярлек, катырак җырлап җибәрсәң, өстеңә коелырга торалар Безнең Янбулат авылында мондый йолдызларны һич күргәнем юк ие минем. Чынлап та әллә нинди генә булды ул кич. Шул кичне, иптәш кызлары белән уйнап кайтышлый. Вәсилә минем янга туктап, миннән: — Син ни атлы?—дип сорады. Мин исемемне әйтеп өлгермәдем, ул, балаларча чытлыкланып, икенче сүзгә күчте: — Безнең атны тәки баш китердең бит син! Ничек курыкмадың? Мин ни дип тә әйтә алмадым, ат өстендә килү кызлар белән сөйләшүгә караганда чүп кенә икән. Вәсилә үзе шулай чикерткә генә булса да, батыр булып чыкты. — Нигә сөйләшмисең, сөйләш, сөйләш инде! дип минем янымда таптангалап торды да, ахырында миңа кулы белән төртеп, ишегалдына йөгерде. Сөйләшә алмасам да. кулга киткәч бирешмим инде мин Песи кебек сикереп торуым булды, кызыйны капка баганасына китереп кысуым булды. Чырылдаган була, үзе шундый җиңел, шундый җиңел! — Безгә тагын кил. яме. Айдар!—ди бу миңа. . Юк, мин аларга ул җәйне тагын бара алмадым. Нигә, дисәң, киемем әйбәт түгел минем, оялдым. Ул чук төсле, ә мин әти кәзәкиеннән бозып теккән кыска җиңле камзулдан. Бөтерелеп йөрер-йөрер дә. ахырында бер көнне әйтер: «Син, малай, әтиеңнең кәзәкиеннән калмыш камзулын киеп минем тирәдә йөрмә әле», дияр. Әйтмәсә дә. үзем беләм мин — кызлар сөйсен өчен иң элек бер пар ялтыравыклы итек, бер тужурка, сатин күлмәк, хәтфә кәләпүш кирәк Җәйге эшләрне бетергәч, иң кимендә әнә шуларны эшләп кайту нияте белән, шахтага китәргә булдым Әти белән әни каршы торып караганнар иде дә авызларын тиз томаладым. Җилкәм үсте, синең искеңнән бозып теккән камзулга сыймый башладым, дидем Шуннан үзләре аңладылар тагын. Эш хәзер конторда. пашпорт алуда. Баштан ук шикләнгән идем, дөрес шикләнгән икәнмен, конторда күземне дә ачырмыйлар Яшелрәк әле син, диләр. Тагын берике җәй Янбулат кояшы астында пеш, аннары шахта тишегенә таман гына булырсың, дип көләләр. Мәтәштермәгез, бар пешүем җиткән минем, ки тәм булгач китәм. Контор идәннәренә төкермәдем дә ичмасам, пашпортсыз- нисез киттем дә бардым. Юлла Кәчс авылы кешеләренә очрап, алар белән бардык. Безнең ярты авыл шахтада, үзебез урнаштырырбыз, диделәр. Яшькә яшь булсам да. буем бар минем, кулларым да бар Кәче кешеләре ошатып ук куйдылар «Афарин, йөрәгең җиткән», диләр Голубовка дигән шахтага килеп җиттек. Чынлап та. Кәче кешеләре баскан икән үзен, килгән көнне үк җыелып эчтеләр, мин бердәнбер Янбулат малае бөтенләй югалып калдым. Эчтеләр, эчтеләр дә аннары Эт бистәсе дигән урынга кайтып сугыштылар. Барысын да эчемә җыеп кына торам. Хәер, эчкә җыярлык әллә нәрсә дә юк. Кәҗә оясы хәтле генә өйләр, стеналары балчыктан, тәрәзәләренең ватылган өлгеләренә иске мендәрләр тыгып куйганнар. Ул бала, ул чебен ерып йөргесез Нужаны мин безнен авылда гына дип уйлаган ием, монда да бар икән ул нужа, монда әле озынрак сакаллысы көтеп торган икән. Беренче тапкыр клеткә утырып шахтага төшкәндә, әти белән әнине искә алуымны, ходокның түшәменә маңгаемны бәреп күземнән утлар күрешәнне, лавага кереп җиткәч, лампам сүнеп, нишләргә бе тмичә аптырап калуымны язып тормыйм. Карт шахтерлар әйтәләр, башта ул шулай була, диләр Беренче көннәрдә үземне дә түгел, кешеләрне дә гүгел, атларны кызганып йөдәдем. Сукыр атлар Мескеннәр, гомерләре буена шунда җир астында вагонетка тартып интегәләр икән Күзгә карагандай мөлдерәшәләр җаннарым. Болар янында безнең җир өеге атлары кунак кызлары икән Якты кояш астында рәхәтләнеп эшлиләр, яшел тугайларда утлап йөриләр. Ә сабан туйларында инде үзләре дә ирек ача, кешене дә ирек ачтыралар Кинәт Вәсиләләрнең чабыш аты исемә төшә Их атланыр ием дә туган-үскән җирләремә кайтып китәр ием. Атландым атның биленә. Киттем сахра җиренә Их! Килүемә ун көштән артык түгел, әле беренче получканы да алмаган, ә күңел, читлеккә керәсе килмәгән кош кебек, әллә кайда очып йөри Барысы да. барысы да синең өчен бит. Вәсилә! Аллы-зәңгәрле тасмалар татып, шомырт кара күзләреңне сирпеп. сикертәли-сикертәли әллә кайдан тына килеп чыктың да мине менә монда, җир астына китереп тыктың. Ялтыравыклы итекләр киеп кайтсам, үзеңнең дә үзәгемне өзәрмен әле өзүен Өмет тә киң. кесә дә тирән акча гына аз. Беренче получкадан соң: «Бу нишләп болай гына?» дип телемне кузгатмакчы булган ием дә арт яктан кемдер килеп иңбашымнан тотып алды Әйләнеп карасам. Рахман абзый тора. Минем белән бертә кинән Көче кешесе Азрак төшереп тә алган үзе. күзләре елтырый Көлә бу. Маңгаенда тир. аяк аегында җир исән булсын, диген, тиле малай, акчаны монда санап кына бирәләр, ди. Якташ итеп, үзе белән яртыны сындырырга чакыра. Бармадым. Кешене белмим, минем үз исәбем — үземдә. Кием-салымны рәтләрлек акча җыеп булса, монда җир астында тончыгып ятасым юк. Китәм, буразнама кайтам. Төннең-төн буе йокламыйча акчамны исәпләп чыктым — мин дигәнчә түгел. Иртәгесен, бүтән бер кешене дә күрмәгәч, техникка бәйләнә башлады. Ни өчен болай? — дим. Шаркылдап көлә генә. — Безнең җир астында ни өчен болай дигән сорауга җавап бирү гадәте юк ул,—ди. Китте дә барды. Бары тик итекләре генә күз алдымда ялтырап калды. Тырышсам, әнә шундый итекләргә тырышам инде мин. Басканда шыгырдап тора торган булсын, кунычында кояш нуры уйнасын. Тик менә җир астында «ни өчен?» дигән сорауга җавап бирмәүләре генә хәтәр икән. Эчмәдем, тартмадым, ике ай дигәндә саф унбиш сум акча җыйдым. Ә теге техникка һаман ачуым кабарып йөргән көн. Штраф дип бөтенләй юк нәрсәләр өчен минем өстән язып чыгара икән. Астан шулай язып чыгаргач, өстә синең белән сөйләшеп тә тормыйлар. Әгәр шул ләгънәт төшкән штрафлары булмаса, минем акчам егерме биш сум булыр иде инде. Получка саен кесәдә икмәклектозлык. чәйлек-шикәрлек калдырам да, калганын әйбәтләп кенә төреп, бүрек түбәсенә, эчкә тегеп барам. Кәче кешеләре картрак шахтерлар — миннән көләләр. — Синдәй яшь бер егет, моннан элек тә шулай, ашамыйча-эчмичә акча җыйды-җыйды да. җыелган акчасы җир өстендә, ә үзе лава ишелеп җир астында калды. Аша-эч, әти тапкан мал түгел, үзебез тапкан жәл түгел, дип дусларча җилкәмә кагып куялар. Бөтенләй читкә этеп ташламасыннар тагын, дип буш чакларда алар белән кәрт уйнаштыргалыйм. Этлекне дә белә башладым. Күз ачып- йомганчы бер кәртне икенче кәрт белән алыштырып куям. Күрсәләр — ипи шүрлегеңә эләгә, күрмәсәләр — бөтен кон минеке. Бүрек түбәсе һаман калыная бара дигән сүз. Берсе өстенә икенчесен тегә-тегә берчакны шулай бүрекнең эче бөтенләй кечерәеп калды. Кешеләр көләләр, нигә синең бүрегең баш очында гына эленеп гора, диләр. «Хәере белән торсын, сезгә дә шуны телим»,— дим эчемнән генә. Тамагымнан кысып, алдашып, арысын аударып, биресен түнтәреп тутырган идем, бушавын бик тиз бушады. Ә ул болай булды. Берчакны шулай баракларда шау-шу купты. Имештер, Урал ягыннан атаклы картежник килә. Безнең Голубовкага түгел—кая ул безгә андый атаклы кеше килсен. Үтеп барышы, имеш. Түземсезлек белән көтеп тора башладык Әллә нинди имеш-мимеш хәбәрләр таралды. Эт бистәсе туйга әзерләнгән кебек әзерләнде. Берзамаи менә ул килеп тә төште. Кып-кызыл мыеклы, күзләре ут уйнап тора, үзе байларча: ак яка. чылбырлы сәгать, ботинкалары ялык та йолык. Күргәч тә йөрәгем жу итеп киткән ие. тикмәгә булмаган икән. Ламповойга качып ике төн уйнадылар, кермичә йөрдем. Йөрәк каһәр суккан бит минем, түзми. Йокларга бирми, песи баласы кебек, сикереп чыкмакчы була. Ахырында түзмәдем, кердем. Кергәндә бүрегем баш очында гына тора иде, чыкканда күзләремә чаклы батты. Шулай итеп, йөрәк тыпырдаудан туктады, бүрек эче иркенәеп калды. Ә теге атаклы Кызыл мыек безнең шахтерларның барлы-юклы акчаларын сыпырды да барыбызны да эчерде, аннары үзе икенче шахтерларга күчеп китте. Кызыл мыектан соң мин акчаны бүрек эченә текми башладым. Нигә, дисәң, бүрек эченә кәгазь тутырып адәм көлдереп йөргәнче, бар күк тапканны ашап, аннары тагын иптәшләр белән әллә нидә бер төшергә- ләп йөрүдән дә яхшысы юк икән. Елап утыра торган балаларым юк әле. Шулай ла Вәсилә искә төшә, каһәр Теге чакны, аларнын капка төпләрендә, үпми дә калдым бит үзен. Курку, дисәм, юк. куркуның ни икәнен дә белмим мин. Әллә нәрсә генә булды шунда Каушадым, ахры Йолдызлар бик гүбән төшкәннәр ие шул ул кичне, уңайсыз ие Табылмаган мал гау чаклы, диләр. Әтиләр дә. кайт та кайт, дип хат артыннан хат тупырда гып торалар Пашпортсызларны бик нык тикшерәләр икән, дигән хәбәр дә йөри. Вәсиләне дә сагындым, кайтмый булмас ахры. Алдагы получканы алгач, өс-башны бераз караштырга- лыйм да сәфәр Шундый яхшы ния т белән йөргәндә теге, безнең штольняның технигы тагын аякка килеп чалынды бит. Имеш, мин терәүне дөрес салмаган Терәүләр салырга җыенам әле миң сиңа, черек теш. Получканы алып, өзәсе эшләремне генә өзим. Үземә үзем ант итеп куйдым арт сабагын укытам мин ул дуңгызның. Җае да туры килде. Расчеттан соң. иртәгә китәсе дигән көнне, иптәшләр белән бераз төшердек тә урамга чыгып киттек. Байтак кына болганып йөрдек. Бсрчакны шулай, иптәшләрдән аерылып, тар гына урам буенча үзем генә килә идем, күземә күренәме, дип торам, бу сөйрәлә. Кинәт антым исемә төште, уч гөбем кычыта башлады Каршына килеп бастым Торам Якасыннан каптырып алдым: Безнең Эт бистәсендә ни эшләп йөрисең син’ дим тегенә. Шүрләде бу. ык га мык килә. Берәр нәрсә чәлдерергә йөри торгансың әле. дидем дә. икенче кулым белән яңагына чалтыраттым да Учымның кычытуы басылып ук китте. Теге кычкыра башлады, мин тагын берне Кычкыра икән, туеп җитмәгән, дигән сүз Нигә бирмәскә'’ Квартал ьныйның Эт бистәсендә пычагым эше дә юк. тавышка үзем белән бергә эчкән иптәшләр килеп чыктылар Киткәндә бу таш маңгайның итеген киеп китәрмен, дигән антым бар ие. булышыгыз әле. егетләр, дим. Егетләр тегенең авызын томалап тордылар, мин әйбәтләп кенә ялтыравыклы итекләрен салдырып алдым Ничек кенә булмасын, сүземдә тордым, авылга ялтыравыклы итекләр киеп кайттым IV -W-/» айгып бер-ике кон тормадым. Кәҗә Шаяхмәт малае кайткан икән. К баеп кайткан икән, дигән хәбәр бәген авылга таралып та өлгерде Мыек астыннан гына көлеп тик йөрим, әйдә, дан китсен, дим Мыек, дип юкны сөйлим, кайда әле мыек Шәп-шәрә малай. Ә чынлап та. борын астында сызылып киткән кара мыек булса, начар булмас ие. Кара мыек, ялтыравыклы итекләр, сатин күлмәк, кесәле чалбар, куллар чалбар кесәсендә Урамнан узасың, бөтенесенең күзе синдә: «Әнә. әнә. Айдар узып бара!» Башкасы бар. мыек кына юк. Хәер, төкерергә Бодай да бик әйбәт йөрим әле Кичә Сабир кызыннан. Хәдичәдән, хат алдым Кәгазьне чәчәкләп тутырган. «Әльхат. нисфел-мәлакать. кабул күрсәң, укын бак. кабул игмәсәң, утка як», дин геленә салынган Утка якмадым ягуын, шулай да ертып ташладым. Киндер күлмәкле Хәдичә торып горсын әле. анда мине, яшь тай сыман, ефәк чукларга күмелгән Вәсилә көтеп торадыр Әйдә. Мамалайга, синең аланнарга кунакка барабыз, дип Госманга әйтеп караган нем. риза булмады Ни атна, ни шимбә, килешми ул. без эш кешесег дигән була. Ә мин әйгәм. килешә, дим. Киттем дә бардым Авылдаш, дшән булып. Госманның апасына. Ниса түтигә төштем Бер яулык белән бер исле сабын тоттырдым эреде лә кипе. Аяк астына ятып үлимсәнә, дигән кебек йөри. Ул чаклысы кирәк түгел, шулай да менә бу кош теледәй хат кисәген Вәсиләнең үзенә генә илтеп бирче. Ниса түти. Ярты сәгать тә узмады. Ниса түти, шундый ук «кош теле» тотып, әйләнеп тә кайтты «Кичкә чишмә янында очрашырбыз, шунда кил»,— дигән. Түзә алмыйм, сезнең Мамалайда кич тиз буламы соң ул, дип Ниса түтидән сорашасым килә. Ә ул — наян хатын үзе кыбыр-кыбыр эшләп йөри, үзе сөйләнә: Чәчен тарап утыра, чәче биленә төшкән Хатны укыгач, бөтенләй аптырап калды, чәчен дә үрмәкчс була, хат та язасы бар. Ишекле-түрле йөгереп йөри кызың. Ә үзенең биле сыгылып тора, буе-сыны коеп куйгандай. Каушау килешә икән тагын үзенә: ике бите алма төсле булып кызарды. Күтәрелеп карамый да үзе. шулай да күреп торам: сөрмәле күзләреннән дәрт ява. Җитәр, Ниса түти! Синең сүзләреңне тыңлап бетерә алмам, сезнең кичегезне көтеп тәкатем җитмәс. Аякка ялтыравыклы итекләрне киеп, өскә зәңгәр сатин күлмәкне элеп, күлмәк өстеннән билгә чук асып урамга чыгып киттем. Урамның нәкъ уртасыннан барам -булды, урамның читеннән күп йөрдек, уртасыннан йөреп карыйк әле Вәсиләләрнең өй турыларына якынлашам, йөрәгем дөп-дөп тибә. Күрә микән, юк микән? Кичен очрашырбыз без. ул турыда сүз дә юк. көндез, кояш яктысында күреп кал син мине1 Узып киттем, бераз чиркәнчек алтайдай булдым. Матур кыз дигәннәре кызык кына нәрсә икән — йөрәккә кереп утыра да. чыкмый да чыкмый. Шулай да кич җитте тагын. Итекләремне ялтыратып, сатин күлмәк өстеннән пиджак элеп чыгып киттем. Чишмә буена барып бастым — кызлар су китерергә тотынганнар гына. Бераздан, гармонь уйнатып, берничә егет тә килде. Рәтлерәкләрен сугышка алып бетергәннәр, ахры, болары корырак сөякләр Шулай да. эт оясында батыр, дигәндәй, миңа таба кырын күзләрен салгалыйлар. Кайдан килгән чыпчык бу. янәсе Исем дә китми, басып тик торам. Авызымда папирос, кулларым чалбар кесәсендә. Яшькә яшь булсам да. гәүдә бар миндә Күләгәм коточкыч озын булып сузылган Тегеләрнең күләгәләре минем күләгәм янында чебеш кенә. Бераздан ак чиләкләрен асып килүче Вәсилә дә күренде. Әллә кайдан ук таныдым төшемә кереп йөдәткән кыз. Нык кына үскән, тулыланган, аяклары җиргә әллә тия, әллә юк — шул. нәкъ шул үзе. Дөньядагы бөтен нәрсәне оныттым, сикереп каршысына чыгып бастым. Элек икебез дә телсез калдык, аннары икебез дә берьюлы сөйләшергә тотындык. Мин аңа нәрсә әйттем, ул миңа нәрсә диде берсен дә белмим. Шахтада күргән азаплар онытылды, ялтыравыклы итекләрем дә онытылды, ахрысы. Вәсилә аларны бөтенләй күрмәде дә бугай Аннары ул. озак торырга ярамый, әнкәйләр ачулана, дип чиләкләренә су алып кайтып китте. Ул икенче әйләнеп килгәндә, без тагын сөйләшергә, вәгъдәләшергә тиеш идек тә ул икенче әйләнеп килергә өлгермичә калды. Минем Вәсилә белән озак кына сөйләшеп торуым теге кыска күләгәле абыйларга ошап җитмәгән булса кирәк, алар миңа якынрак килеп, мине үчекли башладылар. Әллә кайдан сизенәм. кесәләремнән кулларымны чыгартасылары килә аларның. Дәшми-тынмый гына торам. Ни генә димә, кунак бит Тыйнак буласы килә. Ә тегеләр һаман тел озайталар. Арада гармонь тотканы бигрәк тә юха нәрсә икән -турыдан түгел, читләтеп-читләтеп кенә канымны кыздыра. Исмәгыйль кызы бер зимагур өчен саргая, дигәннәр иде. шушы икән инде зимагуры. - Ябышып чыгам, дип әйтә. имеш. ди. Нигә исен китте, чыгар. Әнә итекләре икәү ич. Берсе бер итектә, икенчесе икенче итектә рәхәтләнеп торырлар Басып гик горам, ә гик торуы шундый читен Кулларым шундый кычыта, ичмасам, син дә тизрәк әйләнеп килмисен. Вәсилә' Гармоньчы егет инде иптәшләрен үчекли башлады — Кул юк бездә, тел генә бар Кунакларга колга таба алмыйча йөргән андый салам сыйраклар элек безнең авылга утыз теш белән килсәләр, егерме биш теш белән кайтып китә торганнар иде Үчекләү бар, бөергә төртү бар. Бусы инде бөергә төртү Кеше минем бөергә гөртсен. мин үз күләгәмә үзем сокланып торыйм, имеш. Рәхмәт инде Мамалай егетләренә, мин үз тешемне калдыруга караганда, кеше гешен чүпләүне артыграк күрәм Дәшмәдем, сүгенмәдем — тегеләрнең каршына килеп бастым. Торам. Бсрсенә-берсе карашалар Кулларын күрмим артка яшергәннәр Үз кулымны да күрсәтмим сугышырга дип килмәдем мин Шулай ук тешемне чүпләтергә дип тә килмәдем Каршыларында басып торам, дәшмим. Ахырында чыдамадым, дәштем: Иәгез, абзыйлар, алай теш белән уйнашырга яраткач, уйнашып карыйк алайса. Гармоньчы егет, гармоней тартып -җибәргән булып, терсәге белән янындагы егеткә төртте. Сизенәм, егетләрнең уйнашырга исәпләре юк түгел. Берсе минем артыма табарак авышты, икенчесенең кулы кесәсеннән чытып минем яката таба күтәрелә башлады. Гармоньчы. бакаларына басып, гармоней тартып җибәрде, тик ябарга өлгермәде. Мин. тиз генә пәке алып, гармоньны урталай ярдым да салдым. ...Сугыш шулай башланды, мине салкын кладовойга ябып кую белән очланды Минем пәке бер чыккач гармоньны урталай яру белән генә калмаган, икенче бер егетнең яңагын да телеп төшергән. Ул икенче егет дитэнем староста малае икән. Аларга контор кешеләре, урядник килгән чак булган. Яңагы теленеп кайткан егет аларның берсенә дә ошамаган Мин Ниса түтиләргә кайтып, бәрелгән-сугылган җирләрне юып маташканда. ишекне каты игеп кагып, урядник килеп керле. — Кайда ул кеше чәнчүче бандит'’ Мин аны төрмәдә черетермен! Урядникның акырынуы мине ике тиенлек тә куркытмый, гик менә төнне Вәсилә кочагында үткәрәм дип торганда, монда, таш кладовойда үткәрү генә ачуны кигерә Ә уйлап карасаң, минем ни таебем бар'.’ Сөям Сөйдем, сөячәкмен. Вәсилә барыбер минеке булыр Маңгаем белән таш стенаны ватармын, ә Вәсиләне кешегә бирмәм' Шулай да таш кладовойда яту бик үк җайлы түгел икән Пиджакны аска җәен ятып карыйм, күзгә йокы керми Төрмәгә эләгәм дип куркудан түгел, төкерәм мин аларның төрмәләренә Бер башлангач, староста малаеның икенче яңагын да телеп төшерәсем калган икән. Ә шулай да әйбәт сугыштым. Гармоньнын телле яңагы бер якта, бакалысы икенче якта аунап, тапталып калды. Өчәүләп ташландылар, берсенә дә үпкәләрлек булмады. Җенләнеп ята торгач, йокыга киткәнмен. Төннең бер вакытында, тәрәзәдән әкрен генә дәшкән тавыш ишетеп, уянып киттем Сызылып ай яктысы төшкән, итекләрем ялык-йолык иген яталар. Дәртләнеп үк киттем Тәрәзә янына бардым, пыяласы юк. бары тик тимер рәшәткәләр генә. Тәрәзә артында, ниндидер бакча булса кирәк, агачлар күренә Ә кеше-фәлән күренми Кем бар анда? дип ачу белән кычкырдым Тәрәзә артында моңсу тына тавыш, хатын-кыз тавышы Бу мин Вәсилә. Син әкренрәк. Айдар. Югыйсә... сизүләре бар Аптырап калдым, кичә өч егет берьюлы өстемә ташланганда болай аптырамаган идем. Син монда нишләп йөрисең. Вәсилә? Ул. тәрәзә рәшәткәсенә якынрак килеп, пышылдый: Чыккач. Айдар, чыккач. Хәзер үк ишеккә бар. мин ачкыч алып килдем. Берничә минуттан без — Вәсилә белән икәү — бакчада, агачлар арасында идек инде Монда кеше-кара ишетеп торуы бар. әйдә, читкәрәк китик, дип ул мине кулымнан җитәкләп тау астына алып төште Анда биек-биек өянкеләр үсеп утыралар, тын гына булып су ага. кайдандыр су тегермәненең салмак кына гөжләве ишетелеп тора. Без карт бер өянке төбендә туктадык. Вәсилә әле һаман сизелерлек булып дерелди, сүзен башлый да. әйтеп бетерә алмыйча, бүленеп кала. Минем бурыч барыннан да элек аны тынычландыру тик сүз белән түгел. Җиңел гәүдәсен үземә якынрак тартып алам, кысып кочаклыйм, аннары без икебез дә берьюлы, нишләптер, суга карап калабыз... Кибетче Чирайныкыларга каберең якын булмасын... Бөтен түрәләрне сатып алган кешеләр... Шуның аркасында сугышка да бармыйча калды. Ә син кулыңны озайткансың. Вәсилә миңа үпкәли, ә үзе куркынган кош кебек, бөрешеп калган - шулай да миңа караганда акыллырак кеше булып чыкты ул. Җиңел генә гәүдәдә, кайчандыр алма әрҗәләре арасына кысылып, авылдан авылга йөрүче кечкенә кызда, учка кереп бетәрлек бу күбәләктә шундый дәрт булыр дип кем ышаныр ул кинәт сүзсез калды, сулышын еш-еш ала башлады, күзләре әллә нинди саташкан яшь белән тулдылар Кит моннан, Айдар җаным, кит! Югыйсә сине Себер җибәрүләре бар. Аның кайнар сулышы минем битемә бәрелде, нидер әйтмәкче ием. әйтә алмадым Кәҗә Шәяхмәт малае гына шул мин. Киттем. Шул китүдән авылдан ук киттем Таң атып килә. Ә ай һаман батмаган Юл. яп-якты булып, сузылып ята. Әкрен генә атлап кайтып барам. Вәсиләгә әйтергә дип уйлап та. әйтелмичә калган сүзләр берсе артыннан берсе искә юшэлэр. Аңа. дип. әллә ничә йөз чакрым җирдән саклап алып кайткан бүләгем дә кесәмдә онытылып калган. Ә мин аны инде кайчан күрәм? Күрәмме. юкмы9 Ачуым да бик килгән ие. пәке белән уйнауның ахыры турында да уйлап, шул китүдән мин. үз авылыма кереп тә тормыйча, җәяүләп Урал ягына юл тоттым. Итекләрем чыдарлык, калганы турында уйлап та бирмим. V . ул китүдән ике елга якын йөрдем. Әтиләргә дә. Вәсиләгә дә бер ш хат та язмадым. Әтиләргә ник язмадым? Бүләсе малым булганнан түгел, үзем акча җибәрә алмаудан хурланып язмадым. Ике имана җирне сөрдерү өчен яз саен байлар алдында бишкә бөгелгәнен белеп торам бит мин аның. Ә мин йөрим-йөрим тапканым үземнән артмый. Вәсиләгә нигә язмадым үзем дә белмим. Әллә нинди кеше булып барам мин Кемнәрдәндер үч аласы килү, билгесез ачу кайный миндә. Китсен, җәһәннәмгә олаксын Вәсиләсе, дим кайчакта. Бар тапканымны эчеп, оттырып бетерәм дә аннары берәмләп таба башлыйм Шулай да Вәсилә, магнит сыман, яңадан мине авылга тартып кайтарды Йә солдатка алып куярлар, күреп калырга кирәк, дип уйладым. Кесәмдә әллә ни рәтем юк. шулай да өс-башым рәтләдем. Кайтуым ярап куйды тагын. Мамалайда гөрләтеп туй итен яталар. Вәсиләне Сатыш авылының кибетче Зариф малаена кияүгә биреп куйганнар Менә хат язмый йөрсәң. Ачуымнан нишләргә белмим Эчтә бертуктаусыз кайнап йөргән билгесез ачу хәзер әзрәк билгеле була башлады инде Чәйнәп ташларга кеше дә бар — кибетче Зариф малае Шулай да иң элек Вәсиләнең үзен күреп сөйләшергә кирәк. Ниса түтине җибәреп чакырттым, килде. Агарып калган кызый Күз карашлары авыр, керфекләре тагын да озыная төшкән, бала чак i агы ялкыны эчкә киткән, эчтән яна белә башлаганга охшый Үзе башлап бер сүз дә дәшмәде, үпкәләгән булса кирәк. Иреннәре әйтеп тора. Ә үзе шундый матур, шундый матур каршымда май ае төсле балкып тора Эчемнән генә әйтеп куйдым: «Ни туры килсә, шуны эшлим, ә сине кешегә бирмим!» Болай үзем шактый ук усал кыланам: — Туеңа кайтып өлгердем тәки. Вәсилә, әйе бит,- дим — Кайтып өлгергәч, яхшы инде, —ди ул. күтәрелеп карамыйча гына Салкын итеп, ачу китерә торган итеп әйтә. Мин юри. кызны үчекләргә теләп, телемә салынам: Кибетче Зариф малае бөтен яктан кәеф булыр инде ул. Хәзер үк авызыңны прәннек белән тыгылдырган, сөйләшә дә алмый башлат айсың. Вәсилә кинәт, яшеннән курыккандай, сискәнеп куя. нидер әйтмәкче була, әйтми, бер читкә карап тагын тынып кала Нәрсәдер бар кызда: куркырга да, кире кайтырга да уйламый Барып ике иңбашыннан тотам. Шундый рәхәт, салкын күмер тотып кагып беткән кулларым йомшап ук киткән кебек булалар Кулларым гына түгел, күңелем дә эри. Әллә нинди яхшы сүз әйтергә телим, тик тел очыма гына килми. Их. Вәсилә, Вәсилә. Тагын әзрәк көтмәгәнсең бит Мин сине үзем белән алып китмәкче булып кайткан идем — Бернинди хат-хәбәр җибәрмичә тагын әзрәк йөрер идең, ди бу. һаман шулай күтәрелеп карамыйча гына Аннары кинәт күтәрелеп карый, күзләрендәге җәһәннәм очкыннары барысы да берьюлы минем өскә чәчелгән шикелле булалар. Ә мин кем? Акчасыз кесә. Менә кем мин Андый җәһәннәм утларына ничек чыдап горыйм: Ярый, хуш алайса, дидем дә ишеккә таба атлый башладым Вәсилә кинәт үзенең балалыгына кире сикергәндәй булды. Кузталды. җиңел гәүдәсе белән очып минем муеныма килеп асылынды Кочаклый, үбә. үзе елый-елый сөйләнә Айдар, бәгырем, бәхетсез итмә башымны! Алын кит моннан Иртәгә кияү килергә тиеш, ә син бүген алып кит Синнән бүтән кеше юк минем өчен Булмады, булачак түгел. Китик, җан кисәгем' Болай булгач, шатланырга, көләргә кирәк, ә ул, тинтәк кыз. елый Күзеннән тозлы су агыза. Яратмыйм мин күз яшен _ Ярый, авызың прәннек белән тыгылмаган булгач, бик яхшы Бүтәнен рәтләрбез. Иртәгә кичкә әзерләнеп тор Атка салам да. алам да ки I әм Кызны шулай тынычландырдым да үзем, кешегә-карага күренмичә, тиз генә авылга кайтып киттем Икенче көнне. Сәфәргали җизнинең күк айгырын төпкә. Госманнарның кара туры алашаларын прәшкәгә җитеп, пар ат белән киттек тә бардык. Әни: _ Кая болай җенләнеп йөрисез? дип тепченмәкче булган иле дә: Кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз, дигәч. үзе шуннан аңлады бугай инде. Госман, мин. атларны тотып торырга тагын бер малай алдык Кирәк- ярак булса, дип аракы алып тыккан идем, авылны чыккач та аны бүлеп салдык Әйбәт үк булып китте атлар икенче төрлерәк элдерә башладылар Карашы төшеп килә, йолдызлар калка, әкрен генә кичке җил исә. биткә рәхәт, ә күңелгә аннан да рәхәтрәк. Әйбәт тә соң безнең як! Төннәре куе. караңгы, кыз урлаучыларны да, ат каракларын да яшерә. Шулай уйланып, дәшмичә-тынмыйча гына барам, колагымда тояк тавышлары. ә күктә малай чакны искә төшерә торган йолдызлар... Исән-сау ерып чыгып булса, кызның менә дигәненә тиенәсең инде син. малай, дип. әледән-әле минем салпы якка салам кыстыра Госман. Исән-сау ерып чыксак, имеш. Пычагым булсынмыни безгә!. Мине икенче нәрсә борчый. Әни аңлап калган булса ярый, хәзерләнеп торыр. Аңламаган булса, эш харап -яңа кеше алдында сынатабыз. Хәер, төкерергә. Мәңге торасымыни ул монда. Барып та җиттек Әле ярый, Ниса түтиләрнең өйләре басу капкасы төбендә үк Атларны ишегалдына кертеп, туармыйча гына куйдык. Теге малайны атлар янына бастырып. Госман белән без бакча артлатып кына киттек. Алай-болай булса, дип. кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды. Исмәгыйль абзый минем иске таныш, ничек йөрергә кирәк икәнне азрак беләм Аннары тагын Вәсилә белән кичәнәк сөйләшенгән. Сәгать ун белән унберенче ярты арасында, яңа өйнең бакчага таба карый торган тәрәзәсендә, түбәнге өлгедә, рамда минем ак саплы пәке кадалып торырга тиеш Шул пәкене күрүгә, Вәсилә, комган тоткан булып, тышка чыга. Бакчага керә, карт шомырт агачлары, карлыган куаклары — безнең иске танышлар, алар безне яшерәләр Без. бакча коймасы аркылы төшеп, элек Ниса түтиләргә, ә аннан безнең авылга китәчәкбез. План шулай иде. эш бераз бүтәнчәрәк килеп чыкты. Госманны койманың теге ягында калдырып, үзем койма аша бакчага төштем генә, кайдан сизеп калды, диген, үләт тигере. ишегалды ягыннан эт өрә башлады. Бөтенләй әйтеп тора бит. үләт җан. авызын бакча рәшәткәсенә таба сузып, елап-елап өрә. Озак уйлап тормадым, кесәдән теге герне алдым да этнең маңгаена кундырдым. Чинап бөтен ишегалдын тутырды, берничә тапкыр бөтерелгәләнде, аннары бер читкә китеп тынсыз калды. Шул арада, мин. алдан сөйләшенү буенча, тәрәзәнең түбәнге өлгесенә, рамга үземнең ак саплы пәкемне китереп кададым. Өйгә күз төшереп алдым, утлар яна. ыгы-зыгы килеп хатын-кызлар чабулый. бизәкле чаршаулар эленгән, ястыклар, табында бавырсаклар, төшләр. Морҗа күренә — ап-ак, хатын-кызлар күренә — ап-ак. Ул арада, эт елаган тавышка, аш өеннән берничә ир кеше килеп чыкты Кулларында фонарьлар Исмәгыйль абзый үзе дә шунда. Утлы фонарьларын тотып, караңгы ишегалдында әрле-бирле әйләнеп йөрделәр. ә бераздан Исмәгыйль абзый кар базы артыннан этнең үлгән гәүдәсен өстерәп алып чыкты. Бакчада, карлыган агачы төбендә посып кына утырам — катырак сугылган икән шул мескенгә. Акыллы хайван иде җаным, ни булды икән бу Актырнакка?- ди Исмәгыйль абзый, фонарь яктысында этнең үлгән гәүдәсен селкеп тора Этне дә. картның үзен дә кызганып куйдым. Тагын берәр кат яктыртып уздылар да тынычландылар, ахрысы, кереп киттеләр. Ә минем пәке, тәрәзә рамына кадалган килеш, тора да тора. Аның үткен йөзе тәрәзә аша төшкән ут яктысында тагын да ялтырыйрак. койманың теге ягында Госманның куркынып мышнаганы ишетелә, ә Вәсилә чыкмый да чыкмый. Бераздан, кайдандыр ерактан, эреле-ваклы кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Исерек авазлар күтәрелде, юлга тупырдатып баскан тояк тавышлары урам өстендә яңгырап калды. Кияүне алып киләләр, кияү кайдадыр шушында, якында гына. Йөрәгем дөп-дөп тибә, әгәр Вәсилә чыкмаса. Исмәгыйль абзый этен генә югалтып калмас бүген. Юк. чыкты. Әнә бакчага таба килә. Нәкъ сөйләшенгәнчә, кулында комган. Әнкәсе баскыч төбенә чыгып, йомшак кына итеп нидер дәште дә кереп китте. Кереп китмәсә дә, барыбер алын китәчәк идем кызын. Тудырган, үстергән аның эше бетте, үскәч алып кигү— безнең эш. Вәсилә нечкә генә итеп тамак кырып куйды. Күз ачып-йомганчы ул минем кулымда иде инде. Күтәреп алып бардым да җайлап кына бакча коймасының өстенә куйдым, койманың теге ягыннан Госман кулын сузган. Кызның уңганлыгына тагын бер кат иман китердем — очынып кына тора. Ник кенә куркып карасын. Ә бит без аны киявенең авызыннан диярлек тартып алып кигәбез. Кыңгырау тавышлары колак төбенә үк килеп җитте инде. Кемдер, урамны яңгыратып: «Киләләр!» дип кычкырып җибәрде. Ишек тавышлары, хатынкызларның үзара пышылдаулары ишетелде: «Вәсилә! Син кайда. Вәсилә?» Вәсилә койманың аргы ягында инде, аны тиз генә таба алмассыз. Ишегалдында ыгы-зыгы, ә мин. Вәсилә белән булышып, тәрәзә рамына кадалган пәкемне онытып калдыра язганмын. Йә инде. Айдар, калсын инде, дип куркынып дәшә Госман. Нишләп пәке калдырырга? Ишегалдында кияү егетләре, хатын-кызлар, малайлар Ишегалдында чыр да чу. Ә мин коймадан тавышсыз- тынсыз гына сикереп керәм дә. агачлар арасыннан кача-поса килеп, тәрәзә рамына кадалган пәкемне алам. Ун минуттан без инде юлда идек. Атлар пыр тузып чабалар, чаба бирсеннәр, шулай рәхәтрәк. VI үген инде безнең өйдә ыгы да зыгы. Әни йөри чабулап. Зөһрә апа йөри чабулап, мәче йөри чабулап. Иртәдән бирле мич яна. чаж да чож таба тавышы, минем тавышка урын да юк. Мәш киләләр. Килен үзе дә җиңнәрен сызганып алган, итәк кысгырулы. кулы кулга йокмый. Әнинең авызы колакта, бер тиенсез өйгә килен кайткан, янәсе. Хәер, үземнең дә кәеф күтәренке әйләнәм дигән сүз бит. Элек карт-коры, күрше-күлән, туган-тумача җыелып үзләре генә утырдылар. безне кертмәделәр. Кич белән без утырдык, картларны керт- мәдек. Мулла никахны укыды. Вәсилә хәзер минеке инде, теге вакыттагы кебек, алма белән атын кына китә алмас. Әни ак келәткә бик әйбәтләп урын җәеп куйган, узганда-барганда кырын күзне салып йөрим Шулай да кызны алып кайтышкан иптәшләрле. аннары тагын җәйнең эсселегеннән авызлары кибеп йөри торган барлык авылдашларны бер сыйламыйча ярамый бит Утырыгыз, эчегез, уйнагыз, җырлагыз, бу кем туе. дигәндә, пәри туе. дип әйтерлек булсын Әти миннән качырып әзерләгән булган, мин әтидән качырып аракы су урынына ага. Егетләр телләренә салына башладылар, болай сыйлагач, иртәгә без сиңа тагын бер кыз урлан алып кайтып бирәбез, диләр. Ул мине мактау, ул әтине мактау, фәрештә сөтеннән оешкан кешеләр булдык га калдык Тамак төбе кычыта кычытуын, сүзләрем дә бар, дәшеп кенә булмый Үз туеңда үзең тавыш чыгару күңелле түгел. Үземне мактауга чыдап та утырган булыр идем, бервакытны Госман Вәсиләне мактый башлады. «Кызга тиендең инде. Айдар, кадерен белен кенә тор. билен сындыра күрмә. Кичә, койма өстеннән күтәреп алганда, ялгышлык белән кулым биленә тиеп киткән ие. малай, ай бил үзендә, ай бил. җан кисәгем»’ ди. Тагын әллә ниләр лыгырдый Түзмәдем, өйал- дыпа чакырып чыгардым тегене. Йә теленә салынмыйча гына утырасың, йә мин сине тәрәзәдән атам, дидем Җебүе җиткән каһәрнең, шаркылдап көлә генә. Мактаганга нигә кылтаясын, кәләшеңне мактыйм ич Мактарлык җире булганга күрә мактыйм, ди. — Сүзеңне үлчәп сөйләмәсәң, күр дә тор, телеңне суырып алып, колак тишегеңә тыгып куярмын. һаман тыелмый бу. ә күзләре шундый хәтәр ялтырый. — Телемне өзеп алганчы, әйтәсе сүземне әйтеп бетерим, дип тырышкан ием. ярый инде алай булгач, әйтәселәрен дә әйтми калдырам. Өйалдыңда сукыр ут кына, шулай да күрәм: башын исереккә салып кылануында ниндидер шик бар аның. Эчемдә нидер кайнап уяна, бервакыт та да болай булганы юк иде. Мин хәзер аңа тик тор дип түгел, сөйлә дип бәйләнәм. Ә ул. юри минем ачуымны китереп, күзгә карап тик тора. Мин сине сөйләтермен. Әйтмәгән сүзләреңне, бугазыңны буып, әйттерермен! Госман селкенми дә, минем кунагым булганга күрә шулай батыр кылана ул. Шулай да теленнән ычкынып китте: — Нигә миннән әйттерергә, ияләшә төшкәч, Вәсиләң үзе дә әйтер аны. Сулышым эчемә сыймый, йөрәгемдә мең төрле елан берьюлы кузгала, ә аларның берәвесе чыкса да эшең харап синең, Госман! Мин Госманның якасыннан каптырып алам, күзләрем аның күзләрендә. — Син ни дидең, курнос танау? Әйт, син ни дидең? Вакыты җиткәч. Вәсиләң үзе дә әйтер, дип әйттем ич инде. Тел төбеңдә нәрсәдер бар синең. Әйт. Вәсилә турындамы? Минем йөрәгемдә мең төрле шик кайный, ә ул ыржаеп тик тора. Тешләрен күрмәс ием, каһәрнең. Якасы кулымда, нишләтергә дә белмим. Күзне күзгә терәп күпме торганбыздыр, берчакмы бу. берни дә булмагандай. уен-көлке белән кушып, әйтеп тә ташлый: Нигә ул чаклы ярсырга аңа. Үзең дә тик кенә йөрмәгәнсеңдер әле. җае чыкканда кымтырыклый йөргәнсең. Вәсиләнең дә җаны бар ич. Син булмасаң, монда без калдык. Моннан да артыгы кирәк түгел. Йә ул моны ничек булса да күрсәтеп бирә, йә мин үземнең бөтен еланнарымны берьюлы аның өстенә җи- бәрәм. Эшнең шуңа таба баруын ул үзе дә сизде ахрысы, кулын минем нәкъ күзләрем алдына китереп тирәде. Аның чәнчә бармагында кашы йөрәк шикелле итеп коелган көмеш йөзек ялтырый иде. — Укы' диде ул, миңа йөзек кашын күрсәтте.— Монда нәрсә дип язылган? Чынлап та. йөзек кашында кечкенә генә булып гарәп хәрефләре белән Вәсилә дигән исем янып тора иде. Кинәт айнып киттем, кулымны Госманның якасыннан ычкындырдым. Янган баганадай гик басып торам, кайдан тотынырга, нәрсәдән элеп алырга икәнен белмим Ә Госман, йөрәкне бозып, һаман сөйләнә: Ихтимал, ул сине кайтмас дип уйлагандыр, ике елга якын бернинди хәбәрсез йөрдең бит. Көтмәгәндә генә кайтып төштең, ул чагында йөзек минем бармакта иде инде. Син юкта бер-ике тапкыр сабан туе булып алды, ә сабан туйларында Мамалай кызларының ничек кыланганын үзең беләсең. Бигрәк тә кунак егетләре белән... Бер сүз дә дәшмим, басып тик торам. Каршымда сукыр ут яна, әллә шул сукыр уттан тотыныргамы? Күпме басып торганмын, чайкалып, башымны күтәреп җибәрдем. Өйдә шаулашалар, ник шунда асты өскә килми. Госман кереп китте. Ә мин нидән тотынырга белмичә торам да торам. Вәсилә чыкты. Чыннан да кояш төсле иде. мине күргәч, бөтенләй коелып төште Нишләп болай үзең генә торасың, Айдар? Башың авыртамы әллә? -ди бу. Куллары белән минем башыма сузыла. Кулларын кире этәрәм. — Бар. кереп кит,— дим. Ул кереп китми, минем янымда басып тора, үзе дерелдәгәннән дерелди. Кереп кит. диләр сиңа! — дип кычкырып җибәрәм Тавышымнан өйалдыңдагы сукыр ут сүнә Без караңгылык эчендә күмелеп калабыз Вәсилә хәзер үзе күренми, бары тик калтырап чыккан тавышын гына ишетәм: Нигә болай үпкәләдең. Айдар? Әйт. ни булды сиңа? Кулларым белән капшап аның кулларын табам җылы, ачуны баса торган йомшак куллар. Ул арада Госманның теге сүзләре исемә төшәләр куллары салкын бакага әйләнгән кебек була. Җилкәсеннән этеп. Вәсиләгә келәтне күрсәтәм: Синең белән сүз соңыннан булыр, бар. келәткә кер дә көтеп утыр Ул. һичбер каршылыксыз, келәткә кереп китә Бераздан аның, келәт ишегенең элгечен эчтән төшереп, бикләнгәнлеген ишетеп калам Ярый, ныклап исәпләшәсе кешем хәзер минем кулда. Калганын әкренләп сүтәрмен әле. Бөтенесен бозып ташлау өчен берничә юл бар Берсе башны исереклеккә салып өйгә керергә дә Госманны тәрәзәдән тогын бәрергә Ошамый. Госманның ни гаебе бар монда? Кыз үзе кочакка атылып кергәч. Госман кочагын жәйми нишләсен? Аннары тагын, ни генә димә, ул бит минем кунагым. Үз кунагыңны үзең тәрәзәдән ташлау безнең Янбулатта булган хәл түгел. Икенче юлны бсләм. анысы ла ошап бетми. Бөтен бәлам дә шунда: мин эшне уйлап эшли алмыйм Өченчесе ошыймыюкмы дип тормадым, йөгереп урамга чыктым да. зур гына бер таш табып, шуның белән үз тәрәзәбезгә ялт. Пыяла чалтырап коелды, калганын мин күрмәдем. Өйгә әйләнеп кергәндә, мәҗлес тузгыган, кешеләр ташны кулдан кулга йөртеп берсенә берсе карашалар, тәрәзәгә каршы якта утырган Саттар башын тотып изалана, аның бармак араларыннан кан бәреп чыккан. Таш бөтенләй гөнаһсыз кешегә эләккән икән, чамаламыйчарак җибәргәнмен шул. Пыяла куючы безнең үзебездә, безгә унбиш тиен зыян, аңа унбиш тиен файда, ә шулай да мәҗлесне тузгыту өчен ярап куйды бу таш Кешеләр үзара буталышкан арада, мин тиз генә таеп өлгердем. Келәткә. Вәсилә янына кереп бикләндем Ул келәттә ялгыз елап ята-ята, шешенеп беткән, сүзләрен лә рәтләп әйтә алмый, ә миңа ничек кенә булса да аның сүзләрен ишетергә кирәк Йомшак тәнле ул кыз тырнак өчен зур. йодрык өчен кечкенә, ә гаебе аның ни эшләсәң дә торырлык Шулай да мин аңа тырнак белән дә чиертә алмадым, кулым күтәрелмәде, ир кеше ку ты өчен артык юка иде шул ул. Аннары тагын кыйнашу өчен кызлардан бүтәннәр дә җитәрлек ич. Үч алуның икенче юлын да белом мин. Көйдерә горганрат ын Ләм-мим сүз кузгатмыйча, янына килдем. Биленә кулымны салдым янып тора кыз. Келәтнең кечкенә тәрәзәсеннән ай күренеп китте, әги ясан куйган юкагач караватның ак аягы чагылды Дөньяда ачу килү бар. үч бар. шуның белән бергә тагын дөньяда караватның ак аягы, юаш кына ай, сулышын еш-еш алын сине көтеп утыручы дәртле кыз бар Башымда шундый уйлар буталып киткәнен белом, бүтәнен белмим Бөтенләй җебеп кала язганмын, утка янсын карават аягы! Күпме вакыт узгандыр, ай болыт астына керен качты, келәт эче караңгыланып ка тды. Бая. утка баскандай чабу тап йөргәндә, итегем бе тән ташка бәрелгән идем, ертылмаганмы, дип шырпы сызын итекләремне карадым. Шунда, шырпы яктысында, яныш кына күзем төшеп китте Вәси тә. куркынып, караватка ятарятмас аптырап калган, аның куе-кара чәчләре, ак мендәр өстснә яртылаш тузгын, таралып төшкән иле Ичмасам күзләрем күрмәсен, дип шырпыны тиз генә сүндереп ташладым Бер сүз до гәшмичә аят ымны салып киендем - Син нишләп болай торасың. Айдар? — дип. нидер сизенеп, борчылган тавыш белән дәшеп куйды ул. Мин. тәмам киенеп бетмичә, җавап бирмәдем. Киенеп беттем, чыгып китәсем генә калды, аягым атламый да атламый. Теге йомшак тавыш тагын кабатланды: Син нишләп болай... Айдар? Аңлаша башласам, озакка китәр, йә тагын, мәлҗеп куеп, кочагына егылып төшүең бар. үч булгач үч булсын, үзенә түгел, караватына да борылып карамадым. — Мин хәзер әйләнеп керәм. дидем дә келәттән чыгып киттем. Бу минем Вәсиләгә беренче мәртәбә ялганлавым булды, икенче мәртәбә ялганларга да. дөресен сөйләргә дә зуры килмәде. Шул чыгып китүдән, беркемгә дә әй гмичә, мин тагын Донбасс ягына юл тоттым. VII өри торгач кайбер хәлләр булмаган булса, ул эшләрне шуның И белән бетте, дип әйтергә дә ярар иде. Вәсиләне мин башкача беркайчан да күрмәдем, тик онытып та булмады ул алма сатучы Исмәгыйль кызын. Ниндидер бер дә сүнми торган ут ягып калдырды ул минем йөрәккә. Авылга кире әйләнеп кайтмадым, кайтсам да, элеккечә каршы алмаслар, дип уйладым. Күп кенә эшләр башына җиткән кеше бит мин. уйлап карасаң, уйларга җитәрлек. Шуңа күрә уйлап кына карамыйм. Үземнән артып калган чакларда әтиләргә акча җибәр:элим. Акчасы аз. сүзләре аннан да азрак була: «Минем кайда икәнлекне сорамагыз, җибәргәнне кабул күреп алыгыз». Ә Вәсилә турында ләм-мим. Йөзек кашын укып торсын. Шулай да, үзара гына әйткәндә, сагынам мин ул кызны. Төшләремә керә. Тик элекке күк көлеп түгел, үпкәләгән булып керә. Әллә хаксызга рәнҗеттемме икән кызыйны? Әнә шулай уйланып, кайчакларда төне-төне белән йокламыйча борчылып чыгам, җәяүләп эзләп китмәкче булам үзен, ә иртәгесен яңа мәшәкать килеп туа да үпкәләгән кызны әллә кая. артка куып җибәрә. Шулай да берчакны. җир астында чиләнеп туйгач, әллә авылга кайтып буразнага аякны тыгаргамы, дигән уй чын-чыннан башка килгән иде. Котомкамны җилкәгә асып, станциядә болганып йөргәндә, пашпортсыз. дип. җилкәмнән каптырып алдылар. Хәер, пашпортлыларны да озак сайратып тормый башлаганнар иде ул чагында сугышта турый торалар. моннан патша хәзрәт дигәннәре безнең ишеләрне тыга тора. Ә миңа инде, пашпортым да булмагач, авыз ачып сүз әйтергә дә бирмәделәр, буйны-сынны үлчәп карадылар да: — Ярый бу, алдык! диделәр. Таш казармаларда әле алай, әле болай дагалый торгач, башкалар кебек, миннән дә солдат килеп чыкты булса кирәк. Әле нинди генә солдат, «отчайный татарин», дигән булып, салпы якка салам кыстырып, кавалерист итеп куйдылар. Сугыш җиренә барып чыкканнан бирле атлы разведкада хезмәт итәм. Приказ буенча барып, берәр нәрсә майтарып кайткан саен, офицерлар мактап куйган булалар: молодец, гололобый, барысы да бөек империя өчен, патша-атакай өчен, рус коралының даны өчен. Теге дә бу... Кем өчендер, анысында минем эшем юк. Әмма шунысы шәп- кинәндем ат өстендә йөреп. Кем уйлаган диген. Госман белән бер частька туры килдек. Баласы- чагасы турында сөйли, авыл турында, туган-тумача турында сөйли, ә Вәсилә турында ник кенә тешен агартсын. Иске тунны кузгатмыйм, тузаны чыгар, ди ахрысы. Шулай да беркөнне сөйләштек. Шундый итеп сөйләштек, икенче сөйләшергә урын да калмады. Барысы да ачылды — теге чакта ачылмый калганнары да Ә бу болай булды. Беркөнне разведка командиры минем янга килде дә әйтә: Эш бар сезгә, солдат Шаяхметов. ди Күзгә карап тора бу. Минем иреннәрем яна башлаганчы шулай карап торды, сыный, янәсе. - Сезнең үзегезгә генә. ну. аннары тагын бер кешегә.— дип өсти бу. бераз карап торганнан соң. Үзе эшнең нидә икәнлеген әйтми дә әйтми, күрәсең, хикмәтледер. Була бирсен, мин үзем дә эшнең хикмәтлерәк, куркынычрак булуын яратам. Офицер, минем белән артык сайрашып торырга теләге юклыкны белдереп, шул ук вакытта мәче баласына майлы калҗа күрсәткәндәй: Сделаешь, крест на грудь и на побывку, дип китеп барды Крест дигәнен башына капласын, шулай да. авылга кайтырга, дигәч, колак торды, әй. Кыскасы: җәйге төнгә каршы без. Госман белән икәү, урман артындагы поляк авылында ята торган немец батальонына «кунакка» киттек. Бурыч ачык: фланглардан үтеп, батальонның артына төшү өчен юллар капшарга, батальон штабының кайда урнашканлыгын дөрес итеп белеп кайтырга. Киттек. Госманны, минем авылдаш, дип үзем сайлап алдым. Төн бик әйбәт —кызлар белән генә сөйләшеп утыра торган төн Шундый төннәрдә яшь чакны искә төшерәм мин. авыл урамнарында кычкырып җырлап йөрисем килә башлый. Ә бу төнне кычкырып җырлау түгел, кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Немецның колагы үзе белән Урманны чыгып җитәрәк. атларны эчкәрәк кертеп, карт бер имән гәбенә бәйләп калдырдык. Авыл шунда, урман янында гына дип әйтерлек. Читтән караганда, ялтыр башлы костелын искә алмаганда, өйләре җиргә сытылып кергән шикелле. Тик әллә нидән бер ишетелеп киткән ят тавышлар гына авылда җан ияләре барлыкны, авылның әле сытылып бетмәгәнлеген белдереп тора. Кайдадыр, якында гына, немец телендә берничә тапкыр команда тавышы яңгырады, часовойлар алмашынды булса кирәк Урманнан чыккан кечкенә чишмә, авылга җитәрәк инешкә кушылып, зур гына суга әйләнеп китә. Суның уң як ярлары куе таллар белән күмелгән. Шуларга ышыкланып, авылга якынайганнан якыная барабыз Авыл елганың сул ягында, без унда Менә инде без ындыр турына да килеп җит тек Келәгләр. зурзур амбарлар күренә башладылар Часовойлар үткәләп торалар. Ахрысы, монда немецларның складларыдыр Мин кесәдәге шырпымны капшап куям Шырпы белән уйнау минем бурычка керми керүен дә. шулай да якындарак торсын әле. Таллар, елганың уң як ярлары буйлап, һаман сузылалар Без инде нәкъ авыл турында. Тик су аркылы үтү өчен басма да. күпер-фәлән дә күренми. Ахрысы, гүбәнрәктер. Без һаман, су буйлатып, алга барабыз Чынлап та. күпер түбәнрәк, авылның көньягындарак икән. Монда инде, тау асла тып. яртылаш таштан салынган складлар, яшелчә базлары тезелеп китә. Теге якта, авылның арт урамыннан килеп күпергә таба сузыла торган юл буенда, таш кое кала Изгеләр коесы булса кирәк, өстендә часовня, аның очында тәреләр ялтырый Бу тирәдә часовойлар күренми, немецлар бу яктан бик шикләнмиләр, ахрысы Күпер чыдарлык.'таллар безнең файдага, яртылаш җиргә сеңеп беткән ташландык складлар берәүне дә кызыктырмыйлар булса кирәк, әнә шул берәү дә кызыксынмый торган яктан кинәт кенә без кызыксынсак, начар булмаячак Мунча табып булмый торган бу поляк җирендә немецларны шәп кенә бер парлап алырга бик ярар иде. Авылның бу ягын шулай өйрәнгәннән соң, ерактан ук әйләнеп, икенче ягына күчтек. Ул ягы әллә ни уңайлы булмаса да. шулай да. саклык белән эш иткәндә, авылны төреп алырлык юллар бар. Урыннарны билгеләдек, разведка үзенең бурычын үтәде диярлек. Инде хәзер авылның эченә керергә кирәк. Озак уйлап торырга вакыт юк. тиз кирәк, күзеңне йомып, тәвәккәлләү кирәк. Нәкъ шулай тиз кирәк вакытта Госман минем белән озак итеп бәхәсләшеп тормакчы булды. Имештер, мин бер дә кирәкмәскә әҗәлнең күзенә барып керәм. Күпме өмет итеп, азыннан да колак кагарбыз, җитәр, борылыйк, ди бу. Атларның чалынып, буылып торулары бар. дип тә карый. Мин аны тыңларга да теләмим. Ахырында бу ялынырга ук тотынды: — Айдар!—ди бу, үз тавышыннан үзе куркып пышылдый. — Айдар, ник тилерәсең син? Алай беркатлы булуның нигә кирәге бар? Җибәрделәр, килдек. Үтәрдәен үтәдек тә. Инде хәзер штаб эзләп йөрмәкче буласыңмы? Ышан миңа. Авылда безне чат саен әҗәл сагалап тора. Аннары тагын үз башың белән уйлап кара. Штаб кайда? Кара мунчада түгел Кайда булса да авылның уртасында, калай түбәле берәр йортта. Кайтабыз да шулай дип әйтәбез. Иртәгә безне кем тикшереп йөри? 4opi ым да тикшерми. Аңлап җитмим: уйлап әйтәме соң ул моны, әллә мине сынап кыланган буламы? Әгәр чынлап булса, мин сиңа күрсәткән булыр ием калай түбәне! Борылдым да тегенең каршысына килеп бастым: — Син моны чынлап әйтәсеңме, авылдаш, әллә маташтырган буласыңмы? Госман катып тик тора, ник кенә бер сүз әйтсен. Күзгә-күз карашып шулай тордык та, аннары киттек. Тик озак та узмады, бу тагын сыкранырга тотынды. Бу юлы инде тавышы бөтенләй калтыранып чыга, гөбедән сөйләгән төсле. Үлгәнче сиңа әйтеп каласы бер серем бар ие. Вәсилә турындагы сер. Ичмасам, шуны да әйтмичә калам икән инде. Чамалап әйтте ул моны. Шундый куркыныч минутларда Вәсилә исеме ишетелү мине бераз йомшартмасмы дип әйтте. Чынлап та. һич тә көтмәгәндә Вәсилә исеме яңгырап китү бераз исертеп ташлады мине, кайдадыр Вәсилә бар бит әле. Әти ясаган юкагач караватның ак аягы бар. юаш кына ай. мөлдерәп карап калган күзләр бар. Үзем дә белмим, әллә нинди көч уянып китте миндә. Артыма борылдым да, Госманга кул селтәп, кычкырдым: — Бар. атлар янына кайтып мине шунда көтеп тор, үзем генә барам. Эшлисе эшләрне бетергәч тә. хәзер әйләнеп кайтырмын. Госман, шуны гына көтеп торган икән, борылды да. кәҗә кебек, тизрәк су буена, таллар арасына йөгерде, ә мин. тәвәккәлләп, бер үзем авыл эченә кереп киттем. Эшлисе эшем шактый күп. штабның кайсы өйдә урнашуын дөрес билгеләүдән тыш. Госманның курнос борынына чиртеп күрсәтергә дә кирәк. Әгәр ул авылга минем ялгызым гына кереп, эшлисе эшне ялгызым гына булдырып чыгуыма ышанмый икән, аның борынына чиртеп, ничек булса да ышандырырга кирәк бит инде. Бер шырпы сыздым ике эш эшләдем. Тәвәккәл солдат барысын да эшли ул. Ярты сәгать тә узмады, немецларның бер складлары дөрләп яна да башлады. Ялкынның теле күккә күтәрелде: менә, күрмәсен күр инде, Госман! Шау-шу купты, берсен-берсе этә-төртә солдатлар йөгерешергә тотындылар Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, мин штабның кайсы өйдә урнашканлыгын белеп тә алдым, ә бүтәне миңа кушылмаган. Урманга, атлар янына әйләнеп кайтканда. Госман мескен китәргә дә. китмәскә дә белмичә аптырап тора иде. Мине күргәч, кычкырып җибәрде: — Неужели син исән?—ди. Искитәрлек нәрсә тапкан, пычак булсынмыни миңа? ^Менә инде без. атларыбызны әкрен генә атлатып, урман юлы белән кайтып барабыз Матур гына булып тан атып килә, теге чакны. Вәсиләне Мамалайдан урлап кайтканда да таң нәкъ шулай булып аткан ие. Вәсилә, дигәннән, бая I осман миңа Вәсилә турында бер сер сөйләмәкче булган ие бит. Йә. икебез дә исән чакта теге сереңне сөйләп кал әле.— дип мин ана карыйм. Ул. әллә нинди уйларга күмелеп, дәшмичә-тынмыйча гына барган җиреннән дерелдәп уянып китә, текәлеп минем күзләремә карый. Көнгә яктылык төшеп килә, мин анын күзләрен аермачык күрәм. аның күзләре ниндидер болганчык күл төсле. — Дөресен генә әйткәндә, пустяк, ди бу. сөйләмичә котылып кал- макчы була. Мин үз сүземдә нык торгач, ахырында чыдый алмады, башлады. Әллә кайлардан уратып-уратып сөйләп алын китте. Дәшмичә генә тыңлап барам, очы чытар әле. дим. Шулай булды да. Урманны чыгып җитеп килә идек, бар күк серләр урманда коелып калсын, дип ахрысы, ашыктыра башлады ул ...Син дә шул бер дә юкка гына кыздың да киттең ул чакта. Кызыксыну юк. сорашу юк. кыз ташлап киг. имеш Кызы нинди кыз әле тагын, сусыз кашык белән суырып йотарлык Ул үзе сөйли торган сүз белән үзе үк мавыгып китте, ахрысы, тавышы шуны әйтеп тора. Дөресен генә әйткәндә, ике куянны берьюлы тотмакчы булган идем мин Синнән үч гә алмакчы идем, кызда да өмет юк түгел. Теге сабан туен хәтерлисеңме9 Мамалайда ат чабыштырырга барган идек бит. Син шунда камчы белән минем битемә суктың, нәкъ алты айга барды ярасы. Ә ачуы бетмәде Кайдадыр эчтә ятты да ят гы, Үсте дә үсте. Менә берзаман үч алырга җай чыкты. Без синең белән Мамалайга кыз урларга киттек. Хәтерлисеңме, син эчтә, бакча ягында, ә мин койманың тышында, Вәсиләне койма аркылы чыгарабыз Ул мескен әллә куркудан, әллә каушаудан берни белми Кулын суза. Ә мин. тукта, ярап куяр әле бу. дим. Теге ыгы-зыгы килгәндә, бармагыннан йөзеген шудырып алам Тәмам алгысыган кызый, пычагымны да тоймады Соңыннан сиңа, кызу кешегә, шул йөзек җитә калды Ул моны шундый тәмләп сөйли, әйтерсең, авызында сүз түгел, конфет Сөйләрлсге дә бар. оста эшләгән ул. Миңа хәзер бары тик баш селкергә генә, бары тик гаҗәпләнергә генә калган. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, карсак кына бер кешенең эчендә ничаклы явызлык йөргән бит! Борын кимерчәкләрем сикерә, сизенәм. яхшыга түгел. Ют алган беренче тон өчен. Вәсиләнең чәч чуклары, үземнең җәяү йөрүләрем өчен барысы өчен дә. барысы өчен дә берью ты өзәсем килә Тик мин авыз ачарга да өлгермичә калам, урман кинәт гөрселдәп куя. Минем атым җиргә капланып төшә, мөлдерәгән күзләрен генә күреп калам атның. Үземнең мавытыбрак китүемне хәзер генә, немец засадасының тозагына килеп капканнан соң гына, сизендем, ярдәмчем билемдәге гранаталар гына Минем, дошманга бирелмичә, кулыма граната тотып засада өстенә баруымны күргәч. Госман, елаган тавыш белән, кычкырып җибәрде: - Башың бармы? Айдар'’ Икебезне дә харап ит терәсен бит! Әйләнеп карасам, аның икс кучы да күтәрелгән, тезләре дерелдәп тора. - Беренчесе менә сиңа, куркак җан! дип. җан ачуым белән аның өстенә грана таны томырдым Граната, иртәнге урманны яңтыратын. шартлады. Ут. туфрак, аннары тагын безнең авылның курнос I осман барысы бергә буталып, һавага очтылар. Миндә тагын өч граната, бер йөрәк калды — Мәгез. бусы сезгә! Үзебезнекеләр килеп җиткәннәр, мине үлемнең авызыннан тартып алганнар. Туган-үскән якларга күптән үк кайтканым юк иде. санитар поезд белән кайтарып ташлаганнар. Үзем дә белмим, әллә кайчаннан бирле инде госпитальдә, ак палатада ятам. Бик шәп бер хирург киләсе, шул карыйсы, диләр, тизрәк килсен, төзәтсен ие. Аннары тагын ишек кинәт ачылып китсен ие дә. кояш төсле балкып. Вәсилә килеп керсен ие Шәп хирург дигәннәре кирәк тә булмас ие ул чагында, терелер ием. Билләһи, терелер ием! Килмәс шул инде ул. ачулангандыр ул миңа. Их син. яшьлек! Яшьлек! Мәрхүмнең дәфтәре, тигез-тигезсез хәрефләр белән берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән юллар, ник язганын үзе дә рәтләп төшенмәстән, госпитальдә озак ятып эче пошканнан, бары тик вакытны үткәрү өчен генә язылган бу искиткеч матур тарих шунда бетә. Ромен Роллан бугай, әйтә: «һәрбер кеше үзенең күңел тирәнлегендә үзенә генә аерым бер каберлек асрый", ди. Кеше монда бик сирәкләрне генә күмә һәм. бер күмгәч, ул аны күңеленнән казып чыгара алмый Үзенең чая гомерен, таудан ага торган шарлавык төсле, тиз һәм шаулап уздырган ул тәвәккәл егет минем күңелгә дә әнә шулай нык булып утырып калды. Ә кем белә, бәлки, гомерем буена мин аның каберен, авырыксынмыйча, үземдә саклап йөртермен. Язгы розалар төсле, матур-матур уйлар туарлар, мәхәббәт турында яңаданяңа риваятьләр язылыр, кешеләр берсе дә берни дә белмәс, ә яшь розалар дымны минем күңелемдә саклана торган әнә шул каберлектән алырлар. Шундый уйларга күмелеп калган хәлдә, урамда очраган берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, әлеге дәфтәрне куеныма кысып, теге ак чырайлы хәрби врач янына барам. Теләк әгәр җае туры килсә, ул ханым белән азрак сөйләшеп утыру. Аның әллә нинди яшерен моң белән тулган күз карашлары әле безнең беребезгә дә ачылып җитмәгән серләрне яшереп саклый кебек һәрхәлдә мин тагын бер сорауга җавап табарга тиеш Вәсилә соңыннан ни эшләп кала? Бәхеткә каршы, аның бик җайлы вакыты туры килде Эштән кайтып, ашапэчеп кенә тора иде. Кәефе дә бик яхшы чак икән. без. берәр стакан кофе ясап куеп, шуның янында озаклап сөйләшеп утырдык. Баштарак: — Вәсилә турында мин үзем дә. сезнең кебек үк. әнә шул дәфтәрдән укып кына беләм.— дип. тыйнаклык саклап торса да. соңыннан ачылды тагын, барысын да сөйләде. Вәсилә дигәне шушы кара күзле ханым үзе булып чыкты, ә Айдар Шаяхмәтов үзе. теге вакытта алган сугыш яраларыннан һәм. бәлки, яшьлегендә ясаган хаталарының үкенечле яңаруыннандыр, шушы үзебезнең якларда, ләкин үз Янбулатына кайтып җитә алмыйча, үлеп калган Берничә минут без икебез дә тын утырдык. Бу тынлык һәр икебезнең дә рухи халәтенә бик яхшы туры килә, нинди генә акыллы сүз булмасын, бу берничә минутлык тынлыкның изге мәгънәсен алыштыра алачак түгел иде. Мин. гомумән, ни турында сүз алып барырга да белмим. Кызыксындырган сорауларга җавап алынып беткән, ни дә булса бүтән темага сүз кузгатыр идем. Вәсилә ханымның рухына туры килмәгән нәрсә килеп чыгып, аны рәнҗетермен, дип шикләнәм. Ә Вәсилә ханымның, киресенчә, сөйлисе килеп утырган икән. Йөзен күтәрә төште ул, моңлы күзләрен миңа таба бер сирпел алды, аннары, бүлмәнең бер почмагына текәлеп суынып калган хәлдә, әллә нинди тонык бер тавыш белән, әкрен генә сөйләргә тотынды: —...Бәхет турында бик күп сөйләнә бездә. Урыны белән дә. урынсыз да сөйлиләр. Шул сөйләгәннәрнең барысына да колак сала китсән. бездә хәзер бәхет буявына буялмаган сыңар тычкан да табып булмый. Ә менә шуны, сез, малярлар, ясап куйган тоташ бәхетне, авыр аякларым белән ерып, ничәмә-ничә еллар буена мин аны эзләп йөрдем. Бүтәннәр берсе дә күземә күренмәде, күренсәләр дә, алар бары тик күңелгә вакытлы юаныч кына бирделәр. Ә Айдар — ул минем балачагым, ул минем беренче йокысыз төннәрем иде. Балачакны онытып булмаган кебек, аны да онытып булмады. Балачакны кире кайтарып булмаган кебек, аны да кире кайгарып булмый. Әйбәт киңәшләр бирүчеләр булмады түгел, ләкин мин кеше сүзенә колак салмадым. Бәхет турындагы ялкынлы шигырьләр мине бары тик рәнҗеттеләр генә, чөнки Айдардан аерылып калуым белән мин баштанаяк бәхетсез идем һәм шул бәхетсез көйгә, бүтән кешеләрдән калышмыйча, атлап килдем. Җиңел булды дип уйлыйсызмы'.’ һич түгел. Яисә менә еллар буена эзләп йөреп тә. соңыннан аның турында шушы дәфтәрдән башканы таба алмау җиңел дип уйлыйсызмы9 Әгәр шулай уйласагыз, нык ялгышасыз. Шәхси бәхетсезлек булды, бар, киләчәктә дә булыр. Мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә әнә шул аерым бәхет- сезлекләрне ерып чыга алуда, үзендә шуларны ерып чыга алырлык көч. ихтыяр булдыруда. Бәхет — әнә шул ул. Беләм. аягыма Айдар мәрхүмнең кабер балчыгы ябышыр, йөрәгемдә аның ачы хәсрәте сакланыр, ләкин, ничек кенә булмасын, мин сездән калышмам Ялкынланып сөйләгән җиреннән кинәт тукталып калды ул. сәер генә изеп миңа карап торды, аннары өстәде Әгәр аның ул язмаларын чынлап та матбугатка чыгарырга уйласагыз, бернәрсәне үтенеп сорыйм: зинһар өчен, кершән-иннек Я1 ындыр- мыйча, ни бар — шуны чыгарыгыз. Барыннан да элек кеше иде ул. кеше көенә калсын. Мин ул кечкенә бүлмәдән бик соң киттем, шулай да башым йокымсырау белән түгел, уйланулар белән тулган иде. Шуннан бер-ике ай узгач, якшәмбеләрнең берсендә, мин тагын, яз башын ко 1 лап. әлеге теге минем өчен билгесез булган Айдар Шаяхмәтов- ның кабере янына килдем. Тирәсе яхшылап чистартылган, кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде Мин килгәнче бирегә кемдер килеп киткән иде инде Бөек Ватан сугышы батырының каберенә чәчәкләр куеп киткән кеше миңа, ни өчендер, Вәсилә ханымдыр кебек тоела иде.

1942.

 

ИСКӘРМӘ

Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең (1908—1996) бу мәг ълүм әсәре журналның «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» бүлегендә бастырыр! а әзерләнгәндә, әдип вафат булды. «Йозек кашыпнын журналда кабат чыгуын белгәч (ә әсәр «Совет әдәбияты»ның — хәзерге «Казан утлары»нын 1942 елгы өченче санында беренче тапкыр басыла). Фаз их абый бәхетле «бала»сынын көр күңел белән хөр яшәвенә бик тә сөенер иде. Бу шатлык хәстәгә егылган олуг әдибебез әсәренең укучьн а һәрчак үз булачагына ышанычын ныгытыр иде Тик нишләмәк кирәк Әйе. «йөзек кашы». Фатих абый, үзе әйткәнчә, аның иң бәхетле әсәрләреннән берсе Ул. 1945 елдан башлап, язучының җыентыкларында берничә мәрыбә басыла, аерым ки ran булып күп данәдә чыга Мисалга 1954 елда укучы әсәрнен өченче басмасын кулына ала. 1964 елда рус укучысы Татарстан нәшрияты Н Мальшакова тәрҗемәсендә «Перстень» исемендә чыгарган китапны (кырык биш мең данә!) җылы кабул изә. Автор, төрле басмалар! а кереш сүзендә, әсәрен соңыннан төзәткәләве турында искәртсә дә. «Йөзек кашы»нын беренчел төсе саклана, кайбер үзгәртүләр .«баламның, үсә төшкән саен, киеменә хаҗәтле бизәкләр-чуклар тагу кебек кенә тоела. Хәер, «бала» гүзәл булып тугач, анык төсенә-кыяфәтенә, килешенә-кы- яфәтенә чибәрләү операциясе ясауның кирәге дә юк лабаса. Аннары шунысын да искәрик, әсәрнең төп герое Айдар Шаяхмәтов — үзенчәлекле холык иясе, ул әйткәнеңне тыңламаска да мөмкин, аның үз иманы. Әнә. Фатих абыйның өч томлыгының (1966 1968 еллар) икенче томында Айдарның фамилиясен әсәр башында һәм ахырында «Корбановмка алыштырырга тырышып каралган, ләкин әсәр уртасында ул беренчел фамилиясен саклаган! Шуңа күрә без дә Айдарга үз фамилиясен «кайтару»ны тиеш таптык. Бу басмага әсәр өч томлыкның икенче томыннан (1967 ел) алынды һәм беренче басмасы (1942 ел) белән чагыштырылды Без кабатланучы кайбер сүзләрне мәгънәдәшләре белән алыштырырга гына тәвәккәлләдек. Инде укучыда туачак бер сорауга жавап бирергә тырышып карыйк. Хикәя жанры турында күп язган, хикәягә төрле яклап бәяләмә биргән Фатих абый — аның хәтта, хикәя бер утыруда укып чыгылырга тиеш, дигән сүзләре дә хәтердә— «Йөзек кашы»н «повесть» дип атады. Повесть жанры гасыр башында татар әдәбиятына ят була, ул бездә, нигездә, утызынчы елларда урнаша башлый, күләмлерәк чәчмә әсәрне шушы сүз белән атауга күчелә, моңарчы «хикәя» һәм «роман» жанрлары хакимлек итә Мисалларны укучы классик язучыларыбыз иҗатыннан җиңел таба ала. Күләмле әсәрләрне, роман исеменә һәр тарафтан жавап бирүенә карамастан, «повесть» дип билгеләү, бәлки, гел дә тыйнаклык чагылышыдыр. Ничек кенә булмасын, бу очракта без «Йөзек кашы»н, татар әдәбиятында повесть жанры булуы-булмавы турында озын-озак бәхәс кузгатмас! ан. «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» бүлеген бизәрдәй әсәр икәнлегенә инанып тәкъдим итәбез. Шунысын да әйтик, әсәр Фатих абыйның хикәя турында югарыда китерелгән бәяләмәсенә дә туры килә. «Йөзек кашы»н бер утыруда укып чыгасын Кечкенә бер хатирә Фатих абый бу әсәреннән өзекләрне укучы-тамашачы алдында, ишиптәшләре белән әдәбият турында чәй янында әнгәмәләрдә-мәж- лесләрдә еш кына яттан сөйли иде. Бу чакларда ул тирә-юньне оныта иде. анын өчен әсәр вакыйгасы гына кала иде Башын бераз югарырак күтәрер иде дә әсәр дөньясына текәлер иде ул. Басым ясалырга тиешле төштә йомшак тавышына кулынын йомшак хәрәкәте ишарәле кушылыр иде. биек маңгаеннан тир бәреп чыгар иде Әсәрен ул күңелдән сөйләү өчен махсус ятламаган, дип беләм. Хәер, йөрәк хәзинәсен барлап-актарып туган әсәрен ятлау кирәкмәгәндер дә ана...

Мәгъсүм ХУҖИН.

23 сентябрь. 1996 ел.