XIV ЙӨЗ ШИГЪРИЯТЕНДӘ КЕШЕ ИДЕАЛЫ
Шушы е.тның 24 мартында күренекле әдәбияг галиме. шагыйрь һәм публицист. Ягучылар берлеге әгъзасы Нурмөхәммәт Шаһвәлн улы Хи- самовка алтмыш яшь тула. Әдәбияг сөюче кнн җәмәгатьчелек аны урта гасыр татар әдәбияты. XX йөз башы шигърияте һәм хәзерге татар поэзиясенең барышына кагылышлы хезмәтләре аша беләләр. Бу галим Кол I алинен «Кыйссан Йосыф» дастаны турында урыс һәм татар телләрен гә ике зур китап басгырды. Анын берсе Мәскәүнен «Наука» нәшрнягында дөнья күрде. Татар әдәбияг белемендә һәм халыкара гюркологиядә югары бәя алган ул хезмәт «Поэма «Кыссаи Йусуф» Кул Алн» дип атала. Ә Казанда 1984 елла чыккан зур күләмле гикшеренүе «Бөек язмышлы әсәр» исемле. Алга габа әдип Кол Гали поэмасынын хәзерге әдәби телебезгә шигъри гәрҗемәсен эшләде. «ЙосыфЗөләйхә» дигән драма язды. Бөек ядкяребез
Шигърият сөючеләр аны шигъри җыентыгы һәм фәлсәфи-лнрик шигырь бәйләмнәре аша беләләр. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләренә Нәҗип Җнһанов, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова тарафыннан җыр язылды. Җөмһүриятебезнең суверенитет өчетг көрәш елларында Н. Хнсамов кайнар рухлы публицистик мәкаләләре белән халкыбызның дәүләтчелеккә хокукын, сәламәт әхлак һәм рухани традицияләрен яклап матбугатта чытышлар ясады. Галим һәм әдип, ү тенен күпьеллык тикшеренүләрен гомумиләштереп, узган елның ноябрендә «XIII—XV' йоз гөркн-татар шигъриятендә «Йосы«|>-3оләйхә» сюжеты (версияләр проблемасы)» дигән темага Мәскәүнен Дөнья әдәбияты институНурмөхәммәт Хнсамов, филология фәннәре догтторы нен урысчага гәржемәсе дә анын җитәкчелегендә башкарылды. Ул шулай ук «1агар әдәбияты тарихымның I һәм IV томнарында фәнни мөхәррирләрнең берсе булды. гында докторлык днссергациясе яклады. Күп еллар дәвамында журналыбызның актив авюры буларак язышып килүче каләмдәшебезгә сәламәтлек, озын гомер һәм яна иҗади казанышлар телибез. Хөрмәтле укучыларыбыз игынбарыиа анын сонгы хезмәтләреннән бер үрнәк гәкъдим ит әбез.
XIII гасыр башыннан бирле бер дәүләт эченә кергәнлектән. Идел буе беләгт Хәрәзм уртак мәдәни тормыш белән яшәгәннәр Шунлыктан, кайсы гына төбәктән чыксалар да. шагыйрьләр уртак әдәби телгә нигезләнгән бердәм әдәби барыш эчендә ижат иткәннәр Идел буеның тулы канлы әдәби тормышы, монгол яулап алуы аркасында, бары йөз елдан сон гына аякка баса алган Шигърият ижгимагый-инсани мәсьәләләрнең куелышы җәһәтеннән дә. сәнгатьчә үсеш HI ыннан да Кол Гали ирешкән биеклектән кузгалып китә Аның поэмасындагы үзәк мәсьәлә, белгәнебезчә, иҗтимагый гаделлек идеясе булса, жанр һәм тема җәһәтеннән ул урта гасыр төрки шигъриятен Низами казанышларын үзләштерүгә бик якын китереп җиткерә. XIV йөздә төрки әдәбиятның фарсы әдәбияты белән бәйләнеше тагын да тыгызрак, аерылгысыз һәм эзлеклерәк төс ала Чөнки фарсы телле халыкларның күпчелеге төрки дәүләтләр эчендә кала һәм шагыйрьләр асылда Фирдәүси чорыннан бирле төрки хөкемдарлар идарәсе шартларында ижат итә Шунлыктан төрки авторларның аларга бөек мәдәният ияләре итеп кенә түгел, бәлки иҗатта үзләренең иң якын кардәшләре ител тә карау өчен тулы нигезләре булган. Төрки шигъриятнең үсеш логикасын фарсы әдәбияты тарихы гына түгел, бәлки төркиләр җәмгыятенең иҗтимагый- к гетик ихтыяҗы да билгеләгән. Мәсәлән. төрки әдәбият Фирдәүси мирасына чынлап торып бары XVI йөз башында гына мөрәҗәгать итә. Кыскасы. XIV йөз Идел буе төрки әдәби процессы иж- тимагый-тарихи һәм эстетик җәһәгтән кануниятле күренеш булып тора Үз иҗатларында шушы чорның барлык төп үзенчәлек һәм тенденцияләрен гәүдәләндергән иң зур шагыйрьләр Котб, Хәрәзми. Хосам Кятиб һәм Сәйф Сарай булган Котб _ леге төркемнең беренче бөек вәкиле булып Котб санала Ул 1342 елда г-Ж Низаминең иң яхшы әсәрләреннән хисапланган Хөсрәү вә Ширин» поэмасын ирекле тәрҗемә кыла Бу гәржемә исә үзенен күп сыйфатлары белән нәзыйрәгә. ягъни шигъри ярыш яки иҗади җавап традициясенә тарта. Шушы вакыйга урта гасыр болгар-татар шигъриятенең һәм асылда бөтен төрки әдәбиятның сәнгатьчә югары дәрәҗәдә өлгергәнлеген чагылдыра иде. Поэманың төп темасы. Низами әсәрендәге кебек үк. фарсы патшасы Хөсрәүнең һәм әрмән патшасының кызы Шириннең уртак мәхәббәте Халыктан чыккан Фәрһад останың сюжетка килеп керүе белән фабуланың әлеге сызыгы традицион гыйшык өчпочмагы рәвешен ала Гадел идарә нәтиҗәсендәге иҗтимагый бәрәкәт— поэманың үзәк мәсьәләләреннән берсе Әмма шагыйрьнең ин мөһим эстетик максаты кеше идеалын эзләүдән гыйбарәт Әйе. күрсәтүдән түгел, нәкъ менә эзләүдән гыйбарәт Аның эзләнүе шуның белән мәгънәле һәм кызык та: ул. әйтик. Йосыф Баласагунлы сыман әзер формула һәм рецептлар бирмичә, кешенең камиллеккә баруын, аның тормышка карашы, әхлакый тәртибе һәм рухи сыйфатлары яхшыруын күрсәтә. Ул моны патша мисалында гәүдәләндерә. Хөсрәү патшаның һәм акыллы, бөтен холыклы патша кызы, соңрак исә үзе патшабикә Шириннен караш һәм гамәлләрен адым саен бәрелештереп, ул Низаминең сәнгати сюжет материалыннан эзләнүнең үтемле һәм тормышчан тирән өлгесен сайлап ала. Каһарманнарның барлык гамәлләрендә җанны хәрәкәткә китерүче көч итеп мәхәббәт тасвирлана. Шушы хис рәхәт тормыш яратучы чуар йөрәкле Хөсрәүгә бөек омтылышларны татырга һәм хөкемдәр буларак үзенен олы бурычын төшенергә, ә Ширингә исә патшалык итүче азгын чибәрне нык торып һәм чигенүсез рәвештә төзәтергә, аны гаделлеккә чынлап хезмәт итүгә юнәлтергә, сөеклесендәге фидакяр һәм затлы хисси батырлыкны аңлау һәм бәяли белүенә ирешергә ярдәм итә. Котб Ширин сөйләменә патша хакимиятенең һәм мәхәббәтнең бергә сыешмавы хакында трагизм һәм кырыс гаепләү тулы сүзләр сала Ширин. Хөсрәүнең үз нәфесен канәгатьләндерү өчен хакимия ггән файдалануын һәм йөгәнсез кыланышларын күздә тотып, болай ди: Гашыйклык берлә шаһлык раст кәлмәз. И ки эш дин бирин кыл. йукса булмаз. Йосыф Баласагунлы һәм Кол Гали кебек элеккерәк авторлар гаделлекнең статик моделен бирсәләр. Котбта без гаделлеккә баруның чиген һәм катлаулы юлын җанлы сурәттә күрәбез. Поэмада кеше идеалы эзләү төрле юнәлештә бара. Әсәрнен үзәк каһарманнары патшалар булганлыктан, идеалның беренче һәм төп билгесе итеп бурыч хисе алына Бу тойгының сыналуында барлык үзәк персонажлар Хөсрәү дә. Ширин дә. Фәрһад та катнаша. Бурыч хисен тирән итеп төшенүче һәм ана бер тап та төшермәүче каһарманнар икәү генә, алар Ширин һәм Фәрһад Хөсрәү исә мондый төшенү! ә бик күп борма, сикәлтәләр һәм хилафлыклар аша килә Вафат апасы Мөһинбану урынына тәхеткә утыргач. Ширин хөкемдар буларак үз бурычын шулай үти. Мөһинбану илнн ким билли Ширин. Җавуктурды халайык ара гадлив Улус ил гадле берлә тал булды. Камуг зинданлыклар ул көн азад булды Зулумдин гыйгды залимләрнен әлкин. Тутуб мәзлумларның ул гадле далын Буйурды. татгавыллар куйды бажын. Суйургаб алмады и.шин бараҗын Анын гадлендә бүри бирлә куй су Ичиб йурүрләр ирди хуш йәнәшү (Мөһинбану илен кабул итеп алгач Ширин. Халыклар арасында гаделлеге белән дан алды. Гаделлеге белән ил шат булды. Барлык тоткыннар ул көнне азат булды Залимнәрнен кулын золымнан тынлы. Гаделлеге белән мазлумнар күнлен яулады. Боерды, ясак җыючылар салым алмады Анын гаделлегендә бүре белән куй Хуш янәшә су эчеп йөрделәр). Күренә ки. Ко гб феодаль җәмгыятьнең икътисадый мәсьәләләре хакында үтә бер катлы хөкем йөртә. Әмма ул феодал һәм ханнарның зиннәтле тормышын һәм өзлексез сугышларын тәэмин итеп торучы игенче һәм һөнәрчеләрнең авыр салымнардан интегүен, шушы йөктән бушану хыялында яшәвен чагылдыра. Ә гаделлек формуласын биргәндә, ул «Котадгу белекдәрәҗәсендә кала Аның фикереңчә, җәмгыятьтәге гаделлеккә табигать тә юмартлык белән җавап бирә Ширин хискә чумып үз дәүләте каршындагы җаваплылыгын оныткан Хөсрәүгә зур сабаклар бирә, фетнәче авантюрист Бәһрам Чубингә мәрхүм атасы шаһның тәхетен басын алырга юл куйган өчен патшалыкка варис саналган сөеклесен ул каты битәрли. Каһарман кыз бәйләнчек шаһ улына, аның гөп бурычын исенә төшереп, кайнар канып сүрелдерергә тырыша Ул. фольклор эпосы рухында, жан ризальпынын төп шарты буларак егеттән тәвәккәллек, батырлык, иле һәм сөйгән кызы каршында зур хезмәтләр таләп итә. Ишигм.имәи бу йулда һич сүзүңни. Качан дәүләт билә күрсәм йузүнни. Ушул дәүләт билә биргәй сәнә жан Бурун жоһд иткү ким дәүләттә булгай. Мора.т аты күнүлчә сонча булгай Моңа бу.туб кәрәкмәз. мунда калсан. Атаңның таж-ү тәхтсн йава кылсаң Дәрига' Мән катында булмагаймән. Йигит сәи. шаһлык итмәк бар башында. Кагыйглан. булма каһил үз ишнндә' Кылыч алгә ал. хак йари биргәй (Ишетмим мин бу йулда) ризалык хакында Н X ) һич сүзеңне. Кайчан дәүләт белән күрсәм йөзеңне. Шул дәүләт белән генә сиңа жанымны бирермен Беренче тырышлыгын дәүләттә булсын. Күңел максатын соңыннан булсын Монда калсан. мина син кирәкмәячәксең. Ә!әр агаңның таж вә тәхтсн җуйсаң Аһ. мин катыңда булмам Егет син. башыңда шаһлык итү бар. Катылан, булма ваемсыз үз эшеңдә! Кулына кылыч ал. хак ярдәм бирер Бу сүзләрдән гарьлеге кузгалып. Хөсрәү Румга юнәлә. Рум патшасының кы зы Мәрьямгә өйләнә Һәм. румлылар гаскәре ярдәмендә Бәһрамны жннсп. атасы тәхетен кайтарып ала Шул рәвешле ул тәвәккәллеккә ирешә, илен гадел идарә итә, әмма Ширингә булган мәхәббәтен шулай да тапсыз көе саклый алмый Әрмән патшасының кызы шаһлык белән гыйшыкның сыеша алмавы турындагы хөкемнәрендә хаклы булып чыга. Хөсрәүнең патшалык итүен Котб болай тасвирлый: Бу күтәрелүдән котланды бәхте. Кулына керде яңадан үз тәхте. Халыклар арасында гадел даны жәслдс. Барлык илләргә изге аты чыкты Гаделлек белән әмерен шулай йөртте ки. Аның әмереннән ярлылык тынды Замана аның шаһлыгына куанды. Ануширван йәнә терелде днп санады Ләкин, күргәнебезчә, боларның барысы да гүзәл һәм акыллы Ширин аркасында ирешелгән. чөнки хис белән мавыгып киткән Хөсрәүне ул үгетләп килә. Поэмада затлы гамәлләрнең иң куәтле этәргече итеп мәхәббәт тасвирлана Бу хиснең көче һәм тирәнлеге каһарманнарның әхлакый сафлыгына бәйле Шушы хакыйкать кеше идеалын эзләүнең бер яссылыгын тәшкил итә. Әлеге сыйфатның сыналуына бер Ширин белән Фәрһад кына бирешми Каһарман кыз үз намусын акыллы һәм нык саклый. Әмма жан белән нәрд уйнау ярамас. Күндем хуш кичсен дип. ычкыну ярамас Бу дөнья изге ат белән хуш ул. бел. Егетлек вакытында аг казану файдалы Кирәкмәс бер теләккә баглы калу. Без ике пакьне яман атлы кылу Әрсез Хөсрәүгә үгет биргәндә. Ширин зирәк фикерләр әйтә. Котб бу очракта Низами хөкемнәрен остазына тәңгәл үткенлек белән бирә. Шириннең Хөсрәүгә гыйшкы һәм тугрылыгы кырыс сынаулар аша үтә. Ул сынаулар кыз өчен күп өлеш корбанчыл төсмергә ия. Хөсрәү сыгылмас горур һәм тугры Ширингә үпкәсен янә бер мавыгу — Шәкәргә никяхлану белән чыгармакчы була. Каһарман кыз бу яраны да батырларча сабыр кичерә Хөсрәү белән барлык бәрелешләрдә дә ул үзен гыйззәтле тота, шул ук вакытта сөеклесенең горурлыгына да азык бирә: Йакын бел. бу тәнемгә жан сән. әй шаһ’ Ни тик жанны теләмәгәй тән. әй шаһ? Кыз шаһның төрле юмалавына каршы үз йөрәгенә юлның бары никях аша узуын әйтә: Сәнең күңлүң катыг таш. мән тимур җан. Катыглыкда ирүр икиси бир сан Фәрһадның Ширингә гыйшкы өч каһарман өчен дә җитди сынау була. Шул шартларда Ширин Хөсрәүгә тугрылыгын эзлекле рәвештә һәм тапсыз саклап кала. Ә шаһ исә. Фәрһадның Ширингә мәхәббәте хакына максатына якынаюын, ягъни таш кыя аша юлны салып бетерүен күреп, әшәке мәкергә бара: егеткә сөеклесенең «үлемен» хәбәр иттереп, көндәшенең кыядан ташланып үлүенә сәбәпче була. Кыскасы, ул аны һәлак итә. Халыктан чыккан талантлы оста, рәссам Фәрһад үзенең гыйшкы хакына зур батырлыклар эшли Бу останың үз дәрәҗәсен белеп эш кылуы Хөсрәү патшаны аңа ихтирам белән карарга мәҗбүр итә. Шагыйрь рәссамның гөп өстенлеге итеп аның сатылмавын күрсәтә. Ширин, сараена чаклы сузып арык үткәргән өчен. Фәрһадны үзенең кыйммәтле зиннәтләре белән бүләкләргә тели, әмма егет ул асылташларны кызның аяк астына сибә. Хөсрәү. Ширингә гыйшкыннан баш тартсын өчен, остага алтын тәкъдим итә. тик егет тәкъдимне мәг ьрур рәвештә кире кага. Шаг ыйрь биредә иҗатчы остада югары әхлакый идеаллар иясен күреп, үзе дә кешенең бөеклегенә соклана. Фәрһадның иҗат батырлыгын тасвирлагач, ул менә нәрсә ди: Бу адәми затның шәхесе гаҗәп: Адәминең кулында булат балавызга әйләнә. Эш башланганчы гына авыр, шуны бел. Нинди генә эш башланса да. төгәлләнә. әй дус һичбер эш бу адәм улыннан котылмас. Тик үлсә генә чара юк. Максатка ирешү юлында котычкыч киртәләрне җиңгәндә. Фәрһад дөньяның корылышы, кешенең тәүге башлангычы, аның җан җилкенеше, инсанлыгының башлангычлары хакында трагизмы ягыннан үтә тирән сораулар куя Ахыр мин кайдан? Бу i ыйшык кайдан? Кем туйдырды мине татлы җанымнан'’ Тоташ ялкындамын, кол булганчы яндым. Бу көюдә тереклектән туйдым Олы җанлылык һәм затлылык әсәрдә әхлакый идеалның асыл үзенчәлекләреннән берсе итеп тасвир кылына. Үзенең дошманы Бәһрамның үлүе уңаеннан оч көнлек матәм игълан иткәндә. Хөсрәү зирәк патша булып күз алдына баса. Өченче көндә ул илгә үз хәзинәсендәге малны тарата Белеп Бәһрам үлемен, күп уфтанды. Тәхетеннән төшеп, өч көн матәм тотты. Дөньяга ышаныч юк. дип күнле төште Замана җәбереннән зарланды. Соңыннан үләргә туры киләчәген уйлады. Шагыйрь шул ук вакытта хәбәр китерүче авызыннан Йосыф Баласагунлы рухында бүтән чорлар өчен дә гомумкешелек һәм гамәли әһәмиятен җуймаслык фикерләр әйттерә Дусларың мең булса да. аз дип бел. Дошманың бер генә булса да. аннан саклан Янә дошман үлеменә шатланма. Чөнки үлемнән үзең дә азат т үгелсен Үзенең көндәше Мәрьямнең үлемен ишеткәч. Ширин н шулайрак хис итә. Хәбәр Ширингә килеп җиткәч, аңлап. Дөнья Эшенә хәйран булды таңлап. Бер яктан карап күнле шат булды. Чөнки көндәш дошманыннан котылды Янә бер яктан уйлады кайгы йотып. Бу көн безгә дә киләсеме, дип. Икенчедән. Хөсрәү хәтерен дә саклады. Сөенүдән кулын һәм телен тыйды. Котб кеше идеалы төшенчәсенә белемгә омтылуны да кергә. Хөсрәү шаһның акыл иясе Бозорг Өмид белән әңгәмәсен ул тикмәгә генә әсәр азагында китерми Каһарманнар инде бу чорга үз максатларына ирешеп өлгерәләр Шаһ һәм патшабикә мәхәббәтләрен язмышның барлык киртәләре аша исән-сау саклап уздыралар, гадел хакимият белән шәхси, гаилә бәхетенең гармониясенә ирешәләр. Ләкин камиллеккә омтылу моның белән генә чикләнми Котб өчен. Низамидәге сыман ук. өзлексез гыйлем туплау, дөньяга карашны даими киңәйтеп тору, хәятнең, әхлакның һәм жан җилкенешләренең иң тәүге чыганакларын танып белү мөһим. Кыскасы, аныңча, яшәүнең һәм бәхетнең тулылыгы бары шәхеснең рухани камиллеге аша гына күз алдына китерелә Шуның белән бергә дөньяның корылышы турында чорның инсанилск дәрәҗәсен билгеләрлек фикерләр әйтелә. Хөсрәү акыл иясенә «Дөньяның багны нәрсәдә » «Бу күк чын гыкта нидән гыйбарәт?» «Бу йолдызлар нидән гыйбарәт’» «Мин һәр йолдыз бөтен бер дөнья тәшкил итә. башка жир һәм күкләрдә дә, безнеке сыман ук. тереклек бар. дип ишеткән идем» кебек тирән сораулар куя Аннары үз алдына кайчандыр үз-үзенә. язмышына һәм дөньяга Фәрһад куш ан сорауларга охшаш мәсьәләләр тезә. Ягъни шагыйрьнең барлык хуплау.гы Каһарманнары бер үк серләрнең төбенә төшәргә, бер үк хакыйкатьләрне ачарга омтылалар. Котбның урта гасыр тагар шигърияте, бөтен төрки шигърият алдындагы бер бөек хезмәте шуннан гыйбарәт ки, ул Низаминең энциклопедик белемнәрен, иң югары өлгеле сәнгатьчә тәҗрибәсен һәм инсани ният-фикерләрен төрки укучылар малына әйләндерә. Төрки шагыйрь бер ук вакытта иҗади мөстәкыйльлеген дә зур куәт белән чагылдыра алган. Шул рәвешле Низами поэмасының сюжеты идея яктыртылышы җәһәтеннән дә, көнкүреш реалийләре өлкәсендә дә. шигъри эшләнеш яссылыгында да җирле, төрки төсмерләргә өртелә. Поэмада тел үзенчәлекләре ягыннан татар теленең мишәр диалекты белән бик күп уртаклыклар табабыз1 Әсәрдә болгар-кыпчак этнографик реалийләре белән сугарылган детальләр аз түгел. Мәсәлән, тантаналы каршылау вакытында тәңкә сибү, кунакларны кабул иткәндә, патшаның тәхеттә патшабикә белән янәшә утыруы, хуҗага хөрмәт һәм итагать йөзеннән баш киемен салу, патша мәҗлесендәге ашлар үзенчәлеге. Идел һәм Урал арасына хас ау җәнлекләре һ. б Шагыйрьнең күп кенә чагыштырулары, аллегория һәм метафоралары кешеләрнең көндәлек тормыш тәҗрибәсеннән алынган. Мәсәлән. Хөсрәүне гаделлеккә үгетләп. Ширин болай ди Җиһанны башта төзек кыллык, хуш. Соңыннан золым белән харап кылма. Әйтик, бер сыер башта сот бирсә. Соңыннан үзе үк тибеп сөтен җиргә түксә Хөсрәүнең хәбәрчесе Шауыр Ширингә артык сүздән тыелу турында шундый киңәш бирә: Матур сүз аш эчендә тәмле тоз ул. Күп булса, тәме китә, азы урынлы Мөһинбану — сеңлесе Ширинне Хосрәү алдында кызулыктан шулай кисәтә: Нык бул. йөзеңнең нуры китмәсен Миче каннар булса, икмәк көя. Котбта, Низамидәге кебек үк. тотрыклы рәвештә әсәрнең буеннан-буена сузылган чагыштыру һәм метафоралар бар. Аларның барысы да шагыйрьнең сокланычы һәм идеалларының төп чагылдыручысы булган Ширин тасвиренә карый, һәр очракта ул ташка урнаштырылган алмазга тиңләнә. Менә Ширин Хөсрәүне көтеп тору вакытына дип төзелгән калтачыкка килеп җитә: Сарай исемле зинданга җитте. Гәүһәр сыман, үзен ташларга уйды Икенче очракта, шул ук метафораны төрләндереп һәм каһарман кызны Кол Гали поэмасындагы Йосыфка чагыштырып, күренешнең фаҗигачел төсмерен көчәйтә: Чи ташларга ул гәүһәр катылган, Йосыфтай кайгы коесына атылган. Әйтергә кирәк ки. шагыйрь «Кыйссаи Йосыф» белән тирәнтен таныш, аның фикри-хисси рухы һәм шигъри гыйбарәчелеге белән нык сугарылган. «Хөсрәү вә Ширин»дә Кол Гали поэмасының башламындагы юлларны, бетемендәге укучыга төбәлгән мотив һәм структур элементларны. «Кыйссаи Йосыфнка хас рифмаларны очратырга мөмкин2 . Кол Галинең үз каһарманнарыннан Йагкуб белән Йосыфка карата кулланылган «йарлы» (бичара) теләктәшлек эпитеты Фәрһадка бәйле рәвештә файдаланылган Карчык Фәрһадкә Шириннең «үлеме» турында ялган хәбәрне тапшырганда, аңа: «Йә йарлы Фәрһад!»—дип эндәшә. Котбның урта гасыр төрки поэтикасын моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәргән кыйммәтле яңалыгы Низаминең катлаулы метафоралар эшләү тәҗрибәсен ‘ Кара: Таһирҗанов Габдрахман. Тарихтан —әдәбиятка. Казан. 1979, 106— 109 б. ’ Бу турыда кара: Хисамов Нурмөхәммәт. Бөек язмышлы әсәр. Казан. 1984. . ижади файдаланудан цыйбарәт. Мәсәлән, кон белән төн алмашынуын ул теге яки бу гаскәриен жинүе рәвешендә сынландыра Тан атуны ул менә ничек тасвирлый Таң шаһы чыгу белән Дөньядан качты негрлар гаскчрс. Яна көн төлкесе күтәрде башын Сата башлады галәмгә ул комачын. Фирүзә күк гөмбәзе капусың ачты. Дөньяга алтынын берьюлы чәчте йөздән пәрдә бөтенләй күтәрелгәч. Җиһанга ас тулды, китте кеш күздән. Шагыйрь биредә сынландыру принцибын Низамидән алса, метафораларга Идел буе төркиләре чынбарлыгына хас төсмерләр кертеп, аларнын фактурасын үзгәрткән. Таң ату күренеше һәр очракта яна метафора ярдәмендә тасвирлана Таң әтәче аваз биргәч тә. Дөнья гашыйклар йөзе төсенә керде. Төннең йозагын ватып, көй чәчәк бөресен ачты Башка очракларда шагыйрь гомуми төшенчәләрне җисемләштерә. Кәеф- сафага чумган шаһның. хәбәрчесе Шауыр килгәч, шатлануын ул менә ничек бирә Мәлик сөенеп сиксрмәкче булды. Гакыл якасыннан тотты, селкетмәде Татар халкында «сүзне колакка элү» дигән гыйбарә бар Нәрсәнедер хәтердә калдыру, нәрсәгәдер игътибар итү мәгънәсендә Мөһинбанунын Ширингә Хөсрәү белән очрашу алдыннан биргән мәгълүм кинәшенә сеңелесенең мөнәсәбәтен шагыйрь шулай метафоралаштыра Аның киңәшен колакка алка кылды Котб. сүз белән эш иткәндә, зур осталыкка ирешә Бу бигрәк тә анын омонимик рифмаларында һәм. аларны кулланганда, мәгънәви төсмерләрне нечкә тоеп, сүз уйнатуында аеруча күзгә ташлана. Асылда эпик яңгырашлы шушы поэмада лирик башлангыч та гаять көчле Ул Ак Урда хөкемдарларына мөрәжәгатьтә дә. шагыйрьнең үз каһарманнарына һәм. гомумән, кешенең сәләтенә соклануында да, үз жаны кичергән ижат шатлыгы тасвирында да яхшы төсмерләнә. Кыскасы. Котб шигырьгә шундый тулы яңгыраш биргән һәм бәяләү таләбен шундый югары куйган ки. моның тәэсире һәм нәтиҗәсе XIV йөзнең бөтен төрки шигъриятендә тирән чаг ылыш таггкан Хәрәзми _ _ отбның кеше идеалы юнәлешендәге эзләнүләренә һәм лирик мәктәбенә үз чорының галантлы лиригы Хәрәзми кушылып киткән Бу шагыйрьнең Алтын Урда ханнары нәселеннән булган Мөхәммәт Хужа бәккә багышланган «Мәхәббәтнамә» поэмасы 1353 елда Сыр Дәрья буенда язылган Әсәр күләме белән зур түгел. 900 юлдан чак кына артык. Анын анык кына сюжеты да юк. Композицион яктан фон рәвешендә аны бәк мәҗлесе бер бөтенгә туплый. Шагыйрь әледән-әле мәҗлес хужасына мөрәҗәгать итә. ә гомумән исә хатын-кыз гүзәллеген данлый һәм лирикасы адресатына өметсез гыйшык хисләрен түгә Әсәрнең керешеннән күренгәнчә. Хәрәзми фарсыча да. төркичә дә иҗат иткән ике телле шагыйрь Автор тарафыннан китерелгән бәк сүзләренә караганда, бу чорга инде шагыйрь киң танылган иҗатчы булган Поэмасының шнг ьрн яктан югары җитлеккәнлеге дә моны күрсәтеп тора. Әсәр, бәк үтенече буенча аны данлау өчен язылса да. анарда кыйммәтен җуймас гомумкешелек идеяләре яктыртыла. Кеше идеалын эзләүнең барлык юнәлешләрендә дә Хәрәзминен Котб белән шигъри авазлары очраша Хатын-кызның ул табигый матурлыгын данлый Аның кем ал иңиндә миң йаратты. Сачьжы айак илә тик йаратты Мәхәббәтне сөеклесе сурәтенә бәйләп хөкем йөрткәндә, шагыйрь анын серле һәм жәлеп итүчән шәхесендәге рухи көчне шулай сурәтли: Мәхәббәттән туа мең төрле сер. Күңел серләрен жан белән саклый Әсәрдә ир егет идеалы тәвәккәл, эшлекле, гадел һәм юмарт бәк сурәтендә гәүдәләнә. Каһарманның шушы сыйфатларын чагылдыручы чагыштыру һәм метафоралар көнчыгыш фольклоры һәм әдәбиятының камил үрнәкләре нигезендә эшләнгән. Панегирик адресат юмартлыкта, мәсәлән. Хәтәмтайга тиңләштерелә. Дөрес, талантлы мәдхияләрнең максаты һәрвакытта да макталган затларны данлау гына түгел, күбрәк аларга легендар үрнәк ярдәмендә җәмгыять мәнфәгатьләрен истә тотып тәэсир итү булган. Шунсы кызык, шагыйрьнең замандашы булган реаль шәхеснең лирик сурәте хакында сүз барганда, безнең каршыбыз! а Алтын Урда чоры каһарманының мактаулы сыйфатлары өлге рәвешендә килеп баса. Дәһшәтле сугышчанлык та шушы сыйфатларга керә. Әгәр дисәм сине Рөстәм, йарарсын Кылычың бирлә сафларны йарарсын’ Зирәклек һәм көч бәкнең тиң сыйфатларыннан санала Улус тоттың камуг’ таклың көчендин, Чәриктә’ кан тамар камчың очындин Поэмадагы үзәк кыйммәтләрнең берсе лирик каһарманның үз сурәтендә, иҗатчы, сәнгатькәр шагыйрь образында чагыла. Хәрәзми анын бәйсезлеген. сатылгысыз горурлыгын данлый Биредә ул халыктан чыккан Фәрһад оста сурәтенә гаҗәеп дәрәҗәдә охшый. Бәкнең шаһларга хас кодрәтен данлаганда, авторның үзен дә падишаһ дип атавы зур кыюлык түгелме?! Кылыч тик тел белә тоттым жиһанны. Канәгать мөлке эчрә падишаһ мин Ул. үз дәрәҗәсен яхшы төшенеп, бәккә болай ди: Ни дәрәҗәдә бөек солтан булса да. Мал өчен мактау һәм данлау сүзе әйтмәм! Хөсам Кятиб XIV гасырның икенче яртысыннан башлап. Идел буе төрки шигърияте үзенең позициясен активлаштыра төшеп, тормышның комик якларына да игьтибар юнәлтә башлый Поэтикада күзгә бәрелеп, юмор, ирония, сарказм калкып чыга Бу юнәлешне башлап җибәрүче һәм аның иң күренекле вәкиле чама белән 1370 елда тәмамланган «Җөмҗөмә солтан» поэмасы авторы Хөсам Кятиб булган. Әсәрнең сюжеты патшаның баш сөягенә бәйле тарихтан гыйбарәт XII гасырда шул ук сюжетка фарсы шагыйре Фәридетдин Гаттар да бер поэма язган була. Е. Э. Бертельс фикеренчә. поэма Алтын Урда ханнарының сарай тормышын, аларның купшы зиннәтләрен күпертеп тасвирлый Солтан бер фәкыйрьнең хәтерен калдырган өчең җәза рәвешендә авырып китә һәм кинәт үлә. Ул шундук тәмугка эләгә Хөсам Кятиб тасвирлаган тәмугның аерым детальләре Дантенен “Илаһи комедия»сендәге күренешләрне хәтерләтә. Гайсәнең үтенече белән Аллаһ Җөмҗөмәне янә терелтеп, икенче тапкыр яшәргә мөмкинлек бирә Солтан, мәгарәгә кереп. гомерен гыйбадәттә үткәрә Хөсам Кятибне үзенең элгәреләре белән кеше идеалын хөкемдар сурәте нигезендә эзләү берләштерә. Шәхесендәге әйдәүче сыйфатларга һәм үз-үзен тотышына кара!анда. каһарман гадел патша булган. Ул халыкны туендырган, беркемне дә кыерсытмаган, теләген канәгатьләндерми торып, һичкемне бусата- ' Ярырсың. * Барсы да. ’ Гаскәрдә. сыннан борып җибәрмәгән, һәр дәрвишкә һәм хәерчегә үл кием һәм аг биреп жибәрүчән булган Йәнә бар ирде мәнем хуш гадәтем. (Ул собәб чыкмыш иде изге атым). Кем килер әйди йомыш кайда әсир Булса, мискин йә гарип йахул фәкыйрь. Кон дә мең килсә иде дәрвиш, йәтнм. Алмайынча китмәс ирдә тун. атым Кичә көндез гаделдад ирде эшем. Барча галәм йиәр ирде су-ашым Солтанның зиннәтле тормышын шагыйрь болай үзе гаепләми. Менә патша бер тапкыр гыйш-гыйшрәттә онытылып, фәкыйрьгә вакытында илтифат итеп өлгерми һәм шунлыктан ходай тарафыннан яман чир белән җәзалана, үлеп тәмугка эләгә. Гаебен төшенү) ә. патша хәерчене эзләп тә карый, әмма таба алмый. Әсәрнең гыйбрәте дә шунда: хөкемдар үз карамагындагы ил кешеләрен бер мизгелгә дә онытмаска тиеш, алар хакында кайгырту — аның иң беренче бурычы Шагыйрь, шул рәвешле сәнгатьчә үтемле итеп.'кешеләрнең барысы турында да тигез кайгыртудан, гади халык ихтыяҗларын онытмаудан гыйбарәт инсаният идеясен гәүдәләндерә алган. Кыскасы, поэманың иң көчле идея сөземтәсе кечкенә кеше ихтыяҗларына илтифат патшаның барлык мәнфәгатьләреннән да өстен, дигән фикердән тора. Хөсам Кятиб эчтәлек материалы белән осталарча эш итә Каһарманының яшәү һәм идарә рәвешен аның туры сөйләме аша тасвир иткәндә, ул үзенең ирониясен дә аермачык сиздерә. Мәсәлән, җариясе белән мавыгу мизгелен Җөм- жөмә шулай хикәяли: Алдым аны яныма зәүкъ итәргә. Бергә ятып, кочып гыйш итәргә Көтмәгәндә, бер олы хезмәтчем кереп әйггс «Бер фәкыйрь килде, хәер сорый» Мин үзем шул чаклы мәшгуль идем Галәм дә күземә күренми иде. Әйттем: «И ахмак, хәер вакыты түгел бу. Сиңа да, бүтәнгә дә игътибар вакыты түгел бу5» Шагыйрьдә феодаль җәмгыять бозыклыкларын фаш итүнең диапазоны гаять киң. Гадел хөкемдәр мәсьәләсе әсәрнең үзәгенә куелса да. ул аерым бер максат булып тормый, ә бәлки җәмгыятьтәге барлык катлауларның да әхлагын савыктыру нияте эчендә карала. Автор феодаль җәмгыятьтәге рибачылык (ростовщиклык), тәкәбберлек, һавалану, ялган фәлсәфә сату. яла. гайбәт, караклык һәм кеше талау ише социаль һәм әхлакый чирләрне кырыс рәвештә тамгалый Тәмугта аның рибачылары ут һәм ялкын йота Бигрәк тә юлбасарлар рәхимсез җәзалана Тәкый бер кавем азак үзрә торыр. Бер тынмас, утлуг кылыч берлә орыр Башларыны тәннәрдән айырыр. Йәнә хәкъ кодрәтелнн баш битүрер Аңлар ирмеш кем болар: юлда торып. Баш кисеп, кан түкмешләр багый1 булып. Күршеләрен рәнҗеткән кешеләрне теге дөньяда аяксыз, кулсыз калдырган нар Ялган фәюысүфлар исә телсез, кулсыз, аяксыз калып җәза шва гар I' >ЙарЛ лык барлык сыйфатлардан да өстен куела. Төрки фольклорда мактал) ан халык гадәте кунакчыл югары әдәп хуплана Халык хәленә битараф патшалар ин каты җәзага тартыла аларны ялангач «алдыралар, яра һәм шеш тулы тәннәреннән кан саркый Тәмугка эләккән барлык адәмнәрнең күзләре шуларга текәлгән. Беркүпмс вакыттан сон. идарәсе чорында кылган игелекле эшләре өчен, бер Жемжөмәне генә азат итәләр: Кятиб хөкемдарларга аларның халык алдында) ы бурычын бик үтем ie игеп төшендерә Бердәнбер гаебе өчен дә теге дөньяда Җөмжөмәнсн башына умы бүрәнә белән китереп тондыралар Бу асылда шагыйрьнең үз замандашларыннан һәм аларның оныкларыннан булган тере патшалар башын таранлавы 5 Багый -юлбасар 1 Искәндәр Македонлы. 1 Тәүрат һәм Коръән буенча, әфсанәви (легендар) кавем башлыгы. ' Нәүширван — мәгърифәте һәм гаделлеге белән дан алган Иран шаһы * Шәһрияр — патша. ’ Кара: Татар әдәбияты тарихына материаллар. Җөмҗөмө солтан. Казан. • Кара Мнннетулов X. Ю Сәйф Сарай. Тормышы һәм иҗаты Каган. 1976. 25 26 б ' Чәригә—гаскәргә. ’ Комаш — тукыма, кием. Поэманың азагында китерелгән халык мәкале («һәр кем ирсә нә нксә-ургай аны») барлык кешеләрне дә кисәтә һәм исән чакта игелекле эшләр кылырга чакыра Шуны онытмаска тиешбез: урта гасырларда китап сүзенә изге сүз итеп караганнар, шунлыктан ул тылсымлы тәэсир көченә ия булган Поэманың керешендә куелган риторик сорау бөтен әсәрнең камертоны булып яңгырый. И «җиһан бакыйдыр» дигәннәр каны? Ишетен дөнья эшен, белен аны, Кани ул Адәм? Кани Нух вә Хәлил? Бакый калмас хакыйкать иллә җәлил... Кани Хөсрәү. Ширин. Зөлкарнәйн'. Гад?2 .. Йахуд кани ул Нәүширван’ шәһрийар4? Кани ул Мәхмүд дин шаһы Газнәви?.. Кани Чингиз’’ та һәлак булды камуг Киттеләр бер парә бүзгә чолганып, Тәннәри үз каннарига болганып. Чөнки килден дөнйайа китмәк кирәк. Бар көчен йиткәнчә хәйр итмәк кирәк Шул рәвешле. Хөсам Кятиб, бөек инсанчы буларак, иҗтимагый гаделлек һәм әхлак сафлыгы мәсьәләсен кеше сурәте аша куйганда, «Кеше тормышында нәрсә кыйммәтрәк?». «Кеше хәятенең мәгънәсе нәрсәдә?» кебек сорауларга җавап эзли. Поэмадан исә бер генә җавап килеп чыга: «Үзенеңнән сон изге ат калдыруда». Тапмас ирдс кеше дөнйадин морад. Бәс калыр ирмеш җиһанда изге ад. Шушы бәрәкәтле һәм яшәешнең нигезен ныгытучы фәлсәфи формула алмашка килгән буыннарда игелекле әхлакый башлангычларның мәңгелек күчемлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шагыйрь өчен патша гадәттән тыш өстен кеше түгел, ә шундый ук гади зат Шунлыктан гаделлек, игелек, юмартлык турында сүз барганда, аның гадәтн кешелек бурычы күздә тотыла Поэма каһарманы үзенә кабат бирелгән гомерен тикмәгә генә тыйнак һәм тәкъва гыйбадәтче булып үткәрми. Саф вөҗданлы тыйнак тормыш чиксез нигъмәтләр эчендә патшалык итүдән өстен куела. Сюжет барышында каһарманның үз-үзен тотышындагы мондый борылыш әсәр проблематикасы планында — мантыйклы һәм сәнгатьчелек җәһәтеннән көчле алым. Кятибнең инсани фикерләвендәге максимализм шартларында иҗтимагый пассив гамәлнең мондый кискен чиге шәхсият күзлегеннән чикләнмәгән хокуклар белән башкаларның дәрәҗәсен таптап гомер итүгә караганда әхлакка ятышлырак булып күренә. Әмма хәлиткеч нәтиҗәләрдәге мондый максималистик килешмә- үчәнлек гомумидея планында иҗтимагый пассив чиккә алып бара. Ягъни, халык турында кайгырту үзеңнең шәхси тәкъвалыгыңны кайгыртуга алмаштырыла. Шагыйрь, шаһанә затны хакимияттән мәхрүм итеп, халыкны да яклаучысыз калдыра. Кятибнең иң характерлы сәнгатьчә алымы — ул гипербола, ягъни күпертеп тасвирлау Патшаның идарә куәтен ул санлы күпертүләр ярдәмендә шаккаттыр- гыч итеп күз алдына бастыра. Мәрхүм Хатип ага Госман әдәбияттагы мондый күренешне урта гасыр авторының җан диалектикасыннан хәбәрсезлеге белән аңлата иде’. Соңгы вакытта урта гасыр әдәбияты белгечләре бу фикергә җитди төзәтмәләр кертте. Кятиб шигырьнең зур остасы булып күз алдына баса. Поэманың бер генә җирендә дә ритмик сөрлегү яки стилистик төртелү ише нәрсәне сизмисең Шигырь җегәрле, омтылышлы һәм җиңел агыла. Аваздаш (омоним) рифмалар белән ул элгәреләренең лаеклы көндәше булып эш итә Аның каһарманы, үз-үзен гаепләп, шуны икърарлый Әсрү йавыз халда йаттым ул кичә. Ул белер, кем үз башынлин ли кичә Биредә исем белән фигыль рифмалаша. Шагыйрьнең шигъри юллары бигрәк тә патшаның кәеф-сафалы тормышын аның хатирәләре аша сурәтләгәндә ТУЛЫ камиллеккә ирешә Хөсам Кятиб әсәренең безнең халыктагы аерым абруен бары анын сәнгатьчә югары дәрәҗәсе һәм бәрәкәтле фикри-әхлакый жегәре белән генә аңлатырга мөмкин Татар халкы арасында Алтын Урда чорының сирәк ядкярләренә насыйп киң таралышны без анын күпсанлы кулъязма күчермәләреннән күрәбез. Казанда ул басылып та чыккан Шушындый әсәрләргә зур ихтыяҗ булу бер үк вакытта халыктагы югары укучылык мәдәнияте хакында да сөйли Сәйф Сарай өсам Кятибын шулай ук ироник-саркастик табигатьле шагыйрь Сәйф Сарайга бер генә адым кала Шушы автор шигъриятендәге тональ палитра элгәреләрендәге комик үткенлекне дә. фәлсәфи тирәнлекне дә. лирик назлылыкны да. сурәт нәфислеген дә бердәй коч белән үзенә туплый Анын ижагы Котбтан Кя!ибкәчә булган XIV йөз шигъриятендәге бөтен үсешмен йомгагы һәм кануниятле дәвамы сыйфатында барлыкка килә Бу чорда төрки әдәбият фарсы әдәбиятының идея-сәнгатьчә казанышларын анын феодаль тормышны тәнкыйтьләүче бөек вәкиле Сәгъди ижагы аша үзләштереп, шуны үз шит ьри күренешенә әверелдерү ихтыяҗын гоя Төхәллүсе үк күрсәтеп торганча һәм шагыйрьнең үз сүзләреннән дә күренгәнчә, Сәйф Сарай шатыйрь буларак Алтын Урда башкаласы Сарайда формалашкан Галимнәр фикеренчә. ул 1321 ел тирәсендә туып, якынча 1396 етда вафат булган. Туган жире итеп шагыйрь Камышлыны атый Тикшеренүчеләр Идел буеның урта гасырда төзелгән карталарында шушы исемдәге берничә авыл һәм шәһәрчекне күрсәтәләр1 . Алтын Урданың таркалу чорындагы күп кенә мәдәни эшлеклеләре сыман, шагыйрь Мисырга күчеп китә һәм үзенең укымышлы дуслары. каләмдәшләре киңәше белән «Гөлстане бит-төрки» (Төрки Голсган) .корен язуга керешә Кыскасы. Идел буеннан чыккан шагыйрьләр дә. мәм. түкләр Мисырындагы сәнгагькәрләр дә Сәгъди «Гөлстан»ын горки шитъриятнен үз милкенә әверелдерү кирәклетен нечкә тойганнар Сәйф Саранга бирелгән заман ихтыяҗы рәвешендәге шушы иҗтимагый әманәт Алтын Урданың хакимияте һәм өстен әхлагы тулысынча төшү һәм таркалуга барганда, әдәбиятта тәнкыйди тенденциянең тирәнлеген күрсәтә Сәгъди «Гөлстан»ының төрки гәрҗемәсе Йосыф Баласагунлынын «Котадгу бслег»еинән сон җанлырак һәм үтемлерәк эчтәлекле һәм чагыштыргысыз югары шигъри дәрәҗәдә башкарылган икенче гаять мөһим вакыйга булып гора Сәйф Сарай урыны-урыны белән фарсыча өлешләрнең төрки тәңгәлләрен >шли. яки тулысынча үзенчәлекле мөстәкыйль парчалар бирә Боларнын һәрберсен ул виртуозларча башкара. Анын әсәрендә төрки шигырьнең куәте урта гасыр шартларында үзенең иң югары тыгызлытына һәм тапкыр үткенлегенә ирешә. Тарихи шәхесләр гормышыннан алынган яки гыйбрәтле вакыйгалар хакындагы чәчмә белән тезмә аралашкан хикәятләргә нигезләнгән сабак һәм фикерләр таять зур тәэсир көченә ияләр Гадәттә Сәйф Сарай. Сәгъди кебек үк. феодаль җәмгыять бозыклыкларын фаш итә, диләр. Мондый рух ике бөек шатыирьнен дә әсәр төрен сут ара. билгеле Мәгәр әлеге бәя. алардагы уңай максатны истән чыт арт анда, ту ты бу ла а тмый Ул максат исә җәмгыятьне социаль һәм әхлакый җәһәтлән савыкгырырта кайнар ашкынудан гыйбарәт Чөнки бу шагыйрьләр үз чорының тискәре күренешләрен тасвирлап кына калмыйлар аларның асыл максатлары да бу түзел бәлки үз идеалларын гәүдәләндергән каһарманнар сурәтен лә а тга бастыралар ( aiu|> (.ip.mi.i кеше идеалын гзләү янаша куеп карау яки каршы кую аша башкарыла. Мондый контекстта уңай шәхеснең өстенлек тәре күттә бәрелеп торырлык һәм инандыртыч булып ачыла Шатыирьнен хикәятләрендә, баштарак Ялгыш фикердә торып га. гыйбрәтле вакыйга һәм сабаклардан сон мәсьәләне Х элек урынсызга читкә тибәрелгән зат файдасына хәл кылуга өченче тараф та катнашучан. Мәсәлән, бер хикәяттә мәликнең үзенең өч улыннан зифа буйлы һәм чибәр ике улын г ына яратуы, ә кыска буйлы өченчесенә кимсетеп каравы тасвир ителә. Читкә тибәрелгән соңгы улы үткен акыллы була. Әтисенә ул "Озын буйлы ахмактан кыска буйлы гакыйл яхшырак», ди. һәм озакламый аңа үзенең чын өстенлеген күрсәтү жае чыга. Илгә дошман явы бәреп керә. Патшаның кече улы батырларча сугыша, тик дошманнар күбрәк булганлыктан, мәликнең гаскәре качарга ниятли Кече углан сугышчыларның горурлыгын кузгатырлык шигырь әйтә: Углан әйтте: -И ирәннәр. йат чәригә’ ут орың1 Йә барың, гьәүрәт комашын* киеп әүлә утырын! Гаскәргә бу нык тәэсир итә. һәм Мәликнекеләр җиңә. Патша сөенеченнән кече улын кочаклап ала һәм күзләреннән үбә. Ә көнче агалары энеләрен агулап үтермәкче булалар, ләкин күзәтүчән сенелләре бәлане булдырмый кала Мәлик өч улын төрле өлкәгә башлык итеп җибәрә. Шагыйрь бу хәлләрдән патшалар һәм гади кешеләр гамәлен каршы куюга корылган янә бер афористик гыйбрәт чыгара: Сыйгар бер хөҗрәгә ун ике миһман. Бер икълимә сыйгышмас ике солтан Моннан алдагы өзекнең рифмаларыннан күреш әнчә. автор сүз уйнатуда элгәреләреннән дә уздыра. Сәйф Сарай нигездә үзеннән алдагылар куйган мәсьәлә һәм сорауларны ук куя. әмма анын идеал эзләве игелек һәм әхлак таләпләренең яна яклары белән баетыла. «Төрки Гөлстая»дагы күп кенә хикәятләр шуны раслый ки. кешенең тышкы житешсезлеге шәхес буларак төссезлеген чагылдырмый, ә. киресенчә, катлаулы очракларда аның ялт иткән дошманнарыннан әхлакый өстенлеге ачыла Шигъри фикерләүнең шушындый оппозитивлыгы сораулар куелышының тапкыр үткенле!ен һәм фикри сөземтәләренең инандыргыч җитдилеген тәэмин итә. Боларнын жәмгысе бергә XIV йөз әдәби хәрәкәтендә шагыйрьнең аерылып торган үзенчәлегең хасил кыла. Сәйф Сарайдагы комизмга үтергеч көлү түгел, ә инсанчының (гуманистның) дустанә елмаюы хас Аның бер хикәятендә карчыкның житмешкә җиткәч чәчләрен буявы бәян ителә. Шагыйрь, әбине шелтәләп, ходай каршына бару өчен лаеклы рәвештә әзерләнергә куша. Карчык, гаепле елмаеп: -Нишлим соң. яшәүдән туймадым».—дип җавап бирә. Автор биредә— кече күңелле. Әмма кешеләрнең үз-үзен тотышында кычкырып торган гайре табигыйлекне күрсә, анын сарказмы үтергеч була. Мәсәлән, бер хикәятендә ул житмеш яшьлек байнын яшь гүзәлгә өйләнеп, бөтен илгә хур булганын яза. Ул үзен дә хикәяттә катнашучы буларак тасвир кыла һәм картка болай ди: Әйа ахмак кийәү, йитмсш йәшәр сән. Элең тетрәк. ипчек энже тишәрсән” Күренеш һәм персонажларны үзара каршы куеп. Саран нәрсәнең—нәрсә, кемнең кем булуы һәм игелек белән сафлыкның нәрсәдә чагылуы, чын кешенең кемлеге һәм җәмгыять, дәүләт, кешеләр язмышы өчен кемнәр һәм нәрсәнең кыйммәтлеге турындагы сорауларга жавап бирергә тырыша Шагыйрь шул рәвешчә әхлакый-этик кодекс эшли. Ул кодексның күп кенә яклары урта гасыр өчен генә түгел, соңгырак чорлар, шул җөмләдән безнең чор өчен дә әһәмиятен җуймый. Әдип кеше гамәлендә бар нәрсәдән өстен итеп зирәклекне саный Патшада булса, ул — гаделлек, гади кешедә игелек Сугышчы нр-егетнен яки хөкемдар якыннарының өстен сыйфаты рәвешендә кыюлык, батырлык, үткен акыл, читен хәлдән чыга белү тасвирлана. Сарайның сәнгатьчә принципларындагы диалектик башлангыч күренешләрне бәяләүдәге нисбилектә (относительность) чагыла Матурлык анынча барлык кешеләр өчен абсолют төшенчә түгел, ә аның бәя үлчәме шулай ук нисбәтле. Шагыйрьнең бер парчасында патшаның Ләйлә-Мәжнүн хәлләре белән кызыксынуы хикәяләнә Мәлик Мәҗнүннән кайнар гыйшкынын сәбәбен сораша, ан нары Ләйләнен үзен дә күрү теләген белдерә Каршысына кызны китерәләр, әмма, аны күргәч, патшаның гайрәте чигә Мәжнүн шунда «Әй малик, Мәжнүн күзенең дәрәҗәсеннән Ләйли җәмаленә нәзар кыйлмак кирәксен, хәтта мөшаһәдә сирри сана тәҗалли кыйлгай» (Әй мәлик. Ләйли матурлыгына Мәжнүн күзенең тәрәзәсеннән карарга кирәк, шунда гына сиңа күреп белүнең сере балкып ачылыр). дип жавап бирә Соңрак матурлыкнын шәхес кыйммәтенә баглы нисбәтлеген даһиларча тирән итеп Тукай ача: Бирмәде Ләйлә кеби мәхбубәгә дөнья бәһа. Ул бодай бер кыз гына, каршында Мәжнүн булмаса Сәйф Сарай афоризмнарында! ы парадокслар шулай ук диалектик мәгънәгә ия Ачы тәжрибә аны хатын-кыз хөкемнәренең объективлыгына шикләнеп карарга өйрәткән Хатынкызның гүзәллеген, көчле холкын һәм нечкә акылын данлаган камил әсәрләр белән янәшә аның хикмәтләре арасында шундыйларын да очратабыз: «Хатунлар билә мишварәт кыйлмак мусибәт кәтүрүр. даги фасикъларга сахавәт кыйлмак мәгьсиәт булур. Тиши итти бүригә кем тәрәххум Кыйлур булса, итәр ул куйлара эулм» (Хатыннар белән киңәш итү бәла китерер, бозыкларга юмартлык кылсаң гөнаһ булыр Хатын-кыз бүрегә рәхимлек кылса. Куйларга золм итәр). Мондый кискенлектә күбрәк шагыйрьнең фарсы элгәреләренә хас традиция чагыла Мәсәлән. Котб хатын-кызның акылын, тугрылыгын, нык холкын ирләрнекеннән өстен куйган, һәр хәлдә Сәйф Сарайның әлеге хикмәте аның үз чоры чынбарлыгын төрле яклап иңләгәндә дикъкать иткән бер тарафы, дияргә кирәк. Шагыйрьчә, чын кешелек хисе ижтимагый-сословиечел хорафат ларны белми, бәлки, киресенчә, аларны баштүбән әйләндереп салырга сәләтле Менә аның шушындый бер парадоксы Чөнки сәүдс хуҗа җаннан колны бик. Хужасы кол булды, колы булды бик Шагыйрь, үзенең элгәреләре сыман ук. юмартлыкны бөеклек нигезе дип. сатылмас тугрылыкны яхшылык нигезе дип саный Бу дөнья гәркин* орган заһид’ ирнен Катында булса алтын таг бакмас Җиһанга ихтиар орган кем ирсә Үзснс алтын өчен утка йакмас Шагыйрь хөкемдарга иң югары таләпне куя. Аның үз-үзен тотышында! ы үрнәк көчендә ул иҗтимагый әһәмияте япаннан искиткеч зур нәтиҗәләр мөмкинлеген күрә Рәгыйәт’ багының солтан алып йисә бер алмасын. Йөз армудын6 7 йигәй бер кол. берсне ттмәйен тешкә Бойырса биш йомыртканы алырга көч билә солтан Нүкәрлөрс’ тотып санчар йикерми казны бер шешкә Сарай гади халыкны «гадел мәликнең куәтле гаскәре» дип атый һәм хөкемдарга табигатьнең, вакытның гадел һәм сүзеннән кайтмас хөкеме ярдәмендә нәенхәтләр бирә Урта гасыр төрки шигъриятенең «хөкемдар илгә, халыкка • Тәрк баш тарту, ташлау, кую ' Заһид гыйбадәт белән мәшгуль ' Рәгыйәт — дәүләттәге халык 7 Армуд- груша ’ Нүкәр хезмәтче. үз-үзен аямыйча хезмәт итәргә тиеш» дигән фикерен кыю һәм үтә җыйнак рәвеш гә тәкърарлый Бу pui ый.эткә мәлик чубан ' ирер. Ул ничә кем күп вилайәтни биләр Куй дәгел чубан өчен, и зөфөнүн Бәлки чубан куйлара хидмәт өчен... Бер кеше бакса, ачып, гүр эченә. Бел.мә!әй: йаткан — мәликме йә гида. Шагыйрь үз чорының ерткыч хөкемдарларын, аларнын барыннан элек гади хезмә! халкына газаплар һәм бөлтенлек алып килгән басып алу сугышларын кискен гаепли. Мәсәлән. «Сөһәйл белән Гөлдерсен» дастанында Аксак Тимер яуларын тасвирлаганда, игенчеләрнең өйләре януга, бодай басулары харап булуга. канның жир буйлап судай агуына аның жаны тетри. Сарайның шигъри хәзинәсе гаять бай. Ул «Төрки Гөлстан»да табигать күренешләрен. бигрәк тә язны, аерылып торган ачык төсләр белән тасвир кыла. Бу лып матриб ’ гөлистаннарда былбыл. Кыйдыр мен төрле нәгъмә ‘ берлә гол-гол ’ Йәнә фирдәвес әгьла ‘ тик булып баг. Зөмәррәд ’ рәнген * алды тигмә бер таг Катлаулы, гыгыз. нәфис метафора — Сәйф Сарай шигъри тасвирында даими кулланылучап чаралардан. Сәна бу шивәләр ’ берлән күнел алмак кем үгрәтте? Җамалеңне күреп, заһид тотып гыйшкын йу.тын касте Мәнем кауме кабилемнең камусы галим ирлеләр. Сәнен бу гыйшкын устады моңа шагыйрьлек үгрәтте. Яки: Гариф"’ иргә. бел. жәһәннәмнен газабы берлә тиң Кермәке куңшы" айагы берлә жәннәт багына Сәйф Сарай. Котб сыман ук. үз әсәрләрендә Шәрекътә ирешелгән гыйльми фикер казанышларын туплап биргән шагыйрьләрдән. Мәсәлән. «Сөһәйл белән Гөлдерсен» дастанында кызның егет тирәсендә мамыктай бөтерелеп очуын ул җирнең кояш тирәсендә әйләнүе белән чагыштыра. Галимнәр моның Коперник ачышларыннан күп элек язылуына игътибар итәләр u , «Ядкярнамә» җыентыгында, әле аталган поэмадан тыш. Сарайның талаНТлы замандашларыннан калган әсәрләр һәм аларга бөек шагыйрьнең иҗади җаваплары да урын алган. Ул шагыйрьләр белән ярышта «Төрки Гөлстан» авторы тиңдәшсез оста булып күз алдына баса. Мәсәлән. Әхмәд Хужа әс-Сараинын искиткеч музыкаль ритмлы, чагыштыру һәм метафоралар ягыннан үтә нәфис, рифма җәһәтеннән тапкыр касыйдәсенә язылган нәзыйрә цезураль сафлыгы, охшаш авазлар һәм эчке рифмалар белән тыгыз бизәлеше, һәр ритмик буынның шушы аһәңгә каймалануы. омонимик рифмаларда аваз уйналышы ягыннан әлеге өлгене күпкә уздыра Сәйф Сарай шигыре, алмаз бөртекләре сибелгәндәй, җемелдәп тора Анардагы сыман ритмик сафлыкны Акмуллада, ә шигырьне эшкәртүнең камил шомалыгын Дәрдемәндтә күрәбез Менә Сарайның гүзәл әсәреннән бер өзек: ' Чубан чабан, көтүче. 2 Зөфөнүн — фәннәр иясе ’ Матриб — музыкант, җырчы 4 Нәгъмә — моң. кой. ’ Год-юл фарсыда сандугач сайравын аңлаткан аваз ияртеме 6 Фирдәвес әгъла— олуг оҗмах бакчасы. ’ Зөмәррәд—зөбәрҗәт, изумруд. ’ Рәнген төсен ’ Шивәләр—назлы кыланышлар. 10 Гариф— акыл иясе. " Куңшы күрше. Дилбәремнең зөлфе сөнбел. чәһрәсе’ гөлзар ирер. Бунина гашыйк сәнаубәр8 9 10. йөзенә гөл зар ирер. Агзы фәстүк'. күрке тансук, үзе мөшфикъ йар ирер. Хәсиснең җавы Хита вә Чин эчендә бар ирер Аслы алчын11. сүзләре чын, күзләре татар ирер. Мең йәшәр һәр кем дудагы’ ширбәтен татар ирер Гыйшкының илчесенә күплем мөнәккаш" дар ирер. Зөлфснә төшкән күңелләрнең мәкаме дар ирер.. Бу мисалдан һәм башка үрнәкләрдән күренгәнчә, төрки поэзиянең тасвир чаралары өч шигъри мәдәниятнең (гарәп, фарсы һәм төрки) үзара багланышы нигезендә байый. Әлеге процессның үзәгендә озакка сузылган әдәби тәҗрибә тарафыннан үстерелгән һәм камилләштерелгән төрки фольклор поэтикасы тора. Без үз вакытында Кол Галинең сәнгатьчә хәзинәсендәге төрки һәм фарси элементлар үрелешен ачыклаган идек, шулай ук Котб метафораларының да фарсы чыганагын күрәбез. Әлеге үрнәктә исә фарсыдан килгән башлангыч нәрсәдә чагыла соң? Чәчләрне — «сөмбел», йөзне яки яңакларны — «гөл», кызның бәләкәй авызын «фестә» рәвешендә сынландыруда. «Буена гашыйк сәнаубәр» (урта гасыр Шәрекъ шигъриятендә «сәнаубәр-нарат», «сәрви-кипарис» кебек үк. зифалык өлгесе санала) һәм «йөзенә гөл зар була» кебек метафорик гыйбарәләр өстенлекне чагылдыручы чагыштыру булып тора, һәм фарсы шигъриятенең мәгьлүм калыбында эшләнгәннәр «Аның гүзәллегенә кояш гашыйк». «Йөзенең аклыгына ай гашыйк», яки «Йөзеннән ай көнләшә» кебек гыйбарәләр — фарсы- тажик классик шигъриятенең иң таралган мисалларыннан Омонимик сүз уйнатуда шагыйрь төрки һәм гарәп-фарсы лексикасына таяна. Мәсәлән, югарыда карап үткән өзектә «дар-дар» (өй һәм асу җайланмасы) омонимын гына искә төшерик. Кыскасы, Сәйф Сарай иҗаты идея ягыннан да. сәнгатьчәлек җәһәтеннән дә XIV йөз Идел буе төрки шигъриятенең иң югары казанышы булып тора Шагыйрь үз чорын гаделлек һәм әхлаклылыкньгң гали бәһа үлчәме белән коралландырган. Ул эшләгән критерийләр күп яклап әле дә әһәмиятен җуймаган. Тормышның олы зирәклеген үзенә туплап һәм шунда Сәгьдинең даһи мирасыннан көч алып, шагыйрь кеше гомеренең төрле яшенә яраклы акыллы гамәл һәм яшәү рәвешенең үзенә күрә бер кодексын эшләгән, дөньядагы төрле хәлләргә му- афыйкъ чаралар формуласын булдырган Аның Нәзыйрәләре ярдәмендә безгә Мәүлә Казый Мөхсин. Мәүла Исхак. Мәүла Гыймад, Габделмәҗид, Әхмәд Хуҗа әс-Сараи, Туглыхуҗа һәм Хәсән углы кебек үзенчәлекле шагыйрьләрнең берәр әсәре килеп җиткән Алар XIV йөз төрки шигъриятенең фәлсәфи-сәнгати сурәтен тулырак күзалларга ярдәм итә. Ул үрнәкләр дә әле генә без күздән кичергән бөек шагыйрьләрдәге инсани эзләнүләр контекстына ипле ятыша. Котбның «Хөсрәү вә Ширин»ен Мисырда күчереп язганда, Бәркә-Фәкыйһ тарафыннан өстәлгән шигъри кисәкләр исә сәнгати ижат белән мәшгуль зыялыларның феодаль кыпчак җәмгыятендәге жинсл булмаган хәле турында хөкем йөртергә мөмкинлек бирә XIV йөз Идел буе төрки шигърияте үзенең сәнгатьчә үсешендә шундый зур биеклеккә күтәрелә ки. XIX һәм XX йөз башына чаклы бүтән ул дәрәҗәгә ирешә алмый Бары шушы ике гасыр дәвамында иҗат иткән шагыйрьләр генә һәм хосусан Тукай казанышлары гына, күпгасырлык үсеш һәм чигенешләр юлын талантлы йомгаклап, принципиаль яңа. иҗтимагый актив һәм тормышны расла- учан шигърияткә бөек сикереш ясыйлар. Моның өчен болгар-татар халкына феодаль таркаулыкның, урта гасыр йомыклыгының. Аксак Тимер афәтенең. XVI йөз уртасында дәүләтчелек югалтуның, дини һәм милли көчләүләрнең барлык авыр сынауларына бирешми узарга, башка халыклар белән бергә азатлык көрәше алып барырга, мәдәнияте аурупалаштырырга һәм әдәбиятта кон- чыгыш-көнбатыш синтезын эшләргә кирәк булган XIV йөз шагыйрьләренең инсани эзләнүләре, шигъри мотив һәм гыйбарәви традицияләре соңрак Акмулла, Дәрдемәнд һәм Тукай иҗатында мул очрый.