ТУГАН ЯКНЫҢ ҖИЛЕ ТАТЛЫ
1996 елның җәендә мин туган якларымда булдым: Татарстан Җөмһүриятенең Лениногорск районында урнашкан «Бәкер» курортында ял иттем-дәваландым. Бу тирәләрдә мин бала чагымнан яхшы белгән авыллар урнашкан. Күпмилләтле (күпчелеге татарлар) Шөгер — ул кайчандыр район үзәге иде. татар авыллары Иске Иштирәк. Мөэмин-Каратай (әниемнең туган авылы). Сарабиккол (монысы әтиемнсн туган авылы, мин дә шунда туганмын); керәшен авылы Федотовка, урыс авыллары Иске Куак. Кузьминовка. Искиткеч гүзәл як бу! Борынгы бабаларыбыз утырыр, тереклек итәр урыннарны сайлый белгәннәр шул. Матур болын-тугайлары белән һушыңны алырлык бормалыбормалы Шушма һәм Каратай елгалары, дисеңме; төрле жиләк-жиме- шләргә. киек җәнлекләргә бай урманлы, артык биек тә. артык тәбәнәк тә булмаган таулар, дисенме' Швейцариядә булганым юк. әгәр дә ул табигате белән безнең якларга тиңләшә икән — чынлап та матур илдер. Атаклы Сочи Мацесталарына торырлык «Бәкер» курорты хакында бераз мәгълүмат биреп үтү кирәктер Татарстан җиренең йөзек кашы булырлык «Бәкер» курорты рәсми рәвештә 1933 елны оештырыла. Чынлыкта исә бу тирәләр хан заманнарыннан бирле шифалы сазлыклары белән дан тоткан һәм. билгеле инде, төрле риваятьләр тууга да сәбәпче булган Шундый риваятьтә болай сөйләнә бер авыл агаеның аксак аты югалган, имеш Аны эзләп-эзләп тә таба алмыйлар Ә.м.ма. атна үткәндерме, аймы, көннәрнең бер көнендә әлеге атны сазлыктан табып алалар Кешеләрнең исләре китә: ат аксамый, аягындагы кутырлап беткән авыру буыннары төзәлгән, йоннары елык-ялык итеп тора, күзләрендә дәртле очкыннар уйный икән Мондыйрак риваять тә бар: бер ханның картаеп эштән чыккан атлары булган Ул аларны. утардан куып, иреккә җибәрергә боера үз көннәрен үзләре күрсеннәр. янәсе. Хуш. куып чыгаралар атларны Берничә атнадан сон ханның хезмәтчеләре гаҗәп хәбәр китерәләр: әлеге атлар көтүе сазлык тирәсендә утлап йөри, үзләре яшәргәннәр, сау-тазалар. дәртләре ташып тора. имеш... Авыл аксакалларының сөйләүләреннән билгеле: биредәге сазлык тирәләренә киек җәнлекләр күпләп җыела торган булган. Поши-болан. бүре-кабан. төлке- куян ишеләр. берберсеннән курыкмыйча, якын-тирәдә кешеләр күренгәндә, алар- га да игътибар итмәстән, үлән чемченеп-утлап, сазлык суын эчеп, сазында- ләмендә аунап-буялып йөриләр икән Кыскасы, бу сазлык һәр җан иясен үзенә тартып торган. Шифалы сазлык тирәләренә төрле җирләрдән күченеп килүчеләр дә авыл-авыл булып утыра башлаганнар, шунда тамырланып тереклек иткәннәр Халык сөйләкләренә караганда. Бәкер авылына нигезне дә күченеп килгән Бәкер исемле бер татар агае салган Якындагы Иске Иштирәк. МөэминКаратай авылларын исә аның уллары Иштирәк белән Каратай нигезләгәннәр Аннары инде башка авыллар ишәеп киткән татары-урысы, керәшене-мүкшысы дигәндәй — барысы да шушы тирәләргә сыенырга тырышкан «Бәкер» курортының даны Татарстаннан ерак төбәкләрдә билгеле. Аның шифалы ләмнәре-сулары белән дәваланучылар бихисап Чир-авырх тарның нин- диләре белән генә килмиләр бирегә! Тагын шунысын да әйтергә кирәк: «Бәкер» курорты Татарстан нефте чыга башлаган төбәккә урнашкан Нефть вышкалары күренеп үк тора Әмма. шхлай булуга карамастан, елгакүлләр чиста-саф. урманнар күкрәп үсеп утыра, болыи- кырлар мул уңыш бирә. Рәхмәт нефтьчеләргә! Алар бу төбәкнең табигатенә зыян-зарәт салмаска тырышканнар Әле җитмәсә. күптән түгел генә нефть ятмаларының тирәнрәк катламына үтеп барганда атаклы «Нафтуся» суына юлыкканнар Аны озакламый торбалар аша курортка бирә башлаячаклар икән Шулай итеп. Сочи-Мацеста сыйфатларына Карпаттагы Трускавец курорты сыйфатлары да өстәләчәк Бу бит безнең Татарстан җирендә! Рәсәннен үзәгендә' һәм әлегә курортка юллама-путевка бәяләре дә бик «тешләми» «Бәкер» курортында 430 дәваланучыга 18 табип һәм 56 шәфкать туташы, санитарлар һ б. хезмәт күрсәтә. Аларнын һәрберсе хакында, исемнәрен атап, иң җылы рәхмәт сүзләре кирәк тә биг Әмма бу язманың максаты ул түгел Шунлыктан, курортның баш табибы Фаяз Ибраһимов турында гына берничә сүз. Ул. бирегә килгәнче. Бәкердән 10 чакрымдагы Шөгер хастаханәсендә баш габнп булып эшләгән. Хастаханәсен районда иң яхшылар рәтенә күтәреп кенә калмаган. хастаханә янәшәсенә мәчет төзетүне оештырып та (иганәчеләрен дә тапкан, кирәксә, прораб вазифасын да үтәгән) дан казанган. Ул мәчетне халык хәзер «Фаяз мәчете» дип йөртә. Сүзебезне якын-тирәдәге авылларны телгә алудан башлаган идек: Шөгер. Иске Иштирәк, Сарабиккол һ б. Бу авылларда мин кат-кат булдым Әле КПССнын Татарстан өлкә комитетында фән һәм уку йортлары бү леге мөдире булып эшләгән чагымда ук (1959 1960 с.е). татар һәм урыс авы парындагы тормыш-көнкүреш шарт ларын чагыш тырып, аптырашта кала идем, уй- сорауларыма җавап таба алмый интегә идем Күрәсең, күпчелек совет кешеләре шикелле, минем дә уй-фикерләрем бер яклырак булгандыр Без бит. татармы, урысмы, башка милләт халкымы,- ни өчен ярлы-фәкыйрь яшибез, ни өчен шулай да бер халык хәллерәк, икенчесе начаррак яши. дип уйланмый идек Мсно-менә. тормыш рәтләнер, барыбыз да рәхәт һәм бәхетле яши башларбыз, дип өметләнә идек. Бу ышаныч-өмегне халыкның тормыш-көнкүреше чынлап та. бик акрын тык белән булса да. елдан-ел яхшыра баруы белән дә аңлатырга кирәк Әлбәттә, һәртөрле ялагайларның бүләкришвәт тәре өстенә. махсус кибет ләр-буфет лар. хастаханә-курорглар. квартирлардачаларның рәхәтен күреп, балда-майда йөзүче партсовноменклатура (сүзе нинди бит әле. ә!) вәкилләренең тормышы ул вакытта ук коммунизмдагыча иде. Рәсми телдә «революция гегемоны пролетариат» дип купшы атап йөртелгән ярлы халык, гади халык, махсус кибетбуфетлардан төргәк-төргәксый-нигьмәг күтәреп чыгып, кара «Волга» яки «ЗИМ» машиналарына утырып китүчеләр артыннан «Әнә. безнең хезмәтчеләр «халык хезмәтчеләре» китеп бара!» дип. ачы каһкаһә белән көлеп кала иде Ул вакытта мин дә шул «халык хезмәтчеләре»нең берсе идем Ачның хәлен тук белмәс, дигәндәй, халыкның тормыш шартлары турында артык тирәнгә кереп уйлый алмаганмын. күрәсең Бервакыт шулай КПССнын Татарстан олкә комитетына КПСС Үзәк Комитетының РСФСР буенча Бюросыннан (шундый хикмәтле оешмалар да бар иде ул заманнарда) җаваплы бер иптәш килеп төште Мина аны республикабызның район-авылларында озатып йөрергә туры килде Төрле авыллар аша үтәбез бар урысы, бар гагары. Әлеге җаваплы иптәш авылларның төзеклеге-матурлыгы. фәкыйрьлеге-байлыг ы ягыннан бер-берсеннән бик нык аерылып гору гары на игътибар итте. Дөрестән дә. аралары 3 5. күп булса 10 чакрым гына булган авыллар инде югыйсә Төзек-магур йортлары, арада яна күтәрелеп килә торганнары да бар. таза такта коймалы каралты-курадары, мунчалары, күкрәп утырган бакчалары, умарта оялары, урам якгагы яшел тал-тирәкләре, еш кына чирәмле, чиста себерелгән урамнары, капка төпләрендә утыручы ак яулыклы- алъяпкычлы чиста-пөхтә әбиләре булса бу. һичшиксез, тагар авылы булыр Аларда тәрәзәләре кадакланган бер генә йортны да күрмәссең Ә инде күп кенә йортларының тәрәзәләренә аркылы-торкылы «тәре» ясап такта сугылган, сш кына карал г ыкүрасы киртәләп тә алынмаган, урамнарында бер агач заты бу г Маган. бәрәңге сабак гары арасында анда-санда берәр баш коноагыш кына чан калып утырган, урамда сазда аунап буялып беткән аклы-каралы ябык дуңгызлары гына мыркылдашып йөргән авыл булса анысы инде урыс авылы Мәскәүдән килгән җаваплы иптәш, үртәлеп: «Нигә болай? Эш нәрсәдә 9 Урысларны кысмыйсыздыр бит?» дип сорады. Әйтерсен. урыс авыллары бер Татарстанда гына шундыйлар. Бөтен Рәсәйдә шулай бит ул. Мин: «Юк. кысмыйбыз...»— диюдән ары уза алмадым. Бу аерманың сәбәпләрен ачып бирә алмаудан гаҗиз идем мин. Бу вакыйга озак еллар шулай күңелемдә уелып кала килде. Җавапны мин бары тик үзгәртеп кору җилләре исә башлап, үзем Россиядәге фәкыйрь тормышның гомуми сәбәпләрен тирәнтен тикшереп өйрәнә-өйрәнә генә таптым шикелле. «Бәкер» курортында дәваланып, ял итеп кенә ятмадым. Телгә алынган авылларда булып, алардагы хәл-әхвәлләрне үз күзләрем белән күреп кайтырга да ниятләдем. Алдан ук әйтеп узыйм: тәрәзәләре кадакланган ташландык йортларны бер авылда да очратмадым — ни урысныкында, ни татарныкында. Хәер, татар авылларында андый йортлар электән дә юк иде Урыс авылларында хәзер кем дә кем китеп бара икән, аның йортынихатасын тиз генә сатып алучы берәр шәһәр кешесе табыла яисә авылдан китүче кеше үзе йорт-жирен һәм бакчасын дача сыйфатында теркәтеп куя. Үзләренең туган төбәкләренә читтән—аерым алганда, «кайнар нокталардан» яки якын чит илләрдән, ягъни СССР таркалгач барлыкка килгән бәйсез дәүләтләрдән (бигрәк тә Казакъстан, Урта Азия якларыннан) кайтып төпләнүчеләр дә бар икән. Әмма башка чагыштыруларга килгәндә... Менә аралары бер чакрым булыр-булмас ике авыл: Кузьминовка белән Федотовка. Ә аермалары — җир белән күк арасы. Кузьминовка—урыс авылы — «мин фәкыйрь» дип әллә кайдан кычкырып тора: урамнары чокыр-чакырлы, җыештырылма! ан-себерелмәгән, йорт тирәләре янбакчасыз-палисадниксыз. бер генә ихатада да бер генә җиләк-жимеш агачы да күренми, кайбер жилкапкалар баудыр-тимерчыбыктыр ише нәрсәләр белән генә әмәлләп куелган... Ә Федотовка исә — керәшен авылы - байлыгы-туклыгы, кем әйтмешли, йөзенә чыккан авыл: шыңгырдап торган йорт-куралар. күбесендә шомырттыр-миләштер. аллы- гөлле гөлчәчәктер үсеп утырган ян бакчалар, ягъни йорт алды бакчалары, түр бакча чарында алмагачы-чиясс. карлыганы-курасы, дисеңме — бары да бар. Югыйсә бит ике авыл да бер дин кешеләре: христианнар Бәкер. Иске Иштирәк. Сарабиккол, Мөэмин-Каратай авыллары да үзләренең бай. мул тормышлары белән күзгә бәрелеп тора. Урыс авылларының гомуми күренеше, тулаем алганда, элекке еллардагыдан әллә ни үзгәрмәгән диярлек: яңа йортлар яки төзелә торганнары бик сирәк очрый, бер генә яңа чиркәү дә күрмәдем. Кайбер мәгълүматларга караганда, урыс авылларының күпчелегенә хас күренеш бу. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да Кузьминовка хәлендә. «Бәкер» курортында ашханәдә өстәл күршем Люба исемле марҗа, мәсәлән. Сарманнан килгән. Ул сөйли: районыбызда бик зур урыс авылы Языкове бар иде, ди, хәзер анда, калса, берярым йорт-җир калгандыр, ди. Икенче күршем Спас районыннан килгән Наилә ханым исә болай сөйли: Спас районындагы барлык авылларның чиреге генә татар авыллары. Әмма ул авыллар барысы да бай-мул тормышта яшиләр, һәр хуҗалыкта 2— 3 сыер. 10 лап баш сарык, кош-кортның саны-исәбе юк. Авылларның һәрберсе мәчетле, күбесендә— яңа мәчетләр, бер-бер артлы яна йортлар калка тора. Ә урыс авылларында төзелеш-фәләннәр күренми, ызбалары иске, ярымҗимерек хәлдә. 20 авылга нибары 2 иске чиркәүләре бар, авыл халкы ярлы-фәкыйрь. . Менә шушы хәлләрдән соң мин уйлана калдым: әллә сон. дим, бу аерманың беренче төп сәбәбе дингә бәйләнгәнме икән? Әлбәттә, урыс халкының шулай начар яшәвендә христиан диненең дә өлешчә гаебе бар. Чөнки урыс дин әһелләре һәрвакытта да урыс дәүләтенең, яхшымы ул, яманмы бар эшчәнлеген берсүзсез хуплап килде, һәм әнә шул «ләббәйкә»лек сәясәте соңыннан диннәрнең үзләренә дә китереп сукты, дин тулысынча дәүләткә буйсындырылды. Әнә Көнбатыш капитализмы үзенең гөрләп үсеше белән протестантлыкка бурычлы. Шулаен шулай... Әмма бит, әйткәнемчә, керәшен татарлары белән урысларның диннәре бер Ә менә авыллары әллә кайдан аерылып тора. Димәк, бу очракта сәбәп бер диндә генә дә түгел. Нәрсәдә соң? Ярлы-фәкыйрь урыс авылларының юкка чыга баруын, авыл халкының читкә китәргә омтылышын мин урысларның чит җирләргә сугыш белән, яулар белән килгән яки күчерелеп китерелгән килмешәкләр булуына, аларның шунлыктан тамырланып китә алмавына бәйләп карарга да тырыштым. Басып алынган чит төбәкләрне үзләштереп, ныклап тамыр җибәрергә дүрт-биш гасыр вакыт бик җиткән кебек югыйсә Ә менә юк икән шул! Хикмәт анда гына түгел икән. Урыс бит төп үз жирендә да -әйтик, чишмә башы, чыгышы булган төбәкләрдә (үзләренчә әйтсәк, Нечерноземье була инде) дә шул ук хәлдә, шул ук фәкыйрьлек- болгенлектә яши Димәк, тамырлана-төпләнә алмауның әле тагын башка сәбәпләре дә бар Әлбәттә, җирләре басып алынып, үзләре буйсындырылган халыклар гомер- гомергә,— урысмы ул, башка ят кешеме.— аны кан дошманы итеп күргән, аңа нәфрәт белән караган, җае килгән саен кысырыклап чыгарырга тырышкан Бүгенге көндә бу күренеш Чечня. Абхазия. Таулы Карабах. Көньяк Осетия. Тажикстан кебек төбәкләрдә кан коюлар, үтереш-суешлар белән дәвам итсә, башка төбәкләрдә астыртынрак, сиздермичәрәк эшләнә: мисалы Балтыйк буе илләре. Урыс халкының бакый гомердән тамырсыз булуының төп сәбәбе, минемчә, аның бер вакытта да жиргә хужа була белмәвендә. Шуңа күрә дә урыслар тузганак шикелле «җиңелләр», аларга «оҗмах кебек җирләрне» эзләп күченеп китү берни тормый. «Бу жир әйбәт түгел икән, яңасын эзләрбез. Башкалар җире булса соң, кысыла төшәрләр, теләмәсәләр куарбыз, юк итәрбез! Без күбәү, чирү кебек...» — менә урысларның буыннан-буынга алга сөргән сәясәте. Урыс милләтенең, урыс дәүләтенең бар булган тарихы яулап алу сугышлары белән бәйле. Сугыш урыс халкының төп һөнәренә әверелгән шөгыль. Соңгы бер-ике гасырда гына да. кайбер исәпләүләр буенча. Россия 200 ләп халык* милләтне буйсындырган, җирләрен басып алган. Танылган урыс галиме социолог Питрим Сорокин, әнә шул исәпләүләргә нигезләнеп, мондый нәтиҗә ясый урыс милләте үзенең тарихында һәрвакыт милитаристик милләт, ягъни бөтен дәүләт системасы басып алу сугышы максатларына яраклаштырылып корылган милләт булган, шунлыктан бертуктаусыз диярлек сугышып торган Ул сугышларда милләтнең каймагы саналырлык, биологик таза, гайрәтле-жегәрле. акыл һәм әхлакый яктан иң сәләтле вәкилләре һәлак була килгән Әнә шундый «тискәре селекция» нәтиҗәсендә халыкның сыйфаты түбәнәя-начарая барган, фән теле белән әйтсәк, генофонд саеккан Бу процесс совет чорында тагын да тирәнәя. 1917—1959 еллар эчендә нибарысы 42 елда! — СССРда 110 миллион 700 мен кеше һәлак ителә Аларнын 44 миллионы сугышларда, ә 66 миллион 700 мене Сталин лагерьларында, тыныч тормыш шартларында кырыла һәм. әлбәттә, иң күп кырылганы урыс халкы була. Бүген, ииде берничә дистә еллар буена торгынлык һәм үзгәртеп кору сазлыгында бәргәләнеп ятабыз икән, нинди җәмгыять төзергә кирәклеген аңламыйбыз, бернинди төпле-нигезле уй-планнарыбыз юк икән димәк, без интеллектуаль һәм әхлакый яктан сүнеп-бетеп баруыбызның иң югары ноктасына килеп җиткәнбез дигән сүз. Ачы хакыйкать шуннан гыйбарәт Әмма татарлар да күптәннән инде үз туган җирләрендә тулы хокуклы хужа түгелләр бит Шулай да. Татарстанда яшәүче урыс һәм башка милләт халыклары белән чагыштырганда, хосусый милекчелек хисе аларда тирәнрәк үсеш алган Татар җиренә ябышып яга. тырышып эшли Ни өчен шулай’ «Ата-бабаларыбыз- дан калган төп үз җиребез, үз ватаныбыз бу» дигән уй-тойгы, күрәсең, бик тирәндә, күңел төбендә үк ятадыр. Татарның тамыры ыругдашларыбыз-кавсм- дәшләрсбезнен бик борыннан шушы туган җиребезгә җибәргән ерак тамырларына барып тоташадыр. Шуна күрә дә татарлардагы милекчелек хисе, җир хуҗасы булу тойгысы мәңге онытылмаслык, гомер бакыйлык хис ул. Баскынчылар-килмсшәкләрнен ата-баба тамырлары, әлбәттә, бу җирләрдә юк, була да алмый. Алайса, ул тамырлар үз ватаннарында Русь иле-дәүләте башланган төбәкләрдә калгандыр, дисезме? Юк шул. һәрвакыт яулап алу сугышлары алып барган Русь дәүләте үз халкына туган жирендә төпләнеп-тамырланып яшәргә мөмкинлек бирмәгән, ул аны дүңгәләк җил-үләнгә әйләндергән бер җирдән икенче җиргә куып-күчереп йөрткән Шуңа күрә дә Җир шарында урыс булмаган бер генә төбәкне дә таба алмассың. Шуның өчен дә. күз дә йоммыйча. Борис Ельцинның бер имзасы белән, бер селтәнүдә СССР дигән бөек дәү ләтнең биштән бер өлешендә яшәүче 25—30 миллион милләттәшләрен урысларны үз дәүләтеннән читтә ки.млекхурлыкта. икенче сорт халык булып яшәргә дучар иттеләр. Хәзер инде урыс качакларына ни тегендә, ни монда урын юк Ә аннан алдагы дистәләрчә еллар эчендә, гомерлек хәерчелектән, түрәләрнең эзәрлекләү- кысуыннан гарык булып чит-ят илләргә китеп барган Мөһаҗирләрэмиг рантлар күпме” Мал-мөлкәте, милке булмаган кеше - ул шул ук бомж. ягъни торыр куышы калмаган, каңгырап йөрергә мәҗбүр сукбай Әнә шул тамырсызлык урыс кешесенең барлык төп рухи сыйфатларының нигезе булып торган, тора һәм анын милли үзенчәлекләрен билгели. Мин биредә бигрәк тә аның тискәре сыйфатларын күз алдында тотам. Укучым мине моның өчен битәрләмәсен, мин бит бу очракта урыс халкының мескен хәленә сәбәпләр эзлим, ул сәбәпләр исә, әлбәттә, тискәре сыйфатларда. Билгеле, урысларның уңай сыйфатлары да аз түгел, әмма аның бүгенге тормыш-көнкүрешен ул уңай сыйфатлар билгеләми. Мин урыс кешесенә дөньяга күзен ачып карарга ярдәм итмәкче булам, Бер генә максаттан — урысларның хәерчелеген һәм хокуксыз- лыгын идеологик ялган белән каплау максатыннан чыгып. Россиянең һәм урыс халкының бөеклеге хакында лаф оручы хөкүмәт җитәкчеләренең татлы сүзләренә алданып калмыйча, күзен каплап торган ялган пәрдәсен ертып ташлап, үз тормышына гадел-риясыз бер караш сала алса, аяусыз чынбарлыкны урыс кешесе үзе дә аңлар иде, бәлки. Виктор исемле бер урыс «Азатлык» («Свобода») радиосына җибәргән хатында ватандашларына мөрәҗәгать итеп болай яза: «Россияннәр, көзгегә карагыз да үзегездән сорагыз әле: без, чынлап та. коммуняк юлбашчылар хәйләләп «олылаганча», шулай бик бөек халыкмы икән соң? Ком- муняклар 75 ел буена альт барган сайланыш-селекция нәтиҗәсендә без юньсез алдакчылар һәм тәлинкә тотып яраклашучылар өеренә әйләнеп беттек бит инде. Әйдәгез, үзебезне алдамыйк. Шайтаным, нинди бөек милләт, ди, без?! Акыллы халык ничәмәничә еллар буена төрмә һәм лагерьларда үзен юк итүләргә, колхоз басуларында батраклыкта бил бөгүләргә, бер кирәкмәс төзелешләрдә имгәнү- ватылуларга юл куяр идеме әллә?» Ачы хакыйкать... Империячел бөеклек чире урыс халкының аңына да, канына да нык сеңгән. Бер яктан, ул үз вакытында Русьне буйсындырырга омтылган чит ил баскынчыларына каршы гадел сугышларда үссә, икенче яктан, күбесенчә исәпсез-сансыз яулап алу сугышларында тамырланган, үскән. Ул сугышлар вакытында, тарихчы В О. Ключевский сүзләре белән әйткәндә, «дәүләт кан эчеп күбенгән, ә халык хәлсезләнгән, бетерешкән». Шул рәвешле, «бөек империя» чикләрен үзләре рәхәт чигү өчен кинәйткәннән-киңәйтә баручы түрәләр һәрвакыт отышта булсалар, кара халыкка бу «бөеклек» әйтеп бетергесез хәерчелек-фәкыйрьлек, җан өшеткеч үлем хәбәрләре, аяксыз-кулсыз, чукрак-сукыр гарип-горабалар, ятим калган гаиләләр, мәңге бетмәс өметсезлек кенә альт килгән. Безнең күз алдында Чечняга каршы хурлыклы сугыш та шул ук «бердәм һәм бүленмәс бөек Россия» шигаре белән алып барыла. Юкса бүгенге Россиянең бөтен «бөеклеге» үзе кайчандыр яулап алган җирләр хисабына ике кыйтгага — Европа белән Азиягә җәелеп утыруына гына кайтып кала. Урысның акыллы мәкале бар: «Велика Федора, да дура» Шулай, ыруына күрә йоласы, дигәндәй, безнең татар: «Буйга үскән, акылы үсмәгән», дияр иде. «Бөек дәүләтебез» дип. сыктаучы-сыкранучы, ах-вах килеп: «Нинди Россияне югалттык бит?!»— дип такмаклаучы урыс шовинистлары бер нәрсәне оныталар икътисад өлкәсендә Россиянең «бөеклеге» һәрвакыт бюрократ түрәләрнең зәгыйфь акыллары өреп кабарткан сабын куыгы шикелле генә иде. Берләшкән Милләтләр Оешмасының «Үсеш программасы» төркемендәге белгечләрнең әйтүләренә караганда, теге яки бу илнең үсеш-казанышлары хәзер аның индустриаль, хәрби яки финанс Көчкуәтенә генә карап билгеләнми. Санап кителгән сыйфатлардан Россия бары тик хәрби көч-куәте белән генә мактана ала иде. Инде анысы да юкка чыкты: әфган һәм Чечня сугышлары шуны күрсәтте. Хәзер илләрнең үсеш-казаныш дәрәҗәләре «кешелек үсеше индексы»ның төп өч күрсәткеченнән чыгып билгеләнә. Болар— уртача гомер озынлыгы, реаль эш хакы күләме, халыкның белем дәрәҗәсе. Әлеге индекс буенча Россия 174 ил арасында 57 нче урынны алып тора Ул, Германия, Англия. Франция. Италия, Дания. Швеция кебек тәрәккыятьле илләрдән тыш, Кипр, Барбадос, Чили, Латвия. Фиджи кебек илләрдән дә артка калган ил булып санала. Менә шундый «бөек ил» ул бүгенге Россия Урыс кешесенең, үз ватанында үз җиренә хуҗа була алмыйча, мал-мөлкәтсез дүңгәләклегенең ачы нәтиҗәләре әнә шундый. Ил башындагы түрәләр исә, ил кан төкергәндә дә тук кикереп, һәрвакыт «бөек җиңүче» кыяфәтендә утыра бирәләр. Үз тормышының гасырлар буе шулай дәвам итүе урыс халкының анында- күңелендә котылгысыз өметсезлек хисе дә тудырган. Иманы белән чикылдап торган урыс әдибе Вадим Кожинов. 1996 елның июлендә булып үткән Президент сайлауларына йомгак ясап, болай ди: «Урыс булмаган сайлаучылар (татарлар, чувашлар, марилар) үзләре белән бер үк төбәкләрдә яшәүче урысларга караганда киләчәкләре турында төптәнрәк уйлап тавыш бирделәр, урыслар исә, киләчәккә исәп тоту түгел, иртәгәсе көн турында уйларга да иренәләр бит» Бу уңайдан урыс шагыйре Федор Тютчевның ачынып язган бер шигыре бик гыйбрәтле: Уйланма ла. кайгырма да! Тиле эзләр тибәр тәртәгә Көн ярасын йокы юар Ни булса да булыр иртәгә. Кайгы, шатлык, шөбһәләрен Үтәр китәр барсына төкер' Хыял-тсләк нигә кирәк9 Көн үтте бит -Аллага шөкер' ‘ М Шабаен тәрҗемәсе Мал-мөлкәте. милке булмау урыс халкының күпчелегенең иҗтиһат итү мөмкинлекләрен йомшарткан-зәгыйфьләндергән. кагыйдә буларак, «бай абзыйга» бил бөгеп хезмәт итүе сәбәпле, аңарда хезмәткә кимсетеп карау, аны санга сукмау хисләре тәрбияләгән «Эш бүре түгел, урманга качмас», дигән мәкаль дә шуннан килеп туган. Эшкә-хезмәткә шулай төкереп карау, табигый рәвештә. Россиядәге бихисап күп төрле бәйрәмнәрдә айнымаслык дәрәҗәдә эчкечелеккә китергән. Мәсәлән, егерменче гасыр башында андый бәйрәмнәр 267 эш көненә 98 гуры килгән, ә кайбер губерналарда хәтта 120—140 тан да ашып киткән Шул чорда Англиядә 278 эш көненә 87 бәйрәм көн. Италиядә 298 эш көненә 67 бәйрәм көн. Франциядә 302 эш көненә 63 бәйрәм көн булган Шулай итеп. Европа халыклары арасында урыслар бәйрәмнәр саны буенча беренче урында, эш көннәре буенча соңгы урында торганнар Христиан дине юк кына дини бәйрәмнәрдә дә эшләүне зур гөнаһка саный Анын карауы. эчә алган хәтле эчәргә рөхсәт ителә Бу начар гадәт бик борынгыдан килә, күрәсең. 1899 елның 4 июль санында «С.- Петербург скис ведомости» газеты. Орел өязендә җирле кулаклар крестьяннарның мул печәнле болыннарын аракыга сатып алалар, дип хәбәр итә Ин зур дини бәйрәмнәрдән саналган Троица бәйрәмендә нәкъ менә Троицкое авылы крестьяннары күрше баена бөтен болыннарын шулай сатып җибәрә Барлык аракы шунда ук эчеп тә бетерелә Ни печән, ни акча Эчкечелек аркасында авылы-авылы белән утырып янулар, исерекбаштан сугышып үтерелгән-имгәтелгөннәр, эчеп акылдан язганнар, тол хатыннар, ятим-үксез балалар, ишек-тәрәзә- ләре вагылыпкырылып беткән ярым җимерек йортлар Кыскасы -Пить так пить, бить так бить!» ят ьни «эчәргә тек эчәргә, печәргә тек печәргә» Атаклы урыс язучысы Федор Достоевский, урыс кешесе артык киң-иркен. аны бераз тарайтырга кирәк иде. дип уфтанган. Чынлап та. шулай бит урыс кешесе күз яшьләре түгеп кызганучан. берәр мескешә соңгы күлмәген салып бирердәй юмарт, шул ук вакыгга бер сынык икмәк тә бирмәскә мөмкин, җаны-тәне белән община яклы, җәмәгать өчен җанын фида кылырга әзер, шул ук вакытта, йөзлек акчадан тәмәке төреп, мәктәп файдасына бер тиенен дә кызганыр (В Шишковның «Хәсрәт дәрьясы» романыннан бер күренеш), икенче бер зыялы В Богданов язганча, «көндез таулар актарып, кичен бар тапканын эчеп бетерергә һәм. җитмәсә әле. бурычка батарга бары тик урыс кына булдыра ала», урыс искиткеч зур кыенлыклар, түбәнсет ү-кимсетүләр. мәсхәрә-мыскыллауларны күтәрер, ул таять т үзем, әмма, түземе төкәнсә, уңын-сулын аерып тормас, гаеплессн дә. гаепссзсн дә кырып салыр Кайбер урыс зыялылары, урыс кешесенә тагын бер сыйфат артистлык хас. диләр Холыктабиг атснсң тотрыксызлыгын. кәефе сш кына алмашынып торуын шуның белән аңлаталар Бу тотрыксызлык һәрвакыт яңаны эзләү вәсвәсәсенә кигерә. Урысның бу милли сыйфаты да әлеге дә баягы тамырсыз дүңгәләк булып гомер итүенә барып тоташа Социалистик идеяләрнең урыслар аңына бик тиз үтеп керүе дә шул сәбәптәндер, мөгаен Бигрәк тә ымсындыргыч, матур уи- фнкерләр бит. җитмәсә өр-яңа фикерләр әкият инде, әкият! Ул әкияти хыялларның гомергә әкият кенә булып калачагын аңларга башлары җитмәгән шул нишлисең бит Ә лозунг-шигарьләр нинди кызыктыргыч «Бетсен хосусый милекчелек' Яшәсен гомуми милек'» Күбесенең үз милке юк. ярлы-ябагайга шул кирәк тә «Бетсен байлар' Яшәсен тигезлек!» Бу «тигезлек- дигәне ни-нәрсәне аңлата, ул халыкны кайда алып барып чыгарыр анысын берәү дә белми, белергә дә теләми Ян.зсе. ярлылык-фәкыйрьлекта булсак та. барыбыз да бертигез, берәүгә дә көнләшеп карарлык түгел Бүген до без әле шул хыялдан аерыла алмыйбыз түгелме1 Нәтиҗәдә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре бср-берсенә кара га ихтирамсыз- гыкка әверелә Ярлы ярлыны, хәерче хәерчене хөрмәт итә алмый Алар байга да ихтирам хөрмәт белән карый алмыйлар, бары тик байлыгына гына кызыгалар, шуңа көнләшәләр. Галим А Маслов «...Көнбатышта кешеләрнең бер-берләренә булган ихтирамы, беркемнең дә шәхси тормышына тыкшынырга ярамаганлыгы, аның кагылгысызлыгы гадәти хәл. Россиядә исә дистәләрчә елларга сузылган репрессияләр, бүгенге хакимият җитәкчеләренең халыкка карата булган башка сыймаслык ихтирамсызлыгы — болар барысы да, төптән караганда, кешеләрнең бер-берләренә карата гомуми ихтирамсызлыгы нәтиҗәсе. Исерек урыс юкка гына үзенең шешәдәшен якасыннан альт: «Ты меня уважаешь? (Син мине хөрмәт итәсеңме?)»—дип сорамый. Үз-үзеңә ихтирам, башкаларның сине ихтирам итүенә омтылу-сусау һәрвакыт күңел төбендә ята. чөнки чынбарлыкта ул ихтирам юк Кеше, акылга ия зат буларак, башкаларның үзен хөрмәт итүенә, ихтирамына мохтаҗ, чөнки ихтирам- хөрмәтнең табигый дәвамы әхлаклылык, рухи сафлык буладыр — шуннан башка кешелек җәмгыяте яши алмый. Танылган икътисадчы, язучы-публицист Николай Шмелев болай дип яза: «Россияннәр, тормышта яшәү максатын эзли-эзли, үз тарихларында мөмкин булган барлык идеяләрне дә сынап карадылар: державачылык һәм территориаль экспансия, ягъни дәүләт чикләрен көч кулланып киңәйтү; «күңелләрендә .Алланы йөртүче халык (богоносец)» дип, дини-мистик эзләнү-капшану; казарма коммунизмы һәм бар кешелекне коткаручылар сыйфатындагы мессианчылык... Без бары тик һәр кешегә аңлаешлы бер уңышлы, файдалы идея-фикерне генә таба алмадык. Бары тик бөтенебезне дә берләштерә ала торган шундый идеянең генә киләчәге бар», һәр кешегә аңлаешлы ул идея бик гади югыйсә: ул—милли байлыкның хосусыйлаштырылуын, ягъни аның һәркемгә һәм барыбызга да тиешле икәнен аңлап, шуны тәэмин итәрлек гадел социаль иҗтиһатлы җәмгыять төзүнең мәҗбүрилеге. Башка илләр шул юлда Россиянең дә башка юлы юк. Бүтән юллар, революциягә, баш күтәрүләргә китермәсә дә, череп таркалуга гына китерәчәк. Инде үзебезнең туган якларыбызга яңадан әйләнеп кайтыйк «Бәкер» курортында дәваланып, ял итеп алганнан соң, мин балачагым үткән Бөгелмә шәһәренә сугылдым. Шулай да безнең татар халкы таза рухлы, тотрыклы халык. Моның шулай икәненә мин Бөгелмәдә тагын бер кат инандым. Әтиемнең бертуганы булган абзый йорты элек Ленин урамы дип атала, тимер юл вокзалы ягыннан караганда уң яктагы параллель урам Сталин урамы булып — ул шәһәрнең үзәк урамы санала иде. КПССның XX съезды шәхес культын фаш иткәннән сон. Бөгелмә түрәләре Сталин урамын Ленин урамына, ә мин яшәгән Ленин урамын Совет урамына әйләндереп куйганнар. Бу урам исемнәрен яңадан үзгәртергә бик ашыкмыйлар шикелле һәм дөрес эшлиләр. Бер Бөгелмәдә генә түгел, шундый хәл бөтен Татарстанга хас. Совет чорыннан калган урам, колхоз, район исемнәре, Ленин һәйкәлләре һаман булса сакланалар. Ни әйтсәң дә. исем үзгәртү кебек эшләр күп чыгымнар сорый. Башка төбәкләрдә, кирәкмәгәнгә халык акчасын туздырып, шундый шаукым белән мавыккан бер заманда Татарстан җитәкчеләре андый вәсвәсәгә бирелмәгәннәр. Бер сүз белән әйткәндә — афәрин! Җөмһүриятебезнең татар авылларында бер-бер артлы матур мәчетләр күтәрелә. Алар, айларын балкытып, ераклардан, «без — татар, мөселман авылы» дип искәртеп торалар. Җанга рәхәт шатлык хисе тула. Чыгышым белән муллалар нәселеннән булсам да, мин үзем—атеист. Әтием ягыннан бабам Мирхәйдәр дә. аның әтисе Борхан Дусаев та Сарабиккол муллалары булган. Әнием ягыннан бабам Кашафетдин Кадыйров Мөэмин-Каратай авылында беренче мәчетне төзетүче мөәззин булган Хәзер бабам Кашафетдин мәчете нигезендә — җиләк-җимеш бакчалы матур тау итәгендә яңа мәчет күтәргәннәр. Авыл зираты да шуннан ерак түгел.. Бабам турында балачагымнан хәтерләп калган ике риваять бар. Беренчесе: Кашафетдин. нәни чагыннан ук сукыр килеш. Коръән хафиз булган, ягъни Коръәнне яттан белгән. Мәчет төзеткән чагында таштан салынган нигезен кулы белән капшап дүрт ягын да чамалап чыккан да: «Нигезнең бер ягы тәбәнәгрәк».— дип эшне туктаткан. Төзүчеләр, аның белән ризалашмыйча, тавыш кубарганнар. Шуннан бабай өяздән инженер китерткән, инженер исә бабайның хаклы булуын раслаган. Кашафетдин йорт-яраклары сата торган бер кибет тоткан, шунда үзе сату да иткән. Кем дә кем, шаяртып, бакыр-көмешләрне яки кәгазь акчаларны буташтырып бирергә маташса, бабай шунда ук фаш итә икән. Менә сиңа сукыр! Икенче риваять Бабам олы улы Кыяметдинне (без аны «зур абзый» дип йөртә идек) Бөгелмәгә укырга җибәргән. Реаль училищегә булса кирәк. Кыяметдин. шунда гармун уйнарга өйрәнеп, бер ялында авылга гармун күтәреп кайткан. Ул заманнарда мөселманнарга урамда яки өйдә музыка коралында уйнау тыел ган бул1 аялыктан. Кыяметдин, бабайдан качып кына дусларын жыеп. мунчада гармун уйный икән Уйный да яшереп куя гармунын Бабай сизеп ала бит моны. Улы өйдә юкта мунчага бара да чарлакка яшерелгән гармунны табып ала һәм мичкә тыгып яндыра Үзе: «Утка керәсен сизә, шайтан мичкә тыгарга алып кергәндә юл буе ыңгырашып килде», дип сөйли икән. Гармунны яндырса да. Кашафетдин бабай балаларының җыр-музыкага булган мәхәббәтләрен сүндерә алмаган Кыяметдиннән кала тагын ике улы Салих белән Хәсәнша (монысы бабайның кайсыдыр туганының, ятим калып, уллыкка алынган баласы була) шулай ук гармунчы булып китәләр. Егетләрнең тавышлары да матур Бөгелмә янындагы бер совхозда (анда Кыяметдин абзый эшли) яки без яшәгән Камышлы авылында бергә җыелсалар, авыл халкын рәхәтләндереп җырлыйлар Әнием дә аларга кушыла Кыяметдин абзый егерменче еллардан алып үлгәнчегә кадәр (1947) Татарстан һәм Башкортстан совхозларында директорлык итте. Үзе эшләгән совхозларда драмтүгәрәкләр оештырып, үзешчән спектакльләр куяр, татар драматург иясенә хас җырлы-гармунлы ул спектакльләрдә үзе һәрвакыт берәр гүзәлнең сөйгән егетен уйнар иде Сәхнәдә сөю-сәгадәт уеннары, күрәсең, тормышта да дәвам монсу-уйчан булыр иде Абзый — чибәр, тормыш сөючән. мәхәббәте-дәрте ташып тора торган ир булса, Нюра түтәй озынча ак чырайлы, кайгылы карашлы бер хатын иде. озакламый ул. туберкулезданмы шунда, үлеп тә китте Кыяметдин абзыйның бу марҗа түтәй белән танышуы болай була: егет бик каты авырып китә. Бөгелмә хастаханәсендә үлем белән көрәшеп ятканда, шунда шәфкагь туташы булып эшләүче Нюра апа аны аякка бастыра. Шуннан соң кавышканнар. Нюра түтәйнең тышкы матурлыгы әлләни булмаса да. ул эчке бер матурлыкка ия иде: иренен күпсанлы туганнарын ярата, бигрәк тә без. бала-чаганы, урыс акненты белән кызык итеп, татарчалап «ашагез. ашагез. балалар» дип. тәм-том белән сыйлар иде. Татарчаны әйбәт кенә белә иде ул Иренә дә ул Сөгъдә исемле бер кыз бүләк итте, аны татарча тәрбияләп үстерде Хәзер инде Сөгъдә, туган яклардан еракларда яшәп, бөтенләй урыслашкан, исеме дә Софья Без анын белән хатлар алышып торабыз. Тагын бер тарих Бабам Кашафстдиннын хатыны, ягъни әбием, бик озак урын өстендә авырып ята Аның киңәше бсләнме. әллә рөхсәтен алыпмы бабай икенче яшь хатын ала Ул хатыны аңа Рәхим исемле малай табып бирә (Рәхим абзыйның балалары Шөгердә. Ленипогорскида яшиләр, хәбәрләшәбез) Әмма әбиебез, үзе бераз тернәкләнгәч булса кирәк, көнләшә башлый һәм бабайдан яшь хатынын аертып җибәртә Сарабиккол белән бәйле истәлекләрем дә байтак Без аннан 1924 елда күчеп киттек Күчеп китәр алдыннан гына мине сөннәткә утырттылар, челтәрле такталар белән матурлап эшләнгән болдыр баскычына чыгып канлы пес иткәнем хәтеремдә калган Авылны икегә бүлеп Шушма елгасы ага иде Күрәсең, безнең йорт елга аша салынган күпердән ерак булмагандыр, мин шул күпердән авышын арг ы яг ына да чыгып йөргәнмендер Балачагымда йоклаганда бик еш кына бер үк төш кереп йөдәтә иде Имештер, мин шул күпер аша чыгып барам, ә күпер уртасында яныннан үтәргә дә куркыныч алагаем зур тишек Кирәк бит менә: әле бу кайтуымда да. күпердән чыкканда шоферыбыз зур гына бер тишекне әйләнеп үтәргә мәҗбүр булды Бу күпер, тимер булса да. җимерелү хәлендә икән, аны без үскәндәге агач күпердән бераз аскарак салган булганнар, ә агач күпернең субай калдыклары әле дә булса судан калкып торалар Сарабикколнын ла мәчете өр-яңа, таштан салынган, зур-иркен мул тормьгшлы-хә.тле бу авылга бик килешле Авылдашлар аны күренерлек матур урыш а күтәргәннәр Иске мәчет бинасы исә клуб Сарабикколны телгә алганмын икән, әтиемне дә сагынып яд итү кирәктер Ул бик иргә әтисез кала, бабам Мирхәйдәр мулла үлеп киткәндә Хөсәен белән анын игезәге Хәсәнгә нибары 11 әр генә яшь. татын бер энеләре һәм икс сеңелләре әле гел сабый гына була Тормыш авырлыгы Хөсәенне 15 16 яшьгареннән Донбасс шах галарына эшкә куа. озакламый анын артыннан энесе Сөләйман га шул якларга юл тота Әтием герман сугышы (1914) башланганчыга кадәр габойишк булып ипли, урыслар арасында яшәп, салталарга да өйрәнеп китә Шуннан сугышка алына Берәр ел чамасы сугышып йөргәч, немецларга әсирлеккә төнгә Кайбер ым-шым гына сөйләнгән сүзләргә караганда, әти немец гроссбауэры кулакта ялчы булып эшли һәм тегенең кызына бер малай «татарчонок-борһан- чык» ясап калдыра. Кем белә, ул малай, үсеп җигкән бер немец булып, соңгы сугыш га (монысы да «герман сугышы»') миңа каршы сугышкандыр. бәлки Әти авылга әллә 1918. әллә 1919 елны, сәяси яктан бик чарланып кайтып төшә. Укый-яза белгән солдаты волнеполком рәисе урынбасары игеп куялар (Кан дидатлык диссертациясе язарга материал туплап, Мәскәү архивларында казынып утырганда, 1921 елгы ачлыкта Идел буе ачларына ярдәм оештырылган Помгол Үзәк Комитеты эше белән дә кызыксынып киттем. Шунда очраклы бер фоторәсемгә тап булдым: бер төркем крестьяннар Америка бүләк итеп җибәргән «Фордзон» тракторы тирәсендә басып торалар, трактор янында ук — минем әти Совет хакимияте америкалыларның ул еллардагы ярдәме турында ни тарихи, ни башка әдәбиятта бик алай иркенләп язарга рөхсәт итми килгән. Соңгы сугышта америкалыларның шундый ук ярдәмен дә гел киметеп-кечерәйтеп күрсәтергә тырыштылар. Шулай да рәхмәтсез халык без! (Әти сәләтле кеше була, урысчаны да әйбәт белә, немецчаны да шактый сукалый (миңа немец теле дәресләрен әзерләргә дә булыша иде). Камышлыга күченеп килгәч, әти авыл җәмәгатьчелеге өчен Кыяметдин абзый төзеткән тегермәндә тегермәнче булып эшли башлый. Кыяметдин абзыйның әйткән бер шарты була. Хөсәен (ягъни әтием) үзе үлгәнче шушы тегермәнне тотарга тиеш. Әти кешеләр белән тиз аралашучан: татарын әйткән дә юк, урысыннан, мукшысыннан, чувашыннан, дисеңме -дуслары күп була, салгаларга да ярата (шахтада өйрәнгән «һөнәре»). Шул уңайдан, балачактан истә калган бер вакыйга бар Безнең гаилә колхозга бер кереп, бер чыгып йөри торгач, әтине тегермәннән дә куалар. Шуннан без Бөгелмәгә күченеп киттек. Әни ягыннан җыр-музыкага булган һәвәслек безгә дә йоккан, күрәсең: мин дә. энем Азат белән сеңелем Җәмилә дә матур гына җырлый идек. Шулай да минем гармун уйнарга өйрәнәсем килә Әни белән икәүләп ялына-ялвара торгач, әти миңа гармун алып бирергә булды. Киттек без әти белән базарга Юлда әтинең танышларыннан бер юньсезе очрады бит! «Хөсәен, кая юл тотасың болай?»— дип сорый әтидән Әти әйтә: «Менә, улыма гармун альт бирмәкче булам әле»,—ди. Ә теге хәерсез: «Кит. әллә юләрләндеңме? Гармун алсаң, ул бит укуын ташлап, көннәр буе шуны шыңгырдатып утырачак». — дип, миңа ымлый. Әти беркатлырак кеше иде, гармунны башка вакытта алырбыз, дип. мине кайтарып җибәрде дә теге танышы белән китеп барды. Гармунга дигән акчаны эчеп бетереп кайттылар алар Бераздан мин шешәдер-фәләндер сатып җыйган акчама балалайка алдым, үзлегемнән уйнарга да өйрәндем. Әйткәнемчә, муллалар нәселеннән булсам да. үзем — атеист. Аллага да. шайтанга да ышанмыйм. Бу. бәлки, минем дини наданлыгымнан киләдер. Шулай да үзем башкачарак уйлыйм мона дөньяга карашымның фәнни аң-белемгә нигезләнгән булуы сәбәпчедер шикелле; Аннары шунысы да бар: мин. нигездә, урыс зыялылары традицияләрендә формалаштым. Ә ул традицияләр, православие диненең бик күптәннән дәүләт диненә әверелүе аркасында, атеистик рухтагы традицияләр. Үз халкын гомерлек коллыкка дучар итеп, аны әле булса хәерче хәлендә яшәтүче хакимияткә урыс руханиларының булышлыгы шактый зур. Ул руханилар элек-электән дәүләт файдасына халык өстеннән шымчылык иткәннәр, тәүбә итәргә килеп, эч серләрен бушаткан гади халыкнын ышанычыннан әнә шулай оста файдаланганнар. Шуңа күрә, ан-белемле. укымышлы зыялылар Алланың җирдәге бу икейөзле хезмәтчеләреннән ераграк булырга тырышканнар, вәгазьләренә дә ышанмаганнар. Руханилар кылган гамәлләре белән аларны үзләре үк диннән, Аллага табынудан читләштергәннәр, биздергәннәр. Хәзер дә урыс диненең һаман да шул иске яман сыйфатларын саклаган хәлдә яңадан күтәрелүе, үсеше эчне пошыра. Ул дин Аллага хезмәт итми, ә дәүләткә, хакимияткә хезмәт итә һич ярамый, килешми торган бу гамәлләрдән мөселман руханилары ерак китә алдымы икән? Минем моңа җавабым юк... Шуны гына әйтә алам, суга кереп — чыланмыйча, пычракта йөреп буялмыйча калу бик авыр эштер... Үзем атеист булсам да. кешеләрнең элек тә, хәзер дә Алласыз яши алмауларына иманым камил. Башка җан ияләреннән аермалы буларак, кешегә аң- акыл бирелгән. Акыл ике яклы бик көчле корал: аны бер үк дәрәҗәдә яхшы гамәлләргә дә. яманлыкка да юнәлтеп була. Тормыш-көнкүрешнең һаман да әле начарлана гына баруы, гади халыкның ыгы-зыгылы, орыш-талашлы күп төрле тәртипсезлекләр эчендә яшәве аның акылын күбрәк яман гамәлләр кылырга этәрә. Кешеләрнең акыл көчләрен бары тик яхшылыкка гына юнәлдергән көннәр килерме—моны беркем дә әйтә алмый. Әгәр дә кешелек — акыллы кешелек! — үз-үзен дөньякүләм экологик һәлакәткә китереп җиткерсә, без көткән якты киләчәк, тыныч-имин һәм мул-бай тормыш мәңге булмаячак. Шунлыктан, кеше— акыллы җан иясе — үз ишләре белән тыиыч-тату яшәр өчен, йә белемле- гыйлемле, йә иманлы, ягъни Аллага инанган булырга тиеш. Бу сыйфатларның һәр икесенә дә ия буласы иде дә бит, ай-һай. анысы мөмкин эш микән? һәр кешенең дә аң-белем дәрәҗәсен тормыштагы барлык сорауларга, бигрәк тә әхлакый-рухи сорауларга жавап бирерлек итеп үстереп булмый шул әле. Шуңа күрә дә. күпчелек гади халык ниндидер буй җитмәс. акыл ирешмәс изгелеккә инана. Аллага табына, иманга килә Шулай булмаса. Федор Достоевский әйткән- чәрәк килеп чыгар иде: Алла юк икән, димәк, ни кылсан да— рөхсәт Бернинди тыюлар да юк Ул чагында кешелек тәртипсезчуалчык хаоска батар һәм җәмгыять яши дә алмас иде. Ижгимагый хайван дигән кешебез кыргый бер ерткычка әверелер иде. Әле без ерткыч җанварлар белән жир йөзендә ничек тә сыешып яшибез Ә инде каннибаллык инстинктын бүген дә тыя алмаган, үз ишләре белән туктаусыз сугышып, аларны бихисап үтереп торган, шунын өчен хакимият тарафыннан хупланган, каһарман исеме, орденнар алган ике аяклы ерткычлар арасында ни эшләр идек9 «Аллаһы тәгалә барысын да күреп, белеп тора», «явыз җаннар, гөнаһлылар. имансызлар теге дөньяда тәмуг кисәве булырлар» һ. б.. һ б. шундый инану- ышанулар, ягъни иманлы булу кешенең теләсә нинди гамәл кылырга сәләтле анын-акылын тыеп тора. Шул рәвешле, дин ин зур әһәмияткә ия булган мәсьәләне кешеләрне әхлакый-рухи яктан сау-таза итеп тәрбияләү мәсьәләсен хәл итәргә алына Барлык диннәрнең дә изге бурычлары шул Халкыбызның хәзерге әхлагы гафу ителмәслек түбән дәрәҗәдә Патша самодержавиесе тарихындагы барлык әшәкелекләрне бергә туплап-тапкырлап, дистәләгән миллионнарча үз халкын төрмәләрдәлагерьларда һәлак иткән большевиклар хакимиятенең кешелек һәм кешелеклелек алдындагы гөнаһларын-җинаятьләрсн ярлыкауны, изге догалар укый-укый. әле Аллаһы тәгаләдән бик озак еллар сорарга, табынырга тиеш булырбыз Кешелек җәмгыяте яшәешенең бөтен катлаулылыгын фәнни аңлауны һәркемнән дә таләп итеп булмый Күпчелек гади халыкның аңа «теше үтми» Әмма һәр кеше әхлакый-рухи тәрбиягә мохтаҗ Күп гасырлык тарихи тәҗрибәсе булган төрле диннәр әнә шул тәрбияне бирүдә саваплы эш башкаралар Татарларның дине ислам. Ислам ул мөэмин-мөселман өчен дин генә түгел, ул тормыш тәртибе, ата-бабадан килгән изге гореф-гадәтләре, йолалары Үзе урыс динендә булган танылган галим, ислам дине белгече Алексей Малашенко «Ислам акылга ятышлы, эзлекле дин. ул табигый кабул ителә, ана ничектер күбрәк ышанасың Чиркәүгә кергәләп-чыккалап йөргән күпчелек урысларыбызга караганда, мәчеткә йөргән мөселманнарга күбрәк ышанам мин», дип яза Чынлап га. Чечняда канкойгыч сугыш барган көннәрдә чиркәүдә чукындырылган министр Грачевка, кулына шәм тотып аны чукындырып торган урыс руханиена ничек ышанмак кирәк? Ислам дине мөселман кешесе һәрвакыт тотарга тиешле әхлак кагыйдәләренә бай дин Мөхәммәт пәйгамбәрнең аятьләре мөселман кешесенең тормыш- көнкүрештәге әхлак кануннары белән тәнгәлләшә Бу кануннар мөэмин-мөселманның Аллаһы тәгалә һәм Мөхәммәт рәсүл алдындагы изге бурычлары, әти- әнисе, гаиләсе, милләттәшләре, туган иле һәм бәген кешелек галәме каршындагы әхлакый җаваплылык хисе. Ин әүвәл ата-анаңа итагатьле бул. аларны рәнҗетмә, ата-анага каршы бару ул Аллаһының үзенә каршы бару белән бер Динеңне, телеште, ата-бабадан килгән яхшы гадәт-йолаларны онытма юкса, милләтенкавемсн юкка чыгар Вөҗданына каршы гамәл кылма, намусынны-абруеңны сакла, абруйлы кеше хөрмәтле кеше Кеше малына кызыкма, аңа зыян салма, буйсындырып-көчләп башкаларның мал-мөлкәтен тартып алма Эшлә, иҗтиһат ит, эшләгәндә бу дөньяга мәңгелеккә килгән үлемсез зат кебек тырыш, әмма дөньяның фанилыгын исеңнән чыгарма, әҗәлен җитеп, иртәгә үк үлеп китүең бар теге дөньяга барасынмы онытма Аллаһы тәгалә башкаларны рәнҗеткән, аларның хокукларын танымаган адәмнәрне гафу кылмас Адәмнәргә гадел бул. шунда гына инсан бәхетле булыр Әхлаксызлык адәмнәрне үзара дошманлаштыра. ызгышталашлар чыгара Исендә тот кеше җанын кыю бар дөньяны бетерүдән дә яманрактыр Хәмер явызлык-начарлыкларнын анасыдыр Гомереңне бушка-заяга уздыру, ялкаулык зур гөнаһ Мал-мөлкәтне әрәм-шәрәмгә исраф итү шайтан гамәледер Бер-берегездән көнләшмәгез, берберегездән читләшмәгез, араг ызг а салкынлык керт мәг ез. аерылышмагыз, мәхәббәт җепләрен өзмагез Укучым гафу итсен мин бу үгет-нәсихәтләрне үзем белгәнчә-аңлаг анча тына кигердем Ислам дине хуплаган, итслеклс-изгс сыйфатлар- дөреслек, тугрылык, хезмәт сөючөн гек. игелеклелек, ярдәмчел тек. кнн күңеллелек, тәрбиялелек, әдәплелек, дуслык-иптәшлск. түземлелек, азга да канәг агьлек. өлкәннәргә нхтирам-хөрмәт- лс вә кечеләргә мәрхәмәтле булу, хокуксызлыкны кире кагу, гаделлек, сакчыллык. вәгъдәчеллек, тәүбәгә килү Ислам дине шулай ук кешеләрнең холык-табигатендәге. эш-гамәлләрендәге яман сыйфатларны да санап күрсәтә .Алары ялган вә хәйләкәрлек, гайбәт вә яманла)-хурлау, урлашу-караклык. кеше үтерү, эчкечелек, комарлы уеннар уйнау, зина кылу вә никахсыз ирхатын булып яшәү, яла ягу. тәкәбберлек, әрәм-шәрәм итү. көнчелек, теге дөньяда адәм затын тәмугка кертердәй башка гөнаһ эшләр... Бер-берсе белән аралашып-күрешеп яшәү теләге кешеләрнен табигый теләге. Безнен халык юкка гына: «Бер күрешү үзе бер гомер», дип әйтмәгәндер. Күрешү-очрашу рәхәтлеге кешеләр өчен иң зур шатлыклы мизгелләр Дин. күрәсен. бу табигый теләкне канәгатьләндерүдә ип яхшы юлны тапкандыр: кешеләр гыйбадәтханәләрдә (мәчет, чиркәү, синагога һ. б.). бердән, укыган догалары-намазлары аша Аллаһы тәгалә белән элемтәгә керә, «сөйләшә» алалар. икенчедән, үз дин кардәшләре белән очрашып-аралашып. сәгадәтле мизгелләр кичерәләр Хәзерге заманның имансыз-денсез адәме мондый шатлыклардан мәхрүм Ялгызлык хисе кешенең аңында туа-тумыштан ук килә, чөнки ул шулай ук үз аңында бөтен дөньяны йөртә Ничек кенә сәер тоелмасын, ялгызлык тою бигрәк тә шәһәрләрдә ачык сизелә. Умарта кәрәзенә охшаш бихисап квартирлы зур йортларда яшәүчеләр еш кына үз катындагы каршы ишек аша яшәүме күршесе белән дә аралашмый. Күрше сүзе «күрешү» сүзеннән ясалган югыйсә. Ялгызлык хисеннән бары тик ижади хезмәт, ижтиһат белән генә котылып булса буладыр, мөгаен Әмма һәркем дә үзе яраткан эш-шөгыль белән, үз хезмәтеннән тәм табып, ижади шатлык кичереп яши алмый. Күпчелек гади халык тамак туйдыру өчен мәжбүри эшләргә дучар ителгән Ә бит үз хезмәтен яраткан ижади затлар, гадәттә, озын гомерле булалар. Кызганыч, андый бәхетле язмыш бик ахтарга гына тия. Без әле бүген тиргәп-каһәрләп йөрткән базар мөнәсәбәтләре алга таба күпчелек халыкны мал-мөлкәтле итә алса, аларны ялланып эшләүче коллар халәтеннән йолып ала алса, ижатка-ижтнһатка сәләтле шәхесләр артканнанарта барыр иде. Әлегә мондый мөмкинлек бик азлар өчен генә шул: беренчедән, җитештерү көчләренең үсеш дәрәжәсе жәмгыятьнен эшчәнлегенә кагылышлы күтг кенә тармакларда ижади да. нәтижәле дә түгел әле; икенчедән, һәр кеше дә үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен белми, эзләнергә, «үз ноктасын» табарга аның мөмкинлеге дә юк; өченчедән, чынлап исәпләгәндә, ижатка сәләтле шәхесләрне табигать күпләп тудыра алмый, талант исә — бөтенләй спрәк күренеш Кешелек җәмгыяте өчен «эшче кортлар» күбрәк кирәктер шул. Әлбәттә. Россиядәге башка милләт халыкларына житмәгән шикелле, безнен татарларга да гомуми мәдәнилек, укымышлылык-зыялылык. тәрбияле зәвык җитенкерәми. Бу уңай белән әтием ягыннан булган әбием искә төшә. Әбиебез бик эшлекле, нык-таза. акыллы кеше иде. Берсеннән-берсе кечкенә биш баласын кочаклап, бик иртә тол калса да. ул аларның барысын да үстереп аякка бастырган. кеше иткән. Кызларын мул бирнәләр белән кияүгә биргән, улларын һәркай- сын башка чыгарып өйләндергән, әтиемнең игезәге Хәсән абзыйны мөгаллимлеккә укыткан. Бу эшләрне майтарырга әбиемнең мулла хатыны -остабикә булуы да ярдәм иткәндер. Бәлки, ул әле Коръәнне дә әйбәт белгәндер, мәхәллә хатын- кызларын хәреф танырга, ислам кануннарына өйрәткәндер. Ә менә поп хатыннары попадьялар андый эшләр белән «вакланып» тормаганнар. Революциягә кадәр күп элек татарларның күпчелеге укый-яза белгән икән димәк, моңа мөмкинлек булган. Мондый «грамоталылык» урысларның ир женестәгеләренә дә бик сирәк эләккән шул... Без байтактан күченеп килеп яшәгән Камышлы авылына Сарабиккол шактый ерак - 100 чакрымнар чамасы иде Атка утырып килгәндә дә шактый ерак ара бу. Шуңа күрәдер, әбиебез сирәк килә иде Килдеме, кочаклап алыр, аркадан сөяр иде дә. кулыма зур бакыр биш тиен тоттырыр иде Без. биш-сигез яшьлек күрше балаларын да ияртеп, авылыбыздан 4—5 чакрымдагы Татар Димскәендәге кибеткә чабар идек Шул биш тиен бакырга татлыдан да татлы, баллыдай да баллы конфетлар сатып алыр идек. Сатучы биш тиенгә күпме конфет бирә торган булгандыр, әмма барыбызга да берәр конфет тиядер иде шикелле Бервакыт әби килер алдыннан гына минем бик каты тешем сызларга тотынды Ә табгшлар район үзәге Баулыда гына, әле анда теш табибы бардырмы-юкмы белгән юк. Әтинең 25 чакрымдагы Баулыга шундый «вак-төяк» өчен барып йөрисе дә килми Менә әбиебез килде. Минем хәлемне күрүгә, ул әнидән эре тоз сорап алды, мине бот арасына келәшчә белән кыстыргандай кысып алды да. юеш бармаг ын тозга манып, акырта-бакырта. теш казналарымны ышкырга тотынды Мин бик озак кан төкереп йөрдем, әмма теш сызлавым шунда ук басылды һәм. Аллага шөкер, шуннан бирле теш сызлауның нәрсә икәнен белми яшим. Әбием турында тагын бер вакыйга сөйләр алдыннан, бераз аңлатма биреп үтим Аракы эчү. хәмер куллану барлык халыклар өчен дә зур бәлаләр, кайгы- хәсрәт китерә торган шөгыль. Хәмер эчү Коръән тарафыннан катгый тыела. Шул сәбәпле, әбиләребез заманында эчеп йөргән мөселман татарына, борын-борын- нан «эчү - күңелле эштер, эчмәгән кеше юктыр» дип яшәгән урыс кяферләренә караган кебек караганнар Әмма урыслар бу яман гадәтне акрынлап башка халыкларга да «сеңдергәннәр», һәр җирдә кабаклар-сыраханәләр ачып, халыкны аздырганнар. Егерменче 1асыр башларында безнен татарлар арасында, бигрәк тә аның авыллардан читкә зур шәһәрләргә, шахта-рудникларга акча эшләргә китеп йөрүче «зимагурлары/» арасында бу күренеш шактый тиз тарала бара. Шул рәвешле, урыслардан йоккан бу чир һаман да тирәнгәрәк үтә—нәкъ менә шунысы кызганыч та. хәвефле дә. Моннан җитмеш еллар элек китеп барган туган авылымда.— йә хода! исерек-сәрхүшләр арасында татар хатын-кызларының да көннән-көн ишәя баруын күреп бик көендем... Элекке заманнарда, эчеп-исереп йөрү түгел, чаршау артыннан да чыгарга җөрьәт итмәгән инсафлысаф хатын-кызларыбыз бит болар! Милләтнен киләчәк язмышы аларда бит Революциягә кадәр, хәер, дин- шәригать ныклап кысрыкланганчы. әле революциядән сокгы елларда да. урамда тәмәке тартып, эчеп-исереп йөргән татарны аксакаллар хөкеме белән яткызып, таяклар белән кыйный торган булганнар. Әмма дин туздырылган, исерекләргә күнегә барганнар, аларга иярүчеләре дә ишәйгән Инде әбиебезгә әйләнеп кайтыйк Исерекбашларны аның җене сөйми иле Эчеп йөрүчеләрне ул. үзенчә, үтерерлек бер сүз белән генә атар иде «Мажик'» Үз туган-тумачалары арасында шундый «мажик» килеп чыккан очракта, әби нишләргә тиеш? Әбинең төпчек улының хатыны Хаҗәр апа сөйләгән бер вакыйга истә калган. Хаҗәр апаның ире Сөләйман абзый, өйләнгәнче күпмедер вакытлар «зимагурлыкта» йөреп кайткан кеше, ойләнеп озак та үтми, дус-ишләре белән бераз «кәефләнеп» өенә кайта Хатыны берәр сүз әйткән булса кирәк, ул аны кыйнап ташлый. Хаҗәр апа әбигә килеп елый-зарлана. Әби исә. күп сорашып тормастан. кулына дилбегә ала да. Хаҗәр апаны ияртеп, аларга китә Барып керсәләр. Сөләйман абзый тәмләп йоклап ята икән Әби аны. янагына чабып уята да. ишек алдына алып чыгып, бер баганага дилбегәсе белән уратып бәйләп куя. абзыйның үз дилбегәсен алып, шундый итеп яра тегене, абзый мескен, бөтен авыл ишетерлек итеп ялына-ялвара. «энекәем, яңадан бер дә сугышмам» дип ант итә. Хаҗәр апаның сөйләвенә караганда, чынлап та. озынозак бергә гомер итеп. Сөләйман абзый аңа бер генә дә кул күтәрми. Ә-һә-һәй' Кайда сез хәзерге шундый әби-әниләр? һәр «мажик»ка берәү булсагыз, нинди шәп булыр иде. ә! Юкса, ул «мажик»ларны бер «яргы»га хуҗалыкта кол-ялчы итеп эшләтергә дә. сәясәттә, уңны-сулны белмәстән. тамагы ярылганчы кычкырырга да бик җиңел сатып алып була ич Әйе, ни кызганыч, иссрекбашлар. бер кинофильмда Юрий Никулин җырлаган җырны: «А нам все равно, а нам все равно' Все остальное трын-трава » лип мыгырданып йөри бирәләр Кыскасы, арба ватылса утын, үгез үлсә ит Сәрхүшләрнен бөтен мәсләкләре шул Ә хәкимият башындагы сәясәтче түрәләргә шул гына кирәк тә. Истәлеккә тартым бу язмаларымда мин. бәлки, нәрсәләрне булса да арт- тырып-күпергеп. яки. киресенчә, ин кирәклеләрен онытып та калдырганмындыр Алай булуы да бик ихтимал Чөнки автор, фән теле белән әйткәндә, субьскгив шәхес, ул чынбарлыктагы объектив күренешләрне дә үзенчә кичереп, үзенчә берьяклы гына бәяләргә мөмкин Әмма бер нәрсә бәхәссез: макталган мөэмин- мөселман кардәшләребез дә, искәртеп җитмәсгән безнең кулыбыздан ычкынг ан «мажик»ларыбыз ла барысы да үзебезнекеләр. үз туганнарыбыз Без алар өчен җаваплылар Ни әйтсәң дә. үз чыпчыгың ят сандугачтан кадерлерәк Әгәр дә туган җиребездә, уртак Ватаныбыз Татарстанда, туган халкыбызда нәрсәләрдер без теләгәнчә үк түгел икән, әгәр дә без аны бар бар.гыгыбыз белән үзгәртергә геләмәсәк. ул һаман шулай булып кала бирәчәк Ә без уңайга үзгәрешләрне бик нык теләргә тиешбез, бик нык' Бәлки, мин үз кардәшләребезне матуррак итеп күрсәтергә дә омтылганмындыр Чөнки милләттәшләремнең моңа тулы хакы да. үсәр-тәрәккый игәр өчен жегәре-мөмкинлеге дә бар Мин халкыма ышанам Кыскасы, туган якның җиле татлы Бикер Маскау А/ашно. Июлъ-авеуст. 1996 ел.