Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАННЫҢ БАШ МӨГАЛЛИМЕ

Татарстан мәгариф министры, педагогика фәннәре докторы, профессор Васил Габдулла улы ГАЙФУЛЛИН белән журналыбызның редколлегия әгъзасы Салих МАННАПОВ әңгәмәсе — Васил ага, бу сөйләшү Сезгә түм-түгәрәк 60 яшь тулар алдыннан бара, һәм ул өлешчә шул "олуг юбилей мөнәсәбәте белән" бәйле дә булса кирәк, һәрхәлдә, журнал редакциясе миңа Сезне бераз "сөйләштерергә" һәм материалны нәкъ менә шушы санга өлгертергә кушты. Бу йомышны миңа йөкләгәндә, ихтимал. Сезнең белән хезмәт вазифасы буенча беркадәр бәйләнештә булуыбызны да истә тотканнардыр. Әмма сүзне эштәге хәлләр турында фикер алышып, "проблемалар эзләү"дән башлыйсы килми. Шул ук вакытта, очрашуыбыз алдыннан, яшермим, ни-нәрсәләр хакында гәп корырбыз икән дип, уйлап-икеләнеп тә калдым Сезне галим, укытучы һәм хөкүмәт әгъзасы буларак гомумән белсәм дә, тормышыгыздан, шәхесегездән бөтенләй диярлек хәбәрсез икәнмен. Хәер, миңа гына түгел, журнал укучыларга да Татарстанның баш мөгаллиме белән якыннанрак танышу кызыклы булыр, бәлки? Булачак министрның мәктәпкә беренче тапкыр аяк басуыннан ук башлап китик әле... — Балачак сугыш вакытына туры килде инде безнең. Укырга керүем дә 44 нче елда; сугышның әле авыр вакыты иде Мәктәпкә 7 яшь тулгач керү башланган гына чор, аңа кадәр 8-9 яшьтән кергәннәр бит. Әмма мине, 7 яше тулуга ук бирмәсәк тә ярый, әзрәк үссен, ныгысын дигәннәрме, нигәдер сабыр итәргә уйлаганнар. Укытучы бервакыт урамда күреп: “Энем, син Гайфуллин Васил булырга тиеш, син бит безнең мәктәп исемлегендә бар, иртәгә укырга кил",— диде Уку башланып атна-ун көн узган булгандыр инде Ул вакытта балалар күп. Безнең башлангыч мәктәптә (Мөслим төбәге. Югары Табын авылы) 120 ләп бала — дүрт класска. Әлбәттә, укытучыларга хөрмәт бик зур иде ул вакытта. Укытучыны Аллаһы Тәгалә урынына күрә идек. Мин инде башлангычта укыганда ук үзебезнең укытучыга чын күңелдән гашыйк булган кеше. Шунлыктан, ике төрле уйлау юк. укытучыга охшарга тырышу, укытучы булырга теләү бала чакта ук күңелгә керде дә утырды Тагын бер сәбәбе бар Минем апа Минзәлә педучилищесына укырга киткән иде Аның юлыннан, аның янына мин дә бардым. Минзәләдә чын педагоглар укытты безне. Ул заман традицияләре әле хәзер дә дәвам итә. Педучилище чын мәгънәсендә тәрбияче әзерли адәм баласыннан. Педучилище бетермәгән кеше булса, институтта ул сыйфатларның яртысын да ала алмый дияр идем. Педучилищедан соң мин җидееллык мәктәптә эшләдем. Мөслим районының Ташлыяр дип аталган авылында. Башлангыч класста рус теле белән хезмәт укыттым Мин чигү дә чигәргә өйрәтәм, рәсем ясарга да өйрәтәм Физика белән биологияне һәм жыр дәресен дә укытам Җәмәгать эшләренең дә күбесе миндә — пионер, комсомол эшенә җитәкчелек итәм, укучыларның үзеш- 172 •МӘГАРИФ ЧЭН сәнгатен оештыручы да. драмтүгәрәк җитәкчесе дә үзем Педучилищеда алынган чыныгу, тәрбия, күнекмәләр мина эшләргә бик нык ярдәм итте Мәктәп мәшәкатьләренә баш белән күмелеп, шул кадәрле яратып эшләдем Шулай да укуны дәвам итәргә кирәк иде. Мәктәптән вакытлыча аерылып, Казанга — педагогия институтының физматына барып кердем. Педучилищены да. институтны да мин бик әйбәт билгеләр белән (с отличием) тәмамладым Институтта калдырырга бик тырышсалар да. туган якта эшлисе килү теләге мине Мөслимгә алып кайтты Физика укытучысы, завуч булдым, директор вазифасын башкардым Аннан соң җиде елга якын мәгариф бүлеге мөдире булып эшләдем. — Бу кадәресе гена да үзе бер кеше гомерена җитәрлек ләбаса. Ә Сез бит әле җәмәгатьчелек күз алдында галим һәм югары мактап (вуз) мөгаллиме, ниһаять, министр булып танылган зат Фән, институт мәшәкатьләре һәм хөкүмәт эше белән яшәү "кайсы гомерегездә" булды? — Мәгариф бүлегендә эшләгәндә, 34 яшьтән узып барганда (гаилә, ике бала), башка бер фикер килде. Мин бит кандидатлык минимумы имтиханнарын биргән идем, Мәскәү, Ленинград, Казан белән дә язышып торам һәрберсеннән аспирантурага кил дигән чакырулар бар иде. Ленинградка юри генә барып карыйм әле дип киттем. Аспирантурага 2 генә кеше алырга тиешләр икән. 18 кеше имтихан бирдек, нәтиҗәсен белмичә кайтып киттек. Күпмедер вакыттан соң җавап килде: “Укырга килегез",— дигәннәр Ә мине эштән бушатмыйлар Янәсе, рононы башка кешегә тапшырып булмый Һ.6., һ.б. Обкомга кадәр җитеп юл ачарга туры килде. Аспирантураны бетергәндә үк кандидатлыкны яклап кайттым. Аннары 90 нчы елга кадәр пединститутта: ассистент, өлкән укытучы, доцент, декан урынбасары, декан һәм кафедра мөдире. — Жрмәгатегез Тихния апа да — мөгаллимә кеше, атказанган укытучы, татар теле дәреслеге авторы Ул тәрбияләгән йөзләгән укучы бүген үзе татар телен укыта. Арада Зөлфәт, Асия Минһаҗева кебек шагыйрь шәкертләре да бар дип белам... Балаларыгыз да Тихния апа белән икегезнең, юлдан китмәделәрме, Васил ага? — Балаларның юллары икенче төрлерәк булды. Кызыбыз медицина институтына керде. Улыбыз — университетның юридик факультетына. Балалар бик тәртипле, акыллы булдылар, икесе дә медаль, кызыл диплом белән укып чыктылар Кызыбыз балалар врачы булып эшли. Улыбыз башта Әтнәдә, прокурор ярдәмчесе булып эшләде. Аннан Югары Советка өлкән референт итеп чакырдылар. Диссертация яклаганнан соң, финанс-экономика институтында хокук фәннәрен укыта. — Балалар үз юлын сайлаган. Ә шәкертләрегез? Хөкүмәт эше Сезне остазлыктан, укытудан аермадымы? — Минем шәкертләрдән физика, математика укытучысы булып киткән кешеләр шактый күптер дип уйлыйм. Чөнки, инде 61 нче елдан укыта башлаган килеш, хәзер дә туктаганым юк Хәзер дә аспирантларым, диплом яклаучыларым бар Физматта махсус курс алып барам Укыту эшеннән бөтенләй аерылу, хуҗалык һәм җитәкчелек эшләренә генә күчеп бетү — үзеңне, тормышыңны фәкыйрьләтү булыр иде. Лекцияләр уку, мәкаләләр һәм дәреслекләр язу — ул инде канга сеңгән. Хөкүмәт эшеннән бик арып кайтканнан соң бераз ял итеп, иҗат дулкынына күчү өчен, икенче шөгыль табып торасың: музыка тыңлап, йә телевизордан берәр җиңел әйбер карап, яки килгән газеталарны актарып маташасың да, язасы әйбергә утырырга тырышасың. — Фән белән шөгыльләнү. шагыйрь әйтмешли, "төп эштән соң башкарылган төп эш" булып чыга инде. Ә ял сәгатьләрендә... — Ял сәгатьләрендә мин әдәби китап укырга яратам. Элегрәк спорт дигән әйбергә кызыксыну зур иде Заманында әзрәк көрәшеп тә йөрдем, гимнастика белән дә шөгыльләнеп карадым. Чаңгыда йөрим, волейбол, шахмат уйнарга яратам Шахматны шактый мавыгып, йокламыйча уйнаган чаклар бар иде. — Васил ага, Сезне, бигрәк тә яшь чакта, җырларга яраткансыз, дип ишеткәнем бар Имештер, хәтта радио фондында күптәнге язмаларыгыз саклана икән... — Педучилищеда безгә музыка дәресләре керде. Шунда мин мандолинада, пианинода, скрипкада уйнарга өйрәндем. Минзәләдән соң авылга кайтып эшләгәндә һәр атна саен бер концерт, йә бер спектакль куярга туры килә иде безгә. Аннан мин тальян гармун, хромка, баян алдым, шуларны уйныйм. Үзем кешеләрне җырлатам, үзем кушылып җырлыйм. Институтта укыганда сәнгать түгәрәкләренә йөри башладым. Укытучылар йортында үзешчән сәнгать буенча бик яхшы коллективлар бар иде. Ул заманда Хәбиб абыйның эстрада группасы бар, драма, бию түгәрәкләре эшли. Бер кышны вокал түгәрәгенә дә йөрдем. Горький исемендәге клубта Сара апа Садый- кованың хоры барлыгын ишетеп, анда йөри башладым. Шул елларда Казанда беренче тапкыр халык театры оешты Театрга һәвәскәрләр туплаганда Мехкомбинат клубында 500 ләп кешене төрле яктан: тавышын да, сәхнә сәләтен дә, сөйләү куәсен дә, музыкага һәвәслеген дә тикшерделәр Шул конкурстан үтеп, мин сезон ярым халык театрына йөрдем Җәләл ага Садриҗиһанов музыка җитәкчесе иде, Разия апа Яруллина — хор җитәкчесе, Али Гыйззәтуллин — балет, биюләр буенча җитәкче иде. Ә төп оештыручы, режиссер — Хәким ага Сәлимҗанов. "Кандыр буе" спектаклен әзерләп, бик күп урыннарда куеп йөрдек. Ә бервакыт опера театрында хор группасын киңәйтергә уйладылар Конкурс булды. Мин дә кереп карадым. Алдылар. Анда бик катлаулы, җидешәр тавышлы партияләрдә җырлау — бу инде зур мәктәп иде. Студент өчен үзешчән сәнгатьтә йөрүнең "табышлы" ягы да бар. Опера театры хорында катнашучыларга 20 сум булса да акча түлиләр Хәбиб абый безне атна саен бербер авылга алып китә, ипи-чәйлек эшләп кайтабыз. Өйдән ярдәм юк бит инде — колхозда “таяк"ка эшлиләр,— ашау-эчү генә түгел, киемгә дә акчаны үзең табасы. Әле өйгә дә ярдәм итәбез. Әлбәттә, тамак кайгысыннан бигрәк, рухи ихтыяҗ зур иде. Мөслимдә эшләгәндә дә үзешчән сәнгатьтә бик күп катнашылды Безнең мәктәп ул яктан бик көчле иде. Район күләмендә дә урып-җыю чорында агитбригадалар оештыралар. Билгеле, райком мине алырга тырыша инде, чөнки анда кеше күп кирәк түгел, күпкырлылык кирәк. Анда бер пәрдәлек пьесада уйнау да кирәк, сөйләү дә, җыр-музыкада да катнашу... — Бер үзегез бөтен бер "оркестр" булгансыз икән! Ә шулай да радиодагы язмалар — алар кайсы заманга карый? — Алар — төрле вакытта язылган. Беренче тапкыр язылу 60 нчы еллардан башлангандыр. Горький исемендәге клубта баянчыбыз Кәрим Сафин белән әле беркайда да яңгырамаган бер-ике җыр өйрәнәбез дә, радиога барып яздырабыз. Тагын яңаларын өйрәнәбез. Шулай итеп, минем 20 дән артык язма барлыкка килде радиода. Фондта сакланганнар күп түгел, минем белүемчә, 6-7 язма бар анда. — Студентлык, яшьлек хатирәләрегез арасында берзаман Президент булыр бу дип уйламастан танышкан бер шәхес тә бар Ул — Минтимер Шәрип улы Шаймиев. Хәзер дә Сезне "Шаймиев кешесе" диләр. Бу сүзгә нинди мәгънәләр салынган? — Мин аны (Шәймиевне) беренче мәртәбә 58 нче елда күрдем. 58 дә чирәм җирләрдән кайттык без икебез дә. Ул чорда "целинага" йөрү бар иде бит Мин үзем студент отрядлары белән ике ел бардым Без июль башында ук китә идек тә, жәй буе шунда эшләп, октябрь ае кергәч кенә кайта идек. Ул вакытта чирәм җирләрдә икмәк бик шәп уңа, эш күп иде Без, авыл малайлары, бигрәк тә тырышып эшли идек. (Мин әле хәтерлим: физматтан Илгиз Мөдәррисов, Мансур Хөснетдинов — без ел саен 400 - 450 шәр хезмәт көне эшли идек. Чөнки безгә көн дә юк. төн дә юк. Машина килде икән, йокыдан торып та чыгып чаба идек өчәү..). Менә шулай, “це- линадан" кайтып киләбез. Сарапулга җиттек. Сарапулдан мин Чаллыга төшәм, Чаллыдан Мөслимгә кайтам. Ә Минтимер Шаймиев Чаллыдан Актаныш — Пучы юнәлешендә кайткан булса кирәк. Мин менә шундагы беренче очрашуны хәтерлим. Аннан, укуны тәмамлап, 61 дә мин эшкә кайтканда, ул инде инженер булып Мөслим РТСында эшли иде. Кичләрен бергә чыгабыз, бергә туган көннәр уздырабыз. Менә шулай аралашып яши торган бик матур коллектив бар иде безнең. Минтимер Шәрипович яшьтән үк хезмәте белән, тырышлыгы белән күтәрелде. Тормыш баскычларының барысын да үтеп, бик лаеклы рәвештә Президент булды. Минем элеккеге танышлыкны берничек тә файдаланганым булмады Эшем буенча аңа бернинди дә кыенлык китерәсем килми Безнең бергә үскән егетләр булдыра алмаган дип ишетелмәсен өчен, үземнең тарафтан бернинди дә кимчелек булмаслык итеп эшләргә тырышам. — Сүз сөрешебез шул якка тарта: хәзерге эшегез турында да сөйләшми булмас ахрысы, Васил Габдуллович Министрлыкка килгәндәге хыял һәм ниятләрегезне тормышка ашыра алдыгызмы? Әллә заманалар үзгәреп китү комачау иттеме? — Юк. Заманның үзгәрүе бер яктан хәлләрне читенләштерсә, икенче яктан файдалы да булды. Элек Мәскәү белән киңәшмичә, Мәскәү белән хәбәрләшмичә бер адым да ясау мөмкин түгел иде. Министрлык үткәрә торган һәр чара Мәскәү белән килешеп кенә башкарылган. Мин исә үземчә эшләп, һәр мәсьәләне мөстәкыйль хәл итәргә омтыла торган кеше. Хәзер нәкъ менә шундый мөстәкыйльлеккә мөмкинлек бар. Милли мәгариф, милли кадрлар әзерләү юлындагы кыенлыклар — безнең йөрәктә әллә кайчан ачынып йөргән уй иде Шул кыенлыкларны жинеп, кулдан килгәнне эшләү бу елларда иң төп максатларымның берсе булды. Район хакимияте башлыклары белән күрешеп сөйләшәмме, сессия, семинар кебек зур чараларда катнашаммы. — һәрберсендә мин шул юнәлешкә нык басым ясыйм Әйтик, районда милли состав ничек сезнең, дип сорыйм Бик гади генә сорау Ә милли состав — татар мәктәпләренең саны, балаларның ана телендә уку проценты ничек дигән сүз. Башлыклар: теләк бар инде, менә шулар эшләнергә тора, дигән сүзләрне әйтәләр Ләкин кайберләренен күңелендә моны эшләми калсаң да ярар иде дигән уй-ният сизелгәне бар. Үзегез беләсез, район хакимнәренә, бүген менә шушыны эшлә, дип әмер бирү бигүк мөмкин дә түгел. Мин аларга,(мисал өчен, Казанның Киров районында) милли мәгарифнең үсеш программасын төзеп кабул итегез, дим. Алар кабул итә План-программада гимназия, татар мәктәбе, татар классы ачу һ б каралган. Инде, тиешле вакыт үткәч, теге сессия карарының ничек үтәлгәнен тикшереп тә, эшләтеп тә була. Әле кайчан гына Казанның Мәскәү районында, Түбән Камада, Чаллыда, Чистайда милли мәгариф эшләре бик авыр бара иде. Бүген күрәбез: эшләгән эшнең нәтиҗәсе бар, иншалла, алга таба барабыз. — Милли мәгариф өлкәсендәге казанышлар турында саннар һәм мисаллар китереп Сез дә, урынбасарларыгыз да чыгыш ясый тора Шул ук вакытта үзегезнең бер чыгыштан ук "тискәре" сан республикада 33 мең татар баласы мәктәптә үз туган телен өйрәнә алмый Менә шуларга таянып, милли хәрәкәт вәкилләренең кайберләре: безгә милли мәгариф министрлыгы кирәк, дип, азмы-күпме башкарылган эшләрне дә инкяр итәләр кебек Хакыйкать, күрәсең, һәрвакыттагыча уртада ятадыр — Күрергә теләмәүче, тәнкыйтьләргә генә йөргән кешеләр дә бар. билгеле. Ләкин алар үзләре эшләп карамаган, тыштан гына милли булып йөрүчеләр. Күңел күзе сукыр булмаганнар аңларга тиеш ничек иде — нийек үзгәрә. Бүген татар балаларының 45 проценты үз ана телендә белем ала (бу сан ел саен үсә бара). Барлык укучыларның 90 проценттан артыгы татар телен фән буларак атнага 3-5 сәгать өйрәнә. Әлбәттә, кыенлыклар бар. Бигрәк тә руслар күпчелекне тәшкил иткән район үзәкләрендә. Мәсәлән. Октябрь Норлатында әлегә татар мәктәбе юк Бөгелмә. Зеленодольск, Чистай, Кама Тамагы, Югары Осланда, Биектауда, Алексеевскида рус класслары күбрәк, татар класслары азрак Хәзер Казанда 30 % ка якын бала татарча белем ала. Кемгәдер бу да аз тоеладыр, әмма мин моны уңыш дип саныйм 1990 елда Казанда бер генә татар мәктәбе бар иде Ул да булса — районнардан китереп укытылган 10 нчы интернат Яңа Бистәдәге 35 нче мәктәп — белем бирү рус телендә алып барыла торган татар мәктәбе иде Бүгенге көндә Казанда 24 мөстәкыйль татар мәктәбе яки гимназия бар 117 мәктәптә татар класслары эшли Бу бит бик зур сан. Аларның бит һәрберсе зур тырышлык белән яуланган Татар мәктәбе ачарга тотынсаң, иске, мескен биналар бирелә иде Хәзер бит яна, шәп биналар сала башладык. Карагыз сез, Түбән Камада. Чаллыда. Әлмәттә. Чистайда. Бөгелмәдә. Зеленодольскида яңа биналар өлгерде Казанның үзендә ничә яна бинага күчте инде татар гимназияләре. Быел махсус проект белән эшләнгән бина өлгерергә тора — Биналы, түбәле булу — ифрат хаҗәт нәрсәләрнең берсе Тикмәгә- ме:"Урыс баеса — сала чиркәү, вәләкин әүвәле — мәктәп дигән классигыбыз.. Татарның да. ниһаять, мәктәп салырга керешүе — рухи фәкыйрьлектән чыгу юлын табуыдыр, бәлки Әмма милли мәгариф системасы дигән бинабызның төзелеше ни хәлдә? Аның "түбәсе ябылганмы — Зур халыклар үз балаларын өендә дә. балалар бакчасында да. мәктәптә дә, вузда да үз телендә тәрбияли. Әлбәттә, югары белемне чит телдә алырга теләгән кешеләр булырга мөмкин Әмма ул бит төрле сәбәпләр, максатлар аркасында, гомуми кагыйдәдән читкә чыгу. Татар баласының югары белемне үз телендә алырга хакы булуын әйтеп тору да артык сыман Элек шулай иде бит ул. Татар группалары бар иде бик күп уку йортларында. Мәсәлән, 1988 елда пединститутның физматында декан чагымда, татар группаларында укуны үзем керттем. 2 группа математиклар һәм 1 группа физикларны бөтен фәннәрдән дә татарча укыта башладык. Ин читен, иң сәер ягы шунда булды: Балтач балаларының да, Актаныш балаларының да рус группасында укыйсы килә Татар төркемнәренә мәжбүри жыя-жыя укыттык Хәзер ел саен шул факультетта 50 математик. 25 физик татар телендә укып чыга Алабугада да, Чаллыда да шундый группалар бар Димәк, тырышканда була Икенче уңай күренеш бар Татарстанның бөтен вузлары да кабул итү имтиханын баланың туган телендә ала Рус телен белмәү аркасында гына укырга керә алмау дигән сәбәп юк. Әлбәттә, имтихан биреп керү генә түгел, татар телендә югары белем алып чыгу өчен дә шартлар булырга тиеш. Татар авиация институты, рус авиация институты дип бүлү, бәлки, уңайлы түгелдер. Ләкин шул ук авиация институтында татар төркеме дә, рус группасы да булу мәжбүридер дип саныйм Кайбер институтларда бу эш акрынлап юл алып бара да инде. Мәктәптә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дә тамыр жәеп килә. Инде бишенче класска кадәр життек. Тагын биш елдан урта мәктәптә татар телен фән буларак барлык балалар да укып бетерәчәк. Әле без аның имтиханын да кертәчәкбез. Алга таба, татар теленә өйрәнүне вузда да дәвам итү кирәк дип саныйм мин. Аңлашылмаучылык тел белмәүдән, белергә дә теләмәүдән башлана ич. Үзебезнең Мөслим төбәген мисалга китерәсем килә. Бездә 3-4 рус авылы, район үзәгендә аз гына санда руслар бар Алар барысы да рәхәтләнеп татарча бии, жырлый, сөйләшә беләләр Шундый руска карата бер генә татарның да начар карашы булырга мөмкин түгел. Аларга хөрмәт күбрәк тә әле. Менә шулай телеңне дә белсә, горефгадәтеңне дә хөрмәт итсә генә инде ул якын, тигез дус була ала. Безнең республикада удмурт, мари, чувашларга карата да шундый мөнәсәбәт булырга тиеш. Без үзебезнең республикада һәр милләт баласын үзе теләгән телдә укыту өчен шартлар булдырырга дигән принципны куйдык Шушы принцип буенча эшлибез. Әйтик, соңгы алтыжиде ел эчендә безнең республикада чуваш мәктәпләре ике тапкыр диярлек артты Хәзер 20 район һәм шәһәрдә 142 чуваш мәктәбе бар Тагын ачабыз диләр икән, без аңа шартлар тудырабыз. Укытучы житми икән, чуваш министрлыгына, чуваш пединститутына чыгабыз, үзебездән чуваш балаларын жибәрәбез, аларны алуга булышлык күрсәтәбез Мари белән, удмурт белән дә шулай. Мари балаларының 42 проценты, ә удмуртның 62 проценты үз телеңдә белем ала Ләкин аларнын 9 класстан соң дәреслекләре юк, әле 9 нчыга кадәр дә күп фәннәрне русча дәреслектән укыйлар алар Шуңа күрә укыту русча-чувашча, русчаудмуртчарак бара Ә ун ел буе чуваш, мари, удмуртка үз телен өйрәнү мөмкинлеге бездә генә, аларнын үзләрендә дә юк Моннан ике-өч ел элек удмуртлар килеп, Кукмара районындагы бер мәктәптә "Удмурт мәктәбе һәм аның киләчәге" дигән темага семинар уздырыйк әле, үзебездә уздырырлык урын юк дигәч, без әлеге семинарны әзерләп биреп, уздырып күрсәттек. Болай да мөмкин икән, дип, аларнын һушлары китте. — Тел белү дигәннән, Васил Габдуллович, Сезгә бик мәгълүм хәл: татар мәктәбендә ничә буын чит тел "укып" чиләнсә дә, чит телдә ике авыз сүз өйрәнә алмый чыкты һәм бүген дә күпчелек авылларда алга китеш юк бугай. Физкультура, география укытучыларының эш сәгате тулмаган өчен генә "гутен таг" өйрәтүләре бер бәла булса, иң төп сәбәпче — чит телне икенче бер тел (рус теле) аша укытып азаплау түгел микән... — Безнең халык чит телне белергә тиеш. Татарга тылмач (тел ачучы) кирәкми, дигән әйтем бик белеп әйтелгән, һәм ул, чыннан да, татарның телләр өйрәнүгә һәвәслеген танудан килеп чыккандыр. Мәктәпләрдә чит тел өйрәнү бар шикелле ул. Ләкин аның методикасы чит телне үзләштермәслек итеп, махсус эшләнгәндер кебек. Менә безгә чит телне ничек өйрәтергә икәнлеген төрекләр аңлаттылар Төрек-татар лицейларында алар беренче елны төрек һәм инглиз теленә өйрәтәләр 9 айда икесенә дә менә дигән итеп өйрәтеп өлгерәләр Шуннан соң балалар төрек телендә — 3. инглиз телендә 4 фән укый, рус 176 телендә — 2 фән, калганнарын татар телендә өйрәнәләр Менә бу бик гыйбрәтле мисал. Димәк, чит тел буенча аралашу, сөйләшү юлы белән яхшы итеп һәм тиз өйрәтә торган методика булырга тиеш Сонгы елларда кадрлар әзерләүдә дә шактый проблемалар чишелде Пединститутлар белән сөйләшеп чит тел белмәгәнен дә чит телләр факультетына укырга алу практикасын керттек бит без. Яңа гына тагын бер педагогик уку йорты ачтык Колледж дип башлаган идек, ул да хәзер институт бит инде 4 педучилишеда шундый чит телләр укытучылары хәзерләү группалары ачтык. Жыйсан, шушы юнәлештә эшләүче сигез уку йортыбыз бар дигән сүз. Өстәвенә быел Казан дәүләт университетында да чит телләр факультеты эшли башлады. — Республикада әле дә булса чит ил теленнән 600 ләп укытучы җитешми, имеш. Югыйсә, педагогия институтында "инфак" (чит телләр факультеты) күптәннән эшләп килә бит инде. Бик зур әзерлек белән генә керәләр бугай анда. — мәртәбәле-престижлы факультет Шунда ел саен диплом алган белгечләр — яшь укытучылар комга сеңгәндәй юкка чыга баралармы соң — Институтның чит тел факультетына ашкынучыларның күпчелеге бик уңайлы гына чит илдә эшләп булмасмы, бездәге чит ил фирмаларына ялланып яки чит илдән килгән делегацияләрне озатып-каршылап йөрүчеләр булып булмасмы дип керәләр алар. Шуңа күрә мәктәпкә укытырга баручылары бик аз. Димәк, әлеге факультетка керү тәртибен шактый үзгәртәсе бар Ул бит педагогия кадрлары әзерләүче уку йорты, аны тәмамлаганнан соң мәктәпкә һәм беренче чиратта авыл мәктәбенә барырга тиеш бит яшь белгеч Аны укытуга шул кадәрле күп көч куела һәм акча түгелә. Шул ук вакытта ничә еллар буе 540 урта мәктәбебездә чит телне теләсә кем укыта, яки гел укытылмый. Әйткәнемчә, мәсьәләне хәл итүдә педагогик колледжларга зур өмет баглыйбыз. Без аларны контрольдә тотабыз Укып чыккан һәр яшь белгеч үз районына, үз авылына кайтырга тиеш. Шулай итеп, күп дигәндә ун ел эчендә беренче мәртәбә мәктәпләрдә чынлап торып чит тел укытуны тәэмин итәрбез. Вакыт кирәк, чөнки без әлегә бөтенләй бушлыкны тутырырга тиеш булабыз. — Васил ага, Сез мәгариф системасының һәммә баскычларын диярлек тәпи-тәпи атлап үткәнсез: башлангыч класс укытучысыннан алып министрга кадәр. Мәгариф өлкәсендә эшләү Сезнең өчен һөнәр, кәсеп дәрәҗәсеннән узып, яшәвегезнең мәгънәсен тәшкил итәдер дип уйлыйм. Бүгенге укытучы, мәктәп җитәкчесе хакында фикерегез ничек, аларга нинди теләкләрегез бар? — Мәгариф системасы миңа бик якын һәм яхшы таныш, әлбәттә Пединститутта мин бит мәктәп житәкчеләренең белемен күтәрү факультеты деканы булып та жиде елга якын эшләдем. Анда без роно мөдирләре, мәктәп директорлары белән бик күп аралаша идек. Аларны ниләр борчыганы, нәрсә белән кызыксынулары — шул чакта ук мәгълүм иде Шуңа күрә, инде Мәгариф министрлыгында эшләгәндә әлеге мәктәпне узган булу миңа нык ярдәм итте Шул уңайдан күңелдә борчулы уйлар да туа. Иң элек милләтнең тату булмавы күңелне әрнетә И күп килә инде татар мәктәпләреннән шикаять-хатлар директор өстеннән язалар, укытучы өстеннән, әллә кемнәр өстеннән язалар Шулкадәр ваклык, көнчелек, бербереңнән шикләнү, тар күңеллелек белән тулы ул хатлар Нигездә, гаепне башкаларга аударырга маташу, тырнак астыннан кер эзләү, эшкә бернинди дә файда бирми торган гамәл бу. Сабыррак һәм түземлерәк булырга өндәр идем мин милләттәшләрне Кешенең кайбер кимчелекләрен кичерә белергә дә кирәк бит Мине борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Шул ук тарлык-татарлык, бер-береңә юл куймау аркасындамы, үз кабыгыңа бикләнү, үсәргә тырышмау нәтиҗәседерме,— безнең югары әзерлекле оештыручы-житәкчеләребез азаеп киткән Соңгы елларда яна татар мәктәпләре, гимназияләр, лицейларны күпләп ачабыз Директор, завуч эзли башлыйбыз. Юк. табуы җиңел түгел Башка милләттән кирәк булса, хәзер әллә ничәү табыла Кичекмәстән укытучылар белемен күтәрү институтында мәктәп җитәкчеләренә резерв әзерләүче курслар оештырырга кирәк Аларны мәктәп-мәгариф белән идарә итү хикмәтләренә өйрәтергә кирәк Эзлекле, максатчан эш алып барсак, бәлки, якын елларда бу хәлне дә төзәтеп булыр Иң мөһиме җәмгыятьтә укытучының лаеклы ролен билгеләргә, укытучы шәхесенә һәм хезмәтенә хөрмәтне тиешле дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. 12 -К У ■ № 3 177 — Кадрлар, төзелеш һәм ремонт кебек мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшкәндә, игътибар итәсез микән, дәреслек мәсьәләсе гел онытылып кала.. Кемгә ничектер, миңа, мәсәлән, чыгышларыгызда да Сез милли дәреслек, аны язу һәм бастыру хәлләренә "канат очы" белән генә кагылып үтәсез кебек тоела. Югыйсә. Сез бит әле соңгы елларда "коеп куйган" министр гына түгел, мәктәп өчен тулы бер цикл дәреслекләр язган автор буларак та танылдыгыз. Бу хезмәтегезне "күреп", аның министр вазифасын башкарырга вакыты кала микән соң, диючеләр булды. — Вакыт, чыннан да, бик аз. Әлбәттә, дөньяның кайбер рәхәтлекләреннән баш тартырга туры килә, моның өчен сабырлык һәм ихтыяр көче дә. тәүлегенә 12 — 13 сәгать эшләрлек сәламәтлек тә булуы кирәк, һәр елны ялга киткәндә мин зур бер төргәк эш алам һәм шул эшне башкарып кайтам. Мин үземә максат куйдым: атнага 20 сәгать буш вакытымны фәнгә, мәкаләләр һәм дәреслекләр язуга бирәм. Мәгариф эшенең эчтәлеген дәреслекләр һәм программалар, аларның ни дәрәжәдә сыйфатлы булуы билгели бит 1964 елга кадәр без 30 нчы елларда ук язылып, камилләшәшомара барган дәреслекләр белән эшләгән идек. 1964 елдан соң яна дәреслекләр мәйданга килде. Әмма яналык алып килү белән бергә, аларның "төерләре" дә байтак булып, шул уңышсыз яклары эчне пошыра иде. Инде милли мәгариф стандартлары мәсьәләсе дә көн тәртибенә баскач, үзебезгә дигән дәреслекләрне үзебез язарга тиешбез дигән бурыч туды. Бу очракта без берничә максатны күздә тотабыз: 1) эчтәлектәге хаталарны төзәтәбез; 2) иң уңышлы методиканы сайлап алабыз; 3) жирле материалларга таянабыз. Әйтик, физика законнарын Татарстан хужалыгының төрле тармакларында куллануга бәйләп күрсәтү, һичшиксез, бу фәнне өйрәнүгә омтылыш һәм ихтыяжны арттыра. Гомумән, дәреслекләрне Мәскәүдән алып, тәржемә аша укыту заманы узып бара Төрле типтагы мәктәпләребез бар икән, аларда укытуны милли мәгариф үзенчәлекләрен искә алып, заманча нигезгә куярга уйлыйбыз икән, дәреслекләрнең дә янача эчтәлекле, ижади яктан төрле формада һәм сан ягыннан житәрлек булуы таләп ителә. Татарстан китап нәшриятында эшләп килгән бер редакция алдына бу кадәр зур бурычны кую да. аны үтәү дә мөмкин түгел иде. Без мөстәкыйль, махсус нәшрият кирәклегенә ышандык һәм бөтен кыенлыкларны жиңеп, ул нәшриятны булдыруга ирештек. Бергәләшеп, килешеп эшләгәндә, заманча милли дәреслекләр мәсьәләсен уңышлы хәл итеп чыгачакбыз. "Мәгариф" нәшриятының эшчәнлегеннән без бик канәгать. Ләкин бер мәсьәлә бар: финанслаудагы кыенлыклар дәреслек бастыруны тиешле дәрәжәдә һәм күләмдә башкарып чыгарга комачаулый. — Мондый гәпләшүләр вакытында кайбер гәзит-журналлар хөрмәтле кунактан үзләрен мактатып кала башладылар Алар үрнәгенә ияреп. Сезнең авызга теге яки бу фикерне салырга җыенмыйм, әмма форсаттан файда-' ланып. үз гөманымны әйтәм: безнең бу әңгәмәне укытучыларның күпчелеге күрми-укымый калачак. Чөнки алар арасында "Казан утларьГн алдыручылар бик азайды булса кирәк. Үпкәләштән булмасын, мәгәр, минем фикеремчә. "Казан утлары"на күз салып яшәмәгән укытучы — физикмы ул. яисә физкультура укытамы — үзен мөкәммәл шәхес, тәрбияче-остаз дип саный алмый Аннары, язучылар журналында Сезне сөйләштереп тә. мәктәп китапханәләрендәге татар китабына кытлык хакында дәшми калсак, дөрес аңламаслар. Язучы халкында балалар әдәбиятына министрлык шактый битараф, хәтта салкын карый дигән фикер дә бөреләнеп килә... Чыннан да. балалар китабына дәүләт исеменнән кем заказ бирергә тиеш? Дәрестән тыш уку өчен дигән әсәрләр, китаплар исемлеге генә дә әллә ничә биткә сузыла бит. Ул китаплар мәктәптә, кулда булмагач, коры исемлек, эш белән ныгытылмаган теләк-таләп кенә килеп чыга,— димәк, татар баласына рухи тәрбия бирүдә "ак таплар", күңелләрдә бушлык хасил була? — Мәктәп китапханәсе бик бай булырга тиеш. Китапханә өчен дип, балалар санына карап, мәктәп бюджетында махсус акча карала Ләкин соңгы өч елда, мәгълүм кыенлыклар аркасында, әлеге статья үтәлми. Мәктәпкә бит спорт жиһазлары да, ремонты да кирәк. Акча житми. әмма аңа карап тормыш туктап калырга тиеш түгел Класстан тыш уку өчен программа буенча бик күп әсәрләр карала. Димәк, ул китапларны бала мәктәп китапханәсеннән алырга, әлеге китаплар һәр балага житешле санда булырга тиеш. Соравыгыз урынлы Мин моны игътибардан, кулдан ычкынганрак өлкә дип саныйм. Әлбәттә, без районнар, мәктәпләрне тикшергәндә бу мәсьәләләргә кагылабыз Әдәбият укытуның дәрәжәсен билгеләгәндә класстан тыш әдәбиятның китапханәдә булу-булмавы, балаларның китапханәдә шөгыльләнүе карточкалар буенча тикшерелә. Ләкин нинди китапларга ихтыяж бар, алар күпме санда кирәк, — бу эш белән шөгыльләнү, чыннан да. житми. Класстан тыш әдәбият белән тәэмин ителешне министрлыкның эш планнарына кертергә, махсус, көн саен кайгыртырга тиешбез. ‘‘Казан утлары" хакындагы фикерегез белән дә килешәм. Ул фикер тулаем көндәлек матбугатка кагыла һәр заманда да укытучының абруе ни дәрәжәдә культуралы. мәгълүматлы икәнлегенә бәйле булды. Бигрәк тә авыл жирендә укытучыны “аяклы энциклопедия"— дөнья һәм әдәбият хәлләреннән хәбәрдар кеше булганы өчен ныграк хөрмәт итәләр, аңа киңәш сорап киләләр. “Казан утлары" журналын без 1951 елдан башлап алдырабыз, төпләнмәләрен саклыйбыз. Укырга яңа кызыклы китап табылмаганда, шул төпләнмәләрне кабат актарган чаклар да була. — Васил ага, инде сүзне түгәрәкләргә вакыт... ихтимал, кайсыбер агай- эне. артык "акыллы" сораулар биреп. Сездән "миллирәк" булып күренергә теләмәгәнем өчен, мине тәнкыйть тә итәр Чөнки алар бүген гомумән андый максатның куелмавын һәм шуның өстенә Сезне "стенага тери" торган сорауның табигатьтә дә юклыгын белмиләр Безнең сөйләшү, алда әйтелгәнчә,— юбилей мөнәсәбәте белән Без бүген просто хәтерне бераз яңарттык һәм күптән борчыган мәсьәләләрнең дә кайберләренә кагылып- кагылып кына үттек. Инде Сезне "сөйләштерү" дән туктыйм, әмма үзем өчен ясаган ачыш — Сезнең "кеше-оркестр" булуыгызны белүдән туган тәэсир әле дә суынмый бугай. . Тупланган белем-тәҗрибә яисә холык- фигыль ныклыгы гына түгел, адәм баласының күкрәгендә типкән моң чишмәсе — нәкъ менә ул! — зур авырлык килгәндә дә. олы бәхет басканда да сабыр һәм олпат булып калырлык көч бирәдер. Әйдәгез, 60 яшегез үреннән гомерегез бишегенә — Ык буйларына. Мөслим тугайларына әйләнеп кайтыйк та, иң-иң яраткан көегезне искә төшерик әле... — Безнең Мөслим ул түбәнлектә, төпкә төшеп урнашкан бит. һава торышын әйткәндә дә, игътибар итәсездер, кышын анда башка төбәкләргә караганда бераз салкынрак була... Ыкның аргы ярындагы әрәмәләр өстеннән матур биек таулар күтәрелеп китә Алар инде Урал тауларының башыдыр Әнә шул Урал таулары итәгенә учак ягып утырган чаклар искә төшә, әлбәттә. Төнге Мөслимнең матурлыгына хозурланып, хисләнеп утырган чаклар._ Менәргә иде Урал тауларына. Басарга иде кыя ташына ._ — дип сузган жырларыбыз... Мөслим иңкүлеге Урал тауларына тоташып киткәндәй, бер көй икенчесенә ялгана. Сагындыра шул кабатланмас мизгелләр! Гомер агышлары да әнә шулайрак бара кебек. Анда да башта сизелер-сизелмәс, йомшак кына авазлар, үлән башларын сыйпап узган жил төсле, әлегә түбәннән генә аккан фикер агышы тоела башлый. Аннары инде алар зурая, көчәя, үзәнлекләр тауга үрли-әверелә барган сыман үсә-үсә. әкренләп кеше рухының олы биеклекләре төсмерләнә. ... Басарга иде кыя ташына. Шул кыядан кушылып жырларга иде Урал бөркетләре тавышына. Минем теләгем: бүген тормыш үренә менеп житкәннәр — үзләрен үстергән, күтәргән үзәнне онытмасйннар, әлегә үзәннәр буйлап килүчеләр исә биеккә, яктыга омтылу тойгысыннан мәхрүм булмасыннар иде.